Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТӨНЬЯКТА ДА КҮБӘЛӘКЛӘР ЯШИ

Кече гыйльми хезмәткәр Рәмзи Закиров, ике атна югалып торгач, эш урынына килде. — Кая югалдың?—диде лаборант кыз — Сама тов һәр көнне сине сорый, Закиров күренмәдеме, ди? — Үзенә кирәк чакта җир тишегеннән дә эзләп таба иде. Кирәгем шул кадәр генә булгандыр. — Күрәм, синең кәефең кырылган. Син миңа шуны әйт, табельга ни дип языйм? — Минем өчен барыбер, китәргә булдым мин институттан. Сәбәбен үзең дә беләсең. — Белмини, бөтен институт шаулый Кандидат- син дә яклый алмагач? Нигә алай дисең? Мин бит мөгезле түгел. эленеп тора. Күрәм, шрифты эре икән. - Тырыштык инде. - Ләкин юкка гына. Укып биримме? Кирәкмәс. - Юк. син безнең хөрмәт сүзләрен ишетергә тиеш. Лаборант кыз котлау текстын кычкырып укырга кереште: «Дорогой наш Рамзи, от души поздравляем тебя с защитой кандидатской, так держать. Все дороги ведут к докторской. Обратного пути нет. Твои коллеги». - Ә мин әйләнеп кайту билеты юк дип әйтер идем. - Ни өчен алай? — Институттан гына түгел, туган каладан да кнтәм Поездга билет та сатып алдым инде, менә ул. — Ә диссертацияне кем яклар? Син аны җиде мәртәбә язып, җиде мәртәбә машинкада гына бастырдың. Саматов каршы булган дип ишеттем, шул.дөресме? — Дөрес. - Ә без, лаборатория сотрудниклары, сине котларга уйлаган идек. Акча җыеп букет сатып алдык. Әнә, сиңа адресланган тәбрикләү тексты лык диссертациясен Вакланмыйк, Ирина. Обходнойга кул куй да, дүрт ягым кыйбла — Башта менә шушы «кара дәфтәр»дән синең гөнаһларыңны ка- , рыйк. Аннары күз күрер? Үзең беләсең, мин бит профгрупорг та. Лаборант кыз кара тышлы калын дәфтәрне өстәлгә чыгарып салды һәм актара башлады — Син чыннан да, гөнаһлы икән, профсоюз взносын түләмәгәнсең. — Ничә ай өчен? — Сабыр ит, хәзер әйтәм... Өч ай түләмәгәнсең икән. ф — Каһәр, диссертация дия-дия профсоюзны онытып җибәргәнмен — Дүрт сум егерме тиенең бармы? | — Рәхим ит. Профсоюзны хөрмәт итәм мин — Шулай булмыйни, синең хакта мин үзем дә уңай фикердә. Тик £ менә институтны ташлап китүең генә гаҗәпләндерә. — Ә син, Ирина, гаҗәпләнмә, нормаль хәл дип кабул ит. Хәрәкәттә § бәрәкәт, йомышчы малай булып йөрү туйдырды. Дөрес, институт эш- 2 ләрен ихлас күңелдән башкардым, ә хәзер башкарасым килми. Инсти- ж тут миңа вакуум булып тоела. Шуңа күрә белмәгән, күз күрмәгән ерак < җирләргә китәм. Кандидатлык диссертациясен яклый алмадым, ә го- < рур яңгырый торган кеше исемен якларга тиешмен. Тиеш кенә түгел, £ мәҗбүрмен! — Ә син, чын ир-егет булсаң, әйдә, кеше исемен биредә якла. = — Якла дип әйтүе генә җиңел, ә чынлыкта? Саматов директор, фән- *" нәр докторы, профессор... ♦ — Докторлык һәм кандидатлык диссертациясен яклау буенча мах- с сус совет председателе дә,— дип өстәде лаборант кыз. с — Әйе... Элек мин үземне институт өчен кирәкле дип исәпли илем. Алай түгел икән. Ә хәзер аяк астында буталып йөрисем килми — Менә обходной белән профсоюз билетың,— диде лаборант кыз — * Эштән азат ителүең турында приказ китерергә онытма. Бүген үк, яме? = — Обход войн ы бирдең бит инде, приказ ни хаҗәтемә? — Приказ делода кала, тәртибе шулай. ж Рәмзи үз теләге белән эштән азат ителүе турында приказ китереп бирде — Әйткәнне үтәргә яратам мин,— диде ул. — Синең ышанычлы кеше икәнлегеңне институт халкы яхшы белә Ләкин фәннәр кандидаты булыр өчен ул гына җнгми, күрәсен. Хәер, синең диссертациягә карата рецензияләр уңай иде. — Уңай иде, ә уңайсыз хәлдә калдым.. Поездда барганда Рәмзи үзенең соңгы тапкыр лаборант кыз белән гапләшүен исенә төшерде. Әйе, профессор Саматов Рәмзи Закнровнын кандидатлык диссертациясен юкка чыгарды. Ә бит Рәмзи профессорга нык ышанган иде. Диссертация яклана. Рәмзн язмышы хәл ителә дигәндә генә профессор, соңгы сүз алып. Рәмзи Закнровның гыйльми хезмәтен сызды да ташлады: темасы бәхәсле, методикасы камил түгел, эксперимент нәтиҗәләре шикле, теоретик өлеше йомшак, соискатель, ягъни гыйльми дәрәҗә дәгъвалаучы, житештерүчәнлекне күтәрүдә ЭВМны күккә чөеп мактый, ә хезмәт коллективы ролен икенче планда калдыра, социаль процесслар белән идарә итүдә, математик модельләргә өстенлек биреп, кешене машина белән алыштырмакчы, алай гына да түгел, әйе, алай гына да түгел, роботның фикерләү механизмына караганда, кешенең фикерләү механизмы чамалырак дип, дәлилләмәкче була, бу — аның яшьлек хатасы, диде Вагон түшәмендәге ноктага төбәлеп, элекке гыйльми хезмәткәр уйга батты «Яшьлек хатасы? Ләкин сәбәп ЭВМны күккә чөюдә, математик модельләргә өстенлек бирүдә түгел, ә биш елга якын профессор Саматовка ярдәм итеп йөрүдә. Әйе, әйе. Кешене машинадан аера белә Рәмзи. Җиһанда көн — көн, төн — төн булып калганда, нинди генә техник үсеш заманы килмәсен, машина үз ролен башкарачак. Ә менә ул— Рәмзи — профессорны танып бетермәгән икән, Саматовка яхшылык эшлим дип, яшьлеге белән мавыгып киткән, үзен робот хәлендә калдырган. Рәмзи профессор файдасына нинди генә эшләр башкармады! Нәрсәдән башланды соң әле Рәмзинең бу хәлгә калуы? Әлеге дә баягы шул техникадан, төгәл әйткәндә, автомобильдән. Саматов белән бергә, Горький шәһәрендәге заводтан «Волга» маркалы автомашина алып кайттылар. Үткен телле Рәмзи, запас частьлар да юнәтеп, ак төстәге- сен эләктерде. Аннары машинага обкатка ясады, шәһәр тирәсендәге авылларда йөреп, профессор кулына каклаган каз тоттырды. — Мактанма, каз, һөнәрең аз,—диде Саматов, серле генә елмаеп. Профессор әйткән сүз әллә каз турында, әллә Рәмзинең үзе турында иде, ихлас күңелле егет аңлап бетермәде. Кече гыйльми хезмәткәр Рәмзи ак «Волга»ны үз акчасына сатып алган бензин белән йөртте. — Син, коллега, мәңгелек ягулык уйлап таптың, ахры,— диде профессор белмәмешкә салынып.— Нинди ягулык икәнлеген сорасам да, әйтмәссең инде, сер итеп тотасың. Син бухгалтердан талоннар сора, ак «Волга»— служебный машина. Хәер, миндә дә талоннар бар, ләкин «НЗ» итеп тотам. Мәскәүдән академик килмәгәе дим. Кызыл белән «Бензин» дип язылган талоннарны профессорның шәхси машинасы өчен файдаланганын яхшы белсә дә, «Вакланма!» дип. үз-үзен юатты Рәмзи. Ял көннәрендә, служебный машинага утыртып, профессорны Идел буендагы дачасына алып барды гыйльми хезмәткәр Закиров. Саматов, коенудан күңеле булгач, күбәләкләр аулап йөрде, киптерелгән үләннәр белән бергә, күбәләкләрдән дә коллекция жыя иде ул. Рәмзи исә, өмәгә килгән ирегетләр белән мунча бурасы бурады, дөресрәге, профессор әйтүе буенча, өмәгә килүчеләрне барлады, сыйлау эшләре белән шөгыльләнде. Ә сый житәрлек иде. «Безнең профессор юмарт икән, йомычка очкан саен стакан капладык, ысланган колбаса ашадык, хәер, түләп эшләтсә, бурасы кыйммәткәрәк төшәр иде»,— диючеләр дә булды өмәгә катнашучылар арасында. Мунча салынгач, профессор дачасында төрле вак эшләр белән шөгыльләнде Рәмзи җиләк-җимеш, яшелчәләрне ашлар өчен тирес китертте, дүрт аякланып чүп утады, ял көннәрендә мунча якты. Ә инде, профессор ашказаны белән каты авырып алгач, аны җиңел ризыклар белән тукландыру мәсьәләсен кайгыртты. Курорт-санаторийларга да Саматов белән бергә йөрде Рәмзи, шулай итеп, профессорга биш ел буе йөкченең дә кирәге булмады. Профессорның чит илдә эшләүче кызы белән киявен дә Рәмзи каршы алды, Рәмзи озатты. Саматовның кабинетын җиһазландыруда да Рәмзи күп тырышлык күрсәтте, теләсә кем көнләшерлек мебельләр табышты. Ә инде гыйльми эштә Саматов, докторлык диссертациясе яклаганда, кече гыйльми хезмәткәр Рәмзи Закиров үткәргән эксперимент нәтиҗәләреннән дә файдаланды. . Поезд төньякка бара, Рәмзи уйлануларын дәвам итә «Кандидатлык диссертациясен язар өчен бирелгән вакыты узса да, нигә эштә күренми?»—дип сораган бер көнне директор Рәмзи турында. «Үзенә гыйльми җитәкчеләр эзли бугай»,— дип җавап биргән аңа-лаборатория мөдире. «Нинди гыйльми җитәкчеләр? Читтәнме? Безнең институтта эшли торып. Үзебездә генә ничәләп фәннәр докторы бар. Рәмзи За- кировның темасы институт өчен «чирәм җир» түгел. Аннары кандидатларны әзерләүдә докторларның нормасы бар. Сабак укытырга кирәк ул җилбәзәккә. Акылга утырырга вакыт аңа.. КеМнәр икән аның гыйльми җитәкчеләре?.. Байбурин белән Сабитовлардыр инде Соңгы вакытта ' Закиров алар тирәсендә чуалды. Әйе, кабатлап әйтәм, акылга утыртырга кирәк ул малайны» һәм Саматов Рәмзине «акылгаэ утыртты.. Рәмзи яткан урыныннан торып, тәрәзә янына килде. Төньякның салкын җиле исеп куйды Җәйнең соңгы ае — август жиле. Бу вакытта Саматов Кара диңгез буенда ял итәргә ярата, андадыр инде, жнлкәнле яхтасында йөзәдер. Саматов Кара диңгездә җилкәнле яхтада йөзә, ә Рәмзи, гомуми вагонга утырып, төньякка юл тота Робот Саматов кеше кебек кыланган булып, спекуляциягә нигезләнгән исәп-хисап белән, Закировның иҗат жимешен юкка чыгарды Әйе, Саматов, коллекция өчен җыйган күбәләкләредәй, Закировны корбан итмәкче булган Ләкин мәкерлелекнең аягы кыска, яхшылыкның иге-чиге юк. Әнә. секропия дигән күбәләк мәңгелек туңда да яши, үлемнән аны тәнендәге глицерин — антифриз саклый. Рәмзине туңдырмаучы антифриз — ул яхшылыкка, ихласлыкка инану. Төньяктагы бер станциядә техник- оператор булып эшли башлагач, Рәмзи кат-кат әнә шушы хакта уйлады. Үзенең дөньяда барлыгын белдерер өченме, Рәмзи үзе эшләгән институт лаборанты Ирина исеменә, конвертка салып, төньяк күбәләге җибәрде һәм кайчандыр үзен тәбрикләр өчен язылган текста охшашлы зур хәрефләр белән: «Төньякта да күбәләкләр яшн>, дип бер генә җөмләдән торган хат юллады