Логотип Казан Утлары
Публицистика

Тылсымлы көч

ты «...Республиканың казанышлары зур... Алар — Совет Үз- бәкстанының миллионнарча эшчеләре һәм колхозчыларының тырыш, еш кына хәлләрдә героик хезмәте нәтиҗәсе». Л. И. БРЕЖНЕВ ахор» бию ансамбле дөньяның меңләгән сәхнәләрендә чыгыш ясаган инде Нинди генә биюләр башкармаган ул; әзербәйҗан. гарәп, казакъ, рус. таҗик, эстон, япон.. «Азатлык», «Көтүче», «Мамык бәйрәме», «Нә- мәнган алмасы», «Фирганә робагые» Бу биюләргә Мисыр. Венгрия, һиндстан, ГДР, Сингапур. Тунис кебек дистәләгән илләрдә кул чабалар. Ансамбль Швециядә генә дә җитмеш ике концерт бирә, билетлар ике сәгать ярымда сатылып бетә Яшьлек дәрте. хөрлек рухы, шатлык хисләре бөркелеп торган биюләрне күреп, таң калып: «Сез кайсы илдән?» — дип сорасалар. «Бахор»: — Без — ак алтын иленнән! — дип җавап бирә.— Исемебез—Яз. Адресыбыз — СССР, Үзбәкстан. Күпләр «Бахор» ватанына — яз иленә бик теләп сәяхәткә чыгалар. Бохарадагы әлегәчә бер кирпече дә алыштырылмаган меңъеллык Исмәгыйль Самани төрбәсеи, дошман яуларын да хөрмәт белән баш ияргә мәҗбүр иткән Калян манарасын, мәһабәт мәдрәсәләрен, Самаркандтагы биш гасырлы тарихка ия булган, бүгенге галимнәрне дә гаҗәпләндерерлек Олугбәк обсерваториясен, билгесез осталар салган гүзәл сарайларны күрү кемнәрдә генә Үзбәкстанга мәхәббәт тойгылары уятмый икән?! Әйе. элек тә талантлы, булдыклы, уңган кешеләр яшәгән монда. Алар замандаш ларыбызны бүген дә сокландыра торган гүзәл сарайлар корган, атаклы галимнәр Әл-Бирүни. Әбугалисина, Олугбәкләрне үстергән, Нәваи шикелле мәшһүр шагыйрьләргә канат куйган Ләкин миллионнарның хезмәт җимешен аз санлы югары катлау вәкилләре генә үзләштерә торган феодаль җәмгыять «кара» халыкка беркайчан да бәхет китерә алмаган Җитмәсә, ханнар, әмирләр, бәкләр, морзалар үзара да тату яшәмәгән, тәхет һәм байлык өчен бетмәс-төкәнмәс ызгыш-талашлар кан коюлы сугышлар чыгарганнар. Бу көрәшләрдә әрәмтамаклар мәнфәгатен яклар өчен хезмәт ияләре тагын чебен кебек кырылган, бик күп әдәбият, сәнгать җәүһәрләре харап ителгән, сарайлар ишелгән, гыйлем учаклары туздырылган һәм. хәтта, мәгърифәтне, фәнне яклаган Олугбәк патша үзе дә шәфкатьсез төстә үтерелгән Аннары инде бөтен Урта Азия дәһшәтле урта гасырлар караңгылыгына чумган һәм элекке казанышларын да берәм-берәм югалта башлаган 1 Бөек Октябрь революциясе менә шушы артка тәгәрәүгә кискен чик куя, колониаль изелү кичергән халыкларга азатлык китерә, хезмәт ияләрен сыйнфый бөлгенлектән чыгара, якты матур тормышка киң юллар ама Бүгенге Үзбәкстан халкы буенча СССРның алты процентын гына тәшкил итсә Д» бөтен илебездә җитештерелгән газның — чама белән унөч, дөге һәм туку станоклары- «Б иың —егрме ике, каракүл һәм ефәк чималының — утыз биш. мамыкның җитмеш процентым бирә Мамык чәчү. җыю. чистарту машиналары исә СССРда бары Үэбәкстаида гына ясала. Кадак сорап, күршегә мөрәҗәгать иткән Маварәэниәһер хәзер корыч коя, суыткычлар, экскаваторлар ясый биредә эшләнгән продукция хәзер дөньяның җитмешләп иленә оэатыла. Бары сугыштан соңгы дәвердә генә дә миллион ярым гектар сугарулы җирләр булдырыла Элек кеше аягы басмаган чүлләрдә Нәеаи. Зараф- шан. Газлы кебек баһадир калалар үсеп чыга, гөлбакчалар тамыр җибәрә Заһир Бигиев бетен Бохара әмирлегендә русча язу танырлык бер кеше да табылмавы турында аптырап язса, хәзер һәр җиденче үзбәк рус телен яхшы белә. Инглиз, француз, немец, гарәп, фарсы, һинд һәм башка дистәләрчә телләрне әйбәт аңлаучылар саны да меңнәр белән исәпләнә 1893 елда Бохара әмирлегендә ун меңләп шәкерт була, әмма шәкертләр генә түгел, аларның мөгаллимнәре. мөдәррисләре арасында да математика, физика кебек дәньяви гыйлемнәрне белүче затлар очрамый Заһир Бигиев сәгатьче Миршәриф атлы кешенең генә укымышлылыгын канәгатьләнерлек тапкан Хәзер исә Үэбәкстанның кырык өч югары уку йортында 278 мең. 222 урта махсус уку йортында 238 мең студент белем ала Нәеаи исемендәге республика китапханәсендә— сигез миллион китап туплану да совет власте елларының нинди колачлы җиңүләр китерүе хакында сөйләсә кирәк. Заһир Бигиев Бохарада газета чыгарырга тәкъдим иткәч, әмирнең уң кулы булган ввзир аны -сәер» ниятеннән бик тиз суындыра. Шәһәрнең укымышлылары дөньяда газета дигән нәрсәнең барлыгын күз алдына да кигермиләр Хәзер исә үзбәк телендә 197 газета. 23 журнал, ел саен меңгә якын исемдә китап басыла Үзбәк совет язучылары әсәрләре белән бергә классик мирас та даими чыгарыла Алишер Нәваиның үзбәкчә унбиш, русча ун томлыклары бастырылу — моңа ачык мисал. Үзбәкстан Фәннәр академиясе составындагы утыз фәнни-тикшеренү институты һәм гыйльми учреждениеләр үзбәк телендәге тапшырулары гына да тәүлеккә дистәләрчә сәгать тәшкил иткән радио-толевиденно, егерме сигез театр һәм башка культура учакларыннан тыш бүгеи Үзбекстанны күз алдына китерү дә читен Республикадагы өч киностудия 1980 елда гына да алгы тулы метражлы нәфис, җиде мультипликацион. 84 документаль фильм киножурналлар төшергән.. Кыскасы, Заһир Бигиев күргәннәр белән бүгенге көннәрне чагыштырсак, аерма җир белән күк арасы кебек Үзбәк мәкале раслаганча, айны итәк белән каплап булмый Шунлыктан, туган илебезнең казанышларын меңләгән чит ил туристлары да танырга мәҗбүр Алар бүгенге Мавәрәэннәһердә йөргәндә Үэбәкстанның Азия Африка илләре өчен социализм маягы, социализмның капитализмнан өстенлеген күрсәтүче мисал икәнлеген бигрәк тә ачык гоялар Бу казанышларга ничегрәк ирешелгән соңТ Быел унынчы бишьеллыкны яхшы йомгаклаган эчен Үэбәкстанга Ленин ордены тапшырганда. КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре, СССР Верховный Советы Президиумы Председателе Л И Брежнев бу сорауга да җавап бирде «Совет Үзбәк станы,—диде ул,— нәкъ менә СССРдагы барлык тугандаш халыклар белен кулгв-кул тотынышып, тыгыз сафларда баруы аркасында гына элекке артта калганлык дәрәҗә сеннән шулай тиз күтәрелә һәм күп яктан үскән, чәчәк атучы республикага. кончы тыштагы иң алдынгы дәүләтләрнең берсенә әверелә алды» Әйе. халыклар дуслыгының тылсымлы кече Мавәрәзннәһердә канат җаигән торгынлыкны җимерүдә дә. дини томаналыкны юкка чыгаруда да. белемнәр таратуда да. сыйнфый изүне бетерүдә дә. культура һәм экономиканы үстерүдә дә берьюлы алты миллион квадрат метр торакны юкка чыгарган җир тетрәү фаҗитасын җиңүдә А». кыскасы, Үзбәкстан тормышының һәр тармагында имтихан тотты һәм үзенең могҗизалар тудырырга сәләтен раслады Без моны Урта Азиягә килеп урнашкан якташ- ларыбызның кардәш милләтләр белән аралашуы һәм хезмәттәшлек итүе мисалында Да ачык күрә алабыз Академик В В Радлоә раслаганча. Россиягә кушылган чорда Төркестәнда биш мең чамасы татар яшәгән Алар тупланган урыннар арасында Ташкентның көньягында шәһәр үзәгеннән егерме чакрымнарда урнашкан Нугайкорган авылы аеруча атаклы Хәзер Үзбәкстан башкаласы эчендә калган бу авылга Казан ягыннан килгән якташларыбыз нигез салган Үзбәкләр аларны «Нугай» дип атаганнар 1866 елда П. И Пашино язганча, шул Нугайкорган Теркестан краенда бәрәңге үстерүче бердәнбер урын була. «Урта гасырларда Идел буйларында культура Бохара һәм Хивадан китерелә иде,— дИ в В. Бартольд «Мөселман мәдәнияте» дигән хезмәтендә.— XIX гасырда Русия аркылы Европа культурасы белән танышкан Идел буе татарлары Төркестандагм дин кардәшләрен үзләре агарта башлый». Җәдит мәктәпләре ачылу мәгърифәтне яңа баскычка күтәрә. Шундый мәктәп- мәдрәсәләрнең беренчеләре 1890 еллардан соң барлыкка килә. Ш. Мохтар, 3. Габделваһап кебек татар мөгаллимнәре үзбәк балаларын да укыта башлыйлар. 1905 елгы революция тәэсирендә Урта Азиядә дә вакытлы матбугат чыгару ишәя 1906—1908 елларда Ташкентта чыга башлаган прогрессив газеталарда тулысымча диярлек Идел буе татарлары эшли Самарканд, Ташкенттагы беренче типографияләрне Габдулла Сәгыйтов оештыра, аңа бу эштә икенче якташыбыз Габдулла Мохтар килеп кушыла. Гасырлар буе яктыга, белемгә сусаган үзбәк, казакъ, кыргыз, төрекмән, таҗиклар шул матбугатка тартыла Патша администрациясе исә саклану чаралары күрә газета-журналларны бер-бер артлы яба, татарларга башка милләт балаларын укытуны тыя башлый. Якташларыбыз «Җәмгыяте хәйрия»ләр оештыргач, колониаль чиновниклар, җирле халыкны берләштерүе мөмкин, дип аның эшенә дә киртәләр сала Ләкин хәрәкәткә килгән барлык көчләрне хәзер инде бөтенләй бастыру мөмкин булмый. Мәсәлән, гасыр башында Туктар Диникәев Иске Бохарада европача беренче аптека ача. Бу хәл Төркестанда дәвалау эшенең яңаруына, фармацевтика үсешенә сизелерлек этәргеч ясый. 1914 елда «Садои Теркестан» газетасы чыга башлый. Аның редакторы якташыбыз Рәүф Мозаффаров була. Шушында «Галия» мәдрәсәсен тәмамлаган Мирмөхсин Шир- мөхәммәдиев тә хезмәт итә. 1917 елның 25 апреленнән Урта Азия татарлары җәмгыяте бюросы органы «Олуг Теркестан» газетасы дөнья күрә. Берничә айдан «Чаян» сатирик журналына да нигез салына, аның егерме биш саны чыга. 1917 елның 25 июненнән Теркестан мөселманнары үзәк советы чыгара башлаган «Киңәш» газетасын оештыручы һәм аның беренче редакторы Әхмәт Вәлидов була. 1918 елның 21 июненнән исә Урта Азиядә «Ишти- рәкиюн» («Коммунист») газетасы чыга башлый Бүгенге «Совет Үзбәкстаныиның башы саналган бу басманы якташыбыз Гариф Келиблиев оештыра. 1919 елда Казанның «Өмет» ширкәте Теркестан матбугаты өчен гарәп шрифты коеп җибәрүне үз өстенә ала 1920 елда инде Ташкентта дүрт татар мәктәбе эшли, һәм аларда 928 бала ана телендә белем ала. Хәзерге Төрекмәнстанның эчкәре бер почмегы саналган Красно- водск шәһәрендә дә татар балалар бакчасы, мәктәбе һәм профессиональ театр труппасы барлыкка килә. Бу мәгърифәт учаклары үзләре бераз тернәкләнү белән кардәш халыклар өчен таянычка әверелә. Татар мәктәбен тәмамлаучылар башка халыклар телендә дә мәктәп, театр, матбугатка нигез сала һәм җигелеп эшли башлыйлар. Бүгенге Кәттәкурган үзбәк драма театры, мәсәлән, композитор Салих Сәйдәшев оештырган якташларыбыз труппасыннан үсеп чыга. Бу чорда язучы якташыбыз Шәһит Әхмәдиев, татар артистлары Нури Сакаев, Габ- драхман Исмәгыйлевләр Үзбәк труппасын оештыру белән мәшгуль Теркестан шәрык институтында татар теле укытыла. Татар мәгариф институты ачыла. Тәрбиячеләр әзерләү өчен 1920 елда Теркестан крае мөселман хатын-кызлары курсларын (мөдире — шагыйрәбез Гыйффәт туташ) утыз ике кеше, шул исәптән, унсигез үзбәк, унбер татар, ике уйгыр һәм бер казакъ тәмамлый. Шул ук елны оештырылган бүтән бер курстан утыз биш кеше укып чыга. Егерменче еллардан башлап Урта Азиядә идеология фронтында эшләүче Габдулла Уразаев сөйләвенчә, Төркестанда җәдит мәктәпләрен ачучыларның барысы да татарлар була. Алар укучыларны төрле һөнәрләргә дә өйрәтәләр. Самаркандтагы беренче җәдит мәдрәсәсенә нигез салучы Бәдри Исмәгыйлев үзе сәгать төзәтү остасы була. Бу мәктәпкә революциядән соң аның исеме кушыла. Яңа типтагы мәдрәсәләрдә белем алган күп санлы башка милләт шәкертләре соңрак үзләре мәгърифәт тарату эшенә керешә. Ьохарлда якташларыбыз ачкан м.одит мәктәбе таҗик Ьам үзбәк соает әдәбиятларының булачак классигы Садретдин Гайнил • бик яхшы т»хир калдыра Ул үзе дә шул мәкгопноң эшенә катнаша һәм, татар дэреслекләреннән файдаланыл, әлифба ■•ти Татар матбугаты, Тукай. Гофури әсәрләрен укып әдәби әсәрләр иҗаг итәргә двртләно Курса«и Морҗлннләр зшчәилеге аның мәгърифәтчелек хезмәте башлануга зтаргсч бирә. Тотар Җәдитчеләренең фидакарьлеген ул соңыннан «Бохара җәллад- ф лары» жииәясснда ачык гәүдәләндерә Егврмснчс-утызынчы елларда Үзбәкстанның партия-совет органнарында җаваплы -* урыннарда эшләтон Шәриф Булатов. Үэбәкстан партия мәктәбе директорлары Зыв 3 Гыймадиов. Вәли Мирсәлимов Урта Азия коммунистик университеты ректоры Истай у Хаисуаров татар мәгариф институты ректоры Гариф Алпаров Бохара тарихын язган 2 профессор Булат Солиев, педагогия фәннәре докторы, профессор Нурметәммәт _ Таканасв һәм Габдрахман Сәгъди исемнәрен искә тешерү. аларның да җирле талык- *" ларны укытуга зур плеш керткәнен әйтү дә урынлы булыр ф Татар театры үзбәк халкын сәхнә сәнгате белән таныштыруны революциягә кадәр = ук башлый. Бу турыда «Үзбәк ССР тарихы- дигән күптомлы басмада да языла Анда •Саяр», «Нур» труппаларының 1911 елдан Теркестанга килә башлаулары, татар һәм - азербайҗан театрлары үрнәгендә үзбәк һәвәскәрләренең дә сәхнәгә менүләре тәбәр д ителә һом 1916 елда әзербәйҗаннар куйган спектакльдә Мәгъсүмә Кариева катнашуы л мисалга китерелә Соңыннан аңа Үтбәкстанның халык артисткасы исеме бирелә .. Мәгъсүмә Кариена утбәк профессиональ театрында хезмәт иткән бердәнбер вита- . шыбыз түгеллеген алдлрак та күрдек Органом, Ташкентның Хәмзә исемендәге *- театрлары режисеры Исхак һилапоп. Коканд Һәм Наманган үзбәк вшъ тамашачылар театрының баш режиссеры Фуат Саллави, Әндиҗан үзбәк театры режиссеры Гомер Исмәгыйлоа. балетмейстер Гали Ордобус ҺСФСРиың атказанган артисткасы Фатыйма Камалова, Дорри Ьайбупатопа Мәгъсүмә Барипва кебек осталар кардәш халык сәхнәсенең ныгуына булышалар. Ү гГ- ■метанның атказанган артисткасы Фәүзия Фәити рес Публиканың халык артисткалары Мәрьям Якупова, Зәйнәп Садриева Камәрия Бор- иашоаа, СССР хллык артисткасы Галия Измайлова исә үзбәк сәнгате үсешенә бетен гомерләрен багышлыйлар Якташларыбыз Дин Сабитов. Хәмзә премиясе лауреаты Раяил Батыров—«Үэбәкфильм»до режиссер Дилшат Фәтхулпин оператор булып зшли Апарга кадәр Тәркестанда профессиональ театр барлыкка китерүдә Камал I (Торекмон театрына нигез сала) Гомәр Деаишея, Хәлил Әбҗәлилеа Салих Сәйдәше* (үзбәк театрллры оештыралар) кебек галантлы якташларыбыз яшь милли кадрларны тәрбияләүче педагог буларак танылалар Үтбәкстанның атказанган сәнгать зшлеклесе Лале Абдуллаева шикелле рәссамнарыбыз игә әле дә спектакльләрне битвугә элеш кертә Димәк, традицияләр нык һәм дәвамлы икән1 Алдарен инде телгә алынган •Совет Үэбәкстаиы» газетасында Гариф Келиблиев Әхмәт Донской лар дан соң горле елларда редактор сыйфатында якташларыбыз Мә- хәммәт Хәсән, Габдулла Уразася Касыйм Сорокин, Габдулла Хәсәио* зшли Хорезм большевиклар п.гртийсс Үзән Комитеты секретаре Шерәфетдино* Хорезм совет рес публикасы органы «Инкыйлап кояшы» газетасына иигәз сала соңрак бу басмамы азучыбыз Афзал ТпһАрои һәм Шәриф Булатовлар редакцияли. «Хорезм хакыйкате» газетасының беренче редакторы Фатыйх Сәпәйман. Тәркестаиның беренче үзбәк, «Ыргыт яшьләр газеталарын оештыручы Рәшит Вәлиде*. Самаркандтагы «Михиэткәшләр укый* газетасының редколлегия әгъзасы Заһиде Борнашева кебек дистәләрчә татар журналистлары «алам кече белән дә. оештыручы рәвешендә дә Урта Азиядә совет властен ныгыту, аң-белем таратуга иәчләрен кызганмаган Хәтта Тәрекманстан матбугатын оештыручы беренче кешо до якташыбыз Хесәено* була Үвбәкстанның сәламәтлек саклау комиссары Гыйззетдин Сәифелмәләкеанең •утвннан-туган энесе исемен без хәзер үзәк газеталарда һәм телевидение тапшыруларында пш күрәбез аш ишетәбез Фәрит Мостафа улы Сәйфелмәпено* халыкара менәсебезлорне яктырта. Аны искә тешерү безгә бер хакыйкатьне ачым күрсәт* '•тар журналист ларының яңа буыны әлкәннәриең лаеклы алмашы бул* алган, аларның яаракәт сферасы тагын да киңәя генә гешнән икән! Гражданнар сугышы чоры һәм егерменче елларда татар культурасының Төркестан һәм аның үзәге Ташкент белән бәйләнеше бермә-бер көчәя. Бу бәйләнешләр еш кына гаиләләргә дә үтеп керә — казакъ. үзбәк егетләре укымышлы татар кызларына өйләнәләр Төркестан Компартиясе Үзәк Комитеты секретаре Нәзер Түрәколов. мәсәлән, «атыны Мәрьямнән татар теленә өйрәнә һәм Кәрим Тинчурин, Шәриф Байчуралар белән хатлар алышып тора Меңләгән татарларның Урта Азиягә эшкә җибәрелүе дуслык бәйләнешләрен көчәйткән икенче сәбәп була. 1918 елда РСФСР Милләтләр Халык Комиссариаты вәкилләре Йосыф Ибраһимов. Гариф Келиблиев Төркестанда милли мәсьәлә буенча ясалган хаталарны төзәтүдә булышыр өчен Ташкентка җибәрелә. Алар монда Советларның бишенче край съездын әзерләүдә һәм уздыруда актив катнаша. Съезд Төркес- тан АССРны оештыру хакында карар кабул итә. Ибраһимов һәм Келиблиевнең уңышлы эшчәнлеге Совет дәүләте тарафыннан югары бәяләнә — В. И. Ленин алар исеменә һәм съездга котлау телеграммасы суга. 1919 елның декабренда Беренче Идел буе татар бригадасы Урта Азия җирена аяк баса. Аның сафларындагы алты меңнән артык якташыбыз Фирганә үзәнлегендә басмачыларга каршы көрәшзә зур батырлык күрсәтә, үзбәк, кыргыз, таҗик, казакъ хезмәт ияләренә, Бохара коммунистларына ярдәм кулы суза. Бригада политбүлеге карамагында туксанлап агитатор, театр труппасы халык арасында аңлату эшләре алып бара, хезмәт ияләренең революцион чыныгуын тизләтә. 1920 елда Кызыл Армия сафларында Төркестан халыкларының милли гаскәрләре оештырыла башлагач, патша Россиясендә хәрби хезмәткә чакырылмаган Урта Азия милләтләре командирларга һәм хәрби белгечләргә зур кытлык кичерә. 1920 елның сентябрендә Төркестан Мөселман Хәрби берләшмәләренә йөзләп татар командирлары җибәрелә башлый Гражданнар сугышы тәмамлангач, кызыл гаскәриләрнең күбесе совет органнарын ныгытуда, хуҗалык, культураны аякка бастыруда нәтиҗәле эш алып Халкыбызның Урта Азия хезмәт ияләренә булышуына басым ясал, академик И П. Трайнин болай дип яза. «Октябрь байрагын югары күтәргән шәрык халыкларының беренчесе татар хезмәт ияләре булды һәм алар бу байракны. . Идел ярларыннан Бохарага. Персия чикләренә кадәр алып барды». Бу сүзләрне мәгариф, әдәбият-сәнгать дөньясындагы мисаллар да тәэсирле рәвештә раслый. Мәсәлән, Шәһит Әхмәдиев—Төркестан Халык Мәгариф комиссары, Касыйм Сорокин — Төркестан Компартиясе Үзәк Комитеты бюросы члены, Хәсән Мөхәммәтҗанов — Хива Хальж Республикасы политидарәсе начальнигы, Хәниф Борна- шев Үзбәкстан Компартиясе Үзәк Комитеты члены булалар. Шагыйрь Фәрит Ибраһимов— Сәмәркандта тел-әдәбият профессоры, Габдрахман Сәгъди — Ташкент университеты профессоры. Бари Шиһабетдинов — Бохара Республикасы Хәрби министры. Нәҗип Хөсәенов — Бохара Компартиясе Үзәк Комитеты секретаре. Хәниф Борнашев Дәүләтплан председателе була. Татбригада командиры Йосыф Ибраһимов — Төркестан Фронты Хәрби Советы члены, Нигъмәт Еникеев Бохара Халык Совет Республикасы Политидарәсе башлыгы итеп билгеләнә. 1920 елда «Кызыл шәрыкъ» агитпоездында Мәскәүдән килгән Искәндәр Файзуллин, Мустакый, Госман Мәҗитов, Мәхмүт Бөдәйли. Фәрит Солтанбиков. Хафиз Чанышов, Вакыйф Җәләл, Гариф Латыйф кебек укымышлылар Совет Төркестаны, Бохара һәм Хива республикаларында төрле җаваплы эшләр башкаралар Зариф Бәшири. 1919 елда Ташкентка килеп, мәгариф учакларында, газета-журнал редакцияләрендә эшли, университет рабфагында үзбәк, уйгыр әдәбиятларын укыта. 1926 елда Үзбәкстан җәмәгатьчелеге аның егерме еллык әдәби хезмәтен билгеләп үтә. Зыя Ярмәки, Ченәкәй, соңрак Әмирхан Еники шикелле яэучыла- рыбыз да Үзбәкстанда байтак еллар төрле тармакларда хезмәт итәләр. Урта Азия халыклары татар фронт труппалары куйган спектакльләр аша драматургиябез белән дә танышалар. Беренче Идел буе татар бригадасының Мулланур Вахитов исемендәге клубында 1921 елның февраль аенда гына да унҗиде спектакль куела. Җирле халык Татбригада китапханәсе һәм уку залына да ияләшә, доклад һәм әңгәмәләрне кызыксынып тыңлый Активрак үзбәк егетләре исә бригада политбүлеге оештырган курсларга йөреп белемен күтәрә. Җирле халык татар кызылармеецлары өчен чыгарылган «Кызыл Армия», «Кызыл Идел», «Кызыл йолдыз» хәрби газета- 1921 елгы шундый кичәләрнең берсе Габдулла Тукайга багышлана, һәм анда ф үзбәк совет әдәбиятына нигез салучы Хәмзә дә катнаша 1929 елда Ташкент татар пролетариат язучылары оешмасында егерме оч член исәпләнә алар арасында Гаяз Ситдыйков. Вахит Мәхмүт. Зәйтүнә Сеигатова. Саннв С Хисамова, Хәлимә Бәширова. Газизә Сабирова кебек яшь кочләр дә була, аларның ■сәрләре татар һәм үзбәк матбугатында басыла 1928 елда татар культурасы белән ныграк танышу эчен бер теркем үзбәк язучы- - лары Казанга килә, кунаклар арасында Гафур Голәм дә була Ул бу хакта матбугатта в түбәндәгечә язып чыга «Һади Такташ белән боз 1919 елларда Ташкентта ук аралаш- С тык, Икебез дә дәртләребез ташып торган, типсә симер езәрлек егетләр идек Озак *• еллар буе хыялланып йөргән теләгемә 1928 елда ирештем Казанда мин яшьлек дустым Такташны очраттым Ул безне шәһәр белән иркенләп таныштырды* Үзбәк язучылары бу килүдә Г Кутуй. Д Фәтхи. Ш Усманов А Шамов К Нәҗми. М Җәлил белән очрашалар. Такташ иҗаты Гафур Голәм. Хәмит Галимҗан Госман Насыйр, Солтан Жура кебек үтбак шагыйрьләренә зур йогынты ясый Алар. Такташ иҗатына ияреп, ань>ң исәмен телгә алып, байтак әсәрләр язалар. Гафур Голәм исә 1933 елда дусты Һади Такташ шигырьләрен үзбәкчәгә тәрҗемә итеп, аерым китап бастырып чыгара Татар әдәбиятын Миртимер, Уйгын, тагын бүтән үзбәк язучылары да якын итә. Хамза Пушкинның кайбер әсәрләрен дә татар телендә укуын белдерә. Бу уңайдан Хәмзәнең яшьтән үк татар дәреслекләре аша белем алуын, әдәбиятыбызны һәм -Вакыт» газетасын укырга һәвәслеген искәртү дә урынлы булыр — Хәмзә Хәкимзадә Нияэи җырларыбызны мандолина чиртә-чиргә җырларга, татарча сөйләшергә ярата иде.— ди шагыйрьнең замандашы Зиннәт Фәгхуллин.— Ул минем кешегә күрсәтергә оялган беренче әсәремне очраклы рәвештә үзе табыл укыган иде. Рухымны күтәреп, пьесамны тәэәткәләп сәхнәгә менгерүгә дә ул сәбәпче булды һәм һәрвакыт туганнарча игътибар күрсәтте Аның Идел буеннан килгән егеткә һ»м бүтән якташларыбызга мондый җылы мөнәсәбәте әнисенең һәм хатынының татар кызлары булуына да бәйледор мөгаен Бу чорда мондый кан кардәшлеге булмаган үзбәк зшлеклеләре до безнең хәят белен ихлас кызыксына. 1934 елда, мәсәлән. Татарстан азучыларының беренче съездына кунак булып Зыя Сәет Шакир Сөләйман. Габдулла Кадыири килә, алар республикабыз сәнгате белән танышуга зур әһәмият бирәләр Татарстан азучыларының дүртенче съездында үзбәк язучысы Әсгать Мохтар — Борынгы дастаннарыбызның уртак исемнәре, риваятьләребезнәң уртак вакыйгалары безнең кардәшләрчә культура мөнәсәбәтләребезнең бер тамырдан үсеп чыгуына дәлил булып тора,— дип чыгыш ясый Егерменчо-утызынчы елларда Үзбәкстанның әдәби тормышын һәм анда якташларыбыз уйнаган рольне характерлау эчен 1934 елда Ташкентта басылган «Литературный Узбекистан, альманахының беренче китабы кызыклы Ул — СССР азучыларының оештыру съезды уңае белен чыгарылган һәм үзбәк әдәбиятын рус телендә шактый ш леи лесе профессор Хәлил Еникиев биология елкәсендә эшли Медицина буенча кафедра медире. Ленин пре миясе лауреаты Фазыл Әмироя. әниле-кызлы Зәлфия Өметова һәм Хершидә Янбә- «ввлар фәнни-педагогик эшчәнлек алып бара Экономика фәннәре докторы Әмин Борнашев, геология фәннәре докторы Фәттах Раҗәлоа та яшь белгечләр әзерләү белән мәшгуль. Кибернетика институтында эшләүче физика-магематика фәннәре док >оры Фаради Әбуталипоа матбугатта йеэпәп гыйльми хсэмвт бастырган Химиклардан Феннар Академиясенең химия институты лабораториясе медире профессор Наил Әбубакиров. политехника институтының кафедра медире Фуә> Тдҗиев фармацевтика институтының кафедра медире Исхак Мортазлеелар да Үзбакстан җәмәгатьчелегенә яхшы тамыш. Биология фәннәре докторы Харис Хайретдинов халык хуҗалыгына гавть •УР файда китерә торган ачыш ясаган Имүдән үлән ашарга күчкәйдә бозауларның «Ырык процентка якыны үлә яки зәгыйфьләнә икән Харис аганың тикшеренүе һәм тәҗрибәләре, ул тәкъдим иткәнчә, үләнне үт сыекчасы белән эшкәртеп бирү бу югалтудан тулысынча котылырга мөмкинлек тудыра. Ташкентта яшәүче якташларыбыз фәннең кайсы гына тармагына юл салмаган! Казан кызы Разия Мөэминоөа. мәсәлән, тарих чоңгылларында күмелеп калган серләрне ачу белән мәшгуль. Ә ул серләр, төрки халыкларның борынгы чор тормышы белән кызыксынган саен, арта бара. Тарих фәннәре докторы Разия ханымның «Уналтынчы гасырларда Самарканд һәм Бохара һөнәрчелеге тарихы буенча очеркларлы менә шуңа күрә дә зур игътибарга паек Ул йөзләгән архив чыганаклары, кулъязмалар, археология һәм скульптура һәйкәлләрен еллар буе җентекләп өйрәнү нәтиҗәсендә. Самаркандта 130 һөнәр булганлыгын ачыклый! Ул һөнәрләрнең онытылган технологиясен аныклау һәм тасвирлап бирү тарихны белү өчен генә түгел, бүгенге һәм киләчәк тормыш өчен дә практик әһәмияткә ия. Академик Хәлил Әхмәт улы Рәхмәтуллинның механика өлкәсендәге тикшеренүләре дә җитди игътибарга лаек. Хәзер Мәскәүдә эшләүче бу галимнең хезмәтләре турында өч тапкыр Ленин ордены белән бүләкләнүе, Үзбәкстанның Бируни, СССР Фәннәр Академиясенең Ломоносов исемендәге һәм СССР Дәүләт премияләренә. Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булуы да ачык сөйләсә кирәк Самарканд университетының зоология кафедрасы мөдире, профессор Габдулла Сәгыйтев, Төрекмәнстан Фәннәр Академиясенең гыйльми секретаре, физиология фәнни-тикшеренү институты директоры, академик Фазыл Солтановның да тормышы һәм эшчәнлеге дә Үзбәкстан белән бәйләнгән. Үзбәкстанның бүгенге казанышлары анда яшәүче бүтән барлык милләт эшчәнна- ренең дә уртак тырышлыгы нәтиҗәсе ул. Республиканың караңгылыктан яктылыкка әнә шулай гаять зур сикереш ясавында бөтен илебез халыкларының эчкерсез ярдәмен аеруча билгеләп үтәргә кирәк. 1925 елда Бөтенсоюз старостасы М И Калинин Бохарага килгәч, аны шәһәрнең дәрәҗәле пионеры итеп сайлыйлар, үзбәк малае Мохтар Рахманов хөрмәтле кунакның муенына кызыл галстук бәйли. Күпне сөйли торган факт: хәзер шул малай — профессор, техник фәннәр докторы! Бекабад металлургия комбинатына килгән журналист корыч коючы Нуретдиновны күрергә теләгәч, аңа. «Кайсысын?» дип сорау бирәләр Чөнки Социалистик Хезмәт Герсе Сәетнең оч энесе дә абыйлары юлыннан атлый. Элек гади игенче, бакчачы яки сәүдәгәр булган халыкның уллары хәзер йөзләрчә яңа һөнәр үзләштереп дан казана Мамык игүне әйткән дә юк инде Туган илебез ихтыяҗын тулы канәгатьләндерүдән тыш. Үзбәкстан бу кыйммәтле чималны күп санлы чит илләргә дә чыгара. Аны үстерүче Социалистик Хезмәт Герое. СССР Верховный Советы Президиумы члены Ленин премиясе лауреаты Торсынай Ахунова кебекләр хәзер бик күп биредә! Бу уңайдан, кайчандыр аш өеннән чыга алмаган, кеше алдында пәрәнҗәсез йөрмәгән, иҗтимагый тормышта бөтенләй катнашмаган Төркестан хатын-кызларының бүгенге язмышына күз салу да гыйбрәтле. Хәзер Үзбәкстанда һәр өченче — инженер, һәр икенче укытучы — хатын-кыз. Алар врачларның җитмеш биш, Үзбәкстан Верховный Советы депутатларының утыз дүрт процентын тәшкил итә. Колхоз председателе. Социалистик Хезмәт Герое Миһрениса Гобәйдуллаева, Ташкент шәһәр советы башкарма комитеты председателе урынбасары Хасият Якупҗанова, юстиция министры Мәмләкәт васикова — үзбәк халкы тормышындагы куанычлы үзгәрешләрне сурәтләү өчен бик матур мисаллар. Моннан туксан ел элек хөрмәтле язучыбыз Заһир Бигиев Бохарада мәчетләр күплегенә, диндарлык чәчәк атуга игътибар итә. Хәзер бу шәһәрнең шөһрәте илебезгә бөтенләй башка яклары белән билгеле. Моннан башланган газүткәргечләр буенча Европа үзәгендәге дәүләтләргә. Үзбәкстанның күңел җылысын хәтерләтеп, зәңгәр ягулык ага. Шуның белән бергә Үзбәкстан БАМ төзүгә дә. кара туфраклы булмаган өлкәләр хуҗалыгын ныгытуга да. Төмән нефтен үзләштерүгә дә булыша. Нефть, газ сүзләре чыктымы, Татарстан егет-кыэларын тагын искә төшерми булмый. Үзбәкстанга бу яңа эшне җайга салышырга да киләләр алар Ике республика, татар һәм үзбәк хезмәт ияләре дуслыгы һәм барлык СССР халыклары хезмәттәшлеге әнә шулай елдан-ел ныгуын дәвам игә