Логотип Казан Утлары
Роман

СЫНАУ


III нче БҮЛЕК
әһимә хаты килгәннән соң үзен бер атна да көттермәде. Әйткән сүзендә нык тора торган кеше буларак, ары чапты, бире чапты, мәгәр үз дигәнен иг- те—каенатасы Зариф белән бергә, ике баласын ияртеп килеп төште. Апрельнең дүрте иде. Районара йөри торган самолетлар тәртипле очмый баш лаган чак. Ләкин шулай да Фәһимәнең юлы уңды, алар очканда көн салкынча, ләкин аяз, аэродромнар очкычларны тәртипле рәвештә кабул иттеләр. Чәршәмбе көн нәкъ төшке аш вакытында такси машинасы Фәрит яшәгән өй алдына килеп туктады. Зариф Фәритнең бу вакытны өйдә икәнлеген
белә иде. Шуңа күрә алар, озын-озак уйлап тормастан, әйберләрен күтәреп, дүртесе бергә парадный ишегеннән өскә, Фәрит квартирасына менеп киттеләр.
— Өйдә булырга тиеш, — дип кабатлады карт, — бу вакытны ашарга кайта. Инде бер дә булмаса, күршеләренә кереп торып үзен телефоннан чакыртабыз.
Фәһимә көрән төстәге каракуль якалы пальтодан, «оек> дип атал ган йомшак ялтыравык кунычлы аяк киеменнән һәм төлке мехы тотыл ган кырлы эшләпәдән иде. Балалар исә: олысы Ләйлә — шакмаклы бизәк төшерелгән яшькелт пальтодан, кызыл резин ботадан, кечкенә малай Маратик — кыршылып беткән мех туннан, чүчинкәдән иде. Икесенен дә башларында кара таплар төшерелгән сЪры, колаклы мех бүрекләр. Кызның да, малайның да күзләре кара, зур. Күрү белән үк нәкъ Фә ритнеке булуын белеп була.
Әле аларның йөзләрендә ниндидер авыр кичереш — югалып, аптырап калу чалымнары сизелә иде. Ә Фәһимә исә артык тыныч, бик зур игътибар белән караганда гына бу тынычлыкның ясалма булуын аң-
Алыры. Башы 7—8 нче саннарда.
ларга мөмкиндер. Зариф звонок төймәсенә басты, эчтә чылтыраган тавыш ишетелде. Кунаклар тын калып бер мәл көтеп тордылар. Инде өйдә юктыр, дип уйларга җыенганда гына ниндидер кыштырдау ишетелде.
— Өйдә, — диде Зариф күзләрен бердән кысып. Балалар төмрәешеп ишеккә төбәлделәр. Хәзер Фәһимәнең эчке кичерешләрен аның яшькелт күзләре әле ачылып, әле йомыла төшүеннән генә аңларга булыр иде. Әлбәттә, ул да качак ирен күреп сөйләшүне тетрәнеп көтә иде.
Ниһаять, ишек ачылды да муенына сөлге салган, өстенә майка һәм спорт чалбарын кигән Фәрит күренде. Ул ишекне ачу белән ничектер артка чигенгәндәй булды. Йөзе агарынды, күзләре зураеп китте. Фәһимә бүлмә коридорына алдан балаларын уздырды, аннан үзе керде. Фәрит исә алар якынлашкан саен артка чигенә бара иде. Зариф, миңа гаилә эшләренә катышмау яхшырак булыр дигәндәй, артка калды.
— Я, ник безне болай боз болытыдай караңгы чырай белән каршы-лыйсың?— диде Фәһимә. — Сине сагынып килдек. Әллә балаларыңны оныттың дамы?
— Ничек инде, хәбәрсез-нисез генә... — дия алды Фәрит. Ул әле генә әйбәтләп юынган, хәзер үк Әлфияләргә барырга һәм аның белән кушылу, тормышны бергә ничек оештыру турында сөйләшергә тиеш иде. Максатлары Галиәкбәр киңәшен дә тыңлау. Мәгәр шундый вакытта һич көтелмәгән бу хәл аны бөтенләй чыгырыннан чыгарды, ул акылына килә алмас булып тәмам югалып торды.
Ниһаять, йөрәге урынына утыргач, аның күзләренә беренче булып балалары чалынды, йөрәк түрендә өзлексез кыбырдап яткаи нәрсә кинәт калкып өскә чыккандай булды. Ул тора-бара бөтен күңелне биләп алды. Фәрит тиз генә чүгәләде дә ике баласын да берьюлы кочып күкрәгенә кысты.
— И балаларым, и бәгырьләрем. — дип пышылдый иде ул. Ниһаять, шуларга гына мөрәҗәгать итеп, «әйдәгез» диде, аларны чишендерә башлады. Балалар да хәлне аңладылар булса кирәк. Аларга да җан керде. Маратик хәтта әтисенең муенына сарылды. Ә Ләйлә исә Фәритнең дулкынланып торган юеш чәчләрен сыйпый иде. Олылар да иркен сулыш алып, өс киемнәрен салырга керештеләр. Ул арада Фәһимә, кая, без ач, балаларның бүген рәтләп ашаганнары юк дип, кухня якка чыгып китте.
Фәрит әле балаларыннан аерыла алмый иде. Алар аңа артык ябык, артык йончыгандай тоелдылар. Ә почмакта сүзсез генә утырган әтисенә усал бер караш ташлады. «Ул оештырган инде мондый эшне». Тик ул. балаларның нидер текелди башлавын ишетеп, әтисенә авыр сүз әйтергә өлгермәде, ә бераздан, әтисенә шигырь сөйләп күрсәтү кыюлыгына кадәр барып җиткән Марат аркасында картка гомумән ни булса да әйтүне кирәк дип санамады да. Әйе, әйе. бу көтелмәгән кунакларга барысы да, барысы да бераздан әйтеләчәк. Фәрит нидер сорап кухня яктан кычкырган Фәһимәнең тавышын ишетте һәм тетрәнеп куйды, йөрәгенең авыртып кысылуын тойды. Ләкин балаларны калдырып кухня якка чыкмый мөмкин түгел иде.
— Нәрсә кирәк сиңа, нигә шул кадәр?..
— Бер дә «шул кадәр» түгел. Әйтеп торам ич, балаларың ач дип, синдә ата булу хисе шулай бөтенләй үк сүндемени? Кая, нәрсәдер әтмәлләргә кирәк, тиз генә пешереп ашатырлык нәрсәң бар?
— Әнә холодильникта күкәй бардыр, ал шуны.
— Ә чәең, чәең кайда, әтки чәйгә тилмерә әнә!
— Син миңа әниен авыр хәлдә ята дип язгансың. Ничек аны ялгызын калдырып киттегез?
— Аларын инде әткидән сора!
— Чәй әнә стенага эленгән шкафта, — диде дә Фәрит тагы балалары янына зур бүлмәгә чыкты.
Ул әтисеннән дә әнисе тарында сорады.
— Булды, булды андый хәл, әниең йөрәге белән байтак җәфаланып
ятты. Барсы да синен аркада, — диде карт. Ф
— Хәзер ничегрәк соң хәле?
— Дарулар эчеп яши, шул, нишләсен.
— Син теге көнне әйтми-нитми яшертен генә китеп баргансың. Ми- з нем бит әнигә, балаларга җибәрәсе әйберләрем бар иде.
Кухнядан Фәһимә тавышы ишетелде: ♦
— Нигә, почта юкмыни сездә? Җибәрәсе нәрсәләреңне, әгәр телә- *
сәң, бик күптән безгә юллый алган булыр идеи. Теләвең шул кадәр = булгандыр. <
Фәритнең кинәт ачуы кузгалды. Ләкин әтисенә кадалды
— Карале, әти, син нәрсә, мине бөтенләй кешелектән чыгару өчен * алып килдеңмени моны? Җитмәсә кешеләрчә сөйләшергә дә теләми. е;
— Мин, Фәрит, хатыныңны, балаларыңны, ачыктан-ачык. күзгә-күз = карашып аңлашу өчен алып килдем. Сиңа яхшылык теләп эшлим мо- < ны. Ә синең метод ул дөрес түгел.
— Яхшы, аңлашырбыз, — диде Фәрит. Ул тагы балалары янына барды. Бу юлы кызы белән булашты. Ләйлә исә әтисенең өстәленнән ниндидер кәгазь алып тәрәзә төбендә рәсем ясарга тотынган иде. Фәрит тиз генә аның янына барды.
— Кызым, акыллым. бу минем эш кәгазем. Хәзер мин сиңа башкасын бирәм.
Ләйлә мәхәббәт тулы моңлы күзләрен күтәреп әтисенә карады. Фәрит түзмәде, аның башын бөеренә кысты.
— Ошадымы соң безнең поселок? — дип сорады.
Балалар икесе дә Кама буйлары, кара куе урманнар калдырган тәэсирдән биһуш иде. Алар, бер-берен бүлеп, шуның турында сөйли башладылар. Ул арада чәй дә кайнап чыкты, табада куырган күкәй тәбәсе дә әзер булды. Кунаклар шау-гөр килеп табынга утырыштылар. Фәрит сәгатькә карап алды.
— Миңа китәргә вакыт.
— Кая, әти?—диде Ләйлә, куркына төшеп.
— Эшкә, кызым. Мин бит көндезге ашка гына кайткан идем.
Фәрит, ашык-пошык киенде дә. туп-туры Әлфияләргә юнәлде. Әле артык сонга калынмаячак иде. юкса аны көтеп аптырашырлар.
Чыннан да, Әлфия аны ишек төбендә үк көтә иде.
— Нишләп болай соңгардың? — диде ул аптырый төшеп.
Фәрит булган вакыйга турында сөйләп китте. Хәтәр эшкә юлыккан иде егет. Әлфия кашларын җыерып тыңлаганнан соң. бераз уйланды да:
— Борчылма, — диде. — бигрәк тә әйбәт, безгә барыбер бер сөйләшми мөмкин түгел бит. Аларның килүе төеннең чишелүен генә тизләтәчәк.
— Син чыннан да шулай дип уйлыйсыңмы. Әлфия?—диде Фәрит, кызның батырлыгына хәйран калып.
— Чыннан да шулай уйлыйм. Мин эштән соң ук сезгә барырмын. Дөресрәге, .без эштән соң бергәләп керербез синең квартирага
Фәрит агарына төште.
— Тукта, тукта. Әлфия, бераз сабыр итик.
Әлфия, гаҗәпсенә төшеп. Фәритнең күзләренә карады.
Ник алай дисең, Фәрит?
Әйе. Фәрит нигә алай ди соң әле? Фәһимәне күрү куркыттымы аны. әллә балаларын күрү шул хәлгә куйдымы? Дөресен генә әйткәндә. Фәрит үзенең хәзерге халәтен үзе дә аңламый иде. Ул җавап көткән Әл
фиягә ничектер сәер караш ташлады. Бу карашта кызны өзелеп яратканлыгы да, шул ук вакытта аның гаҗизлеге дә, хәзер бернинди дә кискен, кыю эшләргә кулы бармаганлыгы да сизелә иде. Әлфия аны шулай аңлады.
— Ашыкмыйк, кадерлем, ашыкмыйк, — дип кабатлады Фәрит,— әз генә сабыр итик.
— Бәлки синең берәр мин белмәгән планың бардыр?
— Планым?
— Әйе. планың.
— Мин барысын да бераздан сиңа аңлатырмын, — диде Фәрит. Ләкин нәрсә, ничек аңлатасын ул үзе дә белми иде. Бары ул бу минутта, тәнендә генә түгел, җанында да хәлсезлек, көчсезлек сизә һәм ял итәргә, тынычлыкка магнитка тартылган тимердәй омтыла иде.
Алар ашыга-ашыга конторага киттеләр. Яңадан дуслашып вәгъдәләшкәннән соң, Фәрит урамда йөргәндә бик иркен рәвештә Әлфияне култыклап ала башлаган иде инде, тик бүген ул мондый батырлыкка бармады. Барысы да, барысы да шушы ук минутта Фәһимәгә дә, балаларына да мәгълүм булыр кебек иде. Алар сүзсез генә шулай бардылар да, контора янында аерылыштылар.
— Мин ничек тә сине бүген күрергә тырышырмын, Әлфия.
— Кайчанрак?
— Хәзергә өзеп әйтә алмыйм. Шалтыратырмын.
— Яхшы, — диде Әлфия һәм күзләре белән генә елмаеп, үзенең Фәриткә булган мәхәббәтен белдерде.
Ни өчендер профессор көндезге ашка кадәр үк Фәритнең кереп чыгуын үтенгән иде. Димәк, ул сынаулар уздырыла торган корпуска керергә тиеш. Ләкин хәзер аңа ялгызлык, барлык ыгы-зыгыдан, тетрәнүләрдән соң ял, ял кирәк.
Ул үзенең эш бүлмәсенә керде дә ишекне бикләп алды. Өстәле янына барып утырды, күкрәге белән өстәлгә авып, аска караган килеш тынып торды. Тәгаен теге — ягъни Фәһимә — хәзер үк дау куптарачак инде. Ул, билгеле, фабрика конторасына керер. Партия оешмасында булыр. Барын да, барын да сөйләр. А. юк, булганын гына түгел, үз файдасына мөмкин кадәр куертып, арттырып сөйләр. Хәлнең чиксез авырлыгы шунда барлык оешма аның яклы булачак, Фәритнең үзен яклый алырлык бер генә дә мөмкинлеге юк. Аңа ни директор, ни парторг ышанмаячак. Бәлки шәхес буларак ышанырлар да, әмма рәсми оешма вәкиле буларак, аны аңларга теләмәячәкләр. Алар: «Син хатыныңны, балаларыңны ташлап качкансың, син гаиләне җимергәнсең, инде безнең фабриканың намуслы кешеләрен дә пычратырга телисең. Намуслы, гүзәл Әлфияне син ничек алдап бәхетсезлеккә дучар итәргә теләдең. Ярый хыянәтеңне вакытында сизгәннәр. Ярый атаң, хезмәт һәм сугыш ветераны, сине эзләп тапкан һәм җинаятьле эшләреңә чик куйган. Юкса, ниләр булмас иде!» — диячәкләр.
Фәрит шулай уйланды. Хәзер ул үзенең чарасызлыгы сәбәбен дә аңлый башлаган иде. Әйе, ул чарасыз, чөнки ул көчсез. Үзен берничек тә аклый алмаячак. Бума еланының авызына елый-елый үз ирке белән кереп китәчәк кролик кебек. «Ә моннан качсам? Тагы чыгып китсәм һәм, берни уйламастан, әллә кайда, әйтик анда, БАМга я булмаса Сахалинга китеп барсам?» Ләкин моның һич мөмкин түгеллеген ул башта ук, уйлаганы башына килү белән үк сизенде. Ничек итеп инде ул яңадан дөрләп кабынган мәхәббәтен ташлап, әллә кайларга олаксын? Әлфия дә аның белән китәргә теләк белдерсә генә...
Фәрит шул якты өмет чаткысыннан уянып киткәндәй булды. Башын күтәрде, тураеп утырды да яңакларын учлары белән кысып уйлана башлады. Теләк-уйлары ачыкланган саен йөзе яктыра бара иде. Ул бөтенләй урыныннан ук сикереп торды һәм ашкынып бүлмә буйлап
йөренергә тотынды. Бераздан катгый бер карарга килеп телефонга ябышты.
— Әлфия, синме бу? Синең вакытың ничек, хәзер бер ун минутка колбаларыңнан аерыла аласыңмы?
— И, Фәрит, берәр сәгатьсез башымны да күтәрә алмыйм. Ачулан- « ма зинһар, соңгы партия комбиазык белән чиләнеп утырабыз. Үзем х карап тормасам, Нина методиканы ялгыштырыр дип куркам.
Фәритнең йөзенә тагын борчылу галәмәтләре чыкты. Нинди уңайлы з вакыт иде бит... Шушы дәртләнгән чагында сүзен әйтмәсә, кем белә и тагы соңыннан ни буласын! *
— Ярар инде, вакытың булу белән үзең шалтырат алайса, — диде х
ул. •
Әмма шул ук минутта аның сынаулар корпусына керергә тиешлеге < хәтеренә килеп төште.
— Каян табарсың икән соң син мине? — дип сорады. Ләкин Әлфия * телефоннан киткән, инде реактивлары белән маташа иде.
Фәрит яңадан креслосына утырды. Юк, утырып өлгермәде, телефон- - да директор тавышы ишетелде. <
— Фәрит Зарипович, килдеңме? Кер әле, слушай, — диде ул.
«Менә башлана», — дигән сизенү баш зоотехникның йөрәген өтеп узды.
2
Эльвира профессор килеп киткәннең икенче көнендә үк урыныннан торды. Картның борчылып йөрүе һәм, әз генә дә киная сакламаган хәлдә, бәхетсезлеккә очраган доцентка ихлас күңелдән ярдәм кулын сузуы, әлбәттә, гомере буена гадел булырга кирәк дигән тәрбия алып үскән кешегә, бала анасына, фән эшлеклесенә һәм хәзер инде кафедра мөдире дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән җитәкчегә тәэсир итми калмады. Ана хәзер бик оят иде. Җитмәсә әле Эльвираның беренче авырлыктан соң ук болай җебеп төшүен тагы аның иренең дә бөтенләй яратмыйча тән- биһ ясавы, утка май сипкәндәй, оялтуны көчәйтә, ничек кенә булса да тизрәк хатаны төзәтергә өнди кебек иде.
Эльвира бу көтелмәгән хурлыктан качып кына котылып булмасын, ниһаять, аңлады. Ул Галиәкбәрнең, үзеңне кулга алырга кирәк, хата ясалган икән, аны төзәтергә кирәк, дигән сүзләрен кат-кат хәтерләде. Әйе, үзе өнәмәгән, Эльвира уенча, артык йомшак, либерал булып тоелган карт кичә аңа хатаны төзәтү юлларын да күрсәтте бит... Методика әзер, профессор үзе вивариумда булып урын сайлаган, аны сынаулар башлау өчен чистартып, җайлап куярга кушкан. Ректорат та ярдәм итәргә әзер тора. Инде шундый бер вакытта үпкәләүчән истерикага бирелүче, кәҗәле үсмер кызлар кебек, мигрень җәфаларын кичереп ятагында аунасынмыни! Юк, Эльвира ул яшьтән узган инде, андый чебен тимәс чер иткән чаклар артта, яшьлекнең күләгәле бер ягы булып калган нәрсәләр инде алар.
Доцент урыныннан сикереп торды. Тиз-тнз генә өс-башын тәртипкә китерде һәм профессор белән бергәләп язган методиканы кулына алды. Турысын гына әйткәндә, ул методика дигән әйбер асылда профессор тарафыннан төзелде бит. Ул чакны әле исен-акылын җыеп өлгермәгән Эльвира профессорның тырышлыкларына ышанмыйчарак карый иде. Ә хәзер ул, махмырдан котылган эчкечедәй, үз акылына килде һәм бар нәрсәгә айнык акыл призмасы аша карый башлады. Ятып калганчы атып кал!
Эльвира ак кәгазь битләренә профессор язган сынаулар методикасының планын бөтен барлыгы белән бирелеп тикшерергә тотынды. Әйе.
бик төпле һәм бик оригиналь эш планы иде бу. Ләкин анда кайбер детальләр язылмый калган. Күрәсең, анысын ул чакны алар телдән генә сөйләшкән булганнардыр. Сөйләшкәннәр, әлбәттә, ләкин Эльвираның ул бер колагыннан кергән дә икенчесеннән чыккан, һәрхәлдә, хәзер доцент аларны анык хәтерләми иде.
Эльвира тоташ бер сызык булып кушылган кара куе кашларын җыера-җыера өченче көнге хәлләрне хәтерләргә тырышты. Мәгәр барысын да төгәл генә исенә төшерә алмады.
Профессорны күреп яңадан бер сөйләшү теләге туды доцентта. Ләкин ул хәзер кайда, үзенең кош фабрикасындагы кызы янына китеп барганмы? Эльвира, профессор килеп чыкмадымы дип, кафедрага шалтыратты. Анда булмаганлыгын белгәч, картның өенә мөрәҗәгать итте. Ләкин анда да беркем дә юк иде — телефонга килүче булмады. Эльвира киенде дә ашыгып институтка китте. Җәяү генә барды. Карасана, нинди матур гөрләвекле, күңелләрне җилкендерә торган яз икән ләбаса урамда. Ә ул юләр өйдә ята. Хатын юлда очраган күлдәвекләрне, итәген чеметеп тота-тота чыгып, жнл-җил атлап баруында булды. Эшкә керешергә кирәк дигән карарга килде ул. Бүгең үк. Матбугатка чыккан мәкаләләрендәге хаталар хурлыгы хәзер ни өчендер аны ул кадәр куркытмый да, каушатмый да иде. Чөнки эчке сизенү белән ул хаталарны һичшиксез төзәтәчәген, үзендә хәзер аларны төзәтерлек һәм курыкмыйча, мин иптәшләр, ялгышканмын, ә дөресе аның менә ничек, дип әйтерлек көч-кодрәт барын тойды. Аңа бары оят кына иде. Шулай паникага бирелеп ятуы өчен оят. шулай карт кешене — кайчандыр кафедрадан аның китүенә үзе сәбәпче булган профессорны борчуы, мәшәкатьләве өчен оят иде.
Кафедрага керү белән, Эльвира дәрестән бушаган хезмәткәрләрен үз бүлмәсенә җыйды һәм үз диссертациясендә киткән хаталар турында сөйләп бирде. Мәсьәләне болай куйды: хәзер ул шул хаталарын төзәтү өчен берничә экспериментны кабаттан башкарачак, яңа методика белән уздырачак. Әгәр шул эш белән шөгыльләнеп, үзе алып барырга тиешле лекцияләрне, дәресләрне уздыруны иптәшләреннән үтенсә, моңа ничек карарлар?
Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Ләкин Эльвира күңеле белән шуны тойды аның иптәшләре алдында үзен ачыктан-ачык фаш итүе барысына да ошады. Тагы шунысы ошады, ул клавишле электрон машинада исәп-хисапны алып барган ярдәмчеләрен гаепләмәде, барысы өчен дә үзенең, бары үзенең генә җаваплы икәнлеген әйтте.
һәм кафедра кешеләре мөдирәнең әйткәннәренә риза булдылар. Хәтта дәресләрне үзара бүлешү турында да сөйләшә башладылар. Чөнки мөдирәнең уңышы — ул кафедра уңышы да иде бит!
— Мин әйтергә тиешмен, — диде Эльвира. — бу вакытлыча гына. Ягъни сез эшләрем төгәлләнгәнче генә минем өчен укытасыз. Эш беткәч. мин сезгә биргән сәгатьләрем кадәр үк сезнең өчен дәресләр уздырырмын.
Эльвира бераздан олы лаборантны һәм хуҗалык эшләрен алып баручы ассистентны ишек алдының аргы почмагындагы кирпеч бина- *- га — вивариумга ияртеп китте. Алар тавыклар асралырга тиешле читлекләрне тикшереп чыктылар, урын әзерләнгәч, яңадан кафедрага кайтып, ректор урынбасарына институт хуҗалыгыннан кирәкле санда тавыклар китерелсен дип заявка яздылар, һәм шунда ук сынауларның календарь планы төзелде, сынаулар беркетмәсе өчен махсус дәфтәрләр әзерләнде.
... Тик шулай да картны бер күрергә кирәк иде әле. Ансыз Эльвираның тагы ялгышып куюы бар. Шуңа күрә эшләр төгәлләнгәч, Эльвира тагы Галиәкбәрнең квартирасына шалтыратты. Бу юлы өйдә кемдер
бар иде. Ләкин телефоннан Эльвира белмәгән кеше тавышы ишетел. . ир кеше, рус.
— Профессор районга очкан булырга тиеш, — диде ул, — хәер.— дип өстәде, — сезгә тулырак мәгълүматны менә хәзер Софа бирер.
«Кем ул Софа, алла белсен, — дип уйлап алды Эльвира, — хәер. Софа дигәне шул ук Сафурадыр әле».
Инде телефон трубкасын Сафура алды. Ул доцентны тану белән иске дусларча сүзгә кереште. Хәл-әхвәл дә сорашылды, Казан хәбәрләре белән дә бүлешеп алдылар, аннан сүз Галиәкбәргә килеп җиткәч, Сафура Эльвирага картның ни өчен кирәклеген сорады.
— Беләсезме, кайбер методик мәсьәләләр турында аннан мәгълүмат алмакчы идем, — диде доцент туры җаваптан читләшә төшеп.
— Сез ул чагында әтигә хат языгыз. Ул теге көнне, случайный транспорт туры килеп, Әлфия янына киткән булса кирәк.
— Әлфия, кем ул Әлфия? Ә, аңладым, Галиәкбәр аганың икенче кызы!
— Әйе, үги кызы, — дип куйды Сафура. — Без аның китү-китмәвсн белми дә калдык, между тем ул безгә бик тә кирәк иде. Шул дәрәҗәдә кирәк, мин иртәгә шунда очарга вынуждена. Әгәр хат язсагыз, мин аны әтигә непременно тапшырырмын, ә калганын ул үзе карар.
«Ә бәлки миңа да берәр көнгә шунда барыргадыр. Әле кайчан ул үзе Казанга кайта ала?» — дип уйланды Эльвира. Аннан ул икеләнә калды. Ә баргач кайдЭ урнашырга? Кемдә торып торырга? Самолетлар ничек оча икән хәзер? Инде эш башлыйм дигәндә генә утырып калсаң шунда?
Ул телефон янында торган килеш шулай уйланырга өлгерде. Мәгәр профессор янына барып кайту фикере аның күңеленә нык кереп урнашкан иде инде. Барса, яңа фабрика белән дә танышып кайтачак бит әле. Анысы да бер ганимәт. Анда гыйльми эшләр башкарам, диде бит профессор. Димәк, ул нәрсә дә мөмкин икән фабрикада! Чыннан да. дип куйды ул һәм, хат язмастаи, шунда бару мөмкинлеге турында Са-фура белән сөйләшеп кайту өчен, институттан туп-туры Галиәкбәрләр квартирасына юнәлде.
Сафура аны якты чырай белән каршы алды, өйнең җыйнаксызлыгына- гафу үтенде, вакыт булмавыннан зарланды. Эльвира үзенең профессор янына барып кайту теләген белдергәч, ул башта моңа җаны- тәне белән каршы килгән иде. ләкин шул ук минутта бу хәлнең үзе өчен файдалы якларын да уйларга өлгерде һәм доцентка шатланып ризалыгын белдерде.
— Ни әйтсәгез дә, Әлфия минем сеңелем бит. — диде ул. бая ычкындырган ахмак сүзен төзәтергә тырышып, - без аның белән бер туган балалардан да якынрак. Но шулай булуга да карамастан, мин аны әниебез үлгәннән бирле күрә алганым юк. Бик тә ужас, ничек сагындым! Сеңелемнең тормышын күреп кайтасым килә.
— Ул фабриканың директоры кем икән, сез белми торгансыздыр инде?—дип кызыксынды Эльвира.
- О. ул Кадәресен белмим. — диде Сафура, болан да матур, өс; )- венә бик нык эшкәртелгән озын бармаклы кулларын уйнатып. — Понятия не имею!
Алар Галиәкбәр бүлмәсендә икесе дә диванда утыралар иде. Эльвираның күзе стенадагы портретка төште. Мәгъмүрә портретын.i.
- Мин сезнең әниегезне хәтерлим, — диде Эльвира.--Искиткеч ягымлы ханым иде.
— Да. ул үлеп киткәч, бөтен тормышның асты-өскә килде. Барысы да верх тормашкой булды. Әти дә үзгәрде, Әлфия дә. мин дә. Менә нәрсә ул центр притяжения: бер кеше бөтен семьяны гармониядә тотып торган.
— Сез бары Әлфияне күреп кайту өчен генә барасызмы анда? — дип сорады Эльвира.
— Анысы иң мөһиме, но тагы минем әтине дә күрәсем бар...
Сафура, дөресрәге, әтисеннән туйга акча сорарга дип барачак иде. Әле Эльвира да аның белән барырга теләген белдергәч, ул ахырда доцентның анда булуы ярдәм итәр, чөнки тәмам саранланып калган әтисе, кызы доцент каршында акча сораса, бирмичә булдыра алмас дип уйлады.
— Нәрсә, берәр көтелмәгән ашыгыч йомыш килеп чыктымыни? — дип төпченде доцент.
Сафура әйтимме-юкмы дип бераз икеләнеп торды, аннан оялчан- ланып елмайды да:
— Беләсезме, мин кияүгә чыгам, — диде, — сезгә и щек ачкан блондин егеткә внимание обращать иттегезме? Менә шуңа. Ну үзегез дә аңлыйсыз инде, берәр мини туй да уздырмый булмый. — Сафура яшькелт күзләрен кыса төшеп, йөзенә матур гына, тыйнак кына елмаю чалымнары чыгарды, — меркантильный вопрос, акча кирәк, — дип куйды.
— Аңлашылды, — диде Эльвира, — яшьләр хәлен беләм. Тик акчаны үзе белән йөретми торгандыр бит әтиегез. Димәк, ул шушы көннәрдә үк Казанга кайтырга тиеш булачак.
— Анысын әйтә алмыйм.
— Бәлки миңа анда барып йөрүнең кирәге дә юктыр. Үзе тиз арада кайтса дип әйтүем.
Хәзер карар кабул ителгән иде инде, Сафура моңа риза түгел.
— Юк, юк, сез непременно минем белән барасыз. Билет мәсьәләсен дә үзем кайгыртам, анда сезгә яшәү урынын табуны да үз өстемә алам, так што бергә барабыз, Эльвира Хәкимовна.
— Минем анда барасым килә. Инде Галиәкбәр абыйны күрүдән тыш... Мин дә бит кошчылык буенча белгеч, ә фабрика яңа, шуны күреп кайту бик кирәк.
— Ну вот, алай булгач, без договорились. Булса, билетка акчагызны калдырыгыз, иртәгә очабыз. Прогноз да яхшы, летная погода булачак. Нинди рейс уңайрак булыр?
Эльвира эшләнәсе эшләрен, кафедраны, өен, улын, ирен уйлады. Алай тоткарлый торган берни дә күренми иде.
— Яхшы. — диде тәвәккәлләп, — очабыз.
Алар иртәгесен кичке дүрт рейсы белән Кама буйларына ИЛ-18 самолетында очтылар.
3
Шулай итеп, олы максат буларак, Рәмзи Әлфияне сайлап алды, ә вакытлыча тору өчен ул моннан ике ел элек кенә иреннән аерылып, инде фабрикада төпләнеп калган, столовой кассасында эшләүче Резедага ияләште.
Рәмзинең бу хатынга тукталуы ул шактый ягымлы, беркатлы, шаркылдык һәм тулы бәдәнле, елтыр күзле булган өчен генә дә түгел. Резеданың мондый әйбәт сыйфатларыннан тыш тагы поселок читендә генә торган аулак өе бар һәм әле аны-моны аңламый торган балалары бөтенләй икенче бүлмәдә йоклыйлар иде. Рәмзи шул хатынга тукталды һәм артык күп изаланмыйча гына үз теләгенә иреште. Җитмәсә хатынның күрше авыл кешесе булуы да бик жайлы иде Рәмзигә. Ял көннәрендә, ул, һич шик кузгатмыйча, шунда да кереп чыга ала ич. Кыскасы, Рәмзи, кулайрагы табылганчы бик ярап торыр дип, үзеннән биш яшькә олырак шул Резеданы сайлады.
Мәгәр аның күңеленнән бер генә минутка да Әлфия чыкмады. Уй- ланмыйчарак ясалган теге дуамаллыгы барып чыкмавыннан соң да, инде вакыйга начальствога җитеп хәлләр «швах» булудан куркып йөргән көннәрдә дә, ул профессор кызын онытмады. Ирлек гайрәте белән шуны үзенеке итү, әсир ясау аның тормыш максатына әверелде.
Рәмзи дежур торган көнне баш зоотехник белән булып узган сөй ♦ ләшү чак кына планнарны җимереп ташламады, һәрхәлдә, егеткә шу- * лай тоелды. Фәрит барысын да белә, аңа тәгаен Әлфия сөйләгән, озак- = ламый директорга да эш мәгълүм булачак, ә аннан соң гитараң белән 5 капчыгыңны ас та, яңадан колхозыңа кайтып кит. Рәмзи шулай уйла- ф ды. Тик, бәхеткә каршы, барысы да узды тагы. Ә инде көннәрдән бер х көнне Фәритнең Әлфияне култыклап кинога баруын күргәч, егет бө- = тенләй тынычланды. Димәк, кыз тирәсендә баш зоотехник үзе сырпалана икән. Бу хәл Рәмзине көнләштерәсе урында тынычландырды гына. с. Аның өчен бигрәк тә яхшы. Әгәр Фәрит оҗмах алмасыннан башлап < үзе авыз иткән икән, итә бирсен, ул бит Рәмзинең хәлен җиңеләйтәчәк 4 кенә, аңа юллар ачык булачак. Рәмзи шулай уйлады.
Апрель аеның дымсу кичләренең берсендә Рәмзи, фабрикадан чы- н гып, үзенең тулай торагына таба юнәлде. Кар хәзер тротуар читлә- < рендә генә калган, хәтта гөрләвекләр дә тынган, бары поселок урамнарындагы агачларда кошлар сайрашуы гына колакка керә. Ә урам артында башланган калын нарат урманы жиңелчә шаулый, аннан поселок урамнарына нарат чәере исе тарала. Тик Рәмзинең күңелен биләп алган нәрсә хәзергә язгы уяну түгел иде. Хәтта хатын-кызлар турында да уйланмады ул бу минутта. Аның башында хәзер читлектәге чебиләр иде. Чыелдавыклар хәйран гына үсәләр бит. Профессор баш лы кеше шул! Үзгәртте азык рецептын, мәҗбүр итте зотехникны, дирекцияне — витаминын да, аминокислоталарын да таптырды, барын да үз белдеме буенча ясатты, һәм менә нәтиҗә! һич уйламаган-көтмәгән- чә, читлектәге чебиләр идәндә үстерелә торганнарыннан калышмыйлар, хәтта уздырыбрак та җибәрәләр әле. Бу, чыннан да, кызык иде. Бүген генә әле Рәмзи үзе үлчәде. Нәкъ профессор әйткәнчә килеп чыкты. Ар тым көтелгәннән дә яхшырак. Бу хәлне ишеткәч, директор үзе корпуска төште, үзе яңадан үлчәтте, аның да, баш зотехникның да авызы колак та иде. Ләкин шатланучыларның Рәмзи бәлки иң беренчесе булгандыр. Ни әйтсәң дә, ул үз куллары белән тәрбияләп үстергән чебешләр бит алар!
Мәҗбүрән генә керешелгән эш хәзер аны кызыксындыра башлады Тавык кетәге нее аңкыган, чебиләр чыелдавы һәркайда артыңнан ияреп йөри торган бу эшнең, күңелле нәтиҗәсен күрү егет өчен рәхәт иде.
Ул сынауларның яңадан бер ай, ай ярымнан соң киң колач алача гын уйлап барды. Бу вакытта инде Рәмзи абзац җитәрлек тәҗрибә алган, профессор агайдан шактый күп нәрсәгә өйрәнгән булыр, белмәс сең, әле бәлкем аны шул эшнең башына да куярлар. Ә көзгә яки кышка ул читтән торып укырга институтка керәчәк. Ә гаилә корачакмы Рәмзи? Ни пычагыма кирәк аңа, үз иркен югалтып, хатын типкесен » калулар! Күрмимени ул үзенең яшьтәшләре ни хәлдә икәнен. Хатын нарының күзләренә генә карап яшиләр. Так не пойдет! Әлегә яши Рәмзи. кирәгенә аптырап тормый.
Рәмзи кайчандыр авылда яшүсмер чактан ук өзелеп сөйгән кызын да еш кына искә ала иде. Сагына идеме ул аны? Кем белсен инде ул кадәресен.
Поселок урамындагы бер чатлыкта Рәмзи тукталып уйланып торды. Өйгә кайтыргамы, әллә Резедага сугылыргамы? Юк. соңрак барырмын, дигән карарга килде. Өс-башны да алыштырырга кирәк, аннан саграк кыланганда да зарар итмәс.
Баш зоотехник яшәгән өй турысыннан үткәч, колагына ниндидер ят тавыш ишетелде аның. Рәмзи артына борылып карады. Бер тулырак кына гәүдәле, көрән төстәге кышкы пальто кигән хатын, ике бала ияртеп, парадный ишегеннән чыкты. Алар үзара ниләрдер сөйләшеп Рәмзи барган юлдан киттеләр. Ул да булмады. Әлфия яшәгән өй турысында ук аптырашып, кая барырга белмичә торган ике хатын-кызны очратты егет. Аларның берсе зәһәр кара күзле, куе кашлы олырак хатын, ә икенчесе нечкә билле, ап-ак йөзле, яшь «карлыгач сыңары» иде. Рәмзи игътибарын шуңа юнәлтми булдыра алмады. «Ярый торган нәрсә бу, сөлек кебек, чукынмыш».
Бу поселокка нинди генә кешеләр килеп китми, дип уйларга өлгермәде, әлеге «карлыгач сыңарыжның үзенә мөрәҗәгать итүен ишетте. Тәгаен бу хатыннар Рәмзине ерактан ук күреп, нидер сорау өчен көтеп торалар иде.
— Әйтегез әле зинһар.— диде Сафура русчалатып. — Безгә Әлфия Максудова дигән кеше кирәк иде.
— Ах, сезгә Әлфия Галиәкбәровнамы? — диде Рәмзи ачылЫп.— Мин аның квартирасын беләм.
Бу сүзләрдән соң Сафура, елмайган килеш, сынаулы һәм бераз хәйләкәр карашын егеткә ташлады.
— Белсәгез, безне шунда озатыгыз әле.
— Бик рәхәтләнеп. — диде Рәмзи. Тышкы ишекне ачып кергәч ул, монда караңгырак дип. юри Сафураның беләгеннән тотты. Алар өчәүләшеп өскә, якты баскыч мәйданчыгына менделәр. Рәмзи ишекне күрсәтте.
— Рәхим итегез, менә шунда яши ул!
Шактый нәзакәтле килеп чыкты аның кыланышлары. Сафура бу дулкынланып торган кара чәчле, сызылып киткән кара мыеклы чибәр егеткә тагы бер көлемсерәп карамый булдыра алмады. Рәмзи исә ул арада җиңелчә генә баш иде һәм йөгерә-атлый баскычтан төшеп тә китте.
Икенче көнне көндезге аш вакытында фабрикадан өенә кайтканда Рәмзи Сафураның ялгызын гына очратты. Бу юлы инде алар күптәнге танышлар кебек куллар бирешеп исәнләштеләр.
— Ну, кичә күрештегезме соң сеңлегез белән? — диде Рәмзи.
— Күрештем. Ә сез Әлфиянең минем сеңел икәнлеген кайдан беләсез?
— Ә мин бит күрәзәче. Миңа сезне күздән бер кичерү җитә. Мин барысын да үтәли күрәм.
— Вот как! — диде Сафура көлемсерәп. — Алайса сез волшебник икән.
Рәмзи әле бүген генә Галиәкбәрнең сөйләгәннәрен хәтерләде.
— Әгәр теләсәгез, мин сезнең исемегезне дә әйтә алам. Телисезме?
— Ягез, әйтеп карагыз.
— Сез гүзәл Сафура.
Сафура яңгыравык тавыш белән көлеп җибәрде.
— Да-а. сезнең белән шаярып булмый икән. Әле сез кая сонболай?
— Өйгә кайтам, көндезге аш вакыты безнең. Ә сез кая юнәлдегез?
— Мин кибеткә генә. Минем белән килгән ханым сезнең фабрикада әти янында калды әле. без Әлфия белән икәү генә. Тегеләрнең кайтуына ашны бераз тәмләндерергә кирәк дигән фикергә килдек. Магазиныгыз шушы яктамы?
— Мин сезне бу юлы да бик рәхәтләнеп озатып куя алам.— диде Рәмзи.
Сафура Рәмзинең өс-башын күзеннән кичерде дә әйтми кала алмады:
— Культура, мин әйтәм, авылларга да барып житте. Хәзер авыл егетләре дә шәһәрчә киенә, шәһәрчә модно иттереп чәч үстерә башлады.
— Сез мине күздә тотасызмы?
— Ну да, кемне тагы!
— Әгәр сез мине авыл егете дип исәплисез икән, ялгышасыз. Мин ♦ Чаллыдан. Ә Чаллыда ике йөз илле мең кеше яши. Аны авыл дип > атап булмый торгандыр бит?
— Ах, шулаймыни? Алайса гафу итегез.
Рәмзи үзенең ничек монда килеп эләгүе турында сөйләп алды ф Әлбәттә, ул кайбер төзәтмәләр кертеп сөйләде. Мәсәлән, үзен ни х өчендер КамАЗда техник булып эшләдем дип әйтте. Мәгәр барысы = да жайлы килеп чыкты. Ул бит техниктан бер ягы белән дә ким түгел. КамАЗда булмаса, ул монда техник хезмәтен башкара. -
Үз чиратында Рәмзи дә сорашты. Сафура да сөйләде, тик үзенең < кияүгә чыгарга, дөресрәге, туй уздырырга җыенуын яшерде. Хәлбуки профессор, бер дә аны-моны уйламыйча, Рәмзигә, сорашуына жа- - вап итеп, Сафураның бер рус егетенә кияүгә чыгарга жыенуын әйт- >- кәй иде инде. Кызы шул туйга кунакка чыкыра килгән, диде әле < өстәвенә.
Сафураның уенчак тонда сөйләшүен, матур итеп чытлыкланып көлүен ишеткән егет, ни өчен ул миннән кияүгә чыгарга жыенуын яшерә икән дип баш ватты. Соңыннан үзенчә хәтәр бер нәтижә ясады.
Рәмзи яшәгән торак кибеттән арырак иде. Озакламый алар аерылырга тиеш. Ләкин егет моны һич теләмәде, юлны озынайту өчен ул Сафураны, чатка житкәч, аркылы урам буйлап алып китте. Болай барганда кварталны әйләнеп чыгарга һәм кибеткә килү өчен Рәмзи торагы яныннан Узарга кирәк булачак.
— Между прочим, мине КамАЗда д’Артаньян дип атыйлар иде.— диде Рәмзи сүз арасында.
— Да, пожалуй, — диде Сафура, һаман уенчак тонда сөйләшүен дәвам иттереп, — сез нәкъ Александр Дюма героена охшагансыз. Ә шпага белән эш итә беләсезме соң?
— Анысына өйрәнергә туры киләчәк әле, — диде Рәмзи.
— Сез Казанга килегез, мин сезне бер спорт мастеры белән таныштырырмын.
— Ярар инде, без үзебез генә, как-нибудь.
Алар шулай юкны-барны сөйләшеп квартал тирәли әйләнделәр Алда фабриканың тулай торагы саналган, ләкин яртысыннан күбрәк өлешендә гаиләле кешеләр яшәгән ике катлы таш өй күренде. «Сынап карыйк»,—дип уйлады Рәмзи, сәгатенә карап, һәм бик житди тонда:
— Беләсезме, Сафура иптәш, без сезнең белән бераз ялгышканбыз,— диде. — Хәзер кибет көндезге ялга ябылган икән.
— Неужели? — диде Сафура, ихластйн куркынып.
— Ул нәкъ унбиш минуттан ачылыр Әйдәгез, вакыт уздыру өчен минем аппартаментка кереп утырыйк. Минем тормыш белән дә танышырсыз, кызыксынсагыз, конечно. Теләсәгез, гитара уйнарбыз.
— Сез кайда торасыз сон?
Менә шушы йортта
Сафура теләмәгәндәй йөзен жыерды.
— Әйдәгез, әйдәгез, мин бит кеше ашамыйм,—диде Рәмзи аны култыклап, — Миндә кайбер кызыклы фоторәсемнәр дә бар. Карарсыз.
— Ну что ж, — диде, ниһаять. Сафура тәвәккәлләп.
Алар Рәмзинең аскы каттагы аерым ишекле кысан, тар бүлмәсенә керделәр. Сафура сәерсенеп бүлмә эчен күзләре белән сөзеп чыкты.
— Бик кечкенә түгелме соң?
— Ә миңа шул җитә. Салыгыз пожалысты өстегезне, юкса эсселәрсез.
Рәмзи урталыкта аптырабрак калган хатынның киемен салдырырга әзерләнеп аның артына басты.
— Ну что ж. — диде Сафура бу юлы да, тәвәккәлләп. Егет киемнәрне чөйгә элеп куйгач, кунагына урын тәкъдим итте. Үзе аның каршысына, караватка утырды.
— Хәзергә ярый квартира, — диде ул, — мин аның тынычлыгына кызыктым.
— Да, анысы бар. Сез шушында өнендә яткан аю кебек яшисез алайса.
Рәмзи бу сүзләрдән, үзенчә башка мәгънә чыгарып, көлеп куйды.
— Юк, алай димәс идем. Кайчагында ат кебек эшлим, кайчагында бүре кебек тамак кайгысы белән дә йөрим.
Ул үрелә төшеп Сафураның ак матур йөзенә, яшькелт очкынлы күзләренә текәлде.
— Сез беренче күрүдән туа торган мәхәббәткә ышанасызмы, Сафура?
Сафура имән бармагын күтәрде:
— Ну-ну, глупостьлар белән шөгыльләнмәгез! Бик примитив прием.
Рәмзи кинәт урыныннан сикереп торды да хатын янына килде, кинәт аның иңбашларыннан тотты.
— Мин сезне күрү белән яраттым. Сездән дә матуррак хатынны күргәнем юк әле минем.
— Китегез, безобразник, нишлисез сез. — диде Сафура зәһәрләнеп. Ләкин хатынның артык каршы килергә теләмәвен Рәмзи шунда ук аңлады. Аны иңнәреннән тоткан килеш өскә күтәрде, кайнар итеп иреннәреннән үпте. Сафураның күзләрендә ахмак бер тетрәнү күренә, ә ак йөзе комачтай кызарынган иде. Егет аны кочты да караватына аудара башлады. Ләкин хатын, көтелмәгән гайрәт һәм җитезлек күрсәтеп, Рәмзинең кулыннан ычкынды.
— Сумашедший!—диде ул.—Псих ненормальный, күлмәгемне
йомарлыйсың бит, аю!
...Соңыннан Сафура Рәмзинең кайнар яңакларын үзенең матур куллары белән чәбәкләде дә, авыз почмагын үбеп куйды:
— Яратам шундый смельчакларны!
4
Сафура ул көнне әтисенең һәм Эльвираның өйгә кайтуларын түземсезлек белән көтеп йөрде. Аның әтисеннән акчаны Эльвира барында сорыйсы килә иде. Ләкин бәхетсезлеккә каршы дигәндәй, фабрикада эшләүчеләр һаман кайтырга ашыкмадылар. Алар дүртәү- тәшеп бик озак (директор, баш зоотехник һәм галимнәр) Гатауллин кабинетында сөйләшеп утырдылар. Аннан тагы бер тапкыр сынау корпусына төшеп менделәр, булачак олы экспериментка хәзерлек турында озаклап киңәштеләр. Барлык кирәк-яракны, һәрбер их- тималны исәпкә алып, хәзерлек эшләренең календарь планын төзеделәр. Башланачак эш җитди иде. Казанда булып кайтканнан сон.
чыгуы белән кызыксына иде.
Хәлбуки, боларның берсен дә Сафура белми дә, белергә дә теләми. Ана хәзер булачак туй мәҗлесен иркенләп уздырырлык акча ф кирәк, һәм ул, әтисен баш тарта алмаслык шартларда калдырып, үз дигәнен итү турында гына хыяллана иде. Ул өйдә япа-ялгызы оек- < чан аякларын астына жыеп диванга утырган килеш, Әлфиянең мо- з да журналларын актарды. Әледән-әле бүген көндез, теге дуамал егет ' белән булган хәлне дә искә төшерде. Булса да була бит шундый сюр- * призлар дөньяда! Сафура үзалдына көлемсери һәм күзләрен нык * да өлгерде:
— Кызым, без төгәлләнмәгән сүзне дәвам иттергән арада чәй кайнатып алчы.
Чәй алдында сөйлисе сүз тәмлерәк булыр кебек. — Ул елмая төшеп, шәрехләп, тамак кипте, дип кунды.
— Үзем кайнатырмын, — диде Сафура, — бәлки сезнең сүзгә Әлфия дә катнашырга тиештер.
Галиәкбәр куанычлы аптырау белән олы кызына карап алды. Бик ошарга тырыша, тәгаен, үтенече бардыр.
— Ярый алайса, — диде ул. Ләкин бу арада Әлфия кухняга чыгып чәйнеккә су агыза башлаган иде инде. Ул чәйне газ плитәсенә куйды да, үзе янына чыккан Сафурага, әгәр авырсынмаса, су кайнап чыккач кечкенә пыяла чәйнектә куерак итеп чәй пешереп куярга, суыткычтан һәм буфет шкафыннан азык-төлек алырга, чәй ки-рәк-яраклары әзерләп, теге якка кертергә кушты.
Ул кергәндә инде кунаклар утырышып сүз башлаганнар иде. Сафура кухняда гына бу яктагы сүзгә колак салды.
Анда ниндидер чебиләр, комбикорм, батареяләр, витаминнар, аминокислоталар һәм тагы бик күп төрле һич аңлашылмый торган, һәм шуңа күрә Сафурага кирәксез нәрсәләр турында сөйләшәләр иде. Сүзне нигездә Галиәкбәр алып бара. Ләкин еш кына Фәритнең дә тавышы ишетелгәли. «Артык серьезный, яратмыйм шундый де- лягаларны», — дип уйлады Сафура Тик шулай да, күрәсең, егет бик төпле сүзләр әйтә иде. Аңа беркем дә каршы килми, сораулар гына бирәләр.
Ниһаять, Эльвираның да тавышы ишетелде, ләкин аның ни турында әйткәнен Сафура ишетеп бетермәде, бары әтисенең доцентка биргән җавабын гына ачык ишетте.
— Ай, алай димәгез, Эльвира Хәкимовна, — диде әтисе, — мин сезне аңлы рәвештә алдагы эшнең нечкәлекләре белән таныштырырга тырышам. Сез аңларга тиеш, мин бит инде яшь җилкенчәк түгел, бүген мин исән, ә иртәгә...
— Авызыгыздан җил алсын, юкны сөйләмәгез. — диде Эльвира.
— Юк, мин үләргә җыенмыйм, шулай да мин бүген сәламәт, ә иртәгә сырхауланып калуым бар. Ә инде шул хәл була калса. Эльвира Хәкимовна, мин сезгә ышанам. Сез эшнең гыйльми ягын җитәкләргә тиеш буласыз.
ул директива төсен алды, фабрикада эшләүчеләр генә түгел, трест әһелләре дә хәзер бу эшкә зур өметләр баглый, анын уңай барып
йомып, башын артка, кулларын читкә ташлап рәхәтләнеп киерелеп о куя. <
Ишектә звонок ишетелгәч, сикереп торып, сөрлегә-сөрлегә туфлиларын аягына эләктерде дә, коридорга ташланды. Керүчеләр дүр- R тәү иде. Сафурага мәгълүм кешеләрдән тыш пөхтә киемле, җыйнак кына бер ир кеше дә бар. Ул үзен «Фәрит» дип тәкъдим итте. Са- - фура аны шунда ук, тәҗрибәле хатын буларак, бәяләргә ашыкты. < Ярый торган нәрсә бу, тик артык житди, күрәсең, аның өчен иң мөһиме эштер.
Кунаклар чишенгән арада Галиәкбәр Әлфиягә йомыш кушарга
Аннан соң тагы Фәритнең көр тавышы ишетелде:
— Монда инде Әлфиягә бик зур җаваплылык йөкләнәчәк, — диде ул.
— Әйе. әйе, кызым, син башта ук аяк киен. Ә бәлки аңа, вакытлыча гына булса да. берәр ярдәмче кирәк булыр, ә?
— Анысы турында, әлбәттә, уйлашырга туры килер, тик менә бу турыда юкка директорга әйтмәдек. Мине тагы бер нәрсә борчый. Бу корпуска вакытлыча, эш көйләнеп эзенә төшкәнче, аерым цех дип карарга кирәк булыр. Әмма кемне цех мөдире итеп сайларга?
— Күп уйлап торасы юк. Ул эшкә тиешле әзерлек алган Рәмзиебез бар бит, — диде Галиәкбәр. Сафура ирексездән колакларын торгызды, бераз каушый калды. Мәгәр бу баштагы тойгы гына шундый иде. Егетнең бу кешеләр арасында Сафураның абруен сатып мактанмаячагын ул күңеле белән тоя иде. Шуңа күрә шунда ук тынычланды, тагы үз эше белән шөгыльләнеп, тыңлавын дәвам иттерде.
Әйе, боларның мәгънәсез сүзләре бик озакка китте бит әле. дип уйланды ул бераздан. Кичәдән бирле ни кадәр гомер узды, ә аның әтисенә мәсьәләне чишә алганы юк әле. Ә бәлки менә хәзер, чәй урыны әзерләгәндә үк әйтергәдер?
Чәйнектәге су буларын бөркеп кайнап чыкты, бераздан пыяла чәйнектәге чәй дә кызарып пешеп өлгерде. Сафура теге бүлмәгә чәй кирәк-яракларын ташый башлады. Ул башына килгән уйны тормышка ашырмыйча калмый торганнардан иде. Өстәлгә нәрсәләрне урнаштырып кунакларны сыйлауны Әлфия кулына тапшыргач, ул куерган әц- r.iM 'He үзенең көчле тавышы белән басып, әтисенә мөрәҗәгать итте:
— Гафу үтенәм, әти! Минем сиңа бер үтенечем бар иде. Сезгә тәнәфес булсын, ә мии шуны әйтим әле.
Барысы да тукталып Сафурага текәлделәр. Ләкин Галиәкбәр сүз агымын икенче юлга җибәрергә ирек бирмәде.
- Ай, кызым,—диде ул, — мин синең ниндидер үтенеч белән килүеңне аңлыйм, тик син әз генә сабыр ит. Менә безнең сүз беткәч әйтерсең.
Ул шулай диде дә ниндидер биологик актив элементлар, яктылык режимы һәм тагы әллә нинди, Сафурага кызыгы булмаган әйберләр в рында сүз башлады. Башкалар исә аның авызына карап тынып калдылар. Сафураның җен ачулары чыкты, тик хәзер моны һич сиздерер- ярамагаилыгын ул яхшы аңлый. Ул эчтән тынып, үзенең чынаягына шикәр салды, балкашыгын чокырында болгата башлады.
Кунаклар яңадан бер сәгатьтән дә ким утырмадылар, һәм, Сафура- I лц әйтәсе сүзен бөтенләй онытып булса кирәк, дәррәү куптылар да т ралыша ук башладылар. Уңайсыз хәлдә калды Сафура, гарьлегеннән елыйсылары килде.
Ул өйдә тагы япа-ялгызы калды. Сафура бу кимсетелүләрнең үчен ала белер иде инде югыйсә, тик хәзер ярамый, ярамый.
Өйдән чыгып киткән кешеләр башта өчәүләшеп Эльвира Хәкимов- наны контора белән янәшә үк торган таш өйнең ике бүлмәсен генә би- .: гәп кунак өенә алып киттеләр. Аны шунда урнаштырып урамга чык- ч. Галиәкбәр яшьләрне ялгыз калдыру өчен, мин бераз һава алыйм, дигән сылтау белән уң якка таба китте.
Караңгы төшкән, күләгәләр озынайган. Кама ягыннан җиңелчә рә- .. г җил исә иде.
— Елганы бер карап менәсе бар,—дни куйды Фәрит. — Ул бүгем <>• лмаса, иртәгә кузгала, диләр.
— И, хәзер нигәдер ташулар элеккеге кебек тантаналы да. шау- шулы да булмый башлады, — диде Әлфия.
Алар әкрен генә ераклашкан Галиәкбәргә карап әле һаман кунак өе каршында тротуарда торалар иде.
— Кая барабыз? — дип сорады, ниһаять, Әлфия.
— Әйдә, мине озат алайса.
Алар салмак кына атлап Фәритлар яшәгән якка киттеләр. Башта уйланып, сүзне нидән башларга белмәгәндәй, тын гына бардылар. Б\ ♦ юлы Әлфия тәвәккәлрәк булып чыкты.
— Сип, Фәрит, әйдә китик, шул чакны гына бергә була алырбыз. = дисен. Ләкин безнең мондагы эшебез тиз генә бетмәячәк бит. Нинди - кызыклы эшләр башкарырга җыенабыз, Фәрит. Ничек шулармы ташлап ф китмәк кирәк?!
— Әле генә мин сездә дөньямны онытып утырдым. Минем өчен син - һәм эш кенә калды. Ә менә хәзер, Әлфия, өйгә кайтырга кирәк булгач. барысы да, барысы да җимерелеп, уалып төште. Барысы бетте! Мин - хәзер үзем яратмаган кеше янына кайтырга тиеш, аның хурлауларына, < мине кешелектән чыгарып әрләүләренә түзәргә тиеш. Китик, мина башка юл юк!
Әлфия дәшмәде. Ул ни әйтергә дә белми иде. Фәрит сүзен дәвам £ иттерде:
— Әле кыямәтләр алда, Әлфиякәй! Әле ул директор янына, парткомга керәчәк. Шуннан ниләр башланачак? Монда инде миңа беркем дә ярдәм итмәячәк. Хәтта син дә.
— Ә бәлки мин булыша алырмын. Мәхәббәттән дә көчлерәк нәрсә бармы соң дөньяда! Бәлки спи моңа ышанмый торгансыңдыр?
— Мин бары сине яратканымны гына беләм.
Алар тагы сүзсез генә атладылар.
— Телисеңме, мин хәзер үк аның янына керәм дә ачыктан-ачык барысын да сөйләп бирәм,— диде Әлфия бераздан.
— Кирәкми, кадерлем.
— Ни өчен?
— Чөнки син аны белмисең. Ул ярсыган чагында әдәп кагыйдәләре белән бөтенләй исәпләшми торган кеше.
— Нәрсә, бугазыма килеп ябышыр дип уйлыйсыңмы?
— Әйе, ул барысын да эшли ала. һәрхәлдә, әдәм рәтле сөйләшү булмаячак, бары хурлашу, кычкырышу гына... Ә минем, Әлфия, сине бер кемнән дә хурлатасым килми.
— Соң нишләргә инде болай булгач?
— - Мин сиңа әйттем инде.
Фабриканы, башланган эшне, әтине калдырып китәргә?
— Мәхәббәт барыннан да көчлерәк.
Алар Фәрит яшәгән өйгә килеп җиткәннәр иде инде. Өй почмагында тукталып калдылар. Әлфия Фәритнең йөзенә тәвәккәл, хәтта кырысрак бер караш ташлады:
— Әгәр мәхәббәт барысыннан да көчлерәк икән, озын-озак уйлап тормыйча гына минем янга күчәсең дә киләсең.
Фәритнең күзләрендә өмет чаткысы кабынды, ул елмая төшеп башын күтәрде, шул ук секундта ул шундый җиңел чара табылуына шатланып, ризалыгын белдерергә теләде. Тик эчке тавыш ана «Тукта, ашыкма», — диде, һәм ул, тел очындагы сүзен әйтмичә, тын гына Әлфиягә караган килеш таптанып торуында булды. Пөзеннән елмаюы җуелды, күзләрендәге өмет очкыннары әкренләп сүнде.
Мин б\ турыда уйланырмын.— диде ул.
Ярый Mini киттем, — диде Әлфия, кискен рәвештә борылды да. тар гына асфальт тротуардан каты үкчәле туфлиларын түкелдәтеп китеп тә барды.
Фәрит аны карашы белән озатып калды. Авыр иде аңа хәзер. >л үзен ике ут арасында калгандай сизде. Ләкин алар нинди утлар, хә
зергә әле ул бу сорауга анык кына жавап бирә алмас иде. Бер генә нәрсә ачык: аңа юллар ябык. Инде ул ниндидер өметләр белән үзен дәртләндерә икән, болар барысы да үз-үзеңне алдау, барысы да коры иллюзия. Ә хәзергә иң-иң хәтәре яңадан менә Фәһимә янына кайтып керү. Менә ул монда гына. Шушы подъезддан керәсең, икенче катка менәсең, каршыдагы ишекне ачып керү белән аның хөкемендәге кеше син. Килеп төшү белән ул бөтен хакимиятне үз кулына алды. Фәритне беркемгә дә бирмәячәген ачык итеп аңлатты. Ир бирмәк — җан бир- мәк. Менә аның кредосы, һәм ул шул кагыйдәсен үтәү өчен барысын да эшләячәк. Әле фабрика җитәкчеләре аның турында белмиләр. Ул үзе дә мәсьәләне тиешле оешмалар алдында күтәрергә ашыкмый булса кирәк. Фәритне үз кодрәте белән сындырырга тели, аны шантаж, куркыту белән буйсындырырга өметләнә. Ләкин Фәрит бу юлы алай бирешмәс. Ул да кеше, аның да кешечә яшисе килә, һәркемнең гомере бер генә.
Ләкин нәрсә тота соң Фәритне, нигә ул кискен адым ясарга, кем әйтмешли, күперләрне яндырып ташларга базмый. Бәлки ул эштән кууларыннан курка торгандыр? Бәлки югары оешмалар алдында, коллектив каршында яманаты чыгудан?.. Курка микән соң? Әгәр кешенең вөҗданы саф булса, ул үзенең гаепсез икәнен белсә, бу эш шул кадәр куркыныч микәнни?
Фәрит шундый чуалчык уйлар белән баскычтан менде, ишекне ачып эчкә үтте. Колагына беренче килеп кергән тавыш Маратның шатланып «Әти, әти кайтты», — дигән сүзләре булды. Малай диваннан атылып төшеп җан-фәрманга әтисенә таба йөгерде, сикереп аңа асылынды. Аның артыннан шулай ук шатланып Ләйлә килеп чыкты. Ул да әтисенә килеп сыенды. Фәрит балаларын берәм-берәм үпте, башларыннан сыйпады, ашханә буфетыннан берәр конфет алып кайтмавына үкенеп куйды. Балаларның шулай үзен өзелеп яратуын, әтиләренә карата шулай тирән, эчкерсез ышаныч саклавын тою аңа бик рәхәт иде. Бала! Нәрсә соң ул бала? Юк, ул кешенең дәвамы гына түгел, ул ниндидер гылсымлы бер кодрәткә ия бугай!
5
— Кая югалдыгыз сез барыгыз да? — диде Сафура. Ул Әлфиянең ялгыз икәнлеген күргәч, тагы да аптырый төште:
— Ә әти кая?
— Ул шулай һәр көн кич, йоклар алдыннан, озак кына һавада йөри. — диде Әлфия.
Сафураның кулында «Огонек» журналы. Күрәсең, ул шуны укып вакыт кыскарткандыр. Әлфия чишенеп, өстәл җыештырырга кереште, Сафура исә диван-карават почмагында аякларын астында калдырып утырган килеш, укуын дәвам иттерде.
— Ятып тор, апа, — диде Әлфия, Сафурага каршыдагы караваттан бер мендәр ташлап.
— Чыннан да, — дип куйды Сафура. — Шул кадәр арыдым, сездәге урман һавасы шулай изрәтә, ахры.
Ул матур аякларын диван-караватка сузып киерелеп ятты да тагы журналын кулына алды.
— Иске журнал инде ул, — диде Әлфия.
— Ә минем өчен яңа ул. Күптән кулыма газета-журнал тотканым юк.
Әлфия өстәлне җыештырып, савыт-сабаны кухня ягында юыя урнаштырды да апасы янына чыкты.
— Кая, мин дә синен белән ятыйм әле.
Алар бер мендәргә башларын куеп яттылар. Икесе дә бер буйда, зифа һәм матур иде алар. Сафура журналны баш аркылы идәнгә атып бәрде.
„ Безнең кайчаннан бирле инде шулай бергә яткан юк, ә? — дип куйды ул. ♦
Әйтмә дә! Бер ун ел бардыр инде кпм дигәндә.
Әле ул чакны әни авырмый иде. Хәтерлисеңме, без синең белән з һәр вакыт алар караватына ятып хыялланырга ярата идек.
Хәтерлим, без космонавт булу турында планнар кора идек. Хо- * даем, бар иде бит кызык чаклар!
Алар шул кызык чакларны күңелләреннән кичереп, бераз сөйләшмичә яттылар.
— Әти докторлык диссертациясен яклагач безгә Мәскәүдән бүләк- < ләр алып кайтты. Икебезгә дә бәйләм кофталар, сиңа зәңгәр, мина оранжевый. Аннан икебезгә ике китап, сиңа Робинзон Крузо, мина 5 буяулы, бик бай оформить ителгән <Аш пешерү остасы» дигән китап. £ Шунда әтигә хәтерем калган иде. Менә, жүләр түгел диген инде мине! <
— Ә син бит соңыннан ялынып-ялварып миннән кофтаны да, китапны да алдың. Миңа үзеңнең бүләкләреңне бирдең. Ә мин әтигә шул аш остасы китабы өчен рәхмәтләр әйтеп бетерә алмадым. Өйдән киткәч тә үзем белән бик озак йөрттем. Тик Бөгелмәдә яшәгәндә бер җүнсезе урлап киткән.
— Бар иде инде жүләр чаклар, — диде Сафура. Аннан дустанә тон белән сорап куйды: — Син ничек яшисең соң? Язмышыңнан канәгатьме?
— Нәрсә әйтим, апа? Эшемнән канәгать, үземне яраталар, хөрмәт итәләр, премия биреп торалар.
— Ә личный тормышыннан?
Әлфия көлеп куйды:
— Личный тормышым әле чәчәк атарга өлгермәде.
Сафура аңламады. Ул башын борып Әлфиягә карап алды. Алар- ның чәчләре бср-берсенә тиеп тора иде. Әлфиянең чәче куерак, көрәнрәк, арттан төйнәгән, ә Сафураның исә сыеграк, аксыл-сары, таралып җилкәгә төшкән. Сафура Әлфиянең матур сөякчел, уртасында әз генә калкуы булган борынына, чак кына алга чыгып торган иягенә, тулы матур иреннәренә карап куйды, һәм, үги сеңелесенен матурлыгына соклангандай, озын ясалма керфекләрен сирпеп әйтте:
— Син һаман сафмы?
— Менә тагы?—диде Әлфия гаҗәпсенеп. — Саф булмыйча!
— Ну и дура!
Бу юлы Әлфия зур коңгырт күзләрен тутырып апасына борылырга мәҗбүр булды. Ул сүз әйтмәде, ләкин аның күз карашында, нинди ахмак сораулар бирәсең син миңа, дигән мәгънәне укырга булыр иде. Шулай да Сафура тыела алмады, сүзен дәвам иттерде
— Син мондый эшнең азагы начар беткәнлеген беләсеңме?
— Әйе, беләм, — диде Әлфия теләмичә генә.
— Белгәч соң? Тап берәрсен вакытлыча гына булса да.
Әлфия урыныннан сикереп үк торды:
— Син нәрсә сөйлисең, апа?
Ул утырган килеш апасына өстән карап тора башлады. Сафураның йөзендә оятсыз елмаю балкый иде. Аның матур тулы күкрәкләре әле күтәрелә, әле инә.
— Юк, — диде Әлфия катгый рәвештә. — Мин андый эшне булдыра алмыйм.
— Ул башта гына кыен, ә аннан гади бер нәрсәгә әйләнә.
— Юк, юк, — диде Әлфия.
— Ят.— диде Сафура. — Тыныч кына сөйләшеп ятыйк. Мин дә канчандыр синең кебек мәхәббәт, фәлән-фәсмәтән дип. мудрить итә идем Ә барысы да на поверку условность икән. Хәтеремдә, сигезенче класста укыганда. Рашнтка дигән бер егеткә безума гашыйк булдым. О. боже, ул гына дөньяда, ул гына беренче егет, аннан да чибәр кеше юк. Җүләрләнеп беренче булып ана хат яздым, беренче булып аның белән свидание билгеләдем. Ул да. яратам, дип йөргән булды. Яратам, ди. Мин. дура, ышанам. II нәрсә булып бетте? Син дә белмәдең, әниләрем дә белмәде, мин больницага кереп чыгарга мәҗбүр булдым. Чөнки Рашнтка кирәген алды да миннән йөз чөерде. Мин сине знать не хочу. ди. Ул инде унынчы класста укый иде. Тиздән мәктәпне бетереп, бөтенләй Казаннан ук китеп барды. Менә ул нәрсә, син әйткән чын мәхәббәт.
— Син үзең гаепле. Син йомшаклык күрсәтергә тиеш түгел идең.
— Ничек инде, яраткан кешеңә ышанмаскамы?
— Яраткан кешегә ышанырга, тик җебеп кенә төшмәскә. Нигә, син әнинең безгә сөйләгәннәрен оныттыңмыни?
— Нәрсә сөйләгәнен? Кызык, абсолютно хәтерләмим.
— Ә син гомумән әни белән әтигә гомер буе кимсетеп карадың.
— Булгандыр инде. Әлфия. Булгандыр. Бәлки аның довольно веский сәбәпләре дә булгандыр.
— Аңламыйм.
— Как аңламыйсың? Нәрсә күреп үстек без? Детсадмы? Анда нинди генә балалар һәм тәрбияләүчеләр юк иде. Инде мәктәпне әйткән дә юк. Без бит семья җылысын белми үскән инкубатор чебешләре.
— Белмим тагы. Мин үзем алган тәрбиямнән канәгать. Әнигә дә, әтигә дә. шул ук детсадыма, укыган мәктәпләремә дә рәхмәттән башка сүзем юк. Мине — ятим, ташландык бер баланы кеше иттеләр, белем бирделәр, рәхмәт. — Ул кашларын җыерып апасына сораулы кырыс караш ташлады. — Бәлки син нянкалар, гувернанткалар тәрбиясендә үсәргә теләгәнсеңдер?
— Мин бернәрсә дә теләмәдем һәм теләмим дә. Мин бары хөрлек кенә телим. Кешенең һәр адымы регламентацияләнгән икән, ул инде ирекле тормыш түгел.
— Кем тарафыннан регламентацияләнгән?
— Кем тарафыннан булса да.
— Регламент дәүләт администрациясе тарафыннан булырга мөмкин. ул булырга мөмкин эш урының тарафыннан, ул милли йола, я җирле йола була ала. Ул кешенең вөҗданы тарафыннан куелган регламент булырга мөмкин. Алар бик күп һәм төрле-төрле. Син аларның берсен дә кабул итмисеңмени? Алар бер очракта чиратлашып, икенче очракта бергәләп, кешенең һәр адымына регламентация ясап торалар. Элек аллага тапшырганнар бу миссиянең иң эффектлысын, ә хәзер вөҗданга. Ничек, син барысыннан да азатмы бу регламентларның?
Сафура дәшмәде. Бераздан ул сүзне икенчегә борды:
— Мин кияүгә чыгам.
— Әйе, әти әйтте миңа.
— Миңа туй уздырырга акча кирәк. Туй дип әллә нинди шикарный түгел инде. Ну шулай да иптәшләр белән бер күңелле итеп утыру турында сүз бара.
— Син әтидән акча сорарга килдең инде?
— Кемгә барыйм мин? Әнә Димканың әтиләре простой колхозник- лар и то 200 сум җибәргәннәр. Ә ике йөзгә нәрсә алып була, костюммы, обручальный йөзекләрме? Я. әйт?
— Ә син Димкаңны яратып чыгасыңмы соң?
Мин ярату-яратмау мәсьәләсендә сиңа әйттем инде. Сүз кешенең приятный мы, неприятныймы булуы турында гына барала. Ул довольно приятный егет. Атлет. Блондин, характеры покладистый.
— Ә син аңа. Сафура апа, шулай да чыкма.
Ә мин чыкмыйм дигән идем. Болай гына яшик дигән идем. Чөн- ки мин беләм, ир-хатын булып торуы ул әле үзе бер өстә.мә нагрузка. ♦ Юк, ди, минем тәрбиям андый эшкә рөхсәт бирми, ди. Ул да синең ке- $ бек бер чудак. §
— Без синең белән, апа, бөтенләй ике төрле кешегә әверелгәнбез « икән. ф
— Ничево, тора-бара син дә минем арттан китәрсең әле. Тормыш к куша аны. =
— Шундый тормышта яшибез микәнни без? Мин алай уйламыйм. < Син, минемчә, артык эгоист һәм ялкау, шуңа күрә ирек, мәхәббәт дип, “ тузга язмаган сүзләр сөйләп ятасың да. Син бит менә физик. Сәләтеңә * мәктәптә дә хәйран калалар иде. Шуның өчен сине махсус мәктәпкә дә бирделәр. Аннары физика факультеты бетердең. Инде ннемә дип = гади секретарь-машинистка булып эшләргә кирәк? Әти бит сине менә £ дигән институтка урнаштырган иде.
— О, бу катлаулы мәсьәлә. Әйдә без синең белән дусларча гына сөйләшик, Әлфия. Минем бүген настроением шундый.
— Ихтыярың, — диде Әлфия. Бу минутта аңа кечкенәдән үзен әти әнисе сизмәгәндә һаман, һаман рәнҗеткән үги апасы бик-бнк кызганыч иде. Рәнҗеткән дигәндә дә, аларның дус, сердәш чаклары да булмады түгел. Сафура аңа урта мәктәптә укыганда азмы ярдәм итте. Аның яр дәме булмаса, бәлки бөтенләй башка юлга кереп китәр иде Әлфия. Ул түшәмгә карап шулар турында уйланып ятты. Әкренләп апасына карата булган ачуы сүрелде. Бары тик кызгану хисе калды.
— Син бер дә Лиана турында сөйләмисең.
— Мин сиңа әйтмәдеммени, ул бит хәзер санаторийда, аның пер- кесы положительный. Үпкә чиренә шикле балаларның Займищеда са- наториесе бар. Ул шунда.
— Ничек яши соң ул минем нәни сеңелкәем, баргалыйсыңмы?
— Баргалыйсыңмы дип, син минем занятостьны беләсең, Әлфия. По мере возможности инде.
— Мин ул нәни кыз өчен борчылам. Ә Дмитрий ничек соң. аны яратамы?
— Аның баланы рәтләп күргәне дә юк. Билгеле, үз баласы түгел инде. Әле өйләнешеп бетмәдек, ул чудак үз баласы турында хыяллана , башлады. Табып бир бер малай ди. — Сафура көлеп куйды. Әлфия дә апасының күңеле өчен дип кенә елмая башлады. Әйе, ятим балалар хәле. Ул үзе ятимлеген соңыннан гына, үскәч кенә сизде. Шулай да ятим кеше карашыннан барлык узган гомерен бәяләде һәм үзен янә дә ятим итеп тоя башлады. Күрәсең, шуңа күрәдер, ул ятимлек мәсьә-ләсендә артык сизгер, алариы артык кызганучан иде. Ул Лиана турында уйланды. Кинәт аның күз алдында Фәритнең ятим булып калачак балалары җанланды. Әлфиянең ул балаларны күргәне юк. Ул алариы берничек тә анык кына төсмерли алмый, мәгәр алар балалар иде һәм ятим килеш үсәчәкләр иде. Ул үзе дә тоймастан, аһ орып, авыр сулыш алды.
Сафура күзләрен йөретеп кенә Әлфиягә сынаулы караш ташлады.
— Син аның өчен ут йотма,— диде ниһаять, кызның борчылуы Лиана өчен генә дип уйлап. — Без Мнтя белән аны интернатка бирергә сөйләштек. Анда ул вольный казак булып үз иркендә үсәчәк.
— Мин мондый эшне иң зур әшәкелек дип исәплим,— диде кинәт Әлфия кызып.
Аның тыелгысыз рәвештә күзләрен яшь каплады. Монда барысы да жыелган иде, Сафураның бу рәхимсез сүзләре, күңелен тутырган авыр хисләренә өстәлеп, кызның түзем буасын җимерүче соңгы тамчы булды.
— Ни булды сиңа, — диде Сафура куркынып. Ул торып утырды да Әлфиягә табан иелеп, сеңелесенең колакларына агып төшкән күз яшьләрен куллары белән сөртә башлады.
— Кирәкми, нигә андый сентиментлар. Ул бик бәхетле булачак.
Әлфия, авызы белән сулаган хәлдә, яшьле күзләрен Сафурага текәде.
— Син безнең әтиләрне гаеплисең. Безне тиешенчә карый алмадылар, бары эш, эш, эш иде аларның күңелләрендә, дисең. Ә син үзең соң, бердәнбер кызыңнан да котылмак буласың. Мин әтиләрне гаепләмим, алар зур эшләр майтарганнар, ә син соң, син ни өчен, ни өчен үз рәхәтең өчен, просто хайвани рәхәтең өчен...
Ул артык сөйләшә алмас булды. Аны, күз яшьләре буып, бөтенләй өнсез калдырдылар.
— Беләм мин, беләм, — дип пышылдады Сафура, — бала ата-ана- сы белән бергә булырга тиеш, бу табигать законы. Ләкин нишлим соң мин, Әлфия, минем дә яшисем килә бит!
Әлфия борынын тарткалап алды.
— Яшәү? Шул яшәүме?
— Әйе, минемчә, яшәү шул.
6
Иртәгесен чәй янында Сафура әтисенә:
— Мин бүген китәм, чөнки министр белән өч көнгә генә дип сөйләшкән идем, — диде.
— Ярар, бик әйбәт булган, менә сеңелеңнең тормышын күрдең. Кияүгә сәлам әйт, — диде карт.
Сафура авыз чите белән генә елмайды да:
— Я, хәйләкәр дә син, әти, — дип куйды. — Әлфиянең тормышын күрү өчен генә монда килеп китәрлек хәлдәге кешемени мин! Син бит минем ни өчен килгәнемне бик яхшы беләсең.
— Мин сиңа бары алачак пенсиямә ышаныч кәгазе генә язып бирә алам. Шуны алырсың, ә башка акчам юк минем, кызым, мин сиңа аны Казанда ук әйттем.
— Күрсәт сберкнижкаңны,—диде Сафура, — әгәр син честный икәнсең.
Карт пннжәк кесәсеннән бумажннгын алды да саклык кассасы кенәгәсен Сафурага сузды. Анда унбер сум акча язылган иде.
— Оят, билләһи, — диде Әлфия, — әтигә карата шундый мөнәсәбәт була аламыни!
— Ничево!—диде Сафура, — сочтемся. Ул шуны заслужил. Менә бу юлы да хитрить итә. Аның наверняка икенче книжкасы да бар.
Карт тамак кырып куйды.
— Юк, минем башка кенәгәм, кызым. Теләсәң, пенсиямне алырсың, ышаныч язуы бирермен.
Ул тәрәзә янындагы кечкенә өстәлдән кәгазь һәм каләм алып, язарга утырды.
— Әти дим, язма! — диде Әлфия гасабнланып. Ул ачу белән апасына текәлде: — Үзем биреп торам сиңа акча.
— Миңа бер биш йөз сум җитә,— диде, бераз югала төшеп, Сафура.
— Яз расписка!
— Расписка?
Сафура нидер эзләгәндәй, Әлфиянең йөзенә карап торды, аннан тагы да ачырак елмаеп:
Менә хәзерге заманда туганнар нинди, ә! — дип куйды.
Ни чәчсәң, шуны урасың,— диде Әлфия тыныч кына.— Расписка язганда акчаны кайчан кайтарып бирәчәгеңне ачык яз. Мин эшкә ф барышлый саклык кассасына сугылырбыз. Бирермен.
Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Галиәкбәр Әлфиянең мондый нык 2 та була алуын әле беренче тапкыр күрә иде. Әйе, Әлфия хаклы. Шулай з да картка акча мәсьәләсендәге мондый ипсез сөйләшүне тыңлау авыр '
Әлфия квартирасында сүз туйга дигән акча турында барганда, Фә- < ' ритләрдә сүз бөтенләй башка турыда бара иде.
Аларда да иртәнге чәй вакыты иде. Чыр-чу килеп табынга утырыш- * тылар. Балаларның тамакларын туйдыргач, Фәһимә аларны киендереп, ч урамга чыгарып җибәрде. Җитди сүз өстәл тирәсендә өч олы кеше = калгач кына башланды. <
— Я, карткаем, — диде Фәһимә ясалма бер тынычлык белән, — сиңа да авыз ачып бер кәлимә сүз әйтер вакыт җиткәндер. Синең куышыңда өчне кундык. Иртә таңнан торып китәсең дә кояш баегач кына кайтып керәсең. Кайтып керәсең дә, ә юк, бә юк, ясаган чәйне эчеп урыныңа түнәсең. Мин бит монда синең борын сызгырта-сызгырта гырлавыңны тыңлар өчен килмәдем. Менә син хәзер өздереп кенә әйт үз иркең белән, үзең ризалык биреп, безнең белән каласыңмы, әллә юкмы?
Фәрит төнне саплам-саплам гына йоклап уздырган, арып-алҗып уянган иде. Ул үзенә текәлгән Фәһимәне күрмәскә тырышып, тирә- юненә карангалады.
— Юк,—диде ул, ниһаять.
Фәһимәнең йөзенә алсулык йөгерде, ә Зариф исә җәһәт кенә башын күтәрде.
— Улым, чү-чү, сүзеңне әйтер алдыннан уйлан.
— Барысы да бик күп тапкырлар уйланган инде, әти. Аларны кабатлап торуда мәгънә юк.
— Ярый алайса, — диде Фәһимә янау тоны белән. — Миңа бераз аяк киеме туздырырга туры килә икән болай булгач, мин газиз балаларымны бәхетсезлеккә дучар итә алмыйм. Аны бел!
— Теләсәң нишлә, — диде Фәрит, буш чынаягын шыкылдатып тәлинкәгә куйды.
Карт өтәләнеп чытык йөз белән сүзгә кереште.
— һай, егетләр! Бу нинди бетмәгән киреләнү инде. Бу нинди ата- баба күрмәгән бер галәмәт эш инде, валлаһи...
Фәрит барысына да әзер иде. Ул урыныннан торды да, коридорга, кием элгеченә таба ашыкты.
— Мине көндезге чәйгә көтмәгез, әти, эшем бар, — диде ул ишек ачып урамга чыгар алдыннан.
Урамда аны апрель сулышы, сыерчыклар сайравы, балалар чыр чуы каршы алды.
Фәрит йөгерешеп йөргән бала-чага арасыннан үз балаларын эзләде. Тапкач, аларны кисәтеп, урамда уйнарга кирәкмәгәнлеген, ишегалдында уйнау хәвефсезрәк икәнлеген әйтеп, аларның җилбәгәй киткән киемнәрен төймәләп, аннан икесенең дә битләреннән үбеп фабрикага таба китте. Ниләр генә уйлый башласа да. Фәритнең уйлары ахыр чиктә, уйсу җиргә ашкынган гөрләвекләрдәй, тагы гаилә мәсьәләсенә барып тоташа иде. Менә ничә көннән бирле инде ул шулай директорның, я секретарьның үзен чакырып алуын көтеп яши. Телефон шалтырады-
мы. шул мәсьәлә турында сөйләшү өчен чакыралар шикелле. Буласы җәзаңны көтеп йөрү бик үк рәхәт түгел икән шул! Фәритнең әле үз гомерендә мондый хәлгә тарганы юк иде.
«Ә үзем кереп әйтсәм, — дигән ун килде аның башына кинәт.— Нигә миңа шул кадәр газап чигеп, акылсыз хатынның таш атуын көтәргә!.. Юк, булмый, — дигән нәтиҗәгә килде ул шунда ук. — Чөнки.— дип уйлады, алданрак. Фәһимә килгәнгә кадәр ачылсам, минем иелгән башны бәлки кылыч чапмас та иде, ә болай ышанмаячаклар. Алар, барыр чарасы калмагач кына батырлана, диярләр».
Ул шулай уйланып, нинди нәтиҗәгә дә килергә белмәстән, урам буйлап бара бирде. Менә уңга борылды, агачлык аша инде асфальты арчылган фабрика юлы буйлап китте. «Ә болай азапланып көтү рәхәтме соң? — дип сорады ул тагы. — Ярый, синең турыда, качар чамасы калмагач шулай иткән, дип уйласыннар. Ә бөтенләй бармасаң, нәрсә уйларлар? Тагы да начаррак уйламаслармы? Нинди хәлдә дә бит әле мин эшне үзем кузгатсам, көтү газабыннан котылам. Ә мин күрәсене беркем дә күрмәс. Ах, нигә, нигә соң Әлфиянең китәсе килми! Ул эш, ди. Җитди эксперимент башланачак, ди. Анда да хаклылык бар. Әгәр мин динле булсам, я хода, миңа көч-куәт бир, бу авырлыкларны канатларымны сындырмыйча гына уздырырлык түземлекләр бир, дип дога кылыр идем».
һәм, ниһаять, башлыкларга үзе кереп, сүзне үзе башларга, дигән нәтиҗәгә килде ул. Фәрит директор белән секретарьның бергә булган чагында сөйләшергә теләгән иде. Авыр минутлар кабатланмас, җиңелрәк булыр дип уйлаган иде. Әмма директор үз кабинетында булмады. ә секретарь исә, ни сәбәптәндер, бүген бик иртә килгән һәм үз бүлмәсендә утыра иде. Фәрит аңа шалтыратып йомышы барлыгын әйтте.
— Давай, сүзең булгач кер, мин кайчан гына килсәм дә, миңа барыбер шулай тынгылык бирмәсләр инде, — диде ул, көлә биреп.
— Сүз бик җитди булачак, — диде Фәрит телефон көпшәсенә.— Шуңа күрә син дә мине бик җитди кыяфәт белән тыңла.
— Булдыра алган кадәр тырышырбыз.
Фәрит секретарь кабинетына керде. Фабриканың партия җитәкчесе чандыр гына, кыска буйлы, кара тутлы бер татар егет иде. Гомумән Җамалиевны Фәрит беренче көннәреннән үк яхшы егет дип тапты. Аның белән күп нәрсәне бергәләп хәл итәргә туры килде аңа. Кайчак алар бәхәсләштеләр, ара-тирә катырак тавышланып сөйләшүләр бул- галады. Тик Җамалиев мин-минлек белән җәфа чигүче кешеләрдән түгел иде. Шуңа ул кинә саклау, үч алу кебек түбәнлекләргә беркайчан да бармады. Аның өендә элек кош караучы булып эшләгән гади генә ачык йөзле хатыны һәм җиде баласы бар. Гомумән, әйбәт оештыручы булу өстенә секретарьның гаиләдә дә яхшы кеше булуын сөйлиләр иде.
Фәрит газета подшнвкалары белән тулган озын өстәл яныннан узды да түрдә, аркылы куелган өстәл артында нидер язып утыручы Җамалиев каршына ук барып басты.
— Тыңлыйсыңмы? — диде.
— Тыңларга исәп. Давай утыр, сайрый башла.
Фәрит утырды. .
— Тон алай ук мажорный булмас кебек. Лутчы елый башла, диген.
Җамалиев каләмен өстәлгә куеп, бераз сәерсенгән хәлдә, Фәриткә текәлде.
— Менә нәрсә, мин синең алдыңа бик зур җинаять ясаган аморальный кеше сыйфатында килдем, — диде Фәрит.
Җамалневның эчкә баткан кара күзләре беткәнче ачылды. Ул бермәл бу шаяртадыр, дигәндәй елмаерга да итте. Ләкин Фәрит артык
житди иде секретарь сүзнең дәвамын тыңлар өчен бөтен игътибарын жикте. г
Эш шунда, мин моннан бер ел элек хатынымны һәм ике баламны ташлап, дөресрәге, алардан качып, сезгә эшкә килеп урнашкан кеше. Бер ел буена алимент акчасы түләмәдем, бер ел буена өемә хәбәр ит мичә яшеренеп яттым. Менә мин шундый кеше. *
Җамалиев, Фәритнең әйткәннәренә ышанмады булса кирәк, имән 2 бармагын чигәсенә төртеп боргалый-боргалый сүзне бүлдерде:
— Синең шөрепләр барысы да урынындадыр бит?
Хәзергә урынында. Мин сиңа, иптәш Җамалиев, дөресен сөйлим ♦ Әгәр инде ышанмасаң, әнә бар минем квартирага, хатынымнан сора. х Өченче көн алар жыйиаулашып бирегә килеп төштеләр.
Фәритнең хәзергә әйтер сүзе беткән иде. Җамалиев исә, һич көтел- < мәгән бу яңалыктан югалып калгандай, өнсез торды, бер Фәриткә, бер °- тәрәзәгә карап алды, ниһаять, ул акылын җыеп сорады:
— Ниемә дип шундый тинтәклек ясадың соң?
Фәрит әнә шул сорауны бирмичә генә хөкем чыгара башларлар дип = курыккан иде. Ул иркен сулап куйды. £
— Чөнки мин хатынымны яратмый идем.
— Яратмый идең... Яратмагач, ник өйләндең? Бәлки сине көчләп өйләндергәннәрдер?
— Ахмак булдым. Яратам дип уйладым. Шуңа өйләндем.
— Ә яратмавыңны шулай бик соң белдеңмени? Балалар, дисен түгелме?
— Балалар. Олысы җиденче белән бара, кечесе биштә. Ә яратмавымны күптән белдем, тик түздем. Аның холкында, карашында үзгәрешләр көттем, бәлки аны яңадан ярата башлармын дип өметләндем.
— Ә өметләр сүнде?
— Сүнде. Башка юл калмады.
— Юл калмагач, нигә закон нигезендә судлашып аерылышмадыгыз3
— Ул теләми. Аннан балалар... бәлки киләчәкнең билгесезлегеннән курку да бардыр.
Җамалиев, ни әйтергә дә белмичә, авыр итеп бер сулап куйды.
— Мин бары шуны гына әйтә алам,— диде ул, ниһаять,— сиңа сөйләгәннәреңне ачык итеп партбюрога язып бирергә кирәк булыр.
— Авыр эш йөклисең син миңа. Бәлки телдән әйтелгәннәр дә җитәр. ә?
— Юк, алай булмый.
Фәрит терсәгенә таянган хәлдә, чигәсен кашып, йөзен чытты
— Син минем хәлемне аңласаң иде, Җамалиев. Мин хәзер өйрәнеп җитмәгән эквелибрист кебек. Аяк астымдагы аркан да чайкала, кулымдагы колга да әле бер якка, әле икенче якка авыша. Минем мәтәлеп китү ихтималым бар.
— Син ни телисең соң миннән? Яклавымнымы?
— Белмим, —диде Фәрит. Чыннан да, әле эшнең асылын аңлап бетермәгән секретарь нишли алсын! Аннан, гомумән, аңлармы әле ул? Фәрит үзе дә аңламаган нәрсәне чит кеше ничек аңласын?!
Җамалиев учы белән өстәлгә җнңелчә генә суккалап алды.
— Мин үзем гаилә мәсьәләсендә консерватор кеше, — диде ул. - - Санлап алгансың икән, өлешеңә чыккан көмешеңнән риза бул, яшә, матур гына итеп, балалар үстер.
— Шулай ул. үз башына төшмәгән кешегә акыл сатулары җиңел. Ә менә сез, ир белән хатын, психологик яктан бер-берегезгә тиң кил- мәсәгсз, ипчек?
— Мондый чатаклык килеп чыкмасын өчен, минемчә, өйләнгәнгә кадәр бер-береңне бик нык сынарга кирәк.
— Ә менә мин ул кагыйдәне үти алмадым, чөнки яшьлектә акылдан да бигрәк хисләреңә буйсынып яшисең икән ул.
— Аңлыйм мин анысын. Ләкин бит һәр эштә нәтиҗәгә карап хөкем йөртәләр. Син хатыныңа һәм балаларыңа гына мәңгелек күңел ярасы эшләмәгәнсең, анысы да, әлбәттә, бик мөһим, ләкин син бит семья таркатып безнең дәүләткә, җәмгыятькә дә зур зыян ясыйсың.
Җамалиев урыныннан торды да ишек янындагы элгечкә асылган пальтосы янына барды. Пальто кесәсеннән сигарет кабы чыгарды.
— Гаилә, дибез, ул дәүләтнең беренче күзәнәге, шул бинаның кирпече, дибез, нигез нык булырга тиеш, дибез. Ә фактта нишлибез? Хәтта коммунист иптәшләр дә кайчак бу нәрсәгә җиңел генә карый. — Ул кырыс, хәтта ачулана төшеп, Фәриткә текәлде. — Туктале, син нигә килдең миңа, Фәрит Зарипович? Нигә син кычытмаган җирне кашып, үзеңне дә, безне дә борчып йөрисең? — Җамалиев яңадан үз урынына утырды, сигарет сузды. — Тартасыңмы? — Фәрит рәхмәт әйтеп баш тарткач, ул сүзен дәвам иттерде. — Син бит хатыным балаларымны ияртеп килде, дидең. Шулаймы?
— Шулай. Ул шушы көннәрдә килеп төште.
— Шулай булгач. Бик әйбәт, тыныч кына яшәгез. Хатыныңнан гафу үтен, юмала, җайла, башка алай итмәм, диген. Менә салынып яткан бинадан сезгә өч бүлмәле квартира бирербез. Хатының да белгечме?
— Юк, ул сберкассада эшли иде.
— Сберкассада? Ну аңа бездә дә шундыйрак эш табылмый калмас дип уйлыйм. — Җамалиев, барысы да шулай ансат кына хәл ителүенә үзе дә шатлангандай, яктырып китте. Фәритнең ачуы богырдап ташый иде. Ул түзмәде, читкә борылды. Ниһаять, әйтте:
— Шулай итеп сарыклар да исән, бүреләр дә тук булачак, дисең инде син.
— Нигә, — диде Җамалиев, җитдиләнеп. — Шулай түгелмени? Тормышта бит бик хитри әйберләр бар, Фәрит Зарипович, алар ялгышуны күтәрмиләр. Гаилә кору ул минер хезмәтен үтәү кебек. Анда ялгышырга ярамый. Ялгыштыңмы, беттең. Син аны үзең дә чамалыйсыңдыр.
— Минемчә, син бик иске категорияләр белән эш итәсең.
— Юк, мин алай димәс идем. Әйдә, синең белән килештек, ди. Сип үзеңне гаепле санамыйсың, чөнки яшь булгансың, ялгышкансың.
— Мин менә ялгышымны төзәтү өчен ул хатыннан аерылырга телим. Чөнки мин аның белән барыбер яши алмыйм.
— Даже? — дип куйды Җамалиев. — Димәк, берсе дә мин әйткәнчә барып чыкмаячак?
— Әйе, чыкмаячак.
— И син инде шуннан соң үзеңә бәхет эзләячәксең, шулаймы?
■— һичшиксез, һәм мин аны табачакмын.
— Ай-Һай. Таба алмассың кебек. Чөнки син ясаган өйләнү акциясе бик зур, бик тирән эзләр калдырган. Син бәлки үзең яраткан кешене табып тормыш корырсың, тик балаларың беркайчан да күз алдыңнан китмәс. Вөҗданың һәр вакыт сыкранып торыр, дип уйлыйм —Ул сигаретын тирән итеп бер суырды да озак кына читкә төтен өреп торды. — Әлбәттә, бу минем личный карашым, Фәрит Зарипович, син аны парткомның рәсми карары дип уйлый күрмә.
— Аңлыйм.
Җамалиев Фәритнең балалары турында сораша башлады, аннан хатынына күчте. Фәрит, берни дә яшермәстән, аңа ачыктан-ачык булган хәлләрне сөйләп бирде. Тик күренә, болар берсе дә Җамалиевның кристаллашып өлгергән фикеренә йогынты ясый алмый иде. Хәер, Фәрит әллә ни көтмәде дә. Гаилә мөнәсәбәтләре, андагы эчке конфликтлар, әгәр алар хулиганлыкка барып җитмәсә, читләрнең тыгылуын күтәрми.
Моны Фәрит аңлый иде инде, һәрхәлдә, хәзер аңа җиңелрәк булып китте.^ Ул уйлаганын эшләде, чәчми-түкмн булганын партком секретарена сөйләп бирде, бары бер нәрсәне генә, Әлфияне телгә алмады. Үзенең аңа булган чиксез мәхәббәте турында ләм-мим сүз катмады. Бу яшеренү куркудан түгел иде, үзенә бирелгән зур бәхетне, яшәү һәм дәрт чыганагы буларак, үзе өчен генә, үз йөрәгендә генә саклау өчен иде. ♦ Аны башкаларга ачып күрсәтсә, бу тирән нәфис хис кимсетелер, жә- $ берләнер кебек тоелды аңа. Гүяки битараф кешеләр үзләренең гамьсез. = хәтта әле дорфа мөгамәләләре белән бу гүзәл тойгыны мәсхәрәләрләр - кебек иде. ’ ‘ Ф
Фәрит парткомнан чыккач бөтен барлыгы белән эшкә чумды. Директорга кереп тормады, чөнки аның яңадан бу турыда сөйләшерлек = көче калмаган иде инде. Партбюрога аңлатма язуны да башка вакыт- ~ ка калдырып, ул цехлар борынча китте. Алтынчы цехта бүген әзер а. бройлерларны тотып сугым цехына тапшыру көне иде. Ничегрәк, артык < вак түгелме чебиләр. Аларны тотканда бик җәрәхәтләмиләрме? Түш- 4 кәне бозмыйлармы? Болар барысы да фабрика өчен бик мөһим иде. Z" Юлда баш ветеринар очрады. Икәүләп корпуска уздылар. Эчтә шау- й шу, чебешләр җәнҗалы купкан, түшәмгә кадәр тузан күтәрелгән. Менә < идәндә асрасаң ничек ул. аларны тотуы да бер проблема!
Челтәрле калканнар белән коралланган эшчеләр чебиләрне кысрыклап бер почмакка куалар. Бу эшнең ахыры әйбәт бетмәячәген сизенгән чебиләр тирә-юньгә сибеләләр, хәтта кайберсе кеше биеклегендәге тимер чыбык челтәр аша сикереп тә чыга.
— Әкренрәк, тынычрак, — дип кычкырды Фәрит, — нигә шулай травма ясарга?! Болай да, аллага Шөкер, түшкәләрне югары сорттан уздырып булмый.
Алар цех начальнигы, ветфельдшер һәм сугым цехы мөдире янына килделәр, һәркайсы белән кул биреп исәнләшкәч. Фәрит цех мөдиреннән уртача үлчәүнең күпме булуы белән кызыксынды. Кило да өч йөз иде.
— Аз, — дип куйды Фәрит борчылып.
— Арык тотуда файда юк. Артым бирмиләр, ашату бушка китә, дип зарланды башлык.
— Азык күпме тотылган?
— Дүрткә якын.
Фәрит йөзен чытты:
— Ой-ой-ой!
— Комбиазыкта җитешмәүчелек.
— Кушабыз бит: маен да, үлән онын да.
— Барыбер дефицит.
— Җен алгыры. —дип мыгырданды Фәрит.
Бераз карап торганнан соң, ул ветврачны һәм сугым цехы мөдирен ияртеп корпустан чыкты.
Ничегрәк, сезнең яңа суыргычлар шәп эшлиме әле, чыгымчыламыймы? — дип сорады ул цех мөдиреннән.
— Хәзергә зарланып булмый.
Сүз суелган түшкәләрне чистартучы, әле күптән түгел генә гамәлгә кертелгән машина турында бара иде. Бу машина берничә секунд эчендә түшкәнең эчен суыртып чистарта.
Алар шул турыда сөйләшә-сөйләшә ярым автоматлаштырылган сугым цехына килеп керделәр. Монда барлык эш диярлек машиналар ярдәмендә эшләнә, тавыкның йонын йолкудан алып баш аяк, эчке әгъзаларын аертуга кадәр. Монда берни дә югалмый, тавыкның йоны да. конфискатлары да, хәтта каны һәм калдыклары да җыелып, я комби азыкка кушыла яки ашламага әйләндерелә, ә йон, эшкәртелеп, мендәр, ястык мастерскойларына озатыла.
Корпуска килеп керү белән борынга төчкелтем чи ит исе бәрелде. Фәрит буйдан-буйга берничә рәт итеп ыргакларга эленгән түшкәләрне карап узды. Ярый, күгәргәннәре, начар эшкәртелгәннәре алай күп түгел. Шулай да алар ветврач белән икәүләп цех мастерына тәнбнһ ясаштырдылар. Тагы да азрак булырга тиеш мондый брак.
7
— Әлфия, бәлки син минем туема барырга мөмкинлек табарсың?
— Ышандыра алмыйм, апа.
— Ник?
— Эш күп.
— Эш, эш, эш. Бетмәгән эш булды инде ул синең. Эш тә эш, ә яшәргә кайчан соң?
— Эш арасында.
Алар поселок яныннан гына уза торган олы юл чатындагы автобус тукталышында эскәмиядә утыралар иде. Машина карарга юлга чыккан Эльвира әйләнеп керде һәм аларның арасына килеп утырды.
— Гаҗәп матур җирдә икән поселогыгыз. Чын мәгънәсендә курорт урыны, — диде ул.
— Менә ял көненә кадәр калмадыгыз ич. бергәләшеп Кама буйларына чыккан булыр идек. Искиткеч матур урыннар бар монда.
Әлфия җәй көнен үзенең шул җирләрдә йөрүен хәтерләп сөйли башлады, җәйге ялга үзләренә кунакка чакырды.
Эльвира, әлбәттә, килергә әзер һәм киләчәк тә. Чөнки фабрикада башланган тәҗрибә эшләре аның өчен чыннан да кызыклы, кирәкле иде. Ул Галиәкбәргә шулай юмартлык белән бөтен эш планнарын сөйләгән өчен күңеленнән рәхмәтләр укый иде. Сафура җәен бу якларга килеп чыгу мөмкинлеге табылыр дип уйламады. Чөнки алар, Дима белән, җәйне «кыргый» рәвештә ял итеп Кара диңгез буенда уздырырга сөйләштеләр. Лиананы китереп китсәң генә инде бирегә, дип уйланды ул. Ләкин моны әлегә әйтергә базмады, ничектер түбәнсенде. Аныңча Әлфия үзенең дәрәҗәсе белән дә, гомумән, хатын-кыз буларак та Сафурага җитми иде. Сафура уенча ул район тирәсендә, авыл хуҗа-лыгы өлкәсендә эшләп хәзер бөтенләй тупасланган иде. Шуңа күрә апасын аңламый да. Өстәвенә көнчелек тә бардыр. Сазаган кыз булып калу көннәре аның әллә кайда түгел, егете юк, ир-ат каршында абруе юк, ә апасы инде менә икенче тапкыр үзе сайлап, бары егетнең ялварып, үтенүеннән соң гына, кияүгә чыга.
Дөреслектә Сафура үзен тынычландыру өчен генә шулай уйлый иде. Ул күңел күзе белән Әлфиянең үзеннән өстенлекләрен күрми түгел. Аның беренче өстенлеге шунда: ул үзеиә-үзе хуҗа. Аның тапкан акчасы үз теләкләрен башкарырга җитә (әле артып та кала), аның квартирасы бар, аны җитди кешеләр санга сугалар. Тагын шунысы да бар: Сафураныкы кебек тәртипсез богема тормышы аркасында күз тирәләренә җыерчыклар да кунмаган.
Ләкин эгоист кеше һәр вакыт үзендә башкалардан өстен яклар табарга тырыша, һәм тапмый калмый да. Чөнки өстенлек табылмаса, ул үлде, бетте, дигән сүз. Юк, болай гына китмәячәк әле Сафура моннан. Әлфиягә исендә калырлык берәр сүз әйтәчәк!
Сүзгә Эльвира Хәкнмовна кушылды.
— Мин сезгә менә нәрсә әйтмәкче идем, — диде ул Әлфиягә. — Галиәкбәр Хафизович миңа ни өчендер артык картаеп киткән кебек тоелды. Сез аны саклый күрегез инде. Күрәсез бит ул алтын хәзинә.
Әлфия ирексездән әтисенең сөйләгәннәрен хәтерләде. Чак әйтми түзеп калды. Булмаган гаепләр тыгып кафедрадан китәргә мәҗбүр
иткәндә ник бу турыда бер дә уйламадыгыз сон, дип әйтәсе килде аның Мәгәр кыз түзде, яхшысынмады.
— Тырышырмын, булдыра алганча тырышырмын,—гына диде.
Үр өстенә, тәрәзә пыялаларын кояшта ялтыратып, автобус килеп чыкты. Тавык түшкәләре салынган сеткалар кулга алынды. Ниһаять, җылы гына саубуллаштылар. Автобус баскычына менгән Сафура бо- ♦ рылып, ачы елмайган хәлдә, мәкерле сүзен әйтеп куйды:
— Теге расписканы югалта күрмә тагы, Әлфия!
Әлфия дәшмәде, ачудан кызарынды. Оста һәм бик рәхимсез рәвеш- - тә алды үчен апасы! Ф
Кыз тасма булып сузылган асфальт юл буйлап поселокка таба х юнәлде. Ачу әкренләп сүрелде. Сафура нинди зәһәр һәм көнче булма- = сын, ни әйтсәң дә Әлфия өчен әле дә кызганыч тоела иде. Нигә, ни < өчен кешеләр үзләренә бирелгән сәләтне кешеләргә бүләк итәргә телә- а миләр. Ни өчен үзләре эшләү урынына алар әүвәл кешене эшләтүне « алга сөрәләр. Күрәсең, шуннан килеп чыккандыр ул берәүләрнең ар- мый-талмый хезмәт итүдән ямь табып яшәүләре, икенчеләрнең эшлә- - мичә байлыкка ашкынулары. £
Әлф|1я үзенчә шундый фәлсәфә корып, урман арасындагы юлдан бара бирде. Аны хәзер сандугачлар сайравы, тукраннар тукылдавы озата иде. Кичә генә тын утырган урманга бүген җан керде. Әле алда бик матур көннәр көтәдер бәлки Әлфияне.
Ул бүлмәсенә килеп керүгә әтисенең диван-караватта ятуына аптырый калды:
— Әти, нишләп болай?
Галиәкбәр ничектер гаепле кеше кебек елмаеп куйды.
— Нәрсәдер кәеф китеп тора әле. Рәмзи белән яңа читлекләрне карап йөрдек. Аларны күтәргәләргә дә туры килде. Шул ярамады, ахры, кызым.
— Яшь егетләр барында нигә соң андый эшләргә тыгыласын, әти. Эшләсеннәр, көчләрен кая куярга белмиләр ич ул Рәмзиләр.
— Нигә?—диде Галиәкбәр, бик аптырап. — Рәмзи шәп егет ул, кызым. Ул булмаса әле безнең эш болай ук көйле бармас та иде.
— Яратмыйм мин шул Рәмзиегезне.
Карт тәмам аптырашта калды.
— Ни өчен?
— Яратмыйм инде. Яратмагач яратмыйм.
— Юк. алай димә син, кызым, ул сине бик хөрмәт итә. Гел синең турыда сорашып тора.
Әлфия борынын гына җыерып куйды, һәм бу бик көлке килеп чыкты. Галиәкбәр дә елмайды.
— Ярар, калдырыйк вак-төяк нәрсәләрне, — диде Әлфия. — Кай җирең авырта соң синең, бәлки врач чакыртырга кирәктер. Безнең монда кечкенә генә булса да врачебный пункт та бар бит.
— Бу юлы аяк түгел, йөрәк, — диде карт. — Әйе, йөрәк, шулай авырткалый инде карт кешенең. Сип аңа артык игътибар итмә, эшеңә бар. Апаларыңны озаттыңмы?
— Озаттым ла, —диде Әлфия. — Бәлки берәр дару алып кайтырга кирәктер, әти.
— Юк, кызым, даруларым бар. Чемоданымда бер уч дару йөртәм. Ансыз булмый хәзер.
— Мин шулай да врачка әйтәм, —диде Әлфия, катгый бер фикергә килеп һәм коридордагы телефон аппараты янына чыгып китте.
Ул башта врачка шалтыратты. Аннан лабораториягә. Ярдәмчесенә әлегә бераз тоткарланасын, башланган анализларны дәвам иттерергә кирәклеген әйтте.
— Менә шулай, — диде ул, әтисенең баш очында торган утыргычка урнашып. — Врач килеп сине карамый торып, бер кая да китмим мин.
Галиәкбәр җиңелчә көлеп куйды:
— Теләсәң нишлә инде алайса, тик эшләреңә зыян килмәсен.
— Юк, мин монда булганга карап эш тукталмас, йөрәгең бик авыртамы?
— Син яныма килеп утыргач, бөтенләй басылды инде, кызым.
— Шулай да мин, әти, Сафура апага аптырыйм. Нинди кеше ул? Кайда тәрбияләнгән?
Әлфия аның китәр алдыннан үзенә агулы сүз әйтеп рәнҗетүен сөйләп алды.
— Нигә кирәк иде ул? — диде ачынып. — Булдыра алганча кунак иттем, күчтәнәчен төяп җибәрдем. Рәхмәт сүзе шул рәвештә әйтелергә тиешмени?
— Аттан ала да, кола да туа икән шул, кызым. Халык белми әйтмәгән. Мин аны аңлыйм булса кирәк. Ул барлык кешене үзенә бурычлы дип исәпли. Менә аның чире шунда. Кем белә, бәлки аны бәләкәй чагында артыграк иркәләгәнбездер.
— Юк, анысы булмады, мин шаһит, безнең икебезгә дә өлешләр тигез бүленә иде. Беләсең бит, мәрхүм әнием бик акыллы хатын иде. Әле миңа өлешнең зуррагы да эләкмәде микән дип уйлыйм. Мин моның сәбәбен, билгеле, соңыннан гына белдем. Ул мине ятим дип, кызганып шулай күкрәгенә ныграк кыскандыр.
— Мин берни дә әйтә алмыйм, кызым,—диде карт, — бары шуны тоям: кешене кеше генә тәрбияләмидер, ахры, кеше иң беренче чиратта үз-үзен тәрбияләргә тиештер.
— Син мендәрнең дә бик җайсызын алгансың, әти, аннан ботинкаларыңны салдырыйм әле, өстеңә одеял да япмагансың.
Әлфия әтисенең аякларын чишендереп, өстенә бөркәнчек ябып, яна мендәргә яткырды да, үзе тагы аның янына утырды.
— Синең хәлләр ничегрәк соң, кызым? — дип сорады Галиәкбәр.
— Бер көе.
— Син теге көнне ничектер бүген безгә Фәрит килергә тиеш, синең белән киңәш-табыш итәсебез килә дигән идең...
— Әйе, шундый бер теләк бар иде. Тик ул барып чыкмады бит, әти.
— Сәбәп?
— Фәритнең хатыны балаларын ияртеп килеп төшкән.
— Шулаймыни? һәм ул киңәш-табышның шул вакыйгага бәйләнеше бармы?
— Бар. әти. Без синнән ул көнне моннан соң нишләргә, ничек бергә булырга дип киңәш сорамакчы идек.
— Бергә булырга?—диде Галиәкбәр, куркынып.
— Әйе, мин Фәритне аңлыйм, аңа ышанам, әти.
— Кирәкми, кызым, кирәкми. Син язмышыңны аның белән бәйләргә ашкынма. Аның гаиләсе, балалары бар. Бу эш мөмкин түгел.
— Ни өчен, ни өчен, мин бит аны яратам, әти,— диде кинәт Әлфия, ачыргаланып. Аның күзләре яшьләнеп китте, йөзенә алсулык йөгерде.— Ул да мине ярата. Ә хатыны аны бөтенләй яратмый. Нигә безгә кушылырга мөмкинлек юк?!
Әлфия артык тыела алмастан, әтисенең башын кочаклап еларга тотынды.
Карт кызын тынычландырырга тырыша, аның чәчләреннән сыйпап иркәли иде. Ләкин Әлфия аның саен ныграк елый, тавышсыз гына әтисенең йөзен күз яшьләре белән чылатып сулыга иде.
— Тынычлан, кызым, — диде Галиәкбәр. — Мондый хәлдә күз яшьләре ярдәм итмәс сиңа.
Кыз кинәт үзенең елавы белән әтисенең кәефсезлеген арттырачагын аңлап, башын өскә күтәрде, күз яшьләрен, борынын тиз-тиз сөртеп, гафу үтенде:
Онытылып киттем, бер дә ярамаган эш эшләдем. Син моңа бер юләрлек дип кенә кара, әти.
Әлфия әле һаман үзен тәртипкә китерү белән мәшгуль иде, Галиәк- ♦ бәр үзе сүз башлады:
— Мин аңлыйм сине, кызым. Син чын күңелдән гашыйк булгансың. = Ләкин тормышның бик катлаулы законнары бар. Анда һәр төенне чи- 7 шеп була дип карарга ярамый. Менә бу да шулайрак хәл, минемчә. Түз, ф үзеңне кулга ал, нык бул, ул узмый калмас. Өметсез мәхәббәттән кеше үлми, мәхәббәт яңадан туа, яңадан, өр-яңадан чәчәк ата ала. Шуңа С күрә батыр бул, мәхәббәткә омтылу кебек үк, аннан баш тарта алу да кешене кеше итүче сыйфатларның берсе.
— Юк, мин аны ташлый алмыйм, әти. Ул инде минем көндәлек тор- < мышыма, яшәү ихтыяҗыма әйләнде.
— Анысы бик әйбәт, матур итеп ярата белү ул зур бәхет. Ул бәхет 2 яратканың белән кушылудан ким түгел. Кушылу, өйләнеп, кияүгә чы- £ гып, бергә яши башлау, ул инде мәхәббәтнең, яңачак әйткәндә, мате- < риальләшүе. Ә ул кайчагында мәхәббәтне сүндереп тә куя. Син шундый кешеләрне белмисеңмени, яратышып кушылалар, ә бераздан бер-бер- сен ярату гына түгел, үзара дошманга әвереләләр. Мәхәббәт билгеле бер шартларда нәфрәткә әйләнә.
— Димәк, алар яратышып кушылмаган булалар.
— Яратышып кушылган хәлдә дә, эш кушылуга барып җиткәч, яратусыз булмый. Ләкин нинди зурлыкта ул хис? Аннан син шул олы тойгыны тормыш ваклыкларыннан имгәтмичә саклый аласыңмы? Монда кешенең акылы да, ихтыяр көче дә зур роль уйный, кызым.
— Без, күрәсең, мәхәббәт кебек олы тойгыны шулай төрлечә акыл иләкләре аша уздыра-уздыра юкка чыгарабыздыр. Мәхәббәт, минемчә, шундый тойгы ул, айнык башлы кешенең салкын канлылык белән тикшерүен күтәрми, эфир кебек, һавага очып юкка чыга.
— Син, кызым, киңәш сорадың, мин белгәнемчә аны сиңа бирдем.
Ә ахыр чиктә бу мәсьәләдә вөҗданың хаким.
— Мин дә шулай дип уйлыйм, әти. Кайбер нәрсәләрне коллегиально хәл итәргә ярамый торгандыр, ахры. Вөҗданым хаким. Әйдә ул хөкем итсен барысын да.
Кинәт ишектә звонок тавышы ишетелде.
— Кайда әтиегез? — диде хатын-кыз тавышы ишектән килеп керү белән, — нәрсә булды аңа?
Врач кысык күзле яшь кенә чуваш кызы иде. Алар Әлфия белән поселокта очрашкан көнне үк дуслаштылар. Әлфия кебек ул да әле кияүгә чыкмаган кыз. Үзенең якын итүен күрсәтергә теләп, ул аерата өтәләнеп Әлфия артыннан бүлмәгә узды. Профессорны игътибар белән тикшерде һәм, күрәсең, үз итүен тагы да ачыграк сиздерү өчендер, Галиәкбәргә татарча:
— Жүрәкпе сакларга кирәк, бабай, — диде. — Сезнең җүрәк шактый тузган.
Ул дарулар язып, Әлфиягә бүген үк алып кайтырга кушты. Кухня якка чыккач:
— Дару эчсен дә тыныч кына ятсын. Иртәгә мин кереп чыгармын.— диде.
Врач чыгып китәргә җыенды.
— Тукта, бергә,— диде Әлфия. Ул тиз генә әтисенә термостан лимонлы чәй ясады, ашарга кунды.
— Әти, мин китәм алайса, — диде. — Берьюлы дарулар да алып кайтырмын.
— Әлфия, фабрикага керсәң, күз-колак бул әле. теге син яратмый торган егет читлекләрне каплатты микән?
Әлфия, йөзен чытты, мәгәр каршы сүз әйтмәде.
Урамда ул врачны куып җитте:
— Ничегрәк соң? Бик серьезный түгелме әтинең авыруы?
— Әйттем ич инде, — диде Таисия Степановна, аннан башка да кысык күзләрен кысып елмая-елмая.
— Юк. син авыруга әйтерлеген генә әйттең.
— Әтиеңнең йөрәге әйбәт түгел. Аның коронар кан тамырларында ишемический чир бар. Сак булсын, егетләнмәсен, авыр эмоцияләрдән саклансын, стресс булмаска тиеш. Берничек тә...
8
Фәһимә каты-каты басып «Партбюро» дип язылган ишектән кереп китте. Ләкин ни кадәр батыр кыланмасын, аның йөзендә каушау сизелә. күз карашы таркау, яңак итләре калтырый иде. Кергәч тә аңа карап алган һәм кем булуын чамалаган Җамалиев яңадан кәгазьләренә чумды.
— Сез буласызмы партком секретаре?
— Әйе, мин, ни йомыш?
Фәһимә утырды да, һичбер сүз әйтә алмас булып, еларга кереште. Кинәт куркуга калган Җамалиев урыныннан сикереп торды, хатынга графиннан су агызып бирде.
— Эчегез әле башта, тынычланыгыз, сез минем белән сөйләшергә кердегезме?
Хатын ияк кагып кына шулай булганлыгын аңлатты.
— Сөйләшергә кергәч, сөйләгез. Ни йомыш?
Фәһимә үзенең кем икәнлеген һәм нинди йомыш белән килгәнлеген аңлатты.
— Ачыграк сөйләгез әле, — диде Җамалиев. — Сез бик ярсыгансыз, ахры, шуңа әйткәннәрегезнең бер дә ата-анасы юк.
— Әйтеп торам ич. мин сездән ярдәм сорап килдем. Семьябыз җимерелә. Сездә эшләүче Фәрит Еникеев бер ел буе семьясыннан качып йөрде. Сез аны акылга утыртасы урында, үз канатыгыз астында саклап торгансыз.
— Без бит аның гаиләсен ташлап китүен белмәдек.
— Менә шул-шул, ул бик оста яшеренә белә. Тыштан бик ялтырый, ә эче тулы зәһәрле агу.
— Сез тынычрак сөйләшегез. Нинди сәбәптән булуы мөмкин сон мондый эшнең? Ул бит бала түгел, акны карадан аера белә. Нинди сәбәпләр аркасында ул шундый юлга баскан?
— Ул семья турында кайгырта белми торган бер Дон-Жуан булды, аның күңелендә гел чит хатын-кыз. Киенеп-ясанып чыгып китәр иде дә шулар арасында себерелеп йөрер иде. Ә мин гомер буе балалар белән интектем. Әллә...—Фәһимә сүзен әйтеп бетермәде, тагы елый башлады.
— Ул шундый кеше икән, сезгә нигә шул кадәр ут йотарга,^—диде Җамалиев, хатын тынычлана төшкәч. — Сез. минемчә, андый ирнең китүенә шатланырга гына тиеш идегез.
Фәһимә җиң очыннан яулыгын алып күз яшьләрен сөртте, аннан булдыра алганча тулы, аңлаешлы җавап бирергә кереште
— Ни өчен дисез сез. Ул бит нинди генә булса да миңа ир. Балаларны тәрбияләүдә, семьяны матур итеп оештыруда ул җаваплы түгелмени? Инде балалар тугач та качып китмени? Кем тәрбияләргә тиеш сон а.тарны? Ул бит бер ел буена өйгә сукыр бер тиен дә җибәрмәде. Аннан
шунысын да уйлагыз, мин бит аны яратып матур итеп оя корырбыз, тынычлыкта, иминлек-төгәллектә яшәрбез дип, үземнең гомеремне, саф йөрәгемне аңа тапшырдым. Ул нишләде, йөзе кара? Барысын да аяк астына салып таптады. Өмет иттем, түзим, түзим, дидем, бәлки бу жүн- сездән дә бер көн кеше оешыр, дидем, акылга утырыр, дидем. Әле дә өметне өзгән кеше түгел мин. Йнде сезнең оешма белән бергәләп йогын- ♦ ты ясасак, ихтимал, ул бераз уйланыр, алмадай балаларым бар бнт < минем, үземә тиң тырыш хатыным бар бит дип уйланыр. Ахырда, бәл- = кем, кеше рәтенә керер дип өметләнеп эшләгән эш. Юкса!.. ~
Җамалиев Фәритнең сүзләрен хәтерләде. Ул да өмет итү, бәлки ха- < тыным үзгәрер, ярата башлармын дип өмет итү аркасында вакытны х сузуын әйткән иде. Менә син бел инде гаилә тормышын! Җамалиев - эчтән генә сукранып куйды. Кем хаклы, кем хаксыз, белеп кара! <
— Үз кешегез булгач сез аны, бәлкем, якларга тырыша торгансыз ь инде. Тик бит айнык акыл белән караганда алименттан качып йөрүе < өчен генә дә аңа бер строгачны чәпәргә була.
— Анысы бюро эше инде, — диде Җамалиев хатынның күзләреннән 5
янау билгеләре төсмерләп. й
Дөресен генә әйткәндә, Җамалиев Фәһимәне күрү белән, аның ха- < тын-кызларга хас сыйфатлардан мәхрүм булуын абайлады. Хатынның артык чаялыгы, ирдәүкәлеге күзгә ташланып тора. Бу сыйфат исә ир- атта хатын-кызга карата хөрмәттән дә бигрәк бераз өркү кебегрәк тойгы тудыра. Җамалиев Фәһимә белән сөйләшкәннән соң, күңелендә Фәритне акларга теләү кебек бер тойгы тууын сизенде. Ләкин ул эш кешесе иде, һәм аңа узгынчы хисләр белән исәпләшергә ярамый иде. Ул һәр вакыт объектив хөкем чыгару өчен сайланып куелган кеше бит! Шулай да ул тикшерүне Фәрит язган аңлатма буенча уздырырга кирәк дип тапты, шуңа күрә хатын белән никадәр төпченеп сөйләшмәсен, аның сөйләгәннәрен никадәр тулы итеп язмасын, Фәһимәдән бернинди дә гариза яздырмады. Сораша торгач, ул үзе дә сизмәстән әйтеп куйды:
— Ә менә мәхәббәт дигән нәрсә булырга тиештер бит сезнең арада?
— Ун елга якын яшәгәннән соң нинди мәхәббәт булсын?!
— Ә ул сезне яратамы соң?
— Яратса ташлап китәр идемени?
— Ә сез аны?
— Әгәр мин аны яратсам, сезгә килеп әләкләп йөрер идеммени?
— Бер-берегезне яратмаган килеш яшәп булырмы соң?
— Мин сезгә бик ачык итеп әйттем булса кирәк, монда инде бербереңә ияләшү, бер-береңә семья алып баруда ярдәмләшү генә кала. Балаларга күчә ул сез әйткән мәхәббәт дигән нәмәрсә.
«Бәлки чыннан да шулайдыр», — дип уйлап куйды Җамалиев. Ул ун елдан артык гаилә жылысын тоеп яшәсә дә, беркайчан да үзенә мондый сорауны биргәне юк иде. Әле уйлангач, үзенә сорау бирде: «Яратаммы соң мин хатынымны? Кем белсен, диде ул, шунда ук жавап итеп. — Яратаммы-юкмы икәнен белмим, тик мин аны кызганам. Ул чирләсә, миңа да авыр, ул күңелсезләнсә, миңа да күңелсез, ул миңа үпкәләсә, миңа бик авыр. Кем белә, бәлки шулдыр инде ул ярату».
— Дөресен генә әйтегез әле,— дип сорады ул Фәһимәдән.—Без ирегезне бу начар эшләре өчен партия жәзасына тартачакбыз, ул бәлки бик авыр хәлдә калыр. Сез аны бер дә кызганмаячаксызмы?
— Кызганмаячакмын. Ә ул соң семьясын ташлап, ел буена балаларының авызыннан өзеп алынган акчага типтереп яшәгәндә, безне кызганганмы?
Җамалиев үзенә-үзе күңеленнән генә, шулай шул, дияргә мәжбүр булды.
Артык сүз куертуда мәгънә юк иде. Җамалиев хатынның күпмегә килүе белән кызыксынды да, шушы көннәрдә чакыртырбыз дип, аны
з. «к. У» ** ».
33
өенә кайтарып җибәрде. Үзе уйга калды. Ул Фәрит яклы булган хәлдә дә, аны берничек тә яклый алмый иде.
Сәер, бик сәер хәл иде бу. Хәлнең катлаулылыгы тагы шунда нде — ул ничә.мә гасырлар буена фаҗигале көрәш алып барылган һәм менә, ниһаять, безнең шартларда гына ирек яулаган мәхәббәткә каршы кул күтәрергә тиеш иде. Вөҗданы аңа болай дия: син, Фәрит Зарипович, зур хата ясагансың, син беренче тойгыларыңа буйсынып, үзең яратмаган бер кеше белән яши башлагансың. Бездә социаль ирек белән бергә гаилә иреге дә яуланып алынды. Син ирекле кеше. Әгәр син Фәһимәне яратмыйсың икән, аннан аерыл, ул үзенең мәхәббәтен, син үзеннекен эзләгез, бәхетле булыгыз. Семья ирекле булмаса, ул нык булмый.
Тик Җамалиев болай дип әйтә алмый иде, чөнки семьяны ныгыту, балаларны тигез гаиләдә илгә лаеклы гражданнар итеп тәрбияләү мөһим мәсьәлә түгелмени? Аннан кем белә аны, әйтүен әйтә дә Фәрит, бәлки ул хатыны сөйләгәнчә бер чәчәктән икенче чәчәккә кунып йөрергә ярата торган чуар күңелле күбәләктер. Өйләнгән, ошамаган, киткән. Бәлки тагы өйләнер, бәлки тагы ошатмыйча, качып китәр. Кешенең күңелен актарып булмый бит, бәлки Фәритнең дә күңелендә әллә нинди мәкерле уйлар ятадыр. Менә ачыла башлады бит, бәлки әле иртәгә тагы да хәтәррәк сыйфатлары фаш ителер.
Җамалиев озак уйланып утырды. Ниһаять, фабриканың директоры, бюро әгъзасы Гатауллин янына кереп, киңәшергә булды. Нишләтергә бу Фәритне? Бәлки әле шау-шусыз, бюросыз, нервыларны артык теткә- ләмичә генә бер-бер нәрсә эшләп булыр.
Җамалиев кабинетка килеп кергәндә директор япа-ялгыз гына утыра иде. Секретарь аның кәефе яхшы икәнлеген шунда ук чамалады. Күрәсең, ул әле генә селектор аша цехларны тикшереп чыккан һәм нидәндер бик канәгать булып калган иде. Ул секретарьны якты чырай белән каршы алды:
— Нәрсә, Җамалиев? Әйдә утыр әле. Менә профессорның булачак сылаулары турында трест белән сөйләштем. Эш киң колач алырга тора. Хәбәре өлкә комитетына кадәр барып җиткән. Эшегез барып чыксын өчен барлык ярдәмне күрсәтәбез, диләр.— Директор күз кысып «белдеңме, без шулай ул» дигәндәй елмаеп куйды.
— Бик шәп, мин моны хуплыйм, — диде Җамалиев, директорның шатлыгын уртаклашып.
— Тик менә хәзергә төп цехларда азык артык күп тотыла, — диде Гатауллин пошынып. — Нишләргә?
— Комбиазыкка әнә профессор әйткән нәрсәләрне кушарга. Җитми бит витамины да, аминокислоталары да.
— Ә аларны кайдан табарга? Бу хәл бит бер безнең генә бәла түгел, бу азапны күпчелек кош фабрикалары кичерә.
Җамалиев хәл ителмәслек нәрсә түгел бу дигән карашта иде.
— Алдынгы фабрикалар бу хәлдән ничек чыгалар соң? Азык та, хезмәт тә норма тирәсендә аларның.
— Аларга игътибар. Алар комбикормга үзләре контроль ясый.
— Алай гына түгелдер. Алар, минем белүемчә, югары сыйфатлы азык әзерли беләләрдер тагы.
— Анысы да бардыр, тик безнең хәл катлаулырак. Без әле барысын да бүре күк телне җилкәгә асып йөгергәндә генә табабыз. Ну иичево, менә читлектә асрауны көйләп җибәрсәк. Шул тәҗрибәгә таянып, шун- дый-шундый шартлар тудырылырга тиеш дип, без киләчәктә аякны нык терәп сөйләшә алачакбыз.
Әле күптән түгел генә сынаулар уздыруга каршы торган директорның хәзер бөтенләй башкача сайравын парторг көлемсерәп тыңлады да, әйтеп куйды:
Мин сила күңелсез бер хәбәр белән кердем әле. — диде. — Фәрит Зарипович синең белән сөйләшмәдеме? и
!ЯК’_ НӘРСӘ турында сөйләшергә тиеш иде ул?
Алайса, менә болай инде, — диде Җамалиев. Ул зур карчыга борынын жыера төшеп өстәлгә карап торды.
Ну? —диде Гатауллин түземсезләнеп.
Секретарь Фәрит мәсьәләсен сөйләп биргәч, директорның күзләре түгәрәкләнеп килде.
— Булмас!
Җамалиев Фәритнең язуын кесәсеннән чыгарып директор алдына ташлады. Директорның кызыл кан тамырлары күренеп торган тук яңаклары тартышып куйды. Укыган саен аның йөзендәге кызыллык арта бара иде. Укып чыккач, ул күзләрен ярым йомып, хәлсезләнгәндәй, өстәленә таба иелә башлады. Аннан бер урында тукталып катып калды.
— Чорт возьми! Көтмәгән идем. — дип куйды ул бераздан. — Билләһи көтмәгән идем. Ну, син нишләтмәк буласың инде аны?
— Менә синең белән киңәшергә кердем.
— Ну, мин сиңа аны корбан тәкәседәй чалып ташларга ирек бирмәячәкмен!
— Бер кем дә аны чалырга теләми, тик ул үзенең кабахәт эше өчен партия оешмасы каршында жавап бирергә тиеш, минемчә.
— Юк. мин аны сиңа суярга ирек бирмим, теләсәң нишлә! — диде директор. — Син бит аның яшь, энергичный һәм талантлы белгеч икәнлеген беләсең, неужели без аны бетерергә тиеш? Алдагы перспективалы эшләр шуның практик житәкчелеге астында алып барылачак бит. син шуны аңлыйсыңмы?
— Аңлыйм. Минемчә, ул андый изге эшкә чистарынган килеш, пакь килеш керешергә тиеш.
— Нәрсә, башта үкертеп мунча чабындырыйк дисеңмени?
Парторг тыела алмыйча көлеп жибәрде: .
— Без бит бу эше өчен дәшми кала алмыйбыз. Моннан ярты сәгать элек кенә аның хатыны минем янда булды, егетне бик нигезле рәвештә тетә. Чара күрмәсәгез. мин сезнең белән генә чикләнмим, югары инстанцияләргә язам. ди.
— Елыймы?
— Килеп керү белән үкереп еларга тотынды.
— Шулай икән. — диде директор, уйга калып. Алдындагы кәгазьне парторгка таба этте. — Тегеләй ярыйсымы соң үзе, төскә-биткә дигәндәй?
— Ярыйсы. Фәриткә тиң, тик бик усал булырга тиеш, әллә инде мондый драма килеп чыккач кына шулай холкы бозылганмы... жен белсен!
— Шулай икән, нинди эштәге кеше икән үзе?
— Белеме бар, тик һөнәре юк, ахры, саклык кассасында эшли икән.
Алар икесе дә бер мәл тынып тордылар.
— Я. нинди киңәш? Мин бюрога куярга кирәк дип уйлыйм. Коммунист үзенең оешмасын алдап, гаиләсеннән качуын яшереп, безнең арада йөргән. Хәзерге чорда, үзең беләсең, мораль сыйфат мәсьәләсе көн тәртибендә беренче урында булкрга тиеш.
— Шуннан? Аны партиядән чыгарып ташларгамы?
— Мин кайдан белим. Анысын бюро хәл итәчәк инде, агайне.
— Ә анда чыгарып ташларга дигән тәкъдим булачак. Менә син дә. мин дә каршы килмәячәкбез. Мин бит белеп торам. Шунысы да бар: партиядән куылу аның өчен үлем белән бер. Димәк, ул бездән дә китәчәк, кптмәсә безнең арада аның кабыгы гына йөриячәк, ә жаны булмаячак.
— Ә бәлки ул үзен саклап калыр. Бәлки аның моңа көче житәр?
АТИЛЛА РАСИХ ф СЫНАУ
— Җитмәячәк, — диде директор, кырт кисеп.— Җитәрлек булса, качып та китмәгән булыр иде. Бу бит көчсезлек билгесе. Ә көчле кеше алай итми.
— Димәк, нәрсә әйтмәкче буласың инде син?
— Хатыны балаларын да алып килгәнме?
— Килгән.
— Килсә бик әйбәт, үзләре белгәнчә яшәсеннәр. Менә яңа корпус «алынып бетү белән аларга иркен квартира бирербез. Теләсә хатынын эшкә урнаштырырбыз. Яшәсеннәр.
— Ничек инде? Фәрит Зариповичка бер сүз дә әйтмәскәме? Май кап, шым бул, без синең оешманы алдап йөрүеңне гафу итәбез, дияргәме?
— Юк, бер дә алай димәскә. Без аны менә шушында чакырып алабыз да тозлап-борычлап аңлатабыз. Ул аңларга тиеш. Хатаңны төзәг, гаиләңә кайт, тормышыңны көйлә, диячәкбез. Инде сүзне тыңламый икән, тиешле чаралар күрергә мәҗбүр булырбыз. — Директор урыныннан купты, селекторга иелде. — Хәзер үк эшләргә кирәк бу эшне, калган эшкә кар ява ул.
— Сез нәрсә, аны бирегә чакырмакчы буласызмы?
— Ие. нигә?
— Кирәкми, ашыкмыйк әле. Эш катлаулырак. Бәлки хатын-кыз гайбәте генәдер, тик Фәрит Зарипович безнең Әлфия Галиәкбәровна артыннан йөри дигән сүз бар.
— Булса ни! Мин дә ишеттем аны. Хатын югында яшь кешенең хатын-кызлар арасында булырга теләве бик табигый нәрсә.
— Ә ул житди әйбер булса?
— Нинди инде ул житди?
— Ну, саф. әйбәт мәхәббәт.
Директор җилкәләрен жыерып куйды. Аннан мыскыл аша елмаеп:
— Син дә. Җамалиев яратасың идеализация не. Нинди мәхәббәт? Ни өчен? Хатыны булган хәлдәме? Сөяркәсе булырга мөмкин, ну нинди мәхәббәт инде ул? Яшүсмер малай штоли ул Фәрит Зарипович!
— Юк, шулай да, минемчә, ашыгудан файда юк. Бик деликатный мәсьәлә бит. Яхшылабрак өйрәник.
— Өйрәнү өчен башта үзе белән сөйләшик. Курыкма, мин ничек сөйләшергә кирәклеген белермен.
Гатауллин селектор төймәсенә басты:
— Син үзеңдәме, Фәрит Зарипович?
— Әйе, әле генә цехлардан йөреп кердем, — диде Фәрит.
— Кер әле безнең янга!
— Биш минуттан мин сездә булырмын.
Гатауллин урындыгын тартыбрак өстәле янына ук утырды да:
— Каян килеп чыга мондый хәлләр, чүп өстенә чүмәлә! — дип сукранып куйды.
— Дөнья диләр аны. — диде Җамалиев, Фәритнең аңлатмасын кесәсенә тыгып.
Алар көндәлек эш, йөкләмәләрнең үтәлеше, партиягә яңа кандидатлар алу. инде килеп эштәге тәртип турында сүз алып барганда, кабинетка Фәрит тә килеп керде.
Ул директор янында секретарьның утыруын күргәч, барысын да аңлады. Ул озын колактан парткомда Фәһимәнең булуын да ишеткән иде инде. Хәл-әхвәлнең ничегрәк сөйләнгәнен дә бераз чамалады ул. Аңа хәзер директорның ни рәвештә сүз башлаячагы һәм ниндирәк позициядә торып, һөжүмгә ташланачагы гына мәгълүм түгел иде.
Фәрит кабинетның урта бер җирендә тукталып калды.
— Утыр әле менә икебезнең уртага гына, — диде директор.
үтәде*РИТ бера3 кызаРына төшеп елмайды һәм директорның кушканын гына" НУ’ ЭШЛӘр ничек баРа?— Диде директор Фәриткә карамыйча Ал да гөл, диде Фәрит, бу булачак сүзнең бары кереш өлеше генә икәнлеген белгән хәлдә. к
— Нәрсә, сиңа анда кунаклар килгән диме? — дип куйды директор. Фәритнең кинәт ачуы килде:
Мин ачыктан-ачык, ирләрчә, курыкмыйча, барысын да сөйләп бирергә әзер, иптәш директор. Әйдәгез, битлекләрне салып сөйләшик.
9
Фәрит директор кабинетыннан бөтенләй чырае качкан кыяфәттә чыкты. Бер сәгать буе директорның үзен пешекләү нәтиҗәсе иде бу. Ул коридорда бер мизгел тукталып торганнан сон, ашыгып үз кабинетына таба юнәлде. Кереп бикләнде һәм гадәтенчә утыргычына чүмәште. Ул әле генә үзенә бирелгән киңәшләргә жаны-тәне белән каршы иде. Ачынып фабрика җитәкчеләренең «яратам, яратмыйм» төшенчәләрен аңларга теләмәүләре, гомумән мондый төшенчәне исәпкә алмаулары турында уйлады. Алар өчен бары урнашкан кагыйдә бозылмасын, гаилә җимерелмәсен, балаларга травма ясалмасын, алар әти-әни кулында үссеннәр. Бәхәсләшеп кара син алар белән, әйтеп кара син аларны хаксыз дип. Ә мәхәббәт? Бу сүзне ишеткәч Гатауллинның кул селтәп ачы елмаюын күз алдыннан уздырды Фәрит. Димәк, сезнеңчә мәхәббәт дигән нәрсә юк, дип сорады ул. Бар ул, диде директор, нишләп булмасын, тик син хәзер мәхәббәт дигән нәрсәне үзеңне саклап калу әчеп бер калкан итеп кенә күтәрәсең.
Ни өчен шулай әйтә ул, дип баш ватты Фәрит, димәк, аныңча мәхәббәт ул бар, тик ул синең белән миңа тәтеми торган нәрсә.
Юкка гына мин мескенләнеп аңлатмалар язып йөргән булам, минем өчен изге булган тойгыларның тапталуын ни пычагыма кемнәргәдер ачып күрсәтергә!
Чыннан да, Фәрит бер генә секундка үзен ниндидер буталчыклык аркасында халык белән шыгрым тулы зал алдына, сәхнәгә, шәрә килеш килеп чыккан кеше хәлендә тойды. Бу куркыныч төш кебек иде.
Ул тәвәккәл рәвештә соңгы карарга килеп, хәзер үк, хәзер үк үзенең Әлфиягә күчеп китәчәге турында уйланды. Аннан миңа димәгәе барысы да чәнчелеп китсеннәр. Теләсә нишләсеннәр! Фәрит бер нигә дә карамаячак, Әлфия белән бергә, мәңгегә бергә калачак, үлгәнгә кадәр. Явыз телләр гайбәтне сата бирсеннәр, тик кешеләр Фәритнең Фәһимәгә карата нәфрәт, ә Әлфиягә карата мәхәббәт хисләре белән янганлыгын аңларлар. Аңларлар да тынарлар, барлык кеше аны гафу итәр.
Фәрит сәгатенә карап алды, тиз генә пальтосын киде, һәм ашыгып бүлмәсеннән чыгып китте.
Бераздан көндезге ашка Әлфия үз квартирасына кайтачак. Аның өчен сюрприз булачак бу. Фәрит асфальт юл буйлап поселокка таба китте. Юл читендәге чокырлар хәзер яшел үлән белән өртелә башлаган. Юлның ике ягын да каплаган куе урманда искиткеч җанлылык. Гадәттәгедән иртәрәк килгән сандугачлар хәзер үзләренең могҗнзанә сайраулары белән күңелләрне җилкендерәләр, уй-хәсрәтләрне таратып, күңел күген пакьләндерәләр. Эчтәрәк тукран кызу гына тукылдатып куйды.
Күңелдә ниндидер җиңеллек. Күптән шундый карар кабул итәсе урында җүләрләнеп әллә нинди сентиментлар колы булып йөрде шунда Фәрит!
АТИЛЛА РАСИХ ф СЫНАУ
Ул адымнарын кызулатканнан-кызулата бирде. Әйтерсең лә аның артыннан куа киләләр, гүя аның шатлыгын, бәхетен кемдер тартып алачак.
Хыяллары белән шул кадәр мәшгуль иде Фәрит, поселок урамына килеп кергәч, онытылып, чак кына үзе яшәгән якка китмәде. Ләкин вакытында искәрде, һәм Әлфиягә күчкәч ниләр эшләнергә тиешлеге турындагы уйлар килеп китте. Тик Фәрит аларны шундук башыннан куып чыгарды, аларның берсе турында да хәзергә бирелеп уйланасы килми, алар аны тоткарлар кебек тоела иде.
Таныш өйнең подъездына кергәч тә кызулыгын киметмичә таш баскычтан менеп китте. Звонок төймәсен басар алдыннан да ул үзенә тукталып, сулыш алыштырырга рөхсәт бирмәде, төймәгә каты итеп бербер артлы басып торды.
— Ачык, — дип кычкырды эчтән ирләр тавышы. Фәрит шунда гына искәреп алды, бу тавыш профессорныкы иде. Гаҗәп бер аңлашылмау туды, Фәрит бит Әлфия тавышын ишетергә тиеш иде. Соңгы көннәрдә фабрикада күренмәгән, шуңа күрә кунаклары белән Казанга киткән дип уйланылган. Галиәкбәрнең өйдә ятуы Фәритнең һич башына да кереп чыкмаган иде.
Фәрит тавышны ишеткәч каушый калды. Шулай да тукталмыйча ишекне ачып эчкә узды. Карт кушаклы халаттан (күрәсең йокы пижамасы өстеннән генә кигән) караватта утырган сулы стаканга кечкенә шешәдән дару агыза иде. Фәрит кинәт барысын да хәтерләде. Ана бит Рәмзи «карт авырып китте» дип әйткән иде. Әйе, әле кичә генә, эш арасында, сынау корпусында. Фәрит өске киемен, туфлиләрен тиз генә салып урнаштырды да профессор янына керде.
— Йсәимесез. кәефләр ничегрәк Галиәкбәр ага?
Картның шушы өч көн эчендә йөзе суырылып калган, күз карашлары таркауланып киткән. Ул Фәритне таныгач шатлыгыннан елмаеп куйды.
— Менә рәхмәт, Фәрит. Хәл белергә керүегез өчен рәхмәт.
— Ничек соң, тереләбезме? — диде Фәрит.
— Бүген ярыйсы, шөкер, ярыйсы. Болай булса бер-ике көннән тәмам аякка басам.
Фәрит буш урындыкка утырды.
— Әлфия кайда соң?
— Әлфия бүген бераз тоткарланам, диде. Минем янга врач килеп китте. Бик әйбәт, игътибарлы врач.
Карт үзенең авырып китүе турында тәфсилләп сөйли башлады. Шактый озакка сузылган бу сүз беткәч, ул эш турына сорашты.
— Сынаулар бер көйгә бара. Нәтиҗә сез әйткәнчә, безне канәгать-ләндерә. — диде Фәрит. — Инде теге зур экспериментка әзерләнәбез. Чөнки без җиңдек, скептиклар калмады, дияргә була. Директорның авызында хәзер гел шул нәрсә. Корпус та билгеләнде. Ике атнадан без ул корпусның яртысын бушата башлыйбыз. Аннары бинага читлекләр кертеләчәк. Сез тәкъдим иткән план буенча яктылык һәм һава режимы булдырылачак.
— Бик әйбәт, бик әйбәт, — диде Галиәкбәр кулындагы дарулы стаканын тоткан килеш.
— Тик авырырга ярамый, Галиәкбәр Хафизович.
Карт даруын йотып җибәрде.
— Менә боларны эчкәч тереләбез инде, — диде көлемсерәп.
— Әлфия эшендә озак тоткарланачакмы соң?
— Озакмы дип, анысын ачык әйтмәде, миңа ашарга әзерләп калдырды. Үзе ашханәдә генә капкалармын, эш күп, диде. Бик кирәк булса, телефон аша да белешә аласың.
— Ул миңа бик кирәк.
Нинди йомыш соң алай? — Карт «өйгә килеп әйтерлек» дип өс- тәмәкче иде. Фәрит моны аңлады һәм картның соңгы вакытта, күрәсең, авыру аркасында, аерата күп җыерчыклар белән бизәлгән йөзенә текәлде.
Йомыш менә нинди, Галиәкбәр Хафизович, мин үз квартирамны ташлап, Әлфиягә күчеп килергә булдым. Сез белә торгансыздыр инде, ♦ без аның белән килештек, ул мине гафу итте. Аннан, бәлки, монысын да белә торгансыздыр, минем элекке хатыным бирегә килде. Мин артык ул өйдә кала алмыйм.
Галиәкбәр ни әйтергә белмәстән, өнсез калды. Ул елмаерга итте, ләкин анысы да барып чыкмады. Бу ярым елмаю, ярым аптырау галәмәтләре шул килеш, аның йөзенә ягылып калдылар. Фәрит урыннан торды да телефоннан шалтыратырга коридорга чыкты.
Тик лаборатория буш түгел, кемдер сөйләшә иде.
Фәрит яңадан Галиәкбәр янына кереп утырды.
— Сез каршы түгелдер бит... минем сезгә күчеп килүемә?
Карт баштагы югалып калудан хәзер айный төшкән иде.
— Мии сезнең арага кереп, үземне нидер әйтергә хаклы дип санамыйм. Мин үзем дә монда кунак кына.
Ул яңадан урынына ятты да, күзләрен йомып тынып калды. Карт кинәт ишетелгән бу яңалыктан нык кына тетрәнгән иде. Фәрит шундук үзен саксызлыкта гаепләп өлгерде. Ләкин аның үз хәле дә хәл иде. Әлфиянең өйдә булмавы аны тагын да ныграк хафага салды.
Өстәл уртасында яткан рецепт ни өчендер аның өстәл тартмасында калган документларын исенә төшерде. Ул Фәһимәнең артык кызыксы- нучанлыгын, Фәрит югында аның барлык нәрсәсен актарып чыгарга яратуын, хәтта кием кесәләренә кадәр кармалау гадәтен белә иде. Документларны хәзер үк алып куярга кирәк, дигән фикер туды Фәриттә. Әлбәттә, өстәл тартмасы бикле, ләкин бит аның ачкычы да әллә кайда түгел, шул ук өстәл тартмаларының ачыгында ята. Кара инде син аны, бу ничек моңарчы Фәритнең башына килмәгән! Өстәл тартмасында аның саклык кассасы кенәгәсе дә, үзе Себергә тәҗрибә тупларга киткәч Әлфия язган хатлар да. Алариың берсе дә Фәһимә кулына эләгергә тиеш түгел. Фәритнең бөтен зиһене шул нәрсәләргә туплана башлады. Безнең заманда документсыз калу, ул инде үзеңне югалту дип уйланды.
Фәрит тагы бер тапкыр Әлфиягә шалтыратып карады. Әле һаман кемнеңдер сүзе бетмәгән иде. Фәрит кесәсеннән блокнотын тартып чыгарды. Аның бер битен ертып Әлфиягә үзенең бөтенләйгә килүе турында язмакчы булды, тик Галиәкбәрнең хәзер инде шактый тынычланып үзенә карап ятканлыгын күргәч, әйтәсе сүзләрен профессорга гына әйтеп китәргә булды. Тик авыз ачып сүз әйтергә өлгерми калды, Галиәкбәр аңа сорау бирде:
— Ничек соң, Фәрит, барысын да уйлап эшләвеңме!
— Аны-моны уйларлык тәкатем калмады минем, Галиәкбәр Хафизович. Мин җаным сөймәгән хатынымнан гына качмыйм, мин үлемнән, рухи үлемнән качам.
— Әлфия турында да уйларга кирәк.
— Ул мине үзе чакырды.
— Чакырыр ул. Мәхәббәт, нәфрәт кебек үк күзсез дә, колаксыз да, башсыз да.
— Мин Әлфиясез яши алмыйм. Мин бары шуны гына беләм.
— Кара аны, вөҗдан газаплары кичереп яшәрлек булмагыз соңыннан!
Фәрит кинәт аягүрә басты.
— Минем сезгә зур бер үтенечем бар. Әгәр Әлфия мин әйләнеп кергәнче кайтса, аңа түкми-чәчми барысын да сөйләгез.
АТИЛЛА РАСИХ ф СЫНАУ
— Нәрсә дип?
— Фәрит безгә бөтенләйгә күчеп килде, дип әйтегез. Калганын үзе аңлар, Ә мин хәзер бер җиргә барып киләм.
Фәрит каударланып үзенең квартирына кайтып керде. Кухня якта хатыны һәм балалары тары боткасы ашап утыралар иде. Әтисен күрү белән Марат йөгереп аның янына килде, бик яратканлыгын белдереп, аякларыннан кочып алды.
— Ботка ашыйсыңмы? — дигән тавыш ишетелде кухня яктан. Бу Фәһимә тавышы, тәнне чиркандырып җибәрә торган котсыз коры тавыш. Фәритнең соңгы елларда җанын каезлаган, үзәгенә үткән тавыш. Фәрит дәшмәде. Аякларын кочып күзләрен мөлдерәтеп әтисенә төбәлгән Маратка текәлде. Баланың башы зур, колак яфраклары тырпай- ган, ә күзләрендә ялыну-ялвару билгеләре чагыла иде.
— Әтием, кайчан аласың миңа велосипед? — диде ул.
— Мин кичә алам дип вәгъдә бирдем бит, значит алып бирәм, бераз сабыр ит, улым, — диде Фәрит. Кухнядан Ләйләнең тавышы ишетелде.
— Ә миңа, миңа, әтием? Теге <ма-ма» дип әйтә торган курчакны алып бирәсеңме?
— Сиңа да алып бирәм, кызым.
Фәрит әтисенең өйдә юклыгын абайлады.
— Дәү әтиең кайда, улым?
— Ул китте. Кайтып китте. Бакалыга.
Фәрит сәерсенеп куйды. Аннан улының нәни кулларын аякларыннан ычкындырды да үз бүлмәсенә узды. Тиз генә өстәл тартмасын ачкыч табып ачты, андагы документларны өстәлгә салды, кирәк дигәннәрен сайлап кабалана-кабалана кесәләренә яшерде. Бу эш төгәлләнгәч, шифоньер эченнән чемоданын алып аңа кирәк дип тапкан киемнәрен сала башлады. Шунда гына ишек яңагына таянган килеш үзен күзәтеп торган хатынын абайлап алды. Башта сискәнеп китте, ләкин игътибар итмәгәндәй кыланды, эшен дәвам иттерде.
— Кая болай? — диде Фәһимә.
Фәрит бер мәл дәшмичә торды. Сорау тагы кабатланды, ул бу юлы ныграк, таләпчәнрәк тавыш белән кабатланды. Фәрит чемоданны бикләде дә аны күтәреп ишеккә таба атлады.
— Мин китәм.
— Кая китәсең?
— Синең яннан бөтенләйгә китәм.
Кинәт Фәһимә ишеккә аркылы басты.
— Балалар!—дип кычкырды ул.— Әнә әтиегез тагы безне ташлап китә!
Балаларның йөгерешеп кухня яктан чыгулары ишетелде.
— Бәдбәхет, ходай каргаган бер эт кеше икәнсең инде син!—дип чәрелдәп елый башлады Фәһимә,—үлсәм үләм, тик сине җибәрмим. Ишеткән идем аны, бер көчек белән бутала дип, шул дөрес икән. Сагалап тор, шуңа ычкынмасын дигәннәр иде. Я, хода, я. хода! Кая гына куйым бу бәхетсез башларымны, ниләр генә итим! Ниләр генә итим! Син бит минем, явыз жан, яшьлегемне ашадың, син бит, миһербансыз, кеше ашаучы палач. Сабыйлар өлешенә керүче оятсыз, зина кылып йөрүче бит син! Үтер мине, тик мин сине тере килеш моннан чыгарып җибәрмим. Бер ел, ун ел торырмын монда, иллә мәгәр сине җибәрмәм, бел аны!
Ул сүзләрен бүлеп-бүлеп, елый-елый Фәритне каргаган арада куркынган балалар аның артына посып әтиләрен күзәтәләр иде.
Фәритнең ачудан каны кайнагандай булды, тыны кысылды. Ул Фәһимәне читкә этеп җибәрергә уйлаганда каршысына балалар килеп чыкты. Алар бердән үкереп еларга тотындылар. Өзек-өзек сүзләреннән
Фәрит төштәгедәй тонык һәм ничектер бик ерактан әйтелгән җөмләләрен шәйләде.
Балалар елый-елый әтиләренең ташлап китмәвен, үзләрен ятим калдырмавын үтенәләр иде. Фәритнең бөтен гәүдәсен тыеп булмый торган чирканчык калтырану биләп алды. Кулыннан чемоданы төшеп ауды, тез буыннары камырдай йомшарды, ул үз авырлыгыннан сыгыла баш- ♦ лады. Фәрит куллары белән күзләрен каплады һәм стена янындагы $ караватка ауды. Көтелмәгән тетрәнү аның бөтенләй хәлен алды. Ул = хәтта берни дә ишетмәс булды, хатынының чәрелдәп үзен каргавын, 5 балаларының елап тагы ниләрдер сөйләнүен аңламаган хәлдә йөзтүбән ♦ ятуында булды.
10 о.
Әлфия ул көнне көндезге ашка кайтмады. Таисия Степановнага ч шалтыратып әтисенең хәлен сорашты да, кризисның узуын, куркырга 5 урын юклыгын белгәч, тынычлана төшеп, яңадан эшенә чумды. Аксым- £ дагы аминокислоталар микъдарын хромотографик ысул белән билге- * ләүне, ягъни әле моңарчы бу лабораториядә кулланылмаган ысулны үзләштерергә кирәк иде.
Әлфия эшеннән гадәттәгедән ярты сәгатькә кичегеп кайтты. Ул үзен авыру әтисе алдында гаепле саный иде. Шыпырт кына бүлмәгә узды, әтисенең ниндидер китап укып ятканлыгын күргәч, тынычланды, алай да уңайсызлана төшеп, аның янына узды, кәефен сорашты. Галиәкбәр борын очына төшерелгән күзлеген маңгаена күтәрде, китабын мендәр астына кыстырды һәм бик батырланган булып:
— Бик шәп, кызым, — диде.— Мин инде бүген үземне бөтенләй ецетләрчә сизәм. Иртәгә фабрикага барырмын дип торам.
Әлфия өстәлдәге тәлинкә-кашыкларны җыештырган арада:
— Ә Таисия Степановна рөхсәт бирдеме соң? — дип сорады.
— Бирер, кызым, бирер.
— Башта бирсен әле, аннан чыгам диярсең, — диде Әлфия һәм төянеп кухняга чыгып китте.
Ул эшен бетереп яңадан әтисе янына кергәндә, карт, торып, караватка утырган иде.
— Кызым, — диде ул ничектер серлерәк итеп, — мин сиңа бер яңалык әйтергә тиеш. Әлфия сүзсез генә аңа сорау белән текәлде. — Өйлә вакытында Фәрит килеп китте.
— Фәрит? — Әлфиянең чырае яктырап китте. — Синең хәлне белешергәме?
— Алай гына түгел. Ул сиңа бүген үк безгә күчеп киләчәген әйтергә кушты.
— Чыннан дамы?
— Менә инде! Үзе шулай әйтте. Язу.да калдырмакчы иде.
Әлфиянең талчыккан йөзенә җан кереп киткәндәй булды, күзләре нурланды, йөзенә алсулык йөгерде.
— Димәк, ул өйдәгеләре белән сөйләшкән. Әйтмәдеме анысын? Балалары белән күчеп киләме?
Галиәкбәр аптырый төшеп кызына карап алды.
— Балалары? Нигә, сез шулай сөйләшкән идегезмени?
— Нигә аның турында сөйләшү, әгәр анасы балаларын үзе белән калдырырга теләми икән...
— Юк, мин ул кадәресен белмим. Минемчә, ул үзе турында гына әйтте. Сезгә күчү ул минем өчен үлемнән качуга бәрабәр дигән кебег- рәк әйтте.
Карт авыр сулап тагы китабын кулына алды. Әлфия исә хәзер бәхетнең иң югары биеклекләрендә гизә иде. Ул чак кына ишетелерлек итеп авыз эченнән генә, җырлап җибәрүен дә тоймады. Аяклары да кинәт җиңеләеп китте, ару-талуның эзе дә калмады.
Ул. кухняга чыгып, итле дөге боткасының җылынганын көтә-көтә Фәритне ничегрәк урнаштыру, аңа эшләү һәм яшәү өчен ничегрәк җайлы шартлар тудыру турында уйланды.
«Әти шул диван-караватында йоклар инде, ә яңасын алганчы, минем караватны стена буена такта өстәп киңәйтергә туры килер. Мендәрләрем җитәрлек, ярый әле җәймәләрен дә, юрган-көрпәләрен дә мул итеп әзерләп куйган идем. И, болай булгач, тормышны башлап җибәрергә шулар бик җиткән».
Ботка көеп китмәсен өчен ул утны кыса төште. «Инде балалар белән үк күченсә, ике раскладушка алып кайтырбыз. Зарар юк. Барсы да әйбәт булыр». Ул соңгы вакытларда тәмам бетерешкән Фәритнең йөзен, элек нурланып торган, хәзер эчкә баткан күзләрен күз алдына китерде. «Бәгырем, — дип пышылдады, — кешечә яши башласа, тазарып, матурланып китәр әле».
Әлфия саплы таба белән җылытылган ботканы, суы кайнап торган чәйнекне, башка ашау-эчү әсбапларын бүлмәгә чыгара башлады. Ул өч чынаяк, өч тәлинкә-кашык алды. Белмәссең, бәлки хәзер үк Фәрит килеп керер. Ул килүгә барысы да әзер булып торсын.
Әлфия әле гаилә тормышының моңарчы ачык төсмерләнмәгән татлы мәшәкатеннән, ир белән хатынның бер-берсе турында кайгыртудан туа торган ниндидер рәхәтеннән авыз иткәндәй булды. Ул канатланып очынып йөрде, кичке ашны да бәйрәм көннәрендә генә куллана торган ап-ак эскәтерләр җәеп, кыйммәтле савыт-сабалар куеп әзерләде. Мәңгегә истә кала торган булуы ихтимал бүгенге көннең!
Ул һаман әрле-бирле килеп кичке ашка әзерләнде. Галиәкбәр барысын да тоеп торды, кыз зарыгып Фәритнең килүен көтә иде.
Ахырда Әлфия яхшысынмады, әтисенең тамак кыргалап сабырсызланып бер табынга, бер үзенә караштыруыннан, чәйне дә суытырга ярамаганлыгыи аңлады. Шушы минутта аның телефон көпшәсен алып Фәритнең өенә шалтыратасы, аның кайчан килеп җитәчәген сорыйсы килү теләге тыелгысыз булып күңелен били башлады.
Ул кыюсыз елмайган хәлдә, әтисенә мөрәҗәгать итте.
— Әллә Фәриткә шалтыратыйм микән, әти?
— Кирәкми, кызым, —диде Галиәкбәр, — әйдә утыр, минем дә бүген аппетит ачылыр кебек, табынны бигрәк матур әзерләгәнсең.
Әлфия елмаю белән генә чикләнде. Югыйсә инде Фәритнең вәгъдә ■биреп тә билгесезлектә югалуы, аның тәмам түгәрәкләнгән бәхет боҗрасын кимерә башлаган иде.
Алар ишек артындагы һәрбер кыштырдауга сагаеп, ара-тирә ашаудан, эчүдән тукталып, тын гына утырдылар. Әлфия элекке кебек тиз-тиз ашамый иде бүген, ул һаман әле күңеле белән звонокның шалтыравын көтә, аңа менә-менә Фәрит елмаеп килеп керер кебек тоела.
Ләкин Фәрит күренмәде. Кичке аш та төгәлләнде, Әлфия савыт-сабаны да юып куйды. Иртә тору белән, кыздырып алу өчен бәрәңге дә әрчелде. Гадәттәгедән байтак соң яттылар алар. Төнге берне сукканда гына Әлфия тәмам өметен өзеп, саташулы авыр йокыга талды.
Иртәгесен Фәритнең иртәнге автобус белән Чаллыга киткәнлеген әйттеләр. Тәгаен ул өеннән эшкә бару өчен чыккан, тик фабрикага керү урынына олы юлга төшеп автобуска утырган.
Бу Әлфия өчен бөтенләй көтелмәгән бер хәл иде. Серле, хәтта шомлы хәбәр иде бу. Ничек инде Әлфия янына кереп чыкмаска, я булмаса
телефон аркылы эшнең ничек торганлыгын аңлатып кызны тынычлан-дырмаска?!
Әлфиянең тынычланасы килде. Бәлки Чаллыга, КамАЗга ашыгыч эш буенча киткәндер, дип уйлады ул. Әмма кемнән сорашып белергә була соң моны? Әлфия лабораториягә кереп эшенә керешкәч, байтак - вакыт шул турыда баш ватты. Аннан батырчылык итеп директорның ♦ үзенә шалтыратты. $
— Мина баш зоотехник кирәк иде, аны Чаллыга сез җибәргәнсез з булса кирәк. Кайчан кайтып җитәргә тиеш ул?
— Нәрсә сөйлисез сез, иптәш Максудова, — диде Гатауллин коры- ♦
рак бер тонда,— минем аны беркая да җибәргәнем юк. Ул үзенең ка- * бинетыида булырга тиеш. =
— Мин сезгә аның Чаллы автобусына утырып киткәнлеген белеп <
әйтәм. ' °-
— Белмим, белмим, — диде директор, аптырый төшеп. *
Әлфия телефон көпшәсен куйды да, яңадан үзенең эш урынына ба- - рып утырды. Ул директор белән сөйләшеп тынычланмакчы иде. киресе = килеп чыкты. Бәлки Фәритнең өенә шалтыратыргадыр. Әлфия, озын- < озак уйлап тормыйча, яңадан телефон янына килде. Ярдәмче кыз Әлфиянең гасабиланып йөрүен анык сизенә иде. Башка вакыт булса бәлки Әлфия аңардан уңайсызланыр да иде. Ләкин хәзер ул чикне узган, үзе турында кемнеңдер нидер уйлавы белән исәпләшеп торыр хәлдә түгел иде.
Әлфия телефон көпшәсен алды да үзе өчен күптән таныш, моңарчы гадәттә беркемнән.дә курыкмыйча шалтырата торган, ә хәзер ничектер бөтенләй күңелне өркеткән телефон номерын җыйды. Борчылып җавап көтте.
Хатын-кыз тавышы, мөгаен, Фәритнең хатыныдыр, русча:
— Мин сезне тыңлыйм, — диде.
— Бу фабрикадан, — диде Әлфия шулай ук русчалатып, — срочно баш зоотехник иптәш Еникеев кирәк иде.
— .Ул эшкә китте.
— Ләкин ул фабрикада юк, без аны тапмадык.
— Алайса белмим, — телефон көпшәсеннән бераз вакыт кыштырдау гына ишетелде, ахры, Фәһимә икеләнеп сүз дәшә алмый тора иде.— Алайса ул үзенең сөяркәсендә инде,—диде ул кыюланып — Ул кичә үк шунда китәргә җыенып бер шашынган иде. Кичә ул нияте барып чыкмагач, бүген эшкә барам дип, безне алдап шунда ычкынгандыр.
Әлфиянең күзләре зур булып ачылды. Ул телефон көпшәсен колагыннан алды, хатын һаман ниләрдер әйтә, сукрана. Фәритне хурлый калды. Әлфия көпшәне аппаратка ташлап якындагы утыргычка чүкте. Бөтен тәне буйлап дерелдәү узды. Ул ни өчендер хәзер Фәрит дөньяда юктыр, үлгәндер дип уйлый иде.
Хәлбуки Фәрит үлмәгән иде. Ул бу минутта зур ак биналар тезелеп киткән автозаводчылар шәһәренең Тукай исемендәге матур урамыннан бара иде. Ул, көннең шактый җылытып жибәрүенә карамастан. \зенен күн киеменнән. Аның башындагы эшләпәсе ялгыш алды артка киелгән, туфлялары пычранган, үзе чак кына исерек.
Фәритнең борчылуы йөзенә бәреп чыккан иде. Аны бу хәлендә кергән һәркем бу кеше бары кайгыдан, бары үзен кая куяр урын тапмаудан эчкән, ә гомумән эчкече булмаска тиеш, юньле, аек кеше дип уйлар иде. Фәрит туры гына атларга, үзенең исереклеген сиздермәскә теләсә дә, артык тырышу аркасында, отыры нык чайкала һәм. и< ны сизеп, үзен тагы да киеренке тота иде.
11
Фәрит күзләрен ачып җибәрде. Башы чатнап авырта, авызы кипкән иде аның. Язгы кояш нурлары уйнаклап күзне чагылдыралар. Димәк, төн узган, нртә килгән. Мин кайда соң, бер дә тирә-юнь таныш түгел ич, дип уйланды ул. Фәрит борылып уң ягына карады һәм корылган ширма артында кемнеңдер җиңелчә гырлап йоклавына игътибар итте. Аның күзе идәнгә төште, ул сискәнеп башын калкытырга мәҗбүр булды. Идәндә, йомарланып, баладай нәни генә булып, Әлфия йоклап ята иде. Карасана, Әлфияләрдә икәнмен ич, дип сәерсенеп куйды Фәрит.
Әле сәгать алтынчы гына иде. Кояш яңа күтәрелеп килә. Ачык форточка аша кошлар чыр-чуы ишетелә. Фәрит хуҗаларны уятудан куркып, башын яңадан мендәргә салды. Кичә булып узган хәлләрне исенә төшерергә тырышты. Ул кичә ресторанга керде. Анда ниндидер бер грузин белән серләре бик килешкәнен хәтерли. Ә аннан ниләр булды? Ничек итеп ул автобуска утыра алган. Я булмаса аны теге грузин егете утыртып җибәргәнме? Ничек итеп ул Әлфиягә килеп кергән. Кергәнме соң әле? Бәлки аны Әлфия үзе табып кайткандыр?
Фәриткә бик-бик оят иде хәзер. Ничек инде кызның әтисе алдында, яраткан кешесен кимсетеп, исерек, пычрак, кешелек кыяфәтләре беткән бер хәлдә, монда керергә җөрьәт иткән?!
Ул үзенең өен хәтерләде. Күңеле өшеп китте. Фәһимә аны, әлбәттә, мыскыллауның иң үзәккә үткеч алымнарын кулланып әрлиячәк. Балалар алдында аны тере килеш үтерәчәк. Ләкин кайтмый булмый. Оят, оят.
Фәрит мөмкин кадәр шыпыртрак булырга тырышып, урыныннан торды. Чалбарын, пинжәген эзләп карады, тик киемнәр якын-тирәдә күренми иде. Фәрит караваттан төште дә, мәчедәй тавышсыз адымнар белән кухня якка таба атлады. Бу квартирада кайда нәрсә барын ул яхшы белә. Үзе яшәгән өй дә нәкъ шундый ич. Ул юыну бүлмәсенә кереп. салкын суда башын чылатты, чигәләрен кат-кат уды һәм пичектер аңны томалаган авыр томан тарала төшкәндәй булды. Ул шарлап аккан краннан кушучлап су эчәргә кереште. Авыз кибүләре бетте, зиһене сафланып киткәндәй булды. Киемнәрне табарга да, хуҗалар уянганчы ычкынырга кирәк, яхшы түгел, дип уйланды ул. Киемнәрен эзләп кухняга керде. Чыннан да, пинжәге дә, чалбары да шунда эленеп торалар иде. Күрәсең, Әлфия аларны чистарткан, пычранган урыннарын юган, нртә бедәнгә кадәр кипсен дип булса кирәк, газ плитәсе өстенә элгән. Камфоркаларда күгелҗем ут кыяклары ялтырый, кухняда эссе.
Фәрит тиз генә киемнәрен аркылы тартылган баудан алды. Чалбарын киеп куйды. Нәкъ шул вакыт ишектән килеп кергән Әлфияне күрде ул. Кызның күзләрендә әле йокы шәүләсе чагыла, чәчләре таралмаган, ә өстендә эре роза чәчәкләрле төшкән көрән халат. Кызның йөзендәге талгын елмаюга игътибар итте Фәрит. Димәк, үпкәләмәгән, димәк, әллә ни ахмаклыклар ясамагандыр әле ул бәлки.
Әлфия Фәрит янына ук килде дә аны кочаклап алды, күкрәгенә хуш исле башын салды.
— Бәгырем, бәгырькәем.
Фәрит бер кулы белән кызны кочып аның йомшак чәчләреннән сыйпый башлады.
— Син мине гафу ит инде, Әлфия, гафу ит,—дип пышылдады.
— Әйдә, ул турыда сөйләшмик, — диде Әлфия, — мин сине аңлыйм.
— Мин бит кичә бөтенләй эшкә дә бармадым.
— Беләм.
— Барысы да шаккатканнардыр инДе.
— Белмим.
Фәрит кызны ике куллап кочты да, аның башын, чәчен үпте.
Кичә мин сине эзләп Чаллыга барып кайттым. Кич белән, эштән сон. Ләкин сине очрата алмадым. Ничек табасың! Чаллы хәзер зур шәһәр бит.
— Шуннан?
Шуннан кире кайттым. Инде әти белән кайгырышып утырганда син үзең безгә килеп кердең.
— Килеп кердем? Нинди кыяфәттә икәнлегемне күз алдыма ките* рәм. Котчыккыч булганмындыр.
Әлфия якты күзләре белән Фәриткә карап матур итеп елмаеп куйды.
— Син кичә еладың. Бик кызганыч итеп еладың. Беркем дә мине аңламый, дип еладың. Аннан кичә сиңа күчеп килмәвемнең сәбәбе балалар аркасында дидең, аларны калдырырлык көчем булмады, дидең. Менә хәзер инде мин үземдә шул көчне таптым, дидең.
— Шулай дидемме?
— Әйе, шулай дидең. Берсе дә исеңдә юкмы?
— Менә бер генә деталь истә калган булсачы! Мин Чаллыдан ничек кайтканымны да, ничек итеп сезгә килеп кергәнемне дә хәтерләмим.
— У, ярты төнгә кадәр әти белән икәүләп сине тәртипкә китереп, чишендереп маташтык.
— Я. хода, — дип куйды Фәрит, — гомеремдә бер тапкыр да мондый
хурлыклы хәлгә калганым юк иде.
— Ярар, Фәрит, ут йотма. Оныт барысын да. Исән-сау кайтып кердең, хәзер без синең белән бергә, калганын ничек тә, ничек тә җиңеп чыгарбыз! Син бит ир кеше, әйдә, тормышыбызның шундый җаваплы бер вакытында бирешмик.
Фәрит дәшмәде. Ул әле һаман кичә булып узган хәлләрне хәтерләргә тырыша иде.
Әлфия Фәритне кочагыннан ычкындырды да:
— Син бераз гына ял итә тор. Әле бик иртә. Мин аш әзерли торыйм. Ул арада әти дә уяныр.
— Юк, юк, мин әтиеңнең күзенә күренергә оялам, — диде Фәрит куркынып.
— Сөйләмә юкны, ул синең нинди авыр хәлдә калганлыгыңны аңлый. Аннан син үзеңне бик тәртипле тоттың.
— Тәртипле, — дип куйды Фәрит ачынып, — булгандыр инде ул тәртипләр!
— Чын, чын. Бар ятып тор, мин бик тәмле итеп чәй пешерәм. Син коймак яратасыңмы? Минем бик әйбәт коймак оным бар.
— Рәхмәт, — диде Фәрит, утыргыч аркасына эленгән пинжәгенә үрелеп.
Әлфия плитә янында кайнашкан арада ул кухнядан чыгып, ишек янындагы кием элгеченә таба юнәлде. Киемнәре янында тукталып калды. Хәзер үк киенергә дә чыгып китәргә. Тик кая барырга? Өйгә дигән җавап килде аның башына. Ләкин шундук кайтуны бөтенләй җаны тартмаганлыгын тойды ул. Хәзер Фәһимәнең тәнбиһләренә һәм истерикасына каршы торырлык көч тоймый иде үзендә. Ниндидер эчке бер сизенү белән ул үзенең түземлелеген югалтып, төзәтелмәслек ахмаклык, хәтта җинаять ясап куюдан курка иде. Ул вакытта инде бөтен өметләр челпәрәмә киләчәк, сөйгәнең белән кавышу мөмкинлеге бөтенләй өзеләчәк. Бәлки тагы кичәге кебек Чаллыга таба юл тотаргадыр? Юк, Фәритнең яңадан исерәсе килми. Ул чынбарлыктан исерек лек чаршавы артына яшеренеп котылмакчы иде. Ләкин бүген аңлады. Нәкъ киресе килеп чыкты. Аракы аның хәсрәтен ачыттыра гына төш те, гүя ярага тоз сибелде. Әлбәттә, иң яхшысы хәзер фабрикага бару һәм җиң сызганып барысын, барысын онытып, эшкә чуму. Чыннан да. дип уйланды ул, Әлфияләрне дә борчымам, үзем дә оялый кыйналмам.
АТИЛЛА РАСИХ ф СЫНАУ
Ул сәгатенә карады. Сәгать туктаган иде. Ишектән үрелеп бүлмә стенасындагы сәгатькә күз ташлады. Яна алты тулып җиденче киткән Хәер, җидегә кадәр территориядә йөрергә була, ә җидедә ашханә ачыла.
Ул шулай уйланып иңнәрендәге пинжәген рәтләп кияргә кереште.
Кинәт ишектә звонок чылтырады.
— Хәзер үзем ачам, — диде Әлфия, — Марзия апа сөт китергәндер.—Ул Фәритнең ишек янында тик торуын күреп бераз аптырый төште.
— Син ятып тормадыңмыни, Фәрит?
— Кая яту инде хәзер! Эшкә барыр вакыт җиткән.
— Әле иртә, хәзер коймак җитешә.— диде Әлфия һәм ишекне ачып җибәрде. Ишек янында Фәһимә басып тора иде.
Әлфия аны ерактан гына булса да урамда бер күргән иде инде. Ул шул ук минутта барысын да аңлады, ишекне кулы белән тотып торган хәлдә:
— Сезгә кем кирәк? — диде.
Фәһимә шактый тупас рәвештә эчкә уза башлап:
— Миңа син кирәк,— диде,— Әлфия бит син?
— Әйе, Әлфия. Сезнең миндә нинди йомышыгыз бар?
— Өеңә керт әле башта, аннан йомышымны әйтермен.
— Әле без тормаган. Авыру әтием йоклый әле минем.
Фәһимә артык тәкәллеф күрсәтмәстән, Әлфияне тупас рәвештә этеп, эчкә узды. Коридорда торган Фәритне күргәч, аның йөзенә кызыллык йөгерде, күзләрендә әйтеп бетергесез нәфрәт чаткылары кабынды.
— Ә менә кайда икән безнең кадерле ир кисәгебез! Шуңа күрә өеңә кертми маташасың икән әле, сөйрәлчек, нәгаләт, фахишә!
Ул йодрыкларын йомарлап Әлфиягә таба бара башлады. Кыз куырылып килде:
— Тыел, акылыңа кил, Фәһймә,—диде Фәрит.
— Бозык җаннар, — диде Фәһимә, — шөкерана кыл, гадина, кислота таба алмадым, кеше ирләрен аздырып йөрүең өчен күзләреңне яндырыр идем, кабахәт.
— Фәһимә!—дип кычкырды Фәрит.
— И, монысы тагы кәнтәй көчек, өреп торган була! Инде началь- стван белән бер табактан ашап, аларны үзең яклы иткәнсең икән, шуның белән котылдым дип уйлама, буш куык. Мин синең җиде бабаңның җиде кабер тактасын ачтырып, акылга утыртырмын!
Фәһимәнең черелдәвенә Әлфия башта шашып калган иде. Теге бүлмәдә яткан Галиәкбәрнең: «Кем ул анда шундый затсыз кыйлана?»— дигән соравыннан уянып киткәндәй булды.
Кыз Фәһимәнең кулыннан тотты да:
— Чыгып китегез минем өемнән. Сезгә мине болай хурларга беркем хокук бирмәгән, — диде.
— Ах. шулаймени әле, — диде Фәһимә, тәмам зәһәрләнеп. Ул кычкырып елап Әлфиягә ташланды. Аның чәчләреннән умырып тотты, кулларын болгап \зен сакларга тырышкан, ләкин берни эшли дә алмаган кызның башын әле бер якка, әле икенче якка боргалый башлады.
Тәмам шашып калган Фәрит. Галиәкбәр килеп чыкмаса, һәм: «Фәрит. нигә тик торасыз», — днмәсә, бәлки шок халәтеннән котыла да алмас иде.
Ул Галиәкбәрнең тәнбиһле сүзләрен ишеткәч, аңына килде, чытырдатып хатынының кулларыннан кысып тотты.
— Тиле, акылсыз хатын. Әйдә хәзер үк чыгып кит, эзең булмасын монда!
Ул хатынын этеп тышка чыгарды, күн пальтосын киде, башына эшләпәсен чәпәде дә аның артыннан ташланды.
Фәһимәнең Әлфиядән үчен алмыйча торып өенә кайтасы килми иде әле. Фәрит аны сөйрәп диярлек үз квартиры ягына алып китте.
Оят, әдәп дигән нәрсә юк синдә! Менә бөтен поселок халкы алдында хур иттең, тәрбиясез, — дип мыгырданды ул.
һа, сөяркәсе куенында кунган ир тәрбияле, ә аның якасыннан эләктереп алган хатын тәрбиясез. Мин әле ул Әлфияңне кислота белән ♦ яндырам. Менә табыйм гына, табыйм гына. >
Алар эшкә баручы эшчеләр төркеме янына җиттеләр. Фәһимә .кинәт = тукталды да барлык көченә каршыга килүчеләргә карап кычкырды: 3
— Карагыз әле, иптәшләр! Менә сезнең начальникларыгызның бер- ♦
се. Бу Фәрит Еникеев. Минем ирем ул. Мин аны әле генә Әлфия Мак- х судова белән тоттым. Уйнаш кылганда, зина кылганда. Менә ШУШЫНЫ, S менә шушыны тоттым! ' °
Фәрит түзмәде, Фәһимәне өстерәп алып китте. Хатын исә аның саен □. хахайлап көлә, Фәрит белән Әлфия өстенә бөтен кабахәтлекне өя иде. <
Ниһаять, алар кайтып җиттеләр. Фәрит ишекне ачып җибәрде дә 4 Фәһимәне этеп эчкә кертте. Юк, ул бөтенләй алай каты этмәгән иде. 5 Ләкин шуңа карамастан, хатын коридорда йөзтүбән ауды һәм куркы- ь шып бүлмәдән килеп чыккан балалары алдында үкереп, сулыгып, ара- < тирә кызганыч рәвештә ыңгырашып, еларга тотынды. Аның чәчләре тузган, мехлы эшләпәсе идәнгә төшкән, кием итәкләре кайтарылган һәм юан шәрә ботлары ялангач булып күренеп тора иде.
— Җитәр сиңа истерика оештырырга! — диде Фәрит, шкафтан валерианка алып хатынына эчертте. Фәһимә әкрен генә күтәрелде. Елау аркасында күз яшьләренә мул чыланган йөзен балаларына текәде һәм тагы да кызганычрак рәвештә көйләп-көйләп елый башлады.
— Ниләр генә эшлим, ниләр генә эшлим! Бу башкайларымны кая гына куйыйм, балакайларым! Ичмаса җир дә йотмый бит шул явыз адәмнәрне! И, алла, и, алла! Кемнәрдән генә ярдәм сорыйм, кемнәргә генә барып хәсрәтләремне сөйләп җан тынычлыгы табыйм.
Фәритнең артык түзәрлек тәкате калмады. Ул кухняга кереп пли- тәгә чәйнек белән су куйды. Аның башы хәзер чуен кебек авыр, күңеле болгана, ә колаклары өзлексез чыңлый иде.
Фәрит чәй кайнап чыкканын көтеп тормады, термостагы җылымса суны эчте дә эшкә китәргә җыенды.
Ул киенергә дип коридорга чыкканда Фәһимә бүлмәдәге диванга утырган, агарынып, куркынып калган балаларга шыпырт кына нидер аңлата иде.
— Мин киттем, — диде Фәрит һәм үзе дә сәбәбен аңламастан, — эшкә, — дип өстәде.
Фәһимә урыныннан торды.
— Тукта, тукта, шашма! — Ул гадәтенчә кулларын бөеренә куеп, Фәрит янына килеп басты.—Белеп тор, сөяркәң янында булмаячаксың син! Сәгать саен эшләгән җиреңә шалтыратып белешеп торачакмын. Инде дә эшеңдә юк икәнсең, соңыннан үпкәләмә, эш бүлмәңә кереп җәнҗал оештырачакмын. Инде шунысын да әйтим, җәнҗалны оештырганда да гомергә истә калырлык итеп оештырачакмын! Аңладыңмы?
— Кеше түгел син, — диде Фәрит, — мондый кешенең дөньяда башка булуы мөмкин түгел.
— Менә мин әйткәнчә эшләми кара, аннан минем кем икәнлегемне белерсең! Син бик юаш дип уйлап, минем өстән издеваться итәсең, күрсәтермен әле мин, —дип калды Фәһимә.
Фәритнең чыгып китәр алдыннан балаларына нидер әйтәсе килгән нде, тик батырлыгы җитмәде, ул һаман әле йөзләреннән дәһшәт билгеләре китмәгән, һаман әле бер беренә сыенып утырган балаларына карап алды да ишекне ачты.
Фәрит фабрика юлына чыккач, шикләнә төшеп тирә-юненә күз ташлады, аннан тар сукмак буйлап урман эченә кереп китте. Урманда кар беткән иде инде. Бу тар сукмакның олы юлга, автобуслар йөри торган юлга чыкканлыгын Фәрит яхшы белә. Тиздән ул автобуста Чаллыга юл тотты.
Ләкин ул Чаллыга бер нәрсәне белми китте. Нәкъ шушы минутта Галиәкбәргә инфаркт булганлыгын белмәде ул.
Кызының, сөекле Әлфиясенең, ниндидер дивана хатын тарафыннан мәсхәрәләнүен, алай гына түгел, физик җәбер күрүен күтәрә алмады профессор. Кинәт аның тез буыннары йомшарды, карт әкерен генә идәнгә чүкте. Аны беркем дә күрмәде. Фәритләр чыгып киткән иде. Әлфия исә тетрәнүдән айнып, тирә-юнен күрерлек хәлгә килгәндә карт идәндә ята иде инде. Әлфия барысын да онытып әтисенә ташланды. Үзендә моңарчы һич булмаган көч-куәт табып, әтисен диванга күтәреп салды. Шул ук минутта Таисия Степановнага шалтыратты.
Бераздан ашыгыч ярдәм машинасында Галиәкбәрне Чаллы больницасына алып киттеләр.
12
Иртәнге җидедә бөтен бүлмәне яңгыратып, әле йокыларыннан айнымаган яшьләрне сискәндереп телефон шалтырады.
Сафура, тагы кем инде монсы, дип сукрана-сукрана урныннан торды, телефон көпшәсенә үрелде.
— Тыңлыйм.
— Апа, апа дим, зур бәхетсезлек. Әтигә инфаркт миокарда булды. Әле генә больницага китереп салдык.
Сафура аңгармыйча торды.
— Кем сөйли, каян сөйлисез?
— Нәрсә, начар ишетеләме әллә? Мин, Әлфия. Чаллыдан шалтыратам. Әле генә әтине больницага салдык. Хәле бик начар. Инфаркт. Ишетәсеңме, инфаркт миокарда. Аңладыңмы, апа?!
— Аңладым, ничек булды соң андый хәл, ул таза иде бит әле.
— Булды инде, апа, телефон аша барысын сөйләп торып булмый. Бүген үк очып кил. Ишетәсеңме, бүген үк.
Телефон аша Әлфиянең үксеп елавы ишетелеп калды. Сафура ни әйтергә дә белмичә аптырап торды. Телефон тагы телгә килде.
— Апа дим. апа, бу хәбәрне зинһар Эльвира Хәкимовнага да җиткерә күр. Аңладыңмы? Көтәм. Хәзергә хуш.
Әлфиянең тагы елаганы ишетелде. Ләкин Сафура сүз әйтергә өлгермәде, элемтә өзелде, кыска гудоклар гына шомлы һәм кайгылы авазлар чыгарып, өзлексез кабатланып тордылар.
Уянса да торырга иренеп яткан Дмитрий Сафураның ни турыда сөйләшүен аңламады. Шулай да ниндидер хәтәр бер яңалык барлыгын Сафураның йөз үзгәрешеннән чамалаган иде.
— Нәрсә бар?—диде ул шомланып.
— Әтигә инфаркт. Хәле начар ди.
Дмитрий сикереп урыныннан торды.
— Димәк, сиңа анда барырга кирәк.
— Әлбәттә, барырга. Тик нинди акчага, кем тагы безгә бурычка акча биреп торыр? Бөтен акчаны туздырып бетердек, өстәвенә муеннан бурычка баттык.
— Ничектер табарга кирәк, — дип куйды Дмитрий.
— Әйттем мин аңа, — диде Сафура сукранып, — йөрмә шундый ерак җирләргә барып дидем. Сүз тыңламады. Инде хәзер безгә дә борчу, үзе дә...
— Просто белмим генә түгел шул, ә «каян белим аны». Әйтерсең лә пан, әйтерсең лә мин аның асрау хатыны, җүнләп сөйләшә дә белми. Ничек оялмыйсың син! Ичмаса минем кайгылы чагымда борчуларымны җиңеләйтергә тырышып игътибарлырак булыр идең!
— Нәрсә сөйлисең инде син. кадерлем, нигә андый гасабиланулар. Беләсең бит, мин сине яратам. Әгәр ялгыш тупаслык ычкындырганмын икән, гафу ит.
— Гафу. гафу.— диде Сафура, аны үртәп.— Көненә йөз тапкыр гына гафу үтенмисеңдер. Ә гафу иткәч тә тагы үзеңнең мокытлыкларың- ны кабатлыйсың.
Сафура тубыгына җиткән сары, юка, үтәли күренмәле эчке күлмәктән. җилкәләренә кадәр төшкән җитен чәчләре белән хәзер аерата гүзәл иде. Аның матур күкрәкләре, нечкә биле, сыгылмалы зифа буе Дмитрийны һәр вакыт үзенә магниттай тартып тора. Ләкин бүген егет хатынының хәтерен калдырды. Шуңа кү{5ә уянганда ук алар арасыннан кара мәче йөгереп узган иде.
— Җитәр инде, Софа, тынычлан, фәрештәм,— диде Дмитрий, ялына төшеп. Сафура аңа карады да борынын җыерып куйды.
— Карап торуга Геракл диярсең, ә эшкә килгәндә...
Ул сүзен әйтеп бетермәде, кискен хәрәкәт ясап, аркасына салынып төшкән чәчен икенче җилкәсенә күчерде дә яңадан телефон аппаратына таба китте.
Сафура Эльвира Хәкимовнага шалтыратты. Аның йөз чалымнарын Дмитрий тикшереп торды. Сафура гаҗәеп бер тизлек белән үзенең йөз кыяфәтен үзгәртә белә иде. Әле генә зәһәрлеген чагылдырган йөз хәзер бәхетсез, моңлы бер сабый бала йөзенә әверелде. Аның тавышы һәм сөйләшү рәвеше дә бөтенләй үзгәрде, ул бик әкрен, бик кызганыч булып ишетелә иде хәзер.
— Сез мине гафу итә күрегез инде. Эльвира Хәкимовна, — днде Сафура. Әлфиядән ишеткәннәрен доцентка җиткереп.
— Профессор кайчан егылган? — дип сорады Эльвира. Аның да тавышында ихлас күңелдән тирән тетрәнү сизелә иде. Сафура доцентның
4. «х У • м »
Хәзер акыл сатар чак түгел инде,—диде Дмитрий,— хәзер акча табарга кирәк. г н
— Ах. онытып та җибәргәнмен. Әлфия бит Эльвира Хәкимовнага да хәбәр итәргә кушты. — Сафура күз кысып кунды — Шуннан алып торабыз. Бәлки әле үзе дә барыр.
Әтисенең авыр хәлдә булуын ишетү Сафураны бик каты тетрәткән * булса да. баштагы авыр тойгы әкренләп тарала, җиңеләя төште. Ул < начар уйларын башыннан куып чыгарырга теләде. Шул ук вакытта з аның күңелендә ниндидер җиңеллек тә сизелде. Димәк, квартира, бө- “ тен нәрсә безгә кала, дип уйлады ул эчтән генә. Җүләр, җүләр. әтием ♦ үлем белән көрәшеп ята, ә мин аның тизрәк үлемен теләгәндәй, мер- * кантиль нәрсәләр белән үземне юатам, миннән дә җүләррәк кеше юк- Г тыр инде, билләһи, дип тә уйлады ул аннары.
Ул мөмкин кадәр кайгылы кыяфәттә булырга тырышып, иренә таба °" борылды.
— Ничек уйлыйсың, уянды микән әле ул?
— Кем, кем?
— Соң әйтеп торам ич, Эльвира Хәкимовна дип. <
— Ә мин каян белим аны!
— Син һәр вакыт шундый. Синнән берәр киңәш сорасаң, хәзер аркаң белән борыласың, — диде Сафура, кинәт ачуланып.
— Куй инде, куй инде, зинһар, ничек борылам, ди. Мин просто белмим.
49
соравына җавап кайтарды, һәм сак кына:—Мин бүген үк Чаллыга очарга жыенам, сез дә барырсыз дип ышанам. — дип куйды.
— Әлбәттә. Мин хәзер үк үземнең ярдәмчеләремә шалтыратам. Институтка оарып тормамдыр, ахры.
— Беләсезме, сезнең ярдәмчеләрегез күп. бәлки миңа да билет заказать итә алырсыз, соңыннан исәпләшербез.
— Яхшы. — диде Эльвира.
— Мин хәзер эшкә барам. Без Чаллыга өйләдән соң гына китә алырбыз.
— Ничек инде «өйләдән соң?» Мин билет мәсьәләсен хәзер үк кайгыртам. Безгә мөмкин кадәр тизрәк барып җитәргә кирәк. Сез эшләгән җирегезгә өйдән генә хәбәр итегез. Беркая да китмәгез, мин сәгать ни- чәгә аэродромга барырга икәнлеген телефоннан әйтермен.
Саф\ра үзен күзәтеп торган Дмитрийга хәйләкәр генә күз кысып куйды. Әле генә усаллык белән тулган йөздә хәзер максатка ирешүдән соң туган куаныч шәүләсе чагыла иде.
— Яхшы,— диде ул, телефон көпшәсен аппаратка куеп. Дмитрий һаман усал да, чая да, хәйләкәр, ләкин үзенең жанын, акылын әсир иткән бу гүзәл хатынны күзәтеп, аның матурлыгына сокланып ятты. Сафура иренең соклануын аңлагандай, телефон яныннан китүгә өстендәге төнге күлмәген салып, матур, ак, яшь тәне белән Диманы тетрәтеп анадан тума шәрә калды.
— Күзләреңне тозландырма.— диде ул иренә, тагы зәһәрләнә төшеп.
Сафура утыргыч өстендә тәртипсез ташланган эчке киемнәрен актара башлады.
Ул ашык-пошык киенгән арада тагы әйтеп куйды:
— Син мин әйткәннәрне ишеттеңме, юкмы?
— Соң минем көндезге ашка дигән акчам гына бар.
— Булса ни!? Син анда табарсың әле. Мин бит бөтенләй бер тиенсез юлга чыгып китә алмыйм.
Алар менә өч көннән бирле инде туй мәҗлесеннән калган азыкларны ашап туеналар иде. Бүген дә алар теш үтмәслек булып каткан бәлеш кисәкләрен җебетеп иртәнге чәйләрен эчтеләр. Ашап туенгач, Сафура иренә автобуслык кына акча калдырып, калган байлыгын сыпырып үзенә алды. Саубуллашканда үбешеп тормадылар. Сафураның ачуы суынмаган иде әле.
Ике сәгатьтән соң ул Эльвира белән янәшә утырган хәлдә, самолетта Чаллыга таба очып бара иде инде. Алар икесе дә уйга калып, моторның талгын гөрелтесенә калгып-калгып киткәләделәр. Эльвира үзенең ышанычлы ассистентларыннан берсенә сәгать тугызда трестка шалтыратып, профессор турында хәбәр итәргә кушкан иде. Ул йомышы үтәлде микән дип уйланды. Аннан ул үзенең башланган тәҗрибәләре тирәсендә чуалды. Ул профессор белән ул-бу була калса, бройлер фабрикасындагы эшнең фәнни җитәкчелеген үзенә алырга туры киләчәген дә искәреп куйды. Теге чакны профессор төрле хәл булуы бар дип юкка гына әйтмәгән икән. Карт кешенең әҗәле ике каш ара-сында диләр.
Сафура исә, әтисе үлә-нитә калса, алдагы тормышының ничек булачагын күз алдына китерә алмый интекте. Ул бу уйларның бик начйр, рәхимсез икәнен белеп, алардан качарга тырышса да, җүнсез гоман- теләкләр аны, озын борыннар өередәй, әледән-әле чолгап ала иде. Ул ничектер үзе дә сизмәстән, әти үлсә, Әлфия дә мираска кул сузар әле дип куйды. Дөрес, теге вакытта әнидән калган нәрсәләрдән баш тартты Әлфия. Миңа бер нәрсә дә кирәкми дңп рыцарьланды. Ярый ла бу юлы да шундый батырлыкка бара алса!
13
Галиәкбәр күзләрен ачып җибәрде. Аның, моңарчы бу дәрәҗәдә үк хәлсезлек кичергәне юк иде әле. Ә йөрәк сыкрап авырта, әйтерсең лә йөрәктән нидер суырып алганнар һәм аның авыр, тирән ярасы бөтен тәнне сулкылдатып сызлый. «Димәк, тагын йөрәк», — дип уйлады карт. ♦ Хәзер аңа хәтта уйлавы да авыр иде. Шулай да күңел түрендә өметкә $ охшаш бер тойгы кыбырдый. =
I алиәкбәр булып узган хәлләрне исенә төшерергә тырышты. Кинәт Әлфия, ниндидер таза, юан хатын тарафыннан җәберләнгән, кимсетел- ф гән Әлфия, күз алдына килеп басты, йөрәк кинәт тагы бик каты авыр- х та башлады. Профессор, күрәсең, кузгалырга чамалады, ак халатлы = сестраның, кузгалмагыз, кузгаласы түгел, дигән кисәтүе ишетелде. <
— Әлфия, Әлфия, — дип пышылдады Галиәкбәр. °-
— Мин монда, әти, синең янда. Тыныч кына ята күр, әти, — диде < Әлфия. Баксаң-күрсәң ул бөтенләй баш турысында гына утыра икән. 4
йөрәк авыртуы бераз басыла төшкәндәй булды. Галиәкбәр хәзер 5 генә үзенең больницада икәнлеген аңлады. Бу исә аңа ниндидер җи- ь неллек китерде кебек. Ул түшәмгә карады, борылып Әлфияне күрергә < теләде. Ләкин аңа хәрәкәтләнергә рөхсәт итмәделәр.
— Тыныч кына ятарга тиеш сез!
— Әти, зинһар, сөйләшмә дә, селкенмә дә,— дип үтенде Әлфия.
Галиәкбәр күз кырыйлары белән генә карап, алайса син сөйлә дигәнне аңлатты.
— Борчылма, тыныч ят, барысы да үтәр, — диде Әлфия. — Әле генә Сафура апа да килеп төште.
— Лиана, — дип куйды Галиәкбәр. Кызганычка каршы. Сафура аның турында берни дә әйтмәгән иде. Әмма дәшми калырга ярамый, әтисенең Лиананы яратканлыгын Әлфия яхшы белә.
— Лиана исән-сау икән, — дип куйды ул, — сиңа сәлам әйтергә кушкан.
Галиәкбәр, нәни сары песнәген күз алдына китереп, елмаерга теләде. Ләкин елмаю барып чыкмады, ниндидер кызганыч бер чалым гына хасил булды.
— Сафура апа белән Эльвира Хакимовна да килгән, — диде Әлфия.
— Анысы әйбәт, — диде Галиәкбәр, — ул хәзер үк эшкә керешсен.
Бу турыда Фәрит белен сөйләшсен.
— Яхшы, әйтермеи, әти.
Ниндидер йомыш белән читкә киткән сестра килеп Әлфияне ачуланып алды:
— Сез нәрсә, әйткәнне аңламыйсызмыни? Әйтелде бит ана сөйләшергә ярамый дип!
— Әти, артык сөйләшмибез, әйтәсе хәбәрләр бетте. Хәзер ял ит, диде Әлфия.
Профессорны яңа төзелгән ак таш больницаның өске катында аерым бер бүлмәгә салганнар иде. Тирә-юньне авыр тынлык басты. Картка болай җайлырак иде, чөнки сөйләшү болай да хәлдән тайган организмны тәмам йончытты һәм Галиәкбәр, үзе дә сизмәстән, алҗып ойый башлады.
Әлфия әтисенең җыерчыклар белән сырланган киң маңгаена, яннан караганда, шактый җыйнак булып күренгән, хәтта матур дип әйтерлек борынына, теш протезлары булмау аркасында артык эчкә батып киткән авызына карап уйланып утырды. «Үләргә тиеш түгел ул, үлмәячәк, үлмәячәк». Ничектер Галиәкбәрнең яшь чагы, ә үзенең кечкенә балалык чоры күз алдында җанланды. Киң җилкәле, көләч йөзле, бик шәфкатьле һәм батыр кеше иде Галиәкбәр, һәрхәлдә. Әлфиянең исендә ул шулай булып сакланган. Әйе. аннан да акыллырак, аннан да кешелек
лерәк кеше юк иде кечкенә кызның ышануынча. Буш вакытта өчәүләп күңелле нтеп әтисе, Сафура, Әлфия уйныйлар нде. Һәм нинди уеннар диген әле син. Әтиләре аларга кибеткә килгән һәр яңа уенчыкны алып торды. Бер заман әтиләре бик күп шакмаклар алып кайтты. Аларның төрле кош сурәтләре ясалганы, төрле хайваннар, чәчәкләр белән бизәлгәне, һәм тагы бик күп, бик күп төрлеләре бар иде. Уен шуннан гыйбарәт иде: шакмакны атып бәрәсең дә, аның ничәле чокыр ясалган ягы чыкса, үзеңнең тәтәеңне шул кадәр шакмак аркылы уздырасың. Тукта, тукта, алай да түгел. Ничек соң әле? Әлфия әтисенең ара-тирә ыңгырашып куюына кашларын җыергалап, бала чакта уйналган уеннарын исенә төшерергә тырышты. Әйе, тагы әтиләре аларга әкият сөйли иде. Менә алар иркен караватта өчәү яталар. Уртада әтиләре, ә аның ике ягында Сафура һәм Әлфия. Галиәкбәр әкиятен: «Борын-бо- рын заманда, кәҗә команда, сарык үрәтник, карга сотник булып торган заманда», — дип башлый. Ул Камыр батыр әкиятен сөйли, аннан, убырлы карчыклар, дию пәриләре турында. Нәниләр шак катып, күзләрен беткәнче ачып тыңлыйлар. Шул чакларда бик-бик күңелле була иде аларга. Ә бер вакыт, монысы инде үсә төшкәч, Галиәкбәр кызларына үзенең яшьлек истәлекләрен сөйләде. Үзенең бик яшьлн әтисез калуы, ачлы-туклы узган балалык еллары турында. Аннан әнисе белән ерак кардәшләренә Казанга килеп сыенуы турында. Ул ерак кардәшләренең әнисен һәм үзен көн-төн эшләтеп тә. әрәм тамаклар гына итеп карауларын хикәя кылды. Ә аннан соң инде әнисе үлгәч, ул үзенең бай туганнары тарафыннан нахакка гаепләнеп куылуын да сөйләде. Боларны тыңлаганда Әлфия артык түзә алмыйча кычкырып елап җибәрде, әтисенең муеныннан кочып алды.
Хәзер үлем белән көрәшеп яткан әтисен бик-бик ярата иде Әлфия. Әгәр мөмкин булса, ул аңа үзенең җанын бүләк итеп булса да исән калдырырга әзер иде.
Галиәкбәрнең йөрәге бераз тынычлана төшкәндәй булды. Ләкин шомлы тойгы күңелдән китмәде. Шулай ук үлем килер микәнни дигән дәһшәт иде ул. Юк. үлем хәзер үк килмәскә тиеш, якты дөньяны яңадан күрдем, димәк, үлмим әле. Әйе, үләргә әле, кем әйтмешли, вакыт юк. Мондый хәлләрне кичермәдемени Галиәкбәр. Үлем белән яшәү арасында берничә тапкыр калмадымыни әлеге кырык беренче елның шыксыз салкын көзендә.
Алар Белев шәһәре янына килеп җиткәннәр иде. Немец гаскәрләре һөҗүм итә. Аларның бер шәһәр артыннан икенче шәһәрне алулары турында, бер армия артыннан икенче армияне камалышта калдырып Мәскәүгә, безнең башкалага омтылулары турында йөрәк әрнеткеч хәбәрләр белән бөтен дөнья тулган. Менә озакламый дошман Белев шәһәренә һөҗүм итәчәк. Тик ул кайсы яктан килеп чыгар, шәһәрнең кайсы очында кан түгелә башлар, анысы билгесез. Яңгырлы октябрь көннәре. Ни җылы блиндажлар, ни шәп ныгытмалар юк. Солдат окопта яши, ячейка түбәсе плащ-палаткадан гына тора, ә аста, ячейка төбендә. юеш салам, һәр төн көтмәгәндә приказ яңгырый, Галиәкбәр взводын, җылынып яткан урыныннан кузгатып, тагы яңа позициягә алып китә. Яна урында алар окоплар казып урнашырга өлгермиләр, тагы приказ, тагы яңа позициягә күчәргә. Рота башта колоннага охшаш бер тәртип белән барса да, бераздан солдатлар һәрберсе үзенә юл табып кайда җайлырак шуннан баралар. Взводлар кайда бетә, кайда башлана. алла белсен. Ә солдатларның өс-башларына карарлык та түгел, таеп егылулар, ә кайчак үрләргә күкрәктә шуышып менүләр аркасында алар муеннан пычракка батканнар. Яна урынга барып җиткәч, көн яктыра башлау белән СВТ мылтыгының хәнҗәр сыман штыгы белән шинельләрен кырып чистартырга керешәләр. Менә шундый шыксыз һәм дәһшәтле көннәр иде. Шундый көннәрнең берсендә Галиәкбәргә
бөтен взводы белән сугышчан сак бурычын үтәргә һәм хуҗасыз калган җирдә, һөҗүмгә килүе ихтимал булган дошманны каршы алырга әмер бирелде. Кичке эңгердә алар плащ-палаткаларына төренеп шунда юнәлделәр, барып җиткәч, окоплар казып, әйбәт кенә урнаштылар. Мәгәр дошман һич көтмәгән яктан килеп чыкты. Полкның флангасыннан һөҗүм итте, аты коргыры. Уйламаганда, көтмәгәндә арттан миномет ♦ һәм пулеметлардан ату тавышы ишетелде. Әле хәрби өйрәнүне дә js юньләп узмаган кешеләрдәй тора иде Галиәкбәрнең взводы. Взводта = паника купты. Егетләр курка калды. Тәртипсез алып барылган сугыш- - та кешеләр кырылып бетте. Галиәкбәр янында бары бер генә солдат > исән калды. Взводын югалткан өчен Галиәкбәргә бик каты эләгәчәк х иде. Ихтимал аны хәрби трибунал иң каты җәзага ук хөкем итәр иде. ~ Тик шуңа да карамастан, Галиәкбәр теге солдатны алып ут эченә, дош- ман белән тиңсез сугыш алып барган безнең гаскәрләр ягына китте, а. Әле анда, әле монда туфрак һәм ут көлтәләре ясап шартлаган немец < миналарының һәм снарядларының шартлавы, әледән-әле чытырдап пу- ля сиптергән пулемет һәм мылтык тавышлары якынайганнан-якыная S барды. Көнчыгышка таба сузылган сөзәк, яшел чирәм белән өртелгән Г чокырны аркылы чыккач, сизми калдылар, алда күренгән куаклыклар * артыннан кемдер автоматтан сиптереп куйды. Бәлки немец солдатының Галиәкбәрләрне күреп атуы да булмагандыр, чөнки бөтен тирә-юньне куе томан саргай иде. Әмма пуля кызылармеецның күкрәген тишеп үтте, ә Галиәкбәрнең уң як кабыргасына эләкте. Кызылармеец шунда ук ауды, Галиәкбәр исә уянып киткәндә үзенең кан эчендә ятканлыгын тойды. Күрәсең, ул артка чокыр төбенә тәгәрәгәндер. Күпме вакыт ятканын ул белә алмады, мәгәр кан күп агу аркасында аның кыл кыймылдатырлык та хәле калмаган иде. Әйе, ул чакта да нәкъ хәзерге кебек ул үлем белән яшәүнең уртасында ятты, һәм дымлы чокыр төбендә үлеп калуы бик мөмкин иде, тик, бәхеткә каршы, аңа үләргә ирек бирмәделәр, күрше авыл кешеләре төи караңгысында өйләренә алып киттеләр һәм ул дошман тылында ярасы төзәлгәнгә кадәр ятты.
Менә шулай булды аның беренче тапкыр үлем белән янәшә яткан чагы. Тик бу соңгысы түгел иде. Сугыш аңа тагы көтелмәгән үлем янәшәлекләре хәзерләгән иде әле...
Галиәкбәр янына врач керде. Күренеп тора, ул профессорның хәленнән бер дә риза түгел. Хәзер үк укол кадарга кушты. Хәзер минем хәлем яхшыра төште, җитәр, кадамагыз артык, дияргә теләде карт, тик ул үзендә сүз әйтерлек көч тапмады.
Әлфия дәһшәт белән тулган күзләрен тутырып, һаман әтисенең йөзенә текәлгән иде әле. Укол кадаганнан соң врач белән сестра бераз тынып тордылар, аларны профессорның ничек сулыш алуы кызыксындыра иде, ахры. Ниһаять, врач: «Ярар, хәзергә җитәр», — диде. Әлфия гә җитди мәгънәле бер караш ташлады, профессорны сөйләштерергә ярамаганлыгы» әйтте.
~~ Уколдан соң Галиәкбәр кинәт тәненә талгын рәхәтлек һәм көч-куәт иңгәнлеген сизде. Әйтерсең лә аның гәүдәсе ныгын, әйтерсең лә куыкны тын белән тутыргандай аңа энергияне өреп кертәләр иде. Ул күз кырые белән генә кызый эзләде.
— Сафурадан минем барлык китапларымны һәм гыйльми хезмәтләремне үзеңә алырсың, — диде ул.
— Сөйләшмә, әти, врач кушмады. — диде Әлфия, — син үлмисен.
— Юк, үлмәсәм дә,— диде карт юаш кына. — Инфаркт ул минем яшьтә... _ ,
— Алла хакы өчен сөйләшмә инде, әти, — дип үтенде Әлфия еламсырап.
— Бетте,— диде Галиәкбәр, авыз читләре белән генә елмаерга тырышып.
Ишектән килеп кергән сестра Сафурадан язу сузды. Ул анда Галиәкбәрнең хәлен сораган, үзенең дә әтисе янында утырырга теләвен, Әлфия арыгач, үзенең аны алыштырачагын әйткән. Ул тагы Эльвира исеменнән Галиәкбәрнең авырудан исән-сау котылуын теләгән.
Әлфия блокнотын тезенә куеп апасына җавап язды. Ул, дөресен әйткәндә, апасының хәзер әтисе янында булуын бөтенләй теләми иде. Сафураның дорфа сүз әйтүеннән курыкты ул. Аннан гомумән әтисенең аны яратмавын белми идемени ул! Ләкин Әлфия боларны язмады. Апасына үзенең әле бөтенләй армавын, ә инде арый калса хәбәр итәчәген генә сызгалады. Хәзер юл мәшәкатьләреннән соң ял итәргә кушты. Монда якында гына, Иске Чаллыда, үзенең якын танышлары барлыгын хәбәр итте. Бернинди тартынусыз шунда урнашуын үтенде. Адрес белдерде. Ул шулай ук Эльвира Хәкимовнага да әтисенең бая ук әйткән үтенечен, поселокка кайтып, хәзер үк директорны күреп сөйләшергә кирәклеген дә язды.
Әлфия шуларны язып утырганда кинәт Фәритне хәтерләде. Аның бугазына авыр төер килеп тыгылгандай булды. Кайда ул хәзер? Нигә ул килеп чыкмый? Берәр бәхетсезлеккә таргандыр.’Юкса ул мондый эш эшләмәс иде. Фәрит өчен хас түгел мондый рәхимсезлек. Ниләр генә булмасын, ул Галиәкбәрнең инфаркттан егылуын ишеткәч тә, больницага килеп җитәргә тиеш иде.
Әлфия хәзер аның тинтәк хатыныннан барысын да көтү мөмкин дип уйлый иде.
Ул әтисенең артык авыр итеп, күкрәк читлеген артык кабартып сулыш алуын күргәч, уянып киткәндәй булды. Карт йокыга талган иде. Әлфия аяк очларына гына басып ишек янына барды, коридордагы өстәл артында утыручы сестрага язуын бирде дә, яңадан әтисе янына килеп утырды. Башта әтисе турында гына уйланды, әмма, сиздермәстән генә, астыртын гына, тагы Фәрит турындагы шомлы уйлар аны били башлады.
14 •
Фәритнең каядыр китеп югалуына һәм Галиәкбәрнең йөрәк белән егылуына инде өч тәүлек узган иде. Фабрика директоры сынаулар барачак корпусның цех башлыгын үз кабинетына чакыртты.
Бәләкәй генә буйлы, ләкин кәлтә еланыдай елдам һәм сөйләшергә бик оста цех начальнигы килеп кергәндә директор селекторда склад мөдире белән сөйләшә иде. Ул кабинетында цех башлыгын күргәч, гадәтенчә, ишарә белән генә аңа утырырга кушты.
— Син бүген сынауларның соңгы көне икәнлеген беләсеңме? — диде ул селектордагы сүзе беткәч.
— Бик беләм.
— Белгәч, нигә соң дәшми-тынмый гына йөрисең?
Цех мөдире үзенең нечкә тавышы белән кеткелдәп көлеп куйды.
— Мин югарыдан әмер көтәм.
— Нинди әмер тагы. Сынаулар бит синең цехыңда уздырылды.
— Сынаулар баш зоотехникның хас үз карамагы астында уздырылды,— диде мөдир һаман күтәренке рух белән көлемсерәгән хәлдә.
Гатауллин авыр итеп сулап куйды. Ул Фәритнең югалуында үзен дә гаепле саный иде. Вөҗданы каршыида*-ни кадәр акланырга тырышмасын, ул моны булдыра алмады һәм аяк астыннан килеп чыккан бу бәла өчен чын күңелдән җәфа чигә иде.
— Фәрит Зариповичның юкка чыкканлыгын белмисеңмени син?- Менә өч көн инде аның поселокта күренгәне юк.
Цех мөдиренең дә ябык, очлы борынлы йөзенә җитдилек йөгерде.
Анысын ишеттем. Тик мондый хәбәр дә йөри тагы, имеш, аны кичә безнең саклык кассасы янында күргәннәр.
— Күргәннәр. Ләкин ул фабрикада күренмәде, һәркөнне иртә бе
лән өенә шалтыратам, хатыны кайтмады, ди. Ә бит ул китте дип, эшне туктатып булмый, дус кеше. Шуңа күрә хәзер читлекләрне бушатып сынаудагы чебиләрне реализациягә озатырга кирәк. ♦
— Яхшы,— диде мөдир, кузгала башлап. >
Инде болай, бу эшнең җаны булган профессор да больницада ята = бит. Син беләсеңме?
— Беләм, ишеткән идем. ♦
— Белсәң, менә аларның методика хикмәтләрен бозып куймас өчен х эшне безгә Эльвира Хәкимовна белән бергә башкарырга кирәк булыр. = Алар анда ниндидер мәгълүматлар теркәячәкләр,.эчәкләр, бүтәкәләр < белән кызыксыначаклар. Мин аның белән сөйләштем, аның бүгенгә °- монда калуын үтендем. Ансыз берни дә эшләмәскә!
Мөдир ризалыгын белдереп, сүзсез баш иде һәм:
— Ә теге чибәр егет белән нишлибез, аңа эш бетте, димәк, — дип =
сорады. •-
— Ах, да, — диде Гатауллин. Рәмзине хәтерләп. Ул селекторга кулын сузды. — Кем бу? Синме, егет? Менә хәзер үк минем янга кер әле. Ничек, син минем директор икәнлегемне дә белмисеңмени әле? Менә шулай, хәзер кереп җит.
Рәмзи конторага килгән арада алар цех хәлләре турында, андагы эш, артымнар һәм үлем-җитем һәм башка шундый мәсьәләләр турында сөйләшеп утырдылар.
Ниһаять, ишектә Рәмзи күренде. Гатауллин аның җилкәсенә җитә язган кара куе һәм очлары бөдрәләнеп торган чәчләренә күз ташлады һәм ирексездән елмаеп куйды. Хәтәр иде бу яшь зоотехник, чәч тә заманча, мыек та. Билләһи. Гатауллин аның яшендә булса, болай йөрергә оялыр иде. Ул эчтән шулай уйланды, ләкин сер сынатмады, үз иткән булып, егеткә өстәл янындагы буш утыргычка утырырга кушты.
— Ну, эшләр барамы?
— Пока бара, но бит мин бер үзем калдым, — диде Рәмзи ачынып.
— Нишлисең, дөнья ул, — диде Гатауллин, — пока сиңа аларны алыштырырга туры килер.
— Фәрит абый белән профессорнымы?
— Шүрлисеңмени?
Рәмзи кулларын җәеп куйды.
— Курыкмыйм да, ничектер уңайсыз.
— Менә сиңа цех мөдире ярдәм итәчәк. Аннан тагы доцент Эльвира Хәкимовнаны беләсеңме син?
— Ну.
— Менә шул ярдәм итәчәк. Кыскасы, син элеккечә үк эшләячәксең, начальстваң гына алышына. Учет йлып барудан туктамадыңмы.
— Учет бара. ,
— Кара аны! — Гатауллин бүген үк читлекләрне бушата башларга кирәклеген аңлатты. — Ә аннан соң сиңа бик зур җаваплы эш тапшырырга уйлыйбыз. Без кеше тапканчы, син әлеге зур экспериментка хәзерлек эшләре алып барырга тиеш буласың. Гыйльми җитәкчең Эльвира Хәкимовна.
— Ә ул бүген кайтып китә, дидегез түгелме? — дип куйды мөдир.
— Ничава, институт белән үзем сөйләшермен, бер атна бездә торырга каршы килмәс дип уйлыйм.
«Уһу, зур йөк тагарга җыена бу пеләш баш миңа» — дип уйлап алды Рәмзи. Әйтмичә түзмәде.
— Мин бит. иптәш директор, әле җүнләп штатка да кертелгән кеше
түгел. Зарплатасы да... Ничегрәк соң мондый ответственный эшләр йөкләргә җыенгач...
Бу сүзләр Гатауллинга ошамады. Ул гомумән кул астындагы кешеләренең дәгъва кылуларын өнәми иде, чөнки ул һәр вакыт: «Барысын да үзем белеп эшлим,— дип уйларга ярата иде. Бу юлы да Рәмзигә каты гына бәрелергә уйлады, хәтта шул уңайдан егетнең ачу китергеч бөдрәләренә дә, кара мыегына да таш атып узмакчы иде, тик тыелып калды. Егетнең үз кабинетына беренче тапкыр гына керүен, аңа чыннан да җитди эш тапшырылачагын уйлап өлгерде. Ә Фәритнең эшләре ничек булып бетәсен кем белә әле! Эшен, балаларын ташлап китү дәрә-җәсенә җиткән кешедә өмет бар микән! Инде тагын бүген поселокта булып та үзендә эшли торган җиренә кереп чыгарлык та көч тапмагач, ай-һай, бик зур катастрофаның башы булуы мөмкин бу!
— Ярар, анысын карарбыз, — диде ул Рәмзигә, — бездә әле моңарчы берәү дә үзен кыерсытылган санамады.
— Мин киттем алайса, — диде Рәмзи.
Ул каты басып кабинеттан чыгып китте.
— Менә хәзерге яшьләр, — дип калды аның артыннан Гатауллин,— җүнләп эшли башламый, давай аңа әйбәт эш хакы, ә?
— Гомумән егет тырыш, — диде мөдир директорны тынычландырырга теләп, — бер дә алай эштән курка торган түгел, корпуска кайчан керсәң дә шунда. Әле контрольдәге чебиләрне үлчи, әле читлекләрен тазарта, эшсез тормый.
Директор сүз дәшмәде, ул Фәрит турында милициягә шалтыратыргамы. әллә яңадан бер-ике көн көтәргәме, дип баш вата иде.
Рәмзи исә үзен зур кеше итеп сизгән хәлдә, юлында очраган кызларга төрле шуклыклар аткалап, территория буйлап үзе эшли торган корпуска таба китте. Аңа Фәрит вакыйгасы минуты-сәгате белән килеп иреште. Урамда Фәһимә оештырган җәнҗал вакытында цехтагы кыз эшкә бара торган булган, шул барысын да түкми-чәчми иптәшләренә җиткерде. Башта Рәмзи ул кызның сүзләренә ышанмады, тик бу искиткеч хәбәрне башкалар да раслагач, ул ышанырга мәҗбүр булды.
Рәмзи ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр ниндидер мәхәббәг дигән төшенчәләргә корылган булуына хәзер бөтенләй ышанмый иде. Хатынның ошавы бар, ошамавы бар, татлы, иркә булуы бар, бакадай салкын, җансыз булуы бар. Аныңча хатын-кыз бары шундый ике төркемгә генә бүленә. Кайчандыр яшьлектә Гөлсинәне сөеп йөрүләре, аның өчен ут йотып, гыйшыкның татлы газапларын кичереп яшәгән көннәрнең куанычы хәзер хәтердә бик тонык сакланган, алар бик еракта калган һәм кабатлануы да мөмкин булмаган бер хатирә булып кына күренә иде. Алай гына да түгел, алар барысы да балалык, хәзер көлеп кенә искә ала торган вакыйгалар иде, аныңча.
Ләкин менә хәзер, үзеннән ни кадәр генә куарга теләмәсен, һәм кеше хакына керергә ярамый димәсен, Әлфия үзенең барлык гүзәллеге белән аның күз алдында җанлайудан туктамады.
«Менә ышан син аларга, — дип нәтиҗә ясады ул, — чынлыкта шул кыз Фәрит Зариповичның сөяркәсе, имеш». Ләкин Рәмзи шундый бер тойгы кичерә иде ки, әйтерсең лә Әлфия аныкы һәм аны Рәмзидән тартып алганнар. Аның әле мондый хәлдә калганы юк иде. Ул моңарчы кызларга ниндидер бер әйбергә караган кебек кенә карады, һәм ул әйбер жәлләүдән дә бигрәк, аңарда тизрәк ашалырга, бетерелергә тиешле нәрсәгә карата булган бер кыргый тойгы гына тудыра иде. Ә Әлфия исә ничектер, элек булмаганча, яңа бер сәер тойгы кузгатты. Ул хәзер Фәритнең бөтенләй кайтмавын, ә Әлфиянең гомергә биредә үзе белән калуын тели иде.
Рәмзи хәзер Әлфиянең Чаллыда авыру әтисе янында икәнлеген хәтерләде. Картның хәле начар диләр, ул тиз генә кайта да алмас бәлки,
дип уйлады ул. Әтисе өчен бик борчыла булыр чукынган кыз. Әллә больницага бер барып кайтасы инде. Ләкин ул анда барып та берни эшли алмый кайту ихтималын да чамалый иде. Җитмәсә хәзер кызу эш башланачак, ул чебиләрне тапшырачак, хәзер бит барысы өчен дә ул җаваплы, баш зоотехник өчен дә, профессор өчен дә.
Рәмзи, иң хәерлесе хәзер тапшырылган эш белән шөгыльләнү, ди- ♦ гән карарга килде. Башкача мөмкин дә түгел иде. Чөнки ул корпуска > кергәндә Эльвира Хакимовна анда иде инде, ул аны күптән көтеп тор- = ганын әйтеп каршы алды. Рәмзи бүген суелачак чебиләрнең контроль 3 группасын үлчәргә әзерләнә башлады. ♦
X
15 £
Фәрит кунакханәнең үзенә бирелгән бүлмәсен эчтән бикләде дә, порт- < фель тутырып кибеттән алып кайткан әйберләрен өстәлгә чыгарып тез- «ч де. Бүлмә җыйнак, матур, якты, бер кешелек кенә. Нәкъ Фәрит телә- 5 гәнчә булды. Аулак, тыныч. Монда беркемнең беркемдә эше юк. Фәрит й теләсә ни эшли ала. Ләкин уйларыннан, тойгыларыннан аулак бүлмә- < дә бикләнеп кенә котыла аламы соң ул? Әйе, үз-үзеңнән качып котылу мөмкин булмаганлыгын ул яхшы аңлый. Ул сынамады түгел инде, бердәнбер юл, ул исерткеч белән юану. Шул, гадәттә, Фәрит бөтенләй ярамаган, кешенең кешелеген бетерә, аны хайванның да ин начарына әйләндерә торган кабахәт нәрсәгә сыену.
Ул кире Фәһимә янына кайта алмый, ул аннан котылу өчен балаларын күрми яшәргә дә риза, ә инде гомерендә беренче тапкыр чын мәхәббәт утлары кабызган Әлфия янына да күчә алмый ул. Әйе, әйе, Фәрит моны бик анык аңлады инде. Юк, булмый, ул нидәндер курка, ни өчендер аның вөҗданы газаплана башлый, озын кара керфекле күзләрен тутырып аңа балалары текәләләр. Я, хода, булса да була бит миндәй җүләр, көчсез ихтыяри зәгыйфь бәндәләр. Әйе, бердәнбер юл, хәзергә исерткечкә таяну, ә аннан күз күрер. Белмәссең, бәлки Фәһимә булмады инде дип, кайтып китәр. Ә Әлфия? Шунда Әлфия белән кавыша аламы соң әле? Моңа аның көче җитәрме? Җитәр, җитәр, әгәр тегеләр күз алдында булмасалар, җитәр.
Фәрит кибеттән әле генә сатып алып кайткан әйберләрен өстәлгә чыгарып тезгән арада күңеленнән шулай сөйләнде.
Ул Чаллыга иртә белән үк килеп төшкән иде инде. Яна шәһәрнең киң төзек урамнарында озак йөрде ул, йөри-йөрн бик нык арыды. Аның йокысы да килеп китте. Тукта, дип уйланды ул, паспорт үз янымда, кунакханәгә урнашыйм әле. Акчам бар, керәм шунда, яшим. Чыннан да, бәхеткә каршы, кунак өендә урын да булды. Җитмәсә, аерым бүлмә, тыныч, аулак. Фәрит урнашу белән чишенеп йокларга ятты. Шунда гына, менә инде ничәнче төнен саташулы сай йокы белән, ә кайбер төннәрне бөтенләй йокысыз уздырганын хәтерләде. Ул ап-ак җәймә, күпереп торган мендәр өстенә ятты да, шундук йокыга талды. Ул дүрт сәгатькә якын йоклагач кына уянды. Торып юынды, чәчен тарады һәм, портфелен алып, кибетләргә чыгып китте. Әле исә аның кибетләрдән төянеп кайтып керүе иде.
Өстәлдә аракы, минераль су шешәләре. Берәр чынаяк чәй дә кирәк иде. Фәрит коридорга чыгып дёжурныйдан бер таш чәйнеккә тутыртып чәй алып керде. Ә шикәр, икмәге, хәтта закускалары да җитәрлек аның. ,
Фәрит каударланып шешәне ачты, пәке белән ашыга-ашыга икмәк, колбаса кнскәләде.
Тәмсез ачы аракыны эчеп җибәргәч, ул комсызланып ашарга кереште.
Ләкин ни өчендер аракы алмый иде Фәритне. Тойгы-кичерешләр отыры куерак, кискенрәк булып киткәндәй иде. Фәритнен хәзер елыйсы килде. Аңа чарасыз бер хәлдә калуы һәм көчсезлеге өчен үзе кызганыч иде. Аңа Фәһимәнең зәһәрлек белән тулган күзләре күренгәндәй булды. Ул тетрәнеп китте. Утырган җиреннән артка чигенде. Шундук аңа балалары Марат белән Ләйлә моңаеп карап торалар кебек иле. Әнә. тагы зур моңлы күзләрен текәп Әлфия дә ана төбәлде. Бу күзләрдә үпкә, тәнбиһ, моңсулык чагыла. Фәрит түзмәде, балалар кебек учлары белән күзләрен каплады да тавышланмаска тырышып, шыңшый- шыңшый елап җибәрде.
Табын шул килеш калды. Фәрит караватка барып капланды.
Әмма шулай да бераздан Фәриткә сәрхушлек гамьсезлеге барып җитте. Ул шыңшуыннан тукталды, ничектер хисләргә артык бирешмәс бер хәлгә килә башлады. Бик катлаулы тоелган нәрсәләр хәзер гадиләшкәндәй булды, һәм. әйтерсең лә сүз үзе турында бармый, ул Фәрит исемле кешенең хәлен читтән генә тикшереп, хөкем итеп ятучы. Ул тагы өстәл янына барып утырды, баягы йомшаклыгы өчен үзеннән көлеп куйды һәм тагы шешәгә үрелде. «Кешеләр минем хәлдә бер дә аптырап калмыйлар. — дип фикер йөртте ул, — төкереп тә бирмиләр. Хатыннарын яратмыйлар икән, артларына тибәләр дә, куып чыгаралар. Алалар икенчесен, инде анысы да барып чыкмый икән, алалар өченчесен, и табалар үзләренең бәхетләрен. Интеллигентлык чире, үз-үзеңдә кызгану. чокыну, төртенү, демагогия белән шөгыльләнү, идиотлык, чәнчелеп кнткере! Инде нишләргә, дигән сорау куябыз алга, ягъни мәсәлән. Ягъни мәсәлән, кәҗә суйган Әпсәләм, тотабыз да өйгә кайтып Фәһимә нәгаләткә әйтәбез, давай мотай, алдыңнан артың матур, дибез. Аерылышабыз дип, мәсьәләне кабыргасы белән куябыз. Ә үзебез инде җаным бәгырем Әлфия янына күчеп китәбез. Менә бит бөтен эше шул! Ә мин ишәк мөрите баш ватып, ух та пух килеп юкны бушка әйләндереп, стакан эчендә зилзиләләр ясап йөрим». Ә теГе көнне Әлфия яныннан чыккач нәрсә булды соң? — дип дәвам итте уйларын Фәрит. — Барлык төзегән планнар җилгә очтымы? Очты. Мин куркак куянга әверелдем, өйгә кайтып аждаһа янында кунмавыма вөҗданым газаплана башлады.
Ә бүген соң? Бүген дә бит мин исереклектән генә шундый уйлар белән юанам.
Юк. дип нәтиҗә ясады ул. Булмый, буласы да юк. Аның соңгы көннәрдә тәмам теткәләнгән нервылары сыкрана иде. Нишлим, нишлим, дип сорады ул тагы илереп. Әлеге хыянәтчел елау тагы буа башлады аны. Аның, эчәргә күнекмәгән кешенең, икенче көн дәвам иткән агулануга түзә алырлык көче калмаган иде. Ул, үзе дә сизмәстән, гадәтенчә. куллары белән күзләрен каплады да аяк астындагы әйберләргә сөртенә-сөртенә әрле-бирле йөренергә тотынды. Бераздан кран астында баш түбәсенә су агызырга тотынды. Су чиркандырып муенга, муеннан аркага агып төшә иде. Фәрит җиңеләя төшкәндәй булды. Иң яхшысы йоклап алырга, дип уйлады ул. Ә бәлки урамга чыгып һавада йөрергәдер. Юк, юк. юк. Анысы булмас. Фәритнең мондый хәлдә бер кемгә дә күренәсе килми.
Фәрит ятагына ауды да кичкә кадәр йоклады.
Өч көн буена ятты Фәрит кунакханәдә. Шул өч көн эчендә бары ике тапкыр урамга чыгып керде, анда да аракы алу өчен генә. Соңыннан ул тәмам арыды, миңрәүләнде. Хәзер аңа барыбер иде. Хәзер ана бер кем дә юк иде. Нервылар сыкрануы да кимеде хәзер. Әз генә айный башласа, аның тагы исереклек гамьсезлегенә чумасы, онытыласы килә иде.
Дүртенче көнне номер ишеген шакылдаттылар. Бүлмәгә дежурный хатын белән кунакханә администраторы килеп керде.
Бу нинди эш? диде юан гәүдәле, пенсне күзлек кигән администратор. Сез безнең кунак өен әллә эчкечелек урыны дип белдегезме? Бөтен шәһәрдә алкоголизмга каршы көрәш бара, ә сез безнен гостиницаны шул эшнең оясына әйләндерәсез!
— Сезнең миндә эшегез юк,— диде Фәрит.
Ничек юк, җыештыручыларны кертмисез, урын-җирне пычратып ♦ бетергәнсез. <
Бетерсә,мин аның өчен түләгәнмен. Мин номерга бөтен шартын з туры китереп, акчасын алдан өч көнгә түләп кердем. Шуңа күрә сез и миңа бәйләнә алмыйсыз. ♦
— Сез монда дүртенче көн торасыз бит инде.
Фәрит хәйран калып күзләрен шарландырды. , и
— Дүртенче көн? *
— Сез инде, күрәсең, көннәрне дә оныткансыз.
— Әйттегез, рәхмәт, мин хәзер үк түли алам. <$
Фәрит чалбар кесәсеннән йомарланып беткән кәгазь акчалар 2 чыгарды. ' н
— Акчагызны аста кассага түләрсез, — диде администратор, — ә* хәзер әйберләрегезне җыегыз да номерны бушатыгыз.
— Нигә, ни өчен? Мин бит сезгә әйтеп торам, түлим, бер көнгә генә түгел, биш көнгә түлим. Хәзер бераз рәтләнәм дә төшәм. Мине калдырыгыз зинһар.
— Сез өегезгә кайтырга тиеш. Сезне эзлиләр.
Фәритнең йөзе җитдиләнеп китте.
— Кем эзли мине, хатыныммы?
— Хатыныгыз түгел. Сез кош фабрикасында эшлисез бит?
— Ну, эшлим.
— Директорыгыз шалтыратты. Ул сезне хәзер үк өегезгә озатырга кушты. Бер сәгатьтән кайтмасагыз, үзем киләм, диде.
— Директор шулай әйттеме?
— Әйе, директорыгыз, иптәш Гатауллин, шулай әйтте.
Фәрит, мондый тозактан ничек котылырга икән инде, дип авызын ачкан хәлдә, түшәмгә карап уйланып торды. Күрәсең, ул бераздан җаен тапты, аның йөзенә ярарга тырышу мескенлеге күренде.
— Аңлашылды,— диде ул,— барысы да тәртиптә булыр, иптәш... Мин хәзер битне генә юам да...
Фәрит таушалып беткән пинжәген салды да юынгычка таба атлады. Краннан агызып салкын суда битен чылатты. Кулларын тырнап алган сакал-мыекларына игътибар итте. Кырынасы иде бит дип уйланды, аннан, монда кырыну әсбаплары булмавын хәтерләп, урамга чыккач парикмахерга керергә булды.
Аның бүлмәне бушатуын һаман көтәләр иде әле.
— Хәзер, хәзер, — диде Фәрит, — әйттем ич, борчылмагыз.
Ул күн пальтосын киде, башына ямьшәеп беткән эшләпәсен утыртты. Карават астында яткан портфелен эзләп тапты да, чыга башлады.
— Ходаем, — дип куйды дежурный хатын, — карап торырга җүнле генә кеше кебек үзе. Менә ничек әдәм мәсхәрәсенә калдыра нәгаләт аракы ир-атны.
Фәрит аста, вестибюльдә яңадан бер көнгә акча түләде дә урамга чыкты. Ул урам буйлап иртәнге суыктан бөрешкән, куырылган беп хәлдә автостанциягә таба юнәлде. Тик ул билетны поселокка түгел, ә Азнакайга алды. Аның да сәбәбе ниндидер максат аркасында түгел, ә бары автобус шунда китәргә торганга күрә генә иде.
16
Ике көн ятканнан соң Галиәкбәрнең хәле бераз яхшыра башлады. Аның йөзенә нур кунды, ул күзләрен ачып, сөйләшкәндә сүзен дә шактый ачык итеп әйтә башлады. Сафура эшли торган җиреннән рөхсәтне ике көнгә генә алган иде. Узган ике тәүлектә Әлфиянең әтисе янында утырырлык хәле калмаган чакларда Сафура кизүлек итте. Инде хәзер кризис узды булса кирәк, шуңа күрә Әлфия апасына, Эльвирадан калмасын дип, билетлек акча бирде дә Казанга кайтарып җибәрде. Әледән- әле телефон аша сөйләшеп хәбәрләшеп торырга булдылар.
Менә бүген Галиәкбәрнең инфаркттан егылуына алтынчы көн киткән иде инде. Әлфия кулларын, битен юып керде дә, әтисен кашыктан ашатырга кереште.
— Азрак каптырсаң да ярый, кызым,—диде Галиәкбәр, — кашыгың бик зур, ахры.
Әлфия әтисе күбрәк кабып, күбрәк ашаса, тиз арада хәлләнеп, те- релеп китәр дип уйлый иде, тик әтисенең сүзен тыңламый булдыра алмады. Ул манный боткасын кашык очына гына эләктереп ашата башлады.
— Тозы азрак, ахры, — диде карт.
— Сиңа тоз ярамый.
Карт дәшмәде. Аның фабрикадагы хәлләрне бик беләсе килә иде.
— Фәрит күренм-име? — диде ул Әлфиянең йөрәген әрнетеп.
— Күренми, әти.
— Кичә теге читлектәге чебиләрнең срогы узды. Нәтиҗә ниндирәк икән?
— Әти, зинһар тыныч кына аша әле. Сиңа сөйләшергә ярамый, онытма. Сынауларың искиткеч нәтиҗә биргәннәр. Кичә син йокыга киткәч, төнлә директорның өенә шалтыратып белештем. Әтиегезгә бөтен коллектив исеменнән рәхмәт тапшырыгыз, тизрәк терелсен дә теге олы сынауларга керешсен ди.
Галиәкбәрнең күзләре нурланып китте. «Ярый, яхшы», — дип пышылдады ул.
Әлфия әтисенә үзенең поселокка беренче тапкыр килеп төшүе, поселокны башта һич яратмавы, хәзер исә аркан белән тарттырсаң да мондый гүзәл урыннан китмәячәге турында сөйли башлады. Тик аны Галиәкбәр бүлдерде.
— Ә Эльвира Хәкимовнага мин әйткәннәрне тапшырдыңмы?
Әле ул зур сынау ким дигәндә бер айдан соң башланачак иде. Бу арада, Әлфиянең ышануынча, әтисе терелергә, яңадан поселокка кайтып эшкә керешергә тиеш иде. Картның әле васыять буларак яңгыраган сүзләрен яңадан хәтерләве Әлфиягә сәеррәк тоелды.
— Мин аңа барын да түкми-чәчми әйттем, тик син нигә аны искә төшерәсең әле. Сынаулар башланганчы тереләсең син.
— Син шулай дип уйлыйсыңмы, кызым? — диде карт, Әлфиягә күэ кырыйлары белән генә карап.
— Әлбәттә.
Карт дәшмәде, тагы нидер уйлап ята башлады.
Галиәкбәр бу авырудан исән калса да, хезмәткә, яну-көюләргә яраклы кеше булмасын сизенә иде. Ул ерак юлга чыгасы кеше әйберләрен барлаган кебек, узган гомерендәге эш-гамәлләрен барлап ята иде. Үзеннән соң яшәячәк кешеләргә ниләр калдыра ул? Нәрсә дә булса берәр файдалы хәзинә бүләк итәме? Әллә, юкса, аның михнәт һәм мәшәкатьләр белән түшәлгән тормыш юлы бушка гына уздымы?
Галиәкбәр озын һәм хәтәр, сәер һәм кызыклы вакыйгаларны чагылдырган кинофильм тасмасындагы кадрларны яктылыкка куеп карагандай. узган юлын берәмтекләп тикшереп ятты. Монда нинди генә
кадрлар юк иде. Ятим баланың бер сынык икмәк өчен жанын кызганмый тырышып, көчәнеп жир сукалаулары да. ачлык һәм бөлгенлектә узган дәртле яшьлек, уку еллары да, белгеч булгач, әле күп тапкыр аптырашка калып, уку йортында алынмаган белемнәрне тормыш өермәләреннән өйрәнү, акыл туплау еллары да, ниһаять, озак еллар буена төннәрен төшләренә кереп шомландырган, шашынып уянырга мәҗбүр ♦ иткән дәһшәтле сугыш еллары да, инде бөтен акыл көчен туплап, гүзәл >> максатлар белән янып яшәлгән, фән өчен хезмәт дәрьясында йөзгән = сугыштан соңгы чор да... Юк, бу кадрларның берсе дә Галиәкбәрнең § йөзен кызартырлык түгел иде. Ул беркайчан да намусына хыянәт итмә- ф де. Әйе, бәлки ялгышлар булгандыр, ләкин алар ниндидер мәкерлек, начар ният белән эшләнгән хаталар түгел. Аңлашылмау яки эшнең = асылын белеп бетермәү аркасында килеп чыккан хаталар^
Яки менә аның гаилә тормышы. Ул да намуслылыкка һәм якының- 2 ны хөрмәт итүгә корылды бит. Гомерлек юлдашы аннан разый булды. < Ул үлгәндә дә: «Мин синнән риза бәхил, арсланым»,— дип үлде. Ә ме- ч нә кызлар? ч
Галиәкбәр ыңгырашып куйды.
— Нәрсә, әти, әллә тагы... — диде куркынып Әлфия. <
— Юк, кызым, — диде Галиәкбәр һаман түшәмгә ярым йомык күзләрен төбәгән килеш, — мин бары сиңа, синнән бик разый икәнлегемне генә белдермәкче идем. Әгәр үлә-нитә калсам...
— Әти бәгырем!—диде илереп Әлфия. Аның күзләрен яшь элпәсе каплаган иде.—Юкны сөйләмә әле, зинһар. Син тереләсең, синең хәлең көннән-көн яхшыра. Зинһар өчен, зинһар өчен...
Әлфия артык бер суз дә әйтә алмас булып яшьләренә буылып тынып калды.
— Борчылма, минем өчен үз-үзеңне бетермә, кызым, — диде карт,— бер миннән генә калмаган. Әниең дә, әнә. нинди яшьләй...
— Сөйләмә, сөйләмә андый сүзләрне, әти. Үлем турында уйларга тиеш түгел син, ул сиңа килешми. Аңлыйсыңмы, әти. ярамый.
— И, кызым, мин әз генә дә курыкмыйм. Мин гомеремне бушка уздырмадым. Газаплар, михнәтләр бушка китмәгән, мин әле шуның TV- рында уйлап яттым. Шуңа күрә мина җиңел дә. Барыбер килми калмый ич ул... Бик зур үтенечем шул: Сафура апаңны ташлама. Көчсез ул. Аны кызган, аңа ярдәм кулыңны суз... Аннан Лиана... сары песнәгем...
Әлфия әтисен юатырлык хәлдә түгел иде, ул чыланып беткән яулыгына капланып тынып торды.
Ә Галиәкбәр үзенең соңгы сәгатьләре якынлашканын сизенеп сөйләнгән икән. Кичкә таба аның хәле кинәт начарланды. Көтмәгәндә, уйламаганда йөрәк кискен рәвештә апырта башлады. Әйтерсең лә аңа пычак тыгып каерып-каерып боргычлыйлар. Галиәкбәр барлык буыннарының хәлсезлектән камыр кебек йомшарып калуын тойды. Аның кызганыч рәвештә ыңгырашуын ишетеп сестралар, врачлар йөгереп килде. Тиз генә йөрәген тикшерергә тотындылар, шундук укол артыннан укол кададылар. Ләкин бернинди чара да ярдәм итмәде.
Галиәкбәр аяк һәм кул бармакларының суынып китүен, сизгерлекләрен югалтуын тойды. Мондый сәер өшү һаман югарыга таба, йөрәккә таба үрмәләде. Йөрәк хәзер файдасызга тыпырчына иде. Әйтерсең лә буш куыкны һава белән өреп тутырмакчы булалар, ләкин ул куык тишек, шуңа күрә, никадәр тырышмасыннар, хезмәте бушка китә.
Кичке сигездә, шәфәкъ кызыллыгы тәрәзә аша бүлмәгә төшкән чакны. Галиәкбәр вафат булды. Әлфия аның, күкрәгендә сулыгып елый- елый озак вакыт ятты. Инфаркт икенче тапкыр йөрәккә үзенең хәнҗәрен кадаган иде.
Галиәкбәрне үзебезчә итеп, дус-иш, күрше-күлән ярдәме белән по-селокның урман читендәге каберлегенә күмделәр. Бу аның соңгы теләге буенча эшләнде. Карт ничектер бер, үлсәм дә Әлфиям янында каласым килә. Азапланып мәетемне ташып йөрмәгез, дигән иде. Җн- назада халык күп булды, мәгәр казандылар да, профессор белән бергә эшләгән кешеләр дә бар иде. Күмүдә хәтта институт ректоры белән трест башлыгы да катнашты. Сафура гына килә алмады, телефоннан хәбәр итүенә караганда, ул ангина белән чирләп ята икән. Әлфиягә дуслары, фабрика эшчеләре, директор Гатауллин һәм тагы бик күп кеше ярдәм итте. Аны бер генә минутка да ялгыз калдырмадылар, күңелен табып юатырга тырыштылар, хәсрәтеннән айнырга, онытылырга ярдәм иттеләр. Ләкин бу тырышлыклар никадәр генә изге теләкләрдән чыгып, саф күңелдән эшләнгән булса да, Әлфия элекке халәтенә кайта алмады. Ул хәзер котчыккыч ялгызлык, рухи ялгызлык авырлыгын ки-череп газаплана иде. Аңа ял бирергә дә булдылар. Теләсәң, ял йортына путевка бирәбез, диделәр. Ләкин Әлфия бер кая да китәргә теләк 'белдермәде, путевкадан баш тартты. Ул бар көчен куеп, үҗәтләнеп вакытын үзенең лабораториясендә уздырды. Әтисенең вакытсыз үлеме аның өчен әйтеп бетергесез зур фаҗига иде. Өстәвенә, өйгә кайтып баш-күз алгач, инде менә кайчаннан бирле Фәритнең кайтмавын искәрде ул. Бу хәл аны тагы да тетрәтте. Тәртипсез тормыш, үз-үзеңне белештерми эшләү аның матур ак йөзенә җыерчыклар салды. Күзләре ничектер нурсызланды, тәмам суырылып калды ул. Әлфия хәзер күңеле белән соңгы ышанычы, соңгы өмете булган Фәритнең кайтып керүен көтә иде.
Беренче май бәйрәме якынлашып килә иде инде. Поселок урамнарын 22 нче апрельдә шимбә өмәсендә себерделәр, тәртип урнаштырдылар. Инде бәйрәмгә дип кешеләр затлы азык-төлек, эчемлек тә әзерли башладылар. Никадәр авыр булмасын, көннәр терәлеп тормады. Галиәкбәрнең үлүенә ун көн вакыт узды да китте. Ә һавалар искиткеч матур. Бройлер фабрикасы язгы кыр эшләрен төгәлләү алдында тора. Шундый көннәрнең берсендә, эштән соң, Әлфия кошлар сайравын тыңлап, фабрикадан өенә кайтып кергәч, почта әрҗәсеннән Фәриттән килгән хат тартып чыгарды. Әлфия таушала төшкән конверттагы хатны кулына алып аның кемнән икәнлеген аңлау белән, шатлыгыннан бөтенләй телдән язды. Шатлыкның ни икәнен оныткан иде бит инде ул! Аның күзләреннән яшь атылып чыкты, аскы ирене дерелди башлады.
Гүя кемдер кызның бу көтелмәгән куанычын тартып алырга тора иде. Әлфия йөгереп баскычтан менде, күз ачып йомганчы ишек йозагын ачып бүлмәсенә керде, утыргычка тезләре белән чүкте дә. конвертны өстәлдә яткан кайчы белән сак кына ачты. Хат пади дәфтәр битенә язылган иде. Кәгазьнең артык таушалган булуына Әлфия игътибар итми калмады. Ләкин эш андамени әле! Ниләр язган соң анын Фәрите? Ә Фәрит тигезле-тигезсез хәрефләр белән язган күрәсең, хат бик ашыгыч язылгандыр. Анда:
«Әлфия! Хәзер мин синнән бик еракта. Мин бөтенләйгә син яшәгән поселоктан киттем. Ни өчен шулай әллә кайларга, ят-чит җирләргә киттем мин? Үзем дә аптырыйм. Уйланам, уйланам да очына чыга алмыйм. Тик шуны беләм, мин бәхетсез бер качкын. Мин хәзер исерек вакытны гына үземне кеше итеп сизәм, ә юкса мин акылсыз бер дивана. '
Әйе. нинди сәбәпләр аркасында сон мин шундый көнгә калдым? Яраткан абруйлы эшемне югалттым, дусларымны югалттым, балаларымны югалттым. Нидән кийеп чыкты бу, ни сәбәптән, кем гаепле монда? Монда син гаепле, Әлфия, бары син, син, син! Син минем тормы-
шымны җимердең, син мине үзенә каратып, газап утларына ташладың. Чөнки син минем балалар атасы булуымны белә торып та, мпна килеп сыландың. Нәләт төшсен сиңа, гүзәл елан! Әйе, елан син. чөнки син мине генә харап итмәдең, минем балаларымны да ятим калдырдың. Менә шул! Бу соңгы сүз сиңа. Мине эзләмә, минем алдымда акланырга тырышма. Фәрит». ♦
Әлфия бу таушалган кәгазьдәге числосы да, урыны да куелмаган $ хатны үз күзләренә ышанмыйча укып чыкты. Башта андагы' сүзләр = аның аңына барып җитмәде булса кирәк, кызны кызыксыну тойгысы u гына биләгән иде, ниһаять, бераздан хаттагы сүзләр аның аңына барып ф кадалдылар, Әлфия тетрәнеп күзләрен зур итеп ачкан хәлдә хәрәкәтсез х калды. Бераздан ул сыгылып хат өстенә өстәлгә ауды, әтисе үлгәндәге = минутлардагыдай үз-үзен белешмичә еларга тотынды. Аның күз яшьләре мул ага, хатны чылата. Әлфия аның саен өстәлдәге хәтфә япманы а. ике кулы белән йомарлап елый-елый: «Фәрит, Фәрит», — дип кабат- < лый иде. *
— Нишләдең син, Фәрит, нишләдең? Нигә син миңа дөньяда булма- s ган гаепләр тагасың, кадерлем? Мин бит сине бары яраттым гына, ба- £ ры яраттым гына! Ә син соң мине яратмадыңмыни? Син дә яраттың < мине, Фәрит кадерлем, багалмам! Ник соң тормышыңдагы шундый җаваплы бер минутта син көчсезлек күрсәттең? Әллә син без кичергән бәхетле минутлар тагы кире кайта ала дип уйлыйсыңмы? Фәрит, Фәрит, мине мәхәббәтем өчен әрләмә! Мин гаепле түгел, син гаепле монда, чөнки мәхәббәтең өчен көрәшергә теләмәдең. Ай, җаным, ай, җаным!
Әлфия артык тетрәнүдән тәмам алҗып, хәлсезләнеп тынып калды. Маңгаен беләгенә салган килеш байтак вакыт шулай берни уйлый алмастан, фикер йөртергә тәмам сәләтсез бер хәлдә ятты. Бары бер нәрсә ачык иде аңа, ул да булса, соңгы өмет җепләре, куанычка, бәхеткә булган өмет җепләре шартлап өзелгән иде. Бераздан ана һава җитмәгәндәй тоелды. Ул торып утырды, башын артка ташлап, иркен итеп сулыш алырга теләде. Ә хатны ул игътибарсыз калдырды. Әйтерсең лә анда күз яшьләренә манчылып беткән кирәксез бер кәгазь генә ята иде. Хәзер Әлфиягә барыбер, аны хәзер илтифатсызлык халәте биләп алды. Әмма һаман тын алулары авыр, иркен сулау өчен бүлмәдә һава һаман җитми иде әле. Әлфия башына ак челтәр пәрәвез җебедәй юка шәлен каплады да, ишеккә таба юнәлде. Аңа хәзер барыбер, барыбер. Ул хәтта ишеген дә япмады, ярым ачык килеш калдырып, баскычтан түбән төшә башлады.
Кемнәрдер аның юлында очрады, кемнәрдер зурлап сәлам бирде, мәгәр Әлфия аларның берсен дә күрмәде дә, ишетмәде дә, ул поселок урамы буйлап кулларын пальто кесәсенә тыккан хәлдә салмак кына атлап баруында булды.
Поселок кибетенә җитәрәк кыз каршысына кемдер аркылы килеп басты. Ул кычкырып; «Исәнмесез. Әлфия Галиәкбәревна». — диде. Әлфия: «Исәнмесез», — диде, аңа барыбер иде ул кеше кем булса да. Ләкин кеше нәкъ Әлфиянең каршысында, аңа юл бирми. Әлфия ирек- сездән күтәрелеп бу таза кешенең йөзенә карады... «Ә, Рәмзи, — дип уйланды ул шул ук гамьсезлек томаны аша, — д'Артаньян!»
— Бол ай бик уйланып кына кая барасыз, Әлфия Галиәкбәревна.
Кая бара соң әле ул Әлфия? Ә, барыбер түгелмени! Әнә кибеткә, ахры.
— Кибеткә.
— Нәрсә алып кайтырга соң исәп?
Нәрсә алалар соң әле кибеттән? Әйдә, барыбер түгелмени!
— Лимон.
Рәмзи бик аптырады.
— Лимон?
— Лимон.
— Соң лимон юк ич безнең кибеттә. Ул Чаллыда да сирәк була.
— Шулаймыни?
— Теләсәгез, мин сезгә үзем бирә алам. Мин узган ялны Чаллыдан аны бер дистә алып кайткан идем. Теләсәгез, мин сезгә бирәм. Кирәкме?
— Кирәк, билгеле.
— Кирәксә, әйдәгез, минем өйгә керәбез. Минем квартира монда гына бит!
Әйдә, миңа барыбер ич, дип уйланды Әлфия Рәмзигә ияреп.
Алар пыяла тәрәзәләрен ялтыратып торган зур таш кибет яныннан узып алга киттеләр.
— Менә монда саграк, карабрак басыгыз, язгы гөрләвекләр асфальтны җимергән, — диде Рәмзи. — Беләсезме, мин бит хәзер цехның законный начальнигы. Менә озакламый яңа квартира да вәгъдә итте Гатауллин. Теге зур сынауның практик эшен миңа тапшырдылар. Хәзер минем эшләр худта.
— Тәбрик итәм, — диде Әлфия салкын гына. Аңа әле һаман барысы да гамьсезлек пәрдәсенә төрелгән иде.
— Менә минем сарайга килеп тә җиттек, — диде Рәмзи, — рәхим итегез, узыгыз.
Алар ике катлы таш өйнең икенче подъезды алдында торалар иде. Кинәт Әлфиянең башына гаҗәп ачык булып гади бер сорау килде. Тукта, нигә ул мине үзенең өенә сөйри? Әлфия уянып киткәндәй булды. Әтисенең «сез әле каласы кешеләр, сезгә мин нәрсә калдырам соң?» дигән сүзләре колакта яңгырагандай булды. Ә Рәмзи исә аны үзенең өенә сөйри иде.
— Туктагыз әле, — диде кинәт бөтенләй айнык, кырыс бер тавыш белән кыз. — Мин кереп тормыйм. Сез лимоныгызны монда гына чыгарыгыз!
Рәмзи матур авызын җәеп, ак эре тешләрен балкыткан хәлдә, көлеп җибәрде.
— Миндә лимон юк. Мин сезгә шаяртып кына әйттем.
— Нигә соң мине монда алып килдегез?
— Минем сезнең белән бер сөйләшеп утырасым килә. Миндә альбом бар. Бик кызыклы. Аны миңа бер иптәш бүләк иткән иде.
Әлфия Рәмзинең эре чалымлы матур, ләкин оятсыз йөзенә текәлде.
— Әйтегез әле, сез минем фаҗигамнән файдаланмакчы буласызмы? Рәмзинең йөзенә аптырау һәм шундук ачу йөгерде.
— Ничек инде? — диде ул.
— Менә шулай! — диде Әлфия Рәмзинең кулын үзенең беләгеннән кискен бер хәрәкәт ясап ычкындырды да шактый кызу адымнар белән китеп тә барды. «Туктале, ни өчен соң миңа барыбер булсын,— дип уйланды ул. — Минем әле яшисем бар, эшлисем бар, кемнәрнедер шатландырасым, кемнәрнедер үзем белгәннәргә өйрәтәсем бар. Нигә мина барысы да бетсен дә, нигә мин барысына да гамьсез генә карап яшәргә тиеш?!»
Ни өчендер аның күз алдына әтисе онытмаска кушкан Лиана килеп басты. Аны, әлбәттә, әнисе үзенең җилкуарлыгы аркасында юньләп карамаячак та, юньләп тәрбияләмәячәк тә. Аны мин үземә кызлыкка алам, дип уйлады ул.
Әлфия адымнарын кызулатканнан-кызулатты, каядыр ашыгырга кирәк кебек иде. Әйе, дип кабатлады ул үз-үзенә, бер нәрсә дә, бер нәрсә дә миңа барыбер түгел. Барыбер — ул үлем, дигән сүз, ә мин әле үләргә теләмим. Теләмим, теләмим!
эпилог
Камада агымга каршы өскә күтәрелә торган теплоходлар яр буен- ж дагы кош фабрикасы турысына җиткәч, ярга шактый якынаялар. Менә шушы турыда, әгәр палубага менеп игътибар беләнрәк карасак, куе < урманлык эчендәге бәләкәй аланны һәм андагы каберлекне күрергә з була. Әгәр инде биноклең булса, бу каберлектәге профессор Галиәкбәр ° Максудовның да каберен күрергә мөмкин. Чөнки ул нәкъ Кама кик- ♦ лекләренә төбәлгән. х
Әлфия акча кызганып тормады, зыярәт кылучылар игътибар итсен дип, әтисенә шактый матур мәрмәр таш куйдырды, кабергә чардуган а. ясатты, кабер өстенә кәс җәйдерде. ' <
Шулай ук профессорның сынаулары да аның өчен матур истәлек
• булып калды. Әйе, зур сынауны үзенә уздырырга туры килмәде аңа. х Ләкин бу эшне Эльвира Хәкимовна нәкъ ул әйткәнчә уздырды. Фабри- £ када еш-еш үзе булды, үзе булмаганда Казаннан аның ярдәмчеләре килеп тордылар. Ул арада фабрикага Фәрит урнына яшь зооинженер да табылды.
Фәрит яңадан поселокка кайтмады. Көтеп-көтеп тә иренең кайтуыннан ваз кичкән хатын Марат белән Ләйләне ияртеп, яңадан әнисеннән мирас булып калган үз өенә кайтып китте. Фәһимә белән Фәрит арасы ни белән беткән, моны анык беркем дә белми иде. Бары имеш-ми- мешләр генә йөри. Озак вакытлар Фәрит әтрәгәләм булып, эчеп, чит- ят җирләрдә йөргәннән соң, яңадан гаиләсенә кайтып егылган дигән хәбәр бар. Фәрит тәмам эчкечелеккә сабышкан икән, дәваланып та караган, тик файдасы булмаган, ә гаиләдә тынычлык, татулык һаман тумаган, ир белән хатын дошман булып гомер уздыралар, дип Тә сөйлиләр.
Батырлык һәм егетлекне үзенчә аңлаган Рәмзи дә күңелсеЗлекләргә дучар булды. Без капчыкта ятамы соң? Рәмзи ни кадәр генә аңлатмасын, Соня бала табу бәхетеннән ваз кичәргә теләмәде. Бәби дөньяга килде, һәм аннан качып котылырга теләгән Рәмзи турында Соня фабрика җитәкчелегенә әйткәннәрен шаһитлар белән раслап. хат язды. Бу эшнең ахыры ни белән беткәне бик ачык инде. Бәхетле идеме соң д’Артаньян? Мондый сорауга җавап бирүе авыр түгел. Олы саф мәхәббәтне инкарь итә торган кеше бәхетле була аламы соң!
Шулай ук Сафура да бәхетле гаилә кора алмады. Бу яшь хатынның үз рәхәте өчен генә яшәргә ашкынуы, миннән акыллырак, миннән гүзәлрәк кеше дөньяда юк дип уйлавы яшь гаиләне һәлак итте. Алар Дмитрий белән аерылыштылар. Квартираны икегә бүлделәр. Галиәкбәрнең өч бүлмәле бер квартирасы урнына берәр бүлмәле аерым ике квартира булдырдылар. Аларын да бер-берсеннән ераграк урыннардан таптылар. Берсе Казанның Дербышка поселогында, икенчесе Казанның Мәскәү районында.
Ә Лиана терелеп, шактый үсеп санаторийдан кайтты. Ул өйдә юк чакны Сафурага җиңелрәк иде. Нәни Лиана кайтып Сафураның аяк- кулын богаулап куйгандай итте. Шуңа күрә Сафура, берничә ай бәләкәч белән изаланганнан соң. аны. Әлфиянең күптәнге үтенечен искә алып, Кама буена озатты. Сафура бәхетлеме соң? Жан рәхәте өчен түгел, бары тән рәхәте өчен генә яшәгән кеше бәхетле була аламы соң? Әйе, ул әлегә матур, үзе тапкан акчасын модадан калышмау өчен генә тота, һаман ир-атның күзен кыздыра, флирт оештыра. Ул һаман министрның секретаре булып хезмәт итә. һаман министрның үзенә
күзе төшүен көтә, ләкин ул барыбер бәхетнең нидән торганын белми әле.
Ә Әлфия үзенең олы фаҗигасе, авыр хәсрәте белән бергә яши, эш* ли, тормышның көндәлек бәләкәй шатлыкларына юана, үзендәге авыр хис-тойгылардан арыну өчен көрәшә. Хәзер аның хәле шактый җайланды. Чөнки аның янында Лианасы бар. Әйе, Лианасы, сары песнәге, көмеш кыңгыравы. Әлфия аны бөтенләйгә үз кызы итеп алырга ниятләнә. Фикеренчә, Сафура моңа каршы килмәс, чөнки анын кыз кеше булып бик-бик озак еллар яшисе килә бит!
Әлфияне бәхетле кеше дияргә була. Нигә, ул чын, олы һәм саф мәхәббәт ширбәтен эчеп карамадыменн? Әти-әнисен өзелеп яратмаган, хөрмәт итмәгән кешемени? Ул хезмәтеннән тәм тапмыймыни? Юк, ул фаҗигале булса да, бәхетле кеше!
Алар буш вакытларда еш кына Галиәкбәрнең каберенә баралар Андагы бәләкәй эскәмиягә утырып, карт профессорны искә алалар. Әлфия Лианага үзенең әтисе турында сөйли. Әйе, Лиана үзен бик, бик яраткан «давати»сен әле бик яхшы хәтерли, ул да, нәкъ Әлфия кебек үк, аны сагынып яши.
Камада ярга якын гына узган аккошлардай купшы теплоходлар Галиәкбәр яткан каберлек яныннан узганда ни өчендер сузып-сузып кычкырталар. Гүя алар шулай күңелләргә аерылышу моңсулыгын салып, Галиәкбәрне искә алалар.
1978