Логотип Казан Утлары
Публицистика

Утырышу

 

Г. Тукайга ияреп Бер вакытны, чепи күзле, пеләш башлы Мыжык белән утырам мин кара-каршы. Шуннан теге, игътибарга күңеле булып, Моңзарларын, җәнҗалларын сөйли башлый: — И дускаем, кемгә барыйм син барында! Карьеристлар юл бирмиләр югарыга. Начальнигым, сәбәп табып, иртә-кичен Ашый мине туры сүзле булган өчен. Ял итәргә тиеш идем мин барырга План буенча, быел КарловыВарыга, Хәйләкәрләр төртә миңа Сочи гына, Кирәк иде Сочи миңа пычагыма! Әләкчеләр, ялагайлар уңлап-суллап, Шеф алдында чабышалар койрык болгап. Помы-замы, инженеры, профсоюзы Томаларга тырыша минем авызны. Шулар белән якалашып җаным чыга, Кыен яшәү көрәшүче намуслыга. Конторада текә тотам горур башны, Бөтенесе кабәхәт, мин генә яхшы. Өйгә кайтсам, баҗа килә акча сорап. Күршеләрем берсе жулик, берсе дурак. Хатын йөри кәнтәйләнеп чалбар киеп, Бер сүз әйтсәң елый башлый китәм диеп. Башым алып олагамын мин дачага, Ачу итеп кода белән кодачага, Бер минут та торалмыйлар алар минсез, Җыен ялкау, җыен көнчел, җыен юньсез. Бәйрәм булса, миннән котлау, миннән бүләк, Бөләм, дускай, анда түләп, монда түләп. Синең янга изге өмет белән килеш, Минем кебек ветеранга ярдәм тиеш!.. — Мә йөз тәңкә,—дидем мин кесәдән алып,— Пинжәгемне, чалбарымны бирәм салып. Күлмәгемне, ыштанымны бирәм төреп, Зинһар, мине ялгызымны калдыр берүк!!! «Кыска» шигырьләр Кабинетлы, телефонлы Җылы постлар дөнья тулы. Мин халыкның әйбәт улы— Онытмагыз әле шуны. Авызыңда сигарет, кулыңда саз, Дан-шөһрәтне син көрәп аласың. Новатор бул да, модный шигырь яз, Беркем дә берни дә аңламасын. Ирләр сөйләшә — Минем хатын бик тә булган, Шәле асыл чуклы. — Бу заманда кем хатыннан уңган, Сөйләмә дә юкны! Философ Патшалар этлеген чутлый, тиранны кыса. Демократ булудан туктый тамагы туйса.