Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҢ КАДЕРЛЕ ИСТӘЛЕК

Күтән түгел мин үсмер чагымда фронттан кечкенә гене сөенечле хәбәр кисәге алуны зарыгып көтәкөтә яшәгән якларга гаҗәеп бер сәяхәт ясадым Сугыш еллары иде Салкын җилле сентябрь кичә без, Украинадан Эвакуацияләнгән хатыннар һәм балалар, Күктө- кә исемле тып-тын авылга килеп төштек Нибары икс урамлы бу авыл салам түбәле кечкенә агач йортлардан тора икән. Бәрәңге бакчаларым безнең Украинадагы кебек үк, читән белән уратып алганнар Вак вак тәрәзәләрдән тонык сары яктылык күренеп кала Аякларына чабата, өсләренә иске бишмәт кигән, башларына җылы шәл бәйләгән хатын, нар авыл Советы янына җыелганнар да безгә ишарәли-ншаӘнием белән мине өлкән яшьтәге кешеләрнең кел-кечиеиә аена урнаштырдылар. Без ай буе юлда булган идек. Юлыбыз исә бик хәвефле иде Иделгә җиткәнче. безне фашист самолетлары «озата килде» Аларның җан ешеткеч тавышларын ишетү белән эшелоныбыз туктый, бет. пагониардан сикереп тошел. юл читендәге әрәмәлеккә керел сыенабыт Шул рәвешле Ютазыга килеп җиткәч арык кына ат җигелгән арбаларга теялештек Илле чакрым араны көне буе килдек Арытты, тизрәк ягып ял итәсе иде Әнием идәнгә урын рәтли башлады Өндә әстәл белән мие урын Хуҗа апабыз безгә зур ястык белән корама тышлы юрган бирде Үзе березле» русчалап — Йокламагыз әле сез! — диде — Тамак ялгамымча ятарга ярамын! Аның сүзен карчыгы күтәреп алды, дпрләп янган мичкә куллары белей күрсотә- күрсәго. аш куйганлыгын, безне шуның белән сынларга теләвем аңлатты. Безнең ашыйсы килми иде, безнең беретлекееэ елыйсы гына килеп тора: туган ■Киребез еракта калды, аны немец фашистлары таптый яндыра. җимерә, шартлата—уйлавы да куркыныч Сукыр лампаның бәләкәй ялкыны җилпенеп куйды — ишектән кулларына төенчекләр тоткан ике хатын килеп керде Безгә күчтәнәч китерүләре икән йомыркалар бер чүлмәк тот... Ул кичне тән уртасына кадәр бетнең ейдон кеше өзелмәде Килеләр дә яилв- аер, безгә ашарга китерәләр Шул беренче кичтә очраткан хатыннарның моңсу карашлары, сулыгып калган ноэлорс күз алдында әле дә тора Алар тугай җнрлөре- безиең бии еракта калуын чамалап, безне кызганалар, үз тугәииарыньәя. ирләренең фронтта булуларын телгә алып, офтаналар, сабыр гына нидер сөйлиләр, безне тынычландырырга тырышалар иде Әнием бер янчыктан шикәр шакмаклары алып алар га елашта Аны безгә озын юлга чыгар алдыннан биргәннәр иде Кунаклар шул шн- "•pre дә сабыйларча шатландылар, елмаюдан йөзләре балкып китте, рәхмәт укырга тотындылар Шикәр шакмакларын исә. өйдә утырып калган балаларына каптырыр •чан. кесәләренә яшерделәр Ул кичтә безнең өйгә авылның барлык кешеләре «ереп чыкты шикелле Сүзләребез аңлашылмый ндо алар — русча. без татарча белмнбеэ әмма агымлы елмеюп«р. дусларча кул кысышулар аркадан сөюләр һәртөрле матур сүзләрдән аңлаеш "ыран тоелды. Аларга ияреп без до елмая башладык Безгә карата беренче коннон үк күрсәтелгән мәрхәмәт бу татар авылында яшә рәли акрын гына сөйләшәләр дыктан башка җиһаз юк. шуңа күрә идәндә йокларга туры киләчәк сез сейләиә иде ул. Берни дә аңламавыбызны сизгәч, сүзгә карты да кушылды Ул гән еллар буемча дәвам итте. Кайчак берәр йомыш белән: я балта, я керәк, я утлы кумер, я ул елларда алтын бәясенә калган бер чеметем генә тоз сорап күршега керәсең Иң элек өйләрдәге чисталык кузгә ташлана Идәннәре кырыл юылган, шунлыктан аяк киемнәрен тышта салып калдыралар. Бу гадәткә мин дә ияләндем, чабаталарымны тышкы ишек төбендә үк сала торган идем. Чабата дигәннән, авылдагы барлык дус кызларым чабата киеп йөриләр, аны мин дә бик тиз яратып өлгердем. Бердән, чабатаны табуы җиңел, аны авылның барлык картлары да, малайлары да үрә белә; икенчедән, арзанлы, үзе аякка да бик җайлы. Йон оекбаш өстеннән аяк чолгавы да урап җибәрсәң, шактый җылы да ул. Җәен без аны юка оекбаш белән генә кия идек, җиңел дә. аякны да тирләтми. Мин чабатамны салып азапланган арада, Хәсбиҗамал апа өстәлгә самоварын китереп куя: «Әйдә, чәй эчәбез!» — ди Кышкы салкын көндә бер-ике чынаяк кайнар чәйдән кем баш тартсын инде?! Утырабыз Әллә кай заманнардан калган булса да, көзгедәй ялтыратылган самовар «җырлап» җибәрә, хуҗабикә кура җиләге, карлыган кебек кипкән җиләк-җимешләр салынган кружкага кайнаган су, агыза. Ул елларда чын чәйне күрергә дә юк иде. Бераз сөт өстәгәч, җиләк чәе бик тәмле була ул. Хуҗа чәйгә өстәп арыш кабартмасы да суза. «Аша, Любә. аша!» — ди Икенче яктагы күршебез Мәсрурә апа хәтергә башка бер вакыйгага бәйле рәвештә кереп калган Бер көнне ул безгә тавык күтәреп килеп керде Тавык тары кебек тум-түгәрәк җирән күзләре белән безгә аптырап карап тора, кыркылдый, без исв үзебезчә гаҗәпләнәбез. «Нәрсә бу 7 Сатмакчы була микән әллә? Безгә андый акча каян килсен инде?!» Мәсрурә апа кесәсеннән йомыркалар да чыгарды Аңлаштык Бу — утыра торган тавык икән Күрше апа. хөрмәтләү йөзеннән, безгә иомыркалары-ние белән шушы тавыкны бирергә ниятләгән Яхшы гына тәрбияләп торсак тиздән безнең унлап чебиебез булачак икән. Чыннан да, озак көттермичә тавыгыбыз кеп-кечкенә сап-сары чебиләр чыгарды. Алар бераз бергә йөрделәр, аннары тавык койма астыннан гына Мәсрүрә апа ягына чыгып качты Чебиләр минем тәпиләрне чукый башладылар, аларны мин карарга тиеш булып калдым Безнең кебек эвакуацияләнеп килгән хатын-кызларны колхозның яшелчә бакчасына эшкә билгеләделәр. Иртән бригадир Фатыйма апа Абдуллина керә, хәл-әхвәл сораша да «Әйдә, эшкә киттек- ,— ди Үзе кесәсеннән алып киндер орлыгыннан пешергән кайнар сумса бирә «Аша, Любә. аша!» — ди Ул сумсаның тәмлелекләрен белсәгез иде! Төшен без кыр ашханәсенә җыелабыз. An-ак яулык бөркәнгән, биленә чуар алъяпкыч буган алсу битле яшь пешекче Әсма Зайнуллина коштабакларыбызны тутырып аш сала, аннары сөткә генә пешкән тары боткасы белән сыйлый: «Аша. Любә. Авылда берәр кеше итле токмач пешерсә, ул табынга, һичшиксез, безне дә чакыралар иде Кунаклар кырып юылган идәнгә тезел'эн табын тирәли утыралар. Уртада — хуш исле аш салынган табак Без агач кашыклар белән сабыр гына ашыйбыз Аннары иң мөхтәрәм кунак ит турый башлый, телеңне йоттырырлык калҗаларны барыбыз да авыз итәбез... Печәнгә төшкән көн миңа иң күңелле бәйрәм кебек тоела иде Хатыннар, кызлар иң матур күлмәкләрен кияләр Мине алырга Кәримә Галия, Шәмсеруй. Саҗидә исемле дус кызларым керә. Болынга җиткәнче җырлап барабыз. Картлар, олырак яшьтәге хатыннар печән чаба, без — кызлар, балалар — алар артыннан өелеп калган печәннәрне әйләндерә-әйләндерә киптереп йөрибез Ул чакта инде колхоз безнең үзебезгә бушап калган йортлардан урын биргән иде Бакчабызны да сукаладылар, бәрәңге кабак, чөгендер утыртырга булыштылар Хезмәт көненә бер капчык арыш оны алгач, без үзебез яккан мичне тутырып ипи салдык. Или камыры гел оннан гына басылмый иде. Күршеләр аңа пешкән бәрәңге кушарга өйрәттеләр Андый ипинең тәмлелеген хәзер ни белән дә чагыштырып булмый Миңа аның бер бөтенен бер утыруда ашал бетерергә мөмкиндер кебек тое- а иде тик алан сабырсызланырга ярамый, ипине атна буена җиткерергә кирәк Кай чак әле күршеләр дә кцрә -Ярты ипи биреп тормассызмы икән’» — дип үтенәләр. Андый йомышны, үз авызыңнан өзеп булса да кире ка'в алмыйсың Монда гадәт шундый, һәрнәрсә уртак, кайгысы да. шатлыгы* да бергә-берг» кичерелә берәрсе фронттан кайгылы хәбәр алса, бу хәсрәтне авыл күмәкләшеп күтәрә Әгәр **ер»р йортка фронттан иеше кайтса, авылны шатлык тутыра иде Радиодан ишетелеп торган хәбәрләрне дә без бөтенебез бергә уртага салып ак ♦ лашв идек, Дөрес, радио юк. Мин һәркөиче аеыл Советындагы* телефонга йөрим л Телефонны исә билгеле бер сәгатьләрдә радиога тоташтыралар Мин труб-адои ТАСС ~ хәбәрләрен, Совинформбюро яңалыкларын тыңлыйм Соңыннан тын да алмый ке- 2 тап торучы авылдашларыма кайсы шәһәрнең фашистлардан азат ителүен, кайсы фронт- £ та хәлләрнең ничеклеген сөйләп бирәм Көннәрнең берендә колакларыма ышанмый торам безнең Днепропетровги шә- £ һәренең азат ителү хәбәрен ишетеп алдым. Дөньябызны күптән көтелгән шатлык ~ биләде ' Күктәкәдәи без кышын китеп бардык Аяз салкын көн иде Юлга чывр алдыннан - гына мин авырый башладым Әнием борчыла, эссем дә кимемәгән килеш яфрак кына калынлыгы бишмәт киеп кышкы юлга ничек чьжмак кирәк' Станциягә кадәр * илле чакрым араны арык ат җигелгән чанада үтәргә туры киләчәк бит Тәвәккәлләми - дә ярамый, чөнки Ютазы тимер юлчылары эвакуацияләнгән гаиләләр өчен, бөтен _ авырлыкларга күз йомыл, берничә җылы вагон биргәнчәр Аларга эләкми калсаң - икенче мөмкинлек тиз арада гына эләкмәячәк Жыенабыз Безне озатырга бөтен авыл кузгалды Кзйсы ипи тотып килгән, икем- а че берәүләре кабак бәлеше пешергән, кыздырылган көнбагыш йомырка, ак май йомарламы Колхоз идарәсе бер капчык он бирде бу инде зур байлык иде Кузгалып китәбез дигәндә генә, авылның арт... очыннан берәүнең абына-сертенв с йөгерүен күреп алдык. Ул үзе кулын болгый, безгә сабыр итәргә куша иде Көтеп Z тордык. Мәрьям апа икән. Ул, бабасына барып, минем өчен толып сораган Мине J баштанаяк шул биниһая зур. җылы толыпка төреп утырттылар Әниемә дә киез итек- ~ лар. сырган бишмәт кидерделәр Атлар сабыр гына кузгалды без күздән югалганчы, шәфкатьле авылдашларыбызга кул болгап бардык Алар да, без дә тын гына елый идек... Кечкенә авылыбыз кар өемнәре артына күмелеп кала башлагач, күңелемдә кинәт шигъри юллар туды Юл буе шул шигырь тәэсирендә булдым Аиың берничә юлы гына истә калган: «Сау бул инде, минем изге авылым, сау бул инде меңге-мәңгегә!..» Бәхеткә каршы, «мәңгегә* дигән сүз дөрес үк булып чыкмады 1901 елның эссе ңәендә мин яшь шагыйребез Наталка Никулина белән бег-ә Татарстан һәм Башкорт- стаи якларына иҗади сәяхәткә чыктым Сәфәребезнең гәп максаты бу ике республика болан танышу булса да минем җанда Күктәкәне кабст күрү теләгеннән дә көчлерәк хис юк иде Кулымда—эвакуация елларына, ул чакта очраткан дусларыма багыштанга*» «Көлеш» исемле китабым Ул оле яңа гына басылып чыккан иде Әсәремдә мии шул авылыбызның шәфкатьле кешеләре, сөйкемле картлары киң күңелле хатыннары ирләр вазифасын үтәүче малайлары, фронттагы егетләрен көтеп яшәгән кызлары турында сөйләргә тырыштым Кырык ел вакыт үткән Ниһаять, мин кабат шул юлдан Куктәкәгә кайтам Тик транспортыбыз зарлангандай өзлексез шыгырдап баручы иске арба түгел Партиячәң Азнакай район комитеты безне Бөгелмә аэропортында каршылап торыр а махсус «Волга» җибәргән Авылыбыз элек Тымытык районына керә иде хәзер Азнакайга берләшкән икән Машина асфальт юлдан очып кына уза Мин күп нсрсоне күрә алмый калам, күзгә чалынганнары да танырлык түгел Чип-чиста зәңгәр күк, күгелҗемләнеп торучы таулар да иксез-чиксез иген кырлары гына нәкъ элеккечә үк сакланганнар Калганнары барысы да әр-яна шоп-шома, киң юллардан машиналар чаба яшәү вчеи бөтен шартлары тудырылган поселоклар, юл буендагы сиртмәле насослар Нефть җыеп утыручы бу җайланмалар янында ук бодай дулкынлана Гаҗәеп бердам- "•« бу: табигать һәм темника, иген кыры һәм нефть Алар бәр-берсе белей бик тәтү • ишклвр» кебек Мин. түземсезләнеп. Күктәкәне күрү мизгелләрен көтәм. Ул арада безне каршы алырга килгән Әминә Сафина көлә-көлә: «Менә Күктәкәгә дә җиттек!» — дип әйтел куйды Күзләремә ышана алмый торам. Җиләк-җимеш бакчалары эченә күмелеп утырган оҗмах шикелле йортлар — шул минем Күктәкәнекемени соң? Кая киткән аның каралып беткән бүрәнәләрдән салынган, кеп-хечкенә тәрәзәле, салам түбәле өйләре? Ташпулатларының яшел, кызыл, сары калай түбәләре, ачык төсләргә буялган тип-тигез коймалар авылны бәйрәмгә әзерләнгән кунак йорты кебек иттергән Гомер-гомергә шунда яшәүчеләр авылның бу кадәр танымаслык булып үзгәрүен искәрми дә калганнардыр, бәлки Ул бит. һичшиксез, бер көн эчендә генә шулай матурланмагандыр, авырлыклар аша. җан тирләре агызып тырышканнан соң ямьләнгәндер бу яклар. Миңа исә авылымның ул кыен хезмәт елларын күрергә туры килмәде Кичә генә иске, җимерек, ач авылдан киттем кебек, бүген әнә гөлбакчалы кунак өенә кайтып .өштем. Наталка белән мине өйдән-өйгә кунакка йөрттеләр Йортларда кырыгынчы еллардагы кебек үк чисталык күзгә ташлана: теге чакта кырып юыла торган идәннәр ял- -ыратып буялган, аларда тузан бөртеге дә юк. бик әйбәтләп юып чыгарылган. Стеналарга келәмнәр кадакланган, бүлмәләр затлы җиһаз белән тулган, суыткычлар, телевизор, радио, магнитофон... Ишегалларында — кЖигули»лар, »Волга»лар. мотоцикллар Эс-башларына карап та, үз-үзләрен тотышларыннан да күктәкәлеләрне илнең иң зур шәһәрләрендә яшәүчеләрдән һич аерып эла горган гүгел. Башта мин сагаеп калдым. Курка-курка гына уйлап куйдым: «Байлык, тышкы матурлык артыннан куып, авылдашларым теге авыр елларны, бүгенге бәхет хакына җаннарын аямаган сугышчыларны хәтерләреннән сызып ук ташламадылар микән?..» Шикләрем:.ең урынсыз булуына ышангач, сөенечем эчемә сыймады. Юк, юк, юк! Күктәкәдәге дусларым сугыш елларының бер генә газабын да, фронтта батырлык күрсәткән бер генә якташларын да онытмаганнар. Алар хәтерендә барысы да апачык саклана, ихтирам белән искә алына. Авыл үзәгендәге мәйданда мәһабәт һәйкәл бар. Гранит тактага Бөек Ватан сугышында һәлак булган җитмеш бер каһарманның исем-фамилиясе язылган һәйкәл гөлләр эчендә утыра. Җәйнең коточкыч коры булуына карамастан, чәчәк түтәлләре дымлы, димәк, аларнь! кадерләп үстерәләр. Күктәкәдә безне — ерак Украинадан эвакуацияләнеп килеп, өч ел буе шунда яшәгән кешеләрне — онытмаган булып чыктылар. Әлбәттә, кырык ел гомер үзенекен иткән: теге вакыттагы яшь кызлар тормышның төп җаваплылыгын иң өстендә тотучы хатыннарга әйләнгәннәр, урта яшьләрдәге хатыннар әбилеккә чыккан, балалар дә тормыш иясе булып өлгергәннәр. Тик салкын кышларны ничек уздырулар да, колхоз кырында җан тартышып эшләүләр дә. ун яшьлек балаларның сабан сөрүләре дә. төнге сменаларда ашлык сугулар да аларның хәтерендә бүгенгедәй ачык саклана Ул еллардагы бер малай, хәзер инде чәченә чал керә башлаган ир уртасы кеше. минем янга килеп «Славка исән-саумы ул?» — дип сорады.— Кайткач, миннән күп итеп сәлам әйтегез үзенә!..» Эзләп таптым мин аны Станислав Александрович Куцый тимер юлда машинист булып эшли. Күктәкәдәге Зариф дустыннан сәлам ишеткәч, шатлыгыннан нишләргә белмәде Мин күңелемнән үземне танымаслар дип шикләнебрәк кайткан идем. Анысы да урынсыз булып чыкты. Танымыйлар димени?! Хәтта кеп-кечкенә у купыларымның хәтерендә дә сакланганмын Мин ул ерак елларда Күхтәкә балаларына рус теле дәресләре биргәләдем. Педагогикадан һичнинди хәбәрем булмаганлыктан, укытучылык эше миңа бик авыр тоелган иде Мәктәп директоры Мөсәпбиха апа Гайнанова ярдәм итмәсә, укыта дв алмас идем, мөгаен. Ярдәм иттеләр. Миңа хәтта мәктәпнең җыештыручысы Банат ала Сөләйманова да булыша иде. Шул кадерле ярдәмчеләремне кабат күрү мине жчде кат күкләргә күтәрде! Бергә печән чабып йөргән дус кызларымның гына күбесе авылдан китеп барган икән Кәримә Җамалиева гына калган. Ул хәзер дә электәге кебек үк җор телле, сизгер күңелле, җитез Ишектән ул җилдәй килеп керде дә күкрәгемә капланды. Убеш’ек Елаштык. бераздан ул безне үз өенә алып китте Мунчасы да ягылган икән инде Төне буе сөйләшеп яттык Юк, без кичергәннәрне чуар келәмнәр, "Жигули ■ лар ташпулатлар гына кумеп калдыра алмый. Авылдашларым бүген дә ил шатлыгын ур ак итә. жалыклар әстенә килгән һәр кайгыны узенекедәй авыр кичерә Минем яңа китабым чыгу шатлыгын Күктәкәиең мине белгән һәр кешесе үз сөенечедәй кабул итте. Әниемнең дөньядан 0 киту «әбәрен ишеткәч, алар тизрәк минем кайгыны җиңеләитергәи сүзләр эзләп азапх лаидылар - Авылымның кунакчыллыгы арта гына төшкән сыман Кайсы гына өйгә керсәк тә — Наталка белән мине ачык йөз, тәмле сүз, мул табын каршь лады Өстәлдә — кайнар — коймак, сал-сары май йомарламы, суыткычтан гына алынган салкын каймак, утә ку- — ренмәле хуш исле бал, төрледән-төрле вареньелар, мичтән генә чыккан гөбәдия - Колхозчыларның каралтысы тулы терлек-туар, кош-кортларның исәбенә чыгарлык > түгел, бакчаларында җиләк-хгимеш агачлары, яшелчәләр гөрләп үсә Бу муллыкта мин, ихтыярсыздан, 1941 елны беренче тапкыр кунарга кергән кечкенә йорттагы = кичке ашыбызны искә төшердем. Бабай мич башыннан иске киез итек алды Аның эчендә вак кына помидорлар пешеп ята икән Берсен миңа сузды Бу минем өчен иң тансык күчтәнәч булды, чөнки ул елларда татар авылларында яшелчә үстерү га- - дате юк иде әле. Хәзер әнә өстәл тулы — сабагыннан әле генә өзеп алынган поми- г дорлар, кыярлар, чия. карлыганы, алма Сыйның үзәгендә бүген дә — чәй Куе итеп — ясалган хуш исле сөтле чәй! Суын гына элеккечә самоварда кайнатмыйлар Борын- .. гы самоварларны чәйнек алмаштырган Газ плитәсенә тенә куеп алалар Ялтыратыл — гаи самоварлар иң югары киштәгә кунаклаган, хезмәт юлын намуслы үтеп чыккан 1 ветераннар кебек х Бригадир Фәиэ Таҗиев безне хәтерләми, сугыш елларында ул сабый бала гына 7 булган Аның әнисе Әсма апа белән исә без бер-беребезне, карашларыбыз очрашу- J гв ук, танып алдык. Бригадир йортында да чәй эчтек Сүзләр күп иде әле Тик Фәиэ хуҗалык белән таныштырырга теләген белдергәч, Наталка да. мин дә урыннарыбыздан сикереп тордык Күбрәк күреп каласы килә иде Кәримә дустым да бездән аерылмады Янымда аның булуы күп нәрсәне искә төшерергә ярдәм итте Үзем генә барын да чамалый алмас идем, мөгаен. — Хәтерлисеңме, Люба, менә бу басуга без көлтә бәйләргә йөри идек Хәзер көл тәнең ни икәнен дә белмиләр — Монда салам эскертләгән идек! Әиеме' — Люба. бу турыда синең теге атың Мин аның әйтеп бетергәнен дә көтеп тормастан, үткәндәге бер тамашаны искә төшереп көлеп жибәрдем ул көнне атны үзем җиккән идем мин Арбага күккә терелердәй итеп кәлтәләр төядек тә шулар остенә үзем дә менеп утырдым Әй кычкырам атка «Әйдә, малкай, әйдә-ә-ә1»— дим Дилбетәмне кагып кына җибәргән идем, атым салмак кына атлап китте дә барды — арбам кузгалмый Җигүем шуның тесле булган икән, атым туарылган, тәртәләрем җирдә ята. Әй китте иелү китте шаяру! Хәтта шул вакыйгага багышлап шаян такмаклар да чыгарыл өлгерделәр Машина тәрәзәсеннән күзел-не аера алмыйча карап барам Хуҗалыкның үзгәрүен Сөйләп кенә аңлатырлык түгел Элен монда кечкенә генә колхоз иде Карабодай, тары, арыш белән бодай чәчәләр Авыл башында кечкенә генә сыер фермасы бар иде Эш өчен башлыча ат җигәләр Техникадан сугу машинасы, атка җигә торган чәчкечләр һәм триер истә калган Бүгенге «Авангард» колхозында җитәкчеләрнең сөйләшүләре үк башкача Бригадир Таҗие» — Без бозаулар үстерү буенча специальләшәбез, комплексыбыз оч мең башка исәпләнгән,—дип аңлата.—... Техникага килгәндә, зарланырлык түгел, бер бәтиең бригадада гына да егерме биш трактор бар Колхоз шушындый дүрт бригаданы берләштерә Гомуми байлыкны исәпли баш лес аң, исең китәр. — Монысы — көтүлеклөребеэ,—дип. Твҗиее таныштыруын дәвам итә — Печәнне су сибеп устерәбсз. Катнаш үлән чәчкән идек, әйбәт чыкты Корылыктан да курыкмады. хәтфә кебек. Без үскәндә, авыл читендәге печәнлекләрне язын ташыган Ык елгасы сугарыл калдыра иде Су чигенгәч, болын зәңгәр чәчәкләргә күмелә. Елганың ике ян яры да зәп-зәңгәр селәгл кебек ерактан ук күренеп торф Без кичләрен шунда уенга жыела идек Машина бодай басуы буена тукталды. Шундый коры җәйдә дә бирешмәгәннәр, башаклар шактый тулы күренә Мин истәлрккә берничә бодай себагы езеп алдым Алар хәзер дә Татарстан җиренең алтынсу, җылы тосен хәтерләтеп, минем иң затлы вазамда утыралар Бригадир Таҗиев — Без бодай да. арыш та, карабодай да игәбе?.— дип сейләде.— Силос ечен кукуруз да чәчәбез. Барысы да җитәрлек безнең, зарланырлык урын юк Белгечләр кирәксә. яшьләрне укырга җибәрәбез, стипендияне колхоз түли. Тырышып эшләгәннәренә орденнар, медальләр бирелә. Әнә әле генә үз машинасы белән үтеп киткән егеткә игьтибар иттегез микән? Әнәс Гарипов Сезнең укучы ул. Аның Хезмәт Кызыл Байрагы ордены бар... «Сезнең укучы!» дигән сүзләр йөрәгемә май ^улып ятты. Кыр ашханәсенә дә тукталдык. Колхозчылар тамак ялгап, ял итеп киткәннәр икән инде Безнең үзебезгә генә табын әзерли башладылар. Шул чак мин. ниһаять, колхозга килгәннән бирле беренче тапкыр ат күреп алдым. Аны туарганнар, алдына солы салганнар Мин малкайның ялларын сыйпый башладым Ул, күтәрелеп, миңа карады Карашлары шундый ягымлы, шәфкатьле һәм бераз моңсу кебек. Мин теге елларда өйрәнеп калган татарча сүзләремне кабатлыйм: «Исәнме, малкаем, исәнме Имтихан!» —дим Пешекчеләр дә. Кәримә белән Фәиз дә елмаеп куйдылар. Сугыш елларында колхозда Имтихан атлы искиткеч матур, төндәй кара тулпар бар иде Җигүле килеш тә. атланып йөрергә дә шәп иде ул. Әмма ләкин бөтен сбруйларын азат итеп, иреккә жибәрсәң, Имтихан әкиятләрдә генә сөйләнә торган серле бер җан иясенә әйләнә җай гына йөгертеп китә, көлтәдәй койрыгы, озын ефәктәй яллары җилдә тузгый, ул. моңлы бер жыр сузгандай, кешнәп куя Эңгер-менгер төшкән җәйге, тын дала киңлегендә шашынып чапкан Имтихан безгә тиздән ирешеләчәк бөек җиңү, рәхәт көннәр, матур киләчәк билгесе булып күренә. Имтиханны һәрвакыт колхоз председателе Ибраһим абый Рәхмәтуллин җигеп йөри иде Тик көннәрдән бер көнне ул да фронтка китеп барды һәм һәлак булды. Имтихан да күптән юк инде Шунлыктай ат ялын сыйпавым, аңа «Имтихен!» дип эндәшүем һәм куанычлы, һәм моңсу иде Мин кыр ашханәсенә якын гына әрәмәлектәге бер чишмә булуын искә төшердем. Бәхеткә каршы, ул әле дә саф килеш сакланган икән. Бу-тирәләр миңа яхшы таныш чишмәсе дә челтерәп ага, аны ышыклап үсүче усак та шаулап утыра Алар — бер-берсен афәтләрдән саклаучы тугры дуслар шикелле. Тагын аерылышу минутлары килеп җитте Моннан кырык еллар элек озаткандагы кебек үк безне тагын юлга әзерлиләр Хатын-кызлар күчтәнәчләр күтәреп килгән. Безнең элеккеге бригадирыбыз Фатыйма апа үзе салган ипине суза Кал-кайнар, ап-ак, күпереп пешкән күмәч! Кадерле кунакларны каршылаганда да. озатканда да ипи күтәрел чыгу — барлык халыклар өчен уртак бер гадәт бит ул. Нинди күркәм гадәт! Ипи — тормыш, ипи — шатлык һәм бәхет, ипи—хезмәт һәм сәнгать чыганагы... Мин машинаның арттагы тәрәзәсеннән күземне алмыйм. Менә Күктәкәнең иң кырый өе Тәрәзәләрендә ут балкый. Кулымны соңгы тапкыр болгыйм Алда — борылыш. Күктәкә күздән югала Аралар тагын ераклаша Татарстан, яшьлегем һәм бүгенге тормышым арасына тагын вакыт белән ераклык килеп керә Юк! Еллар арасында элемтә бетми, киресенчә. мин ул бәйләнешнең ныгый баруын тоям. Ә ара ераклыгы? Анысы безнең чор өчен — бөтенләй вак мәсьәлә Хәтерләр сафлыгы, истәлекләрнең рәхимлеге, дуслыкның ихласлыгы гына пшәсен! Миңа КПССяың Азнакай район комитеты секретаре Фәүзия Эминова « Җәен тагын кайтыгыз, сабан туйларын күреп китәрсез!" — дип тат яза Күктәхә укытучылары да чакырып торалар ■ Бөек Ватан сугышы елларында бездә ашаган украин һәм рус кешеләре авыл тормышына яңа бер сулыш алып килгәннәр иде Без алариы һич тә онытмыйбыз»,— диләр •Исәнмесез, Люба anal — дип яза күршебез Мәсрурә апаның төпчек улы Рифкат,—Без әлеге исән-сау яшибез Мин фермада эшлим Балалар укый Әнинең дә сәламәтлеге яхшы...» Кәримә дустым еш кына телеграммалар да суга Сәгыйдә Мөхәммәтшииа менә моидый хат җибәргән «...Сезнең Азнакай район газетасына язган ачык хатыгызны мат-кат укыдым. Кырык ел үткән булса да, мин сезне яхшы хәтерлим Сез торган әй безгә каршы гына иде Сезнең кебек үк эвакуацияләнеп килгән Паша түтиләрне дә белом мин Аның Слава исемле улы, Аня, Рада исемле кызлары бар иде Аня белән без бик дус идек. Ул исәнме икән, шуны беләсем килә Аня татарчага бик тиз өйрәнгән иде Сезне озату бик кыен булды Атларыгыз кузгалып киткәч без барыбыз берьюлы еларга тотындык Кадерле Люба anal Аня белән Рада турында белә алсагыз языгыз «ле зинһар очан Аннары, барыгыз бергә җыелып, безгә кунакка кайтыр идегез » Ике арада хәбәрләр йөреп тора, һәр суз минем якты ышанычымны куәтли безнең ил халыклары арасындагы мөкатдәс дуслык мәңге какшамас ул. Чөнки бу дуслыкның нигезе нык, чыганагы — мул сулы чишмә кебек. Аны безнең бабайлар унҗиденче елгы канлы көрәшләрдә яулап алганнар, аны безнең әтиләр фашизм тырнагыннан да коткарып калдылар, ул дуслык безнең социалистик Ватанның тормыш законына әйләнгән Без исә аны тагын да ныгыту өчен кечебезне кызганмаска тиешбез Бу дуслык — балаларыбызга, оныкларыбызга кала торган иң кадерле истәлегебез. иң изге мирасыбыз.