Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЮЛ САЙЛАУ


Беркем сизмәде «Тактага язма Утырдым башка Минем исемне, Кызлар янында. Укытучы сизәр Сөю хисеңне». «Җырлап үтмә син Тыңладым сине Өебез турыннан. Гыйшкыңны әнкәй Мин күндәм генә. Сизәр җырыңнан». Исемеңне әйттем Күңелдән генә. Юк, җырламадым «Клубта берүк Сезнең урамда, Мәхәббәтемнән Утырма янга. Шашар булсам да. Кешеләр үртәп Тиярләр җанга». Үтте яшьлекнең Тыңладым сүзсез Язы-көзләре. Безнең сөюне Сине тагын да. Беркем сизмәде.
Дуэльләр
Бер уйласаң, әле һаман Булып тора дуэльләр.
Тик дуэльләр генә хәзер Элеккечә түгелләр.
Атыш юк, секундантлар юк, Хәбәр итү юк алдан: Белмисең, кай җирдә сине Сагалый мәкер, ялган.
Кып-кыска гомер эчендә
Никадәрле дуэльләр:
Үлем ярасын әз-әзләп Җыеп йөри күңелләр.
Урам буйлап атлап барам, Учта бер йомарлак кар. Үз учымда эрегәнче Шуны ыргытасым бар.
Кем куенына атыйм аны, Кем курыкмый суыктан? Сак булыгыз, иркә кызлар, Сак булыгыз — ыргытам.
Ыргыттым — сиңа тиде, Куеның ачык иде. Шунда эреде карым. Булдың гомерлек ярым.
Күп баскычлы ракета кебек
Гомер буе кеше очышта, Ничек җитә диген сулышы. Кеше, ахры, җирнең иң камил, Иң биеккә очар бер кошы.
Бәлләүендә яткан чагында Әнкәсенең назлы моңнары — Йомшак кына итеп күтәреп Алып менеп китә югары.
Болытларга салып тирбәтә, Галәм киңлекләрен иңләтә. Ана моңы, ана җырлары Канат була нәни йөрәккә.
Балалыктан чыгып җитүгә Ак канатын бирә мәхәббәт, һәм башлана яңа көч белән Зәңгәр офыкларга сәяхәт.
Ә аннары эшең, иҗатың Омтылдыра сине биеккә. Күп баскычлы ракета кебек Яна-яна күтәрелә кеше, Яна-яна менә гел күккә.
Җәйге төн. Тавышсыз гына Йолдызлар ява күктән. Җирдән йолдызларга кадәр Мәхәббәт юлы үткән, Юлга ай нурын сипкән.
Шул юлдан атлый гашыйклар Җай гына, тып-тын гына. Сөйләшеп бара үзара Бары ике кул гына. Куллар тулы моң гына.
Егет учында — кыз кулы, Кош кебек оядагы: Я кинәт сискәнеп куя, Я тынып кала тагы.
Талпына кошның җаны.
Бер кайнарланып китә ул, Бер салкынаеп ала: Кыз бала үзенең язмышын Егет учына сала, Уйларга кала-кала.
Җавап бирә егет кулы Бу кулны кысып-кысып. Учларда — мәхәббәт кошы Әй, сайрый очып-очып, Бар җилкенүен кушып.
Ф
Иң матур юллар — Син йөргән юллар, Иң тәмле сулар — Син биргән сулар, Иң йомшак куллар — Син сөйгән куллар, Иң якты моңнар — Син белгән моңнар. Иң кайнар эзләр — Син баскан эзләр, Иң моңлы күзләр — Син баккан күзләр, Иң тугры сүзләр — Син әйткән сүзләр. Иң сабыр йөрәк — Синең йөрәгең, Иң талмас беләк — Синең беләгең, Иң изге теләк — Синең теләгең.
Иң бөгелгән бил — Ул синең билең.
Гөл сибелгән тел — Ул синең телең, Үч тотмас күңел — Синең күңелең, Өни!
t «к. У » М 6,
Мул уңыш көтәм
Мин игенче, ә алдымда Сөрелмәгән җир. Сөр аны, буразналар сыз, Игеннәр үстер.
Орлыгым да әзер инде, Сайланган-ниткән.
Тик чәчәргә ашыкмыймын, Нәрсәдер көтәм.
Бер кояшка карап алам, Бер карыйм җиргә.
Ашыгып, түккән көчләрем Очмасмы җилгә?
Кире җыеп алып булмый Чәчкән орлыкны.
Кырларыңда чүпләр үссә Нинди хурлыклы!
Кырларым — кеше күңеле, Шигырем — бөртек.
Яшимен һәр чәчкән җирдән Мул уңыш көтеп.
Юл сайлау
Болыт әйтте: әй, Кеше, Юл сайларга теләсәң, Сайла минем юлымны — Монда киңлек, монда ямь.
Дулкын әйтте: әй, Кеше, Сайла минем юлымны.
Су юллары — озын юл, Тугайлы да болынлы.
Бәхәскә кушылды җил, Үз сүзен әйтте ул да: Җир юллары — кыен юл, Чык, Кеше, шушы юлга.
Кеше әйтте: җаннарым, һәммәгезне аңладым — Болыт юлын сайлармын, Биеклек өчен җанга.
Дулкын юлын сайлармын, Киңлек өчен хыялга.
Җилнең юлын сайлармын, Дәртлелек өчен җанга, — Үз юлымны сайлармын, Барыр өчен гел алга.
Ялгышмам дип уйлый идем, Адашмам дип уйлый идем. Ләкин тормыш Урман булып юлым япты. Сине эзләп табар өчен Адашуны онытып, Ялгышуны онытып, Карурманга чаптым.
Иелмәм дип уйлый идем, Бөгелмәм дип уйлый идем. Ләкин тормыш Чишмә булып җирдән акты. Саф суларын эчәр өчен Иелү генә түгел, Бөгелү генә түгел, Түшләремә яттым.
Биек менгән
Кеше йөрәгендә Бер матурлык туса, Күрми генә үтмик Тыйнаклыкка сылтап. Күтәрик без аны Биек-биек итеп, Күтәрик без аны Өскә ике куллап. Җиргә күмелсә дә, Алтын күгәрми дип, Коры юатулар Кайсыбызга кирәк?! Вакытында әйткән Рәхмәт сүзе кайчак Алтын тауларыннан Була кыйммәтрәк. Кеше йөрәгендә Бер батырлык туса, Күрмәмешкә салынып Үтеп китмик тизрәк. Батыр йөрәкләр дә Җылы сүзгә мохтаҗ. Батырлыкны да бит Кешеләр хуплау кирәк. Кеше кеше булып Югарыга менсә, Уйламыйк без аңа Кирәкмәс дип терәк.
Биек җирдә анда Җил көчлерәк, Давыл күбрәк.
Биек менгән саен Терәк ныграк кирәк.
саен