Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Әнигә охшарга тырыштым: Елауда, көлүдә, ашауда, Йоклауда... Халкымны, илемне сөюдә... Чәчемне үрүдә, Ак кием, пакь кием киюдә, Хәтта төш күрүдә Әнигә охшарга тырыштым. Мәктәптә— охшарга тырыштым Фаягөл апага «Параллель турылар кисешми» дигәндә. Шигырьне тырыштым Фәния апача сөйләргә. Кислород тапканда, Картада диңгезләр гизгәндә Гел Лена I апага охшарга тырыштым... Кемгәдер охшарга тырышып Эзләдем үземне... Ә хәзер һәр адым атлаган чагымда Дусларым һәм ятлар янында, Елауда, көлүдә, Халкымны, илемне сөюдә, Пакь кием киюдә, Хәтта төш күрүдә Үземчә булырга тырышам. ‘Авылларда каз өмәсе Авылларда каз өмәсе гврли: Җырлый-җырлый кызлар каз юалар. Юл буена канат сипканнәр. Кызлары да моңсу, жыры да Канат өсләренә баса-баса Гөлжамал, Зиләйлүк, Хәмдиякәй. Кызлар каз юарга киткәннәр... Олы юл тузаны турында... Әллә нинди генч сәер чак бу. Нинди чак бу — каз өмәсе вакыты? Үзе моңсу, үзе күңелле Юл буена канат сипкәннәр. Каз гомере, кире кайтмый торган Димәк, туйлар омет итә-ите, Яшьлек кебек, кыска гомерле... Кызлар каз юарга киткәннәр. I Укытучыларым Фаяпм Шлйгирдәиоаа. Фәния Хафкюаа, Леиа Ханиаяова Әни буласым килә Кызым инде зур үсте: Матур күлмәкләр сорый. Көне буе караса да, Көзгедән бер дә туймый. Чәчләрен әле тегеләй, Әле болайга тарый. Әле зәңгәр, әле кызыл Күлмәген киеп карый. Аның инде тиз-тиз генә Әни буласы килә. Мин кызыгып карап торам: Бәби буласым килә. Йөрәгем Биек тауга басып бер кычкырдым: — Синсез яши алмыйм, сөйгән яр! — Башкада,— дип,— аның күңелләре,— Җавап бирде миңа чал таулар. ...Биек тауга кабат менмәдем мин — Янәшәмдә генә булса да. Еллар үткән саен сөюләрем Ялкынлырак дөрли торса да. ...Бүген менә, очраттым да сине, Күзләреңдә сагыш-моң күрдем. Аңлатырга теләп серләремне, Биек тауга каршы йөгердем. — Күңелләрем минем башкада! — дип, Аваз салдым сиңа яңадан, — Синсез яши алмыйм, сөйгән яр! — дип, Җавап килде миңа таулардан... Йөрәгемне телем-телем Кисеп алалармыни, Телемнәрен дөрләп торган Утка салалармыни!? Тибүләре дөрес түгел: Әллә инде чире бар, Әллә инде үзе генә Белә торган сере бар? Ярсу аттай тыпырчына — Йөгән салдырыр кебек, Борылышка җиткәч кенә Егып калдырыр кебек. Әйтәм инде, тынычлан, дим,- Үз кадереңне белмисең. — Әле бу,— ди,— башы гына. Язга чыккач... күрерсең! Тимәгез сез миңа Тимәгез сез миңа. Гел уземчә Булыйм әле бүген аз гына... Кырыслыкка күнеп барам ласа. Җанда булса да тик наз гына. Тимәгез сез миңа. Хисләремне Шәрран-яра ачып җибәрим... Язылмаган кануннарга табынып Күп яшәдем инде җирдә мин. Тимәгез сез миңа. Бүгенгедәй Мин иртәгә, бәлки, булалмам... Юк! Ышанмыйм! Җаным бар чагында Үзем булалмыйча түзалмам! Тимәгез сез миңа... Тимәгез! Әле мин сине гафу итмәдем Әле мин сине гафу итмәдем. Иңемә килеп сарыла күрмә. Күз яшьләреңне күрсәтмә миңа.— Ялына күрмә, ялына күрмә. Әле мин сине гафу итмәдем Өметләр баглап чәчәк китермә. Йомшак ла аның күңеле диеп Гафу үтенмә, гафу үтенмә. Әле мин сине гафу итмәдем Каршыма килеп, башыңны имә. Яратуымны белеп торасың... — Кире кайт!— димә. — Кире кайт!—димә...