Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФӘНГӘ ЯҢА ӨЛЕШ

Тарих фәннәре кандидаты Фоат Вәлиеа озак еллар буе Себер татарларының тарихын, этнографиясен. материаль һәм рухи культурасын әйрән ү белен шегыльләнә. 1980 елда Татарстан китап нәшрияты аның күләмле генә монографиясен рус телендә бастырыл чыгарды. Хезмәт «XIX йезнең икенче яртысында һәм XX йез башларында Кенбатыш Себер татарлары» дип атала. Ул этнографик очерклардан тора. Китап кереш елештән һем җиде бүлектән тора. Беренче бүлектә Кенбатыш Себер татарларының килеп чыгышы һәм этник составы турында сүз бара. Анда әйтелгәнчә, терки телле Себер татарлары башлыча Темен, Омск, Новосибирск елкәлә- ренең авыл районнарында, Томск шәһәре тирәсендә, шулай ук Тәмен. Тубыл. Омск, Новосибирск. Томск, Бараба, Тара һ. б шәһәрләрендә яшиләр. Автор күп санлы һем герлетәрле чыганакларга таянып. Себер татарлары кыпчак кабиләләреннән киләп чыккан, дигән нәтиҗә ясый. Озак еллар буена тарихи багланышта яшәү нәтиҗәсендә Себер татарлары башка халыклар белән якынлаша барганнар. Кенбатыш Себер рус дәүләтенә кушылгач, татарлар шул тирәдәге руслар белән якыная башлыйлар Бу исе хуҗалык алып бару, тор- мыш-кенкүреш шартларында һәм культура олкесендә чагылыш таба. Автор моның уңай йогынтысын нигезләп һем ачык итеп күрсәтә. XIX йез урталарында Себер татарлары белен Идел буе татарлары арасында экономика, сәүдә культура багланышлары кечәя башлый Икенче бүлектә Тубыл губернасындагы Тара, Темен, Тубыл еязләренең ул чактагы тәбигыйгәогрәфик шартларына характеристика бирелә. Ул тебәктә яшәгән җирле татарларның саны һем аларның кайсы җирләрдә таралып утырган булулары турында мәгълүматлар китерелә. Т КИТАП КҮЗӘТҮ Үзе дә шул якларда туып үскән Ф. Вә- лиеа Себердәге илледән артык татар авылын йореп чыккан, бетен шәһәрләрендә булган, әлкән яшьтәге бик күл кешеләр белен очрашып, кыйммәтле информация- мәгълүмат алган. Шундый юл белен автор этнографик материал җыйнаган, ул тебектәге кешеләрнең материаль һәм рухи культурасын, тормыш-кенкүрешен, горефгадәтләрен Һәм герле йолаларын ейрен- гән. Китапның җыйнак кына күләмле еченче бүлеген дә кызыксынып һәм игътибар белән укыйсың. Биредә сүз патша властеның Көнбатыш Себердәге җирле халыклар белән, шул исәптән татарлар белән дә ничек идарә итүе турында бара. Көнбатыш Себер Рус дәүләтенә кушылганнан соң, анда волостьлар һәм башка төрле административ идарә органнары төзелә башлый Идарә органнарына җирле халыкның югары катлау вәкилләре билгеләнеп куела. Волость идарәләре, старшиналар һәм авыл старосталары биредә халыкны буйсындырып тоту, ясак һәм башка төрле салымнар җыйнау өчен патша администрациясенең таянычы булып хезмәт итәләр. Автор моны озак еллар буена «Тубыл татарлары башлыгы» булып торган Кульма- метовлар нәселе мисалында ачык күрсәтә. Патша администрациясенә тырышып хезмәт иткәннәре өчен Кульмаметовларга патша властьлары тарафыннан берничә тапкыр затлы киемнәр, исеме язылган корал, зур мәйдандагы җир-су һәм урман бүләк итеп бирелә. Екатерина II указы белән аларның нәселе дворян дәрәҗәсенә күтәрелә. Шулай итеп автор җирле административ идарә органнарының сыйнфый йөзен дә ачып бирә. Китапның дүртенче һәм бишенче бүлекләрендә Себер татарларының нинди хезмәт. һөнәр белән шөгыльләнүләре, хуҗалык алып бару ысуллары, эш-кәсепләре турында сөйләнә һәм халыкның материаль культурасына характеристика бирелә. XIX йөзнең икенче яртысында Тубыл губернасындагы татарлар иген игү. терлек асрау белән, шулай ук балык тоту, аучылык. Һөнәрчелек белән шөгыльләнгәннәр. Шәһәрләрдә сәүдә дә җанлана башлый. Автор татар авылларының архитектура төзелешен, йорт-җир җиһазларын, киемсалымнарын, бизәнү әйберләрен, аш-сула- рын тасвирлый. Моның кайбер үрнәкләрен фоторәсемнәрдә күрсәтә. Тарихи-этнографик әдәбиятта беренче тапкыр буларак, Ф. Вәлиев Көнбатыш Себер татарларының туй йолалары турында бай гына мәгълүмат бирә. Моңа китапның алтынчы бүлеге багышлана. Анда әйтелгәнчә, элек Себер татарлары зур-зур гаилә булып яшәгәннәр, өйләнгән балалары аерылып чыкмый торган булган. Ә инде XIX йөз ахырларына хәл үзгәрә: өйләнгән малайларны башка чыгару тәртибе керә. Хезмәтнең соңгы, җиденче бүлеге дә укучыда зур кызыксыну тудыра. Монда Себер татарларының рухи культурасы турында фәнни яктан кызыклы һәм әһәмиятле материаллар тупланган. Автор төрле- төрле этнографик мәгълүматлардан аеруча әһәмиятлеләрен сайлап алган, алар-а тарихи яктан аңлатма биргән. Китапта халык сөйләм иҗатының төп жанрларына да (әкиятләргә, бәетләргә, җырларга һ. б ) шактый урын бирелә. Тара, Төмән һәм Тубыл татарлары кояш, ай, йолдызлар торышы буенча, явым- төшемнәрнең күләменә, кайбер хайваннарның һәм кошкортларның үз-үзләрен тотышына карап һава шартларының үзгәрүен алдан әйтергә, иген уңышының ничек булачагын белергә өйрәнгәннәр. Халыкның буыннан-буынга күчеп килә торган тәҗрибәсе нигезендә терлекләрнең кайбер авыруларына диагноз куеп, аны дәвалау ысулларын билгели торган булганнар. Бу яктагы татарларда ел исәбенең төрле календарьлары булган. Автор үзенең хезмәтендә биредә таралган халык медицинасы үрнәкләрен дә күрсәтә. Рухи культурага багышланган бүлек ахырында автор Себер татарлары арасыннан чыккан кайбер интеллигенция вәкилләре турында кыскача тарихи мәгълүматлар китерә. Аларның берсе — Ният Бакый Атно- метов Тубыл халык училищесында төрки телләрне укыта. Ул төзегән «Татар һәм гарәп теле әлифбасы»н Россия фәннәр Академиясе бастырып чыгара. 1870—1880 елларда Ембай мәдрәсәсендә укытучы булып эшләгән Себер татары Мәүликәй Юмачиков гарәп телендә ике китап бастыра, татар телендә шигырьләр яза. Үз заманының талантлы кешеләреннән берсе — халык арасыннан чыккан Ситдыйк Мәһди улы Зәйнетдинов (1854— 1927 елларда яшәгән) татар, башкорт, казакъ, үзбәк телләрен яхшы белгән, мәдрәсәдә гарәп телен өйрәнгән, русча иркен сөйләшкән. Ул үз ягының тарихын, халык җырларын, легендаларын, әкиятләрен бик оста итеп сөйли торган булган. Шуңа күрә аны һәркайда көтеп ала торган булганнар. Узган йөз ахырларында укымышлы мөгаллимәләрдән саналган Хәнифә (Биби-Хә- нифә) Ниязова Тара шәһәрендә кызлар укыткан, матур әдәбият белән шөгыльләнгән. 1897 елда аның «Тәгъэия» («Юаныч») исемле кечкенә күләмле поэтик әсәре Петербургта басылып чыга. Революциягә кадәрге елларда Себер татарлары арасында гыйлем таратуга тәрҗемәче Хоҗҗәтулла Ченбаеа шактый елаш керте. 1911— 1917 елларда ул русчадан татарчага берниче популяр брошюра тәрҗемә итеп. Казанда һем Оренбургта бастырыл чыгара. Кенбатыш Себер татарларының рухи культурасын устеру һем халыкны агарту эшендә катнашучылар арасында без Нигъмәтулла Сейдукоа исемен де очратабыз. Узган йозиең җитмешенче еллар башында бертуган Сәйдукоалар үз акчаларына Ембай авылында медресе ачып җибәрелер Монда ислам дине догматларыннан тыш математика, география, тарих һем рус теле укыталар. Медресе китапханәсе ечен кул кенә китапларны Н. Сәйдукое Казаннан. Бохарадан, Теркестаннаи һәм гарәп ияләреннән кайтарта. Монда зурлар ечен де уку залы була. Тубыл татарлары укымышлыларына Себерде яшәүче прогрессив карашлы рус интеллигенциясе вәкилләренең йогынтысы зур булган. Мәсәлән, А Маметов Тубыл шәһәрендә рус телендә чыгып килгән бер сатирик журналга мәкаләләр язгалый. Журнал редакторы Панкратий Сумароков әвнде очрашкан чакта революционер язучы А Н. Радищев А Маметоека файдалы «иңешләр бире һом Россия белән Бохара ерасындагы сәүдә элемтәләре турында китап язарга тәкъдим итә. Китапның тагын бер уңышлы ягын күрсәтел үтәргә кирәктер. Автор Себер татарларының башка елиәләрдәге татарлар белен күпкырлы злемтелерен. багланышларын күрсәтә. Аерым алганда. Себер татарларының материаль һәм рухи культурасына. хуҗалык >1ичонлегоно, гәило-иеикүреш монәсәботлерене Идел буе татарларының йогынтысы зур була. Казан якларыннан барган тагарлар К. Насыйри. Г Тукай. Ф Әмирхан, Г. Ибраһимов әсәрләрен һем башка китапларны тарату, уку-укыту эше белен шогыльленелор, халыкны агартуда катнашалар Идел буе һәм Урал ягы татарларының прогрессив йогынтысы Боек Октябрь революциясеннән соң тагын да коча» Һем яңа, социалистик юнәлеш ала. Казаннан җибәрелгән иҗтимагый-политик едобият аша Себер татарлары Совет влас- •аиың беренче декретлары, яңа законнары белой. Ленинның социализм тезү пл* ны Һем Коммунистлар партиясенең милли политикасы белой танышәлар Бу яктан алламда Татарстаннан килгән партия һом совет работниклары, укытучылар, врачлар һәм башка тор белгечләр зур эш башкаралар. Безнең яклардан барган коммунистлар һәм иителлигенция вәкилләре татар телендә «Азат Себер» газетасын чыгаралар. Ул 1919 елның декабреннән 193S елга кадәр (башта Омскида. аннары Ноеосибнрскпда) чыгып килә. Революцион тәгълиматны пропагандалауда. культура-агарту эшенә, хезмәт ияләрен социалистик тезелешкә туплауда газета үзеннән лаеклы элеш кертә. Китапның соңгы битләрендә автор Себер татарларының Боек Октябрь социалистик революциясеннән соң ирешкән казанышларына туктала Партиябезнең ленинчыл мңлли политикасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә һәм илебездәге тугандаш халыкларның эчкерсез ярдәме белән Себер татарлвры экономика һәм культура элмәсендәге артталыкны бетерә алдылар, промышленностьны һәм авыл хуҗалыгын үстерүдә гаять зур уңышларга ирештеләр. Хәзәр бу якларда нефть һем газ чыгару, аны эшкәртү промышленносте, урман хуҗалыгы һем башка тармаклар кызу темплар белен үсә Халыкның материаль тормыш һәм кенкүреш хәле яхшырганнан-ях- шыра бара Авылларда хәзер түбәсе кәс белән ябылган, җиргә сеңел беткән бәләкәй ейләр күрмисең. Алар урынына алтышар почмаклы зур-зур йортлар тезелеп киткән. Хәзер һәммәсендә газ. электр, радио. телевизор, холодильник Авылларны заманча итеп салынган мәктәп, клуб, медпункт биналары, яңа магазиннар һәм балалар бакчалары бизи. Кешеләрнең тор- мышконкүреш шартларында да үзгәрешләр зур. Халыкның белеме һәм культура дәрәҗәсе до нык күтәрелде Совет властеның беренче елларында уя Соборда 'атар мәктәпләре ачыла башлый. Тәмен ояэендәго андый мәктәпләрдә беренче укытучылар коммунист Мехәммет Бәбукин. Межтор Искандеров. Сәетҗан Мәхоммәдъароо Тубыл ояэенде — Зәһит Мнрооалев. Хосәен Шәйхелим, Тара оя зон до — Моиэир Исхаков. Кәрим Рәхимоо. Һади Беширов һ. 6 иптәшләр була. Яшь буынны укыту һәм тәрбияләү эшенә Мехәммет Урәмаеә. Зиннур Бекшенео. Якуб Зонкиев кебек гәиыл- гон укытучылар күп коч куялар Бу акларда яшәүче тотарлар орасыннан күп кенә галимнәр, культура һәм сәнгать эшлеклелоре үсәл чыкты Алар эрасында бәз фәннәр докторлары Мидхәт Буяатов- ны, Хамит Ярмөхәммәтовны. СССРның халык артисткасы Галия Измайлованы, РСФСРның халык артисты Фуат Мансуровны, СССРның атказанган спорт мастеры Галимә Шөгерованы һәм башка иптәшләрне күрәбез. Әнә шундый кызыклы фактларга бай бу китап. Ул күп кеч һәм тырышлык куеп язылган җитди фәнни хезмәт. Шулай да китап кайбер җитешсезлек- ләрдән дә азат түгел. Мәсәлән, Көнбатыш Себер татарларының барлык группалары да бер үк дәрәҗәдә тулы итеп тасвирланмаган. Аның төньяк-көнбатыш группалары, бигрәк тә ялутор татарлары өстән генә каралган. Шулай ук Казан татарлары белән себер татарлары арасындагы уртак якларны киметеп күрсәтү тенденциясе дә сизелә. Бу бигрәк тә китапның алтынчы бүлегенә карый. Автор, Казан татарлары йогынтысы астында Себер татарларының антропологик тибында европоид элементларының артуы һәм гомум аңлаешлы уртак тел таралу күзәтелә дип үтсә дә (кара: 38 бит), шул ук вакытта ул бу йогынтыны киметеп күрсәтә, хәтта, себер татарлары ■татар буржуаз милләте формалашу процессыннан читтә торганнар*, дип саный (45 бит). Автор урыиы-урыны белән себер татарларының примитив үсе1иеи күрсәтү белән артык мавыга. Мәсәлән. Себер ханлыгын ул «примитив феодаль дәүләт» дип саный (22 бит). Бу аңлашылып җитми. Чөнки фео даль дәүләт артык примитив була алмаган кебек, примитив дәүләт тә феодаль дәүләт була алмый. Себер татарларында, гы җир эшкәртү системасын да автор «примитив» (71 бит). ләкин шактый югары үсешкә ирешкән «еч басулы чәчү әйләнешенә» нигезләнгән (71 бит) дип карый. Себер татарларының балыкчылык һәм аучылык, һөнәрчелек һәм сәүдә белән ше- гыльләнүләре турындагы һәм бигрәк тә халык иҗаты турындагы бүлекләре дә тиешле анализ ясалмыйча һәм ачык мисаллар китерелмичә язылган. Иллюстрацияләрнең аз һәм түбән сыйфатлы булуы, карталарның бөтенләй булмавы да бу хеэ- мәтнең бәясен киметә. Китапта Көнбатыш Себер татарларының шул чордагы иҗтимагый-политик мөнәсәбәтләрен тикшерүгә аерым бер бүлек бирелсә, отышлырак булыр иде. Бу кимчелекне. әлбәттә, автор үзе дә сизә һәм моны фактик материалның җитәрлек булмавы белән аңлата (9 бит). Тулаем алганда, Ф. Вәлиевнең хезмәте Көнбатыш Себер татарлары этнографиясен өйрәнүгә зур өлеш кертә. Ул Татарстан, Себер, Казагыстан һәм Урта Азия республикалары белгечләре арасында кызыксыну уятты. Кызганычка каршы, китап аз тираж белән басылган.