Логотип Казан Утлары
Мәкаль

Укучының күңел дәфтәренә

Кабардин мәкальләре һәм әйтемнәре Еш тикшереп торган кеше бернәрсәсен дә җуймый. Мәкерле хуҗа кунакны озак озата. Казакъ мәкальләре һәм әйтемнәре Чәчмәгән уңыш — тумаган бала. Кул кычыткан җирне кашый, сүз әйткән җирдә кала. Иртәгә булыр тавыктан бүгенге йомырка яхшы. Тизнең барсы да яхшы, тик үлем тиз килмәсен. Зур диңгездә су кипми, бөек халык — үлемсез. Акыллының — йөрәктә, ә юләрнеке— телдә. Ничек кенә сикерсә дә бака сазда Калачак. Сүнәр алдыннан һәммә ут бер дөрләп ала. Үләсе килгән тычкан мәче койрыгын тартыр. Карга күпме *кар-р!» итсә дә. сандугач була алмый.