Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЙЛАП ЯЗСАҢ ГЫНА.

Рафаил абыймы?! Сугыштан соңгы елларда үзен әдәбиятыбызның ярсу чабыш атларыннан берсе итеп таныткан, мактау сүзләрен шактый күп ишеткән прозаикларыбызның берсе бит ул! Әдәби җыеннарда, әдәби сабантуйларда Рафаил абый муенына чигуле сөлгеләрне күп тапкырлар салганнар, һәм шушы хәл бүгенгәчә дәвам итә. Нәрсә бзлән алдыра соң хөрмәтле язучыбыз? Шушындый бик табигый сорау алга килеп баса. Ләкин үз фикеребезне әйткәнче, башта кешенекен тыңлыйк әле. Алдыбызда «Социалистик Татарстан» газетасының 1962 ел. 15 апрель саны. Биредә Нил Юэеевның «Яңалык — тормыш тирәнлегендә» дигән мәкаләсе урнаштырылган. «Р. Төхфәтуллинның «Йолдызым» повесте прозабызның ’ормыш белән бәйләнеше ныгый баруын, язучыларның хакыйкатьне тулы тавыш белән сөйләү юлыннан үсүләрен күрсәтә»,— дип яза автор. Шунда ук болай дип тә билгеләп үтә: «Р. Төхфәтуллин әсәрләрендә тормыш каршылыклары образны басып, томалап китмиләр, ә чорның характерлы якларын, кешеләр арасындагы кешелекле мөнәсәбәтләрне, Гөлзифа характерындагы матур сыйфатларны ачарга ярдәм итәләр». Менә тагын бер әдәбият белгеченең фикеренә тукталыйк. «Рафаил Төхфәтуллин илленче елларның башында «Таныш гөрелте», «Җәйге челләдә», «Яңа магазинда» исемле хикәяләрен бастыру белән үк. әдәбият җәмәгатьчелегенең игътибарын җәлеп итәргә өлгерде. Беренче уңышлары белән дәртләнеп, ул яңадан-яңа әсәрләр яза һәм менә, ниһаять, үз вакытында каршылыклы фикерләр уятуына карамастан, укучылар тарафыннан җылы каршыланган «Авылдашым Нәби» исемле зур хикәя дөньяга килә. Шуннан соң тагын берничә хикәя, «Йолдызым», «Тамчылар ни сөйли?» дигән повестьлар языла. Аның китаплары Татарстан чикләрен узып, Мәскәү нәшриятларында басыла башлый, ә язучының исеме газетаҗурналлардагы тәнкыйть мәкаләләреннән соң, татар совет әдәбияты тарихын өйрәнүгә багышланган гыйльми хезмәтләргә дә килеп керә...» Бу юлларны «Социалистик Татарстан» газетасының 1966 ел, 5 июль санында Нур Гыйззәтуллин яза. «Уңган кеше ничек үзенең тырыш куллары белән җирне эшкәртеп, ашлап, анда бәрәкәтле орлыклар чәчеп, үсемлекләрне карап-тәрбияләп чын бакча булдырса, Рафаил Төхфәтуллинны да үз кишәрлегендә озак еллар эшләп, иҗади бакча булдырган, анда игелекле җимешләр үстергән, аларны юмарт рәвештә халыкка өләшкән оста бакчачы дияр идем мин. Әдәбият бакчачысы». Бусын Шамил Бикчурин яза («Татарстан яшьләре», 1974 ел, 3 январь саны). ...Безнең Әлмәт якларының яшь язучылары, яшь прозаиклары беренче әсәрләрен Рафаил абыйга күрсәтәләр, дулкынланып аның каршына баралар. Рафаил абый «бара бу» дисә, бер дә шикләнмә инде. Димәк, әсәреңне теләгән җиреңә тәкъдим итә аласың. Юк, Рафаил абый һәрчак «бара бу» дип кенә тормый. «Хикәяңне укып чыктым бит мин, әй»,— дип матур гына елмаю белән канәгатьләндергән чаклары да була аның. Рафаил абый берәүне дә бәреп ташлап тәнкыйтьләми, язган әсәреңнэ юкка чыгармый. Бу очракта да ул нәкъ үзе булып кала. Ә Рафаил абый үзе тормышта йөрәк яраларын да, тән җәрәхәтләрен дә күп кичергән. Илебезнең азатлыгы өчен көрәштә алган яралары аны бүген дә булса борчый. Кайвакыт аның белән шундый хәлләр дә була. Ул, башы сызлауга түзәр хәле Р Атналар буе шушылай. Суык талаклар ■ар, тоташ боэ булып, броняга әаереле уэенең герое Харис исаменнен «Акбү: АЛЬБЕРТ ХӘСӘНОВ ф УЯЛАП ЯЗСАҢ ГЫНА ф абый, гадәт феккә-керфек кенә тигөләп ала. Әнә шуңа күрә дә, арт як аз гына коры идәнгә тиюгә, шундук изрәп төшкәнмен дә инде мин. Җылы иде бу кысан өйдә, шулкадәр рәхәт иде, җәннәт ләззәтләрең бер якта торсын. Күпме йоклаганмындыр, иңбашымнан дер селкетеп уяттылар. — Әйдә, сержант, подвода килде. Санбатка киттек,— диделәр. Йокы белән аңкы-тиңке килеш: — Нигә санбатка? Миңа комдие тизрәк әйләнеп кайтырга кушты, кайтасым бар,— дип карышып маташуымны санга да сукмадылар. — Ярар, комдивың белән туйда үбешерсез,— дип, үрәчәле чанага, тагы кемнәр- дер өстенә төртеп аудардылар да, кар туздыра-очыра чыжлатып китеп тә бардык. Санбатта ярамны тагын карап бәйләүгә, бу юлы инде машинага төяп, тагы озаттылар. Шулай итеп, туймас йокымнан һаман җүнләп айнымаган көйгә, җылы-йомшак госпиталь койкасына ук илтеп салдылар...» Бу юлларны минем күп тапкырлар укыганым бар. Күлме укысам да. тетрәнеп укыйм. Болар инде язучының бай фантазиясе биргән продукт кына түгел. Әсәрдән китерелгән өзек язучының шәхси биографиясе булу белән бергә, фашист илбасарлар белән рәхимсез көрәшкә күтәрелгән меңнәрчә һәм күп меңнәрчә ил улларының язмышы да. Аларның чыдамлыгына, түземлегенә, тиңдәшсез батырлыгына ничек таң калмассың. Инде килеп. «Акбүз ат» повестенда госпитальгә салып калдырылган Харисны без авторның «Бәр барабанны» дигән хикәясендә яңадан очратабыз. Сүз уңаенда шуны да әйтеп үтик, «Харис»— Рафаил абыйның бик яраткан исеме. Ул аны бигрәк тә үз исеменнән, ягъни автор исеменнән сөйләргә кирәк булган чакта кертә. Әлеге хикәядә исә бер язучыны нефтьчеләрнең Халыкара дуслык клубына очрашуга чакыралар. Шушы клубның «директоры» Камалетдинов әлеге ап-ак, тап-таза тешләрен тагын бер балкытып җибәрде. — Яраткан язучыбыз һәм Ватан сугышы инвалиды буларак, без сезне дә, Харис иптәш, клубыбызның члены итеп күрергә теләр идек!— дидэ. һәм менә Харис, һәр сикәлтәгә йөзен чыта-чыта, автобуста бара, һәр сикәлтә саен, гүя эчтә, бил турысында авыр бер таш кузгала... кузгала да. ниләрнедер тырнап- яньчеп, тагын аска төшеп китә... Нәрсә соң әле бу? Гадәттә ул үзенең бар сырхауларын үпкәсендәге осколокка һәм контузиясенә сылтый иде. Сылтар билгеләре дә ачык бит: йә күкрәк чәнчи, йә баш авыртуына чыдар әмәл юк... Ә бу юлы — мә бик кирәк булса!—билне битәрли башлады. Шул гына җитмәгән иде ди менә. Аз иде ди... Кем белә, бәлки монысы шул контузия хикмәтедер әле. Бик мәкерле нәрсә бит ул контузия... — Әй, төкерсәнә башына бар авыруларның,— дип дәвам итә автор хикәясен.— Иң мөһиме — игътибар итмәскә аларга. Медицина да бик яклый бит моны хәзер — кеше үз сәламәтлегенә үзе хуҗа, ди. Яраткан эшеңә никадәр тирәнрәк чумсаң, чир- сырхаулар да синең тирәңнән читтәнрәк йөри, булганнары да аза алмый, ничектер, организмның әллә нинди яшерен көчләре уяна да, бар сырхауларны йөгәнләп ала, ди... Дөрес бит бу, валлаһи, дөрес. Әнә рухланып-илһамланып язган көннәрендә аның ник бер җире авыртсын! Күңеле дә гаҗәп күтәренке була. Инде менә ничәмә көн каләме туктабрак тора. Повестеның герое — үзе тудырган образга гашыйк булып йөргән Рәхимҗаны — авыр хәлдә калды. Үлеп сөйгән кызы бүтәнгә кияүгә чыкты. Эшендә дә уңышсызлыкка, күңелсезлекләргә юлыкты. Нигә болай булды соң әле? Аның Рәхимҗаны газаплы төстә әнә шул сорауга җавап эзли. Рәхимҗан белән бергә, автор да эзли. Ах, автобус тагын селкетте, эчтәге кырлы-сырлы таш тагын кузгалды. Гомер сукмакларының да әнә шулай һич көтелмәгән чокыр-чакырлары була шул. Повестен яза башлаганда Харисның шәхес һәм заман, мәхит җилкәне һәм заман җилләре турындагы уйфикерләре шактый ачык кебек иде. Күрәсең, җитәрлек уйланмагандыр. Әнә бит үзенең үк Рәхимҗаны аны тагын уйга калдырды... Бервакыт Ньютоннан сораганнар: — Ничек син шулкадәр зур ачышларга ирешә алдың?—дигәннәр. «Мин алар турында көнтөн уйландым»,— дигән бөек галим. «>Л«ра ) Нибары бир* Осталык » Яисә: «Менә хәзер, беләктә көч, йөрәктә дәрт бар чакта аяк киенеп калмасаң, картлык көнеңдә ятарсың аннары.. Суык мич башында черегән матчаң сынып төшеп, кайчан гына сытып үтерер икән дип...», «Кыскасы, Хөсәен абый әйтмешли, өй дигән саен өяргә дә өяргә кирәк иде...». Кыскакыска гына җөмләләр. Ә шулар артында бәген бер тормыш, яшәү мәгънәсе, психологик тирән кичерешләр ята. Менә шушындый каләм остасы, олы язучыбыз Рафаил абыйга бу айда алты дистә тула. Үз юбилеен ул җиң сызганып эшләп каршылый. Авыл язучысы булып танылган әдибебез, авылга тагын да якынаю йөзеннән, бу көннәрдә тагын бер адым ясады, Әлмәттән шактый ерактагы бер авылдан йорт алып җибәрде. Анысын да, авылның уртасыннан, шәһәрдән килгән автобуслар туктый торган мәйданыннан түгеп, ә иң читәннән: су коенып чыккан бәбкәләр черем итеп утыра, көтүдәге әнкәсен юксынып яшь бозаулар мөгри торган тигез болын яныннан. Табигатьнең әкияттәгедәй матур почмагы бу. Язып алыйм дисәң дә тыныч. Ә язып куллар талганнан соң, беразга каләмеңне куеп торып, оныкларың белән уйныйм дисәң дә уңай. Киң арыш кыры бакча башыннан ук башлана. Менә шушындый җирдә Рафаил абый безне «Авылдашым Нәби», «Йолдызым», «Китә казлар» кебек яңа повестьлары һәм хикәяләре белән шатландырыр әле!