Логотип Казан Утлары
Хикәя

МӘРХҮМНӘР КОЯШЫ

 

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, легионы аркасында килеп чыккан шау-шу, мәшәкатьләр, мине нәкъ менә шул ягы белән кызыксындыра. — Без шушы көнгә кадәр милли хәрәкәтне җитәкләргә лаеклы лидерлар таба алмадык,— диде гауптштурмфюрер.— Көя төшкән кешеләр лидер булырга яраклы түгелләр. Иске эмиграция шуның өстенә пантюркизм ндейкалары белән мавыга, ягъни бөтен Советлар Союзы мөселманнарының кардәшлеген алга сөрә. Моның кирәге бар микән? Минемчә, безгә, беренче чиратта, Советларның милли политикасындагы каршылыклардан файдаланырга кирәк, икенче этапта инде дини кар шылыклардан да файдаланып булыр иде Бөек рус империясен бары тик зур-зур милли блоклар төзеп кенә таркатып булачак Большевизм идеясенә эчтән бары тик милләтчелек идеясе генә каршы тора ала Кайдадыр тирәндә, аң эңгер-меңгерендә аның күләгәгә охшаган фи кере талпына, шул ук вакытта бу фикер дә түгел кебек, ә ннндндер то тып булмаслык бер хәрәкәтнең зәгыйфь чагылышы гына булып тоела 10* Ул шушы күләгәләрне ятьмәгә эләктерергә азаплана, әмма булдыра алмын, булдыра алмы i ( — Безнең эштә төп нәрсә Россия халыкларының милли эгоизмында уйнау булырга тиеш Минемчә. .— гауптштурмфюрер фикерен әйтеп бетермәде, туктап калды . — Әйе' мин дә шул ук фикердә. Мин дә шул хакта баш ватам. Мин теге кешенең досьесын да, шигырьләрен дә игътибар .белән өйрәндем,— рейхслейтерның карашы көтмәгәндә гауптштурмфюрерда тукталды.— Берничә ел бәрелешкәннән соң дөньяның көчләре хәрер тигезләнгәндәй кебек күренә. Алай гына да түгел, безнең уңышлар кайвакытта кимеп тә киткәли... Сез биргән шигырьләрне мин. карап чыктым. Каршы якның уйфикерләрен беләсем килеп, Ул идеянең табигатен аңлыйсым килеп карап чыктым!. Дөньяда камиллеккә ихтыяҗ зур, кадерле Райнер! Мин дөньяның камил булмавын бик аһыр кичерәм. Зевс тәгәрмәчкә бәйләп куйган Иктион кебек, без дә туктаусыз хәрәкәттә яшибез. Әмма тәгәрмәч инде әйләнми. Ул тукталды. Ул тик тора. Иманым камил,—рейхслейтерның сөйкчел бармаклары блокнотка сугып алЯылар,— иманым камил, әгәр дә идея бер пунктта, бер генә пунктта булса да көчсезлек күрсәтә икән, димәк, зур масштабларда да җиңелү мөмкинлеге бар. Димәк, ул бөтен яктан да камил түгел. — Кешене шартлар формалаштыра, шартлар нинди булса, кеше дә шундый ук,— гауптштурмфюрер үз тавышына күпмедер ризасызлык салырга җөрьәт итте.— Кызганычка каршы, без бу кешегә подполье лидеры булырга мөмкинлек бирдек, аның урынына без аны милли хәрәкәт лидеры итеп файдаланырга тиеш идек. Әмма кешенең капма-каршыга үзгәрүе дә булгалый. — Ярар, күз күрер. Патшалар да шагыйрьләр белән уйнаганнар,— рейхслейтерның тавышында ачыктан-ачык мыскыл ишетелде.— Сез, Райнер, ни өчендер мине бу кешенең меценаты ролендә күрергә телисез! ч — Җирдә яшәүне һәм бәхетне беренче куллар тәкъдим иткәндә, рейхсминнстр әфәнде, моңа бик сирәк кеше каршы тора ала. — Ярар, ярар, күз күрер. Ул кеше мондамы? — Әйе, без аны көн дә китерәбез. — Чакырыгыз,— диде рейхслейтер. Берничә минуттан рейхсминнстр кабинетына кертелгән кешене менә атна буе инде һәр көнне Берлин кырыенда урнашкан һәм кирпеч койма белән әйләндереп алынган кечкенә особняктан Гегельплацстагы хөкүмәт бинасына китерәләр иде Бу кеше инде сугышны, әсирлекне үткән, лагерьдан лагерьга күчеп йөргән, «Идел-Урал» комитетында ике яклы эш алып барган. 1943 елны алар төзегән беренче батальон, офицерларны кырып бетереп, бөтен коралы-ние белән Белоруссия партизаннары ягына чыкты Карпат тауларына ташланган икенче батальонның язмышы аяныч булып бетте. Алар партизаннар дип белеп кушылган отряд чынлыкта исә бандерачылар бандасы булып чыкты Коралсызландырылган легионерларны пулемет уты белән юк иттеләр. Ышаныч кимегән өченче батальонны фашистлар Франциягә озаттылар һәм ул шунда таралды; калган өлешен Голландиягә, Остворне утравына кичерделәр. Польшаның Едли- . но дигән шәһәрчегендә урнашкан дүртенче штаб батальонында әзерләнгән восстание була алмыйча калды күтәрелергә дүрт көн калды дигәндә кулга алулар башланды. Бер елга сузылган хәтәр уен шулай тәмамланды Ике ай дәвамында бу кешене җәзаладылар һәм сорау алдылар, әмма бер ай элек, көтмәгәндә, барысы да туктатылды, госпитальгә салдылар, аннан шәһәр читендәге кирпеч стена белән уратып алынган тыныч бер особнякка урнаштырдылар. Янында бер кече офицер калдырдылар. Ә менә күптән түгел хәлләр ышанып булмас дәрәҗәдә үзгәрде. Аны | көн саен массажйстлар йомшата, сылый, сыйпый башлады. Хәтта йөзенә бераз грим да салалар иде. Көзге каршына килеп баскач, ул үзенең элекке хәленә кайта баруын күрә иде. Менә дигән костюм киертеп, аны көн дә Гегельплацтагы бинага китерәләр, конвой аны буталышып беткән озын коридорлардан алып бара да гостиница номерына охшаш- ф лы фәкыйрь генә җиһазландырылган бүлмәгә кертеп бикли. Монда кыска кушетка, урындык һәм язу өстәле бар Өстәлдә немец газетала- g ры һәм журналлар. Ә кич житкәч, аны шул ук машинада һәм шул ук 5 маршрут белән теге особнякка алып кайталар Нигә болай итәләр — * берәу дә аңлатмый һәм бу хәл аңарда аптырау катыш кызыксыну уя- S та. шулай да ниндидер уен башлап җибәрелгәнен ул сизенә иде. Уен нинди генә булмасын, ул әлегә аннан канәгать. Бу мәгънәсез, нәтиҗә- х сез йөрүләр дә әсир тормышына үзенә күрә бер яңалык өсти бнт. Иң о мөһиме, Гегельплацтагы бүлмәдә кәгазь бар Миеңдә кайнаган образг ларны саклап йөртмичә шундук кәгазьгә төшереп була. Моның ише ♦ кара эшне ярата иде ул: көлтәсе белән килгән сүзләр арасыннан нң тө- й гәлләрен, үзенә кирәген генә сайлап аласың, аралыйсың, үзеннеке “ итәсең,— бу аңа ләззәт бирә иде. Өстәлендә — кәгазь, аның белән теләсә * F нишли аласың, кирәксә — сызып ташла, вариантлар эзлә, күчереп тә о язарга мөмкин. Монда кәгазь әрәм була дип куркасы юк, кысылып яз- ° мыйсың Язу белән ул кайвакытта шулкадәр мавыгып китә иде ки, үзенең кайда икәнлеген дә онытып җибәрә,— андый чакта калын, нык х ишек аркылы коридорга көлү тавышы саркып чыга. ** Бүлмәгә нәкъ шундый минутта килеп керделәр. Особнякта яшәүнең һәм бу арлы-бирле йөрүләрнең сере ачылыр чак җиткәндер, күрәсең. Аны бу юлы да озын коридорлар буенча алып киттеләр, тик болары үзгә иде. Бу вакытта рейхелейтер теге блокнотны актаруын дәвам итә иде. Ишек ачылды һәм озата килгән офицер кабинетка тәбәнәгрәк буйлы, нык гәүдәле теге кешене кертте. Аны күреп, рейхелейтер ашыкмый гына өстәл артыннан торды, башы белән ымлап, офицерга китәргә кушты һәм, йөзенә ягымлы елмаю чыгарып, кунагына кресло тәкъдим итте. Гауптштурмфюрер да салкын кызыксыну белән ана төбәлде. — Рәхим итегез,— диде рейхелейтер немец телендә. Киң күкрәкле, нык, матур аяклы овчарка, өйрәтелгән гадәт буенча, . кергән кешенең бер генә хәрәкәтен дә чнттә калдырмыйча күзәтә баш1 лады. Рейхелейтер аны муенчасыннан тотып үзенәрәк тартты да жн- нелчә генә иркәләп алды — Кофе эчәсезме? Кунак кофедан да, тәкъдим ителгән сигареттан да баш тартмады. Сак кына басып, кабинетка поднос тоткан бер хатын кыз да кереп чыкты. Кунак шулай ук бер фужер коры шәрабны да ашыкмыйча гына эчеп куйды. — Күрәм ки, Җәлнлов әфәнде, монда чакыртып алуым сезне бераз аптырашта калдырды,— диде рейхелейтер. катнаш төрки телгә күчеп. — Бу бер дә чакыртып алуга охшамаган шул Шулай да, ниндидер парадоксны хәтерләтә. Мине атна буе көн дә шушында китерәләр, ләкин моның белән сезгә бурычлы икәнемне белми идем әле. — Нигә алай? — Кабинет хуҗасы русчага күчте.— Без бит сезнең . белән якташлар диярлек. Сез Иделдән, Уралдан, ә мин Балтик буе немецларыннан. Ләкин икебез дә Россиядән,— рейхелейтерның йөзендә кабат теләктәш елмаю күренде — Өстәвенә без коллегалар да бнт әле. Сез Мәскәү университетының гуманитар бүлеген тәмамлагансыз, мин дә шунда умукыдым. Дөрес, Россиядән мнн күптән киттем. Большевиклар оештырган үзгәрештән соң. — Боларны белми идем. Күңелемә бик хуш килделәр. Әсир үзен артык иркен тота иде, бу хәл рейхслейтерны ярсыта башласа да, ихтыяр көче белән ул аны бастырып өлгерде. — Оккупацияләнгән территорияләрдәге политика өчен җаваплы дәүләт кешесе буларак, миңа байтак мәсьәләләр хакында уйланырга туры килә. Сезнеңчә ничек, оккупация политикасы хәрби һәм экономик ихтыяҗлардан гына чыгып билгеләнергә тиешме? Әллә инде безгә бу территориянең киләчәктәге политик фундаменты турында да уйланырга кирәкме? — Сез мине монда шушы мәсьәләләрне тикшерү өчен чакыртып алдыгызмы? — дип, көлемсерәп куйды кунак.— Кызык. Тормыш чыннан да парадокслардан тора. — Политик максат —мин торган саен шушы фикергә кушыла барам — ул төп максат,— дип аңлатты рейхслейтер — СССР үзенең бөтен проблемалары белән (мин бу очракта илнең зурлыгын, халыкларның анархии характерда булуын, илне идарә итүнең кыенлыгын, шул ук вакытта большевизм тудырган шартларны күздә тотам) — Көнбатыш Европадан бик нык аерылып тора, һәм бу проблемаларны башкача хәл итүне сорый. Кунак тагы елмайды. — Мондый реалист булу сезгә сугыш башлаганда кирәгрәк иде! — Бәлки шулайдыр да. Бу очракта сез хаклы Әмма реализм сугышның башка этапларында да комачауламый. Мин шушы режимның хәлиткеч операциясен җитәкләүче бер вәкил, ләкин шулай булса да рейх дошманнары белән йөзгә-йөз бик сирәк очрашам. — һәм сез. ниһаять, ләззәтләнергә булдыгыз! Рейхслейтер аягына торып басты, өстәлдән теге блокнотны алып, тагын кунак каршына килеп утырды. Блокнотны күреп, тоткын агарынып китте. — Сез бу шигырьләрне иреккә чыгарырга теләдегезме? Төрмә диварлары моңың ише әйберләрне кулга төшерү өчен менә дигән фильтр ул.— Кабинет хуҗасы кабат креслосына килеп утырды, оеый башлаган аягын җайлап урнаштырды.— Моны миңа,— ул тын гына утырган гауптштурмфюрерга ымлады,— кадерле Райнер бүләк итте. Ул минем йомшак якларымны белә. Әйтергә кирәк, сугышның да кайбер яхшы яклары бар. Менә кичә генә минем коллекциям фарсы, абиссин, кытай телендәге кулъязмалар белән тулыланды. Шулай ук миндә рус һәм украин елъязмалары да бар. Арада сирәк очрый торган гаҗәеп экземплярләр булгалый. Ләкин мин кайбер безнең заман әйберләрен дә җыям. Миндә, мәсәлән, француз коммунистларының үлем алдыннан язган хатлар коллекциясе саклана.—Рейхслейтер бераз вакыт дәшми торды,— Сезнең шигырьләрне дә җентекләп өйрәндем. Рейхслейтер бу минутта гаҗәеп бер кызыксыну хисе кичерә иде. Юк, уенны ул бу кешене үз ягына аудару өчен башлап җибәрмәде. Моның белән башка кешеләр шөгыльләнә, һәм буш шаяру, яисә явыз садизм хисе дә түгел иде бу... Ул утырган олы урынны моның ише нәрсәләр бизәмәс иде. Рейхслейтерны бөтенләй башка нәрсә ымсындыра иде — берничә ел барган каты сугышлардан соң дөньядагы көчләр тигезләнде, хәтта уңышлар кими дә башлады, һәм шушы шартларда каршы якның эч серен белергә теләү, үзенә каршы торган идеяне экспериментка куеп, ныклыгын сынап карау теләге белән яна иде ул. һәм шуның ярдәме белән соңгы вакытта күңелен били башлаган төрле икеләнүләрдән арынасы килә иде аның. Шуңа күрә ул әңгәмәдәшеннән күзен алмый, аның бер генә хәрәкәте дә игътибардан читтә калмый иде. Каршыда аның дошманы утыра. Бу гадәти дошман түгел. Әлбәттә, ул да гильотина пычагы астына ятачак. Әмма гильотина гына рухны җимерә алмый. Рух ирекле булып кала. Гильотина дошманны физик як- тан гына юк итә. Дошманнын физик үлеме генә рейхслебтерны канәгатьләндерә алмый. Дошман р.ухи яктан да җимерелергә, үтерелергә тиеш. Бары шул очракта гына министр үзен борчыган әлеге афәтләрдән, ниндидер хәвефле сизенүләрдән арына алачак Ул башын күтәрде, карашында эчтән сызлануы, күңеленең актарылуы ярылып ята иде. ♦ — Миңа сезнең подпольедагы, хәрби әсирләр арасындагы эшчәнле- з гегез яхшы мәгълүм. Әлбәттә, сез фикердәшләрегез белән бергә үлем- = гә хөкем ителәчәксез,— дип, дәвам итте ул,—Әмма бер вариант бар g Сез шәхсән бу хёкемнән котылып кала аласыз. Бездә рейх дошманна- ь рына бернинди яклану хокукы да бирелми, шул ук вакытта, Макна- 2 велли әйтмешли, политик әйткән сүзенең колы булырга тиеш түгел Мин, * политик буларак, бу парадоксның дөреслеген исбат итәргә әзер. — Ни өчен бу кагыйдә миңа кагылмый соң? — днп кызыксынды ку- £ нак һәм йөзенә авыр елмаю чыгарды — Моны минем бер капризым дип кабул итегез,— рейхслейтер да * елмаеп куйды,— Очраклы рәвештә мин сезне олылаучы бер кешегә ® әверелдем һәм мин рейхта сезнең үзегезгә лаеклы урынны алуыгызны х телим Дөресен әйтим, бу минем өчен дә файдалы булачак. Чөнки ул * чакта мин хезмәт иткән идея тагын да камилләшә төшәчәк! — Рейхслей- « тер моны ачылып китеп чын күңеленнән әйтте,— Бу мәсьәлә мине күп- у тән борчый. Иске дустым Райнер белән дә бу хакта сөйләшкәнем < бар —дөньяның камил булмавы мине газапланырга мәҗбүр итә. Алай ~ гына да түгел, бу хәл мине физик яктан газаплый — Сез серле шәхес,— диде кунак, авыр елмаеп.— Сез дә газапланасыз икән бит Бу очракта мин сезне кызгана да алмыйм. — Сез бит рус түгел, Җәлилов. Россиягә сезнең ни катнашыгыз бар? —дип, Райнер Ольцша да сүзгә кушылды —Башк’а халыклар да, күп вакыт үтүгә карамастан, руслар үзләре дә, өч йөз ел буе кем кул астында яшәгәнлекләрен әле онытмадылар — Әйе, ул өч йөз ел булды. Аннан соң дүрт йөз елдай артык вакыт үтте, һәм шушы җиде-енгез йөз ел вакыт эчендә барысы да буталды. Мин хәзер йөзгә карап та татар белән русны төгәл генә аера алмыйм Бәлки, мәсьәлә шуның белән аңлатыладыр? — днп, салкын гына елмаеп куйды ул,— Бәлки, аның белән генә дә түгелдер? Хәзер инде кешеләр берсенең немец, икенчесенең рус яисә француз булуы белән генә аерылмыйлар. Бәлки, безне аеручы нәрсә, гауптштурмфюрер, сезнең менә нацист булып, минем...— Ул сүзен әйтеп бетермәде — Ни өчендер безнең заманны цивилизациянең иң бөек ноктасы дип карыйлар,—дип көлемсерәде ул.— Янәсе, шушы бөек ноктадан без үткән гасырларның кимчелекләренә горур караш ташлый алабыз, чөнки үзебез прогресска ирешкәнбез — Көрәшүче ике якның һәрберсенә, үзен фәрештә белән тиңләп, бөтен гаепне иблис өстенә аудару файдалырак. Нацизм белән большевизм хәзер берберсеннән шушы иблисне табарга тырышалар —Рейх- слейтер кабат урыныннан торды, кабинет буенча китте — Бу кызык кы на фәлсәфи бәхәс кузгатырлык мәсьәлә. Шулай да әңгәмәне практик юнәлешкә күчерик. «ИделУрал» комитетында сезгә, шагыйрь буларак, пропаганда һәм культура эше йөкләнгән иде. Бу вак һәм вазифалары ачык булмаган эш... Мин сезгә бу комитетның башлыгы булырга тәкъдим нтәм. — Димәк, мин хәзер иблисне башка җнрдән эзләргә тнеш булып чыгам? Шулаймы? — Кызганычка каршы, без сезгә подпольеның лидеры булырга ирек бирдек, - диде рейхслейтер коры гына.— Мин үз кешеләремнең ялгышын танырга мәҗбүрмен Шул ук вакытта сезнең ялгышларны күрмәмешкә салышырга да әзермен. «Идел-Урал» комитетында безгә СССРда яшәүче төрки халыклар арасында абруе булган кеше кирәк. Кунакның җавабы бу юлы да салкын иде, ул хәтта йөзен дә чытып куйды. — Гафу итегез, минем инде профессиям бар. — Нинди профессия? — Аны сез үзегез атадыгыз. Мин — шагыйрь. — Сезне бит берәү дә шигърияттән баш тартырга чакырмый! Политика да үзенең табигате белән зур шигърият түгелмени? Бу өлкәдә дә бит гел яңа комбинацияләр иҗат ителеп тора. Дөньяның киләчәген башлыча әнә шул иҗатчы политиклар билгеләячәк! — Өстәвенә, нәтиҗәсе! — дип, гауптштурмфюрер тагын бер кысылып алды,— Нәтиҗәсе булса иде ичмасам?! Кунак кисәк аңа борылды: — Нинди нәтиҗә? — Сез төзегән оешма тулысынча тар-мар ителде. Югалтуларыгыз акланырмы? Листовкалар? Аларны язган, тараткан кешеләрнең үлемен ничек акларсыз? Сез үз оешмагызга бик күп кешеләрне тарттыгыз. Сез оятсыз рәвештә аларның ышанычын, ашкынуын эксплуатацияләдегез! Сез аларда нәфрәт тәрбияләдегез! — Без, гауптштурмфюрер, аларның кулына корал бирдек,— диде ул тыныч кына.— йөз аклыгы һәм ватаннарын кайтарып бирдек. Әсирлек һәм төрле алдау, үгетләү шартларында үз бурычларына һәм интернационализм идеяләренә тугры булып калырга ярдәм иттек. Якташларымнан төзелгән дүрт батальон инде беркайчан да сезнеке булмаячак. Аларга кулыгыз җитмәячәк. — Сез меңләгән якташларыгызны корбан иттегез! Алар инде барысы да мәетләр! Сезнең киләчәк җиңүегез бу корбаннарга мохтаҗ идеме соң? — Практик планда карасаң, безнең көрәш бәлки ул кадәр нәтиҗәле дә булмагандыр. Җиңү көне бездән башка да киләчәк. Әмма кеше булган кеше бүтәннәр килеп коткарганны көтеп ята аламыни? һәрхәлдә, без үзебезнең дөньяда барлыгыбызны исбат итә алдык. Рейхслейтерның йөзенә мәет төсе йөгерде. Әңгәмә барып чыкмады. Дәвам итүнең мәгънәсе юк иде. — Дан — мәрхүмнәр кояшы. Элек шулай диләр иде. Бәлки сез дә каберегез өстендә шушы кояш балкыр дип өметләнәсездер? Алтын нур- ' лары белән сезне яктыртыр дип уйлыйсыздыр? Әмма белеп торыгыз, ватаныгыз сезне хыянәтче ролендә генә беләчәк. Әсвр көтмәгәндә көлеп җибәрде. — Әллә кәрт салып карадыгызмы, министр әфәнде! — Әсир кинәт тупас итеп сүгенү сүзе әйтте.— Сезнеңчә, без эзсез югалачакбыз, исемебез акланмаячак, киләчәк буыннар өчен хыянәтчеләр булып калачакбыз. Без тулысынча сезнең ихтыярыгызда дип уйлыйсыз? Тормыш парадокслардан тора, дип ышанасыз, шулаймы? Әмма иң зур парадокс беләсезме кайчан булачак? Безне юк итәр өчен гильотинага озаткан минутта1 Гильотина астына тыгып сез безне мәңгеләштерәчәксез! һәм безнең үлемебез сезнең үлемегезгә әвереләчәк, сезнең тагын бер җиңелүегез булып яңгыраячак. Шунысы кызык — бу хөкемне сез инде беркайчан да үзгәртә алмаячаксыз...— Ул рейхслейтердан ачыктан-ачык көләргә тотынды,—Мин соңгы елны яшәү һәм үлем турында күп уйландым. Шулай ук үлемсезлек турында да. Кеше ни өчен туа? Яшәвенең мәгънәсе нидән гыйбарәт? Минем әле беркайчан да бу айлардагы кебек киеренке яшәгәнем юк иде! Без көрәштән баш тарткан очракта гына хыянәтчеләр булып калган булыр идек. Әмма без аннан баш тартмадык. Язмышның башка вариантлары юк! һәм бу хакта сүз озайту мәгънәсез. Рейхслейтерның йөзе тагын да агарынып китте. . — Сез үз-үзегезгә хөкем карары чыгарасыз,— диде ул гадәттәгечә 'сүлпән тавыш белән, әмма эчтән ярсуы котырына башлаган иде инде. Кунак бер мизгел дәшми торды, аннан соң гына йөзенә көлемсерәү чыкты. — Мин тормышта һәр нәрсәне үзем Эшләдем һәр нәрсәне. ♦ Рейхслейтер кнопкага басты Шундук кабинетка сакчылар килеп а керде. = — Алып китегез.— Әмер теш арасыннан кысылып чыкты һәм кул о хәрәкәте белән ныгытылды. “ Менә аны тагын үзәк өзгеч сагыш биләп алды. Бу юлы ул бигрәк 2 тә авыр, котылгысыз булып тоелды. Аның үткен чәнечкеләре жанны үтә- ? ли тишкәли, рухны йомшата, өметне өзә иде «...Шулай да без оттырдык микәнни?» Рейхслейтерның фикере логика законнарына буйсынмый башлады. — Ниндикүрсәтмәләрбулыр? — Гауптштурмфюрерның тыенкы та- ♦ вышы кайдандыр ятдөньядан ишетелгәндәй булды ® — Рейх дошманнары өчен закон бер,— диде СС генералы мундиры 2 кигән адәм. q т 2 Оккупацияләнгән жирләр рейхсминистры кунагын шул ук кичне Шпандау төрмәсенә күчерделәр. Ләкин ул анына берничә көннән сон гына килә алды. — Кәгазь.. Кәгазь бармы? Бирегез әле,—дип сорады ул бер көнне кичкә таба. Үзенең ят камерада икәнен ул авырлык белән генә аңлады — Сезгә хәзер кәгазь түгел, су кирәк. Тоткыннарның берсе аның башын күтәрә төште, авызына сулы кружка китерде. — Менә шулай!.. Судан да шәп дару юк Аның башы сәламәт түгел, ахрысы Гел ниндидер кәгазь турында сөйләнә Шулай да. полковник әфәнде, сез оттырдыгыз.— Су бирүче кемгәдер башка кешегә мөрәжә- гать итә иде,— Бу тернәкләнә башлады шикелле — Бүген нинди көн?—дип сорады ятактагы тоткын . — Сез байтак вакыт аңга килә алмый яттыгыз. Без инде бу турыда полковник әфәнде белһн бәхәсләшеп тә алдык һәм мин оттым' Әйе. полковник әфәнде, мин бит оттым! — Сез кем? — днп сорады теге кеше — Бу, хөрмәтлем, үлемгә хөкем ителгәннәр камерасы Без тиздән Шулай да танышыйк. Мин Мишель Деллатрн булам. Бер француз шәһәренең элеккеге мэры. Ә менә бу—.барон фон Хайдеггер, генеральный штабның элеккеге полковнигы, 1927 елдан нацистлар партиясе члены Ә сез Россиядән, ахрысы? Игътибар итегез, полковник әфәнде, бер түбә астында нинди кызык халык жыелган Мин. мәсәлән, традицион ли бераль буржуазия тарафдары, сез, полковник әфәнде, СС һәм СД члены, ә яңа танышыбыз коммунисттыр, күрәсең Шушы компания өчен генә дә монда килеп эләгерлек' Мондый очрашулар, затлы чәчәкләр кебек, тормышка ямь өстиләр. Полковник дигәннәре ишекле гүрле йөрүен дәвам итте I — Бу урынсыз шаяртуларыгызны ташлагыз. Деллатрн * — Деллатрн әфәнде днп эндәшүегезне утенәм — Ярар, сезнеңчә — Деллатрн әфәнде булсын — Мин, полковник әфәнде, яңа танышыбызга бары тик ситуацияне аңлатам,— дип дәвам нтте Мишель Деллатрн — Бомбежка вакытында төрмәнең бер канаты жимерелде Төрмәгә бомба ташлап, ин глизлар үзләренең акыляы баш икәнлекләреһ күрсәттеләр Бәлки алар безгә ярдәм итәргә теләгәннәрдер. Әмма барып чыкмады. Шуңа күрә камераның кысанланып китүе өчен администрация исеменнән гафу үтенәм Ләкин миңа болай ошый! Тугыз ай ялгызым ябылып ятканнан соң кеше белән аралашу бәхетенә ирештем!.. Полковник әфәнде, сез бүген инде егерме километрлап ара үттегез! Әйдәгез, яңа танышыбызны мондарак күчереп куйыйк, уңай булыр... Менә шулай!.. Рәхмәт сезгә, полковник әфәнде! Хөрмәтлем, сезгә су кирәкмиме? — Юк, кәгазь бирегез... һәм карандаш,— дип катгый рәвештә әйтте теге кеше.— Минем бер генә имгәнмәгән төшем дә юк. Хәтердән башка... Кәгазь кирәк. — Хәтер? Гафу итегез, мин сезне аңлап җиткермим. Менә бер кәгазь кисәге бар кебек. Рәхим итегез. Болай сезгә җайлырак, шулай бит?.. Мин большевизм яклы түгел, полковник әфәнде.— Мишель Дел- латри сөйләшергә ярата иде.— Юк! Әмма нацизмны да хуплый алмыйм. Гомумән без өчебез өч станнан. Шулай булуга да карамастан Полковник әфәнденең кәефе юк, дускай. Барысыннан да бигрәк аны беләсезме нәрсә борчый? Дошманнар белән бер камерада ятуы һәм язмышынын уртак булуы. Ул моны кичерә алмый, чиктән ашкан мыскыллау дип кабул итә Аның фикеренчә, наци, ә ул үзен Гитлердан да катырак наци дип исәпли Әйе, полковник әфәнде, сез бәлки нәкъ менә шуның сәбәпле Гитлерга каршы заговорда катнашкансыздыр? Полковник дигәннәре кинәт йөрүдән туктады: — Сезнең шәһәрне, Деллатри әфәнде, барон фон Хайдеггер часте алды, һәм беләсезме мин хәзер нәрсә уйлыйм? Шәһәрне алгач, ул частьның командиры очраган беренче агачка ук сезне асып куярга тиеш иде — Әйе, әйе, сез ялгышкансыз! Бер уңайдан сезгә бөтен дөньяны асып куясы калган. Ләкин сез аның муены кая икәнне белмәгәнсез. Эзләп тә таба алмагансыз. Дөнья көлгә әверелсә дә — сезгә барыбер! Солдатларыгыз күп. Бүген сезнең кулда — Европа, иртәгә — бөтен дөнья! Кайда соң сезнең ул солдатларыгыз? Алар инде туфракка әйләнде. Ә сез әле һаман дөнья үлчисез. Менә ул сезнең дөньягыз — таш капчык, төрмә! Йөренегез, әйдә, йөренегез ишекле-түрле, үлчәгез дөньяны! Бүген егерме километр, иртәгә — утыз, ә барыбер моннан чыктым юк. Ха-ха!.. Соңгы наци җир үлчи! Нигә гимннарыгызны җырламыйсыз? Җырлагыз, полковник, җырлагыз шул ахмак гимннарыгызны!.,. Кадалып китсен сезне тудырган гасыр! Барысы да кадалып китсен!.. Цемент идән. Штукатурланмаган кирпеч стена. Берсе акылдан шаша. Икенчесе ишекле-түрле йөренә. Ә өченче тоткын, аңын югалта-югалта, кәгазь кисәгенә нидер яза. Менә кәгазь кисәге аның кулыннан идәнгә очып төшә. Карандаш кисәге дә кулыннан ычкына. Француз иелеп кәгазь кисәген ала. — Гарәп хәрефләре. Шигырьгә охшаган Шигырь? Мондамы? — Француз көлеп җибәрде. Коридорда аяк тавышлары ишетелә. Шыгырдап ишекләр ачыла . Егерме дүрт елдан соң Көнбатыш Берлиндагы Шарлоттенбург окру гы загсының документларын тикшергәндә бер тарихчы шушындый эчтәлектәге документка тап була: <2970 Берлин, Шарлоттенбург, 1944 елның 26 августы. I Язучы Муса Гомәров-Җәлил, мөселман, торган урыны Берлин, Ха- |фельштрассе, 9, 1944 елның 25 августында 12 сәгать 18 минутт# Бер- ' Динның Шарлоттенбург округы, Кенигсдамм 7 йортта вафат булды. Вафат булучы 1906 елның 2 февралендә Мустафинода (Оренбург) туган Атасы — Мостафа Гомәров-Җәлил, яшәгән соңгы урыны билгесез. Анасы — Рәхимә Гомәрова-Җәлил, кыз фамилиясе Сәйфуллина, бүтән мәгълүматлар юк. Вафат булучының хатыны Әминә Гомәрова- Җәлил, кыз чагындагы фамилиясе Сәйфуллина Берлинның Мантейфельштрассе, 10 йортта яшәүче күзәтүче ярдәмчесе Пауль Дюррхауэрның телдән әйткән мәгълүматларына таянып тутырылды. Бу мәгълүматларны житкергән кеше үзе билгеле һәм үлемнең шаһиты булган Кычкырып укылды, расланды һәм кул куелды. Пауль Дюррхауэр Төп нөсхә белән тәңгәл булуы расланды Берлин, Шарлоттенбург, 1944 елның 26 августы. Загс хезмәткәре вазифаларын башкаручы Глюк. Вафат булуның сәбәбе; башы киселде»

Солтан ШӘМСИ тэржем.юе