Логотип Казан Утлары
Роман

МӘҢГЕЛЕК ЯЗ

 

 

Адәм баласы ашыгып яши. Аны заман ашыктыра, законнар, карарлар, таләпләр ашыктыра Ул адәм булып башта бишектә ята, әмма бик тиз генә адәмнән кеше була һәм җәмгыять кануннары буенча яшәргә тотына. Башта ул боларга каршы тора, дулый, протест белдерә... Нигә әле аны тәмле йокыдан уяталар? Нигә әле аңа тәмсез (кирәк, фай- ’далы, имеш) ризык каптыралар, нигә әле аның беләген авырттырып яралар, кан чыгаралар — чәчәк салалар — моны да кирәк, диләр? Гел шулай. Бераздан адәм баласы күнә, тормыш кануннарына буйсына башлый, кеше булуга таба юл ала һәм старт алып «алдан бирелгән траектория»гә чыга Чыктымы? Чыктыңмы? Тормыш — менә шунысы инде... Кеше оча, оча шул траектория буенча, аның программасы бик тыгыз, ул ашыга, ул гел алга карый. Ул — бу җәмгыять, бу тарих, бу көнкүреш өчен шулкадәр кирәк, әгәр дә мәгәр, очып барышлый, туктап, бер генә минут әйләнәтирәне күзәтсә, җәмгыятькә күпме-күпме зыян салыр иде кебек. Аның туктавы аркасында бу дөнья чылбырының бөтен рәте чуалыр, башкалар да туктар, тыгылыр, юл хезмәткәрләре теле белән әйтсәк, «бөке» ясалыр иде. Кеше шулай яши. Шулай уйлый. — Мин үлсәм, ничек яшәрсез икән сез? — дип карт кеше малайларына. киленнәренә кисәтү ясый. — Мин пенсиягә чыксам, бу коллектив пичекләр итеп укмашып бара алыр? Болар ничек яшәр? Әмма ялгышалар. Малай белән килен дә, оныклар да яшәп китә, мөнәсәбәтләр үзгәрә, әмма яшәеш тукталмый, дәвам итә. Бу — мәңгелек закон. Соңгы елда машина рулендә үзе генә утырып йөргәндә председатель Ахияр бу турыда күп уйланды. Сәбәбе — пенсиягә китәр вакыт якын* һашуы иде Дөрес, район җитәкчелеге аңа гел әйтә килә: — Тагын бер ун елсыз телеңә дә алма, әле синең тазалык белән салам эскерте күчереп була, — диләр. — Шундый зур тәҗрибәң белән ял итеп ятарга оялмыйсыңмы? — дип гел кырыс сөйләшәләр. Ләкин Ахияр авыл хуҗалыгы мәсьәләсендә генә түгел, монысында да тәҗрибәле: үз көнендә пенсиягә чыга белгән кешенең коллективта дәм баласы ашыгып яши. Аны заман ашыктыра, законнар, карарлар, таләпләр ашыктыра Ул адәм булып башта бишектә ята, әмма бик тиз генә адәмнән кеше була һәм җәмгыять кануннары буенча яшәргә тотына. Башта ул боларга каршы тора, дулый, протест белдерә... Нигә әле аны тәмле йокыдан уяталар? Нигә әле аңа тәмсез (кирәк, фай- ’далы, имеш) ризык каптыралар, нигә әле аның беләген авырттырып яралар, кан чыгаралар — чәчәк салалар — моны да кирәк, диләр? Гел шулай. Бераздан адәм баласы күнә, тормыш кануннарына буйсына башлый, кеше булуга таба юл ала. шулкадәр абруе артып китә ки, аның, хәтта, элеккеге йомшак якларын да оныталар Юк. Ахияр, мин киткәч болар нишләрләр икән, дип борчылып йөрмәс. Кайбер өлкәннәр кебек үзенең кирәкме яки кирәк түгелме икәнен контроль сораулар аша ачыклап та йөрмәс. Яшең җитте, киттең, вәссәлам Үзе эшләгән дәвердә «Яна юл» колхозының идарә составыннан егерме алты ел эчендә нәкъ алты яшь кадрны югары ♦ очыртты инде ул. Кайсы председатель, кайсы совхоз директоры, кайсы g секретаре булып күтәрелделәр. Районның кайсы почмагына * акса да — үзенекеләр. Ә инде үзе урынына кадр күптәннән S әзерләнә. Берәү дә, икәү дә... В Ләкин бит эш анда түгел әле. Әллә нигә менә бу язда шул турыда g куп уйландыра башлады бит әле. Әллә нигә генә бу язда гомергә бер5 рәт йомгак ясыйсы килә башлады бит әле... Нигә?.. Нәрсәгә? Язлар ♦ мәңгелек бит. Бу әле соңгы яз түгел бнт.„ ■ а х Ахиярга җиде яшь тулганда, аның әнисе фаҗигале төстә һәлак булды. Кафия түти — юантык, алтын тешле, көмеш калач алкалы, сәхнә- £ дәгс банбнчәләр сыман бер хатын иде. Егерменче елларда ук сәүдә х эшенә керешкән дә, шул һөнәрен ташлый алмады. Кафия килен күрше-тирә авыллар белән шәһәр арасында «арадаш- х чы» булып яшәде. Бер яктан — йомырка, май, танык, икенче яктан — • чәй, ситсы, галуш, төймә, җеп. Бер яктан — бал, гөмбә, җиләк-җнмеш, мамык шәл, икенче яктан—сукно, ботинка, лампа пыяласы, күлмәк- ыштан резинасы, кепка.. Кафия түтинең рәвеш гел шәп булды, кисм яхшы, чырай якты, битләр пәрәмәч кебек Үзе гел ашыкты, гел кабаланды. Беркайчан беркемгә тәмсез сүз әйтмәде, кешенең гозерен үтәргә тырышты, йортларына байлык та тупламады, әмма алыш-бнреш итмичә яши генә алмый иде. Теге көнне дә шулай кабаланып, иртәнге пас- сажпрскийга утырып булмасмы, дип, урман эчендәге разъездга чыгып йөгергән иде. ИкемС-өчме сәгать үткәч, аучы Җәгъфәрнең үсмер малае Минһаҗ килеп йорт башы Гарәфи агайның капкасын какты — Анда разъезд урыслары сине чакыралар. Кафия апай поездга кысылган дип әйтәләр,— диде Малай, барысын да әйтеп бетерүдән курыккан сыман, тизрәк китеп барды. ...Төштән сон канга баткан ак җәймә капланган йөк кайтып туктады. Порттан балаларны күрше-күлән алып чыгып китте Тик кичен аучы Җәгъфәрләрнең сәкесендә йокыга изрәгәндә генә Ахияр ишетеп калды Минһаҗның әнисе чыбылдык артында картына сөйли иде — Ходаем тазалык, ул ап-ак тәннәр, ул юап матур ботлар Ул савыр итләре. Ул ап-ак матур, -гулы муеннар Ул шалкан кебек матур күкрәкләр. Ул озын толымнар — Ничек кысылган соң ул?—диде карты, шыгырдап әйләнеп ятып — Ничек кысылсын? Шул ашыгычлыгы белән Дежур урыс бар бит әле, кызыл фүражкалы. Мөфтисв диләрме әле? Шул әйтә икән н. дип әйтә ди, поезд туктар туктамас аның йөгеренеп бөтерелүләре, н, дип әйтә ди. киң итәкләренә чорналып ашыгулары Шуннан — шул Поездның нкенчеме-өченчеме вагуны итәгеннән эләктереп тә киткән, бөтереп сүырып та алган. Бичараның арттан баш сөяген генә тишкән. Бүтән берни юк. Бөтен тәне ап-ак, шулкадәр матур.. Ссңелссе йоклый иде. Ахияр бу сүзләрне авыр төш буларак кабул итте Йөрәгенә кан саүды Портны кара кайгы басты, йортта сүз. уен- көлке бетте. партком барып ч Әтисе бер ай чамасы карасына батып аш пешереп, ипи салып, мал карап йөрде дә, беркөнне сакал-мыегын рәтләп, каядыр сәфәр чыкты. Ахияр кечкенә сеңелесе белән кичке караңгыга кадәр әтисен көтте,- ишекне бикләмәгән, малларга ашарга салмаган көе сәкедәге тунга тәгәрәде Бәләкәй кыз әллә кайчан оеган иде инде. — Улым, кызым,' торыгыз,— дигән йомшак тавышка уянып китте Ахияр. — Торыгыз. Менә мин сезгә яшь әни алып кайттым. Ахияр күзен ачты Кояш чыккан, кояш нуры түшәмдә уйный, йортны коймак исе баскан иде. Мич янында ялкыннан бите пәрәмәч булган юан беләкле, таза бәдәнле яшь бер хатын табагач, таба белән матавыклана. Ахиярның иң беренче уе шул булды: хәзер сикереп торырга да, элек әнисе тоткан табагачны пычратып йөргән бу оятсыз хатынның башына шул табагач белән берне бирергә. «Чырт» итеп баш сөяге ватылсын иде бер. Аннан ул йорттан чыгып качар иде, аны беркем дә эзләп таба алмас иде... Ләкин ул айнып-торып җитә алмады. — Шушы буламыни инде минем матур улым,—дип, юантык хатын Ахияр янына иелде дә, майлы коймак исе килеп торган йомшак куллары белән үги малайның чәчен сыпырды. Аннары арка астына йомшак җылы кулын тыгып малайны күтәрде дә шап-шоп итеп сөйде. — Мин,— диде ул тирән елмаеп,— синең яңа әниең булам. Без дус булырбыз, улым, яме? Малай тыштан эреде, эчтән катты. Әтисе йортка кереп-чыгып йөри, дәшми, КҮЗӘТӘ генә иде. Әмма әнисе — үз әнисе Кафия апа — болай сөйли иде: гаилә — нәкъ табигатьнең үзе кебек. Көнбагыш табагын алып карагыз. Өстеннән әллә ниләр белән уз — бер бөртек көнбагыш төшмәс. Берсен генә каезлап ал башкалары кителеп кенә торыр Адәм баласының тешләре дә шулай (Кафия апа тешләрен бик саклый, чөнки кечкенәдән начар тешнең нәрсә икәнен белеп үскән һәм шуңа күрәдерме, авызы тулы алтын теш иде, бәлки, шул алтын тешләре аркасындадыр, авыл киленнәре арасында гел дәрәҗәле, гел абруйлы булды); тешләрең тигез булганда— барысы да тигез. Әмма ләкин инде берсен суыртсаң, көт тә тор: шуның якындагысы да, өстәгесе дә какшар. Какшар да. төшәр дә. Кеше дә шулай. Тигез яшәгән кеше алтмышка да, сиксәнгә дә җитәр. Инде соң берсе кителсә... Тигез, яшәп өйрәнгән кеше, кителгәч, әллә кая бара алмый... Бу фәлсәфәне яшьтән бик еш ишетеп үсслгән иде. Гарәфи агайның да хәле нәкъ шулай булды да куйды. Яшь хатын белән юньле генә тора башлауга, авырды да китте. Берәуләр көлделәр: әһә, яшь хатын китереп терәдеме? Алаймы, көчең җитмәгәнгә көчәнсәң, шулай була ул... фәлән-төгән, диделәр. Тик Ахияр боларны аңламады. Ә Гарәфи агайны көннәрнең берендә борып куйдылар бөртек ризык капмыйча атнадан артык яткан иде. Ахияр, шулай итеп, сеңелесе белән бергә дөм ятим калды. Уги ананың бик әйбәтләре була. Алар турында гел яман сөйлиләр. Киресенчә, алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә керергә, «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк. Әмма үги аналарның бер кимчелеге була, һәрберсендә дә. Бик гади кимчелек ул. Үги ана үги баласын уятканда беркайчан да баланың җылы, йомшак яңагыннан сөйми. Ятагыннан торып идәнгә баскан үги баланың җылы гәүдәсен беркайчан да үзенең кочагына алмый. Баланың, кичтән чайкалмыйча калганлыктан, төнлә «пәри ялаган» авыз тирәсеннән, әллә нинди исләр килеп торуга да карамастан, яра тып бер үбеп алмый. Чөнки ул — үзенеке түгел. Әнә шул ике назны күрмәгән бала — үги бала дип атала Ахияр да шулай булды. Бөтен кадер-хөрмәтне күрде, әнә шул икесен күрмәде Ләкин утыз икенче елны колхозга читтән бер егетне председатель итеп китергәч, дөньялар, дөньяга карашлар үзгәрде. Янактан сөймәсен, ♦ сөсп уятмасын иде ул үги ана. Кочакламасын, тәмле сүз әйтмәсен иде п ул. Якты чырай бирмәсен иде ул. Тик Тик кичләрен, караңгы төшкәч. * теге егет белән капка эчендә озаклап сөйләшеп тормасын иде. Ахияр- « нын әтисе бар бит! Зиратта гына, кабердә генә бит ул! Нигә теге чибәр, w таза егет белән капка эчендә озаклап сөйлошә ул? Ахияр барыбер £ йокламый бит Әтисе әнә генә бит аның, авыл башында гына ята Е бит ул! ф Ахиярны моң басты, йөрәген телгәләп-телгәләп алган авыр хәсрәт- а кә чыдый алмыйча ул көндезләрен, әнисе колхоз эшенә киткәч, баскыч ы төпләренә чыгып утыра да. җырлый иде Ачы тавыш белән. Кат-кат = бер җырны кабатлый, шуны аеруча кычкырып җырлый иде О Агыйделне иңләп буйлап ь Пвзәссң, үрдәккәем п Бик күп хәсерәткә түздек, s Түзәрсең, йөрәккәем з? Аннары кычкырып елый иде.. «Әллүки, әллүки» дип кычкыра-кыч- * кыра чирәмдә тәгәрәп елый иде. Ахияр бер кичне ссңелесенә хәтәр план сөйләде — Сеңелем,— диде ул,— Айзәрә! Мин бу йорттан качам. Ну мин теге йомры күзле председательне үтереп качам. Мин качкач син берике көн күзәт. Әгәр теге мля (сеңелесе алдында аның олы кеше булып күренәсе килде) сине какмаса, яши тор. Йорт, сыер-сарык, бакча — барысы да әтинеке. Ул инде —синеке дигән суз Мин бернке ел дәшмәм Эзләп таба алмаслар. Бер ике елдан, үскәч, мин сине алып китәрмен. Кара аны, минем турыда беркемгә берни әйтмә Айзәрә аңлап бетермәгән көе куркынып елады Малай үзенекен итте. Көзге караңгы кичләрнең берсе иде Ахияр элекке көнне генә капка-койма аркылы ишетеп торды Урамнан яна председатель узып бара иде. • — Даваегыз, давай, ул нинди эш ул, пннмаетели, бу вакытта эштән кайту? Даваегыз, давай, ындыр табагына, пнимаетели! — Моңа карап, әлбәттә, берәү дә кире борылмый иде, әмма председатель ярсый бирде — Даваегыз, давай .. Шул вакытта, председатель узган мизгелдә генә, келт итеп капка ачылды да, аннан айның ундүртенче кичәседәй үги ана калкып чыкты Председательнең тавышы шул мәлдә сынды, ватылды Даваегыз, давай Ниме, Факия (үги ананың исеме Ахиярның чын анасының исеменнән нке авазның урыны төрле булу белән генә аерыла нде). ниме Иртәгә районга барам мин Соң кайтылыр. Ниме? Ахияр барысын да аңлады Ул хәтта кирәгеннән дә артыгын аңлады. Шул көннәрдә генә, очраклы рәвештә генә, күрше Шәмсениса түтинең чулак Абдул хатыны белән сөйләшкәннәрен ишеткән нде Бала аңламаслык телдә сөйләштеләр — И-н, Шәмсеннсаттн, — диде чулак Абдул хатыны, тавышын кысып, як-ягына каранып.— Гарәфн абзый ялгышлык эшләде дә инде Моның бит дүртенче ире. ди инде. Әле безнекенең Өчнледәге туганнары сөйләде Бу инде Өчнледә бер картта булып кайткан икән. Аерылып киткән Сәбәбен сораганнар икән, әйткән — Бүрек эләргә чөе җук, — днпән.— Туп-туры әйткән Ни хикмәт, кичен көтү каршы алганда Ахиярның колагына тагын бер мәртәбә шушы ике хатынның сөйләшкәне килеп керде, һаман шул турыда, һаман чулак Абдул хатыны сөйли иде. ’ — И-и. Шәмсенисатти, — диде ул як-ягына каранып, тавышын кыса төшеп — Гарәфи абзый ялгышлык эшләде дә инде. Моның бит җиткән ике баласы бар икән. Беренче ире үлгәндә бу бәхиллек сораган иреннән. Тегесе жан биреп ята, ди Бу килгән дэ тегенең янына, үзе канат белән авызына су тнерә, үзе бәхиллек сорый икән. Ни дип әйтә дн: син мине бәхиллә инде, Шәйхулла, мин, дип әйтә ди, ике бала белән калам, аның берсе күрше Гарифулладан, икенчесе хәзрәттән дип әйтә, ди... Икенче көнне Ахияр капчык рәтләде, аңар элек урлап киптергән өч-дүрт кадак сөхари салды, бүрек, оекбаш кебек әнберләр тутырды. Капчык печәнлектә сакланды. Менә икенче көн кич җитте. Үги ана аеруча якты чырай белән бо- ларны ашатты, төрле кызык сүзләр сөйләде. Ахияр да сүзгә катышкан булды йокыга яттылар. Үги ана алгы өйдә йоклый иде. Төн җитте. Ахияр торды, киенде, түр тәрәзәне ачты. Нинди зур вакыйгалар буласын белмичә йокыга талган Айзәрәнең юрганын рәтләде дә, аның яңагыннан сыпырып тәрәзәдән тышка сикерде. Өй түрендәге шомырт астында зур таш бар иде. Шул ташны капка түбәсенә менгерде. Аннан печгнлеккә барып капчыгын алып килде. Төнге унберләр булгандыр. Капка түбәсендә утырып Ахияр инде калтырый башлаган иде. Шул вакыт Ташлытау юлыннан чатыр чабып кайткан тарантас тавышы ишетелде. Аннан ат абзарларының ишекләре ачылды. Аннан тынлык. Ахиярның йөрәге тибүенә урыс капка калтырый иде. Менә бервакыт читән буеннан кыштырдаган тавыш ишетелде. Ахияр салкын ташны кысып тотты. Капка түбәсе дер-дер килә иде. Капкага таба караңгы, куе бер шәүлә килә иде. Менә ул шәулә Ахияр астына ук якынлашты. Менә ул капканың келәсен басты... Юк, басмады. Ахиярның йөрәге туктады да, теге таш кулдан ычкынды Ярты пот булгандыр ул. Таш тиешле урынга төшеп җиткәндә аркасына капчык элгән Ахияр да җиргә сикерде, һәм караңгы җылы төндә җан-фәрман чабып авылдан чыгып китте Разъезд ерак түгел иде. Ахияр башына китермәде ул вакытта: Гәр Хутор дигән авылга бик озак еллардан соң гына әйләнеп кайтырга язган иде аңа. Теге председательгә нәрсә бул- гац? Үги анага ниләр болган? Айзәрә ни хәлдә икән? Соликамск ягына китеп барган поездның баскычына ябышып төнге поезд җилендә башын сафландырып барган малай бу поездның кайсы шәһәргә баруын гына түгел, кайсы якка китүен дә белми иде. Дөресрәге, белергә теләми иде. Ә поезд төтен сибеп чапты да чапты. Әгәр вагон тәгәрмәчләренең такылдавы комачауламаса, Ахияр болай дип җырлар иде: Утырмагыз машинага, Машина алып китә ул. Алып китеп чит җирләргә Башны вәйран итә ул. Җырласаң да, җырламасаң да поезд көнчыгышка — Ахияр белмәгән якка чаба иде... Ә аны кызык юллар, хикмәтле язмыш, гаҗәп хәлләр көтә иде. Яшь егет алар турында башына да китерми иде әле Мәсәлән. берсен Килде «куян» булып утырып, керде төзелешкә. Шәһәрнең исеме Соликамск иде. Беренче көнне үк төзелештәге егет-малай- лар белән танышты. Ни хикмәт, барысы да шушы яктан киткән кешеләрнең баласы иде. Ахияр, беркатлы егет, кызыксына башлады: — Ничек сез үзебезнең туган яктан киттегез? Бу сорау белән ул, килгәч тә, өч-дүрт көн бик күп егетләргә мөрәҗәгать итте. — Ничек инде сез үз теләгегез белән туган якны ташлап киттегез? Менә минем, ичмасам, сәбәбе бар Бер көнне ул әлеге соравына кушып бер сүз әйтте: әтиләрегез, диде, туган якны яратмаган, алар, диде, акча эзләп киткәннәр. Ә тегендә — безнең якта — тормыш әлегә авыр Шул сүзне әйткән көннән соң Ахиярны атна буе кыйнадылар Эш ♦ сәгате беткәндә, йәр көнне аны яңа бер егет кыйнады Гел алмашынып. « Ахияр моның сәбәбен аңламыйча җик күрде Ниһаять, берсе, олы. ала- х ма авызлысы, әйтеп кыйнады: £ — Фәлән итим,—диде ул,*- Ахиярга берне биргәч,—кара надан? 3 Анда авылда тик ятасыз сез! Менә сиңа шуның өчен! Әтиеңә сәлам £ әйт! Менә сиңа! Кулы, беләге таза булган кешегә бөек Советлар Сою- * зында күпме эш бар! Без эшлибез и ашыйбыз' Хәерче тәреләр! Ә без— ф эшлибез! — Юк, Ахиярның авылында да кешеләр эшләп яши иде в Туган ягына кайтып кергәнче Ахияр малайга әле ФЗӨ мәктәбен и узарга, заводта эшләргә туры килде. Хәер, дөнья ниләр генә күрсәтмә- « де аңа! Иң каты сынавы — япь-яшь көе сугышка керүе булды Сугыш- * та ул көн, ай исәбен югалтып торды. Нибары бер кеше — сеңелесе Ай- п зәрә белән генә хат алышып яшәде. Көн, төн. атна, айның бәрәкәте, * кадере китте — үлем гел янап торганда ничектер вакыт төшенчәсенә ® мөнәсәбәт үзгәрде Шулай кырык бишенче ел җитте Демобилизация Аннан туган район үзәгенә кайту. Элемтә бүлеге начальнигы. Монда да вакыт йөгерде Райондагы элемтәнең очы-кырые чуалган, телефон аппаратлары җитми, баганалар авышкан, кадрлар җитми Элемтәче кеше генә аңлый торган бер халәт була элемтәче өчен көн, төн, число дигән төшенчә юк. Ял көне дә юк Чөнки хуҗалыкның төп нер- высы булган элемтә белән элемтәче кешенең үз нервлары тоташып бетә Әмма берчак вакыт кинәт кенә туктап алды Үзәк Комитетның 1955 ел Март пленумы карарлары нигезендә район үзәгеннән күл кенә кадрларны авыл хуҗалыгына җибәрделәр «Утызмеңче* дигән мактаулы исем белән районның нң арттагы колхозы «Яна юл»га килеп. надан гына председатель Сәкинәдән печатьне алганда илле бишенче елның сентябре җиткән иде. Колхозны җитәкләү буенча өч айлык стажкров ка узып кайткан Ахияр үзенең яшьлек дусты, сугышка бергә чыгып киткән Гыйльфан солдатның өен ачтырып керде дә, шунда яши башлады Гыйльфанның әти-әнисе үлгән, үзе кайдадыр күмер учакларында эшләп йөри. дип сөйл әделәр Ахияр хуҗалык эшенә авырлык белән тотынды тыл юк иде Хаты ны Сольма бәләкәч малай Рамнльне алды да шәһәргә әтн-әнисе йортына кайтып китте — Берәр ел эшләп кара да, шәһәргә кайтырсың,— диде — Малайны авыл мәктәбенә бирер хәлем юк,— диде Ахияр беркайчан да хатын-кыз белән бәхәсләшергә ярамаганын яхшы белә иде — каршы килмәде, әмма авыр, газаплы көннәр башланганын ензде. «Вакыт» тик тора сыман тоелды аңа Вакыт дигән нәрсәнең конкрет сәгатьләрдән көннәргә, көннәрдән айларга әверелүен яңа председатель көзен бәрәңге алганда аңлады Бәрәңге алу «Яна юл»да элек-электән авырлык белән хәл ителеп килгән. Колхозда кечкенә генә рус авылы Поник бар Поник «Яңа юл»га Сәкинә вакытында ук кушылган, эштән күңеле кайтып, читкә таярга йөргән кешеләрдән торган хәлсез бер бригада иде Бер елны бу брнга- даның бәрәңгесе бөтенләе белән диярлек кар астында калды. Көз буе яңгыр-кар астында бәрәңге чүпләп хатын-кыз иза чикте. Колхоз үзәге Колан Кырда, хәтта, авыз ерып, җыр да чыгардылар. Якгыр ява, кар ява, Поннк бәрәңге ала Берсен ала, берсен сала. Берсе запаска кала. «Запас» дигәне кар астында калуны аңлата иде. Сәкинә бу бригада кешеләре белән уртак тел таба алмады һәм каныкты: бригаданьгтотып торган оердәибер терәк — бозаулар фермасын «Яна юл» үзәгенә күчерде. Халык эшсез калды. Югыйсә, хезмәт көненә түләү гарантияләнер алдыннан. Март пленумына бер ел кала гына иде. Эшсез калган кешеләр йорт-җирләрен сатып, сүтеп киттеләр. Авылда хәлсез карт-коры гына утырып калды. Хәер, Поникны авыл дип тә әйтерлек түгел иде инде: тәрәзәләренә такта сугылган, кычыткан-тигәнәк баскан иске мәктәп. Ямьсез булып утырып калган капка баганалары, ыржаеп утырган өй асты, баз чокырлары, өем-өем иске түбә саламнары һәм иксез-чиксез кычыткан. Дөнья гел кычытканнан, иләс-миләс өч-дүрт карчыктан һәм акылы сндрәүдән, инде үзен-үзе белмичә, татарча сөйләшә башлаган Матвей карттан тора иде. Нибары дүрт йорт һәм — кычыткан диңгезе эчендәге капка баганалары Поник авылының, ятим калгач, каршы алган беренче жәе әнә шулай иде. Күпме оста кул, күпме механизатор бар иде бу авылда! Шуның өстенә Сәкинә бу авыл халкының күңелен рәнҗетерлек тагын бер хата ясады: 1950 елда авыл башындагы часовняны җимерттерде. Бу эшкә яраклы кешене эзләп байтак җәфаланды ул. Моңа бер генә механизатор да риза булмады. 'Әмма, эзли торгач, табылды: колхоз исәбеннән алынган бер яртыга тракторчы Габдрәхим риза булды, һәм төн уртасында кирпеч часовняны җимереп, эттереп яр астына тәгәрәтте. Икенче көнне Поник ирләре эшкә чыкмады, агачтан часовня ясадылар. — Безнең өчен түгел, без дин тотмыйбыз, ата-бабалар төзегән әйбергә тияргә берәүнең дә хакы юк,— диделәр. Поник — әллә нинди хикмәтле авыл иде. Утызынчы елның январь ахырында Поник мәктәбенең ике укытучысы әллә кайларга — волостьларга, кантонга, шәһәргә йөреп ниндидер хикмәтле шартлаткыч алып кайттылар да. чиркәү гөмбәзен шартлатырга җыендылар. Базар көн, салкын кырыс җил исә, басу өстеннән каты кар бөртекләрен себерә иде. Чиркәү тирәсенә өч-дүрт авылның халкы җыелды, районнан килгән шлемлы ике-өч кеше йөгереп йөрде. Ахияр — яшь малай — бу хикмәтне карарга килде. Чиркәүгә якын торган ике йорттан балачага, карт-корыны чыгарып, авылның теге башына — кеше йортларына урнаштырып тордылар. Ике укытучы ир йөгереп кайнашты, чиркәү гөмбәзеннән карлы басуга шнур суздылар. Шлемлы кешеләр халыкны еракка кудылар, өч-дүрт авыл халкы кар диңгезенә чыгып таралды, басу кап кара төрткеләр белән чуарланды. Әйттеләр: менә-менә шул шнурның башына ут төртәләр дә, шуннан соң бөтен кеше торып йөгерәсе Һәм йөгерә дә башладылар. Әмма нәкъ шул мизгелдә бер могҗиза булды: басу өстендәге күкне каплаган ак күксел сыек болытлар эченнән юаш. кына гөрелдәү ишетелде,, һәм салкын кар басуына эреэре яңгыр тамчылары төшә башлады, йөгерүчеләр каушап калдылар. Яңгыр чынлап ук ява иде. Халыкның январь яңгырын беренче күрүе иде. Кемнәрдер укытучы егетләргә әйттеләр: «Тимәгез, колхоз склады итәрбез, бик таза йорт бит, — диделәр. — Кирпечләре йомырка сарысы белән ябыштырылган бит...» Укытучы егетләр шнурны өзделәр, бераздан яңгыр туктады, акрын- акрын халык та таралды. Чиркәү исән калды, хәзер аның астында склад, гөмбәз очына исә менә дигән телеантенна куеп, бөтен авыл өйләренә шуннан чыбык уздырырга кирәк булыр. 1956 елның сабантуй көннәрендә Поник авылына икс-өч гаилә кире кайтты. Сабантуйдан соң Поник авылында балта тавышы яңгырады. ♦ Бу тавыш — авылның яңадан яшәргә омтылганын белдерүче бер аваз g буларак, Колан Кырга ишетелде. Татарлар җиңел сулап куйдылар: х гомер иткән, алыш-биреш белән яшәгән күршеләр кайта! Ахияр төп мәсьәлә итеп әнә шуны көн тәртибенә куйды. Идарә “ членнарына үпкә белдерде: — АВЫЛ бетерү — фашистлар эше ул, — диде. — Нигә сез күрә тох рып шуңа юл куйдыгыз? Ә үзегез шул хәлгә калсагыз? Без тегендә ф шуның өчен — үзебезнең авыллар бетсен өчен сугышып йөрдекмени? а һәм Поник бригадасына сыер фермасы салырга керештеләр. Рай- “ ком бу идеяне хуп күрде һәм СМУ белән сөйләшүне үз өстенә алды * Райком тотынса, нәрсәнең булмый калганы бар соң? Ферма VH ай х эчендә өлгерде. Ул җәйне-көзне Поник бригадасына Пермь, Сара- « пул, Соликамск, Ижевск тирәләреннән егерме гаилә кире кайтты. Мәктәпне ремонтларга, ачтырырга кирәк булды Сентябрьнең кояшлы, £ жылы көне иде. Ахияр мәктәп янына килеп туктады Кычыткан ерып » ярым ябык, ярым ватык тәрәзәләр янына килде Иске мәктәпнең бүрә- х нәләре жылынган, бөтен мәктәп тирәсен парлы кычыткан исе баскан х иде. Ахияр тәрәзә ватыгы аша эчкә күз салды Укытучылар бүлмәсе « икән. Тушь белән ватман кәгазенә эшләнгән зур расписание сакланган: х «Утверждаю. Директор школы Кондратьев». Күңелгә авыр булып китте Идәндә глобус тәгәрәп ята, чүп-чар Күрәсең, вак малайлар кергә- ләгән Бу дөньяда ташландык мәктәп кадәр кызганыч тагын ни булыр? Кайчан гына монда балалар гөрләп торгандыр, кайчан гына бу бүлмәдә гади костюм кигән эчкерсез авыл укытучылары, алтынчы класстагы ниндидер бер Кольканың тәртибен яхшырту турында планнар корып утырганнардыр, чәчен шома тарап, артка калын толым итеп аскан сары чәчле, салмак гәүдәле марҗалар журнал, күрсәткеч таягы, акбур тотып кереп-чыгып йөргәннәрдер Юк, бу мәктәпне башлангыч класслар формасында гына булса да яңадан ачарга кирәк! Мәктәпсез авыл - киләчәксез авыл Авылның мәктәбен бетерү — аңа үлемгә путевка бирү дигән сүз. Мәктәбе бетерелгән авыл яши алмый Ул — киләчәге юк авыл Бер ел узуга Поник бригадасының 1—4 класс балалары үз мәктәпләренә килделәр Авылга кыш алдыннан гына тагын биш гаилә кайтты. Кысылышып урнаштылар. Ахияр фин йортларына күп заказ биргән, һәм кайткан бер гаиләгә шундый йорт салыначак иде Поник бригадасында Ахияр президент дәрәҗәсендә йөрде Авыл шулай яңадан терелде. Поник механизаторлары «Яна юл»ның төп кадрлары иде. Бу традицияне саклар өчен дә Ахияр күп көч куйды Механизаторлар әзерли торган училище дирекциясе белән сөйләшеп,, Поник малайларының барысын да киң профильле механизаторлар хәзерләү бүлегенә тоткарсыз алу өчен чаралар күрде Техника хәзер колхозның үзендә иде Поник бригадасындагы механизаторларның эш нәтиҗәләре һәрвакытта да Колан Кыр авылы механнзаторларыныкына караганда өс тенрәк, артыграк була иде. Ахияр моның белән дә кызыксынды. Дөрес, колхоз буенча беренче урында гел Кәшфи бара Кәшфн инде республика буенча да гел алдынгы Аны тегендә чакыралар, монда чакыралар. Кәшфи хәзер җир сөрү һөнәрен генә түгел, өстәмә профессия — речь сөйләү профессиясен дә үзләштерде Кәшфи — башка исәптән Әмма нигә Поник белән Колан Кыр арасында аерма бар? Ахияр механизаторлар арасында күп булды, күп өйрәнде һәм аер- манып сәбәбен тапты да бугай: руслар төш вакытында, сумкаларыннан ипи телеме чыгаралар да, шул телем кадәр шпнгны тоз сибеп бөкләп куялар. Татарлар, бичаралар, ярты литрлы шешәдәге суынган сөтле чәй эчәләр дә, «Прибой» белән пичәтләп куялар. Бәгырең өзелерлек. Ә бит трактор эше—иң авыр хезмәт. Ир гәүдәсенә — оер телем ипи һәм суынган сөтле чәй. Бу хәлдән ничектер котылырга иде. Идарә утырышында Ахияр карар чыгарды: Колан Кыр авылы бригадасы механизаторларына асрау өчен бушлай берәр дуңгыз баласы бирергә. Механизаторларның үзенә дә әйтте: ашатыгыз, көзгә бер центнер ит бирә ул, Поник марҗаларыннан шпиг ясарга өйрәнсен хатыннарыгыз, диде. Ие шул, ие шул, дөрес, дип тыңлап утырдылар. Тик көз көне билгеле булды: хатын-кыз берәм-берәм, шыпырт кына ул дуңгыз балаларын базарга илтеп саткан. Ирләр һаман сөтле чәйдә. Ахиярның ачуы килде һәм, идарә утырышының яңа карары нигезендә, дуңгыз балаларының бәясен механизаторларның хезмәт хакыннан тоттырып калдырды. Әлбәттә, бу юл — мәсьәләне хәл итү түгел, Ахияр моны аңлый иде. һәм бер ел эчендә ул колхоз үзәгенә ашханә салдыртты. Илле номерлык кечкенә телефон станциясе кайтартты. Казандагы элемтә идарәсе белән элеккеге танышлык ярдәм итте. Хәзер, колхозга кунак килсә, квартира, ашау-эчү мәсьәләләре белән Ахияр бөтенләй кызыксынмый. Ашханә көне буе эшли. Механизаторларга кырга аш илтүче штат бар. Ул — җиңел машина белән. Килгән кунаклар өчен ашханәнең аерым бүлмәсе дә бар: анда ап-ак җәймәләр (гомуми - залда ак җәймә тотып булмый, шоферлар андыйны яратмый), «ЗИЛ» маркалы суыткыч, буфет, өстәлдә ак телефон. Суыткыч эчендә минераль су. Ахияр узышлый һәрвакыт шунда кер-ә, сестра-хозяйка ул килеп туктауга алдан ук бер шешәне алып сөртеп куя. Берәр кешелек ике бүлмә (люкс!) һәм икешәр, дүртәр кешелек сигез бүлмә. Анда да дежур, юучы-чистартучы, аскы каттагы өстәлдә телефон. Эш белән, йомыш белән «Яңа юл»га рәхәтләнеп, шатланып киләләр иде. Ахияр әнисеннән балачакта ук ишеткән бер сүзне гомер буе хәтерендә тотты: — Капкаңнан ат өзелмәсә, казаныңнан аш өзелмәс... Ул арада алтмышынчы еллар да килеп җитте. Ахияр колхоз идарәсе, элемтә бүлеге, авыл советы, культура сарае, китапханә йортларын берьюлы, бердәм план буенча салдыртты. Моңа нәкъ биш ел гомер китте. Бу ансамбль каршына юкәдән аллея ясатты, бакча эченә бик күп сирень утырттылар. Хәзер машина белән килеп туктаган кешегә боларның берсе дә күренми: зур бакча, аның капкасы өстендә эре хәрефләр белән язылган: «Яңа юл» колхозы». Агач утырту буенча Колан Кырда байтак көрәш алып барырга туры килде. Халык, ни гаҗәптер, агачны кисеп утын ясарга өйрәнгән, әмма утыртырга өйрәнмәгән иде. Ахияр бу мәсьәләдә рәхимсез булды: һәркемнең өй түренә урамга чыгарып бакча ясатты, питомниктан сирень, кура, карлыган, кара миләш кайтартты, урманнан өрәңге, каен, юкә китереп аудардылар. Өй түренә бакча ясаган кешегә колхоз складыннан рәшәткә материалы бирелде. Агач утыртмаган, бакча ясамаган кешегә җәза бер генә иде: ул кешегә печән, салам һ. б. әйбер алып кайтырга машина бирелми. Бу мәсьәләдә ул бик каты булды. Агач утыртуга кирәксез, вак эш дип караган кешеләр үз артында аны «Агач Ахияр» дип йөртә башладылар. Моңа кадәр «Яңа юл»да бер генә председательнең дә зират дип телгә алганы, анда кереп караганы юк иде. Ахияр моңа да вакыт тапты. Зират каралмаган, агачлар сынып-авып яталар, чардуганнар чергән, авышкан, киртә-коймалЯр юк иде, — Соң бит ул авыл советы карамагында, — диделәр аңа колхозның гомуми җыелышында. * — Әйе, — диде Ахияр, — адәм баласының тууы, үлүе — җәмәгать * карамагында Безнең карамакта. Мин сугыш вакытында бик күп кеше w күмдем. Нинди гарасат вакытында да каберне рәтләп, өстенә язып « такта куеп китәргә тырыша идек. Бу зиратта минем беркемем дә юк, * әтием дә, әнием дә. Әмма анда кешеләр ята! Кешеләр! Сезгә ничек оят £ түгел? Менә шул: иртәгә—печәнгә төшәргә әле ике көн бар — иртәгә £ бөтен колхоз буенча өмә. Хәле булган бөтен кеше килә Онытмагыз S ул йортка барыбер һәркем барачак Әнә шуңа күрә без аны матурлап ' куйыйк Авылның йөзен нәрсә билгели: зираты, коесы, чишмәсе. храмы * рәтле булган авылның колхозы да алдынгы була Бер көн эчендә зират ялт итте — иң актив эшләүчеләрнең берсе председатель үзе иде. Аннан зиратта картлар җәй буе эшләделәр Зират буена көз көне питомниктан китереп бер полоса сирень утыртылды. Ахияр хатын-кызны да җайлап куйды, аңа каршы әйтергә берәү дә кыючылык итми иде. Чөнки хатынкызның гомер буе хыялланган бер эшенә игътибар күрсәтте: чишмә суы килә торган инеш өстенә кер юар өчен каралты салдырды, анда сәкеләр, эскәмияләр ясатты, тәрәзәләр куйдырды. Иң кызыгы исә шунда булды Ахияр ел саен авыл сәхнәсендә Октябрь бәйрәменә әзерләнә торган спектакльдә ү-зе катнашты Баштарак мәхәббәт героен уйнап халыкны гаҗәпләндерсә, хәзер мулла, ишан, карт рольләрендә дә уйный иде Поник бригадасыннан алдынгы сыер савучы Катерина авырып китте. Сугыш беткән елда тол калып, авыр эштә эшләп йончыган бу хатын врачларның иң зур игътибарына лаек иде. Ахияр чабулап ана «Җикәнле күл» санаториссына путевка алып бирде. Җәйнең менә дигән бер көнендә, сөт сезонында, менә дигән бер савымчының чемодан күтәреп ял итәргә китүенә бераз гаҗәпләнеп караучылар да булды Чөнки колхоз тарихында бу — беренче тапкыр иде. Шулай да Катерина китте. Ахияр аны үз машинасы белән Ташлытауга поездга озаттырды. Ә бер атнадан соң Казаннан кайтышлый «Җикәнле күл»гә килеп тә чыкты. Регистратурадан сорашып корпусын, палатасын белде дә. машина эченнән күчтәнәчләрен алып (колхоз базарыннан кыяр, помидор, алма, слива), Катерина янына китте. Керсә — палата буш Дүрт кешелек икән Матур гына булмә. Карават башындагы таблнчкаларны \кып чыкты «Краморкина Катерина Возраст — 52 Профессия доярка ’ Лечение — пульсирующий душ. ежедневная прогулка до 1000 м» Мен метр... Ахияр бу хатынның биографиясен белә Чибәр, сылу гәүдәле, матур чәчле тол хатын Шушы төбәктә самовар төзәтеп йөрүче турында сөйләделәр Авылга килгәч, гадәте буенча «Самовар төз-этергә юкма-а?» — дип кычкырып йөргән Катеринага кергән Ире әлегә госпитальдә ята икән. Кырык бишенче ел Оста кул чәй эчкән, рәхмәт әйткән һәм китеп барган. Ә төн уртасында Катеринаның чолан ишеген каккан: — Сыңар бияләем синең мич башыңда калган, шуны гына кереп алыймчы, — дигән. в Әмма Катеринаның ишеткәне булган «Остажың тол хатыннарда самовар төзәткәч сыңар бияләй оныта торган гадәте бар икән Катерина сыңар бияләйне аңа өйалды ишегенең песи йөри торган тишегеннән биргән. Ахиярның күзләре урыныннан купты Таблнчканы суырып алды да (карават никелендә нечкә тимерчыбык зыңгылдап калды) баш врач янына йөгерде Тыны кубып барып Баш Врач — сылу, озын гәүМӨХӘММӘТ МӘҺДИ Е в Г. Хаҗиэхмэтов росеме. дәле, бик тә ак халат һәм крахмалда катырылган чытыр ак башлык кигән чибәр бер кыз икән. Ьашта Ахияр каушап калды Ченки ул «Главный врач» дип ишегенә пыяла табличка кадакланган бүлмә эчендә юан гәүдәле, пләш башлы, күзлекле бер карт күрермен дип уйлаган иде. — Мин сезне тыңлыйм, — дип саф татарча елмайды кызын Ахияр * тын ала алмыйча горды. £ — Ни бит, туташ . Эш бит менә болай.. Минем колхоздан монда * Катерина дәвалана Уникенче корпуста. Кыз чын күңелдән елмайды: — Бездә бу заездда туксан процент колхозчылар. — Юк, мине процент кызыксындырмый. Ни бит сез ана җәяү йөрер- '■ гә дип лечение тәкъдим иткәнсез. ♦ Кыз тагын елмайды. а — Әйе, безнең медицинада... “ Ахияр калтырый башлады: * 5 — Туташ! Медицинаны ихтирам итәм Сезые дә иң гуманлы про- £ фессня кешесе булганыгыз өчен ихтирам итәм. Әмма мнһе дә тыңла- % гыз: Катерина гомере буе җәяү йөргән кеше. Ул җәйге утарда йөргән. и Гомере буе көн саен ун чакрымнан да ким йөрмәгән ул. Ә сез аңа мең га метр тәкъдим итәсез Аның кул сөякләре сызлый Аның бнле сызлый. * Гомере буе чүгәләп сыер сауган ул. Аңа аз гына ял һәм сөякләренә £ Ниндидер дәва кирәк. Кыз җитдиләнде. Нәрсәдер актара, эзли башлады. t — «Яна юл»данмы? Беләбез сезнең колхозны, беләбез Ә Крамор кина мәсьәләсендә борчылмагыз. Мин аны иртәгә үзем карармын — Ана грязелечение, кварцлар, тагын ниләрдер кирәк түгелме? — Мин сезнең өлкәгә кереп, сезгә, арыш чәчмәгез, аның урынына арахис чикләвеге үстерегез, дигән кебек булмыймы сон бу? Ахияр бер мәлгә телсез калды. Аннан тын алып: — Минем колхозга транспорт сорап килгән баш врачка транзистор биреп җибәрү кебекме? — диде. Көлештеләр. Сүз урынлы әйтелгән иде Баш врачның, чыннан да, үтенече бар икән. — Сезнең колхоз пилорамасында ун фестметр агач ярдырып алып булмасмы? — дип сорады Ахияр бу кызга мөнәсәбәтен шундук үзгәртте. Бичара, шәһәр кызы дыр инде ул, ә менә начар завхоз Туры килгән аңа, шуңа күрә ул кешеләрне дәвалыйсы урынга фестметрлар белән шөгыльләнә Врач — һәм фестметр! — Сез мина Краморкинаны дәвалап, савыктырып кайтарыгыз Ә мин — теләсәгез, бөтен «Җикәнле күл> санаторийсын ярган агач белән күмә алам Кызый беткәнче юньле булып чыкты. Аерылганда — Сез мине гафу итегез Беренче елымны эшлим. — диде. — Сезнең Катерннагызны үзем карыйм иртәгә. Мин әле яңа кеше Тавыш чыкмый калды, ләкин «Яңа юл» колхозы председателенең санаторийга килеп гади бер колхозчыны кайгыртып йөрүе турында шул көнне үк санаторийда матур легенда туды Аннан ул легенда Поник бригадасына кайтып җитте Яфрак азык, сцлсс әзерләү атнасында да Ахияр бөтен колхозчыны таша калдырды Яшел азык әоерләүдә колхоз территориясендә яшәгән бөтен кеше — укытучылар, кибетчеләр, медсестралар, ялга кайткан студентлар һәм кунаклар да катнашты Чөнки мәҗбүри кушылмаган иде, радиодан теләгән кешеләргә катнашырга мөмкин, диделәр Әмма иң көтелмәгәне ахырдан булды Колхоз радночелтәреннән беркөнне иртән болай диделәр: — Яшел азык әзерләү буенча атналыкны уңышлы тәмамлау уңае белән иртәгә сәгать \ нда болында колхоздагы бөтен халыкның бергәләп ял итүе оештырыла. ' «Ял итү» программасын ирләр, әлбәттә, үзләренчә баеттылар. Ахияр аларга «рәхәтләнеп ял итегез, ашагыз-эчегез» дигән иде, ирләр бу команданың соңгы сүзен зур төгәллек белән үтәделәр. Шулай да югарыдан кушу буенча «ял итү»нен моңарчы әле булганы юк иде, «Председатель» дигән кеше халык күңелендә элек «даваегыз, давай, эшләгез» дип ТУКЫЛ торучы.буларак кына яши иде. Печән атнасы тәмамланганда, инде үсеп килә торган улын ияртеп, авылга Сольма кайтып төште. Ул чибәр, таза иде, ябыкча хатыннар арасыннан аны ике чакрымнан аерып алып була иде. я 111 ...Ахияр теге елда Колан Кырга — «Яна юл» үзәгенә килеп төшкән көнне үк. колхоз объектларын карап йөргән көнне үк, игътибар итте: ат абзарындагы бер бүлмәдә озын торыклы, җыйнак аяклы, озын муенлы каратуры бер ат тора. Кара маңгаенда йолдыз кашка, ни гаҗәп — дүрт аяктан берсе — бәкәл өстеннән генә терсәк буе гына — ак. Адәм баласы булса, әнисе аны күтәргәндә нәфсе кергән берәр нәрсәне ашый алмый калган да. шуның нәтиҗәсе булып миң төшкән дияр идең... Атларда да шул ук кагыйдәдер инде ул. Атның исеме — «йолдыз», яше егерме өчтә икән. Ат өчен байтак гомер инде ул. Нигә асрыйлар, нигә суел ит заданиесенә тапшырмыйлар? «Йолдыз» гомере буе чабыш аты булып колхозга бик зур дан китергән икән. Аны авыр, әрсез эшкә тотмаганнар диярлек. «Иолдыз»нын төп эше — җәйге сабантуйларда чабышта катнашу һәм авылга килен алып кайту Бу һәр ике һөнәонең авылда нәтиҗәсе байтак. Авылда — бер Колан Кырда гына да «йолдыз» алып кайткан егерме сигез килен бар. Бу киленнәрнең сугышта ирссв калып картайганнары, ире белән рәхәт-тигез тормыш кичергәннәре, михнәт белән яшәгәннәре һәм тагын әллә нинди язмышлылары бар Язмышлары ничек кенә булмасын — авыЛдагы терлек-туар арасында алар өчен иң якыны, иң кадерлесе — «йолдыз» Ахияр игътибар итте: чәчәкле кызыл шәлъяулык бөркәнгән, мамык шәлгә төренгән хатыннар вакыт-вакыт төенчек тотып ат абзарына киләләр. Баштарак бу хәл бик гаҗәп тоелган иде. Ахияр моны беркемнән дә сорашмыйча күзәтеп белде: «йолдыз»га ризык илтәләр икән. Бәйрәм көнне пешергән кабартма-коймакны майламыйча, әмма кайнар көе, беренче табадан «йолдыз»га илтәләр. Чөнки ул— аларның яшьлек таңының матур, җанлы бер шаһите. «Йолдыз» әнә шулай авылда кеше дәрәҗәсенә менгерелеп карала иде. Ат абзарлары урнашкан чирәмлектә ялгыз бер йорт тора. Монысы — каравылчы бүлмәсе һәм өлкән ат караучының конторасы. Монда ведомостьлар, кәнсәләр счеты, кара савыты, амбар кенәгәләре. Шул бүлмәнең түрендә такта белән аерып алган, йозакка бикләнгән тагын бер бүлмә бар «Йолдыз» музее», дип язып куелган. Моны ачтырып беренче тапкыр карарга кергәч, Ахияр таң калды. Мондый хәл бүтән бер авылда да булмас! Бүлмәнең стеналарында, пыяла шкаф эчендә, шүрлекләрдә «Йолдыз» алган призлар саклана икән# Монда медальләр төшерелгән язулы ак самавыр да, сигез телле, биш планкалы Вараксин гармуны да, көмеш поднослар, патефон, детекторлы радиоалгыч, сугыштан соңгы беренче марка радиоалгыч — «Родина-47», өчпочмаклы флаглар, бер велосипед һәм иксез-чиксез грамоталар бар иде. Монда колхозның бөтен үткән юлы язылган сыман иде. Бу тарихны халык үзе язган, үзе саклаган . Музейдан әллә нинди уйлар белән чыкты Ахияр Бу халык бик бай рухлы, болар белән шаярып йөрергә ярамый. Боларга юньле җитәкче генә кирәк, болар юньле җитәкчегә бик лаек, бик лаек! Ә син шушы бай рухлы халыкка җитәкче була алырсыңмы? Син шуңа лаекмы? «йолдыз»ның чабышта катнашмый башлаганына өч-дүрт кенә ел икән әле. ♦ Ахияр музейдан чыккач туп-туры ат янына керде. Шомырт кара ат- g нын зур кара ахак күзләренә җылылык йөгерде, юньле холыклы атлар- ж да гына була торган тамак тавышы белән ул яна председательне сә- £ ламләде. u — Оһ-һы-һы, — диде. « Ахияр атнын тамак астын кашыды Инде «йолдызжык рәхәтләнүен күрсәк! Ат әле куәтле, һаман гайрәтле иде. Ахияр ат караучыдан ияр ♦ сорап аллы да. «йолдызжы абзардан алып чыкты һәм кырга чыккач, я дымлы җәйге җилгә битенкүкрәген куйды да, йөгән сабагын бушатты “ «йолдыз», яшьлеген искә төшергәндәй, алга, җилгә каршы элдертте е( Ул әллә ничек кенә, башка атларда булмаган бер хәрәкәт белән чаба ~ иде: башта алгы нкс аягын сыгылдырып чүгәләп алган сыман итә дә, г кинәт зур озын сикереш ясый, шул сикереш вакытында бик җиңелдән н генә арт санны суырып ала, бу вакытта атнын гәүдәсе сузылып, озы- п наеп китә. Ахияр үз гәүдәсенен авырлыгын ат кайсы санына алганын * һич чамалый алмады. Ахрысы, чапкан вакытта ат үзенең табигый ос- п талыгы белән кеше гәүдәсенең авырлыгын югалта алу сәләтенә иреш х кән Ниндидер бер мизгелдә ат үз өстендәге авырлыкны ритм белән ® өскә чөя һәм бер вакытта да тулысы белән өстенә төшерми иде. Ул көнне Ахияр гомер дә тагымаган рәхәтен татыды: кырда бәрәңге чәчәге, көнбагыш чәчәге һәм билчән исе иде. җил тыгыз, баллы иде «йолдыз» шулай яңа председательнең мәхәббәтен казанды. Тормышының иң борчулы вакытларында — бигрәк тә беренче елны — Ахияр гел шуңа атланып кырны әйләнеп кайта торган булды һәм «йолдыз» да бу минутларны көтеп, адәм баласыдай дәртләнеп каршы ала иде. Менә бервакыт «йолдыз» хәлсезләнде. Бер күзенә ак та төшә башлады Утарга чыгарганда сөртенеп бер аягының тиресен дә суйдырды. Мал врачы идарәгә килде: — Иптәш председатель, «йолдыз»ны суйыйк, — диде Ахияр тетрәнеп куйды. — Кызганыч бит Аңа ничек кул күтәрелсен? — Болай булса, тагы да кызганычрак. — Яши бирсен, зыяны юк бит. Юк шул. яши алмый инде ул. Ул егылачак, аягын сындырачак, яки. сукыраеп җан көеге булып басып торачак Яки. яткан урыныннан тора алмыйча, буялып, янбашлары тишелеп күз көеге булып торачак Ахияр авыр сулады Фельдшер дөрес сөйли иде. — Я. ярар, Закирҗан. Ышандырдың. Ләкин бер шарт белән Мин иртәгә районга барам Мин югында хәл итегез. Итен дәүләт бәясеннән колхозчыларга сатарсыз, бухгалтерга әйт минем исемнән Кара аны. мин югында булсын Районга китешли иртүк Ахияр «йолдыз» янына керде Тегесе элеккечә яратып сәламләде — Оһ-һы-һы. — днп кара төкле иренен Ахиярның колагына тидереп алды Ахияр атның муеныннан сөйде дә, күзенә тыгылган яшьләрен ат сизмәсен днп куркып, кызу-кызу атлап, абзардан чыгып китте. Пленумда утырганда да ике-өч тапкыр йөрәге ачытып, трибунадагы сүзне онытып куйды. Трибунада исә сүз җитди — игеннәрне вакытында һәм югалтусыз җыеп алу турында бара, әлегә бу турыда «Сельхозтехника» директоры сөйли иде Сүз — комбайннар, тракторлар, тагылма 33 лар кебек куәтле техника турында бара, ә Ахияр борынгы заман калдыгы ат турында унлап утыра... Кичен идарә янында аны Закирҗан каршы алды. Ахияр аңа бер сорау да бирергә җыенмый иде. Закирҗан исә сүзне үзе башлады: — Бөтен авылны йөреп чыктым, бер кеше дә атны суярга риза түгел,— диде ул. — Дөрес, мин аның суюын үзем суям, ну дә ләкин бит бер үзең ат егып булмый. Идарәгә кереп, дәшми байтак утырдылар. — Менә болай, — диде Ахияр, бу мәсьәләне онытырга тырышып,— Иртәгә атлан да. Поникка алып кит. Пониклылар суяр. Кузьмага әйтерсең. Поникта «йолдыз»ның кем икәнен белмиләр. Итен монда кайтарып сатарсыз, Поникта алучы булмас. Иртәгесен Закирҗан Поникка чыгып китте. Тимерче алачыгында эшләүче Кузьмага инде хәбәр ителгән иде. Идарә яныннан арба таккан «Беларусь»лар, автомашиналар, мотоцикллар кузгалды. Колхозның гадәттәге киеренке эш көне башланып килә иде. Ахияр күпьеллык тәҗрибәдән шуны аңлады: эш иртәнге яктан ничек оештыруга карап йөри. Иртәнге якта ничек оештыру исә кичтән нинди хәзерлек күрүеңә карый — иртән уңышлы оештырылган эш көне буе уңышлы барачак эш. Бервакыт, җәйнең иң кызу эш көнендә, Ахияр болындагы әрәмәлеккә килде дә (машинаны үзе йөртә иде), су коенып, өч-дүрт сәгать ял итеп, кызынып ятты. Районнан инструктор килгән икән. Быел гына вуз бетергән егет. Бөтен кыр буйлап Ахиярны эзләгәч, узышлый гына куаклык артында председатель машинасын күреп, шунда борылды. Ахияр трусиктан гына чирәмдә кызынып ята иде Исәнләштеләр, авыр тынлык булып алды. Яшь инструктор әдәп белән сүз башлады. — Менә сез мнне гафу итегез, Ахияр абый,— диде.—Авыл хуҗалыгында сезнең тәҗрибә бик зур. Сезне халык та ярата, райком аппаратында да сезне ихтирам итәләр. Колхозыгыз районда беренчеләрдән. Ләкин бер сорау бирергә рөхсәт итегез: бүген сезнең кырда ун комбайн эшли, йөк машиналарын санамадык. Күпме трактор Ике җәйләвегездә булдым. Сез мине гафу итегез, мин бөтен җирдә бер генә сорау бирдем: — Председателегез кайда? Аларның барысы да беравыздан әйттеләр: — Юк, бүген күренмәде. — Аңлыйсызмы, сезне якламыйлар. Ихтирам итәләр — ә ялган белән якламыйлар. Мин колхозларның төрлесен беләм, әле яңа кеше булсам да. Барып төшәсең, бригадирдан сорыйсын: — Председателегез кайда? — Менә әле генә, менә әле-әле генә, менә шушында гына иде,— дип бетерәләр, председательне «саклыйлар» Бер колхозда бухгалтер белән председатель ярдәмчесе шулай өзгәләнделәр: менә әле генә, әле генә, дип бөтерелделәр. Ә мин белә идем: председатель кичтән машинасына утырып шәһәргә китте, сеңлесенең туен уздырып йөри шәһәрдә, райкомнан рөхсәт сораган иде бер тәүлеккә. Мин юри сорадым тегеләрдән. Менә бит ничек. Ә сезнекеләр — күзләрен дә йоммыйлар, юк, күргәнебез юк, диләр. Ахияр елмайды. — Рәхмәт аларга, — диде. — Димәк, миңа ышаналар. Инструктор кызды: — Сез мине гафу итегез, Ахияр абый. Сез авыл хуҗалыгын беләсез, мин әле яшь кеше. Ялгыш сорау бирсәм, ачуланмассыз бит? — Юк. туган, нишләп ачуланыйм. Әйдә, син инде район вәкиле буларак сөйләш Син әйт: син, диген, иптәш Гарәфнев, диген, шушындый кызу эш өстендә ничек, нинди вөҗдан белән монда кызынып ятасың? — Мин алай ук дип әйтергә теләмәгән идем. — Ә шулай да шулай сорарга теләдек бит? — Анысы шулай инде. Әйе, шулай. — Алайса, менә нәрсә, туган флотта болай диләр, яхшы командир кораблендә һәрчакта да була. Үзе ярдамы ул, ялдамы, курорттамы, флагман янындамы. Син нәрсә телисең? Минем менә хәзер комбайнер лар янына килеп, бункердан коелган ашлыкны учка алып, сыйфатын ♦ карап, аннан жиргә иелеп, камылның озынлыгын карап, кул нээп, ком- g байнерны туктатып, һәммәсенә киңәш биреп йөрүемнеме? Алар бит бу х мәсьәләне миннән йөз тапкыр артыграк беләләр. Җитәкче киңәшләрен “ без кыш буе, яз буе, уракка төшкәнче үк бирәбез Алар барысы да бел- g декле Аннан соң, председатель киңәше белән генә эшли торган меха- 5 низаторның мина кирәге дә юк. Үз башы бар бит анын! Аннан сон, 2 эшне шундый итеп оештырырга кирәк, мин кайда гына булсам да, ул > эш барырлык булсын. Мин нигә кирәк аларга? Аннан сон: вөҗдан, а намус, дисең, янәсе, кемдер эшли, кемдер ял итеп ята. Юк, мин ял ы итмим, туган. Менә мин уйлап ятам Гәр Хутор бригадасында бер ме- - ханизаторым" бар минем. Фронтовик. Сугышка бергә алындык. х — Габдслбарневны әйтәсезме? * — Әйе, шуны. Кәшфн Габделбарнев Ике орден кавалеры. Менә шу ның өендә бик тынгысыз. Малае борчый. Менә шунда мин кирәк. Бүген £ кич мин шунда барам Гаилә мәсьәләсе. Мал бүлү һәм башка күңелсез х эшләр Теге, көйле комбайннарга әлегә мин кирәк түгел. Әнә Гәр Хуг тор бригадасындагы комбайн эштон чыккан, мин шунда кирәк Ә Кәш- ” фи — колхозда бер генә. ® — Юк, Ахияр абый, районда, республикада. * — Менә, менә. Ана ярдәм кирәк. Әнә мин шуны уйлап ятам — Шулай гаилә мәсьәләләренә кагыласызмы? — Туры килә Өйләнү, тормыш нтү, аерылу — тегеләйме, болаймы, барысы да эшкә, хезмәткә барып тоташа Бездә эшне иңчек оештырырга өйрәтүче статьялар күп, киңәшмәләрдә дә әйтәләр, ә менә гадәттән тыш хәлләрдә ничек булырга икәнен өйрәтүче юк — Габделбарнев гаиләсе гадәттән тышмы? — Тышның аръягында Шундый эшлекле нәселдән, шундый мактаулы атадан йөз процент брак туа. Ник? Моңа берәү дә әлегә жавап бирә алмый — Сезнең эштә көтелмәгән хәлләр булгалыймы? — һәр көнне, һаман бертөсле уйласаң, бу урында ярты ел да эшли алмыйсың. Менә бер генә мисал: узган ел кыш, төн уртасы Буран. Мин фермадан кайтам, күз ачкысыз ачы буран. Төнге дежурствоны тикшергән идем. Юлда ат сыртыннан салам төягән берәү очрый Карак. Үзебезнең колхозчы. Унике чакрымлы басу түреннән төяп кайта Авылга кергәндә генә куып життем Ка>шады. Торабыз кара-каршы Нишләргә? Балалары жнткән, олы кызы мәктәптә пионервожатый булып эшли. Фермага бушаттырыргамы? Кеше беләчәк барыбер. Идарә янына бушаттырыргамы? Судка бирергә туры киләчәк Кимендә, бер ел Балалары күп Мәктәптә әйбәт укыйлар Алар кеше күзенә ничек күренер? — Шулай да, нишләттегез? — Туар атыңны, дидем Тәртәдә түшлегеңдә калмасын, дидем. Хәзер үк кайтып кит, дидем Кантын китте. Ул китүгә саламына ут төрттем Чанасы нне белән дөрләп янды Көлен буран очырган, кар тигезләнеп кнткән — иртәгесен барып карадым. Теге абзац да шып булды. Икенче көнне пионервожатый кызы идарәгә килеп күз яшен агыза-агы- за рәхмәт әйтте Менә сиңа ситуация! Хәзер теге ничек диген? Колхозда шуннан да карусыз, намуслы кеше тагын ничәү диген!— дип сөйләде ул көнне инструкторга ...Бүген исә йөрәк үз урынында түгел, күз гел Поник ягында иде. Идарә баскычына басып Ахияр озак тора алмады, кызу-кызу ат абзар ларына таба китеп барды, һәм анда җиңел рысакны тотып атланды да, Поник юлына таба элдертте. Ялгышмады: Закирҗан «Иолдыз»га атланып акрын гына, көйгә генә бара иде, куып җитүгә, «Йолдыз» борылып Ахиярга дәште: — Оһ-һы-һы,— диде, пошкырып борын тишекләрен чистартып алды. Закирҗан дәшмәде. Шулай рәттән атланып бардылар. Ахияр түзмәде: — Закирҗан, ничек уйлыйсың, «Йолдыз» чаба аламы әле дә?— диде. , Закирҗан терелеп китте: . — Әйдә, сынап карыйк. Чабар төсле әле ул, әнә башны ничек күтәрде янына көндәш килгәч. һәм алар атларының кабыргаларына төрттеләр. Ахияр атланган рысак юл читендәге йомшакка басыбрак кына җиңел алдырыр алга ыргылды. «йолдыз», бичара, калды. Рысак аның саен дәртләнеп чаба иде. Бер чакрымнар киткәч, рысак гыжылдый башлады (аны кем чаптырып караган соң), нәкъ шул моментта артта җан тетрәткеч тавыш ишетелде: — И-и-о-оһ! Ахияр борылып карады: күз күреме җирдән җил уйнатып, гәүдәсен сузыпсузып кушаяклап алдырып, «йолдыз» килә иде. Закирҗанның кепкасы очкан, ул ат ялына ябыша төшәрәк алга яткан, «йолдыз»ның борын тишекләре йодрык сыярлык булып кызарып киңәйгән — ул җилдәй узып китте. Рысак яныннан узганда ул тагын бер тапкыр җир шарын тетрәтердәй итеп кешнәп алды. Ахияр кычкырырга өлгерде: — Закирҗан! Бор атыңны, бор! Бор! Булмый, туган, булмый. Моны ничекләр итеп суясың! Яшәсен, яшәсен бу... Кире кайтканда берсе бер сүз әйтмәде, сөйләшмәделәр. Әллә икесе дә елый инде? Юктыр, ирләр еламас. Ирләр бит ул! Әмма сөйләшмәделәр. ...«Йолдыз»ны тагын ярты ел узгач кына, сөртенеп ал аягын сындыргач кына, тимерче Кузьма суйды. Тик Колан Кырдан бер генә кеше дә аның итен сатып алмады. Бер сум туксан тиеннән, диделәр. Алмадылар Бер сум илле тиеннән, диделәр. Алучы булмады. Бушлай, күчтәнәч итеп, хуҗалык саен бишәр кило, дип радиоузелдан хәбәр иттеләр. Складка килүче булмады. Бушлай, теләгәнчә алырга мөмкин диделәр. Килүче булмады. Закирҗан кичен радиоузелдан лекция укыды, ат ите дәва ул, Франция, Голландия, Бельгия безнең илдән ат ите сатып ала, Европада тавык итеннән кыйммәтрәк ул, диде, ул — картайтмый, склерозны бетерә, дип карады — иртәгесен дә килмәделәр. Икенче көнне идарә янында да сөйләп торды, ат ите, диде, ирләрнең тонусын күтәрә ул, диде — файдасы тимәде. ...«йолдыз»ның итен коопторгка тапшырдылар. Килосын өч сум алтмыш тиеннән. IV Сольма теге елны колхозга кайтып төшкәч, ел буе үзенә эш таба алмады Аның белгечлеге буенча колхозда эш юк иде. Идарәгә урнаштырсаң да булыр иде, билгеле, әмма Ахияр моңа бик нык каршы торды: Алай иткәнче, «председатель хатыны эшләми» дигән данны күтәрәм мин,— диде. Ахияр шат, бәхетле айлар кичерде. Ул бер генә тапкыр яраткан һәм Сольмадан башка беркемне дә күңеленә кертмәгән иде Теге вакытта авылны ошатмыйча китеп барган хатынына, яратканга күрә дә бернинди авыр сүз әйтмәде, ул елны алар икесе ике якта яшәделәр Шәһәргә баргач. Ахияр алар янына кергәләп йөрде, ике арада салкын сугыш дәвам итте. Шулай да колхоз машинасы белән Сольмага ит, бәрәңге кә бестә, кишер кебек әйберләр гел килгәләп торды. Әйе, Ахияр бер генә тапкыр яраткан иде. Әмма теге вакытта «Җикәнле күл» санаториендагы баш врач — яшь кыз белән танышкач, Ахияр бер үзгәреп алды. Ул җәйне Ахияр шәһәргә сирәк йөрде, буш вакыты булганда машинасына утырып санаторийга чапты. Доктор кыз да, үзе дә очрашкан саен газаплы, хәс- * рәтле рәхәт кичерәләр иде. Доктор кыз Фирая (аны санаторийда Фнра £ Загитовна дип йөртәләр икән) Ахияр куенында елыйелый байтак төн- ж нар уздырды — Мин бит хыянәтче! Мнн ике тапкыр хыянәтче,— дип елый иде ь ул.— Минем күрше райбольницада вәгъдә биргән кешем бар Бергә | укып бетердек. Синең улың бар. Мин шул улыңнан куркам. Ахияр аны гел юатты: ♦ — Соң бит минем тормыш синең белән очрашканчы ук җимерелгән ® иде. Мин бит улымны ташларга җыенмыйм Алар шулай бер-берсенә вәгъдәләр бирешмичә, алдалау кертмичә генә очраштылар, сөештеләр Санаторий бакчасының иң читендә, карт - чыршыларга терәлгән бер катлы фин йортының түрендә шулай «Газик» 5 кунгалады. Хәер, «Газик» төн уртасында гына килә һәм санаторийда н хәрәкәт башланганчы юкка чыга иде. л Ә бер көнне — очрашмыйча бик озак — ай ярым чамасы торылгач, * Ахияр исеменә идарәгә хат килеп төште Таныш кул иде, Ахияр калты * раиып конвертны ачты Фнра! Җаныкаем Синең беренче хатың бу! * Мин сине никадәр сагындым Ләкин урып-җыю вакыты бит. «Ахияр абый! Бу хатны алгач, синең ничек гаҗәпләнәсеңне беләм. Шулай да язарга булдым Мнн кнтәм, шәһәргә күчәм Без инде синең белән беркайчан да. беркайчан да очрашмаячакбыз. Шулай булгач, мин инде бөтен әйтәсе килгән сүзләремне әйтеп бетерә алам Мине дөрес аңла һәм гафу ит. Очрашкан вакытларда мин барыбер боларны әйтә алмас идем Ахияр абый, бәгырькәем! Теге вакытта Краморкнна Катеринаны нигә юньләп дәваламыйсыз, дип дулап син килеп кергән минуттан минем гомеремнең икенче бер чоры башланды Шуңар тиклесе болай гына, нәрсәгәдер әзерлек кенә булган икән. Син анда кинәт килеп кереп бүлмәне тутырдың. Юк, гәүдәң белән генә түгел (хәер, хатын -кыз синең кебек көчле ирләргә беркайчан да тыныч кына карый алмый), син үзеңнең юньлелеген, кеше кайгысын олы итеп кайгырта белүең белән бүлмәне тутырдың. Син шул вакытта: «Безнең колхоздан монда Краморкнна Катерина дәвалана. Уникенче корпуста»,— дидең Ачу белән тотындың Синең шул тавышың мине тәмам кешелектән чыгарды Ярабби, шундый да ягымлы, мәһабәт тавыш булыр икән. Шул секундта мнн уйлап куйдым (ни арада өлгердем икән?) менә шундый ирең булсын нде дә, гел генә ачуланып торсын иде Хатын-кыз колагы белән, ир-ат күзе белән ярата инде ул. Мин шул көнне бик күп кешеләргә рәхмәт укыдым мине көчли-көчли медицина институтына керткән әниемә, мине, шәһәрдә калырга җыенып ятканда, елата-елата авылга җибәргән комиссия членнарына, Катерннага путевка биргән профсоюз комитетына, аны начар, формально гына караган врач Прохоровка һәм. ниһаять, дөньяга сине тудырган анага рәхмәтләр әйттем Ш\ңа кадәр сине белмәгән көе ничек яшәдем икән мнн? Әгәр теге дөнья дөрес булса нде. анда иң беренче итеп оҗмахка сине кертерләр иде Ни өченме? Мәхәббәтнең нәрсә икәнен дә белмичә егерме биш яшенә җиткән бер кызны бәхетле иткәнең өчен Рәхмәт снңа, Ахияр абый, мин бер ел буе икенче дөньяда яшәдем Әгәр шул көнне без танышмаган булсак, мин бу дөньядан адәм баласы нинди бәхетле була ала икәнен белмнчә китеп барган булыр идем. Мин тилеләрчә бәхетле булдым, мнн бөтен авыруларны карадым, мнн көн-төн чаптым Безнең санаторий быел ВЦСПС- ның Күчмә Кызыл Байрагын алды, миңа грамоталар, бүләкләр биреп бетерделәр. Алар барысы да синеке, Ахияр абый. Инде мин китәм, ординатурага кердем. Кияүгә чыгам. Ул егет мине көтте. Мин аңа биргән вәгъдәмә турылыклы булам, ләкин аңа мин йөрәгемне бирә алмам инде. Без «язылышырга» дип вәгъдәләшкән идек, менә инде язылышабыз. Вәгъдә үтәлү шул бит инде. Мин башкасын аңа вәгъдә итмәгән идем. Безгә барыбер аерылышырга кирәк иде синең белән, менә вакыт җитте. Мин гомерем буе хыялымда синең калын көчле күкрәгеңә башымны куеп, синең аксыл көмеш керә башлаган калын чәчеңне, чәнеч- - келе яңакларыңны сыпырып ял итәрмен, мәңге сине сагынырмын. Ирләр халкы белеп бетерми: бу дөньяда бер генә ир дә хатын-кыз кадәр бай итеп, чын күңелдән рәхәт чигеп ярата алмый. Хуш, бәхетем^ минем! Синең бер рәсемең миндә саклана, паспортка төшкәнсең, мин аны медальон эченә тыктым. Бу — без икебез генә белгән бер сер булачак. Малай тапсам, һичшиксез, Ахияр дип исем кушачакмын. Мин синнән алда үлсәм, теге медальонны сиңа тапшырырлар. Анда минем дә шундый ук рәсемем булыр. Мәңгегә хуш, җаным минем. Ирләр ничектер, әмма хатын-кыз бер генә тапкыр бәхетле була ала. Мин бу бәхетне татыдым, инде хәзер үкенмим. Әгәр мин материалистка булмасам, көн саен бер тапкыр дога укып сиңа сәламәтлек теләр идем. Хуш, хуш! Хат ахырында бер гайбәт сөйлим әле (мин хатын-кыз бит әле, нигә аз гына гайбәт сатмаска?). Теге вакытта Катерина сөйләде: безнең Ахиярга ди, колхозның бөтен хатын-кызлары гашыйк, ди. Яшьрәк чагым булса, мин аны үземә каратмый калмас идем, ди. Кайвакытта ул ычкынып китә, тупас сүзләр әйткәли, кычкырына да башлый, әмма хатын-кыз барысын гафу итә, чөнки аның җаны олы, ди. Катерина фермадагы бер хәлне сөйләде. Саву машинасы ватылган да, монтерны көтеп тик утыралар икән. Шунда фермага син килеп чыккансың да, сыерлар нигә савылмаган, дип җикеренә башлагансың. Бер хатын әйткән: — Менә аппарат ватык, электромонтерны көтәбез,— дигән. Шунда син тузынып киткәнсең дә, әйтеп ташлагансың: — Үзеңә сөт төшкәндә дә шулай машина көтеп утырасыңмы соң?—дип кычкыргансың. Хатын-кызлар оялышып читкә караганнар, аннан кул белән саварга керешкәннәр, әмма сиңа барыбер рәнҗемәгәннәр, бу тупаслыгыңны гафу иткәннәр. Менә нинди куәткә ия кеше син». Ахияр хатны укыганда Фираяның сулышын тойды. Бичара, тәмамлый алмый күпме газапланган ул. Хатны укыды, әйләндерде. Үзәк өзгеч якын сүзләр, таныш кәгазь, таныш почерк. Хаттан врачлар кабинетында гына була торган эфир исе килә иде, Ахияр күзләрен йомды. Нишләргә, нәрсә турында уйларга да, бүген нәрсә дип яшәргә? ...Кичен ул Катерина янына килде. Катеринаның озын, юан сары толымлы кызы Оля Поник мәктәбендә башлангычта укытучы иде — олы ир килеп кергәч, аналы-кызлы йөгерештеләр, марҗаларча тизлек, җитезлек белән салат әзерләделәр. Катерина шкаф астыннан бер шешә «Экстра» чыгарды. Юньле, эчкерсез ике хатын-кыз янында рәхәт, җиңел булып китте... Иртәгесен Ахияр иртүк торып фермада, механика мастерскоенда булды — аның гадәт шулай — бригадирларга кадәр үзе йөреп чыга һәм иртәнге «развод» вакытында да (армиядәге терминны ул монда да кертте), кичке сөйләшүдә дә аны беркем дә алдый алмый иде. Эш, эш, эш... Фира шулай томан артында калды. Бераздан онытыла да башлады. Аннан Фира урынына күңелгә тагын Рамиль белән Сольма кайттылар. Аннан, күпмедер айлар узгач, Рамиль белән Сольма, чыннан да, авылга ук кайттылар. Ахиярның ялгыз, клуб кадәрле өендә ул көнне тәрәзәләргә матур пәрдәләр эленде, чиләк-савыт шалтырады Капка төбендәге яшел «Га- зик»нын өстендә дә, астында да буялып берәү рәхәт чикте: бу — Ахиярның нәкъ үзе төсле зәңгәр күзле Рамиль иде. ♦ Катерина үз авылларында председатель өчен салынган йортта жы- S лы, көйле тормыш башлаганга чын йөрәктән шатланды Үзе тол ка- м лып барысын да күрде, икенче бер толларның яңадан кушылуына ба- g лаларча сөенде. Тик ул көнне, ни өчендер, сәбәбен беркемгә дә әйтми- ь чә, кичен Оленька елады. Теге кичне чәй эчеп утырганда Ахияр абыйсы * аның гәрәбәдәй сары авыр толымын кулына алып болай дигән иде — Сеңлем! Бәхетле булсаң иде Минем гаилә бәхетем булмады, ♦ ахрысы Мин монда үзем гаепле бугай Ә син бәхетле бул. Әниең синең ® өчен генә яши бу дөньяда Син аны шатландыр әйбәт кияү белән шат- £ лапдыр... м Оля ул көнне дә, нигәдер, елаган иде Югыйсә, ана әле нибары “ егерме яшь иде. Егерме яшьтә кызлар елыймыни’ s Күпмедер авылга ярашу газаплары кичергәч, Сольма китапханәгә н урнашты. Ул акрынлап ияләнә иде, ахрысы. Бәхетле Ахияр шат булды, « аз гына буш вакыты булса өйгә кайтты, узышлый гына китапханәгә ке- * pen чыга торган булды. я Ә кышның кояшка коенган, жемелдәгән карлы матур бер көнендә и Ахияр аны Ташлытау больницасына илтеп куйды. Сольма юлда ма- ® шина сикергән саен кычкырды, ыңгырашты Ахияр шунда гына үзенең хатасын аңлады: кичә ул бик соң, бик арып кайткан нде Сыер фермасында кормозапарннкта авария булып, бөтен кеше — Ахияр, партком секретаре, ферма мөдире, бригадир, комсорг, монтер, тагын әллә кемнәр эт булганчы буялып, шуышып, аунап запарннкны аякка бастырганнар нде, Ахияр жеп өзәр хәле калмаган көе төн уртасында өенә кайтса — Сольма тәгәрәп ята иде. Ахияр шунда әллә аклап, әллә аңламыйча әйтте: — Иртәгә кадәр түзеп тор инде, — диде, һәм суык аш ашап йокыга ятты. Андый хәЛдә түзеп торуның Сольма кулында түгел, бәлки дөньяга чыгарга дип «права кәчәйть» итеп яткан яна адәм баласында икәнен Ахияр башына да китермәде, йокыга китте Булмаса булмый инде барыбер йокы эләкмәде. Төнге икедә көтүче Фәхразый ишек кагып уятты. Авыл көтүчесе, гадәттә, председатель янына килергә бик яратмый. Председатель колхоз көтүчесен генә белә, шуның белән генә сөйләшә. Фәхразый машина сорады жшденче балага тулгагы башланды, илтеп кенә кайтыйк, диде. Ахияр йокы аралаш әйтде: бар. минем исемнән куш. шофер Фәнилгә әйт. диде Аннан тагын йокыга китте Сольма онытылган иде Нигә килгән инде бу Фәхразый? йокы аралаш ул шуны уйлап интекте Югыйсә, председатель булып килеп төшкән көнне үк утырышта, әле колхозда бер генә машина бар чагында, әйтеп куйган иде — Минем рөхсәттән башка колхоз машинасын ике генә очракта файдаланып була аныру, янгын Ник килде бу Фәхразый? Нәкъ сигез көннән йортка шатлык кайтты Пычтык борынлы, касмак башлы елак кызга Резеда дип исем куштылар йорт иркенәеп, колхоз басулары киңәеп, ара тирә чыгып күренгән кояш зураеп китте — бәхет бер килә башласамы? Резедага нәкъ бер ай тулганда авыл көтүчесе Фәхразый хатыны Га- симә — председатель хатыны белән бер төнне, бер үк сәгатьтә, бер үк больницада шулай ук кыз бала тапкан Гаснмә — баласын имезгәндә кинәт кычкырып жнбәрде — Үл-ләм! Бет тем’ Бу бит Ахияр абый белән Сәлимә апа кызы! (Авыл халкы Сольманын авыр исемен шулай жннелләштергән нде.) Бу хәбәр шул ук көнне председатель гаиләсенә дә килеп житте Сольма моны ишеткәч, башы әйләнеп, аңын югалткан сыман торды: Резеда берни белмичә тәмле итеп имә, рәхәтлектән ын-ың килә иде. Сабый! Юктыр, юктыр, ничек инде шундый гүзәл сабый кыек тешле, саргылт йонлач яңаклы, камыт аяклы Фәхразый кызы булсын! Юктыр, юктыр... Мондый халәт, мондый шикләр кешелек җәмгыяте өчен миллион, миллиардка бер генә булуын уйлап Ахияр да, Сольма да телсез калдылар. Мондый очракта үз-^зеңне ничек тотарга икәнлеге бер китапта да язылмаган нде. Фәхразый да, Гасимә дә нәрсә эшләргә икәнен белмиләр иде. Ахияр өчен моңарчы алар тыңлаулы, әйбәт кешеләр генә иде (Гасимә — сарык караучы). Мондый хәлдә мөнәсәбәтләр ничек булырга тиеш? Ахияр бер көнне кич Фәхразыйны туктатып сөйләште. Тегесе шактый ук салмыш иде, сөйләшә торгач, йомшап киттс^ керле кулъяулыгы белән берөзлексез күзләрен сөртте, тавышы сынгалап бетте. * — Ни бит, яшьти... Болай бит... Аны кем белсен инде. Медсестра ул көнне салмыш булган, ди. Искечә яна ел бит ул. Унөченнән ундүртенә. Бутаулары мөмкин. Ни бит, яшьти. Аны хәзер пичекләр итеп алмаштырасың? Ничекләр итеп мин үз кулым белән шул матурымны — Фыра- диямне — чит нигезләргә илтеп бирим? Ничекләр итеп... Фәхразый елый иде. Ахияр — гомер буе бу дөньяда бөтен төрле хәлләр булуы мөмкин дип яшәгән кеше — бу халәткә әзер түгел иде. Кинәт кенә аның йөрәге чәнчеп алды, күз алдыннан боҗралар йөгерде, йөрәген, тәнен курку басты. Егылам, инфаркт була дип коты чыкты. Инфаркт сүзен кешелек җәмгыятенең белә башлаганына әле күп түгел иде. 1953 елның бишенче мартында бөтен ил халкының йөрәген селкетеп Сталинның үлүе турында хәбәр бирделәр. Радио авырулар тарихында бер исем атады: инфаркт. Бу сүз шуннан бирле адәм баласының йөрәген тетрәтеп яши бирә. Ахиярда ул бер тапкыр була язган иде инде... Председатель булып эшли башлаган беренче атнасы. Элеккеге председатель Сәкинә посттан авырлык белән*китте. Пичәтне, ачкычларны кара янып тапшырды. Беренче идарә утырышында ук комачау итте үз тарафдарлары белән сүз берләшеп теге-бу мәсьәләдә аяк чалды. Аннан һәр көнге планерка азагына идарә алдына килеп торып, аннан чыгучылардан сорашып, алай дөрес түгел, болай кирәк иде, дип коткы салып Ахиярның нервы- ларында уйнады. Шуның өстенә Ахияр килеп эшли башлаган җәйдә колхозда фаҗига булды. Төнге сменага укытучылар белән өлкән класс укучыларын сугуга чыгарганнар иде. Ни сәбәп беләндер, төн уртасында электр сүнде. Эш туктый. Аны-моны уйлап өлгергәнче, быел гына унынчыны тәмамлап мәктәптә лаборант итеп калдырылган бер егет трансформатор баганасына менеп тә китә. Моңа берәү дә игътибар бирми, уен-көлке сөйләшеп тик утыралар. Тик егет озак юкка чыгып торгач кына багана төбенә килеп дәшәләр. Дәшсәләр, күрәләр: ай яктысында трансформатор чыбыклары арасыннан артка кайшалып бер гәүдә асылынып тора... Ахиярга бу фаҗига турысында иртәнге өчтә килеп әйттеләр. Төнге уникедә генә кайтып яткан иде, югыйсә. Торды, идарәгә килде. Авыл иртә уянган, фаҗигале хәлдән шомлы тынып калган иде. Менә сиңа утызмеңче! Сәкинә ничә ел эшләгән әнә, авылда бернинди хәвефле хәл булмаган. Ахияр башын тотып идарәдә ялгыз утырды. Аның янына керүче дә булмады, телефон да борчымады. Авыл врачлар, тикшерүче көтә иде. Өч сәгать шулай утырды. Мәктәп коллективының төнге эшкә чыгуын ул үтенгән иде. Сәкинә әнә алай эшләмәгән. Авылда әле электрның да беренче генә сезоны. Ахиярның үзе кебек. Иртәнге җидедә идарәгә кешеләр кергәли башлады. Председатель ишеген ачып башларын тыгып караучылар да булды. Кермәделәр. Тик жиде тулып унбиш минутта гына, почмактагы батареялы радиоалгычтан «Казан сөйли» дигән бәрхет тавыш ишетелгәндә генә, ишекне «дырт» итеп ачып шат чырайлы Сәкинә килеп керде — һава хәлен ничек дип әйтер икән, бүген шәһәрдән килгән кунакларым белән урманга гүләйткә бармакчы идек, — диде. Ахияр шул вакцтта йөрәге чәнчеп алганын тойды һәм күз аллары * караңгыланып идәнгә шуып төште. 3 Трансформатор яныннан кайтышлый врачлар машинасын ашыгыч * рәвештә идарәгә бордылар. Менә ничә ел узгач тагын шул халәт. 5 .. Алар бераздан Сольма белән бергәләп Фәхразыйларга да барды- ь лар. Ике матур бала чат ябышып әниләрен кочаклаган килеш бер-бер- 2 сенә карап тордылар. Башта көлделәр, аннан еладылар. Ду рт олы кеше ' бер сүз дә әйтмичә шулай аерылыштылар, һәм шуннан соң бу мәсь- ♦ әләгә кире кайтмадылар. а Авыр, газаплы көннәр, атналар, айлар узды “ Газаплы, кеше аңламаслык хәсрәтле еллар узды Сольманың да. ч Гасимәнең дә йөрәгендә каннде. Ирләр ни уйлагандыр? Жиде ел үтте — Резеда белән Фрадия беренче класска керделәр х Мәктәпкә барганда Фрадия берни белмичә председатель капкасы и яныннан уза иде, Сольма нсә Резеданы киендереп, кочаклап-үбеп чо- 2 ланнан озата да, тәрәзәгә йөгереп килеп теге як читтән аркасына сум ? ка асып барган Фрадиягә карап кала. Я, алла! Тегесе дә аныкы, п монысы да аныкы! Шулай, аныкылар! * Шулай газаплы көннәр узды. Сольма һәр көнне иртән үзенең кызы- s на (үзенеке кайсысы?1» озын тәнәфестә ашарга бер алма яки бер апельсин бирә (хәзер Ахияр шәһәргә еш йөри, аннан соң. шәһәрнең үзәк рестораны «Яна юл» колхозыннан яшь бәрәңге, нртә өлгергән кәбестә ала, шуңа күрә, председатель, агроном, экономист өендә еш кына ысланган колбаса, кызыл балык, апельсин булуы гажәп түгел) Резеда ике кара толым очын тырпайтып капкадан чыгуга Фрадия белән очраша. Шунда Сольманың йөрәгенә кемдер эн-ә, без. пычак белән чәнчеп ала... һәм берәр атнадан соң Сольма апельсинны да, колбаса телемен дә ике өлеш бирә башлады Фәхразыйлар исә күп бала белән, шактый авырлык кичереп, очка-оч ялгап баралар иде. Фрадиянең киемнәре дә председатель кызыныкына караганда шактый тыйнак, тонык иде Бер ай үтте, нкс ай үтте, өч ай. Кышкы суыклар башланды, Резеда ак мех белән бизәп эшләнгән калын кара тун киде, Фрадия исә кыршылган юка көзге пальто белән йөри иде. Менә салкын бер көнне ике бала кызу-кызу атлап мәктәптән кайтып киләләр, икесенең дә авызларыннан пар чыга Тнк мнч томалап, мичкә чыжылдатып ит бәлеше куйган Сольма тәрәзә аркылы күреп алды кызыл, тук бнтлс Резедадан пар юан ак көлтә булып, бөркелеп чыга, ә Фрадиядән снзелер-сизелмәс кенә, авыз тирәсендә бөтерелеп кенә чыга иде. Сольма түзә алмады, яланөс урамга чыгып йөгерде дә, ике баланы берьюлы этеп төртеп капкадан кертеп жибәрдс һәм йортка ашыктырды — һай, балакайлар, нигә мондый көнне укыталар икән сезне, өшегәнсез бит, — диде. Фрадиянең бу йортка беренче аяк басуы иде. Сольма балаларның икесен дә тнз генә чишендерде, үзе гадәттән тыш каушады Чишендер гәп вакытта сизеп алды: аның ни өчендер, кысып-кысып Фрадияне кочаклыйсы килде, әллә ничә тапкыр аның ябык аркасыннан сөеп алды Ревода шатланып та. әнисенең гадәттән тыш бу җиңеллегенә гаҗәпләнеп тә карады. Сольма нсә аның саен каушады — Әйдәгез, балакайлар, кулларыгызны юыгыз да. өстәл янына утырыгыз, — диде — Хәзер, сез килеп утырганчы мин бәлешне алам Шунда әллә нн генә булды. Бер секундта, юк. алай озак арада тү гел. Секундның уннан бер өлешендә. Юк, йөздән берендә. Югыйсә, балалар килеп кергәч тә Сольманың бөтен теләге бер генә иде: — Ярабби ходаем,—дип үз гомерендә үзе белмәгән, моңарчы исенә дә кертеп карамаган алланы телгә алды ул, — ярабби ходаем, шушы баланың Фәхразыйлар баласы икәнлегенә ышансам иде, минем күңелемне кузгатмасын иде, шигем бетсен иде, мин дә бер тынычлап бала үстерер идем... Дип унлап та бетерә алмады Кинәт... аның күзе баланың колак артына төште. Фрадиянең йомшак чәч белән капланган, инде җылынып өлгергән алсу тиресендә нәкъ җидегән йолдыз чүмече кебек урнашкан вак-вак дүрт миңе бар иде. Әйе, бу миңнәр Ахиярдан, бары тик аныкы гына иде. Сольма тыны буылудан киселеп диванга ауды. — Ән-нием!—дип чырылдап кычкырды Резеда һәм йөгереп килеп әнисенең битен кочаклап алды. Әнисе исә тын алуга йорт эчен селкетеп елап җибәрде. Куркынып калган сабыйлар берсүзсез басып тордылар. Сольма диван, идән селкетеп елый, кулларын мендәргә бәрә-бәрә елый иде. Бәлеш чыжылдавы һаман көчәйде, бераздан Фрадия ипләп кен-ә киенде дә. кайтып китте... Ул көнне Ахияр да бәлешне кабып карамады Икенче көнне балалар мәктәптә вакытта, алар бергәләп Фәхразыйларга килделәр. Ирләр дәшмәде, ах та ух килделәр, тик Сольма гына елады: — Икесендә карыйбыз, апа җаным, Фрадиямне кайтарып бир,— диде.— Теләсәң, икесен дә карыйбыз. Фәхразый хатыны да шиккә калды. — Ризидә минеке булып ияләнә алырмы икән соң,— диде.— Ничек- ләр итеп ияләнер икән алар? — дип елады. Аннан ике көн узгач балаларны алмаштылар, һәр ике йорт мәет чыккандай кара кайгыга батты. Югыйсә, шатланыр өчен дип эшләнгән иде. . Аннан ел буе, урамнан Резеда узган саен Сольма елап кала торган булды Аннан җәй җиткәч, җәй буена дип балаларын төяп шәһәргә китте. Мондый тетрәнүләрдән соң ул инде эшләми, йортта гына тора иде. Ул җәйне Ахиярның чәчләре агарып, нык кына олаеп куйды. Бала — бәла, диләр. Әмма боларның гаиләләрендә балалар әлегә бәла китермәгәннәр, тик газап кына китергәннәр иде. Кем белә? Балаларда гаеп юк бит! Аналар үзләре ни караган соң? Ул дүрт миң теге вакытта ук булгандыр бит инде? Сольма хәзер гел шул турыда уйлап газап чигә, картая... V Августның егермесе җитте, яңгыр һаман күренмәде. Халык кәефсезләнде: урам буендагы тупыл яфракларына авыр тузан утырды, дөньяда күләгә бетте. Чык төшмәде. Югыйсә, иртәгә аяз буласы көтелгәндә, кичтән чык төшә иде. Җирнең җене кипте. Сугыш узган өлкәннәр кичләрен капка төпләрендә сөйләшеп утырды. Бер көнне арадан берсе әйтә куйды: — Егерме беренче елгы хәл була инде быел. > Аны кемдер тынычландырды: — Хөкүмәт ач итми лә ул, тик менә дөньяның яме юк. Яшисе килми. Арада сүз алып баручы — аксак Мәгыйзь иде. Мәгыйзь — колхоз бухгалтеры, авызында һәрвакыт төпчек. Җиде баласы бар. — Менәтерәк, хәзер ачлык булмый, — ди ул, —Чөнки, безнең ил — социалистик. — Аның анысын мәнди анасы да белә,— дип бүлде аны Хәсән карт — Кырык алты, кырык җиденче елларда социалистик түгел идекмени? һыы... Оныттыц мыни ат кузгалагы ашал халыкның ни иза чиккәнен? Утыз алтынчы елны атлар ачтан кырылды, ул вакытта капита диетикмыни? Мәгыйзь сүнгән төпчеген яңарта, тамак кыра. — Политикадан бик артта калгансың син, күрше. Утыз алтынчы ♦ елгысы нәрсәдән килеп иыкты? Колхоз — яңа күренеш иде. рәтенә тө- g шел бетермәделәр. Ашлама кертелми, председатель, агроном — белем- * сез. Чәчү әйләнешен мәҗбүри керттеләр, җиренә карап чәчү бетте £ Хәсән карт һаман каршы; u — Ә югарыда нәрсә караганнар? § — Югарыдан к>рс дөрес бирелгән. Әмма Сталин бөтенесен үзем г хәл итәм дип инициативаны кысып бетергән. Утыз алтынчы ел безгә ф зур сабак булды. в Хәсән карт бирешми: “ — Алайса, кырык җиде? • jj — Анысы да очраклы түгел Икмәк амбары булган Украина сугыш х вакытында кайда калган иде? Аны бер елда гына рәтләп буламы? £ — Ул гына туйдырганмыни Рәсәйне? — Рәсәйнец икмәк амбары икәү генә иде Украина и һәм дә Идел £ буе өлкәләре. Төньяктан алып Саратов, Куйбышевка кадәр Менә кы рык җиденче ел кояшы нпңа бәрде инде. — Хәзер дә ш>шы безнең якны яндыра... * — Ә безнең өченче — төп амбар бар хәзер. Чнрәм җир. Кояш быел ® аны яндырмый Өчесен берьюлы яндыра алмый ул аның Күрдеңме, 5 партиянең икмәк политикасын? Өмет өзмә, ач булмыйбыз Хәсән карт ризалаша. Җиде балалы Мәгыйзь ач булмыйбыз, днп торгач, карчыгы белән ялгыз яшәүче Хәсән картка нәрсә кирәк? Әңгәмә тынычлана төшә. — Әле болан гына әйтүем. Халык өчен кайгыртып. Карчык белән безгә нәрсә? Ашка саласы тоз түгел, кияүгә барасы кыз түгел. Безнең пинсә жнтә. Картларның нәрсә инде? Туе узган, кием тузган... Мәгыйзь яңа папирос кабыза. — Менә сугыш башланганда ни хәлдә икәнне белегез инде шуннан: Украина яна, Чирәм җир әле юк Фронтка икмәкне кем бирә? Идел буе. Урта Россия Сөйләгәнем бармы: Гнтлсрның безгә бәреп кергәнен ишеткәч, Черчилль телеграмм суга Сталинга Шулай, шулай, ди, мин ди сезнең нинди авыр хәлдә калганыгызны беләм, ди. нишлим соң, әлегә бер ярдәм дә итә алмыйм, ди. Мин, ди. алламнан (ә англнчаннар- ның алласы бөтенләй икенче) сезгә ярдәм итүен сорап дога }кыйм. — һе. кара син аны. ә? Үзе патша кеше, үзе намаз укый днген, ә? Үзләренчә ннде, ә?Аларның да кыйбла бар диген, ә? — Ие, шулай, дога укыйм, дигән Галошларын өстерәп бүрәнә өстенә тагын бер-ике ир килеп утырды. Барысы да МәгыЙзьнең авызына карап тын калдылар Мәгыйзь юри сузды, тагын озаклап кына утын яңартты, төтенне тирән йотты. Хәсән карт түзмәде: — Безнеке, безпеие нәрсә днп җавап биргән? — Безнеке болай дигән...— Ул арада кемнеңдер тез өстендәге малае аваз салды, ата кеше аның муен тамырына бефне биреп тә алды, момент бнк киеренке иде. — Безнеке әйткән (төтенне озаклап чыгарып). Болай дигән (юри тагын бер суырып): әгәр дә мәгәр, дигән, син самам днле бсигә ярдәм күрсәтәсең килә икән, әйдә, дигән үзегезнең алладан сора.. Мәгыйзь шул урында туктап шырпы сызды — Ну. шушы Казан фабрикасын әйГернем ннде, «Беломор»ны тәки боздылар бит. Ленинградның Урнцкий фабрикасына чыкмый ннде. Дөрес әйтәләр шул: КТФ нәрсә дигән сүз? Болан караганда — Казанская табачная фабрика Әнә, танысан укы Мәгыйзь пачкасын Хәсән картның күзенә якын китерде. - Инде күршең синең Урицкийныкын тарта икән, ул инде болай укыла. Кешенекен Тарту Файдалы. Менә шулай. Әле нәрсәдә туктап калган идек? Хәсән карт ыңгыраша: — Безнеке, безнеке нәрсә дип җавап биргән? е — Кемгә? — Мәгыйзь әсәренеп торган булды. — Кемгә, кемгә? Англия патшасына... — Ә-ә-ә. Ул болай дигән: әгәр дә мәгәр дигән, син самам диле безгә ярдәм күрсәтәсең килә икән, әйдә, дигән, үзегезнең алладан сора... Нәкъ шул секундта теге борчулы малайның колак төбенә тагын эләкте, чөнки нәкъ шул мизгелдә ул, сөт күп эчкәннәнме, әллә борчаклы аш ашап чыкканмы, кирәксез бер аваз чыгарды, аңа бөтен кеше нәфрәт белән карады, әмма Мәгыйзь бу юлы халыкны кызганды, сөйләп бетерде: — Әйдә, дигән бу, безнеке, ызначит, иптәш Сталинның үзе, — әйдә, дигән үзегезнең алладан май-июнь аена Идел буена ике яңгыр сора... Тыңлаучылар җиңел сулап куйды. Ике тапкыр яңак-колак тирәсенә алган бумази ыштанлы малай да рәхәтләнеп елап җибәрде. Сүзнең, әңгәмәнең тәмен сеңдереп, берәр минут тын утырдылар. Тынлыкны Хәсән карт бозды: — И-и-и... Шулай дип әйткән, ә? Ну баш та булган инде үзендә дә. — Кәнишне! — Мәгыйзь бәхетле иде. — Соравына күрә — жавабы; садакасына күрә — савабы. Безнеке бик дөрес әйткән: ни өчен шундук Гитлерга каршы сугыш ачмый ул? Алладан сорыйм... Аны мин дә сорыйм Ну бит алла бөтен сораганны үтәп утыра алмый ул. Алайга китсә ул, Черчилльнең үз алласы, Хәсән картның үзенеке. Кем кемне тыңлап бетерә ала? Менә мин сугыштан ңайткан елны... Колан Кыр бик яхшы хәтерли Мәгыйзьнең сугыштан кайтып төшкәнен 1947 елның июне, аяк астында үлән янган көннәр иде. Сулыш кысыла, һавада кислород юк, кре-чишмә сулары жылынган сыман йде. Авылда ачлык хуҗа һәм Сәкинә хужа. Мәгыйзь төнлә кайтты, кинәт, хәбәрсез кайтты. Әнисе исән, кырык беренче—кырык икенченең кышында Идел буенда оборона эшендә булган сеңлесе шул елда чирләп хәзер ян сәкедә сөяккә калып ята иде — өйдә шатлык юк. Мәгыйзь төн эчендә әнисеннән бөтен авыл хәлләрен сөйләтте. Сәкинә ничек итеп үз өендә колхоз сыерын тота; күрше Мәсгуть ничек итеп Кесмәс аръягына һәр кич торып чаба, әмма электән килгән гадәт буеНча, Кесмәс- нең бу ягына теге кызны әтиләре бирми; кладовщик Рәхмәт ничек итеп төннәрен амбарны ача да, бәрәңге бакчасы башыннан гына өенә он алып кайта; кибетче Тәслимә ничек итеп янавыч, көрәкнең бәясен күтәреп сата, моны бөтен кеше белә, әмма — дәшмиләр. Тәслимә—председатель Сәкинәнең туганнан туган сеңлесе. һәм башкалар... Ничек итеп йортта налог җыелган, түләп бетерү өчен әллә инде ике мең кирәк хәзер. Мәгыйзь төн йокламады. Таң атканда ул Ташлытауга чыгып китте, үзенең кайтканын берәүгә дә әйтмәскә кушты. Военкоматка «жәвиться итәргә» диде, һәм шул көнне төнлә бакча яктан гына кайтып та керде. Арыган, йончыган иде. — Менә, әни, сугыш еллары буена минем орденнар, медальләр өчен җыелган акча. — диде. — Дүрт мең җиде йөз. — Аннан авыр сулады.— Бу акчага сеңелне берәр башкорт авылына кымызга җибәреп була. Яки Кырым тирәсенә — санаторийга. Нишлибез? Әнисе бер кызына, бер өстәл уртасында күперенеп яткан биш кисәк төргәккә күз ташлады. — Белмим шул, улым. Налог белән дә бик җәфаландык инде. Ниш- лик соң? Кырык дүртенче елдан бирле җыелган нндаимкалар... Әтиегез авырып киткәч, бер дә түләп булмады шул.. — Солдат семьяларына льгота дип сөйләгәннәр иде. Сез түлән килдегезмени? — И-и-и, улым Башта без дә шулай дип уйлаганыек. Әтиең бит сугышта түгел, йорт башы кеше сугышта булганнарга җиңел булды ♦ егерме биш сутый бәрәңге, бернинди налог юк Иллә хөкүмәт карады логны түләгез Миңа сон инде Мине бернинди кымыз, бернинди Кырым а коткара алмый инде. Әнә. минем быел март аенда алдырган үпкә рәсе- ш мен кара. Сәгать артында Вәхмәт инде, абый. Тегендә, Тәтеш районын- = да траншея казыганда, салкынлык кырык икегә житә иде Лом белән 5 балчыкка төрткән саен мин сина ярдәм булсын дип туң кисәкләрне » калынрак алып каерырга тырыша идем Рәхмәт, абый. Син бит ул ваs кытта Мәскәү янында идең, мин сизеп тордым £ Мәгыйзь ишегалдына чыгып китте, бераздан өйгә тәмәке исе тарты- - лып керде, төн болытлаган, әмма бик коры, бик коры иде әле. т. .. Иртәгесен налог агенты Бәгъдә дүрт мең сум акчаны санап алып. ™ шыгырдап торган яшькелт зәңгәр кәпитәнсәләр 1 бирде Мен тугыз йөз ® кырык җиденче елның икенче кварталына кадәр Вәлиәхметова Вагыйзә < (әнисе—йорт башы) гаиләсе налогны «погашать» (Бәгъдә «пагашчать» дип әйтте) итеп бетергән иде. Әмма әле авылда Мәгыйзь кайтканны бер-эү дә белми иде Шулай да. Бәгъдә сорады — Нәрсә син, гражданка, сыерыңны саттынмы әллә? «Гражданка» берни дә әйтмәде, шәльяулык почмагын бөтерә-бөтерә кәнсәләрдән 2 чыгып китте. Ул көнне, аның каруы авылда тарихи бер хәл булды. ... Мәгыйзь сугышка кадәр җиде кдасс тәмамлап, Лаешта алты ай лык счетоводлар курсында укып, колхозга хисапчы булып кайткан иде Әмма күңеле гел башкада булды Сәхнә Төннәр йокламады, артист булу турында хыялланды Колхоз сорхоз театры авылга килгәч, шул коллектив җитәкчесе белән танышып, сәхнә эшчесе булып ялланды да. китеп тә барды. Кырык беренче елның мартында Колан Кырга хәбәр кайтты: Мәгыйзь инде роль уйный икән Имеш, Фатих Хөсни дигән язучының «Урманда» дигән пьесасында Баттал диме, шайтанмы шуны уйный ди, Галия исемле кызга гашыйк булып, шул кызның туфлненә шампанское салып эчә һәм әйтә, ди — Яшәсен, Галия җаным, синен сыйракларын! Ул хәбәр матур бер дулкын булып кырык беренче елның егерме икенче июнь иртәсенә кадәр йөрде Мәгыйзьнең сугышка китүе дә гастрольдән булды Нинди хәлдә булгандыр ул. Галия туфлиеннан шампанское эчкәндерме, әллә балтапычкы тотып сәхнәдә багана киштә куеп йөргәндерме — сугыш законнары өчен болар барысы бергә жыеп алганда нуль иде, Мәгыйзь шул заманнан бирле юк булып торды, менә ул инде кайтты Ул сугышка киткәндә өенә бер посылка салган иде, әнисе аның әйберләрен сандык төбендә изге итеп саклады, кышкы о.зын кичләрдә, көзге соры таңнарда сандыкны ачып шул әйберләрне кулына тотып, сыйпап, бармак тнереп карап юана иде. Болар нке-өч тартма грим (кипкән, әмма хуш исле), ниндидер вак кыл пумала, көзге. кәкре кайчы, ясалма мыек, ясалма каш, кләй, чәче-ние белән баш тиресе кебек кием, тагын әллә нинди чурты.мнар — әллә ниләр иде. Сугыштан кайткан ике орденлы, дүрт медальле Мәгыйзь әнисеннән шуларны сорап алды. Озаклап бизәнде, котчыккыч үзгәреп танымаслык хәлгә килде. Әтисеннән калган утызынчы еллар чикмәнен, каткан иске эшләпәне чормадан эзләп таптылар, Мәгыйзь үз анасы да танымас хәлгә килгән иде. ...Мәгыйзь туп-туры кладовщик Рәхмәт өенә керде. Керде, сәлам бирде. Тегеләр аш ашап утыра иде, Мәгыйзь күреп алды: Рәхмәтнең уң кулында уртадан ике бармак юк, җәплекә булып калган, аны кырык икедә үк кайткан дигәннәрне шул. — Китап ачтырырга теләмисезме? — диде чикмәнле бабай әдәп, белән генә. Өйдә эссе, инде кичке эңгер-меңгер вакыты иде. Рәхмәт жәплекәсе белән авыз тирәсендәге токмач башларын сөртеп алды, аш яныннан чыкты. Кызык итеп, мыскыллы карады. — Яле. яле, сугышта кан коеп кайткан фронтовик турында нәрсә әйтә аласың? — дип сәке кырына таба шуышты. Рәхмәтнең хатыны тастымал җәеп шуның өстенә ике йомырка куйды. Чикмәнле карт куеныннан бәләкәй генә калын китап чыгарды. Гарәп хәрефле. Актарынды, бармак башы белән шуышты да, карлыккан тавыш белән сөйләп китте. — Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү, алтау, җи-и-дә-әү... — Бармак өстән җиде юлны санады. — Йорт башлыгының исеме изге исем икән, алла сыйфаты исеме икән. Әмма ләкин йорт башы хәрәм ризык җыя икән. Моның киялеге тияргә мөмкин. — Рәхмәтнең авызы ачылды да калды.— Узган ел бал суырткан көнне чүннектән бер чиләк бал өенә озаткан икән...— Рәхмәт сикереп торды, утырды. Үзен-үзе белмичә тилеләрчә кычкырып көлеп җибәрде, җәплекә белән җилкәсеннән аска таба кабыргаларын сыпырып узды: — Дөрес бит, билләһи! Дө^ес! Балалар да, хатыны да куркышып өнсез калганнар иде. Чикмән исә тамагын кырып дәвам итте: — Хәрәм мал йортка кичләрен караңгы төшкәч бакча яктан керә икән, бу ризыкны ашаган кешеләрнең барысының да яман чир белән чирләп китү хәвефе бар. Рәхмәт хатынының кулыннан кашыгы төшеп китте. Хуҗа үзе тагын тилеләрчә кычкырып кабыргаларын сыпырып узды: — Дөрес бит, билләһи, дөрес... — Хөкүмәт эшендә акча белән эш итүче бер хатынга халык байлыгыннан алып ризык озаткалавың күренә... — Дөрес! Җитте! Карчык, кая бир әле кәчтүмне! Шунда ун тәңкә барые! Дөрес! Җитте, агайне, җитте... Ул арада чолан баганасын кактылар. Беркемнең дә кеше каршы алырлык хәле юк иде, ул арада дык итеп өй ишеге ачылып китте, берәү кереп сәлам дә бирде. — Ни хәлләрдә тагын? У-у, мактап йөрим икән, аш өсте — Чикмән таныды: ферма мөдире Мәсгуть. Сугыштан әле быел гына кайткан. — Менә хәлләр бар әле монда, малай, — дип кунакны Рәхмәт шаулап каршы алды, сәке кырына утыртты. Чикмәнледән инде пар чыга иде. — Әйдә, — диде Рәхмәт, — кызык булсын әле: бу чибәр егет турында нәрсә әйтәсең? Әйдә, карчык, тагын ике йомырка өстә... Чикмәнле китапның икенче битен ачты, санап китте: — Берәү, икәү... алтау, җи-и-дә-ә-ү... Зур урында эшлисең, халык байлыгын сиңа тапшырганнар икән. Әмма ләкин халык байлыгын түрәләргә таратасың икән. Дүрт аяклы малның абзардан чыгып киткәне, икенче җирдә яшәгәне күренә. Шуны урынына кайтармасаң, йортыгызга ут кабуы бар... Рәхмәт кабыргаларын җәплекәсе белән сылыра-сыпыра сәкедә өй селкетеп көлә иде. — Дөрес бит, билләһи, дөрес! Мәсгуть агарып калган иде. Чикмәнле дәвам итте: — Моннан ерак түгел, ниндидер дәрьямы, сумы, шунын артында син яраткан бер кара кыз күренә. Шул кызның язмышы бүген кыл ♦ өстендә булуы күренә — Мәсгуть лып итеп идәнгә төшеп утырды. Авы- g зы соскыч булып ачылып калган иде. Чикмәнле исә тезә бирде:— Бү- * ген аны дүрт аяклы җитез мал җигелгән тарантаска утыртып икенче “ җиргә алып китәргә җыеналар. Бүген кич халык байлыгы булган теге £ малны үз абзарына кайтара алсан, төн уртасына кадәр дәрья аръягы- па чыксаң, теге кызны урласаң, гомер буе бәхетле булачагың күренә. 5 Мәсгуть телсез калган, Рәхмәт исә матчалар селкенерлек итеп көлә ф иде. ... Иртәгесен көтү куганда авыл тынсыз калган иде. Кичә Колан Кырдан бер могҗизалы кеше узган бөтенесен белә, ди. Кичә кич Мәсгуть йомылып кереп Сәкинә абзарыннан сыер алып чыгып киткән,— Сәкинә шаккатып карап торган, бер сүз әйтә алмаган. Бүген таңда Мәсгуть Кесмэс аръягыннан кыз алып кайткан Бүген төннә Рәхмәтләр йокламаган, Рәхмәткә җен зәхмәте кагылган, авырып егылган, хәзер саклап утыралар, ди. Бүген көтү куар алдыннан гына олы урам буйлап Вагыйззәттннең сугыштагы улы Мәгыйзь кайткан: кулында чемодан, аркасында яшел капчык, күкрәге орден-медальдән чың-чың килә, ди... Өченче көн генә Вагыйзәтти кәнсәләргә барып дүрт еллык нида- емкасын I түләп кайткан, ди. Койма буйларында кызарып көйгән тавык үләнен шертләтеп таптап, кулларына чыбык тотып, көтү озатып кайтучы хатын-кыз шулай сөйләнде Урамда кайнар туфрак, сыер тизәге, коймаларда кызган тузан исе иде. Төн салкынын җәй буе сагындылар ул чакта. Ул еллар артта калды инде. Рәхмәт шул чирләвеннән бер елга якын ятты, аны докторларга күрсәтеп алҗып беткәч, Тәкәнеш ягына Шәдче авылы карчыгына да күрсәтеп алын кайттылар Әмма, ни генә эшләмәсеннәр, ул бер ел ятты. Амбарны хатыны алып барып торды. Ләкин терелеп чыгуга Рәхмәт ул амбарны Мәсгутькә тапшырды. Тимерчелеккә керде, җәплекәле кул чүкеч тотарга ярый иде. Сөйләделәр: терелеп чыккан көнне колхоз идарәсенә килеп ундүрт кило бал бәясен түләгән, оннар алгаладым, исәбен белмим, уңыш бирсәгез, ике дә уйламыйча ун-унбиш потны тотып калыгыз, дигән Әмма ун-унбнш пот уңышны ютын калыр өчен башта аны бирергә кирәк бит әле, еллар узды, бирдеме ул аны, әллә Ахияр килгәч моның белән вакланып тормадымы — инде халык бу хәлне онытты Мәсгуть, чыннан да, теге төнне Кесмәс аръягыннан кыз урлады, башкорт чалымлы бу сылу кыз белән алар бик бәхетле булдылар, күп бала үстерделәр. Ләкин олы кызлары үзәкләрен өзде Аны шәһәргә укырга биргәннәр иде, кызый авылда калырга бик теләсә дә. әнисе каршы төште: әнисенең энесе шәһәрдә зур фатирлы, тәэсирле кеше иде, кызый шуларда торды, сәүдә техникумында укыды. Әмма чибәр, сылу кызга бу дөньяда яшәве — газап! Җәза! Кызый авылын сагынуга чыдый алмыйча, дәрес беткәч, көн саен колхоз базарына йөрде, анда авыл халкы, авыл һавасы була. Ул кызыгып йөри менә болар, бу түшкәне сатып бетергәч, өйләренә кайтып китәләр инде, менә авылга кайткач рәхәтләнеп бер чишенеп ишегалдындагы чирәмдә аякларын юалар, аннан өйгә кереп токмачлы аш ашыйлар да, верандага чыгып кырын яталар, телевизордан Казан концертын карыйлар Ә монда — берни дә, берни дә юк... Шулай дүрт-бнш көн базарда йөргән яшь болан баласын бервакыт алыча, груша сатып торган кара мыеклы бер егет күреп I Недоимки ндлогнын түләнеп бетмәгән олеше МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ ала, сүз ката, шул көнне үк техникум тулай торагына килә, әрсезләнә. Аннан тагын, тагын. Ике атна дигәндә кызый юкка чыга, техникумнан эзлиләр, туганнары эзли. Мәсгуть шәһәргә килә, бөтен союз буенча розыск бирәләр Файдасы тими. Мәсгуть бөртек ризык капмыйча атна буе кайненең фатирында телефон төбендә утыра. Коточкыч хәл була: көннәрдән бер көнне кызый телефоннан дәшә. Жиде кат җир астыннан дәшкән кебек, ерактан, өзгәләнеп. Ашыгып. — Әт-ти!— дип өзгәләнә кызый.— Әт-ти! Әт-ти! Мин исән! Мин кайта алмыйм! Мине. — Шул чакта телефон өзелә. Мәсгутькә врач чакырталар. Чүт кенә сары йортка япмыйлар. Ике көннән тагын телефон. — Әт-ти! Бар кайт! Әнине үтермә! Әт-ти! Мине монда... — телефон өзелә. • Менә ун еллар инде Мәсгуть белән хатыны кара кайгы эчендә. Союз буенча өченче кат эзләтү дә берни бирмәде. Кайчан, кемне рәнҗеттеләр алар? Ни өчен мондый җәза? Берәү дә белми... Урамда тонык гөрләгән тавыш ишетелде, бераздан тузан болытына төренеп председатель машинасы килеп туктады. Тузан озаклап, кеше күңелен рәнҗетеп, авыр-вак шыбырдап койма өсләренә, багана башларына утырды, шуннан соң гына соры брезент ишекне ачып халык алдына председатель чыкты. Коры тузанга бензинның кайнар һавасы кушылды — яшисе килмәслек авыр халәт иде, Ахиярга бүрәнә өстендә урын бирделәр. Председатель туктаганын күргәч башка капкалардан да ирләр килде, авыр атлап, ялапаякка кигән алтмышынчы размерлы тирән галошларын лыштырдатып тракторист Сәйяф та килде, йөз егерме килолы гәүдәгә мондый эссе, тузанлы һава аеруча авыр иде, барысы да аңа карадылар. Сүзне Мәгыйзь башлады. — Иптәш Гарәфнев, райкомнан нинди күрсәтмә бар? Чәчәбезме арышны, әллә— юкмы? Ахияр авыр караш белән аңа борылды. Бераздан Хәсән картка: — Менә сез миңа аңлатыгыз, — диде ул. — Чәчәбезме,, юкмы? — Авыр тынлык урнашты. Хәсән карт ябык гәүдәсен шыгырдатып ябык йөз белән председательгә борылды. — Егерме беренче елны, — диде ул, — шулай ук көйде. Чәчәргә орлык юк. Запаслы кешеләр искене чәчте. Коры басуга. Шулар егерме икенче елны ипиле булды. Мин гражданскидан кайтканда. — Сабан чәчсәң суга чәч, арыш чәчсәң көлгә чәч — шул инде ул.— Мәгыйзь сүнгән төпчеген сызгырта-сызгырта суырды. Тракторист Сәйяф исә аңа каршы чыкты: — Ул бит элеккеге заман өчен генә яраган. Элек халык мичкә салам яккан, шуның көлен басуга чыгарган. Хәзер упшым да туры килми УЛХәсән карт рәнҗүле елмайды: — Сүзен —сүз түгел,—диде.—Көлгә чәч — утын көле, салам көле дигән сүз түгел, ул — туфрак коры булса да, чәч, яңгырны көтеп торма, дигән сүз. Менә бит нәрсә... Ахияр моңа зур игътибар бирде. Бу мәкальне күп ишеткәне бар, әмма аның тарихи тәҗрибә икәнлеге турында уйлап та караганы юк иде. Мәгыйзь әйтте: — Чәчик, иптәш Гарәфнев. Чәчик. Сентябрьдә бер яңгыр булмыйча калмый. Болай ятып нишлибез? Әнә теге елны — кырык җидедә — мин сугыштан кайткан елны, чәчтек. И һәм алдагы елга валовойны сигез дә алтмыштан җыйдык. Арыш алты ярымнан чыкты. — Сон бит берәү дә чәчми! — Ахияр ыңгырашкандай итте,—әнә бө тен күршеләр — берсе дә чәчми Гел уралар гына. — Күңел юкка — күмер юк, — диде Мәгыйзь — Аларның урак буенча алга чыгасылары килә, иеме, ә монысын табнгатька сылтарга . Ахияр торып басты. Бүрәнә осте мәжлесс тарала башлады Авыр атлап Сәйяф та лыштыр-лыштыр китеп барды Күрше-күлән белә иде- ф бүген Сәйяф председательдән машина сорап Ташлытауга кунак алмага барды Корылык дип тормады, аның шофер малае шул көннәрдә генә өйләнде. Шулай ашыгыч кирәк булгандыр инде, шәһәр кунаклары, имеш, туйга бер көн кала — бүген үк кайтасылар икән Җыелышып. Алдай кайтып поездын, кеше санын әйттеләр Сәйяфка автобус бирделәр. Ун да кырык биштәге поездны көтеп, Сәйяф үзенчә кайтачак кунакларның санын барлады: ирләр нәкъ уналты кеше көтелә иде Буфет тирәсе әлегә буш, сыра мичкәсе янында нибары ике-өч кеше, поезд кайтып төшсә, монда гарасат булачак нде Бүген көндез эсселек күләгәдә утыз сигезгә життс. Шәһәр радиочелтәре әйтте мондый темпера тура моннан йөз дә ике ел элек. Фәлән-төгән . Сыра, салкынча күбекле сыра — бүген алтын бәясе булачак иде Сәйяф алдан күреп, поезд килеп төшәргә бер-ике минут калганда гына унжиде бокал сыра салдырып. зәңгәр пластик өстәлгә тезде. Поездны малае каршы алды Ни гажәп, бер генә кунак та кайтмады. Днмәк, кичкегә калганнар, берәр матавык чыккан булыр Сыра күбекләре сүнә башлады, буфетка халык тулды, зур чнрат ясалды. Ул арада төпләмен актара. Байгильдеев сигарет көлен рәт-рәт итеп фикус гөле " төбенә коя, бүлмәдә авыр тынлык иде — Бу «анти» кайда? 3 Авыр тынлыкны Байгильдеев бозды. Ахияр урыныннан торды, гөл jj яфрагына күмелгән тәрәзә янына килде. Урамга рәнҗүле караш таш- * лады. Гөл яфрагында яшькелт сырлы бер корт ята, Ахиярның карашын ф тоеп булса кирәк, шым калды. Дуга ясап атлап маташа иде,— сузылды в да тынды Дөнья тараеп калды, сулыш җитми иде Ул борылды, әле дә ш булса гәзит укып утырган чиста йөзле Нургалневкә карап алды. Бай- = гильдеев һаман фикус төбен кайгырта иде Ахияр пластмасса тартма- х дан бер кисәк киселгән кәгазь алды, калтырый-калтырый язу язды » «Фәсхетдин абзый! Өеңдә булган бөтен-бөтен документларыңны төяп * тиз генә идарәгә кил әле. Тиз бул. Ахияр». £ Язу киткән арада өчәүләп утырып калдылар. х — Сөтләрең ничек?— диде Байгильдеев.— Бүгенгесе әйбәт, молодец * Савымчыларда ннчәшәр сыер? 2 — Егерме өчкә җиткердек инде...— Ахияр авыр сулады.— Миңа кал- ® са...— ул әле һаман теге жалоба турында уйлый иде,— миңа калса Кул * белән савуны яңадан кертер идем. Байгильдеев усал карап алды. — Трактордан баш тартып ат белән җир сөрергә күчәрсең, бәлки? Бәлки, кул белән урырга кирәктер? Искелек калдыгы Фәсхетдин карт белән дә дуслыгың бик көчле икән... Ахияр тагын авыр сулады Нургалиев һаман гәзнт актара иде. — Юк, иптәш Байгильдеев, кул белән уруны мнн сагынмыйм Әмма дә ләкин машина белән сауганда сөтнең иң куесын савып бетерә алмыйбыз без.. — Ничек алай? — Ә менә болай авыл халкында, сыер сауган халыкта, «ими төбе» дигән сүз бар. Сөтнең иң куесы, иң сыйфатлысы — шул. Сыер машинага әнә шуны бирми Аны бары тик йомшак куллы хатын-кызга гына бирә ул. Сезнең белән мнн саусам — безгә дә бирми Сыер шундый «нәзберек ул. — Соң машинадан баш тартып булмый бит инде? — Баш тартып булмый хәзергә, әмма аны камилләштерергә мөмкин Галимнәрнең бурычы — машинаны кеше кулы манипуляциясенә мөмкин кадәр якынайту. Мөлаем егет тәки әңгәмәгә катнашмады. Ул арада бүлмә ишеген кактылар Фәсхетдин абзый юллы күлмәк өстеннән таушалган гына пннжәк, башына байтак еллар хезмәт иткән эшләпә кигән, бераз бөкрәя төшкән, сакалын түгәрәкләп калдырып кырган, аякларына озын башлы галошлар эләктергән нде Керде, сәлам бирде — Әссәламегаләйкем, нсәннәрмесез, иптәшләр,—дндс. Кулында кечкенә генә киндер букча иде Нургалиев гәзнт төпләмен япты, Фәсхетдин агайга сынаулы караш ташлады. Агайга урын бирделәр Ахняр белән Байгильдеев гөлләр күмгән тәрәзә янына килеп бастылар, урамга текәлделәр. Сүзне, әңгәмәне Нургалиев алып китте Ахняр моны колак чите белән генә тотты, хәер, бер авазны да ычкындырмады Сүз болайрак барды — Абзый, сез ничә яшьтә? — Энем, мина быел аугустта нәкъ сиксән тула. — Ни белән көн итәсез, Фәсхетдин абзый? — Мин, энекәш — пенсионер. Пенсионер кеше шул пенсиясе белән кбн итә инде ул. — Күпме аласыз? — Нәкъ алтмыш җиде тәңкә дә утыз тиен. — Күпме, күпме? — Нәкъ алтмыш җиде тәңкә Дә утыз тиен. — Колхозда аның кадәр пенсия буламыни? — Ә мин инвалидлыкка алам. — Ничек инвалидлыкка? — Шулай, яраларым бар. — Ник, сез бу сугышка эләктегезмени? — Юк, башта әле мин кызылармеец. Аннан Ватан сугышында ике тапкыр.яраландым. Мөлаем егет беразга тынсыз торды. Фәсхетдин карт исә ашыкмыйча гына янчыгын чиште һәм өстәлгә бер кушуч тәңкә койды. — Болар кемнеке?—диде Нургалиев. Карт елмайды: — Барысы да үземнеке, энекәш. Менә «Кызыл Йолдыз» ордены, менә — кенәгәсе.— Карт куен кесәсеннән бер пачка кәгазьләр алды.— Менә «Отечественная война» ордены — менә кенәгәсе.— Картның күзләр әйбәт күрә икән, орден кенәгәләрен төп-төгәл генә аралап бирә барды,— Менә монысы саф солдат ордены —«Слава»ның өченче дәрәҗәсе. Ә менә монысы — медальләр. Барысы да үземнеке — менә документлары. Хәзер сөйлиләр ән.ә: үлгән фронтовикларның орден-медальләрен тагып йөрүчеләр бар икән. Минемчә, бу — дөньяда иң зур гөнаһ. Инструктор шаккатып бабайга карап утырды Бабай сөйли бирде. — Кайттым — кырык бишнең май ахырында ук кайттым. Безнеке иң кырый яшь. Туксан сигезләрдән Берлинга барып җиткән кеше күп булмагандыр. Без беренче демобилизация белән. Кайттым — хуҗалык тузган. Киттем военкоматка. Орден-медальләр өчен акча бирелә дип фронтта ук аңлатканнар иде. Күрәм — военкомат кешеләре акча исәплиләр — Карт көлеп куйды — Алты мең дә җиде йөз акча алып кайттым, белдегезме, шуны... Аннан ике малайга... Инструктор аны бүлдерде: — Нинди малайлар? Карт йомарланган кулъяулыгын чыгарды, күзләрен сөрткәндәй итте. Тамак кырды. — Минем* икәү бетте бит,—Тагын тамагын кырды, пиджак кесәсеннән тагын бер янчык чыгарып өстәлгә бушатты. Өстәлгә дүрт-биш орден, дистәләгән медаль чәчелде. — Берсе лейтенант иде. Өлкәне. Ә кечесе — кечкенә лейтенант булды. Бер йолдызлы. Сугышта иң авыры шул составка бит. Солдат белән бергә пуля астында.да ятасың, солдат өчен җавап та бирәсең. Ә безгә нәрсә? Дөрес, мин үзем дә разведротада булдым Малайның берсе Курск дугасында, икенчесе Шауляй янында бетте Бөтен истәлекләре шушы... Инструктор тирән, авыр сулады (үзенең әтисе нәкъ Шауляй янында һәлак булганын белә иде). — Соң бит, бабай... Сезгә тагын ни җитми? — Барысы да җитә, энем. Совет властена рәхмәт. Менә председатель Ахияр иптәшкә рәхмәт. Йорт салырга булышты Собестан чиратсыз йорт бирделәр. Ахияр энекәш машина, кешеләр бирде. Мин әнә шул юньле кешеләр, чын коммунистларга көн саен сәламәтлек теләп яшим... — Бабай... Туктагыз әле. Менә монда сезне законсыз рәвештә муллалык итә, дип язганнар. Ничек инде ул? Сез бит... Фәсхетдин агай тагын ишек яныннан кире килде — Энем,— диде ул тамагын кырып, бераз тын торгач.— Энем Монда бит ике әйбер турында сөйлиләр Дин белән тормышны бутыйлар Кеше күмү — диннәнмени ул? Сугыш вакытында иң изге бурыч нәрсә? Яралыга ярдәм күрсәтү, командирны саклау, күмү, өенә хәбәр итү Диннән югары бит болар! Менә авылда ярый әле без бар. Киләчәк буын мәетне ничек күмәр? Хәзер бит бульдәзнр заманы Искаватыр заманы Жир йөзендә кешедән дә кыйммәт нәрсә бар? Шуның тууыннан, үлүеннән дә зуррак тагын нәрсә бар? Менә мин шуларны — туу. үлү. күмү йоласын беләм. Болар миңа борынгы ата-бабадан тапшырылган Мин үлгәч кем үтәр бу йоланы? Тагын ун, егерме елдан безнең авыл кешеләрен кем күмәр? Ничек итеп күмәрләр? Энем, син дә, мин дә, иптәш Гарәфнев тә— барыбыз да үләсе бит... Нигә әле шуны онытырга тиеш без? Ник? Кеше булып туып, кеше булып яшәп, гомер узгач жир астына да кеше төсле керергә кирәк бит. Без— фашистлар түгел бит Кешене олылап күмү яшьләрне итагатьле итеп тәрбияләү өчен кирәк ул... Дин түгел бит ул Карт дулкынлана иде. моны председатель бүлмәсендәгеләр сизделәр — Аннан соң. энем... Син әле яшь кеше Динне дә сүтәргә ашыкмагыз Заманнан, үткән тормыштан карагыз Сәвит власте динне кысмады, рәхмәт. Сугыш вакытында колхозчылар, академиклар акчаларын танк колоннасына бирделәр. Шунда «Правда» язды Без ул вакытта зур һөҗүмгә әзерләнеп ята идек. Дингә ышанучылар да танк колоннасына акча керткәннәр Ватан —газиз бит ул Шунда безнең политрук укыды Сталин язган «Шундый-шундый ярдәмнәре өчен,— дигән,—дингә ышанучыларга минем рәхмәтемне белдерегез». Ә ул зур сүз иде, "дәү ләт сүзе Инструктор авыр сулады — Бабай Хәзер ничек яшисез?— диде ул кашларын җыерып Фәсхетдин карт аңа таба өстәл аркылы шуышыбрак килде т- Энем, рәхмәт. Хәлемне белгәнегез өчен рәхмәт Мәскәү тикле җирдән килеп минем хәлемне сорашканыгыз өчен рәхмәт Миңа пенсия түләп торган хөкүмәтебезгә рәхмәт. Телевизор карыйм бит мин. Чит илләрдәге авыр хәлләрне беләм Менә хөкүмәт карчыгым белән мнңа йорт бирде, ә председатель шуны урнаштыруга ярдәм итте Кайсы илдә картларны шулай кадерлиләр? Карт орден-медальләрен янчыгына тутыра-тутыра сөйләде Инструктор егет торды, өстәл яныннан чыкты да, картның кулын кысты — Исән-сау яшә, бабай,— диде.— Үтенечең булганда туп-туры бу егетләр (ул Байгильдеев белән Ахиярга күрсәтте) янына кил — Рәхмәт, энекәшләр, рәхмәт,— диде карт һәр өчесенә борылып.— Хәлемне белгәнегез өчен рәхмәт Карт, идарәгә кергәндәгегә караганда, гәүдәсен турайтыбрак чыгып китте. Ахияр җиңел сулады — Менә Мәскәү кадәр җирдән сезне борчып йөртәләр бит юлда,— диде Ахияр уңайсызлык белән — Ничего, иптәш Гарәфнев. Сезгә килүем моның өчен генә түгел, башка зуррак мәсьәлә белән дә килдем мин сезнең республикага Әмма мондый жалоба берәү генә килгән днп уйласагыз — ялгышасыз .. — Ул Байгнльдеевкә карады Ахиярның йөрәге дерелдәп алды — Жалоба беркайчан да берәү генә булмый,— днп сүзгә катнашты Байгильдеев — Алар бер-бер артлы тезелеп йөрергә яраталар Ә икенчесе — җитдирәк. һәм монысында инде енне, иптәш Гарәфнев, Фәсхетдин бабайның орден-медальләре коткара алмаячак Монысы минем исемгә Байгильдеев папкасыннан бер кәгазь чыгарды. Нәкъ шул ук форматта, нәкъ шул ук машинкада Ахыры ки”** гаида