Логотип Казан Утлары
Шигърият

КОЛ ГАЛИЛӘР РУХЫ


Туган көнемнән үк бәхет биреп, Азат балам диеп атадың.
Авыр чакларыңда Кол Гали күк Колың булыйм, газиз Ватаным.
Кош язмышы
Җанкыярлар үтергәннәр аны Таң атканда... гөлләр күз алдында. Егылган ул җиргә... каурыйлары Күккә менә җилләр канатында.
Күтәрелә.
Иле — зәңгәр күге
Шундый аяз аның, шундый биек!
Укка каршы очкандыр ул, ахры, Илем исән-имин калсын диеп.
Сау бул, болыт...
Сау бул, болыт, мине оныт! — Киттең дөнья читенә.
Юк, син түгел, синнән шулай Гөл-чәчәкләр чигенә.
Сау бул, болыт, мине оныт, Йөгермим эзләреңнән.
Таң чыкларын җыеп киттең Гөлләрнең күзләреннән.
Күз яше булып тамачак Чит җиргә тамчыларың...
Сау бул, болыт, чәчкәң булып Беркайчан ачылмамын.
Еллар — йолдызлы елгалар.
Агалар... ярсу алар,— Үз кыяңа утырталар — Кемнәрдер батырсалар.
...Йолдызлар белән кайнадым...
Кадалдым дымлы ярга.
Тагын таң нурлары тамды Ямь-яшел яфракларга.
Давыт ГобәйдиV
Күзләргә сукты, күзләргә дошман, Кояшны бүтән күрмәсен, диеп. Ә үлемеңне озак суздылар — Шагыйрь тиз генә «үлмәсен» диеп.
Хөкем карары булып сүзләрең Палачларыңның җанын актара:
— Я, кулны артка каерып кара!
— Я, безне илдән аерып кара!
— Я, бөгеп кара безнең беләкне!
— Я, җиңеп кара безнең йөрәкне!
Син гомереңнең дәвамы иттең Муенга элгән элмәкнең очын!.. Җиңдек! Тезләргә бәреп сындырдык Башны кисәсе дошман кылычын.
Илгә — ирек! дип, карурман кичтек, Җил булып истек; ут булып яудык. Тау булып бастык дошман каршына. Дошман өстенә тау булып аудык.
Син табигатьтә бер имән идең, Иелдең бары илең каршында. Үлем алдыннан әйткән сүзләрең Ник язылмаган кабер ташыңа?
Ник язылмаган?!
Ә бит аларны
Безнең йөрәкләр кабатлап бара;
— Я, кулны артка каерып кара!
V Татар шагыйре Аны 1919 елда Колчак бандалары ерткычларча жәэалап үтерәләр
Я тешем булыр ул минем, Я булыр якты өнем — Килсен ул, килсен ерактан, Ерактан — синең тарафтан Бер хәбәр алган көнем.
Тик кайчан килер ул хәбәр?- Иртә дә, кич тә көтәм. Сизенә күңел, ышана — Сак белән Сокның дөньяда Кавышыр көне җиткән.
Нәкъ синең шикелле
Дәрьясы тар кебек аңарга — Менә дә сикереп ярларга, Бар дөнья оныткан чагында, Өлгерә җанымны барларга.
һәм кабат чигенә... мине дә Чуерташ хәлендә калдырып.
Ә алтын балыкны үтерә. Сүндерә... кояшта яндырып.
Нәкъ синең шикелле бу дулкын — Җайдагын белә ул барын да.
Килә дә сибелә... һәм Сөю
Сау кала үлемнәр ярында.
— Я, безне илдән аерып кара!
— Я, бөгеп кара безнең беләкне!
— Я, җиңеп кара безнең йөрәкне!
Борынгы кылыч Щир казыганда табылды — Яткан янәшә генә. Күгәреп беткән... Бер гасыр Бардыр күмелгәненә. Бер утка куеп кызартам, Бер аны суга салам... Хәзер инде йөзендәге Язуны укый алам: «И, углан, дошманың керсә Син яши торган илгә — Уе белән башы бергә Өзелеп төшсен җиргә!» • Мин саргаеп сагынгач, Очырдым бер карлыгач... Зәңгәр диңгез ягына — Синең йөрәк янына. Очты таулар артына. Мин аның канатына Өмет җебе урадым, Изге уйлар юрадым... Карлыгачым исәнме. Канатын җил кискәнме, Егылганмы диңгезгә?— Бер хәбәр дә юк безгә. Хәбәрләре юк аның. Көтәм давыл тынганын.— Карыйм кара болытка — Болыт ага офыкка... Бәлки сине табар ул, Керфегеңә тамар ул. Ә карлыгач, карлыгач... Егылгандыр арыгач. Диңгез ярын буйла син, Аны мин дип уйла син.
Иң соңгы йолдызга
«Хуш, улым!» дидең дә...
Самолет
Кузгалып юл ярды биектән.
Син идең ул көнне, син, әнкәй, Күк белән шигъри элемтәм.
Кояшны болытлар капласа — Синең җан нурлады күгемне. Берьюлы балкыды бәхетем!— Шикләндем... күбрәк түгелме? Берьюлы балкыды, берьюлы... Ал булды, гөл булды яшәвем.
Көзге рәсем
җиттем...
Тик күкне җир итте, җиремне
Күк итте яңадан дәшмәвең.
Күкләргә менәм дә эзлимен —
Йөрәгең, күзләрең исәнме?
Синең төс бар, әнкәй, болытта, Танымас идем мин бүтәнне.
Иң соңгы йолдызга җиттем мин —
Бусы да син түгел... мин көтәм...
Өзелде, күрәсең, өзелде Иң соңгы шигъри элемтәм.
Офыкларга түгел, карлы-бозлы Болытларга төште кояш баеп... Кызыл, сары, яшел яфракларын Саклый каен... саклый
хәлдән таеп.
Сүнми утлар кызыл яфракларда, Сары яфракларда сагыш дөрли, Яшелләрен дөнья юри күрми... Яна-яна каен күккә үрли!
Тамчы турында соңгы шигырь
Мин диңгез булалмас идем, Ярый ла сине сөйдем. Югыйсә, сине күргәнче Бер тамчы гына идем...
Хыянәт диңгез киптерә,— Мин бүген кабат тамчы... Әй, кояш, мине тизрәк Үзеңә тартыл алчы!
Унөченче аем
Таллар арасыннан күтәрелеп, Очып китте кошлар төркеме. Кояш батты... Үтте бу гомернең — Асыл чакның тагын бер көне.
Бар да китә... Син каласың сыман. Ялгыз булмасын дип, мин калам. Көннәр белән балкып киләмен дә, Кара төнең булып югалам.
Сүнәр-сүнмәс янган йолдызлардан Сорап уза кошлар төркеме: «Безнең белән ник сәфәрдә түгел, Ул иреген җуйган кешеме?»
Әйт аларга: сине күрмәгәнгә Унике ай инде, унике...
Ирекле мин, кемнеке дә түгел, Тик син генә бары минеке.
Унөченче аем — син мөгаен.
Күрмәсәм дә аның балкышын — Сине сөйгәч, кара язмышымда
Тамчы да юк минем ялгышым.
Яшәдем
Дөньяның караңгы ягына
Барыбер төшкәндер бер нурым,—
Хәтта мин агулы еланга
Эндәштем: саумы, дип, матурым...
Ташка тамды яшем. Бу — куаныч! Өр-яңасы әле... быелгы, һәлакәтем булып таммады ул. Хәрәкәтем булып уелды.
Кышкы моң
Сандугач кайта язгы таңнарда, Сагынып көтә аны гөлҗимеш.
Чүт, чүт, чүт...
Сайрый сандугач,
ЯшәГез диеп мәңге яшь килеш.
Яшел юллардан җәйләр дә үтә, Сиздерми генә көзләр дә җитә.
Чүт, чүт, чүт...
Сайрап сандугач, Урманнарымны саргайтып китә.
Карлар өстендә ут булып янган
Гөлҗимешләрне күрәм еракта.
Чүт, чүт, чүт...
Сайрый сандугач,
Уйларымдагы яшел куакта.
Хәтерләүләр... миңа хәтәр сагыш, Хәтәр аның хәтта бер көне.
Шул бер көннең мин учагын күрәм — Кояшларны каплый төтене.
Сахраларда шактый йөрелгән — Бармактагы балдак эрегән: Кайткан идем ярым янына — Килмә, килмә, диеп ялына...
Әнкәмне сагынганда
Сезнең якка очкан кошлар канатын Кара күзем белән карап агарттым. Агардылар... ап-ак булып очтылар... Йөрәгемне тагын бер кат канаттым.
Былбыл моңы
Патша булгач, читлегеңә яшер, Тәхетеңдә тыңла! Соңыннан...
Кагылмагыз! Сукса — яшен суксын|-Рухым булып күктә балкыр да бер...
Кодрәте тиң минем ярсуга. Күкрәп яңгыр явар басуга.
Бар гөлләр балкый. Канатлар бакый! Илен сөйгәннәр яшәрә һаман, Җиремнең һәр көн төсе үзгәрә. Ә тамырсызлар көеп күгәрә.
Иле янды Гөлбикәнең, Ире янды Гөлбикәнең...
Көл булганын онытса да, Онытмады гөл икәнен.
Ирек турындагы җырым белән Сөрәчәкмен сине мин моннан.