Логотип Казан Утлары
Мәкаль

Укучының күңел дәфтәренә

Осетин мәкальләре һәм әйтемнәре

Кендек сынса — с ыныгын таиМама. чәкүшкәгә яравы мөмкин. Безнең караңгы йортка да кояш бер карар әле. Яманны эзләп китсәң. яхшылык таба алмассың Ачы булсаң. төкереп ташларлар, татлы булсаң, чәйнәп йотарлар. Кашыгыннан аш каптырып, сабын күзеңә төртә. Көя киемне тетә, сагыш җанны кимерә. Шаһлар күп була, ә мат бер генә Әгәр яралый алмасаң ерткычны үтереп булмый Көлгән чакта һәркем карый, елавымны күрер кеше юк. Әвенеңә ут капса да. ашлык сугучыңны ашат Күз яшемне түгә алмыйм, кайгырырга кушмыйлар. Шаяртмасана, кодача, сул аяктан биеп киттең бит. Кабызмасаң утын да янмый. Чәчкән нәрсә шытмый калмас Очкын төшмәсә ут капмый