Логотип Казан Утлары
Роман

КУБРАТ ХАН

Олыгая башлагач, греклардан Kvpen, Кубрат хан утрак тормышка күчмәкче итте. Кайчандыр греклардан калган Фанәгүрне 1 башкаласы итеп сайласа да, җәй килүгә, илханнарын ырулары белән җәйләүләргә куды, ә үзе Фанәгүрдә калды, кала төзетте. Византия2 осталары, базилевсныкына3 охшатып, ханга сарай салып бирделәр. Шул ук вакытта чиркәүгә нигез дә казый башладылар. Бу эшне башта Кубрат хан күрмәмешкә сабышты, әмма төптәңре бик зарлана башлагач, нигезе салына башлаган чиркәү төзүне туктатырга боерды. Шул хәбәрне ишетүгә, Византия императоры Ираклий тиз арада левсның максаты изге иде: ханны тиз арада христиан диненә инанды ру. Бу изге бурычны ул соңгы вакытта үзсүзләнеп киткән архиепископ5, логофет6 һәм философ Иоанн Фасианга һәм дин кагыйдәләрен үзенчә аңлатуда гаепләнгән дин әһеле патрикий Симеонга йөкләргә булды. Базилевс аларны болай да илдән сөрергә җыенып йөри иде, җае чыкты. Базилевсның алар алдында йөзе ак булачак. Ләкин философ моны илдән куу дип уйламасын иде, акыллы кешеләр Византиягә дә кирәк. Шул сәбәпле базилевс философ Иоанн Фасианны дәшеп алырга һәм сөйләшергә булды. Әйе, ул аны илдән сөрми, ә варварлар иленә олы миссия белән җибәрә: ничек кенә булмасын, философ Кубрат ханны христиан диненә аударсын. Мәгәр каршысына философ үзе килеп баскач, императорны гаҗәп1 Фанәгүр — Тамань ярымутравындагы кала. * Византия — Көнчыгыш Рим дәүләте. 3 Базилевс — Византия императорларының титулы. ‘ Патшакала — Константинополь, Византия империясенең башкаласы. 8 Архиепископ — чиркәү башы 8 Логофет — чит илләр министры. Фанәгүргә бик күп бүләкләр белән илчеләр җибәрде. Болай да империя биләмәсенә әверелә башлаган Фанәгүргә көннәрдән бер көнне йөзләрчә коллар белән кораб-кораб бүләкләр төягән грек илчеләре килеп төште. Моның үзенә күрә сәбәбе дә бар иде. Заманында Кубрат хан берничә ел Патшакалада 4 тәрбия алган иде. Менә шул кеше, Фанәгүрдә чиркәү салуны туктатып, мәҗүси дингә табынуын дәвам итә. Бази- ләндереп, ул Болгарга теләп китүе турында әйтте. Ул гынамы: ,— дип уйлады Кубрат хан. — Олуг хан,— дип илче Феофан нидер сизенеп урыныннан күтәрелде,— Мин сездән император Ираклий хәбәрләренә җавап көтәм. Олуг хан илче Феофанга күз төшереп алды, тәхет култыксасына кулларын куйды. Тәхет урындыгын аңа базилевсныкына охшатып, грек осталары ясаган иде, һәр як култыксада да тешләрен1 ыржайтып торган арыслан башы, алар алтынга буялган. — Бөек Рум императоры, дустым Ираклий Болгарга бик күп бүләк ләр җибәргән. Бәһале бүләк бәһале сүз сорый. Мин әйтәм: грек-болгар дуслыгы мәңгелек. Кубрат хан үз халкы исеменнән император Ирак- лийга җиткерергә куша: хан исән чакта император җирләренә бернинди дошман да аяк басмас. Болгарлар аны яхшы яктан гына телгә алсыннар дисә, илче Феофан, император Ираклий безгә тагын төзүчеләр, һөнәрчеләр җибәрсен. Без, болгарлар, күп еллар каган кул астында яшәдек. Астылар да безне, кистеләр дә, кол итеп тә саттылар. Менә без Ашин ыруын җиңдек, яңа җәйләүләр яуладык, Румнар кебек үк утрак тормышта яшәү теләге белән башкалабыз итеп Фанәгүрне сайладык. Диңгез буендагы калабызның барлык илләр өчен дә капкалары ачык. Рум сәүдәгәрләренә базарлардан иң яхшы урыннар бирелер. Әүвәл шуны җиткерсәң иде императорга, илче. Дустым Ираклий миңа хат язган, ул минем кече оланым Асланны Патшакалага тәрбиягә сорый. 11 Кам таягы —шаман кулындагы илаһи көчкә ия таяк. 3 Рум — Византия. 1 Кавхан— ханнан кала гаскәр башлары. 14 Илхан —хан улы. 15Тархан —чит җәйләүләргә баш кеше. * Белекле — укымышлы. Мин үзем дә азмы-күпме Патшакалада тәрбия алган кеше Кһм. оланымны, илче, синең белән җибәрермен Болгарга да белекле илханнар кирәк Инде хәзер, илче, син минем — Кубрат ханның үтенечен тыңла Синең миңа угланың ошады, илче Феофан, ул әманәт-тотык булып Фа- нәгүрдә калыр, сарай мәктәбендә балалар укытыр. Императорга минем үтенечемне җиткерерсең Мин әйттем, илче. ♦ Бер тынга сарайдагы халык шым булды, ишегалды яклап этләр х өргән тавышлар ишетелде. Көтелмәгән бу киңәштән, киңәштән битәр * таләп куюдан, илче Феофан бер мәлгә телсез калды Башта ул ике ку- £ лын алга сузып ханга таба омтылды, әмма хан тирәли баскан җансак- £ чылар шундук кузгалып куйдылар, илче Феофан ярдәм итүләрен сорап. £ әүвәл патрикий Симеонга, аннары философ Иоанн Фасианга карады. . алар йөзендә дә яклау күрмәгәч, хан алдына килеп баш орды — Ojjyr хан. ятим итмә берәүне! Тотык итмә угланымны' Бердәнбер * оланым ул минем Анасына ни әйтермен, туганнарына?! Галиҗанәпләре ■; император Ираклий, империя башы,— илче Феофанның карашы анасы артына килеп баскан Кубрат хан кызыңа төште, илченең күзләрен ән * терсең нидер кадаклап куйды, күрде дә таң калды. Варварлар иленә х күпме йөрсә дә, аның беркайчан да мондый гүзәллекне күргәне £ юк иде. Ул әйләнеп улына карады, улы да гүзәллеккә таң калып, хан х кызына карап тора иде. Феофан кисәк хан алдына егылды. - Олуг хан. к миңа Бөек Ираклий... әйе,—диде каушый калып илче.— Император “ Ираклий, олуг хан, улы Юстинианга кызыгызны алып кайтырга кушты. u Базилсвс синең белән, бөтен Болгар белән кардәшләшергә тели, олуг • хан. Ф Кубрат хан «дык» итеп таягы белән идәнгә төртте, шундук янына » җансакчылары якынайды Хан ярдәмче кавханына нидер әйтте Күп тә үтмәде илханнар, кавханнар хан тәхетен уратып алдылар, илче Фео фанны ике алып култыгыннан алды, урынына илтеп утырттылар Ниһаять, илханнар, кавханнар урыннарына утырыштылар Сирәк була торган хәл — олуг хан тәхетеннән торып басты. — йомышың кабатла, илче,—диде олуг хан,—Илханнар, кавханнар, анасы да ишетсен. Халык арасында чышын-пышын сөйләшү китте. Кубрат хан янәшәсендә утыручы ханша ягына авыша төште, ханшадан нидер сорады Ханшаның ризалыгын, бугай Ханша шундук агарынып китте Ханша Аппакның йөзе алышынып китүен күзәтеп торган Феофанның эченә җылы йөгерде Хан аңа янә нидер әйтте Шуннан соң ханша кызының кулыннан тотып, күзләренә карады Хан кызы Чәчкә һични аңламый калды, еш-еш керфекләрен каккалап тик торды. Кубрат хан алостаз 17 Дәянга мөрәҗәгать итте. — Алостаз Дәян, император Ираклнй угланына кызыбыз Чәчкәне сорый Киңәшең бнр? Кемдер: «Тәңрем, сакла'» дип. ахылдап алды, елап җибәрүчеләр, күз яшен сөртүчеләр күренде Кубрат хан урынына утырды, таягы белән идәнгә төртте, барысы да шым булдылар. — Илченең теләге изге,— диде алостаз Дәян — Ханша, син нн әйтәсең?—диде олуг хан Ханша үсмер кызын кочагына алды, җавап бирмәде Мәгәр олуг хан ханшадан җавап көтеп тормады, янә аягүрә басты, кавханына кор бан балыгын китерергә кушты Күз ачып йомганчы алтын табакка салып корбан балыгын китерделәр Кубрат хан чәбәләнеп яткан ап ак балыкны кулына алды, хәнҗәре белән чәнечте һәм алтын чокырларга җн дешәр тамчы кан тамызды, аның өстенә эчемлек койды Аннары ике 17 Алостаз — шымчылар башы кулына ике чокырны алды да, берсен илчегә бирде, икенчесен күтәрә төшеп: — Ант эч, илче!—диде. Чит илләрдә йөри йэри бик күп әкәмәтләр күргән һәм үзен алардан һәрчак бер башка өстен санаган илче Феофан гомерендә беренче тапкыр коты алынып чокырга үрелде. Чокырда корбан балык каны кушылган шәрап иде, Феофан эчемлекне исеннән үк таныды — Румныкы. Болгарлар шәрапны үзләре ясый белмиләр. Византиядән китерәләр, эчеп алалар да такмак әйтә-әйтә күңел ачалар. Шәрап кайгыны тарата, күңелне ача. Илче чокырны күтәреп эчеп җибәрде, эчкәннән соң телендә хуш исле балык томе тойды. Хан исә чокырга иренен генә тигезеп алды, Рум шәрабе аның саруын кайната иде. — Император Ираклийга әйт, илче, кыз бирү — кол бирү түгел. Балигъ булгач, Чәчкәне алырга угланы белән үзе килер. Базилевска, императрица Мартинага, оланнары Юстинианга озын гомер, тазалык, илләренә иминлек телим. Иленә яу килгәндә Кубрат хан үз алае 1 белән императорның уң кулына басар. Мин әйттем, илче. һәммәсе дә аягүрә бастылар, ханга, аннары илчегә бил бөктеләр һәм янәдән урыннарына утырыштылар. Кубрат хан төптәңре Ирсан ягына күз сирпеп алды. Төптәңре, сүз сиңа бирелә, дигән мәгънәне аңлата иде бу. Болгарда гадәткә кергән хәл иде бу — чит илдән килгән илчеләр белән сүз көрәштерү. Кайсының дине камил, кайсының өстен — четерекле сорауларга тапкыр җавап сорала иде сүз көрәшендә. Төптәңре аягына торып басты, урыннарына утырышкан илчеләрнең һәммәсенә карап, ияк кагып исәнләшеп чыкты, аннары кызылга кара буй төшкән чапанын, түшендәге кояш сурәте сугылган алтын тәңкәне рәтләп куйды, шуннан соң гына: — Болгарларга мәгълүм булганы шул, олуг хан. Рум дәүләте пат шасы Ираклий Гайсә сурәтенә табына, ягъни христиан диненә. Алла күктә, аның илчесе Гайсә җиргә төшкән дип бара. Бу йола болгарлар өчен ят йола. Кеше алла илчесе була аламы? Юк. Шуны аңлатсын иде миңа илче. Илче Феофан Румнан үзе белән килгән дин әһеле патрикий Симеон- га карады, бу сорау сиңа, дип ым какты. Патрикий Симеон салмак кына күтәрелде, күн тышлы алтын хәрефләр белән язылган китабын уңлы-суллы йөртеп алды, аннары китапны үпте дә идәнгә куйды, шуннан соң гына олуг ханга, аннары төптәңрегә бил бөкте. Патрикий Симеон кулларын китапка сузды, шунда бер могҗиза булды китап битләре үзләреннән-үзләре ачыла башлады. Патрикий Симеон ят телдә моңлы итеп көйләп укып китте, ул бер тын укуга, битләр янә ачылды. Менә ул укудан туктады һәм саф төрки телдә: — Тәңре дә, алла да бер, төптәңре. Гайсә пәйгамбәр җиргә төшкән алланың илчесе. Гайсә пәйгамбәр адәмнәрне гадел булырга, бер-берсе- нә ярдәм итәргә өнди. Денсезләр тарафыннан ул җәзалана, бик күп газап күрә, тау куышында яши, ахырдан аны тотып, дар агачына кул- аякларыннан кадаклап куялар. Бу җәзага аллаһы-тәгалә дә түзми. Гайсә пәйгамбәрне күккә ала Кешеләр якыннарына изгелек кыларга өйрәнгәч кенә пәйгамбәр янә җиргә төшәчәк. — Күктә алла бер — тәңре,— дип төптәңре Ирсан кайнарланып тәңое турында сөйли башлады — Кем көнне тудыра, кем яктырта, кем... Кубрат хан кулын күтәрде, кул хәрәкәте белән төптәңрегә тыелырга әмеп бирде, утырырга кушты. — Төптәңре хаклы, илче, күктә алла бер — тәңре,— диде хан, төпАлай — гаскәр. тәңренең сүзен куәтләп. Төптәнре шым булды, урынына утырды. Пат- рикнй Симеон тагын нидер әйтергә дип авызын ачкан иде, хан йөзендә кырыслык күреп, тыелып калды. Дин әһеле белә иде—түрәләргә каршы дәшмә, түрәләр белән сүз көрәштермә. Хан — Болгарның мәжүсн динен халыкка таратучы төптәнре түгел, кирәк икән, хан — кеше башын кистерүче, кирәк дип таба икән, гаеплеме ул, түгелме, ат коерыгына . тактыручы, кирәк икән, янәшәсенә утыртучы. Түрәләрнең кулында таяк, * күңелләрендә кылыч, дияр иде аңа остазы. Әйе, ханнарга, император- ; ларга дәшкән — бер откан, дәшмәгән — ике откан. Дин әһеле философ- * ка карады, аннан ярдәм сорады. Кубрат хан да философка күз снрпеп < алды. Хан шундук сизде — иң белекле кеше аның кырында утыра £ Философ Иоанн Фаснан аннан ни көтүләрен аңлады, аягына торып * басты. Ф — Олуг хан, мин берәүне дә теге я бу йолага үгетләргә жыен- х мыйм,— дип башлады философ сүзен, аның төрки телдә сөйләвенә бары- = сы да шаккаттылар, сарайда шылт иткән тавыш калмады,— Борынгы- •: лар әйткәннәр: дошманнан яшерәсен дустыңнан да яшер. Хәтта дус- £ лык та мәңгелек була алмый. Мәңгелек — изгелек. « — Хуш, философ,— диде хан, сакалын сыпырып — Изгелек димсең. “ Әйт әле миңа, бу дөньяда нинди гыйлем иң камил гыйлем? — Иң камил гыйлем, олуг хан, жүләрләр яратмаган гыйлем — Гыйлемнең камиллеген ничек белергә соң. философ? — Чүлмәкне чиртеп, кешене сөйләтеп, олуг хан а — Философ Иоанн Фаснан, тәңре бармы? — Алла да, тәңре дә юк, олуг хан. Ул жирдә дә, күктә дә яшәми. 3 Тәңре безнең күңелебездә. Ул — безнең рухыбыз, жаныбыз, олуг хан ® Олуг хан төптәңрегә ияк какты, янәсе сиңа сүз. — Тәңре ул — кояш, күк йөзе. Кояш чыкмаса, күктән яңгыр яума- са, бар тереклек үләр, урман-болыннар көяр, елга-күлләр корыр Моны ничек аңлатыр микән, философ?—диде төптәнре һәм, соравыннан канәгать калып, түшендәге алтын тәңкәсен сыйпап куйды. — Җиһан бөтен дөньяны эченә ала: кояшны да, күкне дә» айны да, йолдызларны да, адәм баласын да. Без яшәгән жир дә —жиһан бала сы. Җирнең бер тузаны булып адәм баласы яши. Әмма адәм күңеле жирдән дә, кояштан да, хәтта жнһаннан да киңрәк, кеше күңеленә бар нәрсә дә сыя. Димәк, алла, тәңре, бары тик кеше күңеленә кем тарафындыр салынган рух кына икән — Бер төрле сөйләшәбез, икебез ике ярда басып сөйләшәбез Шулай аңладым мин сине, философ. Хикмәт инануда икән,— хан күбрәк философка тартылды, моны илче Феофан да, патрикий Симеон да күрделәр— Алла да, тәңре дә бер. Алла — бер, дөнья — бер. Җиһан — бер... һәркем аңа үзенчә ышана, үзенчә аңлый, үзенчә килә, үзенчә күрә булып чыга. Ни өчен шулай? — Иң олы алла — рух, олуг хан. Синең рухыңны олылаучылар бардыр, олылаучылар булгач, күрә алмаучылар да бардыр? — Бар, философ. — Олуг хан, син туларның кайсын.ярата төшәсең’ — Рухымны олылаучыларны һәм сүземне тыңлаучыларны, философ — Халкыңа сүз тыңлату өчен дәрәжә кирәк, олуг хан — Мин сине аңладым, философ Акыллы кеше китергәнсең, илче, рәхмәт сиңа,— хан Феофан ягына сизелер сизелмәс кенә ияк какты — Инде әйт мина, философ хәсрәт, кызгану, мәхәббәт, көнләшү, сагыш, курку, кайгы, ярсу ни? — Олуг хан, хәсрәт — кеше башына килгән кайгыдыр, кызгану — кылган яисә кылынмый калган эшкә карата туган үкенечтер, мәхәббәт — гүзәллекне эзләүгә, гүзәллекне үз итүгә киткән сәләттер Көнчелек — башка берәүләргә җилгән мәхәббәттән синең күңелеңдә туган эчке сагыштыр. Сагыш — күңелсезләнү, эч пошу, ачыргалану, гасаби- ланудыр. Курку — явызлык көтүдән килгән билгесезлек борчуыдыр. Кайгы—дәвамлы сагыш, кеше оашына төшкән яман чирдер. Ярсу — ңөрәккә төшкән йөгәнсез ат кебек буйсынмас ачудыр. Олуг хан җаваптан канәгать калып башын иде, беравык уйланып утырды. Беркем дә тынлыкны бозарга, сүз катырга кыймады, берәү дә кымшанмады, тамак кырмады. Тамак кыру Болгарларда сүз сорау билгесе нде. Төптәңре Ирсан утырган җирендә борсаланып алды. Уйланырлык, борчылырлык, шомланырлык иде төптәңрегә. Болгарга аңардан күп акыллырак кеше килгән, һәм аның ханны үз ягына аударуы бар. Ханның андый хәлләре булгалады. Моннан шактый еллар элек, аварлар белән орышта, Кубрат хан яраланды. Төпимче белән төптәңре аны атна буе дәваладылар. Төпимче ярага төрле яфраклар каплады, төптәңре хан тирәсенә җыелган җен- пәриләрне куды. Әмма яра төзәлмәде дә төзәлмәде. Шуннан Саклаб кавханы аңа грек табибын* китерде. Грек табибы яраны ниндидер сыекча белән юды, шул сыекчага манып, чиста чүпрәк каплады, ханга шул сыекчаны ике сәгать саен эчәргә бирде. Шәмәхә төстәге сыекчадан эчемлек исе, тимер тәме килә иде. Өч көннән ханның ярасы җөйләнә башлады, ә инде тагын өч көннән яра яшь тире элпәсе белән капланды. Шул хәлдән соң Кубрат хан Болгардагы кайбер диннәргә рөхсәт бирде. Хан боерыгын илханнар йөргән барлык җәйләүләргә җиткерделәр. Рум табибы Гайсә сурәтенә табына иде, ярасы җөйләнеп, хәле арулангач, Кубрат хан табибның өенә барып, почмактагы Мәрьям ана белән Гайсә пәйгамбәр сурәтләренә карап торды. Шуннан соң уйга калды. Ни өчен Рум халкы бу сурәтләргә табына, нинди җиңеллек китерде икән бу халыкка изге Мәрьям ана белән изге Гайсә пәйгамбәр? Ни өчен Гайсә пәйгамбәрне җәзалап үтерәләр, җитмәсә дар агачына кадаклап куялар? Бер дә гаепсезгә җәзаламаганнардыр, чөнки Кубрат хан үзе беркайчан да, беркемнең дә гаепсезгә башын кистермәде, ат койрыгына да тактырмады... Гайсә пәйгамбәр юк, аны җәзалап үтергәннәр, ә менә рухы, иманы һәр грекның күңеленә сеңеп калган, кырып та, җуеп та алмалы түгел, Кубрат хан да, төптәңре дә аңламаган ул ниндидер көч-куәткә ия йола иде. Төптәңре боларның барысын да белә, олуг хан христиан динен кабул итмәсен дип коты алынып утыра иде. Олуг хан философ белән сөйләшә, беркемне күрми дә, белми дэ, бөтенләй дөньясын онытты. Төптәңренең хан алдында дәрәҗәсе көне-сәгате белән төшә бара иде, башкалар моны күрәме-юкмыдыр, әмма төптәңре моны җаны- тәне белән тоя иде. Төптәңре ярсынды, гасабиланды, әмма һични кыла алмады. Сүз катасы иде, олуг хан ошатмас, аннары нинди мәсьәлә генә күтәреп чыкмасын, аның авызын гректан килгән философ томалаячак. Рум дәүләте бик күп илләрне, бик күп халыкларны канат астына җыйды инде, христиан динен биреп, Болгарны да җыймакчы. Бер дэ бүтән түгел, философны шул максат белән Болгарга җибәргән базилевс. Ул гынамы, христианнар кысырыклау сәбәпле (император Ираклий яһуд- ләрне асып-кисеп йөри), Фанәгүрне соңгы елларда яһудләр басты, моңа кадәр сирәк күренгән гарәп сәүдәгәрләре күренгәли башлады. Төрле илләрдән килгән сәүдәгәрләр ишәя башлагач, хан аларга махсус сарай салдырды. Ниһаять, олуг хан башын күтәрде. Киң, куе кашлары астыннан тирәли утырган кунакларга сөзеп карап чыкты. Аннан карашын илчеләр китергән бүләкләргә төшерде Бизәкләп эшләнгән йөгәннәргә, бил каешларына, путаларга, алтын йөгерткән бакыр шәмдәлләргә сокланмый1 Табиб —врач. ча карау мөмкин түгел иде. Бүләкләргә күзе төшүгә, ханның йөзендәге җыерчыклары языла башлады. Үтә канәгать иде Кубрат хан бүләкләрдән. Дусты Ираклий аңа һәрчак һәйбәт бүләкләр җибәреп торды. Көбә1 күлмәкләр кирәкме, Димәшкъ корычыннан ясалган кылычлармы, грек ятаганнарымы2, үткен очлы сөңгеләрме... Дөрес, Болгар да Румга бу- ф рычлы калмый, ай саен кеш, бүре, аю, болан тиреләре, бал-балавыз, _ агач сагызы, балык җилеме җибәрелеп тора. Ике арадагы сәүдә эшлә- 18 19 ре көйләнгән, җайланган иде, борчыласы юк, базнлевс канәгать иде. • аку алачыкларга кертмәделәр. Фанәгүрдә төпләнеп калырга ннят ит- * кәч тә, Кубрат хан ул ут турында онытмады. Патшакалага иң яхшы й шымчыларын җибәрде, мәгәр тегеләр ничекләр генә тырышмасыннар. ’ алачыкларга үтеп керә алмадылар, ут ясаучы бер генә останы да алып к кайтмадылар. Император грек утын чнтләргә дә саткалый Күптән тү - с гел шымчылары җиткерде Кубрат ханга базнлевс Табгач3 императо3 рына берничә чүлмәк грек уты җибәргән. Мәгәр бу әле аның серен бе- X лү дигән сүз түгел. Грек уты ясауның серен Румнар күз карасыдай £ саклыйлар. Ут ясау сере кулга төшкән мәлдә Кубрат хан аны кемгә х каршы кулланырга белер иде. Башта таш аткычларны корабларга куяр иде, аннары кораблар белән Этил суы буйлап өскә күтәрелер, андагы барлык халыкларны буйсындырыр. Аннары түбән төшәр, Хәзәр диңгезе буенда яшәүче халыкларны яулар, аннан бәлкем Ибериягә... Әлегә Кубрат хан Этил белән Чулман елгалары кушылган төбәкләрдә тук тады, ары бара алмады. Дөрес, андагы халыклар белән сәүдә итү өчен шул җирдә кирмән салдырды. Ләкин барыбер теләгенә нрешә алмады. Төн илләрендә аю, болан тиреләреннән йөриләр икән, тауларында ал- тын-көмеш аунап ята икән. Барасы да кораблар белән шул якларга. Төн диңгезенәчә җитәсе иде. Грек уты кулына төшкән хәлдә Кубрат хан башын күтәрде, барысы да ана игътибар итте — Хөрмәтле Ираклий дустым Фанәгүргә акыллы илчеләр җибәргән Килеш, төптәңре,— диде хан.— Эт төлкене куып тоткач, төлке ана әйткән ди: «Синең аякларың тотмады мине, сиңа тотылуым — микем көч- сезлегем баләсе, син әнә бүрене куып тотып кара»,—дип әйтеп әйткән, ди. Әгәр дә мәгәр син, Ирсан, илчеләр белән килешмисең икән, кем әйтмешли, бүрене тотып кара. Барысы да көлештеләр. Төптәңре яшелле-зәңгәрле булып агарынып китте. Уе-шиге хак булган, Кубрат хан акрын гын^ христиан диненә авыша бара Әйе, моннан күп еллар элек агасы Ураган бер дә тикмәгә генә оныгы Кубратны Патшакалада тәрбиягә калдырмаган икән. Төптәңре түзмәде, торып басты. Бу аның янә сүз соравы иде, хан аңа әйдә сөйлә дигән ишарә ясады. — Тәңренең илаһи көче һәркемгә җнтә, хан Мәрьям ана белән Гайсә пәйгамбәргә дә. Эт кыр кәҗәсен куа китә. Шунда кыр кәҗәсе ана әйтә «Снн беркайчан да мине куып җитә алмассың»,—дн. «Нигә?»— дип сорый эт. «Шуның өчен,—ди кыр кәҗәсе,—мин үз җанымны коткарыр өчен чабам, ә снн хуҗаңа ярар өчен мине куасың»,— дн. — Төптәңре, син дә хаклы,— диде олуг һәм беренче булып урынын 1 Кнбә — тимер күлмәк * Ятаган — ике ягы да үткен кыска кылыч 19 Табгач — Кытай нан кузгалды.— Кунакларны ашчылар көтә, зарыктырмыйк табынны. Ач кешенең ачуы яман, дигәннәр бабаларыбыз. Артык дәү гәүдәле, чәч-сакалы агара башлаган, алтын җепләр белән аралаштырып тегелгән рум чапаны кигән Кубратхан торып баскач, барысы да үзләрен кечерәеп калгандай хис иттеләр. Аягүрә баскан Куб- рат ханның күзләрендә, бөтен торыш-кыяфәтендә көч-гайрәт кенә түгел, ниндидер тылсым да бардыр сыман иде. Хан инде бәхәстән туйган, аның бүген беркем белән дә бәхәсләшәсе килми иде. Кубрат хан бер адым алга атлады. Төн илләреннән китерелгән урман мәчесе тиресенә басты. Аннары борылды да, иелеп, бизәкле табактагы энҗеләр тезгән калфакны алды, килеп, ханшага кидерде. Шунда патрикий Симеон «Ах!» дип куйды. «Йа аллам, нәкъ изге Мәрьям ана!» — диде. Моны ишеткәннәре — ишетте, ишетмәгәннәре — юк. Хан аягүрә торып басканнарга күз йөртеп чыкты. Кунаклар янына Болгарның аксакаллары, илханнары. кавханнары, тарханнары чакырылган иде, алар барысы да, шул исәптән илчеләр дә хан тагын ни әйтер дип, аның авызына карап торалап. Хан иелеп табакны алды һәм төптәңрегә: — Ышбу табактан ханшага ризык китерсеннәр!—днп, табакны тептәңре Ирсанга сузды. Төптәңренең алмый чарасы юк, бу хан боерыгы иде. Төптәңре ниндидер мизгелдә үзенә терәк эзләп, үзе яраткан һәм үзе яклы дигән кавханнарга карады, әмма тегеләр күзләрен читкә алдылар, төптәңрене күрмәмешкә салыштылар. Төптәңренең йөзе болыттай каралып китте. Әмма хан аны күрми иде инде. Ул кулы белән барча- сына да кузгалырга дип ишарә ясады, шуны гына көткәндәй, һәммәсе аш ягына кузгалдылар. Яна аш бүлмәсен Рум осталары салган иде, бераз кечерәк булса да, базилевсныкына охшатканнар иде. Иоанн Фа- сиан моны эш бүлмәсенә килеп кергәч тә күрде. Аш ягына кергәч, кунаклар яңа төр шәкелләр-бизәкләр дә күрделәр, соклануларын яшермичә, тотып-тотып карадылар. Үпкәсен эченә йотып, төптәңре Ирсан барысыннан да иртәрәк сарайдан чыгып китте. Хан сараеннан чыккач, төптәңре туп-туры ата-ба- балар каберлегенә юнәлде. Җир астында дөнья көтүче ата-бабалар белән киңәшерлек уйлары бар иде төптәңренең. Бу кабергә бабалар күмелгән, һәрберсе янына хатыннары, атлары-кораллары, коллары куелган. Биек көрбән 1 булып үсеп чыккан каберлеккә бүген дә китереп корбан чалалар, корбан ителгән малның канын кеше күтәрә алмастай кылыч утыртылган төбәккә коялар. Орышка чыгарга җыенган һәр алып, бирегә килеп, корбан чала, үз бармагын хәнҗәре белән төртеп кан чы гара, шул кылычка сөртеп китә. Ике-өч ел элек төптәңре Ирсан кылыч янына таш куйдыртты. Таш шул кадәр зур иде ки, аны көрбәнгә менгерү өчен меңләгән кеше китерергә туры килде. Изге ташка руналар белән изге сүзләр язылган иде. Төптәңре бу ташны болгарларга күктән тәңре төшерде диде. Ышандылар. Моннан йөз еллар элек. Төрек баба оныклары Ашин белән Дулу арасында каган тәхете өчен бәхәс купкач, төптәңренең әтисе үзенә Дулу нәселен сайлый һәм аларны төркиләрнең каганы итүгә ирешә. Әмма ашинлылар атасының башына җитәләр. Кубрат ханның агасы Ураган каган ашинлылар белән көрәшеп йөргәндә башын сала, аның урынын Кубрат хан ала. Төптәңре Ирсан үз атасы, Дулу ыруын сайлап һәм аларны төркиләр дөньясына баш итеп куярга маташып, зур хата ясаган дип бара иде. Башта ул шулай дип уйлап кына йөрде, ә инде Кубрат хан белән ки1 Көрбән — курган. лешә алмый башлагач, бигрәк тә ханның христиан диненә авышуын күргәч, Ашин ыруына ачыктан-ачык йөз тота башлады. Төптәңренең бәхетенә каршы, Истеми каган оныгы йулыш исән калган икән. Ул ашнн- лыларга йөз тоткан Хәзәрләргә килә һәм күп тә үтми аны ак киезгә салып күтәрәләр — каган итәләр. Йулыш каган биләү жире итеп Хәзәр диңгезе буйларын сайлый һәм шунда кала салдыра. Хәзәрләр тән- ♦ регә табыналар, кардәш халык, ә греклар кем? Греклар болгарларга х телләре, гореф-гадәтләре белән дә ят кешеләр. Ә Кубрат хан шуна да х карамастан сараен греклар белән тутырды. 5 Ата-бабалар каберлегенә килгәч, төптәңренең зиһене ачылып кит- £ кәндәй булды. Әйе, әйе, хәзәрләргә йөз тотарга, кавханнарны, илхан- 2 нарны шуна котыртырга... ф Төптәнре корбаннар көрбәненә менде, изге таш алдына тезләнде Карангы төште, тау артыннан ай калыкты. Төптәнре изге ташка баш | ора-ора теләде. ц «Атам-бабам, тыңла угланын, кыл бер-бер хәл олуг хан белән. Узы- ч на башлады, угланың санламый, сүзләремә колак салмый башлады, * атамбабам...» х Шул чакта жир кузгалып куйгандай итте, изге таш селкенеп бер “ якка авыша төште, һәм жир астыннан тонык кына аваз ишетелде. Ир- х сан коты алынып күккә карады. Тәнре үзе шулай ана дәшәме, жир ас- ь тындагы бабаларымы?.. Ирсан йөзтүбән капланды, тәңредән кичерүен !* теләде, «йа тәңрем, йа жир атасы, йа жнр анасы, йа су атасы, йа су u анагы, мин жир баласы, сезгә каласы, безгә барасы». Шул мәлдә тагын жир селкенеп куйды, төптәнре Ирсаннын аяк ас- © тындагы жир убылып киткәндәй булды. Төптәнре сикереп торды, йө- х герә-йөгерә калага кайтып китте Өйдә аны коты алынып гарәп колы көтеп тора иде. Хужасы бусаганы атлап керүгә, ул: ’ллым Истәлекче, бу юлларны алтын белән яз: өлкән угланым Патбайга — аланнап иле, миңа 6'йсынган тау ягы халыклары булыр; Кодрак илханга — Эске кнрмән. Төн илләре җәйләүләрем, Acna«*vx илх-нга — Урта Этил. Тын елга җәйләүләрем: Балкыр илханга —Түбән Этил 6ve көтүлекләрем, миңа буйсынган Даду даласында яшәүче халыклар булыр. Аслан төпчегем бире кайтыр Мин әйттем, акелкаллар. «Тәңрем, тәңрем, тәңремә,— днп кабатлап торучылар булды XX Әтнолан — Атилла. — Кызым Чәчкә, кил әле бире. Сез дә, илханнар, яныма килегез. Чәчкә кызым, бир Батбай абаңа менә бу бер учма укны,— хан кызына бер учма ук бәйләме бирде — Бир, кызым, Батбай абаңа учманы. Батбай илхан горур төстә түргә узды, сеңелесе кулыннан бер учма укны алды. — Инде сындыр, Батбай илхан, шул учма укны,— диде Кубрат хан. Батбай учма укны тезенә салды, сындырырга теләде. Учма ук сыгылып килде, илханның муен тамырлары бүртеп чыкты, битенә кан сауды, маңгаена бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты, әмма учма укны сындыра алмады. — Булмый, атам — диде Батбай һәм, маңгаендагы тирне җиңе белән сөртеп, учманы кире Чәчкәгә бирде. — Хәзер син ал, Кодрак илхан,—диде хан. Киңчә җилкәле, калкандай күкрәкле, атасыдай төптән юан чыккан гәүдәле Кодрак илхан зур-зур атлап килде дә сеңелесе кулыннан учманы алды. Учманы тезенә куйды. Илханның муен тамырлары чыбыркы сабыдай бүртеп чыкты, учма ук җәя булып бөгелде, әмма сынмады. Чират Аспарухка җитте. Аспарух илханның беләк сеңерләре чытырдады, йөзенә гүя ут капты, буйтур бу тамаша көч салуга, учма менә-менә сынар кебек тоелды. Мәгәр илхан юкка көчәнде, юкка тырышты — учма сынмады. Балкыр илхан да учманы сындыра алмады, төпчеге Аслан Патшакалада иде. Ахырдан хан кызы Чәчкә учмадан укларны берәм- берәм суырып чыгара һәм сындырып ташлый торды. Табын гөр килде. Уклар сындырылып беткәч, олуг хан кулын күтәрде, мәҗлескә тынычланырга кушты. — Угланнар — илханнар! Бабаларыбыз, аерылганны—аю ашар, бүленгәнне — бүре ашар, дигәннәр. Бер учма уктай бердәм яшәгез, оер- дәмтату яшәсәгез, сезне беркем дә җиңә алмас, җәйләүләрегезгә малларын кертмәс. Инде бер-берегездән аерылышып, һәркем үз ыруы, үз биләмәләре өчен генә кайгыртса,— җәйләүләрегезгә дошман керер, кәләшләрегезне, кардәшләрегезне, сеңелләрегезне, бөтен ыруыгызны турап ташларлар, сөңге белән кадап үтерерләр, ир-егет затларыгызны кол итеп сатарлар. Бердәм булган — береккән, ялгыз калган — кол иткән. Кәңәш иткән — уңар, кәңәшсез — тунар. Бердәм кәңәшеп яшәгез. Шул булыр, илханнар, минем сезгә әманәтем. Мин әйттем, кардәшләр, аксакаллар, кавханнар! Сүзе беткәч, Кубрат хан илханнар янында утыручы үги оланы Ил- барыс багатырга карады. — Инде, Илбарыс багатыр, син бире кил. Илбарыс багатыр хан ягына атлаганда табында чышын-пошын сөйләшү китте. Илбарыс багатыр хан янына килеп баскач, хан аңа билендәге путасын салып бирде. — Багатыр, син бәйләмең белән Кодрак илханда булырсың.— Хан пута өстенә хәнҗәрен, кылычын салды.— Мин сиңа, багатыр, үз алаем- нан бер төмән алай бирәм. Аксакаллар,— дип кавханнарга карады олуг хан —Эске кирмәннән хәбәр килде. Угры Чалбай хан Эске кир- мәнне алган, андагы кардәшләребез болгар-грекларны әсир иткән. Угрылыгын антлар эчеп тә ташламаган Чалбай ханны кисмәннән күып чыгаруны Саклаб кавхан угланы Илбарыс багатырга йөклим.— Кубрат, киңәш сорагандай ханшага карап алды, ханша ана сизелер-сизелмәс кенә ияк какты — Кирмәнне Чалбай кулыннан ал. Этил, Чулман елгалары буенда яшәүче төрки-угор халыклары белән сәүдә эшен җайга сал. Үзең кирәк тапкан иң оста алыпларны, мәргәннәрне алаемнан сайлап ал. Кирмәнне алуга, Фанәгүргә хәбәр җибәр.— Хан хәзинә башы кавханга бармак изәде.— Кавхан багатырга хан казнасыннан Димәшкъ сәүдәгәрләреннән алган көмеш табак-савытлар, кирәк кадәр корал, көтүлегеннән ат бир. Багатыр, бүләкләрне Болгар белән сәүдә итәргә ки- лешкән кабилә башлыкларына бирерсең. Кайтышлый кайнешем Көбер ханга керерсең, ана Румнан килгән алтын табакны бүләк итәрсең — Хан тамак кырды, ашап-эчәргә кыстап йөргән табынбашка күз төшереп алды — Чалбай ханның башын кисеп Фанәгүргә җибәрерсең. Код- рак илхан ыруы белән үз биләмәләренә Димәшкътан кайткач күчеп китәр. Болгарга асыл корычтан ясалган Димәшкъ кораллары кирәк. . Кодрак илхан шунда чыгып китәр. Мин әйттем. * Илбарыс багатыр хан биргән әйберләрне артында басып торган яр- ; дәмчесенә сузды, бирде дә хан алдында бил бөкте. — Олуг хан, атам, йөкләгән ышанычың аклармын. Әтнл-Чулман < буендагы халыклар белән сәүдә эшләрен жайга салырмын Болгарның g Эске кирмәнен кайтарып алу өчен гомеремне дә кызганмам. “ — Сувар кавхан, орыш атларының башы, багатырга иң яхшы ат - ф ларны бир,—диде хан,— орышларда даннары арткан алыпларым s бир.— Хан карашы белән алостаз Дәянны эзләп тапты — Алостаз Дәян, х сине Илбарыс багатыр белән жибәрәм Мин әйттем Алостаз Дәян озын, чандыр гәүдәсен урталай бөкләп, ханга риза- £ лыгын белдерде. * — Инде ашагыз, эчегез,—диде хан,—Таган ата, кыста кунаклар- ю ны, китер кымыз, китер әче бал. * Ашап-эчкәч, табындагылар шаулаша башладылар, Кубрат хан ханша Аппак белән киңәшеп утырды Шуннан хан кинәт күтәрелде дә: с — Халаек кунаклар килү хөрмәтенә, илхан Кодрак белән Илбарыс з багатыр юлга чыгу хөрмәтенә иртәгә, диңгез буенда КЫЗКУЫШ узды- £ рырга булдым. Сөрәнчеләр, халыкка бүген үк оран салыгыз. Мин әйттем, о Көтелмәгән бу хәбәрне күтәреп алдылар, өйләнмәгән багатырлар- | ның түбәләре күккә тиде, баш киемнәре чөелде, ул да түгел сөрән салучылар иртәгә Кызкуыш туе, орыш уеннары була дип оран сала-сала. калага чыгып киттеләр. Барысы да белә иде: бу төндә, бу төндә генә түгел, бу ике төндә бер генә кыз да керфеген йоммаячак, сөйгәне-сай- лаганы турында уйлап чыгачак, тәңредән сөйгәненең куып жнтүен теләячәк. Кодрак илхан да, Илбарыс багатыр да юлга Кызкуыш туеннан соң гына чыгып китәргә өстәмә боерык алдылар. Шул боерыкны алганнан соң Илбасыр багатыр урынына килеп утырды һәм Чәчкәдән күзен дә алмады. Ханша тагын багатырның бу карашын ошатып бетермәде. Мәжлес тәмамланып бетәр-бетмәс Чәчкәне ияртеп чыгып китте Аш бүлмәсендә Кубрат хан һәм яучылар гына калды. 5 Башта төптәңре Ирсан Илбарыс багатырны эзләп табарга булды. Ул да кимсетелгән кеше, бүген-иртәгә Эске кнрмәнгә китә, төптәңре аңа да күңеленә килгән шиген сөйләргә тиеш Ятим бала аны ярата, хөрмәт итә. аңа ышана Ятим угланны Кубрат хан кимсетте Дөрес, углан юкка өмет итә. булмастай хәлне өмет итмәсен иде Әйтергә кирәк, хан кызы Чәчкәгә өмет тотма, дияргә кирәк. Багатыр аны аңлар, ул аны улыдай якын күрә. Ни өчен? Төптәңре белә дә. белеп тә бетерми кебек ндс. әмма ниндидер бер аңлашылмаган хис аны шул балага тарта иде. Әллә инде анасын яраткангамы?. Әллә инде мәхәббәт дигән нәрсә шулай аналарыннан балаларына күчәме?. Тәңре үзе шулай яздымы икән әллә аңа?.. Иң әүвәл Илбарыс багатыр аңа ярдәм итәр Кубрат хан картайды. ’ Халаек — жэмәгать әнә үзе үк: эт картайса, ятып өрер, дип әйтә. Аның урынына илханнарның берсен хәзерләргә кирәк. Кемне, кайсы угланны?.. Менә монысы караңгырак иде әле төптәңре өчен, әүвәл илханнарны сыныйсы бар иде. Кайсы нинди уй белән яши?.. Бу эштә Илбарыс багатыр төптәңре- нең беренче ярдәмчесе булыр. Углан илханнар белән бергә уйнап үсте, бер табыннан ашады, бер төрле кием киде. Әйе, олуг хан булып бары тик төптәңре Ирсан теләгән илхан гына ак киездә күтәрелергә тиеш. Ишегалдына төптәңре килеп керүгә, кораллар караштырып утырган Илбарыс багатыр аптырый калды. — Углан, әйдә әле, йөреп керик,—диде төптәңре, күңел тынычсызлыгын сиздереп. Багатыр, карусыз, төптәңрегә иярде. Урамга чыктылар, илханнар яшәгән урамга юнәлделәр. Сөйләшмәделәр, күңелләр сөйләште. Илбарыс багатыр бу кешегә гадәтләнеп килә иде инде. — Углан,—диде төптәңре, үз урамнарына килеп чыккач.— Углан, ташлама мине. Мин синең кебек үк ягим кеше.—Төптәңре туктады да багатырның күкрәгенә кагылып алды. Илбарыс багатыр ни кыларга белмичә каушап калды: — Төптәңре, төптәңре, мин сине ташламам, мин сине атамдай якын күрәм,— диде. Тел очына рәтле сүз килмәде. — Углан, мин синең анаңны ярата идем, өйләнмәвемнең сәбәбен беләсең... Олуг хан теләмәде... Сиңа ул кызы Чәчкәне бирмәс, кансыз ул, шәфкатьсез... — Хан андый түгел, түгел, төптәңре. Әйтмә алай, минем сиңа рәнҗүем бар... — Рәнҗе,— диде төптәңре кисәк кенә читкә тайпылып.— Рәнҗе, багатыр. Рәнҗи-рәнҗи кимсетел... һәм төптәңре борылды да китеп барды. Багатыр кире өенә кайтты, әмма төптәңре белән очрашудан соң тиз генә йокыга китә алмады. Иртән багатырны уң кулы Адай уятты: — Багатыр, багатыр, кояш чыга, тәңредән матур көн телик — Матур көн телик, Адай, төптимерчегә барыйк, яхшы кораллар алыйк. Төптимерче ясый коралларның асылларын. Яңа туган көнне каршы алгач, ашадылар-эчтеләр дә тимерчеләр урамына киттеләр. Тимерчеләр урамына килеп кергәндә, анда чаң да чоң тимер чүкиләр иде инде. Тимерчеләр Кубрат хан алаена калканнар, очлы сөңгеләр, кылыч, хәнҗәр, уклар, бик оста итеп, очлым *, күкрәк, терсәк, тез башы каплагычлары ясыйлар иде. Көбә ясаучылар аерым, көбәне фарсыдан килгән осталар ясый. Әйбәт кылычларны, хәнҗәрләрне, ятаганнарны греклар җитештерәләр. Багатыр таныш грек алачыгына юнәлде. Төптимерче грек аларны күрүгә, җирән сакалын сыпырып, ике куллап күреште, түрдәге сәкегә әйдәде. Тимерченең билендә үгез тиресеннән теккән алъяпкыч, чылгый мыекларының очлары көйгән, күзләрендә мут елмаю. Алачык түрендәге сәкегә утырышкач, төптимерче тамак кырды: — Багатыр, хак булса, миңа җитте: сине олуг хан Эске кирмәнгә җибәрә икән? — Җибәрә, төптимерче. Шул сәбәпле миңа корал кирәк. — Болай булгач,— диде төптимерче һәм кузгалып ләгәндә кулын юып килде,—Тавир, күрек басуың туктатып тор әле. — Сине түләү борчый кебек, төптимерче? — Тимерче Агасике коралларын алтынга гына сата, багатыр. Белеп кердегезме икән? 1 Очлым — шлем. — Белеп кердем, төптимерче Агасике. Белеп кердем. Әүвәл корал. ларын күрсәт, оста. — Корал булыр ул. Тавнр, чыгар товарны, барысын да чыгар. Ба- гатыр әнә Эске кирмәнгә яу белән китә, ә анда минем кардәшләр дә бар. Алып бармас микән төптимерче Агасикене дим, ә? — Җаны теләгән — җылан ихе ашаган, төптимерче. Ниятен изге ф булса... — Әй, Тавир, уклар да китер. * — Юк, төптимерче, укларны синнән алмыйбыз. Укны грек ясый н белми, укны болгар оста ясый. — Анысы хак,— диде Агасике килешеп, аннан сон батыр каршына S өелгән коралларга ымлады,— Болар барысы да минем кулдан узды, багатыр. Юньгә бирәсем килми диюем... * Хикмәтле кеше иде төптимерче. Гомере буе диярлек Фанәгүрдә яши, = әмма үз диненә ышана, муеныннан тәресен салганы юк. Кайбер грек- = лар исә болгарларга килеп төшүгә, далага чыгып китәләр, ә йолалары турында бөтенләй оныталар. Болгарларның иркен яшәүләре, гореф-га- * дәтләре ошый булса кирәк. Закон кешене кимсетә, буйсынырга мәҗбүр 2 изә, ә болгарлар бернинди законга да буйсынмыйлар, аларнын беркат- «» лы, әмма кешене рәнҗетми торган горефгадәтләре бар. Закон астында £ тыелып, басылып яшәгән кеше, далага качып, күчмә халык арасына н эләккәч, иркенләп сулыш алып куя. Менә кая икән ул җәннәт, ә алар- с га чиркәү әһелләре ул җәннәтне улгәч кенә күрерсез диләр Багатыр кораллар өчен төптимерче Агасике учына уннан артык ал- я тын дирһәм салды. Төптимерче алтыннарны алъяпкыч кесәсенә койды, « уңлы-суллы чукынып алды. Шуннан сон гына тимерчеләренә кул изәде. s янәсе, башлагыз. Төптимерче алачыгында өч-дүрт кол тота иде. Кубрат хан тарафыннан болгарларга кол тоту тыелса да, Румнан күчеп килгән осталарга рөхсәт ителә иде. Бүген тимерчедә ике кол эшли. Берсе чүкеч белән эш итә, икенчесе күрек баса. Дәү чүкеч белән эш итүче кол аксыл чәчле, зәңгәр күзле, урта буйлы адәм иде. Багатыр анын юан беләкләренә карап торды-торды да: — Агасике, сат миңа бу колың?—диде. Грек хәйләкәр елмайды, кол ягына күз төшереп алды, аннары чыл- гыйланып килгән,-очлары көйгән мыекларын сыпырып: — Колым сатмыйм, мин аны үзем белән алам,—диде — Кил әле бире,— диде колга багатыр,— Әй, син. бире кил, дим! Кол теләр-теләмәс кенә алар каршына килеп басты. Багатыр аны янә баштанаяк карап алды. — Мин аны шул ике-өч ел эчендә менә дигән тимерче иттем, багатыр Илбарыс багатыр төптимерчегә ун бармагын тырпайтты. — Сатмыйм дидем, багатыр Мин аны үзем белән алам. Минем синең алаенда буласым килә, багатыр. Шул чак кол тимерче дәү чүкече белән идәнгә орды — Беләге юан берне егар, белеме бар меңне егар, дигәннәр, хак әйткәннәр өлкәннәр,— диде Агасике. — Кабаланма.—диде багатыр колга — Ирекне җиргә баш орып алмыйлар, яу чабып алалар. Мин риза, Агасике, җыен Китәсе көнне сиңа Адай хәбәр итәр. Төптимерчедән чыккач, алар кием тегүчеләр, савыт-саба, чүлмәкчеләр урамнарыннан уздылар һәм төп сарай боҗрасына килеп чыктылар Әнә төптәнре өе Төптәнре Ирсанны күргән бер кеше ана бнл бөгә, ак юл тели Кыска муенлы, иңенә бнгүк күзгә ташланмаган чапан салган, башына туладан баскан кәләпүш кигән, күкрәгенә уч төбеннән зуррак кояш сурәте төшерелгән алтын тәңкә таккан төптәнре юлында очрап, күзеңә туры караса, бермәлгә каушап каласың. Бу кешедә тәңре үзе биргән илаһи көч бар сыман. Үзенә шикләнебрәк караган, каршы килгәндә бил бөкмәгән кешене төптәңре туктатыр да «Төптәңре көче чиксез, ул бер мизгелдә җир йөзендәге һәммәбезне юк та итә ала, шушы жирдә гөлбакча да булдыра ала. Җирдәге һәммә тереклек тәңре кодрәте белән яши. Барча нигъмәт тә, җир куеныннан чыккан май да тәңренеке. Тели—бирә, тели —тартып ала. Синең өстеңдәге чапан да аныкы. Ышанмасаң, кояшка бак, бераз карап тор». Кеше күккә карый, кояшта күзе чагылудан ни кыларга белми, шуннан кеше төптәңренең сүзләренә ышана, аңа бил бөгә-бөгә китеп бара. Төптәңре аларга каршы очрады. Багатыр да, уң кулы Адай да, күк - рәкләренә кулларын куеп аңа бил бөктеләр. Төптәңре алар белән исәнләшүгә, багатырны җитәкләп алды, туры Аспарух илхан өенә алып китте. Илхан өенә ул үз-үзенә ышанып, ишекне каерып ачып керде. Илхан аларны гаҗәпләнебрәк каршы алды. — Рәхим итегез, кунаклар. Түрдән узыгыз,— диде илхан һәм чаршау артындагы хатынына нидер әйтергә өлгерде.— Утырышыгыз, кадерле кунаклар. Каравыш *, кунакларга кымыз китер! — Эчемлек тә биримме, илханым,— дип, чаршау артыннан каравыш кыз килеп чыкты. Ләкин кымызны каравыш кыз түгел, илханның хатыны алып керде, ул тыйнак кына кунакларга баш иде, чүлмәк белән кымызны түр яктагы таш өстәлгә куйды, чокырлар китерде. Шуннан ул багатыоны чаршау артына дәшеп алды. — Багатыр, каенсеңлем сине ярата. Атам-анам риза булсалар, мин Кызкуыш туенда аннан тоттырыр идем, ди. — Нәрсә сез анда пышылдашасыз!—дип, алар янына илхан килеп керде. Шул чакта урамда сөрәнченең Кызкуыш туена чакырган ораны ишетелде. — Мин багатырны Кызкуыш туенда катнашырга котыртам,—диде яшь хатын. — Котыртма, башта Эске кирмәнне алып, угры Чалбай ханның башын кисеп Фанәгүргә җибәрсен,— диде илхан һәм багатырны түр якка алып чыгып китте. Барысы да өстәл тирәли утырышкач, төптәңре сүз алды. — Илхан Аспарух,— диде ул, кулындагы мөгезне кыса төшеп.— Буйтур Аспарух, әйтче миңа, олуг хан атаң нигә гел философы Иоанн белән көннәрен уздыра? — Төптәңре, атам яуда яралангач, грек табибе терелтте. Алимче® белән син булдыра алмадың. Әйтмә сүз грекларга, алар Болгарны ут рак тормышка күчермәкчеләр. Алар миңа да якын халык. Хак, минем гомерем җәйләүләремдә уза... Алай да, алай да, төптәңре... — Хуш,— диде төптәңре һәм мөгездәге эчемлекне күтәреп эчеп җибәрде — Хуш, илхан. Син дигәнчә булсын. Әмма ил өстенә яу килгәндә Кубрат хан ни кылыр?! Греклар сиңа кылыч тотмас, грек Фанәгүрне, Кубрат хан җәйләүләрен якламас. Ханга элек болгар белән көтригур кирәк иде, хәзер грек кирәк булдымы?! — Мин олуг хан түгел, төптәңре. Мин бары тик илхан гына. Соңгы сүзне миңа әйтергә бирсәләр, мин дә грекларны яклар идем... — Болгар грек түгел, аның дине дә, өне дә башка. Император илчесе Иоанн Фасиан Болгарга христиан динен таратырга килгән, империя Болгарны үз канаты астына җыймакчы. Менә илханның хатыны килеп кереп ирләрнең сүзен бүлдерде: Ирләр, иртәгә Кызкуыш туе, багатырга эчемлек бирмәгез. Аның 1 Каравыш —хезмәткә алынган кыз. * Алнмче — имчеләр башы. кыз куасы бар,— диде ул, башындагы калпак һәм күкрәкчә тәнкәләрен чылтыратып. — Җитте, житте, хак сүз, җитте, без киттек,— дип, төптәңре беренче булып урыныннан купты. Аннан сон алар Батбай илханга килеп керделәр. Өлкән илхан алар- ны колач җәеп каршы алды, түр якка алып кереп китте һәм каравыш- # ларына: — Эчемлек, ризык китерегез!— дип кычкырды. Алга килгән эчемлекләрне татып карагач, тептәнре Батбай илханга * да шул ук сорауны бирде. Бу сорауны көтмәгән өлкән илхан чокырны өстәлгә куйды, бертын £ шәмәхә эчемлеккә карап торды. * — Кеше чүлмәк түгел, төптәңре, аны чиртеп карап кына белеп бул- ♦ мый. Атамның философны сынап каравыдыр... - Җавап төптәңрене канәгатьләндермәде, әмма илханнын кырт кис- = мәве ана ошады — Илхан, атаң картайды, ә син өлкән углан. Атаң әнә үзе ук эт > картайса, ятып өрер, ди Ятып өрергә генә калды атаң. өлкән илхан £ Яу чабарга кирәк Кардәш Хәзәрләргә түгел, Роська. маҗарга, угорга. ш Ә олуг хан кул кушырып утыра. Эске кирмәнне Чалбай хан алды, « Кирмәнне кайтарырга кимендә ун төмән алай җибәрергә иде, ә хан бер * төмән йырмач XXI алай җибәрә. Чалбай ханның багатырны җиңеп куюы £ бар. Олуг хан булсаң, син ни кылыр идең, илхан? з — Минме,— диде Батбай һәм тураебрак утырды — Мин иң әүвәл £ Фанәгүрдән грекларны куар идем, тугандаш хәзәр каганына барып баш и орыр идем. Төптәңре як-ягына карап алды, түшендәге кояш сурәтен сыйпап 1 куйды. — Ышанычны ышаныч аша табалар, илхан Мин сине олуг хан итү өчен сәләтем кызганмам, кирәк икән гомерем дә бирермен Багатырга ышан, илхан. Багатыр да Кубрат хан яклы түгел, ул да хан корбаны. Хәбәр итүләренә караганда, Чалбай ханда ике төмән алай бар Ә бага тыр бер төмән алай белән кирмән алырга бара Олуг хан греклардан болгарны богаулатмакчы. Патрнкий Симеон чиркәүгә куяр өчен хан шаның сурәтен ясый Иртәгә булмаса, берсекөнгә чиркәүгә чаң сугарга кыңгыраулар куячаклар Ул чиркәүне төзетергә түгел, җимерергә кирәк, җимерергә, җир белән тигезләтергә! — Булмастай зш бу, төптәңре Рум белән Болгар солыхта, импера тор белән олуг ханның балалары ярәшкән. — Ярәшсен, ярәшсен, илхан, ярәшсен. Бетерергә’ Кызкуыш туенда мин кан кардәшләребез Хәзәрләрне күрергә телим, кара сакаллы, мәкерле грекларны түгел Сер итеп кенә әйтим, Батбай илхан, Пулыш каганың уң кулы Җаек бәкнең кызы бар Ай да ай. ул да ай Керфек ләрен кагып караса, күзләреннән гөлләр тама Йулыш каган Кубрат хан белән туганлашмакчы. хан кызы Чәчкәгә яучылар җибәрмәкче икән. Син дә яучы җибәр Җаек бәккә, илхан Юк. Биләмҗиргә үзең илче бу лып бар Шунда әйтерсең сүзең... Җаек бәк сиңа үзенең җәйләүләрен бирер, Йулыш каган уң кулы итәр — Төптәңре, миңа атам биргән җәйләүләр дә бик җиткән Ыр> җаным ун төмән, алай-җаным сигездән узды. Чор каласы, Тимер Капка 3 минем кулда. Анда минем тарханым утыра, тау халыкларыннан ясак җыя Атама каршы сүз катсам, кавханнары ишетер, атам мине ат кое- рыгына тактырыр, Кодрак илханга тәхетен бирер — Тәхетне олуг хан түгел, тәнре бирер сиңа, илхан. Сиңа язды тә XXI Яырмач — алдан разведка ясаучы гаскәр * Тимер Капка — Дербент шәһәре хетне тәңре, син утырасы Болгар тәхетенә. Бүген утырмасаң, иртәгә, иртәгә утырмасаң... — Тәңрегә инанам, атама ышанам, төптәңре. Тыел, көчләмә мине. Бага.ыр, әйт, хак сөйлимме мин?—диде Батбай чарасызланып. — Илхан хаклы, төптәңре. Ана таба, ата бага, тәңре юл сала адәмгә. Язмыштан — узмыш юк. — Хак, багатыр, хак! Мин дә, төптәңре, язмышым тәңрегә тапшы рырга булдым... — Моңа дин дә, ил дә, тәхет дә кирәкми,—дип үзалдына сөйләнәсөйләнә атлады төптәңре,— Син борчылма, багатыр, Батбай илхан барысын да мин дигәнчә эшләр. Күктә — тәңре, җирдә — мин. Мин илханнарны шулай сыныйм. Илгә булган игелекләрен сыныйм. Сыналган — бер откан, сынаган — ике откан. Батбай илханда өмет бар, ул уйланыр Уйланыр-уйланыр да минем белән килешер. Аңа башка юл юк. Башка юллар ябык аңа. Кодрак илхан белән Балкырга төптәңре кермәде. Алар белән боткасы пешмәсен ул сиземли иде. Өлкән илханга ышанычын жуймаса да, ышана иде. Җаек бәк кызы төркидә бер чибәр. Килерсең әле, илхан, төптәңрегә, килми чараң калмас... Кәефе кырылгангамы, төптәңре сарай каравылчыларына рөхсәт тәңкәсен дә күрсәтмәде. Әмма каравылбаш аны туктатты, айбалталар ча- лышынды. Илбарыс алга чыкты. — Каравылбаш, төптәңреңне танымыйсыңмы әллә? — Таныйбыз, Илбарыс багатыр, таныйбыз. Хан боерыгы. Төптәңре алтын тәңкәсен чыгарды каравылбашка күрсәтте, аңа карап багатыр да тәңкәсен чыгарды. — Төптәңренеке алгын, синеке көмеш кенә, багатыр,—дип шаяртты каравылбаш. Каравыл алыплар мәргән багатырны сабан туйлары саен уздырылган ярышларда күрәләр, аның өчен горурланалар иде. Төптәңре багатырны үз өенә алып китте. Ялгыз яшәгән төптәңренең ишегалды гөлбакча иде. Кем үстерә, кем карый бакчаны, һичкемнең күргәне юк. Өй ишегенә житәр-житмәс төптәңре кулларын күтәрде һәм, багатырны гажәпкә калдырып, ишеклбр үзлегеннән ачылып киттеләр. Ул да түгел алар каршында чуендай кара гарәп пәйда булды. «Әллә жир астыннан чыкты инде бу жен-пәри?»— дип уйлады багатыр һәм гарәпкә карый-карый түргә узды. Кара гарәпкә төптәңре нидер әйтте, кол шундук ялтырап торган мәрмәр өстәлгә эчемлек, җиләк-жимеш китереп куйды Һәм күз каршында торган гарәп кисәктән күздән югалды. Багатыр шомлана калды, куркынып төптәңрегә карады. Төптәңре гүя аны KVPMH иде, ул бик тәфсилләп алтын чокырларга эчемлек коя иде. — Эч, багатыр. Минем сиңа сүзем озын булыр. Эчеп куйдылар, янә өстәл янында кара гарәп пәйдә булды, һәм кы- яркыймас кына: — Кымыз биримме, ширбәтме?—дип сорады. — Икесен дә китер,— диде гарәпкә карамый гына төптәңре.—Кипкән балык та керт. Гарәп күз ачып йомганчы көмеш табакка салып, сораган ризыкларны китереп тә җиткерде. Төптәңре алтын чокырларга тагын эчемлек койды. — Эч, углан, эч. Хан сине барыбер Кызкуыш туенда йөртмәс. Аның өчен сиңа я аны юк итәргә, я тәхетен Батбай илханга биргәнен көтәргә туры киләчәк... Хак, хак әйтәсең, син аны хөрмәт итәргә тиешсең, сиңа ул бик күп изгелекләр эшләде. Иң яхшы сарай мәктәбендә укытты, грекча язарга, укырга өйрәтте. Укытучыларың грек булгангамы, син дә әнә аларны яклап утырасың. Мин сиңа, төптәңре, бу сүзләрне әйтмәдем. Каян белдең? — Ж.иргә кояш төшми тормый, багатыр, илгә сүз чыкмын тормый. Чәчкәне сөюен илханнарга да, ханшага да билгеле. Олуг хан да беләдер. Чәчкәгә җыр чыгаргансың икән, тыңладым, колакка ятышлы, күңелгә җылы өсти җырың. /Кырны ханша Аппак та яратып җырлый Снн җыр җанлы кеше, ә хан синең кулыңа кылыч тоттырды. Курайда, башка көй коралларында уйнарга иде сиңа Фанәгүрдәге Рум халкы әнә ♦ атна саен диңгез буена төшә, җырлый, бии, күңел ача. Без дә чәчкә х бәйрәмнәре уздырдык, килешле җырлар ишеттек, кыз оланнар ир те- * ләп диңгезгә чәчәкләрдән тезгән таҗлар ташладылар. Болгар халкы да £ бәйрәм итә белә. Тик христиан дине генә канат астына җыймасын нде 5 аны. Тиздән барысы да үзгәреп, багатыр. Нил буйларыннан сарациннар * кузгалган икән, базнлевс шәһәр арты шәһәр, дәүләт арты дәүләтен 4 югалта. Минем дә Патшакалада шымчыларым бар, багатыр. Хәбәр итә _ торалар Император Ираклий алай җыя икән, сарациннарга каршы “ чыкмакчы. Тиздән базилсвсның да Болгардан кайгысы китәчәк. Импе- ратор итәк астыннан ут уйната, ул хәзәрләрдән кораллар ала, аларга корал сата икән. Император ике куянны берьюлы тотмакчы: ике туган £ халыкны үзара сугыштырмакчы Карап карыйк, башта сарациннар х белән үзе алышып карасын әле. Улы Юстиниан тиздән Чәчкәне алыр- £ га килер. Ә ул арада... х — Бу дөрес түгел, төптәңре, дөрес түгел! — Сарациннар империя җирләренә керә алмаганда. Тимер Капка £ аша Болгарга ташланырлар Болгарны үзенеке нтү өчен базилевска Z Кубрат хан белән кардәшләшү кирәк. Император моңа ирешер, ире- • шсп тә килә бугай инде. Мин өметем җуймыйм әле, багатыр. Батбай ил- ® хан акылга утырыр, Йулыш каганга барып баш ияр Сиңа, батыр, әй- « тер сүзем шул: Эске кирмәндә Мангыш тарханның кызы бар. йөзе — кояш, керфекләреннән нур тама, кашлары — җәя, авызы — уймак, буй- сыны кипарис диярсең, гүзәлләрнең гүзәле. Чалбай хан күптән кодалап йөри диләр кызны. Угры ханга Мангыш тархан бирмәгәндер, шуннан Чалбай хан кирмәнне басып алгандыр Кнрмәнне алсан, Кызкуыш ' туе булыр һәм туйда шул кызны ку. Шул булыр сиңа мннем сүзем, багатыр Юата алмады багатырны төптәңре, егетнең йөрәген күптән хан кызы Чәчкә биләгән иде инде. — Мин Чәчкәне сөям, төптәңре, мин аның өчен кирәк икән үләргә дә әзер — Ахмак, дивана Кызлар өчен ирләр үләме Ирне ир итүче сыйфат—батырлык Батыр булып, җиңеп кайтсаң, илдә бер чибәргә өйләнерсең Хан кызлары бары тик илханнарга гына язган, багатыр Баш белән ташны орып булмый Эчендә давыл дуласа да, төптәңрегә кайтарып сүз әйтмәде багатыр Тик төптәңре озата чыгып, капкага җиткәч кенә: — Хан кызы Чәчкә дә мине сөя,—диде Бу юлы төптәңре дәшмәде, багатырның сүзен колак яныннан уздырды, әмма кунак китеп барганда — Егет кешегә сөю гаеп түгел, сөймәү гаеп, багатыр,— диде Күктә йолдызлар җемелди. Каф тавы артыннан иренеп кенә мөлдерәп тулган ай күтәрелеп килә. Күп тә үтмәде бөтен тнпә-юнь ай нурына күмелде Ярсулы, тәвәккәл иде бу мәлдә багатыр Нн өчен? Ул моны үзе дә белмәде. Мәгәр күңеленә хәтәр коткы утырган һәм бертуктаусыз кытыклап, күңелне котыртып тора иде Тнлтәнренең сүзләре багатырны тәмам ярсытты, бәгыренә ачуташ салды, йөрәгеннән кан тамардай итте. «Чәчкәне, аның сөйгәнен император оланы Юстини- анга бирәләр һәм ул аны тиздән килеп алачак. Бәлкем, ул киткәч үк булыр » Илбарыс багатыр йөгерә-атлый. ярсынган йөрәген тыя алмаудан га җиз булып, хан сарае капкасына юнәлде Каравылчылар дәшми генә багатырның юлын бүлделәр. — Олуг хан ял итә, берәүне дә кертергә кушмады. — Миңа хан кирәкми, миңа ханша кирәк, кызы Чәчкә! — Чәчкә анасы белән диңгез буендагы Кызсарайга китте, багатыр. Миңа хан кирәкми дисә дә багатыр, Кызсарайга таба кузгалгач, төптәңре сүзләрен Кубрат ханга җиткерә алмавына үкенү тойды Әмма аны барыбер хан янына уздырмаслар иде. Ырып-ерып керә кала икән, каравыл алыплар аны ябып куячаклар. Кубрат хан каравылга иң батыр алыпларны куя. Ул боларны ханшага җиткерер Кызсарайга ул ничек тә үтеп керер Ә ханша аның сүзләрен иртәгә үк ханга әйтер. Илбарыс багатыр диңгез буендагы Кызсарайга йөгерде, аның артыннан һау-һаулап каравыл этләре өреп калды. Диңгезгә җитәрәк ба- гатырны ике каравылчы куып җитте, икесе ике яктан култыклап алды лар. — Илбарыс багатыр бит бу,— диде берсе.— Кичер, багатыр. Без сине шымчы дип белдек. Каравылчылар китеп барды, багатыр Кызсарай янына килде. Багатыр диңгез яклап, тез тиңентен судан Кызсарай диварына җитте. Сарайда, ханша бүлмәсендә ут яна. Чәчкә бүлмәсендә караңгы, ут юк. Димәк, әнисе белән кич утыралар. Кыз белән ана арасында нинди сүз булмас. Багатыр диңгез ярыннан килә-килә капкага җитте. Бу капкадан кереп булмаячак. Багатыр яр як капкага юнәлде. Капкага якынлашуы булды, эчтә каравыл дәште. — һәй, кем бар анда? Багатыр дәшмәде, Кызсарай янында ят кеше күрсәләр, каравылчылар сөрән салачак, анда инде качып котылам димә Багатыр дивар буйлап, көнбатыш якка күчте. Монда кечкенә яшерен ишек бар иде. Мәгәр монда да каравылчының аяк тавышлары ишетелде. Әйе, сарайга керим димә. Бердәнбер чара, ыргак ташлап, аркан белән менү. Моның өчен кимендә дүртбиш кул буе аркан кирәк. Күп уйлап тормастан багатыр өенә йөгерде, ыргаклы аркан алып килде. Ыргакны ишектән шактый читкә китеп ташлады. Ләң-ләң этләр өрә иде, каравылчы ыргак тавы шын ишетми калды. Багатыр өскә үрләде. Менә ул инде дивар өстендә. Багатыр ыргакны кире яктан эләктерде һәм сак кына йортка төшә башлады Инде төшеп җиттем дигәндә урам яклап кече капканы дөбердәтә башладылар. Багатыр җиргә сикерде, караңгы почмакка посты. — Кем анда капкада?— Каравыл барысы да ишетсен өчен тамак ерып кычкырды. — Мин бу —төптәңре, ач, минем ханшага йомышым бар. Кече капканың шудыргычы шылтырап куйды, келәләр ычкынды, чылбыр тавышлары чыңлап китте, шыгырдап, кече капка ачылды. — Ханша бичедәме, каравылбаш? — Биредә, төптәңре, кызы белән кич утыра. — Дәш ханшаны, каравылбаш. Хәер, тукта, үзем менәм. Каравылбаш хәтта төптәңре «үзем менәм» дигәндә дә авыз ачып сүз әйтмәде. Төптәңредән барысы да куркалар иде. Тегеләр сөйләшеп торган арада, багатыр диңгез ягындагы тәрәзәгә күчте. Ул ишетте, бүлмәдән ханша чыгып китте. Багатыр тиз генә тәрәзәгә таш ташлады. Бүлмәдә шундук ут сүнде, тәрәзәдән Чәчкә үрелеп карады. — Чәчкә, мин бу. — Багатырым,—диде Чәчкә каушап,—Багатырым, мин моннан төшә алмыйм. — Мин сиңа ыргак ташлыйм, Чәчкә. Кирәкми, багатырым, мин синең яныңа үзем чыгам. Иә үзен кер, мин ишекне ачам. — Үзен чык, Чәчкә. Күп тә үтми Чәчкә ишегалдына чыкты, сак кына багатыр янына килде. — Багатырым,— диде ул һәм килә-килешкә егеткә елышты.—Мин сине сагындым, минем сине күрәсем килде. Анама әйткән идем, ул орышты. ' ф — Әйдә диңгез ярына чыгабыз, Чәчкә? х — Әйдә кече капкага? — Анда каравыл, Чәчкә. — Каравыл безне җибәрер, ул шундый әйбәт көтригур. — Анаң кардәше? — Әйе, багатырым Капка янына җиткәч, җир астыннан чыккандай, алар янында кара- * выл пәйда булды. х — Багатыр,— диде ул гаҗәпләнүен яшермичә,— айдан төштеңме * әллә? — Айдан төштем, кардәш Мә сиңа ике алтын — Алтын,— дигән булды каравыл — Илхания... х — Ал, ала күр,— диде Чәчкә — Без диңгез буенда йөреп киләбез. * Бавырбаш. — Сез түгел, син, илхания. Анаңа шулай дип әйтермен н — Сине хан багатыр итәр, каравыл Илхания әйтте диярсең, бага- к тыр итәр. 3 Алар кулга-кул тотынышып, диңгез буйлап йөгерделәр Бала чакта X да шулай кулга кул тотынышып йөгерәләр иде Ул чакта да, Чәчкәкс:; £ кулы уч төбенә керүгә, әллә нишләп китәр иде Илбарыс Багатыр исенә ® килә алмый йөгерде, чынлап та аның белән янәшә сөйгәне Чәчкә йөге- Кәме? Төшендә генә түгелме?.. Юк, төшендә түгел, өнендә, күктә ай, авада диңгез исе, йолдызлар сибелә. Ай яктысында Чәчкәнең чәчләре тоташ көмешкә буялган сыман, аның буй-сыны да тоташ көмеш кебек иде. Йөгереп барган шәпкә багатыр кызны кулына күтәреп алды һәм диңгезгә кереп китте. Чәчкә аның муенына сарылды, ике куллап кочаклады. — Диңгезгә ташларга исәбеңме, багатырым,—дип, назланып пышылдады кыз. — Әйе, Чәчкә. — Барыбер миңа буласы түгел, суга ташлап котылыйм дисеңме? — Син барысын да беләсеңмени, Чәчкә? — Беләм, багатырым. Егет кызны судан алып чыкты, аягына бастырды — Чәчкә... Мин яратам сине, Чәчкә!. — Син минем багатырым. син минем Илбарыс багатырның кыз сүзләреннән бөркет булып күккә күтәреләсе, аргамак булып далага чыгып очасы килеп китте Саклаб кавхан- ның олуг хан гаиләсендә тәрбияләнгән угланына гүя канат үсеп чыкты, гүя ул чынлап та күккә ашты. Чәчкә аны ярата, ярата! Ләкин моны белсәләр, ике дә уйламый багатырның башын кисәчәкләр Кем ул? Колмы, багатырмы? Нигә аның хан кызына өйләнергә хакы юк?! Нигә?! Диңгез өстеннән салмак җил йөгереп узды, дулкыннар ай нурыннан көмеш төс алып, узыша-узыша йөгерешеп киттеләр, юк. дулкыннар түгел, диңгез өсте көмеш тәңкәләр белән чуарланган йөгереп кереп җыеп аласы иде дә шул тәңкәләрне, көшел-көшел итеп хан алдына китереп өясе нде. Бу байлыкны күреп, ханның күңеле йомшар һәм ул аңа кызы Чәчкәне бирергә риза булыр нде Бирми хәле юк. чөнки ханнар да, каганнар да алтын-көмешкә туймыйлар — Чәчкә, Чәчкә, син әйттеңме бу сүзне миңа. Чәчкә?! — Мин, мин багатырым. Җил йөгереп узуга, тынып калган диңгез өстенә ай нурыннан көмеш сукмак сызылды. Күтәреп аласы иде дә хан кызын, китәсе дә китәсе иде шул сукмактан, айга барып җитеп, тәңрегә әйтәсе иде: «Тәңрем, насыйп ит миңа хан кызы Чәчкәне, бәйлә чәчләребезне чәчкә...» — Мин сине көтәрмен, багатырым. Ай, ел, гомерем буена көтәрмен. — Гомерең буена... Анаң Аппак сарайда калдымы? — Аны төптәңре дәшеп алып чыгып китте. — Иртәгә Кызкуыш туе... Мин төптәңремә сине куам дигән идем. — Кызкуыш туе,— дип моңсуланды Чәчкә, аннары башын күтәрде дә:— Ку мине бүген, багатырым. Ку Чәчкәңне. Ку-у! Шулай диде дә Чәчкә диңгез буйлап йөгереп китте. Кызның чәчләре тузган, Рум ефәгеннән тегелгән күлмәге ай яктысында елтыр-елтыр килә, алтынга буялган башмакларыннан зөбәрҗәт очкыннары сибелә кебек иде. Менә су өсте күренде, кыз суга җитсә, ул аны тота алмаган була. Егет сонгы мәлдә генә, диңгез читенә бик аз калгач кына кызны куып тотты. Кыз «Аһ» диде дә егетнең күкрәгенә капланды. Егет аның кулыннан алды һәм якындагы агачларга таба китте. Анда ай күләгәсе, анда әрсез айдан качып, йөрәк серләрең әйтеп була. Агачлар арасына җитү белән багатыр Чәчкәне кочагына алды. Кызның чәчләреннән исерткеч хуш исләр килә иде. йөрәге дөп-дөп кагудан багатыр ни әйтергә, ни кыларга белми торды. Сүзләр артык иде сөйгәннәргә, йөрәкләре сөйләшә иде. Биектә-биектә, күк йөзендә берсеннән-берсе көнләшеп җемелдәгән йолдызлар арасында адашып калган ай йөзә. Ай нке яшьнең йөрәк сөешүеннән агарынып көнләште, салкын нурларын чәчә-чәчә кайнарланган йөрәкләрне сүрелдерергә теләде, мәгәр ай яшьләрне күрмәде, ахыр ул йолдызлар атарга тотынды. Әмма йолдызлар әллә теләп, әллә теләмичә, әллә сөйгәннәрне яклап, җиргә җитәр-җитмәс янып, суынып, таралып беттеләр. Ахырда ай түзмәде, оялып ашъяулык кадәр генә болыт астына кереп посты. Алар Кызсарай янына килгәндә көнләшүеннән тәмам бүртенә башлаган ай Каф тау артына кереп бара иде инде. Капка янына җиткәч, Чәчкә багатырның күкрәгенә башын салды. — Инде синсез мин нишләрмен, багатырым!.. Мин сине көтәрмен, көтәрмен, көтәрмен... Илбарыс багатыр тынычлана төште. Чәчкә аны чынлап та ярата. Аны берәү дә көчләп император оланы Юстинианга биреп җибәрә алмас. Капка ачылды, яшьләр читкәрәк тайпылып, диварга сыендылар. Әмма капкадан берәү дә чыкмады. Илбарыс биредә көндезләрен бул- галый торган хәлләрне күз алдына китерде. Әкәмәт була торган иде сәүдә кораблары килгәч Кызсарай янында. Сәүдәгәрләрнең кораблары килеп туктауга, тарханнар хан өлешен алырга өлгерер-өлгермәс, товарлар карарга ханша үзе килер, аңа ияреп кавхан, буйтур хатыннары, бер тапкыр Кызкуыш туенда куылып, яисә ирен яуда югалтканнан соң яңа ир таба алмаган бичәләр, матурдан-матур киенгән кала кәнтәйләре җыелыр иде. Кала кәнтәйләре, ханша теләгән әйберләрен алып китүгә сәүдәгәрләр белән чытлыкланырлар, хатыннарның котыртып йөрүләренә каннары уянган сәүдәгәрләр йомшак җирләренә кагылуга, рәвешен китереп, тегеләре чәрелдәп куярлар иде. Яңа кияүгә чыккан яшь хатыннар, ирләренә ярарга тырышып, матурдан-матур тукымалар сайларлар, алырга тәңкәләре җитмәгәндә аһ-ух килерләр, сәүдәгәрләргә сырпаланырлар, парчалы тукымаларны буйларына куеп, юри әйләнгә- ләп, зифа сыннарын күрсәтерләр иде. Чәчкә дә кияүгә чыккач, шундый булыр микән? Юк, булмас. Чәчкә андый түгел, Чәчкә аларның берсенә дә охшамаган. Кызның йомшак, хуш исле чәчләрен тансыклаптәмләп иснәгәндә кисәк кенә сарай эчендә моңлы бер җыр ишетелде. Чәчкә дә. Илбарыс та шым булдылар. Ж.ыр шундый моңлы, сагышлы иде ки, йөрәк кысылып куя, ә сагышлы моң ачык тәрәзәдән тышка саркып чыга, иртәнге ♦ томан булып диңгез өстенә ята иде. х Илбарыс багатыр да, Чәчкәдән аерылмас борын ук, күңелендә са- * гышлану хисе уянуын тоя. Чәчкәсе янында, ә ул аны сагына да башла- 5 ды инде. Й — Тыңла җырны, буйтурым. Тыңла да хәтереңә сеңдер. Кыз ча- * гында анам бер егетне яраткан, ә бабам Тугрыхан анамны атам Куб- ф рат ханга биреп җибәргән. Яшьлектә сөйгән егетен анам әле дә булса _ оныта алмый. Безне инде беркем дә аера алмас, багатырым. Эске кир- = мәнне алып кайткач, атам мине сиңа бирер Мин сине атамнан үзем ч сорармын, Кызкуыш туенда кудырырмын. Мин йөгереп тә тормам, кн- * лермен дә кочагыңа иңәрмен Атам мнне аңлар, буйтурым, каршы * төшмәс... х — Күрче, Чәчкә, бу төптәңре түгелме? Шул бит. Яна чыгып килә. £ Анаңны озатып куюымы? х Илбарыс белән Чәчкә диварга тагы да сыена төштеләр Төптәңре н Ирсан ашыгакабалана кала ягына китеп барды. Шул чакта әле яңа £ гына алар басып торган агачлар арасыннан ана каршы берәү чыкты, u Менә алар очраштылар, бик аз гына сөйләшеп тордылар Аннары шу- * лай ук кабалана ашыга агачлар арасына кереп киттеләр,.ул да түгел © әйләнеп тә чыктылар. Бу юлы теге кешенең иңбашында нидер бар иде. * Менә ул диңгезгә таба китте, ана төптәңре иярде. Текә яр янына җиттеләр һәм әйберне суга ташладылар. «Кемнәр болар? Берсе төптәңре Ни ташладылар? Шик юк, тәңре теләген кабул итсен өчен төптәңре кемнедер корбан иткән. Кемне? Гарәп колынмы?» Шулай дип уйласа да, Илбарыс бу турыда Чәчкәгә әйтергә кыймады — Мин керим, багатырым,—диде кыз,—анам югалткандыр Шул чак. җир астыннан килеп чыккандай, алар янында төптәңре күренде. Шым гына капкага таба узды. — Сабыр нт, Чәчкә. Төптәңре китсен. — Багатырым, бәгърем, анам күрер атама җиткерерләр, газиз башың яман җәлладтан чаптырырлар, диңгезгә ташларлар — Олуг хан сине император угланына бирсә, мин аңа каршы чыгармын, Чәчкә. — Каф таулары артына, далалардагы ерак җәйләүләргә күп елларга чыгып китсәң дә, мин сине көтәрмен. Чалбай ханны җиңеп кайт, атам ризалыгын бирер... Якында гына кемдер тамак кырды, ул да түгел яшьләр каршына төптәңре килеп басты Моны көтмәгән яшьләр калтыранып киттеләр, чарасыздан бер-берсенең кочагына сеңделәр Коточкыч хәл нде Әле генә төптәңре капкадан кереп китте кебек нде. Юк. төптәңре үзе түгелдер бу, аның өрәгедер. Тылсым, сихер белгән төптәнредән барысын да көтәргә була иде. _ — Оланнар,— диде төптәңре — Күктә — тәңре, җирдә — мин Ялгыша күрмәгез Чәчкә, анаң сине сарайга озатырга кушты Ә син, багатыр. юлында бул Синдәй кешеләргә баш җәллад кылычыннан киселер өчен бирелми — Төптәңре кызны кулыннан эләктереп алды да. җилтерәтеп капка янына алып китте.— Әй, каравыл, ач капканы Ач капканы, явыз, кылган языкларын тәңре алдында сөйләрсең. Каравыл капканы ачты, төптәңре кызны эчкә кертеп җибәрде, каравылны тышкы якка сөйрәп чыгарды. — Син чыгардыңмы, әйт! Син чыгардыкмы хан кызын?! — Чәчкә, Чәчкә!—дип кычкырды ханша тәрәзәдән. Эчтән ярсыса да, багатыр төптәңредән каравылны җуеп алырга кыймады. Килде дә төптәнре алдына тезләнде. — Кичер аны, төптәнре, кичер. Изгелегең онытмам. Төптәнре каравылчыны капкага таба этеп җибәрде, багатырны аягына бастырды. — Углан, бар кайт. Иртәгә орыш уеннары була. Кыз кумасаң, үр- • нәгең күрсәтерсең. Батыр кеше — балда йөзми... Багатыр кала каравыллары аша узгач кына бераз тынычлана төште. Җансакчысы йокы аралаш: — Таң атып килә түгелме соң, багатыр?—диде. — Юк әле, йокла, кузгалма,— диде багатыр һәм түр якка, үз бүлмәсенә узды. Багатыр кояш чыгар-чыкмас кына уянып китте. Урамнарга сөрәнчеләр, уеннарга, Кызкуыш туена чакырып, сөрән салалар иде инде. Хан боерыгын карусыз үтәргә өйрәнгән халык, төркем-төркем булып, диңгез буена агылды. Күп тә үтми олы тугайлыкта мәйдан булдырылды, урта бер төбәккә колга кадалды. Болгарның зәңгәр төстәге әләме эленде. Мәйдан читенә хан һәм кунаклар өчен чатыр корылды. Шул тирәгә хан үзе, илханнар, кунак -кардәшләр, илчеләр, исемнәре өч-дүрт илдә билгеле булган сәүдәгәрләр җыелды. Колгалар белән бөтен кала буйлап, Кызкуыш туена йөгерәсе кызлардан җыелган бүләкләр китерелде. Бүләкләрне җыйган җайдаклар юырттырып мәйданга килеп керделәр. Җыенбаш бүләкләрне колгага бәйләде. Аннары күтәрелеп килгән кояшка карап: — Туем җыеным буласы көн, төкле аягың белән ту, туем-җыеным матур узсын, җыйган бүләкләр илдә тузсын... Күтәрелеп килгән кояшка табынырга дип, чатырдагы олуг хан да чыкты. Бары тик илчеләр, чит илләрдән килгән сәүдәгәрләр генә утырган урыннарында калдылар. Шулай да соңгы мәлдә Кубрат хан алар- га төксе генә күз төшереп алды Илен хөрмәт итсәң, динен дә хөрмәт ит Шулай дип аңладылар илчеләр Кубрат ханның карашын. Патри- кий Симеон, аңа ияреп философ, аларга карап калган кунаклар да күтәрелеп килгән кояшка баш ордылар. Философ көлемсерәп патрикий Симеон ягына карап алды. Кайчандыр кояшка табынган грекларны мәҗүсилектә гаепләп, философиягә, медицинага, тарихка караган китапларын яндырып йөргән иде патрикий Симеон. Шуның өчен бу кеше император тарафыннан патрикий титулы алды. Ә монда үзе янә кояшка табына башлады. Әмма урынына килеп утыргач, патрикий Симеон чукынып, иреннәрен кыймылдатып, укынып карасын төзәтте. Моны ул ашык-пошык эшләде, хан күрмәгәе дип курка иде. Мәгәр хан кемнеңдер христиан диненә фанатикларча табынуын гаеп итми иде. Ул инде рәхәтләнеп, уен башлап җибәргән җыенбашка карап утыра иде. Беренче булып мәйдан уртасына укчылар чыкты. Малай-шалай кәрзнннәргә тутырып чәүкәләр китергән. Бер чәүкә биш бакыр. Җыенбаш кәрзиннәрне янына тезеп куйды, бакыр акчалар көтеп торган малайларга үлән эченә бер уч бакыр ташлады. Малайлар өерелеп, акча чүпләргә керештеләр. Укчылар тезелеп мәйдан уртасына бастылар. Җыенбаш аларга нидер аңлатты. Аннары алар атларын юырттырып, мәйданнан чыгып киттеләр. Күп тә үтми әйләнеп тә килә башладылар Беренче укчы мәйданга килеп керүгә, җыенбаш кәрзиннән бер чәүкәне алды да очыртып җибәрде. Мәргән егет тезгенен жибәрде, очып киткән чәүкәгә жәядән атты. Әмма > к тимәде, кулдан ычкынган чәүкә кала ягына таба очып китте. Гадәттә, мәргәннәргә бүләкне ханша бирә. Ханша алдында төрле илләрдән кизерелгән әйберләр. Бүләкләр төрле-төрле, көмеш белән бизәлгән ук савытларыннан алып, йөгәнле, иярле атка кадәр Биредә көмеш тәң.әләр тезеп тегелгән йөгәннәр дисенме, табгач ефәгеннән күл- ♦ мәк дисеңме, сандал агачыннан эшләнгән тимердәй каты иярләр, кал- х каннар, рум сәүдәгәрләре китергән бизәклечуклы ат япмалары дисен- * ме. Нечкә жептән тукылган йон күлмәкләр дисенме. Күлмәк кан кызыл 5 төстә булыр, сәдәфләре көмештер, яка өсте алтын жепләр белән чигел- £ гәндер. Ханның иң оста мәргәнгә үз бүләге бар иде—иярле тулпар. £ Атны китереп үк куйганнар, бәйләнгән жирендә кешнәп, жир тырнап тора. Бүләк атның иярендә төрле төстәге тасмалар, жепләр тагылган. _ Тулпарның иясе булу өчен бик күп һөнәргә ия булырга кирәк Әйтик. | беренчедән, атта чаптырып килгән Җыенбаш очыртып жибәргәи чәүкә- ц гә ук тидерергә, ат корсагы аша чыгып, яңадан ияргә менеп утырырга.*: Элек бу уеннарга илханнар да катнаша торганнар иде, хәзер исә кат- £ нашмыйлар, карап кына торалар. Әллә аталары Кубрат кушмый, әллә х үзләре үсеп життеләр. Кубрат хан Җыенбашка моны бик гади итеп £ аңлатты. «Тәңре кушуы белән дөньяга килгән илханнар уеннарга к катнашмыйлар». Төптәңре ханга каршы сүз катырга теләгән иде, тые ь лып калды. Әйе, нигә ямьсезләнергә, аңа үз кайгысы бик житкән. Ә * менә тәрбиягә алынган Илбарыс углан һәр жыенда уеннарга катнашты u һәм һәрчак бүләкләр алды. Былтыр уздырылган уеннарда багатырга энжеләр батырып бизәл- ® гән саплы кылыч эләккән иде. Бүләкне аңа хан үзе тапшырды. Быел t ни кылыр багатыр? Багатыр өчен иң әүвәл хан кызы Чәчкә кайгырып утыра иде. Кызның дулкынлануы йөзенә үк бәреп чыккан Сөйгәне мәргәннәр арасына чыгып баскач, Чәчкә эченнән генә багатырга уңыш теләде, аты сөрлекмәсен, күзләре очлы булсын, угы Чәчкә теләгән жиргә тисен. Кызның борчылып, гел багатырга карап торуын сизеп алган әнкәсе: — Гел аңа карап утырма, кунаклардан яхшы түгел,— диде Мәгәр яхшы белән яманны белми иде әле Чәчкә, ни тырышса да ул багатырдан күзен ала алмады. Уктан атучылардан өч кеше мәргән чыкты Алар арасында Илбарыс багатыр да бар иде. Куанычтан Чәчкә кул чабып куйды, ханша аңа янә усал итеп карап алды Ниһаять, Җыенбаш чаптырып килгән ат өстеннән чәүкәләрне атып төшерергә дип, мәргәннәрне мәйданнан ераккарак жибәрде Мәйдан уртасына житкән мәргән Җыенбаш очыртып жибәргән чәүкәгә ук тидерергә тиеш иде Мәргәннәрнең берсе үтеп тә китте Икенчесе мәйданга килеп керде. Чәүкә очыртылды һәм ук тишеп чыккан чәүкә таш булып жиргә төште Мәйдан гөр килеп, шаулап алды. Чәчкә янә куанычтан кул чапты, утырган урынында сикергәләп куйды. Ханша ана карап ирен чите белән генә елмайды Кубрат ханга күз сирпеде. Кубрат хан янәшәсендә утырган философ белән ни турындадыр сөйләшә иде. Хан аларны күрмәсә дә. ханша кызы Чәчкә өчен тикмәгә генә борчылмый иде Җиткән кыз булды, империя кадәр империя башында буласы кешегә кияүгә чыгарга жыена, ә үзе һаман сабый баладай кылана Мәгәр тыштан хан белән килешсә дә. кайдадыр күнел төбендә баланы кызгануы кузгалгалап куйгалый иде. Соңгы сүзне ханшага әйтәсе булса, ул ике дә уйламыйча кызын Илбарыс багатырга бирер иде Мәгәр ханнарда кызны чит илханнарга бирү политика белән бәйле нәрсә. монда хатын-кызларның кызгануы урынсыз. Ханга каршы чыкса, Кубрат апа шулай дияр иде Ниһаять, атларны чабышка җибәрделәр. Бераздан алар күпенде- ләр дә, атлылар мәйданга килеп керүгә, кәрзиннәрдә күпме чәүкә бар — барысы да һавага очырылачак. Көрәш өчен дә түгел, нәкъ менә шул уен өчен бәйләүдә хан бүләге—т>лпар ат юра. Күп тә үтмәде, кемдер: «Киләләр, киләләр!»— дип кычкырды. Чынлап та мәйданга җиде-сигез атлы якынлашып килә иде. Алар- ны күрер өчен хәтта хан да торып басты. Илбарыс багатыр үткән ел шушы уенда бүләк итеп алган Кашка айгыр өстендә иде, хан аны ерактан ук таныды. Багатыр әлегә өченче булып килә. Илбарыс багатыр мәйданга җитәрәк кенә атына камчы белән сугып алды Кашка томырылып чаба башлады, менә бер атны узды, икенчесен. Менә мәйданга ике ук очар ара калды, бер... Тагын камчы төште Кашканың кабыргасына, «һоп, һоп. Кашка! Алдыр!»—дип аваз салды Илбарыс. Ат, хуҗасының әйткән сүзләрен аңлагандай, сөлек кебек сузылып чаба башлады. Алар икәүләп, ике мәргән атлары тигез көйгә мәйданга килеп керделәр. Чәүкәләр очырылды. Буйтурның уң кулындагы мәргән чәүкәне шундук укка алды, багатыр төзәгән чәүкәне алды. Уклар төрле төскә буялган, җәяне киергән төштән багатыр аты утеп киткәндә генә икенче чәүкәгә төзәде. Ләкин чәүкә ни сәбәпледер Ж,ы- енбаш аяк астына төшеп кунды, башка чара юк иде, багатыо җирдәге чәүкәне укка алды. Халык аһ! итте, мәйдан өстеннән: «Харап итте!» — дигән аваз узды. Чаптырып барган шәптән, багатыр ат астыннан чыгып, ияренә менеп утырды һәм борылып мәйданга әйләнеп килде. Килгәч әйттеләр, бер карыш ялгышса, багатыр Җыенбашның аягына тидерәсе булган икән, әмма ук Жыенбашка тимәгән, чәүкәнең канатын тишеп чыккан, чәүкә очып китәргә тырышып, канатларын бәргәләп ята иде. Бар мәргәннәр дә мәйданнан узгач , Җыенбаш мәйдан уртасына чыкты, кулын күтәрде. — Халаек, беренче бүләк Кушкул кавхан угланы Илбәккә чыгадыр. Икенче бүләк Саклаб кавхан угланы багатыр Илбарыска булырдыр, өченче бүләк... Ләкин халык инде Жыенбашны тыңламый иде, шаулый, гөжли башлады. Ур-ра кычкырдылар, баш киемнәре һавага очты. Олуг хан урыныннан күтәрелде, халык әкрен ген-"> тынычланды. Ханга бүләккә дигән атны китереп тоттырдылар. Олуг хан атны җитәкләп, мәйдан уртасына чыкты, мәргән-чаптар егеткә атның тезгенен бирде. Янә урра кычкырдылар. Аннары ханга Димәшкъ кылычы китер- делдо. икенче бүләкне хан Илбарыс багатырга тапшырды. Кулына ярсып торган атның тезгене эләккәч, чаптар-мәргән егет сикереп атка атланды, мәйдан икегә аерылды һәм ул очып диярлек мәйданнан чыгып китте. Мәргән егеткә бүген Кызкуыш туенда катнашасы кызлар кызыгып карап калдылар. Менә Кызкуыш туена да вакыт җитте. Олуг хан кунаклар янына килеп утырды, мәйдан уотасына ханша чыкты, аның янына бирнәләр китереп куйдылар. Үз сөйгәнен тота алган һәр егеткә һәм кызга ханша бүләкләр бирәчәк иде. Бар да беләләр, Кызкуыш туе алдыннан егетләр ике-өч көн буена йомырка эчәләр, ял итәләр. Әмма кызлар да җитез йөгерергә тиешләр, югыйсә сине бөтенләй яратмаган егетең куып тотарга мөмкин. Ниһаять, беренче кыз кызыл тасма сузган төбәккә килеп басты, ан нан егерме адым кала егет басты. Ук очар арада егет кызны куып җитәргә һәм тотып ханша каршына китерергә тиеш. Еракта колга тора, колга башында кызыл яулык җилферди. Шуңа кадәр егет кызны куып Т. Хажиәхмәтов рәсеме җитә алмаса, яңадан кыз куарга хакы юк, киләсе елны көтә, ә кызлар исә өчдүрт тапкыр куыша алалар. Егетләрнең барысына да кыз тоту бәхете тимәс, әлбәттә. Әмма шайтан өметсез ди бит, ә кеше һәрчак өмет белән яши. Былтыр тота алмады күзе төшеп йөргән кызны, бәлкем быел тотар, бәлкем быел ул кыз да сабырлана төшкәндер. Әйтик, заманында төптәңре дә кыз куып караган иде, әмма арт ягы авыр булдымы, кыз бик җилле чаптымы —җитә алмады. Т}й башы Аппак кузгалу билгесе — ак яулык селкеп җибәрде. Кыз кош кебек очып китте. Тоттырмады егеттән, кире әйләнеп килде, тасмага басты. Кызны икенче егет куарга чыкты. Бу юлы кыз рәтләп йөгереп тә тормады, егеттән үзен тоттырды, һәм алар кулга-кул тотынышып, ханша янына килделәр. Ханша аларга бүләкләр бирде, егет белән кызның чәчләрен чәчкә бәйләде. Чәчләрен чәчкә бәйләгән килеш мәйданнан чыгып китәргә тиешләр иде бер-берсен сайлаган яшьләр. Тасмага тагы бер кыз килеп басты. Бераз көттереп егет чыкты. Аппак яулык болгады, яшьләр йөгерделәр. Егет кызны тотты һәм болар да ханша янына кулга-кул тотынышып килеп бастылар. Өченче кыз егеттән тоттырмады, егет исә гарьлегеннән хәтта мәйданга да әйләнеп кайтмады, халык арасына кереп югалды. — Ошамады кызга егет,— диде философка Кубрат хан. — Ә мин, әтием, боларның барысыннан да мәхрүм,—диде Чәчкә. Кубрат хан кызына күз сирпеп тә карамады. Әмма атасына рәнҗемәде Чәчкә, кичәдән бирле аның күңеленә тымызык кына рәхәт коелыр тора иде. Сөю һәм сөелүнең ни икәнен белә иде инде хан кызы. Тасмага чыгып баскан кайбер кызлар рәтләп йөгереп тә тормады лар, шундук егеттән тоттырдылар, ә берсе узе егеткә каршы йөгереп килде, йөгереп килде дә муенына сарылды. Чәчкә аларга көнләшеп карап утырды. Аны Илбарыс батыр куа чыкса, ул да колгага таба йөгереп тормас иде. Кызына игътибар иткән Кубрат хан, Чәчкә йөзенә чыккан куанычны күреп: «Яшьлек,— дип уйлады.— йөгәнсез яшьлек. Аһ, үтә гомер, әле кайчан гына шушы бала аның тез өстенә менеп утырыр иде дә: «Эттә, әттә, мине пру-у ит»,— дип кинәнер иде. Шулай Кызкуыш туе да үтеп китте. Кыз куучы егетләргә Илбарыс көнләшеп карады. Ул да кыз куса икән, тик ул куган кыз хан кызы Чәчкә генә булсын иде. , Кызкуыш туеннан соң мәйданга мәзәкчеләр, биючеләр, җыр-такмак әйтүчеләр чыкты Ахырдан бөтен Халык диңгез буенда хәзерләнгән мәҗлескә төштеләр. Биредә ике көн буена сугымчылар мал суйдылар, ашчылар аш пешерделәр, хәзерләнделәр. Шунда ук Рум сәүдәгәрләре китергән мичкәмичкә эчемлек тора иде. Кубрат хан мәҗлестә кунакларны үзе сыйлады. Янәшәсенә философ Иоанн Фасиан утырган иде, кәефләнеп киткәч, ханга «Киләсе елга, олуг хан, мин дә Кызкуыш туенда катнашам»,— дип сөйләнеп утырды. Кич белән мгҗлестән кайткач, Кубрат хан философны шахмат уйнарга чакырды. Шунда сүзара сүз чыгып, Иоанн Фасиан аңа: — Мине Болгарда ясак түләү тәртибе борчый, олуг хан,— диде.— Моны мин сине якын иткәнгә генә әйтәм. Аны тәртипкә салганда дәүләтең кузгә күренеп баер иде. Әлегә, олуг хан, синең тарханнарың гына байый. Ә эт симерсә, иясен тешли башлый, диләр. Ясак мәсьәлә сендә сиңа яңа закон чыгару кирәк, олуг хан. Базилевс законнар чыгару бепән көчле. — Дәүләт көче законда түгел, кешегә биргән иректә, философ. Мин халкыма ирек бирдем, ясакны миңа тарханнарым күпме сорыйм шул хәтле түлиләр,— диде хан, ат шәкелен 1 кулына тоткан килеш уйлана- уйлана. 1 Шәкел —фигура. — Тарханнарын урлаша. Сәүдәгәрләрдән өчтән бер өлеш товар алалар, хан сараена анын бер өлеше дә кайтмый. Законнар керткәндә тарханнар түгел, хан баер иде. Туры әйткән өчен кичерә күр, олуг хан. Хан бик озак дәшми торды, ул ат шәкелен тоткан кулын кая күчерергә белми кебек иде. Ханның күзе-кашы җимерелгән, сул күз кабагы тартышып-тартышып китә иде Философ бер мәлгә югалып калды, анын ♦ ■бер дә ханның ачуын китерәсе килмәгән иде Ул аңа һәрчак изгелек = -теләде. * — Олуг дәүләткә олуг акыллы патша килсә, ул дәүләт чәчәк атар. < -Даны еракларга таралыр Болгар халкы төрле кабиләләрдән тора, төр- 3 ле телдә аңлаша — законның теле бер, закон телен барысы да аңлый * Үзең чыгарган законны тагын да көчлерәк, тәэсирлерәк итү өчен за- > коннарны яклаучы яңа дин кирәк, олуг хан. Закон дәүЯәткә тәртип = булдыру өчен чыгарылса, дин кешенең рухын әсир итә, җанын били, х Ниһаять, хан күтәрелеп философка карады һәм ат белән йөрде. * — Шах булыр сиңа, философ Син фәлсәфә саткан арада мин сиңа х шах бирдем Озак фәлсәфә сатсак, империягә җиткән сарациннар-Бол- “ гарга да килеп җитәрләр Алар, әнә, кара болыт булып Румга ябырыл- щ дылар Яна законнар чыгарып, дин алыштыра башласам, халкым мин- £ нән йөз чөерер, җиңеллек ышандырган дошманга йөз тотар... — Олуг хан, син җәйләүләреңне илханнарга бүлеп биреп ашык- к малыңмы икән?.. Алар хәзер һәрберсе үз җәйләүләре өчен кайгырта. я Аларны бер йодрык итү өчен Болгарга бердәмлек кирәк. п — Илханнар барысы да миңа буйсына, философ — Буйсына, әмма бишесе биш төрле уйлый. — Мин базилевс сараенда азмы-күпме тәрбия алган кеше, философ. Мин анда бик күп гыйбрәтле хәлләр күрдем Муенга тавык тәпие та гып кына халыкны буйсындырып булмый, философ. Үз җәйләүләремә муеныма тавык тәпие тагып кайткан булсам, кем мине кабул итәр иде!? Кемгә кирәк булыр идем?! Төркиләр миннән йөз чөерер иде. халкым югалтыр идем. Мине бик кыстый башлагач, бу турыда базнлевска да әйттем. Ул минем белән килеште, ә менә син, философ, мине аңлар га теләмисең. Миңа халкымның карусыз буйсынуы кирәк Халкым үз итсә, миңа беркем дә куркыныч түгел, кәкре кылычлы сарациннар да. йулыш каган да. — Ил белән идарә итү политика дип атала, олуг хан. ә гаилә, ыру белән идарә итү этика дип атала Кечкенә ыру белән идарә итә алма ган патша, ил белән идарә итә алмый. — Бу — синеңчә, философ, христианнарча Адәм баласын тәңре кояш-күк яраткан. Иоанн Фасиан Фанәгүргә килгәч үк Кубрат ханга гаҗәпләнгән иде. Әйе, ниндидер бер варвар дөнья турында фикер йөртә. Византиядә булса, чиркәү аны еретиклыкта гаепләп утта яндырган булыр иде Ә монда хан адәм баласын яратучы күк-кояш дип бара — Минем сиңа бер үтенечем бар, олуг хан. Патрикнй Симеон чиркәү ачырга җыена, килегез беренче көнне чиркәүгә Карар өчен, тама ша кылыр өчен? — Ул чиркәүне мин базилевс хөрмәтенә генә салдырдым — Рәхмәт, мең рәхмәт, олуг хан Акчасын да кызганмадыгыз Фа- нәгүр греклары сине онытмаслар. Бу алар өчен зур изгелек булды Синең тарафтан — Миңа,— диде хан,— мина. Бөек Болгар ханы Кубратка — грек уты кирәк. Бик кирәк Базилевс грек утының серен ачу белән Кубрат хан чат саен чиркәү салдырачак. — Грек утының серен!—философ кадәр философ хан авызыннан бу сүзләрне ишетүгә, як-ягына каранып, чукынып алды.—Моның өчен мине император... — Башың кисәчәк, философ. — Әйе, олуг хан. — Миңа да менә үз башым үземә кадерле, философ. Ә баш кешегә бер генә бирелә. Болгар халкы гасырлар буена тәңрегә табынды, чиркәүләр салдыра башлау белән мин халкымны чукындырырга тиеш булачакмын. Күп кан коярга туры киләчәк миңа, философ, халкыма христиан динен тагу өчен. Болгар болай да грекларга күп игелек эшләде- философ. Чиркәү салдырды, сәүдәгәрләр өчен сарай җиткерде. Исеңә төшерим, философ, иң башта ул сарайда Рум сәүдәгәрләре яши башлады. Сәүдәгәрләр сарае хәзер дини бәхәсләр оясына әверелеп бара. Мин сабыр итәргә булдым, философ. Кайсы дин өстен чыкса, шуңа йөз тотар Болгар. Анда да җиде кат уйлап. Уйлар-уйлар да янә бер уйлар. Дин-йола алыштыру —рух алыштыру дигән сүз. Рух исә тән белән туа — җан белән китә. Барысы да тәңре кулында, философ. Сабыр итик. Үтеп булмас тауны ике яктан тишәләр. Рум Болгарга, Болгар Румга игелек кылсын. Игелек и!ү халыкларны бер-берсенә бәйләр, дуслыкны ныгытыр, ДУСЛЫК белән йола мәсьәләсе дә хәл ителер... Уен җитдиләнде, Кубрат хан сакалын бөтерә-бөтерә уйлады. Аның әле философка бер тапкыр да оттырганы юк иде. Ул белә иде, базилевс шахмат уенын тыя торган аерым закон чыгарган, шуңа греклар бу уенны бик үк яратып уйнамыйлар иде. Базилевс моны чиркәү кушуы буенча эшләгән. Болгарга христиан дине килсә, ул да бу уенны тыяр. Юк инде, ашыкмый торсын әле базилевс Фанәгүргә икенче чиркәү салырга, берсе дә җитеп тооыр. Бер шул хакта уйлады Кубрат хан, бер шахмат өстәлендәге шәкелләрне күзәтте. Шахмат уены дошманны җиңәргә өйрәтә, гомер буена варварлар белән орышып яшәгән империя архиепископы моны ничек аңламый икән, ул аңламаганда базилевс үзе?.. Шушы кичтә Кубрат хан философ Иоанн Фасианның галәмәт хәйләкәр кеше булуына янә бер инанды — ике йөрештән ханга шах куйды философ. 6 Әле дә булса күз алдында: мәҗлестән соң төптәңре Ирсан багатыр- ны үзенә алып китте. Соң иде инде, бапысы да калага кайта, багатыр- ның атын уң кулы Адай җитәкләгән. Илбарыс багатырның төптәңре белән китәсе килмәгән иде, әмма ул аңардан сорап тормады. «Миңа кайтабыз, багатыр»,— дип кенә әйтте, һәм шул сүздән соң, багатыр атка тагылган колын кебек, төптәңрегә иярде. Дәү диварны үттеләр, өч-дүрт урам уздылар, түр якка җиткәч, сакчы алыплар сөңгеләрен чалыштырдылар. Икесе дә сүзсез генә рөхсәт тәңкәләрен күрсәттеләр. Түр яктагы урамның ике ягына да җимеш агачлары утыртылган, агачларны кара сакаллы грек карый. Шул җимешләрдән, греклардан күреп, Кубрат хан эчемлек коя. Хан сараена җиттеләр, сарайга үтү өчен асма күпер салынган, күпер күтәрелгән иде. Димәк, хан кайткан, философ белән дөнья хәлләре турында сөйләшеп утыра. Ханның һаман философ белән булуына төптәңре дә гадәтләнә башлады, кул селтәп, борылып китеп барды. Төптәңре урамына килеп кергәч, аларны уң кулы Адай куып җитте, ул багатыр атына атланган иде. — Багатыр, иртә таңнан юлга чыгабыз. Ничәнче әтәчтә уятыйм? — һәр алып үзе белә, яу чапканда Кубрат хан кайчан кузгалды, без дә шул вакытта чыгарбыз дәү капканы,— диде багатыр Адай борылып китеп барды, төптәңре туктады, багатырның иңенә кулын салды. Төптәнренең кулы җиңел, салкын иде, багатыр моны хәтта күлмәге аша тойды. Мангыш тархан башын салган булса, Эске кирмәнне алгач, Адайны анда тархан итеп калдырырсың... Сул кулыңа Кушкул кавхан оланы мәргән алып Илбәкне куярсың... — Шулай итәрмен, төптәңре. ♦ Төптәңренең ишегалдына керделәр, җимеш агачлары ябалдашларын = күтәрәкүтәрә өйгә таба уздылар Күптән түгел, Фанәгүрдә янгын чык- * ты, Тарханнар урамы тезелешеп янды, урамда бары тик бер өй — төп- 5 тәңре йорты исән калды. Шул хәлдән сон төптәңрегә ышаныч арта з төште. Янгыннан соң халык, төптәңре кебек, өйләрне я кирпечтән, я * саманнан сала башлады. ч Түр бүлмәгә уздылар. Илбарысның бу түр бүлмәдә бер тапкыр да _ булганы юк иде әле. Бүлмә уртасында таган, таганга казан асканнар, | учак яна, казанда ит пешә, бөтен бүлмәгә тәмле ит исе таралган. г? Илбарыс багатыр түргә узды, түмәргә утырды Төптәңре өен таш- * тан салдырган, түбәсен измә балчык белән яптырган иде. бәлкем шуңа £ бу өйгә янгын кунмагандыр. Кол гарәп күренмәде, эчемлекне төптәңре = үзе китерде. Әмма чокырларга эчемлек коймады, багатырны түр ди- £ варга эленгән бозау тиресе янына чакырып алды Ике яктан шәм як- * тырта. Бозау тиресенә карта төшерелгән иде. Картаны сызучы Рум *- юраучысына төптәңре уч тутырып көмеш бирде Картада Көбән, Ма- ныч, Этил, Чулман, Ак этил, Ж,аек елгалары төшерелгән. Төптәңре ку- ь_ лына янган чыра алды, шуның яктысында Эске кнрмән салынган тө- * бәкне күрсәтте. Ф — Багатыр, Эске кирмән менә бу төбәктәдер Аңа Этил елгасы буй- * лап менәрсең. Бу картаны мин сиңа биреп җибәрәм, багатыр. Төн илләрен төшереп кайт, сызылмаган елгаларны, күрсәтелмәгән халыкларны, нинди телдә сөйләшүләрен, нинди йолага табынуларын Төптәңре тирене төрде, багатырга бирде. Аннары табын янына чакырды. Чокырны кулына алгач, багатырның кисәк теле ачылды — Бу өйдә һәрчак тынычлык булсын, ыруг-кардәшләрнең эзләре суынмасын, татлы сүзләрдән гөлләр ел әйләнә чәчкәдә утырсын, ай нуры өй бакчага ямь бирсен,— шулай диде дә багатыр эчемлекне эчеп куйды — Күр әле, күңелең тулы жыру, йөрәгең тулы гыйшык икән бит синең, углан. Әмма күңелеңне юкка алгысытма, хан барыбер сиңа кызын бирмәс... — Ул мине сөя, ул мине көтәр, Румга китмәс, төптәңре — Багатыр, башта Эске кирмәнне алып кайт Этил елгасы аръягына көнчыгыштан кардәш төрекләр килеп утырганнар, ди Алар белән орышма Килеш. Янә бер киңәш сиңа, багатыр: үзең белән алты җиде чанак XXII эчемлек ал. Аны ничек булса да кирмәндәге Чалбай хан алыпларына бирергә тырыш. Чалбай үзе генә түгел, аның бөтен ыруы эчемлек ярата. Шуннан соң аларны җиңүе авыр булмас. Мангыш тарханда алыплар аз. кнрмәндә сәүдәгәрләр дә һөнәрчеләр Чалбай хан аларга тимәс, ана да корал кирәк. Хәбәр итүләре хак булса, мин Болгарда укыткан Илтотар Чалбай ханда шаман булып йөри икән. Менә шушы йөзекне күрсәтсәң, ул сиңа кулыннан килгәннең барысын да эшләр Балдакны бармагына ки Ярамаса. янчыгыңа сал Күктә —тәңре, жирдә —мин. Ак юл сиңа, багатыр Игелегең белән кузгал Төптәңре урыныннан күтәрелде, таган астындагы учакка утын ташлады. яннан багатырны кочагына алды. — Төптәңре, мин сиңа бер сорау бирергә телим Мин аны белмичә китә алмыйм, төптәңре. XXII Чанак — күн капчык. — Сора, углан. — Төптәңре, теге көнне диңгезгә ни ташладыгыз? — Корбан эте, багатыр. Хан миһербанлыгына сарай этен корбан кылдык, йөрәген уч төбенә куеп юрадык. Күрдек—Болгарга яңа хан килер. Шуны күрсәтте юрау. — Кем булыр ул, төптәңре? Төптәңре кулларын күтәрде. — Барысы да тәңре кулында, багатыр. Тәңре кемне тели, шул булыр Болгарда олуг хан. Инде бар, багатыр, ак юл сиңа. Яшь хан сиңа Чәчкәне кайтарыр, хан кызын чит-ят империягә җибәрмәс... Илбарыс ишегалдына чыкты, күләгә кебек, аның артыннан кара гарәп иярде. Капкадан чыгуга, багатыр күккә карады: күк йөзен йолдыз лар чуарлаган, ялгыз калган ай моңсуланып кала өстенә салкын нурларын сибә. «Чәчкә, Чәчкә, ай да ялгыз, мин дә ялгыз...» Багатырны аяклары Кызсарайга алып киттеләр. Багатыр үзе җырлады, үзе Кызсарайга ашыкты Түр капка сакчысы аңардан рөхсәт тәңкәсен сорады. Багатыр аңа: «Чәчкә!»—диде. Сакчы аны әллә ишетте, әллә юк, әмма багатырны кертмәде. Багатырның тел очында Чәчкә сүзе исә асма күпер астына төшеп китте, чулт итеп суга чумды. — Менә ул тәңкә, каравыл алып, менә... — Ай-Һай, багатыр, килешмәгәнне кыланасың. Әллә мәҗлестә артыграк сыйландыңмы? Юкмы? Әллә соң грек эчемлеге белән кымызны кушып эчтеңме?.. Э-э, шулайдыр, шул ике нәрсәне кушсаң, дөньяның асты өскә килә... Кушмадыңмы?., һы! Кем кирәк соң сиңа, багатыр?.. Хан кызы?! Әнә кая үрелә берәүләр... Беләмсең, багатыр, хан кызы кайда утыра да, син кайда басып торасың. Әнә, әнә, хан кызы кайда утыра — айда. Ә син минем янда — җирдә. Бакчы. Бакчы, багатыр, айга! Илбарыс багатыр сакчы сүзләрендә кисәк хаклык күрде һәм борылды да өенә таба атлады. — Адай,— диде багатыр, иртән торгач,— миңа Илбәк мәргәнне китер. Мин аны яуга алам. Хан боерыгы диген. — Баш өсте, багатыр. — Әйт әле, Адай, нигә син кичә Кызкуыш туенда катнашмадың? — Багатыр, Фанәгүрдә мин яраткан кыз тумаган әле. Бәлкем, яуда табармын дим. Синең әниеңне дә әнә чит җирләрдән алып кайтканнар ди бит. — Минем анамны яу чапкач алып кайтмаганнар, уң кул Адай, Рось князе Кубрат ханга бүләк итеп биргән. Шуннан кайткач, атам Саклаб кавхан аны Кызкуыш туенда куып тоткан. Мин туып биш яз узгач, атам яуда ятып кала, Кубрат хан анамны кавханына бирә, мине үзенә тәрбиягә ала... 7 Болгарлар киң болынга килеп керделәр. Албагар XXIII алыплар елга буендагы таллар арасыннан поши куркытып чыгардылар Алыплар өзәңгеләренә басып: «һайт, поши!»—дип кычкырдылар Көнозын аттан төшмичә, ияр өстендә килгән Илбарыс багатыр йокымсырап бара иде, алыплар кычкыруга, күзен ачты һәм елга яры буйлап элдерүче пошины күрде. Иокы качты, багатыр тезгенен җыйды, үкчәсе белән атның кабыргасына тибеп алды. Күк кашка колакларын торгызды, хуҗасының ни теләвем аңларга тырышкандай, кешнәп куйды һәм шундук елга буйлап китеп баручы пошины күрде. Күк кашка томырылып шул тараф XXIII Албагар — гаскәр алдыннан баручы күзәтүче сугышчылар. ка чапты. Илбарыс багатыр чабып барган жайдан алыпларга кычкырды: — Урра-гыз! Уң кулы Адай үз алыплары белән сулга ташланды, сул кулы Иштуган үз алыплары белән пошиның юлын бүлде. Елга буйлап юыртып китеп барган поши, ике яктан да һау-һаулап килгән җайдакларны кү- pen туктады, як-ягына каранды һәм уң яктагы таллыкка ташланды. Әм- * ма барып җию алмады — поши каршында, җир астыннан калкып чык- ; кандай, башына тимер очлым кигән багатыр пәйдә булды. Поши, кая х барырга белмичә сул яктагы куаклыкларга сикерде. Мәгәр киекнең ни < кыласын сизеп алган багатыр җәясен тартып өлгергән иде инде. Сызгы- S рып ук очты Поши артка чүгеп куйды һәм мәтәлеп китте. Ук-кылыч * белән эш иткәндә хуҗасының аяк хәрәкәтеннән кая барырга кирәген ф чамаларга өйрәтелгән Күк кашка, поши мәтәлеп китүгә, юыртуга күчте х һәм торырга маташып яткан киеккә житәрәк туктап калды Багатыр = сикереп атыннан төште, җәясен җилкә аша ташлап, кылычын суырып ч чыгарды. Ике яктан да поши юлын бүлеп алган алыплар килеп җиткәндә ба- и» гатыр канлы кылычын үләнгә сөртә иде инде. Кылычын кынысына сал- “ ды һәм киекнең корсак тиресе тартышып-тартышып куйган урыннан о күзен ала алмый торды. Уң кулы Адай атыннан төшеп, багатыр янына х килде. £ — Багатыр, биредә гаҗәеп аулак урын, елга буе, кич җитеп килә, з төнлеккә туктап казан ассак,— диде. £ — Эске кирмәнгә бер көнлек юл калды. Урын аулак Әйт йөзбаш- о ларга: төнлеккә туктасыннар, ашчылар казан ассын, мул итеп ит пе- ® шерсеннәр,— дип боерды багатыр, тирә-юньгә күз ташлап Еракта-еракта, күз күреме җиткән офык читеннән алып алар тукталган аланга кадәр тоташ кара урман сузылган иде Шул урман эченнән зәңгәр тасмадай мул сулы Этил елгасы агып чыга. Елганың сул ягында болын, болын бетүгә, калку-калку таулар башлана. Таулар өеме каядыр кояшчыгыш тарафка китеп югала Шул тауларны узгач, Чулман елгасына килеп чыгасың. Анда, Чулман елгасы буенда, маҗарлар XXIV яшә гәннәр. Көннәрдән бер көнне, маҗарларның ирләре яу киткәч, алар- иың җирләрен Чалбай хан басып алган һәм маҗарлар әйләнеп кайткач, җәйләүләрен аларга бирмәгән. Шуннан соң маҗарлар Азов диңгезе буйларына күчеп киткәннәр, әмма анда да тынгылык тапмагач. Тын елга буйларына күченгәннәр, ахыр Әтиолан җиренә юл алганнар Маҗарлар киткәч, Чалбай хан Чулман елга буендагы җәйләүләрне кул астына җыя. Кубрат хан Этил буйларын буйсындырып йөргәндә Чалбай хан белән орыша, теге җиңә, мал-туарын ала, ясак сала. Мәгәр Кубрат хан иленә кайтып китәргә өлгерми, Чалбай хан Кубрат хан килешеп киткән һәм аңа күпмедер күләмдә буйсынган угорларга яу чаба, тегеләрне җиңә, Кубрат ханга ясак салмагыз, миңа салыгыз, дин үз тамгасын куеп китә. Шушындый хәлләр кабатлана торгач. Кубрат хан янә Этил буйлап күтәрелә, янә Чалбай хан белән орыша, җиңә. Чалбай ханнан ул биләгән җәйләүләргә чапмаска ант эчертә Ул гына да аз тоела Кубрат ханга, Этил буена кирмән салдыра Кнрмәндә үзе белән орышып, яңа җәйләүләр яулап йөргән кавханы Мангышны тархан итеп калдыра, бер төмән алай бирә. Ант эчеп калса да, Чалбай хан булган хәлләрне бик тиз оныта, тернәкләнеп, сәүдә эшләрен җайга салып җибәргән болгарларның Эске кирмән дип аталган җәйләүләренә яу белән мнлә. Кирмәнне ала, Мангыш тарханны әллә әсир итә, әллә үтерә бер тәңре үзе белә Кубрат хан багатырга Эске кирмәнне Чалбай хан кулыннан тартып алырга, төрки кардәше булуына карамастан. XXIV Маҗарлар — мадьярлар, хазсргс венгрлар башын кисеп, капчыкка салып, Фанәгүргә озатырга куша. Җиңел бурыч йөкләмәде Кубрат хан багатырга. Яу чаба-чаба остарып, орышларда үз алымын булдырган Чалбай ханны җиңәсе бар иде. Чалбай ханны җиңеп, аңардан Куорат хан өчен аерата кадерле булган Эске кирмәнне тартып алган хәлАә ханның да, бәлкем, багатырга карата бераз күңеле йомшарыр иде. Белә бит, чамалый бит: сарайда тәрбия алган, үзенең угланнары белән бергә тәрбияләнгән Илбарыс багатыр Кубрат ханның бердәнбер кызын ярата. Хан үзе күрмәсә, игътибар итмәсә, ханша күрә, белә. Бу хәл турында ханша олуг ханга әйтми түзмәс. Әйткәндер дә, уйлашкан-уйлашканнардыр да, үзләре тәрбияләп үстергән багатырдан котылырга уйлаганнардыр — Чалбай ханга каршы җибәрде... Албагарлар җиткерде: Чалбай хан ике төмән алае белән кирмәнгә кереп бикләнгән, ә багатырда бары тик бер төмән алай. Дөрес, бер төмән булса да, болгарлар бик яхшы коралланган, Чалбайныкы лар белән тиңләрлек түгел. Шулай да, шулай да — ике төмән һәм бер төмән, җитмәсә Чалбай хан кирмәндә. пи өмет итә оагатыр? Олуг хан кызы Чәчкә Рум императоры угланы Юстинианга ярәшкән. Кубрат хан вәгъдәсен боза буламы! Алай да Илбарыс багатыр өмет итә. Кем белә, бәлкем аны Кубрат бирегә сынамакка җибәргәндер?.. Чалбай ханны җиңеп, исән-имин Фанәгүргә кайтса, олуг хан императорга биргән вәгъдәсен бозып, кызын аңа бирер. Хан кызы Чәчкәнең карашында сөю тоеп, башта Илбарыс бу турыда кемгәдер әйтү түгел, уйларга да куркып йөрде. Мәгәр йөрәк дигәнең акылга буйсынса икән ул — хан кызын очраткан саен күңел җилкенә. Бер табында ашап үскән кыз да, иртәнге кояшка тартылган чәчкә кебек, аңа тартыла иде. Шуның өчен бугай, алар һәрчак бергә уйнадылар, бергә үстеләр. Әмма көннәрдән бер көнне, ханшага ияреп диңгез буендагы сарайга төшкәч, алар икәүдән-икәү генә калдылар. Шул чакта Илбарыс кызны кочагына алды, сак кына иреннәре белән битләренә кагылды. Әмма шул якынлашу икесендә дә үзләре дә аңлап бетермәгән тетрәнү, дулкынлану хисен кузгатып җибәрде. Аларга кисәктән нидер булды. Бу бала чактагы яратышуларга бер дә охшамаган иде. Күзләр елмая, йэрәкләр бер дулкында тибә. Хан кызын Илбарыс тагын-тагын кочты, яратуның иге-чиге булмас кебек иде. Шунда алар янына ханша килеп керде. Ул диңгездә коенып менгән икән. Керде дә, кызын ятим бала кочагында күреп, тамак кырды. Яшь йөрәкләр икесе ике якка ташландылар. Кыз әнкәсе кочагына кереп чумды, егет ягына күз сир- пеп, күңеле тулышкан шатлыктан сандугачтай сайрарга тотынды: әнисе матурланып киткән, диңгез суы җылымы, акчарлаклар күпме, Рум сәүдәгәрләренең корабы күренмиме... Әнисе кызны кырт кисмәде, әмма шушы көннән соң үзеннән дә калдырмады. ә Илбарыска әйтте: «Углан, ул синең бертугандай сеңелең, ярәшелгән, коткы салма күңеленә». Шул булды сөйләшүләре һәм шул сөйләшү Илбарыска бик җитте. Чәчкәне аңардан аеру, бергәлектән тыю Илбарысның күңелендәге мәхәббәткә ялкын гына өстәде. Ул шуннан соң көн-төн Чәчкә турында уйлады. Ятса да — Чәчкә, торса да — Чәчкә. Аның өчен якты дөньяда берәү дә юк иде Шул язда Илбарыска унҗиде яшь тулды. Кубрат хан яшь мәргәнне яуга алды. Беренче орышта VK Илбарыс хәзәр багатыры Кубашны кадап үтерде. Яудан кайткач, Кубрат хан аңа аксакаллар, кавханнары алдында багатыр исеме бирде һәм үз алаена алды. ...Этил ярында утырганда әнә шундый уйлар узды багатырның башыннан. Әйе, кайчан гына әле Саклаб кавхан угланы Илбарыс хан сараенда Чәчкә белән бер гамьсез уйнап йөри иде, хәзер әнә бер күрергә угорлар — угор-фин кабиләләре. зар — күз алдыннан елмаюлары китми. Елмаюлары гүя елга агышы бер назлана, бер куркына, бер тынып кала. Илбарисның атасы Саклаб кавхан аварлар белән орышта башын сала. Ул вакытта атасы Кубрат ханның агасы Ураган каган белән яу чаба. Аварларның калган ыруларын куып-таратып йөргәндә, илдә чуалышлар башлана. Алаен оныгы Кубрат ханга калдырып, Ураган каган ♦ иленә кайтып китә. Күп тә үтмиг Кубрат ханга яман хәбәр китерәләр: х Ашин белән Дулу ырулары арасында барган чуалышларда Ураган ка- * ган һәлак була. Кубрат хан илгә борыла, кайтышлый Ураган каган < буйсындырган һәм аның кул астында яшәргә разый булган көтригур- ё лар XXV ханы Тугрыхан ыстанына туктала, аның кызын сорый. Яше җит- 2 мсшкә җиткән Тугрыхан аңа: «Башта илең җирең булдыр, аннары ки- ф лерсең кыз сорарга»,— ди. Агасы Ураган каган янәшәсендә булганда _ Тугрыхан авыз ачып сүз дә әйтергә кыймас иде, монда әнә шундый шартлар куя Кубрат ханга. Кубрат хан җан ачуы белән иленә кайта, ч Хәзәрләрне җиңә. Этил буйлап өскә күтәрелә, ахыр чиктә андагы ха- £ лыкларны буйсындырып, Тын елга буенда яшәүче көтрнгурлар ханына в килә. Тугрыхан аңа кызын, кызын сакларга өч төмән алай бирә, үзенең s җәйләүләрендә хан итә. Моны ул кече угланы Көбер балигъ булганчы “ ' дип шулай итә. Көтригур аксакаллары Туггыхан белән килешәләр * Тугрыхан кызы Аппак Кубрат ханга бер-бер артлы алты бала та- »- бып бирә. Әнә шулай болгарлар белән көтрнгурлар туганлашып китәләр. ® Кубрат хан Илбарысны биш яшьлек чагында тәрбиягә ала Хәзер бага- u тырга егерменче яз китте. Менә ничә ел инде ул җәй көннәрен җәйләү- • гә китә, яу чаба. Аның кул астында бер төмән, илханнарда ун төмән, Ф алар — буйтурлар. Була күрсеннәр, Илбарыс та аңа ирешер. Тик менә « хан кызы Чәчкә генә аныкы була алмас. Илханнар аны беркайчан да читләмәделәр, үз иттеләр, туган да туган, ул да алар өчен туган иде. Алар аны әле дә яраталар. Әмма ни генә димә, ул барыбер илхан була алмас. Хәер, кем белә, Кубрат хан әнә хатын ягыннан килә. Кубрат ханның биш угланы бар- Батбай, Кодрак, Аспарух, Балкыр, Аслан. Ас лан хан буласы к ше түгел. Аның кулында һәрчак китап, ул һәрчак грек укытучылары янында кайнаша. Хан башта аны да, башка угланнары кебек орыш уеннарына өйрәтергә кушкан иде, теге ялгыш грек акнна- гының кулын кискәч, кул селтәде. «Укысын, Болгарга да белекле кешеләр кирәк»,— диде. Аның каравы хәрби уеннарда Илбарыс бик тырышты, күп вакытта ул илханнардан да алдырды Уктан аларга карый төзрәк атты, сөңге ыргытуда да калышмады. Көннәрдән бер көнне хан үзе уздырган чираттагы хәрби уенда уктан тоташ төз аткач, олуг хан аңа мәргән исемен бирде һәм үзенең алтын саплы хәнҗәрен бүләк итте. Кырысрак холыклы, бер әйтеп ике сөйләргә яратмаган Кубрат хан аны угланнарыннан ким яратмады. Мәгәр илханнарны җәйләү йөртеп, үзе исә борынгы греклардан калган Фанәгүр каласын башкала итәргә керешкән Кубрат ханның игътибары бер аңарда гына түгел иде, күрәсең. Бөтенләй күрми йөргән чаклары да булды, әллә бар иде оланнары аның өчен, әллә юк Илбарыс турында әйтеп тә торасы юк Шул чакта аны бер кеше яратты — төптәңре Ирсан Болгар халкы, бөтен төркиләр кебек, тәңрегә табына. Ирсан — Болгарда йола башлыгы. Сарай. мәктәбендә ул аларны ата-бабадан килгән гореф гадәтләргә, тәңре йоласы ның кагыйдәләренә өйрәтте. Шунда белде Илбарыс: дөньяда ни генә кылынмасын, барысы да тәңре зше икән Берәүләр тәңре тарафыннан — каган, икенчеләре — хан, өченчеләре кавхан, дүртенчеләре буйтур. алып, оста, көтүче булып туалар икән. Әнә шул кеше Илбарысны да үз улыдай яратты Олуг хан рөхсәте белән УЛ аны хәтта өенә дә алып киткәләде Тәрбиягә алса ла, олуг хан Кубрат барыбер олуг хан булып XXV Котрнгурлар — Дон елгасы буенда яшәгән кабилхчәр. калды, алар белән бик сирәк очрашты, ә менә Ирсан гел аның янында булды диярлек. Бала чакта ул моның сәбәбен белмәде, бала чакта аңа моның кирәге дә юк иде. ә менә үсеп-исәя төшкәч, төптәңренең шәхси тормышы белән танышкач, бу хәлнең сәбәбе әнисе Аниядә икәнен аңлады. Бу турыда аңа ханша сөйләде. Төптәнре Ирсан заманында Кубрат хан белән яу чаба. Ураган каган белән йөргән җәйләү башы төптәңре үлгәч, Кубрат хан аның урынына төптәңре итеп Ирсанны куя Ирсан атасы күтәргән йоланы бөтен яулаган халыкларга таратуга ирешә. Моның өчен ул Кубрат ханга буйсынган бар халыклардан дәрәҗәле кешеләрнең угланнарын Фанәгүргә кидерттерә, укыта, аннары кире җәйләүләренә җибәрә. Кубрат хан Ир- саннын бу эшен хуплый һәм кулыннан килгән кадәр тегеңә ярдәм итә. Мәгәр бер нәрсәдә олуг хан төптәңре Ирсанга гел комачаулап килә — өйләнү мәсьәләсендә. Бу хәл чираттагы Кызкуыш туеннан соң була. Соңгы вакытта халык арасында төптәңре Ирсанның абруе шактый үсә, аңа җәйләүләрдән төркем-төркем халык килә, төптәңре аларның авыруларын дәвалый, ырымлый, өшкерә, тылсымлы сүзләр өйрәтә. Шул елларда Кубрат хан Рось князенә солых төзергә бара. Князьгә ул бик күп бүләкләр ала, әлбәттә, ат-мал, корал да илтә. Рось князе дә үз чиратында Кубрат ханга бүләкләр биреп җибәрә, шуның янына кораб ясаучы останы һәм үзенең иң чибәр жариясе Анияне бирә. Болгарга кайткач, Кубрат хан Анияне Кызкуыш туенда катнаштыра. Моны, әлбәттә, ханша Аппак кушуы буенча эшли. Аппакның сарайда андый чибәр затларны тотасы килми, күрәсең. Кызны беренче булып төптәңре Ирсан куарга тели. Кубрат ханга бу ошамый. Ул төптәңрегә тыелырга киңәш итә, әмма ханша аңа каршы төшә, төптәңре Ирсанга рось кызы Анияне куарга рөхсәт бирә. Ләкин рось кызы Ания ни сәбәпледер төптәңре Ирсаннан тоттырмаган, кызны Саклаб кавхан куып тоткан. . Багатыр уйларын бүлдереп, алыплар җыр башлады. Илбарыс багатыр авыз эченнән генә аларга кушылды. Җирәнчәккәй атның юргасы, Мәргән егет аткан ук кебек. Уйхэсрәтләрем дә юк кебек, йөрәкләрем яна ут кебек. Ике дә генә җирән, ай. бер көрән, Әйдәп алып булмый юл белән Маңгаена язган хак язмышын Җуеп кына алып булмый кул белән... Эскирмәнгә Чалбай килгән диләр, Сөйгәнемне үзенә алган диләр. Агыла ла болыт җилләр искәндәй, Өзелә лә үзәк искә төшкәндәй. Җыламалар дип үк ник әйтәсенА Ник жыламый җаннар өзелгәчтэт. Җырлар ла башлыйм кирмән күренгәчтәй... Багатырга кисәк моңсу булып китте. Күңелдә һаман хан кызы Чәчкә. Ул еракта-еракта, диңгез буйларында калды. Алыплар җырлый башлагач, кисәк өзелеп киткән хәтер җебе янә ялганып китте. Тирә-юньдәге халыкларны буйсындыргач, Кубрат хан. ниһаять, ныклап кала төзергә керешә. Иң әүвәл ул үзенә башкала сайлый. Күп эзлә нә торгач, борынгы греклардан калган диңгез буендагы Фанәгүргә тук тала. Каланы салу, торгызу өчен хан Византия императоры Ираклий- дан осталар, төзүчеләр, һөнәрчеләр сорый Варварларга карата киң күңеллелек күрсәтеп, базилевс аңа хәтта кирәгеннән артык төзүчеләр, һөнәрчеләр җибәрә. Төзелеш эшләре киң колач алгач, Фанәгүргә төрле илләрдән сәүдәгәрләр агыла башлады, аларга ияреп дин таратучылар килде Иң кыйммәтле, чит ил сәүдәгәрләренең күзләрен кыздыра торган товарлар Әтил-Чулман буйларыннан килде. Өрсәң җем-җем итеп I* торган кеш тиреләре дисеңме, аю, бүре, болан тиреләре дисеңме, балбалавыз, балык җилеме, төркиләр яратып үстергән тары дисенме... Күрерләр иде дә хан базарларында җем-җем итеп торган тиреләрне, сәүдәгәрләрнең күзләре яна башлар иде. Нәкъ менә шуңа күрә Эске кир- мән аерата кадерле иде Кубрат ханга. Тире, бал, балавыз, агач сагы- * зы шуннан килә иде. Төн илләреннән Кирмән елданел киңәйтелде, үс- = терелде. «Көмеш» тире җыярга греклар агылды. Төн илләреннән угорх лар күчеп утырды. Кирмәнне грек-болгар осталары салды. Диварларын < агачтан утырттылар, дивар тирәли канау казып су җибәрделәр Шул 3 чаралардан соң сәүдә эше тагын да җанлана төште Болгардан һөнәр- * челәр күчеп китә башлады. Кыскасы, Кубрат ханның яшь дәүләте өчен < бик тә «сөтле сыер» иде Эске кирмән. Әнә шул кирмәнне Чалбай хан алды дигән хәбәр килгәч, Кубрат хан тәмам йокыдан калды Башта ул х үзе чыгып китәргә итте, аннары кире уйлады, йырмач алан белән Ил- ч барысны җибәрергә булды Әйе. барып орышып кайтсын. Инде кирмән- £ не ала алмаса, ул чакта илханнарның берсен җибәрер л Кояш баеды, алыплар да җырлан туктадылар, кайсы ияренә башын 2 | салып, кайсы ат япмасын җәеп, йокларга хәзерләнә башладылар Ил- « барыс багатыр елга ярында утырды да утырды. Тын Бары тик елга гы на пышын-пышын сөйләшәсөйләшә ага да ага. Кайчакта, ябалдашла- £ рын суга иеп утырган тал астында «шомбырт» итеп балык чумып куя з ә елга һаман ага, аның беркемдә гаме дә, кайгысы да юк. £ Илбарыс алыплары янына барып ятты Күктә йолдызлар җемелди, офык читендә алсу чаршау эленде; күктәге йолдызларны әйтерсең кем * дер кабызып йөри. Бер, ике, өч, дүрт, бнш, алты, җиде. Ж.нде тәире саны, җиде такмак саны. Җиде-жидс җидегән, җидегән йолдыз җнде дән, җиде тапкыр такмак әйтсәң, бүләк бнрәм җизнидән Әйләнеп кайтырмы Илбарыс? Күрерме янә хан кызы Чәчкәне? Чәчкәнең әнисе Аппак — көтрнгурлар ханы кызы — ай кебек ак йөзле, кылгандай ак чәчле, тирән елга суы кебек зәңгәр күзле. Кызлары Чәчкә дә зәңгәр күзле, тик чәчләре генә алтын җептән. Беренче угланы Бат- бай базык, киңчә гәүдәле, кызыл чырайлы, күк күзле; икенче угланы Кодрак исә бөтенләй берсенә дә охшамаган коңгырт чәчле, яшел-күк күзле, шактый буйчан гәүдәле; өченче углан Аспарух кара сакаллы, тут сылрак йөзле, зәңгәр күзле; Балкыр углан кара чырайлы, зур борынлы, киң кашлы, төпчек Аслан чандыр гәүдәле, йомыкый, аз сүзле, бәлкем, ул багатырга гына шулай күренәдер Бер тапкыр төпчек углан зур батырлык күрсәтә. Суга баткан Ишкул кавханының кьГзын коткара Шуннан бу балаларны бер-берсенә тәңре язган дип. төптәңре аларның колак ларын тешләттереп маташа Имеш, үсеп-исәйгәч. КЫЗКҮЫШ туенда илхан Аслан шул кызны куачак, һәй бу төптәңрене! Ниләр генә уйлап тапмый... Ияренә башын куйган килеш, багатыр байтак вакыт караңгылана барган күк йөзенә карап ятты. Әкрен генә күз кабаклары ябыла баш лады, йокы басты, көн буена ат өстендә бару үзенекен итте, уйлар җебе чәбәләнеп китте... — һай һай-һай. алыплар! Көн туа. көн! Яна көнне каршы алырга торыгыз, тәңредән игелекле көн теләгез! һай-һай һай Илбарыс багатыр каравыл алып тавышына күзләрен ачты Шундук ятаганын капшап карады. Ятаган урынында нде, ияргә таккан. Орыш өчен төрки кылычы уңайрак, әмма ятаганны да ташламыйлар нде алыплар Орышта артык корал булмый. Багатыр бөтенләй уянды, шундук сикереп торды, елгага таба китте Кояш чыгып килә Пөгереп яр астына төште, салкынча Этил суы белән юынып алды. Аннары йөгереп яр өстенә менде. Менде дә-чыгып килгән кояш тарафына тезләнде. Тәңрем, матур көн бир, юлым уң ит. Тәңрем... Көн-кояшны каршы алгач, алыплар ашап алдылар. Илбарыс бага- тыр ияр өстенә менеп утырды, табын-табын җыелып утырган алыпларына күз йөртеп чыкты. Каравыл алыплардан башкалары барысы да ашау белән мәшгуль иделәр, һәр табында бер унбад!. Унбаш йөзбаш боерыгын үти, йөзбашлар багатырныкын, багатыр кавханнарныкын, кавханнар илханныкын, буйтурилханнар олуг ханныкын. Илбарыс ба- гатырны олуг хан Кодрак илханга бирде. Әмма Кодрак илхан биредә юк, ул Димәшкъка китте, корал алырга, димәк, алай белән ул җитәкчелек итә?.. Ә алостаз Дәян кем, ияреп чыккан төптимерче Агасике? Кызык та кеше бу Агасике, колын ияртеп ике дә уйламый юлга чыкты. Ә бит аның яу кырында ятып калуы бар. Бик бар... Ашап-эчеп җыена башлаганнар гына иде каравыл алып сөрән салды: — Багатыр, аръякта җайдаклар, ят^сешеләр! Барысы да, хәтта соңгарак калып ашарга утырган каравыл алыплар да сикереп тордылар, аръякка карадылар. Елганың аръягында чынлап та ике атлы күренде. Аның берсе ат муенына яткан, әллә яралы, әллә йоклый, икенчесе атын янәшәдән атлата, яткан кешене тотыбрак килә. — Төрки кардәшләр, шуларга охшаганнар,— диде алостаз Дәян.— Сул як дала аларныкы... Ул-бу булдымы икән әллә?. Сөрәнче, оран сал!—дип боерды алостаз Дәян. Сөрәнче яр кырынарак килде, авызына кулларын куеп, оран салды. — һай-һай-һай, аръяктагылар, җайдаклар, бире чыгыгыз, болгар багатыры дәшә. Аръяктагылар ишеттеләр, сөзәгрәк җирдән елга буена төштеләр. — Без сезнең ниятегезне белмибез, кардәшләр!—дип кычкырды ярдан җайдакларның берсе. Аның аты суга тез тиңентен кереп эчә башлады, икенче алып, ялга яткан килеш, су читендә калды. — Мин сиңа хәзер ниятем күрсәтермен,— диде мәргән албагыш Илбәк һәм җәясенә ук элде, әмма яръяктагы алып та жеясен тарткан иде инде. — Тидермә, ат!—дип боерды багатыр. Сызгырып ук очты, әмма шул мәлдә аръяктагы алып та керешен ычкындырды Булган хәлдән бермәлгә аптырый калдылар. Нәкъ елга уртасында ук-укка орылды һәм алар суга төштеләр. Уклар төшкән тирәдә балыклар сикерешеп куйдылар. Илбәк мәргән янә җәясен тартты, әмма аръяктагы мәргән дә керешен тартып өлгерде, янә уклар чәкәш- те, янә елга уртасына чумдылар, янә балыклар сикерешеп алдылар. Илбарыс багатыр су читенә йөгереп төште. — Мәргән, кардәшләр, атмагыз. Болгарлар без. Аръяктагы ике җайдак киңәшеп алдылар, ял өстенә ятканы чак кына башын күтәрде, елга читендәге багатырга карап алды. Кардәшләр дидеме, мәргән батыр атыннан төште, яралының атын елгага кертеп җибәрде. Аның артыннан үз атын төшерде, ат ялына ябышты. Бире якка чыгып җитүгә, болгарлар аларның атларын эләктереп алдылар, яр өстенә җитәкләп алып менделәр. Мәргән егет күзләре белән багатырны эзләп тапты. — Багатыр, Чалбай хан угрылары атамны яраладылар, туганнарымны сөңге белән кадап үтерделәр, сеңлем белән анамны әсир иттеләр Ике көтү сарыгыбыз, бер көтү атыбыз бар иде — куалап алып киттеләр. Җәйләүдән күчешебез иде. Өске җәйләвебез. Бозаулыкта, аскы җәйләвебез Җаек елгасы буенда иде. Атам яралы, арагызда имче бармы, багатыр? — Имче,— дип кычкырды сөрәнче.— Имче Акчура, багатыр дәшә! Яралы төркине ипләп кенә иярдән алдылар, үлән йолкып түшәделәр, үлән өстенә киез япма җәйделәр. Ул арада имче килеп җитте. Урынга салгач, төрек кулын күтәрде, әмма хәле китеп, башы бер якка авышты Имче яралыга нидер эчерде, нидер иснәтте. Яралы күзләрен ачты, карашы белән угланын эзләп тапты. Егет елый иде. анын битләре буйлап яшь бөртекләре тәгәрәшә ♦ — Угланым, алтыным, угры Чалбай ханнан үч ал. Мине тәңре үз = янына чакыра... Сине, }глан, багатырга бирәм,—яралы күзләре белән * багачырны эзләп таты — Багатыр, дала мондый мәргәнне күрмәгән- £ дер. Күзе бөркетнеке, йөрәге арысланныкы... Олан, о-л-л-ан, ан нан з тапсаң... м — Атам, атам... Ф Яралының авызыннан кан китте, менә ул күтәрелергә итте, әмма _ көче житмәде, башы салынып төште, аякларын сузып жибәрде,—жан “ бирде. «; — Атың ничек, мәргән? 4 — А-тым, Таш-булат, баг-гатыр,— диде мәргән яшь аралаш— * Ат-там Ак-тай... Актайны калку урынга, яр башына күмделәр, янына жәя-укларын, “ коралларын куйдылар. Тәңре килеп алганчы дип, өч көнлек ризык, чүл- * мәк белән су куйдылар. Алай кузгалып шактый юл үткәч кенә Ташбулат, ниһаять, тынычла - * на төште. Мәргән егет багатырнын уң кулында бара. Аларны оластаз < алыпларын кирмәннән чыгарасы иде. Моны эшләве җиңел булмас £ кебек... Багатыр йөзбашларны тагын җыйды, комлык җир табып, ком өстен 5 тигезләде дә, кулына хан бүләк иткән алтын саплы хәнҗәрен алды а — Кирмән нык, диварлары биек, бәреп алып булмас, багатыр,— диде Маигыш тархан. 1 — Кирмән нык, йөзбашлар, нык булса да алырбыз аны. Тәңре без- * нең якта. Менә бу кирмән. Менә почмак манаралар Манараларда каравыл күренми, минем уемча, безнең «сәүдәгәрләр» изге эшләрен кыл- £ ганнардыр. Хәзер безгә чалбайлыларны ничек тә кирмәннән алдап х алып чыгарга кирәк. Миңа котыртучылар кирәк булыр, йөзбашлар, £ һәр йөздән ике котыртучы бирерсез. Иң оста мәргәннәрегезне сайла- и г гыз. Мәгәр, йөзбашлар, башта без аз көч белән, әйтик, әнә шул ике йөз н чамасы котыртучы алыплар белән дәү капкага якынайыйк Чалбайлар !* безнең аз санлы булуыбызга ышанырга тиешләр Шунсыз алар, капканы ачып, безне куа китмәсләр. Капканы ачкан хәлдә без алар белән п орышырга тиеш булабыз. Кирмәннән күпме чалбайлы чыгар, анысы $ безнең өчен караңгы . Чынын гына әйткәндә, минем Чалбай хан белән х бер дә орышасым килми. Ул төрки безгә кардәш халык. Әмма нишләмәк кирәк, язмыштан узмыш юктыр — Чалбай ханны мин үзем җәзалыйм,—диде Маигыш тархан.— Мин кирмәнем дивары буенда я ятып калам, багатыр, я Чалбай ханның башын кисәм. Хәсрәтсез — бер үләр, хәсрәтле — ике үләр, ди. Мин бер үлеп карадым инде, багатыр. Үлемнән куыкмыйм Миңа, багатыр, ун алып бир. Мин яшерен капканы сакларга барам Җиңгән хәлдә дә, җиңелгән хәлдә дә Чалбай яшерен капкага килми булдыра алмас. Чөнки шул капка кырында ат абзарлары, урманга ауга шуннан йөри идек. — Ун алып алырсың, тархан. Башта киңәшик — Багатыр Илбәк белән Ташбулат мәргәннәргә күз төшереп алды.— Сез. мәргәннәр, берегез уң кулымда, икенчегез сул кулымда булырсыз Ташбулат, син уң кулыма басарсың Адай, уң кулым Адай, син ун алыпны сайлап ал да Маигыш тархан белән яшерен капкага кит Төп алай шушы тарлавыкта калыр. Атларны әнә теге аланлыкка яшерерсез Тарлавыкның ике ягына ике йөз укчы басар Ике якта да куаклыклар, яшеренеп утырырсыз Безне Чалбай алыплары тарлавыкка куа киләләр, укчыларга җитү белән... Кыскасы, бер чалбайлы да кирмәнгә кире әйләнеп кайтмаска тиеш. Бу хәл аларның ачуларын китерер Алар янә капканы ачарлар... — Ачмасалар?— диде Илбәк мәргән — Ачарлар, ачмый хәлләре юк. Кирмәннән тарлавык күренми, без бик аз калдык, без янә әйләнеп капкага килербез, укка атыша башларбыз... Төп алай чыккач, орыш каты булыр, йөзбашлар. Укчылар үз урыннарында калырлар. Без янә чигенә башларбыз Чалбай ханның алае зур, ике төмән, укка алып бетерү мөмкин түгел, алай безне куа куа тарлавыкка керер Чалбайлылар үтүгә, очлы ыргаклар ташлагыз Ыргакларны ташлаганнан соң гына утка ала башлагыз Инде без Без төп көч белән болай итәрбез Алдан укчыларны җибәрербез, алардан соң сөңгечеләр орышка керешер, сөңгечеләрдән соң ятаганчылар белән кылычлы алыплар кузгалыр. Уң кулыма, сул кулыма мәргәннәрем басар, төп уртада үзем булырмын. Мин грек Агасике белән Дәян алостаз- га да зур өмет баглыйм. Алар исән-сау кирмәнгә керә алган булсалар, ничек тә капканы ачарга тырышырлар. Шулай да, алыпларым, мин иң элек сезгә зур өметем баглыйм Ант эчик,— багатыр хәнҗәре белән бармак очына төртте, кан күренүгә, ашчы биргән алтын чокырга җиде тамчы кан тамызды, һәр йөзбаш бармагын канатып ант канын чокырга тамызып чыкты, аннары һәммәсе иреннәренә тигезеп чыктылар,—Тәңре безнең якта, алыпларым. Кузгалдык! Ике йөз алып ипләп кенә тарлавыктан чыктылар, кирмәнгә таба юнәлделәр. Ике йөз алып тарлавыкка кергән җирдә агачлар артына постылар, калганнары урыннарында калдылар. Кораллы җайдаклар күренү белән кирмәндә ыгы-зыгы купты, сөрәнче оран салды. Алыпның уң кулындагы Ташбулат җәясенә үк куйды. Кирмәнгә бер ара җир калгач, багатыр кулын күтәрде. Алыплар туктап калдылар. Болгар сөрәнчесе алгарак чыкты. — Оран сал, сөрәнче,— диде багатыр.— Чалбай ханга сал. Капканы ачып, бирелсәң, сине болгарлар иреккә җибәрергә ышандыралар диген. Ачмасаң башың Әтилдән эзләрләр диген. Сөрәнчеләр оран салды, кирмән диварына кабаланып менгән чалбайлылар сөрәнче сүзләрен Чалбай ханга җиткерделәр, күрәсең, кирмән ягында беравык тын тордылар. Кирмән диварына кошлар кебек менеп кунган чалбайлылар ике йөз болгардан бер дә куркырга җыенмыйлар, өскә үк чыгып басканнар иде. — Багатыр, алыйммы берсен укка?— диде Ташбулат. — Ашыкма, мәргән, куян кумыйбыз. Монда Чалбай төлке үзе. Чынлап та чалбайныкыларның барысы да диярлек очлымнарына төлке койрыгы таккан иде. Чалбай хан һаман җавап бирми. Багатыр чалт аяз зәңгәр һавага күтәрелеп карады. Баш очында козгыннар очына, яман итеп каркылдап узалар. «Орыш буласы,— дип уйлады багатыр,— Чалбай хан кирмән капкасын ачмас, орышыр. Тәңрем, ярдәм кыл, Чәчкәм хакына, гаделлек хакына»... Багатыр көньякка әйләнеп карады. Көньяк тарафта кара болытлар җыела иде. Ниһаять, чалбайлылар оран сала башладылар. — Җиде елга, җиде дала кичеп килгән болгарларны козгыннар көтә. Моннан ары Чалбай Жан ышбу җәйләүләрне биләп торачак. Үкчәгезне ялтыратыгыз... — Әйе, кан коймыйча булмастыр, козгыннар тикмәгә генә баш өстендә уралмыйлар. Тәңрем, үзеңә тапшырдык. — Укчы мәргәннәр, дивардагы төлкеләрне укка! Ике йөз укчы дәррәү диварга таба кузгалды. Ике яктан да яңгыр булып уклар очты. Кайбер уклар болгарларга килеп җитмичә, елан кебек үлән арасыннан шуышып кереп туктап кала иде. Беренче чалбайлыны Ташбулат мәргән атып төшерде. Аның икенче угы да бушка китмәде, күкрәгенә кадалган укка чалбайлы ике куллап ябышты, әмма суырып ала алмады, дивар өстенә капланды. Багатыр янәшәсендәге Ташбулат: — Багатыр, алар исерекләр, якынырак килик!— диде. Болгарлар диварга якын ук килеп укка ала башладылар. Дивар буенда болгарлар да ятып калгалады. Болгарлар дулкын-дулкын булып, әйләнеп килеп һөҗүм итәләр иде. Өченче әйләнгәндә якынрак килделәр, ахрысы, багатырның калканына ук кадалды. Болгарлар дүртенче тапкыр әйләнеп керә башлаганнар иде, дәү капка ачылды һәм өч йөзләп чалбайлы һай-һаулап килеп чыкты. Алар болгарларга каршы чаптылар. Болгарларны урап алмакчы иттеләр. — Тарлавыкка чигенәбез!— дип кычкырды багатыр һәм атын кире борды Ана алыплары иярде. ► — һэ-лә-лә!—дип чалбайлылар алар артыннан ташландылар Болгарлар чаптырып тарлавыкка керделәр, укчылар яшеренгән жнр- не уздылар һәм, кисәк борылып, чалбайлыларга каршы килә башладылар. ♦ — Ур-ра! Ур-ра, багатырлар! = Чалбайлылар тарлавыкка кереп бетүгә, аларга ике яктан да уклар * болыты яуды, һични аңламаган чалбайлылар каушап калдылар, кире 5 чигенә башладылар, әмма укчылар агач араларыннан аларны чүпли S тордылар. Ул арада алыплары белән багатыр килеп житте, ике арада i орыш китте. Чалбайлылар чынлап та исерекләр иде, күзләре тонган килеш өскә s киләләр, сөнгеләрен аталар да кире борылалар. х Беренче тезмә ятып калгач, чалбайлылар чигенә башладылар. Ук * тиеп ятып калган атлар ярсынып кешнәүдән, куркынып чинаудан, елга > буендагы кошлар — һәммә тереклек тынып калды. Бары тик козгын- ш нар, аларга ияреп ала карга, саесканнар гына кан исенә карылдыйлар, * каркылдыйлар, шыркылдыйлар иде. Багатыр, өч-дүрт чалбайлыны укка * алып, дошманга якынаюга, жәясен жнлкә аша ташлады, кылычын суы- * рып чыгаоды. Е — Ур ра, болгарлар! Алыпларым, ур-ра! з Кайсының күкрәгенә үк кадалган, кайсының аркасын сөңге тишеп £ чыккан, кайсы яралы кулын тотып, тояк астында калмаска теләп, куак- и лар арасына йөгерә, әмма ерак китә алмый, агачлар арасында яшерен- * гән укчылар аларны укка тота тора иде. Чалбайлылар кача башлагач, болгарлар аларны куа киттеләр. Кыска гына вакыт эчендә тарлавыкта йөзләгән алып ятып калды. Тарлавыктан исән чыккан чалбайлылар капкага ташландылар. Алар бик аз калган, әмма жан газиз, тизрәк капкага житәргә тырышалар иде. Аларны куып баручы болгарлар чигенүче чалбайлыларны бертуктаусыз укка алалар, алай да егермеләп чалбайлы капкага якынлашты Шунда бер хикмәт булып алды кирмәндәгеләр тиз-тиз капкаларны яптылар һәм чигенүче үз алыпларын укка ала башладылар. Бу хәлдән каушап калган чалбайлылар дивар буйлап елгага таба борылдылар, әмма анда аларга болгарлар каршы төште. Көтмәгәндә чалбайлылар уртада калдылар Аларның кайсын укка алдылар, кайсын сөңге белән кададылар Арадан берсе кылычын бертуктаусыз селтәп, яман итеп кычкырып, багатыр- га ташланды. Кылыч кылычка орынды, корычкорычка тиюдән очкыннар очты. Багатыр икенче тапкыр селтәнергә өлгерә алмый калды. Чалбай хан куштаны сөрлегеп киткәндәй артка чайкалып куйды, кулыннан кылычы төшеп китте. Багатыр шунда гына аның аркасына кадалган укны күрде. Укны Ташбулат мәргән аткан иде. Мәргән чаптырып багатыр янына килде. — Багатыр, бу кеше Чалбай ханның ун кулы Күчтем батыр иде. Минем атамны ул яралады... Багатыр күз карашы белән Ташбулат мәргәнгә рәхмәт әйтте, сөйләшергә вакыт тар иде Багатыр өзәңгесенә басып, күтәрелә төште, тирә-юньне күздән кичерде. Бер генә чалбайлы да исән калмаган иде. — Укларны, сөңгеләрне жыярга. мәетләрне тарлавыктан агачлар арасына күчерергә! һәм багатыр атын юырттырып, тарлавыкка таба китте. Аңа Ташбулат мәргән иярде. Шунда гына ул мәргәнгә: — Мәргән, мнн сине уң кулым нтәм,— диде. — Мнн аңардан үч алдым, багатыр — Багатырың да үлемнән коткардың, мәргән. Тәңре сине бу иге легең өчен онытмас. Чалбай ханның батыры Күчтем Кубрат хан заманында ук орышып йөргән. Тарлавыкка җитәрәк багатыр аркасына ук тигән бер болгар алыбын “ күрде. Алып тәңредән мәрхәмәт сорагандай, күзләрен зур ачып, күккә төбәлгән. Кулында керешен тарткан җәясе, бармак арасында кыскан угы. Төптәңре биргән кояш сурәте төшерелгән тәңкәсе берьякта ята, очлымы тәгәрәп киткән. Таныды багатыр алыпны, Эске кирмәнгә китәр алдыннан Кызкуыш туенда канашкан иде егет. Кызны куып җиткәч, шатлыгын яшерә алмыйча, елмая-елмая ханша каршына килеп баскан иде, ханша ул тоткан кызга да, егеткә дә күлмәк биргән иде. Алып шул күлмәкне эчтән кигән. Багатыр атыннан төште, алыпның күкрәгенә кадалган укны тартып алды, шул мәл мәетнең йөзе чытылып куйган кебек булды. «Әллә соң үлгәч тә авырту сизәме кеше?>—дип уйлады багатыр һәм карашын кирмән ягына ташлады. Кирмәндә янә нәрсәгәдер җыеналар иде. Ул арада капка ачылды. Бу юлы капкадан бик күп алай чыкты. Чалбай ханның исәбе бер төркем исән калган болгарларны бер орынуда капларга иде, күрәсең. Чалбайлылар ашыкмадылар, акрын гына, атларын атлатып кына болгарларга таба якыная башладылар. — Болгарлар, тарлавыкка качарга! Укчылар, ыргак ташлаучылар, урыннарыгызга! Болгарлар, тарлавыкка чигенәбез. Ыргакчылар, болгарлар үтүгә, ыргаклар ташларсыз! Багатыр сикереп атына атланды, тарлавыкка таба кузгалды. Багатыр кул астында йөз егермеләп кенә алып калган иде. — Болары да исерекләр,— диде багатырның уң кулына баскан Ташбулат. — Бик шәп,— диде багатыр.— Димәк, Дәян алостаз белән төпти- мерче Агасике исәннәр... Ул арада чалбайлылар һай-һаулап аларны куа башладылар. Болгарлар ягына болыт булып ук яуды. — Уклары җитми, аталар. — Атсыннар Чапмаска. Ашыкмаска! Тарлавыкка керсеннәр!.. Багатыр һәр боерыгын биргән саен артына әйләнеп карады. Болгарлардан ерак түгелләр иде инде чалбайлылар, уктан алырга була иде. — Җәелергә, укчылар! Болгарлар ике якка сибелделәр, бер тапкыр әйләнмә ясап, чалбай- лыларны укка алдылар, аннары тарлавыкка чигенә башладылар. Чалбайлылар кача башлаган болгарларны тагын һай-һаулап куа киттеләр. Менә тарлавык бугазы. Агач артларында болгар укчылары. Чалбайлылар һични аңламый һаман куалар, арттан басып киләләр. Багатыр бертуктаусыз артка карап уктан атты. Багатыр чамалады, аны Чалбай ханның бие куа килә. Би кулында сөңге, багатырны ул киеменнән таныды булса кирәк, әллә батыр Күчтем белән алышканда күреп калдымы... — Ташбулат, бине үзем алам,— диде багатыр һәм тезгенен җибәрде, ат үз иркенә чапсын, шулай артка карап укка алуы җайлырак. — Юк, багатыр, бине мин алам. Апам өчен, анам өчен! Я мин аны, я ул мине, багатыр... Тарлавыкка җиттеләр, болгарлар укчылар яшеренгән төбәктән үттеләр, ыргакчыларга җиттеләр. Чалбай хан алыплары, батырларның йөздән ким калган алаен тарлавыкка кысрыкларга уйлап, тагын да дәртләнебрәк куа башладылар. Шул мәлдә ике яктан да чалбайлыларга уклар ябырылды. Сафлар бозылды Кай тарафтан ук очканны абайламый калган чалбайлылар һаман алга омтылдылар. Бер төркем болгар алыбын сытып, изеп ташлау нияте белән алга чаптылар. Багатыр яшеренгән алаен чыгарды һәм болгарлар көтмәгәндә чалбайлыларга каршы борылдылар. Багатыр башта укчыларын җибәрде, алар әйләнеп килүгә, сөңгечеләр куз галды, алар артыннан кылыйлылар. Бертуктаусыз әйләнә-тулгана орыша, атыша, суеша башладылар. Чалбайлыларның иге-чиге юк кебек тырнын калкан чите уелып очты. Чалбай хан бие иярдән ычкынды, гөрселдәп җиргә төште, яман тавыш белән акырып җибәрде Бу тавыш болгарларның алдыра башлаган вакытына туры килде. Чалбайлыларның күбесе тарлавык бугазында ятып калганнар иде. Калганнарын болгарлар кысрыклый башладылар. Анда да, монда да болгар алыплары алдыра торгач, «Ура!» тавышлары ешрак ишетелде. Багатыр #ярдә калды, әмма кулында кылычы юк иде, үрелеп, сул ягына — ияренә таккан ятаганын алды. — Ур-ра, ур-ра, болгарлар! Чалбайлылар кача башладылар, шунда аларның атлылары аяк астына очлы ыргаклар ташланды. Кача башлаган чалбайлыларның атлары баш аша мәтәлә, ә аты егылганда, сикереп төшеп, йөгереп китәргә өлгергән чалбайлыларны укчылар уктан ата тордылар Шунда берсе — Аһ, атакай, алдадылар безне болгарлар!—дип кычкырды Исән калган чалбайлылар тарлавыктан качып китә башладылар Тарлавыкта бүленеп калган егермеләп чалбайлы кире борылдылар Моны күреп, багатырнын уң кулы Ташбулат, сул кулы Илбәк җәяләрен алдылар. Ни тиз атсалар да, өч-дүрт чалбайлы болгарларга җиттеләр. Берсе багатырга сөңгесен атты Сөңге калканны тиште, алай да көбә күлмәкне тишә алмады, багатыр атыннан егылды Чалбайлылар үтерелде. Ташбулат җирдә яткан багатырга ташланды. Атыннан сикереп төшүгә, ул багатырнын башын күтәрде. — Чалбайлар кача, багатыр, җиңдек! Яраландыңмы? — Зыян юк. Атка, атка атландыр мине Мин исән Ярам... Ташбулат багатырны атына атландырды Багатыр чалбайлыларны куып барган болгарлар артыннан чапты. Чалбайлылар арасында — Кардәшләр, атакай, без биреләбез!—дип кычкыручылар табылды. Икенчеләре: «Капкага! Капкага чабыгыз?»—дип аларга куәт бирергә теләде. Чалбайлылар: «Биреләбез!»— дип кычкырсалар да. ярсынган болгарлар тиз генә тыела алмадылар, калган чалбайлыларны чаптылар, кистеләр, арканга алып, сөйрәп киттеләр. Шул чакта капкалар ачылды, чигенгән чалбайлыларны уртага алып, коралланган Эске кнрмәнлеь>иде. Иөзгә-йөз килеп орышырга вакыт җитте Багатырнын кулына сөңге бирделәр. Чалбай ханның бие аны һаман күздән ычкындырмаган икән, янына ук килеп җитте, һәм сөңгесен ташлады, багатыр чак кына ат өстенә ятып өлгерде, аның колак төбеннән выжлап сөңге узды Янә- * дән ияренә менеп утырды багатыр. Бу юлы бинең кулында кылыч иде = инде. * Ике арада кисеш, суеш башланды Күкрәк тирәсендә үткен очлы < сөңгеләр яшьнәде, кылычлар ялтырады, ярсынып атлар кешнәүдән. S баш түбәсендә козгыннар каркылдаудан бөтен тарлавык ят тавышлар * белән тулды. Чалбай ханның бие акыра-бакыра Илбарыска ташланды. Би кылычын селти, багатырга тизрәк килеп житә алмаудан гаҗизләнә кебек иде. — Кубрат хан угланы Илбарыс, котыл! — Үзең котыл, би! Кылычка кылыч бәрелде. Икенче тапкыр әйләнеп килделәр Янә кы лычлар чалышты. Өченчегә әйләнеп килгәндә багатыр кисәк ат корсагы астына төште, би бушка селтәнде. Ат астыннан чыгып өлгергән ба' гатыр бинең битенә чапты. Әмма би дә аңа орынып өлгергән иде, бага мөсәгыпт ХӘВИВУЛЛИН ләр килеп чыктылар. Чалбайлылар коралларын ташладылар. Багатыр янына алостаз Дәян килде. — Багатыр, капканы төптимерче Агасике ачты,—диде. Капкадан хатын-кыз, бала-чага — дала көтүчеләренең, Чалбай хан әсир иткән кабнлә-ыруларның туганнары чыктылар. Иң алдан колгага ат коерыгы таккан шаман атлый. Шаман туры багатыр янына килде дә җиргә хәтле баш орды. — Кубрат ханның батыр багатыры, бала-чага, кыз-хатыннарга тимә, иш табалганын ишле итәрсең, таба алмаганын каравыш итеп, Фа- нәгүргә озатырсың. — Алостаз Дәян, шаманга аңлат, бала-чагаларга да, кыз-хатыннарга да тимибез, кызларын каравыш итмибез. Шаманны күздән ычкындырма, миңа шаман исән кирәк!— диде. Шулай дип боерды да багатыр атын ачык капкага таба алып китте. Соңыннан барысы да беленде: ахыр чиктә, котылу нияте белән Чалбай хан, жансакчыларын ияртеп яшерен капкага ташлана. Әмма алар- ның капканы ачып чыгулары була, Чалбай хан каршына Мангыш тархан килеп баса. Мангыш тархан жан ачудан Чалбай ханга сөңге белән кадый, шунда Чалбайның бер жансакчысы тарханга пычак атарга өлгерә. Яшерен капканы эзләп килгән Илбарыс багатыр, сөңге кадалган Чалбай ханны күреп, йөзен чытты. Чалбай хан җан ачысы белән ике куллап сөңгегә ябышкан, гүя күкрәген тишеп чыккан сөңгене суырып алырга тели иде. Көтмәгәндә аркасына кадалган пычакны аткан кешене дә күрмичә жан биргән Мангыш тархан чалкан килеп төшкән, колач житмәстәй каен төбендә ята. Биредә кыска гына вакыт эчендә чалбайлылар белән болгарлар арасында суеш-кисеш, кадаш булып алган. Болгарлардан бары тик ике алып белән Адай исән калган. Алыпларның берсе яраланган беләген тигәнәк яфрагы белән бәйләгән. Чалбай ханның берничә жансакчысы урманга качып өлгергән икән, Адай куа киткән. — Яралыны имчегә илтегез. Мангыш тарханны, аның белән үлгән яралыларны, бер кабер казып, тәңре кушканча күмегез. Чалбайлылар- ның мәетләрен яндырыгыз,— дип боерды багатыр һәм кирмәнгә кереп китте. Багатыр Мангыш тарханның өенә юнәлде. Юл өстендә аңа төптимерче очрады. Мәһабәт җиз сакаллы, киң күкрәкле тимерче юл уртасында аякларын җәеп баскан да сөңгесенә таянып тора. Багатыр аңа грекча дәште. — Багатыр грекча белә?!— диде төптимерче, гаҗәпкә калуын яшермичә. — Белә, Агасике, белә. Сине дә белә. Үлемнән курыкмыйча капка ачуыңны да белә. — Капканы ачулары жиңел булмады, бер чалбайлы башыма житә язды, чак абайлап өлгердем. Сиңа тәңрең ярдәм иткәндер, багатыр. Ике төмән алае булган ханны жнңдең. Җитмәсә Чалбай хан кирмәндә иде. — Тәңре түгел, Кубрат хан жибәрде мине Эске кирмәнгә, төптимерче. — Кубрат хан кодрәтле адәм. Озын гомер бирсен аңа хода. — Аңа гомерне тәңре бирә, Агасике, синең аллаң түгел. — Тәңре дә шул ук алла инде ул, багатыр. Философ Иоанн Фасиан шулай ди. Багатыр, тарханның кызы исән калды, мин аны йолып алып калдым... — Рәхмәт сиңа, Агасике. Изгелегең онытмам... — Онытма, багатыр,—диде. һәм багатырга юл биреп, читкә тайпылды. Илбарыс багатыр Мангыш тархан өенә урнашуы. Кич белән ул бозау тиресенең бер читенә: «Сәне алты йөз дә кырыгынчы елда тәңре ңлаһы белән Эске кирмәннән Чалбай хан алае куылды, башы киселеп фанәгүргә озатылды»,— дип язып куйды. Кнрмәнне алганда болгардан ике йөз дә кырык жиде алып үлде, йөзгә якын яраланды. Соңгысын язмады багатыр, уйлады гына. Тархан өенә багатыр уң кулы Ташбулат белән урнашты. Ташбулат гаять эшлекле кеше булып чыкты, кич- * ке якта ул казан асты, төнлә салкын булыр дип, күрше бүлмәдән тире- = ләр кертте. Багатыр туктаган бүлмәдә Чалбай хан Мангыш тарханның х ике угланын чабып үтергән. Әмма тархан үзе тәрәзә аша йортка сикер- < он һәм жансакчылары белән яшерен капкадан качып өлгергән Башта S Чалбай хан тарханның хатынын үзенә ала, әмма күз алдында ике уг- 2 ланын чабып үтергән ханга буйсынырга теләми хатын. Әүвәл «Мин рн- ф за, диварга чыгып, Этил суын гына карап керим»,— ди. Чалбай хан риза була, хатынга ияртеп, ике жансакчысын жибәрә Елга яклап дивар өстенә менгәч, елгага ташлана хатын. Бу турыда кайтып әйткән жансакчысын Чалбай хан уңлы-суллы яңаклый, аннары камчысы белән яра башлый Шунда теге әйтә: «Хан, аның анасыннан да чибәр кызы бар»,—ди. Чалбай хан жансакчысын кыйнаудай туктый. «Кызны табып китермәсәң, башыңны югалтырсың»,—ди. Җансакчысы Күчтем батырның кулыннан кызны тартып ала, жил- терәтеп, хан янына китерә. Күрә дә кызны Чалбай хан. жансакчысына бер уч алтын тәңкә ташлый. Чалбай хан кызны түр бүлмәгә яптыра, жансакчысына аны күз карасыдай сакларга куша. Шул чакта аңа шаман килеп керә, кызны үзенә сорый. — Анасы суга ташлангач, монысы да ерак китмәс, ирексезләмә баланы,— ди.—лан, мин аны үзем сиңа, көйлн-көйли үгетләрмен, шуннан ул үзе риза булыр, сиңа матур-матур балалар табар... Кызның аты ничек?. — Кызның аты ничек, Артык?— дип. жансакчысыннан сорый үз чиратында Чалбай хан. «Оял,—дип уйлый шаман —Сиңа сылуларның сылуын китергәннәр, ә син, ахмак, аның атын да белмисең». — Аты Айгөл, хан. — Айгөлне шаманга биреп жибәр, Артык. Үгетләсен. Багатыр бүлмә тәрәзәсе каршындагы түмәргә утырды. Кояш баеп килә, кнрмәнгә кайтып кергән маллар кычкыра. Кичә Чалбай хан кулында иде кирмән, бүген кнрмәнгә янә болгарлар хужа, ә көтүчеләргә, малларга барыбер... Барыбер микән?. Түгелдер Түгелме? Көтүчеләр — коллар, аларга кайда да көтү барыбер түгелмени сон?!. Алар — кеше кешесе. Син соң кем кешесе?.. Кубрат ханныкы Кем жнбәрде сине бирегә сөйгәнеңнән аерып? Кубрат хан... Юк, алай дип уйларга синең хакың юк. Кубрат хан синең... Нигә, нигә алды хан мине тәрбиягә?! Хан кызы Чәчкә белән бергә үсмәгән булыр иде — Ташбулат,— дип дәште багатыр уң кулына — Сөрәнчегә әйт. иртән кояш чыкканда барысын да уятсын — Этил буенда жыен була дип сөрән сал. Җыенда Фанәгүрдәгечә Кызкуыш туе уздырабыз. Чалбай хан үзе белән бер көтү хатын-кыз йөрткән, шуларны алыпларымнан кудырам. — Баш өсте, багатыр. Ташбулат чыгып китте, күңел һаман сагышта. Әле генә өйдә берүзе каласы килгән иде, хәзер янә кемнедер юксына башлады Багатыр өй эченә күз йөртеп чыкты Юан бүрәнәләреннән нарат сагызы исе килә Кем салып бирде икән бу өйне? Рось осталарымы, угор- лармы? Алар сала агач өйләрне Төн илләрендә. Сәер, ни әйтергә телә МӨСЭГЫЯТ ХӘБИВУЛЛИН де икән бая аңа Агасике? Мангыш тархан кызын ул коткарган?.. Кызны үзенә алырга исәбе бар микән әллә Агасикенең? Бик ихтимал ич! Әллә Айгөлне Адай мәргән эләктереп өлгергән микән. Мәргән аны беркемгә дә бирмәс... Агасике кызны аңардан сорап килсә?.. Ишектә берәү күренде. Нәкъ шул кеше турында уйлаганда, аның үз аягы белән килеп керүе ышанмастай хәл иде. — Хәерле кич, багатыр! — Кич хәерле, төптимерче, уз, утыр. Төптимерче аның каршындагы түмәргә утырды, баш киемен салды, беравык очлым астыннан кия торган мескен бүреген бөтәрләп торды. — Иртәгә Төн илләренә чыгып китәсең дип ишеттем, багатыр? — Китәбез, әмма иртәгә үк түгел, Агасике, берсекөнгә. — Мине дә ал, багатыр. Алыпларыңнан ким орышмам. — Без анда орышырга дип бармыйбыз, Агасике. Маҗарлар, угор- лар, Чалбай хан Эске кирмәнне алуга, сәүдәгәрләрен җибәрми башлаганнар. Кордаш субашлар арадашлык итүдән баш тартканнар. Кубрат хан миңа Төн халыклары белән сәүдә эшләрен җайга салып кайтырга кушты. — Минем дә Төн халыкларын күрәсем килә, багатыр. — Ярый, төптимерче, син дигәнчә булсын. Төн илләренә сине алырмын. Ә хәзер бар, син миңа шаманны китер. Эзлә, тап, китер. — Мең рәхмәт сиңа, багатыр. Төн илләрен күрү күптәнге хыялым иде. Ә шаманны мин хәзер... Агасике чыгып китүгә, уң кулы Ташбулат кайтты. Кичке ашны ашадылар. Ул арада шаманны ияртеп, Агасике килеп керде. — Рәхмәт сиңа, Агасике. Сиңа кайтып китәргә мөмкин. Ә син, нл- тотар шаман, әйдә, түрдән уз. Төптимерче чыгып китте, шаман кыяр-кыймас кына түргә узды, түмәрнең яртысына утырды. — Иркенләп утыр, шаман. — Игелек яусын, багатыр. — Сиңа бер бүләк бирәсем бар, шаман,— Багатыр бил каешына бәйләнгән янчыгын чиште, төптәңре биргән йөзекне шаманга сузды.— Ал, шаман. Сиңа бу. Илтотар шаман балдакны кулына алды да күзләрен акайтып, бага- тырга карап торды. Шаманның балдак тоткан кулы җиңелчә генә дерелди иде. Кисәк ул урыныннан купты, багатыр каршына килеп баш орды. Шаман багатырга баш орып ятканда тавыш-тынсыз гына ишектә алостаз Дәян пәйда булды. Ничә тапкыр сынаганы бар багатырның алостаз Дәянны, ул беркайчан да киңәше белән атылып чыкмады, башта кеше сүзен тыңлады, аннары гына киңәш бирде. Чандыр гәүдәле, буй-сынга барысыннан да бер башка озын алостаз Дәян сарайда да еш кына Кубрат ханның уң кулында утыргалый иде. һәм ул һәрчак бар нәргәдән дә хәбәрдар була. Кубрат хан Эске кирмәнгә дә аны тикмәгә җибәрмәгәндер. Кем кызыксындыра алостазны? Төптимерчеме, шаманмы? — Булды, булды, шаман. Тор, мин сиңа олуг хан түгел,—диде багатыр, аннары әлегә кадәр ишек янында басып торучы алостазны күрмәмешкә салышып:—Ә-ә, алостаз, кер, түрдән уз. Менә Чалбай ханның шаманы килгән. — Багатыр,— диде Дәян.— Мәетләрне җыеп бетереп булмады. — Болгарларны? — Болгапларны Мангыш тарханга казылган кабергә күмдек. Алостаз Дәян түргә узды, шаман янәшәсендәге түмәргә утырды, өй эченә күз йөртеп чыкты. Мангыш тархан кунак өйне зур салдырган иде. Түр якта киң сәке, сәкегә ак аю тиресе җәелгән —Төн халыклары товары. Төн халыклары төркиләрнең арадаш кардәшләре булган субаш- ларга күренмиләр, әйберләрен куялар да китәләр. Болгарга хезмәт итүче арадаш төркиләр аларның товарларына карап, тегеләргә кораллар куялар. Аннары бераз торгач, янә корал куйган төшкә әйләнеп киләләр Әгәр дә Төн халыклары арадаш субаш кардәшләрнең коралларын алганнар икән, димәк, тиреләрне алып китәргә мөмкин, инде тиреләр бәясенә куелган коралларны азрак дип саныйлар икән, Төн халыклары ф болгарлар китергән коралларга кагылмыйлар, тиреләрен икенче җиргә _ күчереп, өяләр, янәсе, икенче алучыга күрсәтәләр. Шунысы гаҗәп. Төн < илләрендә яшәүче халыклар кардәш субашлардан сапсыз ятаганнарны * теләбрәк алалар. Шул сәбәпле субаш буйтуры Чакай Фанәгүргә килде, 5 Кубрат ханнан сапсыз ятаганнар сорады. Кубрат хан бу эшне алостаз > Даянга йөкләде. Рум сәүдәгәрләренә сапсыз ятаганнар китерегез ди- * гән теләк белдергәч, грек сәүдәгәрләре аптырый калганнар иде. Иллә ♦ сораган ятаганнарны күпләп китерә башладылар. Грекларның күзлә- - рен Төн илләреннән кайткан затлы тиреләр кыздыра иде, күрәсең. Төп- = тимерче Агасике бары тик шул сәбәпле монда. Алостаз Дәян моны белә, ә менә багатыр белми. Агасике багатыр янына бик еш керә баш- >. лагач, алостаз Дәян борчылып килгән иде, ни күрсен, багатыр каршын- “ да Чалбай хан шаманы баш ора. «Бусы кемгә хезмәт итә икән та- ю гын?>— дип уйлады алостаз Дәян түргә үтеп утыруга. Дәян ишетеп JJ белә иде, Илтотар шаман элек кардәш субаш буйтурында булган, хәзер ь әнә ниндидер юллар белән Чалбай ханга юлыккан. Шаман ни тели. с нигә багатырга килгән?.. Субаш буйтуры Чакайны күрмичә, моны ачык- з лау мөмкин түгел иде. Мул яшәгән Мангыш тархан, түмәрләрдә бүре- £ төлке тиреләре, идәндә болан-сыер тиреләре җәелгән. Алостаз Дәянның карашы түр яктагы эт башына төште. — Бу ни, багатыр. Түр башында эт башы? — Чалбай хан эткә табына иде, алостаз Дәян,— диде алостазны гаҗәпләндереп, Илтотар шаман. — Мине беләсең, шаман? , — Беләм, алостаз Дәян. Кубрат хан субаш буйтуры Алтыр белән бу төбәкләрне буйсындырып йөргәндә минем атам Алатыр буйтурда төптәңрс булып кала Төн илләре белән сәүдә итү өчен Кубрат хан буйтур Алатырны Этил суының өске якларында калдыра Атам аңарда күп еллар хезмәт итте. Алатыр картайды, карт кешенең акылы артта— мине куды, урыныма угланымны алды. Фанәгүргә юл чыккан идем, Чалбай ханга тап булдым. — Шаман, минем иманым тәңре, син үзең дә тәңредән иман алган кеше, ничек эт башына табынган Чалбай ханга хезмәт иттең? —- Алостаз Дәян, минем теләгем изге иде: Чалбай ханны тәңре йоласына тарту. Өлгерә алмадым, башын салды.— диде шаман һәм, күтәрелеп ишеккә юнәлде, шунда кисәк туктап;— Багатыр, бер киңәшем бар сиңа. Ышанма Рум тимерчесенә. Ул кеше сурәтенә табына Кеше сурәтенә табынган кеше—кеше үтерер — Алостаз Дәян, шаманны мин синең карамакка бирдем. Югалтма, ул миңа кирәк. — Баш өсте, багатыр. Әйдә,— диде шаманга алостаз Дәян һәм, якасыннан тотып, алып чыгып китте. Багатыр уң кулы Ташбулаттан төптимерчене чакыртты. Төптимер- че, рөхсәт сорап, түргә узды. — Илтотар шаман сиңа зарлана, Агасике. — Яман кеше ул, багатыр Хәйләкәр төлке Төлке дә төлке, шаман да төлке Кирмәндә йөздән артык грек яши, чиркәү кебек өйләре бар. Шунда кереп, изге йортка. Гайса сурәтенә әтәч канын сипте, мине Чалбай ханнан астырмакчы итте һөнәрем генә коткарып калды ханга моңа кадәр күзе күрмәгән матур хәнҗәр ясап бирдем Шуннан сон гына ирек алдым — Шаманны нишләтергә киңәш итәсең? — Ирек богаулаган — далада бозаулаган, багатыр. Яшәсен, грек туганнарым гына кимсетелмәсен. — Мин аны тыярмын, төптимерче. Тынычланып кит... — Рәхмәт, багатыр. Өйдә берүзе калгач, багатыр ишекле-түрле йөри башлады. Мичтә күмер пыскый, шәмдәлләрдә май бетеп килә, ятарга вакыт. Багатыр Мангыш тархан сәкесенә менеп ятты, сәке башындагы кеш тиресеннән тегелгән юрганны өстенә япты. Ташбулат керде, идәнгә урын җәйде, ятты һәм шундук йокыга китте. Багатырны йокы алмады. Урман ягында бүреләр улый, аюлар үкерешкәне ишетелә — чалбайлыларның мәетләрен ботарлыйлар. йөрәк кысылып куйды. Чалбайлыларны да күмдерәсе булган. Өлгерә алмадылар. Багатыр әле бер ягына, әле икенче ягына әйләнеп ятты, йокы килми дә килми. Бер атнамы, дүрт-биш көнме кайтыр ат-чабыш, Кубрат хан хәбәр алыр — Эске кирмән болгарлар кулында. Хан грек сәүдәгәрләрен янә Эске кирмәнгә җибәрер, Төн илләреннән алган товарлары белән субашлардан кахван Алатыр угланы буйтур Чакай килер. Эске кир- мәндә яңадан сәүдә эшләре җанланып китәр. йокыга талыр алдыннан багатырның күз ^лдына хан кызы Чәчкә килде. Чәчкәнең зур күзләрендә тиңе булмаган матурлык, илаһи дөнья, бер Илбарыс кына аңлаган сер тулып ята иде. Чәчкәнең әнә шул серле карашын үзендә тою белән әллә нишләп китәр иде багатыр. Илбарыс багатыр йокы аралаш каравыл торган алыпларның тукмак тавышларын ишетә һәм бу тавышлар ерагайганнан-ерагая бара иде. — Багатыр, багатыр, уян, көн туа!— дип уятты багатырны уң кулы Ташбулат. Багатыр күзләрен ачты, яктырып беткән иде инде. Сикереп торды, тизтиз киенде дә су буена йөгерде. Каравыл алыплар елга як капканы ачканнар, юынырга төшүче алыпларны куәтләп торалар. Багатырны күрүгә, шым булдылар. Елга буенда халык күп иде инде. Барысы да юына, су чәчрәтеп уйныйлар, шаяралар. Багатыр өстенә кыска күн сырмасын салды һәм тез тиңентен суга керде, ахылдый-ухылдый билгә кадәр юынды, аннары сөртенде, итек-сырмасын киде дә кирмәнгә юнәлде. — Хәерле иртә, багатыр! — Хәерле иртә, Агасике. — Багатыр әйбәт йокладымы? — Бик әйбәт, Агасике. — Адәмнәрне үтерә белгәч, җирләргә дә кирәк иде, багатыр. Алла- һы тәгаләнең каргышы төшүе бар. Алла хакына боер мәетләрне җыярга... — Син хаклы, төптимерче. Болгарларны без кичә үк күмдек, ә менә... Иртәнге аштан соң керешербез... — Күмү кирәк, багатыр, мәет җир өстендә ятса, фәрештәләр җанын алырга төшми торырлар, ди. — һы, христиан йоласы шулай диме, Агасике? — Тәңре дә, багатыр. Ул арада кояш чыкты. Багатыр кояшка таба карап тезләнде дә тәңредән игелекле, матур көн сорады. Багатырның чыгып килгән кояшка карап тезләнүен күргәч, төптимерче грек та, кояшка карап, уңлы-суллы чукынып алды. Дәвамы бар