Логотип Казан Утлары
Повесть

КЫШКЫ ТАЛПЫНУ

 

ПОВЕСТЬ адәтн кичләрнең берсе иде Шәрәфә өендә тынлык Телевизорга каршы куелган ике креслоның уң як- тагысына, иңенә мамык шәлен салып, ул үзе менеп кунаклады Икенчесендә, һәрвакыттагыча. Карәхмәт атлы мәче бөгәрләнгән Икәү яшиләр алар Кайчак Шәрәфә янына дусишләре килә Өй не музыка тутыра Музыканы басарга тырышып, кычкырып-кычкырып сөйләшәләр, бәхәс кыза. Андый чакта Карәхмәт диван артына поса да, хужабикәсенә зур үпкә белдереп, үзенеке дип саналган креслога читтән генә карап утыра. Креслолар уртасында кечкенә генә тәбәнәк өстәл тора Анда — телефон һич көтмәгәндә ул шалтырап куйды. Икесе дә сискәнеп киттеләр Карәхмәт, атылып төшеп, диван артына керде Шәрәфә баш та телефонга, аннан стенадагы зур сәгатькә күз салып алды Соң иде инде. Телевизор карамаган көнне, китап укып утыра-утыра. вакыт сизелми дә уза. Шәрәфә мондый шалтырауларга әллә ни гажәпләнми, ияләнгән инде, ашыкмый гына трубканы алды. Беренче сүзеннән үк шалтыратучы кешенең типографиядән, производство бүлеге начальнигы Хәйрия икәнен таныды — Йокыңнан ук уяттыммы, Шәрәфә? — Юк та... Хәйрия чигенергә урын калдырмаслык итеп үтенечен ярып салды — Хәзер машина жибәрәм, зинһар, әзерләнеп тор да ике генә минутка килеп кит әле, сәбәбен монда аңлатырмын, яме?! Шәрәфә бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп җиткәнче, Хәйрия трубканы куеп та өлгерде, автоматның сузынкы авазлары гына ишетелеп калды Типографиядә бүген журналның соңгы табагын баса башларга тиешләр иде Шәрәфә. күпме генә кабаланса да. шуны көндез, редакция нең һәр кешесе үз урынында чакта, машинага тапшырттыра алмады. «Икенче сменада, сәгать алтыларда гына баса башлыйбыз әле», диделәр. Инде ничә мәртәбә тикшерелгән, бөтен кирәге төзәтелгән булса да. машинада тоташ басыла башлаган битләрне күздән кичермичә, жан тынычланмый Күп очракта юкка гына борчыласың, ә бөтенләй уйла маганда. шактый ук четерекле хаталар табыла Машиналарны тукта тырга, эшнең бер өлешен өр-яңадан кабатларга туры килә Бүген Шәрәфә эш сәгатеннән сон калып та бераз көткән иде. барыбер басарга тотына алмадылар Машина көйлн-көйлн озак вакыт үт те. сабырлык бетте, артык калырга мөмкин түгел иде инде Күрәсең, нәрсәдер бар, болай өйдән чакыртып алулар — сирәк була ♦ торган хәл. Шәрәфә сабыр гына җыена башлады Җылы өйдән салкын > караңгы урамга чыгып китүне күңел һнч өнәми иде Телефон кабаттан шалтырады Шәрәфә, әйтерсең лә аны шулай да § ишетәләр, ерактан ук сөйләшә башлады ' 2 Барам инде, барам, — диде Үзегезгә кирәксә, берни белән са- з нашын тормыйсыз Журналга кирәк булса, типографиянең бер кешесен = төнге сәгать унда урыныннан кузгата алыр идеңме?.. Трубканы кулына алгач та шуңа охшаш сүзләр тезеп кнтмәкче иде . әле ул, ничектер тыелып калды, коры гына * — Тыңлыйм,— диде. * — Шәрәфә! Шәрәфә буш кулы белән маңгаен сыйпарга тотынды Төн уртасын- 2 да телефоннан яңгыраган бу таныш тавышның чынлыгына ышаныр 1 лык көч кирәк иде. ъ Шәрәфә, синме, исән-саумы? Елмаюлы иреннәрен көчкә җыеп, күзләрен чытырдатып номын — Бнләров!—диде Шәрәфә — Сәлам, Бнләров! — Исемемне оныттың мәллә? о Онытып булса икән! Ул исемне кычкырып әйтергә көч кирәк бит. батырлык кирәк. Каян алсын Шәрәфә андый куәтне? — Кайлардан китереп нинди җил ташлады? — Җилнең бер катнашы да юк. үзем килдем — Кәлимә дә мондамы? — Юк. ул юк, ул булмаган да. беркайчан да! — Нн сөйлисең син? — Телефоннан гына аңлатырлык түгел, хәзер янына барам. Шә- рэф.,! Шәрәфәнең тел әйләндерерлек тә көче калмады, бөтен тәнен сарың алган хәлсезлсктән гаҗизләнеп, ул лыпылдап кабат креслога утырды Еллар буе тыела килеп, күңел түрендә таштан катын калган хисләр өере берьюлы яңадан җанланды Әле генә ниятләнгән эше дә. укый башлаган китабы да, өйнең рәхәтлеге дә. урамның салкынлыгы да барысы да юкка чыкты. Хәзер бер генә хакыйкать бар иде Кадыйр Казанда, Кадыйр килгән, Кадыйр Бнләров! Шәрәфә соңгы вакытта Кадыйрны сабый чакта ишеткән беренче әкияте кебек итеп, инде еракта калган, тормышта бервакытта да булмаган, телдән-телгә генә сөйләнеп йөргән ләззәт итеп истә тота. Кадыйр турындагы уйларга чумса, Шәрәфә тиз генә арына алмын Кан чак бөтенләй ят бер сүз дә аны искә төшерә Шәрәфә шуңа да канә гать, көне буе үзалдына елмаеп йөри. Хәтта Кадыйрның канчандыр ачуны китергән кыланмышлары да, үзәккә үткән сүзләре дә кыз өчен кадерле Тик барысы да. барысы да, архив фондындагы язма кебек, читкә чыгармаслык итеп бикләп куелган. Очратмауларына да ун елдан артып китте. Шәрәфә очрашуны өмет тә итми, хәтта кирәксенми дә ке бек иде. Әллә кайдан, ерактан, телефон чыбыгы буйлап кына килгән сүзен ишетү әлегәчә тыныч кебек торган кичерешләрне кабат уятты Үзен күреп, җылы сулышы белән өртелгән сүзләрен тыңласаң, хәрәкәт Ләрен күзәтсәң, җаныңны ничек тыярсың?! — Шәрәфә. ник дәшмисен?- Кадыйр тынычсызлана башлады Әллә комачауладыммы? «Нәрсә дияргә соң? Әлеге халәтне Кадыйрга ничек аңлатырга? Хәер, ник сөйләп-нитеп азапланырга — үзен өйгә чакырырга кирәк, тизрәк!..» Шунда гына Шәрәфәнең хәзер үк чыгып китәргә тиешлеге исенә төште. — Кадыйр... — Нәрсә, Шәрәфә, кунакларың бар идеме? — Юк, беләсеңме, мин китәргә әзерләнгән идем, бармый калырга ярамый, типографиядә журнал басылып ята, ниндидер көтелмәгән хәл килеп чыккан... — Калдыр ла, барысын да! Нинди журнал инде ул төнге унда?! Ул арада гына журналист хезмәтенең хикмәтләрен ничек аңлатмак кирәк? Сәгать унда гына түгел, жиде төн уртасында да журналистның жаны — үзе язачак кешеләр, ул күтәреп чыгачак мәсьәләләр кулында. Башында — башкалар язмышы, күңелендә чишелмәгән проблемалар чуалчыклыгы, кулында — кәгазь дә каләм... — Ярамый, Кадыйр, китеп бармасаң, иртәгә кил, телефонын ничек, үзем шалтыратырмын. — Юк, телефоннарга ышанмыйм. Үзем барам, минем башка сүз кушар кешем юк, бел шуны! Нәкъ шул минутта ишек кыңгыравына кагылдылар. Полиграфия комбинатының шоферы иде бу. Шәрәфә үзенең машинага ни өчен утырганын, кай якка, ни йомыш белән барганын онытып, бу мәшәкатьле дөньядан аерылды. Аның бар вөҗүден Кадыйрга бәйле уйлар-истәлекләр биләгән иде. Аларның очрашып-сөйләшмәгәннәренә ун елдан да артып киткәндер инде. Казанда яшәүче курсташларын күргәндә генә Шәрәфә ничек тә Кадыйрлар гаиләсе хакында берәр яңалык ишетергә тырыша һәм кайчак имеш-мимешле хәбәрләр алгалый иде. Башта Кадыйр житәкче органнардагы эше буенча квалификациясен күтәрү өчен Мәскәүгә укырга китте. Гадәттә, анда укучыларның гаиләләре Казанда яши иде. Кадыйр хатыны Кәлимәнең исә аерым торасы килмәде, ул, бәләкәй Гөльязын алып, башкалага барып урнашты Ике елдан соң алар әйләнеп тә кайттылар. Кадыйр зур заводның профсоюз житәкчесе итеп сайланды. Университетта татар әдәбиятын укыту буенча алган һөнәре шулай акрын-акрын аннан ераклаша барды. Үзе ул моңа зур әһәмият бирми, чөнки коллективны оештыру, жи- тәкләү, олы эш өчен янып-көеп йөрү аның күңеленә, теләкләренә, омтылышларына туры килә. Кадыйрлар гаиләсе Казанда яшәгәндә, алар очрашкалыйлар иде әле. Шәрәфәнең туган көне җитсә, Биләровлар өйгә беренче булып килеп өлгерә, таң беленгәнче утыралар, кайчагында кунып та калга- лыйлар. Шәрәфә үзе, атап чакырмасалар, аларга тиктомалдан барып керергә яхшысынмый. Чакыру булса, һәрчак, вакыттан алда бара, тик сәгате җитмичә барыбер керми, өйләре тирәли йөреп, билгеләнгән вакытны көтә иде. Шәрәфә мондый очрашуларны бик ярата, күрешкән көннәрдә вакыт үтүен дә сизми, соңыннан атналар буе шул кичә хакында ләззәтле уйлар кичереп йөри. Тик шикләнә Кадыйрның бик игътибарлы, шәфкатьле булуы аны тәмам исертер дә, я елап җибәрермен, я ялвара башлармын, дип курка. «Ник болай булдык соң без, ник бергә яшәмибез? Яратам бит мин сине, Кадыйр! .» Кәефе җиде кат күкләргә менеп җиткән Кәлимәнең шаркылдавы аны сискәндереп җибәрә. Әйдәгез, Бюль бюль оглы җырлавына биик әле' Кадыйр, зур люстраны сүндер, бра гына янсын! Серлерәк була ут' Кадыйр каршы төшә — Җыр көенә бииләрмени? — Хәзер бит бию көенә җырлыйлар Өйдә азербәйҗан музыкасы яңгырын. Кәлимә, Кадыйрын каршы ♦ сына бастырып, яшьләрчә бии башлый Аның бераз кәкрерәк аягы, так е гадай туры биле, май сарылган эче, бу хәрәкәтләргә ризасызлык бел- а дергәндәй, теләр-теләмәс кенә кыймылдый башлый Шәрәфә аларның = Гөльяз исемле биш яшьлек кызларын биергә чакыра Гөльяз рәхәтләнеп сикергәли, Шәрәфә дә көй агышына бөгелеп-бөгелеп куя, кул ча- з ба, Гөльязның килешле хәрәкәтләренә соклана ' = Соңыннан Биләровлар гаиләсе шактый еракка китте Кадыйрны з гагын да җаваплырак эшкә, башта бер шәһәргә, аннары шахталы як- * ка, еракка күчерделәр. Берничә хат алышканнар иде, тора-бара котлау ♦ открыткалары гына салыша торган булдылар. Кайлардан гына җил < ташлады икән? ® Шәрәфә үзен-үзе битәрләргә тотынды эш дип. еллар дип, шул ка ж дәр якын дустыңның язмышыннан һичнинди хәбәрсез яшәү килешәме- - нн? Авылдашлар, агалысеңелле кебек бергә укып йөргән сабакташ- ? лар, курсташлар арасында, болар, мөгаен, өйләнешерләр инде, дип, = телгә кергән аерылмас дуслар иде бит алар Кадыйр һич уйламаганда *” Кәлимәгә өйләнеп куйгач та аларның мөнәсәбәтендә үзгәреш сизелмә3 де. Хәер, кешеләргә, читтән күзәтүчеләргә генә тоелмады ннде ул Шә- * рәфә үз хәлен үзе генә белде * Яз. Бишенче курс студентларының эшсезлектән аптырап йөри торган чагы иде. Диплом яклаганнар авылларына ук кайтып китә бара, якламаганнары яки туган йорты артык еракта булганнары көннәр буе юк эшне бар итеп гомер уздыралар Ул көнне Шәрәфә кичтән укый башлаган китабына капланып кара ватта бик озак аунады Бүлмәдә ул үзе генә калган иде. Башка бүл мәләрдә яшәүче түбән курс студентлары иртән, дөбер-шатыр килеп, коридорны бер шаулатып алдылар да дәрескә йөгерделәр Тып-тын булып торды Алардан соң Шәрәфә тагын бер онытылып йокыга талып алды да кабат уянды, әмма барыбер урыныннан күтәрелми иренеп ята бирде Кинәт коридорда аяк тавышы ишетелде Кадыйрның кем беләндер сөйләшкән авазлары яңгырады Шәрәфә башын күтәреп сынап тын лады, озак яту галәмәтеннән колагына гына ишетеләдер днп шиклән де. Юк, алай түгел, аяк тавышлары тагын да якыная төште, нәкъ Шәрәфә бүлмәсенең ишек төбенә килеп җитте Шәрәфә, нишләгәнен уй лап-нитеп тормастан, йокы күлмәгеннән генә барып ишекне ачты Кар шыда, күзлеген елтыратып, кыешрак авызын ерып Кәлимә баскан иде Ул коридорны яңгыратып — Бәй. бу һаман йоклап ята! днп кычкырып җибәрде Кадыйр, яман эш кылганда тотылган кеше кебек, бусага төбендә таптанып тора — Киен!—диде Кәлимә моңарчы аңарда һич ишетелмәгән үзс го рур, үзе боеручан, үзе шаян тавыш белән Шул гомер йоклыйлармы соң? Килгән бәхетең кире борылып китәр Тор! Беләсеңме, син йокла ган аралд без нишләдек? Өй-лә-неш-тек! Шәрәфә бер сүз дә эндәшә алмады, күзләрен шарлан ачып. Ка лыйрга текәлеп торды. Аның карашында Кәлимә сүзләренә ышаныр гамы-юкмы дигән сорау да, ник алай нттен дигән дәгъва да, мине кем тә калдырдың соң дигән үпкә дә бар иде Янышының кисәктән шул юлга керен китүенә әле үзе дә ышанып җитмәгән Кадыйр Шәрәфә сорауларына төгәл генә җавап бирерлек хәлдә гүгел иде. Ул күзләрен кыздан яшерергә тырышты, башын аска иде, аннары авыз эченнән генә: Э-э әйе, - дип мыгырданып куйды. Шәрәфә карават башындагы халатны сузылып алды, аны өстен.) ничек җитте шулай элде дә, сикергәлән килеп. Кәлимәнең муенына сарылды. — Котлыйм! . диде. — Бәхетле була күрегез! Кадыйрга да кулын сузды Шәрәфә. Әйтеләсе сүзләр Кәлимәгә әйтелгән иде инде, кабатларга теле әйләнмәде. Соңыннан ул үзалдына сөйләнгәндәй: — Бер булырга тиеш иде инде...—дип куйды Хәзерге акылы булса. Шәрәфә болай җиңел генә бирешмәс. Ка дыйрның да. Кәлимәнең дә. үзенең дә язмышын ялгыш юнәлешкә борып җибәргән ул вакыйганы тормышка ашырмау ягын карар иде Алар укытучы булырга әзерләнделәр Мөгаен, Биләров белән Шәрәфә үскән авылда күз кунарлык, яшүсмерләрне кызыктырырлык башка һөнәр иясе булмаганга шулай килеп чыккандыр Килеш-килбәте күркәм. өсте-башы җыйнак, сөйләгән сүзләре алтынга алыштыргысыз авыл укытучылары кечкенәдән үк Шәрәфәнең хыялы иде. Калдык-постык чүпрәкләрдән үзе теккән эреле-ваклы курчакларны тезеп куеп та укытучы булып кылана, тирә-күрше балалары белән дә мәктәп-мәктәп уйнарга ярата иде Кадыйрның бу теләге кайчан уян ганын Шәрәфә белми Бу турыда ул мәктәп белән саубуллашу кичәсендә, аттестатлар алган көнне генә ишетте. Мәктәп директоры документларны өләшеп чыкты аннары чәй табынына утырдылар, бераздан бию көе яңгырады Пыр тузып биергә тотындылар Көй башланып та өлгерми, малайлар үзләре теләгән кыз каршына килеп басалар да. тегесенең ризалыгын да көтеп-ннтеп тормыйча. зырылдатып зал уртасына алып кереп китәләр Иң соңгы саубуллашу вальсы белдерелгәч, Шәрәфә янына Кадыйр килеп басты Ул башкалар кебек әрсезләнмәде. Билдән эләктереп алып, зиһеннәрне таратырлык гизлектә әйләндереп җибәрәсе урынга — Мин вальска әйләнә белмим. Шәрәфә,— диде — Әйдә, риза бул сан. әкрен генә биик әле! Вальс — Шәрәфәнең иң яраткан биюе Иң борынгы көйләрне дә. хәзерге вальсларны да бөтен җаны-тәне белән кабул итә ул Дөньяларын онытып әйләнергә ашыга. Биергә чакырган егет үзеннән озынрак бул са, билгә салган кулында көч-гайрәт сизелеп торса. Шәрәфә. башын арткарак ташлап, күзләрен йомып-йомып алгалый Әйләнәсен, әйләнәсең, әйләнәсең. Гәүдәң генә түгел, бөтен дөнья әйләнә, җанны сөйләп аңлата алмаслык рәхәтлек били. Андый чакта җирдән, бөтен авырлыкны үзенә тартучы, бәхетлесен-бәхетсезен. шәфкатьлесенявызын 1нгез күреп, үзенә сыендыручы илаһи җирдән бер мизгелгә генә аерылгандай хис итәсең, күккә ашкандай буласың. Моңа, бердән, вальс ян- гырашы. икенчедән, кешенең иркен хәрәкәте ярдәм итә Очасын гына, аякларның кая басканын чамалап-уйлап тору юк Онытыласың. Кей- нең беренче аккордлары яңгырауга шундый ләззәт көткәндә, мин әйләнә белмим, дип ничек .җебеп тормак кирәк! Кадыйрның күзләрендә ялвару сыман чагылыш күреп. Шәрәфә баш тартырга кыймады — Әйдә,—дигән булды — Әйләнә-әйләнә арып беттем инде Уртага керү белән Кадыйр тагын сүз башлады. — Сине университетка бара дип сөйлиләр, хакмы? — Хак ярым хак!— диде Шәрәфә һәм мәктәп залын яңгыратып көлде. Кадыйр комач кебек кызарды. Гомер эчендә беренче тапкыр җитди сүз башлап караган иде, аңа да кеше төсле җавап ала алмады Ни чек сөйләшергә сон бу Шәрәфә белән? Кызның күзләренә каран, теләгән соравын сүзләрдән башка гына чишмәкче булган иде ул. тик беренче мизгелдә үк карашын читкә борды, аларга карап тору мөмкин түгел иде Ни бу? Шәрәфәне беренче күрүе түгел ләбаса Кадыйр белән Шәрәфә бер авыл туфрагында тәгәрәшеп үстеләр Күрше үк түгелләр иде түгеллеген Шулай да бер-берсенен күзенә ча * чыкмый калган көннәре булмагандыр Мәктәпкә йөри башлагач — * әйтеп торган да юк инде Алар икесе дә берберсен үз итә. якын күрә- i лар иде Шулай да кайчак, башка малайларга иярен китеп, кызларны = үрти башласалар, куып-этеп шаярышсалар. Кадыйр да коры калмый. 2 Шәрәфә бит әле бу, дип, туктап тормый иле 2 Бер елны Шәрәфә вельвет тышлы түгәрәк якалы саргылт бишмәт = белән озын колакчынлы куян бүрек киеп йөри башлады Бишмәтнең a күкрәк өлгесе кыска гына киселгән, итәге бишек чаршавы кебек ки * нәеп киткән. Киң җиңнәре беләзек турысында бәрелеп куелган Сәер ♦ бишмәт иде ул Авыл җирендә андыйны гомер тектерәселәре юк Шә- * рәфәгә аны Казанда яшәүче туган тиешле бер апалары алып кайтты f үз кызына кечерәйгән дә Хәмдия түтиләргә бүләк итәргә булган Апа- ж сына да кечкенә иде бишмәт Шәрәфәгә — тап-таман Чаршаүсыман ~ бишмәт белән куян бүрекне киеп, көзге каршына килеп баскач. Шәрә у фә сөенеченнән көләр!ә тотынды Матур иде шул! Үзен ул әллә нинди = серле бер дөньядан килгән кеше кебек хис итте Чабуларын җилфердә *" геп-җилфердәтсп карады, зыр-зыр бөтерелде Бүрегенең озын колак 3 чыннарын аркасына ташлап шаярды, бәйләп бәйләп тә карады Хәмдия ’ түти җиңел сулан — Котылдым болай булгач, диде - Мона ярарлык тнләгрәйкәсе дә юк бит әле аның, каян аласын?! Ә укырга йөрисе бар Кунак апа җәй көне кайткан иде Салкын кышлар килеп, сәер кием парие кияр чак җиткәч, Шәрәфә уңайсызлана калды Классташлары телогрейка яки гадәтн генә бишмәт киеп, башларына шәл кисәге бәй ләп йөри Ул алар арасында әллә каян аерылып торачак, кыяфәте көлке булачак Әмма киреләнер чама да юк. күлмәкчән йөрергә сал кын. Тәвәккәлләргә булды Шәрәфә Киенде дә букчасын селки-селкн чыгып китте Урамда барганда ук бер-ике яктан үртәү сүзләре ишетелде - Сары чыпчык, диде күрше малае Анысына Шәрәфә көлеп кенә җавап бирде — Әле кайчаннан бирле чыпчык сары булды соң? — диде - ( ары булгач, песнәк була инде ул Тегеләрнең кушаматы Песнәк нде Икенчесе куян бүреккә бәйләнде — йомшак кына куяным, мич астына куямын Шәрәфә ана сүз катып тормады, телен генә чыгарып күрсәтте Класска барып кергач. инде болай жннел гена котылып булмады Ишектә Шәрәфә күренүгә. бйгенесе рса нч? Теккәнме, коеп якн ябыштырып ясалганмы?. Чеметкаларг.т тотындылар Букчасы белән берннчосенен башына суккалап алган н те Ш.тр.тф.т. тора-бара болай гына котылып булмый башлады Песнәк бүреккә ябышты Кара, тоташ бүрек тә була ик-»н. - Колаклары тагын бер бүрек тегәргә җитә нч монын' -I’-" йолыккалый башладылар Бүре геннан катая катасын уйтл-т Шарафәнен коты ялынды Ни киен й» pep ул? Өйләрендәге бердәнбер шәл ана тимәячәк бит. Аны әнисе белән олы апасы алмаш-тилмәш бәйлиләр Шәрәфә ачу белән каршы тора башлады Куллары белән дә се- леккәләнде. аяклары белән дә типкәләп-типкәләп җибәрде Каршында Кадыйрны күреп кенә чарасыз калды Моңарчы яклаучысы итеп йөрткән Кадыйр да бүрекнең ‘нәкъ маңгай турысыннан бер чеметем мамыгын йолкып алган иде. Кыз тел тибрәтеп сүз әйтмәде Мөлдерәмә яшь тулган күзләре генә: «Кадыйр, син дә миңа каршымыни? Син дә кул күтәргәч, мин нишлим соң инде?» — дип карыйлар иде. Укытучы кереп, барысы үз урыннарына урнашып, дәрес башлангач та Кадыйр шул карашны оныта алмады. Ник икәнен анык кына белмәсә дә. үзен начар эш кылган кешедәй тойды. Бер уйлаганда, сабыйларча шаяру гына дип каралырга тиешле шул хәл мәктәп еллары буена Кадыйрга сабак булды. Башкалар белән тәнәфестә өелешепөелешеп кыйнашсалар да Шәрәфә дә. Кадыйр да бер-берсенә авыр сүз әйтешмәделәр Хәер, мөнәсәбәтләре шуннан узмады да. Усаллык эшләмәгән кебек үк. әлләни ярдәмләшергә дә туры килмәде. Соңгы кичне саубуллашу вальсын биергә чыкканнар иде. ан та да әнә сүз ябышмый. Ахырдан Кадыйр турыдан-туры: — Мине дә алып бар әле.— диде—Казанда йөргәнем юк бит минем. — Ни йомышың калган анда? — Язмышны сынап карамакчы булам — Әллә без язмышны, әллә ул безне сыный инде бу дөньяда, һич белерлек түгел. Килешүләренең рәте-башы булмаса да. алар юлга бергә җыенды лар. Әнисе Шәрәфәнең тиз арада әйләнеп кайтсын даулады «Бәрәңгеләрне алабута баскан Печәнне дә җитәрлек әзерли алмадык. Ка занда йөрер чакмы?..»- дип. һаман үзалдына мыгырданып йөрде — Алайса, бөтенләй барып тормыйммы соң әллә, әни? диде Шәрәфә. Ана кешегә анысы да ошамады. — Кирегә тырнама, диде. Ниятләнгәнсең икән, барып кайт, әнә алтмыш йомырка санап куйдым, җитәр бит? Казанга чыгып китәр көнне генә Шәрәфәнең унъеллыкны тәмамлагач ук күрше авылның башлангыч мәктәбендә укыта башлаган Гөл- лия апасы Алабугадан кайтып төште. Күңеле белән инде әллә кайчан тек-тек басып Казан урамында йөрүче сеңелесен күреп, кашын-күзён җыерды ул. - Алабуга гына ярамас идеме? Апаңнан уздырмакчы буласың инде, ә? Безгә сайланырга туры килмәде, аттестатны алуга, эшли башладык. укуны аны җәен, ял вакытында да дәвам итеп була — Барып карыйм әле, апа. аннары, эш пешмәсә. күз күрер. Документлар анда бит инде. — Күзең күктә. — Апасы, әйтергәме-юкмы дигәндәй, уйланып алды. пышылдауга күчеп, Шәрәфәнең башына да килмәгән киңәшен бирергә ашыкты — Казанга аяк басуга, сеңелем, колхоз базарына барып, лифчик алып ки. Күптән вакыт җиткән инде сиңа Йөрмә имиләреңне болай былкылдатып! Әле генә апасының бөтен сүзен ихластан бирелеп тыңлап торган Шәрәфә башын аска иде. йөзен комач каплл ды «Абау! Шул турыда сөйләшер көннәр дә җитте микәнни?!.» Апасы да бу хакта беренче киңәш ишетүләрнең никтер оят. никтер килешсез икәнен белә иде. Шулай да әйтә башлаган фикерен урта юлда бүлеп калдырмады. Без аны синең кебек чакта үзебез тегеп киядер идек. Казаннар- га йөрергә туры килмәде. Сүземне тыңла Әни йомырка бирер әле, шуны базарга чыгып сат та, алып кн' — Ярар, апа, — диюдән башка чара калмады Шәрәфәгә.— Шулай итәрмен — Харис малае белән барасын икән, кара аны. җебеп төшмә' Харисныкылар тыштан гына песием-песием булып күренәләр ♦ Гөллиянең бу сүзенә гаҗәпләнерлек түгел Малай халкына алар > өендә, Шәрәфә белә башлаганнан бирле, шул караш яши иде инде. 5 Әтиләре фронтта ятып калмаса. бу кадәр үк каты тормаслар да иде. = бәлки. Өйдә ир-ат заты булмагач, Хәмдия түти кызларын йөзгә кызыл- * чык китермәслек итеп тәрбияләүнең иң беренче шарты итеп аларны 2 егет халкыннан сакланырга өйрәтте Апасының Шәрәфәгә ясаган кисәтүе артык та иде хәтта — Беләм инде, беләм,— диде ул Харис малае белән ун ел бер * класста укудым, кирәк булса, тотам да тукмыйм мин аны ♦ Нәкъ шул чакта капка келәсе шалтырады Ишегалдына чалбары - бик әйбәтләп өтеләнгән, чәче тигезләп алынган, аксыл күлмәк, билдән = кысып төймәләнә торган кыска куртка кигән Кадыйр кереп басты Өй 1 гә үтәргә кыймый шактый торгач, Шәрәфә үзе чыкты — Ник кермисең? у — Анда, ындыр табагында, пристаньга китүче машина бар. җыенып = беткән булсаң, әйдә, киттек. — Мин бармасам нишләрсең? э — Бармасаң, бармыйбыз гына инде Шәрәфәнең такта чемоданы кичә кичтән үк тутырып куелган, бол дыр баскычы өстендә тора Өйгә кереп тормаса да була Кыз, Кадыйр иы шатландырырга теләп, чыннан да шул чыгуыннан ук кузгалып ки гәргә чамалады. — Апа,—дип, өй эченә кычкырды.— Мин кнтәм. Кадыйр алырга килгән әнә. Чемоданын күтәреп, әле һаман ишегалды уртасында кангырап тор ran Кадыйрга сузды Үзе бәрәңге бакчасы ягына атылды Әни, китәм Харис абый малае алырга килгән Машина бар, ди Алабута йолкый-йолкый куллары яшелләнеп беткән, терсәгеннән туфракка баткан Хәмдия түти үзе дә күренде — Хәерлегә! - диде Гөллия сүзсез генә елмайды Өйдә калучыларның бөтен * торы тында «Бер ниятләгәч, әйләнеп кайтыгыз инде, бөтен кешегә укырга димәгән Авылда да эш муеннан Барам дисәң, бүген фермага алалар Сыер савучыларга эш хакы да шактый бирелә укыган кешедән бер төшләре дә ким түгел», дигән мәгънә ярылып ята иде — Теләктә торыгыз!— диде Шәрәфә — Бөтен кешегә фермада эш ларга димәгән. Барып кайтыйк әле, бәлки керербез Кадыйр баш иеп кенә саубуллашты да урамга чыкты Шәрәфә лә шул якка атлады Капка ябылыр алдыннан ул тагын әнисенә борылып карады _ х . . — Керереннән элгәре чыгарынны уйла, кызым Бабайлар шулай дигәннәр Кадыйр шактый вакыт Кмвыәнс к\рми йвр.к- Кумвң кайгысы идемени соң аларда?! Бер урынга җиде кеше, диделәр Коридорда <>“ раган һәр абитуриент шул ук син теләгән урынны дәгъвалый сымы. Танышуыңнан танышмавын артыграк Шәрәфә белән Кәлимә бер бүл мәгә билгеләнгән булып чыкты Билгеләнү дигәннән, анысы да мең мәшәкать икән. Башта көчкә университетны эзләп таптылар Кадыйр берни белми, бар ышаныч Шә- рәфәнең хәтерендә иде. Ул, бишенче классны тәмамлагач, Казанга, геге сары бишмәт бүләк иткән апаларына кунакка килгән иде Алар Кремльгә, шуннан туры гына университет янына баргалап йөрделәр. Бу мәшһүр уку йорты турындагы хыял да шушы чакта кабынды. Яхшы хәтерли иде Шәрәфә Кремльнең сәгатьле ак манарасыннан туптуры баргач, Ленин укыган университетка килеп чыгасың. Кыз, пароходтан төшүгә, Кадыйрны Кремль янына алып китте, шома ташлы шактый текә таудан меңгезде. Баксаң, университетның үзенә туп-туры бару җиңелрәк булган икән. Лларга халык телендә Арча кыры дип йөртелә торган яктагы тулай торактан урын бирделәр Расписаниедән консультацияләрнең, имтиханнарның кайсы көндә булачагын күчереп алдылар да ары киттеләр. Кадыйр, бар егетлеген сабырлык капчыгына төйнәп куеп, Шәрә- фәгә буйсынып баруында булды Кыз монысын да чамалый, Арча кырына китүче трамвайларның Ленин бакчасына каршы якта тукталуларын белә иде. Тик бу килеш кенә тулай торакка кертмиләр икән. Ябык кара ха тын: — Санпропускниктан справка кирәк,— диде. — Анысы ни тагын? — Мунча керегез,— дигән сүз. Юынып килмичә чиста урын-жиргэ яткырмыйм. Шунда гына Кадыйр үзенең егетлеген күрсәтеп маташты. — Мин кичә генә мунчада юындым, апа, үз мунчабызда, авылда, кертегез мине! — Справкаң бармы? Авыл мунчасында түгел, хан сараеның алтын читле бассейннарына чумып чыксаң да, кулында акка кара белән язылган белешмәң булма- са, тулай торак бүлмәсенә керергә ярамый икән. Ул язуны алыр өчен исә мунча керүеңнең дә кирәге юк. Утыз ике тиенлек билет алгач, мунчачы хатын Шәрәфәгә бармак бите кадәре генә кәгазь кисәге сузды. — Юынып тормыйсыңдыр бит?— диде. Ике-өч минуттан алар мунча ишеге төбендә Кадыйр белән очраш гылар Аңа да, чишенеп-юынып тормаска киңәш итеп, кирәкле кәгазьне кулына тоттырып чыгарганнар. — Кызык икән монда,— диештеләр.— Дөрес түгел бит инде бу?! Ничек булса булды, аларга бүтән бәйләнмәделәр, урын-җир кирәк- ярагы күтәртеп, тиешле бүлмәләрен күрсәтеп, тулай торакның өченче катына менгезеп җибәрделәр Шәрәфәнең бүлмәсе ачык иде. Түр башындагы караватта, ап-ак ятак өстендә пуфылдап бер кыз утыра Ул Шәрәфәне: — Ниһаять!— дип каршылады — Ялгыз башым кая барып бәрелергә белми аптырадым. Ник бик озак килми тордың? Кайсы факультетка^ Исемең ничек?.. Керергә теләгән бүлекләре бер үк иде. Шәрәфә исемен әйткәч ул да сөйләп китте: — Минеке — Кәлимә! Мәгънәсен беләсеңме? Юктыр Сүз дигән сүз ул, минем исемем җисемемә туры килгән. Сөйләшергә кеше булмаса, эчләрем поша, телем кычыта башлый... Шәрәфәнең көләсе килде Аның күңелен, албасты баскандай, алда торган имтиханнар куркыта иде. Башкаларда да шул ук хәл, монда берәү дә сүз сөйләп, бытылдап яту өчен килмәгән. Кәлимә генә сәер күренә. Ул утырган җиреннән сикереп торы да Шәрәфәнең каршысына ук килеп басты. L — Килешәме? дип сорады I шрсәсекен килешу-пилешмәм белм кизыксып» „ик пи й\ кул «этеме, яулыгымы? |и..|,„ф., уйляп алгергэнче. Кәлимә „ыриыр эй .июләргә тотыилы, кыска итеп киселгән чәчен куллары белән тумы рып җибәрде — Менә' Яна гына кыскартып кайттым Шәһәрдә барысы ла шүи 1ЫН чәч белән иөрн Әйдә синекен дә кисәбез Әбиләрсбезнең әннлә ребезнсн чәч тарый тарый чиләнүләре дә җиткән' Әллә ни калын, озын булмасалар да. Шәр.. бәхетсезлегеннәи көткарыр иде Кызганычка каршы, кыз ул кичне бер генә каршылыкка да очра- F мады. Урамга чыгып басуга, кирәкле транспорт туры килде. Автобус- Z тан төшкән җирендә, һич уйламаганда, аны чибәр артист каршы алды 2 — Әнеккәчкәем,— диде Кәлимә.— Кай арада килеп өлгердегез, әле = сәгать җиде тулып та җитмәгән бит — Соң булмасын дидем. Без болай сөйләшик, концерттан соң әнә теге скамейка янында очрашырбыз. Халык күп булыр, буталышмыйк * Безнекеләргә аерым машина килеп тора. Ә без синең белән икәү генә кайтып китәрбез, ярыймы? Бу кичне концерт шәһәр читендәге культура сараенда барды Уңыш- i лы булдымы ул, тамашачы яраттымы чыгышларны Кәлимә берсен дә хәтерләми. Аның җанын алда буласы серле очрашу биләгән иде « Аңа барысы да кызык та, куркыныч та тоела «Саша күрсәткән эскә ~ мияис бутамаммы? Икәүдән икәү генә калгач, ни булыр5 > кебек сораулар, күңелне кытыклап, уйны бөтенләй башка юнәлешкә „ алып китте Чынында, күпме генә уйланса да, алдына нинди генә сораулар куж ел азапланса да, күрәселәренең бик аз өлешен дә чамалый алмалы Культура сараеннан ул ашыкмыйча гына чыкты Кешеләр таралыш сын, артистларның эше бетсен, тыныч кына бер беребезне табарлык булсын, дип фикер йөртте. Теге эскәмия ягына тайпылырга да базма ды, һаман башка кешеләр белән бер рәттән атлады — Ә-ә, син әле мине көттереп алҗытмакчы иленмени? дигән сорауга күтәрелеп караса, дерт итен китте Саша Кафьянов аны инде байтактан күзәтеп тора икән Кәлимә — Әле бит... ни,— дигән булды. Дөресен генә әйткәндә, аның сүзе юк иде. Сашаның беренче авазын ишетүгә, әйтерсең, гәүдәсе кабат ут дәрьясына чумды. Саша, киресенчә, бик тыныч күренә. Ул башта Кәлимәне беләгеннән җитәкләде, аннары кулын билгә үк салды. Авыл егетләре булса, Кәлимә рөхсәт итмәс иде Кафьянов алдында киреләнә алмады Килешмәс. Матурлык дөньясына килеп кергәнсең икән, аның кайбер четерекле якларына түзәргә кирәктер Хәер, ят тоелган гадәткә дә гиз күнекте. Билендә егет кулын тою әйтеп анлата алмаслык рәхәт икән бит ул Бу кулның нинди кешенеке булуыннандыр, мөгаен Кәлимә ләр авылында егетләр белән куна калу гадәте бар Куллар билләрдә була, тик аның әллә ни рәхәтен тоймыйсын Берничә пар егет кыз кич ке уеннардан соң җыйнаулашып берәр аулак өйгә кунарга керәләр. Өс-башны салу юк Өстеңдә пиджакмы, свитермы, калын күлмәкме шул килеш чөмәшәсең. Мәмрәп китеп йокламыйлар да анда Пыш пыш сөйләшәләр, бәхәсләшәләр генә Кәлимә Кафьянов кулының кайнарлыгыннан тәмам эрегән нде инде. Кая баруын да сизми, егетнең нп сөйләвен дә ишетми Автобус тук талышын үткәч кенә, аптырый төште ул — Бәй, ничек кайтырбыз соң? Синдәй асыл затны общи транспортта йөргәмме сок? Артист ның һәр сүзе Кәлимәнең зиһенен чуалта иле Җиңел машиналар ни өченгә уйлап табылган, дисен. Сине очыртып йнртгр өченгә ул' Көлде Кәлимә. — «Өченгә»?— диде. Күп китаплар укыган кызга артист кешенең болай сөйләшүе кызык иде.— Сездә шулай сөйләшәләрмени? Егет жылы бите белән Кәлимәгә кагылып: — Кем белә бит, кем белә?— диде,— Минем туганнардан аерылганга мең былтыр Илләр гизәм, сәхнәләрдә йөрим. Халыкка ни сөйләргә икәнен миңа язып тоттыралар. Бу сүз Кәлимә күңеленә шом сала башлаган иде. Сәхнәдән сөйләвең тыңлаганда һич тә андый тәэсир калмый, ул үзенең уй-хыялларын әйтә, үз күңелен ярып сала кебек тоела бит. Артист та сөйләшүнең кирәкмәс якка кереп китүен абайлап өлгерде бугай, кызны шомландыра башлаган уйны «өреп» кенә юкка чыгарды. — Беләсеңме-е... э-э... исемең ничек әле? — Кәлимә. — Беләсеңме, Кәлимә, артистның көче, сәләте, тамашачыны ышандыра алуда аның Менә снн игътибар иттеңме, телим икән, мин тамаша залын көлү дәрьясына әйләндерәм, көлү туйдыра икән, чебен очка ны да ишетелерлек тынлык урнаштырам, җитдилек җитенкерәми икән «Тыңла, бала, газиз әнкәң сөйли» шигырен укыйм да, имәндәй ирләрне үксетәм. Дөресен әйтә иде ул, Кәлимә дә аның концертында нәкъ шул хисләрне кичерде: көлде, уйга талды, елап та алды. — Сезнең талант алдында баш ияргә мөмкин,— дип сөенеп пышылдады Кәлимә. Теленә шундый урынлы мактау сүзләре килеп кергәнгә бик куанды ул — Мин бик яратып тыңладым. Кәлимәнең таксига беренче утыруы иде бу. Йомшак, җылы, тыныч һәм караңгы. Очырта гына. Кафьянов кулын Кәлимәнең иңенә салды — йокың киләме?— дип сорады. — Ю-ук, без төнге икеләргә чаклы утырабыз, имтиханнар вакыты бит. — Бүген нишли имтиханың? — Бәй... Кафьянов кызны үзенә тартты. — Куй башыңны минем күкрәгемә, куй! Алай ук итмәсә дә, Кәлимә канатланып, күкнең җиденче катына менеп киткән иде инде Башыңны кыңгыр салсаң, бөтенләй акылыңны җуярсың. — Ярар инде Болай гына барыйк. — Ярый алайса, ихтыярың,— Кафьянов елмаеп Кәлимәнең күзләренә карады Машина эчендәге ярымкараңгылыкта ул күзләр ялт- йолт килә иде — Күзлегеңне салсаң, ни була? Кәлимә күзлек турындагы сүзләрне бер дә яратмый. Аның үзәгенә үткән нәрсә ул — күзлек. Авылда да шул күзлеге хакында күпме кимсетүләр кичерә иде Математика дәресендә, тактага язганны күчергәндә, төрле тамгаларны бутап, күпме хата җибәрә иде ул! Укытучы Кәлимәне игътибарсызлыкта, наданлыкта, башсызлыкта гаепли, әрли. Әмма кыз: «И-и, абый, мин илтифатсыз түгел, минем күзләрем ерактан начар күрә»,— дип акланырга гарьләнә. Өйләрендә аны әтисе тиргәп теңкәсенә тия, чөнки Кәлимә һәр көнне төн урталарына кадәр көтүдән кайтмаган кәҗә-сарыкларын эзләп изалана Эңгер-меңгердә олаудан төшеп калган бер уч салам да, юл читендәге ак таш та сарык бәтие булып күренә башлый. Су буйларындагы түмгәкләрне, әрәмәлектәге агач төпләрен капшап бетереп, өйләренә кайтып кергәндә, сарыкларны әтисе әллә кайчан абзарга ябып куйган була Кызга башка сыймаслык гаеп ташлыйлар — Син, бәдбәхет, юньле юлда йөрмисен, нәселдә булмаган азгын лыкка чыккан син, йөзгә кызыллык китерергә маташасың Кәлимә әтисе белән җаваплашырга ярамаганны яхшы белә, телләшә башласаң, сугып җибәрергә дә күп сорамый Анардан шул кадәр курыкмаса: — И-и, әти, күзләрем күрми бит минем, сарыкларны танып бетер.> ♦ алмыйм, син мине врачка күрсәт, яхшы күзлек ясатып бир!—дип. > сөйләп-аңлатып та карар иде. Юк, әйтми дә, сорамый да иде кыз Эчтән генә көя. дөньяның ти- = гезсезлегенә хәйран калып, исән-иминнәрнең авыру кеше хәлен ан- * ларга теләмәүләренә аптырый, җаны кыйнала иде анын Инде монда Кафьянов та шул күзлеккә бәйләнеп тора Кәлимәнең j сүз уйнатып азапланасы килмәде, турысын гына әйтеп бирде — Күзлексезме? Күзлексез булсам, сукыр тавыкка әйләнәм дә “ калам. ♦ — Әйбә-ә-әт, бик әйбәт! < Артист кешенең башка нәрсә уйлап әйтүедер инде, япь яшь кызның * шундый күз белән йөрүе ничек әйбәт булсын ди?! 1 Кәлимә Сашаның кинәт әйтелгән бу «әйбәт»ен шулай юраган иде = Гик ул аны чынлап ук ычкындырган бугай Чөнки артистлар урнашкан t гостиницага кайтып, бүлмәгә керү белән үк Кафьянов Кәлимәнең күз- = леген салдырып алды Әле ишек яныннан үтмәгәннәр, бер генә адым да и атламаганнар иде Егет аркасы белән ишекне «дынк» итеп терәтте. = күзлеге салдырылган Кәлимәне ике куллап үзенә кысты Тын алырга “ да, «әһ» итәргә дә өлгерә алмады кыз Әллә ни иде бу. Тумыштан ук беркатлы, тиз мавыгучан. җилбәзәк холыклы Кәлимә гагын онытылды Кечкенәдән үк әбисе тәкърарлый килгән вәгазьне хәтереннән бөтенләй чыгарып җибәрде Мәрхүмә карчык тур сәке өс тендә аякларын бөкләп утырган килеш, тәсбихен тарта тарта, җайлы бер көйгә тирбәнә-тнрбәнә. үзалдына гына сөйләнгәндәй һаман өйрәтә иде «Әй кызларым, йөрмәгез соңга калып!— ди торган иде — Кермәгез егетләр чакырган өйгә! Бусаганы атлап эчкә узганда гына кызык бу лыр. Бераз торуга, караңгы төшәр, урамга чыгарга куркырсыз, өйгә кайтыр юлларыгызны күздән үк җуярсыз » Кәлимә аңлады аңлавын Кыз бала башына гомердә бер генә килә торган имтихан иде бу Монысыннан, укытучы алдында сүз уйнатып, бәләкәй өчле алып кына котыла торган түгел Башында «Ярамый'» дигән кисәтү дә уянды Егетнең куе бөдрәләренә уралган нечкә бар маклары сыйпаудан туктап-туктап та калгалады «Ярамый!» Бөдрә чәчле баш исә бер генә мизгел дә тик тормады Егет еландай борга лана, үзе «Уф!» дни көрсенә Кәлимә талпынып куя «Ярамый!» Күзләр йомыла тәне буйлап рә хәт кайнарлык йөгерә, йөрәкнең дулавы чамадан аша Ми ярымшар ларындагы «Ярамый!» көчсезләнә, һаман саен ерагая «Нигә ярама сын? Шундый асыл зат. аяк астында туфрак булып, синнән шәфкать сорый икән, нигә ярдәм кулы сузмаска?'» Кәлимәнең куллары акыл боерыгын тыңлап тормастан. Кафьянов гәүдәсенә чатырдатып ябышты Башта Кәлимә уянды Бүлмә яп якты, җылы нур белән тулган иде Кыз, күзләрен ачып җибәргәч, кыймылдарга кыймый ятты, тнрә-юнсн өр-яңадан кымшанмый гына күзәтергә тотынды Кафьянов аны Ничек? — Кычкырма шул кадәр! Кафьянов аның зур итеп ачылган авы зын каплады — А что ты думала? Безнең бригаданың гастрольдә икәнен беләсеңдер бит син, кыз бала? Кичә биредә соңгы концертны бирдек. Бүген кичке биштә пароходыбыз китә, аллюр! Тю-тю! ♦ Кәлимәнең иреннәре дерелди башлады һәм «Мин нишлим?» дип, > үзалдына гына сорап куйды Елыйсы килә иде аның «Мин нишлим 5 сон хәзер?» — Көтәрсеңме суц, ы-ы? Мин икенче килеп чыкканчы — Юк. юк, мин синең белән китам. Теләсә кая з Ярый, ярый, мин бит бер нәрсә дә әйтмим, һы-һы! - Әйдә, общежитьега икәү барабыз, яме? Минем бүлмәдә йомы- J кый бео кыз бар. күзе маңгаена менсен әле! — Ярый, ләкин мин эчкә кереп тормам * Артистларның тормышы кызык икән сәхнәдә киенгән киемнәре гел * аерым чемоданда йөри Күбесе аны чыгыш ясыйсы бинада ук калдыра “ Урам буйлап төен-төен әйбер ташымас өчен шулай итәләр Сашаның әйберләре бик аз иде. Сәхнә кирәк-яраклары, костюмы, = ялтыравык туфлие, алмашка алынган берничә күлмәге — барысы да “ бер чемоданга сыйган Аны ул бригадаларындагы башка иптәшләре 3 нең багажлары арасына урнаштырды Каютага кергәндә кулы буш : иде Кәлимәнең чемоданын ятар өчен җайланган йомшак эскәмия ■< астындагы сандыктай тирән тартмага салдылар Пароходларга утырырга туры килгәләсә дә, Кәлимәнең мондый йом шак каютада барганы юк иде Икс кеше генә сыешлы каюта зиннәтле залларга алыштыргысыз булып тоелды аңа Ул ояла-ояла гына Саша га эндәште - Кил инде, мондарак утыр, ишек гәбендә торма! Күңелсезләнеп калган ир теләр теләмәс кенә буйсынды Кәлимәнең анда монда эше юк Ишетеп белә ул юньле кешеләр, өйләнешкәч, бер беренә ияләшеп җитү өчен, ерак юлга, туй сәяхәтенә чыгалар Яшь ләр ата-ана, туган-тумача, таныш-белеш, күрше-күлән күзеннән читтә чакта бер-берсеннән яшеренмичә, тәмам ачылып яши башлыйлар - Бу безнең туй сәяхәтебез була инде, ә-әме? - Ы ы! Арытты ләкин Кафьянов уйлана иде Кәлимәгә әйтер сүзләрен дә чамалап кына чыгара Ялгыш ычкындыруыннан шиклән.' кебек Ы-ы, арытты Кәлимә аның чигә чәчен сыйпап куйды Ял ит соң, ят' диде Тукта, мин бер чыгын әйләнеп керим дә, аннары Шул чыгуыннан ул каютага шактый озак керми торды Кәлим.н > аны инде мәңгегә югалткан кебек тоелган иде дә, бүлмәнең пароходта икәнен, пароходның су өстендә шапылдап баруын исенә төшергәч, ты нычланды Үзе дә палубага чыкты Күзне кытыклаучан ялтыравык дулкыннарга, алланып, инде баерга җыенган кояшка карап торды Хннары кинәт палубаның икенче ягына күзе төште Анда Саша кем беләндер сөйләшеп тора иде Күбрәк теге кеше сөйли, кулларын да селтәп-селтәп җибәрә. ('аша башын аска иеп аны тыңлап кына тира «Җитәкчеләредер, күрәсең, дип уйлап аллы Кәлимә _ Бәлки анар тан башка гына туйлап йөрүен өнәп бетермиләрдер ( аша озак \н лап тормас, тотар да, дусларын җыеп, каютага алып керер Бераз тәр тнпкә китерергә кирәк» Кәлимә, дәртләнеп китеп, бүлмәгә керде Ар тык-портык күренгән нәрсәләрне яшергәләде Үзенең өстенбашын рәт |.)де. Бәйрәм төсе өстәргә тырышып, муенына болытсыман яулыгын бәйләп куйды. Каютага кергәндә Сашаның да йөзе яктырган, кәефе яхшырган иде. Хәзер безгә ашарга кертәчәкләр, тагын туй итәбез,— диде ул.- ll кәү генә, шыпырт кына туй итәбез. — Иптәшләре хакында актан-ка- радан сүз әйтмәде. Кәлимә дә төпченергә батырчылык итмәде. Шыпырт туйның дәвамы башланды Эскәтерсез кечкенә генә өстәлчектә салкын ит кисәкләре, бер-ике төрле шешә тора. Саша нигәдер, үзе әллә ни эчми, ә Кәлимәне үтереп кыстый иде. Башта Кәлимә, ир сүзен сүз итми ярамас дип, бер-ике йотты Төсе кызгылт булса да. аракы бик тәмсез, әче. телне өтеп ала иде Яратмыйча, чыраен сыта | ыта гына эчте. Аннары күнекте, бик кыстатып тормадьГ. Бу мәҗлеснең азагы кичәге кебек, дөньяны оныттырыр, дип көтте Кәлимә Дөрес, ул болай да рәхәтлек диңгезендә йөзә, болай да бәхетле, әмма., башны югалту ике булмый икән ул Аннан соңгы югалтулар, үкенечләр өчен әнә шул беренчесе җитеп ашкан. — Я. чишен инде!— диде аңа Кафьянов Аның тавышында иркәләү- назлау да. үтенү-ялвару да сизелмәде.— Вакыт соң. ятыйк Боерык кына да түгел, ә куркыту кебегрәк бер тавыш иде бу һәрхәлдә. Кәлимә курка калды Шул минутта ук сүзен тыңламасаң, бүлмәдән үк чыгып китәр төсле иде. Күлмәген үзе салды Кәлимә Калган киемнәрен иренеп кенә, тупас кына кыланып. Саша нолыккалады Кәлимә, бичара, барысына да түзде, ризалашты «Ник син болай үзгәрдең?» дип тә сорый алмады Саша кинәт: «Мә, боларын киең куй».— дип. эчке күлмәкләрен апа кире бирде Кәлимә «Ник?» — димәде. Күңелендә шуңа охшаш вак-төяк ризасызлыклар кузгалса да. Кәлимә канәгать иде янында — сөйгәне, җанда-тәндә рәхәт талчыгу Шул сихри дөньядан йокы дәрьясына чумуын ул сизми дә калды. Йокыга ничек талса, шулай ук кинәт уянып та китте ул Пароход ниндидер бер пристаньнан кузгалган гына иде Бәлки аның дебарка- тер бортларына бәрелүеннән уянгандыр да әле Юктыр. Бернинди ят хәрәкәтләрне тоймаса да, каютадагы шомлы салкынлык Кәлимәне \ятмый калмас иде. Туңуга чыдый алмыйча, ул одеалны тыгызлап тәненә чорнап азапланды. Шунда айнып китте Кәлимәне куркуга салып, эченнән коточкыч аваз чыкты. Елау да. ыңгырашу да түгел иде бу Мондый хәлдә артык кала алмыйча, ул торып үт кабызды. Өстәлдән бөтен нәрсә ялт иттереп җыелган. Бер валчык та. бер кәгазь кисәге 1Ә калмаган. Шешәләр дә юк. Кафьяновның кием-салымнары да та былмаячагын Кәлимә, барлап тормаса да, сизенә иде инде Ул үз ал тына: «Әнеккәйгенәм!—дип куйды.— Әнеккәчкәйгенәм!» Үз гәүдәсен үзе кочаклап урынга килеп утырды ул. Шунда гына башының чатнап авыртуын, тәненең мунчаладай йомшап калуын, шешенкерәгән иреннәренең сулкылдавын тойды Беләкләрен, муен турыларын сыйпаштырды. Өзлексез сыйпыйкапшый торгач, кулы бер чүп кисәгенә килеп эләкте. Тыгыз тәнгә батып кергән лифчик бавы астында салфетка кисәге бар иде. Бармак бите хәтле генә кәгазьнен пөхтәләп төрелгән булуы Кәлимәне сискәндереп җибәрде. Әйләндереп, туздырып карады Салфеткага. «Хуш, күзлеклем! Мин шушында төшеп калам, сине уятып тормыйм инде, хуш. Киләчәктә саграк бул, табигать шуның өченгә сезгә саклануның бөтен чараларын биргән Ир ләрдә юк алар Диалектика. Синең янда башкача кала алмыйм, семья бар минем. Хуш»,— дип язылган иде. «Өченгә, өченгә...»— дип үзалдына мыгырданды Кәлимә һәм онытылды. аның өчен дөньяда хәзер берни дә юк, бары да убылды. Бит алмаларын көйдереп аккан ачы яшьнең тозлы эзе генә калды Кәлимә яңадан Казанда күренгәндә. Шәрәфә белән Кадыйр дүртенче курста иделәр инде. Минем группада ямъ-яшел бала-чага, алар - мине, мин аларны акламыйм, ачуланмасан, синен белән дуслашыр идем мин дип Шәрафәт» чат ябышты ул Без күптәнге дуслар бит инде Шәрәфә шул кадәрле лә бер * катлы күренгән кызга һичничек усал сүз әйтә алмады Үзе сөйләмәсә, с Саша турында да берни дә сорамаган булыр иде әле Кадыйр ул вакытта укуын өзмичә генә кайдадыр эшли дә башла- г ган иде инде. Ул тулай торакка да авылдашы Шәрәфәне күрергә генә килеп йөри Үзе эшенә якынрак җирдә, квартирада тора иде Ялга ~ каршы көннәрнең күбесендә Кадыйрны командировкага авылларга = җибәрәләр шуңа күрә ул күңел ачу кичәләренә катнаша алмый килмәгәч, Шәрәф.) дә танцыларга чыкмый, китапка капланып утыра * нде. 9 Берсендә Кадыйр атна уртасында килеп керде Өстенә яна пальто Z. кигән, аягында - озын кунычлы ботинкалар Иөзе көләч, күңеле шаг : — Беләсезме, кызлар, урамда яз исе апкый башлаган,— диде ул t Кызларның бөтенесенә мөрәҗәгать итсә дә, карашы Шәрәфәдә ген.< иде Кызларның кайбере эндәшмәде, кемдер көлгәндәй итте, Шәрәфә. - Пи булган моңа?» дигәндәй. Кадыйрга төбәлде. — Чынлап, Шәрәфә' Кадыйр да кызның аптырап калуын сизде ’ Ышанмасан, әйдә, урамга чыгабыз! х Тик торгандамы? Ни калган анда* — Әйдә, дим, үзең күрерсең Кадыйрның моңарчы эшсез ннсег генә урамда йөрергә чакырга ны юк нде әле. Шәрәфә ни дип җавап бирергә дә белмәде, бүлмәдәге кызларга карады, аларның һәркайсы үз эше белән мәшгуль, боларнын ни турыда сөйләшүен дә тыңламыйлар һәрберсенең үз юлы. чакырыр үз кешесе бар. Шәрәфә өчен кем баш ватсын?' Апа килгән, анын авыл 1ашы, аны чакыра үзе хәл итсен! Тәвәккәлләде Шәрәфә Күңеленнән барын да үлчәп исәпләп, акрын гына киенә башлады Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас дүрт ел буе Казанда яшәп, шау-шулы студентлар арасында булып, анын ые бер генә тапкыр да Кадыйр белән икәүдән икәү генә урамнар буйлап йөр гәне дә, хәтта кинога барганы да юк нде Тулай торактагы бәйрәм ки чәларендә гел бергә күренәләр, табыннарда икәү рәттән утыралар. Ка (ыйрныц бөтен игътибары бары тик Шәрәфәдә генә кебек һәрхәлд-- Шәрәфәгә шулай тоела Хәер, башкалар да сизә моны, югыйсә шәһәр кызлары Кадынрдай егетсолтанына тыныч кына карап торырлар нде ме? Мең хәйләсен табып, әллә кайларга алып китәрләр, башларын әй гәндереп бетерерләр нде Юк. Кадыйрга берәү дә өметле караш таш тамый, чөнки барысы да ул аныкы. Шәрәфәнеке. днп уйлый Әмма ләкин Шәрәфенең эчен көйдереп торган бер шикне һичкем ба шына китерми Кеше алдында бик инсафлы, игътибарлы, гел Шәрәф.- өчен генә туган кеше кебек кыланса да. егетнең кыз белән ялгыз калыр la, икәүдән икәү чакiа г ер ге сүзләр сөйләргә ишарәләп кенә ганы юк Ярый әле Шәрәфә сабырсызланмады, өметен өзмичә «лил бирде Менә бит, җитте ул көн. ашкынып килгән егет җил буранлы февраль аенда «Яз җитте!» днп, шашынып килгән Бүлмәдә, кешеләр бар чакта, Шәрәфә кыюрак кыланган икән Кори Дорга чыкканнар нде, сөйләр сүз кинәт өзелде, күзләр аска гына карын башлады, аяклар хәлсезләнеп калды Кадыйр гына сер бирми Кара инде,—ди. ничә ел шушында яшәп, синең белән бергә 81 Казан урамыннан үткән дә юк бит безнең. Авылдашлар булып йөрибез тагын. Шәрәфә аптырабрак калды авылдашлар гынамы соң алар? Юк, алай гына түгел, әле монысы сүз башлар өчен сәбәп кенә, тагын бер баскычны үткәч, яки урамга чыгып җиткәч, Кадыйр үзенең күңелендәге серләрен дә ачып салыр әле Шәрәфә, үз колаклары белән үк ишетмәгән булса да, гашыйкларның бер-берсенә нинди сүзләр әйтешүен чамалый. — Бәй!.. Көтелмәгән, әлегә һич кирәге булмаган бу таныш тавыш ләззәтле уйларга чумган Шәрәфәне сискәндереп җибәрде. Инде баскычтан төшең җиткән Шәрәфә белән Кадыйрның каршысында, җир тишегеннән калкып чыккан кебек чытлыкланып, Кәлимә пәйда булды. — Кая китеп барасыз миннән башка? Әйтерсең лә Шәрәфә аны үзе кая барса, шунда тагып йөрергә йөкләмә алган, оятлы эш өстендә тотылгандай, кызарынып, көчкә ишетелердәй тавыш белән: — Син өйдә юк идең бит,— дип, акланырга тотынды. Кадыйр бер-нке басма арттарак тора иде, анысының. Кәлимәне күргәч, аяклары атламас булды, телсез калды. Бу хәл хәтта Шәрә- фәгә дә сәер тоелды, ул Кадыйрга борылды. Ник кенә борылды икән, гәүдәсе төпсез, салкын чоңгылга төшеп киткән кебек булды — Кадыйр Кәлимәгә карап бар дөньясын оныткан. Авызы, күзе көлә, йөзе балкый, ул хәзер ерык авызлы Кәлимәдән күзен ала алмый. — Бәй, нәрсә шулкадәр аптыраштыгыз, әйдәгез, киттек! Кәлимәнең әрсезлеге авыр хәлдән коткарды. Алар өчәүләшеп карлы урамга чыктылар Кәлимә, эткәләп-төрткәләп, Кадыйрны икесенең уртасына бастырды, икесен дә җитәкләргә мәҗбүр итте. — Менә шулай йөртәләр кызларны, егетем! — диде.— Инде өйрәнергә вакыт, киләсе елга диплом аласың. Бер булмаса булмый дигәннәре шул икән—Шәрәфәгә Кадыйр белән икәүдәникәү генә, шагыйрьләр әйтмешли, тынлыкны тыңлап, эндәшмичә генә сөйләшеп йөрү барыбер эләкмәде. Әлеге көннән алып, алар гел өчәү күренә башладылар. Моңа Шәрәфә үзе дә ияләнеп китте. Кадыйр берәр җиргә чакырса, иң элек: — Хәзер, Кәлимә янына керим әле, ул өйдә микән? — дип, тиз генә бүлмәдән чыгып йөгерә иде Кәлимә икенче курска аяк басканда, Шәрәфә белән Кадыйр дип- юмниклар иде инде Кыш тагын үтте, тагын яз килде, җәй якынлашты Җитәкчесе белән уртак тел табып, язганнарын машинисткага тапшырган көнне Кадыйр кызлар бүлмәсенең ишеген шакыды. — Шәрәфә, әйдә, бер йөреп керик, сиңа да ял кирәк бит! — дигән булды.— Кәлимә өйдә микән? Шәрәфә яши торган бүлмәдәге бер кызның туган көне, шуңа күрә кызлар мәш килеп мәҗлес үткәрергә җыенып яталар иде Кичәгә кызның башка институтларда укучы якташлары да, аларның дуслары да киләчәк икән. Шәрәфәнең бердәнбер дусты буларак, әлбәттә, Кадыйр да чакырыла. — Менә кызык, үзем килеп кермәсәм, минсез үтәчәк икән бит туган көнегез?! — диде Кадыйр үпкәле сыман тавыш белән Чынында аның моңа һич үпкәсе юк, тик хәзер монда утырасы гына килми иде — Мин китим әле. Винегрет ясап азапланучы Шәрәфә сүз әйтергә өлгерми калды, Кадыйр, солдаттай нык-нык басын, икенче катка төшеп китте. Шәрәфә аның артыннан атылып чыгарга кызлардан оялды. Бераздан тәрәзә ягыннан әйләнгәндәй итенеп, урамга күз ташлаган иде, егылып китә язды Тын таулар арасына китә торган тар сукмактан алар нкәү атлыйлар иде Кәлимә Кадыйрның ун беләгенә ике куллап ябышкан Шәрәф.» моңарчы бөтенләй таныш булмаган хис кичерде. Көнләшү идеме бу, кызыгумы, үкенүме, әллә шулариың кушылмасымы? Ул шул хәлендә, җитәкләшеп китеп барган Кадыйр белән Кәлимәнең йөзләрен күрергә, сүзләрен ише гергә теләде Нәкъ шул мизгелдә Кадыйр арты- ф на борылды, Шәрәфәләр тәрәзәсенә күз ташлап алды х Шәрәфә ул карашны куркынып, шомланып, әллә ничә мәртәбә искә 5 твшерде: егет шул чакта ук мәңгегә аерылышуларын сизенгән булды Е микәнни? Дөрес, бу көнне үк өйләнешмәделәр алар Әле аннан соң да < ечәүләп-өчәүләп шактый күп җирләргә бардылар Барысы бергә чакта, Кадыйр кызларның һәр икесенә бертигез игътибарлы иде, Кәлимәгә * дә өстенлек бирми, Шәрәфәне дә какмый Беркөнне алар өчәүләшеп кино карадылар Күңелләре күтәренке. * ашыгыч эшләре юк Кадыйрның инде диплом да якланган, үзе әле яңа ф гына командировкадан кайткан иде Шәрәфәнен дипломы язылып бет < кән, яклау көнен көтеп йөри. Ә Кәлимә һаман шундый ул борын тө- = бендә имтиханнары торса да, аһ-уһ килми, бәләкәй генә бер өчле алуы- ‘ на ышанып, хөрлеккә куанып тик йөри иде Җылы май киченең рәхәтеннән тиз генә аерыласылары килмәде, ~ алар, кинодан чыккач, тулай торак юлына борылмадылар Кадыйр - шунда: •- — Карагыз әле, кызлар,— диде Елдан артык аерым бүлмәдә з яшәп, сезгә үземнең торган урынны күрсәтә алганым юк Әйдәгез, ми- = на киттек! ж Кадыйрның бөтен гадәтләрен беләм, дип йөргән Шәрәфә өчен көтелмәгән яңалык иде бу, Кадыйр кешеләр белән никадәр якыннан аралашса да, түренә берәүне дә уздырмый Ике кызны квартирына чакырырга нәрсә мәҗбүр иткән аны? Бо лай гына, сүз юктан, яптырганнан гынамы? Шәрәфә аны уңайсыз хәлдә калдырырга теләми нде Иң беренче ул кычкырды — Әй, кирәкми лә, мондый кичне бүлмәгә кереп бикләнүнең гена һысыи кая куярсыз?! — диде Кадыйр Шәрәфә сүзенә әллә нн игътибар да итмәде, каршы сүз дә әйтмәде Инде син үз теләгеңне белдер, дигәндәй, Кәлимәгә карап тора иде. Башка чакта бөтен кешедән алда кычкыра торган чытлык Кә лнмә, телен йоткандай, ләм-мим эндәшми нде Анысы да Кадыйрга текәлгән, бер сүз дә әйтми, үзең аңла! ди сыман Тып-тын булып калды Шул мизгелдә тәҗриб.кез Шәрәфә Кәлимә белән Кадыйр язмышы өчен хәлиткеч тагын бер адым ясады Шәрә фә, гадәтенчә, үзенең кырыс табигате таләбеннән котыла алмыйча, әйт кәй сүзенә өстәп, тагын кабатлады — Сез теләсәгез нишләгез, мин бүлмәгә кереп утырмыйм' Үзләре һаман баруларында булдылар Әллә нн озак вакыт та үтмәде, егет; — Керергә теләмәгән кешене көчли алмыйм, диде чннем бүл мә хан сарае түгел Теләгән кеше рәхим итсен, бет кайтып җиттек Хәтта шул аерылышудан соң да әле Шәрәфә күңелендә өмет сүн мәде Белмәде шул ул. үзе абына сөртенә тулай торак ягына китеп баргач. Кәлимә белән Кадыйр арасында нн бу.нанын һичничек белә алмалы Ул үзенең иске караватында боргаланып сыргаланып азап лантанда, Кадыйрның яртылаш җиргә сеңгән бер тәрәзәле бәләкәй ге на бүлмәсендә көтелмәгән бәйрәм башланып китте Беренче карашка, шапшак кына, ат үлсә ит. арба натылса утын, дип, дөнья мәшәкатенә бирелмәүчән күренгән Кәлимә, бусага Дан атлауга и яз — Бәй, идәнен юылмаган ич синең,— диде дә, җиңнәрен сызганып, чабуларын кыстырып, иркенләп торып, егетнең бүлмәсен җыештырырга тотынды. Кадыйр аның яулыкка төйнәп куелган эре алмаларны хәтерләтүче күкрәкләренә, шәрә беләкләренә, кәкрерәк булса да, матур балтырларына сокланып та, оялып та карап-карап ала иде. Сафланып калган, иркенәеп, яктырып киткән аулак бүлмәдә кара- каршы утырып чәй эчтеләр. Өчәүләп йөргәндә гел сөйләшәләр иде, монда телсез калдылар. Моңарчы алар гел киресен эшләгәннәр икән — күңелдәге талпынуларны яшерер өчен юри өзлексез лыбырдаганнар. Инде барысы да узды. Идәннең дымы да кибеп бетте. Чәй дә суын ды. Нидер әйтмичә мөмкин түгел иде. — Киттем мин — Кәлимә урыныннан беренче булып кузгалды — Соңдыр инде? Кадыйр да торып басты, сабыр гына, киңәш биргән сыман иттереп: — Кал монда гына! — диде. Кәлимәнең күзләренә өздереп карады Бу сүз кызны һич тә гаҗәпләндермәгәнен аңлагач, нәтиҗә дә ясап куйды — Без барыбер өйләнешергә тиеш бит инде. Сизәсеңдер... Кәлимә кулына тоткан кечкенә сумкасын киредән урындыкка куйды да салмак адымнар белән түргә үтте. Бер атнадан, кавышу ләззәтенең беренче тәэсиреннән айныгач, кулга-кул тотынышып, Шәрәфә янына килделәр алар — Тор! —диде Кәлимә — Өйләнештек! йоклый алмый азапланса да, яңа көн тууын түземсезлек (^елән көтеп ятса да, Шәрәфә җылы урын-җирдән аерылып китәргә теләми иде әле. Телефон тавышы аны сикереп торырга мәҗбүр итте. — Кичә сон кайткансың, уникегә кадәр бер-ике мәртәбә шалтыратып караган идем Инде менә тагын борчыйм, йокы алмады, азапланып беттем,— диде Кадыйр «Мин дә» димәкче иде Шәрәфә. Телен аркылы тешләп дигәндәй, тыелып калды. Унҗиде яшьтәге хыялый өметле көннәр күптән үткән. Кадыйрга, кеше иренә, Гөльяз атасына чишелеп китүдән генә яшьлек кире кайтмас. — Ник дәшмисең, Шәрәфә? — Исәнме, Кадыйр, хәерле иртә! — Очрашасы иде бит, ә? — Бүген эштән соң, башларым исән-сау калса, мин хәбәр итәрмен. Сине нинди телефон белән табарга була? — Ышанмыйм мин бу телефоннарга, үзем барам... Шәрәфә, эшкә барырга чыкса, ашыга, оча, кабалана Башында яна язылган мәкаләсенең аерым җөмләләре урала, яки алдан язганны төзәтер нәрсәләр тапкан була — кабинетка тизрәк керергә дә, язу өстәленә капланырга Секретарь вазифасына бәйле техник эшләрдән дә рәхәтлек таба ул — цехка төшеп полиграфистлар белән гәпләшеп менсә, тынычланып китә. Бүген әллә Кадыйрның Казанда булуы, иртәдән үк серле итеп шалтыратып куюы кысадан чыгарды — Шәрәфә ничек җыенуын да, эшкә ничек барып җитүен дә сизми калды. Ул, бүлмәсенә кереп, төнге сменадагы хәлләр яңадан исенә төшкәч кенә, сискәнеп куйды. «Әле бит редактор янына керәсе, аның өчен килешүләр төзеп йөргәнне аңлата сы бар» Редактор төштән соң гына килде. Гадәттә, ул соңарып яки алдан китеп йөрми. Киресенчә, әдәби хезмәткәрләр эшкә тотынганчы килеп утырган була. Ишеген төптән каерып ачып куя да кемнең кайчан эш башлавын искәреп тора Сонгарак калучыларга, иртәрәк китеп бару чыларга көнендә сүз әйтми Әмма тәртип турында махсус жыелыш уздырса. кемнең ничә минут соңга калганын әйтми калмый Редакциядәге эчке тәртипне күзәтү Шәрәфәнен үз вазифасына кер садә һәм моны редактор Шәрәфәдән таләп итәргә тиеш булса да. кем ♦ нен кайчан килү-китүен тикшереп утыру, гаеплене шелтәләү Шәрәфә- > нен кулыннан килми Шунлыктан боларны үз ихтыяры белән ләззәтлә- 2 иел үтәп барган баш редакторга Шәрәфә бары рәхмәт кенә укый = /Кыелышта, бөтен коллектив алдында редакторның берәүне элеп алып < селкеп салуы редакциядә ел буена нык дисциплина булдырырга бик 2 җитеп тора. Бүген исә редактор һаман килми дә килми Шәрәфә, үзенчә, иртүк з кереп мәсьәләне аңлатырмын да тынычлап эшләрмен, дип өметләнгән иде. Булмады. Бер кагылды ишеккә — бикле, тагын сугылды — юк ♦ Цехта җыерчыклана торган кәгазьне әллә кайчан бетергәннәр, нн- - де коры кәгазь куелган, журнал әйбәт кенә басылып ята иде Шәрәфә ~ аннан берничә журнал алып менде Икесен рәттән куеп чагыштырып ж караганда да төнлә басылган журналның жыерчыгы бу һөнәрнең се = рен белмәгән кешегә сизелерлек түгел иде Шәрәфә әллә ни борчылма у ды. Киресенчә, төнлә килеп, эшне туктатмый калырга ярдәм итүенә - сөенде дә әле. Редакторның да нәкъ шулай диячәгенә, хәтта рәхмәт w әйтүенә өмет итте Шәрәфә редакторның ишеген ачып керү белән үк күңелсезлек бу * лачагын чамалап өлгерле. Кабинет эчен кара болыт баскан сыман -» «Кәефе юк.— дип уйлап алды Шәрәфә — Ни генә булды икән инде? Өендәме? Мондагы эшкә кагылышлымы?» Редакторның шундый га дате бар: эштәге берәр ярамаган хәлне белеп алса, турыдан туры гы на әйтеп, ачыклап куймый. Әле бер сотрудникны чакырып ала. аның белән бер мәсьәлә хакында сөйләшә, икенчесенә бөтенләй башка йомыш куша, әллә кемнәргә шалтырата, әллә нинди белгечләр белән киңәшә, кайберләре янына тиз генә, такси чакыртып, үзе дә барып кайта \н нары, эшнең иң кызган чагында, кинәт җыелыш җыя Гаеплене бөтен кеше алдында фаш итеп, ана нинди җәза бирергә хәл кылуын белдерә Бүген дә ниндидер хәерсез хәбәр белән килгән ул Тик Шәрәфәнен кире чыгып китәр хәле юк, эшкә бәйле йомыш белән йөри, лабаса — Килгәнсез икән,—диде ул исәнләшү урынына - Менә журнал ны тегә башладылар — Ул ике журналны да редактор каршына илтеп куйды Гадәттә, журналның яна санын беренче тапкыр кулга алу редак циядә зур бәйрәмгә әйләнә. Баш редактор үзе дә моңа ихластан шат дана, бүлмә саен кереп, сотрудникларның журналга карата фикерен сораша. Бу юлы ул әллә ни ачылып китмәде Тышлыкларын әйләндер гәләп карады. Аннары берсен алып, эчен актара башлады Җыерчык лы нөсхә иде бу Шәрәфә нәкъ шулай булачагына ышанып торды теге браклы бит кә редактор аерым тукталып тормады, мәкалә исемнәрен кычкырын укыды да, алдагы битләргә күчте Бәйләнерлек нәрсә тапмады, әмма элеккечә шатлыгын да сиздермәде - Ярый,— дип кенә куйды Шәрәфә: — Менә моңа игътибар иттегезме? дигән булып, хәлне үзе аңлатырга мәҗбүр иде. Төнлә цехка чакыртуларын, мәсьәләне бик тн« хәл итәргә кирәк б\ ■туын сөйләмәкче иде Редакторга әйтерсең лә шул сәбәп кенә кирәк булган, теге җыерчыклы битне яңадан эзләп тапты да кул сырты бе ■1ән төйгечләргә тотынды Ул үзе дә моңарчы күрми үткәрүен, хәзер чәпчүнең көлкерәк килеп чыгуын аңлады. Акланырлык сүзен дә бик тиз тапты. — Соң мин буз экземпляриы гомумән браклар арасыннан нелегально алынган дип белдем. — Юк, алай түгел. — Ничек син шундый журналны укучыга тәкъдим итмәкче буласың? Гомумән, кем сиңа андый эшләргә катнашырга рөхсәт биргән? Ә? Шәрәфә үзен чыннан да гаепле саный иде, шунлыктан артык сүзләшмичә, кызарынып тик кенә басып торды Шактый тиргәгәч, идеология эшенә бәйле олы сүзләр бетте. Шәрәфә, бу хактагы яман хәбәр әле шактыйга барачагын аңлап өлгерсә дә. хәзергә, бәлки, чыгарга рөхсәт булыр, дип өметләнгән иде. Редактор: — Беләсеңме, син нигә шундый? — дип, яңа яктан сорау китереп куйгач, ышанычы бетте. Иң яманы башланырга гына тора икән әле шәхескә, өйгә, гаиләгә, нәсел-нәсәпкә, дус-ишкә бәйләнү китә хәзер — Син үзең өчен генә яшисең, шуңа күрә бернинди җаваплылык та той мыйсың Сиңа нәрсә—кайттың, яттың. Гаиләгә аш пешермисең, бала чүпрәге юмаган син, бала елаганда йокы калдырмаган - эгоист обыкновенный! Мондый сүзнең Шәрәфә үзәгенә нинди җәрәхәт булып кадалуын редактор бик әйбәт белә, шуңа да бик еш кабатламый ул аларны, әллә нигә бер генә файдалана Шул очракларның берсендә генә дә Шәрә- фәнең, тел әйләндереп, каршы сүз әйтә алганы юк иде әле. Ул тагын, чалгы очы тигән чәчәк сыман, киселде дә төште, күзләренең нуры сүнде, йөзе сулды, хәле китте. Кабинетына ничек кереп җитүен дә хәтерләми Шәрәфә. Исенә килеп, каршында яткан кулъязмаларга күз салырга да өлгермәде, коридорда редактор аягындагы киң үкчәле олы туфлялар шакылдавы ишетелде. Редактор, ут чыгарырдай нык басып, ашыгып атлый. Шәрәфә аны-моны абайлаганчы, ул килеп тә керде. Йөзе балкыган, кулында — Шәрәфәнең эчкечелеккә каршы әле кичә генә язып тапшырган мәкаләсе. — Шәп! Великолепно! Молодец! - Редактор яктырак якка, тәрәзә янына үтеп, мәкаләне кычкырып укырга тотынды.— Менә бит ничек оста әйтелгән, э-э, « машина ул хатын түгел, никләр генә эчтең сон, бәгърем, дип, өзгәләнеп тормый, әйләндерә дә каплый» Шәп! Ха-ха- ха!!! Искиткеч үтемле әйтелгән Хатынны санга сугарга кирәк, дип үгет-нәсихәт биреп тору түгел Шәрәфә әле генә үзен өнсез итеп чыгарган редакторның мактау сүзләренә ояла-ояла шатланып утырды. Язып азапланган кешенең күне леи күрим дисәң, иҗатына карата бер-ике җылы сүз генә тап икән Шәрәфә ачылып китте. Редакторы да, әйтерсең лә, моннан биш минут кына элек бу кешене зобаниларча тиргәмәгән, авызы-күзе көлә, баскан У1 ынында биеп кенә тора, башы күккә тигән диярсең. Шәрәфә тирән итеп бер сулады да, шактый тынычланып, эшкә чумды. Кадыйр чыгып киткәнгә күп тә үтмәде—Кәлимә як-ягына аек күз белән карый башлады. Өч бүлмәле өйдә ул бер ялгызы торып калган иде. Гөльяз — Казанда Ул бала бик яшьли мөстәкыйльлеккә омтылу- чан булды. Сигезьеллыкны тәмамлауга, Казанга китеп, техникумга урнашты Җәйге каникулында да әти-әнисе янына кайтмый. Сәбәбе табыла торды: я бөтен группа төзелештә эшкә калды, ди ул, я дус кызым белән җылы якка ял итәргә китәм, дип яза. Әти-әнисен якын күр- сэ. ул сабэпләрне кире кагардай мөмкинлеге дә чыгар иде Юк Кайт мый Кыз янына алмаш-тилмәш үзләре бара башладылар Кәлимә, уйларының күнелсез вакыйгаларга барып тоташуын өнәмичә. чыраен сытты. «Бала күкеле далада, дип белми әйтмәгәннәр Юк инде ул, юк Кыз бала бигрәк тә...» Хәзерге хәлендә Гөльяз белән" дан ул бераз курка иде Ни өчен шикләнә, ник? Кәлимәнең ни ф таебс бар сон? Кадыйр үзе киреләнә бит Кәлимә иренең сонгы вакытта „ *өя саен кызуын, ниһаять, бөтенләйгә чыгып китүен туктатырдай көч j барын сизә иде Инәлү идеме ул, тыныч кына ачыктан-ачык сүз баш- с лау идеме, моңарчы булгалап торган ямьсез кычкырышулар вакытын- < ла эндәшми торумы. Гөльяз барын искә гөшерүме — нидер бар иде. анысын аныклау кыен Әмма Кәлимә боларның берсен дә эшләргә те- * лэмәде, Кадыйр | — Болан яши алмыйм мин. булмый! дип кычкыргач та, Кәлимә х гаҗәпләнмәде Үзе дә шуны гына көтеп торган сыман, гәрчә мондый ♦ суз әйтелүдән йөрәге ярылырдай куркып яшәсә дә, елмаеп җавап кай - тарлы Кәлимә. ® — Сон, бар алайса, бар, тик дөньяны шаккаттырам. дип уйлама * Дүрт ягын кыйбла! Кадыйр ул көнне үк чыгып китмәде китүен Эч пошыргыч, гомер ? кыекарткыч шактый көннәр үзды Кәлимә, алар турында уйламаска тырышып, урыныннан кузгалды 3 Кулы эшкә бармый, ашыйсы-эчәсе килми, хәтта җитди генә уйларга , да көч юк, фикерләр бер ноктага килеп төртелер дә. бөтен гаепләр үз о встенә өелеп калыр, кая керер җир табалмассын, төенеңне сүтәр җай х чыкмас төсле иде. Ул хәрәкәтләнер!ә кирәк булган өчен генә кухняга керде. Монда бөтен нәрсәнең асты-өскә килгән иде Әллә ничә көннән бирле чәйнектә быксып утырган суны алмаштырды Чәй эчәргә кирәк, лип уйлады Әбиләребез, шатлык килсә дә, кайгы басса ла. самовар колагына юкка гына барып ябышмый торгандыр Ул чәй дигәнеңнең бер хасияте бардыр, мөгаен ЧаЙнекпец кайнап чыгуы артык озакка сузылыр сыман тоелды Кәлимә, элгечтәге алъяпкычы белән кыекча яулыгын алып, бүлмәләрне җыештырып чыгарырга, рәткә китерергә ниятләде Идән юа торган полиэтилен чиләк чүп белән тулган Аны хәзер урамга чыгару мөмкин түгел Кешедән оят Күшеләрнец берәрсе очан «Кадыйрын күренми, кая ул?» дип сораса, ничек җавап бирерсең? Караңгы бүлмәдә вак г»як керләр юа торган кечкенә ләгән бар иде Шуны эзләп тапты Кә- И! Мә Әлегә кадәр өйне җыештырмый торуының да сәбәбе шул Кадыйр ның ниләр алуын, нәрсәләрне Кәлимәгә калдыруын ачыклыйсы кил ми, Сонгы вакытта алар икесе ике бүлмәдә яши башладылар. Урта лп зал Кәлимә ишек төбендәге тып тын бүлмәгә посты Кадыйр элек-электән үзенең эш кабинеты итеп билгеләнгән түр якка бикләнү чән булып калды Китәсе көнне иртәдән үк ул яктан дөбер-шатыр ит х*н тавышлар ишетелде Кәлимә, бичара, шым булды Йөрәгенең дө велдәвен һичничек тыеп булмый иде Әллә кайчан Кадыйр өчен алып куйгаи «Волокордин»ын да эчәргә уйлады Аны суга тамызып эчәләр Су алырга кухняга чыгарга кирәк. Аяклары атламалы Даруны шул килеш кенә күп итеп капты Авызы янды, эче көйде Элеккечә «Ка лыйр. уф. үдәм. тизрәк су китер'» дип. кычкырып җибәрә язды Түз W. эндәшмәде «Шул кирәк сиңа'» диде үзүзеиә Түр якта шапшоп яткан тавышлар һаман тукталмый иде Кадыйр китаплар аралый иде. Wi Бераздан ул, залның шыгырдый торган идәненә нык басып. Кәлимә бүлмәсенә якынлашты Хатын «Килде! Керә! Аллага шөкер, дип сөенде — Нинди генә сүз әйтсә дә, каршы төшмәскә кирәк. » Ишек төбенә җитсә дә, ир тоткага кагылмады, эчкә үтмәде, тыштан торып кына сөйләде. , — Мин Болгариядән йлып кайткан чемоданны алам инде, китаплар сыймый i Кәлимә: Ник аны сорап торасың? — дип кенә әйтә алды Кадыйр кире китте Кечкенә диван өстендә китап укыгандай итеп утырган хатын сыгылып төште Иренең ниләрне үзенә алуы, гаҗәпкә каршы, аны бөтенләй кызыксындырмый иде. Ник алай ул? Аерылы- шучыларның иң зур дәгъвалары әйбер бүлешкәндә чыга, дип сөйлиләр иде бит Кәлимә исә «Үзе булмагач, ул калдырган әйберләр ни пыча гыма кирәк?» — дип фикер йөртте Менә хәзер, Кадыйр бүлмәсенә килеп кергәч, ул куырылып китте Бүлмә кабер базы кебек иде. Кадыйр хәтта китапларны да әллә ни күп алмаган. Хуҗалыкка ки рәкле уртак әйберләр урыныннан да кузгатылмаган. Сызганып-кысты рынып җыештырырлык чүп-чар да юк, ичмасам Идәннең ялтыравы гын гына юка тузан пәрдәсе каплаган. Кәлимә язу өстәленең өстен сөртеп алды да идәнгә бөкрәйде. Өстәл астына сузылгач, Кадыйрның өр-яңа йомшак башмакларын күрде «Оныткан! Онытмаса, йокыдан уяну белән иң кирәкле әйберен алмый китмәс иде!» Хатын дымлы чүпрәк белән башмакларның бәрхет ты шын, асларын сөрткәләде дә залга чыгып китте, үзе йоклый торган бүлмәгә керде, башмакларны кая урнаштырырга белми аптырап кал ды. Бүлмә уртасында шактый вакыт басып торгач, диванның кечкенә мендәре янына китереп куйды Чыгып киткәндә Кадыйр ашыккан-кабалангаи күрәсең. Кәлимә өйдә юк иде шул, белми калды Иренең чынлап торып җыенуын сизгәч, өйдә утырырга сабырлыгы җитмәде, ашык-пошык киенде дә урамга атылды Башына һичнинди фикер килми иде. Әче җил исә Тик бөтен әгъзаларын тоташ ут алган хатын болар ның берсенә дә игътибар итәрлек хәлдә түгел. Бүреген батырып кигән, тун якасын торгызган, йөзен шул яка эченә яшергән килеш, аяк лары хәрәкәтенә баштанаяк буйсынып, бара да бара иде ул. Бу шәһәр зур түгел, ачуланыбрак атласаң, бер сәгать эчендә аркылыга-буйга урап чыгарга була Якындагы аэродромнан самолет күтәрелгән тавыш колакны ярып яңгырады Шунда гына Кәлимә каушап калды, өйләреннән шактый еракта икәнен абайлады, җанын үкенечле сагыш талын башлады, тизрәк өйгә кайтып җитәргә, Кадыйрны күрергә, аягына егылып ялварырга, аны өйдә калдырырга иде! Әмма ашыгуы бушка булып чыкты. Кәлимә кайтып кергәндә, Ка дыйр өйдә юк иде инде. Урамда битен кисеп искән җил салкынлыгын сизмәгән дә Кәлимә эссе өйдә кинәттән туңа башлады. Төймәләрен генә ычкындырып, тунына төренде, тире эчле итекләрен дә салмады, түргә узып, люстраны кабызды Зал уртасындагы өстәлдә Кадыйрның соңгы «сәламе» — бер төргәк акча ята иде. Кәлимә бөгәрләнеп килде. Өстәл янындагы урындыкка лапылдап утырды, тун якасын мендәр итеп, башын өстәлгә салды. Ичмаса, хәсрәтеңне юып агызырлык яшең булсын иде . Күпме өзгәләнсә дә, Кәлимәнең күзеннән бер бөртек тә яшь чыкмады Уйламый кылып таш лаган хата өчен табигать аны елатмас хәлгә китереп җәзалый иде, күрәсең. Тик, ни хикмәттер, хәтта хәзер дә, шушы япа-ялгыз хәлендә дә Кә лнмә үзе кылганнарның берсен дә үкенү белән искә алмый Кадыйрга кяяүгә чыгарга, туйлар уздырырга йөрүен ишеткәч, әллә ничә кыз ана бу уеннан кире кайтырга киңәш бирде F — Синең теге артист белән буталып йөрүләренме кичермәс, күзен не дә ачтырмас,— диделәр — Әле кыз килеш алгач та. татарның дәгъ мсы еш кына- «Син кыз түгел идеи!» - дип битәрләүдән башлана Кәлимә кеше сүзенә колак салмады, һәм анын Кадыйрга булган < ышанычы нигезле булып чыкты Әллә барысы да үз күз алдында үт кәнгә. әллә Кәлимәне яратканга, Кадыйр хатынының беренче хатасын. = Кафьянов белән хур булуын, юри генә дә телгә алмады Анын бу хак- - та фикерен белергә теләп. Кәлимә Сашаны искә төшергәләсә, Кадыйр Z ул сүзне ишетмәмешкә салыша, әңгәмәне бөтенләй башка якка борып *" жибәрә иде Сизенгән диярсең! Шул Кафьянов аркасында гаиләләренең чел = лэрәмэ киләчәген алдан күреп торган диярсең! Кунаклар сирәк күренә торган бу кечкенә шәһәргә концерт брига ф дасы килүен ишеткәч, бөтен кеше, яше-карты билет артыннан чаба , башлады. Көи-төн заводтай кантын керә алмаган Кадыйр булып Ка = лыйр да Кәлимәгә әйтеп куйды: —f Син теләсәң, аласың инде ул билетны, диде — Әйдә, тырышып = кара әле! Безгә дә бер күңел ачу тиештер бит' Икенче көнне Кәлимә, Кадыйр эшкә киткәч, киенеп-ясанып. кон Z. цертка билетлар сатыла торган кассага йөгерде Шәһәрнең ип зур Z культура сарае иде бу Билет кассасы урнашкан фойесы үзе генә дә э бер ише клубның тамаша залыннан зур Стеналарга концерт бригада * сынын афишалары, солистларының портретлары ябыштырылган Кас ~ са тәрәзәсе янына коллективның исемлеге, кемнең нинди жанрда чыгыш * ясавы күрсәтелгән тагын бер белдерү эленгән. Концерт турында хәбәр ишеткәч үк Кәлимәнең җанын билгесез бер талпыну биләп алган иде Инде бу бинага аяк атлап кергәч, тагын да каушады бу бер дә юк ка булмаган икән. «Концертның конферансьесы Александр Кафьянов; дигән юллар Кәлимәнең күзләрен әлҗе-мөлҗе кигерде Хәрефләр бие тә. афишалар сикерешә, тирә юнь чайкала башлады Көтелмәгән бу яңалыктан Кәлимә күңелендә «Бернинди дә билет алмаска, концертка аяк та атламаска!» - дигән уй туды Ләкин чи генә чыгып китәсе дә килмәде Кассага чират тезелгән иде Ул да барып басты. Аклану сүзләре дә унлап тапты «Кадыйр кушты' Үзе җибәрде!» Урамга чыккач гаҗәпкә калды ул кыш уртасы язга әйләнгән, кар бөртекләре күбәләкләр булып оча, муеннан батырлык көртләр челн- рэвек гөрләвекләр кебек күренә Кәлимәнең авыр туны да канатлар шикелле җиңеләйтелгән иде Казанга беренче аяк баскан көннәрендә it* кебек. Кәлимә чынбарлыкны тоймый башлады, яшьлеге яңадан кайт ты, диярсең. Аның тизрәк концертка барасы. Кафьяновны күрәсе, һәм үзен д.> аңа күрсәтәсе килә нде Ник шулкадәр ашкынуын Кәлимә әле дә аклый алмын Нәрсә көт № Аңа тагын ни кирәк нде сон? һичнинди мохтаҗлыгы юк бит У i га ши бер кат тормыш аяусызлыгы алдында үзенең квчсезлеген генә күрсәтте Язмыш исә Кәлимәнең артына тибәр өчен әзерләнеп үк тор 'ан икән Концертка барганчы Кәлимә Кадыйрга аны моны әйтмәскә ният ләде Култыклашып, уен-көлке сөйләшә-сөйләшә залга килеп керде ләр, кң алгы рәткә узып утырдылар. Хатынының өзлексез көлеп кенә торуын хуплап, Кадыйр — Снп бөтенләй яшәрең кнгтен. карчык, диде — Сине гел кон Цертка гына йөртәсе бар икон. — Әйе шул Синең өч бүлмәнне саклап ятып картаеп беттем нн де —Тагын көлде Кәлимә, утырган урынында тыныч кына тора алмас хәлгә килде.— Иртәгә дә киләм әле мин бу концертка. Пәрдә ачылып, сәхнәгә Кафьянов чыгып кына баскан иде, Кәлимә белән Кадыйрның карашлары очрашты Кадыйр күзләре җавап көтә иде. — Үзең куштың! — диде Кәлимә, әллә кайчан уйлап куйган акла нуын эшкә җикте. — Алай икән монда эшлә-ә-әр Бу Кадыйрның Кәлимәгә карата әзме-күпме кешечә әйткән соңгы сүзләре иде.— Мин китәм, син теләсәң нишлә! Ник кенә шунда Кәлимәне дә җитәкләп алып чыгып китмәде икән Кадыйр, ник аның ялгызын гына калдырды икән? Ялгыз хатынга теләсә кем шикле караш ташлый Бу юлы исә Кәлимәгә теләсә кем түгел, нәкъ менә шул ук Кафьянов шаккатып карап торды. Аның хәтта концерт алып баруында да сизелде бу. Сәхнәгә чыгып баса да, күз ләрен Кәлимәгә текәп, шактый вакыт сүзсез тора, аннары чираттагы чыгыш ясаучының исем-фамилиясен генә әйтеп, кереп югала Шаян лыгы да, чыгышлар арасын ялгап сөйли торган шигырьләре дә әллә онытылган, әллә кирәген югалтканнар Кәлимә ул концертта нинди җыр тыңлаганын да, кайсы биюне кү pen сокланганын да, тәнәфес игълан ителүен дә хәтерләми. Дөньядан кичеп, онытылып, кыймылдарга да җөрьәт итмичә утыра иде, берәү нең арттан: «Ник ял итәргә чыкмыйсыз?» — дигән сүзләренә сискәнеп китте. Киләмә борылып карарга батырчылык итмәде, чөнки белә иде Кафьянов бу. Хезмәтенең бөтен кануннарын бозып, гримлы бите, сәх нә өчен генә тегелгән костюмы белән тамаша залына төшкән Кәлим», хакына, аның бер сүзен ишетер өчен! Бу хәлдә бер сүз дә ала алмаячагына бик тиз төшенгән!ә, ул Кәли мәнең кулына кагылды — Әйдә, болай ярамый,— диде Якында гына, ян стенада, берәү дә кереп-чыгып йөрми торган бер ишек бар икән. Алар, шуннан үтеп, сәхнә артына килеп керделәр — Күзлеклем минем! — Кирәкми, Саша, искә төшермик. — Искә генә төшерергә ярыйдыр инде... Аның тирән-тирән сулу алуларыннан, Кәлимәгә карата бик итә гатьле мөнәсәбәтеннән айларга мөмкин иде — егетнең тормышы шома гына тәгәрәмәгән бугай Элекке мут карашы моңлы, чәчләр сирәгәеп, чаларып киткән, бөдрәсе дә күзгә ташланмый, хәтта тавышында да элеккеге нык ышаныч, һавалану калмаган. Кәлимә исә үз хәленә үзе шаккатып утыра: нишли ул? Ник монда? Сашаның шәлсыман озын якалы пальто киеп маташуын күргәч, ул телгә килде. — Әле бетте дәмени концертыгыз? - Минем алмашчым бар. Сине очраткан көнне дә мине алыштыр магач, нәрсә өченгә йөри ул? __ «Өченгә!» Тагын шул килделе-киттеле сүз! Кәлимә, хәле китеп: «Э-эһ!»— дип куйды. Сашаның бөтен серләрен берьюлы әйләндереп түгәргә шул үзәк өзгеч аваз җитте — Минем дә тормыш барып чыкмады бит, күзлеклем! диде Са ша. Ул Кәлимәнең исемен оныткан иде ахры, хәтерендә күзлек кенә калган һәм ул үзенең шушы яшендә япа-ялгыз калуын, хатынынын. баланы алып, башка кешегә кияүгә чыгуын, хәтта алименттан да баш тартуын сөйли бирде — Күрәм, сиңа да җиңел түгел - диде ул сүзен очлап Җир читендәге бу шәһәрдә ялгыз хатынга җиңел була димени?! Барыбер ышандыра алмаячагын абайлап. Кәлимә ана ире, баласы барын әйтеп тормады Кызык: аның үзенә дә ул ялгыздыр, таныш-бе лешләрдән дә бәген дөньясында менә шул Саша гына торып калгандыр кебек тоелды Кәлимә Кафьяновка гашыйк самими чагындагы хисләренең әле һаман сүнмәгәнлегенә хәйран калды Артист аны урамга алып чыкты, ниндидер машинага утыртты, зур ♦ бер производство берләшмәсенә караган кунак йортына алып килде. > Озак тормыйча, башкалар да кайтты Шауляшып-гөрләшеп бүлмә- 5 гә кереп тулдылар Күбесе урта яшьтәге кешеләр иде Сәнгать турында, р тамашачының зәвыгы сакында бәхәсләшә-бәхәсләшә сөйләшеп утыр- £ ды;ар Өстәл тулы нигьмл иде Кайтып кергән мәлгә генә кызу-кызу 2 капкалап алдылар да. сүз1ә бирелеп, ашау-эчүне оныттылар. .Алар Кә- t лнмәне дә читтә калдырмады, теләсә-теләмәсә дә. фикерен сорыйлар з иде Артистлар таралышканда, сон иде инде Кафьянов бүлмәсендә та- ♦ гын бер артист — үзенең алмашчысы йокларга тиеш икән. Кәлимә бе < лән Сашаның күзгә күз карашып өнсез утыруын күргәч, ул: — Мин күршеләргә керим, булмаса,— диде £ Кафьянов сискәнеп, сикереп торды = — Юк. юк,— диде Без урамга чыгабыз, күзлеклемне өенә оза- у тырга кирәк 3 Ташлап калдырылган Кәлимәне үзенә яр иткән Кадыйр шушы гө- ’ наһсыз кичәне кичерә алмады Хәер, Кәлимә үзе дә яхшылык өмет ит- х мәгән иде. Язмышына бәйле вакыйгалар турында уйлана башласа. Кәлимә үз өстенә бер өем гаеп җыя Шунлыктан ул үткәннәрне искә төшерергә яратмый Кухня ягыннан ишетелгән сабырсыз гавышка сөенеп куйды ул. өерс-леп-өерелен искә төшә башлаган күңелсез хатирәләрдән арыныр га җай чыкты Кечкенә генә никель чәйнек инде бандаң бирле ду килеп кайный, суы капкачны шалтырата, ургып ургып ташып утыра иде Ашык-пошык чәй эчкәннән соң, Кәлнмә киенә башлады. Сәгатенә күз салды. «Өлгерәм әле!» — днп куйды Ул үз карарыннан бик канә гать иде. Аның өчен үкенүдән дә авыррак нәрсә юк хәзер Бөтен кыл ганнары тоташ ялгышлардан торганга шулайдыр мөгаен Инде бу юлы кулда булган бердәнбер мөмкинлекне соңыннан үкенмәслек итеп фай даланырга ниятләде ул. Аяк астында кар шыгырдый Кәлнмә кышның нәкъ шундый әллә нп салкын булмаган һәм коры көннәрен бнк ярата Шыгыр, шыгыр. шыгыр Бу аваз күңелдә туган көчсез генә өметне канатландыра, ышаныч уята, тәмам сүнеп барган яшәү шатлыгын яңарта кебек. Адым нар ешайган саен, аяк астындагы көр тавыш та куәтләнә бара Кәлн мәнец тагын да тизрәк атлыйсы, йөгерәсе килде, тирә-юньдәге кеше ләрдән генә яхшы түгел. Аннары җан өшеткеч икенче тойгы да ерак китмәгән, өмет белән рәттән үк, авызын ерып, анысы да үз өлешен кө тә. Ул хәтта аның ашыгуыннан көлә кебек н юләр, бәхетеңне кулдан Аер ычкындыр! ач, шәһәр буйлап чабу түгел, һаваларга менеп җил пенсәң дә, кабат эләкми инде ул сиңа Каршыла стеналары гел пыяладан гына торган зур бина күренде Кадыйр шунда эшли Ил күләмендә танылган фәннн-тнкшеренү ни статуты бу. Анда теләсә кемне кертмиләр. Ишектән бер-ике генә адым үттеңме, барьерга килеп төртеләсең. — Кем кнрәк сезгә, кайсы б\лек? Дежур хатынның йөзендә усаллык галәмәте күренмәсә дә, үз сүз •тәренең бик урынлы икәненә ышану җитәрлек иде — Утыз өченче бүлеккә шалтыратырга мөмкинме? — Кадыйрның исем-фам ил иясен телгә алырга Кәлимәдә куәт җитмәде. — Бүлек начальнигына бер генә сүз әйтәсем бар — Дежурның әле һаман телефонга якын җибәрергә унлап та карамавын сизгәч, өстәде: — Мин — аның хатыны, Биләрова. Дежур бераз читтәрәк торган телефон тумбочкасына тайпылды, пыяла астындагы кәгазьгә күз салды. Кәлимә, анык бу хәрәкәтен рөхсәт итүе дип аңлап, барьер ишегеннән эчкә үтте, телефонга якынайды. Хәзер шалтыратыр ул. Күңелендәге бөтен шәфкатьне тавышына салып: «Кадыйр,— дип эндәшер.— Син теге йомшак бәрхет туфлиләреңне оныткансың, иртәләрен яланаяк йөрмәссең бит инде, килеп ал син аларны!» — дияр. — Күрәсеңме менә бу исемлекне? — Дежур хатын юан имән бармагы белән тумбочка өстендәге пыялага төртте.— Монда әнә бернинди дә Биләров юк. Кәлимә ялт итеп кыска гына исемлеккә карады. 33 нче бүлекнең начальнигы язылырга тиешле урында «Биләров» сызылган да янга «Самойлова» дип язып куелган. Кәлимә агарынып китте. Аны әле мәсьәләнең төп хикмәте түгел, үз сүзенең ялганга чыгуы, дежур алдында оятлы булуы хурландыра иде. - Күчте микәнни? — дип үзалдына сөйләнде.— Миңа әйтеп тә тормаган, күрәсең? Дежур хатын: «Кәмит кебек яшисез инде, берегезнең ни кылганын икенчегез белми, хәсрәт капчыклары!» — дигән кыяфәт белән телефонга ымлады. — Шалтырат инде, әйтерләр анда... Көтелмәгән яңалыктан Кәлимәнең тез буыннары йомшады, бармаклары дерелдәргә тотынды. Аппараттагы өч санны көчкә җыйды. — Алло, мин тыңлыйм,— дигән гайрәтле тавыш ишеткәч, ул бөтенләй югалып калды, эндәшә алмый торды. Трубканы чыннан да хатын кеше алды. Шул «Самойлова» дигәннәре, күрәсең. Кәлимәнең котын алып «Алло!» сүзе кабатланды. — Исәнмесез! Җавап булмагач, Кәлимә мөмкин кадәр битарафрак тавыш белән үз йомышын әйтте. — Миңа Биләров кирәк иде. Кадыйр. — Ул юк һәм булмас та. Аның урынына мин билгеләндем. Хезмәткә бәйле йомыш булса, рәхим итегез. — Юк, андый түгел.— Самойлованың трубканы элеп куюыннан шүрләп, Кәлимә ашыгып сорап калды.— Биләровка ничек шалтыратырга икәнен генә әйтмәссезме? Самойлова Кәлимәнең Биләровны ниндидер интим мәсьәләдә эзләнеп килүен сизеп алыпмы, әллә, гомумән, бу хактагы сүзнең артык озакка сузылуын өнәмичәме: — һе-һе.— дип, көлемсерәп җавап кайтарды.—Сез, кадерлем, бераз соңга калып эзли башлагансыз, бит, Кадыйр Биләров эштән бөтенләйгә китте. Ялгышмасам, шәһәрдән үк китәргә йөри иде ул. Әйе, әйе, Казан самолетына билеты ук алынган иде инде аның. Кәлимә өнсез калды. Бер-берсеннән башка яшәргә тәкатьләре калмыйча өйләнешкән кешеләр гаиләне саклап калу, мәхәббәт кебек олы хисне тормышның соңгы көннәренә кадәр җиткерү өчен беренче очрашуларын, ул көннәрдә кичергән тойгыларын, бер-берсенә күрсәткән игелекләрен әледән-әле искә төшереп торалар. «Хәтерлисеңме, син миңа ул чакта нәрсә дигән идең?..» «Бу яулык — минем туган көнгә биргән беренче бүләгең...» «Мин ангина белән авыргач, хәтереңдәме, бөтенләй көтмәгәндә син миңа баллы кайнар сөт керттең. Тулай торакта көндез берүзем ятып, күңелсезләнеп беткән идем Бүлмә шыксыз, егетләр — дэреста. суз кушар кеше юк Шул чакта, ишек ачылып китте дә. син килеп кердең Үзен халаттан гына, кулында каннар сөт тулы олы кружка Мин: — Нишләп син дәрестә түгел? — дим — Ә,—дисен син. Сөткә чират иде. соңга калдым инде Барып Йөрмим .» —Тагын көлешәләр Ир хатынын үзенә тартып ала ♦ Танышкан кавышкан чакларга бәйле хатирәләрне янартып тору > күңелне яшәртә, вак-төяк мәшәкатьләрдән арындыра, барлы юклы үп з кә-сапкалариы юып алгандай итә Ир белән хатын гүя яшьлеккә әй = ләнел кайталар Башка гаиләләргә сафлану китерә торган андый искә төшерүләр з Биләровларда хатынның мәңге җуелмаслык хаталарын, ирнең киче ~ ручәнлеген, кыскасы. Кәлимәнең Кадыйрга муеннан бурычлы икәнен 2 раслауга гына кайтып калачак иде Дус-ишләрдән, туган тумачадан ерактагы бу шәһәрнең кар буран ♦ ли урамында япа-ялгызы торып калгач, яшьлек хатирәләренең бары " берьюлы исенә төшеп. Кәлимәнең тынын кысты И ул самими кичереш □ ләр. и Казан’ Кадыйрны очрату Шәрәфә Өчәүләшеп Казан урамна рында йөрү Кәлимәнең йөзе ачылып китте «Казан бит әле дә урыныннан күч ' мәгәи Шәрәфә дә шунда. Гөльязы да Кадыйр да шунда очкан Почта = бар. телефоны, телеграфы! Юк. әле берни дә бетмәгән, югалмаган *" Нигә башка төшкән һәр хәсрәт алдында җебеп калырга* Тырышып * тартышын карарга кирәк' » Шулай бит ул кыядагы дәү ташны аска тәгәрәтеп җибәрү ахмак ‘ кулыннан да килә, яңадан үз урынына менгезүләре генә, ай-һай. авыр Көч хәл белән атлап, эштән кайтып кергәндә. Шәрәфә күңелендә бары бер генә якты уй бар иде Тиздән монда Кадыйр киләчәк Аны күрү, аның тавышын ишетү җан кимергеч бөтен күнелсезлекләрне юып алыр кебек Хуҗасы күренүгә. Карахмәт үзенекен дәгъвалар! а тотынды \нын нинди тавыш чыгарып мияулавыннан Шәрәфә песигә ни кирәген аң 1ЫЙ Ишекне ачты да. Карахмәт сыешлы ара калдырып, чылбырга гы на эләктереп куйды Шәрәфә өйдә чакта, песи шуннан кереп чыгын йөри Монысы да — редакциядә чыккан күңелсезлекне оныттырырга нрап тора торган бер шөгыль Шәрәфәгә хәзер нәкъ шул кнрәк. өй мә тәкатьләренә чумарга да эш турында онытып торырга Бу кадәресен белә Шәрәфә. тик шуна ирешү юлларын гына таба алмый интегә Кү нелсезлек дигәнең, бер килә башласа, төрле тарафлардан ябырыла бит ул Редакторы яныннан чыкканда Шәрәфә коллективта алтынга алңш гырмас дуслары барына, аларнын әлеге хәлне ачыклаячакларына һәм кнрәк булса, үзен яклаячакларына ышанып торган иде Бераздан җыелыш башланды Редактор Шәрәфәнен «һичнинди кы галарга да сыймый торган тәртибен» коллективка җиткерде Соңын нан - Ибедәшләр, без монда бик җаваплы эш башкарабыз, хәлбуки уз арабызда шул эшкә аяк чалырга теләүчеләр дә бар, днп Шәр■» фә өстенә бер олау гаеп өеп куйды Моннан кырык-илле еллар < ик кул i ’әр сотрудникларны нхтыярсызднн елмаерга мәҗбүр ит.» иле Чөнки һәркем, хәтта редактор үзе лә. Шәрәфәнен журнал өчен җанын кыз ганмый тырышуын күреп тора Редактор, берәм-берәм бастырып. Шә- рәфәнен төнге «кыланышы» турында фикер сорый башлагач та җа ваплы секретарьны яклау сүзләре генә ишетелде. Бу очракта башкача эшләргә ярамавына да тукталдылар Редакторның исә үз сүзен күмеп калдырырга исәбе юк иде. Ул андый очракта кемгә таянырга кирәк леген дә алдан чамалап куйган. — Сез, ибедәшләр, хәлнең җитдилеген аңлап җиткермисез. Ә ме нә мин алдан чакырып алып корректор ибедәш Хәмидә белән сөйләшкән идем, ул миңа җаваплы секретарьның үз эшенә шактый салкын каравын раслап күрсәтте. Җыелыштагылар барысы берьюлы аргы почмактагы урындыкка поскан чибәр хатынга борылдылар. Ул, күрәсең, редакторга әйткән сүзләренең болай бөтен кеше алдында кабатланачагын уйламаган—комачтай кызарды Кара керфекләр белән каймаланган сугандай яшел күзләре тычканныкыдай биешә башлады Җитәкчесенең ятмәсенә эләккән корректор Шәрәфәгә кызганыч тоелды. «Шулай да безнең редак тор дөрес эшли,—дип, күңеленнән тагын бер нәтиҗә чыгарып өлгерде. - Икенче вакытта кеше артында пыш-пыш килеп, әләкләшеп йөр мәскә әйбәт булыр!» — Хәмидә әйтә: җаваплы секретарь соңгы вакытта нервныйга әй ләнде, игътибарсызланды, кайчак хаталы битләрне дә «басарга ярый» дип имзалап җибәрә, ди. Шәрәфә: — Бәлки без Хәмидәнең үзен тыңларбыз, ачыктан-ачык сөйләсен әле бер! — дип. үз тәкъдимен кертте. Бу хәл Хәмидә өчен тагын да кыен иде. Ул чалбар кесәсеннән алып, берәүдән дә рөхсәт-фәлән сорап тормастан, сигарет кабызды. — Кичерәсез, тартмый түзә алмыйм,—диде ул. Башын аска иде. торып басты — Э-э. Шәрәфә Шакировна алай ук нервный түгел ул, ни., э-э... Менә кияүгә чыкса Кемдер Хәмидәгә уенын-чынын бергә кушып — Синең кебекме? — диде — Ирләрне бишташ урынына учында уйнатасың.. Редакторнын гайрәтле тавышы бу ямьсез әйткәләшүләрне басты — Ярый, утыр, Хәмидә. Иртән син туп-туры әйткән идең, Шәрәфә үзе монда булгач, йомшап төштең бугай, ха-ха-ха... Да-ссс! Җыелыштан чыкканда Шәрәфә корректор хатынны ышанычлы иптәшләре арасыннан сызып ташлаган иде. Бу апа барыннан да авыр рак тоелды Редакторга рәхмәт — күзен ачты Шәрәфәнең. Шулай да эштәге һәр күңелсезлек саен моңарчы ышанычлыдан исәпләнгән кешеңне югалта барсаң, кыенгарак туры килер. Хәзер дә. өенә кайтып, көндезге күнелсезлекләрдән арынырга ты рышып вактөяк эшләр белән шөгыльләнә башлагач та, күңеленә ик тирән яраны Хәмидә салуын тойды Шәрәфә. Эш кешесенә шелтәсен дә, мактавын да ишетергә туры килә Дус, сердәш исә бер' мәртәбә генә табыла, аны бер 1енә тапкыр югалтасың да... Телефон шалтырады Өстен яңа гына алмашып, кухняга кергән Шәрәфә, аяк арасында буталып йөрүче Карахмәт белән узыша-узыша, зал ягына ашыкты Трубкада Кадыйр тавышы нде. Шәрәфә аның сүзләрен ояла-ояла тыңлады- «Шәрәфә. бүген дә чыгып качма инде, хәзер барам, яме » Яшәреп киткәндәй булды Шәрәфә. Йөзенә алсулык йөгерде, күзләре дымланды — Кил. Кадыйр, кил! — диде Бүген аңа Кадыйрдан да тансыграк кеше юк иде.— Кил. көтәм! — Хәзер! Икесенең дә шатлыгы телефон трубкасыннан гына аңлатып бетерә торган түгел Тизрәк очрашырга, күзгә-күз карашып, яшьлектә ясаган хаталарны танырга, аны башка кабатламаслык итәргә, язмыш артыннан йөргән күңелсезлекләргә юлны бикләп куярга кирәк Шәрәфә белән аралашкан кешеләр аның хакында үзара сөйләшә башласалар «Көчле дә кыз инде, малай! — диешәләр — Ирләрең бер якта торсын!» 2 Аңардан кемнәр генә шәфкать күрмәде? Сабакташларына кулын- 3 нан килгәнчә ярдәм итүдән башлаган иде. хәзер инде аның янына, 5 көймәләре комга терәлгәндә, таныш-белешләренең балалары йөри Төп Йортта да нужа арбасын төпкә жигелеп тартучы Шәрәфә булды. Гөл i лня апасы кияүгә киткәч, әнисе Хәмдия авылдагы иске йортта япа 3 ялгызы калды. Кияү янына барасы килмәде Шәрәфә бу юлы да егет- ж лар вазифасын өстенә алды яна квартирага бирелгән ордерын тотып ф авылга кайтты да, бөтен вак төяген колхоз машинасына салып, кар чыкны Казанга, үзе янына күчерде Моны ул җиңелгә генә санаган х иде дә, тиз арада мәсьәлә катлаулана башлады Бердән, мәсәлән, Хәм - дия түтине ялгыз калдырып командировкага йөрүе зур уңайсызлык t Икенчедән, бәйрәмнәрдә пиләрдә Шәрәфәне үз итеп җыелган журналист иптәшләрен дә карчык өнәп бетерми Алар китүгә Шәрәфәгә үп- f кәсен белдерә, кайчакта килгән кешеләр янына ук чыга да <Ж.игге. Z булды, йокларга вакыт!» дип кәефне боза Хәтта Шәрәфәгә гашыйк g бер егет: шул «өстәмәсе» булганга гына өйләнмәдем мин аңа. дип сөй 2 ләп йөргән Егет, әлбәттә, ялгышкан Өйдә берүзе генә булса да. Шә ° рәфә аңа барыбер кияүгә чыкмас иде. Кадыйрдан соң берәүне дә яра * га алмады ул. Яратмыйча иргә чыгуны исә ахмаклыктан саный Апа хәзер күбрәк әнә шундый ялгышлыкны ясаган кешеләргә киңәш бирер га, еш кына турыдан-туры ярдәм итәргә дә туры килә. Әзмәвердәй ирләр, әллә нинди уңган хатыннар, гаиләләрендәге котылгысыз хәлдән гаҗиз булып, Шәрәфәгә сыеналар Соңыннан, тагын тыныч кына яши. эшли башлагач: «Ну, рәхмәт. Шәрәфә малай, көчле дә кеше син!» диләр «Көчле Шәрәфә»нен исә үзе көчле дип санаган берәр ир-ат заты янына барып, күңелен бушатасы килә Андый кешесе дә бар анын. Ка дыйр ул Эче тулы сагышын ана гына түгәр иде дә Ип кирәк чагын да булмады шул Шәрәфә тәвәккәлләгәнче, башкалар өлгеррәк булып чыкты Хәзер инде Кадыйр да әнә ярдәм сорап аның үзенә килгән Шәрәфә. Кадыйр турында алан уйларга ничек оялмыйсың дигән кебек, куллары белән башын кысты, йөзен сыйпап алды Хннары кух няга ашыкты, үзе тәмле, үзе тиз өлгерә торган аш әзерләсәк ямны бу •чыр иде Кухня белән зал арасында йөри йөри Шәрәфә күпме вакыт узуын чамалый алмады Ул. нинди генә эшкә тотынса да. онытылып китеп, ярагып үти. Аш-су тирәсендә кайнаша башласа да шулай Салкын ашы да. авыз суын китерердәй әчесе-төчесе дә булсын, дип тырышкач, га бы и ы шактый мул булды. Кайнар ашы духовкада, әкрен генә ле перлон утыра. Кадыйр өстен башын чишенеп өлгергәнче, анысы да өс ’ талгә килеп җитәчәк Шәрәфинең күптән инде болай очына-очына табын әзерләгәне юк иде Әнисе Хәмдия карчык исән чакта кнлеп-кнтеп йөрүчеләр күп бул ДЫ Ж.ӘЙ саен апасы белән җнзнәсе. әнинең хәлен беләбез, дип. озак лап торалар иде Алар укытучылар, яллары икешәр ай Ул чакта Шәрәфә кунак төшем аркасында яраткан эшенә вакыт тимәвенә бор чыла Шулай да өендәгеләргә сиздерми, табынын мул итеп әзерли, хәт fa төн буе телевизор караучы җнзнәсенә дә карашы йөз күрсәтми иде Ник дисәң, кунак сыйлаудан да. ялгандагы кебек ук тәм таба, I.HJ.H ала белә ул. Хәмдия түтине җирләгәч, туган-тумача Шәрәфәгә еш кил ми башлады. Кадыйрның кайту хәбәре инде онытылып барган рәхәтләрне искә төшерде Шәрәфә очына-очына табын тезә, өен җыештыра, музыка җайланмаларын рәтли. Барысы да көйле торсын. Кем белә, бәлки, уты- ра-утыра берәр җыр тыңлыйсылары килер, тыңларлар. Бәлки, музыка дөньясына кереп киткәч, биергә теләрләр Шәрәфәнең йөздән артык пластинкасы, магнитоласы бар. Магнитофон тасмалары да җитәрлек /Кае чыкса, Кадыйрның тавышын да язып алырга була. Аннары телә сәң кайчан утыр да тыңла. Алдына фотосын куясың, магнитофонны борасың: каршыңда — сурәте, колагыңда — тавышы Тагын ни кирәк?! Шәрәфә елмая да елмая. Ул бит боларны күңеленең иң түренә кереп оялаган ышанычын, гомере буе көткәненең тормышка ашачагын тойганга гына уйлый Кадыйр. Кәлимә турында сүз чыккач, әйтте бит ул юк. ул булмаган да...— диде. Димәк, алар икәү генә булганнар Шәрәфә дә Кадыйр, Кадыйр да Шәрәфә! Нигә аның фотосурәте? Нигә аның магнит тасмасыннан чыгачак җансыз сүзләре? Үзе булсын* Шәрәфәгә Кадыйрның үзе кирәк* Аның бүген, менә хәзер, ун елдан соң Кадыйр күзенә кабат күрен гәндә. бик матур буласы килә иде. Шәрәфә кунакны каршыларга барысы да әзер икәнен тагын бер кат күңеленнән уздырды да аргы якка узды Гадәттәгечә пөхтә җыештырылган йокы бүлмәсендә дә һәр нәрсә үз урынында иде Кием шкафын ачты Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын инде Аның һәр елның 8 Мартына атап яңа күлмәк тектерү гадәте бар Быелгы тантанага ул әле кыш уртасында ук, алтынсусаргылт асыл күлмәк әзерләгән иде Тотты да шуны киде. Кызык булсын әле. Кием шкафының капкачындагы озын көзгегә күз салгач, Шәрәфә битен дә бераз «эшкәртергә» кирәк тапты Хуҗасының аягына ура- 1ып йөдәткән Карахмәт кенә: «Нишләвең бу? Гомер кыланмаганны?» дип, кирегә үгетлидер кебек иде Шәрәфә идәнгә чүгәләп аны иркә- 1әргә тотынды. — Син, Карахмәткәем. барын да аңлап бетермисең бит әле,—дип, өйли-сөйли сыйпады.— Миңа бит бүген бик матур булырга кирәк, белдеңме? Кичер син мине, аңла, бүгенгә генә Бераз буяныйм инде! Яме?! Битенә алсу крем сөрткәч, керфекне озынайтып катыра торган сөрмә тарткач, иренен дә алсуландырып җибәргәч, Шәрәфә үз кыяфәтеннән канәгать булды. Хәзерлек түгәрәкләнгәч. Шәрәфә, ишек төбендәге һәр аяк тавышы на колак сала-сала, сабырсызланып, Кадыйрны көтә башлады Анып ишеге янында еш кына, «дыңк-дыңк» итеп, лифт туктый. Бер дыңкылдау үтте, икенчесе, өченчесе Бусы, мөгаен, улдыр инде! Шәрәфә, әле Хәмдия түти исән чакта ук ишеккә куелган пыяла !ишеккә күз салды. Күренерлек түгел,' килгән кеше кыңгырау төймәсенә баскан да читкә тайпылган Кулларының калтырануын көчкә ты- п, Шәрәфә йозак боргычын кирегә тартты Елмаеп ишекне ачып җибәрде. Каршысында... - Кә...! Юк, Кәлимә түгел иде бу Егерме ел буе һаман да шулай саклана 1.1МЫЙ ич инде Кәлимә. Ишек төбендә басып торучы кыз: — Исәнмесез, Шәрәфә апа! — диде Зиһене генә чуалып китмәсен. Калганын Шәрәфә үзе очлап чыгачак. Бер, ике, өч... — Ә, әйдә, үз!... Гөльяз! — Кәлимә түгел, аның җиткән кызы бу - Уз. уз, тартынма! — Сез каядыр җыенгансыз, ахры? Абау, күлмәгегезнең матурлыгы* — Юк әйе. театрга бармакчы идем дә. Шәрафәнең театрга аяк та атлыйсы килми Үз өендә, үзе тезгән затлы табында теләгән кешесе белән кара-каршы утырып чәй эчәсе килә анык — Син Казандамыни, Кә... Гөльяз? — Әйе. Сезгә керергә һич җай чыгара алмый идем Әле әнн белән ♦ телефоннан сөйләштек тә, килергә булдым — Уз, әйдә, түргә! Гөльяз чишенде Ишек төбендәге көзгегә күз салып алды — Әле генә чәчемне кистердем,, килешәме? Шәрәфә, ялгышмыйммы дигәндәй, кызга төбәлеп карап торды Лн 3 нары аны моны сиздермәс өчен генә җавап кайтарырга ашыкты — Килешә, Кәлимә, килешә... — Ха-ха ха. Кәлимә түгел бит, мин - Гөльяз! Иң матур исем гөл “ тәр, язлар . Кәлимә бит ул «сүз» дигәнне генә анлата ♦ — Әниеңә бик охшагансың,— дияргә мәҗбүр булды Шәрәф.» Кыз - гөсе-буе белән генә түгел, үз үзен тотышы, хәтта сүзләре белән дә : нәкъ әнисе иде— Ярый, әйдә, түргә үз! Залга үттеләр — Лбау!— Кыз ап-ак эскәтергә тезелгән табынны күрде И и. нин у ди тәмле нәрсәләр! = Гөльяз, күргәзмәдәге мәшһүр рәссамнарның әсәрләрен каран йөр “ тәндәй, өстәл тирәли әйләнә-әйләнә, табынны күзәтергә тотынды Икра да бар! Ике кешелек Ул ялт итеп Шәрәфәгә борылды Кемнедер көтәсез икән бит?! Шәрәфә зур гөнаһ өстендә тотылган кеше кебек комачтай кызарды - Әтиемнеме? Ә-ә, әни дә әйткән иде аны ы ы Чигенер урын юк. Шәрәфә, уңай җавап биргәнен аңлатып, башын игәндәй итте Шәрәфә апа, мин әни сүзләреннән дә берни аңламадым Әйтегез •ле. әти ни өчен сезнең янга килә сон ул? Шәрәфә ни әйтергә белми торды Аннан соң гына Дуслар без Бик якын дуслар, диде Бу сүз кызга ошады, ул артык төпченүне кирәк санамады - Чибәр сез. Чәчегез дә, күзләр дә Фигурагыз шәп1 Шәрәфәгә кыен булып китте Япь-яшь кызның шулай әнисе кебек кешегә бәя биреп маташуы акылга сыймый торган тәрбиясезлек тоел ды Шәрәфә сүз ишеткән саен артка чигенә барды Чигенә торгач, ишек гәбенә үк җитте, кулы йомшак нәрсәгә тиде Туны икән Кисәктән ба шына яка уй килде Ул. кабаланып, элгечтәге тунын алды, бүрегенә үрелде, аягына да нидер элде. Соңармыйм тагын, - дигән булды Китим тизрәк! Ул гүя уз өендәге бөтен хокуклардан мәхрүм ителгән дә хәзер урамга чыгар өчен Гөльяздан рөхсәт сорый - Кызык нкә-ә-н. Үзе кунак көтә, үзе тагын каядыр ашыга Урам салкынлыгындагы иреккә ирешкәнче әле тагын беразга чыгарга кирәген аңлап алып. Шәрәфә кухня ягына ымлады Кайнар аш мичтә, яме Миме гафу игә күрегез' Ул ел мә •рга тырышты Син зур бит инде хәзер Табынга үзең хуҗа бул' Мин нпыгам Аһ. ашыгыр җире булса иде! Кая гына ашыксын соң ул? Юк бит. нныгып түгел, салмак кына атлап та барыр җире юк Җанында бары өйдән качып котылу теләге генә котырганда. х а лечен бу ягы турында уйламаган иде әле Шәрәфә Кадыйр килеп кер гәнче. ата белән баланың очрашуын үз күзе белән күргәнче, юк бу чырга, тыныч ялгызлыкта калырга теләде Ишек ябылуга, лифт көтеп гормастан, аска атылды, итегенең җиз кадаклы биек үкчәләре, таш басмалардан ут чәчрәтердәй булып шакылдадылар Ул инде ишек төбендәге тар сукмакка чыгып баскан иде. Урамда .алкын Кар да җил, караңгылык та ялгызлык. Шәрәфә, бер минутта гуктап тормастан, алга атлады, тик кая барырга белмәүдән, адымнар үзләреннән-үзләре акрынайдылар. Нәкъ шул чакны олы урамга юташкан чат башында төз гәүдәле бер ир күренде: «Ул! Кадыйр! Нишләргә?».. Ачык бер фикергә килгәнче, Шәрәфә, сукмактан читкә тиз генә тайпылды да, ашыга-ашыга өй каршындагы бакчага керде, карт өрәңге ышыгына барып басты. «Ул мине күреп калмады микән, таныды микән?» дигән борчулы сораулар куркыткан иде аны. Кадыйр килгән якка кабат күз салу белән ук аңлашылды. Шәрәфә янына ашыгучы Кадыйрның кача-поса бакча буенда йөрүчеләрдә бер гаме дә юк Ул зреэре атлап бара иде. Кадыйр кереп китәргә тиешле ишектән, иркә мияулавын суза-суза, кинәт Карахмәт сикереп чыкты. Шәрәфә, аны-моны белештермәстән, ана тартылды Песи башка вакытта урамга ялгыз чыгып йөрми һәм йөри дә белми иде Бүген, хуҗасының уйлары чуалган арада, аңа дип ачылган ишек ябылган да песи тышта калган. Тик хәзер, шул ишеккә Кадыйр якынлашканда, Карәхмәтне ничек тотып алырга сон? Пес-пес! Карахмәт, кил монда, пес-пес! Шәрәфә бер Кадыйр ягына, бер ишектән чыгуга, салкын кар көртләре каршында нәумизләнеп калган песигә карангалады Кадыйр аны- моны сизмичә, сабыр гына килә. Карахмәт әллә тавышны ишетте, әллә хуҗасын танып алды, туп-туры Шәрәфә ягына чапты Хуҗасы сөялгән өрәңгегә җиткәнче, песи урамның якты чатындагы бу якка чыгарга тиеш иде. Шул турыда аны Кадыйр күреп алды Песи дә, Кадыйр да тукталдылар Кадыйр артына әйләнеп, кара мәче кисеп үткән юлдан атларгамыюкмы, дип, икеләнеп карап торды Шикле мизгел гиз үтте, ир алга узды Карахмәт исә, күз ачып-йомганчы, хуҗасы янына килеп җитте. Песиен генә көткән диярсең, Шәрәфә аны кулларына алды да, Кадыйр кергәннән соң тагын да яктырып киткәндәй тоелган тәрәзәсенә карашын ташлап, бакча караңгылыгына таба атлады Карәхмәтне иркәли торган гадәттәге сүзләрен тезеп китте «Нишләп кар арасында пәрисең әле син, ә? Ишегең ябылганменн? Керә алмый интектеңме? Кил әле монда, кил, җылытыйм әле үзеңне Тәпиләрең туңгандыр?!» Песи аның куенына ук кереп чумды, йомшак тун рәхәтендә эреп, мырауларга ук тотынды. Шәрә агачлардан да, йортларның караңгы күләгәләреннән дә. ак кардан да салкынлык, бары тик салкынлык кына бәрелә. Кайбер кич- 1әрдә кар бөртекләре сибеп шаяручы җил дә, үзәккә үтеп, җанны суытырга теләгәндәй, Шәрәфәгә бары тик коры салкынлык кына өрә. Шәрәфә, җан өшеткеч караңгылык шомлыгын сизмәмешкә салышып, адымнарын кызулата, атлаган уңайга, куенындагы җылы йомарламны күкрәгенә ныграк кыса бара иде.