Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЫБЫЗ МОҢЫН ЮГАЛТСАК.

 

Чаллыга, шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинга ачык хат ♦ адыйр) * Сиңа, соңгы елларда данлыклы Чаллы шәһәрендә яши башлаган р шагыйрьгә, авыл турында хат язу бәлки сәеррәктер дә Ләкин син узең 5 моңа гаҗәпләнмәссең дип уйлыйм Чөнки, хәзерге көндә шәһәрләрдә яшәп ятсак та, ~ баз икебез дә авыл малайлары, авыл егетләре _ Ә бит авыл — чынлап та, дөньяның, тормышның үзәге Авыл егетләре өчен генә 2 түгел Ә гомумән тормышның да, гомумән яшәүнең дә Ни өчен7 Җавап бер генә: 5 чонки монда ипи үсә. Ә ипинең дөнья, тормыш үзәге икәнлегенә беркем дә ' шикләнми 3 Беләсеңме, Кадыйр, хәтта сез кора торган мәшһүр Чаллының да. мин яшәгән J матур Казанның да зурлыгы, бөеклеге авылдан башлана икән Бүгенге зур шәһәрләр 5 һәм зур тезелешләр тудырган бик күп куанычлы уйларыбыэның, матур-матур җырла- J рыбызның башы да авылга килеп ялгана икән Шуңа күрә Чаллыга адресланган бу хат авыл турында сөйләшүдән башлана да Бүген Чаллы мәйданында, КамАЗ төзелешендә дөнья күзенә күренгән олы батырх лыкның, олы матурлыкның да төп тамыры — кешелек тамыры, рухи тамыры — ипидә. - ■Чирдә, авылда Эчке ныклыкны һәм күңел тирәнлеген югалтмау, төрле юл чатларында аны җуймау бүгенге иҗатчы өчен үтә дә кадерле хасият сыман. Шуңа күрә бу хатмы язу— иҗат турында уйлану да булып күренә » Алдымда Кадыйр Сибгатуллинның 1974 елда Татарстан китап нәшрияты басып чыгарган китабы — «Әманәт». Ул китаптагы ике шигырь синең шигърият кырларыңның < басу капкасы шикелле күренә Хис-кичереш кырларына алып чыга, шулармы ачын, у башлап җибәрә торган ике багана сыман алар Ул шигырьләрнең исемнәрен дә саллы итеп, бик тәэсирле сүзләр сайлап куйгансың: беренчесе — «Иргә чыкмый калган апалар» һәм икенчесе — «Ирләр» Печәннәре чәбәләнеп квлды. чабылып бетми калды оч алын Чалгыларын онытып калдырдылар пакусларга кадап очларын. «Иргә чыкмый калган апалар» шигыре әнә шулай башланып китә Аеылның оч кызы үзләренең сөйгәннәрен сугышка озата Китте... Китте... Чак-чак өлгерделәр камнар билләренә кул салып Калды... Калды.. Чынлап убелмәгән сусыл иреннәре турсаеп. Өч кулъяулык болгап өчәү китте Очып КИТКӘН кошлар төслерәк Читлектәге асыл кошлар кебек талпынышып калды оч иерән. Мено бу юллар сугышка киткән егетләр һәм озатып калган кызлар хакында гына түгел, е шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин шигърияте турында да күпне сенли безгә К Хәзер — китапның укучылар кулына һәм күңеленә барып ирешүенә инде сигез еллап вакыт үткәннән соң — югарыда китерелгән өзек иң башта чын шигърият турында уйландыра. Нинди була соң ул чын шигърият, чын шигырь? Шул сорауга җавап эзләгәндә әллә кайдан, күңел төбеннән халкыбызның үз җырлары калкып чыга... Халык җырлары белән янәшәгә иң әйбәт шигырьләр килеп баса да, күңелдә үзеннән-үзе бер җавап пәйда була: — Чын шигърият, чын сәнгать — ул үзәккә үтәрдәй моң икән! Бүтән берни дв түгел: әсәрдә бөек, олы, тирән бер моң яшәве кирәк икәнП Әнә шул бердәнбер сыйфат аерып тора икән чын әсәрләрне. Синең беренче китабыңдагы әлеге шигырьләрнең бөтен яңгырашы халык рухы белән сулый төсле... Менә бик табигый булып килеп кергән чагыштыруларга гына тукталыйк: «өч кулъяулык болгап өчәү китте, очып киткән кошлар төслерәк». Биредә кулъяулык — аерылышу билгесе — кошлар төсен ала. Ераклашу хисе көчәйтелә, бер гап-гади әйбер халык күңелендә озак еллар тупланып килгән кичерешләрне кузгатып, җанландырып җибәрә Хисләр тагын да зуррак төс, киңлек, тирәнлек ала. Ә инде алдагы ике юлда шул ук кош образы менә нинди рәвештә: «читлектәге асыл кошлар кебек талпынышып калды өч йөрәк». Әле генә без күргән кошлар очып киткән иде (алары — егетләр), ә боларын «читлектәге асыл кошлар» дип бирә шагыйрь. Әз генә булса да сәерсенү хисе сизәме икән укучы бу юлны укыганда? Юктыр! Чөнки шигырьнең алдагы өлешендә инде мәхәббәт хакында сүз булган иде, Без беләбез: киткән кошлар да, калган кошлар да, сугыш булмаса, мәхәббәт күгендә иркенләп, сөенешеп очарга тиешле кошлар иде. Ләкин сугыш бу кошларны аерды, һәр кошның да пары китте. Димәк, хәзергә ялгыз кош өчен мәхәббәт күге юк инде, ул күпмедер дәвергә читлектәге асыл кош сыман.... Укучының күңеле әнә шуларны бик тирән тоеп бара. ...Инде сугыш беткән. Ләкин бу өч кызның егете яу кырыннан әйләнеп кайтмаган... Шигырьнең соңгы бүлеге «Илле яшьлек кызлар чигү чигә...» дип атала. Аулак өйдә кызлар чигү чигә, колакларда — сәгать тавышы. Сәгать кебек келт-келт итеп кенә гомерләрнең үтеп барышы. Төшеп беткән инде сәгать гере, күтәрерләр әле, күрсәләр. Унсигездә шиңгән чәчәкләре яулык почмагына үсәләр. Илле яшьлек кызлар чигү чигә, дулкынлана яулык читләре. Ишекләр дә ачык, егетләре бүген тагын кайтып җитмәде... Чын-чыннан матур һәм көчле рухлы кешеләр турында әнә шулай тәэсирле итеп сөйләгән идең син безгә үзеңнең беренче китабыңда. Кешеләрнең ныклыгы, ышанычлыгы хакында хәзер дә һәм киләчәктә дә күп уйландырачак юллар болар. Бу апаларга караганда чибәррәк булган безнең бүгенге гүзәлләребез, бүген без сөйгән кызлар, әнә шундый эчке матурлыкка ияләр микән? Үзләренә зур сынау килгән чакта түзәрлек нык микән аларның матурлыклары? Яшермик, бу сораулар барыбызны да бик уйландыра һәм шулай ук дөресен әйтик: без бу сорауга һәр очракта да гел уңай җавап кына бирә алмыйбыз, «һәр мизгелнең, һәр көнеңнең рәхәтен күреп кал» дип кенә яшәүче яшьләр дә байтак кына күренә әйләнә-тирәбездә. Моның ишелер белән сөйләшкәндә әлеге апалар хакында сүз чыга калса — гомерне әрәм үткәрүдә, ниндидер юк нәрсәгә сукыр инануда, идеализмда гаепләү ишетәсең... Мондый салкын акыллы яшьләргә еш кына очракта дәлилләп аңлатып та бетереп булмый. Әмма шунысы хак: андый фикерле кызны ярату түгел, кырыенда басыгГ торганда да җан өши, кар базы салкынлыгы бәрә башлый. Мондый уйдагы хатын- Кадыйр дус! Синең алеге шигыреңдәге юллар, бүгенге кайбер замандашларыма карагач, яңадан искә төшә Безнең әйләнә-тирәбездә яше артса да буыны катмаган, шәхес буларак җитлекмичә картаеп баручы ир затлары шактый курена түгелме соң? ...Синең шигырьләрең күп төрле уйлар кузгата. Бүген генә хәл ителеп бетми, тиз генә җавап табылмый торган уйлар да бар арада Ләкин ул уйларның укучыбыз, замандашыбыз күңелендә йөрүе бик мөһим бит Кабат авылга әйләнеп кайтабыз... Шәһәр тормышы тудырган байтак мәсьәләләрнең чишелешен табарга теләп кайтабыз без авылга — җиргә, ипи үскән якка Ә монда гыйбрәт алыр мисаллар күп, бик күп. Менә шагыйрь безгә бер яфрак язмышын гына алып күрсәтә Ямь беткәнне тоеп бар да киткән, таллардан сандугач та качкан. Тик сары яфрак кына калган тапларда: — Туган җирем шушы, китмим,— диде,— җәен күрдем, күрим кышын да, нәселем монда туган, монда торган, дәвам итәм аны шушында. Сандугач та очып кире кайтты, яшел яфрак күрде талларда. Һәм җырлады: бәхет туган якта, эзләмәгез әллә найлардан... Әйе, бу юлларны укыганнан соң үзең күргән күп хәлләр, байтак тормыш күренешләре турында уйланасың. Үзләрен изге җир изге эш өчен корбан итүчеләр дә якты ут сыман күз алдына килә, бер чак тегеләй, икенче вакыт болай күренеп, иң шәп кеше дигән дан алырга теләүче акыллы затлар да хәтергә төшә., һәм шулердан соң күңелдә иман ныгыбрак китә! Йөрәк сизгерләнә Шагыйрьгә, шигърияткә рәхмәт, дисең. Гомумән, синең «Әманәт» китабыңнан матур да, мәгънәле дә булган әнә шундый шигырьләрне куп табып була. Алар барысы бергә авыл тормышының, аның кешеләренең зурлыгы, бөеклеге хакында җырлыйлар, истә калырдай күренешләр аша безнең хисләребезне кузгаталар. «Авылым» дигән уртак исем куелган эскизларны гына карыйк Менә анда нинди юллар бар Изге җаннан икән кешеләрнең иген игеп яши торганы. Яки: Мәрхәмәтле ана кебек, авыл узе генә белгән уз хәлен. Зарланмаган. Туендыручылар олы җанлы була, түземле. Югарыда китерелгән юллар авылга мәдхия булып кына калмый. Алар тормыш турындагы, безнең асылыбыз, ныклык тамырыбыз хакындагы уйланулар. Ә гомумән алганда, синең беренче китабың хакында хәзер ниндирәк сүз әйтеп була соң? Авылда туып-үскән нечкә күңелле бер егетнең яшьлеге дәвамында, моңа кэ- дәрге бөтен гомере дәвамында тупланган барлык эчке моңын, үзенең йөрәк җырыи җырлавы иде бу китап Бу — ипи үсә торган ышанычлы һәм бәрәкәтле туфракта үскән шәхес иде. үз сүзләре аша бик күпләрнең уй-кичерешләрен дөрес әйтеп бирә *лг*н егет иде. Аның яшәү девизы менә бу юлларда бик ачык яңгырый, бик тегәл ишетел» иде: Әрәм итәр чаклар түгел инде, әләм итәр чаклар гомерне. Әйе, бу сүзләр — яшьлекнең матур башлануын, зур һәм изге эшләргә ашкынган * күңелне белгертте, дәртле йерәк җыры булып ишетелде... * 1976 елны Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Гамь» исемле икенче җыентыгыңны әнә шул фикернең чынга аша башлавы дип кабул иттек без, Кадыйр 5 Аны укып чыккач сөенеп йөргән бик күп егетләрне хәтерлим. Алар арасында сине g күреп белгәннәр дә, белмәгәннәр дә бар иде. ләкин һәммәсе дә тормышны һәм _ шигъриятне нык ярата иде аларның. Әнә шуңа күрә бу китабыңдагы шигырьләрең 2 •парны чын йөрәктән шатландырды. «Кибәнче карт». «Юлда үскән арыш», «Атлар с кетте авыл малайлары», «Язмыш» һәм башка шигырьләр чын мәгънәсендә шигъри ' •серләр, укучыны шигърият тылсымы белән сихерли алырдай әсәрләр иде Арадан 2 берсе — «Юлда үскән арыш» дигәне бигрәк тә истән чыкмый Ч 2 Юлда үскән башак шуңа дучар дегет белән буяп уза күчәр. Әллә буш син, әллә тулы җелек,— * арба күчәреңдә җитә дегет. •л Орлык булып йөктә барасың да. ялгыш кына төшеп каласың да, интегәсең чиста башың белән дегет сөртеп көпчәк арасында. х U Болай караганда шигырьдә шул ук сүзләр кебек арыш. арба, күчәр, дегет Лә- Z- иин инде монда, бу шигырьдә, беренче китаптан аермалы буларак — кеше язмыш- f ларының катлаулы драматизмы көчлерәк яңгырый. Монысында инде шагыйрь безнең барыбызга да бик ошый торган матур җыр гына җырламый Биредә аның сүзе инде йерокне әрнетә, җанны тынгысызлый, акылны борчый. Чөнки Чөнки без чиста керсез күңелле кешеләрнең кайчагында бик үк җиңел булып чыкмаган язмышлары турында уйланабыз. Шигырь биргән уйга тагын үзебез күргән тормыш мисаллары килеп естәлә «Кешеләргә карата сизгеррәк булырга кирәк шул...» дип куясың уз- үзеңә, онытылмаслык итеп. Әлбәттә, башкалар да шулай итәдер һәм, гомумән, шигырь яратучы кеше бүтәннәргә карата кечкенә генә мәкер һәм әшәкелек тә шли алмыйдыр, дип ышанасы килә Синең бу шигырең инде укучыны юл турында уйландыра башлады, Кадыйр Шулай — беләкләрендә һәм йөрәкләрендә көч ташып торган егетләр өйдә генә утыра алмый шул. Аларны юллар һәм зур-зур эшләр тарта Алар дәртле күңелләрен бердәнбер юлдаш ител ерак юлларга чыгалар, замандашлары белән бергә-бергә олы шлергә алыналар Ә дөньяның эшләре дә, дөнья үзе дә гади һәм җиңел түгел Авыр димим сине, җиңел димим үлчәп булмый сине. Замана. Утыз яшькә җиткән егетләрнең икенче кат чәче агара. Әйе, бу — кешенең үзәге өзелеп, әрнеп әйтелгән сүзләре Бу — безнең кайбер яшьләребез чыгара торган рифмаланган такмак та. янсе чын мәгънәсе томаннар артына яшерелген «заманча шигырь» дә түгел Бу — Тукайча. Такташча, Туфанча •Рнү1 Бәз моның өчен нык куандык, Кадыйр! Бу — яшь шагыйрь өчен мәртәбә Уңыш иде Әмма, шушы ук китапта — икенче китабыңда — безне бер нәрсә сискәндереп '• иуйды Авылны калдырып юлга чыгу белән синең лирик героеңда ниндидер җиңеллек, артык эчкә кереп тормый гына уйлану, фикер йертү, өстәнрәк кенә хи: итү, кичерү чалымнары сизелә башлады Моны юлчы психологиясе белән аклар! а тырышыр идек — ләкин шигырь бит, көндәлек түгел. Әле җитмәсә алар китапта ук дөнья күргәннәр Шуңа күрә синең бу китабыңдагы «Кырым сукмаклары», «Кара диңгез», «Граф паркы» ише шигырьләр безне борчыды, Кадыйр. Бу — моңа кадәр бик күп шагыйрьләр эләккән капкынга синең дә килеп эләгүең иде — күргән бер нәрсә хакында шигырь язарга ашыгу иде. Күңелеңдә тирән моң, көчле кичереш туганны көтеп тормау «Граф паркы» дигән шигырьне син, мәсәлән, менә болай бетерәсең: Юкка гына чинар моңлы түгел лә: күп кешенең моң-зары бар төбендә. Соң, бу фикер нәкъ шушы мәгънәдә мең мәртәбә кабатланды бит инде1 Мондый очрак китапта бердәнбер булса, бәлки аңа тукталып тормыйча үткәреп тә җибәрер идек, ләкин әйткәнемчә, алар байтак кына урын алган «Гамь» китабында. Ә янәшәдә генә, әйтерсең чагыштыру өчен юри куелган, «Читтәге авылдашлар* шигыре. ...Яхшы дип хатлар язалар, ник елашып китәләр!! Нишлисең, сүзләр артык инде монда! Ике мисал үзләре үк бик ачык итеп сөйләп тора. Кайсысының чын шигырь булуы бик ерактан күренеп тора. Тик менә шагыйрьнең аларны аера алмавы гына эчне пошыра. Әллә шагыйрь кеше кайвакытта бик әйбәт укучы да булырга тиеш микән соң, ә, Кадыйр?! Өченче китабың шактый гына көттереп чыкты Укучы 1976 елдан 1981 елга кадәр синең яңа җыентыгыңны күрә алмады. Без, Казандагы дусларың, синең тормышыңда зур үзгәрешләр булуын. Балык Бистәсеннән Чаллыга күчеп килүеңне ишеттек. Яшермим, бу хәбәр минем үземдә ике төрле, капма-каршырак тойгы уятты. Беренчесе— заманыбызның олы төзелешендә .синең дә катнашып китүеңне, КамАЗ коручылар белән турыдан-туры аралашып яшәячәгеңне, язарыңа яңа төрле азык табачагыңны белеп куану, синең иҗатың яңа югарылыкка күтәрелер дип өметләнү иде. Ә икенчесе, күңел төбендәгесе — бер үсемлекне икенче урынга күчереп утыртканнан соң бакчачы кичерә торган борчылуга охшашрак тойгы иде аның. Яңа туфракны ул ничек кабул итәр? Тиз генә үзләшеп, җайлашып китә алырмы икән?.. Ләкин шулай да. бу икенче тойгыда да, өмет дигән өлеше зуррак, көчлерәк иде шикеллэ. Чөнки без синең авыл туфрагында шактый ныгыган, көч җыйган икәнлегеңне белә идек, очраклы җилләр генә сине ега алмаячагына ышана идек. Ә иң мөһиме: Чаллыдагы гомум күтәрелеш, яшьлек, романтика рухы, һичшиксез, иҗат өчен шифалы, файдалы дип ышандык һәм хәзер дә шулай уйлыйбыз. 1981 елда чыккан өченче китабыңның исеме — «Авазлар». Әйе, барлык китапларыңның исемнәре дә бик эзлекле рәвештә бер мәгънәне үстерә, тирәнәйтә киләләр. Иң беренче китабың «Әманәт» иде, димәк — ата-бабалардан калган изге бурычны тою, шул олы вазифаны яшь йөрәкнең сизә башлавы дигән сүз. Икенче китап исеме «Гамь», димәк — әлеге яшь кешенең ныклап уйлана, фикер йөртә, дөнья, яшәү мәсьәләләрен хәл итә, аларга җаваплар эзли башлавы дигән сүз. Ә өченчесе индз "Авазлар», димәк — шагыйрь үз эчендәге, күңелендәге моңны, җырны, әйтер сүзен шигъри авазлар итеп кешеләргә җиткерә башлады дигән сүз. Бусы инде — укучының иң нык көткәне, шагыйрь яшәвенең нәтиҗәсе, аның гомер җимешләре... «Авазлар» Шагыйрьнең өченче китабы... Юк, кайбер укучылар көткәнчә, баштанаяк тәнкыйтьләп ташлау өчен нигез юк анда. Чөнки китапта «Күңел», «Песнәк» «Шигырь». «Борчак ашы» шикелле бик уңышлы шигырьләр бар, Шагыйрьләрнең илаһи халәтен — илһам килгән чакны менә ничек оста итеп ачып бирәсең син: Һәр тарафтан җырлар, моңнар иилә. Барысы да якын, илһамлы. Әллә дөнья, әллә үзем сәер, аңлап бетерә алмыйм бу хәлне. Гадиерәк берәр нәрсә бармы! Барысы да миңа илаһи. ♦ Дөньяның бар ишекләрен ачып х алып керә шигырь. и, даһи! Гал-гади дә. шул ук вакытта төгәл дә, тирән дә сүзләр—күренешне ап-ачык һәм “ текирле итеп күз алдына китерә торган юллар болар Алар, һичшиксез, синең уңы- з шың, сәләт һәм тырышлык җимеше, Кадыйр. Я Ләкин шулай да бу китабың без көткән өметләрне аклап ук җиткермәде сыман. г Кадыйр Нишләп икән? Әллә без. укучылар, үз өметләребезне әллә кая, артык j югары үрләткәнбезме соң? Әллә соң без булмастай әйберләрне хыялыбызда тудыр- = генбыз да, китапта аларны тапмагач, сиңа урынсыз үпкә белдерергә ашыгабызмы? Ч Юктыр, алай түгелдер... Синең беренче китабың—бик матур һәм ышанычлы юлның башы иде Шул юлда яуланган уңышларны син талантың һәм тырышлыгың белән тагын да үсте- ♦ рергә, күл санлы югары сәнгать әсәрләре итеп укучыга тәкъдим итәргә тиеш идең a Без әнә шуны көткән идек. Сине яратып, «сәләтле шагыйребез» диеп Ярый, конкрет шигырьләргә килик әле, әйтергә теләгән фикеребезне шулардай с; чыгып аңлатыйк. Эш нәрсәдә соң? Менә китапны ачып җибәрүче өч зур шигырь Аларның өчесе дә Чаллы тормы- ~ шыннан алып язылган Аерым-аерым алганда әйбәт кенә юллар да табарга мөмкин >, аларда Ләкин тулаем алганда, бу өч шигырьгә образлылык, аныклык, көчле тәэсир булу җитми Алар — газеталарда басыла торган күзәтүгә тартымрак язмалар гына 7 Өч шигырьдә дә сүз гомуми төстә генә бара. Шагыйрь, әйтерсең. Балык Бистәсеннән 7 Чаллыга күчеп тә килмәгән һәм анда байтак кына яшәп тә өлгермәгән. Әйтерсең, аның әле Чаллыда бер генә танышы, дусты да юк, һәм ул шуңа күрә кая тукталырга белмичә, урамнар буйлап кына чаба. Өйләргә һәм кеше күңелләренә, язмышларына кереп тормыйча гына Икенче китапның уңышсыз килеп чыккан шигырьләре дип, юл язмасы характерындагы әсәрләр аталган иде, бусында да сиңа әнә шул нәрсә комачаулый Ягъни шигырь беренче туган тәэсирләр катламыннан үтеп китми, эчкәрәк, тирәнгәрәк керә •лмый. Чаллы хакында без белгән мәгълүматка шигырь әллә ни яңалык өстәми Чөнки. әлеге дә баягы — гомуми фонда гына сөйләү, укучының үзәгенә үтәрлек конкрет һем кечле мәгънәле шигъри образлар яшәмәү, безне дулкынландыра алырлык кеше язмышы күренмәү зыян итә Аннан соң, синең соңгы китабыңда тагын бер күренеш игътибарны җәлеп итә: айда җиңел көйләр күбәеп, ишәеп киткән төсле Алдагы китаплардагы шигырьләрдә һер әсәрнең диярлек үзенә генә хас һәм дөрес эзләп табылган интонациясе, яңгырашы бар иде Сүзләр генә түгел, хәтта сүз арасындагы һава да моңлы, тәэсирле гоела иде Ә бу китапта ниндидер җиңеллек белән йөгереп узасың шигырьләрне Минемчә. бу — шагыйрь иҗаты өчен бик куркыныч күренеш Ул — шәһәр тормышының барыбызны да туйдырган ыгы-зыгысын хәтерләтә, мәгънәсез кабалану, ашыгу сыман. Юк. дәрес аңла — шәһәр белән авыл арасына кытай стенасы корырга җыену ’угәл бу, бүген андый фикердә йөрү зур хата, ялгышу булыр иде Бары тик шәһәрдә ■ ле яңа гына яши башлаган кешегә хас кыланышлар, артык ыгы-зыгыга бирелү, кабалану, ашыгу турында әйтергә телим Бәлки, син боларны үзең миннән яхшырак ’• беләсеңдер, Кадыйр Әмма соңгы китабың ул начар шаукымга шактый бирешкән Ярар, шәһәр тормышы өлегә шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин эчен «ватыласы чик левей* булып та калсын, ди. Ә бүтән темага багышланган шигырьләрдә алга китеш, үсеш ни дәрәҗәдә нык сизелә соң? Әйтеп үтелгәнчә, икенче китаптан соң инде биш •л гомер үткен бит Ни җитми соң? Иң башта, бүген без поэзиядән көткән һәм беренче китабың белән син үзеңдә шуңа өметләндергән чын поэзия, сәнгатьчә тирәнлек җитми. Син үз күңелеңне бөтен көченә, бар тирәнлегенә эшләтмисең, Ә күбрәк беренче фикерләр, кичерешләр белән генә эш итәсең. Нәтиҗәдә, матур гына, тирән генә ачылып китәргә тиешле логик җепләр ачылып та бетмичә, сүтелеп тә җитмичә өзелеп калалар. Шигырьгә алынган күренешнең иң мөһим, иң кирәкле өлеше — сәнгатьчә фәлсәфилеге аста, караңгыда кала. Моңа мисал итеп бу китабыңдагы байтак шигырьләрне китерел булыр иде, ләкин андый мөмкинлек юк — шуңа күрә берсенә генә тукталыйк. «Эскәмиядәге карт» шигыренә. Йоклый алмый чыкты микән! Чал сакалын бер сыпырды. Түбәтәен кырынайтып, моңсу гына уйлап торды. Иреннәре көлеп куя. Тере очкын карашында. Бүлдермәгез! Карт утырды Яшьлегенең канатына. Сәер генә карап алды утыргычның уң ягына. ...Гаҗәпләнде табалмагач сөйгән кызын уз янында. Шушының белән шигырь тәмамлана. Шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин үз бурычын шушы җирдә тәмамлана дип саный. Ә укучы өчен шигырь ярты юлда бүленеп калды. Шагыйрь иң кирәкле катламга үтәргә иренде. Нәтиҗәдә әсәрнең яртысы гына килеп чыкты, аның тәэсире аз булды. Бу урында заманыбызның олы шагыйре Мостай ага Кәримнең «Карусель» дигән шигыре искә төшә. Анда шундый күренеш сүрәтләнә: егет белән кыз карусельдә әйләнәләр. Кыз алгарак утырган, егет аңа кагылмакчы, аның кулыннан тотмакчы булып үрелә, ләкин ара бик якын булса да — җитә алмый. Шигырь ахырында алар җиргә аяк басалар. Олы шагыйрь әнә шул әсәрен болай тәмамлый: Учларын җибәрмә учыңнан. Адым да аерылма дусыңнан. Чөнки бит җир шары әйләнә, Җир шары корылган хәйләгә. Гади генә сыман тоелган тормыш күренешеннән нинди зур мәгънә, нинди тирән фәлсәфи фикер чыгарыла, чын тормыш өчен бик кирәкле сабак алына! Шигырьнең кешеләргә ни өчен кирәклеген дә менә шундый юлларны укыгач кына аңлыйсың шул аның. Әйе, моңа якын әсәрләр синең иҗатыңда да бар, Кадыйр. Хатымның башында мин күбрәк әнә шундый шигырьләреңә тукталдым. Укучылар өчен бик кадерле шигырьләр алар. Синең күп кенә юлларыңны яшьләрнең куен дәфтәрләреңдә да күргәнем бар... Әнә шуңа күрә дә — шигырь сөючеләрнең яраткан шагыйренә әверелеп килгән бер чорда синең иҗатыңда кайбер җиңелчә эчтәлекле язмалар очрый башлаганга языла бу хат. Әлбәттә, син үзең барысын да сизеп, аңлап, төшенеп торасың дип уйлыйм. Чөнки күңелеңнең үтә сизгер һәм нечкә икәнен беләм, бик күп катлаулы нәрсәләрне тоеп баруын беләм — аның чын шагыйрь күңеле икәнен беләм. Ләкин... Ләкин син укучыларыңны да истән чыгарма әле. Без синнән зурны өмет итәбез, шуңа күрә зур таләпләр дә куябыз. Мөмкинлекләрең, табигый сәләтең булганга күрә. Ә сәләтне, талантны — халыкныкы диләр. Халыкның күңел бакчасындагы гөл бит ул. Үз бакчасында бик матур гөлләр күрәсе килә бит халкыбызның. Кадыйр! Хатны тәмамлар алдыннан гына синец яңа әсәрен — журналыбызның менә шушы санында басыла торган «Хыялыбыз башкаласы» исемле поэмаң белән гаиышыл чыктык Ул мине чын күңелдән сөендерде — син олы төзелешнең кешелек моңына, поэзия өчен иң мөһим булган уэәгенә якынаеп киләсең Синең күңелеңдә >азер яңа җир, яңа төбәк моңы тулышуы сизелә. Әлбәттә, киләчәктә язылачак әсәрләреңдә алар тагын да калкурак чагылыр Үзең дә бик яхшы беләсең, соңгы елларда бик күп ааыл егетләренең гомер еллары шәһәргә таба борылды Әлбәттә, бу очраклы күренеш түгел, ә объектив чынбарлык Тормыш таләбе, заман таләбе. Меңләгән авыл егетләре шәһәрләргә килеп, ерак тезелешләргә китеп, илебезгә матур-матур эшләр бүләк итәләр Үз хезмәтләре белей гомер юлларын һәм халкыбызның тарихын бизиләр Ләкин менә шушы гомер елының кайбер уйланырлык урыннары булырга мөмкин Мәсәлән, бүгенге шәһәр кешесендә шундый бер рухи ихтыяҗ ачык сизелә: ул үз тормышының, яшәешенең озын гомерле һәм тотрыклы матурлыгын, кешелекле матурлыгын табарга тели Неон утлары сыман: бүген балкып, иртәгә сүнәчәк матурлык кына канәгатьләндерми аны Бүген шәһәр кешеләре тормышында килеп туган әнә шундый рухи ихтыяҗ карашларны. ирексеэдән, авылга һәм табигатькә юнәлтә Ааыл кешесенең меңләгән еллар дәвамында, табигать белән якыннан аралашып яшәү дәверендә туплаган гаять бай рухи тәҗрибәсе — күңел моңы безгә — шәһәр кешеләренә бик тә. бик тә кирәк Бу безгә чыи мәгънәсендә гармоник шәхес тәрбияләү өчен, бүгенге замандашыбызны тагын да матуррак итү өчен кирәк Шуңа күрә, кая гына китсәк тә, авылыбыз моңын онытмасак, аны югалтмасак иде Ул безнең ныклык тамырыбыз, чын матурлык чыганагыбыз. Ә тамырсыз, таянычсыз — үсемлек тә, таш та, кеше дә озакка чыдый алмый Тормыш та, шигърият тә безнең һәммәбеэнең нык кешеләр, , җитди кешеләр бу луыбызны кете Сиңа хөрмәт белән МАНСУР ВӘЛИЕВ Шагыйрь Снбгат Хәким — КамАЗда Сулдан уң;а азучы Равил Вәлмев СССР ■•Р«оеный Советы депутаты Рәис Ганиев. Социалистик Хезмәт Герое Вазмх Мәүли ■ое. РСФСРның М. Горьким исемендәге. ТАССРның Г Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Смбгат Хәнмм