Логотип Казан Утлары
Поэма

ЙӨРӘКЛӘРДӘ-ҮЛМӘС ДАСТАН

 

 

Джанни Родари истәлегенә Әфсен-төфсен! — A-у, сылу Зөһрә! Айлы төндә Җиргә Көмеш нурлар булып сагышларың төшсен, Миһербанлы булсын язмыш — Үги ана — Әфсен-төфсен! Терел, Шаһрезадә! Әкиятең кирәк! Кайда кичәләрнең мең дә икенчесе? Оныттырсын сүзең кара максатларны — Әфсен-төфсен! Яшәрткеч су тибеп торсын чишмәләрдән, Тик саф җаннар шушы суны эчсен, Чынга аша күрсен бары якты хыял — Әфсен-төфсен! Югалмагыз череп, агач тамырлары! Сезгә дә бу язмыш озын гомер бирсен! Күрсен яңа Эрьзя һәм сын итсен сезне — Әфсен-төфсен! Җирдә патша булып гомер сөрүчеләр Кигәвенле җәйдә көтү көтеп йөрсен... һәм хөкемдар булсын көтүчесе җирнең — Әфсен-төфсен! «1уйда мин дә булдым...» Егет-кыз хакында һәрбер кыйсса шулай тәмамлана күрсен, Тигез гомер бирсен гашыйкларга язмыш — Әфсен-төфсен! Гел җиңелә бирсен явыз кара көчләр, Шулай була күрсен — гел дөреслек җиңсен! һәм җир йотсын чынлап җансыз-вөҗдансызны — Әфсен-төфсен! Чынлап Җиргә төшсен «очкыч-тәлинкәләр», Чиксезлектән килеп дуслар сәлам бирсен һәм елмайсын алар кешелекне күреп — Әфсен-төфсен! Бөек мәңгелеккә тәрәз чиертсен кеше. Гади генә әйтсен: «Ач ишекне, Сим-Сим1» Яшә, тылсымлы сүз — шаян хыял кызы — Әфсен-төфсен! Әкияти хисең саумы, кешем, җанда? Җуймадыңмы Җирдән күчкән тылсым көчең? Әкиятне җую — кешелекне җую. Әфсен-төфсен! Җаннан-җанга күчсен серле әкиятләр! Яз җилләре булып, Җирне назлап иссен! Котсыз яшәп Җирнең котын алучыга Ачы каргыш төшсен! — Әфсен-төфсен! Джанни Родари варианты Шагыйрь һзм бвек әкиятче белән әңгәмәдән Мәскәү 1979 ел — Тотып кала агач тамырлары һәм туктата таулар ишелүен — Ни коткарыр, иптәш Родари, Бүген Кешелекнең кешелеген? ..Карашлары уйчан Родариның: — Җан җылысы — ышанычлы терәк, Юк, бөекләр түгел, бүген Җиргә Игелекле җаннар кирәклерәк... Елмайган күк якты уйларының мәгънәсеннән, Нәкъ кыл уртасыннан. Җавап бирә иптәш Родари Үсеш сыман катлаулы бу җавап һәм гади ул — спагетти сыман: — Әкиятне саклап калу кирәк. Бөтен килеш саклыйк дисәк Җирне, һәркайда бер — Җирнең сабыйлары Тик өлкәннәр генә төрле-төрле! ...Родари вариант тәкъдим итә, Әле — вариант, бәлки, бер минуттан — Гондольерлы шәһәр Неапольдә, Шикле дан оясы Голливудта һичбер шиксез зәңгәр Ык буенда. Яшел Миссисипи ярларында. Ялгыз каплан җаны күккә ашкан Килиманжароның карларында. Яңа Сәет дигән тын авылда. Ерак-ерактагы Камерунда, Дуслык лагеренда — Аю-Дагта. Ак Чилинең кара лагеренда. Алсу күкләрендә һиндстанның, Ниагараның ярсу ыргуында — Планетада — кеше төсе иңгән. Кеше исе килгән һәр урында — Котылырга сукмак эзләр кеше. Булган барлык сукмакларны барлап!— Чираттан тыш тикшерелер шулчак Родари тәкъдиме иткән вариант Үкенечтән сыкрап куяр җаннар һәм кысылып куяр һәрбер йөрәк: Бөтен килеш саклыйк дисәк Җирне. Әкиятне саклап калу кирәк! Исән калса җанда шушы якты, Сугышлар да кирәк булмас бәлкем — Саклау өчен Җирдә балачакны. Балачакны — димәк, киләчәкне — Галәмнең иң серле әкиятен. Яклаучы һәм Саклаучы дип бары Яд итсеннәр, Кеше, исемеңне... Сөйләп туймас әкият бу дөнья.— Әкият соң начар бетсен мени? ..Йокла, имеш, матур төшләр күреп, Кочакла да лазер, радарыңны! — Зур, галактик борчу сеңгән иде Күзләренә иптәш Родариның... Җәза XXI гасырның Дуңгыз елына оештырылган экспедиция җитәкчесе V ның Вакыт машинасындагы борт журналындагы язмаларыннан Зур һәм мәгърур кала. Үзәк мәйдан Биекләргә ургый кара төтен. Без юлыктык бүген зур шау-шуга: Әкияткә булды бүген хөкем. Мәйдан уртасында — гигант учак. Ташыганнар төне буе утын. — Ашык, Әкият кызы! Тезлән! Җыла! Бисмиллаң әйт, я булмаса — чукын! ..Соң сәгатең сукты! Ялган белән Аздырганың өчен балачакны — Син, битеңә каплап уйдырмаңны, Уйдырмасыз утта яначаксың! Ышандырдың, һәрбер хыянәтне Җиңеп чыга диеп изге сафлык. Муеныңа ура ул сафлыкны — Ургый-ургый бүген яначаксың! «Борын заманнарда...» — дигән булып. Бүгенгене сөйләп юләр саттың, «Әйдәгез,— дип,— Тылсым илләренә!» — Балаларны дәшеп син чаң кактың! «Канатлы ат!» — дидең. Ышандырмый — Хет маңгаең булсын ындыр чаклы, Ат канатлы булмый — атлар була Я иярле, яки ыңгырчаклы! Әкият кызы! Нигә кирәк булды Аздырулар сиңа шуның чаклы? Агач атка атландырмакчымы? — Бетте! Җитте сиңа — яначаксың! Гражданнар! Учак әкрен яна... Кымшаныгыз инде шундый чакта! — Әкиятнең калдык-постыкларын һәммәсен дә — honnal — шул учакка! Уенчыклар белән кызыктырып Коткы салдың һаман балачакка, Уйнап түгел, уйлап үссен сабый — Уенчыкны — һоп-па! — сал учакка! Җитештерүчәнлек бик нык кимер Шул гап-гади хыял аркасында — Арт битенә аның—кызган тимер!— Kgn-nal — Шул учакның уртасына! Күптән баш тарттык без хыяллардан Ни пычакка ЭВМ бар чакта?! — Тот ботыннан фантазияләрен — Болгап томыр — һоп-па! — сал учакка! ..Янып бетте учак. Кисәүләрен Факел итеп тотып гражданнар — Җиргә хуже булу өчен, яуга — Зур сугышка бүген кузгалдылар Уйга калдык: һәр сугышның башы һәр дәвердә бер үк төрле икән — Әкият кызы — тарих дәвамында Күпме кыргый учак аша үткән! Тетрәндерде: бик охшарга теләп Утлы факел тоткан абыйларга, Кыргый сафта җанында әкиятнең Көле генә калган сабый бара1 ...Әкият яндырганда вәхшиләргә Нинди рәхәт иде, җылы иде — Киләчәкнең шушы Дуңгыз елы Чын мәгънәдә чучка елы иде. Шомлы, кара иде бу килер көн.. Сез... Сез аннан ниләр көтәсездер? — Юлга чыктык.. Безне каршылагыз Тизрәк кисәтергә ашыгабыз Бүгенгене! Әкиятне! Сезне! Тукай догасы Әкият ул — барлык халыкларның Хыялыдыр бәхет хакында. «Суга төшкәч — суда батмасаңчы... Янмасаңчы — кергәч ялкынга...» ...Әкият янган учак... көл-күмергә Калдырды ул җирдә күпләрне — Эшафоттан — бронза пьедесталга Күтәрелгән Жәлил күкләрне! Бар иманын көйдерергә теләп Яндырды ул җирдә күпләрне — Мәйданнарда түгел, тар бүлмәдә Янып үлгән Тукай күкләрне. Сугышлымы яки солыхлымы — Нинди генә чорда булмасын, Шагыйрь өмете ул — һәрбер чорның «Ярлыкагыл!» — дигән догасы. Йолу өчен безнең гөнаһларны, Исән саклау өчен дөньяда — Хаклык дигән алла каршысында Туры сүзле Тукай догада. Пышылдый ул — хәтта иреннәре чатный — Күзләренә карап Хаклыкның: — И, Дөреслек, ходам... Күтәрсәң дә, Үтерсәң дә безне хаклысың. Ләкин бөтен үткәннәре өчен һәм дә киләчәге хакына — Ярлыка син, шәфкать нурыңны сип Рәнҗетелгән мескен халкыма Хаклык — ходам! Авыр чорда язмыш Шагыйрьле бит итте милләтне. Тик минем күк кыска гомерлене Шагыйрь итү нигә кирәкте?! Җылы сүздән мәхрүм бу халыкны Ничек юатыйм мин — бичара — Җитмәс иде аңа шагыйренең Мең ел яшәрлеге булса да! Кабул кыл догамны, бөек Хаклык! Тыңла сиңа тугры кешеңне — Гомер бир син Бир син бәхетлесен Гомер сорыйм халкым өчен мин. Гел кагылып, кимсетелеп һаман, Яшәгәне өчен тилмереп, Җандай күргән газиз халкымны син Киләчәкле итә күр берүк! Ул шагыйрьле булсын, музыкантлы. Рәссамнары булсын, и, Хаклык!— Күкрәгендә аның югыйсә бит Тышауланган куәт ни хәтле! Тышауларын өз син күкрәкләрдә Ирек көтеп яткан толпарның — Соң догасын берүк кабул кыл син Шушы шагыйренең татарның! һәр шигырем минем — утлы догам Шуның өчен җиргә туганмын — «Киләчәкнең «Амин!» дигәненә Туры китер. Хаклык, Догамны! ...Ярсуларга күчте бу ялвару Киләчәккә барып иреште — «Аврора»ның күкрәк тавышы белән Җавап сүзен әйтте Дөреслек Чорлар учагына үзен ягып Бер җылытыр өчен халыкны һәр дәвернең Туры Тукайлары Газаплы ут булып калыкты Ялваралар алар Киләчәккә .■Тылсым куәсе бир халкыма Суга төшкәч — суда батмасачы Янмасачы — кергәч ялкынга! » Биеклек Лаеш районы. Зур Отар авылында туып үскән кызның — альпинизм буенча күп мәртәбәләр республика чем- пионкасы Зәйтүнә Даутованың Иорис Эрцог пигында — упкын читендә — һәлакәт алдыннан соңгы монологы «Җирнең күкләргә иң якын ташы! Кайсы биеклектә син яшисең? Сабый килеш төштә күрдем сине, Уйлап таптым сиңа меңмең исем. И, бөек Таш! Син бит әкияткә Илткән якты, биек баскыч сыман. Чын альпинист өчен һәр таш — баскыч, Куйсалар да аны... баш очына. Упкын өстендәге таш ныклыгы!— Яшәү булып җанга син тоташтың... Мин — Зәйтүнә Даутова — бүген Сөйгән ярым итеп сайлыйм Ташны — Бердәнберем бөек, биек Ташны! И биеклек! Табынганым минем! Гүзәл дә син, горур, дәһшәтле дә! Сөйгән ярың була алырмын мин — Дәһшәтеңә лаек яшәп кенә.. Мин эзләдем сине күпме таудан, Хәтта кошлар менмәс биекләрдән! И әкият — ташым! Бүген тагын Йөрәгемне сиңа мин күтәрәм. Бу мин — татар кызы — түбәннәрдән Түбәләргә күтәрелү өчен — Рюкзагымда — ипи, йөрәгемдә — Ватанымның үргә үрләү көче. «Түбән» сүзе хурламасын безне! — «Түбән» димим, каткат әйтәм: «Түбәм!» Мин җиңгән тау! Синең түбәңдәге Күкләргә иң якын Ташны үбәм.. Мин — Зәйтүнә Даутова — бүген Гомерлек яр итеп сайлыйм Ташны — һәлакәтем белән тәмамлыйм мин, Шуның белән гомеремне башлыйм Назлап үптем сине, иң биек Таш Пышылдадым: «Көт син кабат...» — диеп. Тезем — җирдә иде... Ә хыялым Очты якты йолдызларга тиеп. һәм ишеттем шулчак, эндәштең син: «Ничә гасыр көттем бит мин сине Үзән кызы — серле әкиятем! Әкиятсез тагын үтсенмени. Бәхет мәлем тагын көтсенмени Ялгызлыкта яңа гасырларым?! Кал мәңгегә горур биеклектә — Минем янда, биек җанлы ярым! Төшмә, кал, Зәйтүнә!.. Миндә Җирнең һәм Галәмнең бердәм, зур көче бар.. Мәңге ялгызлыкның җиңеп булмый. Аңлап булмый торган зур үче бар!» ...«Көт син кабат» — диеп пышылдадым Төшеп барган чакта биеклектән. Уяттың син биек тау тынлыгын. Үкердең син дәһшәт булып күктән Ярсыдың син:— «Ник уяттың мине?!» Сыкрандың син: «Нигә үптең шулай?! Наздан дәһшәт көтеп була, ләкин Син дәһшәттән назлар көттең бугай!..» Мин — Зәйтүнә, җавап бирәм сиңа «Дәһшәтләр — наз миңа, назлар — дәһшәт.— Кабул итәм синең чакыруны! Мөмкин түгел миңа синсез яшәү! Я, кушылыйк бергә — куенында Гарасатлы карлар ташкынының!— Куркыныч һәм газаплы бу минут, Котылгысыз, серле, ашкынулы!» ..Юк, үлемем түгел — җиңүем бу. Сөюем бу! һәм мин соңгы чиктә Дәшәм сезгә: — Газиз гомерләрне Багышлагыз бары биеклеккә! ...И, Биек Таш! Серле зәңгәр тауның Карлы кодрәтенә чорналып без Очтык бергә... Юк түбәнгә түгел — Түбәсенә биек чорларның без! Онытмагыз ләкин — күтәрелдем Җиргә сезнең күпләрегез өчен Әйттем: «Килер буын хурланмасын. Гади куркаклыктан үлгән, диеп Бу халыкның күтәрелү хисе!» «Очраклы хәл» диеп теркәмәгез Актларга, рәсми язуларга. ...Мәхәббәтем тау гөлләре булып Мәңге алсуланыр якты карда. Циркта бунт «Мин — Арыслан — соңгы углы Алты Бархан ыруының — Алты Бархан, бер Оазис, Бер Зәңгәр Күк һәм бер Чишмә — Туу гимнын Бөек Анам Ярсып ырылдаган урын! Шул аваздан йөрәгемә кодрәт керде, куәт кеэде — Алты Бархан, бер Оазис, Бер Зәңгәр Күк һәм бер Чишмә — Шул авазның куәтеннән, кодрәтеннән тетрәп торды! Арысланга лаек язмыш вәгъдә итте шушы тавыш — Горурлыгым иде минем — Бөек Теш һәм бөек Тырнак! — Көтә иде мине Җирдә Бөек Ыргу, Бөек Чабыш! Минем ризык — җилдәй җилеп чапкан кайнар Җәйран иде — Ә читлектә калҗа ялау Лаек эшме Арысланга? Кем үтерде минем кыргый, минем ярсу Бәйрәмемне? Адәми зат көлү диеп аңлый минем сыкрануны — Арысланлык дәрәҗәмне Никадәр мин мыскылласам — Шуның кадәр алкышлыйлар мине — Алты Бархан углын! ...Җәтмә белән чорнадылар иң беренче сунарда ук — Сусын баса алмый калды Бөек Теш һәм бөек Тырнак! — Дәһшәтле үч йөрәгемә кереп посты йомарланып... «Арт аягым берлә торам» — публиканың сөеклесе! — Тик ялыйсы калды кулын Таяк белән сукканнарның— Күзгә карап шыңшый-шыңшый чүплектәге әнчек төсле! Җиде төннең уртасында һаман-һаман керә төшкә — Хыянәтче кулларыннан Үтерелгән дастан булып — Алты Бархан, бер Оазис, Бер Зәңгәр күк һәм бер Чишмә.. Вакыт җитте, и Бөек Теш! Сәгать сукты, Бөек Тырнак! Кантамырлар сузылдылар Зыңлап торган кыллар булып — Мин үләргә тиеш бүген Бөек Сунар гимнын ырлап! Синнән күчкән Зур Йолага тугры калам, Бөек Атам — Мин үземнән көчсезләргә Әгәр беркөн сунар чыксам — Онытылсын синең Исем, синең Исең— Хуш Исле Кан! Бөек Анам! Иреккә мин тугры калам — бикле үсеп! Әгәр сунар чыкмасам мин Үземнән дә көчлеләргә — Онытылсын синең Исем — синең Сөтең— Ярсулы Сөт! ...Публикага күз кыса ул — каршымда ук — адәми зат... Авызыма башын тыгып Көлдерәчәк үз ишләрен! — Тешләремне кысмыйча мин, күп чыдадым, түздем озак... Ул көчлерәк миннән, Атам, ул көчлерәк миннән, Анам — Минем кыргый, минем бөек әкиятне Үтерде ул — Минем авыз — сәхнә иде, һәм сәхнәне хәзер ябам. Җиде төннәр уртасында кабат-кабат керсен төшкә Мең үлемнән исән калган Әкиятләр төсе булып — Алты Бархан, бер Оазис, Бер Зәңгәр Күк һәм бер Чишмә... Дәшегез! Арып ЙОКЛЫЙ икән әкият тә — Карурманда — ботак тишегендә. Каргалардан калган ояларда, Аю ташлап киткән аулак өндә Йоклый икән ишек-тәрәзләре Такта белән кадакланган йортта. Ияләшә су астында калган Гаваньнарга, онытылган портка. Экипажы күптән һәлак булып, Ятим калган космик корабларда Тып-тын гына йоклый әкиятләр — Галәм чоңгылында — еракларда. Йоклый алар кара савытында, Күлмәгеңнең берәр бизәгендә, Түбәсендә — үткер кыяларның, Альпинистның аяк эзләрендә. Йоклый алар кышкы эскертләрдә, Морж мыегында, айсбергларда; Җидегәннең көмеш чүмечендә, Көймә ышыгында — төнге ярда.. Тик әйт кенә син тылсымлы сүзне: «Борын борын заманнарда. .» — диеп — Мәңгелекнең тере кошлары күк Күкрәгеңә кунар алар килеп! ...Онытылса кинәт, юкка чыкса Бу тылсымлы сүзләр — Җир шартласа? һәм беркем дә ерак әкиятне Чакырмаса, дәшеп уятмаса?!! Юкса, Җирдән көчлерәк бит Кеше — Үсешләрнең менде түбәсенә: Ул тынычлык төрепкәсен бүген Кабызмакчы — атом гөмбәсеннән... Чакыруны көткән елмаюлы Килеш калыр бары иреннәре — Очып йөрер үлгән әкиятләр Шәүләләр күк — диңгез төбендәге... Йокы басар ерак йолдызларны, Биек булыр — түбән... Түбән — биек... Бу — мәңгелек йокы. Мондый йокы Аталадыр космик үлем диеп... Сак бул! Сак бул, Намус! Кемдер әкиятнең Күкрәгендә мишень күргәндә, Тышау тотып, планета буйлап Ак толпарны аулап йөргәндә, Шигырь укып куанасы малай Кастет игәгәндә таманлап. Тере бавыр ашап — дошманныкын! — һәм бик тәмләп кенә — дусларныкын! — Көч һәм дәрман алган заманда, һәм Чилида — ялгыз камерада Сорау алган чакта яшь кыздан Көчләү өчен өйрәтелгән этне Бәйдән ычкындырган бу чорда — Эндәш, Намус! Дөрес аңлатма бир Акылыннан шашкан гасырга! Сак бул, Намус! Көрәшчеләр өчен Сынмас куәт булып чык алга! Җир — Әкият янар учак сыман... Кабызырга кемнәр ут алган? Кастет түгел, җанда әкиятнең Калдыкларын иги яшүсмер: «Өмет тә бит ачтан үлә икән — Яңаларын китер, Ольстер! » Сак бул. Намус! Хаклык авазы бул Халыклар һәм килер көн өчен — Кемне саклый юкса бу цинизм. Яуга чыга хаклык кем өчен?! Ау сезоны бара — әкиятнең Аркасына пычак кем тери? Тышау тотып, планета буйлап Ак толпарны аулап кем йөри? ...Канатлы ат чаба җир буйлатып — Азат җан ул — Хыял һәм Өмет! Йөрәгендә — үлмәс дастан; Бәхет! Ул булырга тиеш мәңгелек. .