Логотип Казан Утлары
Шигърият

СИГЕЗЬЮЛЛЫКЛАР


Булгандыр ул...
Элпә инде яшен уты булып Алдымнан ялтырап үттең син? Әллә инде яз җилләре булып, Дим буйларын җилпеп истең син?
Юк, бу яшьлек гади өн түгелдер. Булгандыр ул серле төш кенә. Тик төшләрдә генә була торган Тылсымнан яралган эш кенә!
Бик теләсәң...
Бик-бик теләсәң дә сөйкәлергә, Чит пальмага карап инәлмә.
Сөйкәл әйдә туган туфрагыңда Үскән каен яки имәнгә.
Абынсаң да алга атлаганда, Абын үз җиреңнең ташына. Сугыла калсаң, башка куллар түгел, Туган анаң суксын башыңа.
Бик беләсең килсә...
Бик беләсең килсә, туганым, Ничек яңгыравын җырларның, Бик матур бер көнне кырга чык, Кошлар тынган чакта җырлашып.
Җырла шул чак сөйгән җырыңны. Яңгыратып туган кырыңны, Җырларыңның ничек булганын. Әйтеп бирер яңгырап урманың.
Кагылма йөрәгемә...
Буш икән дип беләкләре, Тагылма беләгемә.
Куш икән дип йөрәккәе. Кагылма йөрәгемә!
Йөрәгемдә — йөрәге бар. Беләге бар — беләктә. Юк анда һич буш урыннар Башка берәр йөрәккә!
Тик шулай да
Юк, син чибәр түгел дан тотарлык, Башны-күзне әйләндерерлек, Бер кашык су белән бер йотарлык һәм телләрне бәйләндерерлек.
Тик шулай да минем йөрәгемдә Сөю уты кабындырдың син, Мәхәббәт алласы каршысында Тезләндереп табындырдың син...
Күрәсем килә
Кышкы кояш сыман кырыс карап. Нигә читтән генә үтәсең? Бу карашың белән йөрәгемне Бөтенләй туңдырып китәсең.
Белсәң иде минем йөрәгемнең Бик зарыгып язлар көткәнен. Күрсәм иде яз кояшы булып, Синең бер елмаеп үткәнең!
Ни калдырдың?
Бөркет очкан тауда йон кала.
Былбыл кунган талда өн кала.
Болан чапкан кырда эз кала.
Чәчән узган юлда сүз кала.
Әй, син, кеше затлы батырым, Эшкә кушып алтын акылың, Кадерен белеп яшәү хакының, Ни-нәрсә калдырдың дөньяда?
Илһам болытлары куера
Илһам болытлары куера Күңелем күкләрендә. Шигырь яшеннәре җыела — Шартларга күкрәгемдә.
Тапмыймын үземә урын, Талпынам, өзгәләнәм. Бу минутта минем өчен Тар кебек бөтен галәм!
Һич хакың юк
Һич хакың юк зарланырга.
Мәйдан юк дип, тарланырга.
Барлык эшнең ачкычлары Баскычлары үз кулыңда.
Эш дисәң, ул баштан ашкан. Эшлә көн-төн туктамастан.
Эш артына бәхет баскан, Кочакларга кочак ачкан.
Ян, әйдә...
Ян, әйдә, дөрлә, йөрәгем, Там, әйдә, җиргә, тирем. Тирләремнән сугарылсын. Ашланып туган җирем.
Мин тумадым бу туфракны Тик таптап яшәр өчен. Бәлки тудым бер көн аны Бер бакча ясар өчен.
Юлга чыксаң...
Юлга чыксаң, алдыңдагы Киртәләрне алып бар син. Үзеңнән соң үткән юлчы Син үткәнне белеп торсын.
Юлдагы чокыр, баткакка Таш һәм басма салып үт син. Синнән соң үткән юлчылар Моннан мәшәкатьсез үтсен!
Йөз суы
Йөз сумың китсә кулыңнан. Кайгырып чикмә газап.
Бер тапкыр тиреңне түксәң. Табарсың аны кабат.
Йөз суың китсә битеңнән, Бу чакта эшләр харап!— Йөз тапкыр тирең түксәң дә. Таба алмассың азак!..
Нәрсә калыр?
Чыбык янына чыбык үссә, урман була, Таш өстенә ташлар ятса, курган була. Егет янына егет басса, гаскәр була, Калкан булып Туган илен саклап тора.
Чыбык артлы чыбык ауса, урман бетә. Таш өстеннән ташлар төшсә, курган бетә. Егет яныннан егет китсә, калкан ава, Калкан ауса, таянырга нәрсә кала?
Тынса янудан
Ут атмаса — вулканнарның сүнгәне. Чәчәк атмаса — гөлләрнең сулганы. Ләм капласа — тирән күлнең кипкәне. Бакча тынса — сандугачның киткәне.
Тынса янудан шагыйрьнең йөрәге, Китсә аны ташлап илһам шаукымы. Бу инде өнсез калуның билгесе, һәм каплавы аны кабер салкыны...
Үтсәм иде...
Язсам әгәр берәр яңа шигырь, Бәхет толпарына атланам. Язган кебек тәүге шигыремне, Яшьлек зәукы белән шатланам.
Йөрсәм иде шигырь кырларында Шул толпарга һәр ча< атланып. Үтсәм иде калган гомерне дә Шушы бәхет белән шатланып.