Логотип Казан Утлары
Хикәя

СҮЗ

Фатих, ике сәгать чират торганнан соң, битен, маңгаен сөртә-сөртә, аэропорт кассасыннан чыкты да, кызу-кызу атлап тулай торакка кайтып китте. Аны шатлык хисе биләп алган. Аяк атлавы да, сулыш алулары да җиңел, рәхәт. Инде самолетның вакытында очуын, һаваларның бозылмавын гына теләргә калды. Быел, гомумән соңгы елларда, һава шартлары гомергә күренмәгәнчә кылана: я артык эссе, коры, яндыра, көйдерә, я кирәгеннән артык яңгыр коя, салкынайта, җил, буран чыга. Бабайлар да хәтерләми мондый көйсез, тотнаксыз елларны. Синоптиклар, мондый хәлләрне йөз елга бер генә кабатлана, диләр. Көзнең килүе дә адәм көтярдәмгә чыгам», — дигән...

Сөмбеләгә бөгелеп, авыр эшләр эшләп йөрергә ярамый бит хәзер. Авылга өчкәнчә булмады. Октябрь аеның башыннан ук җиргә ак кар төште. Кешеләр: «Эрер әле бу кар, кояшның җылы нурлары кинәт туңып китүдән саклар», дип өмет иттеләр. Ләкин кар ябалак-ябалак булып ява бирде, җир өстен томалады. Кояш болыт астына кереп югалды. Көннәр суынганнан суына барды. Кешеләр өсләренә кышкы пальто, башларына җылы бүрекләрен киеп куйдылар. Фатих шактый туңа башлаган кулларын пальто кесәсенә тыгып кызу-кызу атлады. Сөмбелә соңгы хатында, кинәт суыклар башланудан зарланган, кырда чөгендер, бәрәңгеләр җыелып бетмәве турында борчылып язган: «Укучыларым белән мин дә кырга колхозчыларга көнгә кайтам, үзем дә кырга эшкә чыгармын әле, дип уйланып алды Фатих һәм янәшәсендә Сөмбеләнең сулышын, тәненең җылысын тойгандай булды. Әгәр Сөмбелә ялгышмаган булса, дүрт ай бит. Фатих уң кулының дүрт бармагын бөгеп куйды. Бәлки җан да кергәндер инде. Бүген ноябрьның икесе. Ул тагын бармакларын бөкте. Биш, алты, җиде, сигез, тугыз... Апрель башлары... Сәгатенә күз төшерде: Тагын егерме минуттан өченче дәрес башлана. Самолетка билет артыннан йөреп дәресләрне калдырган иде ул. Бүлмәгә керү белән өстәлдәге хатларга күзе төште. Берсе туган авылыннан, апасы язган, икенчесе..Фатих сул як читенә ландыш чәчәкләре төшерелгән конвертны кулында әйләндергәләде. Конверт тышында хат иясенең адресы язылмаган. Кичә генә Казаннан җибәрелгән. Фатих конвертны ачмый гына тумбочка өстенә куйды да, апасының хатын укый башлады: «Фатих, туганым! Хатны алу белән тизрәк кайтырга тырыш. Әни каты авырый. Кизү- фәләндер, тиз үтәр дип, баштан сиңа язмый торган идем, рәтләнми. Көн саен кирегә китә бара. Сине бик көтә, күрми үләм инде, ди. Сырхау хәлен белеп булмый, туганым, зинһар кайта күр!.. Бу хәбәрне Сөмбеләгә язмый тор, яме!.. Әни Сөмбеләне дә бик сагына, бик күрәсе килә, шулай да сырхау икәнен белсә, бик кайгырыр. Аңарга кайгырырга, нервничать итәргә ярамый, үзең беләсең, туганым. Хуш. Кайт, яме! Апаң Әминә». Хатны кулында тотып, баскан урыныннан кузгала алмый уйланып торды Фатих. «Әни үлсә апа ялгыз калачак. Ничек чыдар апа бу олы хәсрәткә. Ә мин, мин нишләрмен?».. Ничек сагынып, өзгәләнеп көтә иде әнисе Фатихның бер генә көнгә ялга кайтканын. Көнозын, аннан ярты төнгә кадәр сөйләшеп утырыр иде Фатих әнисе белән. Әминә апасы, әнине ялгыз калдыра алмыйм, дип әлегә кадәр кияүгә дә чыкмый бит. Фатих ун класс тәмамлап армиягә китте. Армиядән кайткач ул авылда калып эшләргә, читтән торып укырга теләгән иде. Әминә апасы аның авызын да ачтырмады: — Мин сау-сәламәт чакта әни өчен дә, йорт-җир өчен дә борчылма. Казанга кит, укы, — диде. — Укып бетергәч, эшкә авылга кайтырсың, өйләнерсең. Шул чак мин дә кияүгә чыгармын, — диде апасы чын күңелдән. Ул бары тик минем тормышым өчен генә япГәде, әни белән миңа ярдәмен күрсәтте. Үзен кайгыртырга, үзө өчен яшәргә вакыты калмады. Ә хәзер апа ялгызы... Фатих икенче конвертны ачты. «Фатих дус! Сәлам сиңа. Шаулап, гөрләп килүче Октябрь Революциясе көне белән тәбрик итәм. Иң яхшы теләкләремне язам. Шул урында кинәт кулым калтыранды. Язаргамы, юкмы, дигән сорау килде күңелемә. Бәйрәм көннәрендә күңелсез хәбәр язып кәефеңне бозам. Сине яхшы белгәнгә, ихтыяр көченә ия булуыңа, тирән акыллы, һәрбер вакыйгага җитди карый алганыңа ышанып, всеж язарга булдым. Мин сине үзем дус дип саныйм. Кайчандыр синең белән сердәш тә идек. Хәтерлисеңме, пединституттагы Мөнҗия белән булган мәхәббәт мажарала- рын?.. Хәзер менә уйлап та куям, бәлки әле Мөнҗиягә өйләнсәң бәхетлерәк булыр идең. Озын сүзнең кыскасы шул: мин күптән түгел синең хатының Сөмбелә яши торган авылда булдым. Сөмбеләне күрергә дип квартирасына бардым. Вакыт шактый соң иде инде. Менә шунда коточкыч хәл күрдем. Сөмбелә үзе яши торган йортның караңгы почмагында бер иргә сыенып басып тора... Мине күргәч алар берберсеннән читкә тайпылдылар. Мин ул кешене дә танып алдым. Мәктәп директоры Әюпов Мөҗип иде. Районга кайткач мәктәп директоры турында кайбер мәгълүматлар алдым. Хатын-кыз артыннан чабарга ярата, энергияле, чибәр. Директор буларак та яхшы эшли, тарих фәне укыта. Класска кергәч, иң яраткан эше матур кызларга күзен майландырып утыру икән. Сөмбелә белән дуслыклары күптән дәвам итә икән... Менә шул, Фатих дус, хәзергә хатка исемфамилиямне куймыйм, всеж аңла, бу хат изге теләктән чыгып язылды. Син яшь бит әле, мөгез тагып йөрергә, дим...» Фатихның күз алдында хәрефләр йөгерешеп, бер-берсен куышып йөри башладылар. Тагын, тагын нәрсәләрдер язылган иде. Ул артык укый алмады. Хатны йомарлап кесәсенә салды, дәрескә сокта калганын аңлап, тиз генә чыгып китте. Дәресләр тәмам булгач аның янына группаның старостасы килде: — Йөзең көл төсле, күзләрең тонган, нәрсә булды, авырыйсыңмы?.. Эх!.. Шул авыр минутта барлык эч пошуларыңны сөйләп ташлыйсы иде, күңелең бушап калыр иде. Кешегә сөйли торган хәлмени. «Сы- ♦ ның катса да серең бирмә», дигәннәр бит. Ир кеше җиңел генә ачы- ~ лып китә алмый шул. - — Ашказаным авыртып борчып тора, — диде Фатих староста бе- ♦ лән янәшә атлап. < — Мин сине «Акчарлак»ка чакырмакчы идем... Бүген абзаңның ® туган көне. Бер-ике иптәш белән генә барып утырырбыз дигән идем. ° — О!.. Котлыйм, дускай, котлыйм! — дип Фатих старостага кулын * сузды. Хөрмәтләп чакыргач, бармый булмый, сәгать ничәгә?.. — Әйдә, хәзер үк киттек!.. г Бусы чын ирләрчә иде. Ресторан. Өстәлгә ничәдер шешә эчемлек = куеп дуслар белән гәпләшеп утыру. Кайгы-хәсрәтне онытып тору өчен ~ иң зур дәва. Шунда инде бик авыр чишелә торган мәсьәләләр җиңел ° генә чишелеп тә куя. Хәсрәтләр дә онытыла. Фатих бер-ике рюмка - коньяктан соң җиңеләеп киткәндәй булды. — Рәхмәт кенә яусын старостага, иң кирәкле чакта туган бит... °- Башка вакытта чамасын белеп кенә эчә торган Фатих бераз арттырып та җибәрде. Иптәшләре янында көлеп-шаярып утырырлык хәлгә килер өчен генә. Үзендәге күңелсезлекне кешегә белдереп аларның кәефләрен бозу мактаулы эш түгел бит. Хәзер аның йөзе алсуланып киткән. Күзләре дә очкынланып бик сөйкемле булып, зур булып ачылганнар. Күпмедер вакытка эчпошыргыч хәлләрдән котылыуына ул үзе дә нык шат иде. Ярты төн якынлашканда гына тулай торакка кайттылар. Староста яши торган бүлмәнең ишеген ачып керсәләр шаккаткыч хәл күрделәр. Бүлмәнең уртасына ике өстәлне бергә куеп, өстенә газеталар җәйгәннәр. Нәрсә генә юк өстәлдә. Авылдан кемгәдер каз килгән, тавык, йомырка, кортлы май, барсы да өстәлгә менеп тулган. Ак аракы, сыра, кызыл аракы. Староста белән бергә укучы студентка кызлар өсләренә иң матур күлмәкләрен киеп юбилярны көлә-көлә каршы алдылар: — Безне, кызларны ресторанга чакырмадың, иптәш староста, менә без сине үзебез чакырып, туган көнеңне үткәрергә булдык, — дип. әле берсе, әле икенчесе старостаның битеннән чуп-чуп үптеләр... Җыр- лап-биеп таңны аттырдылар яшьләр... Үз бүлмәсенә чыгып тумбочка өстендә яткан апасының хатын күргәч Фатихның йөрәге «жу» итеп китте. Ничек әле ул әнисе янына кайту турында бөтенләй уйлап та карамаган?.. Ул хатны алып староста бүлмәсенә ашыкты. — Әйттем бит, йөзең көл күк, дип, ашказаным, имеш. Әнә сәгать алтыда Арча поезды китә, шуның белән китеп бар. Әни, әни инде ул. Барлык эшне ташлап аның янына кайтырга кирәк. — дип сөйләнеп калды староста, Фатих бүлмәсенә чыгып киткәндә. Күкрәк кесәсендәге йомарлап тыгылган теге хат та Фатихның тәнен яндыра, көйдерә башлады. Нишләргә? Тагын бер кабат хатны укып карарга иде, булмый. Кулга да тотасы килми. Ертып ташларга... Юк!.. Хат ул имзасыз булса да хәбәр... Шактый гына күләмдә эчелгән, аракы ми күзәнәк ләрен томалаган. Башта тоташ томан шул ук зәңгәрсу томан күзләрне дә әлҗе-мәлҗе китерә. Аяк-куллар җеп белән бәйләп асып куйган шикелле, хәлсезләнеп калганнар. Уйларның һич очына чыгып булмый, буталалар... «Әйтәм аны Сөмбелә һаман саен директорны мактый, талантлы кеше, бигрәк тә яшь кадрларга игътибарлы, ди...» Директорның яхшы кеше булуы, шул яхшы җитәкче эшләгән мәктәптә Сөмбеләнең эшкә урнашуына Фатих элек бик шатланган булса, хәзер, шул директор аның чибәр хатыны белән шухри-мухри уйнап йөри икән. Утсыз төтен булмый, без капчыкта ятмый, абзыкаем. Әйе, әйе... Ул тәрәзә төбендәге конвертны алып, кесәсендәге имзасыз хатны конверты-ние белән бергә шунда салды. Нәрсәдер исенә төшеп, хатны кире алды да, кәгазьнең бер як читенә үз сүзләрен дә өстәп, конвертны ябыштырды. Тышына Сөмбеләнең адресын язды. Тагын беравык конвертка карап торды: «Җибәрергә кирәк, җибәрү хәерле. Сизенми димәсен әле... Мине яхшы белүче язган. Казаннан. Юк, җибәрмим...» Ул караватында ятар урынын туздырып ташлады. Мендәрен кабарткандай булды. Пинжәген салып урындык башына элде... Аны йокы басты, озын гәүдәсе җилдә тирбәлгән агачтай селкенгәләп куйды. Ул сирәк эчә, иптәшләре, син эчә дә белмисең, бер рюмка эчәсәң, чөгендер күк кызарасың, телләрең бутала, гәүдәң чайкала, дип, аңардан көләргә яраталар. Ә бүген ресторанда ул бер рюмка белән генә калмады. Тулай торакка кайткач, кызлар сыеннан да баш тартмады. Әнә күрше бүлмәдә акрын гына музыка ишетелә. Туган көн бәйрәме дәвам итә иде. «Старостаны юалар... Ә нигә мин әле бик иртә компаниядән аерылдым, нигә әле миңа тагын бераз буталмаска»,— дип уйлана- уйлана Фатих пинжәген иңенә салды да, ава-түнә атлап бүлмәдән чыгып китте. Тик ул музыка тавышы килгән бүлмәгә түгел, ә урамга, тулай торак ишеге яңагында эленеп торган почта тартмасына таба атлады. Кулындагы хатына бераз карап торды да, кеше-фәлән күрмәгәе, кулымнан хатны тартып алмагае дигәндәй кабаланып, тартмага төшереп җибәрде. Аңа кинәт җиңел булып китте. Күкрәк кесәсендә иртәдән бирле йөрәкне көйдереп торган авыр нәрсәдән котылды ул. Салмак атлап бүлмәсенә керде. Тагын бер сәгатьтән Арча ягына, әнисе янына бара торган поездны да онытып караватына йөзтүбән ятып йокыга китте. Агачлардагы яфраклар саргаерга да өлгерми, яшел килеш ак карга төренделәр. Бик уңган колхоз җитәкчеләре дә һич көтелмәгән һава шартларына әзерлексез булып чыкты. «Алга» колхозының бәрәңге белән чөгендердән тыш барлык культуралары да җыйналып беткән иде. Кырда җыелмый калган чөгендергә колхоз бөтен көчен куярга тырышты. Кыйммәтле чималны хәзерләү пунктына эшкәртеп озатуда авыл халкы — пенсионерлар, укытучы, укучылар катнашырга тиеш булды. Сөмбелә сигезенче класс җитәкчесе, соңгы дәресе тәмамлангач үз классына керде. Укучыларга карап куе кара керфекләрен сирпеп елмаеп куйды: — Өйләрегезгә кайтыгыз, ашап эчәргә бер сәгать вакыт җитәр дип уйлыйм. Өс-башларыгызга җылырак киенегез. Син, Наҗия, — диде ул икенче партада утыручы сары чәчле, борын очларына әз генә сипкел сибелгән кызга җитди итеп карап, — капрон оек киеп киләсе булма яме! Кичә мин сине, туңасың, дип кайтарып җибәрдем. Бүген инде алдан әйтеп куям, җылы киен. Сөмбелә класстан укучылар чыгып беткәнне көтте дә ике тәрәзәнең дә форточкасын ачты. Башын артка салып тирән итеп сулу алды. Чуалган уйлары кинәт ачылып киткәндәй булды. Ул, өстәле янына урындыкны тартып утырды да, ике кулын да эченә куйды. Тын гына, бөтен дикъкатен биреп тыңлый башлады. Кул астындагы кыймылдауны бөтен әгъзалары белән сизәсе, аның сулавын колаклары белән ишетәсе килде. Менә эчтә бер дулкын сизелде. Тагын!.. «Җаным, бәгърем! — Сөмбелә аскы иреннәрен тешләде, күзләренә шатлык яшьләре тулды.— Фатих, кайт инде тизрәк, кайт! Бәбиең . йөри башлады бит, Фатих!» * Фатир хуҗасы, колхозның сыер савучысы Салиха апа, Сөмбеләне > ишек алдына кадәр каршы чыгып алды. Аның кулында конверт иде. J — Биеп җибәр әле, алтыным, яле! Менә! ♦ Салиха апа конвертны кулында уйнатты. Сөмбелә ишек яңагына < сөялде. Аның зур коңгырт күзләре очкынланды, озынча ябык йөзе ® алсуланды. н — Салиха апа җаным, рәхмәт... Биеп торырга вакыт юк. чөгендер * эшкәртергә механизаторлар янына барабыз. Кичкә яме. биермен дә, о җырлармын да. Әйдә кичкә минем белән клубка, Салиха апа.— Ул * Салихәның иңеннән кочаклады. — Анда бүген соңгы репетиция, 3 бәйрәм концерты бик шәп булырга тиеш. Фатих исән-сау кайтса, баs янда ул уйнар, мин җырлармын... ® Сөмбелә хатны күкрәгенә кысты. х — Ишеттеңме, Салиха апа, бәйрәм концертында син беренче рәттә утырырсың, мин сиңа карап кына җырлармын... Кайчакларда бик кирәк булган хатлар, ниндидер сәбәпләр аркасында, ике көн киләсене, атналар буе хуҗалары кулына килеп эләгә алмыйлар. Ә бу, эчендәге ак кәгазьнең һәр юлында кеше гомерен кыскарта торган агулы сүзләр язылган хат. икенче көн дигәндә иясенә килеп керде. Үзе белән никадәр кайгы-хәсрәт, бәхетсезлек алып килде ул. Салиха апа ашыгып өстәлгә ашарга әзерләде. Мич башыннан Сөмбеләнең йон оекбашын, киез итеген китереп куйды: — Иртәгә бишесе, кайтыр инде Фатих име, алтыным,— дип сөйләп китте Салиха апа мөлаем күзләре белән Сөмбеләгә карап.— Мунчаны юып чыгардым, казанына тутырдым. Үзе күренү белән миченә ут төртеп җибәрәсе генә калды. Чырасына кадәр телеп куйдым, Теге, вакытлы-вакытсыз кычкырып йөдәткән әтәчне тотып аягын бәйләп куйдым. — Әй, Салиха апа, җаным! Мәшәкатьләнәсең дә соң. Әнә бәрәңге Фатихка. — Бәрәңгене ярата ул, — дип көлеп куйды Салиха. Сөмбелә тәрәзә кырыена басып хатны укый башлады. «Ә?» дип куйды. Хатны кулында әйләндергәләде. кәгазь читенә язган коточкыч сүзләрне дә укыды: • Әй, Сөмбелә, Сөмбелә, мин бит бала көтә идем. Ә хәзер... Минем баламмы соң ул? Кая безнең бала, ә? Барысы да бетте! Синең янга кайтырга алган билетымны ертам бу минутларда...» Аптырап, ни дияргә белми тораташ күк басып калды. Салиха апа чынаякларга чәй ясады, хуш исләре бөтен бүлмәгә таралган итле бәрәңгене мичтән алып өстәлгә китереп куйды. «Әй. раббем. көч бир. көч... ничек кенә өстәл янына барып утырыйм? Ичмасам, Салиха апа бер генә минутка, мин бераз аңыма килгәнче чоланга чыгып керсен иде...» Сөмбеләнең касыгына нәрсәдер килеп тыгылды, күз аллары караңгыланды. Өйдәге барлык нәрсәләр зыр-зыр әйләнәләр. Чыжлап торган самаварның кайнар суы Сөмбеләгә ага түгелме соң. аның аякларын, беләкләрен яндыра бит. — Утыр, алтыным, ризык суына. Ашап эчкәч бераз ятып тор, синнән башка да эшләрләр әле анда. Авылда бер кеше дә калмаган, барысы да чөгендер басуында... Сөмбелә мич артындагы бит югычтан сөлгегә салкын су агызып муен тирләрен сөртте. «Сиздермәскә, Салиха апага гына сиздермәскә, борчыла башлар...» Сөмбелә өстәл янына килеп утырды да кайнар чәйнең иреннәрен, авыз эчен яндырганын да сизми ашыгып эчә башлады. Унсигез яшьтән бик яратып кияүгә чыгып, өч көн генә ир белән торып калган хатын иде Салиха апа. Ире беренче көннәрдә үк сугышта һәлак булды. Аннан туган улы, Инсаф, ун яшькә җитеп, суга батып үлде. Әнисе Сәгыйдә карчык биш ел буенча урын өстендә сырхаулап ятты. Аны җирләде. Егерме биш ел өзлексез фермада сыер сауган Салиханың тәрәзәләре кояшка каратып салынган алты почмаклы матур өенә соңгы елларда, кайгылы, шомлы хәбәрләр килми иде әле. Һаман шатлык та шатлык. Салиха апа тырышып эшләгәне өчен макталды да макталды. Бүләк өстенә бүләк килде. Әле күптән түгел генә Казаннан ерак та түгел, Васильево санаториена барып, дәваланып, сәламәтлеген ныгытып кайтты. Эшен дә икеләтә көч белән эшли башлады. Ике ел инде күрше авыл кызы укытучы Сөмбелә фатирда тора. Сөмбеләне ул үз кызыдай якын күрә, ярата. Сөмбелә дә апаем, җаным, дип, өзгәләнеп кенә тора. Мәктәптә генә түгел, авылда да Сөмбеләне бик нык хөрмәт итәләр. Фатихы да яхшы кеше. Инде менә бәхет өстенә бәхет дигәндәй. Сөмбеләнең карынында мәхәббәтнең беренче чәчкәсе. Әле ул бик кечкенә, яшь ханымның зифа тәнендә бөтенләй сизелми дә. Авыл акушеры Гөлинә Әхмеровна гына белде ул чәчкәнең анда шытып ятуын. Салиха апа белән өйгә килеп сөйләшеп утырды ул: — Син олы кеше, Сөмбелә Закировнага күз-колак була күр. Яшь кеше анымоны уйламый, җилкенчәк була, авыр әйберләр күтәрмәсен, таеп егыла күрмәсен, алай-болай берәр нәрсә сизенсәң, үземә әйтә күр... Сөмбеләнең күңелсез хат алуын төшенгән Салиха апа, тиз генә ашаган итте дә, бераз эшләрем бар иде, дип, өстенә пинжәген киеп, өйдән чыгып китте. Ул ишегалдыннан беркая да китмәде. Мунчага керде дә, тәрәзәнең пәрдәсен төшереп, бер читен әз генә ачык калдырып Сөмбеләнең өйдә нишләп йөрүен күзәтә башлады. Сөмбелә караваты куелган стена буе мунча тәрәзәсеннән аңа ачык булып күренеп тора иде. Сөмбелә ике кулына башын салып озак утырды. Урыныннан кузгалырлык хәле юк иде аның. Ныклабрак уйларга да көче җитмәде. Аяклары хәлсезләнгән, зиһене дә томан белән камланган кебек. Мәктәптән кайткан киемнәрен дә алыштырмыйча кырга эшкә барырга чыкты Сөмбелә. Салиха апа аның .юлын бүлде: — Алтыным; Сөмбелә, нишләвең бу, шулай җиңелчә киенеп эшкә бармыйлар инде, күр, аягыңда капрон оек, сап-сай туфлиләр. Буразна арасында балчыкка батып, салкын тидерерсең. Сөмбелә яше тамарга торган күзләрен тутырып өй хуҗасына карады. Карады да «ә» диде. Аннан, чалыш-чолыш атлап, төркем булып үзенә таба килгән сигезенче класс укучыларына таба китте. Салиха апа өйгә кереп хатны эзләде. Сөмбеләнең карават янына килеп, мендәрен күтәреп карады. Хат шунда'иде. Салиха мендәренең кырыен күтәргән килеш хатка карап бераз уйланып торды да, тәрәзә янына барып, таш юл салынган урамга карап тора башлады. Идарә бинасы, культура йорты түбәсенә бәйрәмне каршылап кызыл байраклар эленгән. Урамнан берәм-берәм генә кешеләр уза. Әнә сөзәк кенә тау өстенә калын булып кар болыты агыла. Карлар өстендә кешеләр төркеме. Алар карлы-бозлы җир белән аралашкан чөгендерне тазартып машиналарга төйиләр. Сөмбеләләр төркеме дә шул кырга китте. Ябалак-ябалак кар ява башлады. Җир өсте агарган- нан-агара барды. Тик Сөмбеләнең күңеле генә аклыкны күрми, аңа җир генә дә түгел, бөтен кешеләр кара күңелле булып күренә иде кә- зер. Ефәктәй коңгырт озын чәчле, зифа буйлы, кешеләрне, табигатьне өзелеп сөйгән, тау чишмәсе тавышын хәтерләтеп көлә белгән, саф күңелле яшь ханымга, берничә айдан ана булырга җыенган кешегә, пычрак яла ягылды. Алтмыш километр җирне электричкада, тагын шулкадәр араны £ автобуста узып, төш якынлашканда Фатих авылына кайтып керце. « Ул туган-үскән авылына айга бер мәртәбә кайтмый калмый. Кайткан о саен авылны җентекләп, беренче күргән кешедәй карап, күзәтеп йөри, s Бер кайтканда авылның кырыенда гына, бөкшәеп утырган иске = өй урынына, түбәләре шифр белән ябылган алты почмаклы өй са- “ лынган була. Икенче кайтканда, икенчесе. Узган айны дүрт йөз урын- ° лы культура йорты ачтылар. Ә бу кайтканда яңа пекарня бинасының - түбәләрен ябалар иде. Анысын инде Фатих күрмәде. Ул, башын тү- ° бән иеп, бераз бөкрәя төшеп, каршысына килгән кешеләрне дә күрми- ° чә, эленке-салынкы атлый бирә. Ачык чырайлы, үзен һәр җирдә бик тыйнак, әдәпле тота белгән Фатихның шундый күңелсез кыяфәтен күреп ферәү дә гаҗәпләнми. Авыл халкы аның белән бергә хәсрәт кичерә. Изге күңелле ананың, гомерен шул авылга, колхоз төзелешенә биргән кешенең, үлем белән көрәшеп ятуы, туганнарын гына түгел, бар кешенең дә күңелен телгәли иде. Фатих ике тәүлек әнисе яныннан китмичә утырды. Өченче тәүлек- ж тә ана вафат булды. Үләр алдыннан Фатих белән Әминәгә: — Мин үлде дип җыламагыз,— диде.— Яшәдем, ачысын да. төчесен дә татыдым дөньяның. Рәхәт чагым да, михнәтле чагым да булды. Иң зур шатлыгым, бәхетем сез. ике балам, күз нурларым һәйбәт, кешелекле булдыгыз. Тик оныгымны гына күрә алмыйм. Кыз булса. Фирдәүсә, ир бала булса Фәнис исеме кушыгыз,—диде. Кыз булса, алтын йөгертелгән саф көмеш беләзекләрен бүләк итәргә кушты. Сөмбелә киленемә, дип, чын ахак муенсасын бирде.— Зинһар, улым, хатының белән тату яши күр. Сөмбеләң һәйбәт кеше, улым. Аңа мең рәхмәт, мине хөрмәт итте, әнкәй, дип өзгәләнеп эндәшә белде. Апаң Әминәне олылый белде. Авыз ачып сүз әйтмә, кул күтәреп сукма, разый түгелмен.—Әнисе сөйләгәндә Фатихның йөрәге урыныннан чыгып китәрдәй булып сикерде, күңеле парә-парә килде. «Әгәр әни белсә, исерек килеш, хатны Сөмбеләгә җибәргәнне, хатны гына түгел, үз кулы белән нәрсәләр язганын белсә, ярый әле белмрде». Ул әнисен күмеп кайткач барысын да апасына сөйләде. Апасы елый- елый шешенеп беткән күзләрен озак кына куллары белән томалап башын аска иеп утырды да: — Картлар белеп әйткәннәр, хәсрәт ялгыз йөрми, дип. Тагын бер хәсрәт килә икән башыбызга,— диде.— Аннан элгечтәге Фатихның пальтосын алды да, энесенең иңсәсенә салды. — Бар, хәзер үк кит, бер сәгатьтән автобус була. — Нишлисең син, апа, әнинең өчен дә үткәрмичә?.. — Беләсеңме син нахак сүз ишетү нинди авыр икәнен, үлем белән бер бит. Үлгән кеше артыннан үлеп булмый, сәламәт кешене үтермәскә кирәк. Әгәр син кайтмасаң, белмим, Сөмбелә белән нәрсә булыр, нечкә күңелле кеше бит ул синең хатының,—дип, Әминә Фатихны өйдән автобуска озатып җибәрде. Сөмбелә төне буе авырып чыкты. Температурасы күтәрелде. «Башым сызлый»,— диде. Салиха апасы аның аягына грелка да куйды, бал болгатып кайнар сөт тә эчерде. Капка яки лапасларда берәр шыгырдау ишетсә, Сөмбелә, мендәреннән башын күтәреп, тавышка колак салгалады. Менә генә Фатихы кайтып керәр шикелле тоелды аңа. — Иртәгә ялт итеп кайтып җитәр әле Фатихың, иреннәрен колагына кадәр ерып, килеп керер әле ишектән, менә күрерсең, — дип сөйләнде Салиха апа. Иртәгесен беренче дәрес, унынчы классларда, Сөмбелә фәне — география дәресе иде. Укыту бүлеге мөдиреннән ничек кенә булса да үз цәресен башка фән белән алмаштыруларын үтенеп, Сөмбелә почтага йөгерде. Бер сәгатьләп көтеп, телефоннан авыл хуҗалыгы институтының тулай торагы белән тоташты. Дежурныйның өч минутта Фатих бүлмәсенә барып килүе өч сәгать кебек тоелды аңа. Нәрсә әйтер, табарлармы аны, дип куллары, аяклары дер-дер калтыранды. — Бүлмәләрендә берәү дә юк,— диде аңа дежурный. — Зинһар, бик үтенәм, Фатих Хәмидуллин кайткач авылга, хатынына шалтыратсын, яме! Зинһар. Яхшылыгыгызны беркайчан да онытмам. Бөек бәйрәм хөрмәтенә мәктәп, культура йорты яннарында якты утлар кабынды. Алдынгы колхозчылар, механизаторлар рәсеме эленгән мактау тактасына куелган лампочкалар аеруча якты яналар. Культура йортына халык җыйнала башлады. Читтән килгән кунаклар да, үз авылдашлары да, иң башлап шул мактау тактасы янында басып үзләренең ата-аналарының, туганнарының йөзләренә карап торалар. Мактау тактасында Сөмбелә белән Салиха апаның да рәсемнәре бар. Урамда гармун моңнары яңгырады. Өй саен кунак. Шәһәрдән дә кайталар, күрше авыллардан да киләләр. Тик Сөмбеләләр өендә генә моңсу тынлык. Эчне пошыра, күкрәкне кыса торган тынлык. Сөмбелә өйдә берүзе караватында ут шикелле кызышып ята бирә. Нинди көтелмәгән хәл булды соң әле? Шатланып бәйрәм көннәрен көтте. Мәктәптәге иң яхшы укучыларны, авыл яшьләрен җыйнап, бәйрәм кичендә чыгыш ясарга зур концерт оештырылды. Сөмбелә үзе дә җырлаячак иде. Фатих: «Син җырларсың, мин баянда үзем уйнармын, берәр көн алдан кайтып репетиция ясарбыз»,— дигән иде бит. Нигә соң Сөмбелә шулай сыгылып төште әле. Ул андый йомшак түгел иде бит. Чыдам, сабыр иде... Әнисе үлгәч бик каты кайгырды, күп елады, шулай да урын өстендә авырып ятмады бит... Әллә эчтәге кечкенә генә кеше аның тәнендә шундый нык үзгәрешләр кузгатты микән? Нигә соң әле аның эче авыртып-авыртып куя? Башы чүкеч белән суккандай доң-цоң итеп тора. Колак эченә көчле мотор куйганнармыни, нидер шаулый, гүли... Күңеленең бик тирән бер җирендә Сөмбелә оялу хисләре сизде. Фатихы өчен оялды, йөзе кызарды. Уйламаска тырышты. Фатихында бит ул һичбер төрле җитешсез як тапмый иде. Бу хәлне ничек аңларга соң? Ул бит бик җиңел уйлаучан, үзенең хатынының хол- кын-фигылен белмәгән, белсә дә аңларга теләмәгән әхлаксыз ирнең эше. Берсе артыннан берсе шундый сораулар туудан йөдәп бетте Сөмбелә. Ничек аңларга инде моны, ә? Бер-береңне белү өчен ирлеха- тынлы булып яшәгән өч ел гомер генә аз икән. Димәк, аның Фатихы көнчел, җиңел уйлаучан... Ул караватында бәргәләнде, иреннәрен кан чыгарлык итеп тешләде. Кулына зур гына төргәк күтәреп бәйрәм кичәсеннән Салиха апа хайтып керде. — Мәктәп директорының докладын тыңладым да, өйгә йөгердем. Ашыккач бүләкне дә беренче итеп бирделәр. Менә кара, алтыным.— Ул целлофанга төргән стена сәгате алып Сөмбелә каршысына килеп басты. * — Рәхмәт төшсен инде, эшләгәннең кадерен беләләр, ичмасам. " Эшләмәгән җиреңнән эшләрсең, билләһи. Алтынкаем, мәктәп дирек- ° торы докладында сине дә бик мактап әйтте.— «Сөмбелә Закировна- ♦ ның классы мәктәптә иң алдынгы класс, узган уку чорында бер ге- < нә укучы да тәртип бозмаган, бер генә укучы икеле билгесе алмаган. ® Сөмбелә Закировна укытучыларның да, ата-аналарның да хөрмәтен н яулады», ди. Шулай дигән иде, әй кул чапты халык, күземә яшь ки- < леп тыгылды. «Үзе кая, нигә бәйрәмгә килмәгән?»—дип йөдәтеп бе- о терделәр, алтынкаем, нәрсә дияргә дә белмәдем... Авырый дип, әйтә- s сө килми, кеше ышанмаслык бит билләһи... Кайчан синең авырга3 ның бар, ходай сиңа сәламәтлекне мул итеп биргән... Нәрсә генә бул- = ды соң бу... ® Шыгырдап капка ачылды. х — Әнә кайтты, кайтты,— дип Сөмбелә кызуланып урыныннан » кузгалды. Салиха капкадан керүчегә каршы чыкты. Кулына кечке- * нә чемодан тотып Гөлинә Әхмәровна кереп килә иде. Сөмбелә тагын кызарып чыкты. Ул уңайсызланып кына идәнгә аякларын куйды. Гөлинә ашыкмый гына пальтосын ишек төбендәге элгечкә элде, зәңгәрсу мохер башлыгын салды. Стенага беркетеп куйган кечкенә генә көзге каршысына килеп чәчен рәтләгәндәй итте. Көзгедә Сөмбеләнең йөзенә күз төшерде. Нәрсә булган? Ике көн элек кенә пешеп торган кура җиләгедәй хатын сулып калган, ни бу?.. Аннан ул Сөмбелә янына килеп, ярым елмаеп. — Чөгендер эшкәртергә баргач салкын тидергәнсең, мөгаен. Мин сиңа әйттем бит, йөрмә, дидем. Анда синнән башка да эшләүчеләр күп. Тыңламыйсың син, һаман үзеңчә.— Гөлинә шулай диде диюен, ләкин Сөмбеләнең авыруы салкын тиюдән түгел, ә ниндидер зур күңелсезлек булудан икәнен яхшы сизенде ул. Кинәт күтәрелгән кан басымы шул турыда сөйли иде. — Сез дә Гөлинә Әхмәровна, бәйрәм тантанасын калдырып монда килдегезме?— диде Сөмбелә оялып кына. — Сине бит, Сөмбелә, президиумга сайлаганнар. Карыйм, син анда юк. Мөҗип Галиевичтан сорыйм, ул да җилкәләрен сикертә: «Бәйрәм тантанасына хәзерлекне Сөмбелә оештырып йөрде, үзе күренми, көндезен дәреслар үткәрде». — ди. Шуннан чыктым да, синең янга йөгердем инде... Гөлинә Әхмәровна Казанда туып үскән, медицина институтын тәмамлап, Казанның беренче гинекология клиникасында тәҗрибә узган, ә эшкә шушы авылга килгән иде. Аңарга Казанда калырга да мөмкинлек бар иде. Тик ул үзенең мәхәббәте белән аерылышасы килмәде. Сөйгән егетен, пединститут студенты Әюпов Мөҗипне шушы авылның унъеллык мәктәбенә тарих укытучысы итеп җибәрделәр. Биш ел узып та китте. Хәзер аның ире Әюпов — мәктәп директоры, ә үзе уЛ _ Гөлинә Әхмәровна авыл кешеләренең хөрмәт иткән докторы. Алар авылга килгәндә ике катлы мәктәп бинасына нигез салына гына башлаган иде. Узган ел яңа мәктәп өлгерде. Әюповны мәктәп ди- ректоры итеп куйдылар. Яңа мәктәпне җитештерүдә бөтен мәшәкатьне үз җилкәсендә күтәрде ул. Гөлинә дә кул кушырып утырмады. Колхоз яшьләре көче белән агачтан гына булса да амбулатория, шунда ук балалар тудыру бүлмәсе төзелде. Махсус дәвалану таләп ителмәгән авырулар хәзер үз авылларында, үз «больницаларында» ятып дәваланалар. — Нәрсә булды, ә?—дип Гөлинә Әхмәровна Салиха апага сорау белән карады. Салиха нәрсәдер әйтергә теләде. Күзләре Сөмбеләнең мендәренә текәлде. «Шунда бит бөтен гаеп, авыруның сәбәбе шул хатта гына бит, ничек аңлатырга соң». «Бәлки Сөмбелә үзе докторга сөйләр әле, хатта нәрсәләр язылганны әйтер», — дип уйлады ул. Гөлинә Әхмәровна тиз генә урыныннан торды да пальтосын кия башлады. Сөмбелә аның кинәт кенә китүеннән куркынып калды. Аның ялгызы гына каласы килми, монда аңа хәзер әллә ничек куркыныч, эчпошыргыч иде. . — Гөлинә Әхмәровна!.. — Әү, Сөмбелә... Тыныч кына ятып тор, акыллым. Мин хәзер Мөҗип Галиевич янына барам. Машинасы белән сине амбулаториягә алып китәрбез. Анда ятып торырсың. Мин дә синең яныңда... — Гөлинә Әхмәровна!.. Миңа бик авыр. Сез миңа операция ясагыз... — Операция?.. Ниткән операция?.. — Бала кирәкми, тумасын ул... — Сөмбелә үксеп елап җибәрде. Гөлинә калтыранып куйды. Уң кулының учы белән Сөмбеләнең башын тотты. Гөлинә юлдагы тигезсез җирләргә аягы таеп ничә мәртәбәдер сөртенде, егылып тез башын бирттерде. Культура йортының сәхнә артындагы бүлмәсенә узып алдагы рәттәге кешеләрне карады. Ире колхоз председателе белән янәшә утыра, концерт тыңлый. Сәхнәдә сыер савучы Тәслимә залны яңгыратып «Кәккүк» көен җырлый. Җыр кешеләрне рәхәтләндерә. Гөлинә, җыр тәмам булу белән Мөҗип Галиевичны бүлмәгә чакырып килүләрен үтенде дә үзе, өстендәге киемен дә салмыйча, йомшак диванга утырып, башын кулларына куйды: — Нәрсә булды, кая югалдың син, Гөлинә?.. — Утыр әле... Мөҗип Галиевич хатынының йөзенә карап, ниндидер мөһим бер хәл барлыгын сизенде. Тантана беткәнче үк Гөлинәнең залдан чыгып киткәнен ул күрми дә калган иде. Концерт башланыр алдыннан аны эзләп тә тапмагач, эче пошып, бер ялгызы залга кереп концерт тыңлый башлады. Ул аяк өсте басып хатынына карап торуын дәвам иттё. — Мөҗип, яшерми генә әйт әле, Сөмбелә Закировнага мәктәптә берәр күңелсезлек булдымы әллә?.. — Күңелсезлек?.. — Мөҗип иңбашын сикертеп куйды. — Каты авырган ул, баламны тудырасым килми, ди... — Ә?.. Куркытма әле, Гөлинә. Нәрсә бу?—Мөҗип куллары белән үз-үзен кочаклап Гөлинәгә якынрак килеп басты. — Үзең ишеттең, Гөлинә акыллым, докладымда аны яхшы яктан телгә алдым. Урыны президиумда... Мөгаен, салкын тигәндер аңа. Кичә кырда укучылары белән бик каты эшләп йөри иде. Игътибар иттем әле, аягында юка оек, үзен дә әйтер идем... — Ул бераз уйланып торды да: — Больничный биргән булсаң, эштән азат иткән булсаң, ярамадымы? — дип хатынына шелтәле караш ташлады Мөҗип. — Сүз көрәштереп торуның файдасы юк хәзер... Алып кил машинаңны, амбулаториягә китерим... Кан басымы бик югары. Кинәт күтәрелгән. Салкын тиюдән түгел бу, түгел... Ишектән Мөҗип белән Гөлинәнең килеп керүен күргән Сөмбелә өстендәге одеялы белән башыннан ук томаланды. — Сөмбелә, менә без сезне алырга килдек, — диде Гөлинә, ә үзе * бүлмәдән Салиха апаны эзләде. — Салиха апа, киендерергә ярдәм £ итегез әле. Салиха апай өйгә кермәгән иде әле. Гөлинә, Мөҗипкә, Сөмбелә ♦ белән сөйләш, дигән мәгънәне аңлатып ымлады да, өйдән чыгып < китте. = Абзар кырыенда Салиха апа басып тора иде. Гөлинә аның янына й килде. < — Салиха апа, әйт инде, нәрсә булды Сөмбеләгә? — Салкын тигәндер. Яланаяк кар өстендә йөргәч, капрун оек ' кигән кызларны мин яланаяклылар, дим. — Салиха апа башында- S гы шәлен рәтләгәндәй итте, ишеккә сөяп куйган агач көрәкне икенче “ җиргә алып куйды. — Мин бит доктор, Салиха апа. Барысын да белергә кирәк миңа, аңлыйсыңмы, әйтәләр бит, чирен яшергән үлгән, дип. Диагнозны ' дөрес куярга кирәк бит... — Ни дим, үзем дә йөдәдем, җылыйм да җылыйм. Төне буенча ут кебек янды, әллә ничә аспирин эчте. — Менә монысы ярамаган. Аңа күп дару эчү ярамый. Ире нишләп соң бәйрәмгә кайтмаган, белмисеңме? — дип сынаулы карап сорады Гөлинә, әйтерсең лә Фатихның кайтмавына Салиха апа гаепле иде. Чөгендер дию буш сүз ул. Сөмбелә андый вак-төяккә генә бирешә торган җанмыни? Тик менә ничек инде кеше серен фаш итәргә кирәк. Авыз күтәреп. Гомере буе Салиха апа кеше тормышына тыкшынып, кирәк-кирәкмәгәнне тикшереп, гайбәт чәчеп йөрмәде. «Кеше күңеле карурман, анда керсәң, әйләнеп чыга алмый интегерсең»,— диләр бит. Хәзер белә, Сөмбеләне урын өстенә еккан хәсрәт, аның баш очында, мендәре астында, тик аны ничек әйтергә соң?.. Гөлинә Әхмәровна Салиха апаның менә-менә бер шөбһәле хәбәр әйтергә теләгәнен сизенде: — Салиха апа, Сөмбеләнең кан басымы көчәйгән. Кан басымы күтәрелү йөкле хатыннар өчен куркыныч икәнен беләсеңдер инде... Ахры, бик каты борчылган ул... Үзең беләсең инде, Салиха апа, кеше сүзе кеше үтерә, дигән мәкаль дә бар. Әллә берәр күңелсез хәбәр ишеттеме икән? Салиха апа Гөлинәгә күзләрен тутырып карады, шәленең кы рые белән авыз читен сөртеп алды. — Ничек итеп кеше серен... Сөмбелә миңа рәнҗер бит... Баш очындагы мендәр астында хаты бар, иреннән. Фатихын бәйрәмгә көтә иде. — Салиха апа тагын нәрсәдер әйтергә теләп иреннәрен тибрәндереп беравык басып торды, битен шәле белән томалап китеп барды. Гөлинә өйгә кергәндә Мөҗип Сөмбеләнең караваты янында утыра, Сөмбелә күзләрен йомган хәлдә авыр гына сулап ята иде. Ак ефәк кофтасы эченә яшеренгән түгәрәк күкрәкләре бер күтәрелә, бер төшә. Ишек тавышына Сөмбелә күзен ачты, башын борды. Гөлинәгә карап елмаерга теләде, янында Мөҗип Галиевичны күргәч, хәлсез генә тавыш белән: __ Нигә килдегез, Мөҗип Галиевич. хәзер үк китегез, ярамый, ярамый сезгә минем янда утырырга,— диде. Мөҗип Галиевич та, Гөлинә дә Сөмбеләне саташа дип уйладылар. Хатыны Сөмбеләне киендерә башлагач, Мөҗип чыгып китте. Гөлинә авыру Сөмбеләне ашыктырмады, өстәл янына барып басты да ридикюленнән нәрсәдер эзли-эзли, аның хәрәкәтләрен күзәтә башлады. Хатны алырмы-юкмы... Аны хатның эчтәлеге кызыксындыра иде. Сөмбелә кыяр-кыймас кына кулын мендәр астына тыкты. Ничәдер секунд күзләрен йомып хәрәкәтсез калды, йөзендә газаплану, үртәлү билгеләре хасил булды. Ак конвертны ул кулына йомарлады. Урамнан өйдәгеләрне ашыктырып машина сигнал бирде. Сөмбелә белән Гөлинә җитәкләшкән килеш ишек алдына чыктылар, болдырга <5асып тирән сулу алдылар. Саф һава икесенең дә күңелен күтәреп, рәхәтләндереп җибәрде. Больницаның ак җәймәле караватына яткач та тәнендә җиңеллек сизмәде Сөмбелә. Борынына дару исләре кереп, еш-еш төчкерә, йөткерә башлады. «Күрәсең, чөгендер салкыны чыга үзеңнән»,— диде Сөмбеләгә укол ясап йөргән Гөлинә Әхмәровна. — Гөлинә Әхмәровна, үтенеп сорыйм, кирәкми миңа бала. Гөлинә Әхмәровна Сөмбелә янына килеп утырды, аның кулын үзенең йомшак, җылы учына алды. — Ни өчен, нәрсә булды?.. Фатих белән шулкадәр тату, дус яшисез. Бала сезнең мәхәббәтегезне тагын да көчәйтер, беренче баланы тапмаган аналар гомерлеккә авыру булып кала... — Фатих мине яратмый, ышанмый ул миңа,—диде авыр көрсенеп Сөмбелә. Аның бу сүзләрен ишеткәч Гөлинә тәмам коелып төште. Димәк, үзара мөнәсәбәтләре яхшыдан түгел... Сөмбелә һаман әле кулында йомарлап тоткан конвертны Гөлинәгә бирде. Гөлинә конвертны беравык кулында тотып торгач: — Рөхсәтме, укырга ярыймы?— дип Сөмбеләнең күзләренә карады. Сөмбелә ризалык билгесе итеп башын селекте дә одеялы белән томаланды. Гөлинә икенче бүлмәгә чыгып үзенең эш өстәле артына утырып дикъкать белән хатны укый башлады. Укыды, күз аллары караңгыланып, буыннары йомшарып, хәлсезләнеп китте ул. «Коточкыч, коточкыч бит»,— дип пышылдый иде аның иреннәре... Нәрсәләрнедер, ниндидер сүзләрне, ниндидер вакыйгаларны хәтерләргә тырышты. Мөҗип ничәдер мәртәбә Сөмбеләне мактаганын исенә төшерде ул. «Шулкадәр ягымлы, йомшак күңелле булса да булыр икән, кешелекле, талантлы укытучы. Һәр ата-ана, һәр укучыга бер тигез мөнәсәбәттә була белә. Әти-әнисе укытучылар икән, яшьтән, бала чактан алган тәрбия бу»,— дигән иде аның Мөҗибе. Әйе, әйе, Гөлинә тышкы кыяфәте белән Сөмбеләгә караганда ямьсезрәк тә бит. Йөргәндә ул аягын бераз сөйрәтебрәк атлый. Муенының уң ягын зур кара миң ямьсезләп тора. '— Гөлинә Әхмәровна!.. Ай, эчем...— Сөмбеләнең тәнен көзән җыерып алды. Тагын укол кададылар. — Тынычлан, Сөмбелә акыллым, син каты борчылгансың, борчылу кешенең кан басымын да күтәрә, йөрәген дә начарлата, тынычлансаң, барысы да бик тиз узар...— Ә үзенең башы чүкеч белән суккандай шаулый, авырта башлады. Күңелсез уйлар бөтен зиһенен биләп алды аның. Студент чаклар. Ул — медицина институтында, ә Мөҗип педаго- гия институтында укый. Ял көне алар икәү Арча кырындагы ял паркына чаңгы шуарга килделәр. Тирә-юнь искиткеч матур. Алар бер- берсеннән күзләрен ала алмый чаңгы шуалар. Кинәт... зифа гәүдәле кыз чаңгысы-ние белән тау астына очты. Егылды. Аның артыннан кар бураны күтәрелеп калды. Кыз тәгәри-тәгәри озак барды. Моны ф күреп торган егет шунда ук кыз артыннан сикерде. Яман хәл сизенеп. „ халык җыйналды. Мөҗип аңын югалткан, аягына баса алмаслык f хәлдә биртелгән Гөлинәне кулына күтәрде... Гөлинә больницада алты ай ятты. Мөҗибе буш сәгатьләрен гел аның янында үткәрә иде. Гөлинә больницадан таякка таянып чыкты. Шуннан ул аксаклабрак д йөри торган булып калды. Гөлинә сәламәтләнеп җиткәч, алар өйлә- - иештеләр. Мөҗибе аңар: < — Сөйкемле’ күзләреңә гашыйк мин. мәрҗән кебек тигез булып * тезелеп киткән ак тешләрне күрсәтеп көлеп җибәрсәң, бөтен дөнья g яктырып, сафланып киткәндәй була, Гөлинәм,— дигән иде. = Юк, юк, бер түгел, унлаган Сөмбеләләр дә үзләренә карата ал- = маячак Мөҗипне... Гөлинә урыныннан торды, стенадагы көзге кар- п шына килеп, чәчен рәтләде, аннан икенче бүлмәгә кереп ишек яңагына сөялде. Күзләрен тутырып Сөмбеләгә карады: «Их, Сөмбелә, Сөмбелә Закировна, артык йомшак икәнсез, сыгы- °" лып төштегез.- Сез бит карыныгыздагы бала өчен дә, ирегез өчен дә җаваплы бу очракта. Үзегезнең вөҗданыгыз саф икән, нигә дөреслек өчен көрәшмәскә?! Беренче карашка* әле генә тормышка аяк басып килә торган, яшь, тәҗрибәсез кеше сез, ә кайбер якларыгыз кешеләрне көнләштерә дә башлаган иде. Игътибарга лаек булмаган кешеләрдән көнләшмиләр бит. Шул турыда уйландыгызмы?» дип сөйлиләр иде аның акыллы, сөйкемле күзләре... — Су бирегезче, Гөлинә Әхмәровна... — Хәзер чәй кайнап чыга, Сөмбелә. Икәүләп чәй эчәрбез... Сөйләшербез, аңлашырбыз... Дөрес түгел, Сөмбелә, дөрес түгел бит, нәрсә генә уйлап чыгармыйлар бу усал кешеләр?!.— диде Гөлинә Сөмбеләнең ике иңен дә кочаклап. Ә үзенең башында бу минутта икенче уйлар иде. — Нишләргә, хатны Мөҗипкә күрсәтергәме? Борчылыр, хурланыр. Эшенең иң күп чагы... Бүлмәгә чәйнең хуш исе таралды... Йокыга талган Сөмбелә караваты янында Гөлинә күзләрен бер ноктага текәгән дә тирән уйга чумган, шул вакыт ишек шакыдылар. Аяк очларына басып бүлмәгә Мөҗип керде һәм шыпырт кына: — Хәле ничек?— дип сорады. — Хәзергә ярый. Тынычлык кирәк аңа.— Гөлинә иренең талчыккан йөзенә карап торды да, кулыннан җитәкләп диярлек икенче бүлмәгә алып чыкты. — Бик тиз иренә хәбәр итәргә кирәк, Мөҗип! — Тулай торакларына шалтыратырга теләгән идем дә, телефон эшләми, каядыр повреждение. — Иртәгә иртүк районга барып шалтырат! — Бәйрәм көн, кемне тотасың инде анда. Нигә ул кайтмады икән соң. самолетлар да вакытында очтылар. Таң атуны хәбәр итеп әтәч кычкырды. — Бар, өйгә кайт, Мөҗип, бер-ике сәгать йоклап ал. в. «к. У » м з. 65 —Ә син, син ничек бер ялгызың, үзең дә авырыйсың бит, Гөлинә, йөзең кардай, күзләрең төссез.. Нигә сестраны җибәрдең? — Яшь кеше, бәйрәм итсен инде, өйләре тулы кунак. Мөҗип өстендәге пальтосын салып урындык башына куйды: —Бәйрәм көн хакына кара-каршы утырып чәй дә эчә алмадык. Председатель өенә чакырган иде. Гөлинә иренең иңенә кулын салды. Мөҗип аны көчле беләкләре белән нык итеп кочты, күзләреннән үпте. . — Бәйрәмнәр котлы булсын, шатлыклы булсын, Гөлкәем! — Шулай булсын, Мөҗип! Алар, дару исләре аңкып торган кечкенә генә бүлмәнең шнек яңагына сөялеп, бер-берсенә сыенышып басып тордылар. Ярым ачык ишектән икенче бүлмәдә йоклап ятучы Сөмбеләнең тыныч кына сулавы ишетелә иде. — Мөҗип, нигә җир өстендә начар кешеләргә дә урын бар икән? Өстебезгә утлы пулялар яумый, өстәлебез тулы ризык, эшсез калу куркынычы юк. Теләсәк эшлибез, теләсәк укыйбыз. Кеше булган кеше нигә дип шулкадәр түбәнлеккә төшә микән? Гөлинә башын иренең киң күкрәгенә куеп үкси башлады. Мөҗип хатынын үзеннән читкәрәк этәрде, аның яшьле күзләренә текәп карады. — Нигә әле син шундый эчпошыргыч сүзләр сөйлисең, ә?.. Эчке бүлмәдән Сөмбеләнең ыңгырашкан тавышы ишетелде: — Ай, башым, башым... Гөлинә Әхмәровна, Фатихның башына суктылар, минем дә... Сөмбелә йокы аралаш саташа иде. Салиха апа Сөмбеләгә яңа сауган сөт китергән. Сөмбеләнең сөтне тәмләп эчкәнен дулкынланып, шатланып карап тора ул. «Болай булгач сәламәтләнә, тамагына аш үткәч, сырхау кача ул, җиңелә ул»,— ди үз эченнән генә. Амбулатория ишеге төбенә әле бер, әле икенче хатын килә. Алар кулларындагы кечкенә генә төргәкне Гөлинә Әхмәровнага сузалар. — Үзен күрсәтмәсәгез, зинһар менә шушы тәмле, әле генә пешеп чыккан бәлешемнән авыз иттерсәгез иде,— ди берсе. — Әле генә пешкән свежий йомырка бу, Гөлинә сеңелем, хәзер үк ашасын, кайнар килеш ашасын,— ди икенчесе. ’ Кулларына чәчкәләр тотып, сигезенче класс укучылары килгән. — Гөлинә апа, Сөмбелә Закировнаны бәйрәм белән тәбрикләр идек. Янына керергә ярамаса, тәрәзәгә килеп үзе күренсен!— диләр. Врач Гөлинә Әхмәровна ике кулын кардай ак халатының кесәләренә тыккан да, шаек төбендә басып торучыларга сокланып карый. «Нинди яхшы күңелле кешеләр сез!»—дип уйлый эченнән. —Рәхмәт, барыгызга да бик рәхмәт. Сөмбелә Закировнага бер нәрсә дә кирәкми, аның хәле яхшы. Кичкә өенә кайта ул. Салиха апа кинәт урыныннан сикереп торды: — Абау ла, Фатих ич тәрәзә яныннан узып китте. Кайткан ич. Безне эзләп йөридер балакай. Абау ла!..— дип бүлмәдән чыгып йөгерде. Сөмбелә кызуланып урыныннан кузгалды, өстенә күлмәген кия башлады. Ачык калган ишектән Фатих тавышы ишетелде: — Гөлинә Әхмәровна! Сөмбеләне монда диделәр. — Сез?— диде Гөлинә Әхмәровна, дулкынланган тавыш белән. — Кайта алмадым шул, менә самолетка алган билетым да калды. Авылда әнием үлде. Аны күмдем дә поезд белән килдем... — Әкрен, зинһар... Чишенегез... Хәзер инде хәле яхшы... Алгы бүлмәдән Сөмбеләнең ыңгырашкан тавышы ишетелде. Гөлинә Әхмәровна, аның артыннан Фатих бүлмәгә керделәр. Сөмбелә кинәт сыгылып төшкән, егылмас өчен ике кулы белән караватына то- ♦ тынган иде. Ул авырлык белән генә: « — Фатих, әнкәй үлдемени?—диде.—Их, әнкәй!.. Ай, башым! ° Гөлинә Әхмәровна аның кан басымын үлчәде... Моннан бер сәгать ♦ кенә нормага килә башлаган кан басымы кинәт каты сикереш яса- < ган иде. « — Фатих, бүлмәдән чыгыгыз,— диде Гөлинә калтыранган тавыш ° белән. < — Сөмбелә, акыллым, бәгърем!— Фатиххатынын караватка кү- о тәреп салды. Аның маңгаеннан, күзләреннән үпте. s Гөлинә нык тавыш белән: Э — Сестра!—диде. s Тәбәнәк буйлы, алсу йөзле яшь кенә сестра докторның күз кара-J шын аңлады. Күзләрен чытырдатып йомган, иреннәрен тешләгән Сөм- х беләгә карап алды да, кайнатылган инструментларын бүлмә уртая сындагы өстәлгә китереп куйды. Фатих ава-түнә бүлмәдән чыгып 01 китте. Күпме вакыт узгандыр, Гөлинә хәтерләми. Берничә айдан якты дөньяны күрергә тиешле нарасыйңың мәңгегә юкка чыгуын гына белә ул. Бик көчсез иде шул әле ул җан, нахак бәлага, вөҗдансызлыкка каршы тора алмады. Урамда дулап-дулап кар ява. Юеш кар бөртекләре тәрәзә пыялаларына бәрелеп, өйдәге тынлыкны бозалар. Мәктәп директоры Мөҗип Әюпов квартирасының бер бүлмәсендә тонык кына ут яна. Ярты төн узган булса да Мөҗип Галиевич, Фатих, Гөлинә өстәл янына утырганнар. Алларындагы аш та, чәй дә суынып беткән. Аларны рәтләп ашаучы да, эчүче дә юк. — Имзасыз хатлар гасырлар буе язылып килгән. Дөньяда әшәке җаннар җитәрлек. Аның мәкерле юха еланнары, икейөзлеләре, Ватанын дошманга саткан хаиннары бар. Саф кешеләргә яла ягып, имзасыз хатлар язышып күңелләрен юатучылар бар. Шундыйларның кайбере, кызганычка каршы, безнең арабызда да яши. Мөҗип Галиевич алдындагы чынаяктан суык чәйне иреннәренә тидереп куйды. Киң булып үскән кара кашлары җыерылып килеп, бер-берсенә кушыла язганнар. Ул рәтен гәүдәсе белән урындыкка салынып утырган Фатихка озак карап торды. Кече яшьтән спорт белән шөгыльләнгән Фатихның төз, нык гәүдәсе шәлперәеп калган, эчкә баткан серле күзләре яртылаш йомык, битен сакал-мыек баскан... — Әгәр кыяфәтең шул хат аркасында шундый ямьсез хәлгә килгән булса, Фатих, ант итәм, мин сине өемнән куып чыгарырга тиешмен,— диде Мөҗип сабыр гына.— Ләкин синең икенче хәсрәтең бар — әниең... Утыз яшькә җитеп килә торган ир. берничә айдан югары белемле агроном булып эшкә китәсе кеше, бала атасы буласы кеше, ничек шушы шакшы хатка ышандың?— Ул кыза барды.— Ир белән хатын бер-берсенең холкын, фигылен белмимени? Шундыймыни синең хатының? Караңгы почмакларда чит ирләргә сыенып йөри торган хатыннар гаилә кормыйлар, эшләмиләр, укымыйлар. Сөмбелә шундыймыни?!— Ул Фатихка ачулы караш ташлады.—Ә минем турыда шу лай начар уйларга ни хакыгыз бар сезнең? Минем дөньяда берәү белән дә алыштырмас хатыным бар, балаларым... Мин егет чакта да караңгы почмакларда тормадым, белдегезме?— Ул бу минутта ярсудан үзен өзгәләп ташларга әзер кебек иде. — Гафу итегез, Мөҗип Галиевич... Мөҗип уң кулын Фатихка селкеде. — Гаиләдә бер-береңә ышанмый яшәүдән дә зуррак бәхетсезлек юк. Бербереңә ышанып яшәгән ир белән хатын тормышын имзасыз хат хуҗасы да, башка, көнчел, хөсетчел кешёләр дә боза алмый... Мөҗип әллә ничә кат укыган хатны алып, Фатих янына ук килеп басты: — Хәтерләргә тырыш әле, Фатих, Мөнҗия белән булган мәхәббәт маҗараларыгызны кем белә иде?!.. — Уйлыйм инде, күп уйладым. Берәү дә белми. Ул бит бары дусларча аралашу гына иде. — Сөмбелә Закировна белә идеме?.. — Мин аңарга барын да сөйләдем. Мөҗип Галиевич кинәт урыныннан торып китеп бераз йөргәләп алды. Аннан Гөлинәнең иңбашларыннан кочаклап: — Беләсеңме, хатны кем язган?— диде.— Мин таптым аны. Ул — Сөмбеләнең дусты — Һаҗәр Уразмәтова... Әйе, әйе... Уразмәтова! Гөлинә яшен бәргәндәй урыныннан сикереп торды. — Ни сөйлисең, Мөҗип! Үз мәктәбеңдәге, үз коллективыңдагы кешегә бәла ягарга ничек батырчылык итәсең? — Беләм, әйбәт түгел. Мин җитәкләгән коллективта шундый әхлаксыз кешенең эшләве... Җитмәсә әдәбият укытучысы... — Аңарга Сөмбелә Закировна нинди әшәкелек эшләгән? Акылыңа кил, Мөҗип! — Әшәкелек эшләгән очракта да имзасыз хат язып кешене түбәнсетергә ярамый, турыдан-туры әйтергә кирәк, кычкырып, халык алдында, кирәк икән трибунадан чыгып сөйлә...— Мөҗип озак кына хатка карап торды да: — Мәгез, укыгыз... «Всеж» дигән сүзне бертуктаусыз бездә кем әйтә? Һаҗәрме?.. Икенчедән, бу айларда безнең авылга бер генә чит кешенең дә килгәне булмады. Уразмәтова узган айда, сеңлемне кияүгә бирәләр, дип Казанга китеп өч көн торып кайтты. Фатих директорның күзләренә инәлеп карады: — Чыннан да, нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. Мин дә бит ашыгып нинди авыр хәлгә калдым. Мин уйлыйм әле, хәтерләргә тырышам, бэ'лки башка кешедер. Иренең дулкынлануын, артык дәрәҗәдә кызып китүен күреп, Гөлинә нишләргә дә белмәде, ялгыша бит, Мөҗип ялгыша, дип уйланды ул. «Кичә Культура йортында Һаҗәр бәйрәм концертында нинди матур итеп Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе»н укыды. Юк, юк, ышанмыйм. Әдәбиятка якын кеше андый түбәнлеккә төшмәс, язучылар, әдәбият фәнен укытучылар алар иң нечкә күңелле кешеләр бит. Һаҗәр Сөмбеләнең карынында бала йөрткәнен дә, матур гаилә корырга теләвен дә белә. Шулай булгач нигә, нинди максаттан чыгып ул аның бәхетен җимерергә теләр». — Уразмәтова әдәбиятны күп укый, дип ничә мәртәбә сөйләгәнең бар, Мөҗип. Син кызма әле...— Ул иренең кулларын сыйпады, ничек кенә булса да аны тынычландырырга, мәсьәләне якты акыл белән чишәр өчен, иренә ярдәм итәргә тырытпты. Мөҗип озын буйлы, киң җилкәле ир. Йөргәндә бераз иңсәләрен бөкерәйтеп йөри, уйланып утырганда, киң маңгаена тузгып төшкән куе кара чәчләрен бармаклары белән сыпыргалап утырырга ярата. Хәзер ул, киресенчә, иңнәрен турайтып, башын югары күтәрде. — Үз фикеремнән кайтмыйм. Уразмәтова фәнен яхшы белә. Тик үзе белгән фәнне йөрәгеннән уздырмый. Коры уза аның дәресләре. Салкын канлы ул. Аннан Мөҗип бераз уйланып торды да: — Бик еракта яшеренгән җылылык, йомшаклык та бар аның үзендә. Тик аларны ул кирәгенчә файдалана алмый.— диде. ф Гөлинә, иренә текәлеп, иреннәрен тибрәтте, нәрсәнедер әйтергә теләде. Мөҗип аңлады аның күз карашын. Беләм, Һаҗәрнең яхшы якларын да, җитешсез якларын да * беләм. Тик белә торып, күрмәмешкә салышып йөрүемне кичерә ал- * мыйм бүген. Әллә ничә кат аның белән кара-каршы, күзгә-күз карап сөйләшергә дә әзерләндем... Һаман вакыт җитмәде,— диде Мөҗип. Бу минутларда мәктәп квартирасының бер бүлмәсендә мамык мендәрләргә чумып Һаҗәр йоклый иде. Йокысы тынычсыз аның, баш очында мамык мендәр түгел, әйтерсең лә таш тутырган киндер капчык. Аяк очларына ни өчендер бозлы шешәләр куйганнар. Әнә идәндә канлы су. Анда сап-сары яфрак йөзеп бара. Яфрак кинәт кечкенә малайга әверелә.— Коткар, коткар! — ди ул, җептәй нечкә кулларын Һаҗәргә суза. Һаҗәр балага таба үрелә... Һаҗәр суга төшеп китә. — А-а!..— дип кычкырып, үз тавышына куркынып уянып китә ул.— Нинди әшәке төш!.. Ул, ут кабызып, сәгатенә карады. Иртәнге өч тулып киткән. Ярыйсы гына йоклап алганмын икән, дип сөенеп уйлап алды. Югыйсә, Сөмбелә авырый башлаганнан бирле, йокысы качты аның. Бөтен тәне тынычсызлана, башы авырта. Амбулаториядә эшләүче сестра килеп: «Сөмбелә Закировна сезне чакырган иде»,— дип әйтеп китте. Ләкин Сөмбелә янына барырга үзендә көч таба алмады ул. Зәңгәрсу кримпленнан теккән халатын урындык башыннан тартып алып иңнәренә салды, аның җиңнәренә кулларын тыгып үз-үзен кочаклап, аякларын бөкләп караватына утырды. — Нигә чакырды икән? Неужели белделәр, нишләргә?.. Менә ике ел инде, Сөмбелә бу авылга килгәннән бирле, алар дус булып йөриләр. Һаҗәр бирегә моннан өч ел элек Казан педагогия институтының әдәбият бүлеген тәмамлап килгән иде. Беренче елны үзен ул коллективта бик кыюсыз тотты. Аның көлеп, шаярып сөйләшкәне бик сирәк була иде. Башкаларга да. шул жөмләдән Сөмбеләгә да ачылып, үз тормышы турында сөйләми иде. Сөмбеләне эчкерсез булуы өчен ярата. Сөмбелә дә барлык серләрен, хәтта үзе генә белергә тиешле булган серләрен дә яшерми Һаҗәргә сөйли. Һаҗәр һәрвакыт Сөмбеләгә: — Син. дускаем, бик бәхетле бит.— дия иде... Кинәт ул ачылып китте. Егерме биш яшьлек кызның күңелендә мәхәббәт хисе уянды. Ул яшь егет, оста баянчы, авыл советы председателе Фазылны ярата башлады. Фазыл да Һаҗәргә тартылды. Ничәдер мәртәбә алар Культура йортында янәшә утырып спектакль, картина карадылар. Ничәдер мәртәбә Фазыл Һаҗәрнең мәктәптә дәресләрен тәмамлап чыгуын көтте. Ул көннәрдә укучылар Һаҗәрнең хисләнеп шигырь укыганын, әдәбият турында кызык, мавыктыргыч итеп сөйләүләрен күңел биреп, кызыксынып тыңлап утыра башладылар. Ләкин көтмәгәндә Һаҗәрнең зур зәңгәр күзләренә күләгә төште. Озын кара керфекләр арасында иртә таңда чирәмнәргә төшкән чыкны хәтерләтеп яшь бөртекләре җемелдәде. Йөзендә елмаюның әсәре дә калмады. Педсовет утырышында иптәшләре аның белән сөйләшергә теләделәр: РӘИСӘ ИШМОРАТО1А — һаман йөзеңне кара көйдереп йөрү безгә дө күңелсез бит, Һаҗәр Бәдриевна, кайгы-хәсрәтең булса безнең белән уртаклаш. Сөйләшербез, ярдәм итәрбез... һәркемнең үзенә күрә хәсрәте була. Барысы өчен дә йөз каралтып йөрү килешми, бигрәк тә аның тәэсире хезмәтеңә зарар китергәч, яхшы түгел бит,— диделәр. — Анысы инде минем гадәтем, сезнең тәрбиягә бирелми торган, тумыштан калган җитешсезлегем,— дигән иде шул чакны Һаҗәр. Аның шул сүзләре дөрес идеме, түгелме, иптәшләре артык төпченеп тормады. Тик көннәрнең берендә Фазыл авылны шаулатып туй ясап, күрше авылы китапханәсендә эшләүче Сара исемле кызга өйләнде. Сара белеме белән дә, кыяфәте белән дә Һаҗәргә карата кайтышрак ■де. Мөҗип Галиевич Фазылның туена бара алмады. Икенче көнне ул, эшләре тәмамлангач, Фазылны үз кабинетына чакыртты. — Синең бу кыланышыңны ничек аңларга, Фазыл дус,— диде ул бик җитди итеп.— Укытучы авылда иң дәрәҗәле кеше. Ата-аналар алдында, яшьләр, укучылар алдында да. Халыктан яшермичә, Һаҗәр артыннан йөрдең, русчалатып әйтсәк, ухаживать иттең, инде икенче кызга өйләнеп туй ясап йөрисең. Мин синең бу эшеңне аңлый алмыйм.— диде. Директор сөйләгәндә Фазыл кинәт күңелсезләнде, күзләренә моң тулды. Ул күзендәге кара кысалы күзлеген бер салды, бер киеп куйды. Кесәсендәге кулъяулыгы белән түгәрәк йөзен сөртте. Уңайсыз иде аңарга бу минутта. — Сүзегез дөрес, Мөҗип Галиевич. Күңелле хәл булмады. Ухаживать иттем, конечно, ярата да башлаган идем кебек... Әйләнәм, дип өни карчыкка да сөйләндем. Но кадалып кына китәсеңме? Матурлык туйда кирәк, акыл гомергә кирәк, дигән мәкаль бар бит. Вот шул, беләсезме, төсе-кыяфәте бик яраттырды. Характеры, холкы харап кына бит, Мөҗип Галиевич... Көнли бит, парень, шундый көнли... Свида- ниегә берничә минутка соңга калып килсәң, кайда булдың, нигә соңладың. кыз кешене көттереп тору әдәпсезлек икәнен белмәдеңме, ди. Уйлап карагыз инде, безнең эштә кая инде сәгатьләп, минутлап йөрү ди. Берәр хатын-кыз белән көлеп, шаярып сөйләшсәң, икешәр-өчәр көн кара көеп үпкәләп йөри. «Ничек оялмадың, мине кимсеттең, кай җире артык аның миннән», ди. Мөҗип Галиевич, гомерем минем хатын-кызлар белән эшләп үтә бит. Иртән сәгать алтыда ишек төбенә килеп басалар алар. Кайсысы белән ачуланышып сөйләшәсең, кайсысы белән, әлбәттә инде, көлгәләп сөйләшеп аласың. Кешеләр бит... Шуннан, уйланып йөрдем-йөрдем дә... юк инде мәйтәм, матур кызга әйләнәм, дип, күрәләтә гомерне харап итеп булмый дидем... Йөргән егетеннән генә көнләп калмады Һаҗәр, «дустым-сердәшем» дип йөргән Сөмбеләдән дә көнләште. Узган уку елы чыгарылышында иң яхшы нәтиҗәләрне биргән Сөмбелә классын Волгоградка экскурсия путевкасы белән бүләкләгәч, педсовет утырышында Һаҗәр зур үпкә белдергән иде. — Минем класс кай ягы белән Сөмбелә Закировна классыннан ким? Йөз процент өлгереш, тәртип тә йөз процент... Директор: — Җәмәгать эшләрендә, үзешчән түгәрәкләрдә кайсы класс укучылары күбрәк катнаша? Сөмбелә классымы? Спорт ярышларында кем классы узды...— дигәч, Һаҗәр: — Бигрәк вакланасыз инде, иптәш директор, укый торган фәннәрен яхшы үзләштергәч, шул җитмимени!—дигән иде. РОНО мөдире укытучыларның август киңәшмәсендә, район күләмендә яхшы укытучылар рәтеннән Сөмбелә фамилиясен әйткәч, Һаҗәр үз-үзен өзгәләде: «Дөрес түгел, мәктәп директоры Сөмбеләне яклый. Укытучы буларак түгел, матур хатын булганы өчен ярата ул аны», дигән нәтиҗәгә килде. Ул мондый минутларда директорны да, РОНО мөдирен дә, Сөмбеләне дә дошман күрде. Көнләшү хисе аны кулларына каләм алырга, нахак сүзләр язарга этәрде. Казанга, абыйсы кызының туена баргач, төн утырып хат язды, аны икенче көнне абыйсының малаеннан күчертте, һәм бәйрәм көннәрендә почта ящи- гына салырга кушты. ♦ Һаҗәр башын тотып карады. Ут кебек кызу, тәне калтырый, «Бел- « мәсләр лә, кем тикшереп йөри аны. Всеж хат Казаннан җибәрелгән. и Анда миллион кеше».— Ул үзен акларга да, юатырга да тырышып ♦ карады. Тик күңеле юанмады, тынычланмады. Караватыннан төшеп, < яланаяк идәнгә басты. Тәне буйлап салкынлык узды, рәхәт булып кит- “ те. Стенадагы көзге каршына килеп кыйгач кара кашын чәнти барма- ° гы белән сыпырып алды. Чия шикелле кызыл, кабарынкы иреннәрен < тешләде. Фазылның, бигрәк матур син, Һаҗәр, дигән сүзләре ише- £ телгәндәй булды. Ул колакларын куллары белән томалады. Әйтерсең з лә Фазыл аның янында баскан да, әкрен генә сөйли: «Нигә син һаман э үзең турында гына уйлыйсың, үзеңне бөтен кешедән өстен куярга яра3 тасың». Нишләргә? Ул текәлеп-текәлеп көзгегә карады. Йөзе агарган, күзләре кып-кызыл... «Уф!»... дип тирән итеп сулыш алды да, тез ас- ларына җиткән озын чәчләрен ике кулы белән җыйнап ашыга-ашыга « баш өстенә өяргә тотынды. Дәрес башланганын хәбәр итеп звонок шалтырады. Унынчы класс укучылары дәфтәр-китапларын парта өстенә куеп, Һаҗәр апаларының кызу-кызу атлап класска керүен, каш астыннан гына укучыларга карап алып, «Исәнмесез», дип эндәшүен көтеп калдылар. Биш минут, ун минут та узды. Укытучы класска кермәде. Мәктәп буйлап Һаҗәрне эзләделәр. Квартирасына кеше җибәреп кайтардылар. Ишеге бикле иде. Колхоз идарәсе дежурные: — Һаҗәр апагызның кулына кечкенә генә чемодан тотып, автобус тукталышына таба киткәнен күрдем,— дигәч кенә, класска икенче фән — математика укытучысы кереп дәрес алып бара башлады. «Димәк, намусы уянган, үзенең коллегалары белән күзгә-күз карап гаебен танырга көче җитмәгән. Качкан...»— Шулай дип уйлады директор, ләкин бик нык эче пошты. Зур булмаган коллективта укытучы дигән олы исем йөрткән ике кеше характерлары белән сынаттылар. Берсе, тормышында беренче кыенлык килүбелән, көрәшергә үзендә көч таба алмады, югалып мәлҗерәп калды. Балаларны бик кечкенәдән тормыштагы каршылыклар белән очрашканда кыю булырга, көрәшергә, чыдам булырга, җиңәргә өйрәтәләр, ә Сөмбелә Закировна?.. Икенчесе — иптәшенә нинди зур күңелсезлек эшләде. Директор күзләрен чытырдатып йомды, тирән итеп сулу алды. Телефон шалтырады. Районнан РОНО мөдире икән: — Мөҗип Галиевич, узып киткән бәйрәмнәр белән тәбрик итәм сезне. — Зур рәхмәт. Сезне дә тәбрик итәбез. — Минем янга Уразмәтова килде әле,— диде мөдир. Мөҗип Галиевичның тәне эсселе-суыклы булып китте. Мөдирнең дә борчылганы әллә кайдан сизелеп тора. Директор: «Нәрсә дип барган инде, әләкләргәме, әллә үзенең гаебен сөйләп бирергәме?.. Ичмасам гаебен ачып салса, намусын бөтенләй югалткан кеше түгеллеген күрсәтер иде»,— дип уйлап алды. — Вакытыгыз бармы? Безгә килеп китсәгез яхшы булыр иде.— диде РОНО мөдире. Сөмбелә янында утырган Фатихка карап елмаерга тели. Аның күзләре эчкә баткан, иреннәре яргаланган. — Фатих, сөйләш инде, берәр сүз әйт инде... — Гафу ит, Сөмбелә, гомерем буена җитәрлек гыйбрәт булды бу. Гаебем зур минем. — Ә мин... үз баламны үзем саклый алмадым. Җебеп төштем. Сугыш елларында минем яшьтәге кызлар-егетләр нинди авыр фаҗигаләрне башларыннан кичергәннәр. Ә бу бит, бер уйласаң, чүп, түбән җанлы, тар холыклы бәндәнең кеше тормышына кадаган агулы энәсе. Мин шул энәне дә алып ыргыта алмадым. Шул түбән җанлы кеше алдында җиңелеп калдым. Аны күпмедер бер вакытка шатландырдым. Моның өчен үземне беркайчан да гафу итмәячәкмен,— диде Сөмбелә яшь аша. Фатих хатны Сөмбеләнең дусы, сердәше булып йөргән Һаҗәр язганын әйтмәде. Гөлинә Әхмәровна аны бу турыда нык кисәтеп куйган иде. РОНОда Мөҗипне бүген зур сөйләшү көтә. Кешеләр язмышы өчен җавап бирүдән дә авыр җаваплылык бармы икән? Ул— партоешма секретаре, мәктәп директоры — җавап бирергә тиеш. Аның колагында РОНО мөдиренең беренче соравы яңгырап алды: — Ни өчен Һаҗәр Уразмәтова имзасыз хат язу түбәнлегенә төшкән? — Ни өчен?.. Машина йомшак кына тирбәлеп алга йөгерә. Юлның як-ягында әле карга күмелеп бетмәгән уҗымнар күренә. Ерак та түгел тракторлар гөрелди. Мөҗип район үзәгенең яңа салынып беткән йорт түбәләрен, югарыга чөелгән телевизор антенналарын күрә. Ә башында һаман әлеге уйлар... — Ни өчен, ни өчен?.. Хәзергә төгәл генә җавап бирә алмый әле. Ләкин дөрес җавапны табарга тиеш ул. 1978 ел