Логотип Казан Утлары
Публицистика

Кызык хәлләр

Утырыш барганда Кәрим Тинчурин күзлеген эзли икән. Бик озак эзләгәннән соң артистлар сорый: — Ни эзлисез, Кәрим абый? — диләр. — Менә, күзлегемне әллә кая куйдым!—ди Тинчурин. Барысы да шаркылдап көлә башлый: — Кәрим абзый, күзлегегез маңгаегызда бит!—дигәч, Кәрим Тинчурин күзлеген төшереп кия дә башкаларга кушылып көләргә тотына: — Мин күзлекне эзлим, күзлек мине эзли икән ләбаса! — ди. Сәнгать корбаны 1924 нче елда артистлар Мәкәрим Мәһдиев, Галләм Саттаров, Сара Садыйкова «Җырчы Гайшә» исемле спектакль белән Донбасска китәләр. М. Мәһдиев Гайшәнең исерек атасын уйный. Җырчы Гайшәне Сара Садыйкова башкара икән. Галләм Саттаров бай егете булып уйный, ди. Спектакль барышында бай егете Гайшәнең атасын исертеп, кызны көчләргә азаплана. Шул чакны сәхнәгә таза-таза берничә шахтер атылып менәләр. — Син монда, Донбасска килеп, кызларны мыскыл итеп йөрисеңмени әле, кабахәт! — дип, бай егетен уйнаучы Галләм Саттаровны бөтереп алып, кыйный башлыйлар. Исерек ата булып уйнаучы Мәһдиев тә сикереп тора, Гайшәне уйнаучы Сара Садыйкова да бичара Галләмне шахтерлардан аралый башлыйлар. — Егетләр, бу бит спектакль, бу театр бит. Ул бай малае түгел! Тимәгез аңа, ул бит артист Галләм Саттаров! — дип, артистлар, ялва- ра-ялвара, аңлатырга тырышалар. Тамашачыларның бер өлеше шахтерларны залга төшәргә үгетлиләр, әлеге егетләр сукрана-сукрана сәхнәдән төшеп, үз урыннарына утыралар. Спектакль азагында артистлар белән таныштырганда тамашачылар бөтен уйнаучыларга да гөрләтеп кул чабалар. Ләкин Галләм Саттаров- ка килеп җиткәч, зал башта тынып кала, аннан соң гүләп кычкыра: — У-ух, кабахәт! — дип, Галләм Саттаровка нәфрәт ыргыталар. Клубтан таралганда да, шулай сүгә-сүгә, Г. Саттаровны кунакханәгә кадәр артыннан кычкырып озата баралар. Галләмне уртага алып, саклап баручылар булмаса, хәлләр шактый мөшкел булыр иде. Алардан котылып, кунакханәгә кереп бикләнгәч: — Син аларга үпкәләмә, дускай! —дип артистлар Г. Саттаровны юатырга телиләр. Г. Саттаров моңа каршы: — Сәнгать корбаннар сорый инде! — дип җавап бирә. •

Кызыклы хәллэр»не журнал өчен Батулла әзерләде.