Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЖАНР ТОЙГЫСЫ

Татарстан китап нәшрияты күптән түгел Әмирхан Еникинең хикәяләр җыентыгын бастырып чыгарды. Тышлыгы ачык төстәге материядән пөхтә, матур итеп эшләнгән Һәм карап торуга ук күңелгә ниндидер бер рәхәтлек бирә торган бу җыентыкны зур хөрмәт белән кулга аласың. Китапка язучының 1941 елдан алып 1978 елга кадәр иҗат иткән егерме җиде хикәясе тупланган. Бу— елына бер хикәядән дә азрак туры килә дигән сүз. Ләкин ул хикәяләр Әмирхан Еники иҗатында гына түгел, гомумән, соңгы еллар татар әдәбиятында иң яхшы хикәя буларак бәяләнергә хаклы. Алар безнең хикәянең, сокланып һәм күңел нечкәргәнче укып кына калмыйча, җентекләп өйрәнүне, тикшерүне сорый торган классик үрнәге, дип һич икеләнмичә әйтергә мөмкин. Әдипнең яңа җыентыгы сугышчан, әмма ифрат авыр бу жанрның үзенчәлекләре хакында каткат уйланырга мәҗбүр итә. Бездә кайчандыр тәнкыйть жанрының, аннары драматургиянең артта калуы турында сөйләнелде Ә хәзер исә бәхәсләр- дә иң зур урынны нәкъ менә хикәя алып тора. Прозаикларыбыэдан Ф. Хөсни, М. Әмир, Г. Минский бу хакта инде бер генә тапкыр язмадылар. Моннан берничә ел элек — «Казан утлары»ның 1973 елгы 8 санында — тәнкыйтьче Ф. Миңнуллин хикәя турында бик үткен һәм нигезле мәкалә белән чыкты. Анда тәнкыйтьче, конкрет һәм ышандырырлык мисаллар белән, татар хикәясендә вак темалар белән мавыгу, ясалмалылык, тормыш дөреслегенә хыянәт итү, вакыйгаларга һәм күренешләргә карата авторның төгәл һәм ачык мөнәс&бәте булмау кебек кимчелекле якларны ачып салды. Безнең әдәбиятыбызда хикәя жанры артта калуның төп сәбәбе әдәбиятка яңа, яшь көчләрнең җитәрлек кипмәвендә дигән карашта торучылар белән килешү, минемчә, дөрес булмас иде. Монда күпмедер дәрәҗәдә дөреслек тә юк түгел, әлбәттә. Ләкин бит соңгы ун ел эчендә генә дә әдәбият мәйданына аяк баскан яшь прозаикларның саны кимендә өчдүрт дистәгә җитә. Алар арасында инде бер, ике һәм аннан да күбрәк китап бастырып чыгарырга өлгергән авторлар да бар Җитмешенче елларда китапларда, журналларда, газеталарда басылган хикәяләрнең барсын бергә җыйсаң, алар саны берничә йөздән артып китәчәк. Ә менә шуларның оста итеп, камил язылганнары бармак белән генә санарлык. Хикәя жанрының артта калуына төп сәбәп — аның специфик үзенчәлекләрен тиешенчә бәяләп җиткермәү диясе килә. Чыннан да, бездә, гәрчә бу ачыктан-ачык өйтелмәсә дә, хикәя ул—роман һәм повесть кебек «эре* жанрларга тотынганчы үзеңнең каләм көчеңне сынал карау өчен плацдарм булып хезмәт итә дигән кебег- рәк ялгыш караш яшәп килә. Әмма һәр тармакта специальләшү барган заманда мондый <1Ярымбелгеч»ләрнең нигезсез фикерләрен тормыш үзе кире кага. Хикәя әйтик, роман яки драма кебек үк. үз- үзеңне аямыйча зур көч куеп эшләүне тормышны үзеңчә күрә һәм чагылдыра алырлык дәрәҗәдә талантка ия булуны | таләп итә. Шуңа күрә бик яхшы романчының да бернигә тормаслык хикәяче булуы ихтимал. Әгәр кем дә булса бу жанрның үзенчәлеген тотып алырга, аның җанына үтеп керергә сәләтле булып, үзенең бөтен иҗади гомерен шул жанрга багышлый икән, монда бернинди дә гөнаһ юк. Әмирхан Еники хикәягә ифрат зур җаваплылык хисе белән килә торган искиткеч таләпчән язучыларның берсе. Художник буларак аның төп үзенчәлеген бер сүз белән әйтеп бирү соралса, мин бер дә арттырмыйча, татар әдипләре арасында ул иң музыкаль язучы, дип җавап бирер идем. Аның фразалары һәрвакыт җиңел үтә күренмәле, музыкаль яңгырашлы. Хикәяләре, әйтерсең лә, ниндидер бео сихри көчкә, тылсымга ия, аларның һәркайсы укучыда билгеле бер настроение уята. Еш кына очракларда хикәяләүдәге якты, җи- ңелчә моңсулык әбиләр чуагының көмеш пәрәвезләре сыман зәңгәр һавада тирбәлеп тора сыман. Ә. Еники — менә дигән тел остасы һем бик сизгер стилист. Аның әсәрләренең русча тәрҗемәләрен укыганда, мин. мәсәлән үземне бик кыен хәлдә калгандай хис итәм. Юк, тәрҗемәләрнең ул чаклы ук начар сыйфатлы булулары өчен түгел. Бу язучы татар теленең үзенә генә хас стихиясе, милли фикерләүнең, дөньяны танып- белүнең татар кешесенә хас булган үзенчәлекләре белән шулкадәр тыгыз бәйләнгән ки, иң әйбәт эшләнгән тәрҗемәдә дә ниндидер югалтулар котылгысыз. Әмирхан Т Еникинең Бөтенсоюз укучысына чагыштырмача аз билгеле булуын да бәлки әнә шуның белән аңлатырга кирәктер. Югыйсә бит аның иҗат багажында иң өлгереп җиткән теләсә кайсы әдәбият укучысын да сокландыра алырлык «Бер генә сәгатькә», «Ялгызлык*. «Әйтелмәгән васыять», «Тынычлану» һәм башка хикәяләр бар. Үз халкының милли стихиясе белән тумыштан ук килә торган багланыш, хикәяче буларак, Әмирхан Еникинең бердәнбер үзенчәлекле ягы түгел. Ул әлеге жанрның табигатенә, характерына яңалык кертте, аңа өряңа буяулар өстәде. Л. Тимофеев билгеләмәсе буенча, эпик жанрлар тормыштагы вакыйгаларны колачлау принципларына карап, түбәндәге төрләргә бүленә: хикәя кешене үз тормыш юлына характерлы булган бары тик бер генә эпизодта күрсәтә, повесть тормышның билгеле бер чорын һәм берничә эпизодны эченә ала; роман кешенең бөтен тормышын башкаларның язмышы белән үрелештә гәүдәләндерә. Ләкин бу принцип универсаль булудан бик ерак тора. Кешенең бөтен тормышын, Һич югында, аның бер әһәмиятле чорын тасвирлаган хикәяләр белән (М. Шолоховның «Кеше язмышы» хикәясен генә алыйк) беррәттән нибары бер вакыйганы яисә эпизодны, я булмаса геройлар тормышының бер генә көнен сурәтләгән романнар һәм повестьлар (мәсәлән, В. Катаевның «Вакыт, алга!» романы) иҗат ителмимени?! Татар әдәбияты практикасында, әгәр аның иң яхшы үрнәкләренә мөрәҗәгать итсәк, чынлап та, геройның тормышыннан алынган бер генә эпизодка нигезләнеп язылган хикәяләр аз түгел. Моңа мисал итеп Ә Еникинең «Бер генә сәгатькә» дигән хикәясен китерергә мөмкин. Ә бит шул ук авторның геройлар тормышының зур бер чорын, алай гына да түгел, бөтен тормышын эченә алган һәм бер-берләренә үзара бәйләнгән эпизодлар тезмәсеннән торган «Тауларга карап» рәвешендәге хикәяләре дә байтак. Минемчә, ничек кенә булмасын, хикәянең үзәгендә берме яки берничәме вакыйга түгел, ә бәлки алар аша авторның укучыга әйтергә теләгән фикере ятарга тиеш. Үзенең тулы чагылышын табар өчен роман кадәр роман, хәтта эпопея таләп иткән фикернең дә булуы мөмкин. Шуның белән беррәттән башка бернинди жанрда да түгел, бары тик хикәядә генә гәүдәләндерүне сорый торган фикерләр дә була. Монда инде фикер һәм тасвирлауның бердәмлеге алгы планга чыга. Хикәя теге яки бу язучының үз әсәрендә тасвирларга теләгән нәрсәнең һәм аңа туры килерлек сәнгатьчә гәүдәләндерү алымнарының бердәмлеген сорый. Хикәяләр язу өчен әзер рецепт бирә икән бу дип уйламагыз. Андый әзер рецептлар юк һәм була да алмый. Әмма Әмирхан Еники тотып ала алган һәм шуңа ия булган жанр тойгысы дигән нәрсә бар. Мисал өчен язучының иң яхшы әсәрләреннән берсе булган «Әйтелмәгән васыять» хикәясенә генә тукталып узыйк. Башкорт карчыгы Ак әби үлем түшәгендә ята. Үзенең вафатын ул мәтрүшкә һәм әрем исе аңкып торган кылганлы иксез- чиксез далада түгел, кызының һәм киявенең һәрьяктан уңайлы иркен квартирасында каршылый. Балаларына ул соңгы сүзләрен әйтеп, үзенең әллә ни искитәрлек булмаган, әмма ата-бабаларыннан мирас булып калган бәрхет камзулын, вак-вак энҗеләр белән чигелгән баш киемен, көмеш муенсаларын васыять итеп калдырырга җыена. Ләкин шәһәр тормышының өермәле вакыйгалары эчендә кайнаган балаларына һәм оныкларына болар бөтенесе бер тиенгә дә тормаган иске-москы булып күренә. Карчык белән юньләп сөйләшергә, аның сүзләрен тыңларга аларның хәтта вакытлары да юк. Улларыныьц берсе отставкадагы полковник — таза, базык rev- дәле, юан муенлы, йомырка шикелле озынча һәм пеләш башлы Сафуан тормышы инде сүнә торган әнисенә иң кирәк бердәнбер нәрсә — шат күңеллелек дип саный. Менә ул. бөтен бүлмәне командирларга хас булган яңгыравыклы калын тавышы белән тутырып, әнисе белән, кем әйтмешли, мәҗбүри рәвештә шаярып сөйләшә. Әдәп саклау йөзеннән әниләре янында берничә минут утырганнан соң барысы да таралышалар. Оныгы Геннадий әбисе белән бик сөйләшер иде дә, үзенең туган телен белми. Аңа бары тик күкрәгенә бармак белән төртеп күрсәтергә генә кала: «Башкорт мин, әби, башкорт...» Ак әбинең кызы Гөлбикәнең—балалар анасы һәм танылган фәнни хезмәткәрнең—үзенең дә мәшәкатьләре муеннан. Әнисе белән сөйләшергә ул вакыт та таба алган булыр иде, әлбәттә. Ләкин Ак әбинең авыз ачып үлем турында сөйли башлавы белән сүзне ул бүтәнгә борачак: «Кирәкми, әни, син әле тереләчәксең...» Шулай итеп, үзенең уй-кичерешләре белән икәүдән-икәү калган хәлдә, карчык дүрт стена арасында ята бирә. Менә ул барыннан да ныграк курыккан нәрсә алга килеп баса — аны больницага алып китәЯзучы буяуларны куертмый. Ак әбинең балаларын явызлык кылучы җаннар итеп күрсәтми. Алар әйбәт һәм тәртипле, гадә- ти кешеләр. Әниләре турында үзләренчә кайгырталар, авырганлыгын ишетү белән аны үз яннарына алдыралар, иң әйбәт белгеч— врачларны чакыралар, аның хәлен яхшырту өчен бөтенесен эшлиләр. Алар әдәпсез түгел, белемле, интереслары киң һәм күпкырлы. Ләкин хикәяне укыган саен без аларның рухи ярлылыкларын ачыграк тоябыз. Тышкы яктан караганда зур циви- A лизациягә һәм үзләрен ураган техник комфортка ия булуларына да карамастан, аларның эчке дөньяларына нидер җитми. Ә атап әйткәндә нәрсә җитми соң? Еники хикәясендә карчыкның үлем алды хәленә бары тик ике генә кеше чын-чынлап керә. Болар — биш яшьлек кыз һәм инде яшь булмаган, эчүгә бирелгән, әмма бала ларча беркатлылыгын һәм күңел сафлыгын югалтмаган шагыйрь. Халыкның гасырлар буена җыелган акылы, дөньяга һәм кешеләргә балаларча ышанып каравы, табигать белән якыннан аралашуы һәм аны шагыйрьләрчә аңларга сәләтлелеге — менә нәрсә җитми Ак әбинең балаларына. Язучы бу хикәясендә дә үзенең күптәнге темасын—каты күңеллелекне, үз-үзеңнән мещаннарча канәгать булуны, рухи чикләнгәнлекне фаш итүне дәвам иттерә. Бу мәсьәләнең куелышы бәлки яңа да түгелдер, әмма аның художестволы конкретлыгы ышандыра. Хикәяне укыганда ирексездән үз-үзең турынДа, әниеңә һәм башка кешеләргә мөнәсәбәтең турында, яннарыннан бөтенләй игътибар итмичә, күрмичә үтел китәргә күнегелгән башка бик күп нәрсәләр турында уйланасың. Әйе, тормыш тукталышсыз алга бара. Шул ук Ак әбинең балаларын гына алыйк. Аларның берсе врач, икенчесе инженер өченчесе кадровый офицер, дүртенчесе күренекле галим. Берничә дистә ел эчендә халыкның тормышында шундый зур сикереш ясалды ки, андый сикерешнең мең еллар эчендә дә ясалуы мөмкин булмаган. Ләкин без халык тарафыннан тупланган барлык рухи һәм культура хәзинәләребезне кайгыртучан сакласак, безнең тормышыбыз тагын да баерак, тагын да матуррак булачак. Карчыкның үз балаларына башкорт милли киеме әйберләрен күңеленнән генә әйтеп калдырган васыяте күренешендә тирән мәгънә ята. һәр халык коммунистик культураның г.омум хәзинәсенә үз өлешен кертә һәм бу өлеш халыкның бүгенге генә түгел, үткәндәге традицияләре, образлы фикер йөртү үзенчәлекләре, кыскасы, без милли үзенчәлек дип атый торган барлык нәрсәләре белән дә билгеләнә. Ни өчен безнең архитектурабызда, кайбер искәрмәләрне исәпләмәгәндә, бөтенләй диярлек милли мотивлар калмады? Хәтта үзенең кабатланмас матурлыгы белән һәркемне сокландырган татар орнаменты да файдаланылмый. Ни өчен болгар культурасы чорыннан ук килә торган күп кенә башка һөнәрләр, әйтик, кул эшләре онытылган? Ни өчен Казанга килүчеләр истәлеккә менә дигән итеп эшләнгән милли сувенир алып китә алмый? Ә Казандагы бердәнбер милли ашлар йорты ни өчен йөгереп кереп ашык- пошык кына капкалап чыгу урынына әйләнгән? Әмирхан Еникинең әлеге хикәясе менә нинди уйларга этәрә. Кайчандыр мондый «вак» нәрсәләр турында уйланырга ара юк иде Ә бүген инде без шундый этапка күтәрелдек. узганга борылып карау һәм ашыгычлык белән нәрсәне дә булса онытыл калдырмадым микән дип уйлану һич тә гөнаһ түгелдер, һәм моның өчен, мөгаен, беркем дә «милли чикләнгәнлек» яки «патриархаль искелекне идеальләштерү» дигән ярлыклар тагарга җыенмас. Бу хикәягә ни өчен шулай озак тукталын- ды? Беренчедән, бу — Ә Еникинең иң кызыклы һәм әһәмиятле хикәяләреннән берсе Аны хәтта кечкенә повесть дияргә до була. Икенчедән, зур иҗат тәҗрибәсе туплаган әдипнең иң характерлы үзенчәлекле яклары—художество осталыгы, психологик характеристикалар тирәнлеге, шаблон буенча түгел, үзенчә фикерләве — аның нәкъ менә шушы хикәясендә ачык гәүдәләнгән. Прозаикның оригинальлеге барыннан да элек аның фикерләвенең оригиналь булуында. Художестволы фикерләү! Әмирхан Еники хикәяләренә анализ ясагач менә шундый нәтиҗәгә киләсең. Еникидә бернинди әзер чишелеш юк, тормышны ул әдәби схемаларга «куып* яки көчләп кертергә тырышмый. Ул үз идеясен турыдан-туры тәгъбирләүдән кача, үз мөнәсәбәтен теге яки бу персонажга бәйләргә теләми. Нәтиҗә ясауны укучының үзенә калдырып теге яки бу күренешне гаделлек, риясызлык һәм объективлык белән сурәтли Менә шуның өчен дә аның күпчелек әсәрләре бәхәсләр һәм капма-каршы фикерләр көрәше китереп чыгара. Ә. Еники башлыча кешенең эчке дөньясы. аның хисләре, мораль һәм әхлакый сфера белән кызыксына. Аның әсәрләрендә турыдан-туры күзгә ташланып торган «производство конфликтлары» да, көннең кадагына ашыкпошык кына «сугу» да юк. Әмма алар кешеләргә тирән мәхәббәт белән сугарылганнар, кеше күңелендәге иң яхшы, иң матур якларга мөрәҗәгать итүгә юнәлдерелгәннәр. Язучы матурлыкны, ул тышкы ямьсезлек һәм хәтта гариплек артына яшеренгән булса да. тоя һәм күрә белә Беренче карашка кечкенә, әһәмиятсез булып күренгән нинди генә вакыйга турында язмасын, Еники ул күренешнең асылына төшенергә, фактның фәлсәфи мәгънәсен ачып бирергә тырыша. Тормышның мәңгелек көче турында Уйланулар белән сугарылган «Тауларга каоап» хикәясе, мәсәлән, әнә шундыйлардан. Яңалыкны, кешелеклелекне җырлау белән беррәттән. язучы кеше тормышын ямьсезли. боза, гарипләтә торган нәрсәләрне дә читләп узмый, игътибарсыз калдырмый. Еникинең бөтен иҗаты аша бүгенге мещанлыкны фаш итү темасы уза. Бу күзлектән караганда. «Язгы тамчы» хикәясе аеруча игътибарга лаек. Бу хикәядә саран, әмма күз алдына китереп бастыра торган буяулар ярдәмендә тышкы яктан һәрнәрсәсе килгән һәм ихтирамга лаек булып күренгән фәнни работник Хәлил Ишмәевнең мораль деградациясе тасвирлана. Монда аерым вакыйгалар турында сөйләнмәсә дә хикәянең проблематикасы ифрат дәрәҗәдә актуаль Икейөзлелек һәм астыртынлык яңа кешенең чын әхлакый йөзе белән килешә аламы? Кеше үз дусты белән икәүдөн-икәү калганда бер төрле, ә трибунага менгәч шуның нәкъ киресен сөйли аламы? Язучы бу мәсьәләгә аңлы рәвештә кат-кат басым ясый, вакыйганы логик ахырынача җиткерә. Хикәяне азагына кадәр укып чыккач, бу икейөзлелек һәм принцнпсызлыкның, кешене мораль деградация чигенә китереп җиткереп, аның җа- нин ашый торган күгәрек, тутык икөнлеге- нә ышанабыз. Мещанлык күп терле. Аның бүлтәеп чыккан корсаклы комодлар, тузанлы фикуслар һәм күзнең явын алып торган абажурлар тирәлегендә генә булуы мәҗбүри түгел. Хәтта аларга алмашка килгән магнитофоннар. торшерлар һәм ялтырап торган мебельләр дә обывательнең йөзен билгеләми әле. Мещанлык ул барыннан да элек дөньядан аерылу, аның белән алыш-бирешең булмау. Эгоизм, үзеңә күбрәк умыру, рухи яктан корыганлык, үзеңнең вак максатларыңны алга сөреп, җәмгыять интересларын санга сукмау — менә нәрсә ул мещанлык. Төрле кабык эченә яшеренгән шушы черек карынны фаш итеп һәм ачып сала да инде Еники. Номенклатурный работникның эшсезлектән һәм тыгынып ятудан туң йөрәккә әверелгән хатыны Диләрә («Мәзәк»), мәгънәсез һәм мин-минлекне сөйгән йөрәк җилкендергеч Петр Котов («Ялгызлык»), агым уңаена акрын гына йөзеп баручы фәнни работник Хәлил Ишмәев («Язгы тамчы») — Еники әсәрләрендә безнең күз алдыбыздан узучы мещаннарның бөтен бер галереясе әнә шундыйлардан гыйбарәт. Бүгенге мещанның төп сыйфаты итеп язучы аның тормышның яңа шартларына тиз җайлаша алучанлыгын күрсәтә. «Корьән Хафиз» хикәясендә әрсез Хафиз, мәсәлән, бер үк җиңеллек белән диндар гайбәтче дә, күн курткалы «комиссар» да була ала. Форма гына үзгәрә, обывательнең асылы үзӘмирхан Еники әсәрләре тирәсендә барган бәхәсләргә борылып кайтып, бу язучының күпчелек очракта нәкъ менә үзенең негатив позициясендә, тормыштагы зарарлы, гарип якларны кире кагуында көчле икәнлеген танырга кирәк. Авторның уңай программасы исә еш кына томанлы, билгесез. аныксыз була. Ул тудырган уңай геройларның йомшаклыгы бәлки нәкъ менә шундадыр да. Алар явызлык алдында җиңеләләр, аның белән килешәләр. Язучының иҗатында әледән-әле кабатлана торган бер тема бар. Ул — ата-баба нигезе һәм туган җир темасы. Бу тема аның «Җиз кыңгырау», «Картлар» һәм башка хикәяләрендә искиткеч зур җылылык белән яңгырады. Әлеге теманы чишүгә Еники шулай ук философик позицияләрдән якын килә. Ләкин бу зур колачлы уйлану-фи- керләүләр түгел. Еникинең философиясе гүяки әсәрләренең тукымасында эри. Ул— ЧЬ1Н кешелеклелек, чын матурлык алдында табынуда, кеше тормышына ят булган бөтен нәрсәләргә җирәнеп карауда. Повесть һәм роман кеше тормышын күп планлы итеп, төрле үлчәүләрдә, хәрәкәттә һәм үсештә колачларга омтыла. Хикәя исә. кагыйдә буларак, кешене бер планда, бер киселештә күрсәтә. Менә ни өчен хикәянең беренче төп билгесе булып ситуациянең бердәмлеге санала. Өстәвенә хикәя шундый ситуациягә тартыла, анда тормыш өстән караганда күренмәгән иң тирән катламнарын ачарлык, антрацит кисәгендәге кебек үзенең өр-яңа кыры белән җемелдәрлек булсын. Повестьта һәм романда язучы берничә проблеманы күтәрә ала. Аларның һәр бүлегендә икенче бер тональлек, икенче бер көй булырга мөмкин. Ә кечкенә күләмле хикәя моны кабул итә алмый. Ә. Еники хикәяләре шундый рухның, ягъни хәрәкәткә китерүче фикернең бердәмлеге белән аерылып торалар. Еники әсәрләрендә фикернең үткенлеге һәм киеренкелеге форманың пөхтә һәм җентекле эшләнеше белән бергә үрелә. Аның стилен еш кына Чеховныкына тиңлиләр. Дөрестән дә, татар прозаигы рус классигыннан күп нәрсәгә өйрәнгән. Аны Чехов белән көнкүрешне тулы һөм дөрес чагылдыруы, сурәтләвендәге лаконизм, детальләрне оста тотып ала һөм куллана белүе, геройларының эчке дөньясына зур игътибар бирүе һәм нечкә лирик рухы якынайта. Хәтта тормышка карашы ук — әле моңсу-мәсхәрәле, әле җитди-уйчан, кешегә ышаныч һәм кеше тормышын гарипләтә торган бөтен нәрсәгә ачы нәфрәт— һәммәсе Чеховның дөньяга карашын хәтерләтә. Ләкин шул ук вакытта Әмирхан Еники милли язучы. Ул татар җирлегендә үсте, иҗатына кирәк азыкны халык традицияләре чишмәсеннән чумыра, татар әдәби телен сак кына шомарта һәм үстерә, аның хәзинәсен баета. Бигрәк тә шунысы куанычлы, язучы көндәлек сөйләм теле байлыгы белән генә чикләнеп калмый. Ул телнең ерактагы хәзинәләренә әледән-әле күз төшереп ала, классиклар телендә ныгып калган сүз запасларыннан киң файдалана. Шуңа күрә Әмирхан Еникинең телендә ара-тирә китап теле куныгы сизелә, ләкин ул һичкайчан да чамадан тыш Үзенең иҗатында Ә. Еники төрле стилистик буяуларга мөрәҗәгать итә: ул өле ачы сарказм, үтергеч ирония, өле тыныч, айнык анализ, әле җылы, йомшак, лирик интонация. Әмма без һәр очракта Еники стилен, аның алымнар суммасына гына кайтып калмаган, ә язучы талантының иң күп төрле якларын бергә туплаган кабатланмас индивидуаль йөзен ялгышмыйча таныйбыз. Еники әсәрләрендә күп кенә очракларда күзгә ташланып торган сюжет булмый, алар кискен, күңелле һәм кызыклы вакыйгаларга нигезләнәләр. Игътибар кешеләрнең эчке дөньясына юнәлгән. Конфликт гадәттә образлар арасында түгел, ә образның үз эчендә туа. Язучы тупас басым ясау, буяуларны куерту юлына басмый. Аны барыннан да элек нюанслар, ярымтон- нар, күңел хәрәкәтенең нечкә күчешләре кызыксындыоа. Җыеп кына әйткәндә, Әмирхан Еники хикәяләренең сокланырга мәҗбүр иткән төп «секреты» — аның ярты гасырга якын иҗат практикасы, зур тормыш юлы һәм, әлбәттә, якты, үзенчәлекле таланты биргән «жанр тойгысы»нда.