Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮЛ БАШЫНДА

февралендә Оренбургта IVI/ "Хесеения* мәдрәсәсе укытучылары инициативасы белән «Музыка-драма» җәмгыяте оештырыла. Җәмгыять идарәсенең рәисе итеп мәдрәсә укытучысы, скрипкада халык кейләрен бик оста башкаручы Ибраһим Бикчәнтәев билгеләнә. Бу җәмгыять кыска гына вакыт эчендә ике мактаулы эш башкара: «Муэыка-әдә- бият» (Оренбург, 1918) дигән китап чыгара һәм - Оренбургның шәрык музыкасы мәк- тәбе»нә нигез сала. Җәмгыять мәктәп өчен халыктан уен кораллары сатып ала, укытучылар туплый. «Муэыка-әдәбият» дигән китап—«Хөсәе- ния» мөгаллимнәренең күмәк хезмәте. Анда Төхфәт Ченәкәйнең музыка турында шигырьләре басыла, Шәриф Камалның «Музыкант дустыма», Ф. Көримовның «Рәсем, музыка, шигырь» дигән һәм Роберт Ланкевичның музыка тарихы буенча мәкаләләре чыга. Бу китап—музыка сәнгатен аңлату һәм популярлаштыру буенча беренче татар совет басма хезмәтләреннән берсе. Оренбургның шәрык музыкасы мәктәбенә 1919 елның маенда нигез салына. «Хө- сәения» мәдрәсәсенең музыка укытучысы Павел Яковлевич Цесаркин аның беренче директоры була. Цесаркин үлгәннән соң, 1920 елның 7 маенда, мәктәп директоры итеп Салих Сәйдәшев билгеләнә. Ул бу вакытта 1 нче Төркестан революцион армиясе политбүлегендә эшли һәм кызыл- армиячеләрнең татар труппасында музыка бүлеген җитәкли. Мәктәптә өлкәнең төрле төбәкләреннән килгән, милли азчылык вәкилләре булган 300 ләп укучы белем ала. Иң ярлы укучылар өчен 150 кешелек тулай торак ачыла. «Музыка-драма» җәмгыяте һәм шәрык музыкасы мәктәбе татар, башкорт, казакъ җырларын туплау, аларны ялгыз җырчы квартет, хор. оркестр, рояль һәм курай өчен эшкәртү, бастырып чыгарырга әзерләү өчен күп тырышлык куя. Мәктәп укытучылары һәм укучылары, җырлар туплау максатында, Башкортстан, Оренбург өлкәсе. Казагыстан һәм Урта Азия шәһәрләрендә һәм авылларында булалар, халык өчен махсус концертлар оештыралар. Мәсәлән. 1921 елның җәендә генә дә укучылар Казагыстанда һәм Урта Азиядә 300 ләп концерт куялар. Мондый фидакарь хезмәтнең нәтиҗәсе дә куанычлы була: бик күп халык җырлары җыйнала һәм эшкәртелә (ул чактагыча әйтсәк, гармонияләштерелә), аларның килеп чыгышы турында күп санлы риваятьләр язып алына. Ул заманда Оренбург губерна комитетының азчылык милләтләр советы председателе булып эшләгән Афзал Мө- хетдинович Таһиров һәм Оренбургтагы «Нәшрият» басмаханәсе директоры Мәхмүт Мәрҗани (Галәветдиное) әлеге концерт- экскурсияләрне оештыруда, җыелган җырларны бастырып чыгаруда зур ярдәм күрсәтәләр. ■Музыка-драма» җәмгыяте һәм шәрык музыкасы мәктәбе белән Оренбургның татар театры арасында ныклы дуслык элемтәләре урнаша. Бу дуслык театр репертуарында үзенчәлекле чагылыш таба. Театр, үз чиратында, музыка мәктәбе укучылары өчен тәҗрибә туплау мәйданына әверелә. Ул чагында Оренбург татар театрында күбрәк халык җырларының килеп чыгышы турында теге яки бу риваятькә корылгаи музыкаль пьесалар куелган. Күренекле драматург Мирхәйдәр Фәйзи башлап җибәргән бу традицияне суфлердан — артист, режиссер, администратор, драматург булып үсеп җиткән ике кеше дәвам иттерә Аларның берсе—Хәбибулла Ибраһимов (Хәйбүш) театрга үзешчән сәнгатьтән килә, осталыкка Мөхтәр Мутин кебек мәшһүр артистлардан өйрәнә. 1920 елда ул Оренбургның Совет Армиясе йорты каршында һәвәскәр татар театр труппасы оештыра. Шул вакытта Оренбургта эшләгән күп санлы башка һәвәскәр драма коллективларына хас булганча, бу труппа репертуарында да музыкаль пьесалар була. X. Ибраһи- мов яшь чагында ук музыкаль пьесалар язу турында хыяллана. Ниһаять. 1926— 1929 елларда аның әсәрләренең беренче сериясе сәхнәгә чыга. Алар арасында ■ Мәдинәкәй», «Нарасый бала». «Зөбәрҗәт». «Әллүки» музыкаль драмалары. «Кмлешә алмадык», «Хәерле булсын Хәмидәнең никахы», «Мөкатдәс сарай» музыкаль комедияләре һәм башкалар була. Оренбургның икенче драматургы — Габдрахман Әхмәров (Варлам). Ул «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала, иҗат эшчәмле- геи 1922 елда башлап җибәрә. Берничә елдан Әхмәровның «Бер кызга алты кияү». КУЛЬТУРАБЫЗ ТАРИХЫНА МАТЕРИАЛЛАР ЮЛ БАШЫНДА Гасыйм Лотфи СОҢГЫ ЕЛЛАР әмгыять үсешенең югарырак баскычына күтәрелә барган саен, киләчәк турында уйлану белән бергә, кеше атабабаларының үткәне белән дә тирәнрәк кызыксына башлый. Археологлар җиде кат җир астында калган чүлмәк китекләрен, корал кыйпылчыкларын эзли, тарихчылар архивларында казына. Шуңа да карамастан, үткәнне тергезеп күз алдына бастыру ифрат авыр. Чөнки фән күп тармакларда, күп өлкәләрдә мәгълүматлар кытлыгы кичерә. Халкыбыз тарихының әнә шундый тиешенчә яктыртылмаган, әле дә булса томанлы күзалланган бер сәхифәсе — революциягә кадәрге мәктәп- мәдрәсәләр яшәеше. Урта һәм югары уку йорты саналган мәдрәсәләрне өч төркемгә аерырга мөмкин: 1) заманнар узуга да карамастан, баштагы үзенчәлеген саклап калган кадим мәдрәсәләр; 2) заман таләпләренә яраклашып беркадәр яки байтак үзгәреш кичергән мәдрәсәләр. 3) рус һәм Европа уку йортларыннан үрнәк алып, нык һәм эзлекле яңару юлына баскан җәдит мәдрәсәләр. Кыйбланы билгели торган бердәм мәҗбүри программалар булмау татар мәктәпмәдрәсәләренең әнә шундый чуар төркемнәргә бүленүенә төп сәбәп иде. Мин — беренче төркемгә кергән, заманында мантыйк (схоластик логика) укытучы, моназарачы шәкертләре белән дан тоткан Җ «Казан егете»», «Газизәкәй балдыз» кебек музыкаль комедияләре, «Уракчы кыз» музыкаль драмасы һәм башка әсәрләре сәхнәдә күренә башлый. Югарыда саналган пьесалардан тыш Оренбургның татар театры сәхнәсендә башка музыкаль пьесалар да куела. Мәсәлең, Вәли Фатыйховның (хәзер РСФСРның атказанган артисты) «Шәүрәкәй» пьесасы һәм башкалар. Әлеге сәхнә әсәрләренең барысы да җыр-көйгә бай булулары белән аерылып торганнар. Аларда шәрык музыка мәктәбе укытучылары һәм укучылары җыйган һәм эшкәрткән җырлар файдаланылган, бу җыр-кейләрнең саны бер спектакльдә кайчак 20 дән артып китә торган булган. Җырларның кайберләре (мисал өчен, «Төнге сәгать унике» җыры) Оренбург театры сәхнәсендә беренче тапкыр яңгырый Бу хакта Җ Фәйзинең «Халык җәүһәрләре» дигән китабында да искә алына. Башкарылачак җырларның, көйләрнең исемнәрен матур итеп бизәлгән афишаларда һәм программаларда басып чыгар- , ганнар. алар тамашачыларның игътибарын үзләренә җәлеп итеп торган. Спектакльләрдә музыкаль һәм хореографик элементлар төрлечә кулланыла. Тәнәфесләрдә дә аерым башкаручылар, хор җырлый, биюләр күрсәтелә. Хор. гадәттә. 30—35 кешедән, нигездә шәрык музыкасы мәктәбе тыңлаучыларыннан торган, Спектакльләрдә музыкаль әсәрләрнең күп булуы артистлардан җыр-биюгә дә осталык таләп иткән. Оренбургның татар театры сәхнәсендә Исхак Әлмәшев, Гөлчирә Байкина, Ильяс Вафин Фатыйма Камалова кебек талантлы актерлар уйнаган. Күпчелегенең махсус музыкаль белеме булмаса да, алар халыкның гүзәл әсәрләрен тыңлаучыларга үтемле итеп җиткергәннәр. Бу чорда татар театрының үз оркестры була. Хөсәен Әбделмәнов, Габдулла Бә- широв, Хәбиб Биккинин, Мөшәррәф Вә. лиев. Габдрахман Гайнуллин кебек танылган осталар театр коллективында аккомпаниатор, импровизатор, дирижерлар булып эшлиләр. Музыка мәктәбе укучыларыннан оештырылган тавыш оркестры (кашык, тарак, тәлинкә, мич капкачы һәм шуның кебек башка әйберләрдә уйнау) зур уңыш казана. Җыр-бию, музыка коралларында уйнау конкурслары үткәрелә. Гомумән, Оренбургның шәрык музыкасы мәктәбе һәм татар театры сәләтле яшьләр өчен тәҗрибә туплау һәм үсү мәктәбенә әверелә. Күренекле композиторларыбыз һәм музыка белгечләребез Мәсәлим Вәлиев, Александр Ключарев. Шакир Мәҗитов, Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи һәм башкалар биредән музыка дөньясына фатиха ала. Оренбург «Музыка-драма» җәмгыятенең һәм шәрык музыкасы мәктәбенең халык көйләрен мәңгеләштерүгә һәм таратуга, татар хезмәт ияләренең музыкаль культурасын үстерүгә керткән өлеше игътибарга һәм ихтирамга лаек