Логотип Казан Утлары
Публицистика

Җан җылысы

Болар һәммәсе дә булачак скульпторда сәнгать бөреләренең уянуы булгандыр, күрәсең Тик Васил Маликов үзендәге бу һәвәслеккә әллә ни игътибар да итмәде шикелле, һәрхәлдә, профессиональ сәнгать остасы булуны күз алдына китермәде. Скульптор булганчы әле аңа гади эшче булырга, аннары кулына корал алып, камалуда калган Ленинградны немец фашистларыннан саклашырга туры килде. Шуңа күрә аның сәнгать юлындагы чишмә башы да Октябрь революциясенең бишеге — герой- шәһәр Ленинград белән аерылгысыз бәйләнгән. Биредә ул В. И. Мухина исемендәге югары художество училищесында белем алды, тарихи шәһәрнең музеиларь!ндагы, сәнгать сарайларындагы, парк һәм бульварлардагы, проспект һәм каберлекләрдәге искиткеч сыннарны, бизәкләрне өйрәнде, бик күп укыды, узган гомер сынчыларының тормыш һәм иҗат юллары белән җентекләп танышты, һәм аннары бер-бер артлы иҗат әсәрләре туа башлады. Менә «Суык һәм ачлык» скульптурасы. Әлеге сын сугыш чоры истәлекләренә нигезләнгән. Фашистик Германияне җиңүнең 30 еллыгына эшләнгән мәһабәт статуя «Соңгысы» дип атала. Анда соңгы снарядына кадәр илбасарларга каршы аяусыз көрәшкән совет артиллеристы гәүдәләндерелгән. Сугышта үзе дә артиллерист-тупчы булган Васил Маликов бу хезмәтен фронтташ дусларына багышлаган. Хезмәт темасы — бөек тема. Художество училищесын бик яхшы билгеләренә генә тәмамлагач, яшь скульптор республикабыз нефтьчеләре — Социалистик Хезмәт Геройларының портретлар сериясен ясый. «Бораулаучы», «КамАЗны башлап төзүчеләр» дигән скульптураларын иҗат итә. Сәнгать ВУЗында диплом яклаган елны ук Васил Маликов «Мулланур Вахитов» скульптурасын ясый һәм моның өчен РСФСР Культура министрлыгы дипломына лаек була. Шуннан соң ул иҗат иткән хезмәтләр арасында без Муса Җәлил, чекист Н. Голубятников, Шамил Усманов, Хөсәен Ямашев, Габдулла Тукай, Һади Такташ образларының карап туйгысыз сыннарда гәүдәләнүен күрәбез. Татарстанда Совет власте урнаштырылуның 50 еллыгы уңае белән Казанда монументаль комплекс ачылды. Андагы «Чакыру» скульптурасы өчен Васил Мали- ковка Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясе бирелде. Югарыда телгә алынган хезмәтләреннән тыш та, Васил Маликов бик күп һәйкәлләр авторы булды, Аның таланты тудырган скульптураларны без Раифа поселогында да, Актаныш һәм Чистай районнарында да, Минзәләдә дә күрәбез, музейларда карыйбыз. Татарстанның халык, РСФСРның атказанган художнигы, ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Васил Маликов үз иҗатының чәчәк ату чорын кичерә. Аның әле бик күп яңа үрләр яулаячагына ышаныч чиксез зур