Логотип Казан Утлары
Новелла

КҮҢЕЛЛЕ КӨН

  Бу ниткән сәер исем әле — Таплап? Исем түгел бу, яратып әйткән кушамат кына. Чын исеме Җәлил аның. Ул чатан аякларындагы ямьшек үкчәле сандалилары белән катыкаты басып, ишегалдында тап-лап атлап йөргәндә очраган абый-апа- лар тотып сөяләр үзен. «Ах, син— Таплап!»—диләр. Кызык өчен генә өстәл астына кереп утырса да, әбисе аны: «Минем Таплап улым кая гына китте икән?» —дип эзләп йөри. «Таплап» дигән* гә беркемгә дә ачуланып тормый Җәлил. Дәү бит инде ул. Киләсе елга аңа алты яшь тула инде. Инде йокысы бая ук туйса да. Таплап әле һаман да күзләрен ачмаган — юри генә йоклаган булып ята. Шунда тәрәзә пәрдәсен шы пырт кына ачып кояш керде һәм җылы куллары белән аның бер як битен кытыклап алды. Башын читкә борган иде, икенче як битен кытыклады. Инде булмый икән бу — Таплап торып утырды. Әтисе белән әнисеннән инде өйдә ислемай исе, тагын әллә нинди әчкелтем ис кенә калган, әбисе кәнәфидә утыра, тастымалы кулында булса да, әбисенең күзләре рәхәтлектән йомык иде. Әй күңелле дә бүген! Тәрәзәдән күренеп торган күк тә зәп-зәңгәр. андагы кояш та нәни генә атлап, күченеп йөри кебек. Кичә кич ут яктысында бу идән кызыл иде, бүген ул ап-ак булып ялтырый, кичәге ак, тәбәнәк түшәм дә бүген биек, зәңгәр төстә. Бөтенесе икенче бүген! Ияген тезләренә терәде дә, шуларны рәхәтләнеп карап утырды Таплап. Беләсезме, нишләп күңелле бүген! Кичә кичен әтисе Таплапка иртәгә мин эштән тизрәк кайтырмын да сине машинага утыртып су коенырга алып төшәрмен, диде! Ай, кичкә хәтле озак, бик озак шул әле... Әбисе кайчак күзләре йомык килеш тә бик әйбәт күрә. Менә бу юлы да. күзләрен ачмыйча гына: — Ник иртәдән болай югалып утырасың, улым? Юын, ашарыңа бирәм,— диде. — Мин югалмадым, әби. Менә бит мин. Син миңа ботканы бик күп итеп бир. Мин бүген бик озак ашыйм. — Ник озак, улым? — Озак ашасаң, вакыт тиз үтә. Кич тә тиз җитә. Кич җиткәч, әти дә кайта. — Аһ, сине... Хәйләкәр Хәйрулла!—дип көлде әбисе. Ботканы ял итә-итә ашагач, Таплап бер дә ашыкмыйча гына ямьшек үкчәле сандалиларын, сары панамкасын киде дә, озаклап кая барырга икәнен уйлап утырды. Аннары әбисенә: — Мин, әби, тупылны карап керәм әле,— диде. — Ишегалдыннан чыгып йөрисе булма. Ишетсен колагың!—диде әбисе усал итеп. Усал итеп әйтсә дә, әбисенең җыерчыклар арасына кереп качкан күзләре барыбер көлеп карый иде. Таплап беразга әбисенә килеп сыенды. Әбинең куллары әнисенеке кебек шома түгел, ак та түгел, бармаклары да кәкре. Ләкин әбинең кулларыннан бик тәмле булып ботка исе, суган, токмач исе килә. Алъяпкычында да шундый тәмле исләр аның. Бу кулларга, алъяпкычка сыенуы шундый да рәхәт... Ә менә әнисенең кулларына, күлмәгенә сыенуы рәхәт микән? Моны Таплап белми әле. Иртән ул әнисен күрмичә дә кала. Ә кич белән эштән кайткач, я шунда су китерә, я китап укый, телевизор карый әнисе. Алар ике катлы бик дәү йортның өске катында торалар. Уң кулы белән кутлыксаны сыпырып, баскычтан бик акрын гына төште Таплап. Иорт янында озак тормакчы иде дә, тик кояш әле түбә артыннан башын сузып кына карый, йорт яны күләгә, салкынча иде. Ул ишек алды уртасына, кояшка, җылыга, яшь агачлар янына чыкты. Машиналар йөри торган асфальт буендагы менә бу тупылны алар әле быел язда гына, әтисе белән бергәләп утырттылар. Тупыл ямь- яшел, тотсаң кулга ябыша торган яфраклар ярды, ә үзе бер тамчы да үсмәде әле. Таплап кулын күтәрсә, тупылның башына тия. Озак басып торсаң, аяк арый, чүгәләсәң менә рәхәт. Таплап бик уңайлы итеп чүгәләде дә, кулына бер йомычка алып, тупылның катып беткән төбен йомшарта башлады. Агачның төбен йомшартырга кирәк, шулай иткәндә тиз үсә ул, диде әтисе. Авырмый да, диде... Аның әтисе үзе дә авырды, бик каты авырды шул. Бик озак авырды. Кич җиттеме иптәшләре аны өйгә кадәр кулыннан җитәкләп алып кайталар. Бу чакта әтисенең бите кып-кызыл була, күзләре уты сүнгән кесә фонаре төсле караңгы була, бер турыга гына карап тик тора, Таплапны да күрми иде. Иптәшләре чыгып китү белән әнисе ишекне шартлатып бикләп ала, әтисе шунда ишек төбендә утырып тәмәке тартып җибәрә, аннары утырган көйгә йоклап та китә. Аннары әнисе әтисен чишендереп караватка илтеп сала, аны бик каты итеп тирги, ә үзе елый иде. Ә бервакыт төнлә!.. Бервакыт төнлә ул әллә нидән сискәнеп уянып китте дә, әкрен генә урыныннан торып, әтисе яткан карават янына килде. Караса, әнисе тәрәзәдән төшкән ай яктысында ялгызы гына йоклап ята, әтисе юк! Әтисен теге кешеләр алып киткән!.. Бик каты кычкырып җибәрде шул чакта Таплап. Әбисе белән әнисе уянып ут кабыздылар. Әтисе бер кая да китмәгән, ишек төбендә, өстен дә чишенмичә йоклап утыра иде. Шуннан соң Таплап бик озак әллә нинди ямьсез төшләр күрде. Әле дә күргәли, сискәнеп уянып китә... Чүгәләп утырудан туйгач, Таплап торып басты. Кулларын артка куеп, агачлар арасында йөренде. Инде кояш йортның түбәсенә үк менеп баскан, шәп кыздыра. Таплап тупылның төбен икенче яктан йомшарта башлады. Бик озак авырды аның әтисе. Аның көн саен иртән утырып китә торган машинасын алдылар. Әтисе әллә кая барып әрҗәләр төяп йөрде. Ә аннары... Таплаплар өендә күңелле көннәр башланды. Өйгә үзе гена кайта иде аның әтисе. Ишектән кайтып керә дә, башын кыңгыр салып, Таплапка карап тора. Үзенең авызы да көлә, күзләре дә көлә! Таплапны менә болай гына итә дә, күтәреп тә ала. Әби- 132 ге бик курыкса да, әтисе түшәмгә кадәр чөя Тапланны! Әтисе тагын машинага утырып йөри хәзер. Ул бүген Тапланны машинасына утыртып су коенырга алып төшә! Таплап кулындагы йомычкасын атып бәрде дә, сикергәлән, ишегалды уртасындагы түгәрәк беседка янына килде. Эскәмия астыннан йонлач койрык күренеп тора иде. Ялкау койрыгы бу, ул шулай башын күләгәгә тыгып йокларга ярата. Хәзер тартабыз аның койрыгын... Әй лә, йоклый бирсен. Аның әтисе дә юктыр әле. Аны машинага утыртып су коенырга алып төшүче дә юктыр. Күңелсездер аңа... Таплап өйгә атлады. Төшке аштан соң Таплапның авызы үзеннән-үзе бик дәү булып ачыла башлады. — Мин йоклап торам әле, әби. Бик аз гына, яме? — Нишләп бик аз, улым? Туйганчы йокла. — Минем бит әтине алмага чыгасым бар. — Беләм, балам, беләм. — Әти авырмый инде ул, әби. — Авырмый, улым, аллага шөкер. — Аның инде машинасы да бар! — Бар, улым, бар. — Менә шуңа күрә мин аз йоклыйм. Без су коенырга төшәбез. — Ярый, улым, ярый. һәм әбисе аны урынга яткырып, өстенә юрганын япты. Таплапның битенә йомшак җил, әбисеннән килгән тәмле, рәхәт исләр кагылды. Ул елмаеп куйды һәм шул елмайган көе йоклап та китте. Йокыдан торып тагын ишегалдына чыкты. Инде кояш каршыдагы йорт түбәсе турысына җиткән, аннан да көчкә генә, башын сузып кына карый иде. Әмма көн бик җылы, су коенырга бик тә рәхәт булачак. Әти генә тиз кайтсын. Мине ишет, әти, кайт! Мине ишет, әти, кайт! Таплап күзләрен угалап теләк теләгән арада — менә бәхет — әтисенең брезент өсле дәү машинасы ишегалдына килеп тә керде. Таплап, ямьшек сандалилары белән тап-лап атлап, каршыга йөгерде. Ләкин кабинада руль тотып утырган әтисе аны күрмәде. Машина кинәт туктады, артка чигенеп борылды һәм... арты белән алар утырткан тупылга якынайды. Таплап кычкырырга да өлгермәде, машина тупылны каерып сындырды да лып туктап калды. Машина ишеген каерып ачып әтисе чыкты. Аның күзләре тагын уты сүнгән кесә фонаре кебек караңгы, бер турыга гына карыйлар иде... Әтисе, көчкә генә атлап, Таплап янына килде, үзенең дәү. тирләгән учын аның баш түбәсенә куйды, панамкасын йомарлап, башыннан төшереп үк җибәрде, иелмичә генә аңа нәрсәдер әйтмәкче булды, әйтә алмады, аннары бик авырлык белән генә өйгә атлады. Инде көн җылы да түгел, инде көн бер тамчы кызык та түгел иде. Таплап тупыл янына килде. Агач сынып ук чыккан, аның нәни кәүсәсе җирдә ята, яфраклары сыдырылган, исән калганнары да салкында туңгандай калтырап торалар иде. Таплап чүгәләде, куллары белән дустының шома, салкынча кәүсәсен сыйпады. Тупылның киртләч-киртләч булып сынган төбендә, яшь бөртекләре кебек, чип- чиста тамчылар ялтырый иде. Таплап җиң очы белән ул тамчыларны сөртеп алды. Ләкин тамчылар тагын чыгалар, тагын ялтырыйлар иде.