Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӨМЕТЛӘР АКЛАНУ

Флера Гыйззәтуллинаның «Акчарлагым — асыл кошым» XIX исемле китабы белен танышкач, күңелгә иң беренче, бу — өметләрнең аклануы инде, дигән уй килә. «Өметләр» төшенчәсендә иң әүвәл шагыйрәнең үз өметен күздә тотыйк. Билгеле булганча, Флера безнең шигърияткә бик катлаулы тормыш кичеп килде. Ул биш яшендә әнисеннән ятим калган. Кызга ун яшь чагында, Бөек Ватан сугышына киткән әтисе турында батырларча һәлак булуы хәбәре килә. Шулай итеп, кыз баланың мөстәкыйль тормышы башланган: колхоз эше, урман кисү, аннан соң — шахта, тегүчелек... Табигатенә салынган шигъри сәләт исә, авторның, тукта инде, илгә кирәк мәшәкатьләрнең очын очка ялгыйм әле, дигән сүзен тыңлагандай, түл җыеп торган. Гүя бөркел чыгар җай көтеп утырган. Шигырь сөючеләр аның үзенә генә хас тавышын ишеткәндә, Флера Гыйззәтуллинаның илле яше якынлаша иде инде. Әдәби офыкта калыккан яңа исем төрле кешедә төрле фикер уятты. Авторның иҗатына хас тормышчанлык, кызлар каләменнән гейә түгелә алучан нечкә лиризм, әсәрләрдәге көчле гражданлык пафосы — барысы да Флера Гыйззә.уллина иҗатының бай киләчәгенә ишарәли иде. Быел без Ф. Гыйззэтуллина иҗатының өр-яңа һәм мул үрнәкләре белән танышу бәхетенә ирештек. «Казан утлары» журналының 5 нче санында аның XIX Гыйззэтуллина Флера «Акчарлагым асыл кошым> Татарстан китап нәшрияты. 19ЯЗ яңа поэмасы дөнья күрде, аннан соң озак та үтмәде. «Акчарлагым — асыл кошым» китабы басылып чыкты. Алдан ук, һич шикләнмичә. өздереп әйтергә кирәк: шагыйрәнең бу адымнары — аның иҗатында яңа баскыч, үсеш. Уңышларның үзәгендә авторның ихласлыгы, әсәрләр өчен җирлек итеп алган материалның тормышчанлыгы, отышлы образлылык һәм. әлбәттә, табигатьтән килгән сәләт ята. Ф. Гыйззэтуллина, сугыш елларында үскән һәм аннан соңгы елларны кичергән шагыйрә буларак, күп әсәрләрендә кешелеккә зур хәсрәтләр китергән сугыш теФ расына кагыла. Бу җәһәттән аның «Дүрт кыз» поэмасы игътибарга аеруча лаек. Хикмәт урман кисүче кызларның моңа кадәр безнең шигърияттә тулысынча сурәтләнмәвендә генә дә түгел. Автор, барыннан да бигрәк, халык язмышына мөрәҗәгатъ итүе, гаделлекнең җиңүенә ышанган халыкның нинди фидакарьлекләргә сәләтле икәнен шагыйренә оста тасвирлавы белән укучы җанына үт₽п керә. Яңа сугыш чыгу ихтималы дөньяны өзлексез киеренкелектә тоткан бүгенге көннәрдә әсәрнең мондый яңгырашы аеруча кыйммәтле. Шагыйрә. дүрт кыз кичергән хәлләрне тасвирлау алымы белән, безнең бай тарихка бәя бирергә дә, илнең бөек Ленин васыятьләрен үтәп яшәвенә дә мәгънәле ишарә ясарга да җай таба. Китапта фашизмга, ул алып килгән кара кайгыга карата нәфрәт хисе белән сугарылган шигырьләр байтак. Бу хис ша- *гыйрә иҗатының нигезен тәшкил итә һәм бөтенләй көтелмәгәндә дә үзен апачык сиздереп-сиэдереп. куя. Башкача була да алмый, чөнки, Флера сүзләре белән әйткәндә: .Ул чор безгә ни бәяга тиште? Сораш илнең ятим, толыннан Ятимне мин күз яшеннән таныйм. Тол ананы — боеклыгыннан Туган илдә толлар, ятимнәр бар чакта, шул ук чорны, шул ук югалтуларны үзе дә кичергән шигъри җан бер генә минутка аларны онытып тора алырмы? Юк, әлбәттә. һәм аның шигырьләре дә үткән сугышка ләгънәт укучы меңнәрчә кешеләр күңелендә хуплау таба, сугышның ни икәнен белмәгәннәрне исә яңа сугыш дорлә- аергә маташучыларга каршы туплый. Бу- 'сы — Флера Гыйззәтуллина әсәрләренә хас иң кыйммәтле сыйфат Шигырьләрнең йөгерек тел белән язылган булуын, һәр сүзнең образлы файдаланылуын. кыска гына юлларга тирән мәгънә сыйганлыгын да, отышлы чагыштыруларны да, бизәкләрне дә авторның уңышыннан, үсешеннән санарга кирәк. Әйтик: '-1 алдымда күкрәп күк чатнады. Кечерәйде, сулды етау-мыштым» Мин бер куркак җанлы ир кисәген Янар тауга тиңләп ялгыштым Яисә: -.Тон карасы мәхәббәттән эреде. Таш уалды минем бәхеттән кебек юллар шагыйрәнең шактый остарганлыгын раслап торалар. Китап бер тын белән укыла. Монда, мөгаен. шигырьләрнең төрле үлчәмдә язылган булуы һәм аларның дөрес чиратлашуы да роль уйныйдыр. Инде автор һәм редакторның игътибары җитенкерәмәгән кайбер якларга да күз салыйк. Флера Гыйззәтуллина әсәрләрендә мең төрле исем телгә алына. Алар арасында кеше исемнәре дә, тау, елга, урман, авыл атамалары да бар. Кайбер шигырьләр тоташы белән географик җисемнәргә багышланган. Мәгълүм ки. әдәби әсәр, иҗади хезмәт буларак, һәр укучыга, әйтик, Әсәй авылын белмәгән кешегә до, аңлашылырга тиеш. Аны һичнинди карта- атласлардан эзләп таба алмаслык исем һәм атамалар белән чуарлауның нигә кирәге бар?1 Шагыйрә генә күргән, аңа гына бик кадерле авыл, елга яки тауның укучы өчен бик кыйммәте булмавы ихтимал. Шунлыктан ниндидер конкрет исемгә таянып язылган шигырьдә гомумиләштерү көче кими, ул еш кына гади репортажга охшап кала. Кайбер шигырьләрдә кеше хисенә, тойгыларга гына хас сыйфатлар белән матди билгеләмәләр бер рәткә куела. Мәсәлән, «...Сөюнең бит очы аллана* кебек юллар укучының фикерен шактый бутый. Авторның ашыгуы нәтиҗәсендә кереп киткән кайбер чатаклыкларны да таләпчәнлек җитенкерәмәүдән санарга була. «Яшьлек эзләрен шигырендәге — «ярлыкай* кебек сүзләрнең китапка эләгүе башкача һич аңлашылмый. «Аем күлгә йолдыз сибәли» («Аерылмабыз, җанкай*) җемләсе дә дәрес тезелмәгән. Яңгырның, карның сибәләве мөмкин, ә ай сибәли алмый, ул боры тик яктырта яки, шагыйрьләрчә әйтсәк. тәгәрәп җиргә киләп тошә ала, үз тирәсендәге йолдызларны җыеп, учлап-уч- лап сибә ала. Китапны моңа охшаш вак-төяк кимчелекләрдән арындыру* гына әллә ни кыен булмас. Иң куанычлысы шул: шагыйребез иҗатындагы яңа әсәрләр аңа яңа уңыш китергән.