Логотип Казан Утлары
Мәкаль

Укучының күңел дәфтәренә

 

Гагауз мәкальләре һәм әйтемнәре

Дуслык юлда сынала. Мөгезләрем авыр диеп бер үгез дә зарланмый. Суы китә, комы кала. Карт мәче яшь тычкан тоткан. Грузин мәкальләре һәм әйтемнәре Тирән су тиз болганмый. Байлык — сукыр чебендәй: бер чәчәккә, бер тизәккә куна. Суда тамыр корымый. Кеще бакчасына керсә, кәҗә дә җырлап йөри. Тыңлап бетермәгән төштә хакыйкать юкка чыга. Күләгә кебек кеше: кусаң — кача, качсаң — куа. Ишәк койрыгы кебек: озын булып та үсми һәм кыскартып та булмый. Мәхәббәт чәчәген эзли, ә көнчелек — чәнечкесен. Һәр колак сер тыңлый белми. Мәетләр арасында юк, тереләргә файдасыз. Кеп-кечкенә балта белән зур агач егып була. Мөгезе үсмәгән кәҗә үзен мин бәрән дип уйлый. Бәрәннәрен урлаткан да йортын бикли башлаган.