Логотип Казан Утлары
Публицистика

АНЫҢ ЙӨГЕ —ИЛ МИЛКЕ

Картлык мине һәрвакытта уйландыра. Адәм баласының бу нинди чагы, күпмегә сузыла ул картлык дигән нәрсә? Сәләт, дәрман, хәтер, зиһен кайчанга чаклы саклана? Билгеле инде, картлык — кеше гомеренең соңгы чиге, купме генә сузылса да — ахыры бер. Мин моны белеп торам. (Ше- кар, үзем дә җитмештән узган кеше ) Әмма мине бик гаҗәпләндергән Һәм сокландырган якын картларым бар Аларның икесе Казанда, берсе Уфада; Болар — Бакый Урманче белән Нәкый Исәнбәт абзыйлар һәм Сәйфи ага Кудаш!. һәриайсына туксанынчы яшь, ә Сәйфи ага тиздән бу чикне дә атлап узачак! Инде игътибар nreici алар мәктәп яшеннән алып, шушы яшьләренә чаклы әзлексез акыл хезмәте белән Рәсемдә Сәйфи Кудаш (сулда) Хәсән Туфан Мосгай Кәрим шогыльләнгән кешеләр. Билгеле, әкренләп тузганнар, авырулар кичергәннәр, ниһаять, картайганнар, әмма ниндидер кодрәт аркасында ру«. дер’. сәләт, теләкләре картая Аа . туза да белмәгән. Хәзер до еле аларның бу авыр-тынгысыз акыл һем йерек «шеинән бер генә кен дә тукталып торганнары юк. һәм йезгә җитсәләр де туктый белмәсләр кебек... Әйе, безнең халыктан чыккан шушы олы затларга карал «Бәрә- калла, нинди кешеләребез бар бит әле!»— дип чын ихластан сееимиче мемким түгел. Сәйфи аганы мин бик күптән, мәктәпкә Йерген чагымнан ук инде шигырьләрен К укып белә идем. Аның исеме минем аңыма Шәехзадә Бабич. Давыт Юлтый, Гариф Гомәр кебек Уфа шагыйрьләренең исемнәре белән бергә кереп калды. Әмма ләкин очрашып, танышып китүебез шактый соң булды. Ялгышмасам, 1954 елны Татарстан язучыларының сугыштан соңгы беренче съездына Уфадан Сәйфи агада килгән иде. Беренче мәртәбә кул биреп күрешүебез менә шул чакта булган иде. Шуннан соң Казанда да. Уфада да очрашуларыбыз еш кына кабатланып торды, һәм без. электән үк бер-беребезне яхшы белгәндәй, җиңел генә уртак тел дә таптык. Уфага кайткан саен Сәйфи агай янына бару минем өчен ничектер бер күңел ихтыяҗына, заруриятка әйләнде дисәм дә һич арттыру булмас. Җәй көннәрендә ул Юматауда торган чагында да мин я үзем генә, я язучы дусларның берәрсе белән аның дачасына бармыйча калмый идем Ике тапкыр андагы санаторийда ял иткән вакытымда Сәйфи агай белән көн аралаш диярлек очрашып тордым. Кыскасы, яшел бакча түрендәге җыйнак кына агач йортта күп булдым, мәрхүмә Мәгъфүрә апаның сыйларын, аңардан соң Сәйфи агайның үзе пешергән ашларын күп ашадым. Кайткан саен болай барып йөрүнең бер сәбәбе карт шагыйрьгә ихтирам йөзеннән булса, икенче иң мөһим сәбәбе аның белән, борынгыча әйтсәк, мөсахәбә кылып утыруның гаять кызыклы булуында иде. Сез беләсез инде, Сәйфи агай — бик мөлаем кеше, шуның өстенә сүзгә юмарт бик оста сөйләүче дә. Хәтере — яшьләрнекедәй, зиһене — көзгедәй ачык. Ә аның узган гасырдан башлап бүгенге көнгә килеп җиткән тормыш юлыП Туксан ел эчендә кеше ниләр генә күрмәгәндер дә ниләр генә кичермәгәндер һәм бу үзе бер гасырга якын гомер нинди заманнар, вакытлар, вакыйгалар аша гына үтмәгән!.. Әйе, бик күпне белә агаем!.. Әлбәттә, бик күпләрне кызыксындыра торгандыр аның белгәннәре... Минем үземне, мәсәлән, Уфа тормышының революция алдыннан булып узган чоры бик кызыксындыра. Мәгълүм булганча, гасыр башында, бигрәк тә 1905 ел революциясеннән соң, Уфада тормыш бик тиз җанлана, халыкта фикер уяна — эзләнү башлана, азатлыкка омтылыш көчәя, мәгърифәт һәм мәдәният эшләре елдан-ел ныграк үсә-җәелә бара, «Госмания» һәм бөтен Россиягә даны таралган «Галия» мәдрәсәләре ачыла, вакытлы матбугат һәм яңа әдәбият басыла башлый, профессионал театр труппасы оеша — кыскасы, әнә шул дәвердә Уфа татар һәм башкор дөньясында иң күренекле урын тоткан аң-белем һәм демократик хәрәкәт учагына әверелә Сез Галимҗан Ибраһимовның «Безнең көннәрпен генә алып карагыз. Бу романда бит нәкъ Уфа тормышы, Уфаның беренче революция чорында тынгысыз, кайнар көннәре мавыктыргыч тулы итеп сурәтләнә дә инде... Ниһаять, биек тау өстендәге шушы чиста һәм пөхтә калада Мәҗит Гафури. шул ук Галимҗан Ибраһимов, Шәехзадә Бабич. Сәгыйть Рәмиев, Сәгыйть Сүнчәләй кебек әдип һәм шагыйрьләр яшәгәннәр, эшләгәннәр, иҗат иткәннәр... (Мин монда искә төшкәннәрен генә әйтеп узам.) Әйе, күп хәлләр, күп вакыйгалар белән тулы, күп шәхесләрнең язмышлары белән бәйле революция алды елларындагы Уфа тормышы. Сәйфи ага — менә шуларның җанлы бер шаһиты. Уфаның байларын да. җәмәгать хадимнәрен дә, зыялыларын да, шәкертләрен дә. революционерларын да белә, күргән, аралашып йөргән Бер генә сүз белән әйткәндә — аяклы тарих! һәм иң куандырганы — Сәйфи агай сөйләргә ярата. Кемнәрне генә исенә төшерми дә нинди генә вакыйгаларны күз алдыннан кичерми ул!.. Ерак яшьлегендәге «Галияи- сен еш кына сагынып телгә ала — бу мәдрәсә аңа бик күпне биргән булырга тиеш. Кайчандыр халкыбызның бердәнбер мәгърифәт учагы булган мәдрәсәләргә хөрмәт саклау. минемчә, бик күркәм эш, чөнки шул мәдрәсәләрдән чыккан безнең Тукаебыз да, Гафуриебыз да. (һәм тагын бик күп горурланырлык зур шәхесләребез!) Мин бу ихлас сөйләшүләр вакытында бер нәрсәне сизәм кебек: Сәйфи ага үзе күргән, үзе белгәннәрне бүгенге олы яше һәм бай тәҗрибәсе югарылыгыннан торып яңадан аңларга, иске хаталарны төзәтергә, үзенчә дөрес дип тапкан хакыйкатьне әйтеп калырга тели һәм шушы юнәлештә даими уйланып, эзләнеп, борчылып, тизрәк барсын да кәгазьгә төшерергә ашкынып яши. Аңа сокланмыйча, аңа теләктәшлек белдермичә мөмкин түгел, чөнки аның эше үзе өчен дә, безнең өчен дә бик әһәмиятле 1981 елның җәендә. Уфага китәр алдыннан, Хәсән Туфан янына баргач, ул миңа бердәнбер теләге итеп Сәйфи агайның хәлен белеп кайтырга кушты. Үзе дә хәл эчен- де яткан авыру шагыйрьнең күптәнге замандашы һәм якын дусты өчен борчылуы бик аңлашыла иде — ул бит белеп тора аның нинди уй-теләкләр белән янып яшөвен! Сәй фи авырмыймы, эше алга барамы, берәр төрле комачаулык күрмиме — менә ниләр борчыган булса кирәк Хәсән абзыйны. Тик менә Хәсән абзыйның кушканын үтәл кайтуымны, зур кызганычка каршы, аның үзенә сөйләргә генә өлгерә алмадым. Сәйфи ага —барысыннан элек шагыйрь, әлбәттә! Шагыйрь булып туган ул, шагыйрь булып яшәде һәм шагыйрь булып картайды да Аның шигърияте Тукай. Гафурилар таманыннан ук башланып килә, һәм бу шигъриятне калын урманнар аша. биек тауларны кисел, киң тугайлар буйлап аккан озын елгага да охшатырга мемкин булыр иде. Беләсез инде, башта ашыгып аккан тар елгачык үзенең ахырына җигәр ек салмак агымлы киң, тирән, тын елгага әйләнә. Шуның шикелле, туксанга якынлашып килгән кешенең эчке дөньясы да отыры нечкәрә, тирәнәя бара торгандыр дип уйлыйм. Күпме йокысыз уйлаиулар, искә төшерүләр, сагынулар, нәрсәнедер башкача аңлаулар, нәрсәдәндер ваз кичүләр, хәтта ирексездән үкенүләр дә шагыйрь күңеле аша узып, әнә шул тыи-тирән елгадай аккан шигъриятендә үзенең чагылышын тапмыйча калмый торгандыр... Әгәр шулай икән, карт шагыйрьнең рухи халәте ечен бу б»«к та табигый хәл. Моңа һич тә гаҗәпләнергә туры килми, минемчә... Сәйфи агай үзе миңа бүләк иткән китабына: «Карт бакчаның соңгы чәчәкләре..» диген сүзләрне дә язган иде. Әйе, дөрес, күкрәп үскән карт бакча, әмма аның чәчәкләре ел саен атып торырга тиеш әле. Шулай да китап эчендәге бер шигырьнең менә бу хикмәтле сүзләре мине аеруча гаҗәпләндергән һәм сөендергән иде Күргас минем арбамдагы Аркамдагы тау sail йнкте. Уйламагыз мКомһоз икан. Бөгзһен да алып китте!» , Юк. мин алыр ясен түгел. Балки бирер ясен килдем Алып китарга ил милкен Юк хокугы hue бер кемдең! Хак сүз, бик урынлы әйтелгән! Әйе. аның таудай йөге — ил милке Ул шуны безгә биреп калдырырга тели. Моның өчен нәрсә кирәк! Билгеле инде, еакыт һәм тазалык! Мене безнең бердәнбер иң ихлас теләгебез дә аңа — тазалык белән еакыт! 1963 ел