Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘХЕТЛЕ ЯЗМЫШ

Мәшһүр гармунчы Файэулла Туишевны, мөгаен, уз вакытында сәхнәдә күрмәгән бер генә кеше дә калмагандыр. Илле елдан артып киткән иҗат гомерендә бу тынгысыз музыкант кайларда гына булмаган да кемнәр алдында гына чыгыш ясамагандыр. Илебезнең кайсы гына төбәгенә күз ташлама, һәркайда да бу сәхнә ветераны үткән юлларга, шәһәр һәм авылларга тап булырсың. Әйе, туып-үскән җирләреннән таралышып, ерак-еракларга китеп көн күргән татарлар әлеге музыкантны һәрвакыт сагынып көтеп алганнар. Артист шулай шәһәрдән шәһәргә, авылдан авылга йөри-йөри, үз халкы күңелендә ватанны олылау кебек бөек, изге хисне тәрбияләүгә булышлык иткән. Ике зур чемоданга төялгән күп төрле гармуннарын күтәреп, күп еллар дәвамында халкына бик теләп хезмәт күрсәткән Фәйзулла ага Туишевны әле булса онытмыйбыз. Ә бит инде аның сәхнәдән китүенә дә утыз елдан артык вакыт узып бара икән ләбаса. Кайларда, ничегрәк башланган соң бу мәшһүр артистның биографиясе? Моңының чишмә башы кайларда? Кайбер рәсми кәгазьләрдә теркәлгәнчә, Фәйзулла Кәбир улы Туишев ак калачлы Мәләкәс каласында түгел, чордашлары сөйләгәнчә Чирмешен елгасы буйлап барганда кырык-илле чакрым өстәрәк урнашкан Иске Төгәлбуга авылында беренче йотым суын эчкән, бәбкә үләне мул үскән җылы җиргә беренче тапкыр аяк баскан. Моны ул үзе дә раслый. «Яшь артист чагымда мин шәһәр кешесе буласы килгәнлектән генә Мәләкәстә тудым дип йөрдем»... Мәләкәстә ул чыннан да кабат туган дип әйтерлек. Физик яктан Иске Төгәлбуга авылында дөньяга килгән Фәйзулланы шушы тормышы сәхнә юлына алып чыкканлыгын һәммәбез дә беләбез бит. Кечкенә Фәйзүк туганда Иске Төгәлбуга авылы Самара губернасының Самара өязе. Кыр Шенталасы волостена карый. Бу төбәктәге татар, чуваш, мукшы авыллары арасында Иске Төгәлбуга иң зурларыннан дисәк тә ялгышмабыз. Элек анда биш мәчет. берничә мәктәп-мәдрәсә була. Кул буе һәм Зур урам асты мәдрәсәләрендә шәкертләр дога өйрәнү, дин китаплары уку белән генә чикләнмичә, дөньяви әһәмиятле кулъязмаларны күчереп язу белән дә мавыгалар. Нәкый ага Исәнбәт хәтерләвенчә, бу авылның Гаделша, Гобәйдулла исемле кешеләре күчереп язган кулъязма китаплар архив киштәләрендә хәзер дә очраштыргалый. Әнә шул авылның Кәбир Туктаров йортында. Курай урамында яшәүче бик ярлы бер гаиләдә дөньяга килә Фәйзүк (Туишев фамилиясен әле ул артист булып таныла башлагач кына ала, авылдашлары әйтмешли, Казан якларында йөреп кайтканнан соң гына «Туиш» булып таныла.) Ярлы гаилә өлешенә тигән барлык кимсенүләр, ач- лык-михнәтләр. балачакның үзенә генә хас бихисап күп юаныч һәм шатлыклар Фәйзүк өлешенә дә төшә, билгеле. Шулай яшәп ятканда узган гасырның туксанынчы елларындагы рәхимсез корылык, ачлык башланып китә. Болай да җирсезлектән интеккән. җир-сулары төрле яклап кысрыкланган Иске Төгәлбуга халкы бу ачлыкны бик авыр кичерә. Мукшы алпавытларына ялланып эшләп, тормышларының очын очка көч-хәл белән ялгап килүче ярлырак катлам вәкилләре исә бу афәт вакытында бөтенләй җирсез, мал-мөлкәтсез калалар. Чөнки бу өлешләренә чыккан җир-имана- ларын үз авылларының Шәкүр, Туктар ише байларына «сатып» җибәрми мөмкинлекләре калмый. Кэбир абзый да әнә шундый ярлы-ябага арасын* җирен ашап бетереп-, күрше чу.аш ааылыид «.түмв итеп алты-җиде яшьлек Фәйзүк. а.ылдаш малайлары, дагы Иске Салааанга күченеп китә. Монда алар ә-ду, сы белән бабасына ияреп көтүгә чыккалый сына юнәләләр Мәләк,с хәзерге Димитро.град шаһаре. У(1кЮю.С1, --- -- ---- —“ОИТ-Ы «м гегер-»-г< шӘПер- чек була Анда ел саен сауда арминкаларе оештырылып----------Ярмиикҗ. «липкитүчеләр емен кунак йортлары әзерләнә Шулар арасында Алексей Ф.доро. «По- йомышларын йомышлау йөкләнә Йегереп торган күндәм Яыя малае. бу ләр үз иткән, яратканнар. Шул беренче кыш бетәр алдыннан кр< китә Ярминкә кунаклары арасында язгы кала тормышын татын да бизел, җанландырып җибәрергә дип Рөсәйнең терле почмакларыннан җыелган һәвәскәр артистлар була. уеннары оештыручылар Фәйзүкне дә уз араларына бәхет йолдызы шәүләсе шәйленгәндәй була, һәм әкренләп ул артист Фәйзүккә әверелә башлый баштагы бер-ике сезонда батик номерлар башкаручы нтеп тә күрергә күнегә билгеле, артист халкы •Посто< лый двор» бүлмәләренә мәл алырга кайткач та тик кәнә отмый берише биюнең •• алымнарын үзләштерел азаплана, гармунчылары исә гармун шыңгырдаткан буы һем ланган иҗаты Иске Тегәлбугадан чыккан КоОир у кереп китә Очраклы бер хәл — Нәбир абзыйның, гостиница хезмәткәре зшенә яллануы Фәйзүкмо pen чыккан улан муннары белой с< лаек була, Шушы урында Шулай ЛИРОН х»ми;; * А или язмыш ф Локман Айтов атаклы гармунчы белән беренче мәртәбә 1909 елның җәендә, Нижний Новгородта Мәкәрҗә ярминкәсе барган чагында очраша. «Шул көннәрдә Фәйзулла Туишэв концертлары да барды, аның белән дә таныштым. Безнең халыктан да шундый гармунчы чыгар икән, дип тагын хәйран калдым... Фәйзулла Туишевның рус көйләреннән башка татар халык көйләрен дә кечкенә гармуннарда зур осталык белән уйнавы, шуның өстенә тагын үзе уйнап, узе биеп җибәрүләре сокландыргыч иде»,— дип язды ул соңыннан. «Кабатланмас якты талант, чын мәгънәсендә профессиональ музыкант иде Фәйзулла ага Туишев. Аның репертуары гаять бай иде. Менә ул— берара чит җирләрдә йөреп, ниһаять, сөекле, моңлы Казанына кайтты... Татар Дәүләт академия театрында аның беренче концерты. Миңа бу концертта аны тамашачылар белән таныштыру вазифасын үтәргә туры килде... «Сезнең алдыгызда Фәйзулла Туишев», дип белдергәч, залдагы алкышларны язып та, сөйләп тә аңлатуы кыен. Тамаша залы гөр килде. Бу очрашу миндә онытылмас тәэсир калдырды. Концерт ике бүлектән торды. Беренче бүлектә ул бик ыспай, мәһабәт буйлы егет кыяфәтендә кәләпүш, камзул, читек киеп чыгып, фәкать татар көйләрен уйнады. Бигрәк тә «Ончы Фәхри» белән «Әллүки»не тирән эчке бер хис белән башкарды... Аңа кадәр дө, аннан соң да мондый виртуоз башкаручыны очратканым булмады... Фәйзулла абзый гармунда уйнау белән генә чикләнми, бик оста итеп биеп тә җибәрә иде»,— дип искә алды Татарстанның халык артисты Хәким абый Сәлимҗанов бер истәлегендә. Шундый ук мактау сүзләрен Гази ага Кашшаф та теркәп калдырган. Ул 1940 елда күренекле язучы Шәриф Камалның Мәскәүдә уздырылган иҗат кичәсен искә ала. «Бу кичәдә Шәриф абзыйның дусты һәм кордашы Фәйзулла Туишев та катнашты, һәм ул концертның җаны, йөрәге булды», ди әдип. Егерменче һәм утызынчы елларда Ф. Туишев туган авылына еш кайта. Чөнки бу вакытта инде мәчетләр клубка әверелгән, гармун уйнаганны яратмаган булып кыланган мулла-мәзиннәр урынына анда Фәйзүкнең үз ишләре — «избач Мөхәммәтша», «солдат Нәкетдининәр баш бит. Мәшһүр авылдашларын алар, диндар картлар кебек төкеренеп, бәддогалар кылып түгел, бик сөенеп каршы алалар, кат-кат чакырып торалар Бу кайтуларында ул Кәбир абзыйның ата-баба нигезендә төпләнеп калган кече энесе Хөснетдин Туктаров йортына төшә. Хөснетдин агасы яу кырыннан кайт- маса да, Бәнат «тәчи»е (ягъни, җиңгәсе), Сәхаб белән Шәмси энеләре бар ич әле. Шушы соңгы мәртәбә, сугыш башланыр алдыннан кайтуында Ф. Туишев туган авылында ике көн рәттән армый-талмый гармун уйный. Аның концертына тирә-як күрше авыллардан да бик күп кеше җыела. «Шуннан соң инде ул туган туфрагына аяк баса алмады Әүвәл сугыш чыкты, аннары узе бик каты сырхаулады»,— дип искә алды Иске Төгәлбуга авылының беренче коммунистларыннан булган Нәкый бабай Миңлебаев. Артист авылдашларын менә шулай хәтерли, шулай исендә калдырган Иске Төгәлбуга халкы