Логотип Казан Утлары
Хикәя

СОҢГЫ ҖЫР

Хәхимҗан капка төбендә бүрәнә каезлый Кулын дагы балтасы көзгегә кунган кояш нурларыдай ялт та йолт килә. Зәңгәр буй төшкән аксыл күлмәгенең изүләре ачык, җиңнәре сызганулы Хуш исле кайры тасмаларын телем-телем кискәләп, кер шикелле киртә өстенә элә. Элә дә күнне күргән саргылт салам эшләпәсен баш өстенә шудырып куя. Аннан соры күзләрен кыса төшеп, башын аз гына кырын салып, шәрә калган нәфис усак сын нарына каран тора: чибәрләр, һәй чибәрләр! Рәхимҗан мөкиббән китеп, тәм, ләззәт табып Шул чак күршеләрдә «шайтан әрҗәсен» уйната башламасыннармы! Тәүлекләр буе ач тоткан көтүне утардан чыгаралармыни кычкыры талар, бакырышалар, ваталар, җимерәләр.. Вәт сиңа моң! Кем уйлап чыгара диген. Колагың гына түзсен. Хәер, яшь-җилкенчәкнең үзе но дә ошап җитми бугай әле. бөтерчектәй бөтерелеп биеп китә алмый ча җәфаланалар бит әле, суыргыч атыдай һаман бер урында әйләнәләр Әүвәл чакта армиягә болай китмиләр иде, юк. әүвәл бөтенләй баш ка иде. Бүрәнәгә тиеп киткән саен балта көмеш тәңкәдән чыңлап куя Рәхимҗанга ул моңлы җыр булып ишетелә Кырык бернең җәе иде. Көй кнчкә авышып бара Көтү каршылар га иртәрәк әле нртәрәген, тик бала-чага клуб янына җыелып өлгергән инде кыз кыркып таган атына, олырак малайлар турник янында кай наша Рәхимҗан кебек бәләкәЙрәкләр туплы уйный һәркемнең үз ише Чыр-чу киләләр, урам шау гөр килеп тора. — Некрутлар!—дип кычкырып җибәрде шунда кемдер Башта кыңгыраулар чыңлавы ишетелде \иа гармун авазы ку шылды Калын тавышлы берәү, аз гына калтыранып, җыр башлады Үскән чакта үскән илек Тал тамырлары кебек.. эшли. Авызында һаман кан җырын көйләп җибәрде: җыр булыр Әле дә яратБакчадагы гөлләремнең тамырлары б. Зәйнәбем. Җырны яртысыннан башкалар күтәреп алды: Үсеп җиткәч аерылышабыз Кош балалары кебек,- Малайлар, юл тузанына чумып утырган кош-кортларны пыран- заран китереп, некрутларга каршы йөгерделәр. Рәхимҗан да аларга ияргән иде, тыкрыктан олы урамга борылган бизәкле арбаны күреп, туктап калды. Вәт ичмасам тамаша! Кызыл парча белән уралган киң дуга башларында, тәртә очларында чигуле сөлгеләр җилферди. Аякларын арба эченә сузып утырган егетләр бертуктаусыз кулъяулык болгыйлар Ул атлары?! Озын муеннарын көянтәдәй кәкрәйтеп, җыр көенә керт-керт басып килүләрен күр син. Бакчы, чуклы шл,ияләрен- дәге җиз төймәләр ничек җемелдәшә, йөзек кашындагы асылташмыни. Бизәкле-чуклы арба янына әледән-әле каралудан кайтучыларның әниләре килеп сарыла. Уллары белән ниДер пышылдашалар да, яулык очлары белән күзләрен сөртә-сөртә. юл читенә тайпылалар Җиңгиләрнең үз мәшәкатьләре: кайсы әйрән, кайсы катык тутырылган тустаган күтәреп килә. Менә пар ат биек коймалы нарат йорт янына килеп җитте, шундук тәрәзә пәрдәсе ачылды, анда ай кебек якты бер чибәр йөз найда булды. Җебеп торамы соң егет мондый чакта, җырга кеше кесәсенә керәсе түгел лә: Кнтәм инде, кнтәм инде, Китәм инде — каласын. Мин киткәчтен кемнәр сөяр Син сандугач баласын. Клуб янында егетләр җиргә сикереп төштеләр. Гармунчы бию көен уйнарга тотынды. Кызлары да шунда гына булган икән. Бер пар туктауга. икенчесе атылып чыга, башкалар такмак әйтә: Шыбыр-шыбыр янгыр ява Өй түбәсе калайга. Каласыз, кызлар, каласыз. Шар уйнаган малайга. — Эттә генәсе! — Маладис! Янсын дошман йөрәге. Калдырырсың кызларны җавапсыз: Урам буе тәрәзәгез Яшелләргә буягыз. Пожалысты. үзегезне Әллә кемгә куймагыз. — Менә шулай, әйт кирәген. Берничә көннән сугыш чыкты. Бу хәбәр авылны зур хафага салды. Сугыш. Аның кулы озын, ул бер капканы да читләтеп үтми. Әмма кеше, гадәттә, үз өстенә төшәчәк авырлыкны күрмәмешкә салышырга тырыша: кем белсен, бәлки зыянсызнисез үтеп тә китәр. Шуңа күрә кичләрен капка төбендә тәмәке пыскытучы ирләр, вакыт-вакыт сугыш турында онытып, Түбән болында булган өермә хакында гәп сатып алалар иде. — Менә дә әкәмәт хәл булды ул. малай.— дип. кич саен юан Сәлим бер балык башына тотына.—Мөкәррәмә апа күлмәк итәкләрен җилфердәтеп аш өлгертеп йөри ие, Хөсни бабай ит бүлә. Шул чак, мин сиңа әйтим, капылт кына кояш сүнмәсенме. Ихлас менә. Котым ботыма төште, малай. Нидер сызгыра, ыжгыра, ут чәчә. Чыкты гарасат Мәхшәр көне, валлаһи Баш бетте, замана ахыры килеп җитте ахры дип, белгәнне укырга тотынган гына идем, дөнья яктырды да китте. Карасак, иттән җилләр искән, аш — казаны-ние белән юк — Синдә гел шул тамак кайгысы булыр инде,— диде Рәхимҗанның әтисе Тимерхан — Өстенә бастың, әүлия икәнсең. ♦ — Сезгә авыз ерырга гына булсын, әйтеп торам лабаса Кабан кү- * леиең аждаһасы күккә инде дип. Менә хикмәт нәрсәдә! < — Ике аждаһа бер дөньяга сыярмы? а Көлешә торгач яннарына авыл Советы председателе Хәйдәргалинең = килеп Җитүен күрми дә калганнар — Рәхәткә чыккансыз, ә? — диде ул коры гына — Сугыш, егетләр. . фашист котырына — Иибуч, Кызыл Армия андыйларны гына күрмәгән — Немечне әйтәм, тач мөгезсез сыер, һаман тыкшына ди бит, ә?, s — Иптәш Сталин ирек бирмәс. * — Пумышка әллә үзебез китәбезме? дип көлде юан Сәлим, күз о. ләрен мутландырып. = — Туры килер,—диде председатель,- бу атнада авылдан егерме* кеше җибәрәчәкбез. Тимерхан, сиңа иртәгә үк чыгып китәргә, мә. по- н весткаңиы кул куеп ал < Авыл чын-чынлап сугыш хәсрәте белән яши башлады Ләкин бу * кичтә сугыш дигән афәт китергән хәсрәтнең нинди булачагын тәгаен * генә берәү дә белми иде әле. Хатынкыз түккән яшьләр дә кайгыдан түгел, юк, алар күбрәк ярату, иркәләнү, назлану яшьләре генә иде Пары еракта, бик еракта сугыш бара, тик ул озакка сузылмас, ак фин нарны, әнә, бик тиз тоттылар бит Авылда хәбәр бик тиз таралучаи Рәхимҗаннар биләмнән кайтып кергәндә, кардәш ыру, күрше-күлән җыйналып өлгергән иде инде Әтисе кич буе уен-көлке сөйләп кешеләрне көлдереп утырды Әнисенә дә моңаерга ирек бирмәде, такмаклап кына дәште Ал Зәйнәбем, гел Зәйнәбем. Бигрәк сылу Аезлэрсң Калган ашны кая куйдың, Алып бирче. Зәйнәбем. Хет бүген адәмчә сөйләшер идең,—диде ана әнисе үпкәләп — һи, карчык, уйнамагач та көлмәгәч тә, бу дөнья нәмәрсәгә? Гнтлерны аны ә дигәнче әйләндереп ташлыйбыз. Бетте китте, вәссәлам ..Әҗәкүл пристанена алар бик тиз килеп җиттеләр Рәхимҗанның күзләре шар булды, бу кадәр халыкны әле беркайчан да күргәне юк иде аның. Бишбүкән базары бер якта торсын Ул тәртәләрен күтәртеп бәйләп куйган арба тарантас - чутына чыгам димә' Әтисе атны тугарып арбага бәйләде дә, нидер белешергә дип, түбә кыегына кызыл флаг кадакланган биек йортка кереп китте Рәхимҗан нр буена килде. Агыйделнең өсте ак җәймәдәй чип чиста иде Тыныч, ник бер дулкын әсәре булсын. Бары су читенә чылбырлап куелган көймәләр генә, агым суга каршы тора алмыйча, әле бер якка, әле икенче якка чайкалалар Ара тирә, канат очларын суга манчыштырып. акчарлаклар очып уза, чуртаннан куркышын сикерешкән нак балыкларның көмеш тәңкәләре ялтырап китә Әтисе озак тормады — Их, кармак булса, әткәй' диде Рәхимҗан, суда сикерешкән балыкларга күрсәтеп Тимерхан сүзсез генә улын күгәреп алды, кочагына кысты — Әнкәңне тыңла, акыллы бул,— диде ул ниндидер ят тавыш белән. — Әткәй, мина өйрәтелгән эт алып кайт, яме,—диде Рәхимҗан, кул аркасы белән күмәчтәй кабарып торган бит очларын сөртә-сөртә Нигә сон әле аның бите юеш. Ул аз гына читкә каерылды. — Әткәй, эчең авыртамыни? — диде ул куркып. — Улым, кадерлем... Искәрмәстән сузып-сузып пароход кычкыртып җибәрде. Моңсу да, шомлы да, ашкынулы да иде бу тавыш Яр буе, туздырылган умарта күчедәй, гөжли башлады Кемдер сулкылдап куйды, кайдадыр җыр суздылар, гармуннар моңланды Кочаклашулар, елашулар, көлешү — барысы бергә кушылды Рәхимҗан әтисенә елышты, чытырдатып аның чабуыннан эләктереп алды. — Әткәй, кайтаек, әткәй... Шунда ук команда яңгырады — Тез-зе-лергә! Тимерхан иңенә биштәрен асты, бил каешын рәтләп кысты да иркәләп Зәйнәбенең башыннан сыйпады, улын кочаклап үпте. — Исән-имин торыгыз,—диде ул һәм, артына да борылып карамыйча, ныкнык атлап, сафка барып басты Яр буе тынып калды. Сыгылмалы басма өстендә дөбердәшкән авыр аяк тавышлары аермачык ишетелеп торды. Рәхимҗанның күзләре пароходта Кая соң айың әтисе, нигә күренми ул? Менә ян-ягыннан пар төтене өрдереп, пароход усал ат шикелле пошкырып куйды, тегермән ташыннан да зуррак көпчәк канатларын әкрен генә суга шапылдата башлады Шул чакны пароходта кемнеңдер моңлы җыры ишетелде. Идел бит ул, тирән бит ул. Тирән бит ул. кип бит ул... — Әткәй, әт-кәй!—дип кычкырырга тотынды Рәхимҗан үзен-үзе белешмичә. Аның йөгереп барып әтисен кочаклыйсы, жнл-яңгырда каралган кытыршы йөзен үзенең нәни куллары белән сыйпыйсы, иркәлисе, яратасы килде. Кая ашыга бу пароход? Соң әле аның бик күп, бик күп сүзләре әйтелмичә калган лабаса... Рәхимҗан бу минутта оясыннан егылып төшкән кош баласы кебек өзгәләнә, талпына иде. Караңгы төн. болытлы көн, Без айрылган көн бит.ул. Тимерханның бераз басынкырак, әмма йөрәк әрнетерлек, бәрхеттәй йомшак тавышы озатучы халыкны әсир итте Ашкынулы моң, ярсу дулкын булып, яр читенә бәрде; акчарлакка әверелеп, зәңгәр күккә күтәрелде; сагыш булып, күңелгә сыланды Аерылышу җыры иде бу. Аннан соң нәрсә булгандыр, Рәхимҗан аларын анык кына хәтерләми Ул күзләрен ачып җибәргәндә, төи иде инде. Караңгы Бәлкем әле уянмаган да булыр иде, ниндидер үтә сагышлы, күңелгә бик якын бер моң сискәндереп җибәрде аны. — Караңгы Т*өн, болытлы көн. . — Әткәй... — йокла, улым, йокла —диде әнисе, Рәхимҗанның өстенә ябынган бишмәтен рәтли төшеп,—сугышка китәләр, юл тулы халык, хәер* легә генә булсын. Көз япгырлы килде. Иртәнге якта гына аяз булып тора да, тет на кыты җиттеме, күк йөзен аксыл томан сарып ала Баксаң, ул инде болытка әйләнгән. Шуннан күп тә үтми, дымлы җир өстенә вак яңгыр сибәли башлый Рәхимҗан көннәр буе өйдә ялгызы утыра Әнисе бер караңгыдан икенче карангыга диярлек эшли Ә әтисе һаман юк та юк Пароход * тукталганчы кайтып җитмәсә, бүленеп кала бит инде. Аннан көт син = боз акканны... < Малайның уйларын бүлеп, кемдер тәрәзә какты з — Өйдәләрмү у ү? Рәхимҗан Пучты Мөхлисәнең танышын шунда ук таный аллы, йө- 3 гереп күтәрмә башына чыкты. * — Бие. үскәнем, сөенче!—диде Мөхлисә, зур кара сумкасыннан ниндидер кәгазьләр актара актара — Мин бии белмим... = Почтальон гаҗәпләнеп Рәхимҗанга текәлде. — Тимерхан булсын да. өйрәтмәсен дә Кара, кара, каян барысын да белә бу Пучты Мөхлис;» Әтисе мо- ; рякча биергә дә өйрәтте аны Тик. Я. ярар, киттем алайса, биючеләр табылыр әле. диде хат та _ шучы аптырап торган малайга илтифат итмичә генә — Ж,ук җук хәзер Рәхимҗан яңгырдан бүртеп киткән күтәрмә идәненә чаиыр-чаныр У басын, кулларын әле күкрәгенә, әле ялан аякларына суккалап, бөтер чектәй әйләнергә тотынды — Әллә кайчан шулай кирәк иде. диде Мөхлисә, малай тукталып калгач, - әткәңнән хат бар, мә! Рәхимҗан өч почмаклы солдат хатын кулыннан төшермичә әнисен көтте, түземе беткәч, капка төбендәге өянке ышыгына чыгып басты. Зәйнәп үзе дә көне буе җилкенеп йөргән иде Иртәдән бирле сул күз кабагы тартты. Аны сөенечкә юрап, әллә нинди хыялларга бирел де. Сугыш бетәр дә. Тимерханы әйләнеп кайтыр кебек тоелды ана ниндидер көч һаман өйгә әйдәде, йөрәге жу итеп китте — Нн булды, улым?—дип кычкырды ул үрсәләнеп — Сөенче, әткәйдән хат! Зәйнәп кабалана-кабалана хатны ачты, йотлыгын укырга кереште — Әткәй кайчан кайта? диде Рәхимҗан, әнисенең җиңеннән тарткалап — Сиңа бик күп сәлам әйткән, улым, диде Зәйнәп, өйгә кергәч кычкырып укырмын Кич буе гел Тимерхан турында, хат турында гына сөйләштеләр Ят кач та бик озак күзләренә йокы кермәде Тышта, тәрәзә пыялаларына бәреп, яңгыр ява \гач яфрак 1арын өзгәлн-өзгәлн җил уйный Башка чакта шомландыра иле мондый »өн. Рәхимҗан әнисенә елышыбрак ятарга тырыша иде. Бүген исендә дә юк Ул шактый вакыт әле сүнәргә өлгермәгән күмер башларының мичтә җемелдәшүен карап ятты. \ннан сорашыр!а тотынды — Хаттагы җырны әткәй үзе чыгарганмы? Аныкын белмәссең. Ж.ырлап күрсәт әле — Псәрләнмәчәле. — Пучты Мөхлисә хатны биемичә бирмәде Әткәй җыры I.I ул Зәйнәп улын кочаклап үпте Бераз тынычлангач, басынкы күкрәк тавышы белән җырлап җибәрде КлАчан дп бер кавышырбыз. Белмим кннн.фсн ггнл шул. Зәйнәбем — Фронт нәрсә ул, әнкәй? — Әткәң фронтка китәм дигән бит. сугышның иң авыр җиредер, башлап йөрергә дисәң, аны куш. — Герой ул. иеме? \ Рәхимҗан кинәт, ут шикелле атылып, урыныннан сикереп торды. — Әнкәй, утны яндыр әле.— диде ул. — Ни бар тагы? — Кул янына йолдыз ясыйм. Малай әтисенә язылган хатны ачтырып, үзенең кул сурәте төшерелгән кәгазьне алды, аның бер почмагына зур итеп йолдыз ясап куйды Төшендә ул әтисен күрде. Тимерхан, ак атка атланып, каурыйсы- ман кабарып торган ак болытлар өстеннән кылычын уйнатып чабып килде дә Рәхимҗанга дәште: ■— Улым, матур биисең, карап тордым.— диде. — Әткәй, хатыңда миңа да җыр яз, яме. Әнкәң җырын җырла... — Әткәй, җиргә төш. сагындым... — Мин фронтка барышлый гына Фронт сугышның иң аныр җире. Хуш, улым.. Ак атның тояклары астыннан ак кар йомарламнары сибелеп китте, болытлар эченнән Тимерханның җыры ишетелде; Ал Зәйнәбем, гмл Зәйнәбем Бер елдан Рәхимҗан укырга керде Хәзер хатка кул сурәте гена төшермәс иде. чын хат язарга да кулыннан килә, тик әтисеннән генә башка хәбәр булмады Анысына да түзәр идең, хәбәрсез югалучылар авыл тулы Кара кайгы аларга бөтенләй көтмәгән яктан китереп сукты Яна кар төшкән көн иде Хвылның бар бала-чагасы белән бергә Рәхимҗан да тау шуарга чыкты. Очынып, дөньясын онытып уйнады ул. Мамыктай йомшак карны ерып, чаңгы алга омтылганда, күңелдә нинди генә Хисләр тумый Канат ларын киң җәеп очкан бөркеттәй хис итәсен үзеңне Бу минутта бит очларын чеметтергән салкын да. култык асларына кадәр үтеп кергән әче җил дә. бөтерелеп яуган тәңкә карлар да. хәтта чыр-чу килеп әүмәкләшкән бала-чага тавышы да — барысыбарысы тирә-якпы чолгап алган моң-аһәңнең сихри авазлары булып яңгырый. Ал Зәйнәбем, гел Зәйнәбем. Атны кайда бәйләдең... Рәхимҗан зур-зур сикәлтәләрне коштай очып үтә. артыннан җил генә выҗылдап кала Оста чаңгычы ул. Бу юлы да. аннан өстен чыгучы булмады Юан Сәлим малае Хәсәннән көлә-көлә эчләре катып бетте малайның Шулай булмыйча, тау төшкәнче мке-өч кат егыл әле син. — Бик борыныңны күтәрмә, әтиең полицай синең, белдеңме,— диде Хәсән, гарьлегенә чыдый алмыйча. Кай арада чаңгыларын салып өлгерде Рәхимҗан, ә дигәнче Хәсәннең муеныннан эләктереп алды. Тегесе дә бирешә торганнардан түгел, төптән юан. тиз генә егып салырмын димә. Алай да Рәхимҗан, җаен туры китереп, искәрмәстән генә янга тартылды һәм. уң аягын алгарак чыгарып, бар көченә Хәсәнгә төртеп җибәрде. Малай артка ауды, әмма Рәхимҗанны да үзеннән калдырмады, икәү бергә гөрселдәп шугалак өстенә килеп төштеләр. Тотыныгыз! Тотып Ләкин сон нде инде Малайлар әүмәкләшкән килеш шома боз естеннән яр астына тәгәрәделәр Берсенең аягы, икенчесенең биле имгәнде. Зәйнәп авыл Советы юлын аз таптамады Улы өчен дә йөрде. нре эчен дә. Рәхимҗаны ярын инде, рәтләнеп килә хәзер Тимерхан белән * нишләргә? Хәсрәт хатынны тәмам чыгырдан чыгарды, тәкатен аллы | — Лила син, апай,—диде апа председатель Хәйдәргали, б« р килү ■£ еидә. сәвиткә язу фәлән килмәде Пособие аласын — Гайбәте бит, Хәйдәргали абзый — Бәй, апай. Сәлимнең хатын малае табып укыганга мни виноват : мыни? Әнкәсенең колагына киртләгән нем. вакытлы-вакытсыз чыгара ф күрмә дигән нем. Дус бар. дошман бар дигәндәй Тегесен әйтер исм апай, тапкан фронттан язар сү з — Ничек язган ие соң. Хәйдәргали абзый? — Бәй. дошман тылыннан чыккан бер әрмис Гнмсрханны күреп * калган ди. ул солдатның иптәше Сәлимгә сөйләгән, ди — Бер дә харап икән Юан Сәлимгә дә туган җнрг.» әйләнеп кайту насыйп бу тмады, \ ~ бәре килде Еллар үтте Еллар үтү белән сугыш авырлыклары акрын лап онытылды, кешеләр яна мәшәкатьләр белән яшн баш юдылар /Авырлыклар онытылды, әйе. >мма йөрәктәге яра төзәлмәде Рәхимҗан әтисен ешрак та искә ала торган булып китте әле. Ул аның полицай булуына бервакытта да ышанмады Ватан сугышында һәлак булган, хәбәрсез югалган авылдашлар истәлегенә һәйкәл ачу тантанасыннан ул аеруча күңеле төшеп кайтты Әлеге дә башы шул Юан Сәлим малае инде Бөтен халык алдында атаңның фамилиясен сыздырмасам. исемем Х.»с.»н булмасын, дип бәй ләнә башламасынмы. Теге вакыттан соң тәки каныкты бит. — Әткәйнең бер документы да юкмыни соң? диде ул .жнеенә. нйг.1 кайткач — Язу-фәлән килмәде шул. улым, дип җавап бирде Зәйнәп көр сенеп — Кеше ни сөйләмәс — АҢЛЫЙМ да — Элегрәк бер дә ку:н атмадыңмыни, анмй? — Кузгатма! ан кая Ваенкум язып та карады — Шуннан? — Очына чыга алмаганнлрдыр инде — Болай кул кушырып утырып булмый лабаса Рәхимҗан мотоциклын кабызды ла районга төшеп KHTJJT Хәрби комиссар, урга яшьләрдәге какча йөзле кырыс кеше. Рәхим җанны бүлдермичә дикъкать белән тынлап утырды 1әкин кайтарып берни сорашмады, ишеткәненнән ары берни бел.ж кызыксынмады — Хатында фронтка кнтәм. дин язган не. кырык беренчгнен көзе — Ул гына дәлил б> ia алмын, диде военком Вакыт та күп үткән. 30 ел — Италиядә көрәшкән Полетаевны д» ачыкладылар бит әнә — Полетаев икенче мәсьәлә Военком өстәл читен.» беркетелгән ак төймәгә басты Шунда ук б\ сагада секретарь ҺЫ» найда булды — Әхмәдишни Тимерханның лелосын табын кертсеннәр «лс. диде ул Ic.io i.i Рәхимҗанны гынычландырнрльЛс бер кәгазь дә юк иде. Әшичнең ,тснече буенча кабат запрос ясалган. Менә җавабы.- днде комиссар х >б.трсез югалган, бездә башка мәгълүмат юк — Үтенеп сорыйм сездән.. Военком Рәхимҗанны гырлап бетермәде, урыныннан торды, сәгатенә карады, каядыр ашыга иде булС^ кирәк - Газетага язып карарга киңәш' иТәр идем, бәлки әтиегезне бел- гән кеше табылыр.- днде носиком фуражкасын кия-кия, сугыш вакытындагы архивка гына ышанып булмый... Җавап әллә пи озак көттермәде, газетада игълан басылып чыгуга атна-ун көн үттеме-юкмы. Рәхимҗан исеменә хат килеп гөште. Баш- кортстаниан иде ул. «Әхмәдишнн Тимерхан атлы иптәш белән бер ротада сугыштык.— дип язган иде фронтовик Чолганышта калганнан сон да партизаннарга бергә килеп кушылдык. Аны разведкага алдылар Шуннан ары мин аны I үрмәдем. Бер задаппене үтәгәндә һәлак булган икән, дип ишеткән и им. кызганычка каршы, дөреслеген тәгаен генә әйтә ал- маем Безнең отрядның Киевта ветераннар советы бар, шунда мөрәҗәгать итеп карагыз». Шатланырга, сөенергә генә инде, югыйсә. Әтисенең исеме дә, фамилиясе дә туры ки Iә. Юк. Ниндидер көч бу шатлыкка бөркелеп китәргә ирек бирмп Ничә еллар юллап очына чыга алмаган иде бит, өмете сүнеп, күңеле суына башлаган иде инде. Хәер, нсемфамилия туры килүгә карасан. беткән ди Әхмәдншиниар, бу якта ун кешенең берсе — Тимерхан Шикләнде, икеләнде Рәхимҗан, әмма йөрәге күкрәк читлегенә сыеша алмыйча ярсып типте, өмет барыбер бу шикләнүләрдән күпкә өстен иде Ә нәрсә язып кәгазь әрәм итәргә, тотам да председательдән ял сорап иртәгә үк юлга чыгам Шундый карарга килде ул. Рәхимҗан кичкә таба, кешелеккә кия торган күлмәк-чалбарын клен, өндәп чыгып китте һәм. озак та тормый, юан Сәлим малае Хәсәнне ияртеп кайтты Хәтсез вакыт сөйләшеп, аңлашып утырдылар, кычкырышып та аллылар әле Бераз кыза төшкәч. Рәхимҗан җыр сузды: К->р:.цгы гон. болытлы кан I,- . ңы.п .in к«н бит ул. Төшендә ул әтисен күрде Тимерхан нәкъ моннан утыз ел элек күргән ак атка атланып килен түшәгедәй кабарып торган ак болытлар өстеннән чабып килде. Кулында кылычы. Әткәй, мин сине бик озак эзләдем,— диде Рәхимҗан — Рәхмәт, улым. — Әткәй, әнкәй җырын җыр.тале. Тимерхан улына сагыш гулы күзләре белән тутырып карап торды да әйтте: — Улым, мин хәзер җырлый белмим. - Теге чакта җырлаган йен.. Ул чакта исән исм. улым, соңгы җырым булды ул.„ үзең җырла... Рәхимҗан иң башта ак күлмәгенең җиңнәрен сызганып куйды, аннан кулына гармунын алды да җырлап җибәрде: Һавадагы аккошларны. Тимерханның ак аты зур аккошка әйләнеп шикәрдәй ак болытлар өстеннән очып китте, канатлары очыннан ялтыр-йолтыр килеп энҗе бөртекләре сибелеп калды. . — Әткәй, китмә! — Улым, син миннән зур инде хәзер хуш — Әткәй.. әт-кә-ә-әй! Рәхимҗан уянып китте. Күзләрендә яшь, үзе шыбыр тиргә баткан иде. Ләкин тәне җиңел, башы саф Ул тәрәзә янына килеп басты Аксыл нурларын ялтыратып Сөи аръягыннан кояш күтәрелеп килә иде. Тыныч Морҗалардан чыккан төтенне тибрәтерлек тә җил юк. Ап-ак чәчәктә утырган купшы алмагачлар гирә-якка илаһи бер матурлык биреп балкып утыралар Иртәнге тынлыкны бозып урамда мотоцикл тавышы ишетелде. Менә Хәсән дә килеп җитте, ул хәзер аны пристаньга төшереп куячак. . . Рәхимҗан балтасын түмәргә чабып куйды, эшләпәсе белән йөзен җилләтеп алды Ифрат та әйбәт сәфәр булды ул. отрядның разведка начальнигы белән очрашу үзе генә пи тора Баксаң, әтисе бер лә хәбәрсез югалмаган икән ләбаса, Богдановка дигән авыл янындагы туганнар каберлегендә аның да исеме бар, кара гранит ташка уеп язылган Военкомга рәхмәт, әйбәт киңәш бирде Ул арада, кулларына магнитофон тотып, аны бар булган көченә уйнатып, егетләр урам әйләнергә чыгып киттеләр. Әйе, әүвәл армиягә болай китмиләр иде Хәерлегә булсын