Логотип Казан Утлары
Мәкаль

Укучының күңел дәфтәренә

Осетин мәкальләре һәм әйтемнәре

Кыюлыгың көчтән күбрәк булсын. Әгәр азыңн' -.ызгансаң, күбең дә кирәк түгел. Арба артыннан чапкан эт чанага да иярә. Биясенә карап таен сайла. Карынның язы көз көне була. Җирне кояш яктырта, кешене — аң-белем. Кеп-кечкенә балтадан зур-зур агачлар ава. Диңгезләр дә тамчыдан туа. Тапталган сукмак — юлдан да киңрәк. Курыккан күзгә тычкан да — тау. Иске үзәндә су эзләп таш та табалмаганнар. Агач ялгыз, таш ялгыз — икесе дә бәхетсез. • U1-JV.7 ■ 1Ь ,,, «е™» ,лан узен-уге Гг,р, Кәкре пычакка кәкре кын кирәк. Уз илеңдә яшәмэсәң — тормыш тәмен белмәссең. Үзен яратмаган кеше бүтәнне сөя алмый