Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТАҢЫ ЕРАК ТӨНДӘ


лар, алдан сөйләшкән буенча, нәкъ күрсәтелгән сәгатькә килеп җиттеләр. Кояш Мишә буендагы тәбәнәк тал куаклары арасына кереп бара иде. Җәйге җылы кич кояшның кызыл нурларын йотып бер мәлгә тынып калган, әйләнә-тирәгә тал исе, ләм исе таралган, кечкенә өермә булып анда-санда черки уйнап ала, су уртасында балык чупылдаганы ишетелеп куя иде. Кызган моторлар, бензин, резина исе болын һавасын бераз бозса да, күп тә үтми табигать җиң де: яшел корпуслы газикның да исе таралып нә иде.
Артык ыгы-зыгы килмичә генә эшкә керештеләр. Фәйзи — шәһәрдәге зур гастроном директоры — «Волга »ның багажнигыннан кәгазь тартмалар чыгарды, аларны сүтә башлады. Ислам белән Фа тыйх газик эченнән палатка чыгардылар, балта, чиләк, бәйләме белән утын, җыелма урындыклар бушаттылар.
— Коры закон, — диде Фәйзи кәгазь тартмаларны урнаштыр галап. — Миннән рөхсәт юк. Сез, район кешеләре, бәлки, балыкка килгән булып төтен чыкканчы төшерәсездер. Ләкпн минем белән — юк. Беләм мин сезне, начальникларны...
— Монда район начальнигы дигәнең бер Фатыйх инде, кыланса шул кылана торгандыр, — диде Ислам палатка казыкларын аралап яткан көйгә. — Ә миндәй рядовой совхоз директорыннан атнасына бер йотым тереклек суын күпсенүең — кызганыч. Кем әйтмешли. бу сыйфат сине һич тә бизәми, гастроном директоры.
— Алайса безнең фикер каршылыклары байтак әле, — дип кушылды Фатыйх. — Сезнең белән телефоннан сөйләшкәндә мин болайрак күз алдына китергән идем: мин, элеватор директоры буларак, икмәк ягын карарга тиеш дип уйладым. Менә, пожалысты, ике бөтен орловский ипи белән ике батон алып килдем. Ислам — совхоз директоры буларак, ит, сөт, йомырка, яшелчә алып килергә тиеш иде, минемчә. Ә гастроном хуҗасыннан билгеле инде — бер ящик сыра, борын башына берәр шешә юньле әйбер: «Старка»мы. «Юбилейная»мы — анысы синең эш...
бетте, шәһәрдән килгән зәңгәр «Волга» да ак- сыл-яшел тал куаклары арасында зур, мәһабәт җир чәчәгедәй күре
Фәйзи шаярмый икән: ящик өстенә ашарга әзерләгәндә берәүне дә якын китермәде, үзе турады, үзе бүлде — әмма палатка корылып ут өстендә чәйнек кайный башласа да «юньле әйбер» күренмәде. Ислам, тамак кыргалап, әллә ничә тапкыр газигы ягына борыл- галап карады, әмма Фәйзи каты торды.
— Эчмәгән әйберме ул? — диде. — Менә шуны эчә башласак, я төнне күрми калабыз, я юньле сүз булмаячак, я балык тота алмаячакбыз. Безгә ничә яшь хәзер? Кырык бишәр? Кырык алтышар?" Әһә, димәк, бик кысып әйткәндә дә унбишәр еллык стаж бар бу елкә- дә' Җитте. Азындык, егетләр, азындык. Чабатадан чыгып күтәрелдек тә, хәзер кыланырга яратабыз.
— Соң бит ризыгы бик затлы... — Монысын Фатыйх әйтеп карады. Ящик өстендә ризык чыннан да патша өстәлендәгечә иде. Фәйзи озын пәкесе белән бер-бер артлы өч тавыкны ботарлап тоз сип- кәләде, ыслацган балык, яшь кыяр, йомыркалар, банка белән тозлы помидор, яңа редис, кыяклы суган, керән, нарзан сулары...
— Эчмичә ашарга өйрәнергә кирәк, тишек борыннар, — диде Фәйзи тавык итенә керән сөртеп.
Ирләр кырык биштә кызык була: бу чорда дөньяны үз кулында тотасы, биетәсе, кнопкаларга басасы, эшне әйләндереп-әйләндереп кенә куясы, булдырасы, шөһрәт казанасы, кырыс һәм миһербанлы буласы килә. Шәп итеп эшләп, шәп итеп күңел ачасы килә. Күпләр шулай эшлиләр дә. Әмма кырык биштән соң, бәни адәмне табигать эчтән кыйный, какшата башлый. Чәч коела, баш түбәсе ялтырый — син инде ник әллә кем булмыйсың, баш түбәң ялтыраса, бер генә хатын-кыз алдында да син үзеңә игътибар яулап ала алмыйсың; инде берәм-берәм тешләр сынып чыга, баштарак моны әйтмисең, әмма яңакта хыянәтчел төстә чокырлар, җыерчыклар барлыкка килә. Инде теге ризык, бу ризык килешми. Берәүләргә ак ярамый, икенчеләргә кызыл. Берәүләр боржомисыз, икенчеләр кефирсыз яши алмый. «Минем бавырда бит, минем таш бар бит, минем давление бит», — дип сөйләнүләр әнә шул кырык биштән соң башлана.
Ихтимал, Мишә буена балыкка килгәч өч дусның, өч авылдашның да инде кайсында таш, кайсында холецистит, кайсында Боткин авыруы — әллә ниткән чуртымнар бардыр. Әнә бит берсе керәнне үзеннән читкә этеп куйды, икенчесе йомыркадан баш тартты, бу инде зерәгә генә түгел.
Төнгә кармак салдылар. Исәп җәен тоту иде. Элеватор директоры инкубатордан борынлый алмыйча томаланган берничә чеби алып килгән иде, имеш, җәен шуңа әйбәт эләгә. Караңгы төште, яр буена урнаштылар, Фәйзи икенче кат чәй куеп җибәрде, учакны рәтләде. Төнге чикерткәләр, бытбылдыклар концерты башланды. Бераздан яр буена Фәйзи дә килеп урнашты. Сүзсез, тын гына байтак утырдылар. Нәрсәдер сөйлисе, нәрсәнедер хәтерлисе иде, әмма берәү дә сүз башламады.
Бу вакытта күктә ярты ай, ертык, зәгыйфь болыт кисәкләре, елга өсте, чикерткәләр тавышы һәм шулар янында һәр берсе аерым өч шәхес бар иде. Ә... Тагын, кайдадыр, тартай кычкыра икән. Тар- р-тар-р...
Тукта әле... Мондый төн бер мәртәбә булган иде түгелме соң? Нәкъ шундый җылы төн, нәкъ шундый чикерткәләр концерты... Әллә бу — беренче мәртәбәме? Адәм баласының күңеле еш кына шулай адаша бит: бу хәл, бу халәт синдә кайчандыр булган кебек тоела. Алданасың. Юк, булмаган, беренче тапкыр бу дисең. Әмма мондый төнне күргән бар. Әйе, нәкъ шулай — өчәү: Фәйзи, Ислам, Фа тыйх. Ләкин бик еракта, бик еракта калган ул төн. Ул төн әллә ни
чек кенә шунда беткесез озын иде, ахрысы, ул төннең таңы атмады. Кайчан булды соң әле ул?
...Ул җәй матур иде, табигать җылы, яңгырлы көннәрдән бүртенеп утыра иде. Аларны, алтынчы классны тәмамлаган малайларны, колхоз сыерларын көтәргә куштылар. Авылдан ат арбасына чиләк белән тары ашы салып, аларны Җәләли агай ашатып китә иде. Көненә өч литр аш. Өч мәртәбә, берәр литрдан. Кигәвен вакытында сыер көтү кыен нәрсә, сыерлар урманнан кырга кача, алар артыннан яшь, ахмак бозаулар иярә.
Ул кичне сыер савучы кызлар да вакытында килде, кичке сөтне флягаларга тутырып авылга да вакытында озаттылар, әмма аш килмәде. Җәләлинең авылда кызмача йөргәнен, трактористлар- га да төшке ашны бик соң илткәнен әйттеләр. Кызлар китте, утарга малларны япкач өч малай учак янына утырдылар. Дөньяга яфрак исе, кырлык үләненең җылы, парлы исе таралган иде. Кайдадыр «кор-р-кор-р» килеп урман тавыгы көрелдәде, кичке саргылт күктә тилгән очып йөрде, якындагы агач башында пи-пи дип аның баласы кычкырды.
Әллә анысы тилгән түгелме? Кайсыдыр агач башыннан тагын бер кош өзелеп-өзелеп әнисен чакырды.
— Пил-дер-рек! Пил-дер-рек! — дип үзәк өзгеч итеп ялварды.
Эчне борып, күз алларын караңгылатып тамак ачты. Кузгалак, акбаш ашадылар, Фәйзи биек юкә башына менеп авыл ягын күзәтеп төште. Җәләли агай күренмәде.
Бераздан тамак ачканы онытылгандай итте. Тамак ачу билгеле бер вакыттан соң сусата башлый, землянкага кереп чиләктәге кое суын эчтеләр. Инде сыерлар яткан, чебен-черкине пышылдап куалар, йокларга әзерләнәләр иде. Шул чакта сүзне кем башлады икән соң әле? Фәйзи үземе? Үзедер, тамак ачкач аның ашау турында тәмләп сөйли торган гадәте бар иде бугай...
Сугыш башланасы елны кышын ук Фәйзинең әтисе Мари ягына күчеп киткән иде. Фәйзинең әнисе үлгән, әтисе — күнитек, ботинка төзәтү буенча оста (патша вакытында итекче булып армиядә хезмәт иткән), колхоз идарәсеннән рөхсәт алып, өй тәрәзәләрен кадаклап, малайны ияртеп һөнәргә чыгып киткән иде. Ике ел буе алар- дан хәбәр-хәтер булмады. Бары тик кырык өченче елның май башында гына алар корал төягән сандыкларын бәләкәй арбага салып Мари якларыннан авылга кайтып төштеләр. Оста кул Гамәли карт күрше-күлән белән артык сүз куертып тормады.
— Илдә чыпчык үлми, — диде. — Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил дигәнне беләсезме?
Үзе колхога шорник булып урнашты, орлык бәрәңгесе юнәтеп бакча утыртты. Фәйзинең (малай вакытта аның исеме Фәез иде) укуы өзелмәгән икән, анысы алтынчыга керде. Фәез мари телен өйрәнгән, урамга чыкса малайлар җыелышып аннан марича санаталар иде. Тегесе ялындырмый.
— Икыт, кукыт, — дип санап китә.
Карт белән малай Мари ягында мохтаҗлык күрмәгәннәр икән. Туган нигезгә кайтып урнашып, ачлык дигән үги ана белән очрашкач, Фәез еш кына Мари якларындагы ипине, тәбикмәкне, яшел суган турап майда болгатып пешергән табак тулы бәрәңгене, чоландагы ачыган мүк җиләген, кышка тозланган кисмәк-кисмәк ак гөмбәне, очырмага элгән йорт колбасаларын искә алып сөйли торган булды. Малай, ахрысы, бераз арттыра иде, әмма аңа әйбер әйтүче булмады. Кичен бәрәңге яки кычыткан шулпасы ашап урамга чыгып утырган малайларга «йорт колбасасы», «мүк җиләге» дигән сүзләрнең нәрсә икәнен белмәсәләр дә, тыңлавы рәхәт иде.
МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ ф ТАҢЫ ЕРАК ТӨНДӘ
...Юкә башыннан төшкәч Фәез учак янына килеп утырды, болан гына учакның көлен болгатты һәм сүз башлады.
— Менә, ичмасам, без Марида вакытта, — дип сөйләп китте ул (Мари якларында йөргәнен сөйли башлаганда аның күзләре нурланып китә иде), — безнең шулай иде: иртән торышыңа хуҗа хатын бәрәңге күзикмәге пешергән була. Мае — тәлинкә түбәләмәсеннән. Бәрәңгене арчып пешерә, төя, шуны күзикмәккә җәя дә, урталай бөкләп табага салып майда чыжылдата. Син йокыдан торышка — өчаяк тулы бәрәңге күзикмәге...
Фатыйх белән Ислам аның каршына утырганнар иде, учак көленә карап Фәезне тыңладылар. Фәез исә дәртләнеп китте, кызды.
— Ә көндезгә? Мин мәктәптән кайтышка? Әтигә заказ күп килә, акчасы күп, мин кайтышка Мари хатыны биш-алты күкәй пешергән була. Ә алардагы күкәй? Безнең тавыклар чыпчык күкәе сала икән ул. Шуннан, малай, шуны ипи белән, тоз белән ашап җибәрәсең дә, ишек катындагы кисмәктән бер чүмеч мүк җиләге суын тондырасың. Аны эчеп җибәрәсең, малай, буыннарга җөгер-рә...
Фатыйх белән Ислам дәшмиләр, түбән карап тыңлыйлар. Бераздан карт юкә башына Фатыйх менеп китә, әмма авыл юлы күренми инде — караңгы төшеп килә. Тилгән баласы да кычкырмый, урман тавыгы да көрелдәми. Куе чык төшә, борынны әллә ниткән бөтнек исе кытыклый, карт юкә яныннан учак кырына Фатыйх килеп утыра.
— Берәр сыерны тартып карыйк, — ди Ислам түбән караган килеш. — Бу Җәләли сука безне үтерә бит бүген.
— Миңлехәятнең арт бакчасында печән чабып йөргән дигәннәр иде. шул сыйлаган инде аны. — диде Фатыйх өметсезләнеп. — Аның сыерларын да әлерәк кенә саудылар.
— Безгә ике-өч йотым сөт кирәк, — диде Ислам. — Ачка катабыз бит таң атканчы. Вәт сука! — Ислан яман сүгенде.
— Ярармы соң ул колхоз сыерын саву? — дип сүзгә катнашты Фәез. — Сөтне бит озатып торалар. Май заводыннан туп-туры фронтка китә, ди. Әти сөйләде. Без менә Марида вакытта...
Аны Фатыйх бүлдерде:
— Марида, Марида... Иртәнгә кадәр ничек түзәрбез? Көндезге уникедә бер калай кружка тары шулпасы ашаган көе бит без! Ә күпме чаптык? — Ул ачу белән Фәезгә карады. Ашның килмәвенә әйтерсең лә Фәез гаепле иде.
Фатыйх авыр сулады. Аяныч тавыш белән:
— Их, малайлар, бер телем ипи белән бер савыт катык ашасам, үлсәм дә үкенмәс идем, — диде.
Ислам аның белән килешкәндәй итте, әмма мәсьәләне зурданрак куйды.
— Юк. үләсе булгач аны яхшырак ашарга кирәк. Бер табак итле бәрәңге, бер бөтен ипи ашагач дисәң инде. Анда, ичмасам, ахырдан үлсәң дә ярый.
Фәез аларга каршы төште. Аңа — ябык, юка малайга — гомер кадерлерәк, бер ашау өчен генә ул аны бирергә риза түгел иде. Шуңа күрә ул каршы төште. Бер савыт катык өчен үләргә дә, колхоз сыерын савып сөт эчәргә дә ул риза түгел иде.
— Юк, егетләр, колхоз сыерының сөтен савып эчкән дигән данны күтәрәсем юк. Менә без Марида бервакыт шулай урманнан ачыгып кайттык. Иптәш малай белән. Миклай белән. Нурсолада торган вакытта. Кайттык — безнең өйдә дә кеше юк, аларныкында да. Әйдә, ди, Миклай, безнең очырмага меник. Менеп китте. Мин аста торам. Бераздан ишетәм:
— «Федя, ура пура!» —дип кычкыра бу. Марича «Монда кил»
Нинди тәм килгәнне Фәез әйтеп бетерә алмады, кинәт борыны белән учак янындагы көлгә барып кадалды. Фәез әсәренеп торып басты, иптәшләренә карады. Фәезгә арттан китереп сугучы Фатыйх икән. Фатыйхның күзләр алмашынган иде.
— Ялганлама! — дип чырылдады Фатыйх. — Юк ул, булмаган анда колбаса. Каян килсен ул сугыш вакытында...
— Ник булмасын? — дип чәрелдәп ябышты Фәез. —Ник булмасын? Аны сугышка кадәр үк ясаганнар. Беләсеңме биш ел торган колбаса нинди була? Авызга алгач үзе эреп китә. Беләсеңме, аннан нинди тәм килә?..
Шул мәлдә Фәез учак яныннан сөрлегеп тагын барып төште. Аның өстенә мәчедәй сикереп Ислам кунды. Исламның йодрыклары йомарланган иде.
— Син, падла! (Ислам бер елны ФЗОга китәм дип комиссияләр торып йөргән малай, шуңа күрә сүзнең төрлесен белә). Син!.. Биш елга чыдамый колбаса! Чери ул!
— Череми! Череми! Менә безнең Марида...
Фәез сүзен тагын бетерә алмады. Туп урынына тәгәрәп аның янына Фатыйх сикерде. Сикерде һәм килгән хуттан авызына чәпәп җибәрде... •
— Маридамы? Маридамы? Колбасамы? Менә сиңа колбаса! Менә сиңа тәбикмәк.
Ул Фәезнең өстенә менеп утырды:
— Ялганлама! Ялганлама!..
капкач ярсып-ярсып чи усакны тунарга кереште.
— Бар. кәтилүкне алып кил. — диде ул Фатыйхка. — Ә син, ялган капчыгы, учакны дөрләт. Менә дигән ботка ашатам мин сезгә...
Урман коесының суында усак кайрысы тиз пеште. Бераз тоз да сипкәч ниндидер шома, кайнар, йомшак масса ашарлык ризыкка әйләнде. Агач кашыклар белән берәр тапкыр авыз иттеләр.
— Берәр чүмеч кенә сөт савып аласы булган,— диде Ислам төкеренеп.—Аның белән генә хөкүмәт үлмәс иде әле. Сөте булса менә дигән ризык буласы бу... Хөкүмәт өчен кем кадерлерәк? Бер чүмеч сөтме, әллә өч егетме? Без. мужыт, шушы төндә исән калсак, үскәч әллә кемнәр булырбыз әле? Мужыт, менә шушы урманның лесничие, шушы колхозның председателе булырбыз? — Бу сүзләрне ул Фәезгә карап әйтте.
Әмма Фәез, барысын да онытып, инде тагын җанланган, нәрсәдер сөйләргә җыена иде.
— Ә без Марида чакта... хуҗа хатын бәйрәм көнне сөт белән майда гына таба күмәче пешерә. Зур да түгел, әнә Исламның кашыгы зурлыгында гына күмәч. Майлы табада. И тегене тотып урамга чыгып китәбез, бер тамчы ашыйсы килми. Беләсезме, нишлибез? Тәгәрмәч итеп тәгәрәтеп уйныйбыз. Ие... Билләһи! Кояштыр! Җир йотсын менә!...
— Юктыр, — диде Фатыйх авызыннан лайлалы кайнар кайрыны
дигән сүз. Мендем. Менсәм — очырма киштәсенә элеп куйган колбасалар. Беләк юанлыгы булыр. Киштә буйлап тезгәннәр. Андагы хуш ис, андагы сарымсаклы ит исе. Берсен өзеп алды Миклай. Сындырды. Ашый башладык... аның тәмлелеге. Беләсезме, аннан нинди тәм килә?..
МӘТ МӘҺДИЕ В ф ТАҢЫ ЕРАК гөндә
Каяндыр таң беленгән сыман иде. Әмма таң беленәсе якны орчык төсле озын кара болыт каплаган, шуңа күрә таң бүленеп калган сыман һәм мәңгегә атмаячак сыман иде...
Учак янында гына Җәләли агайның делянкадан чыгарган утын штабеле. Ике кубометрлап булыр. Чи усак. Ислам пәкесен алып шуны каезлый башлады. Каезлаган кабыгын кабып карады. Берәр
тартып чыгарып читкә ыргыткач.— Булмас. Ялганлыйсың син, майтри малай. Изәм бит мин сине.
Фәез исә эшнең кая барганын һаман аңламый иде, чәрелдәп бәхәскә керде.
— Юк, билләһи менә! Майда пешкән күмәчне урам уртасында тәгәрәтеп... Миклай белән! Ул өйдәге май күмәче дисеңме! Табак тулы!
— Җитте! Үтерәм мин сине! — дип, яшь үгездәй акырып Ислам урыныннан торды. — Үтерәм! Җир йөзендә бер ялганчы ким булыр.
Фатыйх та сикереп торды:
— Майтри! Күмәчне тәгәрәтәләр димени? Ризык бит ул! Бирермен мин сиңа! Башыңны култык астына кыстырып авылга кайтарып җибәрәм бит хәзер! Күмәчне тәгәрәтергә... Кара син аны!
Фатыйх тагын Фәезнең авызына сукты. Сугу тавышы Исламның да канын кузгатты.
— Каныма тоз салдың, малай, сөякләреңне тубалга тутырам бит хәзер! —дип җикеренде анысы.— Ник ялганлыйсың син, ә!
Фәез капланып ятты, ара-тирә аның үксеп елаганы гына ишетелә иде.
— Ә мин сезгә каршы кул да күтәрмим. Бер дә. Мәгез, кыйнагыз — сез икәү. Тульке мин дөресен сөйлим. Колбасаны ашадык! Күмәчне тәгәрәттек! Миклай белән!
— Тәгәрәттегезме? Ашадыгызмы? Менә сиңа, менә сиңа! Беттең син болай булгач!
Фатыйх кызган иде, ул үзен-үзе белештерми Фәезне кыйнады...
Ул төн бик озын булды. Таң атмады да атмады. Ислам арада гәүдәгә тазарагы иде, аның кинәт кенә эче бора башлады, ул бөгәрләнеп Фәез янына барып егылды. Җирдә тәгәрәп йөрде. Ара-тирә ул тәгәрәп Фәез янына ук килеп җитә. Инде бераз гына яктыра башлаган, шул яктылыкта Фәезнең шешкән иреннәре, кара көйгән йөзе күренә. Соңгы тапкыр Фатыйхның кулы гел бит тирәсендә йөрде шул. Фәез авыр ыңгырашып ята, үзе берәүгә дә берни әйтми иде.
— Таң атса килер ул. Тик аш суынган булыр инде. Аңа эләгә инде моның өчен. Прсидәтель белми инде безнең нихәлдә икәнне. Синең эчең авыртамы? Түз, завферма килсә, бер чүмеч сөт бирми калмас, — дип ул бераздан Исламны юата башлады. Әйтерсең берни дә булмаган...
— Ай-й! үләм-м-м! Эчем-м! Үл-ләм-м! — Монысы Фатыйх тавышы. Фатыйх җиргә утырган, күзләрен ямьсезләтеп, бүре баласы сыман күккә карап үкерә иде.
Тик Фәезнең генә — кыйналгангамы — эче авыртмады. Әмма аның яңак сөякләре бик сызлый, аскы ирен бияләй булып асылынган, күз төбе шешеп килә, кыза, сулкылдый иде.
Ә таң атмады ла атмады...
Ул заманнан бирле утыз ел вакыт узган икән. Утыз ел эчендә ниләр булмаган? Фатыйх белән Ислам шул утыз елда армия хезмәтен үттеләр, кайткач, олыгаеп кына кичке мәктәп тәмамладылар, аннан икесе дә читтән торып югары белем алдылар. Фәез исә армия хезмәтенә яраксыз табылды — сәбәбен һич әйтмәделәр, военкоматның бөтен эше аны рентген юлында йөртү булды.
Гамәли карт үзенең алтын кулларына авылда эш беткәч озак баш ватып тормады, авыл читендәге каенлыкка сәфәр кылды.
Фәез үсте, егет булды, финанс-экономика институтына кереп, аны тәмамлады, шәһәрдә эшкә калды, хәзер — депутатлык дисеңме, орденмы, грамотамы — барысы да аныкы. Хәер, Ислам белән Фатыйх та зур кешеләр хәзер: Ислам турында ничә тапкырдыр инде
газеталарда яздылар, ничә мәртәбә аның совхозы кырларыннан телевидение тапшыруы булды. Фатыйхны әйтәсе дә юк! — Нишләп йөреш? — Менә Совминга чакырдылар әле! — Кая барыш? — Краснодарга семинарга! — Шәп икән! — Шәп сиңа, тәҗрибә уртаклашып чыгыш ясыйсы бар.
Гел шулай...
Нигәдер, бу төн дә озын булып чыкты. Җәен инкубатор чебиен кабарга һич тә ашыкмады. Таң атарга ерак иде әле. Ислам көне буе басуда йөреп арыган иде, йокыга авыша башлады.
— Төн салкыны керде, иллешәр грамм гына авыз итмибезме? — диде ул Фәйзигә юаш кына карап. Исәбе — шуны авыз иткәч теге авыр мәсьәләне кузгатып бер сөйләшү иде. Фәйзи исә (нәкъ теге вакыттагы кебек!) якын да килмәде.
— Организмың ял итсен бер, балык тотканда каян чыккан гадәт ул,— диде.
Исламның, әлбәттә, машина эчендә анысы да бар иде, әмма Фәйзи сүзеннән чыгарга намусы җитмәде. Фатыйх, гадәте буенча, бераз җиңеләеп маташты, ничек инде ул, өч дус, өч яшьтәш бергә очрашкач табигать кочагында, фәлән-төгән дип тел шомарта башлаган иде — туктап калды. Фәйзи — гомер буе аларга намус сакчысы ролен үтәгән Фәйзи — үз сүзеннән бер дә чигенердәй күренми иде. Нәкъ теге вакыттагы кебек...
— Мин бер ярты сәгать черем итеп алыйм, — диде Ислам палаткага таба авыр атлап.
— Фәйзи дус дневалить итәргә каршы булмаса, мин дә бер-ике мең секунд кына ятып торыр идем,— диде Фатыйх та.— Унбиш көн инде юньле йокы күргән юк.
Фәйзи өч кармак янында калды. Калкавычны кыймылдатучы булмады, хәер, моның кирәге дә юк иде. Иң кирәге, ихтимал, инде эшләнгән иде: теге замандагы озын төннән бирле аларның бер генә тапкыр да шулай очрашып бергә төн уздырганнары юк иде — менә бүген шуңа ирешелде, ничектер җан җылынып китте, кан тамырлары киңәйде, соңгы елларда даими рәвештә сизелеп торган буыннар сызлавы, баш авыртуы бетеп калды, тән җиңеләйде.
Тукта әле, шуңа ирешкәч тагын ни кирәк? Елга суының патшасы, шома, әмма беркатлы юләр җәен балыгын нигә дип яшәүдән мәхрүм итәргә? Ислам белән Фатыйх бераздан безне уятырсың, җәен балыгы таң җилендә камышлар селкенә башлаганда каба, диделәр. Бүген таң тиз атмас әле. Әнә көнбатыш ягыннан ялкау гына җил исеп куйды, еракта — әллә кайда! — гөрелдәү ишетелеп алды, талгын җилгә камышлар чыштырдашып куйды. Фәйзи кармак җепләрен судан чыгарды. Палатка янына килде. Палатка эчендә тигез ритм белән гырлаган тавыш Исламныкы иде. Фәйзи аның аяк очына утырды. Менә бит әйбәт уйланды әле бу. Нәкъ утыз елдан соң. Нинди юньле егет бу Ислам. Хәер, безнең яшьтәшләрнең бөтен буыны шулай булып чыкты. Безнең яшьтәшләрне кая куйсаң да була. Безнең буында эшлексезләр, ялкаулар, эчкечеләр, семья бозучылар юк. Исламның ничә ел инде яшьрәк егетләр җитәкләсен, дип урынбасарлыкка төшәсе килә. Әмма совхоз халкы җибәрми. Дөрес, бер елны Исламны (халык сизми дә калды!) авыл советы сессиясендә совет председателе итеп сайлаганнар иде. Ул вакытта әле совхозга әйләнмәгән, колхоз вакыты иде. Ике ел узганын да көтмәделәр, колхозның отчет-сайлау җыелышында халык, ай-вайга да карамастан, Исламны яңадан бертавыштан председательлеккә күрсәтте. Ул вакытта Ислам ике көн буе ике постта берүзе торып калды. Аннан ашыгыч авыл советы сессиясе җыйдылар һәм «башка эшкә
МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ ф ТАҢЫ ЕРАК ТӨНДӘ
китүе сәбәпле» Исламны авыл советы председательлегеннән азат иттеләр. w
Фәйзи авылга кайткалап йөри — боларны белә иде. Тыныч йокы. дускай, сиңа мондый ял бик сирәк эләгәдер...
Фатыйх исә палаткага кереп тормаган, «газик»ның арткы утыргычына сузылып яткан да, аякларын ачык ишектән салындырган, теге вакыттагыча тыныч, тавышсыз йоклый, әмма аның йокысы бик зирәк, аз гына «шылт» иттеңме — ул уяна. Сандугач йокысы. Җиңел холыклы кешеләрнең йокысы шундый була. Фатыйх — җиңел, тиз кыза, тиз сүнә. Телгә дә җор, тиешле сүзне вакытында таба, әйтә белә. Бервакыт аның хуҗалыгын карарга үзәктән зур начальник килгән. Икмәкнең ишелеп уңган елы, элеватор эшкәртеп бетерә алмый, ишек алдында сары гәрәбә тавы, бодай көшеле барлыкка килә. Явымнар башланса — ят та үл! Борчулы вакыт... Үзәктән килгән иптәш Фатыйх белән бодай тавы янында басып тора һәм болай ди:
— Менә минем өстә шундый ачык таулар ике йөздән артып китте хәзер, — ди. — Менә син минем чәчләремне кара. Синдә әле хыянәтчел ак кылның заты да юк...
— һи-и, иптәш начальник, ди Фатыйх уйлап та тормыйча, — баш андый түгел бит, чәчне агарта торган түгел ул...
Фатыйх гел шулай — авыр вакытта да ыңгырашмыйча эшли, оптимист булып кала, көлә белә. Аның мышнаганы да ишетелми — йоклыймы ул машина эчендә, әллә уйланып ятамы?
Ә менә Фәйзи үзен белеп тора — бүген йоклый алмаячак ул. Бүгенге төннең озын булуын тели ул. Көнбатыштан тагын гөлдерәү ишетелде, камышлар тагын сөйләшеп алдылар, сүнеп барган учакның эссе көленә чыш-пош килеп яңгыр тамчылары төште. Көньяктан төньякка кадәр булган шәфәкъны иңләп кара-зәңгәр болыт каплаган һәм тоташ мәһабәт дивар булып акрын гына монда таба килә иде.
Фәйзи учак янындагы брезентка чалкан ятты. Битенә сирәк вак тамчылар төшеп кытыклый, күзне-колакны кычыттыра, әмма баш астына салган кулларны аласы, кыймылдыйсы килми иде. Җир сулый, елга камышлары серләшә, күк гөрелти-гөрелти бу якларга болыт куа, дымсу җил әйләнә-тирәдәге бөтен нәрсәне — суны, камышларны, үләннәрне сыйпап уза, иркәли, сөя иде.
Инде яктырырга да вакыт җитте, әмма Фәйзи бу җылы төннең озаккарак сузылганын теләде. Аның күңелендә моңарчы кичермәгән исемсез бер хис туды. Ул хис әле бәя бирерлек дәрәҗәдә фор- малашмаса да, мәгәр аңа инде бер нәрсә ачыкланды: бу җылы төн. учак янында кара-каршы утыру аларның өчесенең дә кан тамырларында утыз елдан артык йөргән кирәксез таш бөртеген эреткән, һичшиксез, эреткән, болар өчесе дә бу төндә табигать балалары булып калганнар, дөньяның бөтен мәшәкатен, ыгы-зыгысын онытып табигать кочагына сыенганнар иде.
Канны сафландыра, сулышны иркенәйтә торган гөрелте һаман якынлаша иде...
1976. май.