Логотип Казан Утлары
Повесть

БЕРЕНЧЕ УМЫРЗАЯ

Ул түбәнгә таба борылгач, атлар юырта ук башлады. Әкиятнең үзеннән дә серлерәк тоелган бу кич тагы да ямьлерәк, дәртләндергечрәк булып китте. Алдагы ат шактый ук аерылырга да өлгергән икән инде. Калышырга ярамый, малкай, дигәнне аңлатып, Рәхимҗан дилбегәне ипле генә кагып алды. Юртак шактый ук шәп җилдерә башлады. Яна яуган кар өстеннән чана җиңел уйнаклап китте. Юл буе уенкөлкедән арынмаган, юк кына нәрсәдән дә дәррәү көлешерлек кызык табып кайткан яшьләр тагы да җанланды. Моңарчы җай гына барган чананың әледәнәле чалулый башлавы дер юл читендә тәгәрәп кала. — Куала, Рәхимҗан, куала... Башкалар аны-моны уйларга өлгердеме-юкмы, моңарчы сабыр гына чана башында тезәнлекләп кайткан Рәхимҗан, кулындагы дилбегәсен кемгәдер төртеп, түшәк сыман ак карга үзе сикерде, үзе очып төште. — Рәхимҗанның җылынасы килгән, әйдә, юртак, на-а...—дип бол гадылар дилбегә очын. Көрткә шактый тирән чумган иде егет. Торып кагынган арада, аның яныннан бая чанадан төшеп калган җыйнак гәүдәле кыз җитез җил сыман йөгереп узды. Ул Рәхимҗанны, әйтерсең, бөтенләй күрмәде дә. — Зәйнәп . — дип, сәер бер тавыш белән эндәшкәнен үзе дә абайлап өлгермәде Рәхимҗан. — Абау, кем ул,— юл читендә кеше барлыкны әле генә сизенгәндәй итте кыз.— Әллә синме, Рәхимҗан? яңа бер уен. яңа кызыкка сәбәпче булды. Чана бер якка янтая башлау белән, хәзер нидер була дигәнне аңлатып, төрле авазлар чыгарып шаулаша башлыйлар да, юл читенә кинәт китереп бәргәч, дәррәү кычкырышып алалар. Үрәчәдән ак канат булып күтәрелгән кар өермәсен сөзеп бер-икесе көрткә үк очып төшә. Чанада калганнарга — кызык... — Куала, Рәхимҗан, әйдә, на-а... Төшеп калганнар уфылдашып, тәмам хәлдән таеп, чана артыннан чаба Юырткан атны куып җңтеп, чана читенә тотыну, йомшак итеп түшәлгән саламга сикерү бердәнбер максатка әверелә. Ә атлар һаман юыртуын белә... Чана табаннары, нидер көйләгәндәй, җырлагандай, яна яуган кар белән серләшә. Ул арада чана яңадан чалулап китә, моны абайламый калган кем Ничек җавап кайтарырга белми бер тын торгач, ул: «Әйе, мин, Зәйнәп»,— дип әйтүдән башканы булдыра алмады — Нәрсә булды, кем тия, Рәхимҗан? — дип, чаяланды, үртәгәндәй итте кыз, тавышын суза төшеп Кызны бүлдерергә ашыгып, ул янә күңелендә булып та телендә әле оешып ук җитмәгән сүзләр белән дәште: ♦ — Авылга бергә кайтыйк, Зәйнәп... . к — Бергә кайтабыз ич, атларны куып җитик, Рәхимҗан,— дип, кыз * үзе артыннан әйдәп йөгерә үк башлады. Дәртсенеп бер-ике талпынуда Рәхимҗан аны куып ук җитә язган * иде. Әмма, тагы берәр мәгънәсез сүз әйтмәгәем, дип, тыела төште. м Авылга ерак калмаган иде инде, җәяу генә кайтырмын, дип уйлады ул. g Ләкин, ап-ак томан эчендәге серле шәүләне хәтерләтеп, инде күздән “ югала барган Зәйнәп кинәт туктап калды Шунда егетнең иңнәренә £ канат чыкты — ул томырылып кыз артыннан йөгерде. . Зәйнәп белән Рәхимҗан. Алар икәүдән икәү генә иде Чана юлының ике читеннән янәшә атлап авылгача бергә кайтты алар. Берөз- ® лексез кар яуды Күбәләктәй ап-ак, эре-эре кар бөртекләре бөтерелеп- s бөтерелеп аларның иңнәренә, керфек очларына кунды Кар бөртекләре £ алар барган юлга ап-ак келәм булып ятты. Болытлар артыннан, якты s шәүлә булып, яңа тулган ай сирпелеп торды. Сүрән нурларда якты х кар бөртекләре йолдыз булып, җемелдәшеп уйнады Кар түгел, йолдыз яуды ул кичтә? Ай булып баш очында бәхет бал- Ф кыды Жил шатлык булып исте Ай нурларында чагылып ап-ак бәхет * иңә идеме әллә. Юл шундый кыска булды, авыз ачып бер-беренә сүз н әйтергә өлгермәде алар. Зәйнәпләр капкасына килеп җитүләрен сизми * дә калдылар. Кызга әйтәсе килгән, әмма әйтә алмый йөргән сүзләре s күл яде егетнең. Өлгермәде — җай чыкмады, ара һәм вакыт җитмәде. =- Югыйсә, чанадан сикереп төшкәндә әллә ниләр әйтер кебек иде үзе Капка төбенә килеп җиткәч тә «Зәйнәп, бер генә минутка көт әле, ашыкма, сиңа бер сүзем бар»,—дип эндәшәсе килде аның Әмма тын лыкка шул тикле күнегелгән, кышкы кичнең матурлыгы белән шул кадәр сихерләнелгән,— авыз ачарга кыймады ул. Зәйнәп тә сөйләшмә де, гел елмаеп торды. Шулай да көтмәгәндә бер сорау бирергә өлгерде кыз. — Рәхимҗан,— днде ул.— Син ннгә Рәхимҗан? Егет аңышмады. Кыз соравын аңлата төште — Исемең заманча түгел Хан заманыннан калган дим. Кем тапкан аны? — Исемне миңа бабай кушкан. Син дә Зәйнәп ич — дип елмайды егет. Әмма күпкә түгел Ул арада, болыт артына качкан таң йолдызы сыман, егет янында серле елмаюын калдырып, Зәйнәп капка артына кереп тә югалды. Тимер келә шалтырап төшкәч кенә һушына килгәндәй булды егет. Тып-тын авыл урамын тутырып кар ява Күзләрне камаштырып җемелдәшкән ап-ак бөртекләр күктән тоташ келәм булып агыла Күрше авылда үткән чаңгы ярышыннан кайтып килгән чыгарылыш класс егете Рәхимҗан Айтугановка җемелдәшеп очкан кар бөртекләре, аклык һәм сафлыктан башка берни күренмәде бу кичтә Дөнья, ул әйтергә теләп тә әйтергә өлгермәгән сүзләр, хисләр кебек, серле матурлыкка, аклыкка һәм сафлыкка төренгән. Бөтен әйләнә тирә кар бөртекләредәй бнн-бөтерелә, ак бишектә тибрәлә иде • Шул көннән соң Зәйнәпнең, иң өсләрен килешле уйнатып, ак киез итекләре белән вак вак атлап мәктәпкә килүен түземсезлек белән көтеп ала торган булды Рәхимҗан. Дәресләр тәмамлангач, түбән оч малайлары-кызлары белән уйный-көлә кайтып китүләрен көнләшү катыш моңсулык белән озатып калды. Үзенең башка урамда яшәве — аларны аерып торган иң зур бәла сыман тоела иде аңар. Мәктәп коридоры яисә урамда каракаршы очрашырга туры килгәндә кызның күзләренә карарга һәм аңлашырга кирәк дип, үз-үзенә ничӘ мәртәбәләр сүз куймасын, барып чыкмады. Зәйнәп якынлашып, кызның күзләренә тутырып карар чак җиткәч кенә, ул коелып төшә, каушап кала. Карашы ирексездән читкә юнәлә иде. Күпме генә тырышмасын, Рәхимҗан башкача булдыра алмады — оялды, югалып калды. Чаялыгы белән аерылып торган Зәйнәп аны күргәч җитдиләнеп китә иде шул. Кыз артык сер бирергә теләмәсә дә, Рәхимҗан моны һәрчак сизеп, бөтен күңеле белән тоеп торды. Әлеге сәер оялу, үзара аңлаша алмау мәңге шулай дәвам итәр төсле иде... Ай юлыннан икәүдән-икәү генә кайткан кич исә моңлы бер төш булып кына калды. 2 Бөтен гаилә белән өстәл әйләнә утырып иртәнге чәй эчәләр иде. Табадан яңа төшкән коймакны майга манчып алган Төхфәт карт үзалдына зарланып куйды: — Бу колонка суының бер генә дә тәмнәре җук... Чәйгә дисәң, чәе чыкмый. Чишмә суына җитәме соң... Э-эх, Чегән чишмәсеннән эчкән чаклар... Олыгаеп җиткән картның вакыт-вакыт сукрангалап алуына күнегеп килгән улы белән килене моны, әйтерсең лә, ишетмәделәр. Ә бу исә картның болай да төшенке күңелен тагы да сүрәнәйтеп җибәрде. Башка дәшмәде ул. Авыл урамнарына суның әле яңарак кертелгән чагы иде. Бөтен авыл халкы, бигрәк тә хатын-кыз, су буеннан чиләк-көянтәләп су китерүдән арынуларына шатланып туймаган вакытта, бу сүзләр кәефе төшкән картның чираттагы бер зарлануы булып кына тоелды. Шулай да, әти-әнисе эшкә чыгып киткәчтен, бабасының зарын хәтерләп калган Рәхимҗан аның янына килде. Авылда колхоз төзелгәннән бирле ат караучы булып эшләгән Төхфәт бабайга бер Рәхимҗан гына түгел, күп малайлар тартыла иде. Аларны беренче тапкыр атка атландыручы да, җәйге тымызык кичләрдә ат сугару кебек җаваплы эшне ышанып тапшыручы да ул — Төхфәт бабай... Яшьтәшләреннән күп элек атка менде малай... Бөтен дус-ишләрен кызыктырып, ат өстендә авыл буйлап узганы да хәтерендә. Аның үз- үзен хәтерләве дә ат өстенә менгән шул җәйге көннән башлана иде: аякларын якякка җәеп ул биектә, югарыда очты шикелле. Чайкала- чайкала барды, йөгәнгә генә ышанмыйча, атның ялларына четердә- теп ябышып барды. Янәшәдән бәхетле елмаеп бабасы атлады. Бабасы елмайгач, ул да елмайды. Урамдагы малайлар гына түгел, бөтен авыл, өйләр, агачлар сокланып, кызыгып карыйдыр төсле тоелды анар. Бабасы гына түгел, һәр очраган кеше сокланды, елмаеп карады ул көнне. Аның шулай дәү үсүенә бөтен дөнья хәйран калган сыман иде. — Бабай,—диде Рәхимҗан,— колонка суын мин үзем алып кердем. Чишмә суы күк чиста, салкын иде... Бабасы дәшмәде. Оныгының ни әйтергә теләвен аңламадымы ул, әллә көтелмәгән бу сүзләргә сәерсенеп калган идеме — елмаерга да, көләргә дә белми, тик карап торды. — Чәйне ошатмагач әйтәм...— дип өстәде Рәхимҗан. Ә карт, гамьсезлек күрсәткәндәй, һаман да дәшмәде. Ашыкмый гына киенеп, ат абзарына барырга җыенды. Бүген ял көне булып, Рәхимҗанның да үзе артыннан иярәчәген белгәнгә шулай иттеме ул... Ат абзарына барган да, барып житкәч тә алар берни сөйләшмәделәр. Бабасы авызыннан бүген сүз ишетүдән Рәхимҗанның тәмам өмете өзелгән иде инде. Төхфәт карт иртән өзелеп калган сүзне ялгап китте: — Салкын булгач, чиста булгач, сунын барысы да бер иш дип уйлыйсыз шул,— диде ул, үзалдына сөйләнгәндәй —Иллегә житеп киләләр, ә чәй тәмен, су тәмен аера белмиләр... Менәтерәк, житте замана- * лар,— һәм шунда гына, янында оныгы булуны абайлагандай, Рәхим- « җанга мөрәжәгать итте.— Әтиең белән әниеңне әйтәм — Бөтен авыл эчә бит шул колонка суын, нәрсәсе начар ди аның, з бабай? Җиңелчә генә оныгының жнлкәсенә кагылып куйды карт һәм үзе £ артыннан абзар түренә өелгән печәнлеккә әйдәде. Абзардагы атлар керт-керт башак ашый. Алар ягыннан берөзлек- □ сез жылы пар бөркелеп тора. Тәрәзәләргә кышкы салкын кардан чигү х чиккән. Ат абзарының әйтеп-аңлатып бирү жннел булмаган бер яме.ф була һәрчак. Рәхимжаи бабасының нәкъ менә ат караучы булып эшлә- я венә тагы бер тапкыр шатланып куйды. “ — Син дәү кеше инде, Рәхимжан улым,— дип башлады Төхфәт ң карт. Алар, әйтерсең лә, ат абзарында түгел, эңгер-меңгер чак житеп « килгән жәйге болында утыралар кебек иде.— Тиздән ун классны бете- J рәсең, бәлки тагы укырсың... Бабаң сүзләренә дә колак салсаң икән. л> улым. Кем булсаң да, бер нәрсәне онытма,— карт шунда янә нидер * үлчәгән сыман уйланып алды — Без авыл кешесе Шушы жнрдән чык- j кан, шушында туган Шушы кырларда үскән икмәкне ашап, тау битен- н нән бәреп чыккан чишмә суларын эчеп үскән. Табигать безгә, балала- < ры итеп, шундый уңдырышлы жир, туфрак биргән. Ниндиен телисез — шунысын эчегез, дигәндәй, берсеннән-берсе тәмлерәк сулы чишмәләр о. биргән. Нурлы Алан жегетләре һәрчак таза булып үссен, Нурлы Алан кызларының йөзеннән бер вакытта да алсулык китмәсен дип, күпме чишмә агып тора. Авылның буеннан-буена чишмә чыга. Берсенең суы икенчесеннән тәмлерәк. Күңелең кайсын тели, шунысын эч, днгән табигать. Ә без урамнарны жылатып, туфрак жырта-жырта тимер сузып, эржин сузып жиде кат жир астында яткан суны суыртабыз. Кайдадыр ерак бер авылда яисә илдә. кемнеңдер сусавын басарга тиешле суны суыртабыз. Авызыбызга өзелеп төшкәнне капмыйча, кеше өлешенә керәбез. Кайда бар бездәге чишмәләр. Бер авылга йөзәү, нсәпсез-хн- сапсыз ич алар һәркайсының үз тәме бар Нинди генә тәм соң әле Моннан соңмы? Моннан ары, улым, үзем түгел, хәтта атларга да эчертәсем жук шул колонка суын Тимер белән эржин исеннән болай да гарык. Дөньясы тулган шул тимер, эржин белән, дөньясы. Бабасының һәр сүзенә игътибар итәргә тырышып тыңлады Рәхим җан Авыл урамына су керткәндә күңеленнән генә шатланып, канатланып йөргән иде бит, югыйсә. Дус малайлары белән «Урамына таш җәйсәң, каладан ким жире юк безнең авылның»,— дип сөйләшкәннәре де яхшы хәтерендә Өлкәннәрнең: «Чишмә башына төшүдән котылдык»,— дип, куанып сөйләшкәнен дә ишеткәне бар. Тик барыбер бабасына каршы төшеп, аның белән килешмәвен белдерергә җөрьәт итмәде Ә бабасы, бер тын туктап торгач, янә дәвам итте — Элгәре, картлар белми әйтмәс, ди торганнар иде Беләсеңме ни сөйли торган иде картлар, без яшь чакта.. Авылдагы һәр чишмәнең бер шифасы, бер хикмәте бар, ди торганнар иде Чишмә суында әле без белеп бетермәгән нәрсәләр байтак Әйтик. Карт тирәк чишмәсенең суы — гомерне озайта. Бакырчы чишмәсе — жегетләргә көч, гайрәт бирә. Фазыл чишмәсе суын эчеп үскән кызлар сылу була, диләр иде Халык дөрес әйтә, чынлыкта дп шулай Гомср-гомергә Карт тирәк чишмәсенә якынрал урамнарда йөзьяшәр картлар күбрәк булды Югары очта исә кызлар сылурак. Фазыл чишмәсе суын эчәләр чөнки. Җырга, гармунга да бик әвәс була шул тирәнекеләр. Инде үзең уйлап кара — Сабантуйда кайсы урам жегетдәре батыр кала? Бакырчы чишмәсеннән эчеп үскән түбән оч җегетләреме?.. Шулар! Рәхнмжан күңеленнән генә боларны барлап, тикшереп барды. Ни дияргә белгән юк, ышанасың киләме, юкмы — бабасының сүзләре дөрескә чыга иде. Карт елмая төшеп, үзенә ышаныргамы-ышанмаскамы белми торган оныгына карады. Яратып карады. — Кызлар чибәр жирдә жегетләр дә җитез, җылгыррак була, улым. Монысы да су хикмәте, чишмә хикмәте бик беләсең килсә. Чибәр кызны, җылгыр булмасаң, борын төбеңнән алып китәргә дә күп сорамыйлар аны Саный китсәң, барлый китсәң, ул хикмәтләрнең очына чыгарлык түгел, улым,— дип дәвам итте ул, яңадан уйчан бер рәвеш алып.— Әллә нинди чирсырхаулардан да дәвасы бар безнең авыл чишмәләренең. Шуны белгәнаңлаган кешеләрнең кими баруы кызганыч менә, яшьләрнең моңа кул селтәп каравы кызганыч... — Кызык...— дип куйды Рәхимҗан үзалдына. Тик барыбер бабасы күңелендәгёләрне анлап, төшенеп җиткерми иде әле ул.— Соң, алай булгач, Чегән чишмәсе суының хикмәте нәрсәдә? — Чегән чишмәсеме,— дип кинәт тавышын үзгәртте карт, җанланып китте —Чегән чишмәсе — ул бөтенләй башка.. Безнең нәсел тамырында Чегән чишмәсенең шифасы йөгерә, улым. Минем тамырда, синең тамырда... Моннан күп еллар элек булган бу. Төхфәт картның әтисе — Айтуган һәм әнисе—Гөлйөзем, көтмәгәндә бер-бер артлы авырып китәләр. Әле кырыкны яңа тутырып килгән ир белән хатын тәмам борчуга төшә берсеннән-берсе кечкенә биш кыз, үлә-нитә калсак, кемгә калыр, диешәләр икән болар. Болай да шатлыклы көннәре санаулы гына булган гаиләне өметсезлек томаны урап ала Ә авырулары һаман көчәйгәннән-көчәя генә бара икән боларның, урынҗирдән тәмам тормас булалар. Шул көһнәрдә авылга чегәннәр килгән дигән хәбәр тарала. Бер дистә йомырка яки бер йомарлам майга, кем сораса шуның язмышын уч төбендәгедәй күреп, әйтеп бирәләр икән, имеш. Моны ишеткән Айтуган, сыкрана-сыкрана булса да сәкесеннән торып. Гөлйөземе белән киңәшкәннән сон, түбәтәенә йомырка тутырып, әлеге чегәннәрне эзли китә. Тегеләр су буендагы яшел тугайлыкка урнашкан икән. Шунда төшеп җитәржитмәс үк Айтуганны җете кызыл итәкләрен уйнатып бөтерелгән, боргаланган, шат йөзле, ут күзле чегән кызлары уратып ала Үзен иң зур башлыкларына күрсәтүне үтенә ул алардан. Кызлар аны кара мыеклы, киң җилкәле бер өлкән ир янына алып киләләр. — Миңа самый глауный чегән давай,— ди ул тегеңәр дә. Кара мыеклы русчаны, татарчаны бергә кушып җавап бирә икән: — Чегәннәр все главный,— ди Мужик үзен тинтерәтә башлагач кына — Мин главный чегән,— дип әйтергә мәҗбүр була Татарча аңлаган чегән шундук охшый Айтуганга. Аның күзләренә өмет йөгерә, һәм тизрәк үз гозерен аңлатырга керешә ул. — Гадать ни нады, благородие чегән,— ди,— карчык сырхау, мин сырхау — умирать будем Ыскажи әле, пожалыста, карчык умирать ни нады, миңа да умирать ни нады, как ни умирать.?. Биш днвочка бар, одна бәләкәй другуй — умирать ни нады, благородие чегән...—ди. Моны тыңлап торган чегән шунда кычкырып көлеп җибәргән. — Нурлы Аланда жить и умирать...— дип көлә ул Айтуганга карап. һәм көлеп туйгач, сорап куя: — Яшең ничә синең? — Көзгә кырык будет,— ди Айтуган.— Җәмәгатькә утыз сигез. — Миңа за шестьдесят. Еще жить да жить,— дип, үзенең калын күкрәкләренә дөп-дөп суккалап ала чегән.— А тебе стыдно,— ди, Айтуганга елтыр күзләрен төбәп —Нурлы Аланда жить и умирать — стыдно. Бер көязлек белән елмаеп, уйнап торган чегән шулай да бу бете- ♦ ренгән кешенен хәленә керә. Аның сүнеп барган күзләренә бер тын » сынап карап торгач, билбавыннан кулларын алып, жилтер-жилтер г үзе белән читкәрәк алып китә. Яр читенә житкәч чегән балакларын сыз- з гана, Айтуган да ул кушканча эшли — балакларын сызгана, һәм шар- > лама булып аккан йөгерек инеш уртасыннан яланаяк килеш атлыйлар - Айтуганның йон чөлкә эченнән чыккан хәлсез аякларын салкын су = өтеп алгандай итә, табан асларын су төбендәге вак ташлар авырттыра 5 Шулай да тыңламый чарасы юк, барын да чегән кушканча эшли ул л Тау куеныннан чишмә бәреп тора. Юкә кабыгыннан ясалган нәни генә ♦ улак куелган жирдә алар туктап кала Монда улак юк иде, чегәннәр я эше икән, дип уйлап ала Айтуган. Шул чишмә каршындагы таш өстен- £ дә торган калай кружкага су тутырып башта үзе эчә чегән, аннары чишмә суын Айтуганга тәкъдим итә. п — Нурлы Аланда мужик здоровый должен быть. Это не вода, а * чудо! Знай, мужик, чегәннәр не зря сюда отдыхать едут,— дип, үтмәс пычкы белән имән кискәндәгедәй каты тавыш белән сөйли аңа чегән — * Сам пей, жена пей, дети пей, Нурлы Алан пей — все жить будут Все ® как цыган смеяться, петь и плясать будут... Өенә юнәлә Айтуган. Күргәннәрен, ишеткәннәрен кайтып хатынына < сөйли Билгеле инде, ышанмыйлар, чегән ялганлаган дигән фикергә = киләләр. Шулай да, ятып калганчы атып калыйк дигәндәй, чегән күр- Г сәткән чишмәдән чиләккөянтәләп көн дә су алып кайта башлыйлар Салкын көе дә эчәләр суны, чәйне дә шуның белән кайнаталар, ашны да. һәм, атна-ун көн дигәндә, Гөлйөзем белән Айтуган бер-бер артлы аякка да басалар. Айтуган, үзенең куанычы белән уртаклашырга, яңадан теге чегән башлыгы янына төшә. Чатырларын жыйнап, атларын жигеп маташкан чаклары була тегеләрнең. Күченеп китәргә жыенулары икән. Чегәннәр башлыгы үзенең танышын әллә каян күреп ала — Айтуган дус пришел. Айтуган здоровый, Айтуган батыр,— дип, аның жилкәсеннән кага-кага исәнләшә карт чегән — Благородие Чегән, бальшуй рәхмәт сиңа,— дип. кабат-кабат кулын кыса аның Айтуган — Что налы, проси —сыер отдам, проси — алашаны отдам Мине коткардың, карчыкны да коткардың, бнш диво ч к.пн ы Проси гы и а — бер нәрсә дә ни жәлке,— ди Айтуганның соңгы атын да, сыерын да алмаган чегән Аның жил- кәсенә кулын салып «Хатыныңа әйт. Айтуган,— дигән,— бнш дивочкн янына надо бнш джигнт»,— дигән, һәм үзләренең Нурлы Алан авылына бик ераклардан шушы чишмә суын эчәр өчен генә махсус килүләрен әйткән Аерылышып киткәндә генә, кире борылып. Айтуганга үзенең соңгы серен чишкән Моннан алтмыш еллар чамасы элек аны әнисе нәкъ менә шушы су буенда, шушы кабык чишмә каршында тапкан булган «Чегәннәрнең дә туган жире була. Айтуган дус,— дигән ул, мөлдерәп торган күз яшьләрен тыеп — Я — цыган, уезжаю. Нурлы Алан кала, син каласың, Айтуган Прощай. Айтуган, прощай Нурлы Алан»,— дигән һәм кесәсеннән кулъяулык чыгарып, аңар бер уч туфрак төреп тыккан. Күзендәге кайнар бөртекләрне яшерә алмыйча, бөр- кәүле арбалар артыннан җил-жил атлап китеп барган Шул урында Төхфәт карт тирән итеп сулыш алды Аның күңеле тулган иде, ахры. Күзләрен яшерергә тырышып эндәште ул оныгына Тавышы сабыр һәм тын нде аның — Чегәннәр китеп бер ел чамасы үткәчтен мнн дөньяга килгәнмен Тугач та кендек әбием, әти белән әни үтенечен тыңлап, авызыма бал кашыгы белән Чегән чишмәсе суын каптырган,— һәм Төхфәт карт шунда гына, бу гыйбрәтле тарихның оныгына нинди тәэсир ясавын белергә теләгәндәй, текәлеп Рәхимҗанга карады — Менә шулай, улым, табигать ул чишмәләрне бер дә юкка гына бирмәгән, һәм борынгы бабайлар да килеп урнашканда юкка гына щушы чишмәле тау итәген сайламагандыр. Юкка гына авылга да Нурлы Алан дип исем кушмаганнар. Аланның да нурлысын, чишмәлесен, су буендагысын сайлаганнар... Төхфәт карт, үз уйларына чумып, сүзсез калды. Бабасы сөйләгәннәр Рәхимҗанның күңелен дә моңлы бер дулкынга көйләделәр. Үткән белән бүгенге арасында торган мәһабәт зур күпер итеп хис итте ул бабасын. Әлеге күпернең киләчәккә дәвамы булырмы? Ул күпер каршы ярга җитми өзелеп калмасмы?.. Үзенең каршылыклы, әмма чишелеше күренмәгән уйлар, сораулар чоңгылына төшеп баруын аңышмый да калды Рәхимҗан. Юк! Ю-ук, чишмәләр турында гына сөйләми иде, ахры, бабасы. 3 Иртәгесен, бидон салынган чана тартып, су буена юл тотты егет. Чегән чишмәсенә төшкән тыкрык тирән кар астында калган иде. Коймалардан да биегрәк итеп, бурап-бурап салган иде кар. Урамнан себереп төшкән дә өйгән, себереп төшкән дә өйгән. Рәхимҗан тәвәккәллек белән алга омтылды, әмма шундук бил тиңентен карга батты. Йөзе белән кар тавына килеп терәлде. Каршысында үзеннән күп биегрәк ак кыя-тау тора иде. «Нишләргә, артка чигенергәме? Юл күмелгән, чишмәне табарлык түгел, таба алмадым дип, кире кайтыргамы?» Әллә каян гына килеп, күңелендә шундый сорау калкынып алды аның, һәм ул да түгел, шул ук күңел, үз-үзенә көч биреп: «Табам дигәч, табам!»— дип, каршы төште. Бу җавап аңар гайрәт өстәде — туп-туры ак кыяга таба омтылды ул. Аяклары, куллары белән алга ыргылды, әмма кыя бирешмәде. Олы-олы дулкыннарга каршы торырга азапланып, йөзәргә итенгән кешедәй хәрәкәтләр, ясап карады — өстенә өем- өем кар ишелеп төште. Чана авып китте, бер читкә тимер бедон тәгәрәде. Ул тагы алга ыргылды... һәм, инде менеп җиттем дигәндә генә, кар дулкынына ияреп янә кире шуып төште. Ничек кенә булмасын, инде бирешү турында уйларга да ярамый иде. Шундук, муенына, итек кунычларына кереп тулган карны да кагып тормастан, яңадан биеклеккә омтылды. Тезәнлекләп үрмәләсә үрмәләде, тырманса тырманды, барыбер үзенекен итте — авыл белән чишмә арасында калыккан ак кыяны үзенә буйсындырды егет! һәм, тыкрыктагы кар тавы өстенә менеп баскач, канәгатьлек белән як-ягына каранып торды. «Үземнекен иттем ич. Менәм дигәч мендем, үземнекен иттем»,— дип горурлану иде бугай бу. Әмма кем алдында горурлана соң әле ул? Тирә-юньдә адәм заты юк ич... Шуннан соң гына, язмышын чана ихтыярына тапшырып, күзләрне камаштырып торган ап-ак чиксезлеккә шуып төшеп китте. Шуып төште Чишмә түгел, инешнең кайда икәнлеген дә абайламый аптырап торды баштарак. Серле тынлык белән ак яктылык кына эленеп тора иДе тирә-юньдә. Ник бер чаңгы яки чана эзе булсын! Күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләрдәге аксыл-зәңгәр дәрьяга адашып килеп чыккан диярсең. Вакыт һәм ераклык төшенчәләре монда бөтен ләй юктыр сыман тоелды Рәхимҗанга. Күңелен аның сәер бер рәхәтлек урап алган иде. Киңлек һәм иркенлек сокландырды аны монда. Шушы ак иркенлектә, зәңгәр киңлектә онытылып каласы, онытыласы һәм кош булып очасы килде аның. Ике канатка охшатып, ирексездән, як-якка кулларын җәйде. Бер талпынды, ике талпынды — һәм, үзе дә уйламастан, җирдән аерылды, оча башлады. Зәңгәрсу аклыкка төренгән дөнья торган саен зурая һәм иркенәя барды. Шунда күз алдындагы киңлектән башы әйләнеп киткәндәй булды аның. Әллә ул, әллә дөнья әйләнде шулчак — җиңелчә чайкалып куйган Рәхимҗан ак болытларга ♦ барып кунды Бишек сыман йомшак, мамык сыман ап-ак иде аны үз к кочагына алган болыт. Ә җир өсте һаман яктыра, ул яктыра барган « саен андагы аклыкта зәңгәрсулык өстенлек ала бара төсле тоелды, з Җир белән күк, ак болыт белән көрт аермасын онытыр дәрәҗәдә бә- J хетле һәм шат иде Рәхимҗан шул минутта. ш Кинәт каядыр янәшәдә генә колагына серле аваз чалынгандай бул- = ды. Болытлар арасында агып яткан чишмә челтерәвен хәтерләткән аваз “ иде бугай бу. Болыт булып үзен кочагына алган кар түшәктән торып аягына басты ул. Очыкырые күренмәгән ак зәңгәрлекне ерып, шул ф аваз килгән якка төбәп китте. Болытлардан болытка күчеп оча идеме я ул, әллә тирән көрт ерып бара идеме — байтак вакыт үзе дә аңышма- ш ды. Челтерәү авазы якыная төшкәч кенә, үзенең җирдә булуын, бак-* чалар артында гына агып яткан инеш буйлатып чишмәгә таба баруын « төшенде. х Җылы пар бөркеп, челтерәп агып яткан чишмәне күргәч, таң калды * егет! Гаҗәпләнмәслек тә түгел: бөтен дөнья — урам һәм тыкрыклар, х киртә һәм коймалар, инеш һәм су буйлары кар астында йомылып ят- ® кан бер мәлдә дә чишмә күмелмичә калган! Нурлы аланлылар үзен х күптән оныткан булуга да карамастан, чншмә тирән кар катламын £ ярып яктыга чыккан — тибеп тора. «Юк, мин алай гына бирешә тор- х саннардан түгел, мин әле яшим һәм яшәргә тиеш»,— ди иде сыман ул. = Җылынып киткәндәй булды егет. Тимер кисмәккә шаулап аккан салкын чишмә суыннан да җылы пар бөркелә иде Билдән карга батып үргә чана тартып менгәндә дә, урамнардан үткәндә дә шул җылылык аны озата барды. Өй эчен дә шул җылылык тутырды шикелле. Кичен табын түрендә җылы пар бөркеп утырган самавыр әйләнәсендә гаилә белән җыйналып чәй эчтеләр алар. Чегән чишмәсе суының тәмлелеген һәммәсе мактады. Эштән арып кайткан әтисе дә чәйне гомер булмаганча яратып эчте бугай. Әледән-әле кулына тастымал алып, маңгаена бәреп чыккан эре-эре тир бөртекләрен сөрткәләп торды. Күңелендәге күтәренкелекне күзләрендә, иреннәрендә генә чагылдырып бетерә алмаган әнисе чәй ясарга өлгерми иде Борынгыдан калган җиз самавырны мактады ул, чәйгә шундый тәмле су алып кайткан улын мактады Төхфәт карт исә берөзлексез елмаеп утырды. Җай чыккан саен оныгына карап, хәйләкәр генә күз кысып куя иде. һәр яңа чынаякны бушата барган саен бабасы күзләрендәге якты очкыннарның дөрли баруын, җыерчыклар баскан йөзендә уйнаган алсу нурларның ялкынланыбр^с януын күреп утырды Рәхимҗане Гомер булмаганча җылы һәм рәхәг иде кышкы бу кич. Төшендә дә бөтен тнрә-якка җылы бөркеп торган чишмәне күрде ул. Иртәгесен тагы чана тартып су буена төште Рәхимҗан. Көн кояшлы һәм якты иде. Лк кар өстеннән күзгә күренер күренмәс кенә зәңгәрсу рәшә йөгерә. Гаҗәп, нәкъ җәйге челләдә иген кырында гына була торган рәшә кебек. Иген кыры белән чншмә буе арасында нинди уртаклык бар соң?.. Анда икмәк, монда су — кеше өчен бер үк дәрәҗәдә кирәкле һәм кадерле булган хәзинә түгелме соң алар?. Чишмә янындагы кар өстеннән рәшә йөгерүен күрдем дип, берәү сөйләгән булса, ул ышанмаган да булыр иде әле. Нинди көч хәрәкәтләндерә, ни куа икән ул зәңгәр дулкыннарны — кояш нурларымы, әллә сизелср-снзелмәс кенә исеп торган оялчан җилме? Әллә муллык һәм ‘хозурлыктан куанган күңел тибрәнешеме бу... Уйланып килгән җирдән кинәт гаҗәпкә калды Рәхимҗан. Чишмә тирәсендәге аяк эзләре, чишмә тирәсенең кардан чистартылган булуы аптырашта калдырды аны. Якынрак килгәч, чишмә әйләнәсендәге бозның балта белән чабып, таймас хәлгә китерелүенә тагы бер каг гаҗәпләнде. Ул кабаланып як-ягына каранды һәм хәйран калды — кар астында калган бәрәңге бакчалары аша чишмә яныннан бормаланып киткән тар сукмак сузылган иде. Әле кичә генә сукмак түгел, чыпчык эзе дә юк иде бит су буенда. Рәхимҗанның карашы, зәңгәрсу аклык эчендә эреп югалганчы, шул сукмак буйлап йөгерде. Бакчалар эчендәге карлы офык артына чиләк-көянтә аскан ниндидер сыгылмалы шәүлә кереп югалгандай тоелды аңар. Күрде, әмма үз күзләренә үзе ышанмады — кояшлы зәңгәр рәшәнең күз бууга охшаш шаяртуы гына булды, ахры. Ай күрде, кояш алды дигәндәй, зәңгәр офыкка барып тоташкан сукмак буп-буш иде инде. Су алырга төшкән таң йолдызы Чулпанның чиксез галәмгә ашуы булдымы бу... Инеш аша сузылган озын улак буйлап су йөгерә. Вак ташлар аша сикерепуйнап йөгерә, нәни дулкыннар таратып челтери чишмә. Кая ашыга, кая шулай ашкына икән ул... Рәхимҗан төшкәнче дә шулай аккан, тимер кисмәкне тутыргач та шулай агачак. Ул туганчы ук шулай уйнаклап аккандыр чишмә, әтисе туганчы, бабасы туганчы да... Кайчаннан бирле ага икән ул шулай? Киләчәктә дә аның сулары берөзлексез сәфәрдә булыр . Күпме су—күпме шифа, дип хәйран калып торды ул. Көндезен дә, төннәрен дә туктаусыз агып тора чишмә... Әнә, инде аның бидоны тулды да, уйнаклап аккан су як-якка чәчри башлады. Үз толымын урап алган боз-коймага чәчри, агымына яңакларын куеп торган төрле зурлыктагы ташлар өстенә ага. Ага да ага. Нишлисең, китми булмый дигән сыман, уеләр-теләмәс кенә кар түшәк астына кереп югала. Агымга ияреп китәргә теләгәндәй, вак таш кисәкләре кузгалып-кузгалып ала, ком бөртекләре кайный... Шул чишмәгә төшә торган юлның беркемгә дә кирәге калмаган. Аны онытканнар. Кайтыр юлына карап, шул хакта уйлап куйды Рәхимҗан. Аннары бакчалар эченнән офыккача бер якты нур булып сузылган тар сукмакка төште аның күзе. Күңелен янә зәңгәр яктылык иркәләп узды, чишмәдән күтәрелгән пар җылытты. «Күпме шифа, күпме шифа»,— дип кабатлады ул үзалдына. Кайтып-кайтып күңеленә тынгылык бирмәде шул хактагы уй. Тауны менеп, иркен урамнарга килеп кергәч, башта бидондагы су шапылдавы, аннары табан астындагы карның салкынлыгыннан зарланучы чана эләктереп алды шул авазны. Сызгыру һәм шыгырдауга охшаш тавыш белән бөтен авылга сөрән сала сыман иде чана табаннары: «Күпме шифа, күпме шифа...» Урамнан үтеп баручылар әлеге авазны ишетеп чана артыннан борылып карап кала, капкалар шыгырдап ачыла, ишекләр, тәрәзәләр — һәммәсенең карашы Рәхимҗан артыннан ияргән чанага төбәлгән. Аның табаннары туктарга, тынычланырга һич уйламый, торган саен ярсыбрак аваз сала: «Күп-ме... ши-фа. Күп-ме... шифа...» Көн дә Чегән чишмәсенә суга төшү Рәхимҗанның гадәтенә керде. Тик чишмә юлында күпме йөреп тә һичкемне очратмау тыңгылык бирмәде аңарга. Әмма көннең кайсы гына вакытында төшмәсен, чишмәнең тирә-ягы кардан»- боздан чистартылган, серле сукмакка яңа эзләр салынган булыр иде. Бу билгесезлек белән килешәсе килмәде аның, беркөн кич җиткәч, йолдызлар калыккач кына төшәргә булды ул суга. Бәлки, чынлап та, әлеге сукмактан таң йолдызы Чулпан яисә ай кызы ЗөПрә йөри торгандыр чишмәгә. Тыкрыкта инде көпшәк кенә булса да чана юлы салынып килә икән. Тик болар бары да аның эзләре. Чишмә юлы онытылган — чаңгыда яисә чанада шуучы ник бер малай күренсен! Чишмәдән су алгач та, аның серле челтерәвен озак кына тыңлап торды Рәхимҗан. Аяз күктә йол- дымар калыккан иде инде. Баш очында гына Җидегән йолдыз бал кый Нурлы Алан кешеләре аны Чүмеч йолдыз диләр. Җидегән йолдыз торган саен аңар якыная баргандай тоелды Куе зәңгәр төскә чумган күк йөзеннән кемдер шул чумечкә чумырып чишмәдән су алырга җыена иде кебек. Пөзен зәңгәр яулык чите белән кап лаган Зөһрә йолдыздыр ул бәлки Әмма әкнятн кыз нигәдер кыймады ♦ егеттән оялды, уңайсызланды кебек — Чумеч йолдыз хәрәкәтсез калды, х Хыял канатларында җинелчә тибрәлеп, шулай байтак кына басыл ? торды ул чишмә каршында. Җидегән йолдызның юлдашларына күчте з аның карашы Ерактагы якты бер йолдызга текәлеп калды ул. Аның > җемелдәве үк башка һәм үз иде Шактый вакыт сокланып торгач кы- - на Рәхимҗан әлеге йолдыз җемелдәве белән йөрәге тибешенең бер еш- = лыкта булуын чамалады. Нигә әле исемсез булырга тиеш шундый йәл- £ дыз... Әнә таң йолдызының татарда гына да ничә исеме бар Зөһрә, Чулпан. Венера... һәм күңеленнән генә әлеге йолдызга исем эзләде ф егет. Иң лаек исем — Зәйнәп иде. билгеле. Исемсез йолдызга Зәйнәп я дигән исем бирергә булды ул Чынлап та әйбәт исем ич: Ннндн йол- w дыз(?) дигәндә, Зәйнәп йолдызы (!) дип җавап бирсәләр «Зәйнәп = йолдызы, Зәйнәп дип пышылдады ул үзалдына Шулчак егет күңеленә кайчандыр исендә калган бер җырның сүз- ' ләре килде «һавадагы йолдызларны туйганчы санамадым шул. Зәй- ’ нәбем. Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем. » Җырның башка сүзләрен белми * иде ул. Гаҗәп, нинди матур җыр! Нәкъ менә шушы кичтә, шушы чиш- ® мә каршында, йолдызлы зәңгәр күк астында әле генә аның күңелендә ’ туган җыр сымдн яна һәм гүзәл җыр икән бит «Зәйнәбем» Ә моңарчы < ул шуны тоймаган. х Чишмәгә төшкән серле.сукмак бер генә минутка да тынгылык бир * мәде Рәхимҗанга Аны кем салды икән? Ни өчендер. Зәйнәп салгандыр. ул сук/иактан Зәйнәп су ташый торгандыр сыман тоела иде. Торулары да шул тирәдә генә Теге чакта күренеп калган сыгылмалы шәүлә дә һаман күз алдына килеп, аны хәтерләтә Зәйнәп белән чишмә янында очрашу теләге егет күңелендә кинәт кенә туып, бер генә көн. бер генә сәгатькә дә сүнеп тормады Гел үсә. арта гына барды очрашу теләге. Су алырга төшкән саен, сукмактан, иң өсләрен җинелчә уйнатып төшеп килгән Зәйнәпнең күренүен көтте ул. Ләкин, элеккечә үк. чишмә янында түгел, хәтта якын-тирә су буенда да бер җан иясе очратмады. Авылның буеннанбуена сузылган тау итәгеннән бәрел чыккан дистәләгән башка чишмәләр кебек үк. Чегән чишмәсе дә онытылган. ташланган иде. Хәер, Чегән чишмәсен ташланган дип әйтү ярармы? Аны бит кемдер берөзлексез карап, һаман хәстәрләп тора Әмма кая? Кем ул игелекле җан?.. Көннәрдән бер көн. мәктәпкә барганчы иртән иртүк төште ул су буена. Зәйнәпне очрату иде уенда. Әле төнге караңгылык таралып өлгермәгән бер вакыт иде Чишмә тавышы тау башыннан ук ишетелеп тора. Төнлә бераз яңа кар төшеп, себереп тә үткән Яңа яуган кар өстеннән атлауның бар рәхәтлеген тоеп барды ул. Әмма чишмә янында таныш эзләр күренми иде әлегә. Су буенда беренче тапкыр япа-ялгыз итеп тойды ул үзен. Зәйнәпкә бер бер хәл булганмы әллә, дип борчуга калды Чишмәгә салынган сукмакның Зәйнәпнеке булуына аның һичбер шиге юк иде. Карлы җнл нсеп торганлыктан, чишмәнең як-Я1ына шактый гына боз җәелгән. Сыр-сыр булып каткан бозлавыкта аздан гына таеп егылмый калды ул. Балта яисә көрәк салып төшәргә кирәк булган икән, менә бит ул әзергә-бәзер йөрергә күнеккәч. Чишмә янының чистартылган булуын күреп, Зәйнәп тә .куанган булыр ндс > Шулчак якын тирәдә чиләк шалтыраган тавыш ишетелде Килә, кемдер, суга төшеп килә1 Бар дөньясын онытып, сагаеп тыңлады Рә химҗан. Башындагы бүреген салып тыңлады. Аның колакчыннарын күтәрде, кабаланып, астарланган йон бияләйләрен кесәгә яшерергә ашыкты. Чынлап та. кемдер төшеп килә иде сыман, көянтәгә эленгән буш чиләкләрнең җиңелчә чайкалып, атынган тавышы тагын, тагын ишетелде. Ниһаять, калкулык читеннән аның шәүләсе дә күренеп китте. Җил-жил атлап ул суга төшеп килә иде. Аның Зәйнәп булуында Рәхимҗанның аз гына шиге юк. Ул, әлбәттә, ул! Тиктомалга кабалана башлады егет. Инде күптән тулы килеш улак астында торган бидонны җәһәт кенә күтәреп алды. Капкачын ябып, чанага таба өстерәде. Үзе кабаланды, үзе ашыкмады — вакытны сузды. Ничек итсә итте, кызның су буена төшеп җиткәнен көтте. Аяк тавышыннан, сулышыннан ук таный ич ул аны Әнә, инде гел төшеп үк җитте бугай. Егет, берни ишетмәгән, тоймаганга сабышып, чана тирәсендә әвәрә килүендә булды. Күтәрелеп карамады. Беренче булып аның — Зәйнәпнең дәшүен көтте. Дәшсен генә, аннары инде ничек һәм ниләр сөйләшергә икәнлеген ул белер. Бу юлы җебеп калмас... — Бәй, таң тишегеннән кем йөри дисәм, син түгелме соң, Рәхимҗан,— дип эндәште ягымлы тавыш. Тынлык куеныннан ишетелгән тавыш егетне сискәндереп куйды. Чишмә башына төшкән кыз Зәйнәп түгел иде. Күтәрелеп карагач кына, ул Зәйнәпнең классташын, унынчы «Б» кызы Фаягөлне таныды. Кызның алсуланып пешкән бит алмалары, кар бөртекләредәй яктырып уйнап торган күзләре, таң чыгы кунган иреннәре чишмә буена иртәнге нур һәм яктылык алып төшкән иде. Егетнең күз алды караңгыланып киткәндәй булды Рәхимҗан көткән нурлар түгел иде шул бу. 4 Бабасы Рәхимҗанга, җай чыккан саен, авылның үткәне хакында сөйләргә тырыша. Нурлы Алан чишмәләре, инеш һәм коры елгаларының исеме каян килеп чыккан, теге яисә бу тауны, юлларны нигә шулай атаганнар — Төхфәт карт һәммәсен мавыктыргыч вакыйга-истә- лекләр аша күз алдына китереп бастыра иде. Авылдагы һәр агач һәм ерганакның да үзенә күрә үткәне, гыйбрәтле бер тарихы бар икән ләбаса! Бабасы сөйләгәннәрдән рухланып китеп, беркөн Рәхимҗан әйтеп салды: — Нигә мәктәптә туган авыл тарихын укытмыйлар икән?.. Син сөйләгәннәрне, бабай, күпләрнең ишеткәне дә юк бит,— диде. Әйтерсең, бу Төхфәт карт кына хәл итә торган мәсьәлә. — Барын да ничек укытып бетерергә кирәк, у^ым,— дип, маңгаен сыпырып алды карт,— болай да укудан башыгыз чыкмый. Ничек итеп барын да укытып бетерергә кирәк... Соңгы сүзләрен әйткәндә карт тагы да уйчанлана төшкән иде. Оныгының хаклы булуын тану идеме бу, аңламассың... — Мәктәптә бит, бабай, күбрәк борынгы Рим һәм Греция тарихын өйрәттеләр безгә. Үз авылың, аның кешеләре, чишмә һәм урман-сула- ры турында сөйләшергә вакыт калмый. Кызык килеп чыга... Син сөйләгәннәр хакында минем бүгенгәчә ишеткәнем дә юк иде әле, бабай. — Житәр, улым, андый чаклар да җитәр,—дип тынычландырырга ашыкты Төхфәт карт,— балаларга туган як, туган-үскән җир тарихын белүнең кирәклегенә дә төшенерләр бер һәр көн иртән классларга җыелгач та авыл һәм аның су буйлары, кырлары, игенче һөнәре хакында сөйләүдән башларлар берзаман... Авыл кешесе, игенченең кадере көне түгел, сәгате белән арта барган заман җитте, улым Барысына да чират житеп килә... Соңламасак... — Әнә, Ж.әкедә мәктәп музее ясыйлар икән,—дип, бабасын тыныч ландырырга ашыкты Рәхимжан. — Бервакыт безнең Нурлы Аланның да үз тарихын өйрәнерләр. ф Болгар чорыннан ук килгән зур тарихы булган аның. Кайчандыр шак- _ тый ук билгеле шәһәр-крепость булган бит ул. Нурлы Алан Кирмән < дип тә йөрткәннәр аны шуңар. Кирмән — крепость дигән сүз, беләсең- | дер Музейлар да булыр, истәлек урыннары да Рәхимжан. бабасы сөйләгәннәргә күңеле булып, үзенең уйларын * уртаклашырга ашыкты — Әнә ич, авыл советы каршында Ватан өчен үлгәннәргә нинди т шәп Истәлек куелды. £ Дөрес, улым, дөрес,— диде карт Оныгының бу чакта сүз кузга- ф туына ул тагы шатланып куйды — Ике рота булырлык менә дигән = жегетләрнең исеме язылган анда Мин бит аларның барысын да күреп 1 белгән кеше .. Аркаларыннан сөеп озаткан идек үзләрен —Төхфәт ба- = байның күңеле нечкәреп куйды. Ләкин ул моны Рәхимханга сиздерер- га* гә теләми иде — Кешеләрнең жөрәге мүкләнүдән генә куркырга кирәк, г башкасы куркыныч түгел, һәммәсенә дә чират житәр, улым. Җитәр! 5 Җөрәге мүкләнгәннәр кулына калдырасы килми шул авылны Сак- * лыйсы иде аны, тамыры нык әле анык Тамыры нык! Шулчак, соңгы вакытларда гына классларында булып узган бер = вакыйга хәтеренә килде Рәхимжаннын Математика дәресе иде Укы- = тучы Фоат абыйларының кәефсез чагы Үч иткәндәй, чүп өстенә чүмәа лә булып, өйгә бирелгән бер мәсьәләне чишә алмый килгәннәр Бөтен класслары белән. Укытучының шуңа җен ачулары чыкты. Башта ку лындагы акбурмы идәнгә атып бәрде ул, аннары журналның буеннан- буена леләрегез белән алдылар ди сезне институтка Кирәгегез бар ди Берегезнең дә керәсе юк' Сезгә әнә — дуңгыз көтәрсез, фермадан тирес чыгарырсыз Сездән юньле кеше укытып булмасмы, белем биреп булмасмы дип йөргән — мин юләр, пнимаешь. Фоат абыйлары тәмам кызып, тузынып китте. Туктау турында уй > ламый да иде әле. Берәүләр карашларын идәнгә төбәп, өнсез калды. Ә арткы рәтләрдә утырган берничә малай, түзә алмыйча, яшертен генә көлешә башлады. Моны сизеп алган укытучы, тавышын тагы да күтәрә төшеп, аларның барысына да 6acapia кушты. — Нәрсә анда, Айтуганов,— дип Рәхимҗанга мөрәҗәгать итте ул беренче булып.— син дә шул жыен шалапутка иярергә булдыңмыни? Математикадан «өч»ле чәпәсәм, ерак китә алмассың, нсбучь Ат жн гәргә җыенмыйсыңдыр бит. пнимаешь Ни әйтсәләр дә түзгән булыр иде Рәхимжан. «ат җигү» дигәч, тыелып кала алмады — аннан-моинан китап-дәфтәрләрен җыештырды да, ишекне каты ябып, класстан бөтенләй чыгып ук китте. Үзе өчен түгел, бабасы өчен рәнҗегән иде аның күңеле. «Ат җигүче, ди бит,— ат җигүче .».— дип мыгырданды ул өйләренә кайтып җиткәнче Бабасы өйлә юк ндс Атларны һәм бабасын сагынып шундук ат абзарына таба чыгып киткәнен дә абайламады үзенең Иртәгесен аны директорга чакырдылар «Фоат абыеңнан гафу J үтен Кемнәнксмнән. ләкин синнән моны көтмәгән идекэ,— диделәр МНУ.» 1 97 Ул бер сүз дәшми түбән карап торды. Каршы да килмәде, ризасызлык та белдермәде. Чыгарылыш имтиханында Фоат абыйсы анар «биш»ле куйды һәм егетнең иңбашыннан кагып: «һич икеләнми университетка бара аласың, Айтуганов»,— дия-дия мактап та алды әле үзен. Кайчакларда үз-үзенә урын таба алмады Рәхимҗан, күңеленә килгән уйлар чоңгылыннан җиңел генә котылырлык түгел иде. Авылдан китү, югары уку йортына керү — ни өчен кешенең иң зур максаты саналырга тиеш икән? Кеше булуның, җәмгыятькә файда итүнең башкача юлы юкмы икәнни соң? Элегрәк аның бу хакта әллә ни уйланганы юк иде. Башкалар китә ич — мин дә китәрмен, башкалар укый ич — мин дә укырмын, дип кенә йөри иде. Әлегедәй хәтерендә: сабый чактан ук «зиһенле бала, үскәч калага китәр, укып зур нәчәльник булыр», дип сөйделәр аны. Укырга йөри башлагач, инде үзенең күңелендә сәяхәтче булу, инженер яисә очучы булу турындагы хыяллар бер-бер артлы уянып, үзара тарткалашты Әтисе: «Геолог булырсың, улым, табигатьне, сәяхәтне бик яратасың»,— дия килде, әнисе улын җиңел машиналарда гына утырып йөри торган инженер итеп күз алдына китерә иде. Инде хәзер аларны киләчәк турында уйларга укытучылар берөзлексез «кыстый» башлады. Физика укытучысы авиация институтына барырга киңәш итте, химия укытучысы: «Киләчәк химиклар кулында»,—диде. Әдәбият дәресләрендә аларны шигырь язарга, шагыйрь булырга димләделәр, чит тел укытучысы— төрле илләргә тәрҗемәче булып йөрү турындагы татлы хыялларга нигез салды. Физкультура дәресләрендә булачак чемпионнарны эзләделәр. Яхшы спортчыга теләсә кайсы институт ишеге ачык булуы, теләсә кайсы шәһәрдә чиратсыз фатир бирелүе дә искәртелә киленде. Бик сирәк очракларда гына педагогия яки медицина институтлары хакында сүз чыгып, укытучы һәм врач һөнәрләренең дә җәмгыятькә кирәклеге турында әйтелгәли торган иде. Ләкин, .әлегәчә, Рәхимҗанның һичкем авызыннан «авылда калырга, иген игәргә...» — дигән сүз ишеткәне булмады. Имтихан диделәр, югары уку йорты диделәр, институт диделәр. . Дөньяда институт һәм имтиханнан башка һичнинди әһәмиятле нәрсә юктыр сыман иде. Классташлары белән үзара сөйләшүләр дә күп очракта шул төшенчәләр тирәсендә әйләнде. Бер-берсенә су тамчыларыдай охшаш андый сөйләшүләр унынчыларның канына сеңгән иде инде Тәнәфес арасындагы кыска аңлашуларда да бер үк сүзләр диярлек яңгырады. Әйтик, болайрак сөйләшә иде алар — Университеткамы? — Университетка! — Синең «биш»леләр шул... Яисә: — Кайда барырга җыенасың? — Авиационныйга... (Бу урында «химикога», «торговыйга», «финансовыйга» кебек җаваплар да еш кабатлана.) — Синең планнар зурдан. Шә-әп! — Кералмасам, заводка урнашам да, подготовительный™. . Барыбер керәм шул авиационныйга. Нурлы Алан зур авиация үзәге икән, дип уйлый күрмәгез тагы. Юк, Нурлы Алан туфрагына һава лайнерлары түгел, «кукурузник»ның да төшкәне юк. Хәтта бу авыл өстеннән үтә торган һава юлы да юктыр әле. Әмма «авиационный» дигәнең — иң еш ишетелә торган җавап. Я булмаса болайрак та сөйләшәләр: — Укырга исәп бармы? — Кереп булса... — Булмаса?.. — Нишлисең инде, шәһәр җирендә бер-бер эш табылыр әле... һич югында, әнә, Фаяз сыман гына сөйләшәләр. Ул да җавапка аптырап тормый. «Укырга җыенмыйсыңдыр ич...» — дигән сынаулы сорауга: — Безне кем алсын,— ди, кулын кесәдән чыгарып тормый гына. ф — Авылда каласыңмыни?.. — Таптың... Калага, һич булмаса абый янына Урал шахталарына < элдерәм,— ди Фаяз, башны югары тотып Берничә тапкыр, юри генә, авылда калам дип әти-әнисен куркытып х караганы да булды Рәхимҗанның. Билгеле инде, улларын кайгыртучан * ата-ана: «Шуның өчен укыттыкмы, шуның өчен үстердекме...»— днп, 5 дәррәү күтәрелеп бәрелделәр. Күрше-күлән һәм авылдашлары алдында 2 үзләрен хур итмәскә үгетләделәр Бердәнбер балз үстереп, диделәр - Озын сүзнең кыскасы шул — әле моннан ун-унбиш еллар элек кенә югары белемле кешеләре кулдагы бармаклар санына да җитмәгән Нурлы Аланда шәһәргә китеп югары уку йортына керү иң зур дәрәҗә санала башлаган иде. Шуңа күрә, теге яисә бу институтка керә алмаган егет һәм кызлар да авылга кире әйләнеп кайтырга бик ашыкмый, теләсә нинди шартларга да риза булып, шәһәрдә ябышып калу җаен эзлиләр. Авылда чакта ишегалды себерүнең ни икәнен белмәгән егетләр дә, урам себерүче булып эшләсә эшли, әмма кире әйләнеп кайтмый. Чөнки Нурлы Алан кешеләренә аерым бер горурлык сыйфаты хас, алар бер береннән ким-хур булырга яратмыйлар. Ял арасында шәһәрдән агылып кайталар авылга — түл җыярга кайткан кебек. Шуларның берише фермада яисә кырларда эшләүче яшьтәшләре яныннан муенын туры тотып, эре генә атлап үтә. Мине күрәсезме, янәсе, шәһәрдән кайттым ич. күрәсезме Шунда «Сорочка »- дан алган чуар язулар ябыштырылган джинса чалбар кесәсеннән ялтыравык кәгазьле «жвачка» чыгарып чәйнәп тә җибәрсә, нсең-акылың китәр. Рәхимҗанның да шәһәрдән кайткан егетләргә, кызларга көнләшеп караган чаклары булмады түгел. Аз гына вакыт эчендә үзгәртә дә куя иде шәһәр аның авылдашларын Тизрәк унынчыны тәмамларга да, шулар кебек олы юл чатына чыгып басарга, юлаучы машиналарга кул күтәрергә, һәркемне серле һәм яңа тормыш көтәдер төсле иде ул юлларның баш-башында. Бер якта — Якты Яр. Икенчесендә — Зур Кала Шулай да ни өчен гомер бишекләре булган авылдан чыгып китүне бернигә санамый икән аның авылдашлары?.. Гомер-гомергә шулай булачакмы бу? Әллә аларның буынына гына хас вакытлы бер мавыгумы?! Туган авыл шәһәргә китеп урнашу җаен чыгара алмаган яисә югары уку йортларына керү әмәлен тапмаган «бәхетсезләр» өчен сыеныр бер почмак кынамы әллә? Моның белән килешәсе килми иде егетнең. Ә үзен барыбер шәһәр турындагы уйлар канатландырды Ата-ана һәм мәктәп аларны ничә еллар буе бер максат — югары белем алу максаты белән куандырып тәрбияләде ич. Аягыңда нык басып тору өчен, чын кеше булу өчен югары белем кирәк, диделәр. Кеше булу өчен... Ә авылда кемнәр? Икмәк үстерүче чын кеше түгелмени? Ит-сөт җн тештерүче үз аягында нык басып тормыймыни? Бала чакта җен-пәриләр белән куркыткандай, нигә әле аларны берөзлексез авылда калу белән куркыталар 5 Нурлы Аланда иң матур чак, мөгаен, яз көнедер Язның да әле яңа башланган чагы Апрель керсә, авыл каршындагы тау түбәсен көннең- көн буена кояш нурлары җылытып тора. Беренче булып кар шунда РИНАТ МӨХӘММӘДИЕН көпшәкләнә, шунда эри башлый. Урамнарга гөрләвек авазлары кергәнче үк түбәтәй катәр генә урын кышкы җәймәдән арчылып та өлгерә тау башында. Малайларга җитә кала — дөньяларын онытып, алар шунда йөгерә. Балакларын тез тиңентен сызганып, яланаяк калып, кар суларын ерып уйнаклыйлар. Бил тиңентен чишенеп, яңа чыгып килгән яшел чирәм өстенә сузылып ятуның да тәүге рәхәтлеген шунда — тау башында татый алар. Югарыдаң торып урамнарны, авылга килгән юлларны, тирә-як басуларны күзәтүнең рәхәтлеген әйтеп, сөйләп бетерерлек түгел. Бөтен дөнья, бөтен әйләнә-тирәне кар сарып алган, ә син /ау башында яшел чирәм өстендә сузылып ятасың. Язгы кояш нурларында кызынасың. Авылның аргы башындагы олы юлдан тыз- быз машиналар чаба. Аларда утырып барган юлчылар күрәме икән Нурлы Алан малайларын? Күрмиме соң, күрәләр, әлбәттә. Менә бәхет- леләр, дип, кызыгып та куялардыр, нигә без дә Нурлы Аланда тумаган һәм шул тау башларында уйнап үсмәгән, дип тә уйлыйлардыр әле... Шунда михахайлап ат кешнәгән аваз ишетелеп китә. Ат тавышларына кайсы малай битараф калсын соң—күңел җилкенеп куя. Аккош кебек, казлар кебек җилпенеп авыл ягына оча күңел... Әнә — Миңлегали ерганагы буена урнашкан ул ат абзары. Аның тәрәзәләреннән җылылык, җиңелчә пар бөркелгәндәй булып тора — ат исе чыга торгандыр. Аранда тайлар җыйналган. Арт аякларын сикертеп чабып узалар, башларын болгап, тешләшкән сыман итеп берөзлексез уйнашалар. Язгы кояш нурларында иркәләнүләреме шулай, әллә араннарын тарсынып, зуррак дөньяга чыгарга ашкынуларымы?.. Тулпар ат кебек ялларын җилфердәтеп бәйгедә сынашыр чакларын көтәләрме алар... Бер урында тора алмый малайлар, уйный-сикерешә, яланаяклап йөге- решә-йөгерешә үзләре дә шул тайларга охшатып кешнәгән булып куялар Кем яхшырак кешни янәсе: безме, тайлармы... Ишек алларында бозау һәм сарык бәрәннәре куышып уйнаклый икән. Алардан куркышып, су чәчрәгәндәй, пырхылдашып тавык-чебеш читкә сибелә. Гайниҗамал түтиләрнең су буена карап торган болдырыннан каз күренде. Ана каз, күкәй салып чыккан — әнә бит ничек җилпенә, дөньяны кырган диярсең. Бу минутта аңардан бәхетлене табам димә. Ул арада, бу шатлыкта минем өлеш тә юк түгел дигәндәй, әлеге куанычны бүлешергә муенын сузып ата каз да килеп җиткән. Дөньяда алар гына сыман, берсен-берсе уздырырга тырышып «кок- кок» каңгылдашалар, муеннарын сузып үзара макташалар. Рәхимҗан, тау башына карап, байтак кына шундый уйларга бирелеп торды. Башка бөтен нәрсә турында онытып, яланаяк яшел чирәм өстеннән йөгерешеп чапкан чакларын сагына идеме ул. Малай чакның ул кояшлы көннәре, шулдрдан соң аяк-кулларга чыккан «чеби»ләрне санап үткәргән йокысыз төннәре онытылмас. Юк, онытылмас... Ә шулай да тәрәзәләргә тулып язгы кояш кергән сәгатьләрдә класста дәрес тыңлау җиңел эш түгел икән. Күзләр берөзлексез урамга, кыектагы сөңге бозлардан тамган тамчыга һәм тау башына тартылып юра. Шундый көннәрнең берендә, дәресләрдән соң Чегән чишмәсенә суга төшкән җирендә, Рәхимҗан тагы Фаягөлне очратты. — Урманда умырзая чыккан, тал песиләре...— диде кыз, үзенең яңалыгын Рәхимҗан белән уртаклашырга ашыгып. — Чынлапмы?..— диде егет, Фаягөлгә туры карап. Бу аның, үзенчә, шаяртуы яисә бер үртәве булырга тиеш иде, әмма барып чыкмады. Ни көлмәде, ни үпкәләмәде кыз. — Берсекөнгә ял көне бит Без урманга барырга торабыз, чәчәк җыярга,— диде ул, куе керфекләре арасыннан зәңгәр караш ташлап. Рәхимҗанның моңар да исе китмәде, аңар барыбер иде. Зәңгәр булмагае, шунда әллә нинди караш ташласын. Моның миңа ни мөнәсәбәте бар соң дигәндәй, ул тагы бер кабат кызга карап алды. Ә Фаягөлнең күзләрендә шулай да сер бар иде. Зәңгәр сер. Балкып торган йөзендәге елмаюны да нигә юрарга белмәссең. Фаягөл башка сүз катмады Көянтәгә эленгән пар чиләккә җәһәт кенә су алды да үз сукмагыннан юнәлде. Бераз киткәчтен, борыла тө- ф шеп, болай сүз уңаеннан гына дигән кебек, әйтеп куйды — Зәйнәп белән барабыз... < S £ ...Ял көне дә җитте Рәхимҗанны тәрәзәдән төшкән кояш нурлары * иркәләп уятты Соңга калмагаем тагы дигәндәй сискәнеп, ул шундук ? сикереп торды. Өстенә җиңел куртка салып ишегалдына чыкты. Әни- □ се лапас каршында сыер сава иде Җылы сөт чиләктәге күбек өстенә « тигез бер ритм белән сызгырып төшә Сөт турындагы уй аның күңеленә яңа дәрт, беләкләренә өстәмә көч китерде. Шул минутта ул үзендә * җир җимерерлек, тау кубарырлык җегәр булуын тойды, һәм кулына = гимер лом алып, эх дигәнче, болдырд‘ан капка төбенә кадәрле җирнең 3 бозын кубарып атты. Көн җылынып китте. Кыектан яңа көннең берен- «I че тамчылары тамды Аяклары өй түбәсенә менә торган баскычка * тартты, күзләре берөзлексез урман юлында булды. Каерылып-каеры- г лып карады ул урман юлына, үзе күрергә теләгән нке сылу гәүдә һаман л күренмәде. ® Шунда ян як тәрәзә ачылып, аннан әнисенең җылы сөт эчәргә ча- ? кырган ягымлы тавышы ишетелде Өйгә кереп, бер литрлы банкага н салынган сөтне мичтән яңа чыккан ипи Кыерчыгы белән ашап куйды. * Ул арада аны эзләп дусты Фаяз килеп керде — Сине алырга килдем. Эш .бар,— диде ул коры гына Әнисе күр * мәгән арада, Рәхимҗанга күз кысып, елмаерга да өлгерде, һәм ул дә түгел,— ашыгыйк, соңга калырга ярамас, малай,—дип өстәп тә күйды Дустының тапкырлыгына тагы бер кат сокланып куйды Рәхимҗан. Чөнки аның соңгы сүзләре очраклы рәвештә туган тынлыкны юкка чыгару өчен бер хәйлә иде Юкса, Рәхимҗанның ашыкканын болай да күреп тора нч ул. Шул сүзләр тагы беразга кичеккән булса, көт тә тор, әнисе телгә киләчәк иде. «Ул ниткән эш тагы, имтиханга кайчан әзерләнерсез?> — дип аркылы төшәчәк нде Аннары инде аңлатып кара син... — Онытыла язган бит, малай —дип сөйләнә-сөйләнә Рәхимҗан Фаязга иярде. Кызлар белән урманга чәчәк җыярга менәм дип әйтеп булмый бит инде әни кешегә Урманга Җәке каенлыгына илтә торган юлдан менеп бара нде Зәйнәп белән Фаягөл. Шактый җир киткәннәр инде Ләкин Фаяз белән Рәхимҗан өчен арамыни бу —аякларын тыярлык түгел иде аларның. Үзәнлеккә җиткәч, авыл кинәт күренмәс булды Шунда кызларның үкчәләренә үк басты алар Урманга да ерак калмаган иде инде — Пиип, пи-һип,— дип тавыш бирде Фаяз,— юл бирегез, тапталасыз... — Каян килгән, каян килгән — сезгә тагы,—дип балкыды артына борылган Зәйнәп. Фаягөлнең дә челтерәп көлгән тавышы кушылды аңар. — Әә-ә-ә, сез әле шулаймыни? — дип кабынып китте Фаяз һәм мотоцикл авазы чыгарып, янәшә атлаган кызларның уртасыннан җан- фәрманга чабып үтте Бераз киткәч кенә шып тукталып, кызларга йөз белән борылды Барысына да Кызык иде Иң беренче, әлбәттә, Фаяз үзе рәхәтләнеп көлде — Каян килгән, каян килгән — сиңа тагын мотоцикл,— дип үртәде аны Зәйнәп. — Миңамы?..— дип, чынга алды Фаяз. Җитдиләнеп китте. — Сиңа булмый... Әле генә «пытырдап» безне узган калай әтәч син булдың, лабаса,— дип, бәйләнүен дәвам итте Зәйнәп. Ә Фаяз исә, торган саен, бу сөйләшүне чынга ала барды. Ул инде шаяруын да оныткан иде бугай. — Укулар гына бетсен, күрерсез әле менә... Икенче көнне үк шәһәргә чыгып китәм. Киләсе ел Сабан туена «Ява»га утырып кайтма- сам, исемем Фаяз булмасын... Кызыл «Ява»га утырган джинса чалбарлы, фирменный күлмәк кигән егет күрсәгез — ул мин булырмын... Билләһи менә, әйтте диярсез...— дип сөйләнде ул. Шул кадәр бирелеп һәм чын күңелдән сөйли ки, мөгаен, үзен шул минутта мотоциклда очып барган сыман хис итә иде ул. Урманга да җиттеләр. Фаязның үртәлүе онытылды. Ул төрле кызык хәлләр турында сөйләде. Кызлар аһың һәр сүзеннән диярлек рәхәтләнеп көлде. Кызлар көлгәч, Фаязга да рәхәт иде — атлап түгел, йөгереп йөрде ул агачлар арасыннан. Рәхимҗанның да күңеле күтәренке иде. Кардан арчылган якты аланнарга кйфеп, язгы урманның беренче чәчәкләрен эзләде алар. Алсу-зәңгәр муенсага охшаш чәчәкләр очрады. Кызлар аны, муенса итеп, түшләренә куеп карады, колак очына алка итеп элделәр. Әмма күңелләре һаман алгысынып торды, алар яңа аланнарны эзләделәр. Гел уйламаганда Зәйнәпнең инеш челтерәвен хәтерләткән ягымлы тавышы ишетелде: — Умырзая таптым, умырзая... Бер-бер артлы Зәйнәп янына йөгерешеп килделәр. Шатлыгы күңеленә сыймый иде Зәйнәпнең. Күбәләк сыман җиңелчә җилпенеп, кулларын як-якка җәйде ул. — Ашыкмагыз... өзмик,— диде. Яшьтәшләренә ниндидер зур сүз әйтергә җыена иде сыман ул, үзе сәер бер халәткә кергән. — Берәү, икәү, өчәү, дүртәү — күрегез, күр, дүрт умырзая,— дип сокланды Фаягөл.— Әйдәгез, һәркайсыбыз күңеленнән генә үзенең иң зур теләген әйтсен.. Аннан соң гына берәр чәчәк өзәргә... Зәйнәпкә дә ошады иптәш кызының тәкъдиме. — Иң-иң зур теләкне теләргә.. Иң зурысын гына,— дип күтәреп алды ул. һәркайсына хуш килде бу — барысы да кабаланды, ашыкты. Ләкин, шул ук вакытта, беренче булып өзәргә уңайсызланып, кыймый да тордылар. Унҗиденче язларының беренче умырзаясына бер-бер артлы дүрт кул үрелде. Зәйнәп өзде башта — үзалдына гына нидер пышылдаган сыман итте. Аның йөзе уйчан һәм җитди иде. Фаягөл дә үз умырзаясын сайлап кулына алды һәм, гаепле кешедәй уңайсызланып, бер иптәш кызына, бер Рәхимҗанга карап куйды. Фаяз исә һич икеләнеп тормый өзде үз чәчәген, һәм соңгы булып, узган елның көрән яфракларын аралап чыккан, әле яртылаш кына ачылырга өлгергән бердәнбер умырзаяга Рәхимҗан үрелде. Чәчәкне өзде һәм, үзе дә уйламаганда, оялудан кызарып китте ул. Әйтерсең, аның ни уйлавын, аның күңелендә ни булуын һәммәсе дә сизенә иде. Күңелендәге бердәнбер исемне умырзаяның аксыл-шәмәхә таҗларына иңдерергә теләгәндәй, озак кына текәлеп торды ул. — Безнең әби әйтә: язның беренче умырзаясын өзгәндә күңелдә булган уй чынга аша, ди. Ләкин бер шарт бар — ул сер булып калырга тиеш... Фаягөлнең кулындагы умырзаяны иркәли-сөя әйтелгән бу сүзләре аларны тагы бер тын ялгыз гына уйланырга, хыял канатында тибрәлеп торырга мәҗбүр итте. — Ә ул теләк чынга ашмаса...— дип сорады Фаяз Аның калын тавышыннан үзләре генә түгел, бетен урман сискәнеп куйгандай булды. — Ашмыймы сон?.. Аша, аша!., һичшиксез, тормышка аша,— диде Фаягөл. Күрәмсең, үз сүзләренең дөреслегенә ул иң элек үзе ышанырга, үзен ышандырырга тели иде. — Алэй булгач, ике айдан абзагыз әллүр. калада булачак,— дип. ф түземсезләнеп кычкырып жибәрде Фаяз. Ике кулын кесәсенә тыгып, _ шәһәр урамыннан үткән жилле егетләргә охшарга тырышып, бер-ике < атлап та күрсәтте. , ь — Ярамый, әйтергә ярамый. — дип, кисәтергә ашыкты аны Фаягөл, s Булдыра алса, шул минутта ике куллап Фаязның авызын каплар иде * ул. Әйтелгән теләкләрнең сер булып калуын ул башкаларга караганда т да нигәдер тырышыбрак яклый иде. — Ә минем секрет юк... Калага дигәч, калага, нигә яшерергә аны. “ Үч итеп китәм, «кырга тирес чыгарырсың» дигән укытучыларга үч итеп китәм. Тиресне үзләре чыгарсын, миңа ни...— абыйларым минем * рабочий класс,—дип. үзе сөйләгәннән үзе тәм табып сөйләде Фаяз, бар ® тавышына яңгыратты туган як урманын Аланнан-аланга күчеп озак йөрде алар урманда Әмма бер чәчәк тә очратмадылар башка. Шулай да чиста көзгене хәтерләткән урман күлдәвекләреннән көнозын шат һәм бәхетле йөзләр карады. Көмеш ? сыман чиста кар суларында бер түгел, икешәр кояш балкыды Авыл- ° га кайтышлый Чегән чишмәсе янында тукталып кулларындагы дүрт ® умырзаяны язгы ташуга агыздылар. Умырзаялар күздән югалды, ун- < жиденче язда туган уй-теләк һәм хыял-омтылышлар сер булып күңел- н ләрендә калды. . 6 Унынчы классны тәмамлаучыларның чыгарылыш кичәсе быел Сабан туе белән бер көнгә туры килде Мәйдан буласы урынны — Бакырчы чишмәсе тугаен — балачага гына түгел, авылны сагынып кайткан кунаклар да әллә ничә кат урап узган иде инде. Су буеның бу төбәге берәүләрне якынлашып килгән бәйрәмнәре белән мавыктырса, икенчеләр анда үзләренең яшьлеген һәм тәүге мәхәббәт эзләрен барлап йөри. Авыл читеннән аккан инешнең дугайланып, бормаланып килгән уры нында ул тугай Язгы сулар китеп, ташулар тынгач та анда яшел чирәм һәм бәбкә үләннәре күкрәп чыга Җәйнең жәй буена үзенең шул сусыл яшел төсен югалтмый тугай. Айлар буе яңгыр яумыйча, бөтен тирә-якны киптереп, саргайтып бетергәндә дә мондагы яшел чирәм рәхәт бер салкынлык бөркеп тора Тугайлыкның тауга житен, ургә менә алмыйча туктап калган урынында чишмәлек бар — шуны Бакыр чы чишмәсе диләр Нурлы Аланда. Бакырчы чишмәсе, авылдагы исәпсез-хисапсыз башка чишмәләрдән аермалы буларак, тау битеннән агып чыкмый, ә жир астыннан кайнап күтәрелә Күбекләнеп, сары ком бөртекләрен берөзлексез биетеп, дистәләгән нәни фонтанчыклар булып бәрә аның суы. Ләкин моны якыннан, чишмәнең читенә килеп караганда гына күрергә мөмкин Югарылан, тау башыннан исә. ул әкиятләрдә генә очрый торган гылсымлы көзгене хәтерләтә Дию пәриен эзләп тулпар атта очкан Таң батыр әле генә кулыннан төшергән диярсең — күзләрне чагылдырып куя Кунак табыны сыман иркен шул көзгедән инешкә таба күпереп торган куе яшел түтәл сузылган Бөтнек түтәле булыр ул. аның уртасыннан тавыш-тынсыз гына салкын чишмә суы ага Бакырчы чиш мәсендәгедәй бөтнек башка һичкайда юк. Сабагының биек һәм куе булуы, яфракларының эрелеге һәм калынлыгы белән хәйран калдыра ул □ исе Аны Бакырчы чишмәсе тугайлыгында булган, шундагы һа- ваны күкрәк тутырып сулаган кеше генә аңлый алыр. Бөтнек чәчәк аткан мәлдә су буеннан авылга таба жил дә исеп куйса, бөтен авылга шифалы хушбуй бөркелә. Урамнарны тутырып, ачык тәрәзәләрдән өйгә кереп, күңелне, җанны иркәли аның исе. Бакырчы чишмәсен бик борынгы, диләр. Күп гасырлар элек монда килеп урнашкан ерак бабайлар ул урында бакыр чыгарып, комган, самавыр кебек тормыш кирәк-яраклары, савыт-саба ңсаган. Нурлы Алан бакырчылары ясаган комганнар бик ерак җирләрдә мәгълүм булган Зур ярминкәләрдә шикәр, тоз j генә кырыс булмасын, егет өчен иң-иң кадерле һәм үз тавыш иде бу. « Аны кызыксындырган пыяла йорт «Сыраханә» икән. Өстә кызыл = зал — өч тәңкә түләп керәсең, аста яшел зал — анда шул ук сыраны £ тәңкә ярымга аласың икән Нигә кызылында нке мәртәбә кыйммәтрәк 10 икәнен сорарга кыймады Рәхимҗан Зәйнәп аңар шәһәр яшьләре ял ф итә торган башка урыннар турында сөйләп китте. в Рәхимҗан өчен бик бәхетле көннәр нде бу Зәйнәп яныннан ул соң “ гына, урамнар буйлап йөри йөри аяклары тәмам талып беткәч кенә “ кайта иде. л — Вәт, молодой, йөреп тә күрсәтәсең үзең,— дип гаҗәпләнде бүл- * мәдәшләре. * — Юк ла, мин классташ кыз белән генә идем бит —дип аклана * аякларын бөкләп караватка менеп утырырга өлгергән Рәхимҗан * — Чибәрме соң үзе?.. » — Матур. * — Исеме ничек? — Зәйнәп. u — Безгә кайчан күрсәтәсең соң үзен? — Белмим — Күптән йөрисезме? — Күптән дип, әле безнең рәтләп йөргән дә юк. Болай, очрашабиз гына бит без. — Вәт. молодой! — дип, гаҗәпләнүен белдерә арадан берсе, кара сакал җибәргәне.— Болай гына, имеш Боланның тегеләйдән аермасы юк инде аның хәзер. — Без бит дуслар гына,—дип, утырган җиреннән аңарга таба борыла төшә Рәхимҗан, кулындагы катык шешәсен болгата-болгата — Кызлар янына баргач тик торып булмый,— днп серле елмая сакалбай— Бербер артлы барысына да чират җнҮә ул. Рәхимҗанның кәеф китә, билгеле Үзенең аңлата алмавына, ә бүлмәдәшләренең аңларга теләмәвенә кәефсезләнә ул — Без бит аның белән болай гына, дусларча, авылдашлар итеп кенә, шәһәр карап кына йөрибез — Менә сиңа мә...— днп, мәгънәле генә кеткелдәп куя икенче бүлмәдәше, аякларын күтәргән килеш караватында фильтрлы сигарет суырып ятканы — Дусларча гына очрашабыз, авылдаш итеп кенә үбешәбез, кочышуны исәпкә дә алган юк... Кальцийларның калие н так далее була инде ул. Ха ха-ха-ха Сакалбай да авызын ера, аңа да кызык булып китә. — Вәт, молодой'.. — Ярар инде, калдырыгыз берлеккә, тимәгез егеткә,— дип, өстәЛ артында проект сызып утырган дүртенчесе кушыла — Бетте, бетте „—днп килешүен белдерә сакалбай һәм кулына китап ала да актарына актарына үзалдына сөйләнгәндәй генә мыгырданып өстәп куя — Дон-Жуан булып чыктың әле син. молодой Бүлмәдә беразга тынлык урнашып ала Ләкин күпкә түгел. Калач белән зур шешәле катыкны ашап бетергәнен көтеп кенә торган диярсең, сигарет пыскытучысы тагын телгә килә: — Дөрес, молодой, яшь чакта — дәрт бар чакта, ут уйнатырга кирәк кызлар белән. Ут! — Ул тавышын күтәргәннән күтәрә барып, үз сүзләренең ялкынына үзе үк түзә алмагандай, сикереп үк торды.— Ут уйнатырга кирәк! Молодец! Түлке җебеп торма! Җебеп калсаң, йомшаклык күрсәтсәң — беттең!..— үзен тыңлыйлармы-юкмы, анысы әллә ни кызыксындырмый да иде ахыры. Карашын бер ноктага төбәп, шул юнәлешкә боҗра-божра төтен өреп, зур гыйлем ияседәй, һәр сүзенә басым ясап һәм аерым мәгънә бирергә тырышып сөйләвен белде ул.— Иң әһәмиятлесе — тезгенне үз кулыңда тотарга, тезгенне ычкындыру ярамый... Юкса, ерак китә алмассың. Уйларга вакыт, каприз күрсәтергә җай калдырмаска кирәк кызларга. Кулларың ут уйнатсын, кул кесәдә йөрү өчен түгел — монысын да киртеп куй хәтереңә. Сиңа моны мин әйтәм, молодой! Беренче көнне үк кочакларга һәм үбәргә, икенче көнне — кул күшекте дигән булып, җылы урын эзләргә. Алга таба нишләргә икәнен үзең чамаларсың — анысы иҗат эше. Хе-хе, хе-хе... Вәт тәк, молодой, минем сүздә торсаң, ак сакаллы карт булырсың. Кем дисең әле кызыңны?.. Ә:ә, Зәйнәп бит әле, Зәйнәп... Онытма, минем киңәшне тотсаң, син аның артыннан түгел, Зәйнәп синең арттан йөгереп йөри башлар... Акыл өйрәтүләр еш кабатланып торды аларның бүлмәсендә. Яшәргә, студент һәм егет булырга өйрәттеләр. «Юкса,— диделәр, сызым өстәленә күрсәтеп,— әнә шунда утырып биш ел гомерең узып киткәнне сизми дә калырсың». Аларның һәр әйткәне күңелдән, хәтердән китми азаплый иде. Әллә дөрескә чыга инде болар әйткән, дип, Рәхимҗанның вакыт-вакыт икеләнеп калган чаклары да булгалады. Зәйнәп көннән-көн үзгәрә, егеткә һаман да югарыданрак торып карый төсле иде. Ләкин Рәхимҗан шиккә төренгән, андый ямьсез уйларын тизрәк куарга керешә, Зәйнәп хакында шулай уйларга җөрьәт итүе өчен үз-үзен тиргәп, битәрләп ташлый. Зәйнәп бит бер генә, ул башкалар төсле түгел. Зәйнәп булмаса, ул бу шәһәрдә бөтенләй яши дә алмаган булыр иде. Алай гынамы икән, дөньяда яшәүнең яме дә булмас иде кебек Зәйнәпсез. Ярый әле Зәйнәп бар бу якты һәм искиткеч матур дөньяда! Әнә, бүген дә таш урамнар буйлап, светофор утына туктап калган тиз йөрешле машиналарны узып университет ягына кем йөгерә дисез? Ул — Рәхимҗан! Бу сәгатьтә дөп-дөп итеп кем йөрәге тибә дисез? Аныкы — Рәхимҗанныкы! Кулына чәчәк тотып, кая йөгерә, кая ашыга икән бу егет дисезме? Зәйнәп янына!.. Аны бу шәһәрдә, юк-юк, бу шәһәрдә генә түгел, бөтен җир йөзендә иң-иң, иң-иң... булган, гүзәл кыз Зәйнәп көтә. Дөрес, чәчәк кибетендә розаларга чират торып, егет беразга кичекте кичегүен. Шулай да зыян юк, аның кулындагы чәчәкләрне күргәч, куанычыннан ни дияргә дә белмәс Зәйнәп. Чөнки ул аңарга иң-иң матур чәчәкләрне алып килә... Әнә сәгатенә карый-карый басып торган кыз кемне көтә дисез? Аны — Рәхимҗанны! Озаграк көттерде бугай шул... Шундый сылу кызны болай көттерергә ярыймыни инде... Кулындагы чәчәкләрен аркасына яшереп, кызга якынлашты ул. Чәчәкләрне сузып, көтмәгәндә-уйламаганда шатландырасы килә аның Зәйнәпне. Шунда әллә каян гына күкрәгенә язгы ташу кебек ярсу бер дәрт килеп керде. Дулкын булып үз канатларына суырып алды әлеге дәрт, очындырып, тибрәндереп куйды, һәм бөтенләй үзе дә уйламаган җирдән күңеленә җыр килде. Күңеленә килгән шатлык шундук телен тибрәндерде: Бакчадагы гөлләремнең Тамырлары бер генә шул, Зәйнәбем • Ал Зәйнәбем, гөл... Ялт-йолт тирә ягына караный алган кыз егетнен бу кыланышыннан светофор утыдай кызарып чыкты. — Тукта!..—диде ул, «Зәйнәбем...» дип әйтергә җыенган авызны иске бияләй белән каплагандай, нык ачуланып — Шул җыр гына җитмәгән... Син нәрсә, бабаң бригада җыелышына килгәндәй соңарып йөрисең?.. Әйе, Зәйнәп тавышы иде бу. Егетнең муенына чүмеч тутырып сал- * кын су койдылар диярсең! Аңыша алмый торды ул бер тын, кадакка $ эләгеп тишелгән туп хәлендә калды — күңелгә килгән дәрт һәм моң- 2 ның тамчысы да калмады, күз алдында бушый барды ул. Колагы чың- S лап торды, әйтерсең, тишелгән тупның һавасы шулай сызгырып чыга =* Соңга калуы да хак, җыры да урынсызрактыр. Тик бер нәрсәгә күңеле = кителде аның: нигә «бригада җыелыш»ын һәм аның бабасын шулай 2 искә алды соң әле кыз? Аның бабасымы соңга калып йөри торган ке- £j ше?.. Колагы ишетсә дә, күңеле ышанмады Рәхимҗанның, Зәйнәп алан J димәс! Юк, алай димәс Зәйнәп! Дисә дә, аңлашылмаучанлык кына бу. ♦ Бәлки, шаяруы гына булгандыр әле... Елмаерга тырышты егет һәм ар- х касына яшерелгән чәчәкләрен чыгарып кызга сузды — Зәйнәп, бу чәчәкләр сиңа... Көттерә төшеп кенә чәчәкләрне кулына алды кыө. Егет өчен исә » әлеге көттерү чиксезлек сыман озын һәм озак тоелды. Әллә ниләр * уйлый башлаган иде инде, ярый әле бары да яхшы булып бетте. Роза- п ларның үзеннән дә алсурак булып янган иреннәренә чәчәк бәйләмен * китерде. Иреннәре генә түгел, аның күзләре дә кинәт нур чәчеп балкыр, s яктырып китәрләр төсле тоелды. н — Ә нигә дүртәү? Бу сүзләрне ишеткәч, Рәхимҗан берни аңламады, киресенчә, га- ~ җәпләнде, бөтенләй коелып төште. Дүрт чәчәк аз буламы нкәннн?.. а. Белгән булса, күбрәк алыр иде Ни дип җавап бирергә дә белмәде ул. Зәйнәпкә исә егетнең уңайсызланып, шулай чарасыз калып торуы кызык тоелды, урнашып алган тынлыкны ул бик теләп һәм махсус суза төште. — Беләсең килсә,— диде ул,— кызларга я өч, я биш чәчәк бүләк итәләр. Чәчәк һәрчак так санда булырга тиеш — Ә-ә-ә,— дип, баш какты егет Аның башка чарасы юк иде һәм хәтеренә төшерде, чәчәк кибетендәге сатучы да өч чәчәк төрен биргән иде. Дүртенчесен, әнә теге ап-агын, ул бит үзе яңадан сайлап алды. Зәйнәпкә шунысы аеруча охшар, дип өстәгән иде ул аны Менә ничек икән / — Шулай да рәхмәт, мин розаларны яратам,—дип, кыз тагын Чәчәкләрне янып торган иреннәренә тидереп алды — Тик менә дүртәү булгач, тотып йөрү генә уңайсыз булыр инде. Мә, монысы сиңа булсын,—дня-дия теге ак розаны җәһәт кенә егетнең үзенә тоттырды Алар шулай, кулларына чәчәк тоткан килеш, тын-матур урамнар буйлап янәшә атлап киттеләр, тора-бара кулга кул үрелде, җитәкләштеләр. Як-якта зәңгәр таң булып неон утлар кабынды Алар атлыйсы юлга алтынсары юкә яфраклары коелды Табигать алтын сары бишектә тибрәнә иде Зәйнәп, гадәтенчә, урамнар, истәлекле йортлар белән та ныштырып барды, шундый зур һәм борынгы шәһәрдә яшәүнең рәхәт лекләренә сокланып сөйләде. Рәхимҗан әле һаман үзен борчыган сорауга җавап таба алмый интегә иде нигә якын кешеңә бүләккә өч чәчәк ярарга тиеш тә, ә дүрт чәчәк ярамаска тиеш? Кем уйлап чыгарган моны, чәчәкләр нигә дип так санда гына булырга тиешле? Табигать бит һәр очракта пропорцияне, парлы булганны ярата Кеше дә үзенә тиң пары булганда гына бәхетле, һәммә тереклек тә Ә нигә чәчәкләргә ярамый парлы булу? Күпме генә баш ватмасын, күңелен юатырлык җавап барыбер табылмады. Зәйнәптән сорарга уңайсызланды... Шәһәр кешеләре эшсезлектән уйлап чыгарган бер нәрсәдер әле, дип нәтижә ясаудан башка чарасы юк иде аның. Авыл кешесенең чәчәкне санап җыйганын кемнең күргәне бар? Болын чәчәкләренең иң матурларын бер бәйләм итеп туплыйлар да, җан теләгән кешеңә бүләк итәләр. Урман һәм болын чәчәкләрен берәүнең дә, тукта, ничәү икән монда, дип санап маташканы юктыр. Шулай да матур иде, серле иде көзге бу кич. Шуңадыр, алар вакытның ничек узганын да сизмәделәр, гадәттәгедән озаграк йөрделәр бу кичне Зәйнәпнең апалары янына җиткәч тә әле берничә кат йорт тирәсен әйләнеп чыктылар. Урамнар буйлап шулай икәүдән-икәү генә җитәкләшеп йөрү Зәйнәпкә дә ошый иде бугай. Ишек төбенә җиткәч тә ашыкмады алар, озак кына бер-беренә карашып тордылар Бер сә- бәпсезгә дә шаярасы килеп торды Зәйнәпнең, ул берөзлексез чаяланып көлде, күзләрен зур ачып егеткә карап торды, алсу иреннәрен бүлтәйтеп елмайды, иреннәрен тешли-тешли елмайды. Аның бит алмалары алсуланганнан алсулана барды, көлгән чакта ирен читләре тартышып- тартышып алды. Рәхимҗан бәхетле иде шул мизгелдә, ишеккә сөялеп торган Зәйнәпнең күзләрендә чагылып уйнаган ай нурларына карап сокланды. — Зәйнәп...— диде ул, кайнар сулышын тыярга тырышып. Кыз, үзе дә белешмичә, аңарга тартылып куйды, шомырт кара күзләр дугайланып килгән озын керфекләр артында качыш уйнап алды. — Әйе, Рәхимҗан... Без монда икәү генә... Мондый ягымлы тавыш бары тик Зәйнәптә генә. Егет берни . дәшә алмый торды, ни дияргә дә белмәде. Кызның толым булып сузылган чәчләреннән, бит очларыннан сыйпап аласы килде аның шунда, ләкин үпкәләтүдән курыкты — тыелып калды. Инде ничәнче кат күзе Зәйнәпнең яңа бөредән чыккан яфрак сыман чагылып-чагылып алган иреннәренә төште. Бөтен җаны-тәне белән кызга табан омтылды егет Әмма шундук үзендә көч тапты, бүлмәдәш егетләр коткысына бирелү булып чыкмасын дип, бөтен ашкынуларын тыярлык өстәмә көч тапты. — Әү, Рәхимҗан — дип кабатлады кыз, башын ия төшеп. Ирек- сездән кулларын егеткә таба сузды. *Алар кайнар иде, шундук өтеп алдылар. — Синнән бер нәрсә сорыйсым килә иде... — Я, сора, без монда икәү генә — син дә мин генә.— Зәйнәп үз сүзләре белән, аны гына түгел, үзен дә иркәләгән сыман, күзләрен ярым йома төшеп пышылдый иде,— Без икәү генә, Рәхимҗан, син дә мин генә. — Тик бер шарт белән, дөрес җавап бир, ярыймы, Зәйнәп. — Я, Рәхимҗан,— дип, сузып, ягымлы пышылдавында булды кыз,— ул нинди сорау тагы, я, әйт... әйт инде... — Дөресен генә әйтерсең... әйтергә ярамаса, бөтенләй эндәшмәссең, ярыймы, Зәйнәп... — Мин ялганлый белмим, Рәхимҗан. Соравыңны әйт. — Урманга умырзаяга менгән көнне хәтерлисеңме? — Шуннан...— кызның тавышы кинәт кырыслана төште, үзгәреп китте. Мондый сорауны көтмәгән иде ахрысы ул. — Син дүрт умырзая тапкан идең. . Дүртебезгә дүрт чәчәк өзеп, без иң зур теләкләребезне юрарга сүз куешкан идек, хәтерлисеңме? — Хәтерләмәскә... хәтерлим. — Сер булмаса, әйт әле, Зәйнәп, язның беренче умырзаясын өзгәндә, син нинди теләк теләгән идең? — Сер дип, нәрсәсе сер булсын инде аның хәзер, иң зур теләгем чынга ашты ич инде — укырга кердем.— Ул канәгатьлек белән елмая төште әлеге сүзләрен әйткәндә. Күпме генә якты булмасын, сизелер- сизелмәс кенә салкынлык та бар иде кебек ул елмаюда. Шунда югары катларнын берсеннән Зәйнәпне чакырган тавыш ишетелде. — Хуш...— диде кыз һәм егеткә артык берни әйтми, капылт кына борылды да баскычтан менеп йөгерде Кулындагы ялгыз ак розаны ни эшләтергә белми бөтерә-бөтерә, Рәхимҗан урыныннан кузгала алмый торды. Зәйнәп кире борылыр, я булмаса этажлар арасындагы ачык тәрәзәләрнең берәрсеннән башын тыгып нидер әйтер, кул болгар дип көтте ул. Кызның аяк тавышлары < тынган иде инде. Салмак адымнар белән трамвай тукталышына табан £ юнәлде Рәхимҗан 8 й Студент тормышына ияләшә алмый газапланды ул. Нурлы Аланны 10 сагынды Күңеленә үз һәм якын булган авылдашларын, су буйларын. ♦ тугайларны, басу һәм урманнарны юксынды Нурлы Алан чишмәләре- я йен челтерәве, арандагы тайлар кешнәве төшләренә кереп йөдәтә иде 2 Зәйнәпне дә шул чишмәләр, шул табигать кочагында итеп күз алдына 5 китерде ул. Хыялында йөрткән, аны берөзлексез үзенә тартып торган Зәйнәп әле хәзер дә Нурлы Аланның су буенда яисә урман аланнарын * да йөридер, аның тизрәк кайтуын көтәдер сыман тоела иде аңарга, о Нурлы Алан урманындагы беренче умырзаяны сагынды ул һаман... * Көннәрдән бер көнне институт каршында һич уйламаганда ул Фая у гөл белән очрашты Бит алмаларына хәтле көлеп торган, һәр с\зе, ки- леш-кнлбәтеннән үк ягымлылык бөркелеп торган авылдашы Фаягөл < иде бу — Бәй, Рәхимҗан, син түгелме? . Ашыгып баруым иде, к\рмн кала I язганмын,— дип гаҗәпләнгән булды кыз Ә үзе инде ничә көннәр аны очрату уе белән йөри иде — Фаягөл Син дә мондамыни, Фаягөл? — Әйе, «Спартакжа урнаштым. Кичләрен хәзерлек курсларына йөрим. Бер балл аркасында калдым — Авылны сагынмыйсыңмы? — Сагынудан ии файда Яшьтәшләрең таралып беткәч Бу очрашуга алар икесе дә шат бугай Авыл хәлләрен сораштылар, классташлары турында сөйләштеләр. Фаягөл әле бу ялда гына авыл да булып килгән икән, шуңа күбрәк ул сөйләде һәм шулай гәпләшеп барган җирдән, кинәт нәрсәдер искә төшерел, җитдиләнеп калды ул Сынагандай Рәхимҗанга карангалый башлады — Ишеткәнсеңдер ич...—диде ул, шул карашларның берсендә туктала төшеп,— анда исерек Гнмай синең бабаңны таптаткан — Нәрсә?!.— дип кычкырып җибәрде Рәхимҗан үз-үзен белешмичә. Көтелмәгән бу хәбәрдән аның ике чигәсенә берьюлы ике яшен га шы китереп суккандай булды.— Кемне, минем бабайнымы’ — Бәй. беләсең дип уйлаган идем бит мин. әйтмәгән булыр идем Ул тикле борчылма, ул бит исән, район больницасына илткәннәр аны — Акланырга теләгәндәй кабаланып, үз үзен битәрләп сөйләде Фаягөл. Авыр хәбәрне шулай капылт кына әйтеп ташлыйлармы инде, их мин— юләр, дип тирги сыман иде ул үзен Рәхимҗан кискен бер нәтиҗәгә килеп, Фаягөл белән саубуллашырга ашыкты Хәтта кызның «Рәхимҗан, туктале » — дип әйтергә теләгән сүзен дә тынлап бетермәде Тулай торакка кайтып өстен башын алыштыргач та тизрәк чыгып китәргә ашыкты Түр почмактагы өстәлгә сснә-сснә сызым сызып утырган бүлмәдәшенең үз эше эш иде, аңарга игътибар да итмәде Әмма караватта кырын яткан сакалбай сүзсез каламы соң! Егетнең болай ашыгуы сәер тоелды аңарга. — Син кая, молодой, болай ашыгасың, сүгәнең янынамы? — диде ул мыскыл итәргә азапланып. — Өйгә,— диде Рәхимжан коры гына. — Инде өй дә юнәттең, димәк, урамда йөрүдән туйдың, димәк... Менә ичмасам бу аңлашыла миңа!.. — Бабай авырып киткән, үлем хәлендә,— дип аңлатырга тырышты Рәхимжан. ‘ — Булса... Карт кеше үлми нишләсен тагы...— дип хихылдады сакалбай. — Машина бәрдергән, больницада, хәлен белергә кирәк,—дип һа ман аңа төшендерергә омтылды Рәхимжан. — Димәк, капут, бабай капут!.. Машина бәргәч исән калу юк! Ничу кайтып йөрергә. — Син нәрсә? — Рәхимжанның йөзенә кан йөгерде, караватта акыл сатып яткан сакалбайга ачулы күзләрен текәде.— Син нәрсә! — Мин шул көе, элеккечә. Ә син чашкансың! Кем инде бабай күмеп йөри. Син хәзер студент, ташла шул мужиклыгыңны. Рәхимжан, ни әйтергә белми, бер мәл аптырап карап торды аңарга — Йөрмә кеше көлдереп, авылны онытырга вакыт. Йөрмә бишмәт сыман! — дип акыл сатты сакалбай аның саен һәм караватыннан сикереп үк торды. Рәхимжанның түземе беткән иде, ул, чыгырдан чыгып, юлына аркылы баскан сакалбайга бар ачуы белән селтәнде. Ияк астына кундырды һәм, «синең урының шунда» дигән сыман, аны караватына кире аударып, ишеккә юнәлде... ...Больницага аны икенче көнне генә керттеләр. Авылдан әтисе дә килгән иде. Өч ир-ат, бер урынлы жыйнак палатада калып, байтак кына үзара карашып, хәл белешеп утырдылар. Картның хәле чынлап та бик җитди иде. Авыртуын күпме генә яшерергә тырышмасын, улы белән оныгы барын күреп, тоеп утырдылар. Аның хәлсез иреннәре чак кына ачыла, күзләреннән нур качкан иде инде. Шуңа ата белән бала, сүз берләшёп кергәндәй, артык борчымадылар картны. Әледән-әле ул үзе генә эндәшеп куя иде. — Кайттыңмы, удым,— диде Рәхимҗанны әле яңа гына таный төшеп. — Кайттым, бабакай,— дип җавап кайтарды егет, күңелендәге авыр тойгыларын бабасына сиздермәскә тырышып. — Әйбәт иткәнең, улым... Бөтенләйгәме инде?..— диде дә, җавап биргәнне дә көтмәстән, иркен сулыш алды. Андый нәтиҗә ясарга, югыйсә, һичнинди нигез юк иде кебек. Күрәмсең, күңелендә йөрткән шундый теләге булган, дип уйлады Рәхимжан. Ул, бабасының күз карашын тотып, «әйе» дигәнне аңлатып ым какты. Күңелендә йөрсә дә, бөтенләйгә кайту турындагы уйның әле башына килеп тә караганы булмады югыйсә. Әтисе дә, ул да дәшмәделәр. Карт күзләрен йомып хәл ала иде бугай, бераздан яңадан телгә килде: — Судлашып йөрмәгез, улым! Гимай белән дим... Балалары жәл... — Борчылма, әти! Ул турыда уйлама, анысы качмас,— дип җавап кайтарды Рәхимжанның әтисе. Егеткә исә аның җавабы ошамады — ачык итеп, бабасының күңеле булырлык итеп килешергә дә мөмкин иде ич. Палатада тагы авыр тынлык урнашты. Кайдадыр, бүлмәнең бер почмагында, ялгыз чебен безелдәгән аваз гына ишетелеп торды. Җан ны газаплый торган тынлык иде бу Тетрәндергеч тынлык! Күкне томалап алган болытлар арасыннан сирпелеп киткән нурлар сыман, картның күзләре янә ачылып алды. Рәхимҗан барын күреп, аклап утырды, авырая барган керфекләрен күтәрү торган саен кыенрак, га заллырак иде бабасына. Кургашыңдай авыр иде инде аның керфек- ф ләре. — Зиратның түбән башына күмәрсез,— диде ул. Аннары өстәп < куйды: — Су буеннан чишмә тавышы, атларымның су эчкәндә пош 5 кыруы ишетелеп торыр... «Юк, Бабакай, әле үлмисен, әле синең яшисен бар. Нурлы Аланга ? син шундый кирәкле бит әле. Бабакай»,— дип кычкырасы килде Рә- Е химҗанның. Бөтен дөньяга оран салырга әзер иде ул. Тик аның сүзлә- ? реннән бабасына җиңел булса икән... Палатаның кайсыдыр ерак бер почмагында һаман теге чебен бе- . зелдәде. Ялгыз чебен. Пәрәвез җепләренә эләгеп буталган, чарасыз * калып язмышы хәл ителгән чебен идеме ул? Ж.анны өшеткеч бер үк ® аваз чыгарып, һаман безелдәде дә безелдәде бичара. Башка бернинди = аваз ишетелмәде, әйтерсең лә бу мизгелдә бөтен дөнья сулыш алырга * да куркып тынып калган иде... Ә чебен тагы бер талкыр, ычкынырга у теләгәндәй, нык кына безелдәп алды да тынды Башка безелдәмәде ? Әтисенең муен уртасында зур бер төер калкып чыкканын һәм шул * төернең торган саен зуррак тизлек белән бер аска төшеп, бер өскә г күтәрелеп сикергәли башлавын, тыпырчынуын аермачык күреп утырды * Рәхимҗан. Көпә-көндез палата тәрәзәсендә кинәт кояш сүнде Алар утырган • җыйнак палатаны караңгылык урап алды. Шул караңгылыкны тара = тырга, дөньяны яңадан яктыртырга теләгәндәй, ата белән улның ку < - ләре берьюлы ике пар нәни кояш булып кабынды шикелле Чыклы нурлар аркылыга да буйга да йөгерә-йөгерә айкап гизделәр караңгы бүлмәне. Бер стенадан икенче стенага, идәннән түшәмгә, түшәмнән идәнгә күчеп яктыртты алар. Гөлт-гөлт балкып алып, ндәнгә тамды яктылык, борыннарын, иякләрен яндырып узды аларның Ләкин дөнья элеккечә яктырмады, тирә-як кояш тотылган көнне хәтерләтә иде 9 Бабасының җидесен уздыргач, ул үзенең авылда калырга җыенуын, бөтенләйгә калырга ниятләвен белдерде Ата-ана Рәхимҗанның сүзләрен башта чынга алмады. Болай гына әйтүедер, бабасын бик үз итә иде, нык кайгырды, арыгандыр, дип кенә уйладылар Кайткан көе та гы бер-нке көн ял итсен дә, аннан озатырбыз, диештеләр — Китмим дигәч, китмим,—дип өзеп куйды ул, тагы берничә көн нән, әнисенең үгетләвенә җавап итеп. — Тилермә, улым, акылыңа кил,—диде ана.—Шундый институтка кергәч ташлап китәләр ди мени... — Авылда мең кабат яхшырак. Барыбер миннән җүнле инженер да чыкмас,— дип әнисен тынычландырырга тырышты егет Көзге каршында кырынып торган җирдән тукталып, сөйләшүгә әти се кушылды — Сине кеше булсын, диләр Югары белемсез нн эшләргә, кая ба рырга уйлыйсың? — Авылда эш бетмәгәндер әле. Хәзергә бабайның атларын карар мын — Тилебәрән орлыгы ашамаган диген аны Сине үгетләгән мин юләр,— дип кул селтәде дә, кырынуын дәвам итте әти кеше — Улым, акылыңа кил, кешедән оят Күрше күлән нәрсә уйлар Институтыннан куып кайтарганнар икән, дип чыгарырлар. Акылына кил,— дип, үгетләүдән туктамады әнисе. — Димәсләр, әни. борчылма. Авылда да менә дигән итеп яшәүчеләр аз түгел ич,— диде ул тагын бер мәртәбә әнисен юатып. Алай да булмагач, иң өстенә курткасын салып ишеккә юнәлде.— Председатель янына барам, борчылма да, үгетләмә дә, әни, хәл ителгән! — Кемнәрнең күзе тигәндер инде, бала, бала...—дип калды ана. — Акылына килер,— дип, кырт өзде ата. һәм икәүдән-икәү генә өстәл артына утырып чәй эчтеләр. Авыз ачып бер-беренә ләм-мим сүз әйтмәделәр башка. Председатель колхоз идарәсеннән аның каршына үзе килеп чыкты. Егет, исәнләшеп, сүзне нидән башларга белми тора иде. Биреләчәк сорауны сүзсез аңлагандай, председатель үзе сорап куйды: — Нәрсә, калага барырга машина белешмәкче идеңме? Бүгенгә жук! Иртәгесен баралар, утыртырлар. Колхоз җитәкчесе, гадәтенчә, ашыга иде ахры. Ул инде китеп барганда Рәхимҗан янә аның каршына чыгып басты. — Мирзанур абый, мин бит сезгә киңәш сорап төшкән идем. — Жә, нәрсә бар, нинди киңәш тагы? — Сездән бер-бер эш сорарга дип төшкән идем. — Нинди эш ул? — Председатель аңышмады. — Колхоз эше... — Нәрсә, кудылармы әллә? — Председатель гаҗәпкә калды. — Үзем бармаска булдым. — Кешегә әйтеп адәм ышанмасны сөйләп торма, энекәш, шаярышып торырга вакытым җук,—дип, кул селтәде председатель.—Мин сер саклый беләм. җә, тиз генә әйт тә нәрсә өчен куганнарын. . Аннан ары киңәш итешербез. — Ипидер, Мирзанур абый, кумадылар. Үземнең барасым килми. — Кая кергән идең әле? Бөтен авыл югары белем дип котырган, сезне белеп тә бетермәссең... — Авиационныйга. — Охо! Ошамый дисең инде алайса,— сынагандай карап алды ул Рәхимҗанга,— ошамый дисең... Әйдә, утыр машинага. Төзүчеләр янына ашыгам, юлда киңәшербез. Председатель үзе руль артына утырды, һәм кузгалып та киттеләр. Машинаны ул Рәхимҗан белә-белгәннән үзе йөртә торган иде. Өлкән яшьләрдә булуына да карамастан, председательнең җитезлегенә сокланып барды егет. — Син миңа үпкәләмә, җегет,— дип сүз башлады ул.— Бу — заманнан артта калган абзый икән, дип уйлый күрмә. Югары белемнең кирәген мин үзем дә яхшы беләм. Сиңа да ташларга киңәш итмим. Тик мине икенче нәрсә борчый — югары белем алган кеше авылга кайтудан курка, эшләмәскә өйрәнә, җирдән бизә. Рәхимҗан ни дияргә дә белмәде. Беразга тынлык урнашып торды, һәм аннары председатель тагы сүз кузгатты. — Көн чабасың, төн чабасың,— диде ул, егетне үз иткәнен аңлатырга теләгәндәй.— Кырыкмаса кырык эш башланган килеш ята. Кемне кая куярга белгән җук, кеше җитми, энекәш, кеше... Мәктәпне елның елына кырык-илле кеше тәмамлый килә, күз ачып йомарга өлгермисең, ком астына киткән су кебек юкка чыгалар. Кая китәләр шул тикле, башыма сыйдыра алмыйм... Ун елга биш йөз, егерме елга бер мең чамасы дигән сүз бит... Шуларның хет яртысы, чиреге калса икән. Кая китәләр, кая шулай кабалана-кабалана авылдан качалар, чуртым белсен... Ә югыйсә һәммәсе авылын сагынып яши. Киткәненә үкенә күбесе, кире әйләнеп кайту уе белән яши. Тик кайта гына алмый... Менә шундый хәлләр, энекәш Рәхимҗан ничек утырган булса, шул урыныннан кымшанмый тик тыңлап барды. Председательгә ияреп нидер әйтергә, яисә аның сүзләренә каршы төшәргә ул үзен хокуксыз сыман тойды. Сүзеннән туктагач, син мондамы соң дигәндәй, председатель аңа ф күз чите белән генә карап алды. Газны киметә төште Тамак кырып к алды һәм түзмәде, тагын дәште < — Кем малае дидең әле? Айтуганов бит . Бабаңны күмәргә кайт- - кан җирдәнме? « Рәхимҗан баш какты Председатель, үзалдына сөйләшкәндәй, ак- м рын гына дәвам итте: — Шәп карт иде... Әле җир җимертеп эшләп йөри иде... Биш-алты “ кешегә алыштыргысыз иде... Әнә бит ничек килеп чыкты Бер исерек- й баш аркасында... Эчмим, дип, кат-кат антлар иткәч, гаиләсе хакына дип кенә утырткан идек рульгә... Кем уйлаган аны Алыштыргысыз кеше иде Төхфәт бабай... Фермаларның аргы башына җиткәч, ул кинәт тормозга басты Ма- х шинадан чыккач, кулларын болгый-болгый, ниндидер таныш булмаган кешеләр белән сөйләште Туң җир актарган экскаватор гөрелтесеннән, £ бетон плиталар бушатучы кранлы машина тавышыннан, аларның нәр- s сә турында шулай кызып бәхәсләшүен аңларлык түгел иде Предсе- * датель, актарып ташланган котлованны әйләнеп килгәч, тегеләргә та- ® гы ниләрдер әйтте, кисәтүгә охшаш ишарәләр ясады Рульгә утырып s кузгалып киткәч, янә үзалдына сукранып алды * — Авылның менә дигән җегетләре таралып бетә, чит җирләрдә каң- * гырап йөри. Ә монда әнә шундый, миннән киткәнче, иясенә җиткәнче, х дип йөрүчеләр белән эшләргә кала. СМУныкылар, фермага азык кух- * нясы төзеп маташу Узып барышлый, төзелеш эшләре тәмамланып килгән ике этажлы культура сарае янында тукталып алдылар Кире кергәндә председательнең кәефе бу юлы бермә-бер шәбрәк күренә иде Канатланган сыман җил җил атлап килүеннән ук сизгән иде моны Рәхимҗан Ялгышмаган булып чыкты. — Молодцы, күңелдәгечә була монысы. Шәп җегетләр! — дип мактады председатель клуб идәненә паркет җәючеләрне — Әйтәм бит, авыл кешесе үземә була дип эшли шул ул. Эш башка — сыйфат башка Шунда гына янәшәсендә Рәхимҗан утырып йөргәнне, аның йомыш белән килгәнлеген исенә төшерде — Исемеңне ни атлы дидең әле? — Рәхимҗан. — Ә-ә, синмени инде ул Рәхимҗан? — Нигә алай дисез. Мирзанур абый? — Болай гына... Узган кыш, көрткә бата-чума чишмәдән су ташый, дип сөйләгәннәр иде. Мәзәк итеп... Синме инде ул? — Әйе! Нигә, начармыни? — Начар димим, чишмә суына җиткәне юк — һәм ул шунда, сүз башын искә төшерепме, сорап куйды — Ашыкмыйсыңдыр ич? — Кая ашыгыйм — Хәзер, чаптырып кына ремонт мастерскоена барып килик тә, аннан иркенләп киңәшербез Ул арада машина, тимер койма белән уратып алынган зур ишегалдына кереп, трактор һәм чәчкечләр тирәсендә уралган кешеләр янына килеп туктады. Кара мазутка буялган дәү һәм таза ир-атлар белән кызып кызып ниләрдер кинәште председатель, әледән-әле, нидәндер кызык табып, дәррәү көлешеп тә алдылар. Рәхимҗан исә һаман да кабинада утыра бирде — авылдашлары янына чыкса, чнт итәрләр төсле тоела иде аңарга. Шуңарга ул аларны түгел, тимерчелек каршында торган ватык чәчкечтә аркасын кашып маташкан озын мөгезле карт кәжә тәкәсен күзәтте Көтмәгәндә, председательнең монда булуын абайламыйчарак булса кирәк, янәшәдәге тимерчелектән стакан һәм шешә тоткан ике-өч адәм шаулашып килеп чыкты. Машинаны күргәч, үзләре шундук каушап та калдылар, әмма кире чигенергә өлгермәделәр, сон иде инде. Кәжә тәкәсе, алардан шүрләп, сискәнеп, читкә сикерде. Барысы да шул якка борылдылар. Председатель дә борылган иде. ул да күреп алды. — Марш өйгә!..— дип тавышын күтәрде ул, тегеләр аны-моны уйлап өлгергәнче.— Техника тирәсендә эзегез булмасын! Гаеплеләр үзара карашып алдылар, ык-мык боргаланырга да иткәннәр иде, барып чыкмады. Сүзсез дә аңлашыла дигән сыман, буй- сынулы кыяфәттә капкага юнәлделәр. — Эш вакытында эчмәсәгез...— дип, нәфрәтләнеп тешен кысты председатель. Әллә ниләр әйтеп тузынасы, тегеләрне эттән алып эткә саласы килә югыйсә үзенең, әмма башка берни дәшмәде. Машина урыныннан кузгалгач кына, күңелен бушатырга теләп, янәшәсендәге егеткә борылды. — Уф, туйдым шул исерекбашлардан. Бер стакан эчмәс борын шайтанга әвереләләр бит, шайтанга... Эчмәгәндә ипле генә, жүнле генә кеше үзләре. Менә шундыйлар белән дә эшләргә туры килә инде, энем... Бабаң башына да шул шайтаннар җитте. Нишләргә дә белгән юк. Кайчан акыл керер безгә... Идарәгә җиткәнче башка дәшмәделәр. Машинадан төшеп, кабинетка кергәч тә сүз башлавы, ничектер, уңайсыз сыман тоелды. Урын тәкъдим иткәч, председатель үзе дә урындык алып аның янәшәсенә килеп утырды. — Мин сине җүри шулай утыртып йөрдем. Күрсен дидем... Мена шулай яшибез инде, энекәш. Хәл ителәсе нәрсәләр дә, эш тә муеннан. Хет иртәгесе көннән — кайда ошатасың, шунда тотына аласың. Техникага утырасың килсә — укытырбыз. Яңа машина бирергә тиешләр — телисең икән, синеке булыр. Вәгъдә!.. Уйлан, киңәш лт тә, әйтерсең үземә. — Мирзанур абый, мин уйлаган инде. — Я-я, нәрсә уйладың? — Бабай урынына, ат карарга... Нәрсә-нәрсә, әмма моны көтмәгән иде ахры колхоз җитәкчесе. Га җәпләндеме, әллә уйлануы идеме, ул баш артын кашыгандай итеп торды. — Атлар янына дисең инде, алайса. Күңелсез булмасмы соң, яшь кешегә. — Мин уйлаган инде, рәтен дә беләм,— дип әйтергә ашыкты Рәхимҗан, икеләнергә урын калдырмаска тырышып. — Соң, атлар булгач — атлар,— дип ризалашты председатель.— Атларга да хуҗа кирәк, алар да колхозныкы. һәм, аңлаштык дигәндәй, икесе дә канәгать булып кул бирештеләр. 10 Кыш буе атлар карады Рәхимҗан. Салкын димәде, буран димәде, иртә таңнан кичкә кадәр атлары янында булды. Ашатты, эчертте, көрәк һәм себерке тотып абзарларын чистартты, эшкә яраклы атларны озатты һәм каршы алды. Әмма кеше күзенә артык ташланмады, ипле генә уз җаена эшләп йөрүендә булды. Үз-үзен тотышын төрлечә юрадылар аның Институтыннан куганнар икән, дип тә сөйләделәр. Бабасын югалтудан айный алмый йөри, бичара, дип кызганучылар да бар иде Ул узып киткәндә, колонкага суга чыккан хатыннар пышын-пы- шын гына «Бу егеткә ни булган, ниткәнме әллә?..» — дип, бер-беренә карашып та алдылар. Нурлы Алан өчен шәһәргә бер киткән кешенең шушы яшьтә кире авылга әйләнеп кайтуы гайре табигый күренеш иде. Институт кадәр институтны үз теләге белән ташлап киткән дигән сүз берәүнең дә башына сыймады — Типсәң —тимер өзәрлек чагың, егет башың белән нигә ат абзарында кайнашасың? — дип, чын күңелдән киңәш итүчеләр дә булды. Аны аңламадылар, гомер буе ат сыртында яисә арбада йөргән шәп- шәп кешеләр дә аңламады аны. Техника тирәсендә булса — аңларлар иде, ә менә атны яратуына ышанмадылар Менә бит хикмәт*. Язын аңар, авылда беренче булып, повестка кәгазе килде Армиягә озатырга яшьтәшләре җыелды. Ял көне иде, шәһәрдән кайтучылар да байтак. Алар арасында Фаяз, Фаягөл һәм, әлбәттә инде, Зәйнәп тә бар Озату мәҗлесенә алар өчәү бергә җитәкләшеп менделәр. Табында утырганда берәүнең карашы Рәхимҗанның күзләрен, Күзләрен генә түгел, бөтен җанын, бәгырен әледән-әле көйдереп торды. Ул Зәйнәп карашы иде. Күпме генә сер бирмәскә тырышмасын, бу караш алдында үзенең көчсез булуын торган саен аңлый барды Рәхимҗан. Шәһәрдән кайткан кыз тагы да сылурак һәм тагы да сөйкемлерәк булып тоелды. Тар джинсы чалбар һәм килешле алсу кофта кызның гәүдәсендәге һәммә чигелешне үтә бер нәфислек белән ассызык- лап тора иде. Зәңгәр сөрмә салынган күзләрнең куе озын керфекләр арасыннан балкып китүен бер күрү шундук бөтен җаныңны уята Нур чәчеп торган алсу иреннәр ерактан ук утлы күмер сыман пешереп алыр кебек Бер Рәхимҗан күзләрен генә камаштырмады Зәйнәп Кызлар аны көнләшеп күзәтсә, башка егетләр дә телнме-юкмы карангалап алдылар. Тик берәү дә Зәйнәпкә соклануын башкага сиздермәде. Хәер, табын артында Фаяз да бар иде бит әле Дустын озатырга дип кала тикле каладан кайткан Фаяз гына күңелендәген яшерә алмады Дөресрәге, аның күңелендәге телендә иде һәрчак. — Ну, Зәйнәп,— диде ул, тирә-ягында егетләр һәм кызлар утыруын бөтенләй хәтереннән чыгаргандай дәртсенеп уч төпләрен уа-уа.— Ма- тай алган көнне үк үзеңне утыртып урам әйләндерәм Билләһи гәзнм днм, Зәйнәп! Аның сүзләренә игътибар итмәгәнгә сабыштылар Зәйнәп исә Фаязга табан борылып карамый булдыра алмады, назлы гына күз кысарга БЕРЕНЧЕ УМЫРЗАЯ да өлгерде. • Табындагы сый ни кадәрле генә мул булмасын, башта ишегалдына, аннан урамга, урамнан — тыкрыкка һәм су буена тартылды күңел. Рәхимҗаннар тыкрыгыннан төшкәч тә, Фазыл чишмәсе тугае башлана. Язгы ташу быел да чишмәнең улагын агызып киткән Улаксыз булса да, чишмә яны матур, тугай ямьле иде Хәер, тугай диярлек зур урын да түгел ул үзе Бакырчы чишмәсе янындагының уннан бере генә. Яшьләр шул тугайга — инешнең аргы ягындагы дугайланып килгән нәни ярымутрауга чыктылар. Бу тугайның иң зур матурлыгы — аның тынычлыгын саклагандай як-ягында калкып торган ике кызыл яр Кабаланып аккан инеш бер беренә ике игезәк сыман охшаш шул ярларга җнткәч тә кинәт тынычланып, уйчанланып кала Ике кызыл ярның нәкъ урта бер җирендә тау битеннән чишмә бәреп тора Авылдагы чишмәләрнең иң дәртлесе, иң ярсуы диләр аны. Ә ни өчен Фазыл чишмәсе дип аталуын болайрак аңлаталар Авылда беренче егет була Фазыл. Эшкә батыр, сүзгә талкыр, үзе гармунчы, үзе җырчы дигәндәй, коеп куйган табигать баласы, һәм авылның беренче чибәре булган кызга гашыйк була бу көннәрдән бер көн Кыз да егетне ошатып йөргән була Бер-берсен бик яратышалар болар, ай нурында чишмәләр челтерәп торганда мәңге-мәнге бергә булырга дип сүз дә куешалар. Ләкин бергә булырга, кавышырга язмаган күрәмсең: кызны тирә-якта дан тоткан күрше Алкин баена көчләп кияүгә бирәләр. Егет ялгыз кала — җанын кая куярга белми газаплана, бердәнберен сагына, һәр кичне бакчалары артындагы су буена төшеп бер ялгызы гына моңлана — җырлый, гармун уйный. Авылда таныш булган көйләр белән генә баса алмый башлый ул үзенең юксыну газапларын, бер-бер артлы яңа көйләр чыгарып уйный башлый. Моңарчы ишетелмәгән, яңгырамаган моңга тулы була ул көйләр. Төнге тынлыкка чумган авыл урамнарына бәреп керә, ачык тәрәзәләрдән үтеп өйләргә күчә моң. Шундый моңлы кичләрнең берсендә тау итәгенә утырып гадәтенчә моңлануы була егетнең. Башка сыймас бер могҗиза була шунда — егетнең аяк очыннан гына чишмә бәреп чыга Егет моңар хәйран кала билгеле, һәм уйнавыннан туктап, хикмәтле чишмәнең дәртле челтерәвенә колак сала, һәм шунда үзе дә белмәстән, чишмә агышына кушылып, яңа бер көй уйнап җибәрә. Егетнең уйнавыннан чишмә тагын да ярсыбрак ага башлый, чишмә ярсуына егет иярә, егет - кә— чишмә, чишмәгә — егет... Чишмә агышыдай дәртле, егет күңеле сыман ярсу яңа көй әнә шулай туа. Аны ишетеп инештәге балыклар ай нурлары белән кулга кул тотышып бии башлый, күктә бәхетле йолдызлар җемелдәшә, шундый ямьле җәйге кичтә күзләренә йокы кермәгән егетләр-кызлар урамнарга йөгерешеп чыга, бинҗырлый башлый. Нурлы аланлылар әлеге көйне отып калалар һәм «Фазыл чишмәсе» дип атыйлар Шулай итеп, бу ярсу һәм дәртләндергеч көй дөньяга яңа чишмә булып туган. Әле менә бүген дә, шул егетне искә төшергәндәй, Нурлы Алан яшьләре бергәләшеп «Фазыл чишмәсе»н җырлап алды: Өздереп нигә карадың. Ник тоттык чиләгемнән? Суларым түгел, ялкыным Түгелде йөрәгемнән.. Бу җыр аларны канатландырып җибәрде, үзләренең табигать баласы, шушы җир, шушы авылныкы икәнлекләрен искә төшерде булса кирәк. Дәртсенеп киткән авылдашлар кулга-кул тотышып гармунчы тирәсендә әйләнбәйлән уйнадылар. Җыр җырлап әйләнделәр, чират такмакка җиткәч, уртага чыгып парлашып биеделәр. Әйлән-бәйлән уены нәкъ менә шушындый яшел тугайларда, су буйларында уйнау өчен генә чыгарылган икән, аңар кушылмау мөмкин түгел. Җырлый беләсеңме-юкмы, җырчы булып китәсең. Бии беләсеңме-юкмы, әйлән-бәйлән уйнаганда үзеңне биюче итеп хис итәсең. Шулай да бу уенның да үзенә күрә осталары була. Нинди генә осталары әле! Әнә, Ахун Илфаты... Ул үзенә китереп басканны бәйгегә ашкынган аргамак сыман көтеп кенә тора Кул чабып тик торганда да бөтен җаны, бөтен кыланышлары белән үк бию көенә тибрәнә. Берәүнең аның каршысына килеп тыпырдавы була, ике ин өстенә канат чыга Илфатның: сикереп, очып, атылып чыга уртага. Тыпыртыпыр биегәндә күзләре очкынлана, авызын җыеп ала алмын. Шулай дәртсенеп биегәндә ни кыланса шул аңарга килешеп тора Инде туйганчы биеде дисең, юк, ул гына җитми, түгәрәкне тагын бер, кабат-кабат әйләнеп чыга. Өстәвенә, һәммәсе кул чаба, дәртсендерсп тора. Гармун туктагач та әле биюдән тиз генә арына алмый ул. Үзе генә булса бер хәл, парлап биегән кызны да җибәрмичә, мутланып чү- гәли-чүгәлн аның тирәсендә «Билләреңә сары каешлар булып урала- ем...» — дип такмаклап әйләнә. Башка берәү кулларына шулай ирек куйса, кызы да анын инде әллә кайчан үпкәләгән, берне чалтыратып җибәргән булыр иде. Ә Илфатка үпкәләмиләр. Аның кылануы да шулай табигый һәм ипле килеп чыга әйлән-бәйлән уйнаганда Үзенә генә түгел, башкаларга да рәхәт булып китә ул биегәннән соң. Гармунны магнитофон алыштырды. Дөньяларын онытып, тез буыннары талганчы заман ритмнарына биеделәр, һәркем үзенә бер ләззәт ф белән биеде. Рәхимҗан урта бер җирдә дулкын сыман берөзлексез я уйнап, чайкалып торган Зәйнәпне сокланып күзәтте. Тәненә сыланып 5 торган киемнәр, иңнәренә таратып салынган чәч аның биюенә өстәмә | ямь һәм сер өстәп тора. Ә югары чөелгән куллары белән ул, әйтерсең £ лә, тугайлыкка төшкән ай нурларыннан толым үрә иде 2 Кызлар һәм егетләр төркем-төркем таралышты Зәйнәп белән икәү 5 генә Фазыл чишмәсе янына килеп салкын су эчтеләр. Сусаулары ба- “ сылгач. бер-беренә су чәчрәтеп уйнадылар Зәйнәп көлә-көлә читкә £ йөгерде, Рәхимҗан аны куып тотты Сулышларына буыла-буыла көл ф деләгч шаярдылар. \лар икәүдән-икәү генә су буеннан атладылар Барыр сукмакларын. “ ныгышырга теләмичә йөгереп аккан инешне тулган ай яктыртып тор- = ды Колак төбендә чишмәләр челтерәде Бер чишмә авазын икенче чишмә күтәреп алды, аны яңалары алыштырып торды Зәйнәпләр ? тыкрыгына җиткәч кенә туктап калдылар. « — Китәсең килмидер? — дип сорады кыз. — Моңсурак шул. — диде егет, кызның кайнар кулларын учына® алып * Зәйнәп ана якынрак елышты Аяк очларына басып кына егеткә £ үрелде. Егетнең кулы кызның биленә күчте, ул аны тагы да үзенәрәк х тарта төште. Кофта күтәрелгән төштә ялангач тән белән дәртле кул = кавышты Тыгыз нечкә бил калтыранып алды Кулдан яшен ташы йөгереп узды Рәхимҗанның иреннәре янды Зәйнәп елышканнанелыша гына барды, тыгыз тәне аның кинәт йомшап китте Ул да түгел, кыз егетнең кулына авып төште. Зәйнәпнең ярым ачык күзләрендә ялтыраган тамчыларны күреп, егет каушап калды, ни дип юрарга белмәде аларны Тартылган пружинадай хәрәкәт ясап, кыз янә аңарга үрелде Рәхимҗан бу юлы аны күгәреп үк алды Зәйнәпнең йөрәк тибеше дәү- дәү ике алма булып талпынды Пар алмага ашкан йөрәк үзләрен кысып торган алсу кофтаны тарсына иде, иреккә омтылып җан тартыш ты. тыпырчынды алар. — Нишләтергә җыенасың мине. Рәхимҗан Рәхимҗан кирәкми,—диде кыз, тәмам Йомылырга өлгергән керфекләрен ачмый гына I — Бер нишләтмим, карап кына торам... — Рәхимҗан...—дип пышылдады кыз, тагы да назлырак һәм сүлпәнрәк тавыш белән.— Кирәкми, Рәхимҗан... . — Сокланып кына карыймын. Зәйнәп Кыз янә пружина сыман тартылып алды, аның йомшак, кайнар тәне янә тыгызланып калды Күзләре ачыла төште. Аларга бөтен күк йөзе — ай һәм йолдызлар’сыйган иде. Егет дәшми-нитми байтак кына карап горды аңарга, тирән итеп сулыш алырга да уңайсызланып ка рады Аннары кызны җиргә ипле генә төшерде Зәйнәп күз тирәсен сыпыргалап алды, башын артка ташлап чәч ләрен рәтләде һәм. тирән итеп сулыш алганнан сон, егеткә эндәште — Иртәгә үк китәсеңме? - Иртәгә — Иртүкме? — Әйе. иртүк... Ә су буенча инде туар көннең беренче нурлары, ак җепселләре то- смлана башлаган иде. Алар һаман иртәгесен дип сөйләштеләр F — Мине искә алырсыңмы соң. ә Рәхимҗан? — Үзе. назланырга тс- ләгәнен яшермичә, башын егетнең күкрәгемә куйды. Күзләрен тутырып аңар карады, үрелеп-үрелеп карады. — Хат алышырбыз.. Мин сиңа көн дә язармын. Әгәр теләсәң, көненә берничә хат... ишетәсеңме, Зәйнәп?.. — Ярар, ишетәм,—диде кыз. һәм берара сүзсез торгач, өстәп куйды: — Институтны ташламаган булсаң, армиягә дә алмаган булырлар иде менә. Егет дәшмәде. Кыз моны үзенчә аңлады: — Үкенәсеңдер?..— диде. — Юк,— диде Рәхимҗан.— Армиягә алмыйлар, мин үзем китам! Солдатта хезмәт итмәгән ир-ат буламы?!. — Шулаен-шулай да бит,— диде кыз. Әллә килешүе булды, әллә.. Аңламассың. Күзләрен тутырып озак кына Рәхимҗанга карап торды һәм гел уйламаганда, кинәт кенә үрелеп егетне үпте дә тыкрыкларына кереп йөгерде. Ипле генә шыгырдап капка ябылганы ишетелде бары. Хәтта тимер келә дә шалтырамады — тимер келәне кыз сак кына тотып төшерде. Ә Рәхимҗанга исә тимер келә, һичшиксез, шалтырап тешәргә тиешле иде кебек... 11 Хәрби диңгез флотында өч ел хезмәт итте ул. Зәйнәпкә, вәгъдә иткәнчә, хатлар язды. Көттереп булса да, кыздан да җавап килгәләдс баштарак. Ләкин ярты ел чамасы узгандырмы-юкмы, Зәйнәп язмас булды, туктап калды. Җанын кая куярга белми йөргән шул көннәрдә классташы Фаяздан хат алды егет. Анда түбәндәге сүзләр язылган иде «Рәхимҗан дус, сәлам! Матай алдым тәки, ;шләр ярыйсы болай. Зәйнәпне эзләп барган идем, килеп чыкмады. «Жигули»га утырып, кул болгап китеп барды. Хәзер «Жигули»га җыям. Сау бул!» Бу хатны укып бер моңайды, бер елмайды Рәхимҗан. Фаяздан икенче хат килгәнче ул аны һаман укып торды. «Зәйнәп бер хәрбигә кияүгә чыкты. Матайны саттым. «Жигули»га да җыймыйм»,— диелгән иде монысында. Күзләренә ышанмый кат-кат укыды да хатны утка салды Рәхимҗан Башына сыймады аның бу хәбәр. Фаяз ялгышкандыр, алай булмас, дип тынычландырды үз-үзен. һәм тора-бара шуңар- га үзе дә ышана башлады. Зәйнәп көтәдер, хатны болай гына язмын торгандыр сыман тоелды аңарга. Җәй башында, срогын тутырып, авылга кайтып төште ул. Нурлы Алан тагы да матурайган, яктырган. Икенче көнне үк колхоз идарәсенә төшеп, Мирзанур абыйсы янына керде. Кочагын җәеп, шатланып каршы алды председатель. — Танырлык та түгел, Рәхимҗан, синме бу,— диде, улын каршы алгандай кочаклап. . — Исәнмесез, Мирзанур абый,— дип, кул сузды егет. Ә күзе председательнең чигәсенә төште. Анда бер бөртек кара чәч тә калмаган иде инде Өч ел эчендә танымаслык булып үзгәргән, картаеп киткән. — Вәт, моряк дисәң дә моряк ичмасам! Молодец! — дип, егетнен җилкәсеннән какты председатель. — Үзегезнең хәлләр ничек, Мирзанур абый, бер көеме?.. — Анысы качмас... Җә, сөйлә, ничек хезмәт иттең, планнар ничек? — Ничек дип, әйбәт инде... Менә, эшкә тотынырга кирәк, шуны киңәшергә төштем. — Синең кебек морякларга эш табылмыймы соң... Эш җитәрлек. Укыйм дисәң, анысына да җибәрәбез. — Мин, каршы килмәсәгез, шунда, атларыч янына кайтыр идем,— диде ул, ике уйларга урын калдырмаска тырышып.— Өч ел буена тере ат күргәнем булмады, сагынылды — Каршы килеп булмас, ихтыярың,— диде председатель Бераз уйланып торды.— Анда Дада абзац эшләп йөргән була нде. Ул инде пенсиядәге кеше, сәламәтлеге дә мактарлык түгел.— һәм, нидер искә * төшереп, үзалдына елмаеп куйды.— Әле беркөн генә .карчыгы зарланып кергән Дада абзыйның. «Гомер буе гади эштә эшләде ул, нәчәл- < ник булу ярамый аңар, алыгыз шул атлар нәчәлннклегеннән, ди. Шун- I да гына эчәргә өйрәнде, ат кирәк булган саен ярты кыстырып килә- | ләр, кешелектән чыгардылар Дадамны*,— ди. Кайда эшләгәнеңне бе- * леп тор! — дип, серле генә елмаеп алды ул. » — Дада абый да эчәргә өйрәнгәнме? — дип гаҗәпләнде егет ш — Җүнсезлеккә өйрәнергә күп кирәкме — дип кул селтәде пред- * седатель һәм бер карарга килеп, өстәп куйды — Уртак тел тапсагыз, ул да эшли торсын. Җәйләрен мәшәкать күп, печәнен, саламын да ♦ әзерлисе булыр. Болай көйле кеше ул... « Бөкерәйгәндәй, бераз иелә төшеп теркен-теркен атлап йөргән җый- х нак гәүдәле бу кеше элек-электән ошый иде Рәхимҗанга Ат абзарына £ килеп керүгә үк аның Рәхимҗанга әйткән сүзе шул булды s — Атларың исән, синнән бер ярты, энем.— Үзе кеткелдәп көлә. s — Син нәрсә, Дада абзый, әллә эчәргә өйрәнгәнсең инде,— дип га- J җәпләнгән булды егет. ® — Кунних нәчәлнигс бул да, эчмә, имеш. Эчмәгәч, нинди нәчәлннк 5 ул, икс көннән артык тотмый эшеңнән алырлар...— дип, канәгать кенә £ елмая-слмая бер учлам сакалын сыпырып алды х — Синең кебек матур картка эчү килешәме соң инде,— диде Рә- = химҗан аның түгәрәк сакалына ымлап. Карт күңеле булганчы кеткелдәп көлеп алды һәм, билгеле, җавапсыз кала торганнардан түгел иде ул: — Мин бит, моряк энем, заманча карт —сакалым картларча булса да, эчүем заманча мннем. — Чынлап та хикмәт бар икән...— дип куйды Рәхимҗан, нн әйтергә белмичә. — Сакалы бар, акылы юк, дигән мәкальне беләсеңдер, мннем турыда инде ул,— дип, тагын кызык тапты карт, ’һәм шундук йөзенә җитдилек күчте — Миңа, моряк энем, ат бирерсең инде, сорап менгәндә буш калдырмассың, яме.— Ә үзе, кулына себерке алып, абзар алдын себерергә керешкән нде ннде. — Хушлашырга мени инде исәп. Дада абзый? Атлар белән дим — Хушлашырга дип... Минем ни. «Карчыгым да үз янычда, пенсиям дә җитәрлек» дип, җырлап йөрер чагым бит.. — Председатель әйтә: Дада абыең белән бергәләп эшләрсез, ди, күңеллерәк булыр, дн. — Димәс, димәс, юкны сүләмә, мине яратмый ул — «Төшергәнгә» күрәдер?.. — Аңар гына булса бер хәл,— дип, себерке сабына таянып туктап калды карт — Аның тагы бер хикмәте бар әле, моряк энем — Нинди хикмәт тагы? Сорауны көтеп кенә торган икән, башындагы салам эшләпәне бер читкәрәк кыйшайтып куйды да шундук сөйли башлады Сүзен башламас борын елмаеп та җибәрде үзе — Болай булды ул. Кәнсәләргә барганыем, беркем юк Персидәтел бүлмәсендә чырылдап тилефун шалтырый Ишеге дә ачык калган, мнн әйтәм, керим әле, алыйм трубкасын Бер-бер кирәкле кешеседер дим, үзе дә кереп җитәр дим. Кереп, колагыма кую-ам була, колак ярырлык • итеп кычкырып җибәрмәсенме теге «Кем әле бу, синме. Мирзанур?» — ди. «Дада»,— дим мин. «Урыныңда булу яхшы булды әле, менә нәрсә— дН Теге тавыш —Вручай,— ди,—районның ит планы тулмый, бер ун баш үгез һәм артык атларны җибәр»,—ди. Лтлар дигәч тә ачуым чыкты «Артык атлар юк, мин әйтәм, тот капчыгыңны...» «Син нәрсә, Мирзанур, кем белән сөйләшкәнеңне онытасың»,—днп тавыш күтәр- мәкче 6v миңа. Сүзен әйтеп бетергәнне дә көтми, мин тегеңә болан дип кенә жйбәрәм: «Нәрсә анда Мирзанур, Мирзанур... Дада, дидем бит инде, башыңа тай типмәгәндер. Да-да!. Иҗекләп әйттем югыйсә, аңламый «Син нәрсә, Мирзанур»,—днп, телсез кала язды «Түгел, мин әйтәм, Дада дигәч Дада инде». «Үгезләргә ризамы соң хет?» — ди. Мин тагын кабатладым: «Дада булды бу, Дада»,—дидем. «Нигә аны баш тук шулай димисең, рәхмәт»,— дип, тегенең трубканы куюы булды, лер- сидәтел үзе килеп керде. Сөйләп күрсәткән идем — ул бер көлде, бер ачуланды. Райун нәчәлствосы булган, минем өчен үзенә яхшы ук эләккән дә булса кирәк... Ә атларны барыбер бирмәдем, кызык иттем үзләрен,— дип, рәхәтләнеп тагы көлеп алды Дада абзый. Дада абзый белән көннәрнең ничек узып киткәнен сизми дә кала иде алар. 12 Атна-ун көн эшләгәч, Рәхимҗан идарәгә кагылды. Председатель кызыпкызып телефоннан сөйләшә. Тагы нидер сорыйлар, таләп итәләр иде булса кирәк, кәефе кырылган күренә. Тыңлап торган чакта ул «да., да., да» дип җөпләп бара да, ахырда гына «жук бит, җук, нишләтим», дип өстәп куя иде. Аның «да, да...» дип кабатлый башлавын ишетеп. Рәхимҗан ирексездән елмаеп җибәрде. Дада абыйсы сөйләгән теге мәзәк хәл исенә төшкән иде аның. — Бусагада торма, кер. Рәхимҗан, түрдән уз,—диде председатель, трубканы куеп. Ләкин үзе әле генә телефоннан сөйләшкән сүзләреннән аерыла алмый газапланды. Тамагын кыргалап, тәрәзәгә карангалап алды, әйтерсең, анда кемнедер эзли иде ул. Ниһаять, егеткә борылды, елмаерга иткән булды.— Тыңлыйм. Я, моряк, авылга күнегеп буламы соң? . — Була,— диде ул. һәм шундук, үгезне мөгезеннән эләктерергә ниятләп, йомышына күчте.— Киңәшәсе нәрсәләр бар иде бит, Мирзанур абый. • — Ну,— диде председатель, «я, сөйлә» дигәнне аңлатып — Хәзер бездә илле ат, сигез тай һәм алты колын бар, беләсездер... — Беләм,— дип баш какты председатель.— Атлар түгел, авыл тирәсендә ничә күгәрчен, ничә чыпчык барын да чамалыйм анысы... Кымыз җитештерергә, кымыз цехы ачып җибәрергә дисеңме?.. Председатель егетнең нинди йомыш белән килүен чамаларга тырыша иде. — Кымыз җитештерергә дә була, сездән ярдәм генә кирәк,—диде егет.— Ә бүгенгә мин башка нәрсә турында сөйләшмәкче идем, тагы да җитдирәк нәрсә турында. — Ну?..— дип кенә алды ул тагы. — Илле ат дидем бит, шуларның унысы гына җигелә хәзер. Калганнары көннең-көн буена арка кыздырып ята. эшсезлектән иза чигә. Ат өчен эшсезлектән дә олырак газап юк. «Ат кебек эшли» дип юкка гына әйтмәгәннәрдер... — Башкаларын иткә озатырга дисең инде алайса. — Алай димим.— Егет үз уйлары белән артык мавыгуданмы, шая руны аңлаудан ерак иде.— Атларны авылда киңрәк файдаланырга ки рәк дим.— Үзен бүлдерүдән курыккандай, тизрәк сөйли башлады ул.— Авыл урамнарына карарлык түгел, бер чирәм заты калмаган. Яңгыр явып китсә, җиңел машиналар түгел, тракторлар, К-700 ләр буксовать итә Кая карама — чокыр-чакыр Бульдозер белән тигезләп чыгасыз, икенче көнне үк янадан актара башлыйлар, тагын элекке хәленә төшә. — Тәк... тәк...—дип, чынлап кызыксынуын белдерде председатель, ф — Велосипед, мотоциклны авылда җитәкләп кенә йөрергә туры кн к лә. Ат арбаларында тәгәрмәч чыдамый, шуңа авылны читләп йөрергә < тырышабыз Авыл урамында бала арбасын тартып йөрү дигән нәрсәне | онытканнар, мөмкин түгел чөнки.. Төшке аш вакыты җитсә, һәр өй х каршына диярлек трактор, машина килеп туктый. Бер такта кирәксә м дә, 'тавыкларга ярты капчык ярма кирәккә дә машина һәм трактор Z чаба Кибеткә ярты алырга да трактор йөри. Шуны туктатырга иде ? бит, Мирзанур абый, авыл эченә трактор-машннаны бөтенләй кертми торган итәргә иде. Авыл эчендәге, өй тирәсендәге вак-төяк йомышлар . га атларны файдаланырга да була бит . Егет туктап калды Председатель исә уйланып утыра иде — Идеясе шәп шәбен,— дип көрсенеп алды ул. байтак вакыт сүз- х сез торгач.— Ләкин ничек итеп шуны тормышка ашырырга сон?.. Тыюлар. киртә куюларны авыл кешесе болай да бик өнәп бетерми, тәкъди- х мең нинди?.. « — Бик җиңел,— дип, эләктереп алды Рәхимҗан, яшьләргә генә хас J житез уйлавы белән тиз-тиз сөйләп китте — Сез, идарә исеменнән, тех- ® пикапы авыл эченә кертмәскә дигән закун чыгарасыз Техника бит кол- * хозныкы! Ферма һәм амбарлар авылның читендә. Менә дигән юл бар авыл әйләнәсендә. s — Ә урманнан бүрәнә, утын, печән төяп кайтучылар нишләргә ти- = еш синеңчә? “• — Печәнне ат белән кайтартып та була. Өй, мунча бурау кебек эшләрне авыл читендә башкарып була. Инде, гел булмаса, анда кайтып җиткәнне ат белән дә ташып була ич . Утынны да шулай — Моңар авыл кешесе риза булыр дисеңме? — Башта риза булмас, ләкин тора-бара күнегер. Яшел чирәм үскән урамда бәбкә көтеп йөргән яланаяклы улын күргәч, әле бервакыт куанып туймас. — Юк,—днп, баш чайкады председатель,—бакча артына төшеп җиткән йөкне машинадан бушатып, атка төяргә өйрәтеп булмый хәзер авыл кешесен Юк! Бу хыял гына, ләкин әйбәт хыял. — Соң, алайга китсә, печән белән утынны коеп яңгыр яуганда ташымыйлар бнт. Көн коры булганда бер-нке тапкыр машина кергәннән » генә әллә ни булмас, дип, ризалыгын белдерде Рәхимҗан Әмма шундук искәртеп куйды.— Тик моны сирәк очракларда, авыл советы рөхсәте белән генә эшләүне гамәлгә кертергә кирәк Инде алайга киг - сә, урамны коры көндә түгел бнт. яңгырлы вакытта яисә язын-көзен актаралар — Анысы дөрес! — дип раслап куйды председатель —Шарикларың дөрес тәгәри. Авыл советы хәл итеп, тыңламый калмаслар Тәртип сакларга кирәксә, милиция дә бар бит әле авылда . Бәлки, уйлап карарга ярыйдыр. — Тик. белмим шул. рнза. ошырлар микән? Аңлата алырбыз микән?. — Ә ат җигүчеләрне, авыл эчендәге йомышка ат йөртүчеләрне үзебез табарбыз, анысы Дада абзый белән киңәштек, картлар белән свйләшергә булды ул Каникулга чыккан малайларны мин үз өстемә алам, атны яратучылар гел бетмәгән әле. — Ул ягы турында уйлавың әйбәт Кешесе булса, кызыксындыру чараларын табарбыз, теге чаклар түгел Шөкер, очын очка ялгамый Ркалган юк әле Бу сүзләрне хуҗаның хуплавы, үзе белән килешүе дип аңлады Рәхимҗан. Ирексездән елмаеп җибәрде. — Берәр атнадан идарәгә куеп киңәшербез, аңарчы кылларын тарткалый килермен,— дип, кул бирде ул егеткә. — Рәхмәт! Егетнең куанычы күңеленә сыймый иде. Ул хушлашып чыгып барганда председатель тирән уйга батып калды. Идарәгә кеше байтак җыелган иде. Башка вакытта да шулай була микән, беренче тапкыр мондый утырышта катнашуы булгач, анысын чамаламады Рәхимҗан. Ишек янындагы буш урындыкка тыйнак кына кереп утырды, һәммәсе аңар карый, «ник килгән» дип, аны күзәтә төсле тоелды егеткә. Көн тәртибендә башка мәсьәләләр дә бар иде, аны кызыксындырганын махсус соңгы итеп калдырды председатель. Чөнки монда бәхәссез, шау-шусыз гына булмаячагын күңеле сизенә иде аның. Шуңамы, бүген берәүнең дә кәефен кырмаска, күпләрнең салпы ягына салам кыстырырга тырышты ул. Соңгы көн тәртибен игълан итеп, мәсьәләне аңлатырга керешмәс борын кабинетның төрле почмакларында пышын-пышын сөйләшүләр башланды. Бер почмактан икенче почмакка дулкын булып йөрде пышылдаулар. Кайберәүләр үзалларына елмаеп кына утырды —«булмастай нәрсә бу» диләр идеме... Икенче берәүләр һаман да мыдыр-мыдыр кйлеп үзара киңәште. Сүзен тәмамлаганчы председатель берничә кат металл ручкасы белән графин кагарга мәҗбүр булды. Сулы графин тавышы бик тонык чыкты, аның шылтыравын ишеткәне ишетте, ишетмәгәне юк. — Вәт, шундый җитди мәсьәлә тора, иптәшләр,— дип тавышын күтәрә төште ул.— Авылыбызның Нурлы Алан дигән исеменнән оят юкса Чокырчакырлы димәгәннәр бит, Нурлы Алан дип кушкан бабайлар. Без шул исемгә лаек авылда яши алмыйбызмыни?.. Я, иптәшләр, кем нәрсә әйтергә тели? Беренче булып ферма мөдире сикереп торды. — Кызларны җәйләүгә алып төшүче автобус та кермәскә тиешме авылга? —дип авызын ерды ул. Чөнки сыер савучыларның һәркайсын капка төпләренә килеп алу һәм китереп кую гадәткә кергән иде. — Башка сүзең булмаса, бу вак* мәсьәлә, утыр, Зиннәт,—диде председатель, дилбегәне кулдан ычкындырмаска омтылып.— Су буена җәяү төшкәннән генә берни булмас, билләре сыгылмалырак булыр кызларның... — Моңарчы ничек башка килмәгән бу, дөрес идея, шәп идея бит, иптәшләр,— дип, мәктәп директоры сүз алды.— Бер яңгыр явып кит- теме, тездән балчыкка батып килә балалар мәктәпкә. Карарга кызганыч Мәктәп коллективы исеменнән без моны биш куллап хуплыйбыз, иптәшләр. Кирәк икән, ярдәм итәргә дә сүз бирәбез... — Тарих тәгәрмәчен кирегә әйләндерү була түгелме бу, Мирзанур абый.— Нурлы Аланга әле узган ел гына яшь белгеч булып килгән баш механик шулайрак сөйли башлады.— Бер кергән техниканы ничек инде авылдан кире куаларга мөмкин. Кайчан диген әле, фәнни-техник революция чорында бит... — Техниканы авылдан куалау турында бармый сүз, урамнарны, безнең туган өебез булган авылыбызны чиста тоту хакында,— дип төзәтте аны председатель.— Урам чиста булса, бәлки, биек үкчәле ак түфли киясе килгән кызлар да күбрәк калыр иде авылда. Кызлар булса, баш механикның трактористлары, шоферлары да качмас иде шә- . һәргә. Бәлки, кем белә, буйдаклыгыңны ташлап, үзең дә башлы-күзле булып куяр идең...— дип. серле гена елмаеп куйды ул баш механикка карап. Шаяруга күңеле булды баш механикның, үзегезгә карагыз — авыл сезнеке, дигән сыман елмайды да кире урынына утырды • — Күптән уйлап йөри идем әле үзем дә. бик урынлы, бик дөрес бу лачак бу,— дип сөйләде авыл советы председателе Вагыйз абый — ф Шәп тәкъдим, дөрес тәкъдим бу Без моны махсус өйрәнеп, быелгы җәйдә үк чарасын күрергә керешәчәкбез Кара аны, элегрәк башка < килмәгән бит. югыйсә мин аны үзем дә күптән шулайрак уйлап йөри идем... z — Ә без. төзүчеләр, нишләрбез икән,— дип сорау бирде прораб, * урыннан тормый гына — Бетон плиталарны, краннарны атка төяп та- z шырбызмы? — Уйлашырбыз,— диде председатель,— үзәк урамнарны күтәртеп, jjj асфальтларга дигән план барын миннән яхшырак беләсез. Җайга салыныр, төзелешкә зыян килмәс. Янгыры да гел явып кына тормас, ал- * ты ай кыш барын да онытмыйк әле. — Ат җигүчеләрне кем табачак? — дип сорап куйды бригадирлар- s ның берсе. ч — Атларга гына калса, тоткарлык булмас, безнең анда Рәхимҗан 2 эшли,— дип, егеткә ым какты председатель. Егет моны үзенә сүз бирү % дип аңлады. — Авыл картларыннан унбиш-егерме кеше хет бүген ат җигәргә ® әзер,— диде Рәхимҗан, солдаттагыча рапорт биргәндәй. — Бүсерләре чыкса кем җавап бирә.— дин көләргә итте бригадир. w Аңа ияреп тагы кемнәрдер пырхылдап куйды Рәхимҗан сүзен әйтергә х ашыкты, җавапсыз калырга ярамый иде. = — Бсргә-бергә күтәрешербез. Сез дә ярдәм итәрсез,— диде ул. “■ — Кайчаннан бирле әле куних бригадир өчен җавап бирә башлады. Бригадирга йөк күтәрешеп кенә йөрисе калган, башка эш беткән. ДИ... Бригадир иркенләп гәпләшергә җыена иде булса кирәк. Егет исә тынычлыгын җуймады, сорап кына куйды — Бригадирга күтәрергә ярамыймыни, ул да кеше ич? — Юк, ярамый! — дип өзеп куйды бригадир — Бүсерегез барын белмәгән идем диде егет, тынычлыгын саклап.— Ә картлар өчен борчылмагыз, алар эштән курыкмый Ул кире урынына утырды. Шаулашып көлеп алдылар Бригадир колакларынача кызарып чыкты, күркә сыман кызарды. Бер председа- ♦ тельгә, бер егеткә таба борыла нде ул. Бер яктан ярдәм көтсә, икенчесен тереләй тотып ашарга әзер нде шул минутта — бригадирлык дәрәҗәсе генә рөхсәт итми Председатель исә Рәхимҗан өчен куанып, күңеленнән генә аны хуплап утырды. Яңа тәк.Янмне идарә бертавыштан яклап чыкты Ә берничә көннән җәмәгать урыннарына һәм төрле яктан килгән юлларга Нурлы Алан авыл советының «Авыл эчендә автомобиль һәм тракторларга йөрү тыела!» —дип эре хәрефләр белән язылган өр-яна карары эленде 13 Колхоз идарәсе һәм авыл советының бу яңа карары байтак сүз һәм бәхәсләргә сәбәп булды Кибет һәм каравыл өе тирәсендә җыелып ән гәмә коручыларның теленнән төшмәде ул, көтү куарга килгән хатын- кыз да пышын пышын гел шуны сөйләште Кызык итеп, мәзәк ясап “йөрүчеләр табылган күк, аны чын күңелдән яклаучылар да күп иде һәр өйдә, һәр гаиләдә аның уңай һәм тискәре якларын бизмәнгә салып үлчәделәр. Шулай да урамнарның тузан һәм техника гөрелтесеннән арынуына, тынычланып калуына күңеленнән генә куанып йөрүчеләр көннән-көн арта барды. Чокырчакырларны бульдозерлар тигезләп чыккач. урамнар киңәеп, иркенәеп киткәндәй булды. Як-ягына агачлар чыртылган тыныч урамнарга чыгып бала-чага уйнады, капка аръягындагы тормышка тавык-чебеш ияләшә башлады. Ләкин көннәр, атналар-үтә торса да, зарыгып көтелгән чирәм генә тишелеп чыгарга ашыкмады урамнарга. Ә чирәмне зарыгып, зур түземсезлек белән көтте Нурлы Алан кешеләре, тыкырыкларда булса да күренер. дип өмет иттеләр. Кычыткан чыкты, анда-монда алабута шытты. Каз үләне һәм чирәм күренмәде. Каз үләне су буендагы тугайлыкларда сакланып калган икән, аны шуннан кәзләп күчерергә булдылар. Аерым урыннарга түшәлгәч, үзеннән-үзе үрчер, диде картлар. Ә чирәм табылмады. Кайчандыр Нурлы Алан урамнарының мактанычы саналган куе яшел төстәге, көдрәләнеп торган борчак-борчак яфраклары белән сабыйларга — йомшак келәм, бәбкәләргә татлы бишек булган чирәмнең тамыры, нәселе корган булып чыкты. Урамнарда гына түгел, су буйларында, авыл читендәге чокыр-чакырлар әйләнәсендә дә күренмәде андый чирәм заты. Картлар, жай чыгарып, күрше авылларны әйләнеп кайтты. Анда да кайчандыр булган, ләкин байтактан күренми икән инде андый чирәм. Районны яшелләндерү хуҗалыгына кеше җибәреп карадылар — барган кеше буш кул белән кайтты. «Чирәм юкмы?». «Чирәм табарга ярдәм итегез?» дигән үтенеч кәгазьләре республика үзәгенә, тагы да еракларга китте. Төрле-төрле җавап- .зар килде, әллә нинди үләннәр тәкъдим ителде. Ләкин бер җирдән дә Нурлы Алан урамнарын әле моннан ун-унбиш еллар элек кенә хәтфәдәй түшәп торган чирәмне вәгъдә итмәделәр. Шул чирәмнең тамыры булган уч төбе кадәрле кәз кисәгенә дә риза иде югыйсә Нурлы аланлылар. чирәм табылмады. Чирәм юк иде. Чирәмнең тамыры корган булып чыкты. Чирәм эзләү вакыйгасы башта бер кызык кына булып тоелды. Әмма торабара ул күпләрне уйланырга мәҗбүр итте. Ничәмә-ничә буыннардан күчеп мирас булып килгән, ерак бабаларның ядкаре булган һәм хуш исле, җәйге көн кызуында тәнгә бер салкын рәхәтлек биреп, аяк табаннарын иркәләп торган чирәмнең тамыры корган булуга һичкемнең ышанасы килмәде. Шулай гел юкмы икәнни, бер кайдан да табып булмый микән, дип киңәште, баш ватты нурлы аланлылар. Диңгез аръягыннан булса да табылыр дип өмет иттеләр — бу югалту белән берәүнең дә килешәсе килмәде. Үз балалары һәм оныкларының, киләчәк буын авылдашларының, андый чирәмне бервакытта да һәм берничек тә инде күрә алмаячагын башларына сыйдыра алмады алар. ..Ничек соң шулай килеп чыккан? Авылның буеннан-буена иксез- чиксез зурлыктагы келәм булып сузылган яшел хәтфә әле кайчан гына һәр урамның, һәр тыкрыкның куанычы, мактанычы иде бит югыйсә. Кая киткән ул? Шулай итеп, моннан ары һичкем хәтфә сыман күпереп торган яшел чирәм өстенә басып йөри алмас микәнни Тып-тып атлап китәр көннәре әле алда булган сабыйларны ул рәхәтлектән, балачакның шундый зур бәхетеннән кем аерды?. Кем? Үзебез үк түгелме?.. Шул чирәм кебек тагы бик күп, бик күп нәрсәләргә гамьсезлек күрсәтеп, без аларны кайтарып алмаслык дәрәҗәдә югалта, оныта бармыйбызмы... Нурлы аланлыларның күңелен ШУНДЫЙ уйлар биләп . торды. Авылдашларының урамдагы чирәм өчен бакчадагы бәрәңгедән дә болайрак борчылуын, янып-көеп йөрүен күрү Рәхимҗан күңелендә матур өметләр дә уятты Авыл язмышы, аның бүгенгесе һәм киләчәгенә битараф булмаганнар байтак икән бит... Тракторлар авыл эчендә гел күренмәс булды. Шоферлар да киреләнеп әллә ни кыра алмадылар, авыл советы карары кушканча эшләделәр. Шәхси машиналар өчен авыл читендә гараж төзергә урын бил теләнде. Сорап килгән кешегә җигүле ат һәрвакыт әзер торды Дада абзый белән Рәхимжан берәүнең дә үтенечен кире какмады Бүген алар үзенә күрә бер өмә үткәрделәр — яңа арбаларга тәртә . куеп, тәже тарттырдылар, тәгәрмәчләрнең кигиен ныгыттылар. — Дада абзый,—дип эндәште Рәхимжан эш арасында,—синнән < бер нәрсә турында сорыйсым килеп йөри. — Ж.Ә-ЖӘ, аракы белән акча гына сорама түлке. | — Нигә алай? * — Үзең беләсең, мин ышанычсыз кеше бит хәзер Карчык акчаны г миннән җыеп йөри башлады, мин аракыны аннан ераграк нөртәм,— ш дип кеткелдәп алды ул. Үзе шундук серен дә чиште — Печәнлеккә 2 яшерәм. — Без бәләкәй чакта сине аучы диләр ие. Дада абзый ♦ Егеттән мондый сүз көтмәгән иде ахры ул. Эшләпәсен бер читкәрәк ® этеп куйгач, жанланып китте карт. х — Ә мин мылтыкны болай гына асып йөрдем аны. урманчыга ан ч сыз килешмәс дип кенә Гомеремдә бер куян атканым булмады. Ә аучы ™ дигән даным чыкты. Мылтыкка буш гилзәдән башка нәрсә кормадым... s һәр сүзеннән тәм табып, яратып сөйли иде карт. п — Ә без, аучы сүзе чыккач, күз алдына гел сине китерә идек бит. * Дада абзый... у Карт кеткелдәп көлде. Юмарт һәм игелекле иде аның көлүе ь — Кснәген урманга менгән идем бит.— дип башлады Рәхимжан, * нидәндер дулкынлануын яшерә алмыйча — Болан башы очраттым | шунда. Яшь кенә, боланның да әле баласы гына булгандыр Дүрт ая- агын. башын чабып калдырганнар, ә гәүдәсе юк. Яшереп тә тормаганнар, ачыклыкта ята .. — Браконьерлар кулы Ит ашыйсылары килгән, сөяге тамаклары на тыгылгыры,— дип кәефсезләнде Дада абзый да — Ж и иел машина белән булганнар, димәк, багажникка тыкканнар — Безнең авылда кемнәрдә мылтык бар? — Дүрт мылтык бар авылда, ләкин берсе дә болан ата торган кешеләр түгел,— диде карт, бераз уйга батып торгач — Юк. безнең авыллар түгел! — Кемнәр соң? — Аучылык җәмгыяте дигән бер оешма бар Бөтен браконьер шулар тирәсендә җыелып ята Алар белән нишләп тә булмый. Урынындә тотсаң да. кесәләрендә икешәр-өчәр печәтле кәгазь була аларның . — Нинди җәмгыять соң ул, болан баласы атып йөргәч,— дип ачынды егет. — Менә шундый җәмгыять инде Әллә кайдагы шәһәрләрдән килеп, авыл янындагы урманга хуҗа бүлып йөриләр, лапастагы сыерыңны атып алып китмәсәләр. рәхмәт әйт инде Урман таныкларын, кыр үрдәкләрен атып бетерделәр, кыр казларын ла күрсәң - төштә генә күрерсең... Яшь болан баласы дисең, ә. шулай нтксргсләре,— дип кызып китте карт һәм. шундук, үзенең сүгенә башлавын чамалап, туктап та калды Бераз уйланып торгач, янә авызы ерылды аның — Мин бер елны кызык иттем аларның үзләрен дә. дип. жанланып сөйли башла ды ул,— Бурсык елгасы янында шул җәмгыять кешеләрен очраттым Дүртәү болар, дүртесенең дә иң башында ике көпшәле өр-яңа мылтыклар Оптик приборларына тиклем бар «Үрдәк кайла күп?»— дип сорый болар миннән Ә үзләре үрдәкнең оясына, таллыктагы бәләкәй күлләргә төбәп баралар Туктале. мин әйтем, кызык итим әле боларны. дим. Үрдәк сез барган күлләрдә дә бераз булырга тиеш,— дим,— Атып бетермәгән булсалар, дим. Сизәм: боларга аз кирәкми, күп кирәк. Сер итеп кенә әйтәм, дим, әнә, күрәсезме, дим, шул чокыр буйлап бер биш-, алты чакрым урман эченә керсәгез — шунда бер күл булыр. Вәт, мнн әйтәм, анда үрдәк ичмасам «Булмас,— диләр болар,— анда күл юк бит»,— диләр. Әһә, дип уйлыйм эчемнән генә, күле бар шул, үрдәге генә юк —димәк, бу тирәне начар белә болар. «Үзең күрдеңме?» — диләр... Сез нәрсә, мин әйтәм, кичә генә менә шушы мылтык белән бер капчык үрдәк алып кайттым. «Ну-у» диләр, күзләренә ул-бу күренми башлады «Ничек ул кадәр аттың»—диләр. Шулай, минәйтәм. Менә шушы бер көпшәле мылтыкның ике көпшәсен берьюлы кордым да, «пах» бер көпшәдән, «пах» икенче көпшәдән. Баш өстендәге үр-дә-ә-әк!.. минәйтәм, болыт кебек. Корып өлгереп булмый башлады, тагы бербер артлы ике көпшәдән аттым да корып тормый гына ата башладым, минәйтәм, өлгерерлек түгел, янәсе... Тегеләр шаяруны аңлаудан узган иде, күзләре кызганнан-кыза барып, бер .шакмакланды, бер түгәрәкләнде. Барган юлларыннан кырт борылып, шундук тирән чокыр буйлатып урманга кереп йөгермәсеннәрме... Рәхмәт әйтү юк, сау бул юк... Ну атканнардыр үзләре дә үрдәкне — чытыр-чатыр арасыннан күлгә җиткәнче дә әле анда, ай-һай... Арба үрәчәсенә көяз генә менеп утырган Дада абзый тагы матур итеп кеткелдәп көлеп җибәрде. Шул көннәрдә Рәхимҗан Фаяздан хат алган иде. Анда мондый юллар язылган: «Туган көнне монда гына уздырдык. Егерме ике тулды — картаябыз, малай, Рәхимҗан! Тулай торактагы малайлар белән шашлык ясадык, >биш тәңкәдән биш кило ит барып алган идем. Итеннән безнең урманда үскән усак кайрысы тәмнәре килеп тора, малай...» 14 Ат абзарындагы эшләрне җайга салгач, Рәхимҗан кече Басу астындагы печәнлектән тайларга көн дә яшел печән чабып кайта торган булды. Юл уңаеннан җәйләүдәге кызларга агач кисмәк белән чишмә суы алып төшә. Ризван каеннары чишмәсеннән теш сындырырлык салкын су тутырып, бүген дә җәйләүгә юл тотты ул. Амбар тавыннан күтәрелеп җиткәндә генә каршы яктагы бакчалар артыннан кулын болгый-болгый үзенә таба кемнеңдер йөгерүен күреп, атын тыя төште, йөгерүче Фаягөл иде. Әле күптән түгел генә шәһәрдән кайтып сыер сава башлаган иде Фаягөл. — Кызлардан калганмын, автобус көтми төшеп киткән,— диде ул, куып җитеп икенче як үрәчәгә менеп утыргач та. Еш-еш сулап, чүәкләре эченә кергән тузанны кагарга кереште. — Бергә-бергә төшәрбез, миңа да күңеллерәк булыр,—диде егет, җавапсыз калырга теләмичә. Ат үз көенә ипләп кенә теркелди бирде. Тынлык урнашты. Әледән- әле чыелдап алган арба чәкүшкәсе тавышы һәм кисмәктәге су шапылдавы гына ишетелгәләп куя иде. Фаягөл күлмәк итәкләрен тарткалап куйды, кабаланмый гына иң өсләренә салынган коңгырт чәчләрен тарады. Рәхимҗан исә авылларының тау башыннан күренгән матурлыгына сокланып барды. Су буена тикле салынып төшкән иркен бәрәңге бакчалары, инде август урталары булуга да карамстан, әле һаман күкрәп торган куе яшел төсен югалтмаган. Авылны, яшел боҗра сыман, һәрьяктан бәрәңге бакчалары урап алган икән. Авылның матурлыгына ямь өстәп торган бизәк икән бит бәрәңге бакчасы. Югарыдан караганда бакчаларны аерып торган койма һәм киртәләр күзгә ташланмый Авылның үз урамнарыннан йөргәндә күренми бу матурлык... — Бабайлар акыллы булган,— диде ул, Фаягөлнең барлыгын бөтенләй хәтереннән чыгаргандай үзалдына сөйләнеп.— Авылны кая һәм ничек салырга белгәннәр, өйләр — тау астында ялга кунаклаган кыр казларымыни.. Фаягөлнең җәлт кенә борылып үзенә карап алуын тоймады ул. * Авылга текәлгән дә үз уйларына чумган: «Авылны эледәй-әле шушы 5 биеклектән менеп карыйсы килгәндер бабайларның. Ә күпләрнең хә- 2 зер монда менәргә вакыты җитми... Ишегалларын, бакчаларын биек | койма, киртә белән уратып аласы бар аларның Авылдашларны ешрак * мендерәсе иде монда Аның ихтыярында булса, иң элек шушы тау ба- - шына мәктәпне салдырыр иде ул. Малайлар һәм кызлар Нурлы Алан- z ның нинди матур авыл икәнлеген кечкенәдән күреп үсәр иде. . Әле кичә генә Фаяздан килгән хаттагы юллар хәтеренә килеп төште «Авыл сагындыра, Рәхимҗан малай. Кайтасы килә, кайтсаң, кү- ♦ ңелсез — кая барырга белми башлыйсың. Өйләр дә бәләкәйләнеп кал- « ган, тездән генә кебек. Ә китәргә өлгермисең, тагы сагындыра баш- “ лый. Нигә шулай, һич аңламыйм, малай» Ат үз көенә атлый бирде. Егетнең күңеленә әллә нинди хыял-уйлар * бер-бер артлы килә торды, китә торды. < Илләр, материклар арасын- s дагы чикләрне дә шулай бәрәңге бакчалары әйләндереп алган булса, го ничек булыр иде икән? Бәрәңге бакчасына туптан атарга, бәрәңге бак- * часын таптап узарга берәү дә кыймас иде...» Шунда, уйларының таркау һәм беркатлы булуына төшенеп, үзалды- н на елмаеп куйды ул Ярый әле аны берәү дә ишетми, аның ни уйла- < вын янәшәсендә утырып барган Фаягөл дә белми нч. Җир шары кар- Z тасын бәрәңге бакчалары бүлеп тормауның үчен кайтарырга теләгән- 2 дәй, үзен дә белешмичә, дилбегә очы белән атка кизәнеп алды ул. Ат сискәнүдән кинәт тартылып куйды. Койрыгын кигәвен кугандагыдай болгап алды. Фаягөлнең кыска җиңле юка күлмәгенә кисмәктән чайпалып су чәчрәде. — Сәер кеше син, Рәхимҗан,— диде ул, тыныч һәм сабыр гына,— Аңлап булмый сине... Аның сүзләре егетнең бер колагыннан ничек кергән булса, икенчесеннән шундый ук тизлек белән чыгып та китте — Ашыгасыңдыр, бераз тизләтикме әллә,— диде ул. кызга җилкә аша караш ташлап Кыз ашыкмый иде. Байтак кына ара тагы сөйләшми бардылар. Авыл каршындагы тау читеннән үткән юл, кинәт борылып, Кече басуга таба алып кнтте. Урамнар, бәрәңге бакчалары һәм өйләр бер бер артлы күздән югалды Юлның бер ягында — кукуруз басуы, икенчесендә — язгы бодай. — Басулар матур быел,— дип куйды Рәхимҗан үзалдына — Шул матурлык белән генә яшәп булса икән...— диде кыз, сүзләренә аерым бер мәгънә салырга теләп — Кырда уңыш булса — шуннан да олы бәхет юк, матурлык та юк. Мин шуны әйтәм. дип. тәфсилләргә ашыкты егет. — Ә енн, Рәхимҗан, бәхетлеме соң үзең? Фаягөл, ярым борылып, егетнең карашын очратырга талпынды. Сизел ерсизелмәс кенә, ялгышып кына, бармаклары белән аның иңбашына кагылып алды Рәхимҗан кинәт сискәнеп куйды — йомшак һәм кайнар иде Фаягөлнең нәфис бармаклары — Бәхетле булмаска, мин үз авылымда ич. авылдашларым арасында — Мин дә чит авылда түгел нч Кайттым. ' — Соң. шулай булгач, ни җитми? — Җитә... Ник кайттың дип сорар идең... — Барыбер түгелмени... — Бала-чага булып кыланасың син, Рәхимҗан,— дип бүлдерергә ашыкты аны Фаягөл.— Яшьтәшләрең күптән өйләнеп бетте, ә син һа ман малай булып кыланасың. Беләм бит, ялгызлыктан җаның үрсәләнә синең, Зәйнәпне оныта алмыйсың. Зәйнәп исемен ишеткәч тә, тәне эсселе-суыклы булып китте егетнең, әмма сер бирәсе килмәде.' — Кем газапланадыр бит әле,— дип кенә куйды ул, төртмәле итеп Дилбегәне тарта төшеп, атны куалагандай итте. Ат моны абайламады да, ничек барган булса, шул көйгә теркен-теркен атлавында булды. — Куалама әле,— дип, егетнең дилбегә тоткан кулына ягылды Фая гөл. Теге җылы наз бу юлы аның бөтен тәне буйлап йөгерде.— Куалама, зинһар, болай да килеп җитәбез ич инде. Бер тын тагы сүзсез бардылар. Тәгәрмәч тавышы һәм кисмәктәге суның ипле чайпалуы ишетелеп торды бары. Күз чите белән генә Фаягөлне күзләде егет. Ул элеккедән әллә ни үзгәрмәгән, бераз түгәрәкләнә һәм тазара төшкән иде бугай. Бит алмалары шулай ук алланып тора. Табарга теләсә дә, искитәрлек зур үзгәреш таба алмады ул Фаягөлнең тышкы кыяфәтеннән. — Сине кияүгә чыккан дип сөйләгәннәр иде бит,— дип әйтеп куйды Рәхимҗан, ишетмәсәң ишет... дигәндәй. Кыз сискәнеп куйды, әмма шундук үзен кулга алды. — Чыккан дип... — Ташлап кайттыңмыни? — Әй, болай гына бит ул, кем әйтте аны... — Бөтен авыл сөйли. — Ярты еллык курсларга килгән иде, Якты Ярда хатыны, ике баласы булган... — Бай кешене эләктергәнсең икән,— дип шаяртмакчы булды егет. Кыз шаяруны аңларга теләмәде, исе китмәгәндәй әйтеп кенә куйды: — Авыл кешесенә сөйләргә гайбәт кенә булсын.— һәм бер тын сүзсез баргач, өстәде:— Көтәр кешем юк иде бит... Институтка керергә дә булышам дигән иде. — Шул ялганчыңны сагынасыңмы? — Күрәсем дә килми. — Соң, шулай булгач... Тагы су чайпалуы һәм тәгәрмәч чыйкылдавы гына ишетелеп торды. Сүзне Фаягөл башлады. — Сиңа охшаган иде ул, Рәхимҗан... Нәкъ син, коеп куйган Рәхимҗан иде менә... Ул арада Кече басу астына да төшеп җителгән. Җәйләүгә килеп керүгә Фаягөл, ак төенчеген алып, уйнаклап йөгерә-йөгерә терлекчеләр йортына юнәлде. Ат, ияләнгән гадәте буенча, дүрт-биш төп үсеп утырган карамалык күләгәсенә барып туктады. Рәхимҗан аның аркалыгын төшерде, чөелдереген чишеп җибәрде. Алдына арба астында килгән бер кочак тукранбаш китереп салды. Сулы кисмәкне җиргә төшерү ечен арбага терәтеп куя торган күсәкләрне эзләп маташканда әле генә Фаягөл кереп киткән вагончыктан ике-өч кыз йөгереп чыкты. — Оҗмах егетебез килгән, хур кызлары, чишмә суы эчәргә чыгыгыз,— дип оран салды арадан берсе. Исмәгыйль хатыны чәрелдек Нурсылу булды, ахры. Рәхимҗан янына беренче шул килеп җиткән иде. Аның артыннан кружка яисә катыклы су ясарга әзерләнгән банка тотып тагы бер төркем хатын-кыз күренде. — Инде югалткан идек үзеңне,— дип эндәште арадан кемдер. Җавапны да үзләре үк кайтардылар: — Фаягөл белән шул тикле жир бергә төш тә, югалма да, имеш — Автобуста күренмәгәч тә, уйлаган идем аны,—диде кайсыдыр Телләре ни әйткәнне колаклары белән үзләре дә ишетмичә, чыр-чу килеп гайбәт сатуларында булды хатыннар. Рәхимҗан. ишетмәгәнгә сабышып, елмаюын белде, ат тирәсендә йөргән кигәвеннәрне куды, шлеянын чукларын рәтләгән булып торды. ♦ Бераздан әбер-чәбер килгән авазлар сирәгәя төште. Сунын тәмле- ж леген, салкынлыгын мактарга кереште кайберләре. Икенчеләре аның * кайсы чишмә суы икәнлеген гоманлый башлады һәркайсына үзләренә з якынрак чишмәнеке булып тоелды, имеш, шул чишмә суы гына әлеге- > дәй тәмле икән. Бәхәсләшә үк башладылар һәм Рәхимханның сүз әй- * 1үен көттеләр — Шуны да белмисезме,—дип, катыклы суын болгатып торган Са- £ пиятти сүзгә кушылды. * — Әнә, Сапиятти әйтсен,— диде егет, тел яшереп Үзе берөзлексез ф атының ыңгырчак суккан төшенә җыелган кигәвеннәрне чыбык белән я куалап торды. м Сапиятти, үзенә төбәлгән карашларны зарыктырасы килмичә, суны “ бер-ике мәртәбә йотып куйды. сәгатьләренә күрсәттеләр ы — Бераз көтегез, хәзер мин Мирзанур абыйны алып төшәм,— диде 5 Рәхимҗан — Анысы кем тагы?.. л — Председатель. Ф — Ә син кем? в — Мин — Айтуганов' Күрәмсең, аны колхоз җитәкчесе дип кабул иткәннәр иде Тракторчылар бер беренә каранып, иң өсләрен сикертеп алдылар. Ф — Тиз булыгыз анда, капкалап кына алабыз,—дип калды алар * — Киттек, Дада абзый,—дип, Рәхимҗан атын авылга таба борды. * Председатель идарәдә юк иде. ындыр табагында таптылар үзен. * Сүзне өлкән кеше Дада абзый башлады — Бу ничек була инде, Мирзанур? — диде ул.— Авылны чишмәсез w калдырырга булдыгызмыни? ■* — Кем әйтә аны, Дада абзый, нәрсә булган? — дип, анышмады £ председатель. * а. — Белмисен, ызначыт... әллә белмәгәнгә сабышасыңмы? Ә инешне ' анда Карт тирәк чишмәсе турыннан буып яталар,— диде карт, дулкынлануын яшерә алмыйча — Чишмәләрне су астында калдыру дөрес түгел, Мирзанур абын. Әйдәгез, туктарга кушыйк үзләренә,— дип, Рәхимҗан аны тизрәк су буена төшәргә чакырды. Председатель, эш калдырып йөрисез шунда дигәндәй, кашын җыерып алды, уңга-сулга каранды, һәм амбар өе янында механизаторларга нндер аңлатып торган баш инженерны үзенә дәште Сөйләвеннән тукталып, председатель янына килде баш инженер. Аның шул хәрәкәтеннән үк тәвәккәл һәм энергиясе ташып торган егет булуын күзалларга мөмкин иде — Ашыккансың! — диде председатель кырыс тавыш белән , — Кайда? Нәрсә? — дип, анышмый торды баш инженер — Буа будырырга дим — Барыбер будырасы ич аны,— диде баш инженер, «ә-ә, эш шу- нарда гынамыни» дигәндәй, җанланып китеп — Таныш егетләр, сүз тыңлап кына килделәр Бер көндә әзер булачак — Ә проект бармы? — Юк,— диде баш инженер, һич нее китмичә — Ләкин булачак. Җир эшләрен язга көзгә калдырасы килмәгән иде, икеләтә, өчләтә күбрәк каерачаклар Түләү бездән ич — Проект кая? —дип кабатлады председатель, тавышын күтәрә төшеп — Су буен, чишмәләрне су астында калдырырга кем рөхсәт итте? Төшеп, хет бер күргәнең бармы безнең су буен’ Шунда гына баш инженер, председательнең чынлап сөйләшүен аңлагандай, җитдиләнеп калды Шулай да тиз генә сер бирәсе дә килми иде аның — Чишмә санап йөрмәсәм дә җитәрлек ич минем эш Авылга су кертелгән, Мирзанур абый, колонкалар җитәрлек. Югалту юк, барысы да уйланылган. — Туктатсыннар,— диде председатель, янәшәдә торган җиңел машинага ымлап.— Хәзер үк туктатсыннар эшне. Күпкә түзгәнне, азга түзәрбез буасыз да — һәм җәлт кенә машина кабинасына кереп шуга^ егетнең артыннан кычкырып калды.— Төшкән-төшкән, бер очтан чишмә суын да эчеп кайт... Кичен, көтү кайтыр вакыт җитеп килгәндә, Рәхимҗан яңадан төште Карт тирәк чишмәсе янына. — Диңгез ясаучылар китте, абый,— дип кычкырып калды аның су буена төшеп баруын күргән бер бәләкәй малай. «Кемгә нәрсә .» дип уйлап куйды ул күңеленнән генә. Чөнки теге малайның кәефе тәмам кырылган күренә иде Шундый зур вакыйга, була дип көткәндә генә, булмый калсын әле... Су буе иртәнге шау-шудан тынып калган. Вак ташлар белән серләшкән инеш челтерәве генә ишетелеп тора Кызыл балчык астында калган чишмәдән агып төшкән болганчык су инешкә хәвеф төсе өстәгән. Чәчләренә бәс төшкән берничә агай бер читкә йолкынып ташланган карт тирәк өстендә серләшеп утыра. Баеп барган кояштан инешкә таба аларның күләгәләре сузылган. Бу күләгәләр шул кадәр озын иде ки, алар икенче офыккача барып тоташкан сыман тоелды егеткә. Чишмә янында беразга тукталып торгач, югарочка су буйлап кына менәргә ният итте ул. Ләкин күп китәргә өлгермәде, Чегән чишмәсе турындагы тыкрыктан бала җитәкләп төшеп килгән яшь хатынны күреп, аяклары атламас булды. Ул хатын — Зәйнәп иде. Әле кайчан гына шушы су буенда, шушы турыда аның белән таң каршылаган Зәйнәп! Тәненнән кырмыскалар чабышып узгандай булды егетнең, эсселе- суыклы булып китте. — Рәхимҗан, синме?..— дип эндәште Зәйнәп. — Мин, Зәйнәп,— диде Рәхимҗан. — Син шундый үзгәргәнсең. Рәхимҗан... — Ә син һаман шул... — Минем сине диңгезче киемендә күрәсем килгән иде... Сиңа тель- няжка килешә, Рәхимҗан. — Ә сиңа нәрсә кисәң дә килешә... — Бала дамы? — диде Зәйнәп, елмая төшеп. — Бала да... — Рәхмәт, Рәхимҗан, син һаман элеккечә икәнсең. — Юк. үзгәрдем,—диде егет, бу сүзләренә ниндидер мәгънә сеңдерергә омтылып. — Әйе, син олыгаеп, чын егет булып киткәнсең, Рәхимҗан. — Күпкә кайттыңмы? — дип сорап куйды егет, сүзне икенчегә борырга теләп. — Бер-ике атна ял итәргә исәп,— диде Зәйнәп, һәм бераз уйланып, аяк очына карап торгач, өстәп куйды тагы.— Безнең авыл шундый матур икән, Рәхимҗан. — Әле генә белдеңме?! — диде егет, авылның Зәйнәпкә дә охшавына чын күңеленнән куанып,— Ә үзең авылдан тизрәк китәргә ашкындың. — Ашкындым...— диде Зәйнәп, күз алдына үсмер чагын китереп. Күкрәк тутырып тирән сулыш алды, аннары аяк очында тукталган карашын туры егеткә төбәде.— Авылда яшн алмас идем барыбер. — Нигә? — Авыл кунакка кайтканда гына әйбәт. . Ә сезнең матурлык күрергә, аның табигатенә сокланырга вакытыгыз юк. — Авыл кешесе дә ике күзле, Зәйнәп. Ялгышасын! Шунда ул үзенең әлеге матурлыкны яклап бүген генә дә күпме борчылу кичерүе хакында сөйләмәкче булган иде. Ләкин бу ниятен- . нән кире кайтты. ' ♦ Әни, әни, монда су бар,— дип эндәште су читендә кайнашкан 5 баласы Өйләндеңме? — дип сорады Зәйнәп, кызыксыну белдереп. Өлгермәдем әлегә,— диде егет Хәер, Зәйнәп бу хакта үзе дә бе- '■ лә иде булса кирәк. “ — Әни, әни, монда таш бар,— дип эндәште вак ташлар өстеннән 5 йөгереп барган бала — Нурлы Аланда матур кызлар күп ич,— диде Зәйнәп, егетне шел10 тәләгән сыман итеп. ♦ — Нурлы Аланда кызлар бар... егетләр дә төшеп калганнардан ту- я гел,— дип, төртмә сүз әйтеп ташлады Рәхимҗан. Үзе шундук әлеге “ сүзләренең урынсызрак килеп чыгуын чамалады. — Әни, әни, монда чәчәкләр бар,— дип эндәште тугайда йөгереп ™ йөргән бала. — Укырга уйламыйсыңмы? — дип сорады Зәйнәп. — Читтән торып укырмын, ахры,— диде егет. — Әни. әни, бу нинди абый? — дип сорады алар янына килеп җит- ® кән бала. — Бумы? Бу... бер абый,— дип югалып калды Зәйнәп Рәхимҗан < үз гомерендә беренче мәртәбә аның шулай уңайсызланып, ни әйтергә * белми торуын күрде. — Миңа кайтырга кирәк. Сау бул, Зәйнәп,— диде егет Зәйнәп ни дияргә белмәде, тибрәнеп-тибрәиеп тирән сулыш алды — күкрәгендә берьюлы ике җан һавага ашып кире урыннарына кайтты. Тагы! Тагы тибрәнде җан. Күзләрен тутырып, китәргә җыенган егеткә карады хатын. — Әни, әни, абый нигә китте? — дип сорады бала — Абый ашыга, аңарга китәргә кирәк,— диде Зәйнәп Рәхимҗан артына борылмады Алсуланып баеган кояшка таба атлап, ул туп-туры су буйлап китеп барды Күзләреннән әллә ал шә- фәкть нурлары тамды, әллә нур булып чык бөртекләре йөгереште 16 Кече Басу астына печәнгә барышлый бүген дә юл уңаена чишмә суы тутырып алды Рәхимҗан Җәйләүдә кызлар Ризван каеннары чишмәсе суын көтә Көннең кызу чагында төшереп җиткерәсе иде үзләренә. «Җәйләүдәге суны элек эчкән өчен рәхмәт. Карамалы яр чишмәсенең суы бидондагы сөтне суытыр өчен генә ярый»,— дип сөйли иде хәзер сыер савучы кызлар Аларга Ризван каеннарыныкы кирәк* Шуның белән бетсә бер хәл, беркөн Сапнятуи сөйләгәннәрдән соң кайбер кызлар караңгы төшкәч чиләк-көянтә асып чишмәнең үзенә үк йөри башлаганнар, имеш .. Исмәгыйле белән үпкәләшкән көнне, моңарчы колонкага йөрергә иренгән Нурсылу да, дөрес булса, сынар чиләк тотып, Ризван каеннары чишмәсенә төшкән Рәхимҗан юл читендәге басуның мәһабәтлегенә сокланып, уйга чумып бара нде әле кайчан гына арба тугымына җитмәгән кукуруз инде ат сыртыннан узып бара. Ә юлның икенче ягындагы бодайдан җилләр искән Әле кичә генә комбайннар кермәгән дә нде, бүген рәт-рәт булып салам күбәләре генә утырып тора Нәкъ әкияттәгечә — күз ачып йомганчы әйләндереп тә салганнар Т. Хаҗиэхмэтов рәсеме Шунда, искә төшереп, кесәсен капшады ул. Әле иртән генә почтальон хат биреп узган иде, укырга оныта язган. Хат Фаяздан иде «Сәлам, Рәхимҗан! Бер көе яшәп яткан көн әле. Вакыт, завод белән тулай торак арасында йөреп, үтә дә китә. Буйдаклыктан да туйдым, өйләнәсе дә килми, йөргән кызлар күп, күңел үз иткәне юк Их. безнең умырзая җыеп йөргән чаклар Хәтерлисеңдер бит, малай Ярый, хәзергә!» Каядыр якында гына көлү авазы яңгырап китте, йолдыз Кашка сис- < кәнеп куйды. Егет тә, кабаланып, тавыш килгән якка текәлде. Куку- S руз арасыннан аларның каршысына Фаягөл килеп чыккан икән, кул- | ларында бер кочак кыр чәчәге — «зәңгәр тәтәй» Рәхимҗанга атны тук- * татудан башка чара калмаган иде. 5 — Ә-ә, син икәнсең...— диде егет, бер дә исе китмәгәндәй Ә \зе бу Е очрашуга шатланган иде югыйсә. — Менә, зәңгәр тәтәй җыйдым, сыерга шифасы була нкән,— диде Фаягөл. Ләкин ул күпме генә шаян һәм тыныч булырга тырышса да, ♦ кабалануын, дулкынлануын яшерә алмады Сүзләренең җайсызрак чы- ® гуыннан уңайсызланып, зәнгәр тәтәйдән болайрак зәңгәр күзләре бе- х лән бер чәчәккә, бер егеткә каранды. Әйтерсең. Рәхимҗан алдында ч аның ниндидер гаебе бар иде. — Ярый, алай булгач мин кнтәм. Печән дә чабасы бар, төшә то- s рам,— дип, кулыннан ычкынган дилбегә очына үрелде егет Ул үзе дә п зәңгәр тәтәй белән зәнгәр күзләр арасында адашкан, онытылып кал- J ган кебек иде бу мәлдә. s — Бер ялгызымны калдырып, җәяү йөгертер идеңмени,— диде Фая- н гөл якты елмаеп. Ул инде үзен кулга алып өлгергән иде. Арбага баш- * та чәчәкләрен китереп салды Аннары, утыртасыңмы юкмы дигән сы- - ман, егетнең каршысына ук килеп аңарга зәңгәр нурларын бөркеде °- Егет Фаягөлгә туры карарга тырышты. Аның сөйкемле булып эчкә батып торган бит алмаларына, алардагы вак сипкелләргә игътибар итте. Аккошныкыдай йомшак муенны, җәйге юка күлмәк эченә түш турында гына кереп югалган серле сызыкларны да сыйдырган иде ул караш. Шул сызыкларның дәвамыдай ике ак күгәрченнең читлекләренә сыеша алмый иреккә ашкынып талпынуын да аермачык абайлады хәтта Фаягөл исә, ниһаять, иркен сулыш алып, чаяланып, арбага, аның янәшәсенә менеп утырды — Я.— диде ул, чарасыз калган егетнең тыгыз беләгенә нәни бармаклары белән ипле генә кагылып,—ашыгадырыең түгелме Рәхимҗанның дилбегә какканын да көтми кузгалып китте Йолдыз Кашка Егет бер яны белән Фаягөлнең җылы иңбашын, ярым ялангач беләген һәм күлмәк итәкләрен тоеп барды Ат кнсәгрәк тартылган саен селкенеп куйган Фаягөл, кисмәктән су чәчрәүне сәбәп итеп, аңар тагы да елыша төшә иде. Рәхимҗанга торган саен рәхәт тә, уңайсыз да була барды Фаягөлнең түгәрәкләнеп торган билләренә нке куллап ябышасы. аны үзенә таба суырып аласы һәм туйганчы, күзләреннән яшьләр чәчрәп чыкканчы кочаклыйсы, иркәлисе килде Әмма, кулындагы дилбегәне кая куярга, нн эшләтергә белми аптырады Ике куллап, чытырдатып дилбегәгә ябышкан иде ул. Тормыш тәҗрибәсе ягыннан егеттән бер баскычка өстен торган Фаягөл барын да күреп, тоеп торды, әлбәттә Егетне шулай күзәтүе кызык та, кызганыч та нде аңарга Ниһаять, дилбегәне үз кулына алыр вакыт җиткәнлеген чамалап, ул атны үзе туктатты — Рәхимҗан,—дип пышылдады кыз, снзелер-сизелмәс дәрәҗәдә ипле бер хәрәкәт ясап, һәм кулларын бер бер артлы егетнең муенына сузды. Күзләреннән тагы зәңгәр яктылык бөркелде аның Егетнең беләкләренә ташкын булып кинәт кенә җс)әр тулды, җс- гәр өстәлде. Кызны кочагына аласы, күтәреп офыкларга кадәр алып китәсе, күтәреп йөртәсе килде аның. Әмма көпә-көндез һәм юл уртасында бу турыда уйлау мөмкинме соң... үз уйларыннан үзенә үк оят тоелды Рәхимҗанга. Берәм-берәм үзен Фаягөлнең сарылып торган кулларыннан арындырды ул. Ә кыз үпкәләмәде һәм берни сиздермәде Рәхимҗаннан кружка сорады, кисмәктән су чумырып алды да, сусаган иреннәренә сак кына тидереп, бер-ике мәртәбә йотып куйды. Ә күзләре һаман егеттә булды. Сынап карый идеме ул, әллә үртәпме... Шунда Фаягөл яңадан бер кат балкып куйды. Күз иярмәс җәһәтлек белән Кинәт кенә дилбегәне тартып атны куалады һәм кружка төбендә калган салкын суны Рәхимҗанның чуендай кызган тәненә сибеп, арбадан читкә атылды. Арба өстендә калай кружка гына тәгәрәп калды. Бу хәрәкәтләр шул тикле көтелмәгән арада булды ки, кызның ни рәвешле боларның барысын да башкарып чыгуын абайламый да калды Рәхимҗан. Үпкәләү булдымы бу, үртәүме... Яңа урылган бодай басуына, чишмә челтерәгән сыман, көлү авазы таралды, алтын сары камыллар өстеннән йөгерде ул көлү. Салкын тамчылар егетне айнытып җибәрде. Ул аны-моны уйлап тормыйча, кинәт өермәгә, пәри туена охшаш җәһәтлек белән үзе дә кружкага кисмәктән су чумырып алды һәм бәхетле көлү авазына ияреп, чабып китте. Артыннан Рәхимҗанның куып килүен шундук эчке бер сизенү белән тоеп алды Фаягөл. Адымнарын тагы да ешайтып, яшь кәҗә бәтиедәй уйнаклап, тигез рәт булып тезелгән бодай саламы күбәләре арасыннан йөгереп үтте ул. — Миңа су сибүче син идеңме...— дип кабатлый-кабатлый поши сыман дәүдәү атлап куып килгән Рәхимҗан аңарга тиз якынлашты. Алай гына тоттырырга теләмәде Фаягөл. Әмма егет гел якынлашып ук җиткән иде инде. Кыз, җитез хәрәкәт ясап, куып килүче су сибим дигәндә генә салам күбәсенең икенче ягына кереп кача. Егет тагын куып җитә, кыз, кинәт борылыш ясап, икенче читкә тайпыла. Егет сипкән су тигәндерме-юкмы, шундый борылышларның берсендә Фаягөл, сискәнү авазы чыгарып, салам өеменә сикерде. Ишелеп төшкән салам астында ул шундук күренмәс тә булды. Куышлы уен белән мавыгып онытылган Рәхимҗан да дулкын булып ишелгән салам астына кереп чумды. Дулкын аны шундук эләктереп алды һәм кыз янына илтеп салды. Муенында Фаягөлнең йомшак беләкләрен, аның җиңелчә ыңгы рашуга охшаш ешеш сулыш алуын, иреннәре кайнарлыгын тойды ул Салам өстенә сикергәндә җил ачып җибәргән күлмәкләрне дулкын берьюлы читкә бәреп атты. Бер-беренең йөрәк тибешеннән башка һични ишетмәде һәм тоймады алар. Фаягөлнең йомшак иркәләү тавышыннан гына күзен ачты Рәхимҗан. Юл читендә туктап калган җигүле ат көтеп тора. Ә юлда тузан күтәрелгән Йөрәге «жуу» итеп куйды егетнең. Алар турыннан гына җиңел машинада председатель узып бара иде. 17 Бер-беренә башка күтәрелеп тә карамады алар ул көнне. Сулы кисмәкне урынына елгыр гына илтеп, кызлар йөгерешеп чыкмас борын, печәнлеккә таба атын юыртып китеп тә барды Рәхимҗан Печән төяп кайтышлый да җәйләүне әйләнеп кенә узды. Фаягөлне күпме генә уйламаска тырышмасын, булдыра алмады — аның кулларының кайнарлыгы әле дә булса иркәләп тора иде сыман. Берничә сәгать элек кенә үзләре очрашкан урынны абайламый үтеп китүдән курыккандай, йөк өстенә тезәнлекләп үк басты ул. Каядыр шушы тирәдә иде бугай, дип карангалап барганда, йолдыз Кашка ки нәт бер сәбәпсез туктап калды. Рәхимҗан, дилбегәне кагып, аны кузгатырга теләде. Ат кузгалмады — башын борып, дуга аша хуҗасына карап куйды. Бу хикмәтле карашны ни дип юрарга да белмәде егет, йөк өстеннән төшеп, ат янына килде. Кеше ышанмаслык хәл иде — ат туктап калган урында тәгәрмәч эзенә аркылы икс чәчәк, ике зәнгәр тәтәй ята икән! Алар, әйтерсен, җанлы иделәр. Фаягөлнең янып торган ф зәнгәр күзләрен хәтергә төшерделәр Димәк, ат та шупы тойган булып * чыга Шатлыгыннан атнын яңакларын сыйпап алды, маңгаендагы йол- * дыз сыман янып торган ак кашкага кунган клевер яфракларын арала- “ ды. Каян кушсаң — шуннан йөрергә күнгән атнын ике зәңгәр тәтәй s каршында тукталып калуына аның әле һаман ышанасы килми иде ш йөк өстенә менеп сузылып яткач та әле байтак кына йолдыз Каш- х каның зирәклегенә сокланып барды ул Ләкин тора бара әлеге сокла- “ нуны башында буталган төрле уйлар басып китте Иң элек хуҗасыз ш ат яныннан узып киткән җиңел машина тынгылык бирмәде анар Пред- ф седатель ни уйлады икән, дип борчылды. Ул да түгел, хыялында әле в Фаягөлнең чаялыгы, дөньяны оныттырган назы калкып чыга, әле Зәй- w нәпнен ике як иң өстенә сузылып төшкән шомырт-кара толымнары җил- = фердәп балкып ала. Әйе, шушы көннәрдә генә су буенда очраган гүзәл яшь хатын түгел, шомырт-кара толымын җилфердәтеп урманда з- умырзая эзләгән Зәйнәп килде аның хәтеренә. Бер кочак зәңгәр тәтәй < арасыннан карап торган зәңгәр күзләр һәм шомырт-кара толымнар. ™ үзара тарткалашып, берөзлексез алышынып торды күз алдында һәм Ф шунда, үзе дә абайламастан, күңеленә килгән җырны көйли башлаган г һавадагы йолдызларны Нигәдер санамадым шул, Зәйнәбем х Ал Зәйнәбем, гнл Зәйнәбем, о. Рәхәт үтсен җәйләрен ■ Үсмер чакларыннан бирле күңелендә йөргән шушы җырның нәк.*ъ менә шушы минутта хәтергә килүенә уңайсызланып куйды ул Зәйнәп исеменә, аңа булган беренче хисләренә, әлегедәй гүзәл җырга лаек тү - гел сыман тоелды ул үз-үзенә. Күзе янә кулындагы ике зәңгәр чәчәккә төште, ул аларны иреннәренә, борын очларына тидереп иркәләде, алар ның бер үк вакытта гади дә, искиткеч нәфис тә булуына сокланып барды Ат инде авылга якынлашып килә иде. Шунда Ризван каеннары ягын нан тук та тук яңгырап ишетелгән балта тавышы сискәндереп җибәрде Әйе, балта тавышы иде бу Йолдыз Кашканы ашыктыра төште Рәхимҗан. Әмма өлгермәде — аның күз алдында Ризван каеннарының берсе, сыкрау авазы чыгарып, җиргә мәтәлде Ничек аңларга, нәрсә дияргә дә белмәде ул — бүгенге көннең саташуга охшаш вакыйгалары дәвамы ндеме бу?., йөк өстеннән шуып төшеп, җан-фәрман каеннарга табан йөгерде. — Нишлисез, кабәхәтләр, нишлисез? Ризван каеннары бит алар,— дип кычкыра иде ул килә-килешкә. Каен янындагылар, бу ни хикмәт дигәндәй, сәнәк тотып үзләренә каршы йөгергән егетне күреп, берара югалып калдылар — Завклуб кушты, бүген театр була Ташла әле. болгама шул сәнәгеңне,— дип телгә килде каен очының җиргә авып төшкән ябалдашлары артына поскан ыспай егет Рәхимҗанның беренче күрүе иде аны. — Яшьти, кара аны. ул тикле үк куркытма. Хәлил шыр җибәрә күрмәсен,— дип сөйләнә-сөйләнә агач башыннан Рәхимҗанның класс ташы Хамис төшеп килә иде. Кызарып чыккан күзләре иләмсез ялтырый иде Хамиснең Авызы колагына җиткән «Шайтан суы артына йөгергән моның».— дип уйлап алды Рәхимҗан. Башта шап итеп кулындагы балтасы килеп төште Хамиснең, аннары очсыз калган каен кәүсәсеннән үзе сикерде, — Яшьти, кызма әле син, әйдә бераз кәефне күтәреп алыйк,—дип, икенче каен төбенә җәелгән газета янына чакырды ул Рәхимҗанны. Хамиснең бөтен килеш-килбәте, кыланышларыннан олы бер эш кырган сыман канәгатьләнү сизелеп тора. Рәхимҗанның үзенә иярмәвен чамалап алгач, ярты шешә аракыга каплап куелган буш стаканны шалтыратып, янәшәсендәге юлдашына дәште ул. — Хамис тотынса булдырмыймы соң... Менә дигән каен. Мондыйны син көндез шәм яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың,— диде дә голт- голт йотып куйды. Җирдә аунап яткан каенның яфраклары арасыннан аралап, кабаланакабалана бер-ике каен әкәе өзеп капты. Аларны бер тын чәйнәгәннән соң кире җиргә төкерде. Аннары тагы әмерхан бәрәңгеседәй аксыл йөзле теге ыспай егеткә мөрәҗәгать итте. — Каенның мондыен табарга кирәк әле. Сәхнәгә чыгып Галиябануны кымтырыклау түгел ул сиңа. Күрәсеңме, әнә, яшьти булып яшьтн сәнәк күтәреп килгән,— дип, бер читтә торган Рәхимҗанга күз кыскан булды — Хәлил, имеш, ә чын исемең, брат, бармы соң синең? — Гелозанджанович,—дип җавап кайтарды тегесе. Ул үзенең исемен әйткәндә тагы да җитдиләнә төште, әйтерсең, сәхнәдә чыгыш ясый. Шайтан суыннан күркә сыман һаман кызара барган Хамис кабат- кабат сораса да, егетнең чын исемен аңлый алмады. — Гелозанджанович, Гелоз Анджанович...— дип, тамак төбеннән чыккан әче тавыш белән тик кабатлап торды ул. Рәхимҗан да аңлый алмады бу исемне. Район үзәгеннән килгән әлеге артистлар китеп байтак вакыт узгач кына белде ул ыспай егетнең кем булуын. Күрше Җәке авылыннан кладовщик Галимҗан малае Гөлүс, Гөлүс Галимҗанович булган икән ул. Хамис исә аңарга һаман да Хәлил дип эндәшүендә булды. — Галиябануың ничек соң? Галиябануың шәпме? — Ну, ничек әйтергә сиңа, Галиябану яхшы, Галиябану начар була алмый,— дип җавап бирде артист егет. Исерекнең шаяруын әллә аңламады, әллә аңламаганга гына сабышты ул — бик җитди итеп аңлатырга тырышты. — Син нәрсә, җен шулай иткән нәрсә... Мин синнән нинди дип сорыйм, ә син миңа «начар була алмый, начар була алмый», имеш,— дип гел чынлап ук бәйләнә башлады Хамис. — Нәрсә дим соң, әйбәт дим ич инде...— дип шүрли башлады егет. — «Әйбәт» имеш,— дип, мыскыллап кабатлады Хамис, артист егетнең сөйләмендәге кыланчыклыктан көлеп.— Синең өчен әйбәт булу берни түгел, син аны миңа аңлатып күрсәт. Я>*ъни мәсәлән, менә болан итеп, кулларың белән, задний мустларын, фарсункаларын, фараларын дигәндәй күрсәтеп әйт. Мине җүләргә санап торган буласың, яшьти каршында бит әле. Беләм мин сезнең ишеләрне... — Ну, әйбәт инде, әйбәт,— дип, кулларын үз гәүдәсе тирәсендә йөздереп күрсәтте куркуга калган егет. — Шулай диләр аны,— шайтанга әверелгән Хамис уч төпләрен төкереклитөкерекли угалап куйды — Бүген мин Исмәгыйль булам, ишетәсеңме, яшьти, Исмәгыйль булам. Менә бу нәмәрсәнең борын төбеннән суырып алмасам, исемем Хамис булмасын! Ул дәртләнеп китеп, аягүрә торды. Артист егетнең каршысына килеп басты һәм теленә салынуын дәвам итте. Ә Рәхимҗан, аларның икесенә дә бер дәрәҗәдә нәфрәтләнеп каршыларында басып торган Рәхимҗан, ни әйтергә дә белмәде. — Тагы бер ярты куймасаң, каеның-ниең белән ботарлап атам,— Галиябануыңны урам уртасында тотып кычкыртам Ишетәсеңме, Хәлил,— дип дәвам итте Хамис. — Син нәрсә, Хамис дус, булды, булды — тагы бер ярты синеке,— дип, ярарга тырышуында булды Гелозанджанович — Мондый каенны мин генә табам, Галиябануына әйт, Хамис тапты диген, яме' Үзем дип мактанасы булма! — Ярар, Хамис дус. ярар Рәхимжан озак түзде, әмма башка басып торыр хәле калмаган иде ф инде Хамискә якынрак килде дә, борын төбенә йодрыгын терәп, та- R вышын күтәрде: — Шушы авылныкы бит син Нинди каен кнскәненне беләсеңме? | — Каен булгач — каен инде. Кирәк булса, алмагачын да кисәр- s без.— дип, авызын ерды шайтанга охшап калган классташы Аның күз- м ләре, үз-үзен тотышы, бөтен кыланышларына кадәр ямьсез һәм кур- J кыныч иде — Ризван каеннары ич, кабәхәт Изге каеннар — Миңа ни, булмагае Ярты литрдан да изге нәмәрсә юк ф — Кит. ичмаса син юлымда торма - дип. артист егетне читкә этеп, анымоны күрми атка таба китеп барды Рәхимжан — Яшьти, снн кызма әле, кызма алай,— дип калды аның артыннан = сәрхуш классташы — Сәнгатьне акламыйсыз! Карт каенның очы ябалдашлы була,— s дип, аңарга кинәт батыраеп киткән Гелозанджанович кушылды Бу « анын үзенә күрә Хамискә ярарга тырышуы иде — Тагы бер ярты һәм Галиябану, ишетәсеңме, Хәлил? . ® — Булды, килештек, егет сүзе — бер булыр — Ха ха-ха, егет сүзе, имеш,— дип шаркылдап көлгән тавышы ише- £ телде Хамиснең Аңарга кушылып Гелозанджанович та көлде Алар х икесе дә көлеп калдылар Авыл каршындагы тау башында, ботарлап = атылган каен янәшәсендә икәү бер булып көлделәр алар, озак көлделәр. Бик озак! Шаркылдап көлгән тавыш түбән төшеп, су буйларын ипләп узды, урамнарны, тыкрыкларны айкады Шул көлүдән Нурлы Аландагы һәр өйнең тәрәзә пыялаларына тикле озак зеңгелдәп торды... 18 Ә иртәгесен Рәхимҗанны идарәгә чакырдылар «Председатель белән партоешма секретаре көтә, хәзер үк килергә куштылар»,—дигән хәбәр егетне пошаманга салды. Тәртә арасына кергән атны җигеп бетерә алмый азапланды ул. Кабаланды, ашыкты . Аркалыкны түшлек белән бутады, камыт бавын тарттыра алмый чиләнде «Кичәге өчендер Нәрсә әйтергә’ Юлла атны калдырып, ни эшләдем дияргә?..» — Уз, Рәхимҗан, әйдә, түрдән уз? — дип, гадәтенчә колач җәеп каршылады аны председатель һәм шундук, кнопкага басып, партоешма секретарен чакырды Кабинетта тынлык урнашып алды Рәхимҗан өчен теләсә нинди орышу сүзләреннән дә авыргарак төшкән тынлык иде бу — Я. кәефләр ничек. Рәхимҗан,— дип сүзне партоешма секретаре башлады. — Рәхмәт, ярап тора иде әлегә... — Нәрсә снн, кыз сорарга килгән кияү егет сыман, коелып төштең әле,— дип председатель дә кушылды сүзгә.— Эшләгәндәге кебек бул? Күтәр башыңны, диңгезче ич снн Аның сөйләшү рәвеше күңелгә беркадәр җылылык бөркеде бөркүен, әмма «кияү егете» дигәне очраклы гына микән — Эшләр болайрак тора. Рәхимжан,— дип дәвам итте председа тель,— Без енна бер жаааплылык йакләргә жыспабыз Колхозыбыз ю, «к У» мз 14 5 якындагы елларда зур мәйданда сугару эшләре башлаячак, ә белгечләр җук. Безгә читтән җибәргән түгел, үзебезнеке кирәк... Озын сүзнең кыскасы шул — быелгысы көздән укырга китәргә кирәк булачак. Рәхимҗан иркен итеп сулыш алды. Сүзнең башка тнрәдәрәк баруы куандырды аны Әмма җавап бирергә ашыкмады. — Без сиңа зур ышаныч йөклибез, Рәхимҗан! Институтка һич икеләнүсез барырга кирәк,— дип, председательнең сүзен партоешма секретаре элеп алды.— Авылга синең кебек кешеләр кирәк. — Мин авылда ич, беркая китәргә дә җыенмыйм... — Җибәрү турында мыни сүз, сиңа укырга кирәк. Әнә, Мирзанур абыең белән без дә олыгаеп киләбез... Алмаш кирәк! Җирне яратучы егетләр... — һич уйламаганда ич, белмим шул..— дип икеләнә калды ул. — Ике уйлап торды җук, Рәхимҗан. Бу — синең эш! Теләсәң, читтән торып укырсың,— дип урыныннан ук торды председатель, һәм, килештекме дигәндәй, егеткә кулын сузды. Рәхимҗан, ризалыгын белдереп, бер-бер артлы икесенә дә кул биреп чыкты. — Килештек, димәк?.. — Килештек. Фаягөлдән ул берөзлексез качып йөрде, аның турындагы уйларын читкә куды, онытырга тырышты. Антлар бирде. Әмма барыбер зәңгәр чәчәк сыман ягымлы нур һәм җылылык бөркеп торган күзләрне оныта алмады. Зәңгәр күзләр төшенә керде аның, зәңгәр күзләр аны таңда йокыдан уятты Эшкә дә зәңгәр күзләрне очрату уе белән чыгып китә торган булды Рәхимҗан. Көндезен дә, кичләрен дә берөзлексез аны эзләде. Үзе эзләде, үзе качты. Үзе аңарга омтылды, үзе читләште. Ләкин бу хәл озак дәвам итә алмый иде. Фаягөл әбисе белән икәү генә тора. Көннәрдән бер көнне кичкырын, карчыкның югарочка кич утырырга менеп баруын күргәч, ашыга-каба- лана Рәхимҗан түбән очка юнәлде. Ян капка ачык, урамда кеше-кара күренмәде. Фаягөлләр ишегалдына барып керерлек гайрәте дә табылды... Ишегалдында адашып калган тавык-чебешне кетәклеккә куып йөри иде Фаягөл Өстендә кыска итәкле җиңсез күлмәк. Үсмер чагыннан калган күлмәк иде күрәмсең. Уңайсызланып, аның итәкләрен күпме генә тарткаламасын — күлмәк барыбер кызның тездән үк йомрыланып киткән тыгыз ботларын каплый алмады. — Бәрәч, Рәхимҗан, бу нншләп йөрүең,— диде көтелмәгән очрашудан югалып калган Фаягөл. Шундук үзе шатлануын да яшерә алмады.— Кеше күрсә...— дип, мәгънәле генә як-ягына карангалап алды. Рәхимҗан, үзенең кайда булуын аңышып җиткерә алмаган сыман; бераз тик карап торды. Бөтен кыюлыгы кеше-кара күрмәгәндә капка аша атлап керүгә сарыф ителгән идеме... Егетнең холкын, сәер гадәтләрен үзләштереп өлгергән Фаягөл аны тизрәк үзе янына, тавыклар куышырга чакырды. Бераздан алар тавык тизәге һәм кипкән печән исе аңкып торган абзар алдында иделәр инде. — Рәхимҗан, Рәхимле җаным,—дип, түземсезләнеп егетнең муенына сарылды Фаягөл. Рәхимҗанның да «Зәңгәр чәчәгем», «Фаягөлем — Чая гөлем» дип күңеленә җыелып килгән бөтен хисләрен түгеп, яшермичә бернидән оялмыйча сөясе килде кызны. — Син шушында гына торып тор,—диде Фаягөл, кинәт ниндидер нәтиҗәгә килеп.— Мин хәзер, ишекне генә элеп киләм.— Ул өйгә таба йөгерде, биленә сыдырылып менгән күлмәк итәкләрен тарткалап кую ихтыяҗын да тоймый йөгерде. , Лапас алдында бер ялгызы калып, инде үзләшә төшкәч, очраклы . бер кызыксыну белән, моңарчы үзе сөялеп торган баскычтан .сәндерәгә күтәрелде Рәхимҗан. Кипкән зәңгәр тәтәйләр әйдәдеме аны анда < Кипсәләр дә, зәңгәрлекләрен югалтмаган иде алар Әллә чәчәк һәм жи- 2 ләк яфракларының хуш исе бөркелеп торган болын печәне чакырдымы.. | Үзенең бөтенләй чит-ят сәндерәгә менеп китүен абайламый да калды * Ул арада, сүз куешкан сыман, башына зәңгәр борчаклы ак яулык чөй- т гән, килешеп торган яңа күлмәк кигән Фаягөл дә күренде. — Ә-әү-ү, кеше бармы мондау-у,—дип шаярган булды ул. — Кеше юк, аю гына, синең килбәтсез аюың,—дип жавап кайтарu ды егет тавышы. ♦ Сәндерәдәге эңгер-меңгергә күзе ияләшеп өлгермәгән Фаягөл, кан = арада зәңгәр күбәләккә әйләнеп, Рәхимҗанның көчле кулларына ки- леп кунганын искәрми дә калды. Алар үзләрен урманда, тын. матур ч алан уртасында калган кебек хис иттеләр Ул аланда сөеп һәм сөелеп » туймас зәңгәр күбәләк белән килбәтсез аю гына иде. Чәчәкләргә кү- ~ мелеп, җиләк яфракларына төренеп сулыш алды алан... Әйләнде, бө- т терелде, чайкалды —туй итте алан... Байтак вакыт узып, түбә ярык- * ларыннан үтеп кергән ай нурлары бар дөньяны яктыртып җибәргәч g кенә алар үзләренең кайда икәнлегенә һәм кем булуларына төшен- н деләр. ' < Тар тыкрыкларны иңләп өйләренә кайтып барганда, яна айның Z тулылыгына, күкнең зәңгәрлегенә, йолдызларның җемелдәшүенә сок- а. ланып туймады Рәхимҗан Әйтерсең лә, авылның шундый матур һәм тын кичен гомерендә беренче кат күрүе. Фаязның соңгы хаты күңеленә килде. Әллә ул да нәкъ менә шушы кичне, шушы мизгелне юксынамы икән иГәһәрдә... «Рәхимҗан, малай! Мин сине авылда калды дип кызгана илем, «җүләр» дигән чакларым да булды. Ә сип ак сакаллы карт икән бит, малай, торган саен синнән көнләшүем арта бара. Авылның урамнарын, бер кайгысыз калып, аркылыдан буйга гизеп йөрисе килә кайчак. Сызгыра-сызгыра бер йөрисе иде. Минем, авылда үсеп, кызлар озатканым да булмаган икән Авыл кызларына кайтып, яннарында хет бер кич янәшә утырасы иде, капка төбендә басып торуның ни икәнен беләсе иде Эх. умырзая җы еп йөргән чакларның кадерен белмәгәнбез ..» Авыл кичләренең кабатланмас матурлыгы бар шул Менә бүген дә берничә җирдә адашып өйгә кайтмый калган сарык бәрәннәре торып калды. Клуб нигезе буенда кәҗә тәкәсе ята иде, ай нурында аның мөгезләреннән төшкән күләгә ерактан ук тырпаеп күзгә ташланып тора. Бура читләрендә, капка төпләрендә сирәк мнрәк булса да бәхетле пар шәүләләр күренде. Серле тынлыкны бүлеп, түбән оч ягыннан кемнеңдер әтәче саташып кычкырып җибәрде. Ханга сафлык өстәп җил исеп куйды Су буеннан бөтнек исе катыш салкынча һава дулкыны алып килде ул. Бакалар тел кайрады, чикерткә сайрады. Алар бүленеп торган арада чишмәләр җыры ишетелеп калды Су буенда шаулап аккан чишмәләр арасыннан Ризван каеннары чишмәсе тавышын танырга тырышып барды Рәхимҗан Күпләгән башка челтерәүләр арасыннан аера башладым дигәндә генә, каеннар белән булган хәл хәтеренә килеп төште һәм ул—туңуданмы, әллә болай гына - калтыранып куйды .. Капкадан кергәндә, күпме генә сак булырга тырышмасын, үч иткәндәй. тимер келә гадәттәгедән дә ныграк шалтыраган төсле тоелды. Ул, сискәнеп, нрексездән тагы калтыранды Зәйнәпләр капкасындагы келәнең дә шулай шалтыравын көткән иде бит ул кайчандыр. Ә ул чакта тимер келә шалтыравын ишетә алмый кайтып киткән иде Баскыч io* 147 төбенә кунаклаган казлар, «йөрисен шунда» дигән сыман, дәррәү кузгалып, шаулашып алды. Төннең тынлыгы һәм матурлыгы артында посып аны күпме борчу һәм тынгысыз уйлар сагалап торган икән. Күзенә йокы кермәде Рәхимҗанның 19 Таң озак көттермәде. Авыл башына көтү куарга төшкән Рәхимҗанның әнисенә түбән очка тормышка чыккан ахирәте сер сөйләде шул иртәдә Маллар куып төшкән чыбыгы кулыннан төшеп китте ана кешенең. Ул берара яулык чите белән авызын каплаган хәлдә.катып калды. Ахирәте исә, аның хәленә кереп, гаҗәпләнүен белдерде. Бераздан, тагы нидер өстәргә теләп, ахирәт кеше янә ана колагына үрелде. Икесе дә бер булып башларына тотындылар — башка сыймас хәбәр иде күрәмсең.. Рәхимҗанның әнисе үзен кая куярга белмәде. Нәкъ шул вакытта автобуска утырган сыер савучылар җәйләүгә җитеп киләләр иде. Гадәтенчә бер читкә утырган Фаягөл кызларның уен-көлкесенә колак салмады бу юлы, күңеле болай да күтәренке иде аның. Җанын иркәләп торган татлы уйларында булды. Аның күзләрендәге очкынга байтактан игътибар итеп килгән сиртмәле Нурсылу башка түзә алмады, яңалыгы белән уртаклашырга ашыкты: — Кызлар, күрегезче, безнең Фаягөл яңадан чәчәк аткан бүген,— дип чәрелдәде. — Минем чәчәк койганым юк, беренче күрүеңмени,— дип елмайды Фаягөл. Нурсылуга туры карап. — Күп әле. күр. чукынчыкны, күзләре ут яна бит,— дип кабынып ук китте Нурсылу. — Янмаска... әллә син мине... — Киявең кайтмагандыр бит? Безгә кайчан күрсәтәсең? Сүзнең болайга борылуы Фаягөлгә ошамады, ул җитдиләнә төште һәм җавап кайтарырга ашыкты: — Ниткән кияү тагы? Шаярып кына сөйләгән идем бит... — Яшермә, кызым, үзең сөйләмәсәң дә белерләр. Болар арасында сер саклап буламыни ..—дип, сүзгә Сапиятти дә кушылды. — Нурсылу кияүгә чыккач, Исмәгыйле белән ниләр сөйләшкәненә тикле яшермәде. Сөйләшү генәме әле...— дип, алгы рәтләрдән кемдер усал көлеп алды. Күрәмсең, хак иде — башкалар да кушылып көлде. Нурсылуның исә мондый төртмә сүзләргә исе дә китми. Киресенчә, үзен искә тэшергәч, күңеле булып, тагы да ачылды гына. — Булды җанкисәккәем, булды, нәрсәсен яшерәсең аның,— дип, мәгънәле генә кеткелдәп алды үзалдына, һәм шундук канәгать тайыш белән өстәп тә куйды:— Нәрсәсен яшерим, бирешергә исәп юк әле, боерса... Ә Фаягөл, юл читендәге кукуруз басуына карап, үзалдына елмаюында булды. Рәхимҗан атларын алырга көндәгедәй дә иртәрәк чыккан иде. Олы елга түрендә утлап йөргән атлар, хуҗаларын күргәч, бер-беренә каранып алдылар. Болай иртә йөрүенә гаҗәпләнделәрме... Иртәнге чыкта коенган яшь курпының иң тәмле чагы иде шул әле. Иң өстенә салып менгән куртканы җәеп. Ялгыз чишмә читенә барып утырды Рәхимҗан. Чишмә дисәң дә инде моны, дип уйлап куйды ул күңеленнән. Исеме дә — Ялгыз, искә алучы да юк үзен. Олы елга киңлегендә шулай билгесез югалып калган Ялгыз чишмә Рәхимҗанга үзенең онытылып барган малай чакларын искә төшерде: Җәке каенлыгыннан җиләктән кайтышлый алар еш кына шушы урын да тукталып хәл алалар иде. Кем күбрәк җыйганын үлчәшәләр, савыт төбенә саркып жЪгелган хуш исле җиләк суыннан авыз итәләр, түшләренә каплап җиләк кабарталар иде Тулып җитмәгән савыт белән өнгә кайтып булмый бит, шулай иткәч җиләк күпереп китә Әйе, әле кайчан гына нәкъ менә шушы урында утыра иде бит ул. Ә як-ягында күрше-тирә малайлары — Барын, Миңлегаяз, Хамис, Фаяз, Кавис ♦ Бергә уйнап үскән авылдашлары кайсы-кайда таралышып беткән хә- я зер .. Ул чакта чишмәнең теге ягында куе булып әнис үсә торган иде. * Әнис дигәннән, кемне искә алды соң әле ул? Хамисне түгелме «Вәт исе 5 моның, арасына кереп ятар идем дә, валлаһи гәзнм, чыкмасыем»,— * дип, Хамис гел шул тирәдә аунар иде Йөзтүбән сузылып яткан көйгә ш чәчәктән чәчәккә үрелеп, бал кортыдай безелдәгән булыр иде Бар г нәрсәне онытыр иде Хамис шул әнисләре янына җитүгә Бервакыт, S! шул чишмә янына җитеп килгәндә, алданрак йөгергән Хамиснең кү- 3 ңелсезләнеп туктап калганын хәтерләде ул Әнисләрне сагынып йөгер- * гән җиреннән, чишмәгә җитәр-җитмәс тораташ сыман хәрәкәтсез кал- я ды. Чишмә тирәсендәге печән белән бергә кемдер аның яраткан әнис- ы ләрен дә чабып киткән иде. Хамис гел мескенләнеп калды шунда. Хуш = исле әнисләр үскән җиргә барып бер торды, бер утырды, җанын куяр „ урын таба алмады Су да эчмәде, сөйләшмәде, коелып калган әнис т. чәчәкләрен учына җыйды Авылга кайтып җиткәнче башкаларның су- * зенә катышмады, үзалдына тик уйланып кайтты Кызганыч бер кыя- ” фәтңә кергән иде Хамис шул көндә... Атлар ерак китмиме дигәндәй, утырган җиреннән борыла төшеп, як-ягына карангалап алды Рәхимҗан. Аларның тыныч һәм җансыз < диярлек булып күренгән күксел шәүләләре томанлы җәйге иртәне иң- = нәрсндә күтәреп торадыр төсле иде. Шунда атларның берсе, чыклы ~ үлән тәмен мактагандай, җиңелчә генә пошкырып алды Полдыз Кашка пошкыруы нде бу. Пошкырган аваз тирәюньне уятып җибәргәндәй булды, тын гына эленеп торган аксыл томан офыкка таба тирбәләп куйды Рәхимҗанның күз алдыннан, тизләтелгән кинодагы сыман, күренешләр йөгереп узды сулып, шәлперәеп төшкән әнисләрне ирененә китергән балачак дусты Хамисне Ризван каеннарының ак тәненә балта чапкан исерекбаш алыштырды, чишмә суында йөзеп барган әнис чәчәкләрен — җирдә аунап яткан ап-ак каен кәүсәсе Балачак дусты белән шайтан суыннан агуланган Хамнс арасында бернинди уртаклык таба алмый йөдәде ул. Ямьсез уйларыннан арынырга теләп, чыклы үләнгә йөзтүбән сузылып ятты Күзләрен дә йомып карады, әмма саташулы уйларыннан, җанлы сурәт булып күз алдына килгән вакыйгалардан арына алмады — үткән белән бүгенге, бүгенге белән үткәннәр буталды Хамнс турындагы уйларын ашыгып читкә куды. Котылдым дигәндә генә, яшьлегеннән күзләрен мөлдерәтеп карап торган, унҗиденче язларының тәүге умырзаясын тоткан Зәйнәп килеп чыкты. Зәйнәп белән ике арага чабылган каен очы авып төште Сыкрап ауган ябалдаш астында калгандай хис итте ул үзен. Ләкин шунда, юлда төшеп калган нке зәңгәр тәтәй булып, яктырып, янып. Фаягөлнең күзләре пәйда булды Фаягөлне нскә төшерү аны айнытып җибәрде Алсуланып чыккан кояш авылга якты нурларын сирпеде Рәхимҗан тагы гаҗәпкә калды — алар авылында кояш нәкъ Ризван каеннары турысыннан чыга икән Моңарчы шуны белмәгән, абайламаган Өч каенның уртадагысы, очсыз калганы өстеннән карап елмая нде кочиг Әйтерсең лә. алдагы тешләре коелып беткән берәү, мәкер катыш мыскыллы елмаеп, телен күрсәтеп тора нде авылга Шундый мәгънәсез чагыштыру уена килүдән уңайсызланып куйды ул. Төне буе иректә йөргән атларны, Полдыз Кашкага атланып, иртәнге авылга куып кай тып килгәндә, һәр чык бөртегендә нәни бер кояш елмайган мизгелдә нигә әле шундый уйлар килә аның башына? Яна көн туа ич, игенче көтеп алган якты-аяз җәйге көн. Менә озак та үтмәс, кырларда комбайн гөрелтесе башланыр, бункерларга шаулап икмәк агар, чиләкләргә күбекләнеп парлы сөт тулыр, карабодай басуында бал кортлары безелдәшә башлар, бәрәңге бакчасындагы көнбагышлар көнгә борылып. аранда колыннар сикерешеп уйнар... Күпме муллык һәм шатлык вәгъдә итә туып килгән бу яңа көн. Ә шулай да. тау өстеннән, Ризван каеннары арасыннан, авылга карап торган кояш телен күрсәтеп мыскыллы елмаючы тешсез кешене хәтерләтә иде бүген. 20 Киерелеп бер кавым чапкач, хәл алырга утырган иде Рәхимҗан. Кесәсеннән хат чыгарды — Фаяз хаты. Инде ничәнче кат укуы иде аның бу хатны «Сәлам Рәхимҗан-малай! Эшләр әйбәт бара, акча да шәп. Ә җанга ул гына житми, шул бер жаныма урын таба алмам, ахры.. Күңел һичнәрсәгә ятмый, менә дигән авыл егетләренең шәһәргә килеп юлдан язуын, эчкечелеккә бирелүен аңламый идем мин элек. Бәлки, аларның да жаны бер жирдә, тәннәре икенче җирдә каңгырып йөргәнгәдер ул...» Хатны укып бетерергә өлгермәде, хатын-кыз җырлаган тавыш бүлдерде. Күтәрелеп караса, тау битендә мәтрүшкә җыеп йөргән Фаягөлне күрде. Хат онытылды. Егет, аяк очларында гына басып, сиздермичә, кыз янына йөгерде, куркыткан булып шаярырга ниятләде. Тик кыймады, чынлап та күрка-нитә калса, дип, үзе үк куркуга төште. Арттан килеп күзләрен капласа, я булмаса берәр чыбык ташласа, кызны сискәндерермен дип шүрләде. — Фаягөл,— дип эндәште ул ягымлы итеп. Фаягөл сискәнмәде, курыкмады. Кулындагы шәмәхә мәтрүшкәләрне иреннәренә китереп, шулар аша, син мондамыни дигәндәй, серле караш ташлады егеткә. — Мәтрүшкәле чәй яратасыңмы? — Яратам,—диде Рәхимжан. — Ә мине? — дип яктырды Фаягөл. — Сине дә... — Мәтрүшкәне ныгракмы, минеме? — Мәтрүшкәне,— дип, шаярткан булды егет. Кыз, назланып, үпкәләгән булды. Егет аны тынычландырырга ашыкты, янына килеп чәчләреннән сыйпады. Кыз тынычланмады — Рәхимҗанның кочагына таШланды, ут булып яндырды, җил булып назлады. Шәмәхә мәтрүшкәләрне аралап бер-берен эзлйде алар. Мәтрүшкәләр, кулдан төшеп, бал кортлары, төклетуралар очып уйнаган җиләк яфраклары, тукранбаш чәчәкләре өстенә таралды. — Хәтерлисеңме, Рәхимҗан,— дип, нидер әйтергә теләде Фаягөл. — Хәтерлим,— диде Рәхимҗан, аны бүлдерүдән кызык табып. — Беренче умырзаяларны дим... — Хәтерлим. — Беләсеңме, мин нинди теләк теләгән идем? — Юк,— диде Рәхимҗан, йомшак пышылдап. — Ул теләгем чынга ашты, дөрес икән — беренче умырзая алдашмый,— диде Фаягөл, ярым йомык күзләрен тагы да яба төшеп. Тәгәрәп яткан егет, иреннәре белән үрелеп, ямь-яшел җиләк яфрагы өзеп алды һәм шуның белән Фаягөлнең муенын, колак очларын кытыклады. — Ул син идең,— диде кыз, егетнең колагына пышылдап, һәм, ял- ■ышмыйммы дигәндәй, күзләрен анар текәде.— Син минеке, минеке генә бит иеме, Рәхимле жаным. — Ие, Чая гөлем.. Мәтрүшкә һәм клевер чәчәкләрендә иркәләнеп, жнләк яфракларын сыйпап ятты алар. Сизелер-снзелмәс кенә искән жилдә баш очындагы яшь каен яфраклары лепердәшеп алды. Күбәләкләр очты, бал корт- < лары безелдәде. — Ә син ни теләгән идең? — дип пышылдады Фаягөл бераздан. 3 Егет икеләнеп калды Бу очракта дөреслек теләсә нинди ялганнан 5 да яманрак булыр төсле тоелды анар — Сине...— дип пышылдады егет Бу ялган Фаягөлгә бик тә ошады Ялган икәнлеген яхшы белсә дә, = жавап ана янә бәхет китерде, наз өстәде Шул бәхет һәм назына чор- £ нала-чорнала Рәхимҗанга сыенды ул. ш — Рәхимле жаным... ф — Чая гөлем... Мәтрүшкәле яр читендә алар икәүдән-икәү генә иде. S х ц п 21 s Ж Нурлы Аланга яңа язлар килде. Кар астыннан яшәреп ужым чык- « ты. Бөре ачылды Урамнарны буйлап аккан гөрләвек артыннан йөгер- * гән малайлар узыша-узыша көймә агыздылар Сыер мөгерәгән. каз * кычкырган, тайлар кешнәгән авазлар янгырап торды Кызлар һәм егет- £ ләр урманга яна язның беренче умырзаяларын эзләп менде Шундый язларның берсендә су буена, кайчандыр чегән чатыры тор- - ган урынга, җиңел машина килеп туктады Аннан дүрт биш кеше төште— ир, хатын һәм балалар Шунда, инеш буенда, көннең-көн буена чишмә суы эчеп, матур ташлар жыеп. аңлашылмаган бер чит, сәер телдә сөйләшеп йөрде алар һичкем танымады үзләрен. Бәхетле йөзләрендә — уй, чем-кара күзләрендә моң тулы иде аларнын Кузгалып китәр алдыннан әллә ничә термос тутырып Чегән чишмәсеннән су алдылар, тугайдагы туфракны үптеләр Нәкъ шул язны авыл читеннән узган автобустан егетләрчә жыйнак г.үдәле кеше төшеп калды Юл читеннән озак кына авылга карап торды ул, өстендәге плащын салып кулына элде, күлмәк изүләрен ычкындырды, күкрәк киереп тирән сулыш алды. Шулчак бакча артыннан жигүлс ат белән узып барган берәү аны күреп туктап калды Кулын каш өстенә куеп, юлга карады ат иясе. Юл читендә торганы да аны күреп алган иде Бер тын тик тордылар һәм икесе дә берьюлы алга тартылып куйдылар. Җәһәт җәһәт атлап якынайдылар һәм ирләрчә нык итеп кочаклаштылар. Арбада берсеннән икенчесе кечерәк ике ма лай булган икән. Әтиләренең таныш түгел кеше белән шулай күрешүе кызык тоелды аларга, аяк очларына басып үрелеп-үрелеп күзәттеләр — Гелгә кайттыңмы? — дип сорады ат яныннан килгәне — Бөтенләйгә,— диде юл читендә торганы — Күрешмәгәнгә дә байтак,— диде ат яныннан килгәне — Әйе, күпме язлар үткән,— диде юл читендә торганы — Күпме сулар аккан диген. Ә син һаман элеккечә — Снн чын нр булгансың,— диде юл читендә торганы һәм бакча артында калган атка ымлап сорап куйды — Үзеннекеләрме? Арбадагы малайларны әйтәм — Минекеләр — Кемгә өйләндең? — Хәтереңдәме, теге чакта дүртәү бергә умырзаяга менгән идек... — Хәтердә булмыймы... Шул умырзаялар тартты да... Тукта, ә син нигә һаман ат белән соң әле? — Шулай уңайлырак... — Мин сине ак «Лимузин» белән йөридер дигән идем инде... — Кирәксә, анысы да бар. Туктале, ник соң әле без болай басып торабыз.. Бөтенләйгә, димәк?..—дип, канатланудан кулларын уып куйды ат яныннан килгәне. — Гелгә,—диде умырзаяларны сагынып кайтучы һәм, бер карарга килеп, чемоданнарына үрелде. Ат яныннан килгәне, өлгеррәк булып чыкты, чемоданнарны үзе күтәрде. Гөрләшә-гөрләшә җигүле атка таба кузгалдылар. Ризван каеннары бәгыренә чабылган балта үзенекен итте. Язларның берендә алар яфракка бөреләнмәде. Тау өстендә кызганыч шәүләләр генә утырып калды. Авыл өстендәге кояшлы-айлы зәңгәр күкне күпме еллар күтәреп, яңа көн китергән офыкны кочып торган ап-ак ботаклар тораташка әверелеп катты. Шунысы гаҗәп: каен черемәде, таркалмады, аның ак кәүсәләре көзге яңгырга, юеш җил һәм каты суыкларга да бирешмәде. «Мәхәббәткә битарафлык күрсәтеп — мәрхәмәтсезләнүдән, хәтерсез калып — шайтанга әверелүдән сак булыгыз, нурлы аланлылар»,— дигәндәй, авыл каршындагы биек тау башында һәйкәл булып торды каеннар. Каеннар яфракка бөреләнмәде. Әмма нәкъ шул язны Ризван каеннары чишмәсенең як-ягыннан өч яңа чишмә бәреп чыкты. Ялгыз чишмә чишмәлеккә әверелде. Сулары берсеннән икенчесе сафрак, салкынрак һәм тәмлерәк иде аларның. һәм шул чишмәлек яны тора-бара Нурлы Аланның иң ямьле җиренә әверелер. Аларның суы белән иң якын дусларын, олы кунакларын гына сыйлый торган булыр нурлы аланлылар. һәрвакыт туган ягына тартылып торыр, аны ташлап китү турында башына да кертеп карамас ул чишмәлек суын эчеп үскәннәр. Ризван каеннары чишмәләрен татып караучылар шайтан суыннан шундук йөз чөерер һәм андый нәрсәгә бүтән борылып та карамас. Ә хәзергә, әнә, таң ата Нурлы Аланда яңа көн туып килә. Тораташ булып каткан каен кәүсәләре арасыннан чыгучы кояшның нурлары иркәли авылны. Нурда коенган зур, якты өйләрнең күзләре чагылып- чагылып куя. Тау итәгендә исәп-хисапсыз күп чишмәләр тезелеп киткән, һәркайсының үз җыры һәм үз моңы. Нәфис итеп үрелгән дүрт толымны хәтерләткән Ризван каеннары чишмәлегеннән инеш өстендәге вак ташлар өстенә берөзлексез йолдыз тәңкәләр коелып тора, чиләк- көянтә асып төшкән кызның чулпылары чылтырыймыни... Ялгыз әтәч кычкырып куя, аны башкалар күтәреп ала. Авыл аръягында утлап йөргән атлар кешнәп җибәрә Җиргә яңа яз, яңа көн килә.