Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ПАРТИЯ ОТЧЕТСАЙЛАУ ҖЫЕЛЫШЫ Татарстан Язучылар союзының башлангыч партия оешмасында отчет-сайлау җыелышы булды Партбюроның еллык эше турындагы отчет белән аның секретаре Туфан Мнннул- лин чыкты. Ул, һәр жанрга аерым-аерым тукталып, уңышлы һәм кимчелекле якларны күрсәтте, коммунист язучыларның, бигрәк тә урта буын әдипләренең йөкне төпкә җигелеп тартучы көчкә әйләнүләрен, нәтиҗәле нжат итүләрен билгеләп үтте Докладчы шулай ук Татарстан Язучылар союзы партбюросының, идарә белән берлектә, әдәби алмаш турында кайгырту буенча шактый эш алып баруына да киң тукталды Күпчелек язучыларның җәмәгать эшләрендә актив катнашуын, моның иҗатта уңай йогынты ясавын билгеләп үтте. Аннан соң докладчы КПСС өлкә комитеты каршында данми эшләүче иҗат интеллигенциясе һәм Татарстан Язучылар союзы каршындагы теоретик семинарлар ның язучылар иҗатына уңай йогынтысын әйтеп узды. Докладтан соң чыгыш ясаган язучылардан Гомәр Бәшнров, Сибгат Хәким, Тариф Ахунов, Зәки Нури, Софья Радзиев- ская, Рафаэль Мостафин, Геннадий Пауш- кин Мәдинә Маликова. Разил Вәлнеа li б иптәшләр дә язучының гражданлык бурычы, аның җәмәгать активлыгы, совет кешеләрен тәрбияләүдә партиябезнең ышанычлы ярдәмчесе булырга тиешлеге турында сөйләделәр Җыелышта катнашкан коммунист язучылар Татарстан Язучылар союзы партия бюросының еллык эшен канәгатьләнерлек дип бәяләделәр, аны тагын да нәтиҗәлерәк итүгә юнәлдерелгән карар кабул иттеләр Соңыннан партбюроның яңа составы сайланды Ринат Мөхәммәдиев (секретарь). Венера Ихсаиова, Рәфкать Кәра- миев (урынбасарлар), Сибгат Хәким, Гариф Ахунов. Геннадий Паушкин. Илдар Юзеев. ' Җыелышта КПСС өлкә комитеты секретаре М Ф Вәлиев катнашты һәм чы гыш ясады ЛЕЙПЦИГ ЯРМИНКӘСЕНДӘ — ТАТАРСТАН Россия Федерациясе автономияле республика ларының берсе буларак, дөньяның атаклы сәүдә һәм промышленность оешмалары смотрында — халыкара Лейпциг ярминкәсендә— үзенең казанышларын күрсәтү хокукын Татарстан АССР 60 еллык юбилее, В. И Ленинның тууына 110 ел тулу елында алды. Бер мең квадрат метрга якын мәйданда Совет Татарстаны предприятиеләре җитештерә торган промышленность продукциясе, киң куллану товарларының нн яхшы үрнәкләре күрсәтелде. Татарстан предприятиеләре үзләренең товарларын дөньяның 80 нән артык иленә чыгаралар СЭВ илләренә озатыла торган продукциянең ассортименты да төрлечә: автомобильләр, исәпләү һәм вакуум приборлары, сәгатьләр, медицина җиһазлары, нефть химиясе промышленносте әйберләре Киң куллану товарлары бүлегендә Татарстанның X. Ямашев исемендәге мех производство берләшмәсе әйберләре куелган иде Казаннан килгән мехларга Парижда, Нью-Йоркта, Копенгагенда, Варшавада һәм башка бик күп шәһәрләрдә тиндәш була алмады Лейпциг ярминкәсенең алтын медальләренә тәкъдим ителгән әйберләрдән Казан компрессор заводының «МХТМ» суыткыч машинасына алтын медаль бирелде. Ярминкәдә Совет Татарстанының милли көне уздырылды Анда Казаннан килгән кунаклар концерт куйдылар Концертта Республиканың нң яхшы иҗат коллективлары һәм башкаручылары катнашты Бу көнне совет павильонында уннарча мең кеше булды. Күбесе ярминкәгә килүчеләр китабына Татарстанның уңышлары таңга калырлык дип язып калдырдылар ТЮРКОЛОГЛАР ФОРУМЫ Ташкентта III Бөтенсоюз тюркология конференциясе булды. Анда Мәскәү, Ленинград шәһәрләре. Россия Федерациясе, Урта Азия, Казагыстанның күренекле галимнәре катнашты ГДР, Венгрия, Польша, Америка, Швейцария, ГФРдан да тюрколог галимнәр килгән иде Конференциядә төрки телләрне, төрки халыкларының әдәбиятын һәм тарихын өйрәнү проблемалары, киләчәктә бу өлкәдәге тикшеренүләрне үстерү юллары каралды Конференцияне оештыру комитеты председателе, СССР Фәннәр академиясе членкорреспонденты Г. Ф Кнм ачты. СССР Фәннәр академиясе каршындагы Тюркологлар советы комитеты председа теле академик А. Кононовның чыгышы илдә төрки тел белеме үсешенең йомгаклары һәм перспективаларына багышланды 111 Бөтенсоюз тюркология конференциясе нең «Лингвистика», «Әдәбият белеме», «Тарих» секцияләрендә барысы 460 доклад һәм чыгыш тыңланды Бөтенсоюз тюркологлар форумы эшендә СССР Фәннәр академиясе Казан филиа лынын Г Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институты. Казан һәм Башкорт дәүләт университетлары, Казан һәм Алабуга педагогия институтлары галимнәре дә актив катнаштылар. М. 3 Зәкиевнең «Борынгы грек тарих чылары төрки халыклар һәм аларнын телләре турында» дигән доклады тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. В. X Хаков- ның докладында XIX гасыр татар теленең әдәби үсеше, Ф С Хәкимҗанов чыгышында болгар эпиграфик истәлекләрен лингвистик анализлау мәсьәләләре яктыртыл ды. И. А. Абдуллин кыпчак теле чыганакларына тукталды Диалектология буенча да берничә галим чыгыш ясады. Г. X. Әхәтов Башкортстан АССР территориясендәге татар сөйләше группаларын өйрәнү нәтиҗәләре турында хәбәр итте Ф Ю. Йосыпов доклады татар диалектларында исем фигыльнең функциональ семантик үзенчәлекләрен ачуга. Л Ш. Арсланов чыгышы Калмык АССР- ның Каспий районында яшәүче алабугат татар теле формалашуда үзбәк компонентының роленә багышландылар Ф С Сафиуллина, С М Ибраһимов, Ф А Ганиев, 3. 3 Заһидуллнна доклад ларында татар теленең кайбер әһәмиятле синтаксик һәм семантик үзенчәлекләре чагылыш тапты Г Ф Саттаров, А. X. Нуриева. О. А. Ми знн үз чыгышларында татар ономастикасы һәм этногенезы, К 3 Зиннатуллина, Л К. Бәйрәмова, С. М. Исхакова. Р А Юсупов рус һәм татар телен чагыш тырмалы өйрәнү мәсьәләләрен үзәккә куйдылар Әдәбият белеме секциясе өч тармакта («Әдәбият тарихы», «Хәзерге заман әдәби процессы һәм әДәбият теврияее мәсьәләләре», «Фольклористка») эшләде. Тарих секциясендә А. X. Халиков Идел буе һәм Урал алдының төркнләштерү этажлары. С. А. Алншев XVIII гасырда Казан татарларының Урта Азия һәм Казагыстаи белән сәүдә элемтәләре. Ф Г Вәлнев Се- бердәге җирле халыкның Идел буе татар лары белән этнографик һәм тарнхн-куль- тура элемтәләре турында чыгыш ясадылар М X. Юсупов татар халкының этно генезы турында Шиһап Мәрҗанн фикерләре белән таныштырды Татар галимнәре конференциядә тюркологиянең актуаль мәсьәләләре буенча барысы 30 доклад белән чыктылар Аларнын бу өлкәдәге фәнни тикшеренүләре югары бәяләнде ЯШЬ ШАГЫЙРЬЛӘР ФЕСТИВАЛЕ Август аенда Тува АССРнын башкаласы Кызыл шәһәрендә яшь шагыйрьләрнең XI Бөтенсоюз фестивале булып узды Аида илебезнең барлык республикаларыннан инде беренче китапларын чыгарган 40 лап яшь автор чакырылган иде. Фестивальдә катнашучылар алдында СССР Язучылар союзы Правленнесе секретаре. иҗат яшьләре белән эшләү комиссиясе председателе шагыйрь Олег Шестинский чыгыш ясады Ул яшь ша (ыйрьләрнен гражданлык йөзе, иҗади активлыгы һәм әдәби осталык мәсьәләләрен^ җентекләп тукталды Аннары кунаклар республиканың тормышы. культурасы, хезмәттәге уңышлары һәм тарихи урыннары белән таныштылар Клубларда һәм культура сарайларында әдәби кичәләр үткәрелде Фестивальнең төп максаты илебезнең яшь ижат көчләрен барлау, тәҗрибә уртаклашу. әдәбиятның актуаль проблема лары хакында сөйләшү иде Шуңа күрә яшь шагыйрьләрнең иҗатын тикшерү семинарлары аеруча җанлы һәм бәхәсле узды Семинарларга илебезнең танылган әдипләре Станислав Куняев. Николай Дамдн- нов. Вил Ганиев. Аннабнрде Агабаен һ. б. иптәшләр җитәкчелек итте. Татарстаннан әлеге фестивальгә яшь шагыйрь Рашат Низамиен килгән иде ЖУРНАЛ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ 16 сентябрьдә язучыларның Г Тукай исемендәге клубында «Казан утлары» журналының I960 елның 1--6 саннарында сөйләшү булды, һәр жанр буенча докладлар белән Хатип Госман (әдәби тәнкыйть), басылып чыккан материаллар хакында Фоат Галимуллнн (проза). Марс Шабаев (поэзия), Равил Вәлнев (очерк һәм публицистика) иптәшләр чыкты Co'iuHiun фикер алышулар булды Җыелышта Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе Taj . Ахунов Каракалпакстанда татар әдәбиягы һәм сәнгате көннәренең ничек узуы турында сөй ләде, аны үткәрүдә актив кашашкан язучыларга Татарстан Язучылар союзы нда рәсенең Почет грамоталарын тапшырды КҮРГӘЗМӘ ЗАЛЛАРЫНДА Татарстан Художниклар союзының яңа күргәзмә залы сынлы сәнгать осталары иҗатлары белән таныштыруын дәвам .иттерә. V «Зур Идел» зона художество күргәзмәсеннән сон анда ТАССР төзелүгә 60 ел тулуга багышланган зур экспозиция күрсәтелгән иде һәм менә әлеге мәһабәт сәнгать сараенда республикабыз культура һәм тарихында һәркайсы үзенчәлекле урын алган художниклар Н Кузнецов. Б Аль- менов. В. Дайчман. Г Мелентьев, А Прыт ков. Е. Старостин. И Язынин истәлекләренә багышланган күргәзмә ачылды Бу экспозиция индустриаль пейзаж, графика, портрет һәм башка жанрлар буенча эшләгән әлеге художникларның бай иҗатын бөтен тулылыгы белән күз алдына китерә Шунысы игътибарга лаек күргәзмәдә авторларныц киң җәмәгать челеккә моңлрчы таныш булмаган әсәрләре до тәкъдим ителгән Мәсәлән. Татарстан сынлы сәнгатендә индустриаль пейзаж жанрына нигез салучыларның берсе РСФСРның һәм Т АССРнын атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан АССРнын Г Тукай кемендәге Дәүләт премиях» лауреаты Николай Кузнецов, шулай ук графика сәнгатен үстерүгә үзеннән гаять «ур өлеш керткән художник ТАССР нын атказанган сәнгать эшлеклесе Байна- <ар Альменов экспозицияләрендә андый эшләр аеруча күп. Күргәзмә залында 60 һәм 50 яшьләрен тутырган художниклар К) Ананьев һәм С Неустроенный шәхси күргәзмәләре дә эшли Бу күргәзмәләрдә әлеге сынлы сәнгать осталарының иҗат үрнәкләренә шулай ук киң урын бирелгән. ИЛҺАМЫБЫЗ ИГЕНЧЕЛӘРГӘ Авыл эшчәннәренә культура хезмәте күрсәтү теләге белән. Казанның бер төркем сәнгать осталары Горький өлкәсенең Кызыл Октябрь районы авылларында «Татарстан таңнары» дигән әдәби-музыкаль кичәләр үткәрде М Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солистларыннан Зөһрә Сәхәбисва, Зилә Сөнгатуллнна. Хәйдәр Бегичев һәм Рафаэль Сәхәбиев аеруча зур уңыш казандылар Марс Макаровның Зиннур Насыйбуллнн сүзләренә язылган «Кара шәлең килә сөйрәлеп» дигән жыры газиз аналарыбызның Бөек Вагай сугышы елларында күрсәткән рухи батырлыкларына, алтын сабырлыкларына шигъри һәйкәл булып күтәрелде Яшь композитор Риф Гатауллин- ның шагыйрь Фәннур Сафин сүзләренә иҗат ителгән «Хушлашырга ашыкма» җы- ры да беренче башкарылуында ук үзенә җәлеп итте Зилә Сөнгатуллнна. композитор Сара Са.тыйкованың «Вальс турында вальоын (Мәхмүт Хөсәен сүзләре) зур осталык белән башкарып, игенчеләрнең көчле алкышларына лаек булды Чүмбәли авылы егете, яшь җырчы Хәйдәр Бегичевнын зур зәвык белән әзерләнгән концерт программасын якташлары бигрәк тә яраттылар Мәҗит Гафури сүзләренә язылган Нигъмәт ариясе («Эшче» операсыннан) көчле аһәң белән яхача яң гырады. Кичәләрне шагыйрь Мәхмүт Хөсәен алып барды. Ул тамашачыларны Г Тукан, М. Җәлил. 11 Нәҗми. Г Афзал, И. Юзеев. Н. Дәүли әсәрләре белән таныштырды Нукус шәһәрендә каракалпак язучыла- рыныц VIII съезды булды. Язучы Лнрон Хәмидуллнн анда татар язучыларынын тугандаш әдипләргә юллаган котлавын тапшырды. Съездның икенче көнендә барлык кунаклар Каракалпакстан язучылары белән Нукус дәүләт университетының яңа уку бинасында булдылар, укытучылар һәм студентлар алдында чыгыш ясадылар ШАГЫЙРЬЛӘР СЕКЦИЯСЕНДӘ Чираттагы утырышта Татарстаннан читтә яшәүче шагыйрьләребез Салисә Гәрәема һәм Булат Сөләйманов иҗатын тикшерү булды. Докладчылар Рәшит Әхмәтҗанов һәм Шамил Маннанов аларның шигырь китапларына анализ белән чыктылар Чы гыш ясаучы шагыйрьләр X Туфан, II Арс ланов. И, Юзеев, Р Мингалимов. Р Гатауллин, Зөлфәт, М Әгьләмов, Ә. Рашитов һ. б бу шагыйрьләрнең поэзиядә актив эшләүләрен әйтеп, иҗатларында үсте расе уңай якларга тукталдылар, киңәшләр бирделәр. Секция исеменнән С. Гәрәена һәм Б Сө ләйманов СССР Язучылар союзына тәкъдим ителделәр. ЧАЛЛЫ ЯЗУЧЫЛАР ОЕШМАСЫНДА Мәскәүдә чыга торган «Новый мир» журналы Чаллыдагы яшь авторлар белән тыгыз бәйләнештә тора, аларның әсәрләренә әледән-әле үз битләрендә урын бирә. Әмма журнал редакциясе моның белән генә чикләнмәде. Чаллы шагыйрьләренең коллектив җыентыгын дөньяга чыгарырга булды, бу эшкә журналның җаваплы секретаре Феодосий Вндрашку һәм поэзия бүлеге хезмәткәре Арво Метс алынды Бу күркәм эштән Чаллы язучылар оешмасы да читтә калмый, тиешле булышлыкны күрсәтә. «Орфей» һәм «Ләйсән» берләшмәләреннән егерме бер авторның шигъри әсәрләрен бергә туплаган бу җыентык Мәс- кәүнең «Известия» нәшриятында 1981 ел башында, ягъни партиянең XXVI съезды ачылыр алдыннан дөнья күрәчәк Чаллы шәһәре «Энергетик» культура сараенда «Ләйсән» әдәбнят-сәнгать берләшмәсенең отчет-сайлау җыелышы булды. Анда бюро председателе Г Кашапов бер ләшмәнең еллык эше турында отчет доклады белән чыкты. Соңыннан берләшмә членнары Р Лотфуллин. Р. Юнысов. В Хабибрахманова. Р Риянов. Р Фәхра- знвва. И Рыскужин иптәшләр доклад буенча фикер алыштылар, берләшмә эшендәге уңай һәм кимчелекле яклар турында сөйләделәр. җнтешсезлекләрдән арыну өчен эшлекле тәкъдимнәр керттеләр. Җыелыш Г Кашапов. Р. Хәйретдннов һәм М. Сафин иптәшләрне бюро членнары итеп сайлады. Шул ук көнне бюро утыры шы булды Анда бюро председателе итеп Г. Кашапов сайланды Чаллы шәһәр кошчылык фабрикасында уздырылган укучылар конференциясендә «Якты юл» газетасыннан публицист Рахман Шәфигуллин. «Знамя коммунизма» газетасыннан корреспондент Нәфисә Сафина. «Союзпечать»неи Автозавод районы вәкиле Любовь Попова һәм Чаллы язучылар оешмасыннан Эдуард Касыймов катнашты Язучы «Казан утлары» һәм «Азат хатын» журналлары хакында сөйләде, конференциягә килгән халыкны кызыклы һәм бай эчтәлекле әсәрләр белән таныштырды.