Логотип Казан Утлары
Шигърият

Батырлар җыры

 

 Изге яулар дәвереннән Дастаннарга әверелгән Батырлар даны Ялкынлана-ялкынлана Мәңгелек ут булып яна Батырлар җаны! Батырлар җаны! Соңгы көрәш якынлаша, Тик барыбер ялкын аша Батырлар юлы. Ялкынлана—җаныбыз да! Ялкынлансын! Барыбыз да Батырлар улы! Батырлар улы! Ак болытлар аксын өчен, Алсу булып атсын өчен Киләчәк таңы, Булачак әле, булачак, Туачак әле, туачак Батырлар тагы! Батырлар тагы! Иртә әле — тынмаячак, Бер дә тынып тормаячак Батырлар җыры. Батырларга яу бетмәгән, Үтмәгән әле, үтмәгән Батырлар чоры! Батырлар чоры!