Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Үзбәкстанда кар ява
Җылытасым килә үзләрен
Өшегәннәр күктә йолдызларым, Нурларыннан салкын бөркелә. Кар каплаган каен, тирәкләрне... Килмәгән шул бу кыш бер көнгә.Ул йолдызлар, гүя, сабый чагым Сагыш белән тулы күзләрем... Учларыма салып салкын төндә Җылытасым килә үзләрен.
Яңгыр
Асты-өскә актарылып Болыт килә көньяклардан. Чабыш-ярыш кыза күктә — Очкын оча тояклардан.
Юмарт болыт чәчен тарый, Җиргә төшкән толымнары. Дөбердәп атлар чабыша, Кешнәп куя колыннары.
Туган
Илләр гизеп кайттым туган якка, Инде кабат чыгып китмәмен. Казанымда бүген туган көнем — Авыз иттем җирем икмәген.
...Самолетның ап-ак эзе кебек Җирдә безнең үткән юл озын.
көнем
Казаныма кайттым — туган көнем — Бүген күктә минем йолдызым:
Таң йолдызы сыман нурлар бөркә. Юлларыма ява рәхмәте.— Казанымда бүген туган көнем — Җаным тулы бәхет-рәхәтлек!
Карлар монда кунак кына — Канат җәеп тыйнак кына, Бәхет булып ява җиргә — Юмартланып, уйнап кына...
Шаяра-шуклана карлар, Алар монда кунак кына. Мин йөрим урамнар буйлап Туган якны уйлап кына...
Мин синеке, яр
Яуган ак кар нурларында Коена таллар. Тармакларыннан, кар эреп, Тамчылар тамар. Мин синеке, яр!
Күңелләрдә дәрт кабыныр — Эрер салкын кар Йөрәгемне лачын иткән Мәхәббәтем бар. Мин синеке, яр!
Беренче язгы яңгырда Юыныр таллар.
Талларымны кисмәсеннәр, Яшьләрем тамар...
Мин синеке, яр!
һәр йөрәкнең гомерлеккә Сөйгән яры бар.
Яфрак ярган талларым бар — Мин синеке, яр!
Мин синеке, яр!..
Үзбәкстан, Маргилан шәһәре — Казан
ХӘЛИЛ Бакиев
Беләгемә беләзек...
Мебель цехы. Агач исе. Өем-өем пычкы чүбе.
Балтам йөзе — үткен пәке. Бер чапканчы үлчим җиде.
Кулым эшкә ятып тора, Шуны тоеп җан куана, Беләгемә беләзектәй Йомычкалар әй урала!
Ир-егеткә җитмеш һөнәр Кирәк дигән ата-бабам.
«Ә хатын-кыз кемнән ким?» — ди Киң сулышлы яңа заман.
Чалбар кигәч, ничек инде Ышкы-пычкы кирәкмәсен:— «Тулган айдай тезкәйләрең — Яшермә», дип, өйрәтмәгез!
Мебель цехы. Урман исе. Өем-өем пычкы чүбе. Егетемне янып сөйгәч Ир-ат эше җене тиде.
— Тиз бул, тиз бул!—дия кебек Көне буе ышкы-пычкы:
— Кулыңнан гөл тама’— диеп, Кулым үбеп, ирем кочты.
«Билкәйләрен өзә күрмә!» Дип елмая ир осталар. Беләгемә беләзектәй Уралалар йомычкалар.
Бизәнмә, сеңел
Бизәнмә, сеңел, бизәнмә: Эх, дип, бу сипкелләрем! Күк йөзен әнә бизи бит Ак йолдыз төркемнәре.
Биткәйләрең, биткәйләрең Күктән алган өлгесен — Ай-йолдызлар балкып торган Кичтәй серле йөзлесең.
Бизәнмә, сеңел, бизәнмә:
Эх, дип, бу сипкелләрем!
Нурлы кояш нурсызланмый, Бар дип тап-тимгелләрем.
Йөзкәйләрең, йөзкәйләрең Күктән алган өлгесен — Бер түгел, мең кояш көлгән Көндәй көләч йөзлесең.
Бизәнмә, сеңел, бизәнмә: Яшермә сипкелләрең!
Шул искиткеч йөзең белән Мине бит сихерләдең.
Үз эшенең остасы
Барган идем тимерчегә Юк эшемне бар итеп. «Булыш»,— дип чүкеч тоттырды, Ташлап китәсең ничек?!
Ә үзе сандал тирәли Дирижердай очына; Хәйләле елмаю кунган Мыегының очына.
Кулларымнан чаткы түгел, Йолдыз яна башлады, Әйтерсең, тимер чүкемим, «Әпипә»гә басамын.
Ут бураны уйнатабыз, Озын сүзнең кыскасы,— Яраттырды үз һөнәрен Үз эшенең остасы.
Ульяновск елкви.
Иске Кулаткы районы