Логотип Казан Утлары
Хикәя

Ә ЕЛГА ҺАМАН АГА

Елгада боз кузгалган көнне Әхмәтша картның биле кузгалды. Ә ул бер кузгалса — өч көнсез урыныңнан торам димә. Ишегалдында тырт-тырт сикереп уйнаучы сарык бәрәннәренә карап утыр- ды-утырды да, Әхмәтша карт көчхәл белән киенә башлады. — Йөрмә инде, я бөтенләй аяктан егылырсың, — диде карчыгы, аның өчен ут йотып. Әхмәтша карт дәшмәде. Бөкрәеп билен тоткан килеш, карчыгына бер карап алды да өйдән чыкты. Тышта күзне ачып булмый, кояш нурлары инде шулай баздагы бәрәңге кебек дөнья күрмичә. Әхмәтша карт кулын каш өстенә куеп, язгы табигатькә текәлде. И-и, әкәмәт, дөнья кайнап тора лабаса. Казлар кыңгылдаша, тавыклар кытаклый, агач башларында, өй кыекларында кош-корт чыр-чу килә. Колак төбендә генә бер бал корты безелди... Тагын кырыкмаса-кырык төрле шатлыклы тавыш, хәрәкәт һәм нур көлтәләре. Шулар һәммәсе бергә кушылып, сабый чактан ук искиткеч таныш, һәр ел сагынып көтеп алынган язгы гөжелдене хасил итәләр. Аңарда йөрәкне иркәләүче мәңгелек хәят дулкыннары, аңарда яшьлек дәртләре, һәркемне әсир итәрлек биниһая көч, илһам һәм елмаю... Әллә инде яшь бөре исеннән, әллә йомшак канатлы җил кытыклавыннан, Әхмәтша картның борыны йомшап китте... Эх, яшь чаклар! Мондый көнне Әхмәтша өйдә ятар идеме соң? Өйалды ишеген до ябарга онытып, атыла-бәрелә йөгереп чыгар иде ДО... Әхмәтша картның биле әз генә җибәргән кебек булды. Ул гәүдәсен турайта төшеп, капка төбенә чыкты. Ә урамга чыккач, сиңа бу мәшәкатьле дөньяның берние дә күренми. Шул мизгелдән язның үзенә әвереләсең. Син — челтерәп агучы гөрләвек, син — шул гөрләвектә елтыраучы кояш, син — шаян җил, син — зәңгәр күк, син — шул күктә очар кош. Әллә кай арада иптәш малайлар җыела, китә шау-шу, китә бәхәс, китә сикереш чабыш. Шау-гөр килеп — әйдә елга буена. Әхмәтша карт тыкрык буена җиткәнен сизми дә калды. Ни гаҗәптер, хәле җиңеләеп киткәндәй булды, адымнары ешая төште кадала. Менә ят кебек. Ул арада күзләрен чагылдырып елга күренде. Яр буенда халык шактый. Елга ярларыннан чыгарга җитеп ташыган, җәелгән... Ул ага да ага. Суларга ятып бозлар килә. Берәүләре зур, берәүләре кечкенә. Бәрелешеп ватылалар. Әхмәтшалар бәләкәй чакларда да гел шулай иде. Ярның әнә теге сөзәк урыннарында ул заманнарда да яшь таллар үсә иде. Учларына, кесәләренә тал песиләре җыярлар иде дә, кемнеке күпме икәнен санарлар иде. Аннары чабаталарны салып бәрәләр, китә төрле уен: шәмәйле дисеңме, кәллүкле, кәшәкәле, чыгырлы дисеңме — берсе дә калмас иде. Ашау-эчү онытыла. Табан аслары кичкә ут булып яна. Чебиләгән кул-аякларны көч-хәл сөйрәп, эт булып арып кайтып авасың. Ә инде үсеп егет булгач, су буйларының бөтенләй башка, кичке сихри серләре ачылды. Язлар җитеп, ашъяулык кадәре кара җир күренү белән, авыл яшьләре кача-поса шунда җыелалар иде. Карлар китеп, беренче яшел үлән борын төрткәч, агачлар балавыз яшел төс ала башлагач, су буена чыгучы егетләр-кызлар күбәя, кичке уеннарга ямь өстәлә. Әхмәтша күптән күзе төшеп йөргәненә — Бибигайшәгә шушында беренче сүз катты. Их, ул чаклар!.. Бибигайшәнеке кебек орчыктай бөтерелүче җиңел нәфис сын, нечкә бил, шаян нур сибеп торучы зур шомырт күзләр тагын кемдә бар иде икән авылда? Булмагандыр. Шуның өстәвенә Бибигайшә кашгарый таҗы төсле ап-ак тигез тешләрен күрсәтеп елмая-елмая да егет-җиләннең һушын ала. Әхмәтша да төшеп калганнардан түгел иде түгелен. Дөрес, ир-ат хатын-кыз кебек күз камаштырырлык чибәр булмый инде ул, шулай да аның алыптай җилкәсе, озын буе, дәрт һәм тәвәккәллек сирпеп торучы киң маңгае кызларның күзен шактый вакытка туктап, төбәлеп калырга мәҗбүр итә иде. Кыскасы шул: бер көнне кичке уенда Әхмәтша Бибигайшәгә якынайды да колагына: «Дөньяда бер фәрештә бар, төшләремә кереп йөдәтә», — диде. Тегесе көлде. Икенче көнне Әхмәтша гел аның тирәсендә бөтерелде, тагын бер көн үткәч, үзенең кечкенә энесе артыннан мәхәббәт хаты язып җибәрде. Шул көнне кичке уеннан соң алар икесе төбеннән яшь үсентеләр чыккан менә бу өянке янында бик озак тордылар. Шушындый ук җилле яз иде, көмештәй тын иде ул кич. Боз киткән, су буенда бакалар бәйрәм ясый, җыр суза. тавыш бирә. Җитмеш җиде төрле кош сайрый. Кайдандыр елгага шопырдап су төшә. Өянкенең әле сагыздан да арынып бетмәгән саргылт-яшел яфраклары арасыннан айның көмеш нурлары коела. Дөнья яшь үлән, яфрак һәм кайры исе белән тулган, һәм шул чакта Бибигайшәнең нәни генә йомшак куллары синең учыңда... — Гайшә, син минем хатымны алдыңмы? — Әгәр алмасам? — ди ул мут елмаеп. — Алдың бит, я, әйт инде? — ди Әхмәтша чын күңелдән. — Әгәр алмаган булсам? — Кашгарый таҗлары тагын да ныграк ачылды. — Алмаган булсаң, хатта язылганнарны үзем сөйлим! — Алмадым, сөйлә, — ди Бибигайшә, өянкенең кытыршы юан кәүсәсенә аркасы белән сөялеп. Үзенең ике бит очын ай үбә. Әхмәтша нишләргә белми. Аның йөрәгенә ут каба, аңа эссе. — Гайшә. Дөньяда миңа син... синнән башка... — ди ул тотлыгып һәм аның биленнән кочакламакчы итә. Ләкин Бибигайшә «ялт» итеп өянкенең икенче ягына чыга һәм кәүсә артыннан аның: — Ышанмыйм, алдыйсың. — дигән сүзләре ишетелә. — Ышанмыйсың? — Ышанмыйм. — Ышанмасаң... хәзер суга сикерәм. — һи, булмасны. — Булмасмы?! Шулай диюгә ярдан түбәнгә оча. Бибигайшә «ах» дияргә генә өлгереп кала. Әхмәтша күкрәк авызыннан салкын су ерып чыга. Чыгу белән Бибигайшә аны муеныннан кочып ала һәм кайнар иреннәре белән суырып үбә. Туңуын онытып, кызып киткән кебек бу- ♦ ла егет. Кызның йомшак иреннәре, кайнар сулышы кагылуга ул оеп ук китә. Күзләрен ачса, Бибигайшәдән инде җилләр искән бу- 5 ла. Аның ерактан, тыкрык башыннан ук «ышанды-ы-ы-мм» дигән * нәфис тавышы гына ишетелеп кала. ...Әхмәтша карт елмайды һәм башын селкеп куйды. «Яшьлек 5 юләрлек — исәпләсәң үләрлек» дип бик дөрес әйткән шул борын- ~ гылар. Менә бит ярның ул сикергән җире. Ике метр гына бик бар. Мәхәббәт исереклегеннән дә татлырак тагын нәрсә бар икән - бу дөньяда?... Җиһанда икәүдән-икәү генә каласың. — Мине айга менгер, — ди шул чакта Бибигайшә. ♦ — Күзләреңне йом. а Бибигайшә йома. Әхмәтша аны биленнән тота да башы тал яф- - ракларына тигәнче күтәрә. Аннары «тып» итеп җиргә бастыра һәм г маңгаеннан үбеп ала. — Без айда, җаным. Тагын ни боерасың? — Зөһрә кызның көянтә-чиләкләрен китер. Бибигайшәнең иңсәсенә Әхмәтша каяндыр табып бер талчыбык Z сала. — Ә хәзер йолдызларны чиләкләргә чүплик. Һәм алар юк чиләкләргә күктәге йолдызларны көлешә-көлешә «җыялар». Аннары икәүләп тагын «җиргә төшәләр». — Әйдә бу йолдызларны үзебезнең уртак җиргә чәчәбез, — ди Әхмәтша. Кулларын, тубалдан орлык чәчкән төсле, колачлап-колачлап селтиләр, бөтен дөнья көмеш тамчыларга күмелгәндәй тоела, икесе дә куанышалар... — Бу йолдызлар үсеп кояш булгач, барысын да кабат урыннарына эләрбез, яме, Гайшә? — һәм җир йөзе яп-якты булыр, төн бөтенләй юкка чыгар. Кешеләр безнең икебезгә рәхмәт әйтерләр. һәр кичне шулай нәрсә дә булса уйлап чыгаралар иде. Печән өсләре җиткәч, Әхмәтша чәчәкләр алып килә башлады. Әти-әнисен- нән, абыйларыннан кача-поса гына җыя, күлмәк эченә салып алып кайта да, кичен Бибигайшәгә бирә, ә Бибигайшәнең башы күккә тия. Ул чәч толымнарына, алкаларына, беләзекләренә чәчәкләр беркетә, Әхмәтшаны да чәчәкләр белән бизи. Алар бу җәйдә шул кадәр якынаештылар ки, бер-берсен күрми торган сәгатьләре әйтеп бетерә алмаслык сагыш, көтү, юксыну белән тула иде. Алар җырның өзәргә, аерырга ярамый торган төп моңына әверелделәр. Ләкин үтә кайнар мәхәббәтнең ялкын очы күпләрне көйдерә, шуңа күрә аның дошманы да күп. Мәхәббәтнең баш очында гомер- гомергә күсәк уйный, аның барыр юлына тирән упкыннар казыла, тирә-юненә биек киртәләр тотыла. Бу юлы да шулай булды. Беркөн шулай Бибигайшә кичке уен беткәндә генә чыкты. Әхмәтшаны читкә чакырып алды. Өянке төбенә җиткәч, егетнең күкрәгенә кай нар маңгаен куйды да үксеп җибәрде. — Безгә бергә оя кору насыйп булмаган икән лә, Әхмәтша. Әхмәтшаның йөрәгенә пычак кададылармыни. Ул авыз ачып бер сүз дә әйтә алмады, бары тик Бибигайшәнең яшьле күзләренә генә төбәлде. — Әти мине Хәким байның олы малаена ярәшкән. Иртәгә килен итеп төшерәләр. Тәрәзәдән качып кына чыктым... Әхмәтшаның күз аллары караңгыланып китте, йөрәге туктап калгандай булды. Бибигайшәнең кайнар яшьләре аның күкрәген чылатты. Әхмәтша аны юата да алмады, йөрәге әйтерсең ташка әверелде... Нидер эшләргә, ашыгырга, ашыгырга кирәк иде. — Әйдә, — диде Әхмәтша, Бибигайшәнең кулыннан сөйрәп. — Кая? • — Белмим. Тыкрыктан йөгереп кайттылар. Әхмәтша үзләренең сараена кереп, җилән белән эшләпәсен киеп чыкты. Аннары Бибигайшәне ындыр артындагы печән чүмәләсе янына утыртты да үзе юк булды. Чирек сәгать чамасы вакыт үтүгә, сөлек кебек туры айгыр җитәкләп килеп тә җитте. — Ах, Хәким бай аты ич бу! Әхмәтша аның авызын каплады: шаулама! Атландылар да очтылар. Иртәгә чаклы илле-алтмыш чакрым җир үтелде. Кая барганнарын белмиләр, тик шунысы ачык: мөмкин кадәр ераккарак качарга, бер-берсеннән аерылмаска кирәк иде аларга. Юлга чыгуларына атна-ун көн дигәндә көтелмәгән хәбәр — революция, хөррият чыкты. Байларга каршы эш икән дигәч, шул юлдан киттеләр. Шуннан уртак тормыш башланды. Гражданнар сугышы килеп ялганды... Яраланулар, аерылулар, яңадан бер-берсен табу куанычы, егерме беренче елны авылга кайту... Әхмәтша карт күзләрен елганың аргы башына ук төбәде дә сын кебек хәрәкәтсез калды. Аның йөзендәге тирән җыерчыклар кояш нурларында яктырып китәләр, аларның һәркайсы бер тарих сөйли кебек... ...Гомер диген. Авылда төпләнгәненә ничә еллар үтте. Җиде баласы үсеп җитеп кеше булды. Хәзер инде бу елга буйларында оныкларының балалары йөри, әлеге өянке төбендә кайнар пышылдашалар, айга менәләрдер, йолдызлар чүплиләрдер. — Әхмәтша, авырган көе ничек монда кадәр килдең, эзли-эзли аһлар иттем. Бибигайшә тавышы бу. Әхмәтша карт көлемсерәп аңа таба борылды. — Чир китте, эзе дә калмады, — диде ул. Аннары карчыгы Бибигайшәгә текәлеп карап торды. Үзгәргән шул Бибигайшә, үзгәргән... Әхмәтша карт карчыгына якын ук килде һәм кайнар итеп колагына пышылдады: — Гайшә, иртәгә үк район үзәгенә барабыз. — Ни булды, карткаем? Хәлең бик авырайдымы әллә? — Сиңа теш куйдырабыз. Көмештән. Ә чирнең, әйттем бит, эзе дә калмады. Әллә ышанмыйсың? Ул «дөп» итеп җиргә тибеп куйды һәм яр кырыена ук килде. — Ышанмыйсыңмы? Әхмәтша картның күзләрендә дәрт, тәвәккәллек уйный, Бибигайшә әбинең бәгырен яндырып ниндидер таныш дулкын үтте. — Ышанмыйм. — Ышанмасаң, хәзер суга сикерәм. Әхмәтша картның шулай диюе булды, карчыгының аны килеп кочаклавы булды. Ышан син ул тәвәккәл башка, тотар да сикерер... Елга буендагыларның күбесе аларның бу сәер кыланышын аңлап җиткерми иде. Бары тик елга гына аларны аңлый, һаман ага да ага...