Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОЛЫ БӘХЕТ ИЯСЕ

Бервакытны Петербург газетасының якшәмбе кушымтасында яшел күзле шаян кызның— ишегалды малайлары атаманының жикәясе басылып чыга Уйламаганда, көтмәгәндә, кулга гонорар килеп керә Ул чагында ундүрт ■шьлеи бу кыз һәм аның унике яшьлек сеңелесе һиндстанга бару турында хыялланалар икән Хикәя языл акча эшләү ерак сәфәргә чыгу көнен тизләтер кебек Айга ике хикәя бастырсаң, бер елга шактый акча тупларга мөмкин Юлга да, барыл җиткәч ашап-эчәргә дә җитәрлек булачак. Ул төнне күзгә йокы керми, ике туган төне буе исәп-хисап белән мәшгуль була. Кысып тотсаң, барысына да җитәр кебек, ө текүңелле, хискә бирепүчән, табигатьнең матурлыгына сокланып туя алмаган шигъри Жанлы кыз да була Җирдәге барлык тереклек ияләрен ярата ул Бөҗәкләрнең, кортларның ничек яшәүләрен аңларга тели, этләр, мәчеләр тиеннәр, попугайлар оның дуслары була Хәтта соңыннан, ерак сәфәргә йөргәндә, барс баласы да сатып ала Табигатьне ярату, гимназияне тәмамлаганнан соң, аны Бестужев курсларының математика факультетына, аның да табигать бүлегенә укырга китерә Бала чакның сәяхәтләр турындагы самими хыялы кызның күңеленнән китми зәңгәр мираж кебек һаман тартып, әйдәп тора Беренче курсны тәмамлагач, ул җәюе каникулларын шәһәрдән читтә, үзенә таныш булмаган җирдә үткәрергә тели. Кайда булса да барыбер, шушы таш стеналардан котылырга гына кирәк кызга Аның күңеле яшел урманнарга, иркен болыннарга тартыла Бу зшкә ризалык биргәндә, кызның әтисе ул кадәр ерак сәфәрне күздә тотмый, билгеле Үзеңә җитәрлек акча эшли алсаң, барырсың, ди Софья ерак Манчжуриядән кайткан офицер хатынының балаларына чит тел укытучысы ээләәен белеп ала. Очрашып сөйләшәләр килешәләр Әни кешенең йөрәге сызлый сызлавын, ләкин бу гаиләдә биргән вәгъдәңне үтеми калу гадәте юк — ризалашырга туры килә Б ләкнең чамасы юк — Сонечка, акчаны ашарга әзрәк тотсак, бор бәләкәй фил дә сатып алырбыз әле, ярыймы.— ди сеңелесе Шул кеинән соң Софья бик тырышып хикәяләр яза, ләкин инде аларның берсе дә матбугатка чыкмый Бары тик утыз дүрт ел үткәч кенә, хәзер инде балаларның сөекле язучысы булган Софья Борисовна Радзиеәскаяның — инде танылган энтомология белгеченең беренче чын хикәясе басыла Шәһәрнең соры таш стеналары арасында яшел утрау булып торган җиләк җммеш бакчасындагы кечкенә флигель де үткен, җитез, шаян кыз булып үсә Софья Яшьтәш малайлары аны яраталар. барлык уеннарына катнаштыралар Хепа бер вакытны үзләренең атаманнары итеп тә куялар Үсә төшкәч, ул әтисе белән ауга йөри, мылтыктан атар ’• ейрәнә. ат өстендә шәл кенә юрта һем шул ук вакытта бик йомшак Унтугыз яшьлек кыз ул җөйне Маньчжурия сопкалары арасындагы яшел дачада үткәрә Тик тормас Софья шушы тыныч, тын дача тормышында да үзен баш китәрлек маҗараларга дучар итә. Контрабандист хунхузлар кулына эләгү дисеңме, текә ныклардан егылып, башын-күзен җимерүме, карурманда ялгыз тән кунуны әйтәсеңме. Соңыннан, еллар үткәч, бу маҗараларның күбесе турында без «Зәңгәр махаон» повестеннан укып беләбез. Кояшлы текә яр читендәге чуар чәчәкләргә гашыйк зәңгәр күбәләк икән ул махаон. Бик зур һәм бик матур икән. Инде бөҗәкләр, күбәләкләр коллекциясен шактый баетырга өлгергән Софьяга менә шушы ят күбәләк тынгы бирми икән. Шуны кулга төшерү өчен ниләр генә эшләми ул. Хәтта бервакыт биек, текә кыядан егыла. «....Ашыгып, кулым белән кыядагы ярыкны капшыйм. Соң инде. Аягым таеп, астагы җир убыла башлады Бер генә минут сул кулымда асылынып тордым. Котым очып, оеган бармакларымның ычкынуын сизәм... Бетте! Мин аска очам!» Софья Борисовна бу китабында нинди генә куркыныч хәлләрне дә кояшлы квн кебек якты буяулар белән, бала күңелендә оптимистик уйлар тудырырлык итеп язз. Шул вакыйгаларның уңышлы бетәсенә, ничектер, алдан ышанасың. Ләкин бу ышану, җеп очларын җыя белмәгән талантсыз язучының әсәрендәге кебек, барын да алдан күреп тору белән бер түгел. Логикадан бигрәк, эчке сиземләү ул, тойгылар ышануы. Контрабандистлар кулында да бит кызның тормышы кыл өстендә була. Куркуны җиңәргә тырышканда аның кыланышлары бик үк акылга сыярлык булмый. «Курык- мыйм дигәнгә мин ышанмыйм. Җаны бар кешедә курку тойгысы барыбер була, Берәүләр аны җиңә ала, ә икенчеләре юк. Без әсәрләребез белән өнә шушы әшәке тойгыны җиңәргә өйрәтик»,— ди Софья Борисовна. Ул нәни геройларын төрле фаҗигаләр барышында сыный. Озын-озак итеп аларның эчке халәтен, психологик кичерешләрен сөйләп тормый. Балалар әдәбияты таләп иткәнчә, күбрәк урынны хәрәкәткә бирә, әсәрләренең динамикалы булуын кайгырта. «Сазлыктагы робинзоннар» повестенда урманда уйнап йөргән малайларны немецлар атып китә. Арадан берсе — Саша исемле малай очраклы гына исән кала һем яшеренгән җиреннән шушы канлы вакыйганы күреп тора. «Саша кычкырып җибәрмәс өчен ике кулы белән авызын тота һәм агач куышының мүкле стенасына маңгаен тери. — Андрейка, Мотя, Ивашка,— дип бертуктаусыз пышылдый ул.— Андрейка, Мотя, , Ивашка...» , Нәкъ менә шушы мәгънәсез пышылдау, үтерелгән иптәшләренең исемнәрен бертуктаусыз кабатлап тору малайның акыл җуяр дәрәҗәдә куркуын һәм кайгыга , төшүен күрсәтү өчен җитә дә инде. Озакламый без аның егыла-тора урман юлын- . нан йөгерүен күрәбез. Авыр аңар, чигәсенә кан бәрә, сулуы капкан, ләкин ул йөгерүен белә Курку гына түгел, авылдашларын кисәтү теләге аны шулай ашыктыра. | Язучы курку дигән нәрсәгә каршы шифалы дару тәкъдим итә. Авылдашлары турында кайгыртуы Сашаны әнә шушы курку чиреннән дәвалый. С. Б. Радзиевскаяның , бик борынгы чордан язылган «Рам һәм Гау» исемле тарихи повестенда да, «Батырлык у:равы» әсәрендә дә кардәшләрең алдындагы бурычыңны үтәү һәм хезмәтнең гене кешене кеше итү хакыйкате ачык тасвирлана. , Софья Борисовна Радзиевская үзе дә гомерендә гаҗәп күп эшләр башкара Украинада, Муромда, Брянскида, Кулунда даласында, Урта Азиядә энтомолог булып ] эшли, урманнарны, мамык кырларын зарарлы бөҗәкләрдән саклау чараларын эзли, таба. Ташкент университетында лекцияләр укый, бөҗәкләр турында фәнни китаплар яза. Мәскәүдә авыл хуҗалыгы халык комиссариатының мамык бүлегендә эшли, ерак сәяхәтләрдә йөри, Казан университетының сирәк очрый торган кулъязмалар бүле- , гендә фәнни хезмәткәр була, һәм 64 яшендә пенсиягә чыкканнан соң бөтен вакытын , балалар әдәбиятына бирә. Софья Борисовнаның урыннан урынга, эштән эшкә күчеп йөрүе зур акча, шәхси бәхет эзләү аркасында түгел. Аларның бервакытта да артык байлыклары булмый, ө бәхетне эштән табалар Софья Борисовна үзе һәм СССРның атказанган урманчысы бул- ган ире хөкүмәт кушуы буенча күченеп йөриләр, иң кирәк җиргә, ил кушкан эшне үтәргә баралар Нарын елгасының башланган җиренә оештырылган экспедицияләрдә генә дә популяр булды ЛӘБИБӘ И X С А И О В А ф ОЛЫ БӘХЕТ ИЯСЕ ф рен автор республикабызның бай табигатен сурәтләүгә багышлый. Аның әле язасы, яшь буынга әйтәсе сузе бик күп Бер җыентыгының сүз башында ул балаларга мөрәҗәгать итеп «Әгәр сез биредә тасвирланган җәнлекләрне, кошларны, табигатьне мин гомерем буе яраткан кебек яратсагыз — бу китапны сезнең өчен юкка язмаганмын булып чыга»,— ди. Сезнең өчен... Сезнең өчен яшәдем, сезнең өчен эшләдем, дип әйтә алу нинди зур бәхет ул, Софья Борисовна Радзиевская — әнә шул олы бәхеткә, каләмдәшләренең, күп санлы укучыларының зур ихтирамына лаек язучы.