ТАТАР ПРОЗАСЫНДА ХИКӘЯЛӘҮ

Тарихистилистик анализ атар прозасы XIX йөз ахыры, XX йөз башында әдәби жанр буларак формалашу чорын кичерә. М. Акъегет, 3. Бигиев, 3. Һади, Ш. Мөхәммәдов традицияләрен Ш. Камал, Ф. Әмирхан, М. Гафури, Г. Ибраһимовлар тагын да югарырак баскычка кутәреп дәвам иттерәләр, татар прозасының классик үрнәкләрен бирәләр. Ш. Усманов, К. Нәҗми, И. Гази, Г. Бәширов, М. Әмир, Ф. Хөсни, Ә. Еники исемнәре белән күренекле икенче дулкын прозабыз үсешенә үзеннән зур өлеш кертә. Аннан соң тагь,н бер дулкын— Р. Төхфәтуллин, Г. Ахунов, А Гый- ләҗев, Н. Фәттах, Ә. Баянов, М. Мәһдиев, Ш. Бикчурин. М. Хәбибуллин, В Нуруллин- иар килеп керә. Алар артыннан әдәби талантлары, тормыш тәҗрибәләре төрлечә булган яңа көчләр килә... һәрбер язучы дөньяны үзенчә күрә, үзенчә сурәтли, үзенчә бәяли, һәр язучының үзенә генә хас язу алымнары, стиль чаралары, хикәяләү осталыгы бар. Әдәби әсәр бездә, гадәттә, ике фәннең өйрәнү объекты булып тора. Әсәрне әдәбиятчылар өйрәнә: идея эчтәлеген, сюжетын. композициясен, геройларның бирелешен һ. б. мәсьәләләрне тикшерә. Юл уңаенда гына тел мәсьәләләренә дә тукталып үтә. Әсәрне телчеләр тикшергәндә, шулай ук берьяклылык килеп чыга. Лингвист әдәби әсәрдә нинди синонимнар, антонимнар, күпмәгънәле сүзләр, диалектизмнар һ. б. куллануны теркәп күрсәтә; иң шәп очракта аларны язучының осталыгына, персонажларның характеристикасына бәйләп карый. Әдәбиятчының өлешенә кермәскә тырыша, һәм. дөресен әйтик, керә дә алмый. X. Курбатов, X. Сарьян кебек әдә- би-эстетик анализны тел үзенчәлекләренә бәйләп алып бару бөтен кешенең дә кулыннан килми. Менә шуңадыр дә әдәбият һәм тел арасында булып, бер-берсенә гаять тыгыз бәйләнгән күренешләр бездә өйрәнелмичә кала бирә. Мондыйлар рәтеннән татар прозасында хикәяләү үзенчәлекләренә караган проблеманы атарга мөмкин булыр иде. Хикәяләү—авторның (әсәрдәге сөйләүченең) вакыйгаларны бәян итүе. Әсәрнең композицион, идея-эстетик бөтенлеге хикәяләү белән тыгыз бәйләнгән. Хикәяләү 3 нче затта автор исеменнән, лирик герой исеменнән, вакыйгаларга катнашкан 1 нче зат исеменнән алып барылырга мөмкин. Татар прозасының үсешендә хикәяләү дә шактый үзгәрешләр кичергән. 3. Һади, 3. Бигиев әсәрләрен, мәсәлән, И. Гази, Ә. Еники, А. Гыйләҗев әсәрләре белән янәшә куйсак, хикәяләүдә зур аерма күрербез. Беренчеләренә хас булган салмаклык, хәтта әкренлек, монотонлылык, күлмедер битарафлык, авторның үзе сурәтли торган хәлләрдән читтә торуы исемнәре аталган безнең чор язучыларына ят әйбер. Хикәяләүдә динамизм, гаять зур эмоциональлек, бай сурәтләү чаралары, лиризм, авторның үз геройларына ачык әйтелмәгән, әмма тоелырлык актив мөнәсәбәте, ягъни автор концепциясе— болар хәзерге татар прозасында әйдәп баручы сыйфат. Мәкаләбездә куелган максат татар прозасының үсеш дәвамында күзәтелгән хикәяләү үзенчәлекләрен билгеләүдән гыйбарәт. Шуны да искәртеп китик: теманы ачу процессында без барлык язучыларга да бер үк күләмдә игътибар итүне мөмкин булмас дип исәплибез. Татар филологиясендә турыдан-туры бу темага карамаган хезмәтләр юк дәрәҗәсендә аз. Теге яки бу язучының телен, стилен тикшергәндә, аңа бераз кагылып китәләр. Прозабызның тарихын тикшергән бер мәкаләсендә’ Ф. Мусии чәчмә хикәя1 Ф Мусии Олы юлга чыккайда (татар прозасында роман һәм повесть тарихыннан) —Тагар теле һам әдәбияты. Бишенче китап. Казан. 1976. 231-251 б. * Т ләү барлыкка килүнең сәбәпләренә тукталып, хикәяләү алымнарының поэтик әдәбият һәм фольклорга мөнәсәбәтен һәм алар белән тыгыз бәйләнешен тикшерә. И. Бәшированың «Татар прозасында хикәяләү стиленең үстерелеше» 1 дигән мәкаләсе турыдан-туры без тикшерә торган мәсьәләгә карап, автор хикәяләү стиленең үсешендә өч этап күрсәтә. Беренче этап XIV гасырдан алып К. Насыйри әсәрләренә хәтле чорны үз эченә ала. Бу чорда автор битараф, төрле чыганаклардан ишеткән вакыйгаларны гына бәян итә, сүзләр үзләренең номинатив мәгънәләрендә генә кулланылалар. Икенче этап, И. Бәширова фикереичә. М. Акъегет, 3. Бигиев, Р. Фәх- ретдиноа, Ф. Кәрими. Ш. Мөхәммәдов, 3. Һади исемнәре белән бәйле булып (XIX йөз ахыры—XX йөз башы), вакыйгаларга автор мөнәсәбәте, сүзләрнең бәяләү, эмоциональ-экспрессив төсмере, сюжет линиясенең ачыла төшүе белән характерлана. И. Бәширова өченче этапны Ш. Камал, Ф. Әмирхан исемнәре белән башлый һәм безнең көннәргәчә дәвам итә дип күрсәтә. Бу— чынбарлыкны сөйләп түгел, ә тасвирлап бирү, сүзнең сурәткә әверелү баскычы. Күрсәтелгән мәкаләдә 1 нче нор бик төгәл сурәтләнгән, шуңа күрә без сүзебезне проза жанры формалашып килгән чордан башларбыз. 3. Һади. М. Акъегет. 3. Бигиев һ. 6. иҗатлары белән характерлы бу чорда автор хикәяләве төп үзенчәлек булып тора. Автор өченче заттан сөйли. Хикәяләү салмак, бик тыныч, әкрен, бертөрле. Авторлар моны үзләре дә сизәләр, күрәсең. һәм укучыга мөмкин хәтле якынрак булырга тырышу турыдан-туры аңа мөрәҗәгать итүгә китерә Автор укучыны битараф калдырасы килми, «гыйззәтле укучы», «хөрмәтле әфәнделәр», «хөрмәтле укучыларымыз» кебек эндәшләр белән укучыларны үз хикәяләвенә ияртеп алып китәргә тели. Бу үзенчәлек татар халык әкиятләренә барып тоташа кебек. Анда да әкият сөйләүче үзенең барлыгын сиздереп куя. Әкият барышында да, әкиятнең ахырында да тыңлаучылар белән мөнәсәбәт сиземләнә: «Ярар, тегеләр өйләренә кайта торсыннар, без Таңбатыр янында калыйк» («Таңбатыр»). «Егет әле дә яхшы гына гомер итәдер иде, әле бу көннәрдә барганым юк. хәлен белмим, ничегрәк яши торгандыр» («Тылсымлы чыбык») һ, б. Прозаның беренче үрдәкләрендә әкиятләрдән килгән башламнарның характерлы булуын да әйтеп үтик. Әкиятләрдәгечә башламнарны («Борын-борын заманда булган икән, ди, бер карт аучы»—«Аучы егет»; «Алпамша ярлы гаиләдән чыккан бер малай була»—«Алпамша») «Нәһҗ-әлфәрадис»тагы башламнар дәвам итә кебек: «Бер шәех бар иде». «Әбү Мәс- рид ингән бик юмарт кәрим ирде». «Зөннүн Мисрыйны зинданга каттылар». «Вакыт эчендә бер падишаһ бар иде» һ. б. Бу • II Бәширова Татар прозасында хикәяләү стиленең үстерелеше. — Татар теле һәм әдәбияты. Алтынчы китап. Казан, 1977. әсәрдәге башламнар герой турында аның холкы, берәр сыйфаты турында беренчел һәм кыска гына мәгълүмат бирәләр, я геройны эш-хәрәкәттә күрсәтәләр. Алар кыска, нәкъ әкиятләрдәгечә. XIX—XX йөз башы прозасында, күрәсең, мондый башламнар таралган булганнар. Мондый гади башламнар белән беррәт- тәи XIX— XX йөз башы татар әдәбиятында «саллы» башламнар эур урын алып торалар. М. Акъегет, 3. Һади, 3. Бигиев әсәрләренең башламнарын искә төшерик. Алар хикәяләүнең үзе кебек салмак, озын һәм.. бераз ялыктыргыч та. Ш. Камал. Г. Ибра- һимовка хас кыска динамик башламнарга килеп җиткәнче, шактый вакыт, тәҗрибә, осталык традициясен үстерергә кирәк була. XIX йөз азагы XX йөз башы проза әсәрләрендә хикәяләүнең монотонлы булуы аеруча күзгә ташлана. Мондый интонацияне барлыкка китерүдә татар теленең грамматик закончалыкларыннан берсе—җөмләдә хәбәрнең иң ахырдан урнашуы—хәлиткеч роль уйный. Проза әсәрләрендә генә түгел, поэзия әсәрләрендә дә хәбәрнең юл ахырларына туры килүе көйләп уку әчеи бөтен шартларны тудырган. XIX йөз ахыры—XX йөз башы проза әсәрләрендә хәбәрнең җөмлә башына чыгарылуы юк дәрәҗәсендә аз күрсәтелә. Автор хикәяләвендәге «Салисән. номер эченнән табылган бер мәктүб» (3. Бигиев. «Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә», 409 б), «Нәүбәт җитте Габденнәсыр әфәндегә» (3. Бигиев, «Өлүф...», 431 б.)2 кебек инверсиягә мисалларны бу чор язучыларда юк дәрәҗәсендә сирәк очратасың. М. Акъегетнең «Хисаметдин мелла» әсәрендә хәбәрнең җөмлә ахырында килүе 91 процент, 3. Бигиеәның «Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә» әсәрендә 94.7 процент тәшкил итә. Бу үз чиратында хикәяләүдә бертөрлелеккә китерми калмый. Монотонлылык хәбәр формаларының охшашлыгы исәбенә дә арта. Хәбәрнең категорик үткән заман формасы —ды—де—ты —те, терек формасы —мыш—меш, хәзерге заман мәгънәсендәге —ыр—ер—р формалары. мәсәлән. М. Акъегетнең «Хисаметдин мелла»сында 75 проценттан артыгракны тәшкил итәләр. «Габденнәсыр әфәнде, Казаннан туй мәсарифы өчен акча сорап, мәктүп язмыш. Мәктүпне хадим сыщик Ивановка виреп, Казанга Габдуллинга күи- дермеш. Мәктүп бу тарыйка язылмыш иде» (3. Бигиев, «Өлүф...», 446 б.). 3. Һадиның «Яңа әсхабе кәһаф»ында хәбәр формалары төрлеләнә башлый, шулай да—ды— де белән —а иде формалары өстенлек итә. Ш. Мехәммәдовта —дыр—дер кушымчасы алган хәбәр барлык төрләрдән дә күбрәк кулланына: барадыр, әйтәдер. Хикәяләүдәге монотонлылык тагын бер сәбәп аркасында барлыкка килгән. 90 процентка якын җөмләләр — хикәя җөмләләр. Алар тыныч тонда, салмак әйтеләләр: интонациянең кискен күтәрелүе яисә төшүе бу төр җөмләләрдә күзәтелми. Бик сирәк очракларда гына автор хикәяләвенә тойгылы. сорау җөмләләр килеп керә. Мәсәлән. «Гаҗәп!!! Господин прокурор бер дә зан кылмаган сөальне Габдуллиннан сөаль кылды» (3. Бигиев, «Өлүф...», 433 б.). «...Мәхәббәтнең нә идегене аңламасларын- нан мокатдәм бонлар бер-беренә мәхәббәт итмешләр иде Әмма никадәр дә саф вә халис мәхәббәт иде!..» (Р. Фәхретди- иов, «Әсма», 654 б.). Хикәяләү агышына интонация төрлелеге бирә торган һәм хәзерге әдәбиятта гаять күп очрый торган атау җөмләләр бу чорда шулай ук күзәтелмиләр диярлек. Монотонлылык—хикәяләү уңаенда авторның исенә төшкән, әмма төп җөмләдәге яссылыкка сыеп бетмичә, башкачарак интонация белән аерылып торган сүзләр өстәлү исәбенә дә югала бара. Әмма бу төзелеш үзенең яралгы хәлен генә кичерә әле: «Габбас аганың кадыны Шәмси абыстай (асылда аты Шәмсекамәр иде, ләкин егыны бозып Шәмси дирләр иде) күптән менланың килмәкене өмет итәр иде (М Акъегет, «Хисаметдин менла», 364 б.). «Габбас мелла мәктәп ачып балалар укы- тыгында Хикмәт хаҗиның хөсете шул мәртәбәдә иде ки, әгәр дә мөмкин улса, мәктәбене ваттырып, урынында улан тупракны суга салдырыр иде (боның баш сәбәбе кыз мәсьәләсе идеке мәгълүмдер)» («Р. Фәх- ретдинов, «Әсма», 637 б). Автор вакыйгаларны бик җентекләп, эзлекле итеп хикәят кылу өстенә, үзенең яшертен мөнәсәбәтен белдерергә дә омтылыш ясый башлый. Бу мөнәсәбәт аерым сүзләрдә, җөмләләрдә, контекстта сиземләнә. Автор хикәяләвенә подтекст, ирония, героена карага өстәнрәк карау төсмерләре дә килеп керә. Ш. Мөхәммәдов хикәяләрендә бу ирония гротеск характерын ала. Автор булган вакыйгаларны хикәя итә кебек кенә. -Ләкин һәр җөмлә ул сурәтләгән персонажларның рухи, мораль йөзен ачуга өлеш кертә, автор алардан үтергеч итеп көлә һәм укучыны да битараф калдырмый. Бу чорда автор хикәяләве белән янәшә персонаж сөйләме дә шактый актив кулланыла башлый. Чит сөйләм автор сөйләменнән сизелерлек дәрәҗәдә аерылып тора һәм, нигездә, сорау җөмләләр һәм алар- га җаваплар рәвешендә оеша. «Нәһҗ-әлфәрадис.тагы кебек үк булмаса да, XIX йөз ахыры прозасында да автор сүзләренең туры сөйләм белән гаять тыгыз бәйләнеше күзәтелә. Репликаларның автор сүзләренә структурграмматик яктан тыгыз береккән булуы җөмләләрне озын итә, ә бу—уз чиратында тагын монотонлылык тууга сәбәп була «Нәчә кеше?» — дәю сөаль кылдыгыма, «Ирле-хатынлы икәү, бер кызлары да вар, барчасы өчәү»,—дәю хадим җәвап вирде» (3. Бигиев. «Өлүф...», 418 б.) Репликаларның автор сүзләре белән тыгызлыгы бигрәк тә 3. Бигиевта күзәтелә. Аңарда М. Акъегеттәге шикелле юл башыннан мөстәкыйль итеп бирелгән диалоглар юк. һәр ике реплика бик тыгыз, бер җөмләгә оешып бәйләнгән. Күрәсең, югарыда искә алынган диалогик берәмлекләрнең авырлыгын сизеп, хикәяләүне җанландыру теләге беләндер, Р. Фәх- ретдинов хәтта драматургиядәге «саф» диалогка охшашларын да куллана. Мондый диалогны соңрак «Яфрак асты яки мәкәрҗә ярминкәсе» дигән әсәрендә Ш. Мөхәммәдов та төрле персонажларга нисбәтән куллана. Автор сүзләрендәге бертөрлелек (әйтте, диде, сорады һ. б.) язучыны туйдыра булса кирәк. Әңгәмәнең, вакыйгаларның, фикерләрнең киеренкелеген күрсәтергә теләгәндә, бу сүзләр хикәяләүне әкренәйтәләр кебек. Хәзерге әдәбиятта— А. Гыйләҗев, Ә. Баянов, Ш. Бикчурин, Ә. Гаффар хикәяләвендә бу алым яңача чагыла. Элекке дәвер хикәяләвендә диалогның урыны зур түгел. Нигездә, автор хикәяли һәм, булган тәкъдирдә, диалогтагы репликаларның күләме гаять зур. Җанлы сөйләм репликаларына хас кыскалык, динамизм аз чагыла. Персонаж сөйләме белән автор сөйләме мөстәкыйль җөмләләр буларак аерылып торсалар да, сыйфаты, җөмләләрнең структур-грамматик үзенчәлекләре ягыннан бик охшашлар. Күләм ягыннан да алар автор җөмләсе кебек үк зур һәм авыр кыяфәтлеләр. Аерым очракларда гына персонажның сөйләменә бераз үзенчәлек, индивидуаль билге өстәлә. Мәсәлән. 3. Һадиның «Бәхетсез кыз»ында ике егетнең, Хәнифә белән Хәдичәнең сөйләшүендә шул якның җирле сөйләм үзенчәлекләрен сиземләп була. Г. Ибраһимовның да беренче иҗат тәҗрибәләрендә персонаж сөйләме юк дәрәҗәсендә аз. Хәтта персонажларны сөйләтәсе урында да автор үзе сөйли, персонаж сөйләмен күбесенчә кыек сөйләм рәвешендә формалаштыра: «Мәдрәсәгә килүе илә укымышлыларыны тәнкыйть итәргә дә, бу дәресләрне ташлап, заманага муафыйк рәвештә итеп голүме диния вә фәнун укырга кирәклекне сөйләргә башлады» («Зәки шскертнең мәдрәсәдән куылуы»). Персонажларның сөйләме бер-берсеннән аерылмый диярлек. Автор ничек хикәяләсә, персонаж да шулайрак сөйли. Хикәяләү темпын билгеләүдә җөмлә күләменең үсешен күзәтү кызыклы булыр. М. Акъегетнең «Хисаметдин менла» әсәрендә уртача һәр биткә 19,5 җөмлә туры килеп, һәр җөмләдәге сүзләр саны 12,6 га җитә. Ф. Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» әсәрендә—бер биткә 15,4 җөмлә һәм һәр җөмләдә 20,4 сүз; К. Нәҗминең «Язгы җилләр.ендә—24 һәм 10,2; Ш. Маннурның «Агымсуларга карап» әсәрендә—27,8 һәм 9.8; А. Гыйләҗевның «Мең чакрым юл»ын- да — 30,7 һәм 7,4; Ә. Баяновның «Яшьлегемне эзлимпендә—36,6 һәм 6.2, М Мәһ- диевнең «Фронтовикларпында 37,1 һәм 6. Бу саннар татар прозасындагы хикәяләүдә сыйфат үзгәрешләре булуын бик ачык күрсәтәләр булса кирәк. Өлгергән прозага хас үзенчәлек—табигать күренешләрен сурәтләү беренче проза әсәрләрендә шулай ук күзәтелми. Сирәк кенә теге яки бу авылның урнашуына бәйле аерым җөмләләр булса да, табигатьнең матурлыгы, аның кеше күңеленә, хисләренә бәйләнеше, табигатьне поэтизацияләү бу әсәрләрдә урын алмаган. Г. Ибраһимовта гына бу сыйфатлар хикәяләү үзенчәлеге булу дәрәҗәсенә күтәрелә. XX гасыр башы әдәбиятында хикәяләү алымнары шактый төрлеләнә, һаман авторны гына, яисә һаман персонажларны гына сөйләтеп тору, күрәсең, язучыларны канәгатьләндерми башлый. Хисләр, тойгылар ташкынын, аларның тиз-тиз алышынуын, эмоциональ хикәяләүне тәэмин итә торган чаралар кирәк була. Күрәсең, шуңа җавап рәвешендә (күпмедер күләмдә, көнбатыш һәм рус әдәбияты тәэсирендәдер), татар әдәбиятында хикәяләүнең уртак сөйләм дип аталган үзенчәлекле бер төре формалаша. Бу алымның барлыкка килү сәбәпләре, шартлары нинди соң? Рус филологиясендә аны болай аңлаталар. XIX йөзнең башында хикәяләү стилендә реформа барлыкка килә. Матур әдәбиятка интенсив рәвештә җанлы сөйләм теле элементлары үтеп керә башлый. Геройларның эчке дөньясына тагын да тирәнрәк үтеп керү теләге дә башка төрле хикәяләү алымнарын эзләүгә этәрә. Уртак сөйләмне хикәяләү алымы буларак рус әдәбиятына прозада реформа ясаган А. С. Пушкин алып керә дип саныйлар. Татар прозасында уртак сөйләм XX йөз башында, ягъни рус әдәбияты белән чагыштырганда бер гасыр соң кулланыла башлый. Бу алымның яши башлавы өчен барлык яктан да өлгергән проза кирәк, ә татар прозасы жанр буларак нәкъ шушы чорда формалашып җитә. Татар әдипләре рус әдәбияты, дөнья әдәбиятының казанышлары белән дә таныша баралар. Моңа хәтле классик кануннарга китап һәм язу традицияләренә буйсынып яшәгән татар прозасы тел. ягыннан шактый зур үзгәрешләр кичерә. Хикәяләүдә яңа алымнар, яңа интонация, яңа чаралар барлыкка килә Шулардай иң характерлысы — уртак сөйләм. Татар әдәбиятында уртак сөйләм турында беренче башлап фикерләр әйтүче X. Р. Курбатов була (Татар теленең синтаксис һәм стилистика мәсьәләләре. К., 1956). Уртак сөйләмнең хикәяләүдә барлыкка килүе, беренче чиратта, әдәбиятның үсеше һәм язучының әдәби осталыгы белән бәйләнгән. Галимнәр аны иң катлаулы алымнарның берсе дип бәялиләр һәм аны бары тик тирән психологик һәм әдәби талантка ия булган язучылар гына куллана ала 1 дип исәплиләр. Уртак сөйләм — проза үсешендә зур казаныш. Аның барлыкка килүе рус әдәбиятында А. С. Пушкин исеме, камилләшүе — М. Ю. Лермонтов, Н. 8. Гоголь. И. С. Тургенев, А. П. Чехов, Л. Н. Толстой исемнәре белән бәйле булса, татар әдәбиятында да аның беренче чаткылары прозаның өлгергән чорына карый. Уртак сөйләм — туры сөйләмнең механик рәвештә автор сейләменө күчүе генә түгел. Бу — бөтенләй яңа күренеш, монда автор белән персонажның карашлары туры килә, автор персонаж булып уйлый, фикер йөртә башлый. Уртак сөйләмнең татар әдәбиятына үтеп керә башлавы беренче проза әсәрләрендә үк күзәтелә. Ләкин бу бик аз, аның чикләрен билгеләү дә бик кыен. Мәсәлән, 3. Бигиевның «Гөнаһы кә- баирп романында автор Җиһангир белән бергә борчылырга җөрьәт итә: «Җиһангир әфәнде тугры хатыны Маһруйның бүлмәсенә керде — буш) Хатыны юк!.. Икенче бүлмәгә кергәч, кызы Фәридәне күрде...» Р Фәхретдиновның «Әсмаз- сында да уртак сөйләмгә тартым күчеш сизелеп куя: «Кесәләргә кул тәкрар кереп чыкты исә дә. һәр дәфгасендә буш чыкты!.. Ак!.. Акча юк!.. Алмышлар!.. Акча җирендә җилләр исеп торыр!.. Муса акчасы- ны аннан карады, боннан эзләде, сорады, ялынды, аглады, юк, табылмады». Ш. Мөхәммәдовның «Япон сугышы яхут доброволец Батыргали агай • повесте татар прозасы үсешендә үзенчәлекле урын алып тора. Дидактик прозадан сәнгатьчән прозага күчүне бу әсәрдә шактый ачык сиземләргә була. Повестьта инде авторның ирониясен, героена мөнәсәбәтен белдерә торган, шул ук вакытта персонаж белән бер аваздан әйтелгән сөйләм кисәкләре күренә башлый. Уртак сөйләм Ш. Камал, Ф. Әмирхан әсәрләрендә хикәяләүдә махсус алым буларак өлгереп җитеп, персонажларның уй-хисләрен. кичерешләрен сурәтләүдә гаять оста һәм матур кулланыла башлый. «Городовойның китмәвенә Муса борчыла башлады. Ни өчен городовой утыра. ни өчен китми! Каравылчы китте, бу һаман утыра... Юкса ул Мусаны җинаятьче дни белеп тә юри шаярып кына белмәгән төсле кыланамы әллә! Муса мөмкин кадәр аның белән күзгә күз караудан кача иде, гүя Муса аның күзенә караса. ул кинәт көлеп җибәрә һәм Мусаның күзенә карап: «Ничек хатыныңны изә алдың! Егет! Афәрин!» дип мыскыллаячак иде... Ни өчен ул еш-еш сәгатенә карый, кемне көтә икән! Яхшыга түгел бу... Тышта кемнәр булса да булырга кирәк. Шул арада тышта шаулап яңгыр ява башлады- (Ш. Камал, «Уяну-). Ш. Камал әсәрләре өчен хикәяләүнең 3 нче заттан алып барылуы хас, ә мондый хикәяләүдә автор һәм персонаж сөйләме шактый кискен аерылып тора һәм уртак сөйләмне куллануның мөмкинлекләре арта. Ш. Камал бу алымны хикәяләү үзенчәлеге дәрәҗәсенә күтәрергә омтылыш ясый («Акчарлаклар». «Таң атканда», «Матур туганда»). Ф. Әмирханда уртак сәйлөм тирән психологик анализ алымы буларак кулланыла. Аеруча «Хәят» повестенда әдип үзенең героинясы белән бергә борчыла, газаплана, шатлана, шикләнә, соклана... Ф Әмирханның Хәятка симпатиясе шул хисләр аша сиземләнә: «Бер секунд эчендә уй яңадан эшкә кереште: чынлап та. Михаилга ин дип җавап бирергә кнрек инде!_ Михаил матур бит. Михаил сөйкемле бит... Ул. уя. ул бик сөйкемле, бик чибәр бит. Аның калынрак кына кашлары, матур гына ител карый торган коңгырт күзләре— тагын ел- лә кайсы тешләре бик килешле бит» («Хәят»). Г. Ибраһимов әсәрләрендә уртак сөйләм еш кына эчке монологка күчеп китә, аның белән тыгыз үрелеп бара. Шулай да Г. Иб- раһнмовта хикәяләү алымы буларак уртак сөйләм зур үсеш алып китә алмый. Моның бер сәбәбе — байтак әсәрләренең I нче зат исеменнән язылуы булса, икенче сәбәбе Г. Ибраһимовның хикәяләүдә чпик* лыкка, салмаклыкка омтылуы белән аңлатыла. 30—40 еллар әдәбиятында уртак сөйләм сизелерлек үсеп китә алмаса да, язучылар вакытвакыт аңа мөрәҗәгать итәләр, «күңел хәрәкәте», эчке кичерешләрне укучылар дулкынланырлык итеп сурәтләүгә омтылалар. Ә инде 50 еллар әдәбиятында уртак сөйләм хикәяләүдә күпләп кулланыла башлый. И. Гази, К. Нәҗми, М. Әмир, Г. Бәширов әсәрләре уртак сөйләмгә шактый бай. Күбесенчә ул уңай геройларның характер бөтенлеген, матур хисләрен, уйларын, борчуларын ачарга ярдәм итә: «Нәфисә, толым очларын бер сүтеп, бер үрә-үрә, зур коңгырт күзләре белән апачык һәм тыныч кына итеп әнисенә карап тора... Юк, Нәфисә үзендә һичбер гаеп сизми. Аның аөҗданы пакь, аның Газиз истәлегенә яисә үз намусына тузан кадәр дә күләгә төшергәне юк! һич! (Г. Бәширов. «Намус»). Хикәяләүдә төп алымнарның берсе булып, уртак сөйләм 60—70 еллар прозасының характерлы үзенчәлегенә әйләнә. Уртак сөйләм геройның эчке дөньясын сөйләп кенә калмый, бер персонажны икенче персонаж аша тасвирлау, үзхарактеристика бирү, табигать күренешләрен герой аңы аша чагылдыру, геройларның иҗтимагый, рухи, әхлакый йөзен ачу кебек функцияләрне тагын да киңрәк үти башлый. Соңгы вакытта хәзерге татар әдәбиятындагы психологик анализ турында күп языла. Әмма галимнәр шушы психологиэмны тәэмин итүче чаралар рәтеннән ни өчендер уртак сөйләмгә игътибар итмиләр. Уртак сөйләмне хикәяләү алымы буларак кулланган әдипләр арасында иң башлап Ә. Еникине күрсәтергә кирәк. Әдип катлаулы чынбарлыкны кеше аңында бөтен тулылыгы, каршылыклы булуы, төгәллеге белән күрсәтә. Кеше күңеленең иң тирән почмакларына кереп, аның эчке дөньясындагы каршылыклы уйлар, хисләр көрәшен сурәтли. Аерым әсәрләрендә уртак сөйләм тоташ бер агым булып бара. «Рәхмәт, иптәшләр», «Рәшә», «Әйтелмәгән васыять» әсәрләрендә бу үзенчәлек аеруча күзгә ташлана. «Рәшә» повестенда автор хикәяләүне шушы юл белән алып бара диярлек. Түбән җанлы, бөтен тормышын исәпкә корган, нинди генә шартларда да тормышка җайлашып яши торган мещанны автор үзеннән-үзе кыйната. Әгәр Ә. Еники үзе сөйләсә, автор исеменнән «ул болай», «ул тегеләй» дип күрсәтә-күрсәтә хикәяләүгә күчсә. «Рәшә»нең эчке ирониясеннән нәрсә калыр иде икән? «Бер дә гаҗәп түгел, чөнки Зөфәр болай өстән караганда, әйбәт кеше иде. аннары, кирәксә, гомумән ул үзен иң уңай яктан күрсәтә дә белә иде. Рәхим ит, ул игътибарлы да, ачык йөзле дә, йомшак телле дә, тыйнак, сабыр да, кыскасы — милый человек!» Менә шушы «милый человекнның бөтен акылын, җанын биләп алган рухи ярлылыгын Ә. Еники аның үз авызыннан диярлек үк фаш иттерә. Уртак сөйләмгә корылган бу хикәяләүдә я автор фикерләре, я Зөфәр фикерләре өстенрәк тора, әмма интуитив рәвештә әсәрнең буеннан-буена шушы уртак сөйләм эченнән авторның үз героена мөнәсәбәтен сизеп торасың: яратмый ул аны, өнәми, вакыты белән күрә алмый... Авторның бәясе, мөнәсәбәте күзгә бәрелеп тормый, гадәттә иң кечкенә бер сурәтне барлыкка китерә торган сүзнең мәгънәсенә өстәп бирелә бара. Кызык хәл, уртак сөйләм бары тик Зөфәр — автор сөйләменнән генә оеша; Рәшидә — автор, Таибә абыстай — автор, карт — автор һ. б. уртак сөйләмне табу мөмкин түгел. Ә башка язучыларда күп планлы хикәяләү белән бергә һәр персонаж янында автор бар, алар бергә сөйлиләр. «Рәшә»дәге уртак сөйләмнең мондый үзенчәлеген искә алып бетермәү кайбер аңлашылмаучылык, төрлечә фикерләр тууга сәбәп булды, күрәсең. Бу Ә. Еникинең хикәяләү үзенчәлеген билгели торган күренештер, чөнки «Әйтелмәгән васыять», «Рәхмәт, иптәшләр!» әсәрләрендә дә шундый хәл өстенлек итә. Хәзерге проза әсәрләрендә кагыйдә буларак күп геройлар катнаша. Бу хәл прозаның уз чиратында күп тавышлы булуын китереп чыгара, һәрберсенең үз интонациясе, үз авазы, үз теле бар. Шуларда характер үзенчәлекләре дә чагыла. Шулар янында автор да күзәтеп тора. Герой һәм авторның бер-беренә бик якынлашуы Ф. Хөсни хикәяләвендәге уртак сөйләм аша аеруча калку күренә. Уртак сөйләм хикәяләүгә лирик җылылык, самими юмор алып керә. Ф. Хөсни үзенә генә хас җорлык белән героеның йомшак ягын табып, дусларча «кытыклап» ала, вакыты белән шактый каты бәрелеп, бөтенләй юкка чыгарып ташлый. Автор белән геройның үзара шулай якынлыгы укучыларда дусларча ышану атмосферасы тудыра, хикәяләүнең таби- гыйлеген арттыра. Кайбер язучылар һәр герой янында булырга тырышалар. Хикәяләү бер персонаждан икенче персонажга күчә икән, автор да шуның янына күчеп, аның белән бергә уйлый, фикер йөртә башлый. М. Мәһдиев- нең «Фронтовиклар»ын алыйк. Дөрес, авторның иң яратып сурәтләгән, үзенең иң әһәмиятле фикерләрен тапшырган герое — Рушад. Автор күбрәк шуның янында. Ләкин Нәркискә күчсә — аның белән, директор хатыны Гөлчирәгә күчсә — аның белән, Ләйләгөлгә килсә — аның белән бергә сөйли. Кыскасы, авторның һәр герое янына ашыгыпашыгып күчүе хикәяләүне ышандырырлык дәрәҗәдә самими, табигый итә. Автор Рушад белән сөйли: «Рушад нишләргә дә белмәде. Моңарчы бу кызның язмышы, хисләре белән үз күңелендә җи- ңелчә гене шаярып йерүе аңа җинаять булып тоелды. Юк, бу кыз иң беек мәхәббәткә лаек! Шекспирлар, Тургеневлар язган туры, пакь, беек хисләргә генә лаек бу! Ә син узеңнең тупас ботинкаларың белән басып кереп, аның хисләре белән исәпләшмичә, шәхесен рәнҗеткәнсең. Янәсе, син авыл егете, син гади матрос, ә бу — профессор кызы. Янәсе, син денья- да барын да кургән кеше, ә бу кызыйның ал да гел». Автор Нәркис сүзләренә, уйларына теләктәш булып сөйли: «Бу драма әле өченче көн генә узды... Еларга, еларга иде хәзер, күз яшьләрең дәрья булып бетен хәсрәтеңне алып китсен иде. Шул дәрьяда үзең дә йезеп кигиең, тыныч, кешесез яр буена чыгыең. Юк, анда бер генә кеше булсын иде — ул сиңа елмаеп кулын биреп торсын иде. Мәсәлән, кем! Рушад! Әйе, әйе, шул булсын иде!.. Нәркис капка баганасына сөялде. Башы әйләнеп китте. Урамнан Рушад килә иде». Уртак сөйләмдә персонажның индивидуаль сөйләм үзенчәлекләре, иҗтимагый йөзе чагылыш таба: «Кызлар, күзләрен елтыратып, әбиләренә карап тора башладылар. Шушы икән инде ул папаларына мама тиешле әби-карчык! Үзе кечкенә, үзе арык, естенә киң җиңле әкәмәт кенә күлмәк кигән, башына вак чәчәкле сары яулык бәйләгән, в общем, типичная башкирка икән!» (Ә. Еники. «Әйтелмәгән васыять»). Уртак сөйләм хикәяләүдә фальшька урын калдырмый. Бу алым белән язган әдип үз героен ахыргача белергә, андагы күңел тибрәнешләренең иң нечкәсен дә тоярга, фикерләренең каршылыклы бөтенлеген бирә белергә тиеш була. Ә болай язу җиңел түгел. И. Газиның «Онытылмас еллар», «Тургай картаямы икән?», Ә. Еникинең «Төнге тамчылар», «Туган туфрак», «Әйтелмәгән васыять», Р. Төхфәтуллинның «Йолдызым», М. Мөһдиевнең «Фронтовиклар», X. Хәйруллинның «Картлык... кемгә шатлык» һ. б. әсәрләрдә хикәяләү уртак сөйләмгә корылган диярлек. Мондый хикәяләүдә ихлас күңеллелек өстенлек итә. Укучы шушы күңел тибрәнешләренә ышанырмы? Күңелендәгене әйтеп бетереп булырмы? Саф грамматик яктан әйтеп бетермәгән, тәмамланмаган җөмләләр күп очраса да, уртак сөйләм тулган күңелләрне бушатырдай алым икән. И. Газиның «Тургай картаямы икән?» исемле гаҗәеп матур, самими хикәясендә Шәйхаттар бабай белән бергә автор да сөйли, әмма өстенлек бабайга бирелгән. Бабай белән бергә автор яшьлеген юксына, сөйгәнен сагына, кавыша алмавына үкенә: «Бүген Шәйхаттарның күңеле нишләптер гел егет чагына кайтып төшә дә тора. Кояш та бүтән иде дип әйтерләр ди картлар. Юк, кояш шушы ук иде, тургайлар да шушылар ук, сандугачлар да.. Гөлҗиһан белән булды, һай булды... Әнә теге йөгереп үтеп баручы кызчык та картаермы икән! Аны да сөячәкләр бит инде, аны да кочакка кысачаклар. Кояш күрмәс. бәлки, ә ай күреп торыр. Ай дигәнең Гөлҗиһан белән Шәйхаттарны да гел күреп торды... Ай белән тургай картаймый, алар гел булачак, ә менә Шәйхаттар юк инде, Гөлҗиһан да юк, бик күптән юк... Теге, йортлары мәктәп катындагы Гөлҗиһан карчык дисеңме! Сүз ул бетешкән карчык хакында түгел. Юк, бөтенләй башка Гөлҗиһан...». Уртак сөйләм автор хикәяләве белән чиратлашып барырга да мөмкин. Бу чылбыр шундый катлаулы, хәтта кайда бетеп, кайда башлануын да билгеләп өлгереп булмый: «Килсә, винтовкасына таянып, часовой, шакаеп басып тора. Чыктың, пычагым, болай булгач! Чигенеп, тимер мичкәләр артына сеңде. Ни заман туктамыйча килгән пароход тикмәгә генә туктамагандыр, бушатасы я төясе нәрсәсе бардыр. Менә шул вакыт кешеләргә буталып чыгып китеп булмасмы! Аркаларына ящиклар күтәргән грузчиклар, пароходка кереп, йөкләрен идәнгә ларк-лорк иттереп салдылар» (И. Гази. «Онытылмас еллар»). Уртак сөйләмне ничек аерырга соң? X. Курбатов күрсәтүенчә, уртак сөйләмдә персонаж сөйләме күбрәк өченче зат формасындагы зат алмашлыклары, затланышлы фигыльләр ярдәмендә бирелә. Өндәү һәм сораулар күп кулланыла, ымлыклар, эмоциональ сүзләр, күрсәтү алмашлыклары, кереш сүзләр хикәяләүдә уртак сөйләмгә күчү турында сигнал бирәләр Болардан тыш та уртак сөйләм башлануын хәбәр итүче тел чаралары бар. Шуларның иң характерлыларына тукталып үтик. Уртак сөйләмгә күчү атау җөмләләр, күзаллауны баш килешле әйләнмәләр, тойгылы, сорау җөмләләрдән башлана. «Сәләмә малайның якынаюын күргәч, матур күзле апай әйберләрен үзенә табарак тартып куйды. Бәтинеке төсле матур, сөйкемле күзләре, куркынып. Хәлимгә төбәлде. И, буржуй дисәң буржуй, малы өчен калтырана (И. Гази. «Онытылмас еллар»). • Ә Гөлзифаның йолдызы һаман яктырыпяктырып җемелди, каядыр өнди, каядыр чакыра. Кая өнди, кая чакыра икән ул! Нәрсәләр вәгъдә итә икән! Белсәң иде.., (К Төхфәтуллин. «Йолдызым»). Автор хикәяләве тәмамланып, уртак сөйләм башлануны кереш сүзләр, әйе. юк, кебек модаль сүзләр әнә, менә кебек ишарә сүзләре хәбәр итәләр: «Уйлана торгач, бу гаделсезлекнең дә очы кайда яшеренеп ятканын тапкан кебек булды: кара әле, нишләп соң хатын-кызга имана җире бирмиләр икән! Хатын-кыз да ике аяклы, ике куллы лабаса! (Ф. Хөсни. «Гыйльмениса») «Карана торгач, таныды бит Гаяз. Өне кайчандыр үзе укып йөргән мәктәп иске урынында тора. Түбә калайлары тутыккан, тәрәзәләрендә фанера... (И. Гази. «Алмагачлар чәчәк ата-) Персонажның каршылыклы уй-фикерлө- рен белдергән очракта уртак сөйләм каршы куючы теркәгечләр кергән тойгылы енX. Курбатов. Күрсәтелгән хезмәт. IS6 бет. Дәү һәм сорау җөмләләр белән башланып китә: «Әгәр бүгеннән ферманы ташласа, мәсьәлә тирәнгә китәчәк, -каш ясыйм дип күз чыгаруың бар. Ләкин... хурлык бит, хурлык! Бар да сине сүксеннәр, бар да сине гаепләсеннәр! Бар Да хаклы, тик син бер үзең гаепле! Ничек бу болан!» (Ә. Еники. «Рәхмәт, иптәшләр!-) Уртак сөйләмнең хикәяләүгә килеп керүе фигыльләрдә зат, заман, наклонение һәм юнәлеш формаларының кинәт үзгәреп китү юлы белән дә булырга мөмкин: «Күзләре караңгыга ияләшкәч, Хәлим зур-зур корылмаларны аера башлады. Өйләр дисәң, тәрәзәләре юк, амбарлар дисәң, шундый коточкыч озын амбарлар була микәнни! Малик козгын әнә нинди бай да, аның амбары болар янында чебеш кенә. (И. Гази. «Онытылмас еллар».) Уртак сөйләмгә күчеш инверсия белән төзелгән җөмләләрдән башланырга ялсә керешмәләр рәвешендә дә килеп керергә мөмкин: «Тарихта Рушадка «Боз өсте сугышы» эләкте — анысын чатлатып сөйләде, тик каушаудан «ухо» сүзен күплек санда «ухи», «принес» сүзенә — «принесел» дип (янәсе, хатын-кыз булса, принесла бит!) әйтеп кенә имтихан алучының көлүенә сәбәп булды» (М. Мәһдиев. «Фронтовиклар»). Хикәяләүдә уртак сөйләмнең күләме төрлечә булырга мөмкин. Уртак сөйләм аерым бер сүздән дә, сүзтезмәләрдән дә, бер җөмләдән дә, бер абзацтан да. берничә абзацтан да тора ала. Уртак сөйләмдә автор хикәяли, ләкин персонаж исеменнән хикәяли. Менә шуңа «үрә дә персонажның бар хисләре, уе, шиге. борчуы, шатлык-газапларын бирү өчен уртак сөйләм гаять кулай булып чыга. Бу хисләр гаммасы телдә тойгылы, сорау һәм гомумән эмоциональ җөмләләр белән тәгъбир ителә Менә шуңа күрә дә уртак сөйләм составында сорау һәм тойгылы җөмләләрнең саны, роле гаять зур. Автор хикәяләве гадәттә эпик интонация белән бара. Менә шушы салмак, әкрен генә барган уңайга бөтен хисләр тулылыгы, дулкынландыргыч интонация белән уртак сөйләм килеп керә. Бу ритмик-интонацион каршы куелыш шактый күләмле җөмләләрдән гыйбарәт булган автор хикәяләвеннән соң кулланылган кыска, тыгыз, тойгыга бай җөмләләр белән чиратлашудан да барлыкка килә; «Асылның иңенә җылы тунын салып, кукрайган әтәч кебек басып торуы гына яңартты бу истәлекләрне. Шул контр, шул иблис синнән көлсен әле, синнән генә түгел, эшләгән эшеңнән көлсен... Ни ди бит. «Киндерби» ди бит, ә! Ул куана, рәхәтләнеп көлә инде моннан. Юк. көлми тор әле! Тамак ялгарга кайтканда да Хәсән карт һаман Асылны сүкте, аның белән бәхәсләште (X. Хәйруллин. «Картлык., кемгә шатлык»). Хәзерге вакытта психологлар, физиологлар һәм телчеләр тарафыннан өйрәнелә торган эчке сөйләм XX гасыр прозасында аеруча зур урын алып тора. Язучылар укучыны геройның эчке дөньясы ташкынына кертеп җибәреп, ниндидер комментарийлар бирүдән баш тарталар. Татар филологиясендә эчке монологлар турында аерым фикерләр бар. Иң беренче чиратта аны Г Ибраһимов әсәрләренә V бәйле рәвештә тикшерәләр. Эчке монологны уртак сөйләм белән тәңгәлләштерү дә. аерым карау да очрый, һәр икесе геройның эчке дөньясын сурәтләү чарасы V М X Хәсәнов. Галимҗан Ибраһимов Казан. 1964. буларак кулланылса да, алар арасында төзелеше һәм контекстуаль чараларның янәшәлеге ягыннан шактый аерма күрергә мөмкин. Эчке монолог — ул саф персонаж сөйләме, туры сөйләм. Авторның ул сөйләмгә карата мөнәсәбәте аерым комментарийларда гына белдерелә ала. Ә уртак сөйләмдә бер үк вакытта персонаж да, автор да сөйли. Уртак сөйләм персонаж сөйләменә карата авторның үз мөнәсәбәтен дә белдерергә мөмкинлек бирә. Эчке монологта зат алмашлыклары, фигыль-хәбәрләр — беренче затта, ә уртак сөйләмдә— күбесенчә өченче затта була. Эчке монолог гаять зур эмоциональлеккә ия, кинәт һәм тиз әйтелгән фикерләрдән тора. Уртак сөйләм үзенең табигате белән эчке монологка караганда салмаграк, тынычрак. Эчке монолог, күбесенчә, төбәп әйтүне, эндәшүне күз алдында тотканга, эндәш сүзләр күп кулланыла. Уртак сөйләмдә алар очрамый. Эчке монолог, гадәттә, уңай геройлар авызыннан әйттерелә. Аеруча авыр хәлдә калган, җитди сынаулар алдында торган геройлар эчке монологка мөрәҗәгать итәләр. Эчке монологта аларның рухи сыйфатлары ачыла. Шунысы кызык, авторның симпатиясе булмаган геройларның эчке монологы очрамый. Кире геройларны рухи тормыштан мәхрүм итүендә үк инде авторның бу геройга кире мөнәсәбәте күренә. Эчке монолог хәзерге прозада психологик анализ алымы буларак, хикәяләүдә еш файдаланыла. I нче зат исеменнән язылган әсәрләрдә эчке монолог ташкын булып, бер агым булып бара. 3 нче зат исеменнән язылган әсәрләрдә аның роле, уртак сөйләм һәм диалоглар зур урын алу сәбәпле, сизелерлек дәрәҗәдә кими. Җыеп әйткәндә, уртак сөйләм ярдәмендә персонажның эчке кичерешләре, уй- тойгылары бирелә, психологик анализ ясала; персонажның характеры, дөньяга карашы ачыла, ул авторның персонажга карата мөнәсәбәтен ироник, юмористик, симпатик һәм антипатик тоннарда, яшеренрәк төстә белдерергә мөмкинлек бирә, аңарда персонажның иҗтимагый, әхлакый, рухи йөзе һәм индивидуаль сөйләм үзенчәлекләре чагыла, хикәяләү стиленә эмоциональлек, интонацион төрлелек биреп, аны монотон- лыктан коткара. Уртак сөйләмнең табигатенә килгәндә, аны хикәяләүдәге үзенчәлекле алым дип бшәяләү дөресрәк булыр. Башка синтаксик берәмлекләрдән аермалы буларак, уртак сөйләмнең модельләрен билгеләү кыен, yn — әсәрнең эчтәлегеннән, хикәяләүдән, контексттан чыгып билгеләнә. Уртак сөйләмнең төп билгесен хикәяләүнең ике планлы булуы, ягъни автор һәм персонаж сөйләмнәренең берләшүе тәшкил итә. Хәзерге проза текстының тел ягыннан оешуында актуаль тип буларак уртак сөйләм хикәяләүдә һаман да зуррак урын били бара. Хәзерге дөнья әдәбиятына хас «аң ташкыны» («поток сознания»), уртак сөйләм һәм эчке монологка нигезләнгән хәлдә, татар әдәбиятына да киң күләмдә үтеп керә. Бу бигрәк тә Ә. Еники, И. Гази, А. Гыйләҗев. М. Мәһдиев һ. б хикәяләрендә ачык чагыла. Еш кына хәзерге проза әсәренең стилистикасында төрле характердагы катламнар ачылып, алар үзара көрәшәләр. Аерым әсәрләрдә авторның 3 иче заттан хикәяләве өстенлек итеп, персонажларның диалоглар ярдәмендә берберсенең характерын, вакыйгаларны ачыклавы икенче урында тора. Уртак сөйләмгә чагыштырмача аз урын бирелә. Г. Әпсәләмов, Г. Бәширов, Г. Ахунов, Ш. Маннур, А. Расих, Н. Фәттахлар өчен хас алым бу. Кайчак әдәби әсәр буеннан буена диярлек уртак сөйләмгә корылып, бәйләүче звенолар кебек кенә автор хикәяләве килеп керә. Мондый стилистика Ә. Еникинең күп кенә әсәрләрендә күзәтелә. Ә кайбер әсәрләрдә авторның 3 иче заттан, яисә I нче заттан хикәяләве бәйләүче звено булып, әсәрдәге вакыйгалар һәм характерлар үстерелешен диалоглар алып бара. Мондый хикәяләүне А. Гыйләҗев яратып куллана кебек. Ә кайчак автор хикәяләвендә үз персонажларына гаять якын торган, аларның һәрберсен үзенчә яратып елмая торган лирик герой да чагылып китә. Монысы — М. Мәһдиев хикәяләвенә тартым күренеш. Хәзерге әдәбияттагы хикәяләү бөтенләй яңа төрле фразаны — спонтаи, табигый фразаны китереп чыгарды. Фикер — туган хәлендә теркәлә. Грамматик һәм логик яктан гаять камил, әдәби яктан эшкәртелгән. образлы, нәфис фразалар белән бер- рәттән, фикер формалашкан чагында теркәлгән фразалар зур урын алып торалар. Ә алар, күбесенчә, уртак сөйләмгә күчкән чакта сизелерлек күп кулланылалар. Берничә мисал китерик ■•Диванда елап утырган әнисен күргәч, Хәбир аптырап калды Ник елый ул? Ә баш шаулый. Ох, шаулый! Нәкъ поезд баргандагы кебек. Поезд. Новосибирск поезды Ә ул поездда Мәдинә. Ире янына бара. Әхмәт исемле лейтенант. Аһ, Мәдинә! Тереләй утка салдың бит син... Суйдың, үтердең.. (Ш. Хөсәенов. «Мәхәббәт сагышы» ) «... без тып-тын урман аланыннан атлап киттек. Тукталгач, кыз башын иде дә... таш сын шикелле, даһи художник әсәре шикелле тып-тын калды. Әллә елый . Болай күпме торырга мөмкин? Мин аны кызганып башыннан сыйпаган идем, ул күкрәгемә сыенды да — әллә бәхет, әллә оят белән җанымны көйдереп — әллә чәчләре ут идеме?! — һушымны айкап ташлады һәм... мин аны кочакларга мәҗбүр булдым Юк. ялганламыйм, мәҗбүр түгел, кочаклау бәхетенә лаек... Ә ул, шуны гына көткәндәй, бөтен зиһенемне кочакларына бөтереп, июль көне кебек эссе иреннәре белән кагылды. Бу иреннәр, бу кайнар иреннәр, бу кайнар үбү — миңа таныш... Мин аны кабул иттем. Әйе. әйе, бу — Наташа үбүе! Бу — Наташа!» (Ә. Баянов. «Дүрт монолог») «Ерагайды торналар, тавышлары ишетелми. Мин утырам да утырам... Ничәү булдылар икән?.. Тик аларны санарга ярамый... Санасаң торналар юлларында адашалар... һәр язда Югары авылга кайтып бала үстереп китүче үз ягыбыз торналарын без бик яратабыз. Адашмасыннар алар!..» (А. Гыйләҗев «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят».) Хәзерге татар прозасында I заттан хикәяләү шактый күп күзәтелә башлады. Г. Ибраһимовның «Яз башы». «Табигать балалары», «Алмачуар-, «Кызыл чәчәкләр»- еннән килә торган бу алым 60—70 еллар прозасында яңа көч белән тагын кабатлана. Г. Ахуновның «Чикләвек төше», Н. Фәттахның «Мөдир Саҗидә», Гөлшаһидәнең «Минем кала алуым», А. Гыйләҗевның «Язгы кәрваннар- «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят», Р. Техфәтуллинның «Җиләкле аланнар», Ә. Баяновның «Яшьлегемне эзлим». «Дүрт монолог». В Нуруллин- ның «Аккан су юлын табар» повестьлары, олы әдипләребез Г Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек». Ш. Маннурның «Агымсуларга карап», М. Әмирнең «Малайлыкта кунакта» кебек автобиографик повестьлары, яшьләрдән М. Галиевнең «Карлы абагалар» һ. б. әсәрләрдә хикәяләү I нче заттан алып барыла Автор-хикәяләү- че үзе катнашкан вакыйгаларның эчтәлеген сөйләп кенә калмый, ул шулар эчендә кайнап, үзенең һәм башка геройларның холкы, тормышка мөнәсәбәте, табигате, уй- хисләренә аңлатма бирә, яларга, билгеле бер әхлакый позицияләрдә торып, уз бәясен белдерә. Мондый хикәяләүдә интонациянең ышандыргыч булуы, үз-үзеңә ирония, үзеңне-үзең укучы алдында ачып салу авторның ихлас булуында шик калдырмый, вакыйгаларның, персонажларның тормышчан, психологик дөрес булуларын китереп чыгара. Әдәби әсәрләрдә автор — гади хикәяләүче генә түгел. Кайчандыр гаять объектив булган хикәяләүгә авторның тормыш фәлсәфәсе, бик нечкә күзәтүләргә ия гомумиләштерү, шушы авторга гына хас лирик чигенешләр килеп керә. Татар прозасында бу алым бигрәк тә соңгы елларда язылган әсәрләргә карый. Бер яктан, бу— шартлылык, метафорик сурәтләүләр беләи бәйле. Җеп очы Г. Ибраһимовка барып тоташа торган бу алым Ә Баяновның «Ут һәм су», «Төлке тоту кыен түгел», «Тавыш— табигать бүләге», Ә. Гаффарның «Гозер». «Кашан җыры» кебек әсәрләрендә үзәккә куела. Икенче яктан, тормыш фәлсәфәсе теге яки бу вакыйгага, геройларның рухи хәленә бәйле рәвештә хикәяләүгә килеп керә. А. Гыйләҗевның «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят» М. Мәһдиевнең •Без — кырык беренче ел балалары», «Фронтовиклар», Ф. Хөснинең «Авыл өстендә йолдызлар» повесте һәм хикәяләре авторның хикәяләүче буларак кына түгел, ә шул вакыйгаларны читтән карап. бәя биреп торучы буларак та актив катнашуы турында сөйлиләр. «Мәхәббәт һәм нәфрәт» турында хикәятенең башламында ук автор ни өчен бу әсәрне язу сәбәпләрен сөйли. М. Мәһдиевнең «Фронтовиклар»ында ике автор бар кебек. Аның берсе — хикәяләүче, вакыйгаларны бөтен дөреслеге белән тасвирлаучы. Аның белән янәшә икенче автор — гаять тә нечкә лирик, юморист, сизгер, әңгәмәдәш, үз геройларын бераз гына өстән карап мыек астыннан гына елмаеп тора. Әйдә әле, нишләрсең икән? ди кебек. Хәзерге әдәбиятның хикәяләү үзенчәлекләреннән тагын берсе — аның диологик характеры. Өченче заттан хикәяләүдә дә. беренче заттан хикәяләүдә дә диалогның роле һәм күләме гаять зур. Геройларның рухи, мораль йөзен ачуда, карашлар, фикерләр бәрелешен күрсәтүдә, персонажларның сөйләм үзенчәлеген бирүдә, әсәрнең сюжетын һәм композициясен төзүдә диалогның дәрәҗәсе хәзерге прозада һаман арта бара. Диалог җанлы сөйләмдәге кебек табигый, ул кыска-кыска репликалардан гыйбарәт. Менә А. Гыйләҗевның «Язгы кәрваннар» хикәясеннән Әдилә һәм Ибраһим диалогы үзләре кебек үк сами — Әллә оныттыңмы? — дип сорады ул — Нәрсәне, Әдилә? — Оныткан, икмәктер, оныткан! — Әйт инде! — Минем чәчне тартып китүеңне! Яңагыңа чалтыратуым хәтереңдәме?.. Әллә син башка кызларның да чәчен тарта идеңме? — Онытмадым, Әдилә! Башкаларныкын тарткан булмады, кояштыр! — Сөям дигән ымың түгел идемени ул, Ибраһим! — Ай-Һай, каты чәпегән идең яңакка! — Онытырлык булмасын дидем, Ибраһим... Егетләрнең хәтер кыска була бит аларның...» Дөрес, диалогны хикәяләү алымы буларак куллану төрле язучыларда төрле дәрәҗәдә. Кайбер язучыларда авторның өченче заттан хикәяләве күләм ягыннан өстенлек итә. Диалоглар, автор сүзләре арасына килеп кереп, салмак, эпик хикәяләүгә әлләни зыян китермиләр. Г. Бәширов, К. Нәҗми, Г. Минский, Г. Ахунов, А. Расин һ. б. әсәрләрендә шундый хикәяләү сизелә. Аерым язучылар диалогны хикәяләүдә төп алым буларак кулланалар. А. Гыйләҗевның «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят», Ә. Баяновның «Яшьлегемне эзлим», М. Хө- бибуллинның «Чоңгыллар», Н. Фәттахның «Мөдир Саҗидә» һ. б. шундый алым күзәтелә. Җитлеккән әдәбият формалар, стильләр, алымнар төрлелеген күпсенми. Шулай булырга тиеш тә. Әдәбият һаман бер төрле генә язучылардан торса, аның ни кызыгы булыр иде икән?! Язучының хикәяләү үзенчәлеге аның талантына, осталыгына, әдәби- эстетик зәвыкларына, эрудициясенә дә бәйле. Заман үзгәрә, татар укучысы да дөнья әдәбияты белән таныш, рус әдәбиятының да иң матур, талантлы үрнәкләрен оригиналда укый. Мондый укучы татар язучыларының да шундый югарылыкта язылган әсәрләренә мохтаҗ. Аның да заманча теманы заманча югарылыкта, заманча формалар белән сурәтләгән әсәрләрне укыйсы килә. Хәзерге укучы заманча хикәяләүне дә көтә, билгеле. Г. Ибраһимов, Ш. Камаллардан килгән эпик, салмак, традицион хикәяләүне һич тә кире какмыйча, аның белән янәшә хәзерге проза әсәрләренең күбесенчә хас булган динамизм, кыскалык, экспрессивлык, фәлсәфи башлангычның артуын күрми калу яисә күрмәскә тырышу беркатлылык булыр иде. Гомумән, хәзерге татар әдәбиятында хикәяләү сыйфат ягыннан үсте, яңа үзенчәлекләр белән баетылды: прозада лаконизм көчәеп китте, 3 нче заттан хикәяләү белән бер үк дәрәҗәдә 1 нче заттан хикәяләү зур урын алды (ә бу, үз чиратында, сөйләм әйләнмәләрен күбрәк куллануны, димәк, интонация үзгәрешен китереп чыгарды), уртак сөйләм, чит сөйләмнең бер төре булудан бигрәк, хикәяләү алымы буларак кулланыла башлады. Әсәрләрнең подтекст катламы сизелерлек көчәйде, автор фәлсәфәсе ныклы урын алды. Җанлы сөйләм теленнән күпләп кергән әйләнмәләр, автор хикәяләвендә дә еш кулланылып, хикәяләүнең динамик, тыгыз эмоциональ характерын билгеләделәр. Хәзерге әдәбиятка хас бу гомуми сыйфатлар һәр язучы әсәрендә үзенчә чагылыш таба, һәм әдәбиятыбызда хикәяләү алымнарының төрлелеге һәм заманчалыгы нәкъ менә шулар белән билгеләнә.

Реклама