Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДОЛМАТОВСКИЙ ТАТАР СУГЫШЧЫЛАРЫ ТУРЫНДА

Мәскәүдә курста укыганда мин берничә тапкыр күренекле шагыйрь Евгений Долматовский белән очраштым. Шагыйрь Беек Ватан сугышының күп кеннәрен татар сугышчылары белән бергә үткәргән, генерал-майор Зәки Котлин дивизиясендә дә булган Бу вакытта армия газетасы редакциясендә шагыйрь Джек Алтауэеи да эшли. Ул да, алгы сызыкта еш булып, дивизия командиры белән еш очраша һәм әңгәмәләр үткәрә ...1942 елның кышында безнең гаскәрләр Харьковка һеҗүм итәләр Башта бу һо- жүм бик уңышлы бара Котлин дивизиясе сугышчыларының күпчелеге руслар, украиннар, татарлар, башкортлар була Фронт газеталары алар батырлыгы турында шулай ук күл язалар Аларга багышланган шигырьләр һәм җырлар иҗат ителә Джек Алтаузеи- ның «Котлинчылар килә» дигән зур поэмасын армия газетасы бастыра Менә аның кайбер юллары Үзән. елга, тарлавыклар аша. Днепрга илткән юлларда Котлинчылар уза сугышларга. Автоматлар кысып кулларга! ..Элек монда кошлар сайрап торды. Челтерәп акты салкын чишмәләр... Шунда үтте безнәң матур яшьлек. Пионерга кергән кичәләр! Шагыйрь Евгений Долматовский язган «Котлинчылар» җырын да дивизиядә бии яратып җырлаганнар Ул да фронт газетасында басылып чыга Кемнәр алар котлинчылар! һәркем белә моны: Котлинчы диеп атыйлар батырны, кыюны! Беркемгә дә мондый исем бирелми юкка. Сугышта яулап аямасаң. ташланып утка! Дивизиядә кайчан, ничек булуы һәм бу җырның ничек язылуы турында сорап язган ютка Евгений Аронович түбәндәгечә җавап бирде ...Генерал Зәки Котлин дивизиясендә мин ул чакта фронт Политидарәсе хезмот- каре, политрук Василий Котов белән бергә 1942 елның башында булдым Дивизия дошманга уңышлы һеҗүм итә иде немецлардан, мәсәлән, Лозовая станциясен һәм шәһәрен сугышып алды Шунда кинооператор Евгений Мухин да булды (Хәзер ул документаль фильмнар студиясендә зшли Минемчә, анда генерал Зеки Котлин һем аның дивизиясе турындагы фотопленкалар да саклана торгандыр ) Ә дивизиядә мин язган җыр үземдә сакланмаган, ләкин ул Татарстандагы мәктәпләрнең берсендә — генерал Зәки Котлин музеенда бар Джек Алтауэеи дивизиягә шул ук 1942 елда килә Башта без бергә булдык, соңыннан аерылдык Әйе, соңыннан гитлерчылар ко .трһеҗүмгә күчәләр һәм совет сугышчыларын камап алалар Искиткеч каты сугышлар сашлана Дивизия сугышчылары утлы боҗраны азап чыгу очен баһадирларча керәшә Гәкин кара тереле танклар алгы окопларга бәреп керә Окопларда, землянкаларда һәм блиндажларда кул сугышлары башлана М Генерал Зәки Котлин үзе дә бу сугышларда турыдан-туры катнаша һәм җиңел машина белән барганда снаряд ярчыгы тиеп һәлак була Немец танклары алгы окопларга бәреп кергәч, безнең офицерлар һәм солдатлар, аларга каршы яндыргыч шешәләр һәм гранаталар ыргытып, дошманның алга баруын туктаталар. Ләкин икенче, еченче төркем танклар һөҗүме вакытында батырларча һәлак булалар. Джек Алтаузенны да үкереп килгән бер танк таптап уза,.. Евгений Долматовский белән күптән түгел генә Мәскәүдә яңадан очраштык. Ул миңа сугышта үзе күргәнбелгән кайбер сугышчыларның батырлыклары турында әле дә булса дулкынланып сөйләде Мәсәлән, шундыйлардан өлкән сержант Гази Заһи- товны бик яхшы хәтерли икән. Бу кыю егет Башкортстанның Мишкә районы. Яңагыш авылында 1921 елда туган. Бик яшьтән үк сабантуйларында көрәшкән, соңыннан үз авылында һәм район күләмендә батыр булып танылган. Җырга да бик оста булган, колхоз эшендә дә макталган, язгы чәчү, урып-җыю чорларында алдынгылыкны бирмәгән Берлинны алу һөҗүмендә ул рейхстагка Җиңү флагы элүчеләрнең берсе була Дөрес, рейхстагка төп Җиңү байрагын грузин егете Кантария һәм рус егете Егоров мендереп кадыйлар. Ләкин андый байрак берәү генә булмый. Менә шуларның берсен элүче әлеге Гази Заһитов икән. Аның турында Е. Долматовский күп кенә материаллар, фоторәсемнәр туплаган, аны күреп белүчеләр белән дә сөйләшкән. Газиның туганнарына хатлар язган. Шагыйрь узө дә Берлинны алуда катнашкан, рейхстаг янында бөек Җиңүгә багышлап шигырь язган һәм аны митингта сугышчыларга сөйләгән. Шунда Гази Заһитов та булган. Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 27 ел тулу уңае белән фронтовик-шагыйрь Е. Долматовский нҖиңү автографлары» дигән китап чыгара һәм Гази Заһитов турында бик җылы итеп язылган мәкалә урнаштыра. Анда мондый юллар да бәр: • — Рейхстагны штурмлау өчен кемнәр үзләре теләп соңгы атакага барырга тели? Алар тиз генә алга атладылар капитан Владимир Маков, өлкән сержант Гази Заһитов, өлкән сержант Александр Лисимиико. сержант Михаил Минин һәм тагын уннарча солдат һәм офицер. 29 нчы апрельдә артиллерия полкы сугышчылары — барысы егермеләп кеше, шул җөмләдән Гази Заһитов та, рейхстагка төзәп атканнан соң, пехотачылар белән бергә штурмга күтәрелделәр. Соңыннан алар дүрт кеше калды. Ләкин кызыл флагны рейхстаг өстендәге бронза атлар янындагы сугыш алиһәсенә беркетеп куйдылар. Флагны иптәшләренең ярдәме белән Гази Заһитов алып менә һәм гөмбәзгә ул беркетеп куя» Арыслан йөрәкле Гази, күкрәгенә һәм кулына пулялар тиеп, рейхстаг өстендә яралана. Шулай да әле аяк өсте йөри, иптәшләре белән фоторәсемгә төшә Соңыннан гына ул госпитальгә керә. Врачлар аның күкрәк читлеген рентгенда карыйлар һәм бер-берсенә карап гаҗәпләнәләр: — Йөрәккә тимичә бер миллиметр гына ара калып, пуля күкрәк читлеген тишел чыккан! Ахырдан, истәлекләренә йомгак ясаган төсле итеп. Евгений Долматовский болай ди: — Мондый батырлар онытылмаска тиеш!