Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАРА ТӨНДӘ НУР ЧӘЧЕП...


асу капкасыннан кергәч, Байтимер беразга туктап як-ягына каранып торды. Авыл читендәге йортлар күбесе салам түбәле, җил капкалы иде. Ул кечкенә чанасын сөйрәп авылнын эче- нәрәк узды. Урыс капкалы, такта түбәле хәллерәк йортлар турысына җиткәч, янә тукталды. Сакал-мыегына сарылган бәсне кулы белән сыпырып төшерде дә тамагын кырып алды, башын кү-тәрә төшеп көр генә аваз салды:
— Китап сатам, китап! Кемгә китап?!
Бераз көтте дә, капкалар ачылмагач, акрын гына тагын кузгалып китте. Кунып чыккан авы
лы шәт җиде-сигез чакрымнар булгандыр. Карлы юлдан китап төягән чана сөйрәп килә торгач, Байтимер шактый ук йончыган иде. Ул бияләй аркасы белән маңгаен сөртеп алды, чана тарткан сүс бауны сул иңбашына күчерде. Авыл халкының көндезге ашка утырган чагы булдымы, ничекме, урамда кеше-фәлән күренми иде. Бер-ике тыкрык узгач, туктый төшеп тагын кычкырып карады.
— Китап сатам! Саваплы китаплар, «Ясин»нар, догалыклар! Уку китаплары, бәетләр... Китап сатам, китап!..
Уң яктагы бер өй эченнән яшь бәтиләр кычкырганы ишетелде, ишегалдында бик тилмереп, нәүмизләнен сыер мөгрәп куйды. Байтимер акрынлый төште. Бозавыннан аерганга шулай тилмереп мөгри ул хайванкай. Аларның да сыеры бозаулар вакыт җитеп калган иде. Бәла-казасыз, исән-сау гына алды микән бозауны Бәдриҗамал? Хатынының йокысы бик каты булуы исенә төшеп, Байтимер пошы-нып алды. Ярый ла өшетмәгән булса бозауны!
Бара торгач сулдагы тыкрыктан чырык-чырык көлешеп кызлар төркеме килеп чыкты. Алар я аулак өйгә, я өмәгә җыелган булсалар кирәк, өс-башлары бәйрәмчә, битләренә иннек-кершән дә сөрткәннәр, күзләренә сөрмә тартканнар иде. Кызлар авызларын пир- чәткәләре белән каплый төшеп, Байтимерне сырып алдылар.
— Исәнлекме, абдый?!
— Нинди китапларың бар?
Байтимер аларны шатланып каршы алды.
— Бар, сеңелкәйләр, төрлесеннән бар!
Яшь-җилкенчәкнең уенчанлыгы, җилбәзәклеге Байтимерне терелтеп җибәрде. Ул бияләен билбавына кыстырып куйды да, кулларын уа-уа, китапларын күрсәтергә кереште.
— Нәрсә генә бирим икән соң сезгә, Чибәркәйләргә? «Сак-сок» бәетеме, җыр китабымы, әллә «Суга баткан Гайшә» бәетенме? — дип, капчыгыннан юка гына бер китапчык алды да көйли төшеп бәетен дә әйтеп күрсәтте:
Чәршәмбе көн кер чайкарга Ник җибәрдең, әнкәем? «Барма, кызым», дигән булсаң. Бармас идем, әнкәем...
Кызлар әсәрләнеп беравык тыңлап тордылар. Әмма аларның берсе кулын селтәде:
— Әем, кирәкмәй, бик тә кызганыч! Безгә күңел ачардайрак китап булсын!
Китапчыга шул гына кирәк иде. Ул мыегын сыпыргалап чанасы янында бии-бии теленә салынырга тотынды.
— Менә күптән шулай диләр аны! Бар андый китаплар, бар! «Кемне куандырыйм икән болар белән?» дип өйдән чыкканнан бирле саклап килдем. Ходаның рәхмәте, сезгә насыйп икән! Менә сезгә «Мәхәббәт корбаны», менә аннан да шәбрәге «Хат язмак нәмүнә- се».— Сер сөйләгәндәй шыпырт тавыш белән аңлатып та бирде: — Егетләргә хат язу үрнәге була инде бу!
Кызлар бер-берсенә карашып чыркылдашып алдылар.
— Сөючеләре булса, эш хатка гына терәлмәс әле!— диде берсе.
— һи, сездәй чибәрләрне дә сөймәгәч! Бер битегез ай, берсе кояш, күзләрегез нур чәчә.
— Ай-ай, абдый, тел үзеңдә! Бу килештән син китабыңны гына түгел, беднең үдебедне дә сатып ебәрмәгәең!—диештеләр.
Кызларның берсе:
— Әллә Фал китабың да бармы? — диде.
Байтимер кулынкулга бәреп алды.
— Бар гынамы әле! Ике төрле! Берсе пичәтни, берсе кулдан язган шикелле.
Тун итәге белән тузанын сөртеп сөйләнә-сөйләнә китапны әлеге кызга сузды.
— Өр-яңа! Әле кара исе дә очып бетмәгән.
— Ни бәя?
— Зерә дә юнь. Нибары унбиш тиен генә.
Кызый телен чартлатып куйды.
— Сиңа юнь дә миңа кыйбат шул, абдый. Бәләкәй генә төш инде!
Тулган ай төсле ачык йөзле, уймак авызлы бу чибәр Байтимергә бик тә ошады. Аңа якын итеп «кызым» дип дәшәсе килә иде. Ләкин болай дисә, үзен бик картайтып җибәрер шикелле тоелды. Кырыктан узган булса да, яшьләр янында яшьрәк буласы килә иде әле.
— Юк, сеңлем, төшә алмыйм, чамага килми. И, сеңелкәем, мин бит сиңа беләсеңме ниндәен китап калдырам? Дөнья бәясе!
— Булса да...
— Әллә фал ачып күрсәтимме? Ә?!
Кызый икеләнеп торды да башын чайкады.
— Бәй, анысын үдебед инде, өйгә кайткач...
Әмма Байтимернең бу китапны бик тә сатасы килә иде, җитмәсә, нәкъ менә шушы кызга.
— Алайса, укып кына күрсәтимче, ярыймы?—диде. Кулына өр- гәләп китапны урта бер җиреннән ачты.— Менә, бөтен шартларын китереп ачканнан соң шушы фал чыкса, ачучыны ниләр көтә? «Синең күңелеңдә, дигән, изге бер ниятең бар, дигән. Әмма ләкин син шул гамәлне кылыргамы, кылмаскамы диебрәк, икеләнебрәк йөрисең, дигән. Дошманнарың исә, дигән, хөсетләнеп, сине ул уеңнан, дигән, биздерергә чамалыйлар, дигән. И адәм баласы! Әгәр дошман коткысына бирелмичә, тәвәккәллекне үзеңә юлдаш итсәң, синең алдыңда бәхет капкалары ачылыр, кулыңа чук-чук мал керер, хак тәгалә сиңа бер кыз углан тудырырга насыйп итәр...»
Теге кыз кулын селтәп:
— Җитте, җитте, абдыкай, мактадың-кызыктырдың, болайга киткәч алмаенча булмай!— диде. Әмма учындагы акчасын санап караганнан соң көрсенеп китапны хуҗасына сузды.
— Ай, ялгышканмын, булмай икән, акчам унике тиен генә,— диде.
Байтимер уйланып торды да китапны кире бирде.
— Әйдә, ярар, сиңа насыйп икән, игелеген күр. Атаң матур кияүгә бирсен, бәхетле бул!—диде.
Кызый башын ия-ия рәхмәтләрен әйтеп, иптәшләре белән өенә таба юнәлде.
Салмак кына атлап тагын кузгалып китте Байтимер. Берике йорт кына узган иде, аңа тагын дәштеләр.
— Абзый, абзый, тукта әле!
Борылып караса, уңдагы капка төбеннән бер егет дәшә икән. Башында кырпулы бүрек, аягына чуар кукмара итеге, өстенә шәһәрчә пальто сымак нәрсә кигән.
— Исәнлекме, абзый?
— Шөкер әле, энем, шөкер генә!
— Кая, «Йосыф китабы» бармы синдә?
— Һи, нигә булмасын икән? Шундый чибәр егеткә кирәк булгач табабыз инде аны!
Байтимер капчыгыннан шактый ук калын зәңгәр катыргы тышлы китап алып бирде.
— Тагын нәрсә бирим? Уникенче елга календарь бар. Менә тагы «Мең дә бер кичә».
— Кыйбатмы?
— Берсе-берсе иллешәр тиен.
— Тозлы икән. Бишесе бер сарык бәясе.
— Һи, егет кешегә малмыни ул?
Егет көлемсерәп китапларның барысын да күздән кичерде, капчыкка үрелеп карады. Аңа тагын нидер кирәк, әмма ул аны теле белән әйтергә базмый кебек иде. Китапчы аңа сыныйрак карап ал
ды. Читтә акча эшләп кайткан көяз егеткә охшаган иде бу. Байтимер бераз икеләнеп торды да тунының эчке кесәсендә йөрткән берничә юка китап чыгарды.
— Менә болар ничек булыр икән?— диде.
Егет китапларның исеменә күз йөртеп чыкты.
— Әһә! «Ачлык патшасы*, «Кем үз көче белән тора?», «Яшь гомер», һем, кызык. Мондыйлар да булгалый икән?
— Сирәк кенә. Кешесенә күрә генә.
— Укып карыйк.
Егет саубуллашып өенә кереп китте.
Авылның уртасына җитәрәк Байтимер мәчет түбәсенә күз салды. Манараның күләгәсе мәчетнең кыегына менеп бара иде. Хәзер мәдрәсәдә шәкертләр көндезге тәнәфескә тукталырга тиешле. Ул кызурак атлый башлады.
Китапчының мәдрәсә баскычы төбенә барып җитүе булды, ишек кинәт ачылып та китте, эчке бүлмәдән куе пар белән бергә әчелеккәIV шау-шу килеп, берсен-берсе төрткәләп, эреле-ваклы укучы малайлар бәреп чыкты. Алар букчаларын айкап барысы берьюлы кычкырырга, Байтимер янында сикергәләргә тотындылар.
— Китапчы абзый килгән! Китап сатучы!
Байтимергә төрле яктан сораулар яудырдылар.
— Кая китапларың, абдый, кая, ниндәйләр?
— Дәреслекләр дә алып килдеңме?
— Мин «Күңел җәүһәрләре» дигәнием?
Байтимер үпкәләгән кыяфәт белән:
— Их, их, их!— дип башын селекте.— Шәкертләр дип йөрисез инде үзегезне, янәсе, әйеме? Ә «исәнме, саумы» кая?
Шәкертләр кыенсынып беравык тынып тордылар. Аннары көзге әтәчләрнекедәй җитлекмәгән яшелле-зәңгәрле, калынлы-нечкәле тавышлары белән һәммәсе берьюлы шаулап, сикергәли-сикергәли исәнләшеп алдылар.
— Әссәләмегаләйкүм, абдый!
— Исән-сау гына килеп җиттеңме?
— Әйбәт кенә йөрәйсеңме?
Байтимер, бөтен йөзе белән балкып, уңга да, сулга да баш игәләде.
— Аллага шөкер, оланнар. Бик шөкер. Менә шулай! Менә монысы чын шәкертләрчә, ичмасам, тәрбияле балаларча! Менә сезне сагынып килдем.
— Бик озак килми тордың бит, абдый.
— Шулай, озак инде күрешмәгәнгә.
— Былтырдан бирле.
— Әйе шул!
Чананы күз ачып йомганчы җилтерәтеп әчелеккә алып керделәр. Малайлар, китапчыны уртада калдырып, борыннарын тарта- тарта түземсезлек белән капчык авызы ачылганын көтә башладылар.
Китапчы юри ашыкмады. Зур эшкә тотынгандай, тамагын кыргала ган булды, алмаш-тилмәш уч төбенә төкергәндәй итте.
— Кая әле, кем, мин сиңайтим! Нәрсәләр бар икән капчыкта! Нинди шәп китаплар?
Тик шунда нидер исенә төшкәндәй шапылдатып тезенә сугып алды.
_ Соң, кара әле! Ярамый бит болай! Дусларча булмый. Бәйрәм ашы — кара каршы! Шигырь әйтеп күрсәтмисезмени? Ә?!
IV Әчелек — мәдрәсәләрдә аяк киемнәре салып калдыра торган тышкы салкын бүлмә.
аз
Шәкертләр кыенсынып бер-берсенә карашып алдылар да китапчының каршысына килеп тезелделәр. Арадан берсе:
— «Туган тел»не әйтикме? —диде. Икенчесе:
— Юк. «Татар кызы» дигәнне әйтик,— диде.
— Мин аларны күрше авылда ишеткәнпем шул. Бүтәне юкмы соң?
Балалар берсен-берсе бүлдереп:
— Бар, бар!—диештеләр—Алайсам, «Сабагыңны бел, балам»- ны әйтәек!
— Бик хуп! Я әле!
Шәкертләр беравык таптанып тордылар да бөтен бүлмәне яңгыратып көйләп тә җибәрделәр:
Гыйлем эстәү һәркемгә. Ирләргә һәм кызларга Фарыздыр барчамызга, Сабагыңны бел, балам. Атаңны бик олугла. Анаңны бнк кадерлә, Туганыңны хөрмәтлә. Сабагыңны бел, балам. Аларның сүзен ишет, Вакытында мәктәпкә кит. Укырга бик җәһәт ит. Сабагыңны бел, балам...
Беренче көйләүләре түгел иде, күрәсең, шигырьне яттан беләләр икән, балаларча ихлас күңелдән бирелеп әйттеләр. Байтимер түгәрәк коңгырт сакалын сыйпаштырып елмаеп тыңлады.
— Афәрин, оланнар! Ай рәхмәт, ай үскәннәр. Зерә дә күңелле булып китте! Менә хәзер инде минем чират! Каяле!
Ул китапларын сөйләнә-сөйләнә чанадагы чыпта өстенә тезә башлады.
— Инде дә бәхет басты сезнең! Күрәсезме нинди яңа, нинди матур китаплар алып килдем мин сезгә!
Ачык ал, кызыл, яшел, күк төсле китап тышлары, күз явын алырдай булып, бүлмәне нурландырып җибәрделәр. Бер малай иснәнеп:
— Кара, китап исе чыкты!— диде.
Байтимернең үзеннән-үзе авызы ерылып китте.
— һе, чыкмыйча, чыгар шул! Китап машинадан төшүгә, табадан төшкән коймак шикелле, кайнар килеш төя дә чап сезнең янга!
Малайлр көлешеп алдылар. Алар китапларны үзләре тотып карарга ашыгалар, ә китапчы абыйның берәмләп күрсәтәсе килә иде.
— Менә сезгә «Кыйраәт»1. Кем сорады әле «Күңелле сәхифәләрне?» Аннары менә Габдулла Тукай абыегызның «Күңел җимешләре», ♦Тургайлар» бар, «Су анасы» бар. Бер-ике генә «Алтын әтәч»тә‘’ калган икән сезнең бәхеткә!
Хәзер инде Байтимергә ике тезенә таянып утырырга гына калды. Бу юеш борыннарның әнә шулай кысылышып, бер-берсен этеп, бөтен дөньяларын оныткан хәлдә китап актарулары аңа бик ошый, боларның шатлыкларын күреп тору үзе бер рәхәт. Ул шушы беркатлы, гөнаһсыз сабыйлар арасында үзе кичергән юл кыенлыкларын да, туңуларын, ачлы-туклы йөргән чакларын да оныта, ул балалар шатлыгына куанып яши иде. Балаларның күбесе ак чырайлы, ябык, өс- башлары да ярлы гына. Арада камзул кигәннәре булса да, кайберләре бер кат киндер күлмәктән генә килгән, тула оеклары да ямаулы иде. V VI
V Кыйраәт — уку китабы
VI А. С. Пушкин әкиятенең тәрҗемәсе.
Ләкин аларның моңа һич исләре китми, чәйгә кайтасыларын да онытып. китап белән мәш киләләр: актаралар, рәсемнәрен карыйлар, битләрен саныйлар, бәясен сорыйлар, шунда ук укырга да керешәләр иде.
Шулай куанып утыра торгач, нидер исенә төшеп, Байтимер кулын кулга сугып куйды.
— Их-ма! Оланнар! Карагыз әле: оныта язганмын лабаса! Менә сантый! Ә! Ни әйтте мөхәррире укып күрсәтерсең дип!—Ул сөй- ләно-сөйләнә актарына торгач, капчыгыннан юкарак кына бер журнал алды, аңа өргәләде. — Менә, тыңлагыз әле! Күзеннән шактый ерак куеп укырга ук кереште: «Сөекле туганкайларым! дигән.— Менә, алланың әмере белән, дигән, сез туганкайларым өчен «Ак юл» журналы да чыгара башладык, дигән. Бу көнгә чаклы, дигән, сезнең өчен китаплар гына язалар иде, дигән. Инде журналыгыз да булды. Сезнең шатлыгыгызны да, күңелсезләнүегезне дә уртаклашучыгыз булды, «Ак юл»ыгыз булды»... дигән. Менә бит нинди яңалык! Я, кемнең ел буе журнал укыйсы килә?
Юньлерәк киенгән берничә бала, акча алып килергә дип өйләренә чыгып йөгерделәр. Башкалары күзләрен мөлдерәтеп карап кына тора иде. Байтимер аларның хәлен аңлады. Ул балалар боегуын үзенеке кебек үк авыр кичерә иде. авыр сулап куйды. Кулыннан килгәнчә бу юлы да юатырга тырышты.
— Кайгырмагыз, оланнар! Шэрикләрегездән бер-икесе язылса, шул һәммәгезгә дә җитәр. Өй борынча йөртеп укырсыз, — диде.
Бервакыт күрә, чыпта өстендә китап калмаган диярлек, ә акча түләүче юк. Байтимер утырган урынында арлы-бирле килгәләп көлеп җибәрде.
— Менә сиңа, мә!— Ул бармак очларын берсенә-берсен ышкып күрсәтте.— Ә кети-мети кая? Китапның хакын кем түли, ә?! Бо- лайга китсә сез бит, юеш борыннар, мине ыштансыз калдырасыз, ә?!
Акча табарга өмете булмаганнары китапларны теләр-теләмәс кенә кире китереп куйды. Байтимерне беренче күрүләре генә түгел, китапчы агайның юри генә ачулануын беләләр иде. Китапчыны төр- лесе-төрлечә юмаларга кереште
— Өйләдән соң алып килерием, ярыймы, абдыкай?
— Безнең тавыклар күкәй сала башлады. Йомырка белән алмыйсыңмы,
Байтимер абзый?..
Байтимер боларның берсенә дә кире җавап бирә алмады.
Зуррак бер малай китапны күкрәгенә кыскан килеш чана алдын-» да таптана иде.
— Я, синең эшләр ни чама?— диде Байтимер.
Әлеге яшүсмер аңа турысын ярып салды.
— Акчам юк та юк. Әтинең дә бирүенә ышанмыйм. Тик менә укыйсым бик тә килә, абдыкай!
— Нишләрбез икән соң?
— Көтәсеңә биреп торсана, Байтимер абзый!
— Кызыл кар яугач түләргәме?
Яшүсмер аның ышанмавына җәберләнеп иреннәрен турсайтты.
— Ышанмыйсыңмы? Валлаһи түлим, абдыкай. билләһи түлим! Икенче килүеңдә түләмәсәм. баскан урынымда җир йотсын.
— Ярар, ярар, карганма!
— Ничек ышандырыйм соң?
— Ярар, ышандым! Фартавай егеткә охшыйсың. Унике тиенгә җаныңны сатмассың! Әйеме?
— Дөрес!
Үсмер егет шатлыгыннан нишләргә белмичә атылып-сугылып өенә йөгерде.
ГОМӘР БӘШИРОВ ф КАРА ТӨНДӘ НУР ЧӘЧЕП,.,
Шәкертләрнең яннарында акчалары булмавын ул электән үк белә иде.
— Бакырларыгызны әзерләп куегыз. Урамнан узганда чыгарып бирерсез,— диде.
Мөгаллимдә чәй эчеп чыкканнан сон Байтимер авылның башка урамнарын да әйләнергә булды.
Алты почмаклы бер таза йорт каршысыннан узганда өй эченнән «зың-зың» иткән таныш аваз ишетелде. Байтимер туктап аягындагы чабатасына күз салды. Аның кәсепкә чыгып китүенә ун көннән артып бара иде инде. Чабатасының астына, тиз ашалмасын өчен, сүс кушып үргән булса да «мыеклары» тырпая башлаган икән ләбаса! Әгәр юлы уң булса, бу чыгуында арзангарак төшереп киез итек юнәтеп булмасмы дигән уе да бар иде.
Байтимер чанасын баскыч төбендә калдырып, шул өйгә керде. Ул ялгышмаган. Өй стенасына беркетелгән йон теткечнең чәнти бармак юанлыгы керешен тартып йон тетүдән чыга иде бу зыңлаган аваз.
— Әссәләмәгаләйкүм! Алла куәт бирсен!
Йон тетүче, эшен туктатып, ишеккә борылды. Күлмәк җиңе белән маңгаен сөртеп алды. .
— Вәгаләйкүмәссәләм, купис. Яхшы сүзеңә рәхмәт.
Байтимер көлеп җибәрде.
— Әйтмәсәң дә! Куписның да ниндие әле!— Ишек яңагына сөялеп аягын күрсәтте.— «Купис»ның чабатасы «чәчәк ата» башлады бит.
Итекче сыек кына сакалына, салынкы кашларына кунган онтаныVII уч төбе белән сыпырып, «аңлыйм» дигәндәй башын игәләде, мич башына сузылып, аннан ап-ак киез итек алып бирде.
— Менә! Сине генә көткән икән! Итек түгел, кимерчәк бу! Рәхәтлән! Җылы тәнеңдә тузсын!
— Шулай булсын иде дә бит...
Байтимер итекнең йөзенә бармаклары белән басты, кунычын урталай бөкте, эченә кулларын тыгып алды, тыштан гына аякларына чамалаган булды. Итек көзге йоннан бик тыгыз итеп басылган, аңа ошый иде.
— Бәяме?
Итекче аның каршысына килеп биленә таянды.
— Иң әүвәл син шуны чамала, купис: ошыймы пима, аягыңа мач киләме?
— Үзе ошый да бит, хакы нишләр...
— Әрбир ошадымы, егет кеше акчадан гына тормый инде ул. Китер кулыңны, әнә, рәхәтлән! Сук та ал, ике сум илле тиеннән!
Байтимер күңелдән генә янчыктагы акчасын чамалап карады. Китап хуҗалары белән исәпне өзгәннән соң имана түләргә алып кайтасы бар. Бәдриҗамалны да онытырга ярамый. Ай-Һай... Ул итекне кире хуҗасына сузды.
— Юк, булмый икән.
— Я, күпме бирәсең, күпме? Егерме тиен төшәм!
Китапчы бүреген киеп ишек тоткасына ук ябышты.
— Бигайбә, абзый кеше, чамага туры килми икән...
Итекче һаман да өметен өзми иде, күрәсең.
— Тукта әле, син дә Казан арты түгелме соң?— диде.
— Шулайрак: Арча тирәсе.
Итекче тирләгән кулын киндер алъяпкычына сөртеп күрешергә сузды.
VII Онта — он тузаны.
— Иһи! Исәнме, якташ! Таза-сау гына йөрисеңме?! Мин дә шул яктан бит. Кукмара Көеге.
— Алаймы? Кара, гупчи дә якын лабаса! Мөгаен, безнең әниләр икесе бер кояшта киндер киптергәндер...
Берсенә берсе карашып көлеп алдылар. Итекче тагын кулын сузды.
— Әйдә, миннән булсын яхшылык. Якташ итеп утыз тиен төшәм. Мөгәрич тә миннән булыр.
— Юк, әлегә булмый. Байый төшкәч инде.
Итекченең Байтимерне һич җибәрәсе килми иде. Ул итеген аның борын төбендә айкап мактарга тотынды.
— Соң, аллаң бар иткере! Кукмара эше бит бу! Син мондыйны бүтән җирдә җылап эзләсәң дә таба алмыйсың. Моны алмасаң, гомергә итек чырае күрмәссең!
— Әйтәм бит, чамага килми.
Итекче сулагай кулын селтәп ачуланып калды.
— Әй, юма телләремне әрәм иткән мин юләр. Йөрисең шунда эш бүлдереп!
Ишек ябылуга өй эчендә яңадан зың-зың килә башлады.
II
Әлеге авылда сатасын сатып, берәүдә кунганнан соң, Байтимер яңадан юлга чыкты. Кыш урталары узып язга таба авышкан, көннәр озая, кояш көләч карап көннәрнең күңелен йомшата башлаган чак иде. һава ярыйсы ук салкын булуга карамастан, кояш әйбәт кыздыра, китапчы туны аша күкрәгенә кояш җылысы үтеп керүен сизә иде. Ул кырпулы бүреген кашларына ук басып төшерде. Чөнки әллә кайларга кадәр пыяладай ялтырап, «күгәреп» яткан чана табаны эзләре күзне камаштыра иде. Картлар кышның бу вакытын юкка гына «күк табан»VIII димәгәннәр. Байтимер менә шушы табан бетеп «б... табан» башлангач кайтырга тиеш. Ә аңарчы йөре дә йө- ре... Хәер, ул инде юл йөрергә өйрәнгән, бу як юлларын күп таптаган, һич кыенсынмыйча җиңел атлый иде. Табанына тимер салган кечкенә чананы юньләп тартасы да юк диярлек, ул йомшак кына тавыш чыгарып, җырлый-җырлый арттан уйнап кына бара. Тагын бер җиде-сигез чакрым узып, ул Уразгилдедә кунып чыгарга тиеш. Аннан инде Минзәләгә дә ерак калмый. Минзәләдә исә аны китап сәүдәгәрләре Кәримовлар җибәргән тагын бер чана «тавар» көтеп ята.
Бу якларда авыллар, Казан артындагы шикелле, берсенә икенчесе орынып утырмый, аралары ерак. Чана юлы тип-тигез ап-ак кар өстеннән соры пута булып борыла-борыла офыкларга кадәр сузыла. Юл әллә нидә бер генә ялгыз агач яныннан уза, я инеш буена төшеп әрәмәлектән әйләнеп менә. Аннары якын-тирәң тагын шул ук тигез кыр, шул ук ялтыраган чана эзе.
Башка авыллар арасында арттан берәр атлы куып җитә дә алдагы авылга тикле утыртып бара торган иде. Бүген анысы да юк.
Байтимер, озак атлый торгач, әлеге бертөрлелектән ирегеп-ялы- гып я шигырь, я мөнәҗәт көйләп җибәрә иде.
Колан кактан жирәнсә. Как тапмый чүлдә үләр. Үзенең башын зур тоткан.
VIII Борынгылар кыш һәм яз фасылын көн озынлыгына, табигать торышына карап берннчәгә бүлеп йөрткәннәр Унбердә (ягънн көн озынлыгы унбер сәгать чагында) күк табан, уникедә—б. табан (юлга ат тизәкләре чыга), унөчтә —су табан (юлларга су чыга башлый) диелгән.
ГОМӘР БЭШИРОи ф КАРЛ 1ӨПДӘ НУР ЧӘЧЕП,
Агаеның башын хур тоткан Карындаш тапмый ятта үләр.
Тауда булыр таргыл таш. Тарыкса күздән чыгар яшь. Тар култыктан ук тисә, Тартып алыр карындаш. Карындашың булмаса, Далада калыр ялгыз баш.
Бер атлы да очрамауга гаҗәпләнеп бара торгач, бүген җомга көн булуы исенә төште. Менә нидән юлга чыкмый икән халык! Коймак, кабартма, күзикмәк пешереп сыйлана торган, ял итә торган бәйрәм көн. Юлга чыгасы көнне Бәдриҗамал да аны коймак пешереп сыйлаган иде. Хатынының шул чактагы борчулы чырае күз алдына килде. Байтимер сәке өстендә аягын бөкләп юл чәенә утырган иде. Бәдриҗамал аның алдына бер тәлинкә кайнар коймак китереп куйды да тын гына самавар артына елышты.
Юлга чыгар алдыннан хатынының болай күңелсезләнеп утыруы Байтимергә ошамый иде. Ул тәлинкәне аңа табарак этеп:
— Коймагың бик тәмле булган. Әйдә, үзең дә җитеш,— диде.
Бәдриҗамал, күтәрелеп карамыйча гына:
— Әй, ашыйсы да килми шунда...— диде, әйтәсе сүзе бар шикелле иренә карап-карап алды.
Балалары үзләренчә көн күрә башлап, йортта икәү генә калгач, алар бер-берсенә бик якынайганнар иде. Бәдриҗамал ирен хәтта кич белән эштән кайтканда да сагынып өлгерә, ире теле белән берни әйтмәсә дә, Байтимернең дә үзен шулай яратуын сизә иде. Бә- дриҗамалның балаларына булган мәхәббәте дә хәзер иренә күчте. Иң тәмле ризыкларын Бәдриҗамал ул рәхәтләнеп ашасын дип пешерә, аңа күңелле булсын дип өен, бары белән, курчак өе төсле матур, җыйнак итеп җыештырып тота. Бу — яшь вакыттагы, коры саламдай, дөрләп кабынучан ялкынлы мәхәббәт түгел. Юк, бу көл астында көйрәп яткан утлы күмер кебек кайнар, саллы, бик тә кадерле һәм гомерлек тирән тойгы иде.
Ул-кыз җитештереп әби-бабай булырга торганда андыйны тел белән әйтүе оят лабаса. Үзе киткәч, Бәдриҗамалга бик күңелсез булачагын ир булган кеше әйтмичә дә сизәргә тиеш иде. Бу турыда ул тешен агартмагач, Бәдриҗамал үзе сүз кузгатты.
— Әле кайтуыңа да күп түгел дә бит, югыйсә. Әзрәк өйдә торсаң да зыян итмәс иде кана. Юк. Ай бирде, кояш алды. Ташлыйсың да китәсең...
Байтимер уңайсызланып тамагын кырып алды. Бәдриҗамалның үпкәсен тирәнгә җибәрәсе килми иде. Хатыны белән алар яратышып, тату гомер иттеләр, чибәр генә бала-чагалар үстерделәр. Ике кызлары кияүдә, әнә уллары да быел башка чыкты. Байтимернең кыш буе диярлек югалып торуы балалар барында әллә ни сизелми иде. Хәзер менә Бәдриҗамалга бөтенләй ялгыз калырга туры килә шул инде. Моның кыенлыгын белсә дә, башка чарасы булмагач Байтимер шаяртуга борып карады.
— И әнисе! Тузаннарымны коеп бер җилләп кайтыйм инде. Аннары ни бит әле, кыш буе өйдә ятсам, туйдырып бетермәгәем дип тә шикләнәм!
Иренең шаяртуын колак яныннан гына уздырып, Бәдриҗамал икенче яктан суктырып карады.
— Әнә анда абзар түбәсе тишелгән. Беркөн дә төлке кереп тавыкларны кырып чыга язды. Ярый әле, рәхмәт төшкере, ата каз каңгылдап уятты.
Байтимер аңа буш чынаягын сузып:
— Малайга әйт, ямап китсен,—диде.
Иренең болай бик ансат «котылуы» Бәдриҗамалга ошамады.
— Әй, китап дигәндә синең күзеңә ак-кара күренми инде. Гомер
лек чир булды лабаса. Рәхәтләндереп акчасы төшсә икән, ичмаса. Ни аллага, ни муллага дигәндәй. Бер тиенлек куян, ике тиенлек зыян! ♦
Ни әйтәсең, үзенчә хаклы иде хатыны. Байтимер мәдрәсәдә үк китап укырга бик һәвәс, язу-сызуга да бик маһир шәкертләрнең бер- = се иде. Кызлар хатын, ихтимал, аннан да остарак язучы булмаган- 5 дыр. Яшьрәк чагында бәетләр, мөнәҗәтләр язу белән дә мавыкты. ~ Шагыйрьләр белән әдипләр аның каршында зур ихтирамга лаеклы х бөек затлар иде. Аның әдәбиятка мәхәббәте мәдрәсә тәмамлаганнан ~ соң да сүрелмәде, тик башка бер юл алды. Байтимер, кайбер авыл- 5 дашларыннан күрмәкче, Казан байларына ялланып, кышларын Ка- Ф ма, Чирмешән, Ык буйларында китап сатарга йөри башлады. Егет чагында башланган бу кәсепне өйләнеп бала-чагалары булгач та ташламады.
Бәдриҗамал иренең сәфәр чыгу ниятеннән кире кайтмаячагын ♦ белә иде инде. Утыра торгач, авыр сулап куйды. Иренә кара күзлә- = рен сирпеп шаянрак сүз әйтеп ташлады.
— Хатыныңны ялгыз өйдә бичуралар куркытыр дип тә кызган- =
мыйсың, ичмасам,— диде. В
Мондый чакта иң ансаты телеңә салыну иде. Байтимер тастыма- 2 лы белән мыек читләрен сөрткәләгән булып көлеп җибәрде.
— Нигә? Әгәр дә миннән яшьрәк, миннән чибәррәк бичура туры го килә икән, мин сүз әйтмәм.— диде. Һәм арттырып та җибәрүен < шунда гына абайлап алды. Бәдриҗамал коты чыгып сикереп торды. ° Үпкәләп, җәберләнеп усалланган күзләрен иренә текәде:
— Тефү, тефү, әстәгьфирулла диген, җүнсез! Авызыңнан җил алсын! Ничек шундыйга телең бара!?—дип, күзләрен сөрткәләп кече якка кереп китте.
Җәмәгатен үпкәләтә язуына уңайсызланып, Байтимер юмаларга ашыкты.
— И, җүләр! Әллә чынга алды инде?! Юк ла, син тагын! Шаяртып кына әйтүем! Бер әйттем, биш кайттым.
Почмак яктан хатынының үпкәле тавышы ишетелде:
— Андый белән шаярмыйлар! Хатының тамчы да җәл түгел сиңа, шуңа авызыңны җырып утырасың!
Хатынын рәнҗетеп калдырса, Байтимергә сәфәрдән әйләнеп кайтканчы күңел җәрәхәте булачак иде. Аңа пошаман төште. Ул моның шаярту гына икәнлегенә ышандыру өчен әллә ниләр эшләргә дә риза иде.
— И, өнисе, авырга алмасаңчы! Яратып кына шаяртуым бит! Беләсең ич инде: синнән дә якын бер кемем дә юк лабаса!
Хатыны да зурга җибәрергә теләмәде, күрәсең. Ул борыннарын тарткалап яны белән генә булса да яңадан табынга килеп утырды. Яңгырдан соң килеп чыккан кояш төсле ягымлы гына күз сирпеп, иренә чәй ясап бирде.
— Хатыныңа рәхмәт әйтергә кирәк сиңа! Ярый әле, сабыр холыклы булып чыкты,— диде.
— Бик рәхмәт, Бәдриҗамал, мең рәхмәт!
— Берәү булса, «чыгармыйм булгач, чыгармыйм!» дип итәгеңә ябышыр иде.
— Кәсепкә чыгармыйлар димени? Син алай арттырып җибәрмә!
— Нинди кәсеп бит! Берәүләр умыртып акча эшли, ә син ни юллар үтеп, ни михнәтләр чигеп такыр кесә белән кайтасың, җитмәсә әле үзеңне өтермәнгә ябып куярлар!
Бәдриҗамал иң авырткан урынга килеп бәрелде. Былтыр утыртып куйган үрәтник Байтимернең күз алдында әле һаман кара багана булып серәеп тора иде. Әмма хатынына моны алай куркыныч итеп күрсәтергә һич тә ярамый. Юк! Байтимер бер дә исе китмәгәндәй кыланды.
— Һи, әллә нидә бер кара мәче аркылы чыккан икән, аңа минем, ичмасам, мыегым да селкенми, — дигән булды.
Ә Бәдриҗамал алай уйламый икән. Ул иренә күзләрен мөлдерәтеп карап, күңелендәге шик-шөбһәсен яшермичә әйтте:
— Ай, алай бик егетләнмә! Үрәтник исемә төшкән саен, эчләрем «жу» итеп китә. Җитмәсә, әллә нинди куркыныч төшләр керә. Син кайтканчы, йокылар юк инде миңа. «Тагын тотып япмадылар микән? Нихәлләр генә булды икән?» дип кан йотам инде мин.
Иң борчыганы сәфәрнең алай ук хәвефле түгел икәнлегенә Бә- дриҗамалны ышандыру, аны тынычландырып калдыру иде. Китап белән йөрүнең куркынычы гына түгел, җанны рәхәтләндерә торган куанычлы яклары да барлыгын аңа ничек төшендерергә? Әллә кайдагы ерак авылларда сине кадерле кеше итеп каршы алуларын беләмени ул? Мәктәп балаларының яңа китапны кулына алганда күзләренең ничек очкынлануын, йөзләренең ничек яктырып китүен күрәмени ул? Син алып барган китаплар никадәр кешене бәхетле итә, караңгы авылларга нинди якты нур чәчә! Шуларны нинди сүзләр белән аңлатырга?
Байтимер тегеләй дә, болай да уйлап карады. Әмма хатынын ты-нычландырырлык көчле сүзләр таба алмады.
— Син инде, әнисе, куркыныч уйлар белән үзеңне азаплама. Күр дә тор, берни булмас. Бисмиллаңны әйтеп ишегеңне биклә дә тик утыр китап укып. Менә шул! Төн кунарга кыз-кыркын, карчык- коры чакырырсың,— диде.
Бәдриҗамал. күзем туя күреп калыймчы, дигәндәй, аннан күзен алмастан, башын иеп кенә тагын әйтеп куйды:
— Күңелемә шик төшкәч нишләтим соң?!.
— Начар итеп уйлама! Андыйны башыңнан куып чыгар! Менә шул!
Ишек янындагы бүкәнгә утырып аягын киенгәндә Байтимер хатынының борчулы карашын сизеп тагын күтәрелеп карады. Чыннан да... Ни булды моңа?! Почмак як белән ике арадагы ишек яңагына сөялгән килеш, Бәдриҗамал, күзен мөлдерәтеп, һаман аңа карап тора иде. Бу карашта чиксез кызганумы, ниндидер куркыныч барын сизүме, нәрсәме, шундый бер шом бар кебек тоелды. Ләкин Байтимер ул шомны күрмәгәнгә сабышты, торып хатынының иңбашын сыйпап алды.
— Сиздем инде, сиздем! «Озак йөрмә, миңа күңелсез!» ди күзләрең. Ярар, тизрәк әйләнү ягын карармын. Киңәштекме шулай?
Хатыны, башын игәләп, аның ак йон шарфын алып бирде.
— Ярабби, фәрештәләрнең амин дигән вакытына туры килсенче, шулай бул сынчы!— диде.
Байтимер чанасын тартып авылыннан чыгып киткәндә таң беленеп кенә килә, бөтен авыл өстендә моңлы әтәч тавышы эленеп тора иде. Басу капкасын чыккач, Бәдриҗамал, яшь чагындагы кебек, аның муенына сарылды. Борыны белән иренең тамак астына елышып соңгы сүзләрен пышылдады:
— Кара аны: үрәтникле авылга керәсе булма, буранлы юлга чыкма! Ярыймы, ярыймы,— диде.
Шул аерылышу минутлары күз алдына килде дә, Байтимер, күңеле нечкәрүен үзеннән-үзе яшерү өчен, тамагын кырып алды. Бә- дриҗамалын гүя аның көмештәй ялтырап яткан шушы киң басуда
берүзе җил-җил чана тартып баруын күреп торган сымандай итеп күз алдына китерде дә аңа исеме белән дәште.
— Борчылма, Бәдриҗамал, нәкъ син әйткәнчә бара эшләр. Үрәт- никләрдән читтәрәк йөрим. Көннәр дә аяз тора!— диде.
Хатынының аны һаман да яшь вакыттагыча чын күңелдән яратуы аны куандыра, дәртләндереп тора иде. Үзенә дә ягымлырак бу- ♦ лырга кирәклеге турында уйлап алды. Моннан соң калган гомерне, бер-береңнең кадерен белеп, тагын да матуррак, татлырак итеп уз- 5 дырырга кирәклеген күңеленә беркетте. Бу юлы Бәдриҗамалга күл- £ мәклек алып кайтып сөендерергә дә ниятләп куйды.
Алда шактый ук калын урман чыгасы бар иде. Байтимер, ур- 2 манның җил үтеп кермәстәй ышык урыйына барып җитте дә. агач = төбендә чанасына утырды. Кояшның ягымлы җылысы битне иркә- *“ ли, аяклар рәхәт кенә чымыр-чымыр килә, агач башларының салмак & кына шаулап торуы йокыны китерә иде. 5
Юлчы шушы рәхәткә оеп күзен үк йомган иде инде, кинәт ул ф килгән яктан кыңгырау тавышы ишетелде. Байтимер борчыла баш- е лады. Бу вакытта кыңгыраулы атларда йөрүче я станавай. я судеб- - ный, я үрәтник кенә булырга тиеш иде. Байтимер сикереп торып як- t ягына каранды. Тирә-якта тирән кар, юл бер генә. Ул тозакка эләк- = кән җанвар сыман камалуда калган иде.
Ул да түгел, борылыштан мичәүле кара атлар җиккән кара чана “ килеп чыкты. Байтимер чанасын бата-чума кар эченә сөйрәп кенә “ өлгерде, кузлада утырган сакаллы кучерның маңгаенда җиз калай у ялтырап китте. Ул гайрәтле тавыш белән:
— Шапку долой!—дип кычкырды.
Байтимернең тешләре кысылды, үзеннән-үзе йодрыклары йомарланды. Бөтен тәне, бөтен нервылары шундый бер көч белән куырылып, тартышып килде ки, хәтта ул үзе теләсә дә бүрек салырга кулын күтәрә алмаган булыр иде.
Кинәт кучерның катлы-катлы итеп сүгенүе ишетелде. Аның кулындагы озын кара чыбыркы сызгырып килде дә Байтимернең аяклары янында очы белән шартлап кар тузаннары күтәрде. Шул арада кара шинельле юан кеше утырган кара чана узып та киткән, чана яныннан еландай койрыгын болгый-болгый әлеге озын чыбыркы сузылып бара иде.
Байтимергә әллә ни булды. Юл уртасына сикереп чыкты да, бөеренә таянып, бии-бии такмак әйтергә тотынды:
Бас, кызым. Әпипә,
Син басмасаң, мин басам.
Бас, бас, бас. бас!..
Аяк астындагы кар шатор-шотыр итте, күктә кояш, җирдә урман чайкалып арлы-бирле килде. Ул хәзер үзен дию пәриләрен ахмакка калдырып хур иткән әкият батырлары кебегрәк хис итә иде. Аның бүреген салдырырга ыстанавайның кулы кыска булды, кодрәте җитмәде! Әй, һәй, һәй, һәй!..
Акылына килгәч, ул чанасына утырды да рәхәтләнеп бер көлде. Үзен-үзе «юләр син, юләр, шыр тиле!» дип үртәде. Шулай да ул үзеннән бик канәгать иде. Моннан соң аны нинди кыенлыклар көтәдер, анысын алла белсен, әмма шул кара козгыннар алдында башын иеп үзен-үзе кимсетмәвенә ул чын күңелдән куана иде.
Чың-чың иткән кыңгырау тавышы күптән тынган, тегеләр күздән үк югалган иде инде. Байтимернең ул якка барырга аягы тартмый башлады. Кара чана кояшның җылысын, урманның тынлыгын, бөтен тирә-якның ямен сүндереп бара, аның артыннан гел шомлы
салкын җил генә исә кебек тоела иде. Нишләргә? Кире борылыргамы? Алар артыннан барса, үз аягы белән килеп капмасмы?
Уйлана торгач кына исенә төште: әгәр хәтере ялгышмаса, урманны чыккач юл икегә аерылырга тиеш иде. Чыннан да, шулай булып чыкты. Кара чана урман авызында Уразгилде юлына түгел, уңга борылган иде. Байтимер сулга кереп китте.
Урманның аргы ягында җил салкын яктан исә башлаган икән. Безелдәгән тавыш чыгарып каршыга җәяүле буран себертә, салкын җил тун итәкләрен ачып тез башларына ябыша, бит алмаларын кыздыра иде. Байтимер китап капчыгын кар үтмәстәй итеп чыпта белән төрде, җилгә яны беләнрәк борылып кызурак атлады.
Бераздан маяклы юл башланды. Бу инде авылның якынлыгын белдерә, җылы өйне, кайнар чәйне күз алдына китерә иде. Маяклы юлда үзеңне ул кадәр үк ялгыз итеп тә сизмисең. Җем-җем иткән ап-ак кар өстенә кеше кулы белән утыртылган бу учмалар салкын җилләр сызгырып торган менә шушындый шәп-шәрә шыксыз кырда да сине кемдер кайгыртуын искәртеп, күңелләрне күтәреп җибәрә иде.
Атлый торгач, Уразгилде үзе дә күренә башлады. Ул инеш буена сузылып утырган бер мәчетле уртача гына авыл иде. Зәңгәр түбәле мәчет янында тәбәнәк кенә мәдрәсә бинасы да күренә. Мондый авылларга үрәтник-мазар бик сирәк килеп чыга, ыстанавай-фәләннәр, берәр зур эш кузгалмаса, бөтенләй сәлам дә бирмичә читләтеп кенә уза торган иде. Байтимер авылга тыныч күңел белән килеп керде.
III
Кырыйдагы ике урамны йөреп әйләнгәннән соң китапчы мәчет янындагы тәбәнәк кенә таш кибет янына килеп чыкты. Кибет ишеге төбендә торган чибәр генә яшь кеше (приказчик булса кирәк) аны кибеткә дәшеп кертте.
— Әйдә, аягыңа ял булыр. Бәлки синең календарең да бардыр әле?— диде.
Ул туры якалы кара бишмәт өстеннән ап-ак алъяпкыч япкан, болай да бик пөхтә кеше күренә иде. Байтимер аны беренче күрүдә үк ошатып:
— Кешесенә күрә табылыр, — диде.
Аягындагы карны каккалаганнан соң муенындагы шарфын да сүтә башлаган иде, әлеге егет Байтимергә бик үк «таралып төшмәскә» киңәш итте.
— Кибетебез салкын, таракан катырырлык, хуҗа утын жәлли,— диде.
Байтимер һавага өреп карады. Авыздан пар чыга иде.
— Карасана, нәкъ миндәге «Ялт-йолт»та язганча икән!—диде, яттан шигырь укып күрсәтте:
Рус мәүлүде 1 үтеп китте, коннәр суык. Мондый көндә борыннарда өрелә куык; Мичсез салкын кибетләрдә сатучылар Малын сата бии-бии кулын уып...
Сатучы егет бот чабып көлеп алды. .
— Карале, минем турыда бит бу! Шәп суктырган, шәп! Хуҗага укып күрсәтәм әле мин аны!
Ачык чырайлы кеше белән гәпләшүе дә күңелле иде. Байтимер бераз мактана төшеп, тасма телләнеп алды.
— Таварым күңелле тавар минем. Арада шундый чеметеп ала торганнары да юк түгел,— диде.
1 Рус мәүлүде — христиан динендәге рождество бәйрәме.
— Алай икән бит!
— Гыйбрәтле китапларым да җитәрлек? Ал гына, укы гына!
Ул арада кибеткә бер-ике хатын-кыз килеп керде. Алар бу ят кешегә яннары беләнрәк басып чәйдер, шикәрдер кебек кирәк-яракны алдылар. Акча түли башлагач, Байтимер дә телгә килде:
— Түтекәйләр, абыстайлар! Акчагызны яулык почмагына төй- ♦
нэп куйганчы минем таварыма да күз салыгызчы! — диде. _
Хатыннар, авызларын каплый төшеп, моңа борылдылар.
— Бәй, күрүебез дә юк. Биредә тагын бер сатучы бар икән лә- о
баса! — дигән булды берсе. а
— Бар гынамы әле! Сатучының да ниндие?
Байтимер аллы-кызыллы, зәңгәрле-яшелле китапчыкларын чана а өстенә тезеп салды. 5
— Менә, түтекәйләр! Бу энекәш тән азыгы сатса, мин җан азыгы 2
сатам, саваплы азык! <
Берсе китаплар өстенә иелеп күз йөртеп чыкты.
— Савабы да кирәктер инде аның, абдый. Тик аның белән генә җан асрап булмай шул. Тән адыгына ач булмасак, шунысына да бик * шөкрана кылабыз инде,— диде.
Икенче хатын да телгә килде: в.
— Бик тә кыршылган чакка туры килдең шул, абдыкай! Ыста- = рысталар кичә генә бөтен авылны кырып-себереп имана акчасы = җыеп чыктылар. j
Хатыннарның сөйләшергә һәвәслеген шәйләп алу белән китапчы а. сүз янчыгын тагын да киңрәк ачып җибәрде.
— Сездәй язу таныган кешегә китапсыз да ярамый бит, түте- о кәйләр. «Китапсыз өй — канатсыз кош, китапсыз өйдән фәрештәләр - качкай, китаплы өйгә бәракәт иңгәй» дип әйтеп калдырган бабайлар.
Хатыннар үзара пышылдашып нидер киңәшеп алдылар. Теге телчәне яулык почмагын ук чишәргә кереште:
— Кая соң? Олы кеше бик мактагач, әллә берәр китап караекмы соң?— диде.
Байтимер аягүрә басып чанасы өстендә кайнашты.
— Карагыз, кара, түтекәйләр. Китапларның көлле яктан сихәтләре бар. Сау чакта куанычың, сырхау чакта юанычың ул яхшы китап!
Ул берәм-берәм китапларын күрсәтә башлады.
— Ниндәләен сайлыйк? Кызыгыз булса, менә «Әдәпле кыз бала» дигән китап бар.
Әлеге хатын авызын каплап елмаеп куйды.
— Минем кызыма әдәпне «мыеклы китап» өйрәтә шул инде...
— Алайса, үзеңә табыйк! Нинди китап яратасың? Кабаң янында җеп эрләп утырган көенчә дөньялар гизеп, диңгезләр, янар таулар кичәсең киләме? Менә сиңа «Мең дә бер кичә».
— Ай, алай бик еракка сикермәек әле, йөрәгем җитми! Картымның да талканы бик коры, үз яныннан әллә кайларга җибәрмәс. Үз тирәбез турында язылган берәр нәрсә юкмы соң?
— Дисеңме? Алай булгачыннан менә сиңа үзебезнең тормыштан бәетләр, мөнәҗәтләр бар. Кайсын сайлыйсың?!
Шулай кыстап, тәмле телләнә торгач, ике хатынның икесенә дә берәр китап тоттырып, китапчы аларның артларыннан рәхмәт әйтеп калды.
Кемдер тамак кырганга күтәрелеп караса, кибеткә кечерәк кенә гәүдәле бер карт кереп килә икән. Сатучы аңа башы белән ымлап:
— Баһаветдин абзый бу, авылның мәчет карты,— диде.
— Ә, шулаймыни?— Байтимер аңа баш иде.— Исәнлекме, абзый кеше?
Карт теләр-теләмәс кенә иреннәрен кыймылдатып:
— Саулыкмы...— диде.— Ул үзе китаплар караштыра, үзе өзлексез иреннәрен кыймылдатып ниндидер дога укый иде.— Саваплы китапларың да бармы?.. Илаһи раббым...
Байтимер аңа күтәрелеп карады да көлемсерәде.
— һәммәсе дә саваплы безнең китаплар, абзый.
— Карап караек, алайсам... Лә хәүлә вә лә куәтә... Бармы соң синдә «Әптияк», «Ясин», догалыклар?
Байтимер түбән карап кына елмаеп куйды.
— «һәфтиякәме? Хәзер абзый кеше, хәзер!
Кеше никадәр наданрак булса, аның белән эш итү шул кадәр мәгънәсезрәк килеп чыга иде. Ул кибетче егеткә шаян караш ташлап, капчыгыннан юка гына бер китап чыгарды.
— Тагын догалыклар дидеңме? Менә ул догалык!—Ул тефү, тефү ди-ди бармакларына төкергәләп китап битен ачты.— Әйт кенә, кай төшләрең сызлый, кай төшләреңә нинди чирләр ябышкан? Хәзер табып бирәм догасын!
Карт шикләнебрәк кенә китапка үзе сузылды. Ләкин ул догалыкны киреле-башлы тота иде. Байтимер китапны үзенә алды.
— Бисмилласын эзлисеңме?
— Соң...
— Бар инде, бар! Менә, башында ук! Син аның догасын тыңла: «Әгәр дә бер бәндә сихер зәхмәтенә дучар булса, ошбу доганы укы- гай: «Кыл-кыл җиһан башы, кыл-кыл җиһан уртасы, кыл-кыл җиһан азагы. Җиһан диде, җиһан җитмеш җиде, җиһан җиде йөз дә җиде! Барчасын зекер кылдым1, көлле2 сихерне тузан иттем! Тефү, тефү, тефү!»
Карт, иреннәрен кыймылдатып, Байтимер әйткәннәрне кабатлый иде. Бу вакытта кибеткә берән-сәрән тагын берничә кеше кергән иде инде. Байтимер шуларга ымлап алды да тагын әйтеп куйды.
— Ишеттеңме, картлач! Шуннан соң син күр дә, мин күр, «сихер кул белән сыпырып төшергәндәй юкка чыккай» дип әйткән китап!
Баһау карт күзен челт-челт йомып тыңлый иде. Әмма кибеттәге халык «пырх-пырх» көлешә башлагач, ул кинәт кабынып китте:
— Нәмәрсәкәй син догаи шәрифкә урам сүзләре кыстырасың?! Дога икән, син миңа коръән сүзе укы, хәдис укы!
Китапчы аңа сыныйрак карап алды. Карт ияген шәп-шәрә итеп кырып алган да сакалын ияк астында гына калдырган, мыегы да тегәрҗеп юанлыгы гына иде. Мондыйлар гадәттә берәр ишанга мөритлеккә кул биргән бәндә булалар, чеп-чи надан башлары белән күп белгән булып кыланалар иде.
Билгеле, Байтимернең шушы кадәр халык алдында бу надан картка бирешәсе килмәде. Ул тагын да дәртләнебрәк бәхәсләшергә тотынды.
— Соң бит, рәхмәт төшкере! Гарәпчә әйтүдән ни файда мәгънәсен аңламагач?!
— Аңламасаң да савап! Барыбер савап!
— Әнә шул савап ди-ди балалар надан кала да инде безнең. Ишеткәнең юкмыни?
Күп яттык без мәдрәсәдә. Белмәдек без бер нәрсә дә...
— дип зарлана бер шәкерт.
' Зекер кылу — әйтеп узу. телгә алу.
2 Көлле — һәммә, барлык.
— Намазсызлар зарлана, имансызлар!
— Менә мин кайчаннан бирле китап сатам, нинди мәдрәсәләрдә генә булмыйм! Үз телебездән зарланмый бит шәкерт. Йөрәккә сары май булып кына ята,— ди.
Байтимер кулына календарь алып аның бер битен укып күрсәтте:
Китап дигән дәрья бар.
Дәрья төбендә мәрҗән бар: -
Белгәннәр чумып алыр.
Белмәгәннәр коры калыр...
— Я, әйтче абзый! Ошбу халык сүзенең корьән аятеннән кай а төше ким? Нигә балалар укымаска тиеш аны?
Кибет эче сагайды, тынып калды. Карт арлы-бирле селкенде, як- я ягына борылгалап кычкырып җибәрде:
— Әһә! Ишеттегезме, җәмәгать?! Әллә ниткән урам такмагын ®
аллаһ тәгалә сүзенә тиңли! Әстәгъфирулла, тәүбә диген! <
Байтимер башын чайкады. <
— Юк, әйтмим, тәүбәлек эш юк монда. Корьәнгә кагылмыйм, ул
үз урынында. Дөньялыкта яшәр өчен әүвәл башта үз телеңне белер- ♦ гә кирәк дип кенә әйтәм. Ул бит ана сөте белән кергән, каныбызга ® сеңгән. 2
Баһаветдин картның иреннәре дерелди башлады, күзләре елгы- = pan китте. 3
— Әйтәләр бит сиңа тиңләмә дип, тиңләмә! Гөнаһ, гөнаһ, телең корыр!— диде ул.— Корьән сүзе — изге сүз. ул аллаһ тәгалә сүзе! о. Ул пәйгамбәр галиһиссәламгә күктән вәхи булып иңгән. Ә син әйт- « кән такмак нәмәрсәкәй?! Ә?! Аны бит ыштансыз малай да, имансыз * мөртәт тә әйтә ала. Әйеме? Сабакмыни ул? Аңа үләт тә тиясе юк! <
Кибеткә җыелган халыкның үзе яклы булуын сизеп. Байтимер тагын да канатланыбрак китте, ул чанасы аша Баһауның каршы- сына ук чыгып басты.
— Ай-Һай. бик тә хаталанасың, карт. Ашаган табагыңа төкергәндәй, үз телеңнән үзең көләсең. Әйе, көләсең! Уйлап кара, нихәтле яман атын сатсаң да менә барыбер үз телеңдә сөйләшәсең ләбаса! Изге тел дип никадәр һушың китсә дә. карчыгыңа самавыр куярга гарәпчә әйтмисең бит! Әйе бит?! «Я, әййөһәл. карчык! Куйчы әле әссамаварый, эчик әле әччаи вә бишшикәри бил хөбзи» IX димисең! Юк бит?!
Китапчы абзый моны корьән укыгандагы кебек бормалый биреп, шундый мәзәк итеп көйләде, кибеттәге халык гөр килеп көлешергә тотынды.
Баһау карт нишләргә белмичә таягын тукылдатты.
— Тагын шул? Кемдә нәрсә, иблистә эскрипкә кайгысы, ди мулла. Беләсеңме син ходай нәрсәгә дип яраткан гарәп телен? Ә? Әдәм баласын корьән шәрпф сүзләрен укысын да аллаһ тәгалә турында, ахирәт турында гына уйласын дип! Әлхәмдрилла, аны гына беләбез!
— Ә дөнья тормышын кем кайгырта, аның турында кем уйлый? Мәнди анасымы?
Кибеттәге халык беравык гөрләп алды. Баһау карт авылдашларына шәбәеп карап торды да тагын да төкрек чәчәргә тотынды.
— Сүләп мәтәштерә бит әле! Дөнья, дөнья! Эт ашасын дөньясын! Дөнья малы — дуңгыз каны!
Мондый туңбашны нәрсәгә булса да ышандыру — булмастай эш, мәгънәсез сүз боткасы куерту иде. Байтимер, бу картка түгел, җыелган халыкка карап сүз йөртте:
IX Б н л хөбзи — икмәк белән.
— Соң, Баһаветдин абзый, синең шикелле бөтен гомерне намазлык өстендә генә уздырып булмый лабаса? Тормыш итәсе, тамак туйдырасы, бала-чага үстерәсе бар ич!
Баһауның җавабы әзер иде.
— Ходай җан биргәнгә юнь бирә!—диде.
— Ходайга ышан, тик үзең дә кайгырт, дигән бабайлар. Яшьләр солдатка китә, завод эшенә керә, шахтада күмер казый. Дөнья гыйльмен белмәсә, язу-сызу өйрәнмәсә, ул ничек кеше арасына керсен, ничек дөнья кусын!? Шулай итеп шул, безнең яшьләр үзебезчә дә, тегенеңчә дә, моныңча да белергә тиешле!
Бу килмешәккә җавап таба алмыйча аптырап калуы, авылдашларының шул денсез яклы булып тешләрен ыржайтып торулары картны тәмам чыгырыннан чыгарды. Ул Байтимергә кинәт арты белән борылып төкеренә башлады.
— Тефү, тефү, телеңә тилчә! Синдәй имансызлар белән әрепләшеп гөнаһлы буласым юк әле!— диде.
Байтимер каты кычкырмас өчен бөтен түземлеген җыеп картның каршысына барып басты.
— Бүтәне бү-тән, абзый кеше, әмма дә ләкин иманга тел тидерештән булмасын! Ишеттеңме? Юк, кагылмыйк иманга!—диде.
Карт авылдашларының әле берсенә, әле икенчесенә борылып куанычыннан кычкырып җибәрде:
— Әһә! Ишеттегезме? Җан җиренә китереп суктыргач ничек үрсәләнә! Һа!
Картның очынуына һич тә ис китмичә, Байтимер аңа бөеренә таянып кына җавап бирде:
— Юк. абзый кеше, юкка кәперенмә! Без андый изелеп акканнардан түгел!— Ул картның күзенә карап шигырь әйтеп салды.
Кем дисең бу фетнәле эшләр башы?
Кайда бу хаксызга тәфтишләр башы?
Кем җигә безгә тәдәнни1 арбасы?
Кемгә ләгънәт әйтәсе һәм каргасы!
Бәдбәхет, мәлгунь кеше кем. дусларым?
Бер авылның чалмалы карт марҗасы!X XI
— Я, әйтеп карасана, абзый кеше, кем турында икән бу шигырь?
Көтелмәгән бу хәлдән карт «ә» дияргә дә, «я» дияргә дә белмичә телсез калды. Кибеттәге халык дәррәү күтәрелеп көләргә тотынды.
— Әһә? Каптырдымы? Каптырды! Шап иттерде!
— Ай-ай, мач китердең, абзый, малатчина!
— Менә, ишеттеңме ишетмәгәнеңне! Безнең арада бик батыр да бит. менә хәзер аста ятыр! һа-һа-һа!
Баһаветдин карт ачуыннан күгәренеп төкеренә-төкеренә ишеккә китте.
— Җыен намазсыз, җыен... Әстәгъфирулла... Тефү!
Аның артыннан шаулашып көлешеп алдылар.
— Бәй. үзебез дә җик күргән инде аның быжгуыннан. Бигрәк тә мөгаллимнәр,— диде берсе.
— Шулай,— дип кушылып китте икенчесе.— Тик бөкрене кабер генә төзәтә диләрме? Аңа тел тидереп, ник дәштем көненә төшәсең инде.
X Т ә д ә н н н — мәдәниятнең кире ягы, мәдәниятсезлек.
XI Габдулла Тукайның «Кайда, кем?» дигән шигыре. Бу шигырендә ул Балтач районы Түнтәр авылының мулласы, патша охранкасының агенты, заманында татар
яшьләре арасындагы яңа карашларга каршы торып, әләк язу белән шөгыльләнгән Ишмөхәммәт ишанны фаш итә.
Кибеттәгеләр нидер әйтеп бетермиләр иде кебек. Байтимер куркаклардан булмаса да, аның күңеленә шик төште.
— Тел төбегездә нидер бар,— диде ул.
Кибетче егет моңарчы сүзгә кушылмаган иде. Ул Байтимергә карап-карап алды да турысын әйтергә булды.
— Беләсеңме, абзый, шулай да иң хәерлесе — бу тирәдән тизрәк таю булыр,— диде.
— Нигә? Берәр явызлык кылыр дисеңме?
Кибетче егет кашларын сикертте, кулларын җәеп җибәрде.
— Шайтан белсен аныкын! Дин юлында изгелек эшлим дип, саваплы булам дип... үрәтниккә тишмәгәе.
Тагын берәү киңәш бирде:
— Әллә, мин әйтәм, тәртәңне башкорт ягына борасыңмы? Ни әйтсәң дә башкорт ягы иркенрәк сулый. Анда, бездәге шикелле, адым саен каравыл, авыл саен әләк түгел.
Үрәтник кулына эләгүнең нәрсә икәнен Байтимер белә иде инде. Әмма ул никадәр теләсә дә хәзер башкорт ягына чыгып китә алмый иде. Ник дигәндә, Минзәләгә кереп чанасын тутырып чыкмыйча берничек тә мөмкин түгел иде.
IV
Иртәгесен юлны үзгәртергә туры килде. Байтимерне кундырып чыгарган әлеге кибетче егет аңа Минзәләгә әйләнгеч юлдан барырга киңәш бирде.
— Баһаветдин карт үрәтниккә җиткерә калса, ул сине олы юл буеннан эзләр,— диде.
Байтимер Уразгилдедән караңгылы-яктылыда ук чыгып китте дә басу капкасын узуга урынтын юлга борылды. Ун-унбиш чакырым әйләнсә әйләнер, аның каруы күңеле тыныч булыр. Минзәләнең үзендә дә сак булырга, кеше күзенә чалынмаска, китап төяп чыкканнан соң да волостьлы авылларга кермәскә булды. Анда күз күрер. Шыпырт юлга төшеп, Сөн аша Бөрҗән ягына чыгып китәр дә... эзлә син аннары даладагы җилне!
Уразгилденең аргы ягыннан, офыкны зәңгәрсу-ал төскә бизәп, таң беленеп килә иде. Менә шундый матур таң вакытларында үзенең шундый изге эшләр белән йөрүе, менә хәзергедәй акыл белән эш кылуы Байтимернең күңелен күтәреп җибәрде. Ул салмак кына атлап барган көйгә, гадәтенчә шигырь көйләп алды.
Сабыр берлә эшләгел ошбу эшне.
Сабыр берлә эшләнер эшләр башы, Морадына тиз җитәр сабыр кеше. Бу эштә дә күрекле сабыр кылгыл им ди...1
Ләкин яхшы кешеләрнең Баһау карт турында искәртүләре яңадан исенә килеп төште. Шундый тискәре бәндәләр узган ел да аның канына тоз сипкәннәр иде. Шундыйларның әләге нәтиҗәсендә Иске Масраның Әсфәндияр белән алар Сарапул ягында үрәтниккә эләгеп, өч атна каталашкада утырып чыктылар. Ни өчен диген? Дөньяви китаплар сатып йөргән өчен! Ярый әле акыллары җитеп чеп-чи наданга сабыштылар. Янәсе, алар ни урысча, ни татарча ләм-мим бер нәрсә белмиләр. Алардан сөт тә юк, йон да юк. Байлар ни төяп чыгарсалар, шуны саталар да йөриләр...
• «Посыф Зөләйха» поэмасыннан. Посыфныц Зөләйхага биргән киңәше.
ГОМӘР БӘШИРОВ ф КАРА ТӨНДӘ НУР ЧӘЧЕП...
Үрәтник белән «минеке малы-малы гына кәләкәйт» дип, урысчаны ватып-җимереп сөйләшүе исенә төште дә Байтимер үзалдына елмаеп куйды. Тик капкан саен калҗа эләкми. Итәгеңне, җиңеңне җыебрак йөрү хәерле...
Шулай да бу бәйләнүләр аны гел бимазалап тора иде. Кара инде син, ә?! Үз телеңдә китап укыганга эт урынына ябышалар. Дөньяда булмаган хәл! Үз телеңдә укырга ярамасын, имеш. Анда бүтәннәрнең ни эше бар? Тора-бара сөйләшергә ярамый, аннары җырларга да ярамый башласа нишләрсең? Байтимер аңлавынча, кычкырып торган гаделсезлек иде бу. Ул хакта уйлаган саен аның ачуы кабара иде. Баһауларга ачу итеп быел Байтимер тагын да озаграк йөриячәк! Юк, алай гына туктата алмыйсың әле Байтимерләрне!
Ул җилгә аркасы белән борылып, шарфын тамак астына тартып, бүреген басыбрак киде, бияләйләрен бер-берсенә шапылдатып бәреп алар эченә җыела бшлаган суыкны куып чыгарды. Кояш чыкканда табигать һәркайчан бермәл шулай салкын сулышын өреп, кырысланып ала инде ул.
Юлны кыскарту өчен ул я берәр бәет, я шигырь әйтә, кайчакларда җырлап та җибәрә торган иде. Барачак авылы күренмәгәч, уйланып барды-барды да авыз эченнән җыр сузды.
Оят түгел микән көй көйләргәй, Безневдәйгенәй солтанат ирләргәй? Җырлау гына түгел, ай, такмакларсың, Газиз башым ерак илләрдәй...
Төнге буран юлга кар өйгән, эзсез юлдан чана тартып барулар җиңел түгел иде. Юл өстендәге беренче авыл Чиялегә китапчы өйлә җиткәндә генә килеп керде. Бер әбигә кереп чәйләп чыкты, акрын гына урамнарны йөреп әйләнде. Мөгаллимнән шәкертләр янында кунып чыгарга рөхсәт алды да узып барышлый каравыл өенә кереп чыгарга булды.
Бу якларда ел саен диярлек бер әйләнеп чыкканлыктан, бу тирә авылларының гореф-гадәтен Байтимер яхшы белә иде. Мал-туар тирәсендә кичке эшләр башланганчы авылның ир-аты, яшь җилбәзәге төштән соң беразга каравыл өенә килеп чыгучан. Йортларда тәмәке исе чыгарырга ярамаганлыктан, өлкәннәрдән, хатъпбкыздан яшеренеп, авылның җиде-сигез тәмәке тартучысы да гадәттә каравыл өенә килеп тәмәке пыскыта. Мондыйлар арасында җыр китаплары, бәетләр, төрле хикәятләр яхшы үтә иде.
Ишекне ачуга Байтимернең борынына сасы тәмәке исе килеп бәрелде. Күңеле нидер сизенеп ул кинәт кире тартылды. Узган ел аларны тотып япкан үрәтниктән дә нәкъ шушындый тәмәке исе килә иде бит! Әмма чигенергә соң, аны күреп алганнар иде инде. Байтимер керсә дә керде, кермәсә дә керде. Үрәтник эзли чыкса, иң элек каравыл өенә сугылачак бит! Их-ма...
Каравылчы мич яккан җиреннән кызарган йөзе белән борылып моның сәламен алды.
— Әйдүк, әйдүк, мактап йөрисең икән. Менә хәзер мичкә бәрәңге тәгәрәтәм,— диде.
— Әйдәргә исәп...
Ян сәкеләрдә тагын берничә ир-ат утыра иде. Кысылышып китапчыга да урын бирделәр. Ул бияләйләрен салды, тунын чишеп җибәрде, болардан хәл-әхвәл сорашып алды. Каравылчы мичен болгатып дөрләтеп җибәрде дә моның чанасына күз салды.
— Казан артыннандыр инде,— дип куйды.
— Шулайрак...
— Сезнең яклар күренгәли бездә. Я тегүче килеп чыга, я итек басучы, я бүтән берәр оста.
Ишек янында тәмәке пыскытып утыручы сары каеры тун кигән бер агай да сүзгә кушылды.
— Шундый һөнәрле, таза тормышлы, игелекле яктыр инде ул, күрәсең,— диде.
Араларында аягына кара киез итек, өстенә хәтфә якалы кара бишмәт кигән кара тут йөзле бер чибәр егет тә бар иде. Ул да берничә с сүз әйтеп куйды. г
— Бәй, Габдулла Тукай язган ич әнә: «Җил дә вакытында ~ исеп, яңгыр да вакытында ява» дигән. «Урманында кып-кызыл кура & җиләк тә җир җиләк, күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың “ бер чиләк» дип тә әйткән.
Байтимер исә үз ягын кыенсынып исенә төшерә иде. Казан өязе- © нең бер-берсе янына тыгылышып утырган салам түбәле, ярлы авыл- < лары, көз җитүгә зимагурлыкка чыгып китүче меңнәрчә ярлылары күз алдына килде. Хәле авыр булмаганда игенче җылы өен, бала- * чагасын ташлап чит-ят җирләрдә каңгырып йөрер идемени? Бу ♦ якларның күбесе киез итек кигәндә ул үзенең чабаталы булуына да -хурлана иде. Ләкин болар шулай үзенә күрә бер затлы, кадерле як £ итеп ихтирам белән сөйләгәндә Казан артының яман атын сатып дә- - рәҗәсен төшерергә теле бармады. Киресенчә, анда горурлык хисе = уянды. 2
— Шөкер, бик игелекле безнең ягыбыз, яманлар хәлем юк,— а. диде.
Әлеге чибәр егет аеруча кызыксына, аның тагын ниләрдер беләсе £ килә иде булса кирәк. u
— Шулай да ниндирәк ул Казан үзе, Казан арты дигәннәре? — дип сорады.
-- Ниндирәк дип, һәр җәһәттән данлыклы инде ул яклар. Китаплар да шунда чыга, һөнәрчелек тә бик көчле. Көмешчеме анда, бүтән һөнәрме. Тукай да безнең яктан чыккан. Бер Казан үзе ни тора! Университеты гөрләп эшли, укыган кешеләре бик күп. «И Казан, нурлы Казан!» дип тикмәгә генә әйтмәгән Тукай.
Чибәр егет Байтимернең янына ук килеп утырды.
— Университеты турында берәр китап-мазар юкмы?
Каеры тунлы кеше, тәмәкесенә өргәләп:
— Нивирсит дидеңме? Анысы нәмәкәй була тагын? — дип сорап куйды.
Байтимер белән Заһит бер-берсенә карашып елмаешып алдылар:
— Безнеңчә баш мәдрәсә дияргә ярый. Дуктырлар, төрле зур укыган кешеләр әзерләп чыгара. Аның турында китап дигәннән...
Байтимер җавап биреп өлгергәнче ишек ачылып китте. Аннан кара шинель кигән, кылыч таккан, зур гәүдәле, мыеклы кеше килеп керде. Байтимернең аркасыннан салкын йөгерде. Менә ул баягы ялгышның «әҗере!» Уйлаганы алдына ук килеп басты. Аһ, егетләр! Ничек болай таксыз кыланды, нигә үз аягы белән килеп капты соң әле ул?! Нигә тагын да ераккарак тайпылмады?..
Үрәтник идән уртасына туктап бүрек өстеннән кигән сары башлыгын аркасына чөйде, бер ишек янындагы чанага, бер Байтимергә күз ташлап куанычыннан гөрелдәп куйды.
— Әһә! Так, так! Гәпләшәбезме? Монда да өлгердек, әйе?! Җитез, бик тиз, әйтерең дә юк!—диде.
Үрәтник кулларын угалап түргә барып утырды. Аның артыннан кергән староста белән дисәтник, бүрекләрен култык астына кыстырып, ишек янына бастылар. Үрәтник китапчыга сүзсез генә кулын
сузды. Кулъяулыгын сүтеп губернатор кәгазен биргәндә бармаклары дерелдәп китүен күреп, Байтимер тешләрен кысты, эченнән «бирешмәскә, нык торырга!» дип кабатлады.
— Язуым дөрес, ваш былгаруди, кул да куйган, пичәте дә бар. Хуҗа үзе алып бирде. Безнең язусыз чыгылмый, ваш былгаруди. Шунсыз ярамый, закон, беләбез...— дип сөйләнде.
Үрәтник кәгазьдән күз йөгертеп кенә чыкты да, бүксәсен киерә төшеп, аны эчке кесәсенә салып куйды. Байтимер эсселе-суыклы булып китте. Шомлы тынлык эчендә кечкенә чанага башы белән ымлап, үрәтник:
— Ну-ка, князь, күрсәт нәрсә сатасың!—диде.
Бу мыскыллау сүзен Байтимер кемнән генә ишетсә дә тыныч кына сеңдерә алмый иде. Бияләйләрен арлы-бирле китергәләп башын чайкады.
— Ялгышасыз, ваш былгаруди. Кенәзләр мондый салкыннарда кар ерып өч тиенлек китап сатып йөрми, үзенең Питербурдагы җылы сараенда кәефләнеп утыра, — диде.
Үрәтник калын тавыш белән көлеп алды.
— Ха-ха-ха! Кара, кара, ошамады тагын үзенә! Ну, ярар, күп сөйләнмә, күрсәт товарыңны!
Чанасына иелгәндә Байтимер эченнән генә сүгенеп: «Тот капчыгыңны, албасты! Монда сине куандырырлык пычагым да калмады!»— дип уйлап алды. Чөнки ул «Ачлык патша», «Төрле милләтләрне җәберләү кемгә кирәк» кебегрәк китапларны Казаннан чыккач та озатып бетергән иде. Ул капчыгында актарына торгач, берничә дини китап тартып чыгарды.
— Менә, изгеләр турында. Безнеңчә, «Кыйссасыләнбия» дип йөртелә. Бусы урысча «Отходная» XII дип әйтелә бугай, шундыйрак малитва, үләр алдыннан укый торган.
Ул үрәтникнең дөньяви китаплар саткан өчен утыртып кую их- тималын белә иде инде. Андыйларны астарак калдырып диниләрен генә күрсәтергә булды. Капчык төбендә калган тагын бер китапны актарып чыгарды.
— Менә, бусы да малитвенник, «Һәфтияк» дибез.
Ләкин үрәтник нидер сизенде булса кирәк, ул Байтимергә бармак янады.
— Шалишь! Алай булмый!— диде, старостага капчыкны бөтенләй бушатырга кушты.
Ян сәкегә капчык төбеннән яшел, зәңгәр, кызыл тышлы юка китапчыклар коелды. Үрәтник шуларны берән-берән алып исемнәрен сорарга тотынды. Байтимер эшне тирәнгә җибәрмичә котылуны өмет итеп, китапларның бисмиллалыларын гына күрсәтергә булды. Үрәтник аңа ышанмыйча старостаны чакырып алды.
— Укы!—дип боерды.
Старостаның куллары дерелди, күзләре әлҗе-мөлҗе килә, ул ки-тапчыкларны бер якынайта, бер ераккарак куеп карый иде.
— Монысы ту... тургай турында...— дип башлаган иде, үрәтник аны тыңлап бетермәде.
— Нинди тургай? Какой-такой тургай булырга может дин китабында? Значит, молитвенник түгел! Долой! — Ул китапчыкны ян сәкегә ташлады. — Тагы?
Староста Габдулла Тукайның «Күңел җәүһәрләрен» русча әйтә алмыйча кара тиргә батты. Башын кашыды, сакалын учлап карады, •Син булдың минем башыма бәла!» дигәндәй, янында торган Байти
XII Отходная — ясин дигәне.
мергә күзен акайтып алды. Үрәтник исә һаман ашыктыра иде. Старостаның нидер мыгырдавын ошатмыйча:
— Ну, ну! Нәрсә син бозаулый алмаган сыер шикелле мөгери- сең? — диде.
Ниһаять, озак азапланганнан соң, староста тотлыга-тотлыга тагын бер сүз әйтеп куйды:
— Нәрсә, нәрсә? ♦
— Юк, сиртсә түгел, душа, душаның намәкәйләре...— диде, шул _
«намәкәйләрен» капшап күрсәтергә теләгәндәй бармак очларын уарга z тотынды. 2
— Нинди душа? Какой-такой душа? Кемнеке ул душа?
Староста беравык күзләрен челт-челт йомгалап үрәтникнең тәмә- д ке төтене саргайткан калын мыегына карап торды. Аның яңагыннан тамчы-тамчы тир тәгәри, ул, хәле бетеп, менә хәзер аяк астына авар 5 кебек күренә иде. £
— Стал быт... стал быт, мирныкы, ягъни халыкныкылар инде. --
Үрәтник үзе өчен ниндидер яңалык ачып шуңа куангандай биллә- 5 ренә таянып елмаеп куйды.
— Аһа! Душа! Мирныкы! Әнә нәрсә турында икән синең капчык ♦ төбенә яшергән китапларың! Аңлашылды! — Ул китапчыкны ста- ® роста кулыннан алып сәкегә ыргытты.—Все! Бетте! Бүтән сатмыйсың! о.
Староста белән дисәтниккә Байтимерне күрсәтеп башы белән ым = какты. Тегеләр китапчының икесе ике ягына килеп бастылар. Кара- 3 выл өендәге бүтән кешеләр, башларын иеп, бер читкәрәк елышты. а
Байтимер башта үз колагына үзе ышанмыйча катып калды. Ан- х нары аның бөтен гәүдәсе кайнарланып китте. Ул маңгаен сыйпашты- ® рып:
— Аңлашылмый, ваш былгаруди, ни өчен? Язуым бар бит! — - диде.
Үрәтник папкасын алдына куеп нидер яза башлаган иде. Башын күтәреп гамьсез, битараф күзләре белән Байтимернең йөзенә текәлде.
— Сиңа бит язу мондый китаплар сатарга түгел, молитвенниклар сатарга гына бирелгән. Кая монда Коран и тагын шуның ише магометанская религия китаплары? Ә?
Байтимер күңелендә кузгалган өермәне басып, ягымлы тел белән аңлатып карады:
— Гел шундыйларны саттым да мин. Ә болары болай гына, аз гына. Халыкка андыйлары да кирәк бит, ваш былгаруди. Календарь анда, әйтик, шигырьләр, акыллы киңәшләр, дөнья турында...
Үрәтник язуыннан бүленеп Байтимергә күзе белән тишеп алырдай итеп чекерәеп карады.
— Беләсеңме, князь, синең телеңне кыскартасы бар! Пбнятномы? Сезгә нәрсә укырга кирәген его величество патша хәзрәтләре сездән яхшырак белә! Понятномы? Әнә Коран укыгыз, маңгайларыгыз шешеп чыкканчы намаз укыгыз. Сезгә шул җитмәгәнмени?
Китапчы һаман да өметен өзми иде әле. Ул үзенең юма теле белән тегенең күңелен йомшартырга тырышып карады.
— Шулай да тормыш булгач, дөнья гыйлеме дә кирәк була бит, ваш былгаруди...
Ләкин ул үрәтникнең ачуын гына чыгарды.
— Менә шуның өчен кирәгеңне аласың да инде син! Шундый китаплар саткан өчен 1018 статья сиңа? Понятномы?
Байтимер җилтерәп үрәтникнең каршысына килеп басты.
— Нахак бу! Дөрес түгел! Андый закон юк! Була да алмый!
Үрәтник тешләрен кысып кына:
— Җитте, өйрәтмә мине! — диде.
— Дөрес түгел! Мин бит хезмәтче генә! Ни бирсәләр шуны гына сатам. Болар бит хуҗаныкы! Әнә аларны судка бирегез, мине түгел! Мин боларны...— дип китапларына үрелә башлаган иде, үрәтник, тавышын үзгәртмичә генә:
— Кагылма! — диде.
Байтимер кулын сузган килеш тораташ булып катты. Гүя башына күсәк белән органдай телсез калды. Хәтта «крамола» дигән куркыныч сүз дә бу кадәр сынын катырмаган, төрмәгә эләгү куркынычы да болай каушатмаган иде. Дисәтник аның кыр чәчәкләредәй төрле төстәге хуш исле китапчыкларын дәү, пычрак бияләе белән сыпырып ала башлагач. Байтимер җаны әрнүдән кычкырып җибәрә язды. Ул китапларыннан мәңгегә аерылгандай өметен өзеп, хәле бетеп ян сәкегә барып утырды.
Үрәтник папиросын суыргалый биреп Байтимергә күз салды. Нидер уйлагандай беравык тын утырды да язган кәгазен яңадан бер укып чыкты. Китап капчыгына күз төшерде дә кәгазьне Байтимергә сузды.
— Мин чыгарган закон түгел. Әнә үз картларыгыз бик күп белә. Магометаниннарга школада дин китаплары гына укытылырга тиеш. Бүтән китаплар уку язык, бик каты тыела. Патша законы да шулай куша. Понятномы!?
Бу бәндә белән бәхәсләшүнең мәгънәсе юк иде. Байтимер дәшмәде.
Үрәтник кулы белән ишарәләп кәгазьгә кул куярга кирәклеген аңлатты. Байтимер башын селкеп:
— Куймыйм,— диде.
— Нишләп?
— Дөрес түгел. Миндә гаепләрлек китап табылмады.
Үрәтник, берни әйтмәстән, кәгазьне староста белән дисәтниккә таба этәрде.
V
Китапчының кулга алынуы бөтен авылны борчуга салды. Каравыл өе янына төркем-төркем булып халык җыела башлады. Таза- таза ирләр, егетләр, яшүсмерләр каравыл өенә керәләр дә Байтимергә карап үзара пышын-пышын нидер сөйләшәләр. Алары чыга, бүтәннәре керә. Байтимер үзен кызгануларын аңлый, ара-тирә «приговор» дигән сүз дә ишетелгәләп кала иде.
Өйләдән соңгы сабакка барышлый каравыл өенә эреле-ваклы мәдрәсә шәкертләре кереп тулды. Алар кызарган борыннарын тарткалап ишек янында таптаналар, Байтимердән күзләрен алмыйлар, аны чын күңелдән кызганалар иде. Китапчы абзый бүген алар янына килергә, кичен китап сатарга, әкият сөйләргә тиеш иде бит. Авыл халкының аның яклы булуын, аны кайгыртуын сизеп тору Байтимергә үзенә күрә бер юаныч булды, аның балаларга берәр ягымлы сүз әйтәсе килде.
— Эшләр менә шулайрак булып тора бит әле, оланнар. Сез инде изге теләктә торыгыз. Иншалла, эш зурга китмәс. Яңа китаплар алып мин сезгә тагын...—дия башлаган иде, үрәтник аңа әйтеп бетерергә ирек бирмәде. Каравыл өе тирәсенә күпләп халык җыелу да, килгән берсенең аңа күзенең агы белән чәнчеп каравы да үрәтник- нең эчен пошыра, күңеленә шом сала иде. Үз телләрендә кәлә-мәлә нәрсә киңәшәләрдер бит, шайтан беләмени аларны!? Байтимерне халык күзеннән югалту өчен, шул тирәдәге мунчага илтеп яптырды.
Колгадай озын буйлы каравылчы Әүхәди карт аңа иске толып калдыгы сузды, үзенчә юатып та чыккан булды:
— Хәзерге сәгатьтә ристан чутында исәпләнсәң дә үзебезнең кеше ләбаса. Мунча җылы, ят та йокла, пешерми ашамаслар, — диде.
Ишекне тыштан бикләп алды да шыгыр-шагыр килеп мунча тирәсендә йөрергә тотынды.
Каравылчы үзе дә абайламастан Байтимернең иң авырткан урынына бәрелде. «Ристан!..» «Ристан чутында...» Җитмәсә, мыскыл ♦ иткәндәй, мунчага китереп тыктылар. Моңарчы Байтимерне һәркай- да укымышлы кешеләр белән тиң күрәләр, ул гомер буе китапчылар, 5 мөгаллимнәр, муллалар белән аралашып яши, мәҗлесләрдә иң хөр- о мәтле урыннарда утыра торган иде. Бу гаделсезлеккә аның ачуы ' кайный, бөтен җаны-тәне тузына, бу адәм хурлыгына ул түзеп Е ятачак түгел иде. Ләкин нишләргә икән соң аңа, нишләргә?!
Бая аңа күзләрен мөлдерәтеп караган мәдрәсә шәкертләре, аны 5 шатланып каршы алучы йөзләрчә бүтән балалар күз алдына килде. 3 Әнә ул гөнаһсыз сабыйлар да, бөтен авыл халкы да аны болай мыс- ■кыллауларына рәнҗиләр, алар да Байтимер яклы, аннан нидер көтә- < ләр кебек тоелды.
Гәрчә аны тотып утыртучы үрәтник булса да, Байтимер аңа ул ♦ кадәр ачу тотмый иде. Кайсы яктан гына уйлап караса да бу афәт- = нең җеп очы һаман да шул кичәге Уразгилде картына барып тоташа, ° шул мөртәт исенә төшкән саен Байтимернең тешләре кысыла, үзен- = нән-үзе йодрыклары йомарланып килә иде.
Каравылчының түземлеге озакка җитмәде. Әйләнә-тирәдә бер- 2 авык киләп сарып йөрде дә мунчага кереп кулларын угаларга ь тотынды. Байтимер алдында яхшатлы булыр өчен генә микән, үрәт- « никкә төрттереп алды.
— Әй, йөри шунда кеше азаплап! — диде. u
Байтимернең зиһене чуалган, аның хәтта үзен-үзе күрәсе килми,
киеменнән тәмәке сасысы аңкып торганлыктан, Әүхәди керүен дә өнәп бетерми иде. Ул ләүкәгә сузылып яткан килеш селкенеп тә карамады.
Әүхәди «уф-уф» дигәләп ишек төбенә чүгәләде, тамагын кырга- лады да, Байтимернең дәшмәвенә эче пошып, тагын сөйләнеп алды.
— Син алай бик артык нитмә... хафаланма, башыңа бәрмәгәе...— диде.
Әүхәди үзенең ни җитте бәндә түгел, укымышлы кеше икәнлеген сиздерү өчен, кайчандыр мәдрәсәдә башына кереп калган китап сүзләрен кыстырырга ярата иде.
— Син фәһемле бәндә, шаять беләсеңдер, адами зат әлмисактанXIII бирле берсен-берсе талап яши. Мәдрәсәдә чакта укыдым, хан заманында булган хәлләр. Бүтәннәрдән акыллырак, сәләтлерәк кеше килеп чыга икән, аңа элек-электән көн күрсәтмәгәннәр. «Син адәм нәселеннән түгелдерсең, фәрештә затыннан булсаң кирәк. Бәс, шулай булгач, сиңа үз асылыңа кайту лазим булыр» дип, акыл ияләрен асып куя торган булганнар. Әйтәм бит, борынгыдан ук шулай килә.
Байтимер каравылчыга берникадәр гаҗәпләнгәндәй игътибар беләнрәк карап куйды. Карасана, юкка гына китап сүзләрен кыстырмый икән. Мәдрәсәдә укуы бушка китмәгән икән ләбаса! Куян бүрек астыннан күңел түренә салырдай акыллы гына сүзләр чыга бит! Аның Әүхәди сүзенә ышанасы килсә дә, үз халкы турында начар уй йөртергә күңеле рәнҗи Пде. Ләкин тормыш тәҗрибәсе шул кабахәт гадәтне раслый түгелме соң? Бер-береңнән күпсенү, көнләшү, әләкләү гомер буе аның теңкәсенә тиеп килгән иң явыз чир ләбаса! Аның гынамы тагын?! Каһәр тошкән кара әләк менә аны икенче мәртәбә төрмәгә утырта бит инде!
XIII Әлмисактан бирле — бик борынгыдан бирле
Әүхәди исә үзеннән-үзе бик канәгать иде. Шул арада ул бик һәй- бәтләп җылынып алды. Хикмәтле сүзләр сөйләп «рнстанның» күңелен күтәрде... Чыгарга дип таягын кулына алгач Байтимергә карап беравык икеләнеп торды. Байтимер башын калкытып:
— Нәрсә? — дип сорады.
— Чәйләп кплергәе дә исәп... Син ничек?.. Иншалла дигәндәй... ул-бу дигәндәй... булмас ла?!
Байтимер ләүкәдән төшеп Әүхәдинең каршысына килеп басты.
— Хәзергә исәп юк. Әйтимме кайчан «ул-бу буласын?!» Мунчада йоклатсагыз!
Каравылчы шаккатып сүзләрен әйтә алмыйча торды.
— Тефү, тефү! Авызыңнан җил алсын! Син бит мине Себер җи- бәрттерәсең! Үз дин кардәшеңне!
— Әгәр дә мәгәр Себер китәсең килмәсә, мине бу сасыда йоклатмыйсың. Алай кардәшкә дә санагач!..
Каравылчы мескенләнеп кулларын җәеп җибәрде:
— Ай аллам! Соң мин нишли алам? Түрәләр фәрманы бит!
— Бар да әйт түрәләреңә: мунчага ябарга берәүнең дә хакы юк! Монда йокларга мин мунча пәрие түгел, мин — кеше! Кеше!
Әүхәди арлы-бирле борылгалый торгач, ишек тоткасына үрелде;
— Мәйлең. Әйтеп карыйм алай булгачыннан. Тульке син зинһар...— диде.
— Бар, бар! Кайгырт!
VI
Каравылчының аяк тавышы тынуга тәрәзә кинәт караңгыланып китте. Байтимер борылып караса, бая каравыл өендә Казан яклары турында сорашып утырган теге чибәр егет икән. Ул тәрәзәнең бер өлгесендәге кырындыкны алды да эчке якка кечерәк кенә төргәк сузды.
— Абзый, менә иной сиңа ризык җибәрде,— диде.
Җанга якын бу ягымлы сүзләрдән, әллә кайдагы чит-ят кешеләрнең туганнарча кайгыртуыннан Байтимернең бөтен барлыгы куаныч белән тулды. Ул тәрәзә өлгесенә иелде.
— Ай, егет, мең рәхмәт сезгә! Үзеңә дә, әниеңә дә. Исемеңне дә белмим бит әле!
— Заһит мин, мөгаллим улы. Безнең әти күрше авылда укыта.
— Мин сине каравыл өендә үк ошаттым. Күрәм, батыр егет икәнсең.
— Бәй, моңа әллә ни батырлык кирәкми. Менә, зерә дә күңелсез килеп чыкты бит әле. Кайда япканнар? Чияледә япканнар... Бөтен авылга хурлык!
— Нишлисең бит, анысы сездән түгел.
Бераз ак-ягына каранып алганнан соң Заһит тагын тишек тәрәзә өлгесенә иелде.
— Абзый, мин ишетеп тордым: үрәтник сине Минзәләгә җибәрт- термәкче, чын өтермәнгә.
Байтимер монысын ук көтмәгән иде. Ул «эһ» дип ыңгырашып куйды.
— Чәнчелеп кенә киткән икән! Үзе әйттеме?
— Үзе. Стражниклар килеп алыр, — диде.
— Кайчан?
— Анысын әйтмәде.
Аһ, егетләр! Байтимер моңарчы эшнең алай зурга китәчәгенә бик
үк ышанып та бетми, үрәтник былтырдагы шикелле шулай бераз өркетер дә җибәрер дибрәк уйлый иде. Ә хәзер?.. Коточкыч булып ристан тормышы күз алдына килеп басты. Аның ярты башын кырып алалар да, ристан чикмәне кидереп, аягына-кулына богау салып караңгы җир астына ташлыйлар. Аның колагына хәтта чы.тгыр-чыл- тыр иткән богау тавышы да ишетелгәндәй булды. Авылыннан да * аералар, китапларыннан да, Бәдриҗамалыннан да!.. Ул беравык зиһене чуалып башын учлап утырды. Ни өчен? Коточкыч гаделсезлек =? иде бу. Нахак, нахак! 2
Теге егет тә шуңа борчыла. Ул нидер әйтергә кыенсынып торды да с. тагын тәрәзәгә иелде. s
— Байтимер абзый, әллә ниме... тәвәккәлләйсеңме? Чын өтермән- g
гә барып капканчы дим? =
— Ничек?.. Нәрсәгә тәвәккәлләргә? ®
— Нәрсәгә дип... чыгасың да таясың. Тәрәз алына. <
Байтимер беравыкка тынып калды. Аның ялкынлы уйлары кайнап- <
кайнап сулыш эчендә бер ноктага бәреп чыктылар. Тәрәзә өлгесе . бушлыгында Заһитка аның түгәрәк сакалы күренде.
— Булмый, туганкай, булмый. Мин угры түгел, юл да басмадым... Q Мине утырткан кеше үзе чыгарсын, законный итеп.
— Ай-Һай, абзыкай, ай-һай!.. “
Бу абзыкайның холкы бер ягы белән Заһитның атасы холкына да о охшаган иде. Аның менә шулай кышкы бураннарда чана тартып - китап сатып йөрүендә фидакарьлык, изге җанлылык, батырлык бар. & Заһит атасы шикелле үк бу да акча өчен йөрми. Аның китапка, ™ гыйлемгә шундый тирән мәхәббәте Байтимергә зур ихтирам тудыра о иде. Заһит башын чайкады. u
— Белмим, белмим, үрәтник чыгарыр микән? Теге Уразгилде карты бик яман пычраткан бит! Патшага каршы уй йөртә, опасный сүзләр тарата дип әләкләгән.
— Шундый сүз йөримени?
— Үрәтник старостага тишкән.
Байтимер көрсенеп куйды.
— Шулайдыр, әләк ашый булыр минем башны. Өрми торса, этнең башы авырта ди бит.
— Нәкъ инде, нәкъ!
— Юк, шулай да аңа тиңләп этне хурларга ярамый. Эт андый бәндәдән юньлерәк. Ул беркайчан да үзенең тамагын туйдырган кешегә тими. Котырган эт бу! Үз халкына ташлана!
Тәрәзә өлгесенә килеп Заһит тагын пышылдап алды.
— Төнлә мин сине Сөннең аргы ягына чыгарып куярмын. Әти әйтә, анда үрәтнпкләр азрак, ди. Башкорт даласы киң.
— Ә аннан ары нишләргә?
— Арытабатын шахта ягына чыгып китәрсең. Җәмәгатеңне шунда алдырырсың...
Әмма Байтимернең мондый кырын эшкә һич аягы тартмый, ул гаделлек белән ерып чыгарга өметләнә иде. Ничек итеп? Менә анысын ул үзе дә анык кына белми, уйлана гына иде әле.
— Юк, энекәш, бигайбә. Минем авылым, йортым-җирем, яхшы исемем бар. Үземне-үзем пычратасым килми,—диде.
Шулай бер-берсенә карашып уйлашып торганда тыкрыктан узган юлчыларның атлары пошкырганы, чаналары чыжылдаганы ишетелде. Байтимер кинәт кенә, башына нидер килеп тилпенеп куйды.
— Карале. Заһит! Баядан бирле бертуктаусыз юлчылар узып тора. Кая бара шулар?
Заһит:
— Минзәлә ярминкәсенә! — дип пышылдады.
— Алар Уразгилде аркылы узалармы?
— Әйе, Минзәләгә шуннан барышлы.
Байтимер тыкрыкка караган килеш озак кына уйланып утырды.
Теге кире беткән әләкче картның кабәхәтлеге берөзлексез җанын кыйный иде. Аны хәзер хәтта үз язмышы да ул кадәр борчымый башлады. Ни булса шул! Әмма ул каһәр төшкән бәндәнең халыкка шул кадәр зарар салып та һичбер җәзасыз калырга тиешлеге берничек тә башына сыймый иде. Бу нинди коточкыч гаделсезлек! Күпме кешенең тормышын агулаган, моннан соң күпме яшь укытучының башына җитәчәк! Юк! Ярамый болай, ярамый! Томаларга авызын, томаларга! Сабак булсын! Нишләргә кирәген ул бая ук уйлап куйган иде инде. Шул фикерен ныгыткандай үзалдына кискен генә:
— Шулай! — диде дә Заһитка сузылып үтенечен әйтте:
— Син, энекәш, миңа ап-ак чаршау, я булмаса, бик зур җәймә алып килә алмассыңмы, ә?
Егет ни әйтергә белмичәрәк аптырап калды. Байтимер тәрәзә тишеге аша аның беләген кысты.
— Син миңа ышан, энекәш, ышан! Ярыймы? Бик кирәк, изге эшкә кирәк!
Заһит ул әйбер аңа качар өчен кирәктер дигән фикергә килеп баш какты:
— Ярый, булды гына! — диде дә китеп тә барды. Бераздан ук әйләнеп тә килде. Тәрәзәне алып Байтимергә зур гына бер төргәк сузды.
— Уйлап бетердең инде, әйеме? — диде.
Байтимер үзалдына көлеп алды. Хәйләкәр елмаеп сакалын сый- паштыргалады:
— Уйладым. Тик синеңчә барып чыкмый бит, энекәш. Үз аягым белән зимагурлыкка чыгасым килми,— диде.
Заһит моны китапчының тәвәккәлләргә йөрәге җитмәүдән дип аңлый иде.
— Әйтсәм әйтим, Байтимер абзый, муенчак салганда баш иеп тору да егетлек түгел бит! — диде.
Байтимер көлеп җибәрде. Аның «Их, сине! Минем башта ниләр барын белмисең бит син!» дип әйтәсе, күңелендәгесен ачып бирәсе килде. Ләкин ярамый иде.
— Качып китү батырлыкмы? — диде.
Егет пошынып торды да янә бер җанланып алды.
— Алайсам, әти кайткач, приговор җыябыз! Бөтен халык сине коткаруны үтенеп кул куячак!
Ул приговор дигәннән берәр мәгънә чыгармы, юкмы, анысын алла белсен. Әмма бу егетнең менә шулай ихлас күңелдән кайгыртып йөрүе үзе генә дә зур юаныч иде. Байтимер бөтен кайгыларын онытып Заһитның кулын кысты.
— Мәңге онытмам, энекәш, балаларыма сөйләп калдырырмын. Егетнең асылы икәнсең,— диде.
Заһит саубуллашып китеп барды.
Бая башына килгән уе Байтимерне шулкадәр мавыктырды, ул хәзер чыгып киткәнче каравылчының килеп җитмәвен генб тели иде.
Заһит китүгә Байтимер җәһәт кенә аягын киенеп алды, чаршауны туны эченнән биленә бәйләде, билбавын кысыбрак урады. Тиз генә тыштагы яктылыкка күз салды. Кояш бер ягына борылып, икенде- ахшам вакыты җитеп килә икән. Аңа озак маташырга ярамый, тагын да тоткарланса, Уразгилденең ястү намазына соңга калачак иде.
Инде чыгып китәм дип тәрәзәгә үрелгәндә, каравылчы килеп кер мәсенме? Нишләргә? Байтимер эченнән сүгенеп арлы-бирле йөренергә тотынды. Ул каравылчыны:
— Я, ничек? — дип каршы алды.
Әүхәди таягын сөяп кулларына өрергә кереште.
— Староста әйтә, «бер кичкә — кер мичкә», бер төнгә генә түзсен инде, ди.
Байтимер кинәт усалланып, кулларын бутый-бутый Әүхәдине кы- сырыкларга тотынды. *
— Юк, әйтмә дә, тыңламыйм да, монда кунмыйм да! Незакон- с:
ный бу! Бар әйт: булсын миңа җылы өй, булсын чиста урын-җир, = ашау-эчү! Хәзер үк, шушы сәгатьтә үк! ?
Каравылчы нидер әйтергә теләгән иде, Байтимер аның аркасын- а. нан этеп чыгарып җибәрде. х
— Бар. бар, бар! Әнә анда кич булып килә. Кырыкка ярылсын- g нар, илла мәгәр тапсыннар!
Әүхәдинең чыгып йөгермичә хәле булмады. Байтимергә исә шул ® гына кирәк тә иде. Ул юлга чыгар алдыннан сәкегә утырып кулла- < рын күтәрде. Ләкин мунчада корьән сүзен әйтергә ярамавы исенә < төшкәч, үз-үзенә хәерле юлны күңеленнән генә теләде.
Тәрәзәнең кадакларын йолкып алу бер минутлык эш иде. Тышка * чыккач, тәрәзәне яңадан үз урынына утыртты. Мунчага ышыкланып як-ягына каранды. Эңгер-меңгер вакыт иде, урамда беркем дә а. күренмәде. Ярминкәгә баручыларның берсе Байтимерне авыл чык- - канчы ук чанасына утыртты.
ш
VII
о
Башмак бүлмәсендә чабатасын салып оекчан гына баскычтан ме- u неп барганда Байтимер мәчет эченә колак салды. Фарыз бүлмәсендә XIV ачы, нечкә тавышлы шәкертнең корьән укыганы ишетелде. Байтимер үзенең бик вакытлы килеп җитүе турында уйлап алды. Корьән- не бит намазның ахырында гына укыйлар.
Байтимер намаз укучыларның иң арттагы сафына килеп тезләнде. Моның бик соң килүенә күршеләре гаҗәпләнебрәк карап алдылар. Әмма Байтимернең моңа әллә ни исе китмәде. Чөнки өс-башларына караганда, болар берсе дә бу авыл кешеләре түгел, ярминкәгә барышлый кунарга тукталган сәүдәгәрләргә охшаганнар иде.
Михрабның ике ягында берәр утырмалы лампа гына яна, мәчет эче ярым караңгы иде. Шулай да Байтимер, күзләрен уйната торгач, Баһаветдинне тиз тапты. Ул иң беренче сафта, нәкъ мулла артында утыра иде. Карт башына ап-ак чалма ураган. Күрәсең, ул бүген мәзин Вазыйфасын үти торгандыр, чөнки шәкерт корьән укып бетергәннән соң мулла вәгазь әйтү өчен мөнбәргә күтәрелгәндә аңа таягын Баһаветдин алып бирде.
Вәгазь Байтимернең бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты. Ул күңеленнән план корып утырды. Мәзин урынына калгач. Баһау картка утларны сүндереп, иң арттан мәчетне бикләп чыгарга туры киләчәк бит! Байтимергә исә нәкъ шул гына кирәк тә.
Менә вәгазь дә әйтелде, мулла белән корьән укучыга сәдака биреп битләрен дә сыпырдылар. Шуннан соң намазчылар акрын гына, вәкарь белән генә ишеккә таба кузгалдылар. Баһаветдин күзенә чалынмас өчен, Байтимер башмак бүлмәсенә алдан ук төште дә караңгы почмакта чабата киндерәсен бәйләгән булып маташты. Картлар, үзара мыдыр-мыдыр сөйләшеп, мәчеттән шактый озак чыктылар. Бай-тимер, шул арада, лампага арты белән борылып, чаршауны чишеп алды, җыерылган урыннарын сыпырды. Аннары борын тишекләренә
XIV Фарыз бүл м әсс —мәчетнең михраблы, менбәрле иң эчкәрге зур бүлмәсе.
мамык.тыкты, бияләйләрен кесәсенә яшерде. Аның тамагы кибә, аз гына куллары калтыранып куя иде. Ни әйтсәң дә хәтәр эшкә тәвә- кәлләде ул! Чит-ят җирләр, ә ул берүзе. Андый-мондый эләгеп куйса, аңа исән-имин котылулар, ай-һай!.. Әмма Байтимер ул фикерне кире кагып үзенә-үзе башын селекте. Юк, ул гаделлек белән бара, аның кылачак гамәле дөрес булачак. Тик картлач йөрәге ярылып ычкынып кына куймасын! Ә аңа картның арт сабагын укытмыйча ярамый. Әйе! Күз — куркак, тел — батыр, тел үзенекен эшләр.
Ниһаять, картлар чыгып бетте. Баһауның өстәге бүлмәләрдә утлар сүндереп йөрүе ишетелде. Менә ул, мәчет җеннәрен качырыр өчен, әдәпле генә тамак кыргалап кыштыр-мыштыр башмак бүлмәсенә төште. Менә, бисмилласын әйтә-әйтә, алдына карап кына киез катасын киде, стенага эленгән бердәнбер лампаны сүндерде. Инде чыгам гына дигәндә, ишек янына пәһлуандай зур гәүдәле бер ап-ак нәрсә килеп басмасынмы!
Баһаветдин тыны кысылып баскан урынында тораташ булып катты. Аның башына коточкыч уй килде: «Җен! Мәчет җене!..» Куркуыннан аның йөрәге тасырдый, тезләре калтырый башлады. Күзләре акайды. Коты чыгып, сүз әйтә алмыйча, тотлыга-тотлыга «э-э-э!..» ди-ди кырын-кырын ишеккә таба атлады. Ләкин ак шәүлә канатын җәеп аңа аркылы төште. Баһаветдиннең бисмилла әйтеп таяк белән орырга ниятләве булды, таягы шалтырап караңгыга очты. Ул да түгел, әлеге зат кул урынына ак канатларын күккә күтәреп, морҗадан чыккандай калын тавыш белән тыңкышлап моны гарәпчә кяфер, хинзир, фасыйк дип каргарга тотынды. Баһаветдин салкын тиргә батты. Мөселман җене корьән телендә чучка, имансыз, бозык җан дип сүгә икән, харап эш! Кая инде ул рәхим-шәфкать, кая инде ул теге дөньяда җәннәтләр! Өске катлауларда Баһаветдиннең бәясе ничегрәк йөрүен белмичә килгәнмени ул!..
Ләкин йа мәүла, йа Мөхәммәт! Бу нинди тамаша! Әлеге җен татарча да белә икән ләбаса! Канаты белән ишарә итеп Баһаветдингә:
— Сәҗдәгә егыл! — дип үкереп җибәрмәсенме! — Әҗәлең якаңнан тотты! Тәүбә кыл!
Баһаветдин ни үле, ни тере идәнгә ауды. Тик шунда аның башына яңа уй килде. Җен түгел бу, фәрештә! Газраиль фәрештә! Җен булса, тәүбә иттереп маташыр идемени? Баһаветдин яткан җирендә үлә язып ашыга-ашыга:
— Илаһым, гөнаһларымны ярлыка! Тәүбә, тәүбә, тәүбә! — дип ыңгырашты.
Ләкин Газраиль моңа гына канәгать булмыйча, ачулы тавыш * белән гарәпчә нидер укынды да бөтен мәчетне гөрелдәтеп янә аваз салды:
— Гөнаһларыңны атап әйт!
Баһаветдингә бөтен мәчет фәрештәләр белән тулган кебек тоелды. Өстәге бүлмәләрдә, баскычларда фәрештәләр «Газраиль» әйткәнне кабатлыйлар, шуңарга күрә аның авазы шулай яңгырап ишетелә, алар Баһаветдиннең җанын алып китәргә көтеп торалар. Баһаветдин бу дөньядан тәмам өметен өзде. Теге дөньяга барлык гөнаһларыннан арынып, сабый балалардай гөнаһсыз килеш китеп барырга ниятләде. Маңгаен идәнгә орып чын куңелдән гөнаһларын әйтергә тотынды.
Языкларым бихисап... йа, хода! Тәүбә, тәүбә! Минзәлә базарында кысыр сыерны буаз дип алдап кыйммәт бәягә саттым. Ярлы ка, ходаем!
— Тагын?
Бөтен мәчет эче «Газраиль» артыннан:
Тагын!.. Тагын! — дип кабатлады.
Баһаветдин мескен тавыш белән, ишетелер-ншетелмәс кенә ялваруын дәвам итте.
— Тәһарәтсез намаз укыдым, әллә ничә тапкыр... Мәчеткә килгәндә таеп егылам да тәһарәтем сына... Тәүбә, тәүбә, ярлыка ходаем!
Газраиль ягыннан мәче пырхылдагандай сәер тавыш ишетелеп китте. Ләкин ул тәһарәтнең ничек сынуы белән артык кызыксынмады. Баһаветдиннең иң авырткан җиренә килеп кагылды: ф
— Әләкләреңнән тәүбә ит, хаин!
Баһаветдин сыкранып: «Аһ, аллам! Әле анысын да беләләр = икән» — диде, үзен-үзе кызганудан елап җибәрде.
— Тәүбә,тәүбә! Телемне тыя алмадым шул, каһәр суккан телем- "
не... Б
«Газраиль» тагын да дәһшәтлерәк итеп: л>
— Әйт, кемнәргә яктың ифтира! 1 — диде.
— Мөгаллимнәргә... Намаз өйрәтәсе урынга шигырь җырлаталар н
дип... — _________ S
— Тагын?!
Баһаветдин китап сатып йөрүчене күрше авылда тотып ябулары ♦ турында ишеткән иде. Ул торган саен тирәнгәрәк бата баруын аңлап, я котылудан бөтенләй өметен өзде.
— Гөнаһлы, гөнаһлы! Китапчыны әләкләдем... Үрәтниккә.
— Аһ, явыз! Мәлгунь! Нәрсә дип?!
— Патшага тел озайта дип, хәтәр китаплар сатып йөри, дип.
Фәрештәнең рәнҗүдән уһылдап куюы, хәтта идәннәр шыгырдавы “ ишетелде. s
— Иманың кая? Намусың кая? Үз туганнарыңның башына җит- 2 көнсең бит! Гөнаһсын кая куярсың?!
Баһаветдин-мөрит тетрәнеп куйды. Аның күңелендә үзе кул биргән ишанга рәнҗү тойгысы кузгалды. Һәммәсенә ул гаепле, ул, аның кәсафәте! Үз кадерен үзе белеп ил агасы булып түрдә генә утырасы урында, ишан сүзенә мөкиббән китте Баһаветдин, башы җитмәгән намәкәйләргә килеп кысылды, шуның белән хур булды. Ишан үзе хәзер яшь кәләше белән чүкердәшеп ястү чәе эчеп утырадыр, ә менә аның тугрылыклы мөрите монда «Газраиль» каршысында кан калтырап идәндә ауный! Бик кодрәтле икәнсең, күрсәт менә могҗизаңны?.. Коткар менә хәзер!..
♦Фәрештә» түземсезләнеп тагын үкереп куйды:
— Сиңа әйтәләр!
Мөрит идәнгә тагын да ныграк елышып:
— Тәүбә, тәүбә! Әввәлгесе, ахырысы...— диде.
Газраиль кем беләндер киңәшкәндәй авыз эченнән нидер сөйләнде, нидер укынды да кырыс кына тагын дәште:
— Син, алланың гөнаһлы колы, торгыл! — диде.
Көч-хәл белән дерелдәгән аякларына басканда Баһау «Газраиль»- гә күтәрелеп карарга коты чыгып торды. Бу күтәрелүгә чалгысын айкап җибәрсә, шуның белән җан тәслим кылачак бу мөрит. Баһау иманын әйтә башлады. Ләкин «Газраиль» фәрештәнең чалгы-мазары күренмәде, селтәнмәде дә. Баһаветдиннең бәләкәй җаны куанычыннан шашарга җитешеп үрле-кырлы сикерә иде. «Җанымны алмый пкән? Әлегә исән калам икән!»
«Газраиль» канатларын хәтәр айкап янә телгә килде: XV
XV ф т н р a — нахак яла ягу.
— Йа, бозык җан! Әҗәлең көтә! Хода тәгалә хозурына барырга хәзер бул! Өч көн, өч төн өеңнән чыкмыйча намаз укып гөнаһларың нан тәүбә ит! Әләкләреңнән ваз кич! Ярлыкаса, шунда гына ярлыкар сине бер хода.
Баһаветдин котылу шатлыгыннан яңадан «Газраиль»нең аягына егылды.
— Кичәм, ваз кичәм! Белмәдем, күрмәдем, гөнаһсын өстенә алыр хәлем юк диярмен...
Ул кызып китеп «знайт-низнай!» дип тә ярып салмакны иде дә, фәрештә урысча әллә белә, әллә юк дип икеләнде дә, анысын әйтми калдырды.
Идәннән торса, йа алла! Бу нихәл, ишек янында беркем юк! Як- ягына борылгалап карады — юк! Бисмилласын, ләхәүлесен әйтеп уңга, сулга төкеренде — юк!
Баһаветдин үз күзләренә үзе ышанмыйча, кырын-кырын барып тышка атлады. Әмма бусагадан чыгуга абынып егылды. Кабаланып торды да, яңадан капмагаем дигәндәй, артына карый-карый өенә таба йөгерде.
Бу вакытта Байтимер ак чаршауны төреп маташа, тәкъва мөритнең терсәкләрен тырпайтып чатыйк-чотыпк йөгерүен көлә-көлә сөннәт бүлмәсеннән карап тора иде.
VIII
Авыл йокларга хәстәрләнә иде. Кайбер йортлар утларын сүндереп караңгыга күмелгән, башкаларның кучкарларындагы лампалары тычкан уты кебек кенә елтырый. Урамнар бушап калган. Авыл тып- тын, хәтта этләр дә өрми. Мәчеттән чыгып басуга таба юнәлгән җә- яүлене беркем дә күрмәде.
Авылдан чыккан шәпкә Байтимер ярыйсы ук кызу кайтты. Бераз талчыкканлык сизелсә дә аның күңеле күтәренке иде. Кулларын селти-селти җәһәт атлап ул үзенә-үзе көлеп җибәрде. Мәче әйтә: «мыяу» дип, күсе әйтә: «мин синнән дә уяу!» дип. Кирәгеңне алдың инде, Баһаветдин. Шул кирәк сиңа, карт ишәк! Йөрмәссең кеше әләкләп, кан бозып!..»
Шулай да ул берәр чакрым киткәннән соң туктап авыл ягына колак салды. Тавыш-тын юк, берни дә ишетелми иде. Хәер, нигә шикләнергә? Баһаветдин алпан-тилпән өенә кайтып җиткәнче Байтимер ярты юлны үтәчәк! Аннары инде Чияле утлары да күренә башлар. Теге ягы да ап-ачык, шоп-шома! Кем күргән? Шайтаным да күрмәгән! Картның башы ике түгел, ул әләген кире алырга тиеш, дөрес булмаган дип.
Ул әле һаман да тынычланып җитми, теге кире беткәнне ничек акылга утыртуын көлә-көлә исенә төшерә иде. Бәлки аның бу эше бүтәннәргә дә сабак булыр әле. Моннан соң шәкертләр дә, яшь мөга- лимнәр дә иза чикмәс, ә ул, Байтимер, үзенең яраткан эшен дәвам иттерер...
Кайта торгач, Байтимер тәмам тынычланып адымын акрынайта төште. Тирә-ягында төн караңгысы белән өретелгән кар басуы, аяк астында кар шыгырдый, күк йөзе йолдыз белән тулган. Аның баш түбәсендәге киек каз юлында йолдызлар, аны күрер өчен үзара кысылышып, бер-берсенә урын бирәләр. Байтимернең әлеге изге эшен белгәнгә шулай күңелле жемелдәшәләр кебек иде. Байтимер бу хыялына үзе үк елмаеп куйды. Мондый чакта башка ниләр килмәс? Әмма аның күңеле шулкадәр хуш, ул үзенең бу гамәленнән шулкадәр канәгать,
аның кем белән булса да шатлыгын уртаклашасы килә иде. Ниһаять, ул иртәгә хатынына язачак хатын күңеленнән әйтергә кереште.
«Сезки гыйззәтлү вә хөрмәтлү хәләл жефетемез Бәдрижамалга безки чит җирләрдә сәргәрдан булып XVI XVII йөргүче хәләл җефетегез Байтимердән күктәге йолдызлар санынча чук сәлам. Шуның бәгьдендә2 . сүзләргә күчсәк, үзебез саг-сәламәт, эшебез һәм уңайга тәгәрәп торадыр.» Е
Ул аяк астында кар шыгырдаганны тыңлап бераз уйланып торды. | Аның әлеге хәлне читләтеп кенә, киная белән генә булса да хатынына ■ да белдерәсе килә иде. Тик шунда Чиялегә кайтып андагы хәлләрне д белмичә алай язарга кулы бармады. Уйланып барды-барды да хатын “ шулай очлап куярга булды: «Ходай сәламәтлек биреп, бәла-каза- - лардан имин кылса, эшләребезне уң әйләсә, тагын ике-өч атнадан, 5 хут ае кергәч газиз туган ил якларына әйләнергә ниятләнеп торабыз...» Ё
Ул да түгел, Байтимер барган якта күктә ниндидер ут күренә * башлады. «Нинди ут? Нәрсә булыр бу?» дип гаҗәпләнеп кайтканда, ♦ юлда ат пошкырганы ишетелде, караңгыдан ниндидер карамчык = килеп чыкты. Ул зурайганнан зурайды, ниһаять, чанага җигелгән ат X булып, Байтимер каршысына килеп туктады. Заһит икән. Чанасын- = нан сикереп төште дә Байтимернең җиңенә килеп ябышты.
— Абзый, стражниклар килде!
Байтимернең моңа әллә ни исе китмәде. Аңа гаеп ташлаучының - авызын томалаганнан соң. ул патша зобаныйлары аны элекке кебек ” үк өркетми башлаганнар иде инде.
— Килмәгәйләре! Нәплевәйт! Минем итәгем-җиңем җыелган. *" Күрше авылда кодача бикәмә кереп чыктым әле! — диде, хәле беткәндәй чана эченә ауды. Заһит аның өстенә толып япты. Эштән чыгып арганлыгын Байтимер шунда гына сизде. Күптән татып каралмаган бу рәхәтлек минуты белән аның бөтен барлыгын биләп алды. Йомшак печәнгә сузылган аякларына тамырлары буйлап җылы дулкыннар йөгерде, бөтен әгъзалары йомшап, изрәп төште. Шушы рәхәткә бирелеп ул күзләрен йомды да салмак кына йокы бишегендә тирбәлә башлады. Ара-тирә атның пошкыруы колагына керә, «герт- герт» иттереп тигез генә юыртуы ишетелгәп куя, чалуга төшкәндә чананың юл кырыена бәрелүе генә сизелгәли иде.
Бераздан чана кинәт кырынаеп китте. Заһит бияләйләрен бер-бер- сенә кагып тавышланып алды.
— Әһә! Менә ул Чуракай юлы! Аннан инде Сөн аша башкорт ягына! Ф-и-и-ть!
Байтимер һаман да йокымсырый иде әле. Заһит исә җилгә аркасын куеп Байтимер ягына сузылып ятты да, аңа котылырга ярдәм итүе белән кәефләнеп, сөйләнергә тотынды:
— Минемчә, абзыкай, Камбаркага чыгарга да Донбасс ягына таярга кирәк сиңа. Анда инде, эшкә урнашкач, җпңгәйне дә алдырырга булыр.
Байтимер кинәт нидер исенә төшкәндәй күзен ачты. Алар Чиялегә кайтып җитәргә тиеш түгелме соң инде? Ат исә шәп кенә түбәнгә таба юырта, җиңелчә генә чана табаннары чыжылдый иде. Байтимер кинәт торып утырды. •Сәргәрдан булып — аптырауда калып, йөдәп
XVII Бәгъдсндә — соңында.
__ Туктале! Син мине Чиялегә алып кайтмыйсыңмыни?
— Юк, башкортка таба киттек бит...
— Нишләп? Мин бит алай димәгән идем!
— Әти шулай кушты, минемчә, акыллы киңәш! Анда кайттың,
беттең? м
Байтимер бөтен тәне берьюлы сызлый башлагандай йөзен чытып бөгелеп төште. Аннары кинәт тураеп Заһитка текәлде:
— Стражниклар килде, дидеңме әле?
— Әйе. икәү. Әзмәвердәй ике күсәк.
— Ә старостаны нишләттеләр?
— Качыргансың диләр, яныйлар, таптыралар.
Байтимер Заһитны ике иңбашыннан тотып селки башлады.
— Соң, шулай булгач? Ни җаным белән качыйм ди мин?.. Әүхәди ничек?
Заһит бераз дәшмичәрәк барды.
— Ничек дип... тотып алдылар.
Байтимер ыңгырашып куйды. Аның күз алдына ямаулы киез итеге, куян бүреге белән озын буйлы, ябык чырайлы Әүхәди килеп басты.
— Их, туган! Ялгыш юлга кердек без. Ярамый болай. Әйдә, бор атыңны!
Егет атын туктатыр-туктатмас бара биреп Байтимергә ялынырга тотынды.
— Соң бит, абзыкай, пычагым да булмый картка! Бераз өркетерләр дә чыгарырлар. Аның каруы син котыласың!
Бу сүз Байтимергә мыскыллаган сыманрак ишетелде. Ул үзенә- үзе рәнҗеп:
— Котыласың, имеш! Качыпмы? Үз урыныңа картны яптырыпмы? Юк, булмый алай! Тукта!
Ат тукталды. Ләкин егет һаман да суза иде әле.
— Алайса монысын да әйтим: бу әти киңәше генә түгел, бөтен авыл картлары әйтеп җибәрде: «Бала булмасын, үз аягы белән аҗ- даһа авызына кайтып кермәсен»,— диделәр.
Байтимер гомере буе караңгы авылларга китап ташыды, халыкка гыйлем нуры чәчте. Инде хәзер шул изгелеген үзе үк аяк астына салып таптасынмы? Ул сикереп торып дилбегәгә ябышты.
— Ярар, энекәш, кайгыртуларыңа бик рәхмәт. Тик булмый болай! Кайттык авылга!
Заһит кулын селтәп:
— Их, абзый, тыңламыйсың бит, үз аягың белән бит... — дип сукранды.
Болар кайтып кергәндә, бөтен авыл аякка баскан иде. Мәчет манарасына фонарь менгереп асканнар (Байтимергә кырда шул ут күренгән икән.), урамнар, капка төпләре тулы халык. Заһит атын каравыл өе янына килеп туктатуга, бөтенесе шым булдылар. Халык арасында чыш-пыш килеп: «Тотканнар, алып кайтканнар!»—дия башлаганнар иде, Заһит бер сүз белән авызларын томалады.
— Юк, Байтимер абзый качмаган, йомыш белән генә чыккан! — диде.
Каравыл өенең ишеген ачуга, колакларына ачыргаланып кычкырган ямьсез тавыш ишетелде. Кызарынып бүртенгән стражник,
җиңнәрен сызганып, Әүхәдинең ялангач аркасына «чаж» да «чож» чыбык белән суга иде.
Байтимер бер-ике атлауда стражник белән Әүхәди арасына килеп басты.
— Сукмагыз! Ул гаепле түгел! — дип кычкырды.
Стражник, аның артында гына торган староста, шундагы барлык халык көтелмәгән бу хәлдән кинәт тын калды. Стражник бу качкынны үзе эзләргә җибәргән Заһит тотып алып кайтты дип уйлый иде. Ул исерек күзләрен Байтимергә акайтып, аяк тибеп кычкырды.
— Аһа, каптыңмы, разбойник!? Ят әнә шуның урынына!
Байтимер башын селекте.
— Ятмыйм!—дип карышты.— Сугарга хакыгыз юк! Мин качкын түгел, һава алырга гына чыктым.
— Ха! Нинди кадерле җан!
— Кадерлеме, түгелме, мунчада асрарга мин хайван түгел! Хакыгыз юк!
Стражник ачуыннан төкереп куйды.
— Әле җитмәсә акыл сата! Син, такыр баш, не смей его величества государь-императорның честный солдатына каршы әйтергә? Молчать!
Стражник зәһәрләнеп килеп Байтимернең кулларына богау салды.
— Менә сиңа!
Инде кызыл түшләр дә килде, бакчада эшләкиләр XVIII дә сайрый башлады. Өй түбәсеннән көнозын тып та тып тамчылар тама. Бүтән елларны Байтимер нәкъ шушы вакытта кайта торган иде.
Бәдриҗамал ире кайтышка аңа аршины ун тиенлек һәйбәт ситсыдан яңа күлмәк тегеп куйды. Йомырка саткан акчасына Арчадан кара хәтфә кәләпүш алдырды. Ире кайткач ягарга дип мунчасына коры утын кертеп салды. Иренең ерак юлдан исән-имин кайтуы шатлыгыннан аш мәҗлесе уздырырга ниятләп, кибеттән дөге ярмасы, йөзем җимеше, куй мае, бөртекле чәй алып кайтты. Сөенче алучыга бирергә дигән күчтәнәч конфетлары да әзер иде.
Иртәнге эшләрен бетергәннән соң Бәдриҗамал һәр көнне чәчен тарап үрә дә яңа күлмәген киеп ирен көтә башлый. Кыз чагында ук алган көмеш беләзеген, көмеш балдагын кия, Байтимере бүләк иткән фирәзә кашлы алкасын тага да, тәрәзәгә еш-еш күз салгалап, капка келәсе чылтыраганны көтә.
Төшенә дә бик әйбәт керде. Агартырга дип болынга озын-озын итеп киндер җәйде Бәдриҗамал. Иренең ак юлы шулай кергәндер инде. Тып иттереп менә кайтып төшәр, боерган булса...
1978.