Логотип Казан Утлары
Шигърият

Беренчеләр идек


Без Әлмәттә беренчеләр идек, Беренчеләр идек без монда. Асфальт юллар җәйдек, өйләр салдык, Шәһәр салдык яшьлек юлында. Төзүчеләр клубында кичен Яңгырап тора иде гармуның. Яшьләр — кызлар шунда җыела иде, Эштән кайткач онытып аруын. Шоферлар да безнең, ташчылар да Дәрт иде соң җырга-биюгә. Төн уртасы җитми, уен бетми һичкем китми иде өенә. ...Бер өздереп җибәр әле, дустым, Яшьлек кайтсын гармун моңында. Без Әлмәттә беренчеләр идек, Беренчеләр идек без монда. Июнь ае. Табигатьнең шундый ае; Гомереңнең атып килгән якты таңы. Яшьлегеңнең дулкын ярыр, канатланыр, Җирне-күкне иңләр-кочар, очар чагы. Июнь ае. Яшәешнең шундый чоры, Синең алда иксез-чиксез өмет җире, Синең белән ярыша-исә хыял җиле, Синең җанда — сөю тулы җырлар иле. Сез өч егет идегез, Сөлек кебек идегез. Хәзер кемгә дә сер түгел: Өчегез дә сөйдегез. Яраттыгыз, җан аттыгыз, Телдән әйтми йөрдегез, Сез ул чакта әллә тыйнак, Әллә куркак идегез. Хәзер хисне чылбырларлык Куркаклык беткән инде. Сүзгайбәт тә берни тормый, Тик... яшьлек үткән инде.