Логотип Казан Утлары
Шигърият

МӘХӘББӘТ КИТАБЫ

Тормыш — мәңге, гомер дигән бәхет тик бер генә тапкыр бирелә. Беренчесе, икенчесе юктыр,— мәхәббәт тә була бер генә. Кемдер аны гомер буе эзли, һәрбер яратуы «чын» була... Еллар узгач чын сөюен эзләп, кире китә, әмма... соң була. «Яшь гомерләр кире кайтмый сулар үргә акса да» дигән моңсу җырны көйли-көйли, яшьлек, сиңа берәү хат сала... Яшьлеккә хат Шушы булыр минем сиңа язган беренче һәм соңгы хатым да... Беркемем юк өйдә серләшергә: дусларым да, балам, хатын да... Өйдә — бушлык, күңелемдә — бушлык кырык биш яшь тулган көнемдә... Төшемдә дә бүген сине күрдем, күрә алмам ләкин өнемдә. Йөрәгемдә яна соңгы бер дәрт, бар гомерем хата булса да, яшьлегемә кайтыйм, кайтыйм әле бары... бары хатта булса да. Соң булса да хыялымда гына кайтам сиңа, кайтам сафлыкка... Гомер язы бозларына басып, утлар яга-яга актык та, без, ташулар һәм шашулар тынгач, гомер ярларына кайттык та ямансулап, уйчанланып калдык тын һәм тирән уйга баттык та... Гомерем минем — сафлык рентгенында, авыр төеннәр бар бәгырьдә... Эштә генә түгел, сөюдә дә тиң булдыммы соң мин дәвергә? Ахыры Башы I санда. ГЭСлар кордым, биек йортлар салдым.. Мин бер йортта тора алмадым... Күп яшьтәшләр тапты тиң ярларын, мин... гомеремне кора алмадым. Төзү һөнәреннән китмәсәм дә, мин күчендем, һаман күчендем. Мәхәббәттә син күченмә икән,— яши-яши шуны төшендем. Менә шушы көчле куллар белән күтәрештем күпме нигезләр... Сокланып та карыйм, көнләшеп тә: күпләр бәхетлеләр, тигезләр. Бәхетең дә тулы, бөтен икән мәхәббәттә булса нигезең. Парың да юк хәзер, ярың да юк... Кем гаепле? Бары син үзең. Альбомыма карыйм: монысы мин: бөдрә чәчләр җилдә тузгыган. Кулда — баян, барча кызлар — гашыйк, кич урамнан җырлап уз гына: «Китәм инде, китәм инде, китмим син белгән якка, мин китәм ерак-еракка — чәчем сибелгән якка». Хәзер инде — сирәкләнгән чәчләр җилгә түгел, җиргә сибелә... Үпкән-кочкан, җилгә очканнардан йөрәгемдә бары син генә... Тыелгысыз дәртем, ашкын хисем ташландырган ерак юлларга, киттем чибәрләрнең күзләрендә яшеренгән серне урларга. Их, әгәр дә тормыш — кино булса, туктатыр да идем тасманы, калыр идем синдә, бары синдә, юк, яр итмәс идем башканы. Имеш, мәхәббәтнең диңгезендә калыйк әле рәхәт яшәп лә, матурлардан матурларны эзләп, чәчәкләрдән күчтем чәчәккә, һәр чибәрнең баллы иреннәре исерттеләр мине алланып, ләззәт кочагында югалдым мин мәхәббәт дип белеп, алданып... Их, әгәр дә тормыш кино булса, бары синнән башлар идем мин, синнән соңгы барлык өлешләрен кискәләр дә ташлар идем мин. ...Бармакларым баян телләрендә биемиләр, авыр уйлардан мин сискәнеп китәм... әйе... шулай... Җыр җырланган, көйләр уйналган... Хисләр тупасланган, җан суынган, бернигә дә инде ис китми. Сандугачның шашып сулкылдавын колак тыңлый, йөрәк ишетми. Мин яраткан, кире каккан кызлар күз алдыма барсы тезелгән, гомеремә йомгак шулмы әллә? Нәселем корган, буын өзелгән. Тик бердәнбер өмет: синең рәсемең... Карыйм... карыйм... карап туялмыйм... Сүнгән хисләр кинәт кабына миндә,— кабат сине янда тоям мин. Их, әгәр дә тормыш кино булса, туктатыр да идем тасманы, калыр идем синдә, бары синдә, юк, яр итмәс идем башканы. Сафлыгымның чагылышы булыя, калды бары изге ядкарең... Шул булган ич чык тамчысы сыман таңда җемелдәгән чакларым. Үкенечле зур газаплар аша сафлыгыма кайтам... хат булып, беләм: яшьлегемнең бер балкышын каршыларсың инде ят булып. Кызгану да, өмет, наз да көтмим, тик теләктәш кенә бул миңа, аңла җанның саф бер талпынышын, иң зур бәхет хәзер шул миңа. Йорт төзибез: ЗАГС... сез, гашыйклар, язылырга чират торырсыз... Сез дә минем кебек булырсызмы? Гомерегезне ничек корырсыз?.. Хуш киләсез, бәхетлеләр! ЗАГСта — гаризалар... Гомергә бергә булырга, өйләнергә ризалар. Яшәгез лә, и дусларым, сөешеп, яратышып, хәсрәт болытлары килсә, бергәләп таратышып. Булыр мәхәббәт гөленең салкыны, кыраулары, сезнең алда — мәхәббәтнең иң авыр сынаулары. Тормыш ваклыклары аша кыю үткәннәр генә җиңеп чыгар — йөрәгендә сөю йөрткәннәр генә. Дин, көчләүләр — тарих сезгә, төшми дә исегезгә. Сез — ирекле мәхәббәттә, сез — хуҗа хисегезгә. Сөю-сөелү — икәүнең сайлап алган иркендә, әмма сөймәгәнне көчләп сөйдерәлми беркем дә. Сөю сүнсә, бәйли алмый ЗАГС, суд та, закон да. Гаризалар, гаризалар аерылу хакында... Судка килгән гаризалардан ХАТЫН I ФТР — фәнни-техник революция. ИР 1 Нинди авторитет калсын бездә, үз хатының «кит!» дип кычкыргач, ул — атаны, ата—улны белми, ир кулыннан власть ычкынгач. Аралагыз мине тупаслыктан, бәлки, яклар безне законнар?.. Кыз вакытта бар да гүзәл була, каян килә явыз хатыннар?.. 2 Әти һәм әни, кызлар һәм уллар... Киң иде фатир, тар дип кем уйлар? Килде миңа — яр хәзер — фатир тар... ызгыша торгач, күңел тар калды, тик бер пар калды,— ул да таркалды. 3 Әллә соң мин үз тиңемне табалмам? Ул бөтенләй артта калды заманнан. Соңгы хәбәр тыңлап уйга калу юк, театрга, киноларгә бару юк. Ул, мөгаен, ФТРны тоймыйдыр, уйламыйдыр, көймидер һәм сөймидер,— и мине дә артка таба сөйридер. Әллә соң мин үз тиңемне табалмам, артка калмый торганнарын заманнан? 1 Нинди нәфислекләр калсын бездә, үз иреңнән назлар күрмәгәч, кушылганнан бйрле иркәләүләр, чәчәкләр һәм язлар күрмәгәч. Өйләнүгә кадәр кайнар алар, ә өйләнгәч — боздай салкыннар, ирләр игътибарын көтә-көтә, явызлана икән хатыннар... 2 Замана — башка,— ярдәм итмәс дин... Нәкъ алар кебек, мин дә иптәш, тиң. Бик матур семья төзмәкче идем, тик мин аларда «хезмәтче» идем... 3 Ирем өчен мин кечкенә, мин вак ич, эштән кайтам, өйдә көтә — мең вак эш. Ә ул, кайтып, диванына ташлана, миңа — бары хезмәт төне башлана. Культуралы минем ирем! Шах та мат! Хатын эшли,— кирәк түгел автомат. Кырык эшем үзенә бәйләп тоткандыр, шул ваклыклар мәхәббәтне йоткандыр... Минем иң зур теләк: бала, бала кирәк... Картлык елларында булыр алар — терәк. Ул аңламый мине — гомер узып бара, киләчәккә кала, кала тик бер бала... Болай барса эшләр, шәһәр халкы кимер, үз рәхәтең соңрак бәла булып килер... Без — ун бала үстек, авыл — авыл инде, ә шәһәрдә бала карау авыр инде... Ишле гаиләләр бер дә торалмыйлар, безнең кебек көчле тормыш коралмыйлар. Тудыммы соң әллә арттырырга санны? Ташлап китте мине, аңламады җанны... Ни булыр иде хатыннар һәм ирләр дошманлашса, сөю нәфрәткә әйләнсә, ызгыш чикләрдән ашса! Гаскәрләр туктата ала яу булып илләр купса... Туктатыр көч булмас иде,— хатыннар, ирләр купса. Ярый ла хатыннар-ирләр табыша, туганлаша, бер-берсен эзләп табалар утлар һәм сулар аша. Ярый әле ике җанның тартылу көчләре бар, дөньяны яшәртә торган илаһи хисләре бар. Ә кайда безнең заманның Зөһрәсе, Таһирлары! Әллә юкмы сөю хисен зурларлык шагыйрьләре! Әллә сөю саекканмы! Юк... юк... ул үз көчендә... Мәхәббәт — тормыш эчендә, сүнми шуның өчен дә. Яшьләр кавыша торалар, чәчләр-чәчкә бәйләнә, мәхәббәт иң гадәти бер гүзәл хискә әйләнә. Мәхәббәтнең яшьлек чоры кабынса ялкыннардан, ә хәзер... сөю хисләрдән чигенеп акылланган. Ярлар табу җиңел түгел, якыннар табылса да, дөрләмичә яна күпләр, ялкыннар кабынса да. Сагындырса да кайчакта сөюдә фанатиклар, уйны били реалистлар — аз сүзле яңа типлар. Тик алар да тыя алмый ярсу хыялый хисне, сөю күкләргә күтәрә иң аек реалистны. Сөю дигән хискә лаек бикбик сирәкләр генә, иң көчлеләр, иң хислеләр, кыю йөрәкләр генә. Сөю өчен, әйе, бары... Бары ярату кирәк, һәр кешедә булмый торган сөю таланты кирәк. Очар өчен яраксызлар, куркаклар, канатсызлар, үзе өчен яшәүчеләр — һәммәсе — талантсызлар. Сынаулар һәм сыналулар сезне көчле итсеннәр, ярлары ерак киткәннәр — айлар, еллар көтсеннәр... Көтегез! Давыл кубып, кояш сүнсә дә, кайтыр юлын боз-кар күмсә дә, туфан калкып, ташкын бүлсә дә,— өзелмәсен һич тә өметегез: көтегез... Әминә Мусаны көткәндәй, көтегез! Бик хәвефле яуга китсә дә, тәрәзәне ятлар чиртсә дә, «Яшь гомерләр зая үтсә дә», — өзелмәсен һич тә өметегез: көтегез... Әминә Мусаны көткәндәй, көтегез! Ялгызлыклар авыр булса да, сабыр канатлары сынса да, — иркәләгән җыры тынса да, — өзелмәсен һич тә өметегез: көтегез... Әминә Мусаны көткәндәй, көтегез! Илдә шомлы сүзләр йөрсә дә, «Онытты!» дип, дошман көлсә дә, «онытты» дип, дуслар килсә дә, — өзелмәсен һич тә өметегез: көтегез... Әминә Мусаны көткәндәй, көтегез! Күзләр тоныкланып аргач та, «үлде» дигән хәбәр алгач та, гомерлек тол булып калгач та, — өзелмәсен һич тә өметегез; көтегез... Әминә Мусаны көткәндәй, көтегез. Туфракка һәм комга әйләнгәч тә, Өметкә һәм Нурга әйләнгәч тә, сөюегез Җырга әйләнгәч тә,— өзелмәсен һич тә өметегез: көтегез... Башка ярлар булып көтегез, Әминә Мусаны көткәндәй, көтегез! Заһир белән Таһирә Вокзал. Перрон. Заһир. Сизәм: күзләреңдә — ямансулык.. Таһирә. Тагын еракларга китәсең. Заһир. Мин ышанып китәм Таһирәмнең сер бирмичә өзелеп көтәсен. Таһирә. Сине көтә-көтә саргайдым ла... Заһир. Кичер, Таһирәкәй, тилмерттем, гомерем буйларына гел киттем дә... Таһирә. Гомерем буйларына мин көттем. Яшьлегемдә — көтмәгәндә килдең... Заһир. Авыр булды безнең кавышу. Таһирә, һаман әле йөрәгемдә чыңлый «Сөям!» дигән моңлы тавышың. Заһир. «Сөям!» дидем... салкын карап уздың... Таһирә. Әйе, хатирәләр кузгала... Заһир. Егетләрне якын китермәдең... Таһирә. Мин — унҗиде яшьлек кыз бала... Заһир. Синең өчен — ташкыннарга төштем... Таһирә. Сиздермәдем — эчем ут иде. Заһир. Син укыган җиргә җәяү киттем, — синнән башка — яшәү юк иде. Таһирә. Сезнең авылыгыздан күчеп киттек. Заһир. Табалмаслык җиргә — Донбасска. Таһирә. Мин — кыз бала, тыштан сиздермәдем, син ашкындың миннән калмаска. Үзем киттем, үзем — курыктым мин: табалмассың, дидем, юл ерак... Заһир. Син яшәгән якта һәрбер нәрсә ягымлырак иде, нурлырак. Таһирә. Эзләп таптың... Заһир. Җир астына төштем, «Шахта» көйләренә җырладым. Таһирә. Айлар үткән саен аңлый бардым күңелемдә минем кем барын. Заһир. Мин янганчы — ташкүмерләр янсын! Өеп куйдым ком-таш тауларын. «Сөям» дигән сүзне ишетмәдем... Таһирә. Әсир иттең инде, яуладың. Заһир. Синең белән очрашуны көткән көн — ай, ай — ел булып тоелды... Т аһ и р ә . Чәчәк ташкынында йөздек ул көн... 3 а һ и р . Туй булды! Татлы бер төш итеп искә алам бәхет чынга ашкан аемны... Таһирә. Арабызга явыз дошман керде — сугыш аерды. Заһир. Сине авылыбызга илтеп куел, мин фронтка киттем... Таһирә. Югалдың... Кара мөһер суккан кәгазь килде. Заһир. Хәтәрендә йөрдем юлларның. Таһирә. Ышанмадым, әйтсәләр дә килеп; «Үзем каберен күрдем иреңнең». Заһир. Синнән «сөям» сүзен ишетү өчен кырык үлеп, кырык терелдем. Таһирә. Гаҗәпләнәм, ничек исән калдың кичеп күпме сугыш, утларны... Заһир. Авыр минутларда Таһирәмнең «Көтәм» дигән сүзе коткарды. Таһирә. Вузга киттең... Тагын аерылу... «Китмә!» диеп әйтү кыен ла... Заһир. «Ах, авыр...» дип ник бер сүз әйтмәдең, ниләр кичермәдең дүрт елда?.. Таһирә. Инженерым кайтты диплом алып... Заһир. ГЭС төзәргә салкын Себергә җибәрделәр, синең тәрбиядә калды — (зала, әти, сеңел дә... Ничек түздең? Таһирә. Сабырсызлык, кайгы яшьләрен мин сөю дулкынында агыздым. Синең белән горурланам, Заһир, Җирдә күпме утлар кабыздың! Заһир. Аңлауларың өчен мең-мең рәхмәт! Тагын эшкә — ерак чит илгә... Җылы сулышларың тартыр мине булсам да мин дөнья читендә. Таһирә. Сокланам мин... Яшең — өлкәнәя, сынмый рухың, бетми көчләрең... Гел күченеп йөрдең, ә сөюдә һәрчак тугры булдың, күчмәдең. Заһир. «Яратмый» дип артка чигенмәдем, ярый әл^сиңа бәйләндем. Синдәй гүзәл ярны табалмадым, — ярты дөньяларны әйләндем. Таһирә. Утлар синнән башка янар, бәлки, вакыттыр бит тыныч ялга да?.. Заһир. Ач халыклар, утсыз-сусыз илләр, бәхетсезләр бик күп дөньяда... Төнге сахраларда яктырырсың барлык уттан нурлы булып син... Бу дөньяның салкын җанын бераз безнең сөюебез җылытсын. Таһирә. Сау бул, Заһир, поезд кузгала... Заһир. Таһирәкәй, минем өчен һаман Син — унҗиде яшьлек кыз бала. Гомерең буе әйтәм диеп йөргән сүзеңне әйт... өлкән гашыйкка. Таһирә. Зинһар, ашыкма... Мин ул сүзне, «сөям!» дигән сүзне алтын туебызда әйтермен. 3 а һ и р . Ул кадерле сүзне ишетү өчен, кайта алмасам да кайтырмын!.. Хуш!.. Мәхәббәтнең була шундыйлары: нәфрәт килеп керә уртага. Юллардагы моңлы очрашулар... Егет сөйли Китә. Җыр кала... Нәфрәт һәм мәхәббәт төне Эзләдем мин авыл тынлыгында, шәһәр шауларында, Эзләдем һәм таптым сине, Анна, Ленин тауларында. Рәхмәт, язмыш, безне очраштырдың, икебез — ике яктан, мин — гади бер татар авылыннан, ә син —Дойчландтан. Зәңгәр күзләреңне мөлдерәтеп, туры кара, дустым... Ак чырайлы, сары чәчле Анна, ә мин — кара-кучкыл. Син — бик сабыр, тыныч һәм аз сүзле, ә мин — дары, төтен, төсләр — анти, холык-фигыль — анти, уйлар-хисләр — бөтен. Миндә булмаганнар — синдә, Анна, миндә — синдә юклар. Бер-берсенә шулай тартылалар бары антиподлар. Аңлашуның юлы озын иде, — без бит ятлар, читләр, аералар безне ераклыклар, милләт, яклар, чикләр... Без аларның барсыннан да өстен, югарыда идек, яшьлекнең иң биек үрләрендә, юлларында идек. Без бит ата-ана балалары, — ризалыклар алыйк, бәхилләсен алар — аерым-аерым сәлам хатлар салыйк. Гариза да әзер. Хатлар көттек. Килде — көткән минут. Очраштык без Ленин тауларында. Син — тын. Ә мин — ут. Йөрәкләрдә утлы кургаш сыман, без укыган хатлар: «Бәхиллек юк, Тайфур, алар белән без бит — җиде ятлар. Оныттыңмы әллә сөйләгәнне: дөньяда син юкта, бабаң газап чигеп җанын биргән анда — әсирлектә... Беләсең ич, немец пулясыннан газапланып ятам... Сүзләремне аяк аска салсаң, гафу итмәс атаң. Бала үстердекме җанга төбәп аткан дошман өчен, тәннән көчем чыга барган саен, арта җанда — үчем... Әниеңне аның атасы зар елаткандыр, бәлки, ачунәфрәт белән күкрәгемә ул аткандыр, бәлки...» Сулышларны кыса конверттагы без укыган юллар: «Нишләттең син, Анна, карт көнемдә калтырыйлар куллар... Соңгы сулышкача кимемәслек ачы хәсрәт җанда, нәкъ унсигез яшьтә яшь әтиең ятып калды анда... Әтиеңнең соңгы сүзе кайтты, — тыңла, синең өчен: «Минем юлны балам дәвам итсен: алынмады үчем...— Ул үч килә ерак-ераклардан —• бабамнардан башлап... Рухың белән, Анна, илеңдә кал, китмә безне ташлап... Атаң исеме белән сорыйм синнән: китмә бездән, китмә. Ястыктагы соңгы сүзем шулдыр: ризалыклар көтмә!» Бала һәрчак үз итәргә тиеш ата-ана хакын, минем күңелемә — әти-әни, сиңа — әнкәң якын. Кинәт кенә Ай тотылды сыман, — йөзләр — кара болыт, йөрәкләрне телә хатлардагы сүзләр — яра булып. Куенымнан чыкты кайнар Анна, тирән сулый-сулый... Ни ишетәм: «Тайфур, оныт мине! Юк! Юк! Булмый! Булмый!» Пышылдыйлар миңа чит-ят җилләр: «Анна — анда, анда!.. Ата-баба васыяте шундый: якын дус та, яр да булалмыйсыз, сез — дошманнар — икәү — мәңге ике ярда.» Төне буе дошман буды мине — атты бер-бер артлы, сөю туган йөрәгемә төбәп, нәфрәт — пуля атты. Кемдер корал бирә: «Син ояттан коткарырга тиеш... Анна — мишень... атаң-бабаң өчен үч алырга тиеш!» Үлем коралын мин атып бәрәм: оят миңа, оят! Анна, Анна, мәхшәр — оятлардан Уят мине, уят! Кайда соң син, Анна, араларга шикләр кергән чакта, төштә түгел, өндә!.. Әллә син дә нәфрәт җиңгән якта?! Атмасалар, Анна, мин ул ярга корал тотып бармам, тартып алыйм сине шик — дошманлык нәфрәт чәчкән ярдан. ...Йокламыйсың, син дә газапларда, ниләр булды безгә? Үксеп-үксеп елыйсың син, Анна, башың куеп тезгә: «Бар дөньяның кайгы-хәсрәтләре нигә минем башта?.. Әни сүзеннән дә чыга алмыйм, булмый —синнән башка! Төне буе син үзеңә тарттың, өшим, тирлим, янам, син — үзеңә, бабам, атам, анам тартты үзенә табан. Сөю бәхетен дә күрәлмагач нигә таптың, анам?.. Безнең язмышка да дошманлыклар баш булырмы һаман?..» Я, тынычлан, Анна, сөрт яшеңне, ата таң да әнә... Бир кулыңны, киттек — без очрашкан Ленин тауларына. Күтәрелик дөнья картлыгыннан, чикләү, тарлыклардан, без төзәргә тиеш киләчәкне бәхет, шатлыклардан. Киттек, Анна, синең туган җиргә: әнкәң белән, димәк, күзнекүзгә карап сөйләшергә, аңлашырга кирәк. Әткәм сезгә корал тотып кергән, — бурыч шулай кушкан. Ул чагында, әйе, киләчәкнең кодалары — дошман. Узганнарның хәсрәт-фаҗигасе яши бар да миндә, әрнүләр бар, үтмәс яралар бар, — үч юк әмма миндә. Әтиемнең каны аккан ил бит — уяу булып киләм, нәфрәт хисен мәхәббәткә урап, кияү булып киләм. Аңлар, бәлки, әңкәң... авыр туй бу... Күтәрелер тостлар, Моабиттан чыгып безне Тельман, җәлилчеләр котлар. Китәрбез без, әниеңне алып, минем туган җиргә, атаана улларыннан җавап көтә торган җиргә. Авыр туфрак булып, илегездә ятып калыр — атаң... Күтәр башың, ата ялгышында юктыр синең хатаң. Мәрхүм атаң безнең күңелләргә бер таш булып яткан: киләчәктә кода булыр ирләр бер-беренә аткан. Бик кыйммәткә төшкән бу дөньяга атаң ялгышлары, алар вөҗданында — миллионнарның үлем, язмышлары. Әткәй, әнкәй, мин тик аны сөям... Менә килен сезгә... Көтмәдегез болай кайтуларны, беләм: кыен сезгә. Йөрәгендә синең дәртең типкән улың булып әйтәм! Нәфрәт хисен җиңик, киләчәккә пуля атмыйк, әткәм! Дөреслеккә, әткәй, туры карыйк: кемдер мәхрүм туйдан... Бәлки, бәлки... аны син аткансың, — җир астында — кодаң... Әйләндермә, әткәй безнең туйны кайгы һәм газапка, күчермә син дуска нәфрәтеңне, — дошманнарга сакла! Мин ышанам, Анна, килешерләр... алар безне аңлар, туебызны котлап, авылыбызда сызылып атар таңнар. Керербез без ЗАГС бүлмәсенә, тирән уйга калып, сугышларның миллион корбаннарын шәһитлеккә алып. Янауларга, явыз карашларга горур карап үтик, дошманлыкның, шик һәм нәфрәтләрнең киртәләрен сүтик! Эзләдем мин авыл тынлыгында, шәһәр шауларында, эзләдем һәм таптым сине, Анна, Ленин тауларында. Артка чикте гүя караңгы төн, атты инде таң да... ...Күзләреңдә һаман икеләнү — Ник дәшмисең, Анна?!.. Анна?.. Ишетәсезме серле биеклектән «сөям сине» дигән тавышны?.. Миллиард еллар буе хыялланган Җир белән Күк гүя кавышты. Бортжурналга язылган шигырь Кеше — Җирдән ычкынырга тиеш, куймаганнар бәйләп, мәхәббәтең белән ашкындырдың хыялыма әйдәп. Синнән алдым янып яшәүләрнең тиңсез үрнәген мин, гомерем буе күтәрелдем Җирдән, күккә урләдем мин. Хыялымда — синең белән бергә ерак Айга бардым, якынайдым — сиңа, Җирдән һаман ерагая бардым. һава юлларына чакырдылар бар кораблар мине... Мәхәббәтең — барыр юлларымда пар канатлар иде. Илаһи рух, омтылышлар алып ярсу хисләреңнән, ычкындым мин кинәт туган Җирнең тарту көчләреннән. Мондый көчне синең янып торган күзләреңнән алдым, «с*>’« сине, сөям сине» дигән «^зләреңнән алдым. «Йолдыз булып күккә менәрмен дә...» син яраткан җырлар, хәзер инде шашкын бу җырымны дөнья, галәм тыңлар. Җир тирәли зыр-зыр әйләнәм мин, тизлек артып тора, мәхәббәтең Йолдыз илләреннән Җиргә тартып тора. Бар галәмдә, дөньяда юк синдәй, син — гүзәле Җирнең мин — йолдызы булсам зәңгәр төннең, син — үзәге Җирнең. Кап-караңгы салкын галәм буйлап эзләр уеп барам, «сөям!» дигән йөрәк тибешеңне тыңлап, тоеп барам. Беркемнең дә гүя минем кебек сөеп шашканы юк, беркемнең дә гүя минем кебек күккә ашканы юк. Мәхәббәтнең мондый араларны үткәне юк әле, беркемнең дә мондый ераклыктан көткәне юк әле. Безнең кебек яна алмас хәтта мең Мәҗнүн, мең Ләйлә, сүндерәлмас мондый януларны бозлы мәкер, хәйлә! Илаһи һәм олы сөенечтән башым күккә тигән, беркем юктыр дөнья, галәмендә миндәй көчле сөйгән! Чык та, иркәм, төнен, сагына-сагына, һаваларга кара, мәхәббәтең Киек каз юлында йолдыз булып яна. Галәм күзлегеннән караганда, кечкенә бер нокта, әмма галәм җансыз булыр иде шул бер йолдыз юкта. Миннән бәхетлерәк йолдыз юктыр зәңгәр чиксезлектә: туган илем көтә, җирем көтә, сөйгән ярым көтә, һаман югарыга омтылдыра Киек казлар юлы... чиксезлектә йолдыз булып яна сөю дигән җылы. Сөю җырын ишетмәгән галәм, ишет, җырлап узам, гашыйкларның дөрләп януларын мәңгелеккә сузам. Бу галәмдә нокта икәнемне онытырга уйлыйм, барлык йолдызларны сөю белән җылытырга уйлыйм. Йөрәк тибешеңне тыңлап, ерак хыялыма ашам, синнән ераклашкан саен, бәгърем, сиңа якынлашам! Сөю — маяк Җирдән аерылып, күктә йөргәннәргә, йолдызлардан сәлам алып кайтам көтә белгәннәргә. Югары аң хөкем сөргән Җирнең йөзен вакытлыча караңгылык чорнап алган. Йоклый адәм балалары изрәп-арып, миллиард акыл һәм миллиард җан ялга талган. Берәүләре Матурлыкны төзеп арган, берәүләре төзегәнне өзеп арган. Иксез-чиксез яхшылыкны күтәргән Җир, иксез-чиксез явызлыкны үткәргән Җир бервакытны яманлыктан сыгылыр сыман, сыгылыр да күк йөзенә егылыр сыман. Ычкынмый Җир... нидер аны тотып тора, явызлыклар һәр яхшыны йотып тора... ә яхшылык һаман, һаман шытып тора,— аек Акыл һәм Җан Җирне тотып тора. Тик шулай да тыныч түгел Җир йокысы: өнендә ул яманяхшы эшләр күрә, миллиард-миллиард балалары белән бергә саташулы һәм куркыныч төшләр күрә: Бер якта — ут лавалары, бер якта — боз, Җир куркыныч һәм дәһшәтле төскә кергән, куп гасырлар иҗат иткән бөеклекләр җимерелгән, барсы асты-өскә килгән. Әй, адәмнәр! Сезгә дәшәм: коткарыгыз! Әллә инде кешелекнең юлы беткән!.. Тормыш дигән иң гали бер дөнья төзгән Акыл беткән, Йөрәк дигән җылы беткән!! Җир йөзендә бер Адәм юк, бер Хава юк, тере җан юк ярдәм сорап кычкырырга, салкын галәм бушлыгында юкка чыгар менә хәзер, менә хәзер ычкыныр да... Коткарыгыз!.. һәммә тараф хәрәкәтсез катып калган, булмагандай чын һәм ялган, яхшы, яман, әллә шулмы бу дөньядан ваз кичкәннәр — пәйгамбәрләр вәгъдә иткән ахыр заман!.. Коткарыгыз!.. Җир уянды ыңгырашып мәңге тынмас сугышлардан, тынычлык һәм сабыр юктан, тетрәп куйды кешелекне юк итәрлек көч-кодрәткә ия булган авырлыктан. Борчылма, Җир, сине сөйгән уллар-кызлар керфек какмый саклый сине, уяу алар, әнә ана кулындагы сабыйлар да таң гөледәй өмет белән уяналар. Бу төн калсын өметсезләр төне булып, төштә генә калсын бары, юк, өн булмас!.. Җансыз Акыл, акылсыз Җан беркайчан да Мәхәббәтнең, Матурлыкның юлын бүлмәс! Ахыр заман — өметсезләр уйдырмасы, сәләтсезләр һәм көчсезләр хыялы ул, мәхәббәттән һәм яшәүдән тәм тапмаган, ямь тапмаган мескеннәрнең хыялы ул... Юк һәм булмас! Бу заманның — ахыры юк! Бүген туган Киләчәкнең — ахыры юк! Яхшылыкның, изгелекнең — ахыры юк! Җанда туган мәхәббәтнең — ахыры юк! Свю — чиксез — Галәм сыман — ахыры юк! Ахыр заман — аңсызлыкка, җайсызлыкка! Ахыр заман — дошманлыкка, кансызлыкка! Ахыр заман — көчсезлеккә, мескенлеккә! Ахыр заман — бөлгенлеккә һәм коллыкка! Миллион куллар кочакласа колач җитмәс Җир җанашым, йөрәгемдә тоям сине... Ишетәсеңме... Япь-яшь адәм балалары бер-берсенә пышылдыйлар: «Сөям сине...» Сөю барда син мәңгегә суынмассың, гашыйклар да мәхәббәттән исермәсләр, күчәреңнән ычкынырлык көч булса да, алар сине йөрәкләрдән төшермәсләр. «Сөям сине»... Шул ике сүз йөрсен синдә... Явыз җаннар аның көчен төшенсеннәр, бу ике сүз Тынычлык һәм Ирек өчен барган яуга бердәм булып кушылсыннар! Дипломатлар теле булсын: «Сөям сине!» Дөньяларда патша, король — шушы булсын! Ачу-нәфрәт һәм дошманлык киртәләрен үтү өчен иң шәп пароль шушы булсын! Сөям сине... Илләр шулай аңлашсыннар... Акыл һәм хис әнә шулай мәңгеләшә.. Йөрәгендә Сөю йөрткән бөек Кеше, яшәт Җирне, үзең шунда мәңге яшә! Туар чорлар моңы якыная, артта калган саен җыр башы... Кеше тизрәк җитәр максатына — сөю булса даим юлдашы. Заман тизлегеннән калышмыйча, еллар тизрәк алга чапкандыр, парны, электрны, атомнарны гашыйк җаннар уйлап тапкандыр. Кеше бәхете өчен канлы көрәш — максатлары олы, ачыклар... Мәхәббәттән бетмәс көч алганнар Маркс, Ленин — даһи гашыйклар. «Кем баласы?» диеп сорасагыз, мин мәхәббәт, чорлар баласы, шашып яратулар бездән соң да оныкларга күчеп каласы. Азат булыр сөю явызлыктан, матди исәпләрдән, ваклыктан, сөю — гомергә тиң озын булыр, кайгы калыр... артыр шатлыклар. Вакыт җитәр, без дә суынырбыз, тарих күмәр безнең эзне дә, киләчәкнең бөек гашыйклары, онытмагыз анда безне дә... Безнең матурлыклар сездә кала, без дә үзебезчә яшәдек, сөю китсә — яшьли картайдык без, сөю килсә — картлар — яшәрдек. Безнең хисләр сезгә сәер тоелыр,— аңлашылмас безнең сагышлар... Бәлки, киләчәкнең бер шагыйре сөю җырын безгә багышлар?.. «Җир кешесен өзелеп сөям!» диеп галәм түрләреннән кем дәшәр?.. Сөю хисен әгәр югалтмаса, Җир суынмас мәңге. Җир яшәр! 1978—79.