Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Кура ярында
Яңгырдан соң сөттәй аксыл төскә кереп, Күбекләнеп, ярсый-ярсый бөтерелеп, Нәкъ Тбилиси уртасыннан ага Кура... Ни могҗиза!— оча ярда төклетура.
Адашканмы, нигә монда килеп чыккан, Бал җыймыйча чәчәкләрдән, көмеш чыктан? Кая очу юлын һәркем үзе сайлый!— ( Әйтер шулай корыч җайдак Горгасали.
Ул да шулай илләр гизгән, җир сайлаган, Монда килеп Тбилисига нигез салган. Якын иткән Кура ярын, аны — Кура... Нәрсә эзләп оча монда төклетура?
Горгасали атына ул килеп куна...
Аның җанын ничек аңлыйм? Гаҗәп миңа. Туган җире шушы булгач, кая барсын?! Күбекләнеп ага Кура яңгырдан соң...
Мтацминда тавы күкрәгендә Сандугачлар моңы, чәчәк назы. Йоклый монда ике тугры йөрәк — Грибоедов, Нина Чавчавадзе.
Ышанмасаң әгәр мәхәббәткә, Мтацминда җилен тыңла килеп, Яуган чакта кичен яңгыр коеп, Яшьнәгәндә яшен күкне телеп.
Мтацминда җиле иңрәп-үксеп, Агачларның йолкып чәч толымын, Сөйләр сиңа гүзәл мәхәббәтен Грузин кызы белән рус улының.
Пар чәчәкләр ничек бергә үсеп, Бүлеп эчкән кебек чык тамчысын,
Горгасали Вахтанг — Тбилисига нигез
Алар эчкән сөю касәсеннән Уртак кояш нурын, көн яктысын.
Ул кояшны Тифлис бүләк итсә, Алыштырган аны Тәһран төнгә. Елагандыр Нина чәчен йолкып Мтацминда тавы күкрәгендә.
Ышанмасаң әгәр мәхәббәткә, Мтацминда җилен тыңла килеп: Сөйләр сиңа шагыйрь мәхәббәтен Яшен булып яшьнәп, күкне телеп.
...Мтацминда тавы күкрәгендә Язның үзе кебек сөю назы.
Йоклый монда ике тугры йөрәк — Грибоедов, Нина Чавчавадзе.
Н6Н
I. Кура ярында аңа һәйкәл куелган
1979 ел кышыннан соң
Имәнлеккә килгәч исем китте — Исем өчен исән имән юк. Имәннәрне кышкы салкын кырган, Салкын кышта шәфкать, иман юк.
Нигә мондый явыз, кырыс җәза? Ходайгамы каршы барганнар?
Шул имәннәр, шулар күпме безне Давыллардан саклап калганнар...
Кем алдында алар гөнаһлылар?— (Әйтегезче, моны белгәннәр.) Яңа елга каршы салкын төндә Аягүрә туңып үлгәннәр.
Тәннәреннән купкан кабыклары, Тере килеш гүя суйганнар. (Освенцимда шулай үлгәннәр бит Илне сөйгән безнең туганнар!)
Шүрәледәй нинди шыксыз алар — Корычтан нык мәгърур имәннәр Шыр сөяктән торган бармак кебек Ботакларын җиргә игәннәр.
Табигатьнең усал шаяруы, Кайгы булып, төшкән кыйммәткә. (Бу тормышны янып сөйгәннәргә һәрбер үлән, имән исәптә!)
...Тамырлардан яңа шытым калкыр Имәнлектә, җансыз җирләрдә.
Асылда бит — көрәшләрдә түгел, Салкын җаннан сына ирләр дә.
Иске йортта
Ул искергән инде. Ул картайган, Хуҗасыдай, җитеп сиксәнгә... Ачуланмас, рәхмәт кенә әйтер Бүген килеп аны сүтсәң дә.
Бер нигезе череп җиргә сеңгән, Авышкан ул бер як кырыйга. Юлдан арып кайткан карт дөядәй, Тели булыр ятып торырга.
Теләмичә генә төтен чыга Морҗасыннан аның кич белән. Шул төтендәй әкрен генә эреп Гомер үткән. Гомер кичелгән.
Ишек алдын куе үлән баскан, Сукмак эзе чак-чак беленә... Өйдән шулчак ялгыз карчык чыга, Шәлен бәйләп бөкре биленә.
Каш өстенә какча кулын куеп, Карый кичке шәфәкъ иңгәнен, Мүк каплаган йорты кыегында Көннең соңгы нуры сүнгәнен...
Йөткерә дә әби хәлсез генә Кереп китә тагын йортына. Өй алдында күксел эңгер ята Үз мәчесе кебек тын гына.
Чишелмәгән кара йомгак төсле Үрмәли төн өйнең эченә.
Өйдә тынлык... Әби йоклый анда... Нәрсә керер аның төшенә?
Тай
Кешни-кешни җилләрдә Болыннан бер тай чаба... Чаба бер тай болыннан Нинди язмышка таба?
Җилләр дә бик телиләр Җитәргә аны куып.
Аны куып җитәр җил Җитмәгән әле туып.
Тай чаба койрык чәнчеп, Яллары янып тора.
Нинди дәрт, кодрәт аны Кайларга ашыктыра?
Булырмы гел алдында Ямь-яшел сусыл үлән? Көтәме аны чишмә Көмештәй суы белән?
Җилләр белән узышып, Кешни-кешни тай чаба... Чаба ярсып, ашкынып Нинди язмышка таба?
Бәйгеләрдә чабышы Булырмы гел җиңүдән? Зур сорау билгеседәй Калка күктә Җидегән.
Язмышны кем юраган? Кем аны алдан белгән? Тай бары кешни генә, Кимәгән әле йөгән.
Иһаһайлап кешнәве Таңнарны ярып үтә.
Ялкын яллы ул тайны Сарайда ияр көтә.
«
Тау кадәрле кадерле сүз: «Мәңге яратам!»
Сөю тулы хатлар йөрсә Таулы бу якта, Мәхәббәткә йөз мәртәбә Ышаныч арта!
Аңлашулар күчсә әгәр
Бары тик хатка, һәрбер сүзнең икеләтә
Кадере арта.
Килсен хатлар таулар кичеп Ерак тарафтан.