Логотип Казан Утлары
Хикәя

БЕРӘҮ БИК ЯКЫН КЕБЕК

 

Унынчы классны бетереп чыгучыларның болай да баш әйләндергеч мәшәкатьле көннәрендә, кайсы уйлап тапкандыр, төрле профессия кешеләре белән очрашу кичәсе уздыруны билгеләгәннәр иде. Колхозның агрономы, зоотехнигы, медпункт мөдире, парторгы, бу колхозныкы яки бу төбәкнеке булмаса да, юлы туры килгәнлектән, аннан да бигрәк, үзе кызыксынып сорау сәбәпле, өлкә газетасының собкорын да кертеп, бөтенесе чакырылган иде. Хәтта районда ярыйсы гына спектакльләре белән дан казанган режиссерны да онытмаганнар, кыскасы, үз профессиясен мактап кешеләр бөтенесе шунда иде. Әлбәттә, аудитория дә бар, быел унынчыны бетерүчеләрнең егете, кызы барысы да килгән, хәтта быел булмаса, киләсе елда бетерәчәк яшьләрнең дә кайберләре, арткарак булса да, кысылганнар. Һәм барысы да бәйрәмчә киөнепясанып килгән иде. Шулай да сөйләшү алай тиз кызып китмәде. Әйтердәй фикерләре булса да. берсе дә чәчрәп чыгарга ашыкмый, берсеннән-берсе уңайсызланалар. Аннан да бигрәк, газета собкорының блокнотын өстәлгә үк чыгарып салып, язарга сусап карап торуын өнәмиләр: янәсе, әйтерсең уйлап җиткермичә берәр сүз, ә ул иртәгесен үк газета битендә басылып чыккан булыр. Парторгның яхшы ук пафоска бирелеп әйткән кереш сүзеннән соң гына, анда да кыстатып-кыстатып кына, чыккаладылар. Арада иң кыюы газета собкоры булды. — Без үз эшен яхшы белүче югары квалификацияле кадрлар авылга гына кирәк дип уйлыйбыз. Ю-у-ук, алар бөтен җирдә, бөтен халык хуҗалыгына кирәк. Ул кадрларны, беренче чиратта, әлбәттә, менә сезнең арадан, яхшы шартларда укып, урта белем алган, чыраегыздан ук көрлек, бәрелеп торган, чәчәктәй киенешеп килгән менә сез яшь буыннан да көтмәсәк, я, әйтегез, без аларны тагы кайдан көтәргә тиеш булырбыз?— дип, үзен югары дәрәҗәдә тотарга тырышып башлады ул сүзен һәм соңыннан вакланыбрак киткәнлеген хәтта үзе дә сизми калды:— әйтик, пример өчен менә безнең газета чы гару эшен алыйк. Бөтен шартлар тудырылган. Ундүрт катлы өр-яңа бина, кругом пыяла да бетон. Ике кешегә бер бүлмә. Ярыйсы гына зарплата, шуның өстенә эшләгән кеше гонорарын да ала. Кыскасы, яз да яз, газиз угълым, Тукай әйтмешли. Мәгәренки, безнең редакцияләрдә дә ташый тормый чын журналистика кадрлары. Атап әйткәндә, хәзергесе көндә безнең редакциягә ике литсотрудник, бер собкор, ике корректор _җитми. Әгәр, әйтик, шул урыннарга журналистика факультетында махсус белем алып чыкканнан соң сез килеп утырсагыз, начар булыр идеме? Бер дә начар булмас иде. Онытмыйк, иптәшләр, гомуми бурычлар, ил һәм халык куйган бурычлар турында сүз бара. Башкалар, ул чаклы кызып сөйли алмасалар да, үз профессияләренең кызыклы һәм кирәкле якларын «чәчәктәй киенешеп килгән» яшьләргә ничек тә төшендерергә тырышып әйттеләр сүзләрен. Бу колхозга узган ел гына авыл хуҗалыгы институтын бетереп килгән яшь зоотехник Кадыйр Сарманаев кына сүз әйтмәде. Күрәсең, үз эше, үз фермалары белән бәйләп ни дә булса әйтергә ул әлегә ир- тә дип исәпли, ә гомуми сүзләр болай да җитәрлек булдыга саный иде... Ә яшьләр, бигрәк тә арадан ике кыз, иде дус кыз, нәкъ әнә шул кыюсыз зоотехник егет әйткән сүзне көтәләр иде. Әллә ни шак- каттыргыч өндәү-димләү сүзе дә әйтәсен, ул ике кызның кешегә әйтеп булмый торган үз сәбәпләре бар: Халидәсенең сәбәбе — зоотехник егет аларда фатирда тора, кызның күңеленә егеттән, гәрчә егет үзе моны сизмәсә дә, җан эреткеч очкын чәчрәп төшкән, егет авызыннан чыккан һәр сүз аның өчен сүзләрнең дә сүзе кебек тоела иде. Ә Саимәсенең әнисе фермада сыер савучы, кызның уйлавынча: зоотехник егет, әгәр ферма эшенә кагылып нинди дә булса сүз ача калса, аның әнисе турында, ничек тә мактап, берәр җылы сүз әйтмәс иде микән? Сораулар биргәләп тә, кыек атып туры тидерергә маташып та яшь зоотехниктан шома оратор ясап чыгара алмадылар, шулай да ул бу очрашуның чын мәгънәсен дөрес аңлап, берничә сүз әйтмичә калмады. — Авылда туып, шунда үскән яшьләр утыра монда,— дип башлады ул, озын сөйләмәячәген алдан ук сиздерергә тырышып. Аларны агитацияләп тору кирәк түгелдер дип уйлыйм. Әгәренки авылны яратсалар и аның бугаздан китереп тоткан хаҗәтләрен дөрес аңласалар, агитациясез дә авылныкы булырлар, безнеке булырлар. Әгәр аңламасалар, аларны авылныкы итүнең кемгә кирәге бар? Бөтен сүзе шул булды яшь зоотехникның һәм аның кыска рече теге ике кызны, ике дус кызны, Хәлидә белән Саимәне, әлбәттә, канәгатьләндермәде. Дөресрәге, тиешенчә канәгатьләндермәде. Очрашу шактый озакка сузылды. Клубтан таралышканда сәгать төнге уннар чамасы иде. Җәй башына хас булганча җылы, йомшак һәм чак кына зәңгәр моңсулык белән тулган төн иде. Кырлардан, фермалардан кайтышы булганмы, зоотехник Кадыйр Сарманаев мотоциклы белән килеп туктаган икән, клубтан фатир хуҗасының кы зына эндәшә чыкты: _ Күп агитация тыңлап арыган булсагыз, иярегез, Халидә, утыртып апкайтам. Без бит икәү,— дигән булды тегесе, әллә тыйнаклык саклап, әллә базарын күтәрергә теләүдән. Теккән белән Таккан, беләм мин синең Саимәдән аерылма ганыңны.— һәм шунда ук өстисе итте: — Икегезгә дә урын табылыр, тирбәтеп кенә алып кайтырмын. Шулай киң күңеллелек күрсәтеп сөйләшсә дә, минуты белән тырылдатып алып китәргә ашыкмады. Кызлар килеп туктагач та мотоциклын сөрткәләгән булып бераз көттерде. — Бик тузанга баткан, мондый тузанлы матайга кызлар утырту килешмәс,— дигән булды хәйләкәрләнеп. Чын дөреслектә исә уе бүтәндә: клубтан таралучыларның аяк тавышлары басылганны көтә, кызлар ташый башлаган бу зоотехник егет, дип уйламасыннар, янәсе. Менә ул эшен бетерде, утырырга да чабарга хәзер һәм, кызлар каршы килмәсә, бераз әйләнечрәктән чабарга иде. — Рәхим итегез, кызлар. Кем ничек урнаша ала.— Шулай да өстәп әйтмичә кала алмады: — Халидә, малай, син үз кеше гаеп итмәссең, давай, бишеккә Саимәне утыртыйк, кунак кыз булып тирбәлеп кайтсын бер. Тем более, әнисе дә минем атаклы дояркам. — Кеше дигәнең өнле! Әнисе өчен кызын тирбәтмәкче. Алайга китсә, мин бөтенләй дә утырмам. Ләкин бу яшьлек кирелеге генә. Саимә егетнең әлеге тәкъдименә күңеленнән бик-бик шат, хәтта фатир хуҗасы кызыннан өстен куеп, йомшак урын әзерләп торудан чак кына борынын да күтәргән кебек күренә иде. Борынын ук күтәрмәсә дә, шулай да кабат әйттермәде, тәкъдим ителгән <бишек»кә ипләп кенә менеп кунаклады. Ләкин, дөресен әйтергә кирәк, Халидә дигәне моны бик алай ипле кабул итмәде. Белә Халидә, белә генә түгел, күңеленнән шулай саный: Саимә Халидәгә караганда чибәррәк. Ә ул, мотоцикл хуҗасы, Халидәләрдә фатир торучы зоотехник егет, мөгаен, шунлыктандыр, йомшак урынга Халидәне түгел, Саимәне утыртты. Хурланып үләрсең, әй! — Утырсам, тик бер шарт белән,— диде Халидә, мотоциклның арткы ияренә җиңел генә сикереп.— Синең үзеңә чытырдап ябышачакмын, Кадыйр абый. Юкса, минем башым әйләнә, очып төшеп калсам, җавап бирә алмыйча интегерсең. һәм болай куркытып кую белән генә чикләнмичә, шунда ук рульдәге Сарманаевны биленнән кочып та алды. Киттеләр. Хәерле юл телик үзләренә. Әмма алдан өзеп әйтү кыен, хәерле булырмы икән юллары! Башта ук болай кырлы-мырлырак торгач. Җитмәсә, чөй өстенә тукмак, Халидәләр капкасы төбенә кайтып җиткәч (фактически: үз фатирына дигән сүз), Кадыйр абыйсы, Халидә күңелендә уйнаган каршылыклы хисләр белән чак кына да исәпләшмичә, ачык кына итеп әйтеп куймасынмы: — Син кереп, өйгә ут ала тор, Халидә, мин бер очтан Саимәне дә өйләренә хәтле илтеп куйыйм. Нәкъ әнә шулай диде, үз колаклары белән ишетте Халидә, һәм кызның каршылыклы хисләре отыры котырына төште: «Ярый ла, өенә илтеп кую белән генә чикләнсә... мондый матур төндә... Икәү- дән-икәү генә калып соң... Үзем дә инде... шыр тиле түгел диген. Төшеп кал дигәнгә, ялт төшеп кал, имеш!» Халидәнең шикләнүләре беркадәр дөрескә дә чыга язды, ләкин беркадәр генә. Саимәләр турыннан, хәтта өйгә сәлам дә бирмичә диярлек, зырылдап узып китте мотоцикл. Авыл башына җиткәч, хутын чак кына әкренәйтеп, кыздан сорады егет: — Әллә тагы бер әйләнәбезме? — Юк, әйләнмибез, Кадыйр абый,— диде кыз өзеп.— Мине капка төбебезгә кире кайтарып куй да, теләсең, биш әйлән, каршылыгым юк. Бу шундый ныклык һәм катгыйлек белән әйтелде ки, моннан соң егетнең тәвәккәллеге бары тик «хәерле төн, Саимә!» диярлек кенә калган иде. Анысы да әле рульдә утырган килеш кенә әйтелде. Ә бит мөмкин иде, шайтан алгырысы. Китапларда, мәхәббәт хикәяләрендә язылганча эшләргә дә мөмкин иде. Әйтик, мотоциклны бөтенләй истән үк чыгарып, капка төпләрендәге эскәмиядә бераз янәшә утырып торырга. Әгәр рөхсәт итсә, кызның кулын үз кулына алырга. Анысы да тик рөхсәт итсә генә. Унынчыны бетергән кыз, бөтенләй үк плансыз да түгелдер, уйлары-планнары белән кызыксынырга да мөмкин иде. Клубта яки рәсми очрашуларда гына сөйләшергә димәгән, ник монда, шушы зәңгәр төндә, икәүдән-икәү генә калып сөйләшмәскә: «Бер кая да алгысыма, матурым. Кал үзебезнең колхозда. Бергәләп, кулга-кул тотынышып эшләрбез, бергә тормыш корып җибәрербез. Син мине яратырсың, мин сине яратырмын, шуннан да зур тагын ни кирәк безгә?» дияргә иде. Аннары, әгәр рөхсәт итсә, һич югы, каршы килмәсә, бит очыннан гына бер үбеп алырга иде. Бит очыннан гына, каршылык күрсәтмәсә генә... Мөмкин иде, мөмкин иде, каһәр. Ә менә берсе дә булмады. Әйтер сүзләре әйтелмичә күңелендә тагылып калды егетнең. Хәер, иртәгә дә аның иртәгесенә дә көн бар ич. Болай хәтта рәхәтрәк, күңелнең буш йөрүенә караганда, күңелнең әйтелмәгән матур сүзләр белән тулып йөрүе рәхәтрәк. Истәлекле булды шулай озатышып йөрү. Беренчедән, Халидәдә дус кызы Саимәгә карата ниндидер алышыну сымак үзгәреш башланды. Юк, бу тел кузгатып әйтеп була торган үзгәреш түгел, моны табышмакка охшаган сәбәпсез салкынаю дип тә булмый. Ике дус кыз — юл төшкәндә элеккечә үк бер-берсенә керә-чыга йөриләр, сөйләшүләре дә, үзара серләшүләре дә була, ләкин теге төндәге озатышып йөрүләре турында нә берсе, нә икенчесе теш агартып сүз кузгатсын, әйтерсең, андый хәл бөтенләй булмаган. Аннары болай булды. Гадәттәгечә, бер көнне алар, икәү генә калып мединститут, имтихан бирү шартлары, имтиханда куелачак якынча сораулар белән танышып утырганда, Халидәсе аны-моны уйламыйча гына әйтел куйды: — Бик алай калтырап тормыйм, керә алмасам, барган юлыма киртә тотмаган, әйләнеп кайтып, колхозда эшләп калырга да күп алмам,— һәм ышанычлырак чыксын дигән төсле итеп өстәде: — әнә күпме чакырып, колаккка тукып торалар колхозда калыгыз, дип. Әлбәттә, Халидә моны уйлап тормыйча гына әйтте, ләкин Саимә уйламыйча булдыра алмады: тиктән генә чыккан сүз түгелдер бу, теге төнне зоотехник егетнең Саимәне ялгызын гына утыртып йөрткәне өчен ачуы чыгып әйтүе булгандыр... Күңелдәгесе бәреп чыккандыр. Шундый буталчык уйлар белән иләсләнүе нәтиҗәсендәдер, бер көнне Саимә әнисе алдында болай дип сүз ачты: — Әни, әгәр мин синең урында фермада эшләп калырга уйласам, син ничек карарсың? Әнә Халидә дә фермада калыргарак чамалап тора. — Минем чиләнү генә җитмәгән, син дә башыңны сыер корсагы астына тыкмакчы икәнсең?— дип кабынып китте өнисе һәм. тавышын бераз йомшарта төшеп, җәберләнгән, өмете киселгән кешедәй, суза биреп өстәде:—Авызымнан өзеп, үзем киясене кимичә, шуның өчен укыттымы мин сине ун ел буена? Әнисе дә әлбәттә, хаклы: Казанда врачлыкка укытып, бердәнбер кызының ак халатлы һәм халык алдында абруйлы врач булып ки түен бик-бик тели, яшьли иреннән калып, ялгызлыкның ни икәнлеген татыган булса да, кызының якты киләчәге өчен тагы биш-алты ел ялгыз яшәргә бик риза, бары тик кызы укысын, врач булып чыксын гына иде. Бөтенесе аңлашыла, тик бер нәрсә генә аңлашылып җитми Саимәгә: нишләп соң әле ул соңгы көннәрдә үзен ничектер ялгыз сизә башлады. Дус кызы Халидә дә читләшә төште, бергә утырып хыяллар кору, институтка әзерләнүләр дә бетте диярлек. Халидәнең әлеге шул кыюсыз-тыйнак егет, узган ел гына авыл хуҗалыгы институтын бетереп кайткан яшь зоотехник Кадыйр абыйга күзе төшкәнлеген Саимә сизәме? Сизмиме соң! Бу турыда Халидә ничәмә-ничә тапкыр үзе дә ишарәләде. Якын кешесе итеп башына килгән уен әнисенә әйтеп караган иде, фикерен әнисе дә уртаклашмады. Җитмәсә тагы әллә кайчан онытылган бер җырның башлангыч куплеты исенә төшеп, хәтердә гел яңгырап тора: Кемгә сөйлим серләремне, Йөрәгем ялкын кебек, Ялкынлаанган йөрәгемә Берәү бик якын кебек. һич уйламаганда, һич көтмәгәндә аңлап булмый торган хәл: зоотехник егет бер көнне көпә-көндез аларның өенә, Саимәнең болай да буталып беткән уйхисләрен тагын да буташтыра төшү өчен күктән иңгәндәй, рөхсәт сорамыйча гына килде дә керде. Керде һәм сүзен дә тапты. Янәсе, Саимәнең әнисен, Сабирәттәйне күрергә керүе. Күзеннән, ышаныр-ышанмас әйткән сүзләреннән үк сизелеп тора: мәтәштерә. Ләкин «кемгә сөйлим серләремне?» дип озакка суза торганнардан түгел, бу яктан алганда, Саимәдән аерыла иде егет. — Кергән-кергән, сиңа да әйтәсе сүзем бар, Саимә,— дип ялгап алып китте, беравык икеләнеп торганнан соң.— Нишләп әле син, кызый, мединститутка китәргә дигән уеңнан суындың? Беркөн әниеңнең ферма өендә, елар дәрәҗәгә җитеп, башкаларга зарланып торуын ишеттем. — Нишләп дип... үзегез ич... Фермада калырга агитлап торасыз ич. Очрашулар үткәрәсез, кызыктырасыз. — Алайса, бу юлы мин... Әйтәм икән, турысын әйтим: Сабирәт- тәйнең сүзен тыңлап, бу юлы мин икенче төрле агитация белән кердем. Син, кызый, алай төрлесен уйлап, әниеңне борчыма: медицина юлы белән китәргә дип бер уйлагансың икән, и шул юлдан китеп, барып чыгарыңа ышанасың икән, сәгать теледәй як-якка чайкалма. Вперед полным ходом, кыскасы. — Ә менә шулай полный хут белән алга куганда... юлыңда, хыялны кузгатып, котыртып торучы берәү очраса? Һәм ул «бүтән берәү» онытып» та, тотып та булмый торган җырга... күңелгә якын жырга* әверелсә, Кадыйр абый? Сез нинди киңәш бирер идегез, әгәр шулай була калса? Оялчан дигән идек, Кадыйр абыйсы искәртмәстән генә килеп кергәч, югалып калган сымак күренгән иде, карагыз әле сез бу Саимәне, әйтәм дисә, сүзен таба ала икән. Әнисе белән дә, зоотехник егет белән сөйләшү дә ул хәтле читен булмаган икән, ә менә үзе белән үзе сөйләшү ерып чыккысыз карурман булып чыкты. Җәйнең җәй буе шул турыда баш ватты Саимә, әнисе белән дә берничә кабат сүз кузгатты. Бик йөдәтә башлагач, ахырында бер көнне тәмам җене чыгып Сабирәттәй әйтте кызына: — Алай җиң сызганып бик сыер б... батасың килә икән, сүзем юк, бар, бер генә смена мине алыштырып тор, белерсең ферма эшенең тәмен... Кыскасы, башы катты кызның җәй буена. Әнисенең аны медин- ститутка җибәрәсе килә. Күз төшеп йөргән зоотехник егетнең шулай ук җибәрәсе килә. Тик менә Саимәнең үзенең генә китәсе килми. Аңа монда рәхәтрәк. Монда аның әнисе, монда туган авылы, ялан тәпи чапкан тыкрыклары, монда аның.... я хода, ни кадәр генә күз алдына китермәскә тырышса да, барыбер килә... монда мотоцикл бишегендә тирбәлеп чапкан айлы төннәр... Хәлбуки, китәргә икән — китәргә кирәк. Медицина институтына икән — медицина институтына. Врач булып чыгарга икән, әлбәттә, врач булып чыгарга. Иң әһәмиятлесе, бу кирәклекне кыз үзе аңлый, бөтенесеннән дә ныграк, барыннан да ярсыбрак аңлый. Шундый каршылыклы уй-хисләр белән күмелеп, алардан да бигрәк, китапдәфтәрләр белән күмелеп, җәйге айларның үткәнен сизми дә калды кыз. Институтта имтиханнар башланыр көн дә җитте. Җыйналу тиз һәм шау-шусыз булды. Гәрчә Сабирәттәйнең шауларга дәрте юк түгел — имтиханга китеп баруны ул инде кергәнгә саный иде. Ләкин Саимә әнисенең очынуын тиз басты. — Кешегә-карага ишеттерәсе түгел, керә калсам, мактанырга аннан соң да өлгерерсең,— диде ул, каршы әйтергә урын калдырмаслык итеп.— Шуны да исеңнән чыгарма, әни, институтка керү син уйлаганча шаккатырдай эш түгел хәзер. Керәләр дә укып та чыгалар, эшлиләр дә. Кыскасы, шауламаска булганнар иде, сөенечне ана кеше күңелендә саклый алмаганмы, хәбәр башка берәр җирдән тишелеп чыкканмы, автобус тукталышында әнисе белән әле елашып, әле үзара киңәш-табыш итешеп, шулай да, кеше күзенә бик ташланмаска тырышып көтеп торганда — беләсезме, мотоцикл уйнатып кем килеп чыкты? Инде аны Халидә миннән тартып алды дип уйлаган кешесе — Кадыйр абыйсы килеп чыкты. — Абау, кайдан ишеткән бу? Әче таңнан күзеңне ертып болай чапмасаң,— дигән булды кыз, юри исе китмәгәнлек күрсәтергә тырышып. Дөресен әйткәндә, бу минутларда кызның телендә икенче сүз булырга тиеш кебек иде. Якынында гына әнисе тору комачаулады булса кирәк — бөтен җирдә дә итәгеңә әниең тагылып йөрү шарт түгел икән шул. Кыз исе китмәгәндәйрәк күренгәч, егет тә тәкәллеф саклап торуны кирәк тапмады. — Утыр бишеккә, беренче утыруың гына түгел,— диде кызга туп-туры карап.— Сабирәттәй үзебезнеке, шәт, рөхсәт итәрдер. Кыска-кыска гына сүзләр әйтелде, күңелләре белән берсе икенчесен аңлагач, шул кыска сүзләр дә җитте тагын. Артык ялындырып тору булмады. Әйтелмәгәнен, мотоцикл газ биргәч, рульгә утыргач, егет өстәп әйтте: — Балавыз сыкма. Сабирәттәй, мин синең бу тыңлаусыз кызыңны барасы җиренә момент үзем илтеп куям, институтын бетереп, «отлично» дипломы алуга, момент үзем барып апкайтачакмын. Әнә иртәнге кояш тыңлап тора, шаһит булсын. Әлбәттә, очыныбрак әйтелде һәм, бәлки, бу аерылышу минутларында җитдирәк булганда да зарар итмәс иде. Ләкин нишләмәк кирәк, әйтеләсе сүз әйтелде, аны кире җыеп алып булмый. Хәзер безнең эш: ул сүзләрне чынга юрау. Әйе, шулай булсын, әйтелгәнчә барып та чыксын иде — бездән хәер-дога яшьләргә!