Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛ БЕЛЕМ СОРЫЙ

 

Бу елда безнең прозаиклар мыл турымда байтак сейләштеләр, бәхәсләштеләр Бүгенге авылны тагым да ныграк ейраиу максатыннан чыгып, сойләшү-танышуның яңа формалары эзләнде Без авылны яхшы беләбез, дип йерибез, чәнки барыбыз да диярлек авылда туып үскән Шуңа күрәдер ахрысы, без авылга кызыклы сәяхәткә чыккандай барып кайтабыз: безне милли киемнәр киеп, ипи-тоз белән каршы алалар Мәктәп балалары безне каршылаганда «речь*ләо сейли, аннан безнең арадагы берәр кеше — гадәттә, бер яки ике тапкыр лауреат булганы — җавап нотыгы тота. Кичләрен культура сараенда очрашу оештырыла. Без бу кэлы проза секциясенең бүгенге авыл белән танышуын башкачарак оештырдык. Татарстанның тәрле ягыннан еч-дүрт районны сайлап алдык та. колхоз җитәкчеләренә сораулы хатлар җибәрдек. Бүгенге авыл — ни ул? Бүгенгә колхозчы — кем ул? Авылның перспективасы нинди? Юллары нинди хәлдә? Яшьләр авылда каламы? Калмаса, сәбәбе нәрсәдә?— һәм башка шуңа охшаш сораулар Шулай итеп, проза секциясенең чираттагы утырышына колхоз председательләре җыелды Алар — күптәнге, тәҗрибәле җитәкчеләр Актаныш районының «Чишмә* колхозы председателе Ясәви Хесәенов. Арча районының «Чулпан* колхозы председателе Наил Сабиров. Азнакай районының «Коммунизмга* колхозына яңарак кына сайланган прдседатель Илдус Гыйлаҗев утырышка килә алмады Мәшәкате чыккан Боз уйлаштыи-уйлаштык та проза секциясенең икенче бер утырыи1ТЫН бу авылның үзендә уздырырга булдык. Бүгенге авыл тормышы, колхозның үсеш перспективасы турында куп кенә җитәкчеләр белән сойлошкән бар Бу әңгәмәләрдә Буа районы «Искра* колхозы председателе М. Мохәммәтҗанов, Арча районы «Курса* колхозы председателе И Мехом- мәдиев, Балтач районы "Яңа тормыш* колхозы парткомы секретаре М. Шаһиев һ 6 иптәшләр катнашты Аларның һәрберсендә тәрле шартлар, тәрле кешеләр, тәрле дәрәҗәдәге материаль база, тәрле юллар. Азнакай районы колхозларын асфальт юллар тоташтыра, урам уртасында асфальт, асфальт кырыенда куерып яшел чнрвм үсә Кешеләр бүгенге конда дә ямьле урамда, табигый хәтфә буйлап йәриләр Балтач районында да юллар күтәртелгән, авылларның күбесе олы юлга чыга ала. Аларның да эше чагыштырмача әйбәт Республиканың иң начар юлы кайда?—дигәндә, шикләнмичә әйтергә момкиндер — Казан артында, Арчада. Анда район үзәген оч колхоз белән тоташтыручы 20—25 километрлык бер ара бар «Таш юл* дип атала Арча—«Коммунист* колхозы маршруты. Машиналар бу араны күп очракта оч сәгать уза. Батканнар (таш юлда1), ауганнар, мәтәлгәннәр... Яңгыр булганда бу таш юлда — котчыккыч күренеш Анда теко-теко оч тау бар, таш юл тауларны кисмичә генә түшәлгән. Арчадан чыгуга шоферларның йозе агара башлый Ул таулардан исән-сау узып булырмы? Кешеләр уйлый бу юлны кем прооктләштырды кем тозеде һем ком дәүләт миллионнарын җилгә очырды икән? Быел матур хәбәр йори Арча районында Б юллар сала башлаганнар. «Гидромонтаж» белән килешү тезелгән, күперләрне төзергә дә тотынганнар инде. Бик шатлыклы яңалык бу! Арчалыларның да такыр юлдан йөреп карыйсылары киләдер бит1 Кояш бер, җил бер. болытлар барысы өстеннән дә уза. яуганы да, көйдергәне дә — бер үк. Әмма колхозлар төрле. Балтач районы «Яңа тормыш» колхозы республикадагы иң нык хуҗалыкларның берсе. Бу колхоз үз эшләрен отышлы итеп, ягъни рентабельле алып бара. Рентабельлелек — бүгенге көндә зур казаныш ул Болар бер сумны ел ахырына бер сум унөч тиен итәләр. Бу бит йөз сумны — йөз унөч сум. миллионны бер миллион йөз утыз мең сум итү дигән сүз. Боларның соңгы ун ел эчендә читтән салам да сораганнары юк. Аларның хәтта узган елгы корылыктан соң да запаста 47 эскерт саламнары бар иде. Болар быел март башында колхозчыга өченче тапкыр салам бүләләр, һәр колхозчы ел буена саламны гына унбиш центнер ала! Бу авылларда өч китапханә, ашханә, махсус кибетләр бар Кафесында каймак, сыра, лимонад, компот сатыла. Ел саен механизаторларның белемен камилләштерү буенча колхозның үз курслары эшли. Лекцияләрне колхозның үзендәге югары белемле агрономнар, ветеринарлар, механизаторлар укый. Без шул дәресләрнең берсендә утырдык. Лекцияне җитмешләп ирләр, егетләр тыңлый. — Бу — ел саен шулаймы? — дибөз. — Ел саен,— ди партком секретаре.— База — бездә. Бездә тагын күршедәге өч колхоз механизаторлары белемнәрен күтәрәләр. Бу—зональный уку Без кадрлар белән кызыксынабыз, рентабельлелекнең серләрен ачарга тырышабыз. Мәгълүм ки, республиканың ничәмә хуҗалыгы дәүләт бюджетында утыра, бер килограмм бәрәңгесен бер килограмм әфлисун хакына җиткерә. Рентабельлелек каян килә? Каян? Аңлыйбыз: кадрлардан, фәннән, акылдан. Фән. акыл, кадр Казан артына каян килә? Казандагы югары уку йортларыннан. Бу җәһәттән без зарлана алмыйбыз. Бездә авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләүче КСХИ, КВИ, КИСИ, КФЭИлар бар. Колхозлар җитәкчелегендәге эшләрдә ничәмәничә белгечләр шул вузларның дипломын алган. Парадоксаль хәлләр байтак: «Коммунизмга» (Азнакайда), «Чулпан» (Арча) колхозларының председательләре — КДУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасында белем алган кешеләр. Хәл фигыль, сыйфат фигыль кебек төшенчәләрне, ягъни дипломнарында күрсәтелгән һөнәрне, куеп торып, бүгенге көндә зур-зур хуҗалыклар белән идарә итәләр. Тәҗрибә бүген авыл хуҗалыгы белән идарә итү өчен югары белемле һөнәр ияләренең кирәклеген күрсәтә. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы, моңарчы беркайчан да булмаганча, шәһәр һәм промышленность производствосы белән тыгыз бәйләнешкә керде. «Яңа тормыш» (Балтач) белән югары һәм махсус урта белемле егерме алты кеше идарә итә. Агрономы — авыл хуҗалыгы, баш зоотехнигы ветеринария институтын тәмамлаган. Башка белгечләре дә шундый. Монда савымчыларны фермада бушлай ашаталар, бусы — бик мөһим эш. «Яңа тормыш»та бөтен игътибар — яшь кадрларга. Урта мәктәпне тәмамлагач, колхозда кал гына — сиңа бөтен шартлар. Армиядән колхозга кайттыңмы — кал гына, кирәк нәрсәңне сора гына — бирәләр. Синең карамакта — трактор, автомашина, комбайн Эшлә генә! «Яңа тормыш» яшьләре эштән кайтышлый ике-өч китапханә яныннан узалар, бер кермәсәң, икенче үткәндә керерсең. Әле кафесында сыра, лимонад та эчеп чыгалар. Мин моңа сокланып әйтәм, чөнки хәтта шәһәрдә дә, кичен эштән кайтканда, кая да булса кереп, алай җиңел генә ял итеп утыру мөмкинлеге — ай-һай Кыскасы, бу колхоз тулы тормыш белән яши. Ватанга зур байлык өстәп яши. Аның иң җаваплы урыннарындагы югары һәм махсус урта белемле 26 кешесе хуҗалыкны да, авыл тормышын да нык җирлеккә бастырган. Илдус Гыйлаҗевны (Азнакай) — тәҗрибәле кадрны, болай караганда, шактый җиңел, нигездән уйлап караганда исә. бик авыр бер участокка күптән түгел генә күчергәннәр. Илдус тыйнак. Безнең белән фотокорреспондент та килгән иде. Илдус шунда ук: «Мине фотога төшермәгез»,— диде. Ярый, хуш. «Коммунизмга» колхозы ничек? Анда нинди яңалыклар бар? Бу хуҗалык дәүләт амбарына, шәһәрдә без кереп йөри торган кибетләргә, ашханәләргә, кафеларга, рестораннарга нәрсәләр бирә? Рентабельлелек ничек? Бу хуҗалык үзенчәлекле Әйтик, биредә «коммуналь хуҗалык инженеры» дигән штат бар Авылда коммуналь хуҗалык инженеры? Юктыр, булмас ла... Әмма теге иптәш бар. ул — Рәфәгать Ихсаиов ул безнең проза секциясенең утырышында катнаша һәм үз хуҗалыгы башкарган зшләр хакында сейли, Ааылда ике катлы, бер катлы уңай шартлы йортлар тезелгән, аларның ванналары, туалетлары бар Канализация эшли Димәк, авариясе-фәләне була, ремонт ясыйлар Болары — шәхси хуҗалыкта. Ә фермада? Ул да хуҗалык бит| Күн танаулы теге, безне туйдыручы сыер-үгеэ. бозауга эчәргә су кирәк бит! Рәфәгать Ихсаиоа — әнә шундый бик кирәкле вазифалар йәкләтелгән оешмага хуҗа. Алай гынамы? Файдаланылган су каядыр агып чыгарга да тиеш бит әле! Авыл мунчасын гына алыгыз. Әгәр ул урам буена салынган булса, ягылган кемне аннан сабынлы су агып чыгып бетен авылның ямен җибәрә! Ә «Коммунизмга» колхозында канализация бар дидек һәм, нәкъ шәһәрләрдәге кебек үк. ташландык суларны чистарту системасы кәйләнгән... Мондый система Азнакай районы Чаллы авылында да бар Монда башкасы да бар нефтьле, техникалы, асфальтлы колхоз атлар асрый Нигә ул? КРАЗың, КамАЗың булганда, ат муртымамыни? Чаллыда 180 баш ат асрыйлар. Узган ел колхоз дәүләткә 70 баш ат тапшырган. Ат, диләр, колхоз җитәкчеләре.— арзанлы ит чыганагы. Алдагы елда колхозда яңа а» абзары тезеләчәк Бу мәсьәлә белән КПССның Азнакай райкомы да кызыксынып тора. Әйтергә кирәк, берләштерелгән безнең утырышка КПСС райкомының пропаганда һәм агитация бүлеге медире һәйдәсә Әхмәговна да килгән иде. Без моңа шатландык: һәндәсә — язучылар, культура хезмәткәрләренең күптәнге дусты. аны районда да, бездә — Казанда да яраталар, чәики ул үз районының культура сәнгатен үстерергә зур кеч куючы коммунистлардан берсе. «Ат кирәк ул,— ди колхоз председателе Илдус Гыйлаҗев.— кирәк! Фермада эшләү эчен дв, колхозчыларның вак-тәяк йомыш-юлына йерү эчен дә кирәк Алдагы елларда кымыз да ясамакчы булып торабыз әле. Атлар тагын да күбрәк кирәк булачак» Кымыз ясау ечен иң әйбәт шартлар Актаныш тирәсендә Сон буйларында бар. Үлемгә карый ул. ди Чаллы ягы үләнендә дә шул сыйфатлар бор. имеш. Булсын, шулай булсын Керосин, бензин, мазут янында ел тәүлеге эшлеген колхозчының сәламәтлеген нигә ныгытып тормаска?! Илдар Юзеевның, Туфан Мнңнуллинның очрашулар вакытында «фәлән-фален иптәш — фолом тапкыр лауреат» дип зинһар ечен сәхнәдә сүэ купайтмагыз оле, одабиятның үзе ботенлей күмелеп кала бит. дил. кмсәтиоләгенмәре бар Алар хаклы. Ә без барасы колхозның үзендә лауреат бар инде Ул — колхоз бригадиры, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Фуат Шакиров Тыйнак, эш арасында гына, кабаланып. бераз гына соңга калып килде Керде Фуот. утырды, без колхоз җитәкчеләре белен шау итәбез. Сораулар, бәхәсләр. Фуатиа да сорау бирдек — Сезнең бригада карабодай үстерү буенча бетен союзда дан алды. Сезне Партия Үзән Комитетында, СССР Министрлар Советында беләләр, телгә алалар Менә шул данлыклы хезмәтегезнең кызыклы яклары, шигърияте турында сейләсәгезче! Сез бит инде гектарлар, центнерлар турында гына түгел, үз хезмәтегезнең матурлыгы турында да уйлыйсыздыр? Фуат елмая — Карабодай басуының ак кемеш чәчәктә утырган тәне турында мәзәкне сез беләсездер инде,— ди ул янында утырган баш инженер Камил Хойруплинга карап Чибәр ир Камил дә елмая Мишәрләр турындагы мәзәкме искә тешерәлер Камил — Чистай мишәре. Ул дулкынлана, чәики кичә генә безнең берләштерелгәм утырышта авыл хуҗалыгы техникасының җенгә урып-җыю сезонына әзерлеге турында зур доклад ясады. Ул беренче утырышта без тыңлап кына утырдык. Сорауны председатель партком секретаре, идарә әгъзалары яудырды. Язучыларның теэ башында куен дәфтәре иде аларның һеркансы үзенә меһим тоелган фикерне «чүпләп» утырды Карабодай быел йоз гектар мәйданда чәчелгән, һәр гектардан уртача 18— 70 центнер уңыш кетеле Без колхозда ике кич кундык — һер иртеие безг» кайнар карәбо- длй коймагы белән чәй эчерттеләр Беэ җидәү идек, һәм борыбыз да бу ризыкны беренче талкыр авыз итәбез булып чыкты Тагым чегемдерле котын белән сыйладылар Казам аргы акларында әллә кайчан «кызыл кенәгәгә» кергән, ягъни онытылып бара торган ризыклар «Коммунизмга» колхозының табын гүремдә киен Карабодай үстерүче Фуат Шакиров — гадәттән тыш тыйиак кеше:— Минем лауреат булуым үз хезмәтем генә түгел.— диде ул.— Мин — бригадир гына, тел эшне кешеләр үти. Колхозда моңарчы тезелеш бик куәтле темп белән барган. Больница, урта мәктәп, интернат, эур-зур кибетләр, кафелар, культура комплекслары салынган. Болар барысы да авылның йөзен үзгәрткәннәр — культура нык тамыр җәйгән. Әмма мондый сикереш үзенең тискәре нәтиҗәләрен дә биргән. Беренчедән, бу оешмалар колхоз авылындагы бөтен яшь кадрларны йотып бетергән, икмәк, сөт. ит җитештерүчеләр саны культура, сәламәтлек саклау, сәүдә сферасындагы кадрлар исәбенә кими барган. Икенчедән, терлек абзарлары салуга игътибар җитешмәгән. Культура учреждениеләрен арттыру экономика мөмкинлекләре белән яраклаштырылмаган. Нәтиҗәдә колхоз рентабельлелектән ераклашкан, тыштан бик матур булса да, экономик базаның дөрес рельска куелмаганлыгы сизелә башлаган. Димәк, исәп кирәк, хисап кирәк. Унике пот арпонына (арпа онына) ничат (ничә ат) кирәк, дигән борынгы бабайлар. Әйе, ничә ат кирәген белмичә ярамый. Дөрес, төзелгән корылмалар бик матур, мәһабәт. Авыл үзәгендә — кафе. Полировкалы җиһаз, кая карама — анда чүкеп ясалган җиз бизәкләр. Затлы пәрдәләр, музыка, ак калфак кигән, ал алъяпкычлы кызлар табын тезә. Кешеләрнең кәефенә килерлек концерт программаларын магнитофонга язып алганнар: Илһам Шакиров, Әлфия Афэалова, Нәфисә Васыйлова. Фидан Гафаров җырлый. Тукай сүзләре искә төшә: „Ачыла алдыңда тарихтан театр пәрдәсе: Аһ]— дисең, без ник болай соң] Без дә хакның бәндәсе. Чыннан да... Узган язда мин туган колхозыма станциядән җәяүләп кайттым. Зират белән ат абзарлары арасында элек келәтме, абзармы булган, һәрхәлдә егерме сиге- зенче-утызынчы еллардан калган, сайгаклары калтырап торган бер каравыл йортына кердем. Су эчәргә иде исәп. Колхозга килгән шоферлар ашап утыралар. Ашханә икән. Какшау, алама такта өстәлләр... Шыгырдавыклы бүлмә тактасы тишегеннән калай савыт белән аш сузалар... Чалпы авылының колачлар башка. Анда хәзер экономик базаны куәтләндерүгә йөз тоталар. КПСС Үзәк Комитетының 1982 елгы май Пленумы төп игътибарны нәкъ шуңа юнәлтә бит Бу елда колхозда 12 мең центнер сыярлык орлык амбары, өч авылга өч котельный, дүрт силос манарасы. 400 баш үгез симертерлек тукландыру мәйданы, җылы гаражлар, бозаулар абзары, янгыннан саклау депосы салына. Биш километрлы җылылык трассасы, тугыз йорт, су саклау өчен өч буа төзелә. Киләсе елдан башлап кырык машиналык яңа автогараждан иртәнге рейска чыккан шоферлар медицина тикшерүе узачак. Колхоз бу елда дәүләткә 6400 центнер ит сатарга тиеш. Болар — грандиоз эшләр, искиткеч зур бурычлар. Әмма председатель Илдус Гыйла- җевның бу эшләргә карата үз мөнәсәбәте бар. Хәтерлисездер: соңгы елларда колхозлар кечкенә авылларны бетереп, үзәк усадьбага туплану ягын карадылар. Газ кертү, электрлаштыру, котельныйлар төзү өчен уңайлы, янәсе. Культура учакларын шулай төзү шаукымы да булды. Ләкин монда да мәсьәләнең икенче бер көтелмәгән ягы килеп чыкты. Гыйлаҗев әйтүенчә, производствоны бер ноктага гына туплау кадрлар җитмәүгә китерә. Колхозның бөтен халкын бер үзәккә җыйгач, эшкә, хезмәт дисциплинасына контроль ясау кыенлаша. Җитәкчеләр төрле якларда булса, план үтәлешен күзәтүе уңайрак. Бөтен производствоны бер авылга туплау бүгенге көндә ул авылның урамына берничә төзелеш оешмасыннан, берничә шәһәрдән машиналар, чит кешеләр килеп тулу дигән сүз. Аларны урнаштырырга, ашату-эчертү ягын кайгыртырга, эш белән тәэмин итәргә кирәк. Авыл шулай итеп ни шәһәр, ни авыл дигән бер халәткә килә. Мондый тыгызлыкта колхозның кайбер якларында шабашка, эшсезлек. эчүчелек өчен контрольгә алып булмый торган шартлар туа. Ә кече авыл эшли дә эшли ул... Колхоз җитәкчелегендәге югары белемле уналты белгечкә сораулар бирәбез. — Институтлар сезне бу эшкә ни дәрәҗәдә дөрес әзерләгәннәр? Бу сорауга баш агроном Ринат Мортазин, баш зоотехник Медэррис Гаазов, баш экономист Марс Казаков, терлек азыгы әзерләү буенча баш тежнолог Әсгать Героев терлесе терлечә җавап бирә. Ләкин бер мәсьәләдә барысы да бердәм — Институт башны эшләргә әйрәтә. /Лонда кайткач, иң кирәге шул_ Университетның филология факультеты да башны эшләргә әйрәтә икән Илдус Гыйлаҗев, бу колжоэта килугә, игътибарын яшьләргә юнәлткән. Чалны урта мәктәбен быел илле егет-кыэ тәмамлый Арадан медальгә тартучылар да бар. Вузга юл— - тул-туры Мәктәп директоры Местәкыйм Салижов белән киңәшкәч, ике җитәкче бер i карарга киләләр Нишлибез!— дип сорыйлар алар яшьләрдән — Әлбәттә. сезнең - авылдан китәргә, тагын да укырга хакыгыз бар Ләкин бит авыл, колхоз үзебезнеке ' Әллә бетен классыгыз белән каласызмы! Бер-ике ел эшләгәч, тагын укырсыз Читтән торып белем алырга да була. Институтларыбыз куп. Автономияле республикалар - арасында Татарстан, ихтимал, институтларга иң баедыр. Яшьләрнең ата-аиаларын дә мәктәпкә чакыралар Нишлибез! Колхозны алга алып * барабызмы, әллә дәуләт бюджетына атланабызмы! Колхозга механизаторлар, савымчылар кирәк... һем халык аңлый. Кайбер ата-аиа авыр сулап куя. Алкышларсыз гына карар ка- ® бул итәләр; без риза. Аннан «унынчылар* суз ала «Мине савымчы итеп фермага - билгеләвегезне сорыйм. Гаризама естәмә итеп савымчылык таныклыгымны терким*. Ч Егетләрдән: «Мине «Коммунизмга* колхозына механизатор итеп алуыгызны сорыйм. п Гаризама естәмә итеп._» £ — Берәр терле басым ясау булмадымы!—дип сорыйбыз Илдус Гыйлаҗевтан. — Юк,— ди председатель — Булмады Бу бит андый эш түгел Намус эше. Кол- ® хозда кадрлар җитми, ата-анәлар да, яшьлер дә шуны аңлады г Без китәсе кенне Илдус Гыйлаҗев янына урта мәктәп директоры Местәкыйм гз Салихов керде. Йомышы бар икән унынчы класс укучыларының — кызу эш арасында * булса да — язучыларны күрәсе килә Вэкыт табабыз — алар да без дә Очрашабыз, f Без сойлибеэ, яшьләр йотылып тыңлыйлар һәрберсенең беләгендә колхозда калу уңае белән идарә бүләк иткән исемле сәгать Аттестат алуга колхоз исәбенә коньякка ялга һәм сәяхәткә барачаклар — Юлларын нишләтәбез!— ди директор аптырап Илдус Гыйлаҗев бераз гына дәшми тора да карар «кабул итә» — Бәй, болар инде бәзнең колхозчылар бит. сезнекеләр түгел.— ди ул директорга — Анысы шулай. — Бәй, алай булгач, без инде барысын да үзебез карыйбыз Алар бит инде ял ител кайтуга эшкә чыгалар Яшьләрдән тезелгән ике бригада булачак: савымчылар да механизаторлар Бу инде — зур байлык Алар әйбәт ял итсен очен без чыганаклар табарбыз дип уйлыйҗ. Директор бәхетле Әйе, шулай, «туган туфрак» — матур сүз генә түгел, ул — иоикрет әйбер _Чалпы — мәһабәт, парклы, күп кибетле монументаль сәнгать комплексы булган авыл. Азнакайданмы, Лениногорскиданмы килгән рәссамнар Чаллы авылының исемен колхоз чигенә эләл кую очен металл хәрефләр оештырыл яталар Тукайның теге, алда китерелгән сүзләре тагын искә теште Бездо дә—Казан артында да — колхоз чиклорән күрсәтел торучы язулар бар Әмма арада фанер кисәген идән буявы белән керендорел, ак буяуга бармак манып язган щитларны да күргәлисең: «Фәлән колхоз территориясе. Рәхим итегез!..» Ә кояш, яңгыр, буран, коры-эссе җилләр дигәнең рәхимсез. Ул щитлар таланган, кубалакланган, авышкан «Коммунизмга» колхозы исә ике метр биеклектәге дюраль хәрефләр ясатып колхоз чигенә биек металл баганалар утыртырга җыена Бу хәрефләрдә кояш иуры уйнаячак «ЧАЛПЫ»! Бу биш хәреф бик ерактан күзләрне чагылдырачак мәһабәтлек, якты емет, максатлар киңлеге Монда — заман стиле! КЛССныңмай Пленумы карарлары белен рухланган бу колхоз коллективы республикабыз тарихына зур уңышлар белен корочек—безнең прозаиклар аннан әнә шундый фикер белән кайттылар