Логотип Казан Утлары
Хикәя

КУЯН КҮЗЕ НИГӘ КЫЗЫЛ?

Бер көн Әлфис әтисеннән шул хакта сораган иде. Тик канәгатьләнерлек җавап ала алмады. Әтисе әллә белмәгәннән, әллә болай гына авыз эченнән нидер мыгырданды да бетерде. Бүген әтисе өйалдындагы агач караватта ята. Кичә читлектән качкан куяннарны бәрәңге бакчасында куып тотканда аягын авырттырган иде. Әллә үкчә тамыры сузылган инде, иртәнгә тубыгы шактый нык шешеп чыккан. Әлфис ишектә күренүгә, әтисе кыймылдап куйды, аягы авыртканнан ухылдады. Аннары башын борып: 

—Куяннарга люцерна чабып салдыңмы? — диде. Бәрәңге бакчасының аргы башына шул үләнне махсус чәчкән иде Гаптелмән. Куяннарны бик шәп үстерә люцерна. Итләре дә тәмле була. — Ашамыйлар, маемлаганнар. — Әлфис үлән сүле белән яшелләнгән учларын караштырды. — Алайса, Бикәнәйдән сарут чабып кайт. Иләк тоткан, керфекләренә он кунган әнисенең келәттән кереше иде, Гаптелмән сүзләрен ишетеп туктап калды. — Җитәр, шул куяннар дип, баланың җелеген киптермә, — диде. Аның бөрешкән иреннәреннән ачуланганы күренеп тора иде. Гаптел- мәннең бер кашы маңгаена таба җыерылды, ике коймак кебек бер-бер- сенә ябышып торган юка иреннәре ачылды. — Эшкә таяк тыкма әле! — Куяннарың бәрәңге җирен ат аунаган кебек иткәннәр! — Иллә дә барышны аңламаган кеше булырсың икән, — дип кыза башлады Гаптелмән. — Бар керем шулардан түгелмени? — Колхозда әйбәтрәк эшләсәң... кереме дә булыр иде. — Ишеткән инде! Өйдә дә агитация белән теңкәгә тимә! Эшлим бит, ә нәрсә төшә? — Каравылда йокы симертеп ятып сиңа... Әнә, атлы эшкә кер... — Атлар белән чиләнәсем генә калды! Куяннарым исән булсын! ер көн Әлфис әтисеннән шул хакта сораган иде. Тик канәгатьләнерлек җавап ала алмады. Әтисе әллә белмәгәннән, әллә болай гына авыз эченнән нидер мыгырданды да бетерде. Бүген әтисе өйалдындагы агач караватта ята. Кичә читлектән качкан куяннарны бәрәңге бакчасында куып тотканда аягын авырттырган иде. Әллә үкчә тамыры сузылган инде, иртәнгә тубыгы шактый нык шешеп чыккан. Әлфис ишектә күренүгә, әтисе кыймылдап куйды, аягы авыртканнан ухылдады. Аннары башын борып: — Ялкауның сәбәбе мең була ди. — Ялкау, имеш! Узган атнада куян балаларын тапшырырга баргач, нәчәлник үзе чакырып алды. Әгәр урын алып бирсәк, шәһәргә күчәргә риза булырсыңмы, ди. Киңәш итеп әйтүе. Әнә кая сикерергә тора эшләр! Ә син! Кешегә чыгара күрмә! — Һаман шул һавадагы торнага алданып йөрисең!—диде хаты- ♦ ны төрттереп һәм тырт кына өйгә кереп китте. Әлфис ишек төбендә- £ ге эскәмиядә утырып тора иде. з — Әниең шулай ул, бер саплам җеп озынлыгы гына уй йөртә з ала. Уйны аны еракка төбәргә кирәк. Ярар, бар, Әлфис. Улы чыгып киткәч, Гаптелмәннең уйлары еракка йөгереп китте. = Өйне Әлмәткә алып барып утыртсаң җайлы булыр иде булуын. = Урынны иске Әлмәттән, Зәй буе тирәсеннән сорарга кирәк. Болыны. - әрәмәсе якын. Бураны күчерергә үзләре машина бирерләр анысы. Ә £ шәһәргә бер төпләнсәм, куянны үрчетеп карар идем каравын! Анда, - лабораториядә куяннар җитмәгәнлектән, эшсез утыралар икән... £ Монысы артыннан Гаптелмәнгә тагы да татлырак уйлар килде... л Авылдан ычкынсам бригадир Шәфәгатьнең борынына чиертәм инде. ♦ Килә дә, үзеңне бик саклыйсың, авыр эштән качасың, дип җанны а тукый башлый. Әй, аның кукраеп, үзен әллә кемгә куеп сөйләнүен - күрсәң. Тирес өстендәге әтәчмени! Үзенең миңа баш булудан рәхәт чиккәне йөзенә бәреп чыга. Әле кайчан гына киндер ыштан киеп т. мәктәпкә чаба иде. Армиягә китеп кенә кеше рәтенә кереп кайтты. * Аның мине ничек тә авыр эшкә җигәсе килә. Бер көн шулай: әйдә, фермага тирес ташырга бар, ди. Мин аңа врач белешмәләрен чыгаs рып салдым. Тагы ярамый. Хәйләкәр син, ди. һаман кеше ышыгын- j да гына яшәргә яратасың дип, авыз ера. Куяннарга ымлап, өч тиен- ~ лек куян, ун тиенлек зыян, дигән була. Көнләшә. Минем өй дә, ла- * пас та ак шифр белән ябылган. Ә аның өе түл, абзары салам сыртлы. Яңгыр үтеп ята. Шуңа җене чыга, көнчелегеннән нишләргә белми. Мин Әлмәткә күчеп китсәм, шартлар иде бер... Шәһәрдә малайга да әйбәт булыр иде ансы. Армиягә киткәнче русчага да өйрәнер. Ә өйне шәһәрчә итебрәк салырга туры килер, геге якка тагы бер тәрәзә уймыйча булмас. Барысы да әнә Әлфискә, каласы. Әллә мин үзем өчен тырышаммы? Әнә шул Шәфәгатьнең үзен миннән өстен куеп йөрүләрен күрмәсәм иде. Әлфис болыннан сарут чабып, ике капчыкка тутырган, шуны бәләкәй арба белән алып кайтып килә. Иң сусыл кыяклы сарутны кырый читлектәге куяннарга бирәчәк ул. Анда иң акыллы куяннар. Аталы-аналылар иде, хәзер сигез, булдылар. Ана куян читлеккә алгы тәпиләре белән ябыша да артына утырып каршы ала Әлфисне. Печәнне таптап йөргән балаларын борыны белән этеп җәбәрә. Ике баласын әтидән сорап алам, үзем читлек үреп, үзем тәрбияли башлыйм. Бигрәк матурлар үзләре. Ак кар йомарламы кебек тәгәрәп кенә йөриләр. Ә аналарының күзләре бик моңсу. Нилектән икән? Ун көнлек булгач та әти балаларын лабораториягә илтеп тапшыра. Бәлки шуңадыр. Әле имидән дә аерылмаган балаларын алар бик юксыналардыр? Ә лабораториядә куян балаларының канын алалар икән. Шул каннан малларга укол салыр өчен ниндидер дару ясыйлар, ди. Ул вакцина бик кирәкле дип сөйләде әтисе. Әлфиснең үзенең дә күргәне бар: һәр яз саен, көтүгә чыгар алдыннан, сыерларны югары урамга тезеп бәйлиләр. Районнан килгән мал врачы һәр сыерның муенына укол кадап чыга. Әнә шул укол өчен даруны ун көнлек куян каныннан ясыйлар, ди. Укол салганнан соң өч-дүрт сәгать үткәч, врач сыерларның күзләрен карап йөри. Кайсы сыерның күзе эренле булса, шунысы чирле, үпкә авырулы. Аның сөтен эчәргә яра мый. Чахотка эләгүе ихтимал. Сыерны яраксызга чыгаралар, көтүгә дә җибәрергә рөхсәт ителми. Бөгелмәгә, бойнийга озатырга гына кала. Шулай итеп, куян балаларының каны бик кирәкле эшкә китә икән. Тик... Әлфис учка сикереп төшәргә торган ап-ак йомгакларны бик жәлли шул. Бик җанлы алар, тиктормаслар, үзләре гаҗәп акыллылар. Ирекне яраталар. Ана куян тимер челтәрне кимерә. Ябылуда ятканга бер дә чыдый алмый. «Аристаннар кебек», дип бер көнне әнисе дә жәлләп куйды. Әлфис кайтып кергәндә, әтисе таякка таянып читлекләр янында тора иде. — Әти, кырый читлектәге балаларны илтмә әле,— диде Әлфис, печәнле капчыгын җиргә утыртып. — Нигә алай дисең, улым?— Гаптелмән күтәрелеп карамыйча гына алюмин чыбыкларны ишә-ишә читлек ишеген рәтләде. — Мин аларны жәллим. Бүген төшемә дә шулар керде. Әти! Гаптелмән эшеннән туктады. — Ничек инде жәллисең?—диде.— Аларны илтмәсәм, сиңа велосипедлык акча да булмый. — Булмасын, җәяү дә әйбәт йөрим. — Соң, велосипед дип тәңкәгә тиясең бит? — Хәзер булмаса да ярый. Шул бәләкәйләр хисабына... кирәкми! — Нәрсә, әниең кебек мәгънәсез сүзләр сөйлисең тагы? — Мин аларны үзем үстерер идем. — Тукта әле, хәзер лабораториянең иң кытлык чагы, һәр куян баласын икешәр сумнан да ким бирмим. — Алар бигрәк риясызлар, матурлар. — Матурлыгы нәрсәгә аның? Әллә син теге...— Гаптелмән чигәсенә төртеп күрсәтте.— Ә куян бәлешен, ай-ай, шәп сыпыртасың, ә? — Әни тәмле итеп пешерә. — Юк, куян ите тәмле ул. Жәлләсәң, суймаска кирәк, суймасаң, куян итен ашап булмый,— дип Гаптелмән учына тагын бер карап алды да капчыктагы печәннәрне учлап-учлап читлек эченә ташларга тотынды. Әлфис әтисенең сүзләренә җавап таба алмады, куян ите салып пешерелгән бәлешне бик ярата иде шул. — Син куян балаларын кызганма,—диде Гаптелмән, бушап калган капчыкны җилкәсенә ташлап. Аның бу минутта улына акыл бирәсе килде.— Жәлләү үзеңә генә зыян ул. Ә куяннар үз балаларын бар дип тә белмиләр. Тудыра да оныта. — Кая! Әнә бит ничек ярата! Борыны белән баласының колак төбен кашып тора. — Эч пошканнан гына ул. — Балаларын гел алганга күрә аналарының күзләре моңсу, боек. — Иреккә чыгасылары килә шилмаларның, — дип Гаптелмән куяннарга карап көлемсерәде. Әлфис исә әтисенең елмаюын йомшаруга юрады һәм тагы баягы соравын кабатлады. — Куян дип мәлҗерәмәсәнә,— диде Гаптелмән кинәт җитдиләнеп.— Әнә нәчәлнпк сиздереп куйды. Шул куян аркасында Әлмәткә күчеп куюыбыз бар. Юләр! Әлфиснең күзләре читлектәге куян күзләре кебек моңсулык белән тулды. Китек иреннәрен әле болайга, әле тегеләйгә борып мелт- мелт итеп торган, зур колаклары яшь әрекмән яфрагыдай тибрәнгән куян балаларын ул һаман да жәлли иде. Икенче көнне әтисенең аягындагы шеш тагы да ныграк кабарган булып чыкты. Ә бүген нәкъ куян балаларын илтәсе көн. Гаптелмән шешкән тубыгына карап торды, юк, үзем бара алмам, ахры, дип уй- эшне чынлап аңа ышанып тапшыра икән. Әтисенең ышануы Әлфис- ♦ нең күңелен үсендерде. Үзенең җебегән түгеллеген күрсәтәсе дә кил3 де аның. Хәер, әллә ни ис китәрлек эш тә түгел. Әтисенә ияреп бар- | галады ич ул анда. Азнакайдан Әлмәткә бара торган автобуска уты- •< расың да базар янында төшәсең. Бер квартал үргә таба менә торган юлдан барасың, ветлаборатория шунда гына. * Кара чалбар, шакмаклы кызгылт күлмәк, коңгырт төстәге ботин- 3 ка кигән, ике кулына ике кәрзин күтәргән малаеның җил-җил а*т- < лап барганын Гаптелмән бик кәефләнеп карап калды. Яшь әле, акJ ча тәмен белми, дип уйлады ул. Менә үзе шулай йөргәли башласа, * тизрәк татыр. Әлфис куян балаларын бик җайлы илтеп җиткерде. Лабораториядә бик көтеп торалар иде, аны чак кына күтәреп алмадылар. Барысы да ак халат кигән, чәчләрен малайларча йөрткән яшь кенә апалар шунда ук кәрзиннәргә ябырылдылар. — Күрдеңме, минем юрау дөрес чыкты, Зилә,— дип шырк-шырк көлде берсе. — Бер — нуль, синең файдага, — диде икенчесе, кәрзин эченә кулын төшереп. Алар куян балаларын учларына тоткан килеш көле- шә-көлешә эшкә керештеләр. — Болай булгач премия дә тәти инде. — Алдан кычкырган күкенең...үзең беләсең. — ДК да бүген дә танцы икән бит. — Аһ, кичә туфләмнең үкчәсе купкан иде. — Шул чаклы каты биемиләр аны. — Партнерым шундый иде. Культура институтын тәмамлап кайткан, — дип чөкердәшә-чөкердәшә апалар китеп барды. Икенчеләре килде, корзингә кулларын төшереп куян балаларын алды. Бер түгәрәк битлесе куянны күкрәгенә кысты да бала урынына ярата, үбә башлады. — И, җаиыкаем, нигә болай колакларың шәлперәйде?— диде.— Әллә әнкәңне сагындыңмы? — Куяннар балаларын бик тиз оныталар икән,— дип куйды икенче апа. Кәрзин бушагач, Әлфис күтәрелеп карады. Шау-шу тынган, һәркем үз өстәле артына утырып, эшкә керешкән иде. һәрберсенең өстәлендә кечкенә челтәр-читлек, рәт-рәт тезелеп торган приборлар, шприцлар. Әлфис үзе янындагы апаның нишләвен күзәтә башлады. Теге иң элек куян баласына йомшак кына бәйләвечләр кигезде. Бәй лады. Йөзе чытылды, маңгаена җыерчык юллары сызылды. Ни кы- ларга белмичә баш ватып торды ул. Аннары гына эчтән үкенеп булса да бу эшне Әлфискә кушарга булды. Бүтән чара юк иде. Нигә, ике кулына ике кәрзин, авыр булмас, шәт? Ул аягына киез итекләр киеп, куян читлекләре янына чыкты. Үзенең шул эштә йөртә торган А кәрзиннәрен алды һәм оялардан ун көнлек куян балаларын тунда тутыра башлады. Кәрзин саен уникешәр булды. Аннары кәрзиннәр- не кулларына тотып, «үлчәп» карады. Юк, авыр түгелләр. Ишегалдында калайдан ук башы ясап маташучы Әлфисне чакырып китерде. Ике кулына ике кәрзин тоттырды. — Я, күтәреп бак әле, авырмы? —дип, малаена көлемсерәп текәлде. — Юк, очкын гына,— диде Әлфис ниндидер күтәренкелек белән. — Алайса, бар яхшылап киен, Әлмәткә үзең илтеп кайтырсың. — Ничек?— Әлфиснең күзләре чикләвек кебек түгәрәкләнде, йөзенә аптырау чыкты. Әтисе дәшмәде, үзенең авырткан аягына карады. Димәк, әтисе бу