Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕГЕРМЕДӘГЕЛӘР


Шул яшь чагым, юләр чагым Кайтырсың микән тагын?!
Халык жыры
Алтыдагы — алтмышта.
Халык әйтеме
шь шагыйрьләр Ләис Зөлкарнәев белән Рңаил Зәйдуллинның «Балачак күге» һәм «Кояшлы күзләр» дип исемләнгән беренче китаплары басылып чыкты. Бу китапларда безнең егерме яшьлек замандашларыбызның хис-кичерешләре, уй-фикер- ләре.
Егерме яшьлекләр... Алар үзләре кеше, шәхес буларак кемнәр? Ке-шелек үзәкләре, күңел дөньялары кайсы елларда, нинди шартларда формалашкан аларның?
Тулаем бу буынны һәм аерым алганда исемнәре атап кителгән ике яшь шагыйрьне ныграк аңлар өчен башта әнә шул сорауларга җавап эзлик. Аларның—егерме яшьлекләрнең — туу һәм үсү елларына, тормыш юлларына күз салыйк.
Бәхетле чорның баласы булып...
Алар — бүген егерме яшьтәгеләр — алтмышынчы еллар башлангач- тын дөньяга килделәр. Ә алтмышынчы еллар исә бик күп авырлыклар кичергән безнең илебез халкы өчен төрле яктан матур, бәхетле еллар булды.
Ни өчен шулай дибез?
Чөнки бу чорда, бөтен кешенең иң зур куанычы булып, инде икенче дистә имин, тыныч еллар дәвам итте. Тыныч тормыштагы тырыш хезмәтнең нәтиҗәләре дә мул күренде: илебез халкы, ниһаять, иркенләп яши һәм авыз тутырып ипи ашый башлады. Киләчәккә тагын да гүзәлрәк хыяллар торгызды, планнар корды. Аның яшәү көче артты, тормышка булган өмете, ышанычы үсте.
Илебезнең рухи тормышы да бу елларда яңа .биеклеккә күтәрелде. Халык дигән бөек көчне хасил итүче гади кешеләрнең кадере һәм бә- һасе артты, аңа игътибар көчәйде. «Бөтенесе совет кешесе өчен!»—дигән олы максат шул елларда реаль рәвештә тормышка ашырыла башлады.
Алар — бүген егерме яшьтәгеләр — әнә шундый матур елларда дөньяга килделәр. Чын мәгънәсендә бәхетле чорның бәхетле балалары булып... Ә бит, ныклабрак уйлап карасак, үтә тынгысыз һәм саять гаугалы бу Җир шарында бәхетле чор тормышының бәхетле баласы булып туу үзе үк күпләр көнләшердәй вакыйга түгелме соң?! Чыннан да, бөтен кешегә дә, һәр буынга да эләкми торган бөек бәхет бит бу!.. Бү-
Я
тенге егерме яшьтәгеләр кечкенәдән үк әнә шундый бик сирәк эләгә торган бәхетне татып үстеләр.
Ә аларнын үсмер чаклары җитмешенче елларга туры килде. Җитмешенче еллар — социаль һәм экономик яктан безнең илебез өчен ышанычлы адымнар белән тыныч үсү еллары булды Шул ук вакытта бу чорнын үзенчәлеге дә бар Ул елларда илебездә галәмне өйрәнү аеру- ♦ ча көчәйде, шәһәрләшү процессы үзенең иң югары темпын алды, төрле а. милләт халыкларының үзара аралашуы нык үсте, кеше кулында тех- ч ника бик күбәйде, информация алмашу тизлеге үтә кызу үсте.
Әле генә санап кителгән үзенчәлекләр алар барысы да җитмешен- 2 че еллар кешесенең яшәү сферасы киңәю, аның киңлеккә омтылуы ха- х кында сөйли иде. ш
Ләкин без бик яхшы беләбез — киңлеккә омтылу процессы ул озак “ дәвам итә алмый, ул үзе генә яши алмый Философия өйрәтүе буешча ф да тормышның нигезен һәрчак капма-каршы көчләрнең үзара тәэсир я итешүе, хәрәкәте тәшкил итә. Биредә дә, кеше яшәешенең киңлеккә ом- ы тылуына каршы тенденция рәвешендә, җитмешенче елларда икенче s бер омтылыш көчәя башлады. Ф
Җитмешенче еллар кешесе һаман зуррак дикъкать белән үзенең ® чын һәм табигый асылы турында, бөтен дөньяны иңләгән шушы яңа в- хикмәтләр арасында үзенең кем һәм нәрсә булуы хакында, каян килүе * һәм кая баруы, бүгенге хәле, үзенең мәңгелек юлына тугрылык саклый х алуы (яисә алмавы) турында уйлана башлады. Бу — эчкә, тирәнгә, * үзәккә омтылу тенденциясенә охшаган күренеш иде.
Җитмешеңче елларда илебезнең фән һәм культура өлкәсендә, әдә- бият-сәнгать дөньясында аерым темаларның, проблемаларның зуррак игътибар белән һәм үтә актив төстә тикшерелүе, өйрәнелүе нәкъ әнә шуны раслады Табигать һәм кеше, тарих һәм замандаш, халыкның борынгыдан килгән гореф гадәтләре һәм бүгенге тормыш — үзләренә аеруча зур игътибар туплаган темалар якынча шундыйлар иде
Ул елларда һәм хәзер дә илебездә иң популяр булган әдипләрнең иҗатын гына карагыз. Ч Айтматов, В Распутин, В Белов — алар ба- Еысы да әнә шул хакта дулкынланып язалар. Ә үзебездә Г Бәширов әм Ә Еники иҗаты. Татар укучысы өчен алар — рухи сабак бирүнең олы мәктәбе!
Юк, болар барысы да әдәби күренеш кенә түгел иде Болар — халыкларның аңында барган тнрән һәм көчле процессларның чагылышы иде
Илебез халыклары яшәешенең төрле өлкәләрендә нәкъ әнә шул елларда кеше өчен иң газиз булган уйлар, мәсьәләләр, проблемалар өскә чыкты, үзәккә куелды. Алар — кешенең ышанычлы һәм перспективалы таяну ноктасы — ныклык тамырын эзләве нде Хәзер һәм киләчәктә дә бик тә кирәкле яшәү суты бирердәй чыганак эзләү иде бу Ул ышанычлы чыганак, ул тамыр замананың катлаулы юлларында — югарыла санап үтелгән тенденцияләр арасында, киңлеккә омтылу тенденцияләре арасында — адашмау һәм ышанычлы төстә алга бару өчен кирәк иде.
Шулай итеп, җитмешенче елларның рухи яшЪешен бер яктан кешенең киңлеккә омтылуы белән, ә икенче яктан, киресенчә, ниндидер бер үзәк нокта, тамыр эзләү — тарихка, табигатькә игътибар көчәю белән билгеләргә мөмкин
Бүген егерме яшьтә булган егетләр, кызлар менә шушындый елларда формалаштылар Иҗтимагый тормышның югарыда санап кителгән тенденцияләре, әлбәттә, аларга тәэсир итте Бу елларда калыплашкан яшьләр сау сәламәтрәк һәм чибәррәк булып, белемле, эрудицияле булып үстеләр. Гомумән, без күрергә теләгән гармоник үсештәге шәхесләр иде алар
Әлеге буынның туу еллары да, үсү чоры да материаль яктан бай, җитеш, мул тормышка туры килде, дидек. Ул елларда совет халкы әле моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә бай яши башлады, дидек Менә шул муллык яшьләргә ничек тәэсир итте соң? Аларның шәхесендә ничек, ни рәвешле чагылды ул?
Әйдәгез, бу мәсьәләгә дикъкать беләнрәк карыйк.
Бу буынга кадәр туган балалар, яшүсмерләр — аякка басу белән диярлек тормышны төзү, ни дә булса эшләү, ясау, төзәтү процессына кушылып китәләр иде. Шулай итеп аларда башта ук төзү, эшләү дәрте кузгала иде, шундый инстинкт эшли башлый иде. Гаиләдәге бөтен атмосфера әнә шуңа этәрә, шул тойгыны көчәйтә иде.
Ә хәзер егерме яшьлекләр буыны, әйтеп узуыбызча, җитеш, мул тор-мышлы чорда туды. Алар бик кечкенә яшьтән үк үзләрендә эшләү, төзү, ясау дәртен көчле итеп тоя алмадылар. Алар алдында инде бик күп әйбер әзер хәлдә иде. Бик күп нәрсә инде алар алдында тезелеп үк диярлек тора иде. һәрберсе: «Мине ал!», «Мине ал!»— дип.
һәм аларда бик кечкенәдән үк алу, ия булу, үзеңдә булдыру инстинкты, дәрте уянды, шул эшли башлады. Төзү, эшләү дәрте урынына — алу, ия булу инстинкты көчәйде. Дөньяның тагын да кызыграк, күзне кызыктыра торганрак, кыйммәтлерәк, баш әйләндергечрәк бизәкле әйберләрен күргән саен — бу тойгы, бу дәрт ныграк үсә, тернәкләнә барды.
Бүгенге яшьләрнең кайберләрендә күреп без бик тә аптырый торган «потребительство» авыруы әнә шулай таралды...
Юк, кабатлап әйтеп үтик: әлеге күренеш бу буында бик күп әйбәт сыйфатлар белән бергә яши. Шушыңа карап кына алар хакында начар уйларга һич тә ашыкмыйк!
Ләкин, инде бу турыда сүз чыккач, бүгенге егерме яшьлекләрдә һәм соңгы елларда тормышка аяк баскан бүтән буыннарда да шактый сизелгән тагын бер үзенчәлек хакында да онытмыйк. Ул түбәндәгеләрдән гыйбарәт.
Кечкенәдән үк, яшьтән үк яшәешнең тетрәндерерлек, драматик күренешләре белән чагыштырмача азрак очрашу аларның эчке дөньясын — хис, кичерешләр дөньясын — чагыштырмача азрак хәрәкәтләнү- чән, тынычрак, пассиврак итте. Аларның күңел дөньясы бераз соңлабрак җитлекте... Шул ук момент тагын бүтәнчәрәк тә чагылды. Кечкенәдән үк тормыш каршылыклары белән азрак очрашу, алар белән азрак бәрелешү, ул каршылыклар аша үз көчеңне түгә-түгә, шуның нәтиҗәсендә чыныга-чыныга үсү юлы җиңел булу — аларның шәхесен йомшаграк, чыныкмаганрак, инфантильрәк итте. Без көткән нык шәхес формалашу процессы шактый озынайды. Әнә шуңа күрә соңгы елларда безнең арабызда сакаллы сабыйлар — утызга, кырыкка җитсә дә үзбаш яши алмаган, дөнья көтә алмаган, үзе генә җитди итеп фикер йөртә алмаган егет кисәкләре шактый очрый башлады...
Ә бу яшь шагыйрьләрне иҗатчылар буларак тәрбияләгән татар шигърияте әлеге елларда ниндирәк хәлдә иде — ничегрәк яши иде соң?
Үз сафында тормышның зур сынауларын үткән өлкән буын шагыйрьләре булган, төпкә җигелеп урта буын шигырь осталары иҗат иткән, алтмышынчы елларда җилләп-давыллап тулы бер отряд яшь шагыйрьләр килеп кушылган татар шигърияте, әлбәттә, бу елларда да бер урында таптанмады, үсте, алга барды. Җитмешенче еллар татар поэзиясе халыкка, укучыга поэма жанрында да, аерым шигырьләр рәвешендә дә бик күп һәм гүзәл үрнәкләр бирде. Алтмышынчы еллардагы рухи һәм шигъри яңарышның матур нәтиҗәләре булып ул елларда поэзиябездә сүзнең кадере арту, аның мөмкинлекләре күбәю һәм шулар нәтиҗәсендә шигъри әсәрләрнең тәэсир көче үсү күзәтелде.
Инде җитмешенче еллар башлангачтын поэзиягә килгән яна буын шагыйрьләр бу матур сыйфатларга якаларын өстәргә тиешләр иде Татар шигъриятен яна кан, яңа төс, яна җил белән җанландырып җибәрергә тиешләр иде.. Юк, болай катгый итеп «тиеш» дип әйтү ул яңалыкка сусаган күңелнең капризы гына түгел Әлеге мәсьәләне тулырак күзаллау өчен табигатьтән бер чагыштыру китерәсе килә Үсеп утырган ♦ агач һәр елны яшь, яңа яфраклар чыгара Бу аның терелеге, үсүе бил- Q. гесе генә түгел Бу — яңа, тере организмга, кирәкле иң беренче шарт £ та. Үзенең әнә шул яп-яшь, йоп-йомшак, өр-яңа яшел яфраклары бе- " лән, шулар ярдәмендә, агач үзенең үсүе өчен бик мөһим булган эшне § башкара Шигърият дөньясына кайтсак, анда да шулай Яшь һәм көч- g ле сәләтләр — иң беренче чиратта шигърияткә яна кан булып килеп £ керәләр, аны баеталар. - * ш
Җитмешенче елларда шигъриятебез, кызганычка каршы, үзенә ан- ф дый көчле этәргеч, стимул ала алмады Тагын да югарырак үсеш өчен _ нң кирәкле сыйфат — яңа көчләр хисабына эчке хәрәкәт көчәеп алу— “ бу елларда күзәтелмәде Ә бит хәрәкәт ул — һәрбер үсешнең нигезе, х башы. Әгәр дә без тарихка борылып карасак күрәбез үсеш көчле бул- Jj ган еллар һәрвакыт активлык белән, кешеләрдә фикер һәм хис кай- ■ навы белән, яна рухи биеклекләр өчен көрәш белән аерылып тора о.
Әнә шундый көчле дулкын булмау ул елларның яшьләр шигъриятен * шактый төссезләндерде, сүрәнәйтте. Бигрәк тә җитмешенче елларның икенче яртысында рифмаланган һәм шома такмаклар «шигырь» днп < еш басыла башлады Аларның фикере дә. хисе дә бик чамалы иде *
Нәтиҗәдә, яшь буын шигырь сөючеләрдә ризасызлык сизелде, алар иың шигърияткә күпмедер дәрәҗәдә нгьтибарң кимеде. Сиксәненче еллар башында «Татарстан яшьләре» газетасы алып барган «Шигырьне кем укый?» исемле дискуссия моңа нң ачык мисал булды
Бүген без иҗатларын күзәтә торган яшь шагыйрьләр әнә шул чорда шигырь мәктәбен уздылар Җитмешенче еллардагы татар шигърияте, андагы атмосфера алар өчен бердәнбер днп әйтерлек иҗади тәрбия мәктәбе иде.
Җитмешенче еллар тормышының һәм шул еллар шигъриятенең тәрбиясен алып алар бәйгегә — иҗат дөньясына килеп керделәр.
Бәйгегә чыккач...
Егерме яшьлек шагыйрьләр бүген үзләрен бәйгедә итеп тоялар «Мин иярдә! Ат өстендә беренче кат Талгын гына аккан каным, уян!»—днп яза Ркаил Зәйдуллин. Ә аның яшьтәше Ләис Зөлкарнәев бу фикерне тагын да киңәйтә төшә һәм «Бәй өченмени ат—бәйге өчен'» ди Икенче бер шигырендә шул ук Л. Зөлкарнәев үз буынын бәйгедә итеп күзаллап: «Соң көнгәчә—шушы бәйге. Соң көнгәчә — тантана!» днп тә белдерә.
Әйе, ике яшь шагыйрь дә бүгенге тормышта үз буыннарына туры килгән олы җаваплылыкны дөрес аңлыйлар Чыннан да, хәзерге егерме яшьлекләргә илебез, халкыбыз бик зур өметләр баглый
һәм яшьләр сынатмыйлар Иң җаваплы, нң авыр урыннарда алар матур-матур эшләр белән яшьлекнең, комсомолның, үзләренең биографияләрен язалар Бөек Ватан сугышы чорында бик күп яшьләр мәктәп эскәмиясеннән туп-туры фронтка киткән кебек, бүген дә безнең бик күп яшь замандашларыбыз урта мәктәпне тәмамлау белән иң җа нанлы, нң авыр* урыннарда, мөһим төзелешләрдә эшли башлыйлар Егетлек үрнәкләре күрсәтәләр. Яшәешнең күп ситуацияләрендә егет булырга өйрәнәләр
Ике яшь .шагыйрь үз буыннарының трибуны, җырчысы буларак ва-зифаларын ничек үтиләр? Алар өчен бәйге әнә шул бит инде — иҗат. Әйдәгез, аларның шигырьләренең эченәрәк керик. Анда кем, нинди шәхес яшн? Ул нәрсә тели, кая омтыла? һәм иң мөһиме: бүгенге тормышта ул үзе нинди конкрет эш башкара — нинди проблемаларны хәл итәргә тырышып яши?
Яшь шагыйрьләрнең китапларын ачабыз. Ләис Зөлкарнәев яза: «Әнкәм кебек халкым! Мин — кәүсәңдә Яна шыткан нәни ылысың», «Бу бәйгенең йолалары Бабайлардан калганча», «Җылынырга урын эзләп йөрим Борынгылар торган төбәктә», «Аяз күктә урак ае булган һәр калкулык — бабам кабере!»
Ркаил Зәйдуллин яза: «Буразнадан бәреп чыккан нәсел, Җан асрыйм бик гадәти якта, Тарту көчен җиңүчеләрне дә Күз алдына китерә алмыйм хәтта», «Син, язмыш, аерма бу телдән, Бу җирдән аерма», «Иманым нык, шул ук сезнең иман! Таңнарыма чыгам, кичеп төнне... Нигә һаман тыныч түгел күңел: Сезнең дәваммы мин, сезнекеме?»
Әйе, үткәнгә—үзеңнең һәм үз халкыңның үткәненә булган игътибар ике яшь шагыйрьдә дә көчле Алар иҗаты өчен әнә шундый дөрес нигез, .бәрәкәтле туфрак тудыруда, югарыда әйтеп үтелгәнчә, җитмешенме еллар рухи атмосферасы зур роль уйнады. Ул елларда чынбарлыкның үзендә бу тенденция көчле иде. Аннан соң тагын бер сәбәп. Яшь шагыйрьләр — икесе дә авыл егетләре. Ә авыл җирендә безнең халкыбызның олы кешегә булган хөрмәте бик зур. Яшьләр, әлбәттә, кечкенәдән үк аны тоеп үскәннәр. Шул тойгы тагын да көчәеп аларның иҗатына да саркып кергән. Өченче бер сәбәп: икесе дә урта мәктәп бетерү белән шәһәргә килеп югары уку йортында белем ала башлаганнар. Илнең, халыкның ерак үткәне белән танышканнар. Танышу вакытында үзләре өчен бик дулкынландыргыч хәлләргә юлыкканнар. Аларның күңелләрендә шигъри кичерешләр туган.
Яшь шагыйрьләрнең үткән белән ныклы бәйләнешне тою хисе, аңлау җебе әнә шулай хасил булган. Бу — алар өчен һәм, гомумән, яшь буын өчен дә, хәтта һәр кеше өчен дә үтә мөһим фактор. Чөнки кешенең, кешеләрнең ныклыгы әнә шул бөек бәйләнеш чылбырында үз урынын табудан, үз вазифасын аңлаудан һәм аны тормышка ашырудан тора.
Әнә шул олы чылбырга, олы чыганакка тоташа, ялгана алу — яшь шагыйрьләрнең зур бәхете!
Ә бу тоташу аларга һәм аларның иҗатына ниләр бирә соң?
Иң беренчедән — алар, әле үз тәҗрибәләренә ия булмаган егерме яшьлекләр, үткән буыннар, өлкән буыннар яшәеше мисалында, шул нигездә үзләре өчен бик мөһим нәтиҗәләр ясыйлар. Бу—алар өчен бик олы рухи тәҗрибә мәктәбе.
Ләис Зөлкарнәевнең «Гармунчы бабай» шигырендәге карт бабай менә нәрсә ди:
Оныгымның малаена Әманәтем — моңым бар.
Гармунымны тотмаса да, Моңымны отсын бала. Борынгы моң онытылса, Көйсез була замана
Әйе, яшь шагыйрь карт кешенең йөрәк түрендә йөргән иң кадерле сүзне генә табып әйтми, бу — безнең һәрберебезнең йөрәк түрендә дә йөрергә тиешле сүз!
Рканл Зәйдуллинның «Теш» исемле шигыре дә өлкәннәр тормышын нан.
Пышылдады агай калтыранып Коточкыч теш керде, коточкыч теш.
Беренче кат мондый курку минем. ф
Ахры, кәбәм, акылымнан язам —
Кара урман килде өскә шаулап. •;
Сытып китә иде уянмасам
8
2-
Үз гомерендә әллә никадәр агачны еккан карт урман кисүченең бу s куркыныч төше аша яшь шагыйрьнең нинди нәтиҗә ясавы ачык. Бнг- « рәк тә шигырьнең соңгы юллары — <Әйт нке сүз, нинди дарулар бар? « Нинди дару урман каргышына?»— укучының үзәгенә үтәрдәй булып > яңгырый и
Үткәннәр белән тыгыз бәйләнеш яшь шагыйрьләрнең шигырьләрен- ы дә үзен даими сиздереп тора Рканл Зәйдуллин шигырьләрендә ул «бо- s гауланган Бруно» булып та «Петербург зинданында яткан телсез Ба- д тырша» булып та, «Лашманчылар» булып та керә һәм яшьлекне бөек « идеаллар хакына тынгысыз эшкә, көрәшкә рухландыручы шигъри об- о. разлар ролен.үти. Бруно хакындагы шигырьдәге түбәндәге юллар, һнч- * шиксез, яшь шагыйрьнең зур уңышы: х
• X
Әмма кабат өстә калырмын мин Барлык ваклыгыннан бу дөньяның— Чәлпәрәмә, чәлпарәмә килеп Күккә сибелер җаным . йолдызларга багып мәхзүн җанны төшерерсез искә,— Галәм өчен яратылган затның Кабере-дә өстә!
Ә Ләис Зөлкарнәев җирдәге тормышны, яшәешне бер тоташ агым итеп тоя. Аның шигырьләренә бик тә мәгънәле булып гасырлар белән гасырларны тоташтыручы образлар җил, давыл, ат килеп керә Әнә шулай итеп бер яшәү стихиясе туа Чорлар белән чорларны бәйләүче бер нык чылбырда үзен мөһим боҗра итеп тою яшь шагыйрьгә гаять зур җаваплылык йөкли. Ул моны яхшы анлый Шигырьне йомгаклаучы түбәндәге сүзләр шул хакта сөйли
Ярсып, һаман мин шигырьләр язам... һәр чор өчен җаным борчуда Кратер эзләп типкән вулкан кебек — Бәгырем.
Исем эзлә, эзлә бу чордан!
Яшь шагыйрьләр әнә шулай итеп үзләренең лирик геройларын гәү-дәләндерәләр Ул герой тормышның, яшәешнең дәвамлы булуын, өзлексез бербөтенлеген тоя Ул - үткәннәр каршында да. бүгенге көн һәм киләчәк өчен дә бертигез дәрәҗәдә җаваплы
Ә шулай да һәр чорның бик конкрет яшәеше бар Кеше әнә шунда намуслы гомер итү аша гына мәңгелек юлына чыга ала Безнең яшь шагыйрьләрнең лирик геройлары бүгенге көндә ннчек, нн рәвешле яши?
Аларның әсәрләрендә бүгенге көннең шактый драматизмы чагыла Ләис Зөлкарнәев үзенең бер шигырен ятим малайга багышлый Ул болында печән чаба Куллары кабарып, канланып бетсә дә чаба
Яшь шагыйрь аны тирәннән ача һәм шигыренең соңгы строфасын бо- лай тәмамлый:
Эндәшүчем булса икән: «Улым, кнл. житәр инде» Зур чалгысын читкә ташлап, Берсүзсез китәр иде..
Күрәсезме — әти кеше әйтергә тиеш булган һәм әйтелмәгән дүрт сүз шигырьгә нинди тәэсир көче бирә! Яшь шагыйрь ул сүзләрнең көчен һәм моңын нечкә сиземли, шигырь строфасында аннан уңышлы файдалана.
Ә Ркаил Зәйдуллинда бүгенге көннән килгән ниндирәк ноталар ишетелә?
Менә ул картайган эт язмышын яза. Бабай белән оныгы кичкырын аны авыл читенә алып чыгалар. . «Мылтык тавышы кырда, Бабай канәгать — куллар шәп!.. Оныгы карап тора».
...Кузгалалар өйгә таба. Дәшмиләр, никтер читен... Кайталар жуеп Дөньяиын Күзләре дымлы этен
Әлбәттә, яшь шагыйрьләрнең икесе дә үз күңелләренә авыл тормы-шыннан. үзләренең балачагыннан кереп, сеңеп калган күренешләрне күбрәк язалар. Бу бик аңлашыла, чөнки аларның егерме яшькә кадәр гомеренең иң зур өлеше әнә шунда үткән Ләкин әкрен генә булса да яңа тормыш — инде шәһәргә килеп яши башлагач туган моңнар да китапларда чагыла Р. Зәйдуллинның «Чияләр» исемле һәм Л. Зөлкарнә- евнең «19811 Январь» шигырьләре шуны раслый. Ләкин әле алар бик әз...
Егерме яшь... йөрәкләрдә мәхәббәтнең гөрләп чәчәк аткан чагы...
Мәңгелек бу хис турында яшь шагыйрьләрнең һәркайсы үзенчә җырлый:
Күзләремне миннән яшермә син
Кнлер үлем —
Тынар дәртле йөрәк.
Гомер безгә тик бер тапкыр килә — Сөелергә һәм сөяргә кирәк!
(Р. Зәйдуллин).
Яшьлек дигән болынлыкта Матур чәчәк тапкан чак Көлеп торган шул чәчәккә Чыклар булып тамган чак.
(Л. Зөлкарнәев).
Аларның мәхәббәт җырларында — яшьлекнең бөтен гүзәллеге дә, күңелгә моңсулык бирә торган күренешләре дә... «Иртән торсам, бөтен дөнья үзгәргән. Иң гаҗәбе үзгәргән күрше кызы — Тәнзилә... Мин дә үзгәргәнмен Теләкләрем бүтән — бер биисем килә, бер җырлыйсым... һәм елыйсым килә аз гына. Иң гаҗәбе — эндәшәсе килә Тәнзиләгә — күрше кызына». (Р. Зәйдуллин). «Очкын миңа түгел, сиңа тигән. Ах, мин аны нигә күрмәдем! — Бер караусыз төнге учак сыман, Янәшәмдә янган йөрәгең...» (Л. Зөлкарнәев).
Әйе, биредә әле нәкъ егерме яшькә кадәргеләр мәхәббәте: ул барысыннан көчле, ул бөтенесеннән югары, ул хисләрнен иң сафы, тугрысы... Килер вакыт һәм егермедәгел әрнең әле хәзергә күбрәк гоиуми билгеләр беләнрәк кенә гәүдәләнгән бу олы хисе конкретлаша, аныклана төшәр Әнә шуның белән ул хис тагын да тирәнәер, аның укучы өчен мәгънә яңалыгы, кадере артыр... ♦
Без яшь шагыйрьләр иҗаты тудырган лирик герой белән кыскача д тМнышып чыктык. Аның кем булуын, ничек яшәвен күрдек. Бүгенге g шигъри бәйгедәге яшь шагыйрьләр үзләренең мөһим уй-хисләре, киче- « решләре белән безнең күңелдә дә эз калдырдылар
Әйе, бәйге дәвам итә... Ә без тагын бер сорауга җавап эзләп ка g рыйк: аларның «талант» дип аталган шигъри атларының аерымлык- Й лары, үзенчәлекләре нәрсәдә соң? Ф
Ләис Зөлкарнәев шигырьләре. Анда яшәешнең гомумиләштерелгән, ш мәгънә ягыннан киң масштаблы күренешләренә күбрәк игътибар ителә “ Яшь шагыйрь укучыда әнә шундый уй-фикер, кичереш тудырырга тели. " Сәнгать чаралары белән безнең күңел дөньябызны шуңа алып килә, о Беренче китаптагы бик күп шигырьләр раслый моны. Бигрәк тә в «Качышлы уйнау», «Билгесез борынгы көйгә», «Купты күңел...» ише- °- ләр. Икенче итеп аталган шигырьдә яшь шагыйрь мондый күренеш о тасвирлый: х
Җилдән жнләс үлән булсаң Җил сине карга төрә шул Җил сине карга төрә...
Тибеп-тибеп бозлы карны Далада болан йөрә шул Ачыккан болан йөрә...
Менә бу шигырь яшь шагыйрь иҗатында киң чагылган бер сыйфатны иң калку итеп гәүдәләндерә Анда нәфис һәм тәэсирле итеп язылган шигъри күренеш тә бар, ул күренештәге һәр зат, һәр әйбер зур мәгънә катламнарына да ия Шигырь үзе дә борынгы бер җыр кебек тыңланыла, ишетелә. Чыннан да. автор аңа исемне бик дөрес куйган. Ә киңрәк планда караганда бу шигырь һәм моның ише бүтән әсәрләр яшь шагыйрьнең үзенең борынгылардан калган көйне отып калганлыгын тагын бер мәртәбә раслап торалар.
Шушы ук яшь шагыйрьнең бераз гына икенчерәк характердагы, ләкин барыбер әле генә әйтеп кителгән сүзләрне раслаучы бүтән шигыренә тукталыйк. Ул ике генә строфадан тора
Купты күңел — кабынды жил куакларда Мин очамын, янып оча яфраклар да Таны мине, аралап ал. аралап ал— Яфрак та мнн, жнл-жнлас тә, жнсмем барда
Җиргә сыенып мнн тынармын, жил дә тынар Салмак кына күмеп китәр онытылу — кар. Күмсә дә кар — аралап ал. аралап ал,— Туфракта мин. һавада мнн — миндә жан бар
Иң элек шигырь безгә үзәк өзгеч моны белән тәэсир итә Бик тә урынлы булып кабатланып килүче «аралап ал, аралап ал » сүзләре ул моңны тагын да көчәйтә һәм анда \лем дигән бөек трагедия белән
өмет дигән бөек ышанычның кеше күңелендәге газаплы көрәше авазлары яңгырый башлый Аралап ал, аралап ал... Әйе, бу сүзләрдә юкка чыгуның төпсез упкыны дәһшәте дә, аның авызыннан суырып алырга кушучы, үтенүче тавыш та... Боларны тоя, ишетә алу — яшь шагыйрь өчен мәртәбә.
Ләис Зөлкарнәевнең гомум ил әштерелгән, киң масштаблы мәгънәләр хакында күбрәк язарга тырышуын тагын шул раслый — аның шигырьләрендә табигатьнең төрле-төрле күренешләре бик актив кулланыла Җил дә, яңгыр да, кар да, тынлык та, офыклар да, күләгә дә, көй дә, сандугач та — һәрберсе яшәешнең яна бер ягын ачып җибәрә. Юк, алар катып калган, статик хәлдәге һәм күп шигырьләрдә күренеп инде укучыны туйдырып бетергән таныш рәсемнәр түгел. Алар аша яшь шагыйрь кешеләр яшәешен чагылдыра, кеше күңелен ача. Менә аның яшь кыз белән чагыштырып бирелгән «Кыска яңгыр» дигән шигыре.
Килә текә генә атлап.
Адымы еш һәм тыгыз.
Таждан тажга басып килә Нәзек кенә кыз.
Туктала да кызулый ул, Балкып китә тезләре! Гүзәллеккә таң калыпмы, Гөлләр җиргә тезләнде...
һәр шигырьдә әнә шулай җанлы тормыш, яңа яшәеш.
Боларның барысын йомгаклап шундый нәтиҗәгә килергә мөмкин: Ләис Зөлкарнәев өчен әйләнә-тирәдәге тормыш, чынбарлык, табигать күренешләре — беренчел әһәмияткә ия. Аларны үз хәлендә, ничек бар шулай күргәннән, тойганнан соң ул аларны шигъри күңеле аша үткәрә. Ныклы чынбарлыкның гомумиләштерелгән мәгънәләрен биргән матур шигырьләр әнә шулай пәйда була. .
Хәзер инде Ркаил Зәйдуллин шигырьләренә мөрәҗәгать итик. Алар- га иң хас сыйфат — ярсу. Хиснең, кичерешнең ярсуы. Тик кенә, тыныч кына тора алмавы. Шуңа күрә ул «йөрәк яна», «җаным шаша», «дөрлим, дулкынланам», «еладым», «гарасатлар», «давыл» шикелле сүзләрне еш куллана. Бу яшь шагыйрь, беренче чиратта, кайнар, ярсу хис белдерергә тырыша. Күбрәк шуңа басым ясый, шуңа ышана Ул күтәренке рухта, тавышны шактый күтәреп, пафос белән язарга ярата. Укучыга шулай итеп тәэсир итәргә омтыла.
Мин янам, шатланам, газапланам, Гажәп түгел —дөнья бу! Карап тора миңа күзләр — йөзләрендә тук елмаю
Тнк җирәнсәм кемнәрдәндер, Кичерегез — Йөзләрендә тук елмаю.
Әйе, безнең алда нәкъ менә егерме яшьлек шәхес Шигырьдә аның хис кайнавы да ачык, ул фикерен дә ярып, хәтта ялангач ук итеп әйтә. Әмма урыны-урыны белән «Нарасый өзгән алмада Яна ике теш эзе.
Безме сон бу, безме...» кебек юллар очрап куя Алар әсәрдә логик эз- леклелеккә күбрәк игътибар кирәклеге хакында сөйли.
Әлбәттә, без тукталган бу момент күпмедер дәрәҗәдә яшьлек белән аклана. Хис-тойгынын ачыграк, калкурак һәм исемлерәк була баруы еллар белән бергә килер. TJJK ана хәзер үк игътибар итмичә ярамый. ♦
Ачык, калку хисләр Р. Зәйдуллинның байтак шигырьләрен көчле % тәэсирле итә. Менә Пермь якларына баргач язылган «Тайга моннан башлана икән бит...» дигән шигырь. S
Елмаям да кәгазь-каләм эзлим, «
Шушы урман, һәм сез, һәм бу сазлык
Акрын гына моңга әйләнгәндә “
Шигырь язмау язык бит ул, язык. “
Биредә инде дөнья белән очрашкан вакытта туган ап-ачык һәм көч- а ла хис! Яшь шагыйрьләрне олылыкка алып бара торган ышанычлы ш сукмак та әнә шуннан үтә түгелме сон инде! 5
Әйе, менә шушындый унышлы шигырьләре белән бу ике яшь ша- ф гыйрь сиксәненче еллар башында әдәби җәмәгатьчелекнен игътибарын « җәлеп итте. Менә шул елларда алар әдәби бәйгегә килеп керделәр а.
Ә хәзер яшь татар шагыйрьләренең иҗади бәйгесендә бу ике яшь * шагыйрь кайда бара? Сонгы елларда шигърияткә килгән яшьләр фо- х нында караганда аларнын шигырьләре үзләренең нинди сыйфатлары < белән аерылып тора? 5
Беренчедән — хиснең һәм фикернең табигыйлектән ераклашмаган хәлдә тыгызлыгы, экспрессивлыгы, көчле тәэсире беЛән. Сонгы елларда яшьләр шигърияте нәкъ менә шушы сыйфатлар җитешмәгәнгә — бик күп шигырьләр озын һәм көпшәк булганга күрә — укучыларда ризасызлык тудыра башлаган иде
Икенчедән — дөньяны ерак һәм якын перспективада да бербөтен итеп күрү, тою булганга Күпләр вак күренешләр, артык әһәмиятсез кичерешләр һәм фрагментар фикерләр белән мавыкканда, мондый бер- бөтенлек тойгысы укучыга бик кадерле иде. Әнә шул юл белән укучыга олы фикерләр килә ала иде
Өченчедән — шигырьләрдәге ихлас һәм нәфис мәхәббәт лирикасы белән Аларнын шигырьләрендәге ихласлык бик күп очракта кыюлык, яңалык булып яңгырады. Әһәмиятле тирәнлекләр ачты, укучынын мәхәббәт тойгысын баетты
Дүртенчедән — бу ике яшь шагыйрь бүтәннәрдән шактый югары дәрәҗәдәге шигырь культурасы белән аерылып торды. Алар үзләренең иң уңышлы әсәрләрендә тирән хиснен, олы фикернең һәм нәфис форманың бер нечкә моңга әверелүенә ирешә алдылар
Менә шушы һәм тагын башка уңай яклар бу ике яшь шагыйрьне яшь татар поэзиясе бәйгесендә күз алдына чыгарды Алар игътибар үзәгенә эләктеләр.
Ә бәйге дәвам итә...
Иң кыены, иң җаваплысы...
Яшь шагыйрьләргә хәзер — иҗади бәйгегә килеп кереп халык игътибарын җәлеп иткәч — сынатмау өчен, укучының ышанычын аклап чыгу өчен бик күп көч куярга туры киләчәк.
Ни өчен аларга бик күп көч куярга кирәк дигән таләпне куябыз’
Бусы да алар туып үскән һәм без соңгы елларда яшәгән чорнын үзенчәлеге белән бәйле Әйе, алар туып үскән чор, чыннан да. бәхетле, матур чор Ләкин һнчннчек тә тормышның үсеш каршылыклары бет
кән, юкка чыккан чор түгел. Социалистик җәмгыятебезнең үсешен өйрәнүче галимнәр соңгы елларда күрсәтеп үткәнчә, үсеш каршылыклары хәзер тормышның эченәрәк күчкәннәр, күп яктан нечкәргәннәр, рәвешләрен алыштырганнар. Гомуми үсеш һәм коммунистик идеал өчен көрәш хәзер тормышның өске катламнарында гына түгел — ә эчтәге- рәк, тирәндәгерәк көчләр белән, тенденцияләр белән дәвам итә.
Безнең яшь шагыйрьләребез хәзер әнә шул, шактый тирәндә яшәгән каршылыкларны тоярга, аңларга һәм үз иҗатлары белән прогрессив көчләргә булышырга тиешләр Ә бу миссия, яхшы беләбез, аларга бер дә җиңел булмаячак.
Тагын бер мөһим момент. Шәхси тормыш юлы, биография мәсьәләсе.
Өлкән һәм урта буын әдипләр инде күптән үк, алдан ук кисәтә килделәр. «Яшьләрнең шәхси тәҗрибә багажлары торган саен сайрак була бара, алар әдәбиятка һаман саен җиңелрәк юлдан киләләр. Бу — әдәбият, иҗат өчен хәвефле күренеш!»— диләр иде алар.
Әлеге мөһим моментның иҗат өчен кыенлык тудыруы Р. Зәйдуллин белән Л. Зөлкарнәевкә кадәр булган буыннарда да инде нык кына сизелә иде. Уйлап чыгарып яисә каяндыр укыганнан чыгып кына «әсәрләр» язу моннан алдагы буыннарда да бар иде инде. Менә хӘзер, сиксәненче елларда, язучының үз биографиясе мәсьәләсе безнең әдәбият алдына бөтен җитдилеге белән килеп басты. Яшь шагыйрьләрнең беренче китаплары шул хакта сөйли.
Яшь шагыйрьләрнең беренче китапларында алар үзләре тормышта тап булып, шул нигездә әйбәт шигырь туган яңа күренешләр аз. Р. Зәйдуллин китабында алар менә нинди күренешләр: карт этне алып чыгып аталар, асфальтка чия түгелә, тал тамырын кисәләр, карт урманчы төш күрә, бер бабай ишек ясый, малай бозау белән хушлаша һәм — бетте. Л. Зөлкарнәевтә — ятим малай печән чаба, карт аучы бүре суга, ятим калган йорт, алданган кыз һәм шулай ук нокта куябыз.
Шәхси тормыш тәҗрибәсе аз булгач, әлбәттә, башка чыганак эзләргә кала, һәм яшь шагыйрьләр укыган, ишеткән буенча күп язалар. Ә бу нәрсә аларны бик сирәк очракта гына уңышка алып килә. Күп очракта ике төрле уңышсызлык килеп чыга. Артык гомуми, конкрет хисе, тәэсире булмаган шигырьләр һәм икенчел шигырьләр — яңа хисе, фикере булмаган, әдәбиятта инде әйтелгән мәгънәне кабатлауга корылган шигырьләр. Андый шигырьләр ике китапта да шактый күп. «Җиңү көне», «Каен кызы», «Туйлар», «Ялгыз торна», «Батырша», «Шагыйрьләрнең каберләрен эзлим», «Чит җирдә», «Озатмагыз»— болары Р. Зәйдуллин китабында. «...Бетәшми тын».., «Башлар гына түгел».., «...Нинди юләр».., «Бар дөньяның ямен».., «Көзге туйлар»— ә болары Л. Зөл- карнәев китабыннан.
Әйткәнебезчә, мондый шигырьләр күп булуның сәбәбе бер генә — үзеңдә, үз күңелеңдә җанлы тормыш күренешләре аз булу.
Менә без әкренләп бөтен җепләр бергә төйнәлгән ноктага килеп җиттек. Яшь шагыйрьләргә бүгенге тормышның эчкәрегә күчкән нечкә каршылыкларын тою һәм аңлау өчен дә иҗатчы буларак яңа материалга аптырамас өчен дә— шәхси биография кирәк.
Шәхси биография. Бу нәрсә дигән сүз? Аңа ия булу өчен күнегелгән яшәү рәвешеңне, укуыңны яисә эшеңне ташлап, башкаладагы тормышыңны калдырып каядыр еракка — БАМга яисә Уренгойга Китәргә кирәкме? ,
Билгеле, яшь чагында дөнья күрү, төрле җирдәге төрлечә яшәешне күрү — анысы беркемгә дә комачаулый торган әйбер түгел. Аның зыяны тимәс.
Әмма, минемчә, тормыш нигездә бер улг Ә менә ана мөнәсәбәт төрлечә була. Актив яисә пассив була. Берәүләр тормышнын иң үзәк конфликтлары эчендә яшиләр, җирдә кешеләр арасында матур мөнәсәбәтне күбәйтү өчен тырышалар. Ә икенчеләр бу төп көрәштән читтә калын, үзләрен тылда итеп сизәләр. Рухи көрәшләрнең тылында
Бүгенге шагыйрь өчей нәрсә иң мөһим?
Планетабызда бара торган бер бик зур көрәшнең — олы Намус көрәшенең— бер солдаты, бер көрәшчесе итеп тою!
Безнең яшь шагыйрьләребезнең баштарак күреп киткән бик яхшы сыйфатлары бар алар үзләрен буыннан-буынга килгән бер һәм өзелмәс сафта көрәшче итеп тоялар. Бусы бик яхшы. Ачыграк күзаллау өчен кәгазьгә сызып карасак бу — вертикаль буенча берлекне, бердәмлекне, дәвамлылыкны аңлау булыр. Үткәнне, бүгенгене һәм киләчәкне тоташтыручы бер сызык, бер җеп булыр
Менә хәзер аларга икенче бер бөек бәйләнеш җебен дә аңларга һәм үзләренең реаль яшәешләрендә тоярга кирәк. Бүген җирдә яшәгән намуслы кешеләрнең матурлык өчен, кешелекле мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен барган көрәшенең дә бер икәнен һәм бербөтен икәнен тоярга кирәк аларга Планетабыздагы әнә шул бөтен көрәшләр сыйнфыйлык дигән ныклы җеп белән бергә тоташкан. Бу — тырыш хезмәт белән намуслы яшәүчеләрнең бер һәм бердәм сафы Сызымга төшереп карасак — горизонталь буенча — ягъни бүгенге көннең төрле җирдәге, төрле илдәге намуслы кешеләрен бергә тоташтыручы сызык, җеп булыр бу.
Менә шул олы бәйләнешне тою, аңлау бүгенге көрәшчеләрнең һәр- кайсына көч һәм дәрт биреп тора Үзләренең әнә шул бер һәм бердәм фронтта икәнлекләрен белү вакытлы яисә урыны-урыны белән очраучы уңышсызлыкларга карап кына аларның күңелен төшерми, иманын какшатмый Бүген планетабызда бик Иүпләр әнә шул гаять киң колачлы көрәшкә кушылып үз эшләренең зурлыгына, үз гомерләренең мәгънәлегенә, аның янар йолдыз сыман балкып торуына ирешәләр
Безнең яшь шагыйрьләр хәзер менә шушы зур хакыйкатьне белергә, аңларга һәм үз тормышларында чынга ашырырга тиешләр
Алай гына да түгел. Әгәр дә алар үзләрен планетада бара торган бүгенге олы көрәштә бер көрәшче итеп тоймасалар — алар шәхес буларак үсә алмаячаклар һәм аларның иҗатлары да зурлык, киңлек таба алмаячак.
Бүгенге иҗатчының үзенә һәм язганнарын^ чын Олылык, чын Киңлек яулау юлы әнә шул юнәлештә генә!