Логотип Казан Утлары
Публицистика

СЕБЕР ЯЗМАЛАРЫ

 

Сәяхәтләр турында берничә сүз шермим, мин үзем алай сәяхәт ярата торган кеше түгел. Ни өчен, ни сәбәптән? Монысын да ачык кына әйтә алмыйм. Бәлки, вакыт ягы һәрчак кысан булгангадыр? Алда һәрвакыт ниндидер кичектергесез эш торгангадыр, һәм еш кына кыюлык, тәвәккәллек җитмәгәнгәдәр? Ә бәлки, заманның шундый ыгы-зыгылы булуыннандыр бу — сәяхәтләрне яратмау? Болай да бик күп чабып йерепә бит! Әзрәк кенә туктап, уйланып торырга да вакыт тими... Кызык кына каршылык та килеп чыга: син яшәгән тормышның агышы кызуланган саен, ул тыштан активлаша төшкән саен, үзеңнең өстәнрәк йөзүеңне сизү тойгысы һаман ныграк ачыклана бара, ул хис синең тормыштан алган шатлыклары ңа һаман кыюрак каршы төшә.. Күрәсең, замандашларның бик күбесен аптырата торган каршылыктыр бу. Кеше әле күп вакыт әнә шулай: үзенең күңеле белән тормышы арасында тәңгәллек табып бетерә алмыйдыр. Кеше чит якка киткәч, үзенең җирен-суын гына түгел, ә моңа кадәр үзе яшәгән, үзе ияләшкән бөтен мохитне сагына, бик нык кирәксенә икән бит! Чыннан да, менә, билгеле бер урында үсемлек үсә. Ул бу урынның туфрагына, суына, һавасына, андагы төрле үзгәрешләргә мең, миллион еллар буена ияләшкән Әлеге үсемлекнең һәр күзәнәге әнә шул җир, шул урын шартларына җайлашкан. Табигатьнең бөек гармониясе шулай итеп бик күп үсемлекләрне җир шарының төрле- терлө почмакларына чәчеп чыккан, аларга үз холыкларына туры килгән урыннарны биргән. Уйлап карасак, адәм баласы да — табигатьнең бик нәзберек, бик сизгер бер үсентесе ләбаса! Ул да мең еллар буена билгеле бер шартларга, билгеле бер урын чынбарлыгына ияләнгән. Үсемлек сыман, ул да билгеле бер төрдәге туфракка, суга, һавага күнеккән. Ә тагын да мөһимрәге: ул җирдә аның белән, аның ата-бабасы белән бергә гомер иткән үз кешеләр була. Тормышы җирсуга һәм һавага бәйле булса, җаны өнә шул кешеләргә килеп тоташа аның! Шуңа күрә, чит җиргә күчеп киткәннәрнек ничек Жирсүен аңлату өчен, икенче туфракка илтеп утыртылган үсемлеккә күрсәтү генә җитми. Үсемлекләр җирсү диген нәрсәнең җан газабына әйләнеп, кешене ничек тилмертүен белмиләр! Ченки алар, биологик яктан караганда тере булсалар да, күңел, җан дигән бик әрнеткеч бер нәрсәне тоймыйлар! Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән чакта мин бик еш кына стенага эленгән зур карта — иг.ебез картасы янына килә идем. Үземнең туып-үскән ягыма бик озак кына К»- pan торгач, хәзер мин яшәп яткан җирем белән Казан арасын бармакларны суэа- суза, соямлэп үлчи идем Нәкъ ун соям чыга иде! Уи мең чакрым җир әиә шулай — кул бармаклары белей уи мәртәбә атлауга үтелә иде карта әстениән. Сагыигаи, җирсегән кешенең хыялы Ерак Канчыгыштай ана шулай — бер атлауда меңәр чакрым араны үтә-үгә Казанга таба кайта иде. Әллә шунлыктан, Казанга кайтып элгәшкәч. ничә еллар буена минем аннан беркая да чыгасым килмәде Еракка ■оя йерүне. сәяхәтләрне артык яратмауның бер сәбәбе әллә әнә шуннан микән. дип * уйлыйм мин еш кына. 3 Ләкин. Бик борынгы бер философның» «Барысы да ага, барысы да үзгәрә» дигән * сүзләрен бүген юкка гына еш кабатламыйлар, күрәсең. Телибезме, теләмибезме — < донья безне барыбер үзгәртә, ахры. Сәяхәтләр, юл йәрүләргә карата минем менәсә- ’ бот тә әкренләп үзгәрә, ахрысы... & аз - Себер каян башлана? ' Минем ечен Себер кэяи, иәрсөдӘн башланды соң? s Мәскәү 'янындагы бер иҗат йортында Темен язучысының Себер, андагы искиткеч = Ә аның чынга ашуы салкын январь иртәсенде бик еракка юл тоткан поездның бер < жылы купесына кереп урнашудан башланды Юлдашларым да «алгы сыэыкьның уз X кәшәләре булып чыкты: Халидә белән Нина иң ерак тоныктан башланып. Әлмотко таба килүче Уренгой — Әлмәт газ үткәргече тезелешендә зшлнләр икән Хәзер аләр- ның Мескәүдән кайтып килеше. Ял конендә гӘиә. Мәсиеүие бик тә сагынганга гына барганнар алар башкалага! ...Чын Себер ул теньякның рәсми булмаган башкаласы Томанне күрүдән башлана бугай. Бүген Себергә, тень якка бәйләнгән барлык сүзләр ахыр чикте шушы шәһәргә килеп тоташа Ул — бүген Кәнбатыш Себернең чиксез киңлекләренә, тирен байлыкларына үтеп керү эчен нэпка да. бу зшнең бетен оештыру мәшәкатен үзенә туплаган зур үзәк тә. Тәмәйнең тимер юл вокзалына килеп тошиеч тә. зур үзенчәлек сизәсең. Иң башта кешеләрнең, пассажирларның бик җылы киенгән, туннарга, калын шврфлар'а уралган булуы күзгә ташлана. Күбесенең аягында бары тик тень як кешеләренә генә «ас булган аяк киеме — унталар Хатын-кызлар исә үзләренә болан тиресеннән читеккә охшаш бик матур аяк киеме тектерәләр икән Кешеләрнең аркасында зур рюкзак, киң табанлы ау чаңгысы күтәргәннәр дә еш очрый Ир-атларның борысы да диярлек сакал-мыоктан Тоньякиың кече башкаласы Тәмен урамында яланбаш йерүче егетләр дә шактый Январь аеның 30 градуслы салкынында бу, билгеле гаҗәпләндерә Ә бераздан мии моның серен белдем. Тәмендә яланбаш йерүче сакал-мыок баскак бу егетләр тагын Да тәиьяктанрак — ерак Уренгойдан ук кайтканнар икән Кырык биш, илле градуслы сваныннан кайтканнар! Алар Тәмәйне үзләре очей коньяк, җылы як дип саныйлар Аннары Томон вокзалында тогын шул күзге ташлана кешеләр биредә Европаның «Ур шәһәрләрендәге сыман гел ашыгып, гел каударланып яшәмиләр Зур зшләрә булмау нәтиҗәсендә килеп чыга микән елле ул — кешеләрнең әһәмиятсез еак-теяк ечен гомер буе ыгы-зыгы килеп ишоао? Сургут. Очучы бригадалар Сургут — Томоннои тоньяктарвк урнашкан шәһәр Аңа Тәменнән чыгып китмән поезд бер тәүлекне якын бара, о яАН-24- самолеты ике сәгать оча Себернең иң зур зур зшләр турында сейләееи тыңлауданмы? Ул сейлегендә Себернең бүгенге кәйнең “ алдыртты Себернең минем күңелдәге яшәеше шулай барлыкка килде. елгасы Обь ярына урнашкан бу шеһарне җай көне бик матур дилар. Мин килеп төшкәндә исә январь уртасы иде. урамнар буйлап салкын җил сызгырып йөри, буран уйный. Кешеләр, җилгә каршы бик нык бөгелеп, ничек тә булса алга барырга тырышалар. Мондый көнне күрмәгән-белмәгән чит шәһәргә, бигрәк тө Сургут ише төньяк шәһәренә килеп төшү адәм баласы өчен бик үк рәхәт эш түгел, билгеле. Иге-чиге ку- ренмәгән, вакыт-вакыт үзе дә күздән югалып китә торган урам буйлап, сәгатьләр буе якташ нефтьчеләрне эзләп йөрү шактый арытты. Ләкин мин аларны — Татарстаннан һәм Башкортстаннан килеп. Себер җирендә кара алтын чыгаручы кыю егетләрне барыбер табарга тиеш идем. Чөнки минем бу якларга килүем Себерне, төньякны күрү өчен генә түгел. Якташларымның биредә ничек эшләүләрен, ни рәвешле яшәүләрен дә беләсем килә. Сургут шәһәрендәге күп оешмалар биш катлы таш йортларның ишегалларына, кеч- кенәкечкенә вагоннарга урнашкан. Аларның күбесенә бернинди язу да кадакланмаган. Кайсының нинди оешма икәнен шунда эшләүчеләр үзләре генә белә, күрәсең. Ә эзләүче кешегә, әлбәттә, вагончыкларның һәрберсенә диярлек кереп: «Сез Татарстаннан, яисә Башкортстаннан түгелме?» дип сорап йөрергә генә кала. Көн буе эзли торгач, үз якташларымны барыбер таптым бит! Алар Академик Губкин урамындагы вагоннарда булып чыктылар. Татарстан белән Башкортстан экспедицияләре биредә дә бер-берсеннән ерак урнашмаган икән. Аралары җәяүлегә ун гына минут! Ләкин болары — Сургут урамнарын бетереп, мин көн буе эзләп тапкан бу вагоннар— безнең як нефтьчеләренең идарә итү штабы, конторасы гына. Үзләре исә Сур- гуттан йөзәр, йөз иллешәр чакрым ераклыкта — тайга эчендә эшлиләр икән— Тайгага, чын нефтьчеләр янына киткәнче, әйдәгез башта безнең яктан килгән бу экспедицияләр белән бераз танышып алыйк. Сургут шәһәре тирәләрендә Башкортстаннан килгән өч экспедиция, Татарстанның бер экспедициясе эшли Болар ни өчен оештырылган, нинди экспедицияләр соң? Көнбатыш Себердә—ягъни Төмән өлкәсенең төньягында—нефть һәм газ ятмалары бик күп. Аларга тиң ятмаларның әле илебезнең бер төбәгендә дә табылганы юк иде. Күз алдына китерү өчен бер генә санны әйтеп үтик. Хәзер Төмән өлкәсендә көн саен бер миллион тонна нефть чыгарыла! Мондый саннар Татарстан кешеләре өчен яхшы таныш булырга тиеш. Бездә иң яхшы чыккан чагында елына 105 миллион тонна кара алтын табыла иде. Әле бу сан якын елларда бик нык үсәргә мөмкин. Чөнки хәзергә әле нефть Обь елгасы буенда гына чыгарыла. Бүтән урыннарга әле керү мөмкин түгел — тотаФ сазлык, баткаклык. Ә Обь буйлап әзме-күпме юллар с«- ль»нган, елга үзе дә җәй көне нефтьчеләргә шактый булышып кала: су юлы белән байтак кирәк-ярак алып киленә. Партиябең Көнбатыш Себернең әнә шул байлыкларын тиз арада үзләштерүне бурыч итеп куйды. Хәзер илгә кирәкле нефтьнең иң күп өлеше менә шушы якта чыгарылырга тиеш. Әмма. Көнбатыш Себернең үзендә, бигрәк тә аның төньягында, халык аз яши. Нефтьче һөнәренә ия булганнар исә тагын да азрак. Ә җир асты байлыклары илгә кирәк! һәм җитмешенче елларның ахырларында шундый карар кабул ителә: Көнбатыш Себерне үзләштерүне илнең төрле республикаларына, өлкәләренә бурыч итеп куярга, алар нефтьчеләрнең экспедицияләрен оештырырга тиешләр. Хәзер нефтьчеләр Сургут якларына илебезнең кайсы гына төбәгеннән ойып килми. Алар үз бригадалары белән Татарстан белән Башкортстаннан да, Куйбышев һәм Саратов өлкәләреннән дә киләләр. Хәтта.— хәтта бирегә Кавказ белән Эстониядән дә нефтьчеләр утырган самолетлар оча! Шулай итеп, Төмән өлкәсенең төньягында «очучы бригадалар» барлыкка килә. Алар 12 көн эшлиләр дә. самолетка утырып, өйләренә кайтып китәләр һәм өйдә шулай ук 12 көн ял итәләр. Аннары тагын самолет белән Себергә эшкә киләләр. Бу ысулның өстенлекләре һәм кайбер уңайсыз яклары хакында нефтьчеләр арэ- сында төрле сүзләр йөри. Күпләр 12 көн буе тырышып эшләү һәм аннары шуның кадәр үк ял итү — кеше өчен бик әйбәт дип саный, һава хәленә бәйле сәбәпләр аркасында аэропортларда бушка вакыт сатудан зарланучылар да бар. Җитәкчеләр ара- Алдынгы бригадада Бу якларга килеп эшләүче бораулау бригадалары арасында елның-елында алдынгылыкказаиучы бер коллектив бар Ул — бораулау мастерлары Хәсип Билалович Ме- хәммәдиев һәм Евгений Георгиевич Воронцов — икесе бергәләп җитәкли торган бригада. Үткән елда аларпландагы 50 мең метр урынына 60 мең 301 метр тау токымы бораулаганнар Көнбатыш Себер, төньяк шартларында бу — бик әйбәт күрсәткеч! Бригада моңа ничек ирешә икән соң? Шул сорауны ачыклау максаты белән яшь бораулау мастеры (аңа әле 30 гына яшь) Евгений Георгиевич Воронцовка мөрәҗәгать итәм. — Минемчә безнең эштә иң кирәге: бер-береңне аңлау, оешканлык, тупланганлык,— дип үзүзе белән киңәшкәч, уйланган төслерәк башлап китә ул сүзен.— Хәзер бригада әкрен-әкрен әнәшуңа ирешеп килә сыман... Әйе, мин бригада егетләрен эш вакытында да, эштән соң ял иткәндә дә күп күзәттем. һәркайдашул күзгә ташлана — алар бер-берсен ярты сүздән аңлап яшиләр. Кайчан, нәрсә эшләргә кирәген алар күп чагында мастер әйтмичә дә белеп торалао, үзләре башлап эшлиләр. Бораулаучы — бригададагы иң төп көчләрнең берсе. Аның тәҗрибәсе, белеме бин күп нәрсәне хәл итә. Бригаданың ел дәвамында күпме җир токымы бораулый алуы, планны үтәве яисә үти алмавы да иң элек бораулаучының осталыгына бәйЬе дияргә була. Чөнки ул вахта капитаныкебек. Бораулау процессын ул алып бара. Кайбер бик тәҗрибәле бораулаучылар, хәтта, алданинди токымга эләгәчәкләрен һәм анда үзләрен нинди хәл көтәргә мөмкин икәнен аңлап эш итә,дип сөйлиләр. Алар авария булмасын өчен нинди саклану чарасы күрергә кирәклеген дә әйтәләр икән. Кайбер акыллы башларның бу кисәтүне санга сукмыйча: «Җир астында ни барын каян белә ул? Кереп күргәнме әллә!» — диебрәк эшләп, алдан тиешле чараны күрмичә, бик еш кына үкенгән чаклары да була икән. Әхнәф Мәкимов — бу бригаданың яшь бораулаучысы. Ул әле егерме җиде генә яшьтә. Ләкин инде аның нефть эшендә эшли башлавына ун елдан артык. 1975 елда ул бораулаучылар курсын тәмамлаган, аннан соң Башкортстанда шактый гына җир бораулаган. Ә менә 1980 елның майаеннан бирле Әхнәф Мәкимов Себер җирендә. Хәзер ул бишенче разрядлы бораулаучы. Бу якта эшләү Татарстан, Ьашкортстандагыдан бик нык аерыла. Биредә бөтенләй икенчешартлар. Кышын утыз биш-кырык градуслы салкын, көчле җил һәм күз ачкы- сыз бураннар. Әнә шундый һава шарты булганда да. бораудаучы егетләргә, бернигә карамыйча, буровой баскычыннан югары күтәрелергә һәм вахтаны үз кулларына алырга туры килә. Ә язын, җәен егетләрне шулай ук бик күп сынау көтә. Язын, Себер елгалары ташыпскважиналарны су баса, эш бик катлаулана, бару-кайту да авырлаша. Җөй көне исә бу яклардагы иң зур дошман — черкиләр кузгала. Алар болыт кебек була дип сөйлиләр Битлексез эшләү дә мөмкин түгел икән. Ләкин бригада егетләре Себеркең мондый сынауларын уңышлы үткәннәр. Алар хәзер яңа шартларга ияләнеп киләләр инде. Вахтадан соң. җылы вагонда сөйләшеп утырганда, Әхнәф миңа үзенең ничек итеп нефтьэшенә кереп китүен сөйли, бергә эшләүче егетләрне бик җылы сүзләр беләк искә ала. Мин үзалдымда үтә тыйнак, ләкин зур эш эшләүче яшь замандашым утырганын аңлап алам. Бригаданың күп егетләре сөйләшкәндә өнә шундый тәэсир калдыра. Аларның бер-берсенә карата булганихтирамы да тыенкы елмаю яисә саран гына берәр сүз рәвешендә чагылып китә. Бораулау барганда да егетләр аз сөйләшәләр. Бораулаучы Әхнәф идарә итү пульты янында тора, ә өч ярдәмчесе аңа ярдәм итә. Бөтен хәрәкәтләр тиз, төгәл һәм зур игътибар белән башкарыла. Бер караганда әллә ни катлаулыгы да юк кебек: күлмедер вакыт менә шулай кеше эшләгәнен күзәтеп, бөтен операцияләрне ятлап каласың да, шуннан соң син дә бораулаучы була алырсың кебек. Кайчагында, бигрәк тә егетләрнең җиңел генә эшләгәннәрен карап торганда, күңелдә шундыйрак уй да туып китә. МАНСУР ВӘЛИ ЕВ ф СЕБЕР ЯЗМАЛАРЫ ф Аның бу сүзләреннән соң, әйтерсең, мастер тагын нидер исенә төшерде— тиз гене башына киде дә, яңадан буровойга таба юнәлде. Мин шунда ук Альбертка ябыштым. — Нәрсә булды! Нинди хәл бу — аңл&т әле! Башта Альберт бик кыска итеп өч кенә сүз әйтте: — Бу бик зур авария! Соңыннан, Альбертның кат-нат аңлатуыннан мин шуны төшендем: бу — нефтьчеләр телендә «колонна очу» дип аталган зур авария икән. Ягъни, торбаларның өзелеп, забой төбенә төшеп китүе. Ике мең метр тирәнлеккә, аска төшеп китүе. Авария кичке сигезләр тирәсендә булган иде. Иртәнге җиделәрдә үк төзәтелеп, эш бераз җайга салынган кебек булды. Шуңа хәтле, төн буена буровойда беркем дә йокы күрмәде. Авария турында ишетү белән, иң башта баш инженер Варис Миңлебаевич килеп җитте. Мин аның турында нефтьчеләрдән «бик таләпчән, принципиаль» дигән сүзләр ишеткән идем. Әмма Варис Миңлебаевич кемне дә булса ачуланырга, битәрләргә керешмәде. Ул килеп төшү белән аварияне бик тиз арада ничек төзәтү юлын эзләргә тотынды. РИТС (Район инженер-технология службасы) начальнигы Николай Петрович та килеп җитте. Төнге сәгать бер. Төнге сәгать ике. Өч. Варис Миңлебаевич һәм Николай Петрович ашыга-ашыга исәп-хисап ясыйлар, бу очракта иң кулай һәм иң ышанычлы булган, бердәнбер вариантны сайлыйлар. Хәзер аларга торбаларның ничә мең метрда икәнен төп-төгәл ачыклау һәм, шуны төгәл белгәч, торбаның башын табып алу, аны өстән төшкән яңа торбага ялгау кирәк. Күрәсезме— сүздә шактый җиңел чыга. Ә чынлыкта бу эш, мондый аварияне төзәтү бик ышанычлы итеп, зур герметик таләпләргә җавап бирерлек итеп башкарылырга тиеш. Шулай түгел икән, борауланган скважинаны кабул итмәячәкләр. Ничә атналык хезмәт бушка китәчәк! Төне буе мин аларга — инженерларга карап, аларның ничек баш вата-вата уйлануын күзәтеп утырам. Бу вакытта алар миңа каядыр ерактагы космик корабның язмышын хәл итә торган, шул космик корабның ялгышын төзәтүче зур галимнәр булып күренә. Аларның акылы, аларның акыл көче әнә шул ерактагы корабны җиргә әйләндереп кайтарырга тиеш! Чагыштыру булса да, биредә арттыру юк. минемчә. Чөнки өзелеп төшеп киткән торбалар да бик еракта, тирәндә Алар да әлегә кеше хөкеменә буйсынмыйлар. Чөнки аларны кеше кулына кайтару, үз урыннарына кую кирәк. -Авария вакытында бары тик инженерларны гына күргәнсеңи. дияргә мөмкиннәр. Юк, алай түгел. Без ул төнне буровойда да бик озак булдык. Будкадан буровойга хәтле ерак түгел — күп булса ике йөз метр. Ләкин бу авария нәкъ менә инженерлар ныклыгын сорый торган, аларның үз урыннарында ни дәрәҗәдә вәкаләтле булуын тикшергән очрак сыман тоелды, һәм, минемчә, алар бу сынауны әйбәт үттеләр. Соңыннан авария килеп чыккан әлеге скважинаның язмышы белән кызыксындым. — Ничек соң, герметика буенча кабул иттеләрме! Баш инженер тып-тыиыч тон белән генә (әйтерсең, буровойда йокысыз үткән тен бөтенләй онытылган): — Ә, аны әйтәсезме! Әйбәт булды, әйбәт кабул иттеләр аны,— диде. Рация янында Әйе, нефтьчеләр тормышы — тынгысыз, бик тынгысыз. Ул көнне-төнне, шимбәне" якшәмбене белми. Монда тәүлек буена, тәүлекләр дәвамында өзлексез чыгып торган төрле-төрле мәсьәләләр хәл ителә. Биредә чын мәгънәсендә Себерне, төньякны яулауның алгы сызыгы. Нефтьчеләр тормышын фронтның алгы сызыгына иң ошаткан нәрсә ул — рациядер. Рация. Ул һәрбер буровойдагы будкага куелган Моның өстенә тагын лосе- башкалар бугаи бик I барлый буровойлар МАНСУР В Ә Л НЕ В ф СЕБЕР ЯЗМАЛАРЫ ф белән мин дә эфирга чыга идем һәм кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә маташа идем. Чөнки, чын диспетчер үзе ялсыз бик озак эшләгән иде. аңа хәзер ял кирәк иде. Вакытым булудан файдаланып, мин дүрт көн диспетчер хезмәтен башкардым. Бу эш шулай ук байтак кына мәшәкатьле. Аңа да көн-төн тынгылык юк. Монда утырганда минем үземә, мәсәлән, күп мәртәбәләр Сургут белән элемтәгә керергә туры килде. Чөнки күп белгечләр анда эшли. Тагын төнге сәгать икедә поселокта урнашкан бүтән оешма кешеләрен — тампонаж конторасы эшчеләрен йокыдан уятыл, буровойга җибәрергә туры килде. Чөнки аларны бораулап бетерелгән әзер скважина көтә иде. Ә бу эшне һич тә иртәнгә чаклы сузарга ярамый) Шулай итеп дүрт көн эчендә мии дә кайбер нәрсәләр хәл итәргә тырыштым. Соңга таба, икенче рациядәге бүтән диспетчерлар минем кем икәнлекне сизенделәр ахрысы, алар миңа «131» дип эндәшергә уңайсызланып, исемемне һем әтинең исемен сорый башладылар. Сөйләшкәндә эндәшү өчен, ягъни. Рация — үземнең алгы сызыкта булуым хакындагы иң якты бер истәлек булып калды... Хантлар Бу тирәләрдә элек-электән яшәүче җирле халык — хантлар булган. Ләкин, алдэ- рак әйтеп үткәнебезчә, алар хәзер еракка, тайга эченә күчеп киткәннәр. Мин поселок кешеләреннән: «хантларны ничек күрергә мөмкин соң!» — дип сорагач, күбесе: «Шул, үзләре янына, тайгага барсаң гына инде...» — дигән иде. Аларның мондый сүзләрен ишеткәч, өметем бөтенләй сүнде. Монда булып, бу якның төп халкын күрми китү, ничектер, иң кирәк нәрсәне очратмау кебегрәк тоела иде. Әмма бәхетем бар икән — мин хантлар белән дә очраштым) Шулай беркенне поселоктан, 310 нчы буровойга бармакчы булып, җәяүләп кенә чыгып киттем. Буровойга бару юлы бик матур урыннардан уза: иң башта, поселокны чыгу белән, шактый киң Пим елгасы аша үтәсең. Пим өстене килеп кергәч, аның тирәсендәге матурлык тагын да ачыграк, тулырак күренә төсле. Ике як ярында ерак-еракларга сузылып киткән калын нарат урманы. Ул меңләгән еллар буена бер адәм заты күрми үсеп яткан мәгърур Себер тайгасының төп сыйфатларын югалтмаган урман әле. Аның юан-юан наратлары бер урында инде Пим өстенә үк авышып төшкәннәр, ә икенче җирдә, мәхәббәтен аңлаткан гашыйк төсле, иелеп кенә торалар... Пим бозында басып торганда, күңел нәкъ менә Себер җиренә генә хас киңлекне тоеп алгандай була. Самолетта Себер өстеннән очканда туган тойгы — иркенлек, чиксезлек тойгысы елга өстендә яңадан уяна. Шул вакытта үзеңне бу калын һәм иге- чиге күренмәгән урманнарда, бу киңлектә бер ялгызың гына итеп күрәсе килеп китә. Миндә уянган бу яңа тойгы — адәм баласына бик борынгыдан сеңеп калган, табигатьне тансыклау, аның белән бергә-бер булырга теләү хисе, ахрысы. Әнә шундый чакларда еш кына уйлап куясың: таш йортлардан әз генә ераккарак китеп торсаң да, мәңгелекнең нинди гүзәл хатирәләре яңара икән бит бездә. Тоташ таштан торган тормыш эчендә яшәп, без үзебезнең меңнәрчә еллар буена килгән күпме матурлыгыбызны онытып йөрибез икән бит. . Сукмак Пим өстеннән бара да аннары сөзәк ярга күтәрелә. Яр башына менгәч, бу сукмак, һич уйламаганда, машина юлына әйләнә. Чөнки поселок егетләре менә шушы ярга хәтле машина, трактор белән кайталар да, боз өстенә машина белән керергә ярамагач, транспортларын яр башында калдырып, җәяү генә атлыйлар. Яисә, бүтән йомыш белән поселокка килсәләр дә. машина шулай яр башында калып тора. Менә Пим өстеннән ярга күтәрелеп, бераз карап тордым да әлеге машина юлы буйлап әкрен генә китеп бардым. Юл һаман яр кырыеннан ераклашмый, елгага терелеп үк бара. Сул ягында — урман. Шулай, табигатькә исем китеп барганда, кинәт тда нәрсәдер игътибарымны җәлеп итте. Мин текәлебрәк карадым һәм үземә таба чабып килгән боланнарны күреп алдым. Мин моңарчы зоопаркта гына күргән боланнар) Аларны күрү белән мин, билгеле алга барудан туктадым. Үз урынымда баскан ки- мш кенә, авызымны ачып дигәндәй, моңарчы бер дә күрмәгән бу хикмәтне күзәтел торв башладым Боланнар миңа отыры якынлашты, якыная барды. Алар әллә ни зур хайван түгел ими үзләре, җирдән бер метр чамасы гына калку. Әмма бик тә җитез чабалар! Алты болаи бер чананы һәм аңа утырган еч кешене минем күз алдыннан очыртып кына алып и итте I Чанага хантлар утырган иде. Алар ачык яшел төстәге, безнең яктагы плащка ох- шагаирак формадагы кием кигәннәр Ул кием бихисап күп тәңкәләр белән бизәлгән ганкалар арасыннан билгә асылган пычак та күренеп калды Аякта, билгеле инде, җылы тиредән тегелгән җиңел аяк киеме. Ә иң кызыгы менә шушы утыз градус салкынлы январи кенендә ир-ат хантлар яланбаш иделәр! Ул вакытта минем күз алдыннан бер-бер артлы оч чана үтеп китте. Беренче чанада ир-атлар утырган һәм алар үз телләрендә кызып-кызып нәрсәдер сойләшеләр иде Шул арада кулларындагы озын таяк белән боланнарны да куалыйлар. Ә икенче чекада олырак яшьтәге хатын-кызлар иде Алар әкрен генә ниндидер кон сузалар Ул иай бик сузынкы, моңлы кой — аларның үз көйләре Хатын-кызлар киемендә дә бер кызык үзенчәлек бар икән: алар битләрен тоташтан диярлек квт-кат яулык белән каплаганнар. Ләкин ул яулыклар биттән алгарам чыгып тора һәм нәкь күз турысында кечкенә генә тишек калдырылган Соңыннан, кешеләрдән сорашкач, моны төрлечә аңлаттылар. Берәүләр: хатын-кыз чит ир-атка йөзен күрсәтмәсен өчен, диде. Икенчеләр исә: бу якларда бик көчле була торган җил битне хисмөсенгәдер. дип аңлатты. Бәлки икесе дә дәрестер. Ә өченче чанада... Ә анысында бүтәннәр янәшәсендә яшь кенә бер хант кызы да утырып бара иде! Ул үзләренең тайга эчендәге ялгыз өйләреннән урман уртасында бер үзләре генә гомер итүдән — поселокка таба, бу яклар өчен зур шәһәр кебек саналган поселокка таба бара иде! Бу күренеш миңа бик мәгьноле тоелды, һем. гомумән, тайга уртасында көтелмәгәндә килеп чыккан хантлар белән бу очрашу минем өчен бер матур кино сыманрак булып калды. Чынлык белән хыял арасындагы бер күренеш булып. Әмма шунысы да бар: мин хантларны тагын күрдем Шул ук кәйне, поселокка кире әйләнеп кайткач, яңадан очраттым мин аларны. Бөтенесе бергә, кибет каршындагы иркен генә бор урынга килеп туктаганнар иде Боланнарның кайсысы аткан, кайсысы аяк өсте генә ял итә. Теге вакытта минем яннан узыл ниткәндә күрми калганмын ахры — хантларның үзләре белен кечкенә балалары да булган икән, Алар хәзер хмь-яшелдән киендерелгән кечкенә курчаклар кебек, чанага бер менеп, бер төшеп, боланнарга нидер дәшкән булып кинәнәләр. Ә әти-енилере кибеттә. Хаитпар бирегә кирәк-ярак алып китәргә килгәннәр. Ул арада каяндыр бик затлы, заманча киенгән зстон егетләре килеп чыкты (алар да поселокта тора) һем черт-черт итеп хантларны боланнарны фотога да тошерә башладылар. Көнбатыш республикадан килгән кешеләр эчен бу — бик кызык экзотика «иде, билгеле! Алар фотога тешәлеп маташканда, якындагы борылмадан бик зур трактор да килеп чыкты. Эстон егете боланнар һәм хантлар янәшәсендә эамаиа тракторын да төшереп алды. Икесе бер кадрга сыйгач шактый кызык иипеп чыга бит! Егерменче гасырның типик күренеше.