Логотип Казан Утлары
Шигърият

Нәниләр дөньясы

Кызык булыр иде, ә? Йокы килә Аз гына йоклыйм әле Эшкә китеп барганчы: Хәл җыеп калыйм бераз... Уйный-уйный арганчы. Бакча. Кич. Җил кагылды әз генә, Утырып пәрәвезгә Очты китте үрмәкүч. Кызык булыр иде, ә! Юлбарыслар урамда Рәхәтләнеп йөрсәләр. Печенье, конфет эзләп, Кибетләргә керсәләр. Кызык булыр иде, ә I Май/лылларым урамда Атынсалар агачта. Уйнарлар иде әле Кешеләр йоклагач та. Кызык булыр иде, ә! Читлекләрнең һәммәсен Ачтырыр идем дә мин, Аю, тиен, куянны, Тәңкәчуар боланны Качырыр идем дә мин, Зуп-зур зоопаркның Хуҗасы булсам әгәр. Кызык булыр иде, ә?! Чишмә Йөз мең кояш бар монда, Килегез дә санагыз, Без аларны меңәрләп, Чиләкләргә салабыз. Зәңгәр күктән космонавт Абый да төшәр әле. Ул да безнең чишмәнең Суын бер эчәр әле. .Башта әтием китәр, Әни белән без аннан Җитәкләшеп бакчага Ашыгырбыз урамнан.—